Электронная библиотека » Амирхан Еники » » онлайн чтение - страница 10

Текст книги "Матурлык"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:40


Автор книги: Амирхан Еники


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 33 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Менә ул җәһәт кенә килеп керде дә беренче сүз итеп миңа:

– Инде хәзер өстегезне салыгыз, – диде.

– Юк, юк, – дидем мин, ашыгып. – Мин хәзер китәм.

– Шуңа күрә салырга кирәк тә, салмыйча утырсагыз, чыгу белән туңа башларсыз. Кая, бирегез!

Мин, кыюсыз гына урынымнан торып, өстемне салдым. Ул пальтомны элеп куйды. Минем өстемдә киң итәкле, озын тар җиңле, билемне кысып торган соры йон күлмәк иде. Ул миңа бик ятып, килешеп тора иде. Пальтомны салгач, үземне ничектер шәрәләнгән төслерәк хис иттем: һәрбер ир кешенең миңа игътибар белән карамыйча калмавын мин белә идем инде.

Ә ул кулы белән ымлап кына мине өстәл янына чакырды һәм зур эмаль кружкага өч-дүрт шакмак шикәр салып, куе кайнар чәй ясап, алдыма куйды.

– Эчегез!

Аннан үзе, мин тартынмасын дипме, бүлмә буйлап әрле-бирле йөрергә тотынды.

Кружканы учларыма алдым, иренемә китердем, ләкин ул бик кайнар иде – авызым пешә язды. Кайнарга тигәч, бөтен тәнем кинәт калтыранып китте, әллә ничек рәхәт булып китте.

Беренче тапкыр мин курка-курка гына игътибар белән егеткә карадым. Ул урта буйлы, киң генә җилкәле, сыны нәкъ хәрбиләрнекечә төз, җыйнак, йөзе шома, кара-тутлы, башкортныкына тартым киңчә-түгәрәк, ләкин борыны бик туры, күзләре кечкенә, елтыр кара, кашлары да куе кара, чәче дә, әйткәнемчә, чем-кара… Үзенчә матур гына бер егет иде ул.

Менә ул йөргән җиреннән башын чайкап, көлеп куйды.

– Кала уртасында туңып үлә яздыгыз бит! – диде ул. –Беләсезме, күпме вакыт сез суыкта басып тордыгыз?

– Юк, белмим.

– Нәкъ 35 минут. Кая бармакчы идегез?

Мин җавап бирмәдем… Егет кабатлап сорамады, тик мине юатырга теләгәндәй:

– Зарар юк, хәзер чыгып бетәр, – диде. – Кайнар чәй куып чыгарыр… Суыкны, дим…

Аннан ул минем каршыма килеп утырды, күзләремә туры карады.

– Сез татар кызымы?

– Әйе.

– Исемегез?

Мин әйтимме, юкмы дип, бераз шикләнеп тордым, шулай да әйтергә булдым:

– Зөһрә.

– Зөһрә? Үзегезгә бик килешә торган исем икән, – диде ул, тулы иреннәре арасыннан ак тешләрен күрсәтеп. –Ә минем исемем – Бәхетгәрәй. Минем агайлар барысы да Гәрәйләр: Арыслангәрәй, Солтангәрәй, Дәүләтгәрәй… Миңа, юньлесе калмагач, Бәхетгәрәй дип кушканнар. Ләкин мин «Бәхетен» алып ташладым… Ничек булып чыгар бит әле, алдан ук тагып кую уңайсыз кебек.

– Сез башкортмы?

– Атай – башкорт, инәй – типтәр… Ә сез эчегез, суытмый эчегез!

Мин бераз эчеп куйдым, ул тагын кайнарын өстәде. Үзе бала өйрәткән шикелле һаман:

– Пешә-пешә эчәргә кирәк, җылысы бөтен тамырларга китсен, – дип кыстый торды.

Чынлап та, мин әле бер дә җылынып китә алмый идем. Эчемдә боз яткан кебек, әледән-әле калтыранып куям, әледән-әле аркам кымырҗып китә, яңадан туңа башлаган шикелле булам, тик битем генә уттай яна – шуны сизәм. Авырып кына китмәсәм ярар иде, дип куркып та куям. Шул ук вакытта үзем гел бер нәрсә турында уйланам: бу егет кем, каян килеп чыкты ул, ни өчен мине сагалап торды?

Ул чакларда әле погон дигән нәрсә юк, хәрби кешеләрнең якаларында төрле билгеләр генә була торган иде, ә мин аларга карап званиеләрне тәгаен аера белми идем. Моның якасында ике шакмак. Кем булырга тиеш? Һәрхәлдә, зур исемледән түгелдер, кечерәк бер командир булса кирәк… Тагын күкрәгендә зур гына «стрелок» билгесе дә, бер Кызыл Йолдыз ордены бар. Димәк, армиягә кичә-бүген генә алынган яшьләрдән түгел инде бу…

Шулай да ничек кенә итеп беләсе икән: каян килеп чыкты да бу башкорт егете, ни өчен сагалап торды мине? Сораргамы? Юк, мөмкин түгел, булдыра алмыйм. Ләкин ул үзе минем нәрсә турында борчылып уйлавымны сизде булса кирәк. Нидер исенә төшергәндәй, үзалдына көлеп куйды да:

– Кызык кына килеп чыкты бит әле, – диде. – Кем уйлаган, ә?.. Мин инде трамвайны көтмичә китеп бармакчы идем, шул чакта сезгә күзем төште… Сез әллә ничек кенә бик тын, бик боек басып тора идегез. Нигә, мин әйтәм, бу туташ чатнама суыкта болай тик кенә, бер дә селкенмичә тора, берәр хәсрәте бармы соң моның, дим. Нишләрсез икән, дип көтәргә булдым. Ә сез торасыз да торасыз. Борчыла башладым, хәтта ачуым да килә башлады, ни булган моңа, туңдыра бит бәләкәй аякларын, сизми микәнни, дим. Шуннан түзмәдем, яныгызга барып дәшәргә булдым… Ачуланмыйсызмы миңа?

Мин, акрын гына башымны селкеп:

– Юк, – дидем.

Кыз чагымда мин хәрби кешеләрне яратып бетерми идем, ни өчендер ятсына идем, курка идем алардан. Түшләрен киереп, үрә катып йөргән бу кешеләр хатын-кызга бик җиңел карыйлардыр төсле тоела иде миңа. Моңарчы минем бер генә хәрби кеше белән дә танышканым юк иде әле.

Хәзер менә шул хәрбиләрнең берсендә, аның аулак бүлмәсендә чәй эчеп утырам. Чынлап та кызык ич! Дөрес, мин карчыга баласыдай бик сак, бик уяу утырам, егетнең бер сүзен дә, бер хәрәкәтен дә күздән ычкындырмыйм. Аз сөйләшәм, ни дә булса сорарга-белергә кыймыйм. Ул да бик алай чәчелеп тормый, еш кына сүзсез кала, әледән-әле торып йөренә, тагын килеп утыра һәм минем күзләремә туры караганда ничектер онытылып киткәндәй була. Хәйран калу, аптырау, тирән уйга төшү, аннан айнып китү чагыла кебек иде аның кечкенә күзләрендә.

Ул миңа бер комплимент та әйтмәде, юри ярарга тырышу кебек нәрсә күрсәтмәде, ләкин шуңа карамастан мин кыз йөрәгем белән аңа бик ошавымны, дөресрәге, торган саен ошый баруымны сиздем. Чынлап курка калдым мин бу хәлдән һәм ихтыярсыз сөенгән кебек тә булдым.

Мин кешене бер күрүдә генә таный белми идем. Киресенчә, кеше минем өчен күп вакытта табышмак иде, һәрбер яңа кеше миндә төрле уйлар кузгата, тәгаен бер фикергә килә алмыйча йөди идем. Ә бу егетне исә мин бик тиз таныдым шикелле. Ничектер бик ачык, аңлаешлы кебек иде ул миңа… Бернинди яшерен нәрсәсе юктыр төсле, таза күкрәгендә саф йөрәк тибәдер төсле. Үзе бик гади, сүзләре чын – беткәнче аңа ышанырга ярыйдыр кебек, ул сине бервакытта да алдамас, беркайчан да рәнҗетмәс кебек… Менә шундый кешенең канаты астына сыенсаң иде!.. Әмма алдана калсаң, Алла сакласын, нинди коточкыч һәлакәт булыр иде!

– Йә, җылындыгызмы инде? – дип сорады ул миннән.

Беренче тапкыр аңа елмаеп баш кактым мин. Бик күңеле булды, ахрысы, шуңа ничектер менә сөенеп, сөеп карады ул минем күзләремә…

Ни өчендер нәкъ шушы минутта мин Нәҗипне хәтерләп, сискәнеп киттем. Нишләп утырам мин? Ул бит мине эзләп кайтыр, безнекеләрне аякка бастырыр, милициягә хәбәр итүләре бар… Тизрәк, тизрәк китәргә кирәк!

– Вакыт күпме? – дип сорадым мин, кабаланып.

Егет кулындагы зур сәгатенә карап алды.

– Унынчы унбиш минут.

Мин ашыгып урынымнан тордым.

– Китәсез дәмени инде? – диде ул. – Җылынып та җитмәгәнсездер…

– Юк, юк, җылындым, – дидем мин, эчемдә бизгәк калтыравы бетмәсә дә, ләкин бусы инде өшүдән булмаска тиеш иде.

Ул минем ботыларымны алып бирде, пальтомны алып кидерде, аннан үзе киенә башлады. Аның озатырга җыенуын күргәч, мин каушый калдым. Урамда берәр таныш очраса? Ярамый, ярамый.

Кыенсынып кына, мин аңа:

– Сез озатып мәшәкатьләнмәгез инде, – дидем.

Ул миңа төбәлеп карады да, уемны аңлаган шикелле, йомшак кына:

– Борчылмагыз, мин сезне бер генә квартал озатырмын, ярыймы? – диде.

Минем яңадан «кирәкми, озатмагыз» дип әйтергә телем әйләнмәде… Киенеп бетеп, бүлмәдән чыгар чакта гына ул мине ишек төбендә туктатты.

– Зөһрә, – диде ул, минем җиңемнән сак кына сыйпап. – Сезне бик күрәсем киләчәк, тагын бер генә тапкыр очрашыйк!

Мин башымны идем, йөрәгем еш-еш тибә башлады. Шунда ук, кирәкми, ярамый, дип әйтергә теләдем, ләкин үзем дә сизмәстән:

– Белмим шул, – дип куйдым.

– Үтенәм. Тыңлагыз мине, очрашыйк! – диде ул, әллә ничек менә йөрәккә үтеп керерлек итеп.

– Белмим, белмим, – дидем мин, үрсәләнеп, һәм ашыгып бүлмәдән чыктым.

Урамга чыгу белән суык мине өтеп алгандай итте, бөтен тәнем кымырҗып китте, куырылдым, дер-дер калтырый башладым. Әллә суык шундый рәхимсез инде, әллә нервыларым тәмам урыннан кузгалган… Егет мине култыгымнан алды, мин каршылык күрсәтмәдем, күрсәтерлек көчем дә юк иде. Ярый әле, урамнар караңгы…

Кызу-кызу атлап бер чатка җиткәч тә, ул үзе башлап туктады.

– Инде ялгыз гына китәсез… Курыкмассызмы?

– Юк, юк, рәхмәт! Хушыгыз! – дидем мин, калтыравымны көчкә тыеп.

– Хушыгыз, хуш! – диде ул, минем кулымны аз гына җибәрмичә торып, аннан тавышын акрынайтып, йөземә иелеп әйтте: – Иртәгә мин сезне җидедән сигезгә кадәр шул остановкада көтәрмен!

Мин, бер сүз кайтарып әйтмичә, кызу-кызу китеп бардым. Кайтышлый юлда кечкенә бер ялган корган булдым. Бу минем беренче тапкыр ялганларга мәҗбүр булуым иде, ләкин дөреслек катыш ялган иде, шуңа күрә әнием: «Нигә болай бик иртә, кызым?» – дип каршы алгач, мин бер дә каушамыйча:

– Трамвай булмады. Көтә-көтә туңып беттем, ахыры түзә алмагач, бер иптәш кызыма кереп җылынып чыктым, –дидем.

Әнием: «Карасана, ничек начар булган. Нәҗип бик борчылгандыр инде», – дип сөйләнә-сөйләнә, чәй урыны әзерләргә кереште. Мин, артык аны-моны әйтеп тормыйча, тизрәк үз бүлмәмә ашыктым. Һаман калтырыйм-өшим, бар теләгәнем – җылы-йомшак урын!.. Кыз кешене беләсез инде, тынычланып, ни булганын уйлар өчен дә аңа җылы урын кирәк ич!

Нәҗип безгә икенче көнне генә эшкә китешли керде. Мин әле яңа гына урынымнан торган идем. Әнием ишек аша гына: «Кызым, Нәҗип килде», – дигәч, ашыгып киенә башладым, чәчемне рәтләдем, тиз генә көзгегә карап алдым. Мин каушамый идем, юк, каушамый идем, тик йөрәгем еш-еш тибә һәм кирәгеннән артык кабаланам…

Рәтләнеп бетеп, ишек төбендә туктап бер тын алгач, мин залга чыктым. Нәҗип ялгыз гына утыра. Җитди, салкын күзләре белән каршы алды ул мине… Күрәм: егетемнең мыегы нык чуалган. Шулай да мин каушамадым, киресенчә, аның шундый салкын, чәнечкеле кыяфәтен күргәч, үзем дә ничектер усалланып киткән кебек булдым. Нәкъ менә һөҗүм көткән песи баласы кебек…

Бу, исәнлек тә сорап тормыйча, коры гына:

– Ни булды сиңа? – диде.

– Берни дә булмады, – дидем мин, аңа туп-туры карап.

– То есть ничек булмады? Ә вечерга килмичә калуыңны ничек аңларга?

– Син шулай дип сора, ник килмәдең диген… Трамвай булмады, менә шул. Кырык минут көттем, шундый суыкта…

– Странно! – диде ул, иңбашын җыерып. – Трамвай булмаса бит, попутный машиналар йөреп тора. Ни өчен…

Мин аңа әйтеп бетерергә бирмәдем. Кинәт ачуым кузгалып:

– Сөйләмә! – дидем. – Машина артыннан чабарга мине кем дип белдең? Бик илтәсең килгәч кайтып алалар аны.

– Минем вакытым булмады.

– Ә минем ни гаебем бар? Мин бит син чакырганга күрә генә бармакчы идем. Караңгыда, суыкта, җәһәннәм астына… Ни булды, имеш? Ни булганын беләсең килгәч, кичә үк…

Кинәт бугазыма төер килеп тыгылды, иренемне тешләп, ярты сүземдә тукталып калдым. Ул күзләрен кыса төшеп, миңа озак кына карап торды, ләкин артык бер сүз дә әйтмәде, бары әдәп йөзеннән генә юаткан булып:

– Син нервничать итмә, тынычлан, – диде. – Мин киттем хәзергә, кич сөйләшербез.

Ул китте, ә мин бүлмәмә кердем дә мендәргә капландым. Юк инде, юк, булмаса булмый икән, Ходаем!.. Каян бу кадәр тәкәббер корылык, салкын әдәплелек, бәхәссез өстенлек аңарда? Каренин булыр бу, Каренин! Бәләкәй, өтек, кызганыч Каренин!.. Ичмасам, чынлап торып ачулана да белмәде бит!.. Битлек төсле җансыз чырае, салкын корычтай күзләре белән бәгыремне генә өшетеп китте. Ә мин көтмәдеммени аны?.. Кичә кайтып яткач, һәр кыштырдаган тавышка колак салып яттым бит. Сабырсызланып, елап, өметләнеп көттем мин аны! Менә килер дә йөрәгемдә купкан давылны басар, мине айнытыр, мине иске хәлемә кайтарыр дип ышанып көттем. Ә ул нишләде, нишләтеп, нинди хәлдә калдырып китте ул мине?

Соңыннан, эш узгач инде, мин кат-кат уйландым. Әгәр шул кичне ул килеп, күренеп кенә китсә дә, минем язмыш бу хәтле тиз, кинәт үзгәреп китмәгән булыр иде. Барысы да искечә калыр иде: туй да булыр иде, мин дә хәзер бәхетлеме, бәхетсезме, инженер Нәҗип хатыны булып йөрер идем… Моны сез тагын үкенү дип аңлый күрмәгез. Юк, алай түгел. Бу минем шул чакта саламга ябышып, котылып калырга теләвем генә иде. Әгәр шуннан Нәҗип килсә дә, мине юатса да, бөтенләй икенче кешегә әверелеп, минем белән бик җылы, якын булса да, ихтимал, барыбер коткарып кала алмаган булыр иде… Тәгаен әйтә алмыйм, ләкин мин аның килүен бик теләгән идем.

Хәрби егет минем күңелемнән бер генә минутка, хәтта бер генә секундка да чыкмады. Авыр, саташулы төн үткәрдем, юньләп йоклый алмадым, ара-тирә йокыга талып киткән чагымда да ул онытылмады-югалмады, гүя гел баш очымда утырып торды… Бәхетгәрәй!.. Әллә нинди бер сихри көч бар кебек бу исемдә… Бәхетгәрәй! Әйтче, кем син? Ни өчен син миңа очрадың? Ни өчен миңа дәштең, үзеңә алып кердең, тезләнеп аякларымны җылыттың, онытылып күзләремә карадың?.. Кем җитәкләп чыгарды сине минем юлыма? Әллә чынлап та бәхетемме син минем, Бәхетгәрәй?

Юк, юк, саташу бу, хыял бу! Йолкып ыргытырга кирәк моның шикелле тиле хыялларны!.. Әле соң түгел, әле соң түгел!

Бөтен калган акылымны җыеп аңларга тырышам: ни булды миңа? Нинди давыл купты минем йөрәгемдә? Мәхәббәт булмаса – нәрсә? Гомеремдә беренче тапкыр мин мондый хәлне кичерәм. Минем әле чын сөюне татыганым юк, әмма бик, бик татыйсым килә. Ләкин шушылай ут шикелле кинәт дөрләп кабынамыни ул? Шушылай бөтен җаныңны-тәнеңне беткәнче биләп аламыни ул?.. Белмим, белмим, тик бер нәрсәне ачык сизәм: Бәхетгәрәй менә монда, йөрәгем үзәгендә!

Башта мин аны яңадан күрү турында уйларга да курыктым. Мөмкинме соң! Минем хәлдә, Аллам сакласын!.. Очрашуны бер генә минутка күз алдыма китерсәм дә, эсселе-суыклы булып китә идем. Ул гынамы соң, менә болай оныта алмыйча газаплануым да инде миңа зур җинаять, әшәкелек булып тоела иде.

Ләкин аның «көтәрмен» дигән сүзе, гел чакырып торган тавыш шикелле, көне буе колагымнан китмәде. Кулымнан тотып тартучыга карышкандай, мин йөз генә тапкыр үземә: «Бармыйм!» – дип әйткәнмендер.

Кич якынлаша, кич якынлашкан саен тынычлыгымны җуя барам, гүя менә язмышымның хәлиткеч минутлары җитеп килә.

Сәгать алтыда эштән кайттым. Аннан-моннан гына ашап алдым да бүлмәмә кереп бикләндем, нәкъ менә балалар төсле инде, әйтерсең бикле ишек мине тотып калачак!

Бервакыт сәгатемә карасам, җиде тулып, сигезенчегә киткән. Үземне белештермичә сикереп урынымнан тордым… Кинәт бер уй мине сискәндереп җибәрде: Ходаем, тышта бик суык бит, көтә-көтә өшеп бетәр ич ул! Җитмәсә, аягында күн итекләр генә…

Тиз генә өстемә киендем. Гаҗәпләнеп караган әниемә:

– Мин иптәш кызыма барам, – дидем.

– Нәҗип килер бит, – диде әни.

– Килсә – көтәр, көтмәсә – иртәгә керер. Ә миңа бар– мыйча ярамый, – дидем мин әллә каян килгән бер кыюлык белән.

Әни, бичара:

– Ай кызым, килешмәс бит, ярамас бит, – дип калды, ә мин ашыга-ашыга чыгып киттем… Һәм шушы китүдән инде мин кире иске хәлемә борылып кайтмадым… Юл киселде…

Зөһрә ханым тирән итеп бер сулады, кечкенә бәрхет ридикюленнән хуш исле ефәк кулъяулыгын чыгарып иреннәренә китерде һәм шул хәлдә уйга чумып калды. Мин сак кына аның хәрәкәтсез, озын кара керфекләренә, тонык ак йөзенә карадым: бернинди үкенү-газап кебек нәрсә сизелми иде бу йөздә, тик бик ерактагы вакыйгаларга читтән күзәтеп караган төсле тыныч уйчанлык кына чагыла иде.

– Сез гафу итегез, – диде Зөһрә ханым, торышын үзгәртмичә, салкын бер тынычлык белән. – Мин ул кичне үзем белән ниләр булганын сезгә сөйләп бирә алмыйм. Гомумән, беркемгә дә мин аны сөйли алмыйм. Тик шуны гына әйтә алам: Бәхетгәрәй, чиксез куанып, «Зөһрә, Зөһрә» дия-дия, мине каршы алды. Мин, юләр кызый, үземчә, эчемнән катгый карарга килеп, ягъни барам да: «Мине суыкта көтеп йөрмәгез», – дип әйтәм дә шунда ук кире борылып китәм дип барган идем… Ләкин… кая инде ул! Әллә ничек менә, берьюлы биләде дә алды ул мине… Яман суык иде, урамда йөрергә мөмкин түгел иде, халык булган җиргә дә барырга ярамый иде, һәм ул мине үзенә алып китте.

Без бик озак утырдык… Чәй эчтек… Белмим, ничек, нәрсәдән башланып киткәндер, утыра торгач, мин аңа бөтен хәсрәтемне сөйләп бирдем. Бөтенләй билгесез, ят кешегә! Күрәсең, бик тулган инде, күрәсең, беркемгә сөйләргә көчем җитмәгәнне ни өчендер аңа сөйлисем килгән инде… Ә ул тыңлады мине… Сүземне бүлмичә, хәсрәтемне җиңеләйтергә ашыкмыйча, ничектер үзалдына тирән уйга калып тыңлады ул мине. Аннары сак кына кулымнан алып, бераз сыйпап торды, тик шуннан соң гына бик гади итеп, бик якын итеп ул миннән:

– Зөһрә, сез миңа ышана аласызмы? – дип сорады.

Мин телем белән җавап бирә алмадым, мин хәтта, зәгыйфь ток бәргәндәй, эчемнән калтыранып куйдым, әмма… ышанмыйча булдыра алмавымны, алай гына да түгел, ышанасы килүемне, шуны теләвемне ничектер менә бөтен барлыгым белән тоеп тора идем. Томалана башлаган аңым белән тик бер нәрсәне генә аңларга өлгердем: ул инде минем йөрәгемә хуҗа!

Йә, шуннан артыгын ничек әйтим? Ләкин белегез, ул кичне түккән яшемне мин бүтән беркайчан да түкмәдем. Барысы да – мәхәббәтем дә, сафлыгым да, көчсезлегем дә – барысы да кайнар яшьләр булып чыкты йөрәгемнән! Бер генә кыз баланың да минем хәлгә юлыгуын теләмәс идем мин, юк, теләмәс идем…

Зөһрә ханым тагын тукталып калды һәм, таш сын шикелле, һич кыймылдамыйча катып торды… Яңадан сүзен башлаганда аның тавышы, бугазына нидер утыргандай, тәмам карлыккан иде.

– Ә дүрт көннән соң ул фронтка китте. Шулкадәр тиз китеп барасын алдан әйткән идеме ул миңа, юкмы –хәтерләмим. Хәер, аның хәзер һичбер әһәмияте юк иде. Дүрт көннән китәме, дүрт атнаданмы – барыбер китәргә тиеш. Бу кадәресен мин ачык белә идем… Мин аны озатырга вокзалга төштем. Ул бик борчулы иде, һаман нидер көтеп минем күземә карый, нидер әйтеп юатасы килә кебек, ләкин җөрьәт итми, курка кебек. Ә миндә үпкә дә юк, ачу да юк, үземне жәлләтәсем дә, муенына ташланасым да килми. Әллә ничек шунда берни аңламыйм да, тоймыйм да кебек… Күрәсең, өермәдәй исеп узган баш җитмәс хәлләрдән соң мин беркадәр әйле-шәйлерәк булып калган идем.

Поезд кузгалыр алдыннан, мин аңардан бары бер сүз сорадым:

– Кайтырсыңмы?

– Кайтырмын, – диде ул, миңа бик туры карап; саф, хәйләсез күзләре дә аның: «Ышан!» – дип әйтә иде төсле. Аннан көлемсерәп өстәде: – Үтермәсәләр әгәр…

– Әйтмә, әйтмә шул сүзне! – дидем мин, кинәт өзгәләнеп.

Ул көлеп юатырга ашыкты:

– Йә, йә, Зөһрә, борчылма син, үлемнең хәзер миңа кулы күтәрелмәскә тиеш.

Поезд кузгалганда, мин аның күкрәгенә капландым, күпмедер вакыт онытылып тордым. Шул чакта аның, нәкъ колагым эченә бик җылы пышылдап кына:

– Көт, яме! – дип әйткән сүзләрен ишеттем.

Ул китте, ә мин… мин аның беркем белмәгән, бернинди закон белән беркетелмәгән хатыны булып калдым. Хәер, нигә мин болай дим? Болай дип әйтергә минем ни хакым бар? Әйтерсең без – алдан сөйләшеп, бергә торырга килешеп кушылган кешеләрбез. Әмма… мин аныкы хәзер… Мин аны яраттым – кояш шаһит! Ә ул?.. Ә ул:«Көт, яме!» – диде минем йөрәгемә. Һәм мин аны көтәчәкмен, дөньяның асты өскә килсә дә көтәчәкмен!

Ләкин сез күз алдыгызга китерә аласызмы минем хәлемне? Авыр дию генә аз аны. Ул кадәресен әйтеп торасы да юк… Ничек кенә аңлатыйм?.. Әйтик, бер җирдә ай тотыла, икенче җирдә торучылар айның тотылганын күрмиләр, ул алар өчен һаман яктыра әле – минем хәлем дә нәкъ шуның төсле иде. Мин – тотылган ай, минем өчен бөтенесе җимерелде, бөтенесе бетте. Ә бүтәннәр өчен барысы да искечә әле, барысы да үз урынында: мин кияүгә чыгасы кыз, менә тиздән, Алла бирсә, вәгъдәләшкән көн килеп җитәр, туй булыр, без, бәхетле яшьләр, ике йортның да фатихасын алып, матур гына тора башларбыз… Бүтәннәр өчен әнә шулай иде, шул өметләр, шул хыяллар белән яшиләр, шуңа әзерләнәләр иде. Хәтта Нәҗип тә берни сизмичә калды. Ләкин алар өчен дә ай тотылачак, дөнья караңгыланачак, алар да, бүген булмаса, иртәгә минем белән ни булганын беләчәкләр. Моны үзем, үз авызым белән аларга әйтеп бирергә тиешмен… Нинди коточкыч авыр, газаплы сынау булачак бу минем өчен! Хәер, өлешеңә чыккан көмешең, ул хакта сөйләп торуның кирәге дә юктыр дип уйлыйм. Тик сузарга ярамый, сузу хәтәр, бик тә хәтәр!

Мин әле булган эшкә үкенми идем, дөресрәге, үкенү газабына дучар ителмәгән идем. Бар хәсрәтем ничек итеп үз хәлемне аңлатып бирү турында гына иде… Әлбәттә, мин бөтен хакыйкатьне әйтеп бирергә җыенмый идем, аңа көчем җитмәсен белә идем… Әмма вәгъдәмне кире алыр өчен, туйны булдырмас өчен миңа бик көчле, ышандырырлык сәбәп табарга кирәк… Нинди сәбәп? Ничек итеп? Берәр хәйлә корыргамы, авыруга сабышыргамы, бүтәнне яратам дияргәме? Тагын кемгә әйтергә – әниемәме, әллә туп-туры Нәҗипнең үзенәме? Кем мине тизрәк аңлар, кем?..

Яшьлек – тилелек шул! Мин көн-төн баш ватам, уфтанам – ут йотам, ә кешеләр йөземнән эчемдәгеләрне укый башлаганнар инде. Гаҗәпмени? Ашавым ашау түгел, йокым йокы түгел, өрәк шикелле йөрим, берәүгә дә күтәрелеп карый алмыйм, ә Нәҗиптән, төрле сылтау табып, тәмам кача башладым. Үзеннән-үзе бөтенесе ачылып бара.

Бер кичне әнием, ниндидер йомыш тапкан булып, минем бүлмәмә керде. Аны-моны караштыргач, ул миңа күз төшереп алды да гүя болай гына сорап куйды:

– Кызым, әллә ничек төсең качкан, авырмыйсыңдыр бит?

– Юк шикелле, әни, – дидем мин.

Әнием миңа сынабрак карады.

– Алайса, нидән икән бу?.. Соңгы вакытта ашавыңның да юне юк. Эчем поша минем… Әллә берәр хәсрәтең бармы? Әйт, яшермә.

Бу соравы белән әнием минем йөрәгемә туп-туры карагандай итте, мин хәтта эчемнән тетрәнеп куйдым. Каушавымнан бары:

– Белмим, – дип кенә әйтә алдым.

Инде әнием миннән күзен бер дә алмый иде.

– Ай-һай, кызым, нидер яшерәсең син миннән. Белмим, имеш! Сүзмени бу… Ә кем белә соң?

Мин дәшмәдем, ләкин шул минутта күңелемә кинәт, әллә барысын да әйтеп биримме, дигән уй килде. Бу бит мин көткән минут, хәзер әйтә алмасам, кайчан әйтермен?

Ул арада әнием, авыр сулап, тагын үзе сүз башлады:

– Аңламыйм мин сине, аңламыйм! Тиздән туегыз булырга тора. Берәү булса, шатлыгыннан дөньяга сыймыйча йөрер иде. Ә син, хыялый кешедәй, тәмам сүнеп, күләгә төсле йөрисең. Бигрәк тә соңгы көннәрдә… Йә, килешәме бу? Нәҗиптән яхшы түгел ләбаса. Кешенең күңеленә әллә ни килүе бар…

– Килсә килер инде, – дип куйдым мин, нидер уйлаган хәлдә, үзем дә сизмәстән.

– Тиле, – диде әнием, ачуланып. – Сөйләшә дә белмисең. Булачак иреңә шулай…

Шушы сүзне ишетү миңа җитә калды, әйтерсең җан җиремә тиде – үземне белештермичә, кинәт кабынып:

– Минем ирем булмас ул! – дидем.

Әнием шаккатып ике кулын берьюлы миңа селтәде.

– Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла!.. Ни сөйлисең?

Ә мин артык тыела алмыйча, тизрәк бөтенесен әйтеп бетерергә ашыгып сөйләп киттем:

– Әнием, бел, мин Нәҗипкә чыкмыйм, чыгарга теләмим… Ярый әле, үзең сүз башладың, ничек әйтергә белмичә йөри идем… Мин газапланып беттем, киптем, саргайдым, көн яктысын күрмәс булдым… Мин башта ук аңа чыгарга риза түгел идем, мин аны яратмый идем. Сезне тыңлап, сезнең өчен генә вәгъдә бирергә мәҗбүр булдым. Яратып китмәмме дип өметләндем… Ләкин юк, булмый икән, булмый икән, ярата алмыйм икән… Менә нидән минем авыруым, менә нидә минем хәсрәтем!

Күрәсең, мин бик кычкырып сөйли идем, – әнием берничә тапкыр мине туктатырга омтылды:

– Чү, чү, акрын, акылдан язасыңмы әллә?!

Ләкин мин тыела алмый идем инде, шулай да аңа буйсынып, ахрысы, тавышымны акрынайта төштем:

– Әле соң түгел, әле эш узмаган… Туй булмаска тиеш!.. Мин вәгъдәмне кире алам. Мин гомерем буена бәхетсез булырга теләмим. Юк, теләмим! Көчләмәгез мине, көчләмәгез!

Әнием, бичара, кәгазь кебек агарды, хәлсезләнеп урындыкка утырды. Бик озак телгә килә алмыйча торды. Аннары сүнгән тавыш белән:

– Үтердең син мине, кызым, үтердең! – диде.

Мин, аның аягына егылудан чак тыелып:

– Әни, бәгърем, нишлим соң? – дидем.

Әнием гүя мине ишетмәде дә; урындыгының читенә тотынып утырган килеш, башын салындырып бераз дәшми торды да, үзалдына сөйләнгәндәй:

– Юк, башыма сыймый, аңламыйм, акылым җитми, – диде. – Нәрсә соң бу? Ничек болай була соң бу? Вәгъдә бирүеңә тиздән бер ел… Чыгар көнең килеп җитте… Инде мә, рәхим ит! Барысын аудар да ташла… Ни карадың соң син моңарчы? Ни уйлап йөрдең? Юк, Зөһрә, аңлый алмыйм мин моны. Синең белән нидер булган, нидер яшерәсең син миннән… Әйтеп бетер!

Мин артык түзә алмадым:

– Әни, бәгырькәем, зинһар, сорый күрмә! – дидем дә өстәлгә капланып, бөтен гәүдәм белән калтыранып, үксеп-үксеп еларга тотындым. Минем белән истерика булды. Әни, тиз генә торып, көчләп дигәндәй, миңа бер йотым су эчерде, аннары башымны күкрәгенә кысып: «Җитәр, тукта, җитәр, тукта!» – дия-дия, мине ничек тә тынычландырырга тырышты… Ярый әле, әтием өйдә юк иде.

Акрынлап мин басылдым, шулай да үксеп сулкылдавым тиз генә бетмәде. Бу минем иң соңгы елавым булды. Шуннан соң инде бүтән бер тамчы яшь тә миннән чыкмады.

Болай истерикага җитеп елавым әниемне куркытса да, аның күңелен бер дә йомшартмады шикелле. Ул уйчан, хәсрәтле, җитди-салкын булып калды. Мин бераз тынычлангач, ул миңа болай диде:

– Бел, Зөһрә, бу эшеңнең иң зур җәзасы минем башыма төшәчәк. Бөтен хурлыгы миңа булачак… Онытма шуны…

Аннан бераз көтеп сорап куйды:

– Бәлкем, әле кире уйларсың?

Мин акрын гына башымны селектем.

– Алайса, – диде әни, – үзең әтиеңә аңлатырсың. Миннән булмый…

Шундый бер мескенлек белән әйтте ул моны, кинәт ана йөрәгенең ачы газабы бөтен тирәнлеге белән миңа ачылган кебек булды. Бәгърем телгәләнде, әмма телем тибрәнә алмады…

Шуның белән сүз бетте, әнием үз бүлмәсенә китеп ятты. Шул кичтән аның башы сызлый башлады.

Ә икенче көнне иртән әти мине үз янына чакырып алды. Ул үзенең челтәр төпле борынгы креслосында утырып тора иде. Сүзне тыныч башлады:

– Син кичә әниеңә нәрсә дип әйттең?

Әти – кирәген генә сөйләргә гадәтләнгән кеше, шуңа күрә аның туры соравына туры җавап бирергә кирәк иде. Гәрчә аңардан бик курыксам да, үзе кебек тыныч булырга тырышып, мин турысын гына әйтеп бирдем:

– Нәҗипкә чыкмыйм, – дидем.

– Чыкмыйсың? Нәҗипкәме?

– Әйе.

– Сәбәп?

Ни өчендер каушабрак:

– Мин… яратмыйм аны, – дидем.

– Чепу-ха! – диде әти, зәһәр елмаеп, һәм урындыгын шыгырдатып куйды. – Яратмыйм! Кара син аны! Кисейная барышня! Ничего, хатыны булгач яратырсың.

– Ә мин аның хатыны булмыйм.

Әти миңа күзенең агы белән карады, бераз иреннәрен кыймылдаткалап торды, гүя сүз табу куәтен югалтып җибәрде.

– Так, так, – дип торды да көч белән, һәр сүзенә басым ясап әйтте: – Син, ахмак кызый, нәрсә эшләгәнеңне беләсеңме? Аңлыйсыңмы син: бу юләрлегеңнең ахыры ни белән бетәчәк, ә?.. Бер ел буена вәгъдә куешып йөреп, чыгар көн килеп җиткәч кенә баш тарту, беләсеңме, чем пахнет? Берәү дә бит синең «яратмыйм» диюеңне чынга алмаячак. Һәркем, бу кызый намусын югалткандыр, дип уйлаячак. Сизәсеңме син моның хурлыгын?.. Юк, кызгынасы, без сиңа башбаштакланырга юл куймабыз!

Әтиемнең бу кадәр рәхимсез сөйләшүе минем ачуымны китерә башлады.

– Көчләп бирер идегезмени? – дидем мин, кыюланып.

– Көчләп бирергә дә хакыбыз бар, – диде әти, кресло тоткасына учы белән каты сугып. – Вәгъдә биргәнчегә кадәр син ирекле идең… Шул чакта нечкә хисләрең турында уйлар идең. Ә вәгъдә биргәч – точка! Вәгъдә – иман, яратып бетермәсәң дә чыгарга тиешсең! Әгәр инде ахмаклык эшләргә чамалыйсың икән, без үзебезнең ата-ана хокукыбыз белән файдаланырга мәҗбүр булачакбыз. Без – синең абруең өчен дә, киләчәк тормышың өчен дә җаваплы кешеләр. Без сиңа үзеңне дә, безне дә хурлыкка төшерергә ирек бирмәбез.

Әти үзен мең мәртәбә хаклы саный – мин моны яхшы аңлыйм. Ул үз сүзендә искиткеч нык тора торган кеше –бу да миңа бик яхшы билгеле. Шулай булгач, ул мине аңлаячакмыни? Арада упкын, төпсез упкын… Шул упкын аша дәшкәндәй, мин, ике кулымны күкрәгемә куеп:

– Әтием, зинһар, мине тыңла әле! – дим. – Нәҗипкә вәгъдәмне ихтыярсыздан бирдем. Сез кыстаганга күрә бирдем. Башта ук яратмый идем мин аны… Сүз биргәч яратып китмәмме дип уйладым… Ләкин юк, ярата алмыйм икән, аз гына да, ичмасам, ярата алмыйм икән. Йә, шулай булгач, ничек итеп мин аңа чыга алыйм?

– Хыял, романтика, балалык, әллә нәрсә бу! – диде әти, тәмам кызып. – Мәхәббәткә бозык караш! Ахмак караш!.. Нәҗип кебек кешене яратмыйча мөмкин түгел… Бүтәннәр аның чабуына ябышырлар иде әле. Нарком булырлык кеше ул! Хәер, нәрсә сөйләп торырга? Эш беткән, син аныкы булырга тиеш, вәссәлам!

– Юк, әти, аңла, булмый ул, – дидем мин, үземне нишләтергә белмичә. – Үтерсәгез дә мин аңа чыга алмыйм.

Әти, беренче тапкыр күргәндәй, әллә нинди сәер, ят бер караш белән миңа төбәлде. Шулай кадалып, күпмедер дәшми торды да, чыраен сытып, муенын суза төшеп, акрын гына сорады:

– Әйт дөресен, кем белән буталдың?

Мин агарынып, яшен суккандай, бер мәлгә катып калдым, аннан ике кулым белән йөземне капладым да атылып чыгып киттем.

Нинди хурлык, нинди хурлык! «Кем белән буталдың?» Әгәр бит аның шиге нахак булса, мин үземне нишләтмәс идем. Ләкин… кайдан бу шик? Ни өчен алар минем ел буена сузылып килгән газапларымны күрмәделәр дә «буталуымны» бик тиз сизеп алдылар? Яратмыйм, чыкмыйм, дигәнгә күрәме?.. Соң бит бу – минем үз эшем, йөрәгем эше ләбаса! «Буталу» – алар таккан кешене яратмау, ә бүтән берәүне яратып китү нәтиҗәсе ич. Нигә алар шуны аңламыйлар, нигә көчлиләр, нигә?.. Хәер, бу «нигә»ләрнең җавабын эзләп торудан хәзер файда юк…

Әти белән сөйләшкәннән соң, мин ничектер усалланып киттем… Бәгърем катты. Каяндыр тәвәккәллек килде, һәм мин шул ук көнне барысын да Нәҗипкә әйтеп, эшне берьюлы бетерергә булдым. Көндез аңа шалтыратып, кайчан кайтасын белдем һәм кайтышлый ук безгә керергә куштым. Әлбәттә, мин Нәҗипнең мине дөрес аңлавына ышанмый идем, ләкин бу кадәресе минем өчен барыбер иде инде. Тизрәк белсен дә, тизрәк… бетсен!

Хәзер аны өйгә кертергә ярамый иде – килер вакыты якынлашкач, мин үзем киенеп каршы чыктым. Озак та үтми ул килеп җитте. Мин, әйдә, бераз һавада йөрик, дип, аны урам буйлап алып киттем. Нәҗип болай каршы алуга гаҗәпләнә калды һәм туп-туры:

– Нәрсә булды, әллә өйдә берәр күңелсезлек бармы? –дип сорады.

– Бар, – дидем мин.

– Нәрсә, әллә Заһидә апа авырыймы?

Мин бераз дәшми бардым. Нәрсәдән башлап, ничек дип әйтергә? Ул бит инде миңа шактый якын булып әверелгән кеше… Булачак ирем… Әнә ул ничек пошынып әнием турында сорады. Ә мин хәзер аңа коточкыч нәрсә әйтергә тиешмен. Кинәт йөрәгем авыртып кысылды, үкенүдерме, икеләнүдерме – белмим нидер – бәгъремне тырнап куйды. Бер мәлгә үземне аның алдында искиткеч гаепле итеп хис иттем… Белсәгез, никадәр авыр иде миңа бу минутта!

Ләкин… әйтергә кирәк, баскан урынымда җир йотса да әйтергә кирәк. Ничек тә гадирәк, тынычрак булырга тырышып, аңа:

– Бездә җитдирәк хәлләр булды әле, – дидем.

– Тагын нәрсә?

– Безнең туй булмаска тора бит, Нәҗип…

– Ничек алай, кем аркасында?

Мин тирән итеп бер тын алдым.

– Минем аркада.

– Синең аркада? Аңламыйм, хоть убей!

– Мин сиңа чыкмаска булдым, Нәҗип…

Нәҗип, баганага килеп бәрелгәндәй, еш-еш күзләрен йомгалап алды.

– То есть как? Миңа, – ул кулы белән күкрәгенә төртеп күрсәтте, – миңа чыкмаска?.. Шутишь что ли?

– Юк, шаяртмыйм, Нәҗип, дөресен әйтәм.

– Что за чертовщина! – диде ул, тукталып. – Как понять? Ни өчен?

Мин, аның кешелек намусы уянмасмы дип, мөмкин кадәр дусларча йомшак итеп сөйләп бирергә теләдем:

– Нәҗип, дөрес аңларга тырыш мине… Һәрбер өйләнүнең нигезендә чын мәхәббәт ятарга тиеш – шулай түгелме? Ә миндә, үзең дә сизгәнсеңдер, сиңа карата беркайчан да чын, тирән ярату булмады. Мин озак газапландым, бик күп уйландым һәм менә чынлап ярата алмавыма тәмам ышангач… сиңа чыгудан тыелып торырга булдым.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации