Электронная библиотека » Амирхан Еники » » онлайн чтение - страница 9

Текст книги "Матурлык"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:40


Автор книги: Амирхан Еники


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 9 (всего у книги 33 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Икенче көнне инде мин аның белән очрашуны сабырсызланып көтә башладым. Ахрысы, сагынып та өлгердем. Аннары өзелеп калган хикәянең дәвамын тизрәк ишетәсем килә иде. Моңарчы сөйләгәннәрен искә төшергәч, җанны борчыган сораулар туды: шул яратмаган егетенә «ул» чыкканмы, юкмы? Хәзер «картым» дигәне кем? Әгәр Нәҗип булса, телефон белән сөйләшкәннән соң «аның» йөзенә, күзләренә чыккан куанычны ничек аңларга? Яратмыйча чыгып та шулай бәхетле булып китәргә мөмкин микәнни?

Бу соңгы сорауның дөрес җавабын табу минем өчен аеруча әһәмиятле иде.

…Кичкырын без яңадан үзебезнең карт имән төбенә киттек. Тауны ашыкмыйча гына менеп, бераз хәл алгач, Зөһрә ханым сүзен әкрен генә болай дип башлады:

– Мин сездән бер нәрсәне аңлавыгызны үтенер идем. Моңарчы сөйләгәннәрем дә, менә хәзер сөйләргә җыенганым да минем үземне аклау, бүтәннәрне гаепләү өчен түгел. Һич юк. Мин башымнан кичкәннәрне нәкъ булганча, берни яшермичә, берни арттырмыйча сөйләргә тырыштым. Ләкин моңарчы чәчәкләре генә иде әле, хәзер исә җимешләре башлана… Ә минем дөрес итеп кенә түгел, ачык-туры итеп тә сөйлисем килә. Сез ят кеше, ир кеше, шуңа күрә миңа кайбер нәрсәләрне сөйләве бик кыен булачак. Ләкин сез мине гаеп итмәссез дип ышанам.

– Тыныч булыгыз, Зөһрә ханым, һич шикләнмәгез ул хакта, – дидем мин, агаларча юатып.

Ул, ак кулының сыртын маңгаена куеп, аз гына уйланып торды. Аннары кулын алды, башын күтәрә төште.

– Әйе, менә шулай! – диде ул, ничектер батырайган төсле булып. – Мин Нәҗипкә чыгарга ризалык бирдем. Яшерен бер өмет белән эшләдем мин моны: ризалык биргәч, үземне аныкы дип саный башлагач, бәлкем, ул миңа якын булып китәр, бәлкем, акрынлап яратып китәрмен, дип уйладым. Халыкта, мәхәббәт туйдан соң килә, дигән сүз бар бит. Шуның шикелле, араны вәгъдә белән беркеткәч, аннан бергә тора башлагач, ул үзеннән-үзе иң якын, иң кадерле кеше булып китәр, дип ышанасым килде. Әтием әйткәнчә, мәхәббәтне теләү юлы белән бар итмәкче булдым…

Башта ул шулайрак булыр кебек тә тоелды. Мин күңелемә һаман бер уйны – «мин аныкы, мин аныкы!» дигән уйны беркетергә тырыштым. Мин үземне тәнем-җаным белән чыннан да аныкы итеп хис итәргә теләдем. Минем йөрәгем гүя аңа ачылып тора иде… Ул да беренче көннән үк миңа үзенеке итеп карый башлады. Әйе… Вәгъдә биргәннән соң икенче очрашуда ул мине беренче тапкыр кочаклап үпте. Мин кулларым белән аның күкрәгенә ныграк терәлсәм дә, каршылык күрсәтмәдем… Яшерә алмыйм: шул чакта минем кыз йөрәгем моңарчы татымаган бер кайнар ләззәттән эрегән кебек булды, ничектер менә кинәт кенә ул миңа бик якын булып китте.

Инде минем, күкрәгенә башымны салып, аңа сыенасым гына калды шикелле… Әгәр ул һаман шулай гади-якын, җылы-йомшак була белсә иде, ихтимал, миндәге бу үрелеп, омтылып тору вакытлы гына булып калмас иде, ихтимал, чын, тирән ярату хисенә әйләнеп китә алыр иде… Әмма юк шул!.. Кешесе ул түгел икән. Үрә баскан калыбыннан чыкмады, сизмәде, күрмәде.

Мин хәзер дә торып-торып гаҗәпләнәм: ничек итеп егерме алты яшьлек егет шулкадәр салкын канлы, картайган йөрәкле, тәмам утырып, ныгып җиткән кеше була алды икән?.. Ник бер яшьлек ялкыны, яшьлек юләрлеге, яшьләрчә очыну, сөенү, шаяру, көлү аңарда булсынчы!.. Акыл, исәп, бәхәссез хакыйкать, мәңге үзгәрмәс кагыйдә –менә аның утыртып куйган маяклары. Шул маяклар уртасыннан чыгу юк, чыкты исә, ул томана сукыр шикелле юлдан язарга тиеш!

Сүз таба алмыйм, шуңа күрә русчалап әйтәм: баштан ук ул үзен миңа карата покровитель итеп куйды. Мин шундый берни белмәгән бала инде, ул менә минем һәр адымымны күзәтеп һәм төзәтеп кенә торырга тиеш, янәсе… Еш кына ул миңа: «Зөһрә, син белмисең», «Зөһрә, син мине тыңла!», «Не будь наивной», «Не будь смешной», –дип әйтергә ярата торган иде. Озак та үтми, ул үзенең өстенлеген күрсәтүдә шул дәрәҗәгә барып җитте ки, миңа хәтта әти-әнием алдында шелтә ясый торган булды. Әгәр минем көйсезләнеп әнием белән бераз гына сүзгә килүемне ишетеп калса, ул карт учительдәй башын чайкап: «Ай-һай, разве әнигә каршы әйтергә ярый? Нехорошо, нехорошо!.. Син зурларны тыңларга обязана», – ди иде. Аптырый идем, гаҗәпләнә идем мин моңа. Ачуыма чыдый алмыйча: «Тыгылма син!» – дип кычкырасым килә иде. Ә икәү генә калгач, эчемнән ачынып аңа: «Син, дустым, үзеңә кагылмаганны күрмә, менә миңа кара, мине күр, миңа елмай, назлап бер үп, ичмасам!» – дип әйтәсем килә иде.

Үбү дигәннән, оят булса да әйтим, ул моңа да алай бик юмарт түгел иде. Йөргәннән соң, аерылышкан чакта, салкынча тыгыз иреннәре белән бер суырып үбә дә шуның белән тәмам!.. Әле яңа сүз куешкан иң бәхетле чакларда сөю-иркәләүгә болай саран булган кеше өйләнгәч үзен ничек тотар? Санап кына үпмәсме, һәр үбүен бүләк итү дип санамасмы?.. Зинһар, сез мине ялгыш аңлый күрмәгез – бу минем үзем бик теләүдән әйткән сүзләрем түгел. Беләсезме, ул бит миннән бер генә тапкыр да «Яратасыңмы мине?» дип сорамады. Шуңадыр инде менә ихтыярсыздан күңелемә, ул мине җаны, йөрәге бар кеше итеп күрә белмидер, ә үзе теләгән чакта файдаланырга мөмкин булган бер әйбер итеп кенә миңа карыйдыр, дигән уй килә иде… Өшеп, чирканып китә торган идем мин андый чакларда; тизрәк, тизрәк үземнән куарга тырыша идем мин ул ямьсез, чиркандыргыч уйларны… Ләкин, нишлисең, күңел бит, ниләр генә килеп китми аңар!

Инде минем авыздан вәгъдә ычкынгач, Нәҗип безнең өйгә иң кадерле кеше булып йөри башлады. Ак җәймә җәеп кенә каршы алмыйлар иде аны. Бигрәк тә әтием аның алдында бишкә бөгелә иде. Хәер, минем үземә карата да Нәҗипнең әти-әниләре тарафыннан шундый ук гаҗәп яхшы, якын мөнәсәбәт иде. Аеруча бер җылылык белән алар миңа: «Киленебез түгел, кызыбыз булырсың», –дип кенә торалар иде. Әле туйны уйлаган да юк, ә Нәҗипнең әтисе Мотаһар абзый миңа бармак бите хәтле генә алтын сәгать бүләк итеп бирде. Бу олы, таза кешенең сүзсез генә тирәнтен, кызы кебек итеп яратуы минем йөрәгемә төшә торган иде, нинди генә хөрмәт күрсәтсәм дә аз булыр кебек һәм миңа баглаган өметләренең җимерелү ихтималын уйласам, үземне аның алдында чиксез гаепле итеп тоя башлый идем.

Кыскасы, ике як та бик бәхетлеләр, безгә дә ихлас күңелләреннән бәхет телиләр, хәер, безнең бәхетле булачагыбызга шикләнмиләр дә… Тик мин генә ачыла алмыйм, мин генә тынычлана алмыйм, төрле газаплы шикләрдән котыла алмыйм. Тагын иң куркытканы шул: әлеге, вәгъдә биргәч, аны якын итеп хис итә башлармын, ярата башлармын, дигән өметем бер дә вөҗүдкә ашмас төсле… Бетәр, сүнәр төсле…

Көн үткән саен, атна үткән саен мин Нәҗипне ныграк белә барам һәм… белгән саен мин аны аңлый алмыйча азапланам. Кем ул, нинди кеше? Моның җавабын табу ул чакларда минем өчен, ай-һай, авыр мәсьәлә иде… Кеше күреп, кеше танып өйрәнгәнмени әле мин?!

Соң, нәрсәсе белән ул миңа ошамый, мине үзеннән этәреп, биздереп тора иде?

Әгәр мин аның салкын-тәкәббер булуы, чамасыз мин-минлеге, шуның аркасында мине кешечә җылы, матур итеп ярата белмәве, дип әйтсәм, бу гына аз, бу гына җавап була алмый. Бу кадәресен мин башта ук белдем, белеп кабул итәргә тырыштым… Ә менә аның төп кешелек сыйфаты нидән гыйбарәт – шуны аңлыйсым, шуны тотып аласым килә. Чөнки шунсыз тынычлана алмам кебек, чөнки бу мактаулы кешенең үзәгендә ниндидер миңа ят нәрсә бар кебек… Нәрсә соң ул?.. Мәсәлән, аның үзалдына ап-ачык куйган максаты бар: ул зур кеше, дәрәҗәле, исемле кеше булырга тиеш. Моңа ирешү юлын да бик ачык сызып куйган: башта ул үз заводында күтәрелергә, ничек кенә булса да заводның җитәкчеләреннән берсе – йә баш инженеры, йә баш конструкторы булырга тиеш. Аннан инде ул киң юлга чыгачак һәм, бәлкем, Мәскәүнең үзенә дә барып җитәчәк.

Нәҗип моны миңа һич яшермичә, туп-туры сөйли иде. Һәм, игътибар итегез, шул теләкләренә ирешәчәгенә һич кенә дә бер шикләнми иде. Аның бу кадәр үз-үзенә нык ышануына, максатын бу кадәр ачык куеп, шуңа салкын исәп белән тайпылмыйча бара белүенә мин шаккатып гаҗәпләнә идем. «Нинди көч, нинди ихтыяр аңарда, нинди нык кеше ул!» дип, чын-чыннан аңа соклана идем… Беләсез инде, бездә бит андый биеккә омтылган кешеләр һәрвакыт мактала торганнар иде… Әйе, соклана идем, баш ияргә әзер идем, әмма күңелем ятмый иде, чөнки еш кына ул миңа шул максатларына ирешер өчен теләсә нинди әшәкелеккә барыр, теләсә кемне таптап узар төсле булып күренә иде. Шундый чакларда аңардан тәмам җаным бизеп, хәтәр бер кешедән котыласым килгәндәй, тизрәк үзеннән качасым килеп китә иде.

Йә, әйтегез инде, фаҗига түгелме бу минем өчен? Йә, нинди мәхәббәт турында сүз булырга мөмкин?.. Йа Раббым!

Кинәт Зөһрә ханым ике куллап йөзен каплады. Мин курка калдым:

– Зөһрә ханым, ни булды сезгә, куегыз, кирәкми, – дидем, ничек тынычландырырга белмичә. – Борчылмагыз бу хәтле, үткән ич инде ул!

Зөһрә ханым, бераз дәшми торганнан соң, йөзен ачты, башын читкә борып, тирән генә сулап куйды.

– Әйе, үтте алар, – диде ул акрын гына. – Ләкин, күрәсез, ул чактагы газапларым һаман әле йөрәктән чыгып бетмәгән икән… Хәерле булсын!.. Вакыт күпме соң инде?

Мин сәгатемә карап алдым.

– Унынчы ярты.

– Бераз утырырга була икән әле…

– Әгәр арымаган булсагыз.

– Сөйләп бетерергә кирәк ич… Әйе, менә шул инде… Яшь кенә булсам да, мин аның кем икәнлеген дөрес сизенгәнмен. Йөрәгем белән, дим… Әйе, безгә ят, ялган кеше иде ул. Чөнки аның эчендә үзе, үз мәнфәгате турында исәп корудан башка бүтән бернәрсә дә юк иде – тоймадым мин аны… Ләкин ул чакта әле мин Нәҗипнең кем икәнлеген акылым белән ачык аңлап, телем белән дөрес итеп әйтеп бирә алудан ерак идем… Бик катлаулы, авыр мәсьәлә иде ул минем тәҗрибәсез башым өчен… Ә менә хәзер әйтеп бирә алам… Хәер, сезгә болай да ачыктыр инде, аның кем булуы, дим, шулаймы?

– Сез аны, карьерист иде, димәкче буласыз?

– Әйе, әйе, нәкъ үзе… Бик дөрес әйттегез. Карьерист иде, беткәнче карьерист иде, тик кызганыч, шул чакта мин аның чын йөзен менә болай дөрес итеп билгели белмәгәнмен… Заманга бик оста яраклашкан акыллы карьерист иде шул! Коточкыч кеше!.. Менә хәзер хәтерлим, хәзер төшенәм: сөйләшкәндә ул еш кына кызыл сүзләр кыстырып җибәрергә ярата иде, үзенең политикадан хәбәрдар булуын күрсәтергә ярата иде. Бигрәк тә әтием белән сөйләшеп утырган чакларында ул политиканы белүе белән ялтырарга тырыша иде… Ә мине, ышанасызмы, аполитичный булуда гаепли иде. Билләһи әгәр!.. «Син, Зөһрә, политикадан отстаёшь!» – ди торган иде ул миңа, «кара аны!» дигән төсле итеп… Мин хәтта курка кала идем. Соң, дөрестән дә, политика турында алай бик уйланмый идем шул. Бар борчылганым – ялган сөйләмим дә, берәүгә дә зарарым тимәсен дә, кеше күзенә начар күренмим! Һәр җан иясен кызгана торган, һәркемгә бәхет тели торган чагым иде минем… Ә калганы турында ничектер уйлый белми идем… Дөрес әйтә иде ул миңа: «Син, Зөһрә, берни белмисең, син бик наивнаясың», – дип. Белмәгәнмендер шул. Әмма йөрәгем дөрес сизенгән, йөрәгем алдамаган мине…

Инде нишләргә миңа? Чигенергә, вәгъдәмне кире алыргамы? Мөмкинме бу?.. Әйтергә генә ансат бит ул, вәгъдәне кире алу! Күпме җәнҗал кубачак. Күпме авыр сүз ишетергә туры киләчәк. Ә Нәҗип миңа ничек карар, ә аның әти-әниләре?.. «Менә сиңа мактаулы кыз Зөһрә туташ!» – димәсләрме? Моның кебек игелексез нәрсәнең булганнан булмавы яхшы, димәсләрме?.. Нәҗип инде минем дәлилләремне тыңларга да теләмәячәк, бары кашларын җимереп, нәфрәт белән: «Клятвопреступница!» –дип кенә әйтәчәк. Ул моның кебек зур сүзләрне, гәрчә дөреслеккә һич туры килмәсә дә, әйтергә ярата торган иде. Ләкин боларның барысыннан да бигрәк, мине һаман әле төрле шикләр борчый иде. Бәлкем, ялгыша торганмындыр, бәлкем, бу сизенүләрем аны ныклап белмәүдән киләдер, үтәр алар, бәлкем, ияләшеп, яратып китәрмен дип уйлана идем. Өмет дигән нәрсәне бер дә югалтасы килми бит!

Аннан инде тора-бара минем күңелемә ихтыярсыздан гаҗәеп бер теләк килә башлады: һай, мин әйтәм, берәр сәбәп чыксын иде дә без өйләнешә алмый калсак иде! Ләкин нинди генә сәбәп чыгарга мөмкин?

…Нәҗип миңа үзенең тәкъдимен 41 нче елның февраль башларында ясады. Мин вәгъдәне аңа март урталарында бирдем. Һәм менә минем иң авыр газапка дучар булып йөргән чагымда кинәт сугыш башланды. Әйе, сугыш…

Зөһрә ханым үзе генә ишеткән ниндидер бер өнгә колак салгандай, башын кырынайтып, йомыла язган күзләрен югарыга төбәп, бер мәлгә тынып калды. Тирә-юньдә җылы якларда гына була торган искиткеч бер тирән тынлык иде. Бу тынлыкта «сугыш» дигән сүз урынсыз кебек, мәгънәсе юк кебек, аны ничектер тоеп та, аңлап та булмый кебек… Зөһрә ханым исә галәмне иркәләп җылы кочагына алган шушы юаш, хәвефсез тынлык аша гүя узып киткән сугышның ерактагы дәһшәтле гөрелтесен тыңлый иде. Мин сизеп торам: сугыш аның язмышында гаять зур роль уйнаган булырга тиеш… Һәм дәшәргә, кыймылдарга куркып, аның сүз башлавын көтәм. Менә ул кузгалып куйды, кул сырты белән маңгаен сыпырып алды.

– Кичерегез, – диде ул талчыккан тавыш белән. –Мин бик тәфсилләп тормам инде, арыдым, сезне дә арыттым бугай… Сугыш турында бит күпме генә сөйләсәң дә сүз бетәчәк түгел. Үзегез дә күреп үткәргәнсез инде аны… Шуңа күрә, артык җәелмичә, ниләр булганын гына әйтәсем килә. Әйе… Сугышның беренче көннәреннән үк мин курку катыш өметләнү белән Нәҗипне армиягә алырлар дип көттем. Ул үзе дә бик куркып, борчылып йөрде. Никадәр үзен яшерен, нык тотарга өйрәнгән кеше булмасын, аның шул куркуы йөзенә үк бәреп чыкты – бөтенләй сөреме коелып, агарып калды бу… Хәтта берара мине онытып торды – атна-ун көнме безгә аяк басмады. Әйе, баш кайгысы аның өчен бөтен нәрсәдән дә өстенрәк иде… Аннан ул, үлем җәзасыннан котылган кешедәй, безгә балкып килеп керде: егетемә бронь биргәннәр, ул заводта калачак!..

Ә заводлары беренче атналардан ук корал эшләүгә күчте. Нәҗип баш-аягы белән эшкә чумды, кайбер көннәрне тәүлекләп заводтан кайтмас булды. Эш дигәндә ул үзен аямый торган кеше иде, эшли белә торган кеше иде. Ә сугыш аның кебек көчле, энергияле кешеләрне аеруча тиз үстереп җибәрде. Шул елның көзендә үк аны заводның баш инженеры итеп куйдылар… Шулай бит ул, берәү үлә, берәү көн күрә дигәндәй, кайчак кеше үзе дә сизмәстән кинәт кенә максатына ирешеп куя. Хәер, моны Нәҗипне яманлап әйтүем түгел – ул булмаса, аның урынында бүтән булыр иде… Ә Нәҗип үз урынында иде, һичшиксез, ул монда – заводта файдалырак иде.

Сугыш башланып, бер ай да үтмәде, безнең институтны госпиталь иттеләр. Августта инде институтның ябылуы билгеле булды, студентларның күбесе фронтка китте, ә кызларны төрле җирләргә – госпитальләргә, фабрика-заводларга урнаштыра башладылар. Ә мин шул чакта тоттым да кыска сроклы элемтәчеләр курсына язылдым. Хәтерлисезме, сез миннән, характерыгызны билгелим дигән булып, профессиямне сораган идегез? Минем элемтәче булып китүем менә шуннан башланды инде. Тик сугыштан соң миңа аның институтын да бетерергә туры килде.

Әйе. Мин ул курсларга яшерен бер өмет белән язылдым, чөнки, курсларны бетергәч, безне фронтка җибәрергә тиешләр иде. Әтиләрем, минем бу эшемне белгәч, бик курыктылар һәм мине бик каты шелтәләделәр… Мин инде көч-хәл белән: «Мондый вакытта тик ятып булмый бит, иптәшләремнән оят», – дип, ничек тә акланган булдым.

Нәҗипнең дә, билгеле, кәефе бик кырылган иде. Шулай да ул миңа каты бәрелүдән тыелды, белә – вакыты андый түгел, тик, гадәтенчә, минем баш очымнан каядыр читкә карап:

– Конечно, понимаю, – диде, – ну мин сине үзебезнең заводка устроить иткән булыр идем. Причём, яхшы эшкә…

– Белмәдем шул, – дигән булдым мин беркатлылык белән. Миңа ничек тә песи булып кына, артык шик-шөбһә кузгатмыйча, курсларга йөрергә кирәк иде.

Ләкин Нәҗип нидер сизенде булса кирәк, озак та үтми, бу минем алга бик җитди итеп тизрәк өйләнешеп тора башлау мәсьәләсен китереп куйды. Таләбе бик нык моның, күрәм: ике як та ашыктырырга киңәш биргәннәр булырга тиеш… Минем хәл тагын читенләшеп китте. Нишләргә?.. Туп-туры баш тартырга көчем җитми – вәгъдәм бар, ә риза булырга… юк, мөмкин түгел. Мин бит яшерен өмет белән йөрим. Ярыймы соң! Мондый хәлдә минем Нәҗипкә каршы әйтерлек бердәнбер дәлилем – ул да булса сугыш үзе иде. 41 нче елның көзе – нинди шомлы вакыт иде бит ул!

– Нәҗип, үзең дә беләсең ич хәлләрне, – дидем. – Хәзер тора башлауның ни кызыгы да ни яме бар?.. Сабыр итик. Бу куркыныч вакыт үтеп китсен, өлгерербез…

Нәҗип, сабырсызланып, шуңа күрә бөтенләй русчалап, миңа каршы төште:

– Дорогая, нельзя быть паникёром… Да, положение тревожное, но… жизнь продолжается. Кешеләр өйләнәләр дә, туалар да, үләләр дә… Потом учти, мине заводтан беркая да җибәрмиләр… Я тут буду воевать… Если серьёзно говорить, син именно хәзер миңа чыгарга тиешсең. Мой тыл – это моя семья. А без крепкого, надёжного тыла нельзя успешно воевать. Понимаешь, Зорочка?

– Аңлыйм, ләкин бит…

– Ну что «ләкин бит»?

– Сиңа шул минем хатын булуым гына кирәкмени инде?

Нәҗип минем беләгемнән каты гына кысып, үзенә тартып куйды:

– Да, именно шулай… Разве плохо?

– Белмим тагын, – дидем мин салкын гына, – ләкин сиңа тыл булыр өчен генә иргә чыгуны аңламыйм мин… Синеңчә, шул гынамыни инде минем тормыштагы урыным?.. Бигрәк тә хәзерге кебек коточкыч авыр бер вакытта…

– Ах, вон как! – диде ул, башын чөеп. – Патриотизм, долг перед Родиной и так далее… Похвально! Что же, синең дә фронтка китәсең киләмени?

– Көлмә, Нәҗип, – дидем мин, ни өчендер кинәт күземә килгән яшьләрне чак тыеп, – җибәрсәләр, һичшиксез китәр идем…

– Что син, дорогая, көләргә уйлаганым да юк, – диде ул, ашыгып; сизеп алды, ахрысы, болай санламыйча сөйләшергә ярамаганны; ныграк елыша төшеп һәм моңарчы һич булмаган рәвештә юмалап сөйләргә кереште: –Зөһрә, акыллым, син беләсең… ни… Родина ничек әле? Ватан. Әйе, Ватан минем өчен дә бик кыйбат. Ватан өчен мин бөтен… ну бөтен жертвага әзер. Даже сине миннән аерып җибәрсәләр дә, кажется, сүз әйтмәс идем… Но, дорогая, пойми, Ватан алдындагы святой ниебезне… бурычыбызны без монда да үти алабыз бит. Менә мин, передовойдагы солдат шикелле, заводта эшлим. Теләсәң, син дә эшләрсең, бергә эшләрбез, и это будет выполнением нашего патриотического долга перед Родиной… Но главное вот в чём, дорогая: син бит миңа сүз бирдең, сүз!.. Шулай булгач, эш нидә? Сүздә тору – это же святая обязанность! Не так ли? Ә хәзер, по-моему, вакыт җитте: безгә бергә тора башларга кирәк. Моны мин генә түгел, синең әти-әниең дә, минекеләр дә бик телиләр. Без барыбыз да синең соңгы сүзеңне көтәбез… Зорочка, милая моя, надо с этим считаться!

Йә, нәрсә әйтим инде мин бу сүзләргә каршы? Әйе, бар да миннән көтәләр. Мин моны бик яхшы аңлап, күреп торам. Вәгъдәмне кире алырга җөрьәт итмәгәч, мин аларны тыңларга, мин, ниһаять, Нәҗип белән тора башларга тиеш түгелмени?.. Күпме сузсаң да, ахыры бар ич! Алар хаклы, әйе, хаклы, ә минем күңелемдә яшерен сер итеп йөрткән әнә шул өметемнән башка бүтән чарам юк…

Кыскасы, мин Нәҗиптән курслар беткәнче генә сабыр итеп торуын сорадым, ә курслар бер айдан бетәргә тиеш иде. Ул ни сәбәптәндер җиңел генә риза булды.

Әмма шулай да мин никадәр беркатлы юләр булганмын. Янәсе, мыштым гына укып йөрим дә, бетергәч, көннәрдән бер көнне фронтка китеп барам инде, ә Нәҗип тә, әтием-әнием дә, чарасыздан килешеп: «Хәерле булсын, исән-сау йөреп кайт!» – дип, мине озатып калалар инде. Бүре дә тук, сарык та бөтен!

Курсларны бетергәч, мине тоттылар да әйбәтләп кенә үзебезнең шәһәр телеграфына эшкә җибәрделәр. Нигә фронтка түгел, дигәч, курслар начальнигы: «Сезнең хәзергә анда кирәгегез юк, биредә резервта булырсыз», –диде. Соңыннан белдем: бу турыдан-туры әтием тырышлыгы белән эшләнгән икән… Үземә бу хакта ник бер сүз әйтсеннәр, астан гына әнә шулай эшләделәр дә куйдылар.

Күрәсең, язмышка буйсынудан башка бүтән чара калмады… Шулай уйлый башладым мин, адашкан кеше төсле, тәмам аптырап-йөдәп беткәннән соң… Гаҗәпләнмәгез, тик дөрес аңларга тырышыгыз мине… Вәгъдә бирелгән, егетем көтеп йөри, әти-әнием ышанып тора, хәтта әнә шул сугыш үзе дә мине тизрәк бер карарга килергә ашыктыра кебек. Чыннан да, бик төпченеп, нечкәләп тора торган чакмыни?.. Бик кечерәеп калды бит хәзер андый шәхси мәсьәләләр.

Чын ярату хис итмим икән, күңелем тартмый икән, нишлим соң инде?.. Аның каравы ул мине ярата, һичшиксез яратачак, мин моңа ышанам. Андый кеше хатын кадерен белергә тиештер дип уйлыйм, аңа бит «ныклы тыл» кирәк.

Һәрбер җиткән кыз кияүгә чыгарга тиеш. Бу табигый нәрсә. Кыз кеше шуңа алдан әзерләнеп, шуны көтеп йөри. Ләкин кайчак бит кызлар, алай бик тирән мәхәббәт кичермәстән, ничектер ансат кына чыгалар да куялар. Һәм уңышлы чыгып куялар, зарланмыйлар, әйбәт кенә тора башлыйлар. Минем белән дә шулай булып китмәсме?.. Кем белә, чыгып караганым юк бит әле… Ияләшермен, җайлашырмын, мәхәббәт насыйп түгел икән, нишлим, ирем итеп, баламның атасы итеп якын күрергә тырышырмын.

Кече яшьтән үк мин ялган белән ирексезләнүне күтәрә алмый идем. Әмма хәзер мин шундый бер хәлгә куелган идем ки, ихтыярсыздан әнә шулай үземне алдарга, үземне ирексезләргә мәҗбүр булдым.

Озын сүзнең кыскасы, без яңа ел башыннан бергә тора башларга булдык. Вакытның бик авыр, хәлләрнең мөшкел чагы булуга карамастан, безнекеләр туй сыман кечкенә бер мәҗлес тә үткәрергә булдылар. Шуңа әзерлек башланды. Әтием, аннан-моннан табып, азык-төлек ташырга тотынды. Әнием минем кирәк-яракларымны барларга кереште… Нәҗипләр ягы да безнең туйга әзерләнәләр иде… Әмма ләкин туйны күрү берәүгә дә насыйп булмады. Әйе, чынлап әйтәм, була алмыйча калды безнең туй…

Нигә бу хәтле миңа гаҗәпләнеп карыйсыз? Сабыр итегез, хәзер барысын да белерсез. Башын сөйләгәч, ахырын яшереп булмас инде.

* * *

«Нигә гаҗәпләнеп карыйсыз», – ди ул! Әйе, гаҗәпләнеп карыйм, гаҗәпләнмичә мөмкин түгел. Күпме шик-газаплардан, каршы торулардан соң, яратмаганын белә торып, үзен көчли-көчли, Зөһрә ханым, ниһаять, Нәҗип белән кушылырга риза була! Шул ук вакытта, туебыз булмыйча калды, ди. Ничек аңларга соң моны?

Әгәр теге вакытта мин үземнең хәлне сөйләп биргән булсам, ул да бик гаҗәпләнер иде. Яратмыйча торып, ничек өйләндегез соң? – дияр иде. Ә бит безнең эш катлаулырак булды. Без үз-үзебезне дә, бер-беребезне дә алдаган идек ул вакытта. Юк мәхәббәтне бар дип белдек. Дөресрәге, яшьлек дәрте белән кабынган вакытлы мавыгуны без мәхәббәт дип уйладык. Менә нәрсә безне төзәтә алмаслык зур хата ясарга мәҗбүр итте. Аның, ягъни чын мәхәббәтнең асылда юклыгын без соңыннан, тора-бара, айлар-еллар үткәч кенә белдек. Анда да әле мәхәббәтнең юклыгын икърар итәргә көчебез җитмичә, эчтән генә күпме газап кичереп, һаман яши бирдек. Ләкин иллюзия, иртәме-соңмы, барыбер төтен кебек тарала ул! Менә таралды. Хәзер мәсьәлә ачык – без ялгыш кушылганбыз. Әмма эш узгач моны аңлаудан ни хәер?

…Төзәтә алмаслык хата, дидем. Белмим, Зөһрә ханым үзенең хатасын соңыннан төзәтә алгандырмы, юкмы, әмма күпләр, бик күпләр, ялгыш өйләнешүне төзәтә алмыйча, гомерләре буе газап чигеп, күңелсез итеп, ямьсез итеп яшәргә мәҗбүр булалар. Өйләнешү бит ул – ике кешенең язмышын бергә төенләп бәйләү дигән сүз. Ә бу төен торган саен ныграк тартыла һәм чияләнә бара. Теш белән дә чишеп булмый башлый аны. (Бигрәк тә төенгә балаларның да язмыш җепләре кереп чуалганнан соң.) Шул ук вакытта кеше чын мәхәббәтне теләүдән, сагынудан, өмет итүдән туктый алмый – иң тыйнак, иң тәкъва кеше өчен дә бу шулай. Йә, фаҗига түгелме бу? Димәк, хатаны ясамаска кирәк аны, ясамаска! Бары ир белән хатынны тиң иткән, дус иткән, җаннарын җанга бәйләгән, сүрелми-бетми торган мәхәббәтнең булуына ышанган хәлдә генә кушылырга, гаилә корырга ярый. Шунсыз – гомерлек үкенеч!

Зөһрә ханымның, күрәләтә торып, хата адым ясарга җыенуы, әлбәттә, мине гаҗәпләндерде.

Ләкин ул… безнең туй булмыйча калды, диде. Башын сөйләгәч, ахырын яшереп булмас инде, диде. Моны ничек аңларга? Тагын ниләр булган? Гаять кызыклы иде бу!

Зөһрә ханым нечкә кашларын җыерып, иреннәрен кысып, беравык тынып торды. Аннары, ныклы карарга килгәндәй, башын текә генә күтәреп, яңадан сүзен башлады – тавышы да аның ныгый төшкән кебек булды.

– Әйе, сөйләми булмас, – диде ул, кабатлап. – Беләсезме, кайвакытта очраклы гына бер сәбәп кешенең язмышын шундый үзгәртеп җибәрә, шундый үзгәртеп җибәрә менә, яңадан иске хәленә кайтуны ул инде уйлый да алмый. Хәер, ни өчен мин моны баштан ук акланып куярга теләгәндәй әйтеп торам?.. Минем эшем – бары ни булганын яшермичә дөрес итеп сөйләү генә ич, шулай түгелме? Ә хөкем итү – анысы инде сезнең эш…

Менә шулай, әйткәнемчә, безнең туй 42 нче елның башында булырга тиеш иде. Ә 41 нче елның ахырында менә нәрсә булды: 5 декабрьдә, Конституция көнендә, Нәҗипләр заводы Культура сараенда бер кичә үткәрмәкче иде. Зур завод, бай завод, шунлыктан авыр вакыт дип тормыйча, искечә бер бәйрәм итеп алырга булганнар… Нәҗип мине менә шул бәйрәм кичәсенә чакырды. Үзе ул, кайтып йөрергә бушый алмам, диде, миңа сәгать җидедән дә калмыйча килеп җитәргә кушты. Ә завод шәһәрдән сигез километр читтә иде.

Көннәрнең иң кыска чагы, бик тиз караңгы төште. Мин эштән кайткач, ашамый-эчми, тиз-тиз киенеп, китәргә әзерләндем. Өйдән чыкканда, сәгать җиденче егерме минут иде инде.

Ашыга-ашыга шәһәр уртасына киттем – заводка илтәсе трамвайларның туктый торган җирләре шунда иде… Бәйрәм кичәсенә барасы булгач, мин аягыма яхшы туфлиләр белән ак ботылар кигән идем. Ә көн бик тә суык иде. Ун минуттан шәһәр уртасына җитеп, трамвай көтә башладым. Кызу килгәнлектән, мин суыкны артык сизмәдем, килеп җиткәч тә әле аңа игътибар итмәдем… Көтәм, биш минут, ун минут көтәм, ә трамвай юк та юк. Төн караңгы, бер генә тычкан уты да күренми. Бик шомлы иде бит ул чакта: тоташ караңгылыкта йөрәк өзгеч һава тревогалары… Шәһәр өстен салкын томан каплаган, бөрешкән кешеләр кинәт томан эченнән килеп чыгалар да шунда ук тагын югалалар. Сизәм: суык акрынлап үтә, бигрәк тә аякларым туңа башлады… Трамвай көтүчеләр дә бик аз, килеп туктаганнары ике-өч минут кына торалар да, суыктан куркып, тизрәк китеп баралар. Ә мин көтәм дә көтәм. Шактый вакыт узды шикелле инде… Шул чакта мин үземнән ерак түгел бер хәрби кешенең, күн итекләрдән шыгыр-шыгыр басып, әрле-бирле йөргәнен шәйләп алдым. Ул да трамвай көтә, ахрысы. Мин аңа, әлбәттә, игътибар итмәдем. Хәрби кешеләрнең күп заманы, берсен дә күрәсем килеп тормый, үз кайгым кайгы әле монда. Аякларыма суык тәмам үтте булса кирәк, бармакларым чеметтереп сызларга тотынды. Нишләргә соң?.. Иң яхшысы –җәяүләп тизрәк китәргә кирәк иде, ә мин, утыртып куйган казыктай, һич кузгалмыйча, бер урында торам да торам… Хәрби кеше дә, ачу китереп, шыгыр-шыгыр һаман әрле-бирле йөри дә йөри… «Кем ул, нигә ул гел йөренеп тора?» дип, ихтыярсыз уйланам… Итекләрдән генә бит, шуңа күрә йөренеп торадыр, дим эчемнән, һәм үземнең дә аның кебек әрле-бирле йөрисем килә. Ләкин мин кузгалмыйм, ул йөргәнгә күрә кузгалырга теләмим… Йөрәгем әрнеп, Нәҗипкә ачуым килә башлады: кайтып алырлык булмагач, нигә ул мине чакырды, нигә мине бу зәмһәрир суыкта катып беткәнче трамвай көтәргә мәҗбүр итә? Чәнчелеп китсен үзе дә, кичәсе дә, кайтам да китәм, дим рәнҗеп… Ләкин… гаҗәп менә – урынымнан һич кузгала алмыйм. Бу инде минем чын-чынлап туңа башлавым иде. Шул чакта хәрби кеше яныма килеп басты.

– Туташ, – диде ул русча батыр гына. – Нишләп сез биредә торасыз?

Мин күз кырыем белән генә аңа карап алдым. Теләмичә генә:

– Ә нигә ул сезгә? – дидем, аннан ничектер бала шикелле йомшарып, хәлсез тавыш белән: – Трамвай көтәм, –дип өстәдем.

– Көтмәгез, трамвай тиз булмас, кайдадыр авария.

Мин дәшмәдем, ләкин бу аны бер дә аптыратмады шикелле.

– Сезгә хәзер үк китәргә кирәк, сез тәмам туңгансыз, –диде ул һаман шулай батыр, кыю гына.

Мин ихтыярсыздан бу тавышка буйсынган кебек булдым. Хәер, тискәреләнеп тору юләрлек булыр иде – суык минем үзәгемә үткән иде инде… Мин кузгалдым, ләкин чак кына егылып китмәдем: аякларым атларлык түгел иде. Егет шунда ук мине беләгемнән тотып алды. Мин беләгемне ычкындырмакчы булып карадым – көчем җитмәде, телем белән дә берни әйтә алмадым, исерек ке– шедәй егет ярдәме белән хәлсез генә атлап киттем.

– Юк, ярамый болай, – диде егет, эчке пошыну белән үзалдына сөйләнеп. – Хәзер үк берәр җиргә кереп, аякларыгызны җылытырга кирәк.

Ерак түгел генә бер зур гостиница бар иде, шуның ишеге төбенә җиткәч, егет, минем беләгемнән ныграк тотып:

– Менә шунда керәбез! – диде.

Мин туктадым, актык көчемне җыеп дигәндәй, беләгемне тартып алдым да, еларга җитешеп, көчкә-көчкә генә: «Нишлисез сез?» – дидем.

Егет минем күзләремә текәлде. Чын борчылу һәм шелтә белән карый иде аның күзләре. Ниһаять, катгый итеп, хәтта бераз ачулы да итеп, ул:

– Туташ, урынсыз җирдә киреләнмәгез, – диде. – Мин солдат кеше, аяк өшетүнең нәрсә икәнен сездән яхшырак беләм. Хәзер үк җылыга керергә кирәк. Әйдәгез!

Мин кат-кат башымны селектем: «Кирәкми, кирәкми», –дидем, күгәргән иреннәремне чак тибрәтеп, һәм китә башладым. Шушы китүдән инде мин китеп барган да булыр идем, ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, нәкъ шул минутта шәһәрнең төрле ягыннан завод гудоклары үкерергә тотындылар: һава тревогасы!.. Менә гаҗәп бит ул, берәр хәл булырга булса, сәбәбе чыга да тора… Шуннан хәрби кеше, бер сүз әйтмичә, яңадан беләгемнән сак кына, әмма каты тотып, мине ишектән алып кереп тә китте. Икенче катка алып менде. Аннары озын коридор буйлап алып китте. Шул арада мин үзем белән ни булганын аңларга тырыштым, нишлим мин, кая барам, дип котым чыгып уйландым, ә үзем һаман аның ихтыярына буйсынып бара бирдем… Менә ул бер бүлмә каршына җитеп туктады, кесәсеннән ачкыч чыгарып, ишеген ачты да үрелеп ут кабызды. Аннары мине кулымнан тотып, тәрәзәсе зур кара япма белән капланган бүлмәгә кертте, тиз генә бер урындык алып, шуңа утыртты. Шинелен дә салып тормыйча, идәнгә тезләнеп, минем ботыларымны, туфлиләремне салдырды да ике куллап әле бер аягымны, әле икенче аягымны уарга тотынды. Мин ничектер тәмам хәлсезләнеп калдым, иреннәрем: «Кирәкми, кирәкми!» димәкче булып көчкә кыймылдыйлар, ләкин тавышым үземнән китми, тик күзләремнән мөлдерәп яшьләрем генә тәгәри. Ә ул, авыруны коткаручы врач сыман, сүземә дә, яшемә дә карамыйча, һаман уа да уа. Аякларым минем чынлап та һичнәрсә тоймас булып калганнар иде. Ләкин ул берникадәр кызу-кызу гына уганнан соң, аякларым чәнчеп-чәнчеп авырта башлады. Мин хәтта кычкырып та куйгаладым. Ул: «Сабыр, сабыр», – диде һәм тагы да катырак басып уарга кереште. Бераздан аякларым җылы тойды, чәнчеп авырту бетте, ләкин сулкылдап сызлый башлады.

– Йә, ничек? – диде ул, тезләнгән җиреннән минем йөземә карап.

– Сызлый, – дидем.

– Алайса, бик әйбәт, – диде бу һәм идәннән торды… Минем ботыларымны, алып, җылымса батарея өстенә бастырды, шуннан соң гына шинелен салды, гадәтләнгән җитезлек белән гимнастёркасын киң каешы буйлап ике якка сыпыргалады, бармаклары белән генә чем-кара чәчләрен тараштырып куйды. Миңа карап бер елмайды да: «Инде сезгә кайнар чәй кирәк», – диде һәм өстәлдән киң төпле зәңгәр чәйнекне алып чыгып та китте…

Ходаем, нинди хәлгә юлыктым мин? Үзем ни уйларга да белмим, тик гомердә күрмәгән-белмәгән ят ир бүлмәсенә болай кереп утыруның никадәр килешмәгәнлеген аңлыйм, шуңа гаять пошынам, әмма… әмма шул ук вакытта бу эшем өчен ничектер менә үкенә алмыйм… Алай гына да түгел, бу кешенең мине үзенә көчләп алып керүе минем өчен яхшы булды кебек, аякларымны гына түгел, ул хәтта йөрәгемне җылытып җибәрде кебек… Әле төрле шикләрдән котыла алмасам да, күңелем ничектер тыныч…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации