Электронная библиотека » Фоат Садриев » » онлайн чтение - страница 10

Текст книги "Дәверләр аһәңе"


  • Текст добавлен: 11 марта 2022, 19:40


Автор книги: Фоат Садриев


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 36 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Әйдәгез бакчага, коңгыз чүплибез! – дип кычкырды ул, ачуына буылып.

– Нинди куңгыз? – дип сорады Руфинә, кып-кызыл иреннәрен ялап. Күрәсең, ул аны ашый торган берәр җимеш дип уйлады.

– Бик әйбәт әйбер ул, кызым, бакчага чыккач күрерсең, – диде Кәүкәбелҗәннәт, аны күзе белән ашардай булып.

Әмма аларны колорадо коңгызы баскан бакчага алып керү ул көткәннең киресен бирде. Руфинә бәрәңге сабагы өстенә үтә нык бөгелә торган булып чыкты, ул, башын аска игәч, болай да тар һәм кыска күлмәге билдән түбән өлештә гел калмады. Җитмәсә, әллә черки тешләгәнгә, әллә бәрәңге сабагы тиеп киткәнгә, Руфинә, «менә монда карагыз» дигән төсле, юан ботларына чалт итеп китерде дә сукты, китерде дә сукты. Газдал аңардан күзләрен ала алмады, сукыр кеше кебек бәрәңге сабагы арасында кармаланып корт чүпләгән булып маташты, беркем берни сизми, дип уйлады. Кәүкәбелҗәннәт гел аларның арасында йөрде, кызны күрсәтмәскә тырышты, ләкин бу – чыпчыкның бройлер тавыгын үз шәүләсе белән капларга маташуы кебек мәгънәсез бер шөгыль иде. Ахырда ул Газдалны: «Өр-яңа костюм-чалбарыңны бетерәсең, бар, алыштырып чык», – дип, өйгә куалады. Ире бакча капкасы янына да җитәргә өлгермәде, Руфинә: «Уф, чыдый алмыйм!» – дип турайды да бәрәңге сабаклары арасыннан арт саннарын уйната-уйната кереп китте. Ә Альфред берни сизми, коңгыз җыя. «Аңгыра зирәк! Тый теге картлач белән кызыңны, берни дә күрмисеңмени?!» – дип кычкырасы килде Кәүкәбелҗәннәтнең. Ләкин бөтенесе ап-ачык, күзгә күренеп торуга карамастан, тотып «менә бит» дип күрсәтер нәрсә булмагач, алай дип кычкырыр җиреңнән кычкыра алмыйсың шул.

– Әйдә, син дә кер! – диде ул ачу белән һәм, бәрәңге сабакларын таптый-сындыра, өйгә таба атлады.

Өйдә анда бәрелеп, монда сугылып җанын куяр урын тапмагач, күршесе Гайшәгә кереп китте. Әмма ник кергәненә үкенде. Әйтерсең Гайшә аның ни уйлаганын белгән һәм керүен көтеп кенә торган иде.

– Теге Казан кызын әйтәм, күршекәем, киленең булып куймагае, – диде ул, биргән исәнлекне дә алып тормыйча.

– Нигә алай дисең? – Кәүкәбелҗәннәт аңа туп-туры карады.

– Газдал белән бик килештеләр бит, – дип алып китте Гайшә. – Ничә карасаң да бергә, авызлары авызда, киңәшмичә берни дә эшләмиләр. Газдал әйбер какса, теге кыз кадак биреп тора, берсе битен юса, икенчесе сөлге суза. Су сибеп тә аерышлы түгел! Ә минем Кәшби киленне сөймәгән булды, шунлыктан шәһәргә чыгып киттеләр…

Гайшә күз яшьләрен сөртеп туктап калды, әмма шуннан бүтән бер сүз дә кирәк түгел иде инде. Кәүкәбелҗәннәтнең йөрәгенә ут капты. Әле моңа кадәр аның күңел түрендә «Мин ялгышамдыр, миңа шулай тоела гына торгандыр» дигән уй яшеренеп ята иде. Гайшәнең сөйләгәннәре аның һич тә ялгышмаганлыгын кире какмаслык итеп раслады. Күршесенең сүзләрен ул тыштан: «Әйе, әйе, шулай була күрсен инде», – дип җөпләп торса да, эчендә корбанына ташланырга әзерләнүче арыслан уяна башлады. Шушы минуттан ул Руфинәне күрә алмас булды.

Үзләренә чыккач, йокы бүлмәсендә башын тотып уйга чумды. Бу кыз бер зур түрәнең сөяркәседер, дип фикер йөртте. Алар үзләренең сөяркәләренә фатирын да бирәләр, машинасын да алышалар, башкасын да эшлиләр, ди бит. Яшь кенә килеш гадел юл белән ничек шулкадәр дәүләт килсен аңа? Юньле кеше бу кадәр тазармый да. Әнә бит аракыны эчә, селкенеп тә карамый. Димәк, өйрәнгән, һәммәсенә дә өйрәнгән. Соң, нишләргә? Теге арысланны тышка чыгарып, аны Казанына куып кайтарыргамы? Юк, моны эшләргә һич тә ярамый, бу кыз Әлфәрит өчен кирәк, вакытлыча булса да кирәк иде. Соң, нишләргә? Аларның Газдал белән мачамайланып йөрүенә күз йомаргамы? Юк, нәрсә-нәрсә, бусы булмас инде! Кәүкәбелҗәннәт үзеннән көлдермәс! Һәм ул бердәнбер дөрес юлны тапты: Газдалны үзенеке итәргә, иркәләп сөяргә, елмаерга-көләргә, көйләргә-чөйләргә, әвәләргә-шәвәләргә, Казан өстерәлчегенә борылып карарлыгын калдырмаска. Аңарда гәүдә булса – Кәүкәбелҗәннәттә хәйлә бар, аңарда төс булса – Кәүкәбелҗәннәттә көч бар, сөяркәдә кочак булса – ир хатынында пычак бар. Ул яшел күлмәген, затлы алсу свитерын киде, төзәтенде, бизәнде, сөртенде, сибенде. Аккош кебек кенә атлап чыгып:

– Карт, өстәлгә помидор алып кер әле! – диде дә аккош кебек кенә атлап кереп китте.

Газдал хатынындагы бу үзгәрешне ничек бәяләргә дә белмәде, иң кызыл, иң пешкән помидорларны гына өзеп алып керде. Кәүкәбелҗәннәт иренең орлыкка калдырган иң эре, җитлеккән помидорларны алып кергәнлеген күрсә дә тавышланмады. Менә өстәл янына утырыштылар. Кәүкәбелҗәннәт үзенең көндәшенә ул күрмәгәндә сугардай итеп карады. Ничек моңа кадәр аның кыланмышларына игътибар итмәде икән ул? Карале, ашыйм дип утыруын! Ирененә сыланган бер гөрәнкә помаданы саклау өчен, ул авызын, яртылаш ачып, бик нык алга суза, кашыкны зур саклык белән шуңа турылап китерә. Аның очы тешләргә, иреннәргә тимичә, эчкә – тамакка таба кереп китә, әйтерсең лә анда аш түгел, ә утлы күмер. Мина зарарсызландырганда, сапёр гына шулай сак эш итәдер. Кәүкәбелҗәннәт юри теге якка чыгып киткән булды, әз генә торды. Нәкъ Руфинәнең урындыгы турында селкенә торган бер сайгак бар иде, кабат кергәндә, шуның башына шарт итеп басты. Урындык селкенеп куйды, Руфинәнең авызына инде килеп җитә язган кашыгындагы кайнар шулпа итәгенә түгелде. Ул чәбәләнеп сикереп торды. Кәүкәбелҗәннәт, эченнән чиксез куанса, тантана итсә дә, тыштан борчылган булды, теге якта шактый керле, майлы чүпрәк бар иде, шуны алып кереп, чүпрәк корыганчы көндәшенең итәген ышкыды. Зәңгәр күлмәкнең ул туры корымлы кәстрүл утырткан төскә керде. Аның берниен дә калдырмыйча алып бетерә, дигән булып, өстенә бер уч тоз сипте. Үзе эченнән рәхәтләнеп көлде, кикригең шиңдеме, диде. Аннары ул ит чыгарды. Газдал иттән курка иде, ул, «ит ашыйсы килми» дип, фарфор чәйнек зурлыгында тәмам мәмрәгән бер помидорны алды. Моны пычак белән киссәң, бөтен эче агып бетәчәк иде. Шуңа күрә, авызын бегемотныкыдай ачып, аны яртылаш капты һәм куәтле казналары белән китереп кысты. Помидорга иң элек теге каһәр төшкән азау теш килеп кадалды, эчтәге масса куәтле кысуга түзә алмыйча, ватык клапанны ачкан шикелле, азауны читкә этәрде дә, кызыл томат, юан чәптерек ясап, Кәүкәбелҗәннәтнең нәкъ күкрәк турына сиптерде. Газдалның күзе Руфинәдә иде, ул берни сизмәде, абайламады, помидорны согы чыгып беткәнче кысты… Яшел күлмәк белән бергә азау теш үзе дә помидор сүленә гарык булган һәм, кишер очын хәтерләтеп, салмак кына селкенеп тора иде.

– Ой, не могу!

Руфинә буылып көләргә тотынды, тыела алмагач, ишегалдына чыгып көлде. Кәүкәбелҗәннәт бер үзенең түшенә, бер Газдалның азау тешенә карап чарасыз калды. Әгәр теге күсәк кул астында булса, ике дә уйламыйча, шуның белән азауга томырыр иде ул.

– Юри эшләдең син моны, юри эшләдең! – диде Кәүкәбелҗәннәт ажгырып һәм елый-елый күлмәген салып бәрде…

Кич Альфред белән Руфинә беренче мәртәбә Мәдәният йортына чыктылар һәм, бәхетләре бар икән, дискотека оештырылган көнгә туры килделәр. Күптән дискотекада булмаган Руфинә очына-очына биеде, Мәдәният йортының инде әллә кайчан алыштырыласы сайгаклары ул сикергәндә сына язып сыгылдылар.

Ирдәүкә Илгизә танцы вакытында Альфредның колагына пышылдап, аны үртәп алырга да өлгерде:

– Син тапкан бу кызга камыт-вәлүкләр тагып, ат сабаны белән бәрәңге бакчасы гына сөрдерергә.

Авыл егетләре исә:

– Ай-яй, карале, Казанда әллә нинди казылма байлыклар бар икән, – дип тел шартлаттылар, ә Альфредның үзенә:

– Ну, малай, эләктергәнсең кошны!– диделәр.

Каникулга кайткан студентлар да, килгән кунаклар да күп иде. Дискотека төн уртасына кадәр барды. Руфинәнең бик тә күңеле булды, алар таң йолдызлары калыкканчы Чалмыя буйларын урадылар, гашыйклар гына таба торган аулак урыннарга кереп кочаклаштылар, үбештеләр, инде ничә көннәр буе сусаган ләззәтләрне татыдылар. Йолдызлар аларга күз кысты, өй түбәсеннән ай каш сикертте, агачлар куе ябалдаш шәлләре белән каплады, йомшак үләннәр шушында, безнең янда тукталыгыз, дип, аякларыннан сыпырды. Мактанчык авыл әтәчләре, күрше тавыклары каршында җилле күренү өчен тамакларын ертып: «Кайтырга вакыт, кайтырга вакыт!» – дип кычкырмаса, алар бәлкем таң атканны да сизми калган булырлар иде. Руфинәнең помидор сиптергән чакта ук күтәрелгән күңеле тәмам түбәсенә җитте.

– Ах, нинди матур, нинди һава, нинди рәхәт! – диде ул, күзләрен очкынландырып.

Ә эченнән: «Ничек тә Альфред әнисенең мәхәббәтен яуларга кирәк!» – дип уйлады. Иң элек кичтәнге көлүне юарга кирәк, шуннан соң гына мәхәббәт яулау турында уйларга мөмкин иде. Авылга кайтып, әле бер мәртәбә дә иртән торып күрсәтмәде ич ул. Югыйсә әти-әнисе кат-кат әйтте: авылда кешене йокыдан кайчан торуы белән сыныйлар, синең бу яктан мактанырлыгың юк, иртәрәк ятып, иртәрәк торырга тырыш, шул барысын да хәл итәчәк, диде. Бүген ул сыер саварга торачак, ул булачак бианасының мәхәббәтен, һичшиксез, яулаячак!

Аларның гаҗәпләнүенә каршы Кәүкәбелҗәннәт әле һаман йокламаган иде. Ул барлык эшләрен бетерде, яшел күлмәге белән ал свитерын юып элде, утны сүндереп ятып карады, йөрәге чәнчеште, күзенә йокы кермәде. Кичтән урманчы Шәрип кереп, бер печәнле алан калган иде, чабып алыгыз, диде. Шуңа күрә ул, яшьләр кайтып керү белән:

– Улым, иртәгә иртүк әтиең белән урманга печән чабарга китәсез, – диде.

– Мин дә барам, мин дә барам, – дип кулларын чәбәкләде Руфинә.

Кәүкәбелҗәннәт аңа яратмыйча карап куйды, аның Газдалга тагылырга теләвенә ачуы килде.

– Сиңа өйдә дә эш күп булыр, – диде ул кырыс кына. Руфинә аның иңбашына кагылды:

– Апа, – диде ул, хискә бирелеп. – Мин сезгә булышырмын, мин иртүк торырмын, сыерны да савармын!

– Бик рәхмәт, – диде Кәүкәбелҗәннәт, күңеле йомшап. Утларны сүндереп, ишекләрне бикләп йокларга яттылар.

Ә авыл барыбер тик ятмый. Иртән сәгать бишенчедә сыер савучылар җәйләүгә барырга автобуска утыргач, Ирдәүкә Илгизә җырлап җибәрде. Аның күпмедер йокысын корбан итү бәрабәренә чыгарган такмаклары болай башлана иде:

 
Машинадан куркып кача
Авыл күгәрченнәре.
Бройлер тавыгы төсле
Казан хөрәсәннәре…
 

Ирдәүкәнең теленә эләккән кеше исән калмый, алар авылның хәтеренә алтын хәрефләр белән язылачак, моның башы бар, азагы, һичшиксез, булачак иде.

6

Иртән Кәүкәбелҗәннәт, верандага кереп, Руфинәгә берничә мәртәбә эндәште:

– Сыер саварга вакыт!

Соңгы керүендә, хәтта селкеткәләп тә карады – Казан кызы уянмады. «Уятырсың пычагым, шәһәр ялкавына дүрттән торып сыер саву каян килсен ул. Сез башкага гына бик оста», – дип, каргана-каргана, сыер сауды, малларны көтүгә куды.

Альфредны торгызуы да җиңел булмады, билгеле. Газдал белән аларны ашатып-эчертеп урманга озаткач, ул черем итеп кенә алыйм дип яткан иде, сәгатьтән артык йоклаган булып чыкты. Кәүкәбелҗәннәт ашыга, кабалана башлады, йорт мәшәкатьләре муеннан, ә аңа эшкә дә китәргә кирәк иде. Верандага юри дөп-дөп басып кереп-чыгып йөрсә дә, Руфинә борынын месләтеп йоклавында булды. Ул, казларны юри бик каты кычкыртып: «Көшегез, мур кыргырлары!» – дип куып чыгарды, бер гаепсез тавыкларны тиргәде, шалтыратып савытларны төшереп җибәрде. Шулкадәр тавышлануга да уянмагач, веранда ишегенә килеп, төбендә әллә кайчан сөт көеп касмакланган кәстрүлне кытыр-кытыр кырды, аның тавышы үзенең тешләренә тиде. Бакчадан веранданың нәкъ ул йоклый торган башына килеп, известь каткан калай бакны чүкеч белән хәле беткәнче төйде, оркестрдагы кебек әледән-әле аның калай капкачына да суккалап алды. Болар да тәэсир итмәгәч, үлмәгәндер бит дип кереп карады – кыз исән, куәтле күкрәкләре акрын гына селкенә, өстенә атом бомбасы ташласаң да уяначак түгел иде. Шуннан соң ул соңгы чарага кереште: ишекне ачып, верандага чебен тутырды, аларны болдырдан сөлге белән куа-куа кертте. Август чебене усал, кием аша да өттереп ала, хәзер көтәргә генә кирәк. Авыл чебеннәре, шәһәр колбасасына ябырылгандай, Руфинәне сырып алдылар. Бераздан аның астындагы тахта кызганыч тавыш белән сигнал бирде. Кәүкәбелҗәннәт моны ишетеп елмаеп куйды. Чебеннәрнең һөҗүменә түзә алмыйча, Руфинә әле бер якка, әле икенче якка әйләнде, башыннан ук томаланмакчы булды, әмма алар әллә нинди тишекләрдән үтеп кереп тешлиләр иде. Ул кымшанган саен тахта коточкыч шыгырдады, «ник мине бу кадәр газаплыйсыз, сезгә нинди начарлык эшләдем» дигәндәй, кызганыч итеп ыңгырашты. Ярый әле, Руфинә төнлә кайсы ягы белән ятса, шул ягыннан борылмыйча йоклый. Әгәр ул төнлә селкенгәләсе булса, тахта тавышына өйдәгеләрнең генә түгел, бөтен авылның йокысы качасы икән.

– Руфинә-әү, кызым, тор индү-ү! – дип юри сузып эндәште Кәүкәбелҗәннәт.

Руфинә җавап бирмәде, аның әле телен әйләндерерлек хәле юк иде. «Торырга, ничек булса да торырга! Мин бит сыер саварга сүз бирдем. Торырга, торырга!» Аның башында шушы уй бәргәләнде. «Авылда кешене кайчан торуы белән сыныйлар! Менә хәзер сыналыр чагың җитте. Тагын бер генә минут ятам да сикереп торам», – диде каяндыр эчтән икенче бер ягымлы уй. «Тагын ярты гына минут, ярты гына минут…» Түшәктә ятуның ләззәтле һәр минуты өчен ул әнә шул рәвешле титаник көрәш алып барды. «Хәзер, унбиш кенә секунд… Ах, ничек тиз уза вакыт! Аны келәшчә кебек берәр нәрсә белән эләктереп алып, үзең теләгән кадәр җибәрмичә тотып торырга иде. Торасың килмәгән чакта мәҗбүри торудан да әшәкерәк җәбер юктыр адәм баласы өчен. Ник бу авыл кешесе шулай иртә тора?! Гомумән, кешенең үзе теләгән чакта ятып, теләгән чакта торырга гына да хокукы булмагач, нигә кирәк бу тормыш?! Кайсы диванасы уйлап тапкан бу газапны?! Әнә бит инде ничәнче мәртәбә тамак кыра-кыра дөп-дөп басып үтте. Әйе, торырга кирәк!» Ул, ике кулына таянып, авырлык белән генә күтәрелде, инде торып утырдым дигәндә, кабат ауды. Юк, үтерсәң дә булмый, башы эшләсә дә, аның әле бөтен гәүдәсе изри, һәр күзәнәге әнисе күкрәгеннән җылы сөт имгән сабый шикелле кинәнә, һәм бу ләззәтне бүлү иң зур җинаять, имине авызыннан вакытсыз алып, баланы татлы ризыгыннан мәхрүм иткән, акыртып елаткан төсле үк әшәкелек иде. Ниһаять, күңеленнән шулай рәнҗеп һәм елап, ул торып утырды, ләкин күзләре ачылмады. Ул йоклаган килеш әле бер, әле икенче якка авып китә язып утырды.

Менә ул, нәрсәләргәдер ябыша-ябыша, веранда ишегенә таба атлады, тик кенә басып торган урындыкны, идәндәге өч литрлы варенье банкасын аударды. Кәүкәбелҗәннәт онытып калдырган тавык җименә басты, өстәлдәге китапларны шул варенье һәм җим өстенә сыпырып төшерде, каплап куелган табакка абынып мәтәлде дигәндә, кер бавына эләгеп кенә калды, тик бау шартлап өзелгән иде инде. Руфинәнең бөтен гәүдәсе йоклавын дәвам итте, борыны мес-мес сулады, күз керфекләре арасында пычак очы сыярлык кына ярык бар иде. Аның шулай барлