Электронная библиотека » Вакиф Нуруллин » » онлайн чтение - страница 7


  • Текст добавлен: 7 июля 2023, 10:40


Автор книги: Вакиф Нуруллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Үзенә ошаган берәр уенчык алып бирү әллә нинди матур сүзләрдән дә әйбәтрәк булыр, дип уйлаган идем. Дөрес фикер йөрткәнмен икән: шундук күзләре очкынланды малайның.

– Беләм, абый, безнең йорт янында гына ул! Әйдә, алып барам! – дип, Ирек мине җитәкләп дип әйтерлек уенчык кибетенә алып керде. Ә инде үз теләге буенча башта уенчык машина, аннары кием-салым кибетеннән әйбәт кенә костюм-чалбар алып биргәч исә бөтенләй үз итеп, күптәнге танышыдай ияләшеп китте. Әй, бу гөнаһсыз сабыйлык!..

Шулай да үз әтисе булуыма Ирек бөтенләй үк ышанмаган иде әле. Әйләнеп кайткач та, әнисенең альбомындагы минем рәсемне алып, байтак кына бер миңа, бер рәсемгә карап торды. Аннары:

– Чыннан да, минем әтиме бу, бабай? – дип сорады. Бары тик Фәхретдин абзый тагын бер кат:

– Чынлап та, әтиең бит инде, улым! Куркып торма инде, бар, кочаклап ал үзен! Бик сагынып кайткан бит ул сине! – дигәч кенә, кыяр-кыймасрак килеп, алдыма менеп кунаклады.

– Ә син китмисеңме инде, әти? Бөтенләйгә кайттыңмы син? – диде ул, мин куанычымнан тәмам тилерер чиккә җитеп, аны озаклап сөйгәннән-үпкәннән соң.

– Минме?.. Китәргә туры килә шул, китәбез, улым. Сине дә, әниеңне дә авылга алып кайтырга килдем. Бик рәхәт безнең авылда! Синең шикелле малайлар да күп. Шулар белән уйнарсың, урманга йөрерсең. Безнең бакча артында гына урман. Кайткач, мин сиңа гармун да алып бирермен әле, яме!

Ләкин Ирек алай тиз генә ризалашырга ашыкмады.

– Ә бабайны алып кайтмыйбызмыни? – диде ул, гаҗәпсенеп.

– Кайтса, аны да алып кайтырбыз, балам!

– Кайтасыңмы, бабай? Кайтабызмы әти белән? – диде Ирек. Ялт итеп Фәхретдин абзый каршына барып басты.

– Бик кайтыр идем дә, өйдә кеше калмый бит, улым. Мин дә синең белән кайтып китсәм, мәчебез ялгыз кала ич, аны кем карар?

– Әйе шул, бабай, мәче бар бит әле безнең! – Аннары малай, кинәт миңа мөрәҗәгать итеп: – Юк, кайтмыйм мин авылга! Ә гармунны кайткач посылка белән… – Шунда кисәк кенә ишек кыңгыравы чылтырап куйды. Каян сизенгәндер Ирек: – Ура! Әнием кайтты! – дип кычкырды да ишеккә атылды. – Әнием, әтием кайтты! – диде ул, ишекне ачканны да көтмичә куанычын белдерергә ашыгып.

24

Сәкинә килеп кергәндә, үле дә, тере дә түгел идем. Ул да мине күргәч тукталып калды. Минем дә сүз башларга йөрәгем җитми, аның да башлап сүз катасы килми иде, ахрысы. Йа Рабби! Ул хәзер элеккегә караганда да чибәрләнеп, яшәреп киткән ләбаса! Әй, килешә дә икән соң үзенә шәһәр киеме! Аягында биек үкчәле ялтыравыклы кара туфли, өстендә зәңгәрсу костюм. Чәчләрен кистергән, бөдрәләтеп җибәргән…

Коточкыч кыен хәлдән мине улым Ирек коткарды. Әйтергә көч таба алмыйча торган арада, әле Сәкинәгә, әле миңа карангалап алды да, гаҗәпсенеп һәм куанып:

– Әллә танымыйсыңмы, әти? – диде. – Безнең әни бит инде бу! Нигә күрешмисең?

– Шулаймыни, улым? – дигән булып, мин Сәкинә янына бардым һәм ояла-курка гына кулымны суздым: – Нихәл, Сәкинә? Әйдә, күрешик инде.

Ул озын керфекләрен сирпеп, сагышлы күзләрен күтәреп карады да:

– Әйдә, күрешик, алай булгач, – дип, йомшак, җылы кулын бирде.

Күрешмәгәнебезгә инде күпме гомер узган, әмма шундый таныш, шундый якын, шундый үз кул иде ул! Күңелем шундый тулган, нечкәргән, дулкынлану катыш шатлыгым шундый дәрәҗәгә җиткән иде – авыз ачып бер сүз дә әйтә алмадым. Күзләремнән тәгәрәп чыккан яшь бөртекләрен Иреккә күрсәтмәс өчен, аннан да бигрәк Сәкинә белән сөйләшә башларга сүз таба алмыйча, тиз генә икенче бүлмәгә кереп киттем. Сизми дә калганмын, без Сәкинә белән бер-беребезгә карашып, күрешеп торганда, Фәхретдин абзый да шунда кереп утырган булган икән. Мин килеп керүгә:

– Тукта, мин башта үзем сөйләшим әле Сәкинә белән, – дип, зал якка чыкты да: – Бар әле, улым, әтиең янына кереп тор әле! – дип, Ирекне минем янга кертеп җибәрде.

