Текст книги "Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде"
Автор книги: Вакиф Нуруллин
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 11 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]
– Алай уенга кайтарып калдырма әле, Роза. Мин сиңа кешенең үз гомерендә бер генә әйтелергә тиешле бик җитди, бик җаваплы сүзне әйттем бит. Һәм аңа шундый ук җитди җавап көтәм.
– Нәрсә дим икән инде сиңа? Әгәр инде сүземә генә ышанмыйсың, гарантияләп куярга телисең икән, ну что ж, мин риза синең тәкъдимеңә!
Тигез асфальт юлдан Шаһгали авылы тирәсенә җитеп килә торган машина кинәт сызгырттырып тормоз салды да юл читенә чыгып туктап калды.
– Розам! Розакаем! Нинди генә рәхмәтләр әйтим сиңа моның өчен! – дип, Фәләх кызны кысып кочаклап алды һәм, куанычыннан ни эшләргә дә белмичә, беркавым исе китеп аның күзләренә карап торды. Аннары, озаклап, бу юлы инде үзенеке итеп, иреннәреннән үпте дә:
– Вәгъдә – иман, Роза! – диде. – Хәзер Казанга барабыз да бүген үк загска гариза бирәбез, яме?!
– Ләкин ике шарт белән. Ризамы шуңа?
– Бишкуллап, Роза!
– Алайса, тыңла: беренчесе – гариза бирәбез, язылышырбыз да. Ләкин син укуыңны тәмамлап кайтканчы, кыз белән егет булып яшибез. Икенче шартым шул: безнең язылышканны шуңарчы синең әти-әниләрең дә, минем әни дә белергә тиеш түгел!
– И Аллам! Нәрсә була соң инде бу? Язылышкач, нигә аны кешедән яшереп йөрергә кирәк ди?
– Сәбәбе бик гади аның, Фәләх: әгәр шулай эшләмәсәк, минем турыда әллә ниләр уйлап ятачаксың син үзеңнең Мәскәвеңдә.
– Дөньяда мондый хәлнең булганы бармы икән соң?
– Бәлки, юктыр да. Ләкин болай гына ышанмыйсың, гарантия сорыйсың ич. Аннары сине генә түгел, үз-үземне гарантияләп тору да булыр ул. Югыйсә мин дә җанлы кеше бит. Берәр тасма телле егет очрап, башымны әйләндереп куйса…
– Һы-ы, акыллы сөйлисең бугай син, кызый!.. Алайса, хәзер туп-туры загска!
– Минем шартларга риза булсаң – әйе.
– Егет сүзе бер булыр, бәгърем!..
Ләкин Фәләх биргән вәгъдәсендә тормады.
Шул көнне загска гариза калдырып киткәннән соң бер ай үтүгә, Мәскәүдән кайтып язылышкач, ул Розаны татар ашлары йортына ресторанга алып керде. Аларның өйләнешүен үзләреннән башка беркем дә белмәскә тиеш дип сөйләшсәләр дә, серне ике арада гына калдырып булмады. Өйләнешүчеләр загста язылышканда, аларны белә торган ике кеше шаһит булырга тиеш икән. Фәләхнең Казанда сер саклардай танышлары юк иде. Шуңа күрә, шаһит итеп, Роза үз группасыннан ике иптәш кызын алып килде. Ресторанга да бергә керделәр. Телләренә салынып, безгә комачаулап, мәҗлес ахырынача утырмаслар микән дип шикләнгән иде ул. Ләкин шаһит кызлар бик акыллы һәм сизгер булып чыкты: Роза белән Фәләхкә бәхет теләп, шампанскийдан авыз иттеләр һәм азрак ашаштырдылар да, лекциягә барасыбыз бар, сез безгә карамагыз, бүген гомергә бер килә торган кадерле һәм бәхетле көнегез, рәхәтләнеп утырыгыз дип чыгып киттеләр.
Ресторанда кеше күп түгел, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырлык иде. Икесенең дә ашыгасы җирләре юк. Аннары, октябрь ае гына булса да, урамда суык, яңгырлап тора, ә ресторанда әйбәт, җылы иде. Шулай озаклап утыруының тагын бер сәбәбе бар: Фәләхкә Розаны ничек булса да көйләргә кирәк иде: чөнки ул шул көнне Розаны формаль яктан гына түгел, гомумән үзенеке итеп китәргә тели, Мәскәүдән үк шул максатны күздә тотып кайткан иде. Вокзалдан туп-туры «Волга» кунакханәсенә кереп, номер алып куйган һәм Розаны шунда алып кайтырга планлаштырган иде. Ләкин Роза анда болай гына бармаячак…
Һәм ул өч-дүрт сәгать утырса утырды ресторанда, ләкин үз дигәненә иреште.
Роза башта, юк, юк, Фәләх, кирәкми, авызыма да алганым юк минем андый каты нәрсәне дип, «Наполеон» коньягын (Фәләх Мәскәүдән алып кайткан күчтәнәчне) якын да китермичә, миңа монысы да җитеп ашкан дип, аз-маз шампанский гына капкалап утырса да, Фәләх бик кыстагач, «күчтәнәч» не дә бер рюмка авыз итте. Һәм… моңарчы тын гына, моңсурак кына булып, Фәләх сөйләгәнне тыңлап кына утырган Роза шактый үзгәрде: кыюланды, юк кына сүздән дә кызык табып, кычкырып көлә башлады. Матур гына булып бит алмалары да кызарып китте…
Аннары алар гостиницага бергә кайттылар. Ә анда Фәләх иртән үк Мәскәүдән алып кайткан конфет-шоколадларны, бүтән затлы ризыкларны әзерләп куеп киткән иде. Кайтып кереп, өстәл өстенә капланган газетаны ачып җибәргәч, андагы лимон-мандариннарны, хөрмә-виноградларны, кавын һәм карбызны күреп, Розаның күзләре шар булды. Анда да алар байтак сыйландылар, һәм… ул көнне гостиницада ничек кунып калганын Роза сизмәде дә, бичара…
– Их, Фәләх, Фәләх! Болай дип сөйләшкән идекмени без?! Мин бит сиңа ышанган идем. Тормышыбызны шушылай итеп алдашудан башлап җибәрдекмени инде?.. Хәерле булып бетәр микән моның ахыры, – дип, үкси-үкси елады иртән Роза. Аннары әйтте: – Менә нәрсә, егет, безнең арада берни дә булмаган дип исәплә, яме! Һәм безнең теге көнне Казанга килешли юлда сөйләшкән сүзебез тулысынча көчендә кала – син укуыңны бетереп кайтканчы, безнең өйләнешкәнне әти-әниләр белми, һәм без синең белән егет белән кыз шикелле йөрибез!
Роза сүзендә торды: Фәләх институтын тәмамлап кайтканчы, алар, чыннан да, кыз белән егет шикелле генә йөрделәр.
Әнә шулай, әле чынлап торып яши башлаганчы ук, шундый зур уңайсызлык килеп чыккан иде алар арасында. Яхшылабрак уйлаганда, кичәге һәлакәтнең башы да Фәләхнең әнә шул чактагы вәгъдәсезлегеннән башланды түгел микән әле?..
Әллә Мәскәүдә укый башлаган елның беренче аенда, Фәләх үз группадашларын казылык белән шаккатырган кичәдән башланды микән?
Шуннанмы, юкмы, ләкин ул кичә Фәләх тормышында бик зур үзгәрешкә сәбәп булган иде. Бөтен хикмәт әлеге гап-гади казылыктан башланды.
Казылыкны кече-кечкенәдән яратты Фәләх. Башка яктан әллә ни мактарлыгы булмаса да, аш-су пешерү һәм бигрәк тә казылык кою мәсьәләсендә аның әнисе шикелле оста үз авылларында гына түгел, бөтен Татарстанда юктыр! Фәләхләр колхозы начар хуҗалыклардан түгел. Игенчелек ягыннан булсын, терлекчелек өлкәсендә булсын, дәүләт заданиесен, алган йөкләмәсен ел саен арттырып үтәп килә. Унбиш урынлы кунак йортлары бар. (Урак өстендә һәм бәрәңге алган чакта, шәһәрдән шефлар килгәч, анда хәтта утызар карават куялар.) Шуның янында гына – менә дигән ашханәләре. Анда ике пешекче даими эшләп тора. Ләкин колхозга район һәм республика масштабындагы зуррак кунаклар килгәндә, аларны кунакханәгә түгел, Фәләхләргә фатир төшерәләр. Чөнки авылда токмачны иң вак тураучы, тавыкны иң әйбәт итеп тутыра белүче кеше – Фәләхнең әнисе Нәгыймә. Ә казылык кою мәсьәләсендә әйтеп тә торасы юк инде! Бервакыт хәтта Мәскәүнең үзеннән килгән министрга хәтле Фәләх әнисе ат итеннән койган казылыкны шундый яраткан, шундый ошаткан, кайткач бүтән министрларга да ашатам әле мин моны дип, зур бер коем казылыкны алып та киткән иде. Ә бит ул министр дөньяның кайсы гына илендә булмаган да, нинди генә тәмле ризыклар ашап карамагандыр дисең? Шулай да Фәләхнең әнисе койган казылыкка һушы киткән әнә…
Фәләх институтта укый башлагач, группадашлары арасында аның дәрәҗәсе күтәрелеп китүгә дә әлеге шул казылык сәбәп булды. Югыйсә ул алай әллә ни кыю малай түгел. Әтисе шикеллерәк. Таныш булмаган кешеләр янында аеруча каушап-югалып кала: әйтер сүз, торыр җир таба алмый интегә, ничек итсә дә бүтәннәргә ошамас, ялгыш булыр да соңыннан үзеннән көлеп йөрерләр шикелле тоела. Коллективка бер ияләшеп киткәч, дөрес, кыюлана ул кыюлануын. Руслар әйтмешли, компаниянең «җаны» на әйләнә. Ләкин монысы аның соңыннан – компаниядәге кешеләр Фәләхнең, Фәләх аларның кем икәнен белгәннән соң була…
Ә менә институтта укуының беренче көннәреннән үк әлеге шул казылык аркасында группадашлары арасында бик тә тиз үз кеше, якын кеше булып китте Фәләх.
Башта ике ел армиядә хезмәт итеп, аннары өч ел рәттән сынау биреп карап та конкурстан үтә алмыйча йөргәннән соң, ниһаять, максатына ирешкән Мәскәү егете – группа старостасы – тәкъдиме белән беренче уку көнен билгеләп үтәргә булганнар иде. Борын башыннан өчәр сум салып, шау-шусыз гына, алдан әзерләнеп тормыйча, бер мәҗлес шикелле нәрсә оештырдылар. Үзе өчен артык мәшәкать булырын белеп торса да, группадашлары сездә җыйналыйк дигәч, каршы килергә арусынмады Фәләх. Аннары алар бүлмәсе коридорның аргы башында, тынычрак җирдә һәм башкаларныкыннан зуррак та иде. Закускага да коры-сары гына, эчемлеген дә сухули-мухули гына алып, җиңелчә генә утырышып алырга дип башласалар да, мәҗлес зурга китте. Бер башлагач, «коры» шәраб белән генә калынмады. Группаларындагы украин егете, минем Киевтан ук алып килгән әйберем бар иде дип, шешәсенә кузаклы борыч салып ясалган горилка алып керде. Аның горилкасы, чыннан да, «утлы» булып чыкты: студентларның болай да ташып торган хисләрен бик хәтәр кайнарлатып җибәрде. Җыр һәм биюләр китте. Аннары, мәҗлес тәмам кызып җиткәч, үзбәк егетенең дә туган көненә дип саклап торган бер «Үзбәкстан» ы өстәлгә килеп утырды. Ул нәрсә студентларның күңелен тагын да ныграк җилкендерә башлады. Ә өстәлдәге шешәләр бушап калып, инде таралышалар дип кенә торганда, ояла-ояла гына ишек шакып, кат-кат гафу үтенеп:
– Тыңлап яттым-яттым да сезне, һич тә түзәр чамам калмады: шундый матур итеп күңел ачасыз, дуслар! Рөхсәт итсәгез, ун гына минут яныгызда утырып чыгар идем, – дип, бер шешә коньяк тоткан кара мыеклы Кавказ егете килеп керде.
Болай да ташлары тәмам кызып, кем туры килсә шуның белән бии башлаган группа кызлары, теге чибәр егет килеп кергәч, башта һушлары китеп телсез тордылар. Аннары, «браво!», «браво!» дип кычкырышып, дәррәү кубып, Кара мыекны табынга кыстарга тотындылар. Алар өчен бу минутта группа егетләре бөтенләй юк, бу минутта алар тик Кара мыек белән генә мәшгуль, тик шул егет кенә алар өчен Алла да, мулла да иде.
– Ничек бу кадәр вакытлы килеп кердегез сез?
– Безнең кавалерлар тәмам йоклый башлаганнар иде!
– Ни эчәргә әйберләре юк, ни танцыга чакырмыйлар! – диешеп, тегеңә куштанлана-куштанлана, шешәсенең бөкесен ачтылар. Кайсының кулына нәрсә эләксә, шуңа коньяк салынды. Кара мыек белән чәкештереп, аның исәнлеге өчен тост күтәрделәр.
Фәләх шунда бернәрсәгә игътибар итте: моңарчы кәнфитләнеп, рюмкаларына ирен очларын гына тидереп утырган кызлар да бу юлы бернинди кыстатусыз эчеп бетереп куйдылар. Тик шуннан соң гына исләренә килеп, коньяк ачысын басар өчен, берәр нәрсә капмакчы булып өстәл янына бармакчылар иде, өстәл өсте шып-шыр икәнен күреп аптырап калдылар. Аннары барысы да берьюлы диярлек кычкырып көлеп җибәрде. Бу көлүнең сәбәбен аңламыйча, миннән көләләр, ахрысы, дип шикләнеп, Кара мыек башта каушап калды. Ә эшнең асылын аңлап алгач исә, секунд эчендә яктырып китеп:
– Один минута! – диде дә ашыгып бүлмәдән чыгып китте.
Аның «один минута» сы унбишкә сузылды, һәм ул, сөмсере бик коелып, буш кул белән әйләнеп керде.
– Хулиганнар! – диде ул, кемнәрнедер ачуланып. – Тапканнар уен. Өйдән алып килгән киптергән сарык итем бар иде. Кичә үзем сыйлаганда ашамадылар. Ә бүген мин юкта бүлмәдәш малайлар бөтенесен ялмап бетергән!
Ә бит, дөресен генә әйткәндә, кызларның өмете зурдан иде ул егеткә. Тиктомалга шешәсе белән коньяк тотып кергән кешенең берәр төрле ару гына закускасы да бардыр әле дип өметләнгән иде алар. Кара мыек буш кул белән әйләнеп кергәч, кызларның кайсы бөтенләй һушы киткән атлы булып, лып итеп урындыкка утырды, ә кайсылары:
– Неужели, закускага бер телем кара икмәк тә таба алмаслык ук дәрәҗәдә булдыксыз инде безнең егетләр!
– Тайга уртасында түгел бит без! Уңган егетләр анда да безнең ише кызларга берәр нәрсә табып бирерләр иде! – дип шаулаша башладылар.
Сәгать инде унике тулып килә иде. Ә иртәгесен бәйрәм түгел, иртәнге тугызга лекциягә барасы иде. Фәләх шул турыда әйтеп тә караган иде үзләренә. Ләкин аның сүзен ишетергә дә теләмәделәр.
– Юк әле, юк! Нинди кайту әле ул!
– Без бит инде балалар түгел, самостоятельный шәхесләр!
– Давай, син, Фәләх, хуҗа кеше, җир астыннан булса да закускага берәр нәрсә тап та утырыйк әле бер рәхәтләнеп! – дип ду куптылар.
Менә шулчакта Фәләхнең әнисе биреп җибәргән теге ат казылыгы ярап куйды да инде!
Фәләхнең әтисе дә, әнисе дә – алдан күреп эш итә торган бик тә хәстәрле кешеләр. Бигрәк тә әнисе шундый. Тормышта нинди генә көтелмәгән хәл килеп чыкмасын, беркайчан да югалып калмый, шундук берәр җаен табып ала. Чөнки ул бүгенге көн белән генә, бүгенгә булса – шул җиткән дип кенә яшәми. Артсын, үрчесен дип, берне ике итәргә тырыша. Фәләхләрнең кара-каршы салынган ике өйләре бар икән, алар – әниләренең тырышлыгы нәтиҗәсе. Әтисенең өченче группа Ватан сугышы инвалиды кенәгәсен тотып, башта райбашкармага, аннары кирпеч заводына, урманчылыкка йөреп, төзү материалларын ул юллап кайтартты. Тирә-як авыллардагы балта осталарын һәм ташчыларны чакыртып, өйләрне ул төзетте.
Фәләхнең укырга Мәскәүгә китүен дә ул хуплаган иде. Югыйсә әтисе Фәләхнең анда барып укырга кереренә бик үк ышанмады һәм, гомумән, аны алай еракка җибәрергә ниятләми иде. Затлы ризыкны уптым илаһи гына ашап бетермичә, саклап тотарга да әнисе өйрәтте аны. Фәләхнең Мәскәүдә яши башлаганына инде айдан артты. Аның урынында бүтән берәү булган булса, комсызланып, теге казылыкны инде күптән ашап бетергән булыр иде. Мәскәү дигәч тә, Мәскәүдә күгәрчен сөте дә табарга була дигәч тә, анда да бөтенесен әзерләп, сине көтеп кенә тормыйлар, абзыкаем! Кибетләрдә чират. Чөнки килеп-китеп йөрүчеләр күп. Һәм һәркайсына нидер кирәк. Бәлки, аларның үз авылларындагы һәм шәһәрләрендәге кибетләрдә дә кирәкле әйберләр тулып ятадыр. Ләкин, юк, аларга нәкъ менә Мәскәү кибетеннән алып кайтырга булсын! Шуңа алар барысы да ашыга, абына-сөртенә бер кибеттән икенчесенә чаба. Менә шуннан – урам тулы халык. Мәскәүдә тагын бернәрсәгә игътибар итте Фәләх: метрода китап укыйлар, троллейбуста укыйлар, ә менә кибетләрдә яртышар сәгать чират торучылар арасында китап укып торучылар бөтенләй диярлек күренми. Чөнки аларның берсе дә Мәскәүнекеләр түгел. Мәскәүгә йә командировкага, йә турист булып, яки туган-тумачаларына кунакка килгән, йә узып барышлый туктаган кешеләр икән. Ә мәскәүлеләр үзләре, дәрәҗә төшереп, чират тормый. Аласы әйберләрен йә иртән, килгән кешеләр әле кибетләргә чыгып өлгергәнче, йә кичен, килгән кешеләр инде арып-талып кунакханәләренә, фатирларына кайтып киткәч алалар. Акыллыраклары исә кибеткә чыгып та тормый, кирәк әйберләрен, телефоннан заказ биреп, өйләренә генә китертәләр.
Башкалада инде айдан артык яшәп, Фәләхкә дә азмы чабарга туры килде? Студент булуы тәгаенләнгәч, яңа өс-баш алу артыннан байтак йөрде. Чөнки киеп килгән киемнәре аның авыл малае икәнен белдереп әллә кайдан кычкырып тора, ә Фәләхнең авыл мокыты булып күренәсе килми. Теләген гамәлгә ашырырга мөмкинлеге дә бар: әнисе аңа, укырга керсәң, теләгән киемнәреңне алырсың дип, мең тәңкә акча биреп җибәрде…
Кыскасы, кая монда ниндидер колбасаларга, сырларга чират торырга вакыт калсын ди? Әнә шундый чакларда Фәләхкә чемоданындагы казылык бик ярап куясы иде, әлбәттә. Ләкин ул әнисенең, «ел тотсаң да бозыла торган әйбер түгел, улым, иң кирәкле кешеләрең килгән чакларда куярга саклап кына тот» дигән сүзләре исенә төшеп тыелып кала килде. Әнисенең сүзен тыңлап бик яхшы иткән ул! Чөнки менә хәзер, аның белән бергә биш ел укыйсы егерме дүрт группадашы алдында, шуның өстенә тегеләр бер кабым закускага тилмереп торганда, әлеге казылыкны чыгарсаң да була иде!
Шуңа күрә ул, бик зур ачыш ясаган һәм шуны игълан итәргә җыенган бер тантаналы кыяфәт белән, әле һаман Кара мыек тирәсендә кайнашкан кызларны аралап урталарына килеп керде дә:
– Игътибар, иптәшләр! Бер генә минутка игътибар сорыйм, – диде.
Бик нык шаулашкан булсалар да, бүлмә хуҗасы сүз сорагач тынып калдылар:
– Тыңлыйбыз сезне, галиҗәнап Фәләх!
– Мин сезне хәзер хәтта Парижның иң затлы рестораннарында да булмаган бернәрсә белән сыйлаячакмын. Ләкин башта сез минем бер шартымны үтәргә тиешсез!
– Әйт кенә, безнең кадерле Фәләхебез, синең өчен без барысына да әзер! – дип чыркылдашты кызлар.
– Ике генә минутка бүлмәдән чыгып торуыгызны үтенәм! – диде ул һәм, кайберләренең, бу безне алдап чыгарып җибәрергә җыенмый микән дип, шиккә калуын күреп: – Моны никадәр оешканрак төстә эшләсәгез, мин вәгъдәмне шулкадәр тизрәк үтәячәкмен! – дип өстәде.
Группадашлары өч кенә түгел, биш минут ук торып кергәндә, ул инде йон оекбашлар, бияләйләр һәм киез итек астына, чемодан төбенә үк салган казылыкны алып юка гына итеп турап та куйган иде. Иптәшләре, аны сырып алып:
– Ну и Фалях!
– Ты, оказывается, большой жук, имея такую закуску, до сих пор молчал!
– А что это такое? Импортная колбаса что ли? – диешеп сырпаланыша башладылар. Ләкин берсе дә Фәләхтән рөхсәтсез казылыкка үрелмәде.
Ә Фәләх юри ашыкмады. Чөнки ул белә: берьюлы берничә кешенең бер кешегә менә шушылай сокланып һәм зур өмет белән каравы көн дә була торган хәл түгел. Әнә шулчакта татыды ул материаль өстенлекнең асылын. Аңа шул өстенлеген сизеп тору рәхәт иде. Бу рәхәтне мөмкин кадәр озаккарак сузасы килеп, ул казылыкның бары тик татарларга һәм башкортларга гына хас ризык икәнлеген, аның тарихын һәм кою ысулын да сөйләп бирмәкче иде. Ләкин группадашлары аны көтеп тормадылар, эш озаккарак китә башлагач, бердәм кыюланып, күңелне кытыклап, майлары тибеп торган казылыкка ябырылдылар. Күз ачып йомган арада, тәлинкә бушап та калды.
Фәләх тантаналы речьләр тотмаса да, аның тарихын сөйләмәсә дә, ул көнне казылыкның дәрәҗәсе кимемәде генә түгел, киресенчә, арта төште. Рюмкаларына салынган ак аракыны (анысы да Фәләхнеке, әнисенең киңәшен тотып, запаска алып куйган әйберсе иде) «төчкертеп» куеп, аны казылык белән өстән бастырганнан соң, группадашларының кәефләре күзгә күренеп күтәрелеп китте дә алар үзләре үк:
– Каян алдың бу искиткеч шәп деликатесны?
– Нидән һәм ничек ясыйлар аны?
– Нәкъ асылташ шикелле үтәли күренмәле иде бит! – диешеп, берсен берсе бүлешә-бүлешә, казылыкны мактарга, аның тарихы белән кызыксынырга тотындылар.
Фәләх аларга казылык хакында үзе белгәннәрен барысын да сөйләп бирде. Иптәшләре, аһ итеп: «Ну акыллы да булган сезнең бабаларыгыз! Ат итен ун ел тотсаң да бозылмый торган һәм шулай искиткеч тәмле итеп әзерли белергә кирәк бит!» – дип шаккатып тордылар…
Моңарчы группада берни белән дә аерылып тормаган, тик русчаны чамалырак белүе һәм авылчалыгы белән генә күзгә ташланган Фәләх әнә шул бер кичтә группаның йөзек кашына әйләнде дә куйды. Шул кичтән группа кызлары аны «Мухаметов» тан «Фаляхчик» иттеләр. Ә ул кызларның берсе, ап-ак йөзле, зәп-зәңгәр күзле, картлар әйтмешли, талчыбыгыдай зифа буйлы Мәскәү кызы Наилә, Фәләхне шундый итеп бөтереп үз орбитасына алып кереп китте, Фәләх ни булганын үзе дә абайламыйча калды.
Наилә! Наилә! Кайларда һәм ниләр эшләп йөри икән хәзер ул? Күрәсе иде үзен бер генә тапкыр. Күпме йөрәк җылысын бирде бит ул Фәләхкә. Ә үзе бернәрсә дә таләп итмәде, бернинди шарт та куймады. Күпме хис, күпме наз иде ул шайтани җанда…
Фәләхнең аның белән танышлыгы да әлеге шул беренче уку көне уңае белән оештырылган кичтән башланды.
…Башкалар ул кичне салган берен диярлек эчеп бетереп барды. Тик Фәләх кенә, җаваплы кеше – бүлмә хуҗасы буларак һәм гомумән эчүгә шаккатмаганлыктан, беренче тосттан соң азрак шампанский эчеп куйды да мәҗлес таралганчы тамчы да капмады. Ә кайбер егетләрнең кичә ахырына күзләре шактый калайланган иде. Ләкин бернинди тавыш-фәлән булмады. Мәскәүлеләрнең кайберләре безгә метрога утырасы түгел дип кайтып китте, кайберләре, без метросыз кайта алмыйбыз дип, тулай торакта яшәүчеләрнең бүлмәләрендә кунарга калды. Тик бер Наилә генә: «Миңа да кайтырга ерак. Ләкин мин куна алмыйм. Миңа обязательно кайтырга кирәк!» – дип, мәсьәләне бик кискен итеп куйды.
Китсә китсен, берәү дә тотмый иде аны. Ләкин ул үзе генә китәргә теләмәде, озатып куюны үтенде. Ахыр чиктә анысы да әллә ни зур проблема түгел: хатын-кызның шушы Наилә кебек сөлек шикеллесен озата барырга егетләрнең теләсә кайсы атлыгып тора иде. Ләкин Наилә аларны якын китермәде:
– Мине Фәләх һәм бары тик ул гына озата. Бүтән беркем белән дә китмим! – дип кырт кисте.
Озатып куймаслык түгел иде Наилә. Ап-ак чиста йөзле, нәфис озын муенлы, тар иңбашлы, декольтесыннан ташып чыгарга торган мул һәм тыгыз күкрәкле, тарттырып буып куйгандай күренә торган нечкә билле, артык юан да, артык нечкә дә булмаган искиткеч матур аяклы һәм елмаймаганда да елмайган шикелле булып, күңелне үзенә җәлеп итеп торган гаҗәеп сөйкемле бер зат! Мәҗлес барышында Фәләх бик яхшы күреп торды: группа егетләренең берсе дә битараф түгел иде Наиләгә. Танцы вакытында барысы да аның белән биергә тырышты. Тик Наиләнең аларга әллә ни исе китмәде, чакыручыларның барысы белән дә түгел, үзе теләгәннәре белән генә, анда да артык онытылып китмичә, иренебрәк кенә биеде. Кыскасы, үз дәрәҗәсен үзе белә иде Наилә. Йөреш-торышы белән дә, киемнәренең затлылыгы белән дә бүтәннәр арасында әллә кайдан аерылып тора. Әгәр ул үзе теләсә, аны группа егетләре барысы да бергәләшеп озатып куярга да риза иделәр. Ләкин ул аларны түгел, Фәләх озатып куюны теләде.
Әлбәттә, Фәләх үзе дә ул хур кызын озатып куярга каршы түгел. Ләкин ул әле Мәскәүне юньләп белми, шуңа күрә кайтышлый адашып, әллә нинди көтелмәгән бәлаләргә юлыгудан шикләнә иде. Әмма куркуын Наиләгә сиздерәсе дә килми иде үзенең. Шулай да:
– Вакыт та соң инде, Наилә. Бик нык арылды да. Иртәгә иртүк лекциягә дә барасы бар. Бәлки, үзең генә дә кайта алырсың, ә? – дип, аңлаган кешегә аңларлык итеп әйтеп тә караган иде ул.
Ләкин Наилә, аның ай-ваена бөтенләй игътибар итмичә:
– Неужели син шундый ялкау һәм куркак инде, Фәләхчик? Неужели аз гына да рыцарьлык хисе юк синдә? – дигәч, шуның өстенә тагын Фәләхкә ялварулы итеп карап та торгач, каршы килергә урын калмады…
Соңыннан аңлады Фәләх: Наилә аңа үзе генә кайтырга курыкканнан түгел, бәлки, аны ошатканга, аның белән бергә буласы килгәнгә озаттырган икән.
Фәләх уйлаганга караганда күпкә акыллы булып чыкты ул кызый: урамга чыгу белән, иң элек такси тотты, һәм моны ул шундый тиз эшләде, Фәләх хәтта сизмичә дә калды. Алар машинага кереп утырып, кузгалып китеп баргач кына исенә килде ул. «Такси булгач, мин барып йөрмим инде, үзең дә кайтып җитәрсең», – дип, аны шунда озатып кына калырга башына килмәгәнгә бик нык үкенеп куйды. Ләкин хәзер берни дә эшләр хәл юк, машина туктатып ваклана башласа, Наиләнең «акчасын кызганды инде бу хәчтерүш, шуңа төшеп калды» дип уйлавы мөмкин иде. Кыскасы, калган көтү – калган, эшләр болайга киткәч, сер бирергә ярамый иде хәзер. Китсә – ун сум акчасы китәр. Аның каравы бүтән вакытта акыллырак булыр. Бер тапкыр алданудан гына дөнья харап булмас, шәт!..
Фәләх шуларны уйлап барганда:
– Менә кайтып та җиттек! – диде Наилә. Шофёрга түбәнге ике каты гранит плитәләр белән тышланган зур гына бер йортның ишегалдына керергә кушты. Фәләх аны-моны абайлап өлгергәнче, таксистка биш сумлык акча да сузды. Таксист әле таксометрын сүндермәгән, анда нибары ике сум җитмеш өч тиен генә күрсәтә иде. Шофёр сдача бирергә җыена башлаган иде, Наилә аның иңбашына кулын куйды да:
– Кирәкми, рәхмәт! – диде.
«Күрәсең, минем кайтыр юл расхутын да үз өстенә алмакчы була бу кызый», – дип уйлаган иде Фәләх. Ләкин ул көткәнчә булмады. Наилә машинадан чыкты да, Фәләхкә гаҗәпләнеп карап:
– Ә син ни көтәсең, кавалер? Ник чыкмыйсың? – диде.
Фәләх аңардан бу сүзне түгел, бәлки, ярар, Фәләхчик, сау булып тор, рәхмәт озатып куюың өчен, дип әйтер дип көткән иде. Ә Наилә әлеге «ник чыкмыйсың»ны шундый итеп әйтте ки, аңа каршы килү мөмкин түгел, хәтта ул турыда уйларга да ярамый иде.
Подъездга кереп, икенче каттагы дүртенче квартира ишеге төбенә килеп җиткәч, Наилә иңенә элгән сумкасын идәнгә куйды. Фәләхне шундый ипле, шундый йомшак итеп кочып алды да, аяк очларына басып (ул Фәләхкә караганда тәбәнәгрәк иде) онытылып, озак итеп үбеп алды.
Наилә: «Ә хәзер керәбез, һәм син бездә кунасың, ярыймы?» – дигәндә, Фәләх өйгә керергә генә түгел, җәһәннәмнең аргы ягына барырга да әзер иде…
Шулай да, тегеләрнең фатирына кергәч, аңына килеп:
– Юк, Наилә, мин кайтыйм әле. Малайлар да борчылып көтеп торыр. Әти-әниеңнән дә ару түгел, – дип караган иде каравын. Әмма Наилә ике сөйләшеп торырга урын калдырмады:
– Ташла әле шул үзеңнең авыл мокытлыгыңны! Мин кун, дим икән, димәк, нишләгәнемне белеп әйтәм инде! – диде ул һәм Фәләхнең өстендәге пиджагын үзе салдырып, галстугын үзе чишә башлады. Тагын бер тапкыр: «Курыкма, пожалуйста, өйдә беркем дә юк безнең һәм булмаячак та!» – дип искәртте.
Наиләнең сүзенә бик үк ышанып бетмичә, Фәләх аларның фатирын үзе тикшереп чыкты. Әйе, кызый хаклы: һәркайсы болын хәтле дүрт бүлмәле фатирларында күз-колакларын йон баскан бияләй кадәр генә ак эттән башка җан иясе юк иде.
– Син кая алып кайттың мине, Наилә? – диде Фәләх, фатирдагы җиһазларның һәм зиннәтле әйберләрнең күплегенә шаккатып. Андагы мебельне, әллә күпме хрустальне, алтынланган сервизларны, картиналарны күргәне генә түгел, ишеткәне дә юк иде аның. – Әллә берәр антиквар әйберләр музеена алып кердеңме син мине?
Фәләх шулай шаккатып торган арада, Наилә, инде мәҗлестән кайткан киемнәрен салып, искиткеч бизәкләр төшерелгән һәм ялт-йолт итеп, күз яуларын алып торган атлас халат киеп, кухняда кайнашып йөри иде. Борынгы көмеш подноска уймак хәтле генә ике алтын рюмка, ике алтын чәй кашыгы, алтын йөгерткән ике кофе чынаягы, ярты шешә ниндидер чит ил коньягы, әле яңа гына ачылган бер банка кара уылдык, кәгазь калынлыгы гына итеп киселгән дүрт-биш телем икмәк һәм ак майга кадәр әзерләп куйган. Тик кофе кайнап чыкканны гына көтеп тора иде.
– Әйе, музейга алып кердем! – диде Наилә һәм, рәхәтләнеп, кычкырып бер көлеп алды. – Ә үзем шушы музейның төнге каравылчысы булып эшлим.
Фәләх монысына да ышанырга әзер иде. Нигә, азмыни Мәскәүдә төрле тарихи шәхесләрнең музей-йортлары? Ләкин Наилә кинәт кенә җитдиләнеп китте дә:
– Әй юләрем минем, юләрем! Аптырама инде ул кадәр! Бернинди дә музей түгел, үзебезнең фатирыбыз! – диде.
– Әти-әниеңнәр кем соң синең, кызый?
Наилә үзе «син» дип сөйләшкәч, Фәләх инде «син» гә күчкән иде. Наилә үз әтисенең исемен әйтүгә исә, Фәләхнең чәчләре үрә торды: бөтен илгә билгеле атаклы галим икән ләбаса аның әтисе!
Фәләх башта, әллә яхшы чакта чыгып кына китимме, юньлегә алып бармас шундый кешенең кызы белән бәйләнешеп йөрү дип тә уйлаган иде. Ләкин, Наиләнең бигрәк куркак икән бу егет, бигрәк томана икән дип уйлавыннан шикләнеп, калырга тәвәккәлләде.
– Алайса, аңлашылды, Наилә, – диде ул, артык исе китмәгән булып. – Молодец икән атаң: эшли генә түгел, заманча итеп яши дә белә икән!
– Әти түгел, әни шулай йорт җанлы безнең, – диде Наилә. – Ә әти ул – бөтен җаны-тәне белән үзенең фәненә чумган кеше. Тормыш кирәк-яраклары турында уйлап та карамавын әйткән дә юк инде, хәтта җитәкләп алып килеп утыртмасаң, ашарга кирәклеген дә оныта ул.
Кофе кайнап чыгып плитәгә түгелә башлады да Наилә, «ой» дип сискәнеп, кофейникны подноска алып куйды:
– Әйдә, ишекләрне ачып син алдан бар. Минем бүлмәгә керик, анда уютныйрак булыр, – дип, үз бүлмәсенә алып керде.
Шәп иде аның бүлмәсе. Керүгә, сул яктагы стенага күз явын алырлык матур чәчәкле келәм эленгән. Ул шундый зур, хәтта Наиләнең софасы аша төшеп, ярты идәнне диярлек каплап тора. Өч өлгеле зур тәрәзә буенда аяклары буынтыкландырып, ишекләре бизәкләп, өсте яшел бәрхет материя белән каплатылып эшләнгән борынгы язу өстәле. Аның өстендә әйбәт-әйбәт тышлы күп кенә китаплар ята. Уң як стена буенда рус һәм дөнья классикларының күп томлы китаплары белән шыплап тутырылган зур шкаф. Пыяла белән китаплар арасындагы бушлыкка Наиләнең төрле елларда төшкән фоторәсемнәре куелган. Стенаның шкафтан калган өлешенә атаклы киноартистларның, язучыларның һәм җырчыларның журналлардан кисеп алынган рәсемнәре, төрле афишалар эленгән. Наиләнең софасы буенда гына журнал өстәле. Анда япон магнитофоны һәм бик күп кассеталар ята иде.
Фәләх, шуларга карап, адәм баласы менә нинди оҗмахи шартларда да яши икән бит дип, хәйран булып торган арада, Наилә, кулындагы подносны аңа тоттырып, тиз генә журнал өстәлен бушатты. Аннары подносны өстәлгә куйды да:
– Ник елтырап калдың, егетем? Бүлмәдәге тәртипсезлеккәме? – диде.
– Киресенчә, бүлмәңнең гаҗәеп зур зәвык белән җиһазландырылган булуына исем китеп торам! – диде Фәләх.
Ләкин ул моны чын күңеленнән түгел, Наиләнең кәефен кырмас өчен генә әйтте. Чөнки Наиләнең хәтта урыны җыелмаган иде: алсу атлас җирлеккә ниндидер чәчәкле үсемлек рәсемнәре төшерелгән йомшак һәм җиңел юрган софаның бер читендә аунап ята, ә кардай ап-ак урын җәймәсе сыдырылып калган… Фәләх тиз арада, «бигрәк тә ялкау икән бу кызый, ник шундый кешеләр бәхетле була икән?» дип, күңеленнән Наиләне шелтәләп алырга һәм, «безнең авыл җирендә булса, өч көн дә яши алмас иде бу ялкаулыгы белән» дип нәтиҗә ясап куярга да өлгергән иде.
– Әйдә, алай мактаган булма, яме! Күзеңнән күреп торам бит, бигрәк жубалгы икән бу кызый дип уйлаганыңны. Бүлмәдә тәртип юклыгын үзем дә беләм. Иртән озаграк йоклаган идем дә җыештырырга өлгермәдем. Кил, утыр. Азрак ашап алыйк. Мин бик ачыктым!
– Ә син, кызый, әти-әниеңнәр кайда икәнен әйтмәдең бит әле, – диде Фәләх, өстәл янына килеп утыргач. Тегеләрнең кайту-кайтмавын тәгаенлисе килде аның. Чөнки менә-менә кайтып керерләр дә үзен пыр туздырып куып чыгарырлар, аның аркасында Наиләгә дә эләгер дип курка иде.
– Котың чыкмасын инде, зинһар! – диде Наилә, Фәләхнең артык төпченүен ошатмыйча. – Шәһәрдә түгел алар. Дачада. Һәм бүген кайтмаячаклар. Төн уртасында түгел, көндезләрен дә сирәк кайта алар җәен. Әгәр инде ниндидер бер могҗиза булып кайтып керсәләр дә, берни булмаячак. Бездә алай бүлмәләргә кереп, кемгә кем килгәнен тикшереп йөрү гадәте юк!
Тик шуннан соң гына, ниһаять, эченә җан кереп, кофе чынаягына үрелде Фәләх.
Ул арада Наилә теге юка гына итеп киселгән икмәк телемнәренә башта май, аннары, калын итеп уылдык ягып, бутербродлар ясады. Уймак хәтле генә алтын рюмкаларга салынган коньякны эчеп куйгач, икесе дә берьюлы шуңа үрелделәр. Бер-беренә карашып, сүзсез генә, күз карашлары белән генә үзара сокланышып бераз утыргач, Наилә кинәт өстәлнең каршы ягыннан Фәләх янына күчеп утырды. Күзләрен майландырып, йомшак һәм кайнар куллары белән Фәләхнең иңенә сарылып, битләрен, колакларын үбәргә тотынды. Ә үзе сизелер-сизелмәс кенә, әмма бәгырьләрне айкый торган итеп: «Какой ты хороший!» – дип пышылдый иде.
Менә хәзер, больница койкасында уйланып ятканда, Фәләх үзе өчен бер ачыш ясады: Гасимә белән шул Наилә арасында ниндидер бик нык охшашлык бар икән ләбаса! Дөрес, алай ачыктан-ачык күренеп тора торган охшашлык түгел ул. Аларның тормышларындагы аерма – җир белән күк арасы. Наилә – Мәскәү кызы, атаклы кеше баласы. Ә монысы – гап-гади бер авыл семьясында, гап-гади татар авылында туып үскән җиде баланың уртанчысы. Берсе, ак ефәк биләүләргә генә биләп, махсус нәнкә тотып, карап-саклап үстергән бердәнбер бала булса, икенчесе – һичнинди кадер-сансыз, ни җитте, шуны киеп, ни булса, шуны ашап, тире-йон җыючы Шадра Шәрәф гаиләсендә кечкенәдән үк су ташып, идән юып, бәләкәй сеңелләрен карап һәм еш кына салып кайтып тавыш чыгара торган әтисенең әре, типкесе астында үскән кеше.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?