Электронная библиотека » Фарсель Зыятдинов » » онлайн чтение - страница 2


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Фарсель Зыятдинов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 8 страниц) [доступный отрывок для чтения: 2 страниц]

Шрифт:
- 100% +
 
Балачак мизгелләре
 

Балачак мизгелләре аның гомер юлдашы, юанычы, куанычы булып үзе белән янәшә киләчәккә атлады, яңадан-яңа шигырьләрендә урын алды. Бер кыска гына шигырендә шагыйрь үзенең ятим бала чагын тулы бер образ итеп күз алдына китерә, аны башыннан сыйпап юатырга тели:

 
Башыңнан сыйпап юату
Иде юкса уем.
Үреләм еллар аркылы,
Үреләм, җитми буем…
 

Шушы дүртьюллыкта да шагыйрь үзенең ятим бала чагын шундый оста итеп күз алдына китерә ки, сокланмый кала алмыйсың…

…Талант иясе Мөдәррис кайда гына булса да: дуслары, якын күргән кешеләре янындамы, студентлар тулай торагындамы, үзе яши торган Социалистическая урамындагы йортта хәләл җефете янындамы, әйе, кайда гына булса да, ул туган авылын, бала чагын исеннән чыгармады…

Безгә бер килүендә мин аңардан:

– Зәй якларында Бистебашка кайтканың бармы соң? – дип сорадым.

– Мин ул авылдан түгел, – диде ул, кырт кисеп. – Мин Биш Субашы авылыннан…

– Язучы Роберт Батулла «Ватаным Татарстан» газетасында чыккан язмасында: «Мөдәррис – Зәй төбәгенең Бистебаш (Пусташит) авылында туып, күрше Түбән Биш авылы урта мәктәбендә генә укып чыккан татар баласы. Юкса Петербург, Киев, Мәскәү шәһәрләрендәге кебек бар уңайлыклары булган мәктәпләрдә дә укымаган», – дип яза бит, мин әйтәм…

– Батулла каян алгандыр, анысын белмим…

Әмма минем туган авылым Биш Субашы… Батулланың газетада чыккан мәкаләсендә, минемчә, төгәлсезлек… Кем гаебе белән… анысын төгәл генә әйтә алмыйм.

Әйе, Биш Субашы – минем яраткан туган авылым. Аны алыштыру мөмкин түгел. Кайбер шигырьләремнең ахырында да мин шушы авыл исемен язып куя идем. Мәсәлән, «Су юлы» дигән шигырем – нәкъ шундыйларның берсе. Анда туган авылыма, табигатенә, аның кешеләренә, аның сылу кызларына булган яратуым чагыла… Бәлки, минем шигырь язуым шуннан башлангандыр…

 
Сукмак читеннән чәчәкләр
Чиләкләренә үрелә,
Дулкын-дулкын су юлы…
Яратуымны беләсең,
Елмаерсың бит бер генә,
Тик бер генә бу юлы.
Их, су юлы…
 

Әйе, шуннан башлангандыр, бәлки, – диде Мөдәррис, «Су юлы» шигырендәге әлеге өзекне укыгач. – Шулай да шигырь ничек башлана соң? Мин моңа бүген дә, кырык елга якын шигырь язган, дистәләгән күләмле шигъри әсәр биргән хәлемдә дә чамалап – төгәл генә җавап бирергә кыенсынам… Әмма шунысы миңа мәгълүм: шигърияткә булган тәүге омтылышым шушы туган авылым Биш Субашында, андагы әти-әнием янында, авылдашларым белән аралашканда, мәктәбемә йөргән мизгелләрдә туды. Ул чакта…

…Әле мин бик кечкенә. Ул чакта тулыр-тулмас биш яшь. Әтием дә, әнием дә исәннәр. Сөенә-сөенә җитәкләп йөриләр. Аякларым талчыкса күтәреп тә алалар. Туйлар, мәҗлесләр булса, мине калдырумы, юк! Әткәй – гармунчы, әнкәй – җырчы. Туган-тумачалар җырлый, уйный, көлә, теләгәнчә ләчтит саталар, әлбәттә, әйбәт гайбәт сөйлиләр. Мин изрәп йоклап китәм.

Мине мәҗлесләргә ялынып-ялварып кына алып китәләр. Хикмәт шунда ки, җырларның сүзләрен мин яттан беләм. Онытсалар әйтеп кенә җибәрәм. Көннәрдән бер көнне шулай Таулыктан (хәзерге Тукай районы) бал бабайлардан (Галимулла атлы агайдан) кунактан кайтып килешебез. Әткәй гармунда уйный, җырлый. Ат үз көенә җибәрелгән. Мин әнкәйнең куенында. Әткәй җырлый:

 
Томанлы көн, караңгы көн —
Без аерылган көн бит ул…
 

– Улым, әйт әле, ахыры ничек?

Әнкәй касыкка төртә, колагыма пышылдый:

 
…Бал бабай әче балыннан
Булган әллә кем бит ул.
 

Мин шуны кабатлыйм.

Әткәй җырлап җибәрә дә, кинәт айнып китеп, мине, әнкәй куеныннан йолкып алып, кар өстенә ыргыта:

– Җырның сүзен бутама, маңка!

Чана салулап, ат каерылып туктый, әнкәй чәбәләнә, әткәй, көлә-көлә, минем янга басып, бию көен такмаклый:

 
Бие, бие, Хәйбулла,
Биегән кеше бай була:
Биегән кеше бай булганда,
Карт алаша тай була.
 