Ун-унбиш минутлап мыдыр-мыдыр сөйләшкәннән соң, Фәхретдин абзый минем янга керде. Кыяфәте бик җитди иде аның.

– Бик каты тора әлегә, энекәш, – диде. – Ләкин син егет бул! Әгәр ипләп кенә, җаен белеп, егетләрчә сөйләшсәң, алай бик үк этеп җыкмас дип уйлыйм. – Аннары Ирекне җитәкләде дә: – Әйдәле, улым, без синең белән кибетләргә чыгып керик. Атаңның иртәдән бирле ашаганы юк икән, бик ашыйсы килгән, аңа тәмле әйберләр алып кайтыйк әле! – дип, сөйләнә-сөйләнә, урамга алып чыгып китте.

Күкрәгемнән сикереп чыгардай булып гөрселдәп типкән йөрәгемне тотып, өч мәртәбә тирән итеп суладым да, ниһаять, тәвәккәлләп, олы якка, Сәкинә янына чыктым. Ул өстәлгә таянып, башын ике кулы белән тотып, уйга чумган килеш, аска карап утыра иде. Мин янына килеп баскач та күтәрелеп карамады.

Шунда аны кысып кочаклап, күтәреп аласым һәм, теге чакта Сабан туеннан соң озата баргандагы шикелле итеп, онытылып үбә-үбә, зыр-зыр әйләндерәсем килде. Ләкин йөрәгем җитмәде. Кочып алырга түгел, чәчләреннән сыйпарга да курыктым. Үпкәләтермен, ачуланыр кебек тоелды. Шул ук вакытта болай багана шикелле басып тору да читен иде.

– Яңагыма чап әле минем, Сәкинә! – дидем мин, уйлап-уйлап та шуннан бүтән әйбәтрәк сүз таба алмыйча.

Ул бөтенләй игътибар итмәде.

– Мин ялгышканмын, Сәкинә!

Күтәрелеп тә карамады.

– Кичерә алырсыңмы икән син мине, Сәкинә? Улыбыз Ирек хакына булса да кичерүеңне үтенәм мин синнән!

Әллә ташка әйттем, әллә аңа: һаман шулай тик кенә утыра бирде.

– Мин сезне алып кайтырга дип килдем. Бер дә юкка рәнҗеткәнмен мин сине. Рәдиф үзе шуны әйтте: «Сәкинәңә ачу итеп, сине минем урынга куясы булганга үч итеп кенә алдаштым мин», – ди. Хафиз картны да шаһитлыкка ул яллаган булган икән… Йә, әйт инде берәр сүз?

Бары шуннан соң гына башын күтәрде Сәкинә. Мөлдерәп аккан яшьле күзләре белән шактый гомер аптырап, гаҗәпләнеп һәм үпкәләп карап торды да, ниһаять, телгә килде:

– Шулаймыни? Рәдиф шулай дип әйттеме? Шул ук сүзләрне мин үзем дә сиңа әйтмәгән идеммени, Өлфәт?

– Әйтүен әйткән идең дә бит… Үзем ялганлый белмәгәч, мин аңа ышандым тагын… Беләм, кадерлем, авыр сиңа. Авыр булса да кичер син мине! Улыбыз Ирек хакына кичер! Яратасың бит син мине! Яратмасаң, башта мин сугыштан кайтканчы дүрт ел ярым, аннары менә шушылай тилереп йөргәндә, янә дүрт елдан артык ялгыз яшәр идеңмени?

– Кайдан беләсең? Бәлки, мин монда, Чиләбедә…

Йөрәк энә кадагандай чәнчеп, авыртып китте.

– Юк, Сәкинә…

– Ярый, – диде Сәкинә, әле һаман агып торган күз яшьләрен сөртеп. – Сине оныта алмавым да хак! Ярый, мин сиңа ияреп кайттым да ди. Ләкин йә сиңа, йә миңа ачу итеп, берәрсе тагын берәр нәрсә ялганласа? Ул чакта нишләрсең? Тагын шулай, күземә күренмә, диярсеңме?

– Беркем дә бутый алмас хәзер безнең араны, Сәкинә!

– Дөнья бит ул, Өлфәт. Председатель бит син хәзер. Ә председатель хатыннары турында чәйнәүчеләр күп була ул. Әйдә, үзеңә дә бәла алып, минем дә йөрәгемне бозып йөрмә инде син! Бер кискән ипине ябыштырып торма! Барыбер ныклап ябыштыра алмассың син аны.

– Бернинди кискән икмәк юк, Сәкинә! Рәдифнең вак җанлыгы аркасында килеп чыккан аңлашылмау гына лабаса бу! Аерым яшәсәк тә, күңелем белән гел синең янда, гел улыбыз Ирек янында булдым мин.

– Әллә син мин уйламаган дип беләсеңме, Өлфәт? Яратмаган булсам, сугышка китәреңә дүрт-биш сәгать вакыт калганда, үзем ияреп кайткан булыр идеммени? Биш елга якын көтәр идеммени, син сугыштан кайтып куып җибәргәч тә көттем мин сине. Көн дә менә килеп җитәр, менә килеп керер дип көттем. Ләкин бу сугыш вакытындагы төсле көтү түгел иде инде. Кавышырга өметләнеп, бергә яшәрбез дип көтү булмады монысы… Сүз катып караучылар да булды миңа. Тик берсенә дә ризалашмадым. Әгәр кияүгә чыгып куйсам, син, гаебе булган икән моның, Рәдиф белән типтергән икән бу, дип уйларсың төсле тоелды. Менә ни өчен генә көттем мин сине, Өлфәт! – Мин бу дөрес сүзләргә шаккатып, аңа каршы куярлык бернинди дәлил таба алмыйча башымны иеп, өнсез булып утырдым. Ә ул ипләп кенә, ашыкмыйча гына сөйли бирде: – Инде менә минем турылыклы булуыма, ниһаять, ышангансың икән. Хәзер минем җаным тыныч. Ирекле тол мин хәзер. Нәрсә телим, шуны эшли алам, кем белән телим, шуның белән сөйләшә алам! Ә сиңа кайтасым килми. Куркам! Дуамал син, Өлфәт!

– Туктале син, алай кызма әле, Сәкинә! – дидем мин, җайлы гына башланып киткән сүзнең шушылай куркыныч якка борыла башлавына аптырап. – Ну, булган инде, зур хата эшләнгән… Үз гаебемне танып алдыңа тезләнеп гафу үтенәм бит менә! Шуңа килдем. Синсез, улым Ирексез яши алмаганга килдем!

– Ничава, яшәрсең әле! Мин дә башта шулай дип уйлаган идем. Син куып кайтарып җибәргәч, әллә батып үлимме икән дип, өч көн рәттән бәке буена төштем. Әни генә тыеп калды: өчесендә дә, артымнан төшеп, борып алып менде.

– Барысын да бик яхшы аңлыйм! Ләкин мин ул чактагы Өлфәт түгел инде хәзер! Зинһар, кичер син мине! Алдагы матур тормышыбыз хакына кичер! Беләм бит, яратасың син мине! Әйт әле, яратасың бит?

– Шул яратуым аркасында шушылай сызланам да инде мин, Өлфәт… Мин тегү фабрикасында эшлим. Анда безнең барысы да хатын-кызлар. Кайчакта ял вакытларында үзара сөйләшәбез шулай. Беренче мәхәббәте белән, яраткан кешесе белән бәхетле яшәүчеләр сирәк икән. Ә менә өзелеп яратмаган кешеләре белән яшәүчеләр һәм бик әйбәт яшәүчеләр шактый.

– Мәхәббәтсез, болай просто үзең хөрмәт иткән кешең белән яшәү – чын яшәү буламы икән соң, Сәкинә?

– Анысын әйтә алмыйм, Өлфәт. Һәрхәлдә, адәм баласына җан тынычлыгы да кирәк бит. Яратам, дип кимсетелеп яшәгәнче, үзең чынлап торып яратмасаң да, сине ярата торган, сине кеше итеп саный торган ир белән яшәү артыграктыр, бәлки.

– Нигә һаман шул бер сүзне тукыйсың, Сәкинә? Әйтеп торам бит инде, элеккесе-ахырысы шул!.. Аннары улыбыз Ирекне дә чуттан чыгарып ташларга ярамый ич.

– Җитәр, Өлфәт, әйдә, туктатыйк бу хактагы сүзне. Никтер, күңелем ышанмый төсле минем сиңа.

– Димәк, минем белән кайтмыйсың?

– Юк, кайта алмыйм, Өлфәт!

– Бәлки, син торыр урыныбыз юклыктан, өебез булмаудан куркасыңдыр, Сәкинә? Әгәр шулай булса, һич тә аптырама! Бер ай эчендә өй салдырып куям. Тик кайтыгыз гына!

– Әйтәм бит, ышанып җитмим мин сиңа. Холкың дуамал, бер дә юкка көнләшәсең, шуңа шикләнәм.

– Бу юлы кайтмасаң, өй салдыру белән тагын алмага киләм мин сине!

– Йөрмә, Өлфәт! Килмә бүтән!

– Алайса, улыбыз Ирекне алып китәргә рөхсәт ит! Ялгызың гына калгач, иркенләбрәк йөрерсең. Сиңа мәшәкате кимрәк булыр! – дидем, болай әйтүемнең һич урынлы булмавын белсәм дә тыела алмыйча.

– Юк, Өлфәт, – диде ул һаман шулай тыныч кына, – анысы булмас инде! Аны бик яхшы тәрбияли алам мин. Сугышның иң кыен елларында да артык булмады! Ә хәзер беркемгә дә бирмим мин аны!

Моннан ары да сүз озайтып торуның мәгънәсе юк иде инде.

– Әйтүем шушы, Сәкинә, – дидем мин аңа, кискен итеп. – Синсез яши алмыйм мин. Белеп тор: тагын алмага киләчәкмен!

Шулай дидем дә, Сәкинәмне кинәт кенә күтәреп алып суырып үптем һәм, ул өненә килергә өлгергәнче, тиз генә чыгып китеп, туп-туры вокзалга юнәлдем.

25

Шулай итеп, йомшак җәйсә дә, шактый катыга утыртып җибәрде мине Сәкинә. Шуның өстенә алда ни булачагы, авылда мине ниләр көткәнлеге ачык түгел иде. Кем белә бит кайткач нәрсә буласын? Бәлки, Рәдиф мине инде күптән судка биргәндер дә, мине хөкем итү өчен көтеп кенә торалардыр. Шаһит эзләп тә йөрисе юк – Закир абзый бар. Ике арабызда булган хәлләрдән соң миңа ачу саклап йөрмидер дисеңме әллә аны?.. Колхозда эшләр ничек бара икән? Мин юкта берәр мөгез чыгып куймаса ярый инде…

Чиләбедән әнә шулай уйлап, бик аптырап-алҗып кайттым. Ә кайтып төшкәннән соң, мәсьәләнең мин уйлаганнан да четереклерәк һәм куркынычрак икәнлеге мәгълүм булды: Рәдифнең ике кабыргасы ук сынган, һәм ул больницада ята булып чыкты!

Башта мин, әллә янына барып, сөйләшеп-аңлашып, гафу үтенеп карыйммы икән, дип уйлаган идем. Ләкин соңыннан, барыбер гафу итмәс, андый кеше түгел ул, тәмле телеңне әрәм итеп йөрүдән башка нәтиҗәсе булмас дип, уемнан кире кайттым. Ни булса – шул, дип көтә башладым…

Ә колхоз эше өчен юкка борчылганмын икән. Бер дә андый-мондый хәл булмаган. Барысы да үз җае белән бара. Трактор чәчкечләре дә, атлы чәчкечләр дә әйбәт кенә эшлиләр иде.

Гаҗәп тә инде бу тормыш! Сәкинәм белән улым Ирекне тәки алып кайта алмадым. Больницадан чыккач, Рәдифнең ни кылачагы шулай ук мәгълүм түгел. Ләкин менә шундый хәлдә дә кешенең өмете, ышанычы югалмый икән. Чиләбедән кайтып төшкәннән ары ике-өч көн үтүгә үк, райбашкармага барып, өй салдыру өчен, агач юллап кайттым. Аннары аны лесхоз эшчеләрен яллап кистердем, үзебезнең колхозда эшләүче автоколонна шофёрлары белән сөйләшеп, бер төн эчендә ташытып куйдым да, идарә эшеннән бушаган араларда, шул өйгә дигән бүрәнәләрнең кабыкларын каезлый башладым. Әйтерсең минем бүтән хәсрәтем юк, әйтерсең дөньяда иң мөһим эшем – йорт салу!..

Беркөнне шулай идарәдә иртәнге эшләрне бетергәч, йорт саласы урынга барып, тагын шул бүрәнәләрне каезларга тотынган гына идем, берәү:

– Куеп тор әле, яшьти, балтаңны! – дип эндәште. Әйләнеп карасам – Рәдиф! Кулымнан балтам төшеп китә язды.

– Син икәнсең әле, әйдә, утыр!

Балтамны бүрәнәгә чабып куйдым да, нинди ниятләр белән килде икән инде бу, нәрсә әйтмәк була икән, дип көтә башладым.

Ул бүрәнәгә килеп утыргач:

– Ни хәлләрең бар соң, Рәдиф, нишләп йөрү? – дидем.

– Менә килдем әле, – диде ул. Янчыгын чыгарып, тәмәке төрергә кереште. – Күптәннән күрешкән юк бит, сөйләшәсе сүзләр бар иде синең белән.

– Әйдә, сөйләшик, алайса, – дип, мин дә аның янына барып утырдым.

Больницадан чыкканнан бирле кырынмый йөргән, ахры, сакал-мыеклары бик җиткән иде аның. Үзе исерек булмаса да, аракы исе әллә кайдан бөркелеп тора, куллары калтырап-калтырап куя. Күрәсең, кичә эчкәнлектән махмырлый иде.

– Син минем бүлнистә ятып чыкканны ишеткәнсеңдер бит? – диде ул, ниһаять, тәмәке төреп кабызгач.

– Андый эш ишетелми калмый инде ул.

– Кабыргаларым сынганын да беләсеңме?

– Анысын да әйттеләр.

– Кайда сынганы да мәгълүмме сиңа ул кабыргаларның?

– Барысы да мәгълүм, Рәдиф.

– Нишләтим икән соң инде мин сине? Таш капчыкка яптырыйммы? Бик ансат яптыра алам бит, теләсәм.

– Әйе, яптыра аласың, әлбәттә. Ләкин сиңа аннан нинди җиңеллек һәм ни файда булыр? Дәүләт судыннан башка кешенең үз суды, үз хөкеме, үз вөҗданы да булырга тиеш ич! Шул хәлгә үзең җиткердең бит син мине. Аннан тыш та байтак этлекләрең бар. Хәтта өемне дә син яндырдың бит!

Инде әйтеп киткәнемчә, өйгә кем ут төрткәнен мин әлегә кадәр тәгаен генә белмим, Рәдифкә дә «син яндырдың» дип белеп әйтү түгел, ачу килгәннән генә әйттем.

Шунда ул бик аз гына вакытка каушап калды да:

– Ә син күрдеңме мин икәнен? – диде.

– Бөтен хикмәт тә шунда шул – күрмәдем. Күрсәм, шул утның иң кызу янган җиренә тотып аткан булыр идем мин сине!

– Күрмәгәч, сөйләнеп йөрмә!

– Ә минем сөйләнгәнем дә юк, сүз җаеннан үзеңә генә әйтүем.

– Һи! – диде ул, бер-ике минут чамасы уйланып утыргач. – Димәк, куркасың төрмәдән, ә?

– Эш куркуда түгел. Гаиләмнән, җан сөйгән кешеләрдән аердың син мине.

– Ә мин сине шулай да утырттырып куйсам?

– Анысы ихтыярың. Без бер-беребезгә бурычлы түгел инде. Алыш-бирешебез беткән, арабыз өзелгән! Син мине аңларга тиеш, Рәдиф. Үзеңне дә хатының ташлап киткән бит. Шуның хәсрәтеннән тагын да күбрәк эчә башлагансың, шулай ич?

– Эчүен күптәннән эчәм инде мин, – диде ул, тәмәке төпчеген бүрәнәгә басып сүндерә-сүндерә. – Шуңа түзә алмыйча китте дә ул. Акылга керергә бик вакыт иде инде миңа да… Белеп торам: эчүемне ташласам, кире кайтачак минем хатын. Ә менә тыела алмыйм!

Кызганыч иде ул бу минутларда, йөзе ап-ак, иреннәре кипкән һәм дер-дер калтырана иде. Гаҗәп бит, ә: кеше үзенең ялгыш эшләвен дә белә, әмма шуны төзәтергә көч таба алмый!

– Алайса, менә болай итик без, – диде ул, кинәт урыныннан кубып. – Ярый, калдырам мин сине иректә. Үзең өчен түгел, хатының белән балаң өчен калдырам! Давай, син миңа бер литрлык бир дә, син мине белмисең, мин сине белмим. Шуның белән бетсен! Үзең күреп торасың, кәеф шәптән түгел минем, баш бик авырта.

«Шунда да кимсетеп китмәкче буласың, ә, шул көнгә төштеңмени, Рәдиф?» – дип әйтүдән чак кына тыелып калдым да, тагын ачуым чыгып, кесәләремне актара башладым. Кызганычка каршы, янымда бер тиен дә акчам юк иде…

Рәдиф, аксак булса да, хәйран тиз атлап, бата-калка барыбер кибет янына китеп барды.

26

Ә шул көнне кич мине, бригадирларга наряд биреп, идарәдән кайтырга чыккач, Закир абзый артымнан җитеп туктатты.

– Тыңларга вакытың булса, бер-ике сүзем барые сиңа, прсидәтел, – диде ул.

– Әйтеп кара, Закир абзый.

Ул, нидәндер шикләнгәндәй, як-ягына каранып алды.

– Юк, Өлфәт, урамда сөйләшә торган сүз түгел ул, бик важный мәсьәлә. Бүлмәңдә кеше калмадымы анда синең?

– Юк, бикләп чыктым.

– Әйдә, алайса, шунда кереп утырыйк әле.

– Бик мөһим эшмени соң ул, Закир абзый, иртәгә калдырырга ярамыймыни?

– Ярамый, Өлфәт туган. Бүген үк, хәзер үк хәл итә торган эш! Мәсьәлә менә болай тора, – дип башлады ул, идарәгә кереп утыргач. – Сезнең авылның теге син кабыргасын сындырган Рәдиф бездә ята. Бик исерек. Авызында теле дә юк. Хатын әйтә, төшкә хәтле үк килеп кергәние инде, ди. Кергәндә үк салмышые, ди. Үзе белән бер бүтилкә аракы алып кергән булган, анысын да эчеп бетерә язган инде. Закир абый кирәк миңа, аны күрмичә китмим, дип әйтә, ди. Прсидәтелегез Өлфәтне төрмәгә тыктырырга йөрим, шуңа кирәк миңа Закир абзый, дип әйтә, ди. Мин бүген МТСка гәрүчи алып кайтырга барганыем, әле яңарак кына кайттым да, хатын шушы сүзләрне әйткәч, синең янга йөгердем. Рәдиф йоклап калды. Нишләмәк була икән соң ул, Өлфәт энем? Әллә, теге күпердән ташлаган өчен, тавыш куптармакчымы икән? Ул хакта ике арагызда сүз булдымы соң?

– Сөйләшкән идек, Закир абзый, – дидем мин, Рәдифнең шулай итенеп йөрүен башыма сыйдыра алмыйча. – Бүген иртән генә сөйләшкән идек.

– Ничек-ничек килеп чыкты соң ул чакта сезнең чәкәләшү?

Мин аңа барысын да әйтеп бирдем.

– Алай икән эшләр! – диде ул, мине тыңлап торганнан соң уйга калып.

– Әйт әле, Закир абзый, ул көнне минем урында булсаң, син ни эшләр идең? – дидем мин, аның фикерен беләсем килүдән бигрәк, авыр тынлыктан котылыр өчен.

– Минме? – Ул, чигәсен кашыган булып, тула эшләпәсен маңгаена ук төшереп куйды. – Мин синең урында булсаммы?

– Әйе.

– Туктале, башта бер тарих сөйлим әле мин сиңа, наный. Сугыш елларында булган хәл ул. Синең сүзләрне тыңлап утырганда искә төште. Кырык беренче елда, сугыш башланган айларда ук, нимесләргә әсирлеккә эләктем мин. Кырык өчнең башына тикле алар кулында яшәдем. Бары шуннан ары гына, ничек кирәк алай качып, үзебезнекеләр ягына чыктым. Ишетеп беләсеңдер, әсирнең бөтен тормышы сак астында үтә аның. Эшкә барганда да сак астында, эшләгәндә дә сак астында, кайтканда да сак, кайткач та сак. Бүтәне турында әйткән дә юк инде, дажы бәдрәфкә барганыңны да карап-күзәтеп торалар. Әмма сакчыларның да төрлесе барые. Кайсылары, без әсирләргә ярдәм итмәсә дә, тәк торганда зыян да эшләми. Кушканын үтәсәң, шул җитә. Ә кайберләре фашисның да фашисы инде. Ничек итеп синең җаныңа тию, кимсетү, мыскыллау турында гына уйлый. Беркөнне шундый кабахәтләрнең берсе безне, биш әсирне, урманга агач кисәргә алып барды. Кышкы салкын көние. Башта без эшләгәнне карап, ашыктырып, әрле-бирле сызгыргалап йөрде бу. Аннары туңа башлады булса кирәк, мине чакырып учак яктыртты да шуның каршында җылынып утыра башлады. Ә үзенең күзе һаман бездә, «шнель! шнель!» дип туктаусыз өреп тора. Әз генә туктап, тын алырга да ирек бирми. Үзе бик шат, үзләренчә нидер мыгырдана, тинтәк кеше сыман, тик торганда кычкырып-кычкырып көлгәләп куя. Тора-бара учак җылысы да туйдырды булса кирәк, берәр аршын буе саллы гына агач ботагы кисеп алды да шуны безгә атып уйнарга тотынды бу. Ул томыргач, кайсыбызга килеп тисә, агачны шул кешедән китерттерә. Үзе шашып-шашып көлә. Миңа да өч тапкыр эләктерде. Бер сүз дә әйтмәдем, агач килеп тигән җирем бик каты авыртса да, өчесендә дә тыныч кына илтеп бирдем. Бәлки, тынар, кызганыр, дип өметләнгәнием. Юк, малай, кая ул сиңа туктау! Әле беребезгә, әле икенчебезгә тондырып кына тора. Шуннан соң дүртенче тапкыр бәрде бу миңа. Бу юлы маңгаема ук туры китерде, күземне чак кына чыгармый калды. Мин, авыртуга түзә алмыйча, маңгаемнан аккан канны җиңем белән каплап туктатырга азапланган арада, агачын китерергә кушып, автоматы белән янап, тагын акырырга тотынды бит бу. Шуннан мин нишләде дисең? Йә тәки атып җыгар, ике дә уйлап тормас, дидем дә дүртенче тапкыр илтергә киттем таягын. Бер кулым белән ярык маңгайны тотканыем, берсендә – тегенең агачы. Мин килеп җиткәч, тинтәк алаша шикелле кешнәп көлә-көлә, башта агачын тартып алды, аннары, кулымны сугып төшереп, маңгайдагы яраны карады да, «гуд!» дип кычкырып, яңакка чапты. Ант итеп әйтәм, шуңарчы ул фашиска кул күтәрү турында күңелемә дә килмәгәние. Әмма яңакка чапкач, секунд эчендә әллә нишләп киттем дә, алдын-артын уйлап тормастан, мин дә авызына берне менеп төштем моның! Минем ише коры сөяккә калган, чыкмаган җаны гына булган кешенең сугуы андый әзмәвердәй фашиска нәрсә инде ул? Чебен тешләгән шикелле дә булмагандыр. Ну, миңа шуның өчен эләкте! Шундый каты типкәләп кыйнады – ничек исән калганыма әле дә шаккатам. Белмим, ничек атып үтермәгәндер инде. Менә шундый хәлләр… Ну, мин шулвакытта бер тамчы да үкенмәдем! Хәзер дә үкенмим. Вчүтки бер иң әшәке фашисның яңагына чаптым бит әле дип, ул заманнар искә төшкән саен куанып куям. – Чак кына тынып, уйланып торды да Закир абзый тагын дәвам итте: – Әсирлектән котылганнан соң, үзебезнекеләргә кушылып сугыша башлагач, әй бирдем инде үзләренең дә кирәкләрен: очраган бер нимесне пүдрәт кырып бардым. Ник дисәң, үзләре бинават, үзләре җиткерделәр мине шул хәлгә… Инде килеп, син теге аксак малайны тәвәккәлләгәнсең икән. Минем урында булсаң, нишләриең, дип сорыйсың. Кистереп кенә әйтүе кыен, кәнишне. Бер караганда, синең дә сәбәбең җитди. Шулай да күпердән үк тотып атарга кирәк булдымы икән?

– Соң, ул Рәдифнең әле генә үзең сөйләп үткән фашисттан кай җире ким, Закир абзый? Бары тик көнчелек аркасында гына минем бөтен тормышымны бозып, туздырып ташлады бит ул.

– Ул яктан караганда, аермасы, ихтимал, әллә ни зур түгелдер. Әмма синең хәл белән минем ул чактагы хәлем арасындагы аерма җир белән күк арасы бит! Миңа нәрсә, мин тоткындаем ул чакта. Бернинди бүтән чарам да югые минем. Бүген үтерәләрме, иртәгәме – аның анысы әллә ни әһәмиятле түгелие миңа. Ә син бит иректәге кеше! Сиңа башкачарак эшли алырга да булырые… Әй Өлфәт, турысын әйткәнгә хәтерең калмасын, кызурак канлы кеше шул син, олан! Башың да хәйран яхшы эшли, гаделлегең дә зур, ну, кайчакта кирәгеннән артыграк кыланып ташлыйсың. Исеңдәме, салам көрәргә барган җирдән мине ничек итеп куып кайтарганыең?

– Ул заманнарны искә алмыйк инде, Закир абзый, – дидем мин, оятымнан нишләргә белмичә. – Атта да, тәртәдә дә булды инде ул чакта.

– Анысы шулай, узган эш. Әмма андый хәлләрне дә искә төшереп алу зыян итми кайчакта. Әйтик, син ул вакытта тузынганда, минем дә кызып китүем барые бит. Шулаймы?

– Соң сез, эш эшлисе урында, карта суга идегез ләбаса!

– Анысы хак сүз. Ну бит син әле яңа кеше иең. Нинди эш майтара алачагыңны белмидериек ич әле без.

– Бөтенесен дә бер калыпка сапларга ярамый, Закир абзый. Үз районыбызда да хезмәт көненә әйбәт кенә биреп килүче колхозлар бар иде ләбаса ул чакта да.

– Авызымнан тартып алып әйттең бу сүзләрне! – диде Закир абзый. – Имынны шулай шул менә. Хәйран хәлле генә колхозлар барые. Ә син аның нилектән алай булуын беләсеңме? Әйтимме сиңа аның галәмәтен?

– Әйтеп кара.

– Хикмәт колхозның дилбегәсе кем кулында булуда, энекәш. Ә бездә, сугыш башланганнан бирле, юньле прсидәтел булмады. Балык башыннан бозыла ул. Рәдиф тә шундый черек булды. Салу белән булышты. Әшнәлек, кода-кодагыйлык хөкем сөрде. Менә шуңа каршы иде халык. Ә хәзер, син ничава гына бүлеп бирә башлагач, тагын эшләргә тотындык бит. – Ул, бераз нидер уйланып утыргач, кинәт урыныннан купты да сүзне бөтенләй икенчегә борып җибәрде: – Ә син, Рәдиф алай-болай эшне зурга илтер дип, бер дә шикләнмә. Пычагымны да эшләтә алмый ул! Гаеп үзендә булган ич аның. Шулай булгач, яклый алмыйм мин аны. Бәлки, ул мине шаһит итеп, гаепләүче итеп чакырттырмакчы буладыр. Тотсын менә… Иртән торгач, айныгач, бик хәтәр итеп сүгәм әле мин аны!

27

Закир абзый белән шушы сөйләшүнең икенче көнендә үк, балта осталары яллап, мин өйне бурата башладым. Рәдиф эшне зурга җибәрсә, бүленеп калуы да мөмкин икәнен дә белә идем. Шулай булса да үземә бертөрле үҗәтлек белән тизрәк йорт җиткерергә ашыктым. Чиләбедән кайту белән, Сәкинәгә дә хат яздым. «Кайтырсызмы икән, Сәкинә? Кайтыр булсагыз, ым гына как – шундук барып алам мин сезне», – дидем.

Бу юлы озак көттермәде ул. Ун көн эчендә җавап килде: «Әйбәт кенә яшибез, тик син киткәннән бирле Ирек кенә: «Әти кая китте, ник безне калдырып китте, алып кайтам, дип әйткән иде бит ул безне, нигә алдалады икән?» – дип аптырата башлады. Ләкин мин һаман шул элекке уемда калам. Юләрләнеп килеп йөрмә! Әгәр кайтырга уйласам, үзебез дә кайта алабыз ла без», – дип язган иде.

Әнә шуннан соң канатланып йөри башладым мин. «Кайта алабыз» дигән бит! Кем белә, бәлки, шушы араларда ук тып итеп кайтып та төшәрләр дип, көн дә аларны көтеп яши башладым…

Йорт та салынып бетте. Колхоз эше дә ярыйсы бара. Закир абзый җитәкчелегендә арба ясау эшен дә көйләп җибәргән идек. Әйтергә онытып торам икән, сугышка хәтле «Ватан» колхозында арба ясау бик нык алга киткән иде. Көрнәле арбаларын районыбызда гына түгел, күрше районнарда да яхшы беләләр һәм бик теләп сатып алып китәләр иде. Сугыш башлангач, ул эш тукталып кала. Бу ел җәй менә шул хәйран табышлы эшне җайга салып җибәрдек…

Вакыт һаман су урынына ага да тора. Кыш та үтеп китте, яз да килеп җитте. Ә менә Сәкинәнең һаман «кайтам» дип өзеп әйткәне юк әле. Көтә торгач, сагына торгач, ниһаять, түзә алмадым: килергә кушмаса да, язгы чәчүне әйбәт кенә башкарып чыгып, колхозда бераз эшләр җиңеләйгәч, ял көненә барып керерлек итеп, тагын Чиләбегә улым Ирек белән Сәкинәм янына киттем.

Мин килеп кергәндә, Фәхретдин абый карчыгы белән танышларына кунакка киткән, ә Сәкинә белән Ирек өйдә иделәр. Бу юлы Сәкинә дә, мине күргәч, артык шаккатмады, мин дә беренче баргандагы шикелле телсез-өнсез калып тормадым.

Ә Ирек, шундук танып алып:

– О-о! Әтием килде. Безне апкайтырга килдеңме, әтием? – дип, алдыма ук менеп утырды.

– Әйе, улым, сезне алып китәргә килдем! – дип, башта аны кочаклап үбә-үбә сөйдем дә: – Теләсәң нишлә, Сәкинә, ләкин бу юлы сездән башка кайтмыйм мин! – дидем.

Ул көнне тагын ниләр сөйләшүебезне тәфсилләп торуның кирәге юктыр, туган. Билгеле, мин әйтү белән үк ризалык бирмәде Сәкинә. Байтак уйланып, икеләнеп утырды. Бары тик Фәхретдин абзый да, кайтып:

– Җитәр, сеңлем, һәрнәрсәнең чамасы була! Үзеңне дә, Өлфәтне дә җәберләп, Сак белән Сок шикелле икегез ике якта яшәүгә чик куярга кирәк инде. Гомер ике килми ул, чәчәктәй вакытыгызны заяга үткәрмәгез! – дип, мине яклап бик нык үгетләгәннән соң гына, ниһаять, риза булды.

Шулай итеп, минем дә, ниһаять, дөньям түгәрәкләнде һәм без, чын кешеләрчә, матур гына яши башлаган идек. Әмма…

28

Бу урында мин сиңа шактый сәер булган һәм минем чәчләрне агарткан хәлләрне сөйләп китәргә мәҗбүрмен, туган.

Берсе сиңа инде билгеле Гөлүсә аркасында булды. Сәкинәмнән шул шашкын хисле чәчбикә тагын колак кактыра язды.

Теге чакта институтка килеп сөйләшүдән соң ул мине аңлаган сыман булган иде. Йомышы төшеп, идарәгә килгәндә, урамда очраган вакытларында, гадәтенчә үтә ягымлы, үтә ачык сөйләшсә дә, күз карашы белән һаман әле мине яратуын сиздерсә дә, тел белән әйтеп, әрсезләнеп йөрмәде. Мин үзем дә мөмкин кадәр җитди, рәсми булырга тырыштым һәм бер дә алай икеле-микеле уйланырга урын калдырмаган шикелле идем. Әмма ул өметен өзмәгән, һаман мине көтеп, ышанып йөргән икән. Ә өмете өзелгәч…

Инде әйткәнемчә, Сәкинә белән Ирекне алып кайтып, куанып-шатланып эшләп йөри башлаган чагым иде ул. Август ае ахырларында беркөнне, районга барырга дип, ат җигеп тора идем, шул укытучы Гөлүсә яныма килде дә:

– Сезне районга бара икән дип әйткәннәр иде, зинһар, мине дә утыртып алып барыгыз әле? – диде.

– Йомышыгыз бармы, әллә теге чактагы шикелле болай гына барырга уйладыгызмы? – дидем мин, шактый кырыс итеп.

– Ә сезгә барыбер түгелмени, Өлфәт абый?

– Юк, барыбер түгел, Гөлүсә! Йомышыгыз булса гына алып барам мин сезне.

– Йомышым бар иде шул, Өлфәт абый! – диде ул, зәп-зәңгәр күзләрен очкынландырып.

– Барырсыз инде, алай булгач, авыл мөгаллимәсен калдырып китү ярамас. Кайтыгыз да әзерләнеп, көтеп торыгыз. Китешли ала китәрмен.

Ул, кинәт яктырып:

– Ә мин инде әзер! – диде дә башта кулындагы портфелен тарантаска китереп куйды, аннары үзе менеп утырды.

Киттек без моның белән. Башта ул да ничектер уйчанланып, моңланып, миңа сүз катмыйча гына барды. Мин дә, көннең матурлыгына, җылылыгына рәхәтләнеп, кырдагы игеннәребезнең инде җыелып бетеп баруына куанып килә идем. Үзебезнең «Ватан» межасын үтеп, Качкалак урманы дип аталган кечерәк кенә урманга барып кергәч, Гөлүсә кинәт миңа сыенарак төште дә, күзләрен майландырып:

– Беләсеңме, Өлфәт абый, бу юлы да бер йомышсыз киләм бит мин синең белән! – диде.

Мин эсселе-суыклы булып киттем. Атны туктаттым да, ачуланып:

– Нигә болай юләрләнеп йөрисез сез, Гөлүсә? Әйдә, төшегез тарантастан! – дидем.

– Ә син тыңлап бетер, Өлфәт абый! – диде ул, кырыслыгыма һич тә исе китмичә. – Әйе, минем районда бүген дә бер йомышым да юк. Ләкин минем синең белән бергә, бер тарантаска утырып барып кайтасым килде. Соңгы мәртәбә синең белән бергә утырып каласым килде минем, аңлыйсыңмы син шуны, Өлфәт абый, соңгы мәртәбә, дип әйтәм мин сиңа!

– Аңлавым ни дә, аңламавым ни…

– Аңласаң, мине кума, Өлфәт абый, яме! Хәтереңдәдер, кырык алтынчы елның кышында сиңа утырып кайтканда, син өйләнмичә, шушы Көрнәледән китмим, дигән идем мин сиңа. Менә мин сүземдә тордым: син Сәкинәңне алып кайтмыйча китмәдем. Ә хәзер китәм! Ронодан расчёт алдым инде мин. Хәзер миңа монда яшәүнең бер кызыгы да юк. Әйдә, туктатма атыңны, йомышым булмаса да, үзең белән алып барып кайт инде син мине бүген. Биш-алты ел үзеңне яратып йөргәнем өчен, бер кечкенә генә теләгемне үтә әле, ичмасам.

– Зинһар, җыен юк-барны сөйләмәгез әле, Гөлүсә! – дидем мин, тәмам аптырашка калып. – Безнең ике арада бернинди гыйшык-мыйшык та була алмаячагын аңларга күптән вакыт иде бит инде сезгә!

– Акыл белән мин үзем дә шулай уйлый идем, – диде ул, сабырлана төшеп. – Үземне шуңа ышандырырга тырышып та карадым. Ләкин акылдан тыш йөрәге дә бар бит әле адәм баласының. Аны берничек тә акылга буйсындырып булмады шул. Нигә шулай каршылыклы икән бу кеше тормышы? Син яраткан кеше нигә сине яратмый икән? Нигә син үзең күрергә дә теләмәгән кешеләр синең өчен саргаеп-кибеп йөри икән? Шушы Көрнәледә генә дә ничә егет йөрде артымнан! Ә мин аларга әйләнеп тә карамадым. Неужели шулай үзем яратмаган кеше белән гомер итәргә туры килер миңа да?

Мин, хәтта инде нигә бүген районга барырга чыгуыма үкенеп, үземне үзем тиргәштереп бара идем. Гөлүсә иңнәремнән тотып, илереп күзләремә текәлгәч, башта, әллә тарантастан куып төшеримме, дип тә уйладым. Ләкин аның йөзендәге сагышны, үкенүне һәм газапны күргәч, ул уемнан кире кайттым да, юатырга тырышып:


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации