Электронная библиотека » Вакиф Нуруллин » » онлайн чтение - страница 9


  • Текст добавлен: 7 июля 2023, 10:40


Автор книги: Вакиф Нуруллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 9 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Һәлакәт

Фәләх килеп җиткәндә, Гасимә инде күптән урамга чыккан һәм үзе фатирга кергән йорт каршындагы бакча буенда, түземсезләнеп, арлы-бирле йөренеп тора иде. Фәләхне күреп алу белән, аның йөзе кинәт балкып китте һәм ул Фәләх янына машинага кереп утырды да ирен очы белән генә аны үбеп алды.

– Молодец! – диде ул, ниндидер сер әйткәндәй ярым пышылдап. – Молодец, ялгызың гына килгәнсең! Мин хәзер, әйберләремне генә алам да – киттек һәм бүген көн тулысынча безнеке!

Шулай диде дә, фатирга кереп, минут эчендә чемоданын алып чыкты.

– Кай якка барабыз? – диде Фәләх, инде тәмам утырышкач. Гасимә авылдан дүрт-биш кенә чакрымдагы кара-кучкыл– күгелҗем урманга күрсәтте:

– Әнә шул тарафка!

– Карале, бала, мин бөтенләй әзерлексез килдем бит бу юлы. Бәлки, кибеткә кереп, азык-төлек мәсьәләсен рәтләргәдер, ә?

– Ә мин синең шулай киләсеңне белеп тордым! – диде Гасимә, карусыз гына төрттереп. – Аптырама, ул мәсьәлә хәл ителгән. Әйдә, беркая тукталмыйча, туп-туры урманга!

– Ну зирәк тә инде үзең! Ир-ат акыллары бар синдә, ялгыш кына кыз булып тугансың, ахрысы.

– Булыр-булмас ир-атлар белән эш иткәч, ни кыласың? Мәҗбүри рәвештә акыллы булырга туры килә, – диде Гасимә. Машина тәрәзәсен башта төшергән иде, юлда тузан керә башлагач, яңадан күтәреп куйды. – Кстати, синең урында бүтән берәр джентльмен булса, иң элек гафу үтенер иде!

– Ни өчен? – диде Фәләх. – Хатыным, баламны калдырып яныңа килгән өченме?

– Юк! Кичтән килмичә, мине төн буе борчылып, көтеп торырга мәҗбүр иткәнең өчен. Менә килер, менә килер дип, керфек тә какмадым бит!

– Минем борчуларым белән чагыштырганда синеке гел пүчтәк кенә икән, алайса. Кичтән түгел, иртән дә мең бәла белән генә ычкындым әле Роза апаең яныннан. Без бит бүген аның белән туйга барырга тиеш идек!

Әлбәттә, бернинди туй да юк, моны ул Гасимә алдында үз дәрәҗәсен күтәрү өчен генә уйлап чыгарган иде. Ләкин Гасимә аңа гына эреп төшмәде:

– Ә син барыбер, күңел өчен генә булса да, гафу үтенергә тиеш идең! – дип, Фәләхтән гафу үтендермичә туктамады. Тик шуннан соң гына: «Баштук шулай итәләр аны. Хатын-кызга күп кирәкмени аңа – бер җылы сүз дә җитә!» – дип, күзгә күренеп ачылып китте. Аннары кинәт кенә: – Фәләх, Роза белән сез туйлап өйләнештегезме? – дип сорады.

Кая инде туй! Фәләх ничек итеп өйләнгәнен сөйләп күрсәтсә, чәчләре үрә торыр иде Гасимәнең. Ләкин бу Фәләх файдасына булмас: тапкан икәнсең кызыгыр кеше, шулайлар итеп йөрмәсәң, шул Розадан башка кыз бетәр идемени сиңа дип, Гасимә аңардан көләр генә шикелле тоелды. Шуңа ул:

– Һәй, ничек кенә туйладык әле! Башкаларныкы кебек ике көнгә генә түгел, атна буена сузылды безнең туй! – дип җавап бирде.

– Алайса, син бәхетле кеше икән! – диде Гасимә һәм тирән итеп көрсенеп куйды: – Ә менә миңа ул бәхет тәтемәде. Кечкенә чактан ук туйда килен булып утырырга хыялланып йөргән идем. Бергә җыйналган туган-тумачалар, дус-ишләр арасында, табын түрендә ап-ак күлмәк киеп, ап-ак фата бөркәнеп, йөзек кашы шикелле балкып, үз туеңда утырудан да зур бәхет юктыр шикелле иде миңа. Ләкин андый бәхет эләкмәде шул. Чөнки минем кияүгә чыгу кешеләрчә булмады. Хәер, сөйләгән идем бит инде, Май бәйрәме көнне үзегездә кунакта утырганда.

– Ярар, бала, аптырама! Туйдамыни хикмәт. Әнә икешәр-өчәр меңгә төшереп туй ясап өйләнешкән кешеләрнең ике-өч ай да бергә яши алмыйча аерылышканнары азмыни? Ә сез менә, туйлап өйләнешмәсәгез дә, инде алтынчы елыгызны әйбәт кенә яшәп ятасыз!

– Фи, шуны да яшәүгә санасаң…

– Ә тагын ни кирәк? Синең Гыйльфаның белән бик рәхәтләнеп яшәргә мөмкин, минемчә. Аның урынында бүтән берәү булса, бар, йөреп кара идең менә шушылай синең шикелле иркенләп!

– Син каян беләсең, бәлки, миңа нәкъ менә нык куллы, йодрыгында кысып тота торган, ләкин чын күңеленнән ярата белгән, минем өчен барын да эшләргә әзер, тырыш, булдыклы һәм машиналы ир кирәктер?!

– Ә Гыйльфаның кемнән ким синең? Аннан да әйбәтрәкне кайдан таба аласың?

– Слушай, Фәләх, җитте сиңа! – диде Гасимә, чын-чынлап үпкәли башлап. – Берни дә аңламаган булып ниемә кыланып киләсең, ә? Аның нинди ир икәнен, теге көнне шашлык кыздырырга баргач, үзең күреп кайттың бит инде! Йә, әйт әле, син шулай, үз хатыныңны бөтенләй белмәгән-күрмәгән кеше янында калдырып, бүтән хатын-кыз белән гөмбә җыярга урманга кереп китеп, сәгатьләр буе югалып йөрер идеңме? Әнә шулай, аның шикелле, аңыңны җуйганчы эчеп, үле-мәле йоклап ятар идеңме?

– Ләкин бит син моңа үзең гаепле! Андый гадәтен белгәч, юл куймаска, катырак торырга кирәк!

– Һәй, җаным, ир-атны хатын тотып торырга калгач – булмый инде ул! Бер генә түгел, йөз әйтеп караган инде аңа – яхшылык белән дә, усалланып та. Ә аңа, руслар әйтмешли, как с гуся вода… Баяныннан һәм аракыдан башка берни кирәк түгел аңа бу дөньяда.

Алар инде урман буена килеп җиткәннәр иде. Фәләх, машинаның тизлеген киметә төшеп, эчкәре керергә уңайлырак җирне карап бара иде. Шуны сизеп, Гасимә аңа:

– Юк әле, юк, бу тирәдән булмый, әнә теге баштан урап керәсе, – диде.

– Әллә инде бу урманда да берәрсе белән булып кайттыңмы? – диде Фәләх, уенын-чынын бергә кушып. Нигәдер бүген теленә гел төрткеле сүзләр генә килеп тора, нигәдер Гасимәне ачуландырасы килә иде аның.

Ә Гасимә, киресенчә, шат, Фәләх ни әйтсә дә, гел уенга гына алып бара иде. Хәтта аның әлеге ачыктан-ачык төрттереп куюына да кабынып китмәде:

– Булуын, әйе, булып кайттым, – диде ул ипләп кенә. – Ләкин, син уйлаганча, «берәрсе» белән түгел, ә бөтен бригадабыз белән. Кичә бу авылга килгәндә, шушы урман аша үткән идек. Барып җиткәч күрерсең әле, искиткеч матур бер алан бар биредә. Кичә безне китерә килүче шофёрга, биш кенә минутка туктатып тор әле машинаңны шушы аланда, дип ялынсак та – тыңламады. Биш минут түгел, биш секунд та торалмыйм, уттай эш өсте икәнен беләсез, дип выжылдап кына узып китте. Ә минем шул аланда буласым килгән иде. Шуңа күрә кичә сиңа шалтыраттым да инде…

Гасимәнең ул аланы урман авызыннан ерак та түгел, юл буендагы бер иңкү урында икән. Чыннан да, матур иде ул алан. Печәнен инде байтактан чабып алганнар булса кирәк, куе булып курпы үсеп чыккан, шунлыктан ул яшел хәтфә келәмгә охшап тора. Һәм аңа ятып, балачактагы шикелле, туйганчы бер тәгәрисе-уйныйсы килә иде. Август ахыры булуга карамастан, көне дә гаҗәеп җылы һәм кояшлы. Алан буендагы каен, юкә, өрәңге, карама һәм усаклар, төрле-төрле төстәге күлмәк киеп, кичке уенга җыйналган авыл кызлары сыман күренәләр иде.

Шул хозурлыкка күңеле нечкәреп китеп, сабый чактагыча майка белән трусиктан гына калып, бер җилкенеп алырга дип, Фәләх чишенә башлаган иде, Гасимә аны артыннан килеп кочып алды да:

– Ашыкма, егетем, чишенергә. Әйдә, башта аланны бер урап килик әле! – дип, кулыннан тотып, үзе белән ияртеп китте.

Көн эссе булса да, һавасы саф, сулышка иркен. Дөнья мәшәкатьләрен онытып, чыннан да, менә шушылай, шундый иркенлек һәм сафлыкта бераз рәхәтләнәсе килә иде…

– Күрдеңме инде? Аңладыңмы, сине ни өчен Казаннан ук чакырып китергәнемне? – диде Гасимә, аланның аргы башына барып чыккач.

– Рәхмәт сиңа, бала! Мең рәхмәт, башыңа андый фикер килгәне өчен! – диде Фәләх һәм, хисләнеп китеп, аны үбеп тә алмакчы иде, ләкин Гасимә, бармагын ирен турына куеп:

– Т-с-с-с, ярамый, иптәш Мөхәммәтов, әнә безне күреп торалар анда! – дип, читкә тайпылды.

Чыннан да, чикләвектән кайтып килүче ике карчык алан аша юлга чыгып баралар иде.

– Син шушында торып тор, мин хәзер машинаны алып киләм дә әнә теге чикләвек куагы буена палатка корып куябыз, – дип, Фәләх үзенең «Жигули» ена таба бара башлаган иде, әмма Гасимә: «Юк, монда тукталмыйбыз, моннан тынычрак, шәбрәк урын да булырга тиеш әле бу урманда», – дип, аның артыннан иярде. Аңа каршы килеп булмый, аның тапкырлыгына бары тик сокланырга гына мөмкин иде.

Алар заманында атлылар йөргән, ләкин хәзер үлән басып бетергән ташландык тар гына юлдан урман эченә кереп киттеләр. Ике-өч чакрымнар баргач, тагын да зуррак һәм матуррак аланга килеп чыктылар һәм икесе дә берьюлы аһ итеп, туктап калдылар: аланның теге як читендә, дөньяларын онытып, ике поши үгезе сөзешеп тора, ә бер ана поши, аларга гел дә игътибар итмичә, алан буендагы яшь усак яфракларын ашый иде. Сөзешүче пошиларның берсе инде карт булса кирәк: гәүдәгә зур, мөгезләре юан, әллә ничә тармаклы. Сакалы да озын һәм чалара башлаган. Ә икенчесе әле яшь күренә: мөгезе дә тегенекенә караганда шактый нечкә һәм кыска, гәүдәгә дә кайтышрак. Ләкин аның бер өстенлеге бар: ул җитезрәк, гайрәтлерәк һәм, карт поши никадәр генә көчле булса да, аңа бирешми, егетләрчә каршы тора иде. Ләкин мондый сөзешләрне инде күп күргән, тәҗрибәле карт поши белән тартышу аңа коточкыч авыр, һәм, тагын берничә минут шушылай дәвам итә калса, аның җиңеләчәге күренеп тора иде. «Ярар, юкка ватылып азапланма. Карт пошига юл куй да киләсе елга күбрәк көч җыйна һәм быел җиңелгәнеңә үкенмә. Карт пошиның, ихтимал, быел соңгы тапкыр җиңүедер. Ә синең әле барысы да алда, киләчәктә» дип уйлады Фәләх һәм, яшь көрәшчене ана поши алдында җиңелеп хур булудан коткару өчен, ачы итеп сызгырып җибәрде.

Күрәсең, үзе дә инде көрәшмәскә тели, тик ничек итеп туктарга икәнен генә белми, ә качып китәргә хурлана иде бугай, Фәләхнең сызгыруы булды – яшь поши, шундук сөзешүдән туктап, артына да борылып карамыйча, урман эченә кереп китте…

Ләкин Фәләхнең бу эше Гасимәгә ошамады.

– Нишләдең син, юләр! – диде ул, чын-чынлап ачуланып. – Ник куркыттың инде шуларны? Кайсы җиңгәнен карап тору нинди кызык иде бит!

– Әнә теге карты, аланда калганы җиңә башлаган иде бит!

– Һе, башлаган иде, имеш. Һәр башланган эш тә беткән эш дигән сүз түгел әле ул. Бәлки, яшьрәге болай гына, көчен саклар өчен генә бирешә башлаган булгандыр? И-их, әйтер идем инде үзеңне дә. Гомергә бер очрый торган шундый кызыкны харап иттең бит…

Ул арада җиңүче булып калган карт поши гайрәтләнеп ана поши янына барып баскан, ә тегесе, ашавыннан туктап, аңа сыенган да батырның муенын, колак артларын ипләп кенә ялый иде. Күрәсең, ул аны: «Бик арыдыңмы, акыллым? Бик кыен булмадымы? Ну, егет тә инде үзең, тәки җиңеп чыктың бит шул яшь хөрәсәнне!» – дип мактый иде бугай.

– Әллә хайваннар да үзләренчә сөйләшә алалар микән? – диде Фәләх, бу хәлгә исе китеп.

– Сөйләшә алалардырмы-юктырмы, анысын белмим. Ә менә сөешә алуларына тамчы да шигем юк: әнә ничек итеп сөеп тора бит ана поши ата пошины. Син дә минем пошием бит, әйеме?

Ул йомылып кына Фәләхнең иңенә сарылды да, кайнар куллары белән кочып алып, суырып үбәргә тотынды…

Аннары, нәрсәдер исенә төшеп, кинәт кенә читкә тайпылды да:

– Ой, онытып торам икән бит. Мин хәзер сиңа бер сюрприз эшлим. Ләкин, мин «булды» дип әйтмичә, бу якка карамый тор, яме! – дип, чемоданын алып, машинадан чыгып китте.

– Ярый. Ә мин палатка корам, – дип, Фәләх машина багажнигын ачты. Тегесе карамый тор дисә дә, Фәләх, күз кырыен гына төшереп, Гасимәнең табын әзерләп йөрүен чамалады. Туктале, ул әзерләп бетергәнче, мин палатканы корып куйыйм дип ашыкты, ләкин өлгерә алмады: ул әле палатканың казыкларын да беркетеп бетермәгән иде, Гасимә аның каршына килде дә, яшь принцесса шикелле бик җиңел һәм итагатьле реверанс ясап:

– Хөрмәтле галиҗәнап Фәләх хәзрәтләре, рәхим итегез, табын әзер! – диде.

Гасимә менә дигән табын әзерләгән: алан буендагы ышык урында агачы инде күптән киселгән юан төп өстенә бәләкәй ашъяулык җәеп, аңа биш йолдызлы коньяк, бер банка кара уылдык, бер өем туралган ит һәм бер кап «Татарстан» конфеты куйган. Туралган икмәге белән ике рюмкасы да шунда.

– Мин синең уңган хатын икәнеңне беләм, ләкин болай ук хәстәрле була алырсың дип һич тә көтмәгән идем! – диде Фәләх, гаҗәпкә калып. – Син бит азык-төлек базасында эшләмисең, каян юнәттең бу деликатесларны авыл җирендә?! Хәзер бит мондыйны шәһәрдә табу да алай бик җиңел түгел!

– Һи, җаным, син дөнья хәлләрен бөтенләй белмисең, бөтен юньле әйбер шәһәрдә генә була дип уйлыйсыңмыни? Заманнар үзгәрде бит хәзер: шәһәрдә булмаганны нәкъ авылда табарга була да инде. Җаен белеп, елмаебрак сөйләшсәң, хәзерге председательләр, моның ише гадәти әйберләрне генә түгел, күгәрчен сөте дә табып бирә. Кичәге концерттан соң берсе безнең бригадага менә дигән итеп банкет оештырды. Шунда, бераз кызып алгач: «Минем машина монда, капка төбендә генә, сеңлем. Әйдә, кырларны, су буйларын әйләнеп, саф һава сулап кайтыйкмы әллә?» – дип әгъвалап азапланды.

– Ә син ни дидең соң?

– Нәрсә дисең инде бабай кешегә? Ахмак син дип турыдан-туры әйтеп булмый бит. Бик рәхәтләнеп әйләнеп кайтыр идек, Фәлән Фәләнеч, ләкин мин иптәшләремнән аерылып йөри алмыйм шул; ирем бик көнче дип ялганлап котылдым.

– Каян килгән сиңа шулкадәр акыл?! Гениально килеп чыккан бит бу! – диде Фәләх. – Кил әле, шуның өчен бер пәп итим үзеңне! – дип, Гасимәне үбәргә тотынды.

Ә теге пошилар һаман китмәгән, ни кылана икән бу адәм балалары дигән сыман, аптырап, колакларын торгызып, аларга карап торалар иде. Ләкин карт пошига уңайсыз булып китте, ахрысы: ул, ризасызлык белдереп, башын чайкап куйды да, күкрәге белән этәрә-этәрә, ана пошины урман эченә алып кереп китте.

Нарат төбенә әзерләнеп куелган коньяк бик хәтәр ымсындырып торса да, руль тотып Казанга кайтасы булганга, Фәләхкә бүген тамчы да кабарга ярамый иде.

– Бер рюмка тотканнан гына берни дә булмас. Син бит аңа гына бирешә торган егет түгел. Син бит баһадир! – дип, Гасимә кыстап караса да, Фәләх якын да килмәде:

– Эчмәгән нәрсә түгел, ярамагач ярамый инде! Телисең икән, үзең әзрәк эч, булмаса. Ә мин бик һәйбәтләп уылдык ашыйм әле! – диде ул, ике сөйләшеп торырга урын калдырмаслык итеп.

Шуннан соң Гасимә дә артык ирексезләмәде:

– Булды, акыллым, ышандырдың. Әйе, эчүнең беркемне дә яхшылыкка алып барганы юк әле. Ә шулай да, бу хозурлыкта утырганда, мин азрак кабам әле. Син ачуланма инде, бу дөньяда тик бер генә яшибез бит. Менә шушы бүгенге көнне, елап үлсәң дә, кире кайтарып булмаячак! Сагынып сөйләргә генә калачак ул! – диде дә, озын нәфис бармаклары белән рюмканың биленнән чеметеп кенә тотып, озаклап, сөзеп-сөзеп эчеп куйды.

Фәләх аңа конфет алып каптырды. Инде сәгать унбер тулып килә, ә аларның әле ашаганы юк иде: бертын бик әйбәтләп ашап алдылар.

Аннары Гасимә:

– Булгач, пар булсын инде. Монысын синең исәнлеккә! – дип, тагын бер рюмка эчте. Һәм, күп тә үтмәде, күңеле нечкәреп, хисләнеп, Фәләхнең күзләренә текәлеп карап торды да: – Арысланым минем! Нинди чибәр син! Һәм нинди көчле! – дип, күкрәгенә сарылды.

…Алар палаткадан чыкканда, көн инде кичке якка авышкан иде. Бик хәтәр җилли башлаган һәм кояш баешы ягыннан ярты күкне иңләп кара-кучкыл-аксыл болытлар күтәрелеп килә. Яңгыр ява башлаганчы, чыгып калырга кирәк, югыйсә урманда батып ятуың да бар дип, Фәләх палатканы җыярга тотынса да, Гасимәнең ашыгыр исәбе юк иде.

– Аптырама юкка. Ул болыт килеп җиткәнче, асфальтка биш тапкыр чыгып элгәшәбез әле! Уф, үләм, тамагым кипте, аннары ашыйсы да бик килә. Әйдә, бераз утырып алыйк әле! – дип, ул Фәләхне тагын табынга чакырды. Андый чакта карышып тору килешми бит инде, тыңларга мәҗбүр булды Фәләх. Аннары аның үзенең дә бик нык тамагы кипкән, ә Гасимә, уңган хатын, бер генә стакан сыешлы нәни термос белән чәй дә алып килгән булган икән.

– Сиңа барыбер ярамый, мә, син чәй эч, ә миңа монысы да ярап торыр, – дип, термосны Фәләхкә бирде, үзенә коньяк салды һәм эчеп тә җибәрде.

Фәләх конфет каптырмакчы булган иде, Гасимә:

– Торып тор әле, чатнауны басмады бу, – дип, тагын бер рюмка эчте. Бу юлы хәмер үзенекен итте: аның моңарчы нурланып торган чиста зәңгәр күзләре тоныкланды, хәрәкәтләре салмакланды, хәтта теле дә көрмәкләнә башлады.

– Карале, йомшый башладың түгелме соң син, бала? – диде Фәләх, хафага төшеп, һәм: – Яңгырга хәтле кузгалыйк! – дип, табынны җыя башлады.

Ләкин Гасимә, баласына куркыныч янаган ана арыслан җитезлеге белән сикереп кубып, аның кулыннан тотты:

– Юк, егетем, ашыкма әле алай! Розочкаң янына кайтырга өлгерерсең. Минем янда онытканда бер генә буласың. Әйдә, утырыйк әле бер рәхәтләнеп!

– Җитеп тормас микән инде, акыллым! Болай да башыңа киткән ич синең. Кичен концертта да җырлыйсың бар бит!