Мин, черелдәп елап яткан ир-ат кисәге, чанага – әнкәй янына үрмәлим… Үзем көләм. Рә-хәт! Шигырь, бәлки, әнә шуннан башлангандыр…

«Безнең авыл мунчала авылы булды, – дип дәвам итә Мөдәррис үзенең «Кан тамырын кистем» дигән китабына язган кереш өлешендә. Кереш «Дөньяныкы – дөньялыкта» дип исемләнгән. – Халык, кара таңнан күзләрен ертып торып, кап сукты, кип сукты, чыпта үрде. Аларның һәрберсенең төрен аңлатыр өчен, үзенә бер китап язарга кирәк булыр иде. Ә мин бу очракта китабыма сүз башы язарга гына алындым лабаса. Шулай да бу авыр, коллыктан да коллык хезмәте турында берничә сүз әйтмәсәм, сез шагыйрьнең ничек шагыйрь булганын, шәт, аңлап бетермәссез.

Җүкә урманы киселә. Агачның кабыгы салдырыла. Шул кабыклар, суга салынып, рәт-рәт агач белән бастырыла. Үз вакыты белән судан алынып, кабыкка һәм мунчалага аерыла. Кабыгы белән каралты-кура, йорт түбәләре ябыла. Мунчада келәмнәре, колгаларга эленеп, чаршау-чаршау киптерелә. Аннары сыйфатлары белән төрле-төрле затлылыкларга аералар да татар халкы дигән «коллар» га тараталар.

Бер төрлесеннән кип сугалар. Станогы келәм сугу станогына тартым. Аермасы шунда: биредә ике кеше аягүрә эшли. Берсе бер яктан биреп тора, икенчесе алып, кылыч белән сугып тора.

Ни өчен кип? Ул җилдә дә, давылда да, яңгырда да чыдам. Анда әйбер тиз кибә. Үзендә һәммә нәрсәне саклап була. Капчык буларак, аннан да җиңел, аннан да кулай нәрсә юк. Мәңгелек татар шигыре кебек, кибеп, җилфердәп тора.

Бер төреннән кап сугалар. Монысы тупасрак, каплавычлы. Асты-өсте бөрмәле, өсте каплап тегелмәле мунчала чыпта. Беренче ГЭСлар, ДнепроГЭСлар, буа-плотиналарның астына, ком тутырып, шул салынган. Шул мунчала капчык берничә йөз еллар су астында саклана икән. Балыкчылар өчен дә бик тә уңай. Чүпрәк капчык судан, дымнан таркала, ә моңа берни булмый. Сахалиннан, Владивостоктан, Каспийдан кайтып, Бөгелмә аша эшелон-эшелон алып китәләр иде аны. Нәкъ менә татар егетләрен, татар кызларын көтүе-көтүе белән мәҗбүри эшкә алып киткән шикелле. Мунчала капчыклар шикелле, алар да су төбенә киткәндәй юкка чыктылар.

Бер төреннән чыпта сугалар. Атамасы «ышыкла» дан килеп чыккан. Аның белән ишек тышлыйлар, болдырга җәяләр. Борынгылар җинаятьчеләрнең йөзен, җәзалар алдыннан, чыпта белән каплаганнар. Чыптаны ыштыр итеп тә файдаланганнар. «Ыштыр бит», «чыпта чырай» дигән гыйбарәләр әнә шуннан калган.

Җүкә агачы үзе бик йомшак. Чабата аның яшь агач кайрысыннан үрелә. Бу – үзе бер сәнгать.

Җүкә агачының кайрысы салдырылган кәүсәсе сөян дип атала. Аннан тәрәзә рамнары, өстәл, урындыклар ясала. Һава кебек җиңел, кулга рәхәт…

Мин шуларның һәммәсен эшләп үстем. Бәлки, шигырь әнә шуннан башлангандыр?

Юк, алай гына түгелдер…

Шул мунчаланың иң затлы, ефәк кебек затлысыннан тагын бер сәнгать әсәре эшләнә: ул да булса, элек губернаторлар йөргән өчәрлек атлы көймәләргә, татар морзалары йөргән пар атларга ябыла торган чыпталар. Ул җиде төскә буялып, салават күперенә охшатып үрелә. Чанасы кошёвка дип атала. Анысының як-ягы да, җиде төстә булып, үрелгән чыпта белән тышлана.

Бер елны әткәй Чаллы башкарма комитеты рәисеннән шуны эшләргә заказ алды. Нечкә эш. Авыр эш. Бөтен өй хәрәкәттә. Мин энәне җепләп биреп торам. Бу уен гына булгандыр инде. Берничәне җепләгәч, мине йокларга озаталар. Күз иярми, баш әйләнә башлый.

Әткәй миңа, шушы эш уңса, төпчегемә мәктәпкә барырга кәчтүн-чалбар тектерәм, ди. Димәк, миңа. Шул шатлыктан әвәрә килеп буталуым булгандыр инде.

Чыннан да, ул хыялым тормышка аша язып калды. Тышта язгы кояш нурлары төшә башлаган бер көндә әткәй кап-кара ситсы алып кайтты. Аны бик кадерләп, тәти сандыкка салып куйдылар.

– Улыбызны мәктәпкә киендереп, «кияү егет» ясап җибәрәбез, Алла боерса, – дип сөенештеләр әти белән әни. Әткәй:

– Түбән очтагы тегүче оста белән дә сөйләшеп кайттым, моннан менә дигәнне эшләп була дип әйтте, – дип, әнкәйне сөендерде.

Ни хикмәттер, гаять сизгер күңелле әби генә бу куанычларга артык исе китмәде. Әйткән тәгъбире бер генә булды:

– Дөньяныкы – дөньялыкта!..

* * *

– Мин уянып киткәндә, өйдә үлем тынлыгы иде, – дип дәвам итә Мөдәррис үзенең «Дөньяныкы – дөньялыкта» дигән кереш сүзендә. – Беркем дә юк, абзар-кура тирәсендә дә ни әби, ни әни, ни әти, ни абый-апалар күзгә чалынмый.

Ялантәпи болдыр баскычына чыгып бассам, бөтен авыл өстендә аһ-зар, елау авазлары, шомлы ыңгырашу. Менә җил-җил әби кайтып керде. Минем болдырда шундый хәлдә басып торганымны күреп, җилтерәтеп өйгә соңды. Артка да «чәп» итмәде, әрләмәде дә. Керде дә тезләнеп дога укыды. Тәкрарлады:

– Алланың каһәре төште! Алла бар ул!

Аның йөзендә нур балкый иде. Кинәт кенә җилләнеп торып, минем авызга ясмык борчагы кадәрле генә шикәр каптырды. Тәме әле хәзер дә хәтердә.

Чигенеп булса да әйтим, хикмәтле әби 5–6 елдан соң, Сталинны эт итеп ташлагач, Хрущёвка рәнҗеде, каргады:

– Үлгән хуҗаны яманлаган хуҗа илгә түгел, үз-үзенә дә хуҗа була алмый ул, – диде. Әбинең бу үзгәрешен мин бүген дә аңлый да, аңлата да алмыйм.

Берәм-берәм гаилә кешеләре, кайтып, табын янына өлгәштеләр. Ниндидер кайгылы бәйрәмне сизеп, мин дә әбидән бәйрәм ашы көтәм. Әби өстәлгә зур икмәк чыгарып куйды. Хуш исле. Мондый хәл өйдә бик, бик сирәк була. Казаннан бушатып алынган бер табак бәрәңге… Кишер һәм карлыган яфрагы чәе. Беркем дәшми. Менә чират иң көтелгән икмәккә җитте. Кырылган бәрәңгегә төелеп, кул тегермәнендә тартылган имән чикләвеге, алабута, кузгалак һәм сәрдә оны кушылган икмәкнең кабарып киткән ике чикләвеген миңа, төпчек малайга бирделәр…

Кинәт ишектән берничә кеше килеп керде. Берсе авыл Советы, берсе участок, берсе сельпо агае, берсе таныш түгел…

– Нәрсә, бөтен ил кайгыда чакта бәйрәм итәсезме?

Хәтеремдә: әбием барысын да тәртипкә китерде:

– Дөньяныкы – дөньялыкта. Әйтегез сезгә нәмә кирәк минем нәселемнән? – диде ул кырыс кына әлеге өйгә килеп кергән затларга.

Алга теге таныш түгел кеше чыкты (районнан берәр вәкил булгандыр):

– Олы кайгы кичерәбез, Бөек атабызны югалттык… – диде ул.

Кинәт искитмәле хәл булды. Әбием тезләнде дә бөек Сталинның рухына дога укыды. Беркем дә селкенмәде. Берничә сүз булды да килешү тәмамланды.

…Сандыкны ачтылар. Миңа мәктәпкә киеп барырга дигән, шуңа дип тектерергә тиешле кәчтүн-чалбарлык ситсы авыл Советы кулына күчте. Шулай итеп, аны бөек юлбашчыбызның үлеме кайгысына күтәреләчәк байракларның чит-читләренә тегәр өчен алып чыгып киттеләр. Мин артларыннан: «Минем кәчтүн-чалбар! Минем кәчтүн-чалбар!» – дип кычкырып йөгергәнемне әле дә хәтерлим.

Бу турыда соңыннан да әткәйнең берничә мәртәбә көлеп сөйләгәне булды.

Әбием мине сазга буялып беткән хәлемдә өйгә алып кайткан:

– Улым, бәбекәем, дөньяныкы – дөньялыкта, – диде ул, мине юатып.

Өйдәгеләр әйтүенчә, мин берничә көн аңга килә алмый саташып ятканмын: «Минем кәчтүн-чалбар! Минем кәчтүн-чалбар!» – дип оран салганмын.

Шигырь, бәлки, әнә шуннан башлангандыр? Юк, аннан гына түгелдер».

…Шулай да Мөдәррис, яңа кәчтүн-чалбар киеп, үз вакытында мәктәпкә керә. Үзе әйтмешли, хәрефләрне яхшы белсә дә, язу аңа гаять авыр бирелә. Матур язу дәресләре даими алып барыла торган заман иде ул. Ә инде яттан сөйләү (декламация диләр иде), дәрес булып кермәсә дә, бик тә дәрәҗәле иде. Ни хикмәт, халык ач яшәсә дә, мәктәптә (ул чакта клубта) гел бәйрәмнәр була иде. Җиңү бәйрәме. Әниләр бәйрәме, сайлаулар (анысы инде бәйрәмнәр бәйрәме – анда бит чәй һәм берничә конфет, прәннек тә бирәләр)…

Соңыннан исә әти-әниләрнең үз балалары конфет бирә. Халык бәйрәме башлана.

– Әнә шул халык бәйрәменә өй белән мине дә әзерлиләр, – дип искә ала Мөдәррис, – ятлаган шигырьләрне алар үзләре өйрәнгәнче үк такылдап йөрим:

 
Буля мглою
Небо клоет,
Бәхли снежает көлттә.
 

Моны миннән кат-кат укыттылар. Хикмәт монда Пушкин шигырен шулай мәзәк итеп тәмамлавымда түгел, ә күрше авылда бердәнбер салырга яраткан Бәхри абзый бар иде. Ул, базардан кайтканда, кайчакларга көрткә кереп бата. Көчкә-көчкә чыга. Үрмәләп чыга. Барыбер кайта. Бу шигырь шул абзыйның хәлен күз алдына китереп бастыра. Бер авыз сүз урысча белмәгән сабый мин аны үземчә аңлыйм, үземчә кабул итәм.

Бәлки, шигырь әнә шуннан башлангандыр? Юк, алай гына түгелдер!

…Халык бәйрәме җитеп килә. Шул бәйрәмгә мине дә әзерләмәкчеләр.

– Әйдә, без булып кыланып, шигырь укып йөрмә, – диделәр, – үзеңә дә вакыт!

Өйдә тулган китапларны актара торгач, минем буйга таман гына булган «Әүхәди» дигән шигырьне эзләп таптылар. Такташның иң дәрәҗәле заманы иде. Әле Җәлил, Туфанның исеме дә юк.

Бүген барлыйм да, Такташның иң аңлашылмаган, иң кыска шигыре шулдыр. Ә мин аны яраттым. Югыйсә миңа бала-чага шигыре ятлатмаячаклар. Имеш:

 
Ләйлә чанасын өстерәп,
Чыгып китте өеннән.
 

Бәйрәмдә мин «Әүхәди» не укыдым. Өч аяклы урындыкка бастырдылар… һәй укыйм, һәй укыйм. Ахырына җиттем:

 
Әүхәди мич башында
Түшәмдә төкереп ятмасын,
Өй түбәсен капласын!
 

Шулкадәр дәртләнеп, кычкырып җибәргәнмен ки, өч аяклы урындык та әйләнеп киткән, мин дә тегендә очканмын. Әлбәттә, җирдән түбән түгел, сәхнә идәненә генә. Ни генә дисәң дә, укырга кергәнче, мин «Әүхәди» булып йөрдем. Шигырь, бәлки, әнә шул кичәдән башлангандыр? Юк, алай гына түгелдер…

…Район газетасында, «Яшь ленинчы» да, «Ялкын» журналында шигырьләрем басыла башлагач, миннән бәйрәм шигырьләре яздыра башладылар. Әниләр бәйрәме, Октябрь, Җиңү бәйрәмнәре. Тәгәрәтәм генә… Бер язгы бәйрәмдә район газетасында шигырем басылды:

 
Яшәсе дә безгә яшәсе…
Яңа язда бөтен планетада
Уйнап торсын дуслык рәшәсе.
 

Авыл турында дәртләнеп-дәртләнеп укыдым. Алкышларга күмелдем. Урамга чыккач, гармунчы Рәзим:

– Пүчтәк шигырь бу! – диде. – Шигырь мондый булмый!

Үтерде, гарьләндем.

– Ә ничек була? Менә үзең язып кара.

– Менә ничек була:

 
Яусаң яу, яңгыр!
Яумасаң тамма да.
Сөйсәң сөй, җаным,
Сөймәсәң ялынмаем.
 

– Рифмасы юк, – дидем мин, үҗәтләнеп.

– Әй надан! – диде ул. – «Яусаң», «яңгыр», «яумасаң», «ялынмаем» – рифмалар түгелме?

Тетрәнеп киттем. Сибәләп кенә торган яңгырга кушылып, күз яшьләрем тәгәрәде. Эчтән генә сөеп йөргән күрше кызы – Гасимә – күз алдыма килеп басты.

Әнә шундый сабак бирде миңа гармунчы, җиде класс белемле колхозчы авылдашым. Шигырь, бәлки, шуннан башлангандыр?

Дөресен әйтим, әбиемне ярата идем, бик тә ярата идем. Әби дигәннән, бер хәл искә төште.

Миңа бит әле «Иман» дигән кушамат та тактылар. Әбинең татарча укый торган бер вәгазь-догасы бар иде. Ул аны үзе алты вәгазь дип атый иде. Шуны һәр җомга җыелган бала-чагага, күрше-күләнгә көйләп укый иде. Күңелемнән генә мин дә кабатлап барам. Шулай итеп, мин моны яттан өйрәнеп тә алдым.

 
…Иң әүвәл кирәк нәрсә – иман, дигән,
Ахирәт эшләренә инан, дигән…
Икенче кыйммәт нәрсә – күңел, дигән,
Күңеле бозык адәмнән түгел, дигән.
Өченче кыйммәт нәрсә – акыл, дигән,
Акылсызлык тәүфыйк ягы такыр, дигән.
Дүртенче кыйммәт нәрсә – шөкер, дигән,
Нигъмәткә шөкерсезлек көфер, дигән.
Бишенче кыйммәт нәрсә – әдәп, дигән,
Әдәп, дигән, мәхәббәткә сәбәп, дигән.
Алтынчы кыйммәт нәрсә – сабыр, дигән,
Сабыр кеше морадын табар, дигән;
Һәр эштә сабырсызлык төбе – хурлык,
Сабырсызлык бик зур бәла салыр, дигән.
 

Картларның җомга намазына җыелуларын күрү белән, малайлар минем тирәгә җыелалар, – дип искә ала шагыйрь.

– Әй, «Иман», әйдә әле безнең иманыбызны да укытып ал!

Шулай итеп, миңа яңа кушамат тагыла да кала.

Еллар үтте, мин дә, авылдан китеп, Казан дәүләт университетына укырга кердем. Профессор Хатип ага Госман «XIX гасыр әдәбияты» ннан курс-лекция укый. Ул шушы шигырьне укып китте:

 
…«Иман шарты» н өйрәнмәсә – яман, дигән.
 

Мин сикереп торам (әдәпсез!):

– Ялгыш укыйсыз, Хатип ага, – дим һәм аңа шигырьне баштан алып хәтердән көйләп чыгам. Нәкъ әбичә итеп.

– Син моны каян беләсең?

– Әби өйрәтте.

Баксаң, мәшһүр татар-башкорт-казах шагыйре Акмулла әсәре икән ул.

 
Менә сиңа әби, менә сиңа «Иман» кушаматы.
Бәлки, шигырь әнә шуннан башлангандыр…
Күңел ишекләрен шакып керде ул…
 

Тынлыкны бүлеп, шулчак телефон шалтырады. Фирая телефонга үрелде. Бу шалтыратуны көтеп алган кебек тоелды ул миңа. Ни өчен дисәң, гадәттә, телефон шалтыраса, трубкага бик сирәк үрелә торган иде.

– Көткән кешеңме? – дидем мин шаярту аша.

– Юк, сине сорый. Безнең уртак якын кешебез. Мөдәррис ул, – диде Фирая, елмаеп һәм трубканы миңа сузды.

– О Мөдәррис, исәнме, хәлләрең ничек? Син әле хастаханәдәме? Укол дигән нәрсәне ничек хәл иттеләр?

– Котылдым, Фарсель, ясамадылар. Сибгат агага рәхмәт, ул булышты. Теге көнне синең белән сөйләшкәннән соң, мин аңа шалтыратып, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп биргән идем. Кыенсынып тормаган, өлкә комитетына кергән. Фикърәт Әхмәтҗановичның үзе белән сөйләшкән. Аңа ул: «Мөдәррис бит безнең бүгенге Тукаебыз, аны югалтырга ярамый», – дигән. «Фикърәт Әхмәтҗанович минем сүзгә игътибар итте, – диде Сибгат ага. – Барысы да тәртиптә булыр, Мөдәррис». Беренче секретарьның әмере табибларга килеп ирешкән, күрәсең, башка мине борчымадылар, укол ясыйбыз дип сөйләнүче булмады. Монысы ярый, ә менә бу гамәлне башлаучылар мине сагайтты: үзләре дус булып безнең арада йөриләр, ә чынлыкта күралмыйлар икән. Дөресрәге, көнләшәләр, «бомж» дип миннән котылырга телиләр. Хәер, бу турыда мин, үзегезгә килгәч, бөртекләп сөйләрмен. Бүген өйдә буласыздыр бит, беркая да китмисезме?

– Өйдә булабыз, Мөдәррис, кил, көтәбез, – дидем мин, трубканы куеп.

Мөдәррис озакламый килеп тә җитте. Гадәттәгечә, күңеле күтәренке, әйткән сүзләре очкын кебек кабынып-кабынып ала, күңелгә үтеп керә иде. Үзен борчыган хастаханәдә укол ясарга омтылуларын ул бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Остазы Сибгат ага Хәкимгә рәхмәтле булуын кат-кат басым ясап әйтте.

Барысы да Галиәсгар Камал исемендәге театрның элекке бинасында булган хәлдән соң башланды.

…Ул көнне театрда, дөресрәге, театр бинасында әһәмиятле корылтай бара иде… Президиумда республикабызның җитәкчеләре, күренекле затлар утыра. Җыелышның иң кызган мизгелендә зал кинәт яктырып киткәндәй булды, һәм тамашачылар өстенә, президиумда утыручыларның өсләренә ап-ак кар, дөресрәге, кәгазь кары яварга кереште. Болар санап бетергесез листовкалар иде… Мәдәният министрлыгы, гомумән, республикабыз җитәкчеләре исеменә канәгатьсезлек белдереп язылган листовкалар иде болар. Билгеле, хәл ителмәслек проблемалар да түгел кебек. Шулай да Татарстан халкы, аның яшьләре өчен мөһим саналган таләпләр куелган иде ул кәгазьләрдә. Шулар арасында яшьләр журналының һаман да гамәлдә булмавы борчый иде аларны. Инде ничә тапкыр күтәрелеп тә, һаман хәл ителмәгән әлеге мәсьәлә күтәрелгән иде ул листовкаларның берсендә.

Залда утыручыларның бер өлгере очып барган листовканы эләктереп алды да президиумда утыручылар янына атылды.

– Бирегә китерегез, – диде Фикърәт Әхмәтҗанович, урыныннан кузгалып һәм шул арада листовкага күз йөртеп чыкты. Һәм аның кәефе бозылганнан-бозыла барды. – Нәрсә, бу мәсьәләне шушында хәл итәргә идемени? Язучылар берлеге белән бергә хәл итеп булмый идемени?! Тәртип бозучыларны, мондый башбаштаклык оештыручыларны ачыклагыз һәм миңа җиткерегез.

Зал тып-тын калды. Авторларны ачыкладылар. Алар арасында Казан дәүләт университеты студентлары, яшь шагыйрьләр Зөлфәт, Мөдәррис һәм башкалар бар иде.

Тәртип бозучыларны ачыклап берничә көн үткәч, эзәрлекләү башланды. Беренчедән, аларны университеттан куып чыгару мәсьәләсе күтәрелде, икенчедән, гаеплеләрнең башларын савыктырып чыгару максаты белән аларны республиканың Бехтерев исемендәге психик авырулар хастаханәсенә салырга әмер булды.

Безгә шалтыратканда, Мөдәрриснең нәкъ шул хастаханәдә яткан чагы иде. Сүз нинди укол турында барды соң?! Хастаханәнең исеменнән үк күренгәнчә, гаеплеләрнең психикасын көйләргә, аларны җәмгыятькә файдалы зат итеп үзгәртергә кирәк иде. Менә шундый максатны тормышка ашыру өчен, Мөдәррис махсус укол алырга тиеш була. Сибгат ага Хәкимов мондый эшнең дөрес булмаган гамәл икәнен тиз төшенә һәм яшь шагыйрь, талантлы шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовка үзенең ярдәм кулын суза.

Сибгат ага өчен Мөдәррисне үзгәртүнең кирәге юк. Мөдәррис ул шушы килеш, шушы хәлендә кирәк халкыбызга, татар әдәбияты, татар дөньясына. Менә ни өчен фронтовик шагыйрь Сибгат ага Мөдәррисне ничек бар шул хәлендә күрергә, киләчәк буыннарга да нәкъ шул килеш сакларга тели. Күпне күргән, авыр фронт юлы үткән Сибгат ага бу очракта хаклы була, үзенең бөеклеген, кешелеклелеген күрсәтә… Ниндидер уйлап җиткермичә язылган листовка өчен йөз елга бер генә тапкыр әдәбиятыбызга килгән талант иясен, булачак олы шагыйрьне югалту бу гафу ителмәслек хәл булыр иде, дип уйладым мин, Сибгат аганың фикерен хуплап.

Шулчак ишектә кыңгырау шалтырады. Гадәттәгечә, ишекне Айваз улым ачты:

– О, рәхмәт, энем, хәлләрең ничек соң? – дип сорады Мөдәррис, фатирга кергәч. – Авырмыйсыңмы? Сездә булганнан соң, һәрчак диярлек синең турыда уйланам, мин, энем… Синең язмыш бик тә уйландыра мине… Әйе, илне сакларга, якларга дип кит тә, сине кыйнап кайтарсыннар әле… дошман түгел, ә үз кешеләр – урыс солдатлары… Кил әле, энем, икәү генә бераз сөйләшеп алыйк. Кер, әйдә, тартынма! – дип, Мөдәррис Айвазны түр яктагы бүлмәгә чакырды. – Дөресен генә әйт әле син миңа, энем, ни диеп алар сиңа суктылар? Каршы әйттеңме, әллә әйберләренә тидеңме?

Айваз башта читенсенде, әле аның болай тиң күреп беркем белән дә бу темага сөйләшкәне юк иде. Шулай булса да ул җайлабрак утырды да сүз башлады:

– Сезнең, Мөдәррис абый, дедовщинаны ишеткәнегез бар бит инде. Башта мин дә шулардыр дип уйладым. Әмма алар миңа бөтенләй көтелмәгән яктан бәйләнделәр. Берсе башта:

– Син кайдан, – дип сорады.

– Казаннан, мин әйтәм.

– Шулайдыр, дип уйлаган идем, – диде икенчесе һәм шунда ук: – Мә, ал, алайса, татарин, – дип, башыма тимер белән китереп бәрде. Мин башка бернәрсә дә хәтерләмим, аңымны югалтканмын.

Бераз вакыт үткәч, мин айнып киттем. Шулчак икенче солдат мине гаепләргә тотынды:

– Нәрсә өчен эләккәнен аңладыңмы? – ди бу. – Сез анда Казанда русларны шәһәрдән куасыз, яшәтергә теләмисез… Сезнең татар милләтчеләре эше бу. Бәлкем әле, син дә аралашкансыңдыр алар белән?

– Ә мин бернәрсә дә аңламыйм. Кемнәр куа, ишеткәнем юк, мин әйтәм.

– Нәрсә син Россия радиосын – «Вести» ны тыңламыйсыңмыни? – ди беренчесе. – Милләтчеләр – Бәйрәмовалар куалар, ди бит радио. Ни булса да, үзеңне армиядә кыйналганыңны әйтеп хат яз аларга. Сезнең гаебегез өчен мине кыйнадылар диген… Туктасыннар… Саташмасыннар. Безнең милләтне куркытып булмый, ул бөек милләт, аңладыңмы?!

Мөдәррис шулчак Айвазны бүлдерде:

– Ә син үзеңне кыйнаулары турында дежурныйга әйтмәдеңме?

– Мине кыйнаганнарын күргәннәр, үзләре килеп җитте. Ул чакта мине танырлык түгел иде. Башны тишкәннәр, аннан кан ага… Медсестра булса кирәк, минем ярага мамык куеп бәйләде. Әмма баш бик каты сызлый иде. Шуннан мине госпитальгә алып киттеләр…

– Ничек, анда дәваладылармы соң?

– Юк, артык кызыксынмадылар… Шуңа күрә мин туган якка – Казанга кайту ягын карадым. Кешеләрдән сораштырдым да вокзалга киттем.

– Билет каян алдың? Акчаң бар идемени?

– Каян акча булсын. Безне пассажир вагонына кем кертсен анда. Товар вагонына ябыштым. Бу февраль аеның иң салкын көне иде. Казанда көннәр җылырак була, гадәттә. Ә анда суык, кырык градустан да ким булмагандыр. Куллар туңды, йөзне салкын әче җил көйдерә… Кайтып җитә алырыма ышанмадым. Ә шулай да кайтасы килә: әнине, әтине, туганнарны бик тә сагынган идем. Мине бит армиягә алганда алдадылар, Казанда гына хезмәт итәрсең, әтиләрең яныңа килеп йөрер, диделәр… Җиде ай шулай Казанда – Киров районында хезмәт иттем, ә аннан Россиянең бөтен частьларына тараттылар безне… Менә мин шул Себердәге частька эләктем.

Әйе, җиде ай хезмәт итте Айваз Казанда. Әмма курслар тәмамлангач, аларның барысын да, Айваз әйткәнчә, Рәсәйнең төрле почмакларында урнашкан хәрби частьларга тараттылар. Дөрес, Айваз Чечняга түгел, ә Көнбатыш Себергә эләкте. Монда да тәртип юк иде. Кул күтәрү, яклаучысы булмаганнарны җәберләү, «дедовщина» тамыр җәйгән иде. Күзгә күренеп сула бирде болай да сәламәт булмаган бала. Хәзер инде, Казанда хезмәт иткәндәге кебек әтисе, туганнары белән дә очрашып тора алмагач, төшенкелеккә бирелә. Әмма сүрелми, ихтыяр көче була әле аның…

– Ә Казанга кайткач, әти ял һәм культура паркы янындагы госпитальгә дәваланырга салды, – дип дәвам итте сүзен Айваз. – Анда миңа икенче төркем инвалидлык биреп чыгардылар. Болай әйтсәм дөрес үк булмас. Алар бирмәде. Бер хастаханәдән икенчесенә йөри торгач, кайтуыма 8 ел вакыт үткәч кенә ВТЭКта карадылар. Күрмәгәнне күрде инде башлар, Мөдәррис абый. Тагын ниләр булыр!

– Айваз энем, бер дә борчылма! Иң мөһиме – исән булуың. Калганын җайларбыз, мин дә булышырмын.

– Рәхмәт, Мөдәррис абый! Бик тә кешелекле икәнсең. Үзеңне беренче күргәч үк яраткан идем. Ялгышмаганмын икән. Рәхмәт, Мөдәррис абый. Котлыйм! Тукай премиясе алуың белән! Иҗади уңышлар телим.

Айваз Мөдәррис абыйсын үткәне белән таныштыргач, гитарасын кулына алды, һәм алар икәүләшеп аның бүлмәсенә үттеләр.

– Мөдәррис абый! – диде аңа Айваз. Мин Сезнең «Бар ул минем яраткан көем» дигән шигырегезне укыгач, миндә көй язарга дигән теләк туды. Башта иске гитараны алып, үземә гитара рәтләдем… шунда үземә ошаган көйләрне уйный башладым. Аннары үзем дә көйләр чыгара башладым. Сүзләрен энем Айнур язды, әнием Фирая сүзләрен карап, төзәткәләп чыкты. Үзем дә яратам мин ул көйне, – диде Айваз һәм гитарасын алып, уйнап та җибәрде… – Бу көйне язарга этәргән сәбәп сезнең шигырь булды, Мөдәррис абый:

 
Бар ул – минем иң яраткан көем,
Үксеп елый мин бәхетсез чакта.
Сүзсез сүзләр белән юата ул,
Шифаханәләре сүзсез чакта.
Яшьләр булып тама күзләремнән,
Аваз булып чыга күкрәгемнән…
 

<…>

 
Бар ул – минем иң яраткан көем, —
Могҗизалы көем.
Ул көй – тормыш.
 

Менә шушы шигырегез талпындырды мине, Мөдәррис абый, – диде Айваз, гитарасын куеп.

Мөдәррис аны кочаклап алды:

– Рәхмәт, энем, игътибарлы булуың өчен рәхмәт… Болай булгач сәламәтләнерсең, Алла боерса, энем. Хыялың бар, максатың бар… Максатлы җан ул теләсә нинди чирне җиңә ала, җиңүгә сәләтле була.

Шуннан соң Мөдәррис шигыренең беренче өлешен сәнгатьле итеп үзе укыды:

 
Бар ул – минем иң яраткан көем,
Мин бәхетле булсам, очынып тора.
Елгаларга елга кушылгандай,
Гомер агышыма кушылып тора!
 

<…>

 
Аннан башка гүзәл гүзәл түгел,
Аннан башка синең теләгең буш…
Бар ул – минем иң яраткан көем, —
Могҗизалы көем.
Ул көй – тормыш.
 

Шигырьне укып бетергәч, ул кабат Айваз янына килеп утырды, шулай алар озак серләштеләр. Шунысы истәлекле: Мөдәррис егетнең күңеленә юл тапты, Айваз аннан бөтенләй читенсенми иде инде. Бала яңадан туды диярсең. Авырганнан соң югыйсә ул башкалар белән болай аралашу түгел, сөйләшми дә иде.

Алар шулай дуслашып киттеләр. Хәтта Айваз, аның әлеге шигырен «Кан тамырын кистем» дигән китабыннан табып алып, берничә юлын кабат укыды:

 
Бар ул – минем иң яраткан көем,
Үксеп елый мин бәхетсез чакта.
Сүзсез сүзләр белән юата ул,
Шифаханәләре сүзсез чакта.
Яшьләр булып тама күзләремнән,
Аваз булып чыга күкрәгемнән.
 

Айваз шушы юлларны укыды да, Мөдәрриснең иңнәренә кулын куеп:

– Мөдәррис абый, бу юлларны Сез нәкъ минем хакта язгансыз бит. Зур рәхмәт, – диде.

Мөдәррис исә кинәт кенә борылды да Айвазны үзенең улы кебек кочаклап алды. Алар шулай бер-берсен яратыштылар…

Мөдәррис аңа якын итеп, хәтта «Айваз дус» дип эндәшә башлады. Айваз белән икебезгә бүләк иткән «Кан тамырын кистем» дигән китабына да:

 
Хөрмәтле дустым!
Якты бул!
Яхшы бул!
Татлы бул!
Яме! —
 

дип язып куйган иде.

Аларның әле сөйләшеп сүзләре бетмәде.

– Армиядә кыйналганнан соң, Казанга ничек кайттыгыз соң, – диде Мөдәррис, Айвазны кочаклап, – ничек җибәрделәр хезмәттән?

– Бу дөньяда, Мөдәррис абый, өч кенә нәрсәне яшереп булмый, – диде Айваз, күп белгән кешедәй, – алар – Кояш, Ай һәм Хаклык. Аларны яшереп булмый. Калганнарын яшерергә мөмкин… Мин үземне гаепсез, хаклы санадым. Әмма мине бер яклаучы булмады. Бары тик мине канга баткан килеш госпитальгә илтеп тапшырдылар. Анда да бер җылы сүз әйтүче, хәлемә керүче табылмады… Бөтен гаепне Ельцин заманында тамырланган дедовщинага аудардылар. Барысына да дедовщина гаепле, имеш, ягъни солдатлар үзләре. Армиядә кем тәртип урнаштырырга тиеш соң? Дедовщинамы? Әллә ил башлыгы Ельцинмы? Хәрби түрәләрме? Җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алырга теләмәде һәм теләми.

– Дөрес уйлыйсыз, Айваз, – диде Мөдәррис, – мондый чакта яклаучысыз калган егет туган якларга тартылмый ни эшләсен?!

– Нәкъ шулай… Салкын февраль иртәсендә госпитальдән вокзалга йөгердем. Әмма поездга утырып булмады. Билетсыз кем утыртсын сине җылы вагонга.

– Ә нишләдең соң?

– Товар вагонына ябыштым. Салкынлык 40 °C, кулларны, битләрне өтә суык. Өзелеп төшәрдәй булды бармакларым… Түзәр хәл калмады. Шулай да туган җиремә – Казанга булган омтылыш көчлерәк булды кебек.

– Шулай кайтып җиттеңме?

– Ике атна дигәндә, Көнбатыш Себердән кайтып җиттем Казанга, Мөдәррис абый.

– Дәваланырга кирәк булгандыр башта.

– Шуннан әти мине Чехов базарыннан ерак түгел урнашкан госпитальгә дәваланырга салды… Соңыннан миңа икенче төркем инвалид дип белешмә бирделәр. Әле аңынчы йөзләрчә ишекләрне таптарга туры килде. Беркем булышырга, ярдәм итәргә алынмады. Шулай ике дистә гомерем үтеп китте… Тик 1997 елда гына пенсия билгеләделәр, әмма ул чебен туенырлык кына иде… Фатир өчен түләргә дә җитмәде. Әти булмаса, яшәү мөмкин түгел иде, Мөдәррис абый!

– Гаепле кеше юк, димәк?

– Гаеплене таптылар. Инфляция гаепле икән. Шуны гаепләделәр… үзләрен аклау өчен.

– Ә бит инфляцияне булдырмаска мөмкин иде, шулай бит.

– Шулай. Әти әйткәнчә, җитештерүне арттырырга, яхшы сыйфатлы, конкуренциядә өстен чыгардай товар җитештерергә кирәк иде.

– Әйе, кирәк иде. Әмма өстәмә мәшәкать, табышлы икътисад Рәсәйдә беркемгә дә кирәк түгел…

– Дөрес әйтәсез, Мөдәррис абый. Беркемгә дә кирәк түгел, вак түрәләргә дә, эреләренә дә, Аюның үзенә дә… Аның каравы халык мөлкәтен үзләштерү, урлашу өчен бөтен шартлар да бар. Түрәләр моннан оста файдаланды. Яңа жулик коррупционерлар сыйныфы пәйда булды.

– Кара син аны, каян бу кадәр беләсең син, – диде Мөдәррис, Айвазны кочаклап, – әтиең сөйлидер инде. Шуннан өйрәнәсеңдер…

– Анысы да бар, тормыш үзе дә уйларга, уйланырга өйрәтә, Мөдәррис абый. Нәрсә, әллә китәргә дә җыендыгызмы? Минем сездән аерылып каласым килми, Мөдәррис абый. Тагын бераз сөйләшик инде.

– Бүген барасы җирем бар, Айваз энем. Мин озак көттермәм, бер-ике көннән килеп җитәрмен. Хәзергә сау бул, исән бул, энем!

– Хуш, Мөдәррис абый, сез дә сәламәт булыгыз.

Бу аларның соңгы очрашулары иде, алар башка очраша алмадылар. Башта Айвазның әнисе Фирая китте, аннан күп тә үтми Мөдәррис абыйсы, аннан Айваз үзе дә явыз затларның корбаны булды…

Мөдәррис Әгъләмов әнә шулай ярдәмгә мохтаҗларның, Зөлфәт әйтмешли, бәндәләрнең күңел ишекләрен шакып йөри, уятырга тели. Өстәл янында шигырь язам дип, көчәнеп утыручылар белән Мөдәрриснең бернинди уртаклыгы юк, ул – үзе Шигырь. Һәм менә шул Шигырь кечкенә буйлы, башын әз генә уңга кыйгайтып, җәһәт-җәһәт Казан урамнары буйлап үзе генә белгән максатка ашыгучы Мөдәррис Әгъләмов кыяфәтенә кергән дә бәндәләрнең күңел ишекләрен шакып йөри. «Их син, сәях дустым, нәни гигант!» дип, Зөлфәт аның үзенчәлеген шушы бер юлда әйтеп бирә белгән», – дип яза Ркаил Зәйдулла. М. Әгъләмов – замана шагыйре, традиционлыгы исә безгә өр-яңа бер ачыш булып тоела.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации