Текст книги "Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр"
Автор книги: Зиннур Мансуров
Жанр: Документальная литература, Публицистика
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 5 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]
БЕЗДӘ ӘДӘБИЯТ БАР, ҺӘМ ДӘ БАЙ ӘДӘБИЯТ!
Теләсә нинди милләтнең тәрәккыятен әдәбияттан башка күзаллап булмый. Сәнгатьнең әлеге төре Казан ханлыгы вәйран ителгәннән соң хәтта кайбер дәүләти вазифаларны да үз өстенә алган. Әдәбиятның халык язмышыннан аерылгысыз рәвештә яшәп килүен Габдулла Тукай да яшьли үк нечкәләп аңлаган. Шагыйрь гасырлар буе тупланган язма мирасыбызны да нәкъ менә шундый күзлектән карап бәяләгән, төрлечә якынлыкта аралашып торган каләмдәшләренә дә әлеге кырыс хакыйкатьтән чыгып, үз мөнәсәбәтен белдергән, кәгазьгә төшерелгән һәрбер кәлимәсенә кан-яшь белән сугарылган ошбу бердәмлекнең асыл мәгънәсен салырга омтылган. Аның халык иҗаты турында сөйләгән лекцияләрендә дә сүз сәнгатенең төп миссиясе басым ясап күрсәтелә. Аерым кешеләргә язылган шәхси хатларында да ул әдәбият мәсьәләләренә еш кагылып үткән. Шулай ук «Теория словесности» ише гыйльми хезмәт башкарырга ниятләп йөрүе дә, уку китаплары әзерләве дә Габдулла Тукайның мәдәниятебезне һәрдаим кайгыртып яшәвен раслый. Алай гына түгел, кечкенә Апушка газиз кавемен зурларлык талант иңдерелү дә безгә Аллаһның шушы максатта хәерхаһлык күрсәтүе кебек аңлашыла. Кыскасы, болар хакында коры төстә сөйләүгә караганда шагыйребезнең үзен дикъкатьләп тыңлау күпкә хәерлерәк.
– Ана карынында чакта ук иңгән илаһи талант адәм баласының аңы белән бергә ачыла башлый, диләр. Нарасый үзен үзе белү чиген үткәч, аның инде дөньяга карашы да сиземләнә. Чынбарлыкны фикерләп кабул итү дәрәҗәсенә күтәрелгәннән соң, ул тора-бара сәләт мөмкинлекләрен дә күрсәтергә керешә. Шуны беләсе иде: аң-зиһен уяну мизгелләре хәтерегезгә сеңеп калмаганмы?
Габдулла Тукай. Тол калган анам янында мин берничә вакыт торгач, анам мине авылымыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрә карчыкка вакытча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна… имамына кияүгә чыкмыштыр… Теге муллага үзләшеп җиткән булырга кирәк: ул бервакыт мине үзе янына… алдырырга атлар җибәрткән. Мине бу атлар, әлбәттә, Саснага алып киткәннәр. Хәер, алып киткәннәр генә түгел, шул атка утырып киткән дәкыйкаләрдә7070
Дәкыйка – мизгел, минут.
[Закрыть] миндә, бала булсам да, бер төрле аң ачылып китү барлыкка килгәнме, нидәндер, мин хәзер дә атта утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганын онытмаган шикелле булам.
– Күпне вәгъдә иткән акыл казаныгыз нәкъ менә 3 яшьтә, әниегез белән кавышырга бару тәэсирендә чынлап кайный башлаган икән.
Г. Т. Шулай булып чыга.
– Иҗтимагый эчтәлекле эстетиканың үзәк билгесен тәшкил иткән матурлык кешеләр күңелендә тирә-юньдәге хозурлык йогынтысында гына тамырлана аладыр. Ятим балага насыйп кылынган рәхимсез язмыш кушуы буенча сезгә авылдан авылга шактый сөрелеп йөрергә туры килгән. Шулар арасыннан берсе гүзәл табигате белән дә, үтә аһәңле исеме белән дә аерылып тора. Икеләнмичә әйтергә мөмкиндер, тулышып килгән сәләт бөреләренең шигърияткә тартылуында илһамландыргыч Кырлай гаять зур этәргеч ясаган. Сәгъди абзый арбасында авылга якынлашуыгыз, шаять, хәтерегездә татлы истәлек булып сакланадыр.
Г. Т. Бу вакыт җәйнең матур чаклары булганга, әтрафтагы яшел чирәмнәр вә урманнар, артык эссе булмыйча, үзенең нурлары белән сөеп кенә торган кояш икенче яктан тагы рәхәтләндерәләр иде.
– Кырлайда зурлап үткәрелгән Сабан туе, мөгаен, гомер башындагы беренче бәйрәмегез булгандыр. Бүләк җыюда да катнашкансыз икән.
Г. Т. Мине Сабан туе көнне уятып, кулыма янчык дәрәҗәсеннән аз гына үткән кечкенә бер капчык тоттырдылар… Кайсы гына өйгә керсәм дә, минем ятим калган мулла баласы икәнемә игътибарән, миңа, башка малайларга биргән кеби, конфет, бер-ике перәннек кенә бирмичә, һәр йорт иясе дә буяган күкәй бирәләр иде… Чүпрәкләр, яулыклар җыелып тәмам булгач, бөтен авыл халкы – хатын-кызы, бала-чагасы – болынлыкка төштеләр. Көрәшләр, узышулар башланды…
– Чыннан да, ошбу авылда оештырылган халык бәйрәмнәре күп бизәкле булулары белән аерылып торган. Алар дәвамлы да килеп чыккандыр?
Г. Т. Исемдә юк инде – бу Сабан туе ничә көн булгандыр… Бәлки, ул 3–4 көн булса да, миңа бер генә көн кеби тоелгандыр.
– Димәк, Кырлайның әкияти матурлыгы сезне гомерлеккә әсәрләндергән.
Г. Т. Уйласам авылымны, гакылымнан да мин хәзер язам.
– Сез нәкъ менә Кырлайда беренче тапкыр абыстайга белем алыр өчен баргансыз, хәреф танырга өйрәнеп, башка дөньяви китапларны йотлыгып укый башлавыгыз да шушы авылда булган бит. Алар нинди басмалар иде?
Г. Т. «Рисаләи Газизә»… «Фәвакиһел-җөләса»…
– Җитди китаплардан башлагансыз. Сезгә әле ул чакта 8 яшь кенә булган. Шулар арасыннан «Фәвакиһел-җөләса фил әдәбият»ның кайсы өлешләрен аеруча яратып укыдыгыз?
Г. Т. Актыктагы шигырьләрен…
– Әле укый-яза белмәгән вакыттан ук сез китапның тарту көчен тойгансыз…
Г. Т. Кич белән кайчак укыйлар… Бер кызык көйле китапның моңлы тавышы тирбәтеп, күз йомылгач, ихтыярсыз йоклыйсың шундук ятып. Йоклыйсың рәхәт кенә; төнлә уянсаң берзаман, як-ягың тып-тын – әле юк яктылык, таң атмаган. Шулвакыт яшьләр күзеңдә: җан ачып, җан сызланып егълыйсың, Җан-Зөһрә берлән Җан-Таһирне кызганып.
– Китапка мөкиббән китүегез гомер буена сүрелмәгән. Аның сәхифәләрен әледән-әле актарып утыру сездәй мәгълүматлы затка нәрсә бирә?
Г. Т. Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем, шуннан гына дәртләремә дәрман табам… Ышанычым арта минем үз-үземә, өмет берлән карый башлыйм булачакка.
– Киләчәктәге иҗат язмышыгызны билгеләгән шигърияткә тартылу нарасый күңелендә ничек барлыкка килгән икән?
Г. Т. Гаҗәба!.. Аңламыйм.
– Халык телендә йөргән төрле кызыклы такмакларны ятлап алу белән генә чикләнмичә, үзегез дә уй-хисләрегезне мөстәкыйль рәвештә шигъри калыпка салып карарга җөрьәт иткәнсез. Тәүге тапкыр каләмгә үрелү чынлап хәйран калырлык бит. Моның серен аңлый аласызмы?
Г. Т. Кайда аңлау миңа!
– Әгәренки шигырь җене кагыла икән, ул инде сине гомергә ычкындырмый. Үзеннән-үзе мавыгып киткәнсездер.
Г. Т. Бик һәвәсләндем шигырьгә күңелем, җаным белән.
– Беренче тапкыр иҗат эшенә алыну өчен әүвәл ниндидер камил үрнәк булу хәерле. Башта кемгәдер иярү дә зур гөнаһлар исәбенә кермидер. Сүз дә юк, элгәрге шагыйрьләребезнең буыннан буынга күчә килгән мирасы сезгә инде бала чактан ук азмы-күпме таныш. Халык иҗаты җәүһәрләренә дә сез яшьли игътибар биргәнсез…
Г. Т. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, мин соң… туган телемезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә ия була алыр идеммени?!
– Гавамның «күлмәктән чыгып» җыр сузуларын төрле урыннарда ишетергә туры килгәндер.
Г. Т. Халкыбызның бутылкалар урманы арасында… кәеф-сафа кылып утырган чакларында да… Монда да рәхәтләнеп тыңлый идем. Хисләрем кузгала иде. Халык хисләре белән хисләнмәгән кешеләр өчен гади бер кычкырып утыру булган бу «җырлаулар» минем күңелемнең иң нечкә кылларына тукыналар иде. Шуннан соң мин дә аларныкы шикелле үк итеп, алар вәзене белән, алар көенүк салып, үз хисләремне мәйданга чыгара башладым. Шулай булгач, мине «Әллә нинди такмаклар язып чыгарган!» дип орышмаслар дип уйлыйм.
– Сүз уңаеннан сорыйсым килә: халык иҗаты үрнәкләре нигезендә иҗат ителгән әсәр шигъри төрлелектә кай яклары белән аерылып тора?
Г. Т. Халык җырларына тәкълид итеп язган шигырь, тәкълид итмичә язылган шигырьләрдән хис, мәгънә, тасвир ягыннан һич тә ким булмавы өстенә халыкның үз көе, үз вәзене, үз формасы илә язылганга, халык күңеленә бигрәк гүзәл тәэсир итә вә урынлашадыр.
– Үзеннән-үзе аңлашыла, теләсә нинди әдәбиятның нигезендә бәрәкәтле халык иҗаты ятадыр. Аның йогынтысы бер милләттә күбрәк, икенче милләттә беркадәр азрак сизелә. Әйтик, сез рус шигъриятен нечкәләп беләсез бит. Анда халык башлангычы «аңкып» торган әсәрләр бармы?
Г. Т. Бу җөмләдән Кольцовның «Ник йоклыйсың, мужик?», «Сукачы җыруы», Пушкинның «Кызлар җыруы» саналалар.
– Татар халкының әле төрле өслүптә язылган «Идегәй», «Ак бүре», «Сак-Сок»лары да бар. Андый әсәрләр каләм әһелләрен үзләренчә иҗатка рухландырып тора.
Г. Т. «Сак-Сок» хикәясе – халыкның бернәрсә белән дә чикләнмәгән киң фантазиясеннән туган бер хикәядер…
– Без чынлыкта колачлап бетерә алмаслык биниһая зур темага кереп киттек. Бу урында татар халкының иҗат мөмкинлекләрен билгеләп үтү генә дә җитәдер күк.
Г. Т. Дөрестен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.
– Бездә каләм төшенчәсенә күпкырлы мәгънә салынган. Әлбәттә, артыгын уйлап тормаган беркатлы бала чакта ул әле язу коралы буларак кына кабул ителә. Тора-бара кулдагы каләм авырая, җаваплылыгы да арта башлый. Хәзер инде сез аңа кечкенә Апуш күзләре белән түгел, шушы юлда ачысын-төчесен татыган зуп-зур Тукай тәҗрибәсе аша карыйсыз. Гомумән, нәрсә соң ул каләм?
Г. Т. Каләм – хөкем йөртүче җир йөзендә, аның белән ант ителгән «Нүн» сүрәсендә… Каләм – бөек, каләм – дәрәҗәле; Ходайның телендә ант урынында ул.
– Әгәр максат тәгаен билгеле булса, аңа ирешү юлларын табу җиңелрәк, дип искәртә элгәрләр. Сезнең дә үз-үзегезгә йөкләгән олуг бурычыгыз гавамга шактый алдан ук сиздертеп куелган. Ничек язгансыз әле?
Г. Т. Телим булырга мин инсане гали…
– Әйтерсең барысын да алдан күргәнсез.
Г. Т. Эшем һәм ниятем изге иде, ләкин максудыма җиттеме – анысы минем эш түгел.
– Гадәттә, талант иясе әдәбиятка дәвамчы буларак тартыла. Шул исәптән сез дә. Артыңнан килүчеләрне дә тоеп яшәү мәслихәт. Ошбу мәсьәләдә ышанычыгыз ныкмы?
Г. Т. Әлхәмделиллаһ… Милләтнең яшь каһарманнары каләмгә сарылды…
– Күңелегезне кәгазьгә әле беренче тапкыр түккәндә үк сез язучыларга олуг вазифа йөкләнүен тәкрар итәсез.
Г. Т. Боларның кемлеген яхшы белик без, боларның артуын Ходайдан телик без.
– Әдиплек гамәлен дә бик зурлап күрсәтәсез.
Г. Т. Язучысыз язылдымы бу Коръән, язучысыз төзелдеме бу Форкан?
– Тфү-тфү, безне көферлектә гаепли күрмәсеннәр тагын! Монда бит күктән иңгән сүрә һәм аятьләрне кәгазьгә тәртипләп төшерү әмәле турында сүз бара. Берьяклы гына уйлаучылар өчен шундый искәрмә ясау кирәктер.
Г. Т. Наданлык сәбәпле көфергә төшү җиңел инде.
– Әлбәттә, кешелек дөньясындагы рухи тәрәккыятне язучылардан башка күзаллау кыен.
Г. Т. Бу дөньядан язучылар күтәрелгәннәр, дөньяга нәкъ ай кебек балкыганнар.
– Вәләкин шунысы кызганыч, изгегә тартыр каләм әһеленә беркайчан да җиңел булмаган. Әнә Алтын Урда чоры шагыйре Котб «Хөсрәү вә Ширин» поэмасының азагында әлеге әсәрен каләмнең күзеннән «бәгырь каны»н агызып язуы хакында искәртә. Иҗат газабы – бер хәлдер. Еш кына пәйгамбәргә тиңләнгән шул язучы тормышта да төрлечә эзәрлекләнеп тора. Җәмгыятьне аңламассың.
Г. Т. Безнеңчә, бунда бер дә аптырый торган җир юк… Китмәсен кәефең, мөхәррир, денсез дисәләр дә; син аларга бал биргәндә сиңа агу бирсәләр дә… Килер бер көн: милләтең сиңа шәфкатен күрсәтер… Тупаслар белми «шигърият» дигән сүз кадрене… Язучыларга хөрмәтләре юк… Каләм иясенең каләмгә хөрмәте юк, болар каршысында тәкәббернең хөрмәте күп.
– Чынлыкта үзен әледән-әле сиздертеп торган мондый мөнәсәбәт Коръәннең «Каләм» сүрәсен санламау булып та аңлашыла. Андый бәндәләрне исә кат-кат кисәтәсе килә.
Г. Т. Каләмгә каршы бармыйк – чәнчелербез.
– Явызлыкны каләм һәрчак куркыткан. Иҗат әһелен һәртөрле җәзага дучар итүләр дә, һичшиксез, язу коралының биниһая кодрәтеннән шүрләүгә барып тоташа. Газиз милләтен каләм белән яклаган затлар көрәш мәйданында нинди генә сынауга тарымаган: алар сугышта шәһит киткән, башлары киселгән, нахакка атылган, ватанчылык өчен мичтә яндырылган…
Г. Т. Мин үз тарафымнан бу фикернең тугрылыгына кул куямын.
– Әле көндәлек тормышта да төрле куркытулар булгалап тора. Әнә мөхтәрәм Галиәсгар Камалга хәтта һөҗүм ясалган. 1912 елда бугай.
Г. Т. Әдәбиятка мәхәббәт артып, Печән базары зобанилары татар мөхәррирләренең битен тимер кендекләр белән сыйпый башладылар.
– «Илдәге иҗтимагый төзелешне җимерергә чакыручы шагыйрь» буларак, үзегез дә патша охранкасы күзәтүе астында торгансыз. Кайчандыр сезгә дә: «Яза күрмә, җитәр, артык, Тукаев, вастрок бар бит; куярлар астырып дарга», – дип искәртүчеләр табылган.
Г. Т. Һәркемнең башы үзенә кыйбат. Мөхәммәтгали башы булып, әле ул да 200 мең сум тора…
– Сүз Иран шаһының башы турында бара кебек.
Г. Т. Ие… Кем белә, бәлки, минеке миллион тәңкә тора торгандыр. Әле бит мин, ит базарына чыгып та, башымны бүкәнгә куеп хак бирдергәнем юк.
– Сезнең җавап сүзегез сарказмга авышып китте.
Г. Т. Юк, мин ифрат җитди әйтәм… Алардан бер дә кот чыкмый; нидәндер җаннарым бу куркулардан бер дә сызланмый.
– Димәк, язу-сызуның хәтәр яклары гасырлар дәвамында аерым язмышларны сынап торса да, сез күктән бирелгән талантыгызны әдәбиятта раслау эшенә һич икеләнмәстән алынгансыз.
Г. Т. Бүреләрдән куркъдисәң, урманга бармау яхшырак… Озайттылар миңа кул төрле мәлгунь көч, кара көчләр, теләп сүндермәгә күңелемдә янган изге йолдызны. Вәләкин сүнмәде ул… Ничаклы изсә дөнья, ирке бар – куркытмыйдыр безне; елар җирдә көләм мин, һич чытып тормыйм аңар йөзне.
– Без инде язучылык миссиясен әңгәмәбездә беркадәр ачыклап үттек. Каләмгә йөкләнгән төп вазифаны һәрбер иҗатчы үзенчә аңлата. Ничекләр генә төшендермә, аны үз халкың язмышыннан берничек тә аерып булмый.
Г. Т. Милләт, бичара, һәлакәтнең чигенә җиткән… Тик каләмнән генә хәят, тик каләмнән генә нәҗат7171
Нәҗат – котылу, исән калу.
[Закрыть] көтә.
– Мондый үтә катлаулы вазгыятьтә, каләмнән генә түгел, һәркемнән дә иҗтиһат сорала.
Г. Т. Зыялыларымызга һәрничек җәсарәтле7272
Җәсарәтле – гаярь.
[Закрыть] пожарныйлар кеби, …дөрләп янган милләтне, тизрәк утка атылып, коткарырга тырышу фарыздыр. Пожарны читтән тамаша кыйлып кына көлеп тормак – ирлек түгелдер.
– Үзегезнең мөкатдәс бурычыгызны, күрәм, артыгы белән аңлыйсыз.
Г. Т. Язу язмактан ма гадә7373
Ма гадә – башка.
[Закрыть] юк базарым… Ушбу милләт ертыгының җөен җөйлим, җебем – кара, инәм – каләм… Һәр минут миннән тели дөнья күңел җимешләрен.
– Иҗатыгызның башында сез: «Каләм ул – чиргә дәва, кайгыны юар сабындыр», – дип искәртү ясыйсыз. Дөресен әйтик, үзенең хәләл хакын даулаган халыкка яшәү дәрте бирердәй әсәрләрегез янәшәсендә һәрбарча шигъри күзәнәгеннән үтә таныш аһ-зар түгелеп торганнары да байтак. Ә андый шигырьләр белән кайгыны юып буламы икән?! Бәлки, мөмкиндер.
Г. Т. Кайгы-хәсрәткә корылган асылым-нигезем, ни эшлим?.. Ачы булгач күңелем, шигырем ачы чыга… Әрни-әрни ләгънәт әйтәм тискәре бу дөньяга… Яманлыклар тәмам мине котырталар, таяк берлә гүя корсакка төртәләр; «Нигә болай?», «Ярамый!» – дип сөйләндереп, «Тфү, чортлар! Ахмаклар!» – дип төкертәләр.
– Әмма сезнең җәрәхәтле йөрәгегездәге күтәренке рух бу яманлыклар йогынтысыннан күпкә көчлерәк ләбаса. Ә күңелнең төшенкелек халәтендә каләмне «чәнчеп» куярга була.
Г. Т. Һәркемгә үз кайгысын язарга рөхсәт инде… Канлы күз-яшь белән яздым шигырем… Шулай итеп, ачы-төче язсам да мин, чыкса кирәк яхшы ниятемнең очы.
– Шунысы гаҗәп, сез минор яңгырашлы әсәр артыннан ук бик көлкелесен дә язып куясыз бит.
Г. Т. Көлке булса кайвакыт шигъриятемнең кыйссасы, анда бар бер җанлы хәсрәт, канлы ләгънәт хыйссасы7474
Хыйсса – өлеш.
[Закрыть]. Уйлый торгач, мин үземнең җан ачымнан да көләм, чөнки инде кайгыра алмыйм, кайгырып арган булам.
– Кайвакыт каләм белән сөйләшеп тә аласыздыр. Уртак максатларны барлаган чакта аңа ничегрәк мөрәҗәгать итәсез?
Г. Т. И каләм!.. Без әсирләрне, ялкауларны да зур эшкә этәр; милләткә мәрхәмәт ит – зинһар, хурлыкка калдырма… Милләтнең бу хәле хикмәт китабына теркәлгәнме?.. Яз караны «кара» дип һәм акны «ак», җөпне «җөп» дип һәм шулай ук такны «так». Һәр кеше күңелен генә күрмә, милләт авыруына бак!
– Сезнең иҗат итү үзенчәлекләрен, илһамыгызның холкын беләсе килә. Ниятләгән яңа әсәрегезне ничегерәк яза башлыйсыз?
Г. Т. Тапдисәм маузуг, язарга аптырыйм: кай төшеннән мин моны, дим, эләктерим? Ул йозак төсле миңа, юк ачкычым, йә бөек сәд7575
Сәд – дивар, крепость-кальга.
[Закрыть] – юк менәргә баскычым. Йә көймә ул – юк янымда ишкәгем, шул рәвеш эчтә кала күп хисләрем… Уйлыйсың син бер фикерне: раст кеби, шик төшә – юк, ул да раст булмас кеби.
– Мондый күңел халәте һәрбер шагыйрьгә хастыр. Әлбәттә, ошбу исәпкә графоманнар керми. Чын талант иясенең исә язу рәвеше үк үзгә. Хәер, иҗат газабын кичерергә сәләтле затларны үзегез дә сурәтләп бирә аласыз. Ничек әле?..
Г. Т. Ничек дисезме? Очень просто… Уйга баткан, утырмакта шагыйрь язып, язадыр ул бар дөньясын оныта язып; каләм белән кайчак чәчен актаргалый, чыгаргандай төрле уйлар баштан казып. Яза шагыйрь, каләмен кулдан куймый, бер юл язып ташлый, тагын берне уйлый…
– Кайчак йөгерек каләм дигәннәре чыгымчылап та куйгалый бит. Шундый хәлдә калганыгыз юкмыни?
Г. Т. Вакыйган, дөрес бит!.. Язасылай сүземне яза алмыйм, ни булды икән минем каләмгә? Язам, диеп кенә утырсам да, вакытым гына китә әрәмгә!
– Әле бит тәкъдир ителгән вакытны руханә тоеп, катгый цейтнот басымы астында язу да була. Менә сез язасыз…
Г. Т. Мин язам, шунда күрәм: лампам эчендә май кими; алда кәгазьгә ташыйлар – күңелемә уйлар сыймый. Якты беткәнче языйм, дип, сызгалыйм тиз-тиз генә, кәгазь өстендә кала тик кәкре-бөкре эз генә. Нокталар да төртмимен, керсә ярар, дип, киртәгә – мин үзем сызганны бик яхшы таныйм, дип, иртәгә.
– Әмма сезнең ашыгуыгыз өстән-өстән эшләүгә китерми. Сыйфатка сукмаса, җәһәтлек аклана. Шулай түгелме?
Г. Т. Мактану кирәкмәс.
– Иҗатын сүз тегермәненә әверелдермәгән каләм иясенең яза алмый торган чаклары да була.
Г. Т. Була кайчак бөтен уйдан күңел буш… Акмый тышка мәгънәләр – кипкән күңелнең чишмәсе… Менә шулчак кешеләр шелтәлиләр: «Нигә син язмыйсың һичнәрсә?» – диләр. Җавабымда: «Вакыт юк, – дим аларга. – Бушамыйм бу арада язгаларга». Шулай кайчак кесәгезнең төбендә беләсез юклыгын ярты тиен дә, сораучыга дисез бит: «Миндә вак юк!» Шулай ук мин дә әйтәм, дип: «Вакыт юк!»
– Әйе, яхшы әсәр кәгазьгә үзеннән-үзе генә түгелми.
Г. Т. Шагыйрьгә матур шигырь язу читен. Әмма бер дә язмый тору аннан да читен.
– «Нигә син язмыйсың һичнәрсә?» диюче затларда шагыйрьгә карата ниндидер кайгыртучанлык күрсәтү тоемлана. Киресенчә, талантның бугазына басучылар да бу дөньяда аз түгелдер.
Г. Т. Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа, әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа: «Бу заман шундый заман, – дип, – бу вакыт мондый вакыт, син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот». Мин сыя алмыйм андый шартлар, фани дөнья вакытына, башны бөксәм – зур җинаятьтер олуг җан хаккына.
– Гелән сызланучы күңелегез төшенкелеккә бирелгән чакта сез иҗатташыгызга нинди киңәшләр бирер идегез?
Г. Т. Дөньядан шагыйрь икәнеңне яшер, дустым, яшер. Белмәсеннәр – кайсы җирдән ачыла бу кодрәтең… Һәрвакыт, һәр җирдә син башка киемнәргә төрен… Читкә бор – сүз килсә каршыңда шигырьләр бабына…
– Шагыйрьлекне нигә яшерергә? Каләмдәш дустыгызга тагын ниләр әйтергә телисез?
Г. Т. Дөньяның буш шау-шуы шагыйрьгә чит, шагыйрьгә ят… Бел: килешмидер сиңа бу вак мәгыйшәт, вак тормыш; чөнки мәңгегә оча алмас, йортта күп асралса кош.
– Аңлавымча, сез иҗат әһелен олуг максатлардан тайпылмаска, көнкүрешнең тар-кысан калыпларында калмаска чакырасыз күк. Үземнең җандагы шагыйрьлек тә кинәт калкынып куйгандай булды. Дәвам итсәгезче!
Г. Т. Таҗе шагыйрь мәңгегә булмас сиңа, ваксынып, син төшсәң алтын шылтыравы астына.
– Алтын шылтыравы астына төшүләр һәркемне сагалап торырга мөмкин. Әнә үзегез дә «Караван» чәй фирмасы турында «Тәүлек» дигән мактау шигыре язгансыз бит әле, шушы шигъри реклама өчен «Бәянелхак» газетасы идарәсе аша 25 сум акча да алгансыз. Замандашыгыз Вафа Бәхтияров хәтергә төшереп сөйләгәнчә, әлеге гамәлне тормышыгызның үкенечле хаталары рәтенә кертеп, шуның аркасында үзегезне гомер буе битәрләп йөргәнсез.
Г. Т. Дөнья булгач, кеше төрле хәлгә килә шул… Күрмәгез бер яклы дип сез бу вафасыз дөньяны; ул ике яклы: аның бардыр иләк һәм күн ягы.
– Моңа этәргән сәбәпләрне аңлыйм. Сез миллионер Рәмиевләр нәселеннән түгел. Уральскидан күченеп кайткач та бик кыенга туры килгәндер. Зур калада яңадан тамыр җибәрү, тормышны җайга салу үтә авыр.
Г. Т. Казанга килгәч, ике китап язып, иллешәр тәңкәдән 100 тәңкә акча алган идем. Ләкин расход күп. Укырга кирәк, һәртөрле китаплар алырга, номерга, керләргә, ашарга, киемгә – һәммәсенә акча кирәк…
– Редакцияләрдә эшләп алган кеше буларак, газета-журналларның финанс хәлен яхшы беләсездер.
Г. Т. Акча кирәк – касса коры; мөхәррирләр язган өчен акча сорый.
– Библиографлар санап чыгарганча, сезнең бит 1909 елда гына да унга якын исемдәге китабыгыз дөнья күргән. Димәк, каләм хакы килеп торган.
Г. Т. Матди җәһәтне шулар илә тәэмин итәм.
– Сез язылып килгән яңа шигырьләрегезнең беришен кара тышлы дәфтәрләргә теркәп барасыз булса кирәк. Аларны ерак сәфәрләрдә үзегез белән йөртәсез. Шундый әсбабларның берсен Уфага киткәндә (1912 ел) кайсыдыр кәрҗиндә онытып калдыргансыз икән.
Г. Т. Ул дәфтәрдә минем «Җан азыклары» дигән почти шул мәҗмугалык шигырьләрем…
– Сезнең китап исемнәре дә бик уңышлы табылып торган: «Җуаныч», «Энҗе бөртекләре», «Яшен ташлары», «Җан азыклары»… Шулар арасыннан «Күңел җимешләре» колакка аеруча ятышлы тоела.
Г. Т. «Күңел җимешләре» – вакыйган матур исем. Аны тапканга үзем дә кәефләндем.
– Сезнең тәхәллүсләрегез шактый. Алар алтмыштан артып китә. Әлбәттә, моның берәр хикмәте бардыр.
Г. Т. Бик күп язарга туры килә. Шул сәбәпле төрле-төрле… имзалар артына яшеренәм.
– Әдәби иҗат җаваплылыгы мәсьәләләренә яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Һәрбер буында да шундый яшьләр була, юньләп язмас борын, алар дан-дәрәҗәгә ирешү турында уйлый башлый. Бәлки, бу омтылыш табигыйдер дә. Әгәр эчтә амбиция кымырҗып тормаса, олуг максатларга омтылу мөмкин түгел. Әмма һәрнәрсәдә чик-чама кирәк. Күпне кичергән тәҗрибәгез бу җәһәттән яшьләргә нинди киңәш бирер иде?
Г. Т. Яз язу, ләкин кызыкма һичвакыт шөһрәткә син; бик төренмә иртәгүк артык булыр чүпрәккә син. Тапмасам шөһрәт, сизә алмаслар, димә, күңелемдәген, зур тәрәзә бар дип аңла дөньяга күкрәктә син… Сәгадәт талына менсәң – үзең мен; ни ярдәм килсә дә килсен үзеңдин.
– Яшь каләм ияләренә осталык дәресләре бирсәгез, нәрсәгә аеруча басым ясап сөйләр идегез?
Г. Т. Пожалуйста… Фикерегезне языгыз, тик якты булсын фикерегез; фикерегездер – фикеребез һәм фикеребездер – фикерегез. Языйк һәм басып таратыйк – олы фикерләр кузгалсын; бу кысырлык бетеп, дөньяга фикеребез юл алсын. Чөнки фикерләр кайнаса, эшләр дә алга китәр, – бу мәгълүм булсын һәркемгә, – шушындый безнең фикер. Борынгыдан бирле безнең фикеребез тоткын иде… Фикеребез торсын яңарып гел… Искермәсен, үзара җәнҗал-ызгыштан кыл кадәр ис кермәсен! Фикеребез халыкны таркаткыч җилләр истермәсен, истереп, милләтнең берләшү юлын кистермәсен!
– Фикердән мәхрүм сәнгать җансыз кешене хәтерләтә, дип искәрткән фикер ияләре. Карашыгызны сез дә бик ачык белдерәсез.
Г. Т. Минем фикерем шул.
– Хәтерегездәдер, сезнең Сәгыйть Сүнчәләйгә юлланган хатыгыз бар. 1910 елның 9 ноябрендә язылган ул. Анда поэтика мәсьәләләре беркадәр үзәккәрәк алынган. Әгәр шушы уңайдан әйтелгән кайбер фикерләрегезне искә төшерсәк, киңәшләрегез бүгенге яшьләр өчен файдалы булыр иде. Күз алдына китерегез әле: Габдулла Тукай җәнаплары алдында, баягы сүз белән әйткәндә, «амбицияле» яшь шагыйрь утыра. Аңа иҗатның кайсы якларына аеруча игътибарлы булырга кирәк? Шуларны яшь дустыгызга янәдән кабатлый алмассызмы?
Г. Т. Шөбһә юк, сездә милләткә яки шөһрәткә бик кызу мәхәббәт бар. Әмма һәр язганыгызны нәфис вә изящный дип әйтсәм, мин сезгә дуст булудан бигрәк, монафикъ булудан куркам… Мөмкин кадәр шигырьне аз язсагыз да, матур вә хуш иттереп языгыз. Сәнаигы нәфисә7676
Сәнаигы нәфисә – нәфис сәнгать.
[Закрыть] аз гына бер хата сәбәпле тупас һөнәрләрдән булып китүе бар.
– Тагын бер искәртеп үтәргә туры килә: сүз белән эш итү гаять катлаулы, кайвакыт ул хәтәрлеген дә күрсәтеп куя.
Г. Т. Сүз авызыңнан чыкмас борын сүзгә син хуҗа, сүз авызыңнан ычкынгач – ул сиңа хуҗа.
– Әдип язган сүзләре өчен бу дөньяда гына түгел, хәтта ки ахирәткә күчеп киткәч тә җавап тотарга тиеш.
Г. Т. Туктаңыз әле, бер хикәя хәтеремә килде.
– Сөйли башлагыз, бүлдермичә тыңлыйм.
Г. Т. Мәхшәрнең куркынычлы мәйданына ике кешене хөкемгә китергәннәр иде. Берсе – олуг юлларны кисүче, күп кешеләрнең каннарын түгеп, малларын алучы; икенчесе – бик данлыклы, бөтен дөньяга исем-чабы таралган Мөхәррир – китап язучы. Бу Мөхәррирнең сүзләре килешле һәм симез муллаларга шампанский эчәргә фәтвалый…7777
Фәтвалау – ярый дип күрсәтү.
[Закрыть]
Ахырда коточкыч судьялар алдында хөкем булды. Бу ике гаеплене җәһәннәмнең аулак почмагына гына илтеп, калын зынҗырлар илә асылган ике зур казаннарга икесен дә салдылар. Зобанилар үз куллары илә казаннар астына ут яктылар. Утның эсселегеннән җәһәннәмнең ташлары сикерә иде.
Бу рәвешчә ничә гомерләр, ничә йөз еллар янгач, Каракның астындагы ут сүнде; Мөхәррир астындагы ут минуттан минутка кыза һәм эсселәнә бара. Мөхәрриремез күңеленнән утның сүнүен көтә, котылуны өмет итә. Иптәше котылып, бу ялгыз гына калганга бик күңелсез булдымы – Мөхәррир әфәнде, Аллага сукранып, ачы газап эчендә бу сүзләрне әйтә иде: «И Ходаем!.. Минем ни гөнаһым бар? Гомерем буе китап яздым, бөтен җир йөзенә исемем таралды. Гаебем булса, тик азрак иркенрәк язганмын. Бу ни бәла бу? Мин Карактан да начар булырмын дип уйламаган идем…»
Мөхәррир шулай мыгырдап торганда, кисәктән җәһәннәм төтеннәре арасыннан күзләре яшендәй ялтыраган, кулында гөрзи, чәч арасында җыланнар ыжылдап тора, кап-кара йөзле, арыслан тырнаклы бер зобани чыгып, Мөхәррир өстенә утлар чәчеп: «И бәдбәхет! Синме дингә тарайдың? Синме нәфескә охшаган эшне, шәригать куша, дидең? Һәм син Карак илә үзеңне бер күрмәкче буласыңмы? Ул Каракның зарары үзе тере вакытта гына булды, әмма… синең бозыклыкларың, синең усаллыкларың дөнья гомере беткәнче барды; кайчан кояш чыкса, син калдырган усаллык, бозыклыклар да дөньяга чыга иде. Синең җимеш суларың илә исереп сугышып, үлтерешеп йөрүчеләр, синең хатын-кыз качмасын дигәнгә иярүчеләр зина, фәхешлекләр илә башлары әйләнеп, дөнья-ахирәт бәхетләреннән коры калганнар. Шул үлтерешүчеләрнең бер тамчы канына, җылаучыларның бер тамчы күз яшенә – һәммәсенә син гаеплесең…» – дип орышып, шелтәләп, Мөхәррирнең өстенә казан капкачын шалт иттереп япты да китте.
– Иллә гыйбрәтле хикәя. Мондый җәзага тарудан Раббым саклый күрсен!
Г. Т. Ярдәмендә һәр заманда Алла бар.
– Чын сәнгатьне әхлакый башлангычтан башка күз алдына китереп булмый, бары әдәп югарылыгыннан гына ул тормыш дөреслеген чагылдыра ала. Әлеге хак сүзләрне хуплау да соралмый.
Г. Т. Мин үзем лично тормыштан, аны тасвирдан, аның хакында уйланудан тәмам биздем. Менә шул бизү сәбәбеннән… шушылай дип бер шигырьчек яза башладым:
– Бу дөньядагы әйберләрнең төрләнеше хаклыкка мөнәсәбәтегезне үзгәртмәгәндер бит?
Г. Т. И Җир шары! Нидән, белмим, хак сөйгәнгә мең кат синең өстеңнән дә астың яхшы. Хаклык астка күмелгән шул, өсттә түгел, шуның өчен астка табан тарта күңел.
– Бигрәк моңсу нәтиҗәгә килгәнсез.
Г. Т. Бу, корт-кырмыскалар кеби, дөньяны каплаган адәмнәр эчендә әмерләренә буйсынып, максудка җиткәннәрне бик аз таптым… Йөз сумны урлап килгүче угъры кеби, күз салабыз чын сүз әйтердән элек як-якка без.
– Ялган егылып калыр, туры алга барыр, дип искәртә тәҗрибә.
Г. Т. Дөнья яратылганнан бирле ялганнар күбесенчә тотылмый калган… Һәр заман хакны сөючеләр… каһәрләнгән булыр.
– Нишлисең, адәм баласы шундый инде.
Г. Т. Ай, кеше! Тыштан үзендә изге хасләт7979
Хасләт – сыйфат.
[Закрыть] күрсәтә… Кара сыерга акбур сөртеп ак күрсәтмәкче яки кара карганы сабын берлә юып агартмакчы… Бу җиһанның дустны дусттан аеруы бигрәк яман… Сатучылык итә бездә мөхәррир, әдип исеме аңар тагылыр-тагылмас… Кеше сатмас кеше тапмак асатмы? Сине соң кайсы дуст дошманга сатмый?
– Алай ук зурдан кубып, исемнәрен тәгаен атый алмам. Вак-төяк сатулар бардыр инде. Гадәттә, кешеләрнең бер-берләренә карата гаммәви төстә хыянәт кылулары җәмгыятькә килгән зур сынаулар вакытында көчәеп китүчән.
Г. Т. Әйе, шулай, әйе, шулай! Әмма җаным бик тә ачына… Китә кайчакта кәефең, хакимең булса ишәк… Илаһым, рәхмәтең белән шагыйрьнең бәйле телен чиш; дустлар һәм дошманнар хәленнән ул бераз хәбәр бирсен.
– Әңгәмәне дәвам иттереп, әдәби көчләребез турында сөйләшеп алыйк әле. Сезнең замандашларыгыз арасында татар әдәбиятының хакыйкый зурлыгына, хосусан шигъриятебезнең көч-куәтенә шикләнебрәк караучылар да бар.
Г. Т. Инанмаңыз, берәү, юктыр, диерсә, бездә шагыйрьләр.
– Шунысын да онытмыйк, безнең шагыйрьләребез ватанын Идел буе төбәкләре белән генә чикләргә ярамый, бөек әсәрләр иҗат иткән әдипләребез бөтен төрки дөнья буйлап сибелгән.
Г. Т. Поэзия эзләргә булганда, Иделнең югары ягыннан бигрәк, түбән тарафы муафикъ.
– Алай гынамы, шигъриятебез географиясе колачлап бетергесез.
Г. Т. Бу сүзләр… болай гына, сүз җае чыккач кына сөйләнде.
– Татар язма әдәбиятының башланышын гәүдәләндергән шагыйребез Кол Гали үзе генә дә чикләрнең бик шартлы булуын раслый. Сүз уңаеннан әйткәндә, аның бөтен кыйтгаларны кичкән мәшһүр әсәре нәкъ менә Түбән Иделдә иҗат ителгән. Сез әлеге поэманың йогынтылы көченә ничек ишарә ясап үтәсез әле?
Г. Т. «Йосыф-Ягъкуб китабы»ның көен көйлим…
– Безнең татар шигърияте, XVII йөздә яңа күтәрелешкә юнәлеш алып, XIX гасыр башында милләт гаменә якынаюда чын борылыш ясаган. Мәсәлән, Габделҗаббар Кандалый аның дөньявилык традицияләрен ныгытуга, сурәтләү чараларын баетуга зур өлеш керткән. Сезнең фикерегез, бәлки, башка төрледер.
Г. Т. Габделҗаббар әл-Кандалый әфәнденең шигырьләре ул кадәр үк тәгаллекъсез8080
Тәгаллекъсез – бәйләнешсез.
[Закрыть] булмаса да, шактый әдәпкә вә әдәбиятка хилаф җирләре бардыр.
– Сез аның Каюм Насыйри төзеп чыгарган «Фәвакиһел-җөләса фил әдәбият» исемле хрестоматия-дәреслеккә кертелгән шигырьләре буенча гына хөкем йөртәсез сыман. Башка шагыйрьләргә карашыгыз нинди?
Г. Т. Суфи Аллаһияр вә Утыз Имәни хәзрәтләре бертөрле назымлырак шигырь сөйли белмешләр исә дә, тик тәсаувыф бабында8181
Тәсаувыф бабында – суфыйчылыкка бәйләнешле.
[Закрыть] гына сөйләгәннәр.
– Бу очракта сүз көрәштереп, бәхәскә дә керергә була. Ә сезнеңчә, аларга нәрсә җитмәгән соң?
Г. Т. Әгәр ул әфәнделәр дөньяга вә аның халкына да бераз илтифат итеп… киткән булсалар, хәзерге көндә исемнәре тагы да артык хәер илә зикер ителер иде.
– Татар халкының тарихы ерак гасырларга киткән. Димәк, аның милли мәдәнияте дә бик борынгы саналырга хаклы. Олы әдәбиятыбызның бәрәкәтле чишмә башы да нәкъ менә шигъри җирлектән сүл-сут алган.
Г. Т. Ник соң безнең татарлар, дөньяда шулкадәр гасыр гомер итеп, бер җүнлерәк шигырь яза алмаганнар?
– Болай кистереп әйтергә хакыбыз бармы икән?! Ә бит әле Кол Галигә кадәр дә шигъри иҗатка тартылган затлар байтак булган ласа. Монда сәбәпләрне ачыклау сорала.
Г. Т. Әллә телдән сөйләүчеләр булып та, язып алучылар булмыйча, ул шигырьләр шагыйрьләре берлә бергә кабергә күмелдеме? Ихтимал, шулайдыр, язып алучы булмагандыр.
– Инде якынрак чорларга кайтыйк…
Г. Т. Әле истән чыккан икән, тагы бер ярты казакъ, ярты татар Акмелла хәзрәтләре бар икән. Ул да шигырь язган… Безнең 17 октябрьдән соң мәйданга чыккан ике бөек шагыйрьләремез үрнәкне шул мәрхүм Акмелладан алганнар булырга кирәк.
– Сез 1905–1907 елгы инкыйлаб дулкынында күтәрелеп чыккан шагыйрьләр Мәҗит Гафури белән Нәҗип Думавины күздә тотасыз күк.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?