Гасимә, Фәләхкә төбәлеп, әмма аны күрмичә, берәр минут чамасы нидер уйланып торды. Аннары, егылып китмәс өчен, Фәләхкә тотынды да:

– Бер-рен-че-дән, бернинди концертка да бармыйм! – диде. – Ик-кенчедән, мин г-грам да исерек түгел. Башыңа киткән, имеш! Юк әле, егетем, аның белән генә башына китми әле Гасимә апаңның! Кая, бир әле монда шешәне, карап тор әле…

Исерек хатын-кыздан да яман җан иясе бар микән җир йөзендә?! Калган коньякны шешәсе-ние белән төп башына бәреп ватасы да Гасимәнең үзен бөгәрләп машинага салып кайтып кына китәсе иде Фәләхкә. Бер үпкәләр иде дә Гасимәсе, шуның белән бетәр иде. Ә аның шуңа тәвәккәллеге җитмәде. Һәм ул Гасимәгә үз кулы белән тагын бер рюмка салып бирде. Инде тәмам әлсерәр дә йоклап китәр дип өметләнгән булды. «Хәзер, палатканы алып җәям дә, бераз ятып торырсың», – дип тә әйтеп караган иде. Ләкин тегеңә акыллы сүзне тыңлау кая ул?!

– Син мине к-кем дип беләсең, көп-пә-көндез йоклап ятарга? Юу-ук, мин тамчы да исерек түгел! Телисеңме, хәзер әнә шул калганын эч-чеп бет-терәм и чуртым да булмаячак! Телис-сеңме? – дип чат ябышты.

Хәзер инде аннан болай гына котылып булмый, калганын даулап барыбер Фәләхнең җанына тиячәк, чөнки ул үзен үзе белештерми башлаган, эчерсәң кирегә генә китәчәк иде. Ә ничек итеп булса да аны җайларга, бүтән эчмәскә ризалаштырырга кирәк. Теге кара болытлар якын ук килеп җитеп, чатырдатып яшен дә яшьнәп җибәрде.

Менә шунда, каушау-каударлану аркасында, Фәләх бик зур ялгышлык җибәрде: ни эшләвен үзе дә белештермичә, тотты да калган коньякны шешәсеннән генә эчеп куйды. Үзе шунда, эгоист дип, ник миңа калдырмадың дип, Гасимә тавыш куптармаса ярый ла, дип шикләнеп тә алган иде. Ләкин ни хикмәттер бу юлы нәкъ киресенчә булды. Гасимә аның эчкәненә мәгънәсез шаккатып карап торды да, кинәт бик нык сөенеп, тагын кочагын җәеп, Фәләхкә сарылды һәм:

– Ну вот! Монысы егетләрчә булды, ичмаса! А то, как баба, кыстатып торган идең. Вот молодец! Ым-м-м! Ым-м-м! – дип үбәргә итенә башлады.

Ләкин Фәләхтә аның кайгысы түгел: ялт-йолт яшен яшьни, дөньяны дер селкетеп күк күкри, ургылып килгән кара болытның беренче эре тамчылары чыжылдап коела ук башлады инде. Ул Гасимәне ачу белән читкә какты да тиз генә палатканы сүтеп багажникка тыкты:

– Әйдә, утыр тизрәк, югыйсә калдырам да кайтып китәм! – дип, табынны җыеп та тормыйча, машинасын кабызды.

Ул арада тагын чалтыратып яшен яшьнәде һәм орып яңгыр яварга тотынды. Гасимә, сәрхуш булса да, тетрәнеп-куркып китте һәм:

– Кайтам, акыллым, кайтам! – дип, Фәләх янына алгы урынга кереп утырды.

Исерек кешене беркайчан да шофёр белән рәттән утыртырга ярамаганын бик яхшы белә иде Фәләх. Гасимәне дә артка утыртмакчы булган иде. Ләкин йә тагын истерика күтәрер дигән фикер күңеленә килде дә ул хакта сүз кузгатып тормады. Тулы итеп газ биреп, урыннан ук выжлатып кузгалып китте.

Һәм бик вакытлы кузгалган булып чыкты: ишелеп ява башлаган яңгыр җирне ныклап чылатып өлгергәнче, олы юлга исән-имин аяк бастылар. Хәзер инде ашыкмаска да була: тәүлек буе яуса да куркыныч түгел.

Машина берәр җирдә утырып калмагае дип куркып, рульгә челәшеп ябышып, чамадан тыш киеренке хәлдә килү үзенекен иткән – Фәләхнең хәтта чәч төпләренә хәтле тирләп чыккан иде. Асфальт юлдан бераз баргач, машинасын туктатып, азрак тын алырга булды ул. Юлда килгәндә генә сизелмәгән икән, коньяк инде, чымырдап, аның бөтен тәненә таралган, күз алларын да әлҗе-мөлҗе китерә башлаган иде. Ә туктап берничә минут торгач, аңа шултикле рәхәт булып, күңеле киңәеп, дөньялар матураеп китте ки, хәтта җырлап та җибәрәсе килә башлады. Җырлый башласам, Гасимә дә кушылып китәр дә туктатып булмас дип шикләнеп һәм алда әле озын юл кайтасы барын исенә алып кына тыелып калды. Шул хәлендә, руль тотып, йөз чакрымнан артык җир кайтасы, ГАИ постларын үтәсе бар иде бит әле. Дөрес, менә шушылай, машинада утырган килеш кенә, берәр сәгать йоклап алганда зыян итмәс иде дә, ләкин тизрәк өйгә кайтырга кирәк. Башта Ленин районына машинасын илтеп, аннары трамвай белән Горкига кайтып җиткәнче, күпме вакыт үтәчәк. Шуңарчы Гасимәне концертлары булачак авылга илтеп куясы бар иде әле.

Ә Гасимә үзе, дөнья хәлләреннән бихәбәр булып, башын күкрәгенә салган да матур гына йоклап киткән иде. Аның йоклавы бик әйбәт, ләкин Фәләхнең көтеп торыр вакыты юк шул.

– Әй бала, бер генә минутка тор әле, зинһар, – диде Фәләх һәм, кулын ипләп кенә Гасимәнең иңенә куеп, аны селкетә башлады. Гасимә уяу йокылы икән – шундук сискәнеп уянды.

– Ник туктадык? Әллә машина ватылдымы?

Әллә биш-ун минут йоклап алуның файдасы тигән, әллә ишеп явып торган яңгырның шифасы идеме, Гасимә хәйран гына айнып киткән кебек иде.

– Бүген концертыгыз буласы авылны беләсеңме, бала? Кая илтим хәзер сине?

– Ничек кая? – диде Гасимә. Көн әллә ни салкынаймаган булса да, нигәдер туңып-калтыранып куйды. – Казанга кайтабыз, әлбәттә!

– Бригадагызны ташлапмы?

– Әйттем ич сиңа: биш кенә концерт бирдек дип. Безнекеләр күптән Казандадыр инде. Сәгать унбердә кузгалабыз дип калганнар иде. Әй шофёр, әйдә, Казанга, атыңны ку, на-на-на! Ә мин, Фәләх галиҗәнаплары, сезнең рөхсәт белән әвен базарына бара торам, ярыймы?

– Ярый гына түгел, кирәк тә ул, бала. Ирең янына кайтканда, аек булырга тиеш син!

– Курыкма, хәзер дә исерек түгел мин. Һәрхәлдә, ул миннән аеграк булыр дип уйламыйм!

– Алайса, кузгалдык!

– Әйдә! Никадәр тизрәк кайтсаң, шулхәтле яхшырак булачак!

– Ләкин бер шарт белән: юлда мине сөйләштермисең, кыбырсынып, миңа комачауламыйсың. Булдымы?

– Бик хаҗәтең бар иде. Менә карап тор: читкә үк борылып утырам да, Казанга кайтып җиткәнче, сүз әйтү түгел, күтәрелеп тә карамыйм син гөрбиянгә!

Һәм ул, чыннан да, Фәләхкә бүтән сүз катмады. Уяулы-йокылы хәлдә үзе өчен генә нидер сөйләнеп һәм үзалдына гына җырлаштыргалап бара башлады. Асфальтта урман юлындагы шикелле сикертми-селкетми, машина, бер көйгә йомшак кына тирбәлеп, әйбәт кенә җилдерә иде. Яңгыр инде узган. Ләкин шулхәтле күп яуган, юлның иңкү урыннарында һәм як-якларында күлләвекләр җыелып тора. Дөнья сафланып, чистарынып калган. Яңгыр хәтта инде батып бара торган кояшны да юып киткәндер шикелле: аның нурлары хәзер аеруча чиста, үткен, күзне гадәттәгегә караганда да ныграк чагылдыра иде. Ләкин юл иркен, каршы килүче машиналар сирәк-мирәк кенә очраштыргалый, шуңа күрә, һич хәвефләнмичә, сиксән-туксан километр тизлек белән бара Фәләх. Алар инде Дербышкига якынлашып киләләр, күп куйганда да тагын утыз-кырык минуттан Казанда булачаклар иде. Ә аннары ул Гасимәне Компрессорныйда трамвай тукталышында төшереп калдырачак та (шәһәр буйлап барганда, танышлары күреп калуы бар), машинасын тиз генә гаражга илтеп, хатыны белән сөекле кызы янына кайтачак. Балык булмады инде булуын. Ләкин гомер эчендә бер балыксыз кайту гына әллә ни зур гөнаһ саналмас. Әнә бүтән хатыннарның ирләре биш баруның дүртесендә буш кул белән кайталар бит әле. Шулай булгач… Аннары балыксыз кайтуның сәбәбен Розаның үзенә аударып калдырырга да була. Син кичтән җибәрмәдең, ә иртән турсаеп калдың. Төш җиткәндә чыгып киткән кешегә балык эләгәмени дип, үзен гаепли башласаң, бер дә алай әллә кая сикерә алмас… Юк, ни генә әйтсәң дә, әйбәт үтте бүген аның көне. Соңгы айларда рульгә утырганы булмаса да, машинаны бер дә кешедән ким йөртми икән әле…

Кыскасы, Фәләх үзенең бүгенге сәяхәтеннән канәгать, ә күңеле тулы шундый хозурлык, шундый рәхәтлек – аның кайдадыр еракларда буласы, күкләргә ашасы һәм туйганчы бер дөнья гизеп йөрисе килә иде.

Ләкин бу мөмкин түгел, ә ташыган хисләрне ничек тә бушатырга кирәк иде. Һәм ул чара табылды: Фәләх, үзе дә сизмәстән, ишетелер-ишетелмәс кенә мыгырданып җырлап бара башлады:

 
Бакчага ямь керә,
Хуш исләр бөркелә,
Сиреньнәр чәчәккә бөреләнсә.
Син сөйгән сиреньнәр,
Син күргән сиреньнәр —
Күңелгә иң якын бернәрсә.
Җырларың тыңласам,
Син барны уйласам…
 

Әнә шулай онытылып, искиткеч ләззәт кичереп җырлап барган чакта, Фәләх тизлекне киметә төшкән булса кирәк: ул аны-моны абайлаганчы, үкереп, бөтен җирне дер селкетеп, аның машинасын бетон плитәләр төягән КамАЗ узып китте. КамАЗ тавышына Гасимә дә күзләрен ачты һәм, эшнең нәрсәдә икәнен абайлап алгач:

– Син нәрсә, егет? Җиңел машиналарны гына түгел, унбиш тонна төягән йөк машиналарын да уздыра башладыңмыни? Болай булса, тиздән безне җәяүлеләр узып китәр! – диде.

Дөресен генә әйткәндә, Фәләх үзе дә шулайрак уйлап, гарьләнеп бара иде, инде Гасимә дә төрттереп куйгач, тәмам ачуы чыкты: ул, газны ахырына кадәр басып, инде шактый ераклашырга өлгергән КамАЗны куа башлады. КамАЗ шофёры да Фәләх шикелле мин-минлекне ярата иде булса кирәк, ул да бар көченә куарга тотынды. Бу хәл Фәләхнең көнчелеген тагын да арттырып җибәрде. Ут өстенә ялкын өстәп дигәндәй, Гасимә дә, үзе чыгып чабарга җитешеп:

– Ну, ну! Йә инде, йә! И була, була хәзер! – дип, кодрәт биреп бара.

Шулай бер-ике чакрым куышкач, Фәләх үзенекен итте – тәки узды КамАЗны. Ә Гасимә, куанычыннан ни эшләгәнен үзе дә белештермичә, Фәләхне үбәргә сузылды һәм шулчакта гәүдәсе белән тәрәзәне каплады. Ә алда аларга каршы мотоцикл килә иде. Шуның белән бәрелешмәгәек дип коты алынып, Фәләх, Гасимәне иңбашы белән селтәп җибәреп, тормозга басты һәм машинасын уңга борды. Ләкин инде соң иде: мотоциклчы, машинаның арткы канатына бәрелеп, юлның бер ягына очып китте, Фәләх машинасы юлның икенче ягындагы телефон баганасына барып бәрелде…


Аңына килеп, күзләрен ачып җибәргәндә, ул ялгызы гына зур бүлмәдә ята иде. «Бу нинди бүлмә икән, ник түшәмнәре шундый биек, нигә тып-тын, ник беркем дә юк монда, әллә соң өнем түгел, төшемме бу?..» дип, ул беркавым аптырап торды. Аннары торып утырмакчы булган иде, сул аягы шундый нык чатнап авыртып куйды, ул хәтта чыдый алмыйча кычкырып җибәрде. Нишләде икән соң бу аяк дип яхшылабрак караган иде, һушсыз кала язды: аның аягын әллә нинди тимерләр белән кыршаулап, әллә нинди баулар белән бәйләп, ул бауларга гер сыман зур-зур тимерләр асып, тарттырып, караватка бәйләп куйганнар иде…

Тик шуннан соң гына ул чын-чынлап өненә килде һәм юлда һәлакәткә очрауларын, аннары үзләрен больницага китергәннәрен хәтерләде. Үзен операциягә әзерли башлауларын, врачка аякны кисә күрмәгез инде диюен, хәтта врачның «наркоз бирегез» дигәнен, «бер… ике…» дип саный башлаганын да азрак хәтерли иде ул. Ләкин шуннан соң ни булганын хәтерләми иде. «Димәк, аякны калдырганнар!» – дип сөенеп куйды. Аннары Гасимәне исенә төшерде: «Больницага китергәндә: «Уф, үләм, башым! Алла, кулым!» – дип бик каты сыкрап-сыкрап килгән иде, аның хәле ничек икән? Берәр җире гарипләнеп калмаса гына ярый инде. Аңа бит сәхнәгә халык алдына чыгарга кирәк…» Аннары үзен орышырга тотынды: «Миннән дә ахмак кеше бармы икән бу дөньяда? Ни шайтаныма шул Гасимә артыннан әллә кайларга бардым! Күрмәгән нәрсәм идемени?..»

Аягы авыртканга кычкырып җибәргәнне ишетеп булса кирәк, тавышсыз-тынсыз гына атлап, палатага өлкән яшьтәге сестра килеп керде:

– Уяндыңмы, энем? – диде ул, сабыр гына сөенеп, һәм Фәләхнең пульсын санап карады. Аннары, аналарча йомшак итеп, маңгаеннан сыйпады да:

– Хәлең ничек, наным? – диде.

– Тик кенә ятканда зыянлы түгел, апа, кузгала башлагач, аяк бик каты авырта. Аннары баш бик шаулый.

– Алары гына булыр инде, энем. Анысына түзәрсең.

– Түзәм, апа, түзәм. Бу кайсы больница соң?

– Уникенче.

– Миңа операция ясаганда, сез бар идегезме, апа?

– Әйе, дежур идем.

– Минем аяк адәм рәтле була алырмы икән, апа?

– Борчылма, энем, төзәлер. Бәхетең бар икән, сиңа операцияне Марсил Хатипович үзе ясады. Казанның иң атаклы травматологы ул.

– Минем белән тагын бер хатынны да китергәннәр иде. Белмисезме, аның хәле ничек икән, апа?

– Теге әртискәне әйтәсеңме?

– Әйе.

– Аныкы зыянлы түгелие. Машина тәрәзәсенең ватыклары тиеп, ике җирдән баш тиресе суелган да, кул башы таеп чыкканые. Шуны урынына утырттылар һәм башын бәйләделәр дә кайтарып җибәрделәр үзен. Җиңел яралыларны салып тормыйлар монда. Авырларга да урын җиткереп булмый.

– Миңа биредә озак ятарга туры килер микән, апа?

– Бер дә әйтә алмыйм шул, наным. Төрле кешенең ярасы төрлечәрәк төзәлә. Бар, ярасы зур булып та, тиз терелеп чыгып китүчеләр. Бар, карап торырга әллә ни ярасы булмаса да, яртышар җыл җатканнары… Бер дә курыкма, наным, терел генә, аякка бассаң, бер көн дә тотмаслар. Исән калганыңа шөкер итеп, тыныч кына ят. Аяк кына ничава, төзәлер. Рабучи кеше түгел икәнсең, күтәреп йөреп эшлисе түгел. Синең ише начальник кешене санаторга да, башкасына да җибәрерләр. Бездә хәлләре синекеннән яманраклар да күп, наным. Әнә сезнең машинага бәрелгән җегетнең язмышы кыл өстендә генә…

Фәләхнең йөрәге жу итеп, күз аллары караңгыланып китте: «Йа Рабби! Ул да һәлакәткә эләкте бит безнең белән! Аның өчен дә мине гаепләмәсләр микән, Ходаем!»

– Шулай ук бик каты яраланганмыни, апа?

– Каты, наным, бик каты: карарга да куркыныч хәтта.

– Операция ясадылармы әле аңа?

– Ясавын ясадылар да бит, каны бик күп аккан. Аннары башы бик эштән чыккан. Һаман аңына килә алганы юк әле.

«Беттем бит мин, болай булгач! – дигән уй телеп үтте Фәләх миен. – Үлә калса, төрмә бит миңа!..»

Аның башы бик хәтәр әйләнә башлады, һәм ул гаҗизләнеп күзен йомды.

Сестра моны Фәләх арыганнан шулай итте дип уйлады булса кирәк:

– Ярар, энем, тыныч кына йокла, ял ит! – дип, тагын бер тапкыр Фәләхнең башыннан сыйпап, кергәндәге шикелле үк йомшак кына басып чыгып китте.

Ләкин Фәләхтә йокы кайгысы түгел иде хәзер: сестра палатада вакытта сорарга исенә дә килмәгән иде, ул чыгып китү белән үлеп су эчәсе килә башлады. Ул хатыны Розаны күз алдына китерде.

Әйе, Розасы берни дә белми иде бит әле бу хәлләр турында. Ике күзен дүрт итеп, ул инде кичәдән бирле көтеп тора торгандыр. Аннан да бигрәк кызы Розалия тынгысызланадыр. Фәләх чыгып киткәндә, озак торма, әтием, яме, дип калган иде бит сабый. Фәләх үзе дә, кичкә кайтам, дип китте. Шимбә көн иртән чыгып киткән иде ул. Ә хәзер инде якшәмбенең төш вакыты якынлашып килә. Сестрагамы, врачкамы телефон номерын әйтеп, шалтыраттырып куйсаң ярар иде дә, ләкин… шушы гарип хәлдә күренүеңнән күренми торуың хәерлерәк түгелме икән.

Күрәсең, операция вакытында биргән наркозның тәэсире чыгып бетмәгән, шуның өстенә тагын авыруы да үзенекен итте булса кирәк, шулай уйланып ята торгач, Фәләх йоклап китте.


Төшендә ул кызы Розалияне күрде. Ә үзе төрмәдә утыра, имеш. Зур җинаятьче буларак, аны аерым камерада тоталар икән. Ә Розалия аның хәлен белергә килгән. Ул инде зур, әнисе хәтле булган. Нигәдер Фәләх янына килми, ишек төбендә генә басып тора. Ике күзе дә мөлдерәмә яшь. Их, әти, әти, менә син кая килеп эләккәнсең икән бит. Нигә шулай башсызланып әллә кайларга барып йөрдең? Ник эчтең соң син ул көнне? Эчмәсәң, һәлакәткә эләкмәс идең. Төрмәгә дә утыртмаслар иде, ди… Монда берүзең генә ятулары бик куркынычтыр, әйдә, өйгә кайтыйк, әти, ди. Өйгә кайтсаң, мин сиңа җырлап та күрсәтермен, балалар бакчасында безгә яңа җыр өйрәттеләр, ди. Әни дә бик сагына, бик көтә, ди. Син кайтсаң, мин манный боткасын да күбрәк ашармын, сөтне дә күбрәк эчәрмен, элекке шикелле киреләнеп тормам, хәзер мин зур, акыллы инде, ди. Син кайтсаң, үзеңә генә күңелсез булмасын өчен, мин бакчага бармам, өйдә синең яныңда гына уйнармын. Телевизорны син ята торган бүлмәгә куярбыз да бергәләп мультфильмнар карарбыз. Син миңа әкиятләр сөйләрсең, китаплар укырсың, ди. Син бар чакта әни миңа әкиятләр сөйли, китаплар укый торган иде. Хәзер сөйләми, әллә нигә гел ачулы йөри, китаплар да укымый башлады, ди. Син кайтсаң, ул да шатланыр, мине элеккечә ярата башлар иде, ди. Венераның да, Асиянең дә, бүтән балаларның да әтиләре көн дә өйләренә кайта, ә син инде кайчаннан бирле юк та юк. Кайтсаң, зоопаркка барып, узган елгы шикелле филләрне, арысланнарны, маймылларны карап йөрер идек. Анда бер кечкенә маймыл баласы бар иде, шуны күрәсем килә: әнкәсе хәтле булды микән әле? Маймыллар кешеләргә караганда тизрәк үсә дип, үзең әйткән идең бит, ди… Үзе шул арада, менә тыңлап тор әле дип, Фәләх моңарчы бер дә ишеткәне булмаган бик моңлы яңа көйгә җырлап та ала. Әнидән оттым. Әнием үзе уйлап чыгарды аны, шуңа күрә бездән башка беркем дә белми әле, ди. Әни белән икегез миңа иптәшкә бер кечкенә малай алып кайтырга вәгъдә иткән идегез, син булмагач, әни аны да алмый. Үземә генә бирмиләр, ди. Ә әтиең, белмим, кайда йөри торгандыр, ди. Күрсәң әйт үзенә, бәлки, ул анда миннән куркып, мин ачуланыр дип кайтмыйдыр, курыкмасын, мин аңа бер сүз дә әйтмәм, тик кайтсын гына, ди… Әйт әле, әткәем, кайтам, диген! Йә инде, әйт…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации