Электронная библиотека » Фарсель Зыятдинов » » онлайн чтение - страница 1


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Фарсель Зыятдинов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 8 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Фарсель Зыятдинов
Ата күңеле балада… Бәяннар, истәлекләр, юморескалар

Зиятдинов Фарсель Сахапович

Думы отца – о детях


Казань. Татарское книжное издательство. 2017

На татарском языке


В книгу вошли рассказы, воспоминания, юморески писателя.



© Татарстан китап нәшрияты, 2017

© Зыятдинов Ф. С., 2017

Бәяннар

Әгъләмисина
(Документаль бәян)

Тоткан юлыбыз – шагыйрьнең туган төбәгенә

 
Көннәр яна-сүнә тора
Утлар сыман.
Яна-сүнә, ә мин иртән
Филүс[1]1
  Филүс Хисаметдинов – ветеринария фәннәре докторы, шагыйрь.


[Закрыть]
белән юлга чыгам.
Артта калды Казан: без менә
Башны куеп тәрәзә җегенә,
Карап барабыз төнге йортларга,
Берән-сәрән янган утларга.
Утлар-көннәр артта калалар,
Күзнең явын алып яналар.
Юл читенә басып, юкәләр
Артка таба йөгереп үтәләр.
Күз кыса да кача утларым,
Сәфәреңдә эше юк аның.
Табигатьнең бар үз мәгънәсе —
Көзге муллык тели һәммәсе.
Ә соң нәрсә җитми кешегә —
Күченә дә һаман күченә…
Сәфәрнең дә бар үз мәгънәсе —
Нидер эзли…
Бәхет тели җирнең бәндәсе.
Без бармыйбыз җиргә сер сөйләп,
Әйтерсең лә бара табигать, —
Табигатьнең без бер кисәге,
Утлар – көннәр…
Гомер исәбе.
Мөдәрриснең авылын күрү —
Юлчыларның бүген исәбе[2]2
  Бу шигырь М. Әгъләмовка ияреп язылды (авт. искәр.).


[Закрыть]
.
 

Шулай бара торгач, көн яктырды, утлар сүнде, без Чаллыда эшне төгәлләдек, юлны дәвам иткәндә, кояш инде кичкә авышкан иде. Шуннан соң без Зәй ягына юл тоттык. Машина элдертә генә, ә руль артында – мәхәббәт җырчысы, күп санлы җырлар иясе Филүс Хисаметдинов. Аны бу тирәдә, юк, бу тирәдә генә түгел, ә бөтен Татарстанда күп кеше белә. Бигрәк тә республикабызның танылган баш ветеринария табибы буларак беләләр аны. Ә менә Чаллы кош фабрикасында аны көтеп алалар. Ул килүгә, биредә белгечләрнең аңа күптөрле сораулары тупланган була. Кош фабрикасында ул кичә булган иде, бүген дә сораулар, хәл итәсе проблемалар шактый җыелган. Башта ул шунда тукталды, кичекмәстән хәл итәргә тиешле чараларны хәл итеп, белгечләргә кирәкле күрсәтмәләрне биреп, ярдәм күрсәтергә дә өлгерде ул.

Үзе ветеринария фәннәре докторы, профессор булса да, бүген Филүс Хисаметдиновны башка нәрсә борчый, ул ветеринариядән шактый ерак хыял белән яна. Халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның эзләреннән аның туган төбәгенә ашыга. Төп теләге – Мөдәрриснең исемен мәңгеләштерү – ул укыган Түбән Биш авылы мәктәбендә аның музеен ачу…

Яр Чаллыда без Мөдәрриснең Рәсимә апасы белән очрашырга, аның фикерләрен белергә, теләген ачыкларга уйлаган һәм сөйләшеп тә куйган идек. Ләкин син дигәнчә генә буламыни ул… Үч иткәндәй, апасы бүген безнең теләкне канәгатьләндерә алмады.

– Гафу итегез, көтмәгәндә бик нык авырып киттем бит, – диде ул, – туктаусыз ютәллим, температура… Челлә вакытында каян эләккәндер… Сезгә йоктырырмын дип куркам, – диде дә сүзен дәвам итте: – Соңрак, бераз хәл алгач килсәгез әйбәт булыр иде. Яисә үзем сезнең янга – Казанга сугылырмын. Озакламый Мөдәрриснең туган көне җитә, аны Язучылар берлегенең Тукай клубында билгеләп үтәргә җыеналар… Шунда очрашырбыз. Дөрес, бу әле октябрь аенда гына булачак. Бәлки, аңа кадәр дә очрашырбыз, Алла боерса…

Шулай итеп, бу килүдә без Мөдәрриснең апасы Рәсимә ханым белән утырып, иркенләп сөйләшә алмадык. Югыйсә бик тә сөйләшәсе, фикер уртаклашасы килгән иде аның белән. Апасы турында бик матур шигырьләр язды бит шагыйрь. Аның бигрәк тә «Апам» дигән шигыре җылы тәэсир уяткан иде миндә.

 
Балалары да бар, ә ул һаман
Бала итә,
Ташлап эшләрен,
Иң беренче булып килеп җитә:
– Нәрсә булды, энем, нишләдең?!
Җомга көннәрендә хәер биреп
Юрата да күргән төшләрен,
Тыны-өне бетеп килеп керә:
– Нәрсә булды тагын, нишләдең?!
 

Шигырьнең әлеге юлларында шагыйрь яраткан апасының аның турында – авыру энесе турында ничек кайгыртуын, ничек борчылуын җылы итеп тасвирлый.

 
Табибларның яңа авыру табып,
Серен эзләп, төбенә төшкәнен.
Ишетә дә миндә эзен таба:
– Кайчан булды, энем, нишләдең?
Уйламас та, аңламас та, ахры,
Нәрсә белән кайный бу башың?
Яңа дару чыкса уйлап сөенә
Минем өчен кирәк булганын.
 

<…>

 
Минем иртә януымнан курка,
Ахырларын беләм уеның.
…Мин үлгәч тә теләр агачларның
Мине сагынып яфрак яруын.
 

…Чаллыны чыккач, Зәйгә таба – Мөдәрриснең туган авылы Биш Субашына таба юл тоттык.

Юлыбызның башы шулай уңышсыз гына башланганга, Филүс Фазыл улы бераз борчылып та алды. Әмма нишлисең бит, барысы да син уйлаганча гына булмый шул… Юл юл инде ул, анда көтелмәгән хәлләр, син уйламаган мизгелләр аз булмый.

– Ярый ла, алдагы очрашулар уңай барса, бүген хәл итеп булса… – диде ул, уйга калып. – Иң беренче шуны ачыкларга кирәк: Мөдәррис Әгъләмов укыган Түбән Биш авылы мәктәбендә аның музее чынлап та бар микән? Бар диючеләр булды булуын, әмма: «Юк, нинди музей булсын ул?» – диючеләр дә очрады. Булса, ниндирәк музей икән ул? Башта шуны ачыкларга кирәк.

– Авылда бит Мөдәрриснең яшьтиләре, туганнары да бар. Бәлки, башта аларга кереп, танышып чыгарбыз, – дидем мин.

– Дөрес әйтәсең, – диде Филүс, мине куәтләп. – Шулай эшлибез дә аны. Авылда Мөдәрриснең якын туганы Әбүзәр абый янында булырга кирәк безгә. Мөдәрриснең әнисе Әминә белән Әбүзәрнең бабасы – бертуганнар. Ул Зәй районының Мөдәррис дөньяга килгән менә шушы Биш Субашы авылында яши. Ә Мөдәррис укыган мәктәп күрше Түбән Биш авылында. Ул мәктәпне исә Әбүзәр бик яхшы белә диделәр…

Филүс, юлга чыкканчы ук, Мөдәррис турында шактый мәгълүмат туплап өлгергән иде инде. Мин, аңа карап, тагын да соклана төштем: кызыксынучан галим… Язучыларга, җырчыларга, сәнгать вәкилләренә һәрчак ярдәм кулын суза… Вакытын да, акчасын да, башкасын да кызганмый. Үзе, инде әйткәнемчә, ветеринария фәннәре докторы булса да, сәнгать, әдәбият белән кызыксына. Үзе дә җырлар, шигырьләр яза, соңгы елларда гына да инде дүрт җыентыгын чыгарып өлгерде… Шуларның икесенә – «Көзләремдә көтәм язларны», «Язгы гөлем» исемле җыентыкларына – сүз башын үзем яздым.

Шунысы мәгълүм: Филүс, кемгәдер ияреп, шагыйрь булу хыялы белән язмый шигырьләрен.

 
Нигә язасың, дип сорамагыз,
Эзсез югалмаска язамын:
Туган туфрагыма кире кайтсам,
Дәвамы булып яшәр язганым, —
 

ди ул.

Бу шигырьнең исемен ул «Мин шагыйрь түгел» дип атаса да, аның эчтәлеге киңрәк, колачлырак һәм бу Филүснең, чынлап та, сәләте тумыштан икәнлегенә инандыра. Аның әдәбиятны яратуы, үзенең дә шигырь, җырлар язу белән мавыгуының һаман үсә баруы, аның әдипләрне, талантлы шагыйрьләрне яратуы, хөрмәт итүе, шуларга ук ярдәм итәргә, булышырга теләвенә әверелә, һәм ул татарның күренекле, халыкчан, танылган затлары белән кызыксына, аларга ярдәм итәргә һәм исемнәрен мәңгеләштереп калырга омтыла. Моннан берничә ел элек ул талантлы җырчы Таһир Якуповның иҗатын өйрәнү белән янып яшәде, аның музеен ачуда күп көч куйды, вакытын һәм ярдәмен дә кызганмады. Ә менә хәзер аның хыялы – халык шагыйре Мөдәрриснең исемен мәңгеләштерү – ул укыган мәктәпкә аның исемен бирдерү һәм шул ук мәктәптә – Түбән Биш авылы мәктәбендә шагыйрьнең музеен ачу…

Бүген юлга чыкканчы, без аның белән Мөдәрриснең Казандагы фатирында булдык (ул Социалистическая урамында), аның хәләл җефете Нәҗибә ханым Сафина белән сөйләштек. Шагыйрьнең архивы: кулъязмалары, китаплары, шигырьләре, истәлек бүләкләре белән таныштык һәм Мөдәррис Әгъләмовның исеме мәңгеләштерелергә тиеш дигән уртак бер фикергә килдек. Киңәшле эш таркалмас, диләр…

Безнең бүгенге сәяхәт нәкъ шул фикерләшүнең, киңәшүнең дәвамы да булып тора… Менә инде без Мөдәррис Әгъләмовның туган төбәге Зәй районы территориясенә аяк бастык. Ул Кама елгасының кушылдыгы Зәй елгасы буенча урнашкан. Районның хәзер 106 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләре бар, шуның эченнән 94,8 мең гектары – сөрү җирләре. Биредә, бөртекле һәм кузаклы культуралардан тыш, шикәр чөгендере үстерәләр, димәк, шикәр эшкәртү заводы да биредә урнашкан дигән сүз. Болардан тыш, районның төп байлыгы ул – төзелеш материаллары һәм нефть.

Материаль байлыклардан тыш, шагыйрь туган район рухи байлыкларга да бай. Райондагы 56 мәктәптә 10 мең бала укый, Мөдәррис аралашып яшәгән өч дистә китапханә, 50 гә якын клуб учреждениеләре, мәдәният йортлары эшли. Шулай ук биредә күренекле шагыйрьнең тәүге шигырьләрен дөньяга чыгарган «Зәй офыклары» дигән район газетасы (ул чакта бу газета «Кызыл Зәй» исеме астында чыга) татар һәм рус телләрендә чыгып килгән.

Шагыйрьнең «Кызыл Зәй» газетасында басылган «Коймаклар» дип исемләнгән тәүге шигыре күпләрнең исендә. Әбисенә багышланган бу шигыре күтәренке рух белән язылган һәм нәкъ Мөдәррисчә төгәлләнә:

 
…Бәйрәмнәрдә авыл гөрләп тора,
Төрле яктан җыела кунаклар…
Кунакчыллык кайнарлыгы белән
Табаларда бии коймаклар.
 

Тәүге шигырьләре арасында шагыйрьнең «Балам, бәгърем» диеп исемләнгән шигыре дә игътибарга лаек:

 
Яман юлда йөр, дип, начар бул, дип
Үстермәгән мине әнкәем;
Байрак итеп йөртәм: «Халык юлы —
Иң изге юл», – диеп әйткәнен.
 

Бу шигырьнең эпиграфында шагыйрь алдан ук әнисеннән гафу үтенә кебек:

 
Толымыңны яраттым да,
Агарттым да, әнкәем…
 

Мөдәрриснең әлеге шигырьләренә кадәр элегрәк тә язылган шигыре бар. «Истәлекләр» дип аталганын автор үзе матбугатта дөнья күргән беренче шигыре дип саный:

 
Истәлекләр…
Истәлекләр алар күптөрле,
Истәлекләр алар күп кала —
Бу истәлек булып әнкәемнең
Чиккән сөлгеләре саклана.
 
 
Чиккән сөлгеләре саклана,
Бизәге дә аның бизәге —
Карый сыман миңа бизәктән
Әнкәемнең нурлы күзләре.
 

Бу шигырь дөнья күргәндә, шагыйрьгә бары тик уникенче яшь кенә була, ул 1958 елда «Кызыл Зәй» газетасында басылып чыга.

«Беренче шигыремне басмада күрү шатлыгы, әлбәттә, зур булгандыр, – дип искә ала бу турыда шагыйрь үзе, – шигырь үлчәме белән язылган, Мөдәррис Әгъләмов дип куелган… Минме икән бу, дигән горурлык тудыргандыр… ул миндә, – дип яза шагыйрь. – Әмма берничә атна үтмәде, минем бу илаһи шатлыкларым чәлпәрәмә килде… Язучы, шагыйрь Сөббух Рәфыйковның газетага килгән әдәби язмаларга күзәтүе басылып чыкты. Анда минем хакта да сүз бар, дөресрәге, минем «Истәлекләр» дигән шигырем хакында ул… Мәгънәсе шул: озак еллар әдәбияттан аерылып торуы аркасында, шигырьләрне күзәтеп бара алмаган ул (белгәнебезчә, Сөббух ага гөнаһсыз төрмәгә утыртылып, егерме елга якын югалып торган әдип), шуңа күрә бу шигырьнең кайсы шагыйрьнеке икәнен әйтә алмый. Әмма унике яшьлек мәктәп укучысының мондый шигырь яза алуына шикләнү белдерә…

Бетерде, үтерде… миннән көләләр. Берничә айлар миңгерәп йөргәч, мин терелдем… «Юк, Сөббух абый, мин әйтәм, мин яздым аны. Күршебез Миргаяз абзый әйтмешли, «докажу».

Шигырь каян башлана? Әйтә алмыйм. Ә менә шагыйрьлек шуннан башлана. Рәхмәт Сөббух агага, урыны җәннәттә булсын. Мин аңа беренче шигыремне үзем язганымны, шәт, исбат иттем шикелле».

Менә без халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның туган авылына да килеп җиттек. Бу – Биш Субашы авылы. Исеменнән үк күренгәнчә, аның туган авылы биш су чыганагы кушылган, гаҗәп тә үзенчәлекле, күңелне җәлеп итәрдәй табигать кочагына урнашкан.

Без инде менә халык шагыйренең балачак эзе калган урамда… Филүс шулчак урамнан үтеп баручы бер агайга эндәште:

– Гафу итегез, Әбүзәр абыйларның йорты моннан еракмы?

– Килеп тә җиткәнсез инде. Менә шушы йортта яши ул, – диде үтеп баручы, каршыдагы йортка күрсәтеп. – Шагыйрь Мөдәрриснең туганы ул – Әбүзәр абый. Студент елларында еш кайта иде кунакка Мөдәррис аларга.

Әбүзәр абый безне ачык йөз, җылы сүз белән каршы алды:

– Рәхим итегез, күптән инде кунаклар булганы юк иде, аягыгыз җиңел булсын! – диде ул һәм, миңа борылып: – Ә-ә-ә, бакчачыны да күрергә насыйп булган икән. Мин сезне бик яратып тыңлыйм. Фарсель буласыз бит сез, шулай бит. Бер кайтуында Мөдәррис таныштырган иде сезнең белән. «Яңа гасыр» телевидениесен караганда. Улыгыз ни хәлдә соң? Армиядән инвалид булып кайткан улыгызны әйтүем…

– Рәхмәт искә алуыгыз өчен. Сез аны каян беләсез соң, Әбүзәр?

– Шул инде Мөдәррис таныштырды. Шулай беркөнне ул кунакка кайткач, телевизор карап утырабыз. Сез сөйли башладыгыз. Үзегезнең бакчадан күрсәттеләр. Шулвакыт Мөдәррис таныштырды сезнең белән һәм гаиләгез белән. Сүз иярә сүз чыгып, Мөдәррис сезнең улыгыз турында да сөйләп китте. Аның белән сөйләшеп, серләшеп утырулары турында бигрәк тә бирелеп сөйләде. Нигәдер бик ярата кебек тоелды ул аны, ягъни улыгызны.

– Игътибарлы булуыгыз өчен рәхмәт. Дөрес тотып алгансыз. Мөдәррис минем улымны, чынлап та, ярата, үз итә иде. Ул безгә еш килә иде, очрашсалар, серләшеп туя алмыйлар иде. Әмма Айваз улым да юк шул инде, Мөдәррис абыйсы янына, яраткан шагыйрь абыйсы янына күчте. Бик тә сагынам улымны, Әбүзәр.

 
Һаман көтәм әле сине, улым,
Күзләремнән яшьләр коела…
Раббым кушып, иртә таңда
Кайтып керерсең күк тоела.
 

– Ни эшлисең, ни эшләсәң дә кайтарып булмый шул инде, бер киткәч, урыны оҗмахта булсын! – диде Әбүзәр, кайгымны уртаклашып…

Минем күңелем тулды, күз яшьләрем өстәлгә тәгәрәп төшкәнен дә сизми калдым…

 
…Урамнарга чыксам, көн дә сине
Яшьләр арасыннан эзлимен.
Җир астыннан юллар юк шул,
Никтер һаман шуны белмимен.
 

Бераз бүлмә тынып калды. Тынлыкны Филүс бүлде:

– Әбүзәр абый, – диде ул, – хәзер Мөдәррис укыган мәктәптә аның музее бар дигәннәр иде. Сезнең анда булганыгыз юкмы? Чынлап та, бармы андый музей?

– Бер кереп чыккан идем… Әмма мин анда Мөдәррис турында бернәрсә дә күрмәдем.

Шулчак әңгәмәгә Әбүзәрнең Чаллыдан кайткан якын туганы Мөнир Галимов кушылды. (Әбүзәр аны без килгәч дәшеп кергән иде.)

– Әлегә мәктәптә бернинди музей да юк, – диде ул. – Күптән түгел булдым мин анда. Мәктәп мин эшләгән елларга караганда да хәлсезрәк хәзер. Түбәсе җимерелеп, тишелеп беткән, яңгыр яуса, бина эченә туктаусыз су ага, почмак саен чиләк тора. Аңа иң элек әйбәт ремонт кирәк, шуннан соң гына аны музей итү турында сүз булырга мөмкин, – диде ул елларда хат ташучы булып эшләгән Мөнир Галимов. – Мөдәррис белән без урамда еш очраша идек. Бервакыт шулай йортлар буйлап хат таратып йөрим… югары очтан миңа каршы Мөдәррис килә. Костюм сәдәпләрен ычкындырган, кулларын өскә күтәреп-күтәреп ала да чәчләрен сыпырып куя һәм бөтен авылга ишетелерлек итеп шигырь сөйли. Минем янга килеп җиткәндә, әбисенә багышланган «Коймаклар» шигырен тәмамлап, әнисенә багышланган шигырен укырга кереште:

 
Көз ашыга яшел киңлекләрне
Сары төскә манып үтәргә.
Ул бакчага керде —
Чалгы кискән үлән кебек
ауды түтәлгә…
 

Яраткан әнисе турында иде бу юллар. Бу шигырь әлеге китабында «Орлык кыры» дип басылса да, «Орлык кыяры» дигән иде ул үзе бу шигырен… Әнисе кыяр түтәлендә орлыкка дип калдырган кыярны кочаклап ава…

Шулчак Мөнир Галимов, шагыйрь Мөдәрриснең «Кан тамырын кистем» дигән җыентыгын кулына алып, әлеге шигырьнең ахырын укыды:

 
Көзге түтәл мәрхүм әнисенең
Йөземени – сарыдан сары.
Ул елады аунап… —
Сагыш булып
Уралганда кыяр сабагы;
Учларына килеп керде аның
Калдырылган орлык кыяры…
Орлык булса, яшәү дәвам итә,
Кемдер дәвам итә дөньяны…
…Ул йөгерде өйгә —
Мәрхүм әнисенең катына:
Күзләрен зур ачып иелде дә
Әнисенең караватына —
Еламады… Бу – әнисе ята
Кыяр түтәледәй сап-сары.
Күз алдымда көзге сары түтәл.
Ә түтәлдә —
Орлык кыяры…
 

Бу очракта Мөдәррис «Орлык кыяры» итеп үзен күз алдында тоткан дип уйлыйм мин, – диде сүзен төгәлләп Мөнир Галимов.

Мөнир хәзерге вакытта Чаллыда яши, гаиләсе дә шунда. Аның кызы Эльмира Галимова – инде танылган композитор, күп җырлар авторы. Ул Филүс Хисаметдиновның шигырьләренә дә күп кенә көйләр язды. Бигрәк тә ул Филүс Фазыл улының «Язгы гөлем» дип исемләнгән өченче китабында тупланган шигырьләренә игътибар итә. Шушы җыентыкка кергән һәм аңа Эльмира Галимова көй язган «Мөмкин булса» шигыре дә шушы җыентыкта.

 
Мөмкин булса, кабат кайтыр идем
Яшьлегемә, тәүге языма.
Уй-хисләрем генә кабат кайта
Ургып ашкан ярсу чагыма.
Мөмкин булса, якты йолдыз булып
Янар идем айсыз төнеңдә.
Ләйсән булып нурлы күзләреңнән
Тамар идем янган көнеңдә.
 

Филүс Хисаметдиновның «Моңсуланма, миләшкәем» шигыренә дә көйне композиторларның Н. Җиһанов исемендәге беренче Халыкара конкурсы лауреаты, республикабызның М. Җәлил исемендәге бүләк иясе, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Галимова искитмәле матур көй язган.

Бу, билгеле, очраклы хәл түгел, шагыйрь Филүс белән композиторны бу очракта аларның М. Әгъләмовка булган олы хисләре, аны якын күрүләре бәйли. Эльмира бит әле – Мөдәрриснең якын туганы да… Халык шагыйре М. Әгъләмовка музей ачу хыялы да иң элек Эльмираның күңелендә туа.

…Менә без инде Мөдәррис укыган мәктәптә. Тып-тын, хәтта шыксыз. Түбәдән үткән яңгыр суын җыяр өчен куелган чиләкләргә су тама, тып та тып… Әбүзәр һәм Мөнир әйткәннәр, чынлап та, хак булып чыкты. Биредә халык шагыйре, безнең яраткан шагыйребез, гаҗәеп талант иясе Мөдәррис турында бер материал-истәлек тә юк әлегә… Дөрес, шкафта район газетасының бик күптән дөнья күргән номеры эленеп тора. Әмма анда да бары тик Рабит Батулланың рәсеме генә күзгә чалынды, ул да шушы мәктәптә укыган бит. Ә менә Мөдәрриснең андый рәсеме дә юк.

Шуларны күреп танышканнан соң, дөресен әйтергә кирәк, кәеф кырылды. Шулчак Филүс кырыс кына кистереп әйтеп куйды:

– Танылган талант иясенә карата мондый караш белән һич тә килешә алмыйм. Район башлыгы ялдан кайту белән аның янына керәм, аны инандырам. Киләчәктә һичсүзсез биредә халык шагыйре Мөдәрриснең килгән кунакларга күрсәтерлек музее булырга тиеш…

– Дөрес, сүзләрең дөрес, Филүс Фазылович, мин әйтәм, музей булырга тиеш монда. Шагыйрь үзе дә:

 
Киләчәк ул килмәячәк…
Киләчәккә кайтырга кирәк, —
 

дип яза бит. Димәк, «кайтырга кирәк». Исән чакта өлгермәгәнбез икән, шагыйрьнең үзе әйткәндәй, кәфенгә төреп булса да кайтарырга… кайтырга кирәк.

Авылдашым Филүс – сүзендә тора торган зат. Бу юлы да ул, әйткәннәрен тормышка ашырыр өчен, нык тырышты. Вакытын кызганмыйча, кабат Зәйгә барды, район башлыгын күреп, күзгә-күз сөйләште. Тиз арада мәктәптә ремонт ясарга, түбәсен әйбәтләп ябарга килештеләр. Әйтергә кирәк, «башлык» үз сүзендә торды: икенче көнне үк биредә ремонт эшләре башланып китте һәм аны тиз арада төгәлләделәр дә… Мәктәп танымаслык булып үзгәрде, түбәсен зәвык белән яптылар, яңа ишекләр куйдылар, коридор һәм класслар ялт итте. Ә татар теле һәм әдәбияты классын музей итү өчен тәртипкә китерделәр. Иң түрдә шагыйрьнең әле генә рәссам кулыннан төшкән фотопортреты урын алды. Иң түрдә һәм тәрәзә араларында шагыйрьнең фәлсәфи афоризмнары тупланган дүртьюллыклар, аларны да рәссам зәвыклы итеп эшләгән, күңелне тартып тора, ян-якта стеллажлар, истәлекләрне кую урыннары эшләнгән: анда Мөдәрриснең кулъязмалары, истәлек китаплары, эш приборлары тезелеп киткән. Ә алгы бүлмәдә исә шагыйрь исән чакта киеп йөргән кайбер истәлекле киемнәренә урын бирелгән.

Әмма әле өстәмә материаллар кирәк. Мөдәрриснең язучыларның Тукай клубында узачак юбилей кичәсе якынлашып килгәндә, Филүс кабат Казанга әйләнеп кайтты. Башта Мөдәррис яшәгән фатирда булдык: шагыйрьнең хәләл җефете Нәҗибә ханым Сафина безгә музейга кую өчен өстәмә материаллар, истәлекләр әзерләп куярга вәгъдә бирде. Барысын да булмаса да, ул безгә шактый материаллар әзерләгән иде. Мөдәррис нәшриятта мөхәррир чагында даими утырып эшләгән өч аяклы журнал өстәлен дә бирде.

Татарстан Язучылар берлегендә безгә шактый гына истәлекле язмалар, рәсемнәр, видеоязмалар әзерләгәннәр иде. Ул әзерләп тапшырган видеоязмалар, Мөдәррис турында олы әдипләребезнең сөйләгәннәре, истәлекләр, интервьюлар һ. б. музей өчен көтелмәгән байлык булып чыкты. Бу кадәр материалны җыяр өчен, күпме мәшәкать, күпме кайгырту, күпме эзләнүләр таләп ителгәнен Расыйх үзе генә беләдер… Ул безгә тапшырган видеоязмалар, истәлекле рәсемнәр – музей өчен бик мөһим, бик кирәкле байлык. Бу истәлекләр арасында Мөдәрриснең яраткан остазы Хәсән Туфанның истәлекләре үзләре генә дә зур игътибарга лаек.

Хәсән Туфанның инде шактый күптән сөйләгән, хәзер инде истәлек булып кына калган язмасы да – гаҗәп мирас. «Поэзиягә бүген 20 генә яшьтәге яшь малайлар килә, Тукаебыз әйтмешли, коеп куйган шагыйрь генә түгел, политик та, дипломат та булган, халык өчен янып яшәгән ялкынлы яшьләр, әйбәт яшьләр килә», – дип башлый Хәсән Туфан видеоязмадагы чыгышын. Бу – аның инде «Кызыл Таң» газетасында басылган һәм Мөдәррис Әгъләмовка багышланган язмасы…

Хәсән Туфанның бу язмасы һәм Мөдәррис турында сөйләгәннәре хәзер инде газетада гына түгел, компьютерда да урын ала, һәм аны музейга кергән һәр кеше укый да, тыңлый да алачак.

«Бүген мин шигырь язучыларга шул яшь шагыйрьләрнең берсе турында берничә сүз әйтергә телим, – дип дәвам итә Хәсән ага үзенең чыгышын. – …1968 елның җәендә Язучылар союзыннан Аккош күлендәге Иҗат йортында без олы яшьтәге язучылар әдәби мәсьәләләр турында үзара сөйләшеп утыра идек, миңа:

– Укы әле, Хәсән, яңа шигырьләреңне, укы әле, – диделәр.

Минем кулымда моңарчы әле беркемгә дә мәгълүм булмаган, беркайда да басылмаган шигырьләр дәфтәре бар иде, укый башладым…

Олы язучылар нык уйланып, тыңлап утыралар. Мин тагын «Декабристлар күле» дигән шигырьне укыдым.

 
Тимер казыкка бәйләнгән
Яр буенда көймәләр…
Ә дулкыннар үртәгәндәй
Киләләр дә киләләр,
Яр буенда көймәләр.
Дулкыннарны тимер чылбыр
Ыргыта телеп-телеп:
Башыңны комга салырсың
Бәйләнгән көймә кебек,
Сагындырганда Ирек.
Комга ятып үкси сыман
Яр буенда көймәләр.
Ирекнең нәрсә икәнен
Дулкыннар шул беләләр.
Дулкыннар шул беләләр —
Киләләр дә киләләр.
 

Бу шигырьне тәмамлагач, олы язучылар тәмам кызып киттеләр: тагын… тагын укы әле, диләр. Мин укыйм:

 
…Сабантуйларда да алга карый халык…
Көрәштерә башлый нәниләрдән алып.
Сөлгеләр тотыла.
Һәр авыл
Батырын күзәтә, билгеле.
Мәйдан күк кысыла йөрәкләр:
Бирмә билеңне!
Бирмә-ә-ә…
Дошманнар таптаса җиреңне
Сорамый: «Син батыр идеңме?»
Мәйдан күк кысыла бар халык:
Бирмә илеңне!
Бирмә!
 

Шулчак мине тыңлаучы язучыларның берсе, хискә бирелеп китеп: «Әнә бит нинди ул халык. Сабан туеннан гына, балалардан гына башлаган шагыйрь халык язмышы югарылыгына күтәрелә, илнең ирек өчен көрәшкән Чура батырларын, Юлайлары, Җәлилләре, Кутуйларын хәтерләтә…» Әйбәт шигырьләр язгансың, Хәсән, диделәр алар… Мин тагын дүрт-биш шигырь укыдым. Язучылар уянып киткән кебек булдылар, дулкынландылар… «Нишләп яңа шигырьләреңне, Хәсән, газета-журналларга бирмисең», – дип, мине үгетләп, шелтәләп алдылар.

Шуннан мин бу олы әдипләргә әле генә укыган шигырьләрнең минеке түгел икәнен әйттем. Ышанмадылар… Шуннан кулымдагы дәфтәрне аларның кулына салдым, – ди Х. Туфан. – Ул дәфтәрләрдә унлап кына түгел, йөзгә якын шигырь бар иде.

– Бәй, – диделәр алар. – Мөдәррис Әгъләмов дигән шагыйрьнең шигырьләре икән бит бу дәфтәрдә… Кем соң ул Әгъләмов, каян килеп чыкты соң ул безгә?!

Безнең бу очрашуда Сибгат Хәким булмады, ул Казанга киткән иде… Әгъләмовның кем икәнлеге турында безнең Сибгат шул елның көзендә (1968 ел) «Социалистик Татарстан» газетасында менә нәрсәләр язды:

«Безнең поэзиядә тыныч кына яши торган чор узды инде. Иҗатлары белән сине зур бәхәскә, иҗат ярышына чакырган яшьләр килде. Әгъләм – шуларның берсе…»

Күренекле шагыйребез Хәсән Туфанның әлеге фикерләре әле октябрь аенда гына (2016 ел) Язучылар берлегенең Тукай клубында яңгырады. Аның әлеге чыгышы видеотасмада иде.

Шуннан соң күп тә үтмәде, шушы ук язма Зәй районының Түбән Биш авылында Мөдәррис укыган мәктәптә яңгырады. Аны Мөдәрриснең авылдашлары, укытучылар һәм музейны ачуга әзерләүчеләр рәхәтләнеп тыңлады. Бу язма һәм башка бик күп видеоязмалар Мөдәрриснең музеенда мәңгегә сакланачаклар, аларны шушы музей бүлмәсендә һәр теләгән кеше тыңлый алачак.

Гомеренең соңгы елларында Мөдәррис Әгъләмов үзенең остазы Хәсән ага Туфан белән бик күп еллар Аккош күле буендагы ял йортында аралашып яшәде. Ул үзенең ничек Хәсән Туфанны тотуы турында җылы итеп болай дип искә ала:

«Безнең күршедәге Түбән Биш урта мәктәбендә ел саен шигырь уку ярышлары уздырыла иде. Мөнҗия апа мине шуңа әзерләде. Бари Рәхмәтнең «Ялкау, кире, иренчәк» әкиятен ятладым. Бик тә озын ул. Үзе бер китап. Яртысына җиттем дә оныттым. Тик каушап калмадым. «Хәлләр шуннан соң шулай-шулай булган», – дип сөйләдем дә хәтергә төшкән җиреннән яңадан алып киттем. Һәй, шәп тә булды инде. Беренче урынны алып, миңа Галимҗан Ибраһимовның яңа чыккан томын бүләк иттеләр. Бәйрәмнән соң Мөнҗия апаны коллегияләре чәйгә чакырды. Укытучы апам мине калдыра алмый бит инде. Арада мин бердәнбер укучы… Шым гына утырам. Атаклы математик Зингаров, минем киләчәктәге остазым, татар әдәбияты укытучысы Мәрвәрия апа, Михаил Ильич Петров, Рина апа…

Кинәт шулчак колакка бер сүз ишетелеп калды: «Туфан чыккан!» Әбием сөйләгәннәр буенча бу гаять зур афәт инде… туфан басса, тереклек бетә дигән сүз.

Соңыннан Мөнҗия апа аңлатты: озак еллар сөргендә булган, Такташның якын дусты Хәсән Туфанның шигырьләре «Совет әдәбияты» журналында чыккан икән.

Кем уйлаган, тагын алты-җиде ел узар да мин Казанда Хәсән Туфан белән очрашып, ул минем остазым, мин аның шәкерте рәвешендә Аккош күлендәге Иҗат йортында 16 ел бергә яшәп иҗат итәрбез дип?!»

Мөдәрриснең Казан читендәге Аккош күленә Хәсән Туфанны эзләп килүен Сибгат Хәким дә дәлилли:

«Шигырьләре аның берничә дәфтәр иде, – ди ул, – зур дәфтәре бетсә, куен кесәсеннән кечерәген тартып чыгара. Дәфтәрләр документ ролен генә үти. Шигырьләрен ул күңелдән укый, кемнәргәдер фәкать укып күрсәтү өчен генә яза шикелле. Укып бетерә, папкасын култык астына кыстырып… Чаллысына китеп бара…»

Чаллы дигәннән, Мөдәррис Аккош күленә Чаллыдан – Чаллы халык театрында эшләгән вакытта килә. Ике айлап килмичә югалып тора да тагын килеп җитә. Мөдәррис Әгъләмовның язган шигырьләренә, гомумән, иҗатына Сибгат Хәким зур бәя бирә:

«Әгъләмов шигырьләрендә үз халкының тарихыннан, язмышыннан, традицияләреннән үсеп чыккан бер хис биләп ала. Ул хис тирәндә, тиз генә бетәр төсле түгел. Кыскасы, моң барында шигырь бетми икән дигән фикергә киләсең» («Социалистик Татарстан», 1968 ел, 17 ноябрь).

Остазы Хәсән Туфанны югалтуны авыр кичерә Мөдәррис. Олуг шагыйрьгә булган хисләре аның «Шагыйрьне озату» шигырендә ачык чагыла.

 
…Кайтып кына кергән иде әле —
Егерме биш еллар элгәре.
Инде менә тагын ятим калды
Аккош күлендәге гөлләре.
 
 
Болай да бит инде күпне күргән,
Ул гөлләрнең моңсу күзләре;
Алар бүген төндә, күз йоммыйча,
Йолдызлардан аны эзләде.
 

<…>

 
Авырлыгы бәгырь төпләренә,
Кара юшкын булып төшсә дә,
Шәкертләре озата барды аны
Тукаена – Яңа Бистәгә.
 

Мөдәррис Әгъләмовның Түбән Биш авыл мәктәбендәге музее истәлекләргә бик бай. Биредә өч дистәгә якын шагыйрьнең, язучының истәлекләре урын алган. Алар арасында Саҗидә Сөләйманованың истәлекле фикерләре, язмалары да бар. Ул үзенең язмасында М. Әгъләмовның соңгы елларда язган шигырьләренә чын күңелдән соклануын җиткерә: «Ел әйләнәсендә миңа көчле тәэсир иткән шундый шигырьләрнең берсе М. Әгъләмовның «Китә алмыйм» дигән шигыре булды», – ди ул.

 
Мин китәргә тиеш таңга чаклы,
Ә бу кичә кабатланачакмы?
Кабатланачакмы бу кичә —
Китә алмыйм шуны белмичә.
 

Бу юллар Саҗидә Сөләйманованың 1979 елда «Казан утлары» журналында басылган «Шагыйрь – заман баласы» дигән мәкаләсендә дөнья күрә.

«Үтә шәхси факттан шагыйрь үзе дә сизмәстән олы борчылуга – халык, Ватан, дөнья язмышын кайгыртуга күчә… Шагыйрь заман алдында сораулар гына куймый, ә кешелек тудырган материаль һәм әхлакый байлыкларны якларга әзер торуын белдерә. Шагыйрьнең ашкынулы динамикасы безне шуңа ышандыра.

 
…Бездән соңгы буын кемгә сөйләр?
Яңгырармы анда безнең көйләр?
Кабатланачакмы шушы кичтә
Без ант эчкән татлы бу тәкбирләр?
Безнең дәвам шулай яначакмы,
Арып-талып уйга калачакмы? —
Китә алмам, дөнья: «Юк!» – дисә,
Китә алмыйм шуны белмичә.
Илләр бәхетенә җиткән хәтле
Саклармы Җир затлы хакыйкатьне,
Ялган матурлыкка төрмичә? —
Китә алмыйм шуны белмичә.
…Меңләп сорау, меңләп уй кичә…
…Киләчәккә бара алмый кеше,
Бара алмый шуны белмичә.
 

Күренекле шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовның музеендагы кайбер истәлекләр белән таныштык. Әйе, музей ачарга әзер иде инде… Мәхәббәт җырчысы Филүс Хисаметдиновның хыялы, чынлап та, тормышка аша. Бу көнне ул музейдагы кадерле экспонатларны кат-кат барлап, яңаларын урнаштырып торды.

…Менә биредә татар әдипләренең, күренекле шәхесләрнең Мөдәррис Әгъләмов турында әйткән фикерләре тупланган, күбесенең төрле газета-журналларда, җыентыкларда дөнья күргән язмаларының күчермәләре, чыгыш ясаганнарның видеоязмалары урын алган. Чыгышлар исә компьютерда: теләгән кеше үзе аларны биредә иркенләп тыңлый ала.

Әнә Филүс Фазыл улы тарихи фикерләр язылган видеоязманы тоташтырды. Экранда бер-бер артлы танылган әдипләр, шагыйрьләр алышына. Анда Хәсән Туфанның Мөдәрриснең иҗатына карата әйтелгән җылы сүзләре яңгырый: ул сөйли һәм өлкән әдипләр алдында әле ул хакта беркемгә дә мәгълүм булмаган шигырьләрен укый. Тыңлаучылар аны үз шигырьләрен укый дип уйлыйлар, чөнки Хәсән Туфан ул шигырьләрне Аккош күле буендагы Иҗат йортына җыелган өлкән әдипләрнең соравы буенча укый. Укылган шигырьләрнең Мөдәррис Әгъләмовныкы икәнен Хәсән Туфан ахырдан гына ачып бирә.

Ә менә янәшәдәге стендта күренекле әдипләребезнең, шагыйрьләрнең, сәнгать эшлеклеләренең газета-журналларда басылган мәкаләләре, язмалары, кыска очерклары тупланган. Менә фронтовик Сибгать Хәким мәкаләсе. Ул «Социалистик Татарстан» газетасында инде 1968 елда ук дөнья күргән:

«Мөдәррис Әгъләмов шигырьләрен укыгач, мин күптәнге фикерләремә тагын кире кайттым, – дип яза Сибгат Хәким, – шагыйрьгә җирлек кирәк», – ди һәм Мөдәррис өчен җирлекнең татар халкы тарихыннан, язмышыннан, традицияләреннән авторның үзендә формалашкан үзенчәлекле бер хис икәнен дәлилли. Шагыйрь Сибгат Хәкимнең тулы язмасы музей стендында Хәсән Туфан язмасы белән янәшә генә урын алган. Алардан соң Наҗар Нәҗми, Саҗидә Сөләйманова, Аяз Гыйләҗев, Мәхмүт Хөсәен һәм башка әдипләрнең, шагыйрьләрнең мәкаләләре, истәлекле язмалары дәвам итә.

Без Мөдәррис Әгъләмов турындагы «Әгъләмисина» дигән әлеге бәянда татар әдипләренең истәлекләрен тулысынча китерүне максат итеп куймадык. Биредә бары тик музейда урын алган истәлекле язмаларның күренекле шагыйрь иҗатына турыдан-туры кагылганнарын, аларның да күңелдә җылы хис уята торган яки нинди дә булса яңалык алып килгән урыннарын гына китерергә булдык. Ә ул истәлекле язмалар белән укучы музейда – Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов укыган Түбән Биш мәктәбендәге музейда таныша ала. Бу яктан караганда, Аяз Гыйләҗевнең уй-фикерләре игътибарга лаек:

«Мөдәррис Әгъләмов саз каены кебек як-якка чайкалмады, беренче адымнарыннан ук үзенең барыр юлын дөрес билгеләде, ялгышмады, – дип яза ул. – Чөнки ул – табигать баласы. Табигать аның дүрт санын төгәл итеп яраткан, имгәтмичә үстергән, саклаган. Ул үзенә һәм халкына мөрәҗәгать итәрлек үтемле, хак сүзләр сайлады… һәр ымы, һәр ишарәсе белән халык күңеленә үтеп керергә тырышты. Авторның шигъри юллары – аның риясызлыгына, намуслы, кешелекле булуына мисал. Бер-ике сүз Мөдәррис үзе дә әйтсен әле:

 
Агачларның төсе алтын-сары,
Тик җилбәгәй нарат яшел бары.
Эленеп торды офык читләрендә
Торналарның соңгы тавышлары.
Кемгә кадерле без, кемгә кирәк,
Яшәү серләренә кем өйрәткән?!
…Без һәммәсен алдык табигатьтән.
 

Бу – чын Мөдәррис Әгъләмов. Табигать баласы булып яратылган, җирдән-күктән дәрт-дәрман алган, Аллаһы Тәгаләдән талант иңгән. Мөдәррис Әгъләмов бу кара елларда да үз тавышына хыянәт итмәде, үзе яшәгән чорда татарның җанын ачарга, адашканнарга туры юл күрсәтергә, өметсезләргә кул бирергә, үксезләргә җылы өләшергә омтылды».


Страницы книги >> 1 2 3 4 5 6 7 8 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации