Электронная библиотека » Вакиф Нуруллин » » онлайн чтение - страница 5


  • Текст добавлен: 7 июля 2023, 10:40


Автор книги: Вакиф Нуруллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Шуннан соң тәмам боегып калдым мин, туган. Бер уйлаганда, менә хәзер тотам да янына китеп бармакчы булам. Инде җыена гына башлыйм дигәндә, башка тагын икенче төрле уй килә: «Ә Сәкинә чынлап торып миңа хыянәт иткән булса? Галим абзый, андый-мондый эше сизелгәне булмады, дип әйтә әйтүен… Ләкин дөньяда ул сизмичә калган эшләр дә булырга мөмкин ич! Әнә Хафиз карт бүтәнчә раслап тора лабаса!..»

Менә шул уй килә дә, кинәт тагын ярсып, алдагы фикерләремнән кире кайтам, күңелем суынып куйгандай була. Әмма бу хәл озакка бармый, мин тагын сагышка биреләм, тагын Сәкинәмне тарта башлый күңел… Үзем шул ук вакытта күзгә күренмәгән, әмма мине тоткарлап тора торган киртәне дә ничектер атлап үтә алмыйм…

Тагын дүрт-биш ай көтеп тә икенче хатыма да җавап булмагач, ниһаять, кирелегемне җиңеп: «Синсез һәм улыбыз Ирексез яши алмыйм мин, Сәкинә бәгырем. Шуның өчен барысын да гафу итәргә әзер торам, тик син дә мине гафу ит! Гафу итәр булсаң, тиз генә хат язып сал. Хатың килгән көнне үк юлга чыгармын да икегезне дә барып алып кайтырмын», – дип тә язып карадым.

Ләкин ул хатыма да җавап килмәде. Өзелеп-өзелеп юксынсам да, күрәсең, гаебе булгандыр, шуңа җавап бирмидер, шикләнә торгандыр дип, шуннан соң мин аны бүтән борчымадым. Бөтен сагышымны эш белән басарга тырышып, эчтән генә сызып яши башладым.

17

Ә вакыт һаман үтә торды.

Безнең аерым яши башлаганга да өч ел гомер узып китте. Колхозның чираттагы отчёт-сайлау җыелышына әзерләнеп йөргән көннәрдә мине райкомга чакырттылар. Гадел абый үзе дәштергән икән.

– Йә, сөйлә, иптәш Хәкимов, эшләрең ничек? – диде ул, кул биреп исәнләшкәннән соң.

– Әлегә ярыйсы шикелле, Гадел Салихович, – дидем, аны нәрсә кызыксындырганын тәгаен генә белә алмыйча. Аннары колхоздагы хәлләрнең торышыннан башлап киттем: – Ашлыкны сугып бетердек. Үзегезгә мәгълүм, икмәк заданиесен йөз дә егерме җиде процент итеп үтәдек. Чәчүлек орлыкларыбыз да әзер: чистартып амбарга салып куелган. Ел ахырында колхозчыларга да хезмәт көненә кило өч йөздән исәп-хисап ясадык. Ә хәзер утраудагы болыннан печән ташыйбыз. Аны да алып кайтып бетерсәк, алай зур эшебез калмый да кебек.

– Яхшы, алары бик әйбәт булган, иптәш Хәкимов. Сводкалар караганда ук шулай дигән идек. Инде хәзер син миңа шуны әйт: үз хәлләрең ничек? Хатының белән сөйләшеп карадыңмы? Янына барып кайттыңмы?

– Янына бармадым, әмма хатлар язгалап караган идем, Гадел Салихович.

– Йә, шуннан?

– Хатларыма җавап язмады.

– Хатны төрлечә язарга була аны, Өлфәт энем!

– Мин дә төрлечә язып караган идем, тик берсенә дә җавап булмады. Аннары мин дә язмый башладым. Күрәсең, үз хәлен үзе белә торгандыр инде. Гаебе булмаса, күптән дөньяның астын өскә китерер, акланырга тырышыр иде ул. Хатын-кыз андыйга хирыс бит, сәбәбе генә булсын!

– Ә нигә син бөтен хатын-кыз да шулайдыр дип уйлыйсың әле? – диде секретарь, җитди тонга күчеп. – Син уйлаганның киресенчә булуы да мөмкин түгелмени? Бәлки, хатыныңның гаебе юктыр, шуңа җавап бирми торгандыр ул. Синең, үзең килеп, гафу үтенүеңне көтәдер, бәлки. Синдә булган горурлык белән синдә булган мин-минлек нигә анда булмаска тиеш әле? Менә шул хакта да уйланырга кирәк! Өченче ел бер әйткән идем инде, тагын шул сүзне кабатлыйм: минемчә, янына барып, үзе белән сөйләшеп карарга иде сиңа! Бәлки, тезләнеп, алдында гафу үтенергә дә кирәктер әле!

– Нишләргә дә белгән юк инде, Гадел Салихович. Оныта да алмыйм үзен, шул ук вакытта янына барып гафу үтенеп карарга да күңелем тартмый. Рәдиф белән чуалганын белүче бар бит!

– Ну-у! – диде Гадел абый, аптырыйрак төшеп. – Кем күргән, мин беләмме икән ул кешене?

– Аның үзен, ихтимал, белмисездер, ә малаен беләсез: районның культура бүлегендә эшләүче Мәлик Хафизов ул.

– Димәк, Мәликнең әтисе Хафиз карт белә?

– Әйе, Гадел Салихович. Сез аны да беләсезмени?

– Аз-маз беләм. Минем янга кергәне бар аның бер-ике тапкыр. Бер-ике күрүдә генә кешене яхшылап аңлавы, әлбәттә, кыен, хәтта мөмкин дә түгел. Ну шулай да… Бик үк саф күңелле сыман тоелмады ул карт миңа.

– Элек алай ялган сөйли торган кеше түгел иде ул, Гадел Салихович.

– Элек, элек. Элекне куйганнар шул аны элеп! – диде Гадел абый, ничектер минем белән килешергә теләмәгән сыман итеп. Тәрәзә буена барып, бераз уйланып торды да кисәк кенә миңа борылды: – Хәер, мондый чакта кеше киңәше белән генә йөреп булмый инде ул. Үзең кара, Хәкимов. Бала-чага түгел син. Мин сине акыл өйрәтергә чакырмадым монда. Монысы – сүз җаеннан гына килеп чыккан нәрсә. Башка мәсьәлә буенча дәштергән идем мин сине. – Секретарь кинәт рәсми төскә керде дә: – Эш менә болай, иптәш Хәкимов, без сине «Ватан» га күчермәкче идек, син үзең шуңа ничек карыйсың? – диде.

Мин бик нык борчуга калдым. Шулай булмый хәле дә юк: «Ватан», бердән, зур колхоз, икенчедән, экономик яктан бик артта калган. Өченчедән, кешеләре авыррак холыклы. Шабашниклыкта йөреп көн күрүчеләрне әйтәм. Дүртенче сәбәбе дә бар: минем председатель булып эшли башлавыма нибары өч ел гына бит әле, шулай булгач, күпме генә тәҗрибәм бар да, андый зур колхозны ничек җитәкләрмен ди мин?

– Әгәр чынлап әйтүегез булса, мин категорический каршы моңа, Гадел Салихович!

– Сәбәбе?

Әлеге дүрт сәбәбемне санап бирдем һәм, шуларга өстәп:

– «Чулпан» да эшләр җайланып кына килгәндә, халыкның да, хуҗалыкның да рәтенә төшенеп бетеп кенә барганда, башка җиргә күчеп китәргә һич тә теләгем юк! – дидем.

– Бүтән сәбәпләрең бармы? – диде ул, боларына бер дә алай исе китмичә.

– Бар. «Ватан» га күчеп, тагын бер шелтә алырга теләмим. Теге елдагысы да өстемдә кара тап булып тора әле!

Райком секретаре мәгънәле генә итеп елмаеп куйды. Аннары блокнотына нидер язды да:

– Ярый, анысы безнең гаеп. Киләсе бюрода карарбыз ул мәсьәләне. Кадрларны мактарга оныткалыйбыз да икән шул кайчакта! – диде һәм, шундук җитдиләнеп, сүзне тагын үз җаена борды: – Ә «Ватан» га барырга теләмәвеңнең сәбәпләре җитди түгел, иптәш Хәкимов. Үзебезгә генә ошаган җирдә эшли торган вакытлар да җитәр, әлбәттә. Әмма хәзергә андый чак түгел әле. Иртәрәк әле аңа. Һәркайсыбыздан сәләтенчә таләп ителә әле хәзергә! Һәркайсыбыз булдыра алганча эшләргә һәм мөмкин кадәр күбрәк эшләргә тиеш… Ә синең «Ватан» да эшләрлек сәләтең барына мин ышанам. «Чулпан» да калдыра алмыйбыз без сине. «Ватан» штурвалын тоттырмакчы булабыз. Бүген генә уйланган нәрсә түгел бу. Өең янганнан соң, йорт салырга ашыкма, диюем дә шул максатны күздә тотып әйтелгән сүз иде.

– Миннән башка кеше юкмыни соң, Гадел Салихович?

– Кешесе күп лә аның! Хәзерге председатель Мосафировны калдырырга ярамавын сизенеп, аның урынына төпләнеп калырга теләп, үзләре ымсынып йөрүчеләр дә бар. Әмма безгә андыйлар кирәк түгел. Эш майтарырдай, «Ватан» да тәртип урнаштырырдай кеше кирәк безгә! Сер түгел, «Ватан» – районда иң артта килүче хуҗалык… Кыскасы шул: бар, кайт та «Чулпан» ның отчёт-сайлау җыелышын әзерли башла. Көнен билгеләгәч хәбәр итәрсең, мин үзем барырмын җыелышыгызга.

Мәсьәлә әнә шулай кабыргасы белән китереп куелса да, мин ризалык бирергә ашыкмадым.

– Хәзер генә өзеп берни дә әйтә алмыйм, Гадел Салихович. Халык сайлап куйган бит мине «Чулпан» га. Алар нәрсә дияр бит әле, – дип, эшне бөтенләй үк өзеп бетермичә кайтып киттем.

18

Көн шундый суык – авызыңны ачсаң, сулуга каба. Теләсәң, шул зәңгәр суыкны пычкы белән турап, әрдәнәләп өеп куеп булыр төсле. Тере җан ияләре ничек түзә торгандыр, хәтта авыл йортларының капкаларына тикле «тим-ә-ә-ә!», «үлә-ә-әм!» дип, елап-сыкрап кына ачыла. Кояш үзе дә туңган, ахрысы, – «колакларын» тырпайтып тора, яктылыгы да кими төшкән. Ярый әле, җиле юк. Җиле дә булса, капкаңнан баш тыгып, урамга карый алмас идең!

Ә Гадел абый иртәнге унга ук килеп җитте. Җыелыш көндезге сәгать икедә башланды.

Тиене тиенгә туры килсә, кереме чыгымыннан артмаса, ягъни, киресенчә, чыгымы кеременнән артып китмәсә, колхоз отчёт-сайлау җыелышы әллә ни кызыклы да, тавыш-гаугалы да булмый. Бездә андый чатаклыклар юк иде. Шуңа күрә җыелышның отчёт өлеше шома гына барды дияргә була. Дөрес, Рәдиф:

– Менә өч ел инде Хәкимов ел саен печән өстендә печәнчеләргә йә тана, йә сыер суйдырып, бушлай ашатып килә. Минемчә, узган елгы сыер итен печәнчеләрдән түләттерергә кирәк, – дип тәкъдим кертергә азаплана башлаган иде башлавын. Әмма халык аңа: «Ниткән түләү ди ул?!» – дип, авыз ачарга да ирек бирмәгәч, Гадел абый да ул мәсьәләне күтәреп алмагач, шундук тотлыгып калды да: – Мин болай гына, колхоз милке өчен эчем пошып кына әйткән идем, түләтмисез икән – кирәк түгел! – дип мыгырданып, урынына утырырга мәҗбүр булды.

Ишек катында торучы Галим абзый:

– Беләбез инде, олан, синең колхоз өчен ничек тырышканыңны сөйләп тору кирәк түгел! – дип ипләп кенә әйтеп куйгач, бөтенләй кечерәеп, халык арасына сеңеп калды.

Ә менә сайлау өлеше башланып, Гадел Салихович мине председательлектән азат итүләрен үтенгәч исә, җыелыш бик нык кызып китте. Иң элек теге вакытта кәҗәсе өчен кайгырып, нишләргә белмичә сырпаланып йөргән Маһисәрвәр апа сүз алды:

– Бу ниткән тамаша була инде, иптәш сиклитар? – диде ул, урта рәттә утырган җиреннән сикереп торып. – Калхузны аякка бастырып килгәндә генә, нигә алай алып китмәкче буласыз безнең Өлфәтне? Без бүтәннәрдән киммени? «Ватан» да кеше беткәнмени? Алты йөз йортлы авыл бит ул! Үзләреннән сайлап куйсыннар прсидәтел. Юк-юк, Хәкимов Өлфәтне беркая да җибәрмибез без! Адәмчә яши башладык, дип торганда гына эшме соң инде шулай? Башкалар ничек дияр, мин үзем каршы бу эшкә! Менә шул!

Маһисәрвәр апа артыннан сүз алган Галим абзый да шул рәвешлерәк сөйләде. Тагын биш-алты кеше аларның фикерен куәтләп чыкты.

Болай булса, үзебезнең «Чулпан» да калам, ахрысы, дип куанып утырган идем мин.

Аннары Гадел абый сүз алды:

– Беренчедән, – диде ул, – безнең өчен «Чулпан» да, «Ватан» да, башка колхоз да – барысы да бер үк дәрәҗәдә якын! Берсен дә аерып карамыйбыз. Иптәш Хәкимовны да сезне кимсетеп караганнан күчерергә җыенмыйбыз. Аның сезгә кирәкле кеше булуын да, сезнең аны хөрмәт итүегезне дә бик әйбәт белеп торабыз. Ләкин сез дә мине аңларга тырышыгыз, иптәшләр: халык белән уртак тел табып, бар көчен куеп, чын күңеленнән тырышып эшли торган җитәкче буларак, намуслы партия члены буларак, Хәкимов Өлфәт «Ватан» га аеруча кирәгрәк. Яшерен-батырын түгел, «Ватан» ның хәле кыен. Моны сез үзегез дә беләсез. Аннан килеп, тагын шунысын да искә алыгыз, иптәшләр: әллә кая китми бит Хәкимов, үзегезнең авыл Советы урнашкан күрше авылга гына күчәчәк. Киңәш-табыш итәргә кирәк булган очракларда, сез дә аның янына баргаларсыз, ул да сезне бөтенләй үк онытып бетермәс дип уйлыйм. Әйдәгез, алай карышмагыз инде сез. Бушатыгыз Хәкимовны эшеннән!

– Туктале, ул тикле куырма әле син безне, – дип, янә Маһисәрвәр апа сикереп торды. – Уйларга ирек бир әле әзрәк, пәрәми! Үзеннән дә сорап карыйк әле Өлфәтнең, ул үзе нәрсә дияр икән?

Нишләргә инде? Китәсем килми, дисәм, алар мине җибәрмәскә дә мөмкин. Минем, чыннан да, китәсем килми, үз авылың халкы белән эшләү – бер, чит авылда – бөтенләй икенче нәрсә бит ул. Үзебезнең авыл кешеләренең һәркайсының холкын-гадәтен өйрәнеп бетә язган идем бит мин! Ә Көрнәледә бөтенләй таныш булмаган кешеләр белән бөтенесен яңабаштан башларга туры киләчәк. Ярый ла, җайларын табып булса… Шул ук вакытта Гадел абыйны уңайсыз хәлдә калдыру да читен. Райком секретаре булганы өчен генә түгел, кеше буларак, акыллы җитәкче буларак хөрмәт итәм ич мин аны.

– Мине азат итүегезне үтенәм, иптәшләр! – дидем мин, беркавым уйланып торганнан ары. – Яхшы гына эшләдек. Хөрмәтегез өчен рәхмәт! Әмма азат итүегезне үтенәм. Семьям да җимерелде, йортым да янды, шуңа күрә монда эшләргә күңелем тартмый. Анысын да искә алыгыз, иптәшләр!

– Рас үзе шулай дип әйтә икән, көчләп булмый инде, алайса, – диде Сәрвәр апа. – Йә, әйтеп кара алай булгач, Өлфәт энем, урыныңа кемне куйыйк соң?

– Бәлки, яңадан Рәдифне куярсыз, – дидем мин, аны үз урынымда калдырырга теләүдән бигрәк, халыкның фикерен беләсем килеп. – Белеме дә бар, тәҗрибәсе дә. Аннары хәзер салу белән дә мавыкмый.

Шул сүзем өчен ул җыелышта миңа бик нык үпкәләде халык.

– Аны кую түгел, исемен ишетергә дә теләмибез, син нәрсә, үзең киткәч, колхоз да тәмам эштән чыксын дисеңме әллә, сугыш елларындагысына да үкенеп бетә алмыйбыз әле. Прсидәтел генә ит – шул көнне үк эчә башлый ул, – диделәр.

Кыскасы, пыр тузынды халык. Аннары:

– Халыкны да, крәстиән эшенең рәтен-чиратын да белә, – дип, Галим абзыйны сайлап куйдылар.

19

Берәр атнадан «Ватан» да да отчёт-сайлау җыелышы булды. Инде әйткәнемчә, хәле мактарлык түгел иде «Ватан» ның. Шуның өстенә тиене тиенгә генә түгел, меңе меңгә туры килеп бетмәгән очраклары да шактый булып чыкты. Кыскасы, моңарчы председатель булган агайны – юантык гәүдәле, каратут чибәр йөзле бер кеше иде ул – яңадан үз урынында калдыру турында сүз дә булмады. Ә менә кемне сайлау мәсьәләсендә тавыш зурдан купты. Иң элек өстенә тышлы яңа тун, башына яхшы бүрек кигән ир уртасы бер агай сүз алды.

– Үзебезнең авыл кешесен сайларга кирәк, ничу монда читтән килгәнне куярга! – диде ул, минем кандидатура тәкъдим ителгәч. – Читтән килеп эшләп караучылар, шөкер, булгалады инде. Тик берсе дә колхозны алга җибәрә алмады. И һәм җибәрмәячәкләр дә! Чит кешегә нәрсә аңа: бүген монда ул, ошамады икән – иртәгә койрык сыртта аның. Булсын дип йөрми алар. Ә хезмәт хакын каера беләләр: акчалата кирәк аларга!..

Аның артыннан тагын өч ир, ике хатын-кыз шулайрак сөйләп, мине сайлауга каршы чыктылар.

– Йә, тагын кемнәрдә нинди фикерләр бар, иптәшләр? – диде Гадел абый тыныч кына. Бер-ике минут халыкка карап көтеп торды. Бүтән сөйләргә теләүче күренмәде. – Яхшы! – диде ул аннары. Сәламәт кулы белән чәчен сыпырып куйды да иң алдан сөйләгән яңа тунлы абзыйга мөрәҗәгать итте: – Әйтегез әле, иптәш, нинди эштә эшлисез сез?

– Кая кушсалар – шунда! – диде Галләмов.

– Ә узган ел күпме хезмәт көне эшләдегез?

– Син нәрсә пркарур шикелле дупруслый башладың әле мине?

– Сез алай кызмагыз әле, иптәш! Прокурор булып түгел, җыелыш исеменнән үтенәм бит мин: күпме хезмәт көне эшләдегез?

– Ну, сиксән җиде булсын, ди. Шуннан?

– Ә ел буена барлыгы ничә көн эшкә чыктыгыз?

– Менә анысын санамаган идем шул, иптәш сиклитар. Кирәк буласын белмәдем. Иренмәүчеләр хезмәт кенәгәсен алсын да санасын… Ә миңа бушны чутлап ни файда?

Гадел абый аның сүзләрен сабыр гына тыңлап утырды. Аннары Галләмовның хезмәт кенәгәсен алып килергә кушты да минем кандидатурага каршы чыккан башка кешеләрдән дә, кайда эшлисез, күпме хезмәт көнегез бар, дип сораштыра башлады.

Әмма алары да батырып эшләүчеләр түгел, колхоз белән бәйләнешләре бик чамалы кешеләр булып чыкты.

Теге өч ирнең икесе балта остасы, берсе мич чыгаручы – гомерләрен күбрәк тирә-як районнарда, хәтта чит өлкәләргә чыгып та эшләп үткәрүчеләр икән. Әлеге ике хатынның ирләре дә шулай ук колхозны куандырырлык эш күрсәтмиләр: кышын вак-төяк эштә эшләп йөрсәләр дә, җәйгә чыккач, колхоз эшенең иң кызу чагында, бер кешене унга бүләрдәй вакытта, Урал ягына китеп, печән чабып, утын кисеп, акча сугып йөриләр икән.

Хезмәт кенәгәсен карап, Галләмовның да колхоз эшенә нибары илле бер көн генә чыкканын, аның да җәен шабашниклыкта йөрүен ачыклаганнан соң, Гадел абый ипләп кенә трибуна янына барып басты да, өстенә иске сырма кигән, башына уңып беткән калын шәл япкан кечкенә генә бер хатын-кызга мөрәҗәгать итеп:

– Әйтегез әле, менә сез кайда эшлисез? – дип сорады.

Кечкенә ханым башта сискәнеп-каушап китте. Аннары ялт итеп урыныннан купты да:

– Дуңгызлар карыйм, иптәш сиклитар, дуңгызлар! Безнең ише ирсез-атсыз хатын-кыз кайда эшләсен инде бүтән?! – диде.

– Узган ел күпме хезмәт көне эшләдегез?

– Һей, миннән сорасаң! Көненә ике труддин язабыз дип әйткәннәрие, эшкә куйганда. Өченче елымны эшлим инде. Үткән ел күпме труддинем булгандыр, үтер – әйтә алмыйм. Бер дә ул хакта сорашканым булмады.

– Җиде йөз дә унтугыз да җитмеш биш сутый хезмәт көне бар Хәдичә апаның! – дип кычкырды берсе мич артыннан. Күрәсең, бригадир яки ферма мөдире кычкыргандыр, югыйсә алай төгәл әйтеп бирә алмас иде.

– Алай икән! – диде секретарь, мәгънәле генә итеп. – Кызык, бик кызык килеп чыга бит, иптәшләр! Кечкенә генә Хәдичә апа җиде йөз унтугыз хезмәт көне эшләгән, ә чиртсәң, битләреннән кан чыгарга торган тап-таза дүрт ирнең, дүртесенекен бергә кушсаң да, Хәдичә апаныкы хәтле хезмәт көне юк! Бу нәрсә була инде, иптәшләр? Бу килештән ул колхоз ничек алга китсен инде? Җитмәсә, колхозда иң аз эшләүче шул кешеләр, оялмыйча, авыз күтәреп сөйләп торган булалар бит әле! Аларның нигә алай йон кабартулары аңлашыла, әлбәттә: Хәкимов Өлфәт председатель булса, тезгенне нык тотачагын бик яхшы белә алар. Элекке елларда «Чулпан» да да бар иде андый берничә кеше. Ләкин Хәкимов аларга бик тиз чик куйды. Күрше авыл гына бит, ул турыда сезнең авыл шабашниклары да ишеткәннәрдер, билгеле. Галләмов агай да белә булса кирәк ул хакта. Ләкин, иптәшләр, мин сезгә шушы җыелышта авторитетлы рәвештә әйтеп куям: моннан соң шабашникларның юлын ябачакбыз! Сугыш китергән авырлыкларны сылтау итеп, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып йөрүчеләр булырга тиеш түгел киләчәктә!

– Әмма дә дөресен әйттең инде, иптәш сиклитар! – дип, кинәт тәрәзә буенда утыручы бер апа торып сөйли башлады. – Нәкъ өстенә генә китереп бастың инде менә! Бер бүген генә түгел, сугыш башланган елдан бирле шулай килә бездә: җыелыш булса, Галләмов ишеләр бугаз киереп акыра, эшкә килгәндә, анысын безнең ише тол хатыннар эшли. Беркемгә бер сүз әйттерми ул Галләмовлар! Гел алар сүзе өстен чыга. Чыкмасые да, җә өркетеп, җә майлап, прсидәтелне үз якларына аударалар! Син бик дөресен әйтәсең, иптәш сиклитар, Хәкимов Өлфәтне прсидәтел итеп куйсак, аның белән буткалары пешмәсен, аны ярты эчертеп кенә үз якларына аудара алмаслыкларын сизенә алар, шуңа шушылай тыпырчыналар. Әмма дә ләкин алар сүзенә карамаска кирәк! Минем фикерем шул: Галләмов ише шабашникларның сүзен колакка алмыйча, шуларга юри үч итеп, тотарга да Хәкимов Өлфәтне сайлап куярга кирәк. Кертсә, ул кертә безнең халыкны денгә. Үткән ел «Чулпан» да кила да өч йөздән бүлеп бирде ул! Без шуның чиреге белән калдык. Ул да атхуттан… Ә җирләребез бертөсле үк. Безнең җир тигезрәк, яхшырак та әле. Сугышка хәтле без һәр җылны «Чулпан» нан күбрәк бүлә торганыек!

Ул апа урынына утырган гына иде:

– Миңа да мөмкинме берничә сүз әйтергә? – дип, алгы рәттән брезент кожанлы, йөзен сап-сары сакал-мыек баскан бер абзый торып басты да рөхсәт иткәнне дә көтмәстән сөйли үк башлады: – Төптәнрәк уйлаганда, чыннан да, шулай ич, җәмәгать. Нурҗамал хак сүз әйтте бит! Галләмефе дә, Хәмитофы, Сираефы да – берсе дә колхозны кинәндерүчеләр түгел ич, үзегез дә күреп торасыз. Читтә, шабашниклыкта, акча эшләп йөри бит алар. Менә минем киемне карагыз да Галләмеф Закирныкын карагыз: ул өр-яңа җылы тун кигән, мин җыртык бишмәт тә иске кажан киеп йөрим. Ә бит минем кулым да балта тота белә. Мин дә, башка авылларга барып, йорт салып йөрергә магу. Ну, минем алай итәсем килми, сәвисем бар минем. Бөтенебез дә шулай йөри башласак, кем алып барсын калхуз эшен? Минем фикерем шул: Хәкимовны куярга кирәк прсидәтел итеп. Булдыра торган егет ул. Вәт шул! Минем сүзем бетте. Кирәк булса, язып куй, иптәш сиклитар, Сафин Вафа дигән кеше мин.

Вафа абзыйдан соң тагын унлап колхозчы кызып-кызып мине яклап сөйләде. Аннары Гадел абый торып басты да:

– Хәзер, иптәшләр, мәсьәләне тавышка куябыз: кем дә кем Хәкимов Өлфәтне…

– Гафу итегез, Гадел Салихович, минем дә бер-ике сүзем бар иде, – дип, мин үзем трибуна янына чыктым. – Мәсьәләне тавышка куйганчы, мин сезгә шуны әйтмәкче булам, иптәшләр, – дидем мин. – Зинһар, мине үзе теләп килгән икән дип уйлый күрмәгез! Сезгә килергә һич тә җыенмаган идем. Хәзер дә председателегез булырга атлыгып тормыйм. Сайламасагыз, рәхмәттән башка сүз әйтмәячәкмен. Әгәр сайлыйсыз икән, әйдәгез, алдан ук килешеп куйыйк, соңыннан үпкәләштән булмасын. Сездә эшләмәсәм дә беләм мин: сукранырга яратучылар күп, ә эшләргә теләүчеләр азрак биредә. Ул нәрсәне бетерергә кирәк булыр! Иң элек яхшылап эшләргә туры килер. Аннары рәхим итеп сорый да аласыз. Бөтенебез бер семья булып, колхозныкы дип түгел, минеке дип, күңел биреп эшләмәсәк, читтән килеп беркем дә алга җибәрмәячәк бу колхозны. Монысы – бер! Икенчедән, читкә китеп, шабашниклыкта йөрүчеләр иртәгәдән үк ул эшне туктатырга тиеш! Өченчедән, һәркайсыгызга бригадир кая эшләргә куша, шунда барырга кирәк булыр. Сәбәпсез-нисез эштән калучылар рәхим-шәфкать көтмәсен! Инде килеп, әгәр минем ялгыш эшләрем була икән, шулай ук күземә терәп әйтүегезне үтенәм. Чыш-пыш арттан гайбәт сату кирәк түгел! Менә шул, иптәшләр. Мәсьәләне тавышка куйганчы, боларны искә алыгыз. Әле соң түгел. Соңыннан тегеләй дә болай, фәлән дә фәсмәтән дип йөрерлек булмасын! Минем таләпләргә риза булган кешеләр генә кулын күтәрсен. Тагы шунысын да әйтеп куям. Кайсыдыр, Галләмов Закир агай иде, ахрысы: «Читтән килгән председательләрне күп күрдек инде, юньләп эшләмиләр, әмма хезмәт хакын акчалата каералар», – диде. Курыкма, Закир агай, мин акчалата алмаячакмын. Барлык колхозчылар кебек үк, мин дә хезмәт көненә эшләячәкмен. Сезгә ни, миңа да шул булыр.

Аннары Гадел абый мәсьәләне тавышка куйды. Җыелыштагы биш йөз алтмыш өч колхозчының уналтысы каршы булды, башкалары, ризалык белдереп, кул күтәрде…

Шулай итеп, мин «Чулпан» нан «Ватан» га күчәргә тиеш булдым, туган. Ләкин сайлап куйган көннәрдә үк анда эшли башламадым. Ни өчен дисәң, алдагы елда мин Казан авыл хуҗалыгы институтында читтән торып укырга имтихан биреп кайткан идем. Нәкъ шул көннәрдә кышкы сессиягә барырга кирәк иде. Шуңа күрә, элекке председатель белән алыш-бирешне кайткач ясарга булып, Казанга кышкы имтиханнарны тапшырырга китеп бардым.

Менә шунда теге укытучы кыз Гөлүсә белән янә очраштык без. Ул да читтән торып Казан педагогия институтында укый, һәм ул да, минем кебек, кышкы сессиягә килгән иде. Беренче имтиханымны тапшырып чыккан көнне үк ялт итеп институтка килеп керде бу.

– Хәлегезне белергә килдем, Өлфәт абый, – ди. – Авылдаш итеп үзегез килерсезме дип көттем-көттем дә, сез килмәгәч, үзем килдем менә!

– Мин сезнең Казанда икәнлегегезне белми идем бит, – дидем мин, аның сессиягә киткәнлеген ишеткән булсам да, белмәгәнгә салышып.

Ул минем бу сүзләремне колагына да алмады:

– Йә, нинди билге белән котлыйм сезне, «отлично» беләнме? – дип, һаман үзенекен тәтелди бирде.

– Юк, «яхшы» сы бик җиткән минем ише читтән торып укыган кешегә.

Өмете акланмаганга борынын җыерып ризасызлык белдерде дә шундук тагын кояштай балкып китте.

– Котлыйм, Өлфәт абый! – диде аннары, кулымны кысып, һәм серле итеп елмайды да өстәп куйды: – Имтихан алучы урынында булсам, мин сезгә, һичшиксез, «отлично» куйган булыр идем!

– Яхшы ниятегез өчен рәхмәт, Гөлүсә! Ә үзегезнең эшләр ничек соң? Ничә имтихан тапшырдыгыз әле?

– Уф, үләм! – диде ул, һуштан яза башлаган кешедәй башын тотып, чытлыкланып. – Ниһаять, сез дә минем хәлем белән бер кызыксынырсыз икән. – Аннары кинәт башын күтәрде дә: – Минем хәлләр болай ярыйсы, Өлфәт абый, өч имтиханымны тапшырдым инде, тагын берәү генә калды. Анысы ничек булыр – әйтә алмыйм, ә өчесен гел «отлично» га тапшырдым.

– Молодец, котлыйм үзегезне, Гөлүсә! Мин әле дүрт имтиханның бары тик берен генә тапшырдым.

– Шулаймыни? Ә мин тагы эшләре бетеп килә торгандыр, әллә бергә кайтырбызмы дип килүем иде. Булмый икән инде, алайса, – диде ул, сөмсерен коеп.

– Нишләтәсең бит, Гөлүсә.

– Беләсезме нәрсә, Өлфәт абый! – диде ул, тагын рухланып китеп. – Әйдә, кинога барыйк әле бүген. Сезнең дә куанычлы көнегез икән, мин дә имтихан тапшырып чыктым. Әйдәгез, шуны отмечать итеп кайтыйк әле!..

– Бик барыр идем дә, әмма мине бүген кичкә фронтта бергә хезмәт иткән бер иптәшем чакырган иде шул, Гөлүсә, – дип, мин аның үтенечен кире кактым.

Әмма Гөлүсә тиз генә бирешергә теләмәде.

– Ә ул дустың янына икәү барырга ярамыймы соң, Өлфәт абый? – диде, һаман шулай матур, серле итеп елмаеп. – Карамаган кино түгел, анысына бүтән вакытта да өлгерербез әле!

– Алдан сөйләшеп куймагач, икәүләп килеп керү бик үк килешеп бетмәс шул, Гөлүсә. Аннары ул минем өйләнгән кеше икәнлегемне дә белә бит.

– Белсә – бик шәп! Сез мине хатыныгыз дип әйтерсез.

Нишләргә инде бу кызый белән? Мин беркавымга аптырабрак калдым. Аннары, әйдә, ялганларга булгач ялганларга инде, дип уйладым да:

– Ул кеше минем Сәкинәне таный шул, Гөлүсә. Сугышта вакытта рәсемнәрен күргәне булды аның, – дидем.

– Ну, хәйләкәр дә кеше инде сез, Өлфәт абый! – диде ул, ачыктан-ачык үпкәләп. – Нигә юкны уйлап чыгарып маташырга инде! Алдашканыгызны күзләрегездән үк күреп торам бит! Ичмаса, дөресен әйтегез аны: синең белән күрешәсем дә, сөйләшәсем дә килми, диегез!

Мин җинаять өстендә тотылган кеше сыман телсез-өнсез калып торган арада, күрәсең, бу кыен хәлдән коткарырга теләп булса кирәк, Гөлүсә мине юатырга ашыкты:

– Ярый, Өлфәт абый, хафаланмагыз. Теләмисез икән – кирәкми, алып бармагыз. Алай атлыгып торудан әйтмәгән идем мин сезгә. Риза булсам, киносына да, театрына да, тагын әллә кайларга да алып барырга җан атып йөрүчеләр дә бетәсе түгел. Тәмам туйдырып бетерделәр инде. Ну, әкәмәт тә икән бу ир-ат халкы! Барысына да матур кыз булсын. Хәтта инде чәчләренә чал төшкән һәм, мөгаен, кимендә ике бала атасы булганнарына тикле сүз кушып азапланган була бит. Әнә шул ач күзләрдән котылып тору өчен, кинога чакырган идем мин сезне, Өлфәт абый. Аннары минем өчен бик мөһим, бик зур бер мәсьәлә турында киңәш-табыш итеп карамакчы идем.

– Нинди мәсьәлә ул, Гөлүсә? – дидем мин, ниһаять, тел тибрәтеп сүз әйтергә җай чыгуына куанып.

– Улмы?.. – Шулай диде дә, әйтергәме-юкмы дип булса кирәк, беркавым уйланып, аска карап торды. Аннары кинәт, башын күтәреп, күзләремә текәлде дә тиз-тиз сөйләп китте: – Эш менә болай, Өлфәт абый. Сүз әлеге шул яшь, чибәр кызлар артыннан куган ач күзләрнең берсе турында булачак. Ләкин монысы гади генә түгел, ә особый ач күз. Үземне укыта торган бер доцентның күңеле төшкән миңа. Мин үзем дә сизенеп йөри идем аның шулай икәнен. Әмма моңарчы ул миңа бу турыда сүз белән әйткәне юк иде. Мин тоже берни белмәгәнгә салышып йөри бирә идем. Ә менә кичә ул мине фатирыма кадәр озата кайтты һәм кулымны сорады. Риза булсаң, хәзер үк алып калам, әгәр инде уйлашырга кирәк дип әйтәсең икән, көтәргә дә була, диде. Киңәш ит әле, Өлфәт абый, нишлим икән?

– Ниндирәк кеше соң ул, Гөлүсә? Өйләнеп аерылышканмы, әллә егет кешеме? – дидем мин, нинди киңәш бирергә дә белмичә.

– Улмы? Ул егет кеше түгел инде, Өлфәт абый. Бала атасы икән инде. Ләкин баласы үзе белән түгел, аерган хатынында калган. Яшькә дә бик яшь түгел – миннән унсигез яшькә олы. Төскә-биткә, буйга-сынга болай симпатичный гына үзе. Институтта да шактый авторитетлы сизелә. Моннан алты ел элек үк инде кандидатлык диссертациясен яклаган. Хәзер докторлыкны язып ятам, озакламый анысын да төгәлләячәкмен, ди. Әйт әле, Өлфәт абый, нишлим икән, ә?

– Кешегә киңәш ит, үзең теләгәнчә эш ит, диләр бугай мондый чакта.

Ул миннән мондый җавап көтмәгән иде, ахрысы, – йөзе кинәт караңгыланды, күзендәге нурлар юып алгандай юкка чыкты. Беравык идәнгә карап торды. Бары тик шуннан ары гына гадәтенчә ялт итеп башын күтәреп миңа текәлде дә:

– Димәк, сезгә ничек итсәм дә ярый, шулаймы? – диде. – Руслар әйтмешли, сезгә не жарко и не холодно, әйе?

– Соң мин тормыш итәсе түгел бит ул симпатичный белән, – дидем мин, аның кирәгеннән артык төпченә башлавына эчем пошып. – Әгәр аңа кияүгә чыгасыз икән, сез яшәргә тиеш буласыз. Шулай булгач, үзегез карагыз инде, Гөлүсә. Йөрәгегез ничек куша, шулай эшләгез! Башкача мин берни дә әйтә алмыйм. Кешегә киңәш бирү түгел, үземнең семья тормышымны да шушыңарчы рәткә сала алганым юк әле.

Бу җавабымның кискенрәк булганын сизенеп, мин аңа: «Хәер, мондый зур эшкә алыныр өчен, бер-береңне яратышу да кирәк, диләр бугай бит, анысы бармы соң ике арагызда?» – дип әйтмәкче булып авыз ачкан идем, ләкин Гөлүсә мине тыңлап тормады.

– Рәхмәт, Өлфәт абый! – диде дә, институт коридорын яңгыратып, тек-тек басып китеп барды.

20

Сессиядән кайтып, «Ватан» да эшли башлагач та җиңел булмады, туган, минем хәлләр. Аеруча беренче айларда, халык – мине, мин халыкны яхшылап белмәгән чорда, кыенга туры килде. Үз якларына аудару өчен, ниләр генә эшләп карамады ул шабашниклар! Мең төрле хәйлә табып, өйләренә алып кереп сыйларга да тырыштылар, төрле «бүләкләр» төртергә азапланучылар да булды. Минем әле һаман буйдак булып йөрүемне сәбәп итеп, гайбәтен дә туйганчы тараттылар…

Һей, туган, ул көннәрдәге хәлләрне искә алганда, хәзер дә аркалар чымырдап китә әле!..

Әлеге шул «Ватан» да эшли башлаган көннәрдә килеп чыккан кайбер хәлләрнең бер-икесен сөйләп үтмичә тәки булдыра алмам, ахрысы.

Март аеның урталары, аяз, җылы көн иде. Икенче бригададан алты ирне кырга салам көрәргә җибәрдек. Тукта әле, нишләп яталар икән дип, төшкә таба яннарына барып карап кайтырга булдым мин боларны. Килсәм, алтысына алтышар метр кар да көрәмәгәннәр. Үзләренә кирәк кадәр урынны гына чистартканнар да, көрәкләрен карга кадап куеп, дөньяларын онытып, карта сугып утыралар! Шулкадәр бирелеп уйныйлар – яннарына килеп басканымны да сизмәделәр хәтта.

Акыра, сүгенә башлаудан үземне чак-чак кына тыеп калдым. Ачуың килмәслек тә түгел бит: иртәгә шушы эскерттән ферма терлекләренә салам ташый башларга тиешләр, ә болар әле ул эскертне көрәргә тотынмаган!

– Кая, миңа да карта өләшегез әле, җәмәгать? – дидем мин, ачуымны бик зур кыенлык белән генә басып, юри исем китмәгән атлы булып күренергә тырышып.

Алтысы да дерт итеп киттеләр. Ә мине сайлаган җыелышта райком секретаре белән әрепләшеп азапланган Галләмов Закир агай исә карталарын салам өстенә ташлап сикереп үк торды. Башкалары да карталарын ташладылар. Берсенең дә алып кесәсенә салырга йөрәге җитмәде: нишләргә белмичә, аптырашып тик торалар.

– Нигә авызларыгызны чөйгә элеп, шаккатып калдыгыз? Мине уенга алырга теләмисезмени?

Берсе дә бер сүз дәшмәде.

– Синекеләрме болар, Закир абзый? – дидем мин, чәчелеп яткан карталарны җыеп алып, – мә, кесәңә салып куй!

Закир абзый кымшанып та карамады.

– Синеке түгел, димәк. Кемнеке соң болар?

Берсе дә минеке димәде.

– Ярый, хуҗасы юк, алайса, бик шәп булды әле бу! – дип, куанган сыман итеп, карталарны кесәмә салып куйдым да сәгатемә карадым: уникенче киткән иде.

Кыш көне безнең якларда мондый эштән төшке ашка кайтып тору гадәте юк. Иртәдән алып көндезге икеләргә кадәр эшлиләр дә шуннан соң барып йөрмиләр. Димәк, бу алты ирнең нибары ике-ике сәгать ярым эш вакытлары калган. Нәрсә генә майтара ала инде алар бу килештән?

– Теләсә нишләгез, иптәшләр, – дидем мин, кискен итеп, – кайтып төшке ашны ашап киләсезме яки кайтып тормыйсызмы – анысы сезнең ихтыярда. Ләкин кичкә шушы салам эскертенең, һич югында, яртысы көрәлгән булырга тиеш! Иртәгә моннан салам ташый башлаячакбыз. Әгәр эскерт көрәлмәгән булса, җавабын үзегез бирерсез!


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации