Текст книги "Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр"
Автор книги: Зиннур Мансуров
Жанр: Документальная литература, Публицистика
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 7 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]
– Чын әдәбиятның чүпләнүе турында сөйләшкәндә, бергәләшеп мондыйрак нәтиҗә чыгарасы килә: һәрбер иҗатчының күңелендә тәнкыйтьче утырырга тиеш. Бары шул очракта гына «тузга язмаган»нар кими төшәр. Менә сез башкаларга карата бик таләпчән, каһкаһәләп көлүегез дә гелән кабатланып тора. Үзегезнең язганнарны да еш тәнкыйтьләп киләсез. Монысы аеруча гыйбрәтле. Мәсәлән, «Шура» шигырьләреннән» дип исемләнгән әсәрегез җәһәтеннән гаҗәпкә калдырырлык үтә катгый искәрмә биргәнсез. Авторын тәгаен билгеләүдә шик-шөбһә уятмаслык итеп…
Г. Т. Бу шигырьләрне яздым мин, бүкән; язалмас моны бүкәннән бүтән.
– Үтергеч гипербола! Өстәвенә үзегезгә юнәлтелгән. Ярый, бусын калдырып торыйк… Шулай уйларга нигезем бар: сез яңа әсәр иҗат итәсез дә, еш кына аннан канәгать калмыйсыз кебек.
Г. Т. Шигъреми яздым, басылды; мин тагын зур кайгыда… Һич риза булмыйм үземнән язганымнан соңра мин.
– Сез үзегезнең яраткан укучыларны искәртеп куярга уйлыйсыз бугай.
Г. Т. Әйе… Кызмагыз бик, чыкса мәйданга басылган чүпләрем.
– Янә арттырып җибәрәсез бит. «Чүпләрем» дип әйтер өчен берәр җитди сәбәп бармы?
Г. Т. Ярты төш мисалендә үтеп киткән 7 сәнәлек бер мөддәт эчендә минем тарафтан шактый гына мәнзумат9696
Мәнзумат – шигъри әсәрләр.
[Закрыть] язылып ташланган. Ул мәнзумат… төрек-татар галәменең һәр ягына таралган… Һәр тарафта: «Бер казакъта гына түгел, бездә дә бер оста такмакчы булды», – дип, минем такмаклар мисал итеп күрсәтелгән. Шулай булган. Заман кичкән. Сулар аккан… Әнә шул «ярты төш» мөддәтендә мин кайбер чакта уянып, тәмам сафланып та китә идем… Уянганда тыгызланган вә газапланган нәрсәләрем төрле диваннарымда9797
Диван – җыентык.
[Закрыть] һаман әле үзем, җаным, вөҗданым, оятым, хәятым разый булмаган шигырьләремнең шушы көнгәчә халык тарафыннан укылып (нахально) йөрүләре иде. Вә ул шигырьләрнең, бүген бу сәгатьтә үзләрен тотып яндыра вә җәһәннәмгә юнәлтә алмавым сәбәпле, гүя минем өстән кычкырып көлүләре иде.
– Һәрбер каләм әһелендә дә шундый таләпчәнлек булса икән! Үзең дөньяга чыгарган әсәрләрне ничек юкка чыгарырга мөмкин?!
Г. Т. Иң элек 7 ел, тәмам 7 ел мөддәтендә себерү вә пакьләү күрмәгән «такмак булмәсе»н себерергә тотындым. Һу, монда чүп-чар!
– Ваз кичәргә теләгән әсәрләрегез тәгаен нидән гыйбарәт соң?
Г. Т. Әллә нинди «американизировать» ителгән «Кичке азан»нар… «Шәкерт, яхуд Бер тәсадеф» кеби, инсан авызыннан чыкмаган диярлек тәркибләр9898
Тәркиб – сүз тезмәсе.
[Закрыть], тагы шундый кабахәтләр… Менә шундыйлар минем рухани бүлмәдә 7 ел торганнар. Меңнәр мәртәбә халык күз алдын мәсхәрә итеп, кайсылары бишәр меңнән икешәр кат басылганнар вә, Хода гына белә, күпме укылганнар.
– Ничек шулай килеп чыккан? Үз-үзегезгә сорау биргәнегез бармы?
Г. Т. Соң боларның 7 шәр ел буе бүлмәдә ятуларына ни сәбәп булган? Менә шул чүпләрнең язылуына нинди кабахәт вә кара көч сәбәп булса, шул сәбәп булган.
– Яратмаган әсәрләрегезне себереп түккәндә, берсе дә кызганыч тоелмадымы?
Г. Т. Башыңда гакылың сафайгач, «төш» күрмәгән чакта бүлмәңдә үзең сөймәгән бер генә кешене дә тотасы килми. Кая ул минем «теге шигырьләрем» кеби бөтен бер артельне! Юк, котылдым. Инде мин аларны себердем… Бүлмәмдә «үз сөйгәнем», «үз сөйгән шигырьләрем» генә калдылар.
– Үзегезнең җиз иләктән үтмәгән әлеге шигырьләрне тәнкыйть үзәгенә чыгарырга теләүчеләр күп булдымы?
Г. Т. «Вакыт», «Шура», «Идел» вә башка да бик күп идарәләргә мәкаләләр бирделәр… Әгәр алар мине үз-үземә дә, кешегә дә шул шигырьләр белән тәкъдим итсәләр вә миннән мәлгунанә бер сурәттә шаркылдап көлсәләр, вакыйган, максудларына җитәләр иде. Ләкин миңа эш башында рух биргән идарә мөхәррирләре эш уртасында мине мәсхәрә иттермәделәр. «Теге»ләрнең мәкаләләре дә басылмады.
– Әле генә санап үтелгән газета-журнал редакцияләре, сүз иреген беркадәр кысып, ничек шулай яхшылык күрсәтергә ният иткән?
Г. Т. Мөхәррирләр дә, китапчылар да минем хәзерге «аң»ым вә самокритикам ул шигырьләрдән гали икәнен беләләр иде. Мин үзем дә: «Ләкми чир, авырып та булмый, ичмасам!» сүзләренә бара-бара, рухани бүлмәмне бертөрле тазартырга вакыт эзли идем вә һаман, Алла юл ачар әле, дип өметләнә идем. Менә Алла юл ачты, «бүлмә» себерергә бушадым. Себереп тә чыгардым.
– Дәрәҗәгезне төшерердәй әсәрләрдән арынгач, җаныгыз бераз җиңеллек кичердеме?
Г. Т. Әй, җир йөзендәге төрек баласы, – галимме син, хәкимме син, падишаһмы син, теләнчеме син, – инде мин сине өемә кертергә оялмыйм, инде син кем булсаң да, мин сиңа такмак китабымны… һәдия итә алам. Әле күптәнме, берәү диваннарымның берсен кесәсеннән чыгарса, калтырый идем. Кешеләр алдында укып җибәрсәләр, бүркемне дә кимичә, урамга кача идем. Җаннан кадерле кешемне, шул такмакларымны сораса, мәхрүм итәргә мәҗбүр була идем.
– Иҗатханә чистарып калгач, яңа уй-ниятләр тугандыр.
Г. Т. Тиз арада үзем браковать итмәгән вә үзем яраткан шигырьләрдән җыеп, 400 сәхифәлек зурлыгында рәсемле бер мәҗмуга чыгарырга карар бирдем.
– Гомумиләштереп караганда, үзтәнкыйтьнең мондый дәрәҗәдәге үрнәге дөнья әдәбияты тарихында очрамыйдыр.
Г. Т. Булып-булмавында минем эшем юк.
– Китап әзерләвегез турында ачыктан-ачык белдереп үттегез. Ә бит әле сезнең ахырына җиткерелмәгән, укучыларга вәгъдә ителгән бер эшегез бар – мәгълүм «Исемдә калганнар»ның икенче кисәген язу. Иң әүвәл әйтсәгез икән: әлеге автобиографик әсәргә ничек алынасы иттегез? Сез үзегез хакында тәфсилләп сөйләргә, башкаларның күзен яшьләндерергә теләмисез ләса.
Г. Т. Бу «Исемдә калганнар»ны язуыма башлыча сәбәп берничә наширләрнең миннән тәрҗемәи хәлемне язып бирергә үтенүләре булды. Мин аларга туганымнан алып хәзерге яшемә кадәрле тәрҗемәи хәлемне кыска гына рәвештә язып бирү нияте илә кулыма каләм алган идем, әллә ничек сүз озынга китте.
– Хәтерлисездер, зурдан кубып башланган әсәр кечкенә Апушның Уральскига барып җитүе, төгәлрәк әйткәндә, Галиәсгар җизнәгез өенең икенче катына күтәрелүегез белән чикләнеп кала. Дөресен әйтик, «Исемдә калганнар» бик гыйбрәтле килеп чыккан, аны бер тында укып чыгарга мөмкин. Кызганыч, шагыйрь шәхесен тулырак ачарга ярдәм иткән документаль бәян ни өчендер укучыларга яртылаш кына барып ирешкән.
Г. Т. Монда үкенерлек хәл юк. Фәкать сабыр кирәк. Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле.
– Монысына шикләнмим. Киләчәктә шулай эшләнер. Әмма Казан чорына сезнең күзлектән караш ташлау яңа буыннар өчен дә кызыклы булыр иде.
Г. Т. Минем һәр минутым бөтен дөнья бәһасенә тора. Миңа хәзерге вакыт кадерле. Хәзерем шулай мәгънәле булганда, миңа киләчәкне-миләчәкне уйлау хәрам иде… Шәхси тормышымны «ярты төш»кә охшатуымны Казанда минем ничек вә ни рәвештә көннәр үткәрүемә шаһит булган кешеләр, әлбәттә, аңлыйлар. Бүтәннәр бик аңлап җиткермәсәләр дә…
– Нәкъ менә шулар өчен әсәрнең дәвамын язарга иде.
Г. Т. Казан бит, ахры, һаман кайныйбыз… Бушап булмый… Вакытым аз.
– Күп эшләгән кешегә вакыт табыла ул.
Г. Т. Әле минем авырудан башка эшем юк… Терелсәм, әллә нәрсәләр язармын әле.
– Сезнең бер мәкаләгездә «Килсеннәр, ул шанлы вә намле каләмнәрен уйнатсыннар!» дигән чакыру бар. Үзегез яхшы беләсез, каләм уйнату өчен әүвәл мәйдан кирәк. Алшарт мәгънәсе салынган көндәлек матбугат мәйданы. Гомумән, әдәбиятның барлык жанрлары буенча табигый үсешен газета-журналлар эшчәнлегеннән башка күзаллап булмыйдыр. Әгәр 1905–1907 елгы инкыйлабтан соң 30 дан артык матбугат басмасы барлыкка килгән икән, алар сүз сәнгатенең яңа күтәрелешен тәэмин итүдә үзләреннән гаять зур өлеш керткән бит. Шулай түгелме?
Г. Т. Дөрест… Газеталар, журналларны көннән-көнгә кат-кат күбәйтик… Газетаның файдасы кат-кат сыналган ич дөньяда… Газета – тиңдәшсез нәрсә… Сүзләре дә энҗе кебек тезелгән… Ул һәркемгә үз телендә төшендерер… Укыганнарга – тотынып бара торган җеп төсле… Журналның кәгазе – сезнең өчен көзге, алдыгызда яктыртылган чыраг ул. Алла мондый журналларның арттырсын санын.
– Байтак еллар төрле редакцияләрдә эшләп алган кеше буларак, әлеге сүзләрегездән рәхәтлек кичердем. Газета-журналларның асыл әһәмиятен үтемле итеп аңлаттыгыз. Күңелегезгә аеруча хуш килгән милли басмаларны атап үтмәссезме?
Г. Т. Газеталар күп… Мин һәммә ислам газеталарын җаным кадәр сөямен.
– Тәгаенрәк әйткәндә…
Г. Т. Өч җәридә9999
Җәридә – газета.
[Закрыть] шәп диләр: «Йолдыз» вә «Әл-ислах», «Вакыт»…
– Әйбәт газеталар саны өч кенә түгелдер.
Г. Т. Милләткә фикерләшергә ирек биргән «Фикер»…
– Ә «Тәрҗеман» газетасы?
Г. Т. Азат итте милләтне ул дәртсезлек һәм ялкаулыктан.
– Шөкер, безнең газета-журналларыбыз байтак. Аларның күпчелеге милләткә хезмәт күрсәтүне үзләренең беренчел бурычы итеп саный. Ә каләм уйнатканда, төрлесе килеп чыга. Көндәлек матбугат басмалары белән язышкан чакта аралар да бозылгалый, кайберләренең иҗтимагый тотрыксызлыкка бирелүе милләтпәрвәр әдипләрнең гайрәтен дә чигерә. Үзара мәдхияләр укышып кына гомум тәрәккыйгә ирешеп булмый. Менә сезнең аяусыз каләм очы да бик күп газета-журналларның горурлыгына тиеп үткән. Кыскасы, аларның бакчасына шактый таш атарга, бәгъзеләре белән хәтта низаглашырга өлгергәнсез. Һәрбер матбугат басмасы үзенчә иҗтиһат кыла. Сезнең каһкаһәле көлүегез күбрәккә китмәгәнме икән?
Г. Т. Не грешно смеяться над смешным… Әфкяре гомуми100100
Әфкяре гомуми – җәмәгать фикере.
[Закрыть] берлә уйнарга ярамый.
– Килешәсездер, көндәлек матбугатны һәрьяктан үстерү эшендә абунәчеләр мөһим буынны тәшкил итә. Ә аларның дөньясында төрлелек хөкем сөрә. Югары интеллектлы укучылар була. Зәвыксызлары да юк түгел. Соңгыларының ихтыяҗын яхшы беләсездер.
Г. Т. Аларның… ләззәтләнә вә тәм таба торган нәрсәләре түбән вә тупас нәрсәләрдер.
– Шунысы бик аяныч, әлеге катлам түбәнлегенә төшкән аерым басмалар да бар.
Г. Т. Мин үземезнең арамызда бер журнал, бер газета беләмен ки, болар, тәмам-тәмам шул «мөхтәрәм мөштәриләре»нең теләүләренчә, әдәп таптап, яхшук акчаланып вә файдаланып торалар. Бәлки, алар, үзләренчә, милләткә файда итәмез, ди торганнардыр.
– Ә милләткә файда итәр өчен, биниһая зур көч түгеп, кара эш башкарырга кирәк бит. Мондый җитди басмаларны чыгарырга рухи җирлек кенә түгел, олуг максатларга ирешерлек дәрәҗәдә матди нигез дә сорала.
Г. Т. Акчаларга ихтыяҗ бардыр.
– Милли матбугатны халыкка хезмәт иттерүдә меценатлар да булышлык күрсәтә ала.
Г. Т. Татар бае газета сөйми.
– Ошбу тема хакында сөйләшкән чакта ничектер келт итеп күңелгә килде: сез мөнәсәбәт белдерүегезне көткән аерым затларга җавапны газеталар аша бирергә яратасыз бугай. Дәрсе гыйбрәт булсын өченме?
Г. Т. Газета битләрендә бер кешегә сөйләнгән сүз бөтен дөньяга сөйләнә.
– Халык гаме белән яшәүче әдипне, әлбәттә, милли мәгариф мәсьәләләре борчымыйча калмый. Бу табигый дә, чөнки һәрбер кавемнең киләчәген билгеләүче варислар нигез тәрбияне гомуми белем йортларында ала. Укыту барышында һәрнәрсә мөһим. Мәктәп дәреслекләренең камиллеге аеруча әһәмияткә ия. Бу җәһәттән сезнең уку китаплары әзерләү эшенә алынуыгыз милләтен кайгырткан һәрбер каләм әһеленә үрнәк булып тора. Мондый игелекле бурычны үтәүгә ничек шулай керешәсе иттегез?
Г. Т. Мин мәктәпләребезнең… миннән ярдәм көткәнен күрдем. Мин моңа салкын кан белән карый алмадым. Мәктәп китаплары язарга башладым.
– Сезнең рус әдәбияты үрнәкләренә бәйле рәвештә язылган әсәрләрегез дә аң офыкларын киңәйтерлек укыту программалары таләпләренә туры килеп тора.
Г. Т. Мин иттифакый101101
Иттифакый – очраклы рәвештә генә.
[Закрыть] гына тәрҗемә иткән вә икътибас ителгән шигырьләрем татар мәктәбендә беренче урынны алачак булды. Шулай булгач, мин, үз шигырьләремнән чүпләтеп, башкалардан мәктәп китабы яздырганчы, әллә нинди шәкертләрне күрә торып баетканчы, бу эшкә үзем тотындым.
– Күрәм, бу үзенчәлекле дәреслеккә кертелгән авторлар исемлегендә җитди иҗатлы Нәҗип Думави да бар. Хәтта сезгә кизәнгән Зариф Бәширигә карата да үз тарафыгыздан киң күңеллелек күрсәтергә карар кылгансыз. Әсәрләр нинди принцип буенча сайланды?
Г. Т. Мин анда Нәҗип Думавиның «Сугыш», Бәширинең «Балалар теләге» исемендәге шигырьләрен, үзенә һич тә әһәмият бирмичә, фәкать мәгънәви яклары яхшы булганга күрә генә алдым.
– Бездә кирәкле эшне алдан күреп алу, шуңа көч салу омтылышы җитеп бетми.
Г. Т. Үземезнең яңа үсеп килмәктә булган милли әдәбият бакчамыздан җыеп, яшь балаларымыз кулына шуның чәчәкләреннән ясалган бер чәчәк бәйләме (букет) тоттырмак күптән үк безгә лазем иде… «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» китабыны тәртип иттем. Монда… әдәбият гөлләреннән берәр-берәр чәчкәләр алынды. Безгә сабый балаларымызның кулында моңарчыга кадәрле булган әрекмән, кычыткан вә балтырганнарны алып, алар урынына шушы китап кеби чәчәк бәйләмнәре бирергә тиештер… Балаларымызның күзе гүзәл нәрсәләр күрергә вә борыннары да хуш вә татлы исләр иснәргә ияләшсен… Бу китап өчен мин үземчә яхшы вә матур дип белгән кыйтга вә шигырьләрне генә сайларга тырыштым.
– Гүзәллек төшенчәсенә басым ясавыгыз, әлбәттә, дәвамлы максатларны күздә тотадыр.
Г. Т. Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укыган балаларның күңелләре дә назик вә ләтыйф102102
Назик вә ләтыйф – нечкә һәм гүзәл.
[Закрыть] булып, анчак гүзәл вә мөкатдәс нәрсәләрне генә сөючән буладыр. Моның киресенчә: кечкенәдән тупас вә ямьсез нәрсәләр күреп үскән балаларның язгы ачык күк кеби саф күңелләре томанланып, рухлары яхшыны вә начарны аермый, һәрнәрсәгә бертигез караучы буладыр.
– Әүвәлгеләр искәрткәнчә, ашаган белми, тураган белә. Шундый биниһая рухи тәгам әзерләр өчен безнең татар әдәбиятында нигъмәтләр җитәрлекме соң?
Г. Т. Әдәбиятымызның иң гүзәл кыйтгаларын гына сайлап яки сайларга тырышып та вә гүзәл булып та балалар рухына килешмәслекләрен калдыра торып та, …шушы «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» кеби олуг бер китап мәйданга куярга мөмкин икәнен күргәч, яшь әдәбиятымызның байлыгына вә киңлегенә хәйран иттем вә шатландым.
– Гадәттә, мондый үтә дә җаваплы бурычны башкарган чакта ниндидер сыналган кагыйдәләр буенча эш итәргә кирәк.
Г. Т. Бер чәчәк бәйләмендә кайсы төстәге чәчәкне уртага вә кайсысын читкә кую вә бер альбомда да кайсы рәсемне кайсы биткә сыйдыру бик ул кадәр әһәмиятле булмаганы кебек, бу китапта фәкать ямьсез тәхрират103103
Тәхрират – язма әсәрләр.
[Закрыть]кермәвенә генә тырышылды. Шулай да булса, ягъни мәгълүм бер мәсләк тотылмаса да, педагогиканың «җиңелдән авырга» кагыйдәсене бераз игътибарга алынып, китапның башына аңлавы җиңел, садә гыйбарәле шигырьләр вә кыйтгалар куелып, авыррак гыйбарәлеләре мөмкин кадәр арткарак кичектерелде. Шигырь вә кыйтгаларда булган бәгъзе читенрәк сүзләрне аңлатыр өчен, сәхифә төбенә шәрех тә төшерелде.
– Безләрдә уку китаплары төзү тирәсендә элек-электән сүз көрәштерүләр тынып тормаган. Үзебезнең рухи мөмкинлекләрне танырга теләмәү, милли нигилизм чалымнары да күзәтелгән.
Г. Т. Ни сәбәптәндер, бу көнгә чаклы мәктәп вә мәдрәсәләремездә милли әдәбият вә ана телемезгә бертөрле курку аралаш нәфрәт белән карыйлар иде. Бик искедән бирле килгән бу караш, мәктәпләрдәге сабыйлар башына урнашып, алардан аларның балаларына дигән кеби, бөтен милләтемезгә тамыр җәйгән иде. Шунлыктан безнең мөхәррирләр вә шагыйрьләремезнең күз яшьләренә манчып язган каләмнәрендин чыккан әсәрләренә «чүп» дип вә язучысына да «эшсез» дип кенә карыйлар иде.
– Күренә ки, әлеге хрестоматияне төзегән чакта берничә максат күздә тотылган.
Г. Т. Бу китапны тәртип иткәндә, мин һәр никадәр балаларның рухларына азык бирү вә аны тәрбия итүне беренче максуд итеп тотсам да, икенче тарафтан, әдәбиятның мәктәпкә керүе аркасында, аңар гомум милләт тарафыннан әһәмият бирелмәсме вә… әдәбият Русия мөселманнары арасында тиешле кадәр таралып китмәсме дигән өметем дә бар иде.
– Игътибар итмичә мөмкин түгел, сезнең уку китабы төзү уңаеннан әйтелгән сүзләрдә балаларга карата зур кайгыртучанлык күрсәтүегез сизелеп тора. Үзегезнең шулар яшендәге чагыгыз берәр ничек искә төшкәлиме?
Г. Т. Сабый вакытын сагынмакта һәр шагыйрь дә, ачы-тәмле хыялдыр бу һәр шагыйрьгә.
– Аңлашыла. Ә менә кысаларга сыймаган балалар мәктәп «тоткынлыгы»ннан бигүк разый түгел.
Г. Т. Сабый чакта күңелсезләнгәнем бар мин дә… Ачылды юл, ирек алдым. Эчемнән нәрсәләр уйлыйм: «Менә шатлык миңа, – дим, – мин хәзер тормыш белән уйныйм. Шаярырмын, теләрсәм нишләрем, уйнар, көләрмен, – дим, – бөтен мәктәптә тоткынлыкларым бурычын түләрмен», – дим.
– Ә өметегез акландымы соң?
Г. Т. «Гомер итмәк» димәкнең мәгънәсене аңладым чынлап.
– Яшәүнең асылы, сезнеңчә, нидән гыйбарәт?
Г. Т. Түләү… бурычны Тәңремә һәм халкыма.
– Үзегез дә аңлагансыз: мондый мөкатдәс вазифаны үтәү татар баласына җиңел бирелми.
Г. Т. Бәхетлемен шушы хәлдән, бүтән бер хәл дә көтмимен, шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да тотмыймын.
– Бишкә кадәр һәрбер бала – патша, дип раслый халык. Ләкин тома ятимлектә үткән балалык елларында сезгә падишаһе-әгъзам хәзрәтләренең кадер-хөрмәтен татырга язмаган. Шулай булуга карамастан балачагыгыз сагындыра икән.
Г. Т. «Нигә, – дим, – изге мәктәптән, сабый чаклардан аерылдым?»
– Чыннан да, биниһая авыр язмыш сынауларын горур рәвештә кичеп, сез халыкның үз шагыйре дәрәҗәсенә күтәрелә алгансыз. Михнәт чигүләр артта калган. Алда ниләр кичерәсе Аллаһка гына мәгълүм. Бу җәһәттән Раббел галәмин хәзрәтеннән ни-нәрсә хакында гозерләнеп сорар идегез?
Г. Т. И, Күк! Ал җанымны, тик, зинһар, алма шөһрәтемне…
– Фани дөньядагы дан-дәрәҗә барысыннан да өстенмени? Бу шөһрәтпәрәстлек түгелме соң?
Г. Т. Сөальләр җавапсыз калмасын… Минемчә, онытылу, тибәрелү – үлемнән яманрак. Үзем үлсәм дә, газиз исемем үлмәсен, югалмасын; минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.
– Фикер сөрешеннән сизелеп торганча, аерым теманы үзәккә алган әлеге әңгәмәбез барышында ниятләнгән барлык сорауларга да җавап бирелде кебек. Ошбу сөйләшү вакытында сезнең иҗатка тартылуыгыз да, бары үзегезгә генә хас язу үзенчәлекләрегез дә, ерак гасырлардан килгән әдәбиятыбызга гамьле карашыгыз да, аерым әдипләргә мөнәсәбәтегез дә шактый тулы ачылды. Инде әңгәмәбезгә нокта куеп, йомгаклау сүзе әйтсәгез иде.
Габдулла Тукай. Актык сүз буларак шуны әйтәм… Бездә әдәбият бар, һәм дә бай әдәбият!
ТӘРӘККЫЙГӘ ЧАКЫРА ТОРГАН МУЗЫКА ГҮЗӘЛДЕР
Җирдә яшәүче бер генә халыкны да җыр-көйсез күз алдына китереп булмый. Ә татарны бигрәк тә. Аның насыйп кылынган тәкъдире дә көйле итеп язылгандыр сыман. Чыннан да, гаять үзенчәлекле моң белән өртелгән җыр безне әлмисактан бирле киләчәккә озатып бара. Анда бөтенесе дә яңгыраш таба: кайгы да, шатлык та, ышаныч та… Әгәр татар шагыйре үзенең фидаи гомерен моңлы бер җырга тиңли икән, әлеге образлы билгеләмә газиз кавемебезнең үткән юлына да туры килеп тора. Гомумән, олы язмышлы шагыйрьләрнең үзләрен дә җыр-моңнан аерырга мөмкин түгел. Габдулла Тукайны гына мисал итеп китерик. «Җырласаң да, җегет, ачы җырла» кебек сүзләрдә иҗатының асыл рухын сиздереп үткән әдип, белгәнебезчә, төрле уңайдан язылган мәкаләләрендә музыка сәнгатебезгә кагылышлы мәсьәләләргә карата да әтрафлы фикерләрен белдергән. Халык җырларын җыю белән дә шөгыльләнгән ул, шушы теманы үзәккә алып, хәтта җәмәгатьчелек алдында махсус лекцияләр дә укыган. Аның җырларга яратуы да күңелдә соклану уята. Аңлашылганча, безгә «Туган тел» гимнын мөкатдәс мирас рәвешендә калдырган Тукаебыз татарны милли музыка эшчәнлегендә дә тәрәккый югарылыкта күрергә теләгән. Сезнең игътибарга тәкъдим ителә торган чираттагы әңгәмә моның шулай булуын тулысынча раслар дип уйлыйбыз.
– Бездә шагыйрьне җырчыга тиңләү ерак гасырлардан бирле килә. Хәтта «колагына аю баскан» каләм әһеле дә үзенең язганнарында «җырлау» сүзен кат-кат куллана. Табигый ки, күчерелмә мәгънәдә файдаланыла торган ошбу метафорик кәлимә сезнең тезмә-чәчмә әсәрләрдә дә әледән-әле күзгә ташлана. Әлбәттә, аларда ясалма купшылык сизелми, чөнки авторның шулай тәкрар кылырга тулысынча хокуклы булуы, ягъни Тукайның җыр-моңны нечкәләп аңлавы безгә яхшы мәгълүм. Өстәвенә аның туры мәгънәдә җырларга яратуын да беләбез. Әйдәгез, маэстро, сүзне шуннан башлыйк әле. Җырчан булуыгыз турында үзегездән ишетәсе килә.
Габдулла Тукай. Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем.
– Туган ягыгыздагы Кырлай авылы сезне төшләрегезгә кереп йөдәтә, монда үткәргән еллар иң-иң якты хатирәгез булып саклана. Шулай түгелме?
Г. Т. Күңелле чаклар!.. Ул авылның, – һич онытмыйм, – һәр ягы урман иде.
– Җәннәт мисалындагы урманнар! Монда…
Г. Т. Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул; монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.
– Яралы җаныгызның татлы кичерешләре шулайрак гөман кылырга этәрә: сезнең күңелегездә гомер буе шытым биреп торган җыр-моң орлыклары нәкъ менә шушы авылда – исеме үк «җырлай» сүзенә аваздаш булган әкияти Кырлайның үтә бәрәкәтле җирлегендә салынмады микән?
Г. Т. Мин җәй көне урман буена ат ашатырга килгән яшүсмер Гайнетдин вә Сәйфетдиннәрнең дә җырларын тыңладым… Аларның ут әйләнәсенә утырышып җырлаган җырлары һәм дә моңлы күңелләреннән чыккан хиссият утлары минем йөрәгемә тәэсир итәләр иде.
– Шагыйранә нәтиҗә ясап әйткәндә, әгәр күңелгә сандугач керә икән, андый зат җырламыйча түзә алмый. Хәтерлисездер, «Мотыйгия»дә белем алып йөргән елларда, аңлашылганча, сездәге җырчылык сыйфаты киңрәк ачылган. Җаек мәдрәсәләрендә үткәрелә торган кичәләрдә дә әлеге сәләтегезне күрсәтергә туры килгән. Анисимов күле, Чаган һәм Урал елгалары буенда да, мәгълүм Ханская рощада сәйран иткәндә дә җырлап җибәрергә яраткансыз. Шәрикләрегез раслаганча, иртә-кич тәһарәтханәгә юынырга төшкәч, муенга сөлге урап, папирос тарткан хәлдә, көйләп алу гадәтегез дә булган. Янәшәгездә балалар, өлкән шәкертләр һәм хәлфәләр тормаган очракта, әлбәттә. Хәтта әле бервакыт кече Газизә тумагызга: «Апай, минем белмәгән җырым юк», – дип мактанырга да җөрьәт иткәнсез…
Г. Т. Мәдрәсәдүк мине җырчы диләр иде… Хәлфәләр, кече атнакичләрдә, бер кадак симәнкә, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрдә дә мине онытмыйлар иде. Мин, самавыр артына гына утырып, алар кушкан көйләрне җырлап бирә идем, шул җырларым бәрабәренә хәлфәләрдән берәр уч симәнкә һәдия кылына иде. Мин, кулымдагы симәнкәне беткәнче яргач, тагын җырлый идем… Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телемезне сөю тугъды.
– Баксаң, татарның сөекле «Туган тел» җыр-мәдхиясен язар өчен кирәкле хиссият җирлеге күпне колачлаган калеб катламнарында менә кайчан ук әзерләнә башлаган икән…
Г. Т. Яшәсен туган тел!
– Җырларга ярату белән беррәттән сезнең шәкертлек елларында ук халык җырларын теркәп баруыгыз, хәтта мондый игелекле эшкә башкаларны да тартуыгыз мәгълүм. Аларның бер өлеше, биш көлтәгә тупланып, китапларыгызга да кертелгән. «Халык моңнары» исеме белән аерым җыентык та чыгаргансыз. Сезнеңчә, нәрсә ул халык җыры?
Г. Т. Халык җырлары – безнең бабаларымыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр. Әйе, бу – кадерле мирас, кыйммәтле мирас!.. Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә, аларга әһәмият бирергә кирәк. Аларны югалтмаска иҗтиһат итәргә кирәк. Белергә кирәк ки, халык җырлары – халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер. Бу – бертөрле сихерле көзгедер. Чөнки халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр.
– Шундый караш хөкем сөрә: халык тарафыннан яратып кабул ителгән җырлар да берничә гасырдан артык яшәми икән ләбаса. Әйтик, Алтын Урда заманнарына нисбәт ителгән җырны ишетү күңелдә нинди генә уй-хисләр уятмас иде югыйсә. Көй-моңнарыбыз язмышы хакында сезнең фикерегез нинди?
Г. Т. Җырулар вә көйләремез тугърысында тарихи вә әсаслы104104
Әсаслы – нигезле.
[Закрыть] мәгълүмат бирә алмыйм… Минем образованием бик бала рәвештә – малютка булып калган. Юк аның тоткан нәрсәсен куптарырлык кулы. Юк аның уйлаган вә сизгән нәрсәсен дәлилләр берлән сөйләрлек теле. Юк аның караган нәрсәсен аркылы тишәрлек күзе… Эшнең музыка вә аны аңлау мәсьәләсенә җитәчәге сизелә… Шул сәбәптән җәһаләтемне бил игътираф105105
Җәһаләтне бил игътираф – наданлыкны тану.
[Закрыть], ул хакта күп сөйләүдән туктыйм… Чөнки минем (надо признаться) әлегә кадәр опера дип әйткән нәрсәдән дә җүнләп хәбәрем юк.
– Бернәрсәне дә аңламаганга салышкан кечкенә шәкерт булып кыланмагыз әле, бу тормышта күпне күргән зуп-зур шагыйрьгә әверелгәнсез бит инде. Әнә, атаклы Мәкәрҗә ярминкәсендә «Сәйяр» артистлары өчен махсус программа төзеп, аларны «Беренче сада», «Икенче сада» көйләренә эстрадага чыгарып җырлаткансыз да…
Г. Т. Калдыр әле шуларны!
– Исегезгә төштеме? Анда Галиәсгар Камал белән Габдулла Кариев та булган. Күз алдына килә: җырчыларның һәммәсе дә кызыл фәстән. Ә сездә – зәңгәр фәс. Халыкка артыгыз белән торып, капельмейстер шикелле, өр-яңа ансамбльгә дирижёрлык итәсез… Музыкада үзегезне «малютка»га тиңләргә кирәкми. Болай булгач, сезгә хәтта маэстро дип тә эндәшергә мөмкин ич!
Г. Т. Әмма үз ролендә булмаган кеше кәмит соң!
– Ярминкә чорында «Двухсветная» кунакханәсе белән вакытлыча идарә иткән Тимерша әфәнде Соловьёв кечкенә генә пианино куяр өчен ясалган сәхнәсендә сезләрдән шактый оста файдаланган. Хуҗа ашау-эчүне төрләткән шикелле, репертуарыгыз да үзгәреп торган. Концерт бер атна дәвам иткән.
Г. Т. Кемнең чанасына утырсаң, шуның җырын җырларсың…
– Шулай да халык җырларының яшәүчәнлеге турындагы сорауга яңадан игътибарны юнәлтеп алыйк әле.
Г. Т. Безнең халык җырларында халкымызның мәҗүс заманнарында җырлаган җырлары дип хөкем итәрлек бер җыру да сизелми. Барча җырларымыз ислам кабул иткәннән соңгылар гына булырга охшыйлар. Мисал өчен: «Иртә генә тордым, ай, таң берлән, битем юдым ап-ак кар берлән; ахирәт тә күрке иман берлән, дөнья күрке сөйгән яр берлән». Безнең хәзерге җырларымызның күбесендә «ислам», «тәкъдир», «Ходай» сүзләре күренә. Гаҗәбан, мәҗүс замандагы җырлар бөтенләй онытылып бетте микәнни?!
– Менә бит, сез инде халык бәгырендә яшәп килгән җырларның тамырын тирәнәйтә төшеп, аларны ерак Болгар чорларына ук китереп бәйләргә батырчылык итәсез бугай. Бик хуп. Бездә әле зур тарихлы жанр – җыр-бәетләр дә хәзергәчә туып тора. Гомумән, татарда җыр чыгару традицияләренә беркадәр аерымлык хас шикелле.
Г. Т. Күчмә заманнардан килгән гадәтме, нидәндер, безнең халык – шигырь вә җыр-бәет чыгарырга бик маил халык. Чү, аз гына бернәрсә «шылт!» иттеме, инде аның тугърысында иртәгә урамга бәетләр чыга… Халык һичкемгә мохтаҗ булмыйча, үз хиссиятен үзе мәйданга чыгарган, «Җырның җыртыгы юк» дигән дә җырлый биргән, бәетләр дә чыгарган… Башка халыкта ничектер, бездә бер ел үтми ки, анда бер-бер төрле яңа көй чыкмасын. Бу хәл бабаларымызның мәҗүс заманнарыннан бирле үк дәвам итеп килми микән?!
– Күрәм, сөальләрне мин түгел, сез бирә башладыгыз. Әйдәгез, әңгәмә тәртибен саклаган хәлдә, җырлар тарихына тукталыйк әле. Тәгаенрәк әйткәндә, аерым көйләрнең барлыкка килүенә. Халык иҗаты турындагы һәртөрле мәгълүматны җыеп баручы буларак, берәр җырның туу тарихын кыскача сөйләп бирә алмассызмы?
Г. Т. Озын вә кыска көйләремез тугърысында халык авызында төрле сүзләр сөйләнә…
– «А»дан башлыйк. Әйтик, татар һәм башкорт халыкларында яратып җырлана торган «Ашказар көе» бар. Ул безгә каян килде икән?
Г. Т. Бер башкорт түрәсе кызының кияве Ашказар дигән суның буена ау ауларга китеп, шунда суга батып үлә. Моның вафат хәбәре мәгъшукасына ишетелгәч, ул бик кайгыра… Беркөнне бу кыз, башкорт кызлары арасындагы барча җырчы кызларны чакырып, алардан вафат булган кияве хатирәсенә бик моңлы бер көй чыгаруларын үтенә… Кызлар төрлечә көйләр чыгарып карыйлар, ләкин берсе дә түрә кызының күңеленә ошамыйлар. Бу җырчы кызлардан бернәрсә дә чыкмагач, түрә кызы, бертөрле рух вә илһам белән рухланып, хәзерге «Ашказар көе»н җырлап җибәрә. Җырчы кызлар хәйран калалар.
– Башкорт дигәннән, 1912 елның апрелендә сез Уфага сәфәр кылгансыз. Җырларыбызда кат-кат искә алынган Агыйделгә, ниһаять, күңелегездә тупланып килгән соклануыгызны белдергәнсездер. «Буби» мәдрәсәсендә мөгаллимлек иткән Әхмәтфаиз Даудов белән очрашып, аның җырлавын сирәк була торган канәгатьләнү кичереп тыңлагансыз.
Г. Т. Ул скрипкәдә маташтыра… Ләкин җырласа, мин андый җыруны бөтен гомеремә тыңлар идем. Аның гади сөйләшүдә дә металлический вә музыкальный тавышы җырлау заманында бөтен көчен вә голүвиятен изһар итә…106106
Голүвиятен изһар итү – бөеклеген ачып бирү.
[Закрыть]
– Менә шундый талант иясенең, провокатор ярлыгы тагылып, кулга алынуы бик кызганыч…
Г. Т. Өзкерү мәүтакем билхәер107107
Үлгәннәрегезне яхшылык белән искә алыгыз.
[Закрыть].
– Уфа тарафларында җыр-моңның хәл-әхвәле ничек?
Г. Т. Петербург профессорлары… башкорт халкының бик тиздән монкариз булачагына108108
Монкариз булу – бетү.
[Закрыть] иман иткәннәр. Башкортларның гадәт вә әхлакларын язып һәм кием вә зиннәтләрен музей өчен тикшереп ятмакталар икән…
– Шөкер, башкорт кардәшләребез исән-аман. Хикмәти Хода, халык санын алу мәгълүматлары буенча әле һәмишә арта да баралар…
Г. Т. Әгәр Фаиз әфәнде кеби чын башкорт рухы вә башкорт моңы белән җырланган җырлар да граммофоннарга алынып калса, моның башкорт инкыйразыннан соң азмы әһәмияте булыр иде?! Ләкин милләтемез диңгезенең энҗеләре төптә ятып, «ул-бу»лары гына өсткә калка шул.
– Мөгаен, җентекле күзәтүчәнлек сыйфатына ия булган шагыйрь башкорт көйләренең ничегрәк башкарылуына игътибар кылгандыр. Аерма сизеләме? Шәхсән үзем Төркиядә чакта шуңа гелән дикъкать иттем: монда яшәүче мөселман халыкларының барысы да чагыштырмача тынычрак җырлый икән бит. Шушы ук үзенчәлек Финляндиядә гомер сөрүче татарларга да, гомумән, бу дөньяның башка кыйтгаларына сибелешкән милләттәшләребезгә дә хас. Ә бездә исә… Дөресен генә әйткәндә, «бар тавышка» җырлау өстенлек ала башлады. Хәтта тавышсызы да бугазын киерә. Бишек җыры башкарылган чакта бала куркып уянырга мөмкин… Җырлау рәвешебез турында сезнең уйланганыгыз бармы?
Г. Т. Безнең халыкның җырлау вә көйләвендә, минемчә, үзенә бер төрле хосусият бар кеби. Башка милләтләрдә булдыгы кеби, бездә калын тавыш илә вә мөмкин кадәр көчләнеп вә авызны бик зур итеп ачып җырлау бер дә мәкъбүл түгел. Бездә җырлаган чакта тавышның йомшак булуы вә бераз уен коралы авазына охшашрак булуы вә иреннәрнең дә мөмкин кадәр аз ачылуы мәкъбүл вә мөстәхсән109109
Мәкъбүл вә мөстәхсән – тиеш һәм күркәм.
[Закрыть]күренә. Мәсәлән, мин дөм чукрак булып та, җырлап утыручы бер татарның авызына карасам, мин аны җырлый дип белмәс, бәлки, бер нәрсәне кызу-кызу сөйли икән дип хөкем итәр идем. Әгәр дә шул чукрак хәлемдә бер русның җырлап утырган хәленә карасам, мин аның авызының җыртылганчы ачылуыннан вә үзенә көчлек килүеннән, мотлакан, бу җырлый дип уйлар идем.
– Әллә җырлаган чакта авызны ачуның берәр төрле үлчәме булырга тиеш дип уйлыйсызмы?
Г. Т. Минем исемдә калган: мәдрәсәдә чакта… бер җырлаучы үзенең иренен каты кәгазь сыярлык итеп кенә ачып, озын вә кыска көйләрне җырлап җибәрә иде. Аның шулай мыек астыннан гына җырлавы безнең хушымызга бигрәк китә иде.
– Барысына да кул селтәп, безнең халык көйләрен кодрәтле тавыш иясе Фёдор Шаляпин башкарырга алынган булса?! Мәшһүр якташыбызга татар моңы алай чит-ят тоелмаган лабаса…
Г. Т. Безнең бер көйне руслар арасында бик яхшы тавышлы саналган бер кешедән җырлатсаң, әллә ничек, шуның безнең күңелгә ошарына күңел ышанмый. Көемезнең алтынын кояр шикелле тоела… Халык җырлары, бөтен мөһмәлияте110110
Мөһмәлият – мәгънәсез өлешләр.
[Закрыть] вә җитлексезлекләре белән бергә, әлбәттә, үземезгә генә сөекле булырга тиеш һәм сөекле дә. Чит милләтләр өчен безнең җыру мәгънәсез вә хәтта көлке дә булса булыр… Безнең халыкта җырлар өчен әүвәлге ике юлның күп вакытта бер дә әһәмияте дә булмыйдыр. Әүвәлге ике юл анчак скрипкә уйнаганда бер кәррә кыл тартып кую кабиленнән генә бер нәрсәдер… Бу тарыз111111
Тарыз – рәвешле.
[Закрыть] җырлау табигый рәвештә сайланган булса да, бик муаффәкыятьле112112
Муаффәкыятьле – уңышлы.
[Закрыть] сайланган. Әүвәл юк кына сүзләр берлән тыңлаучының колагын торгыз да, аннан соң мәгънәле сүз әйт… Көтеп алган кадерле була… Шулай, һәрбер кош үз тавышы белән ләззәтләнә.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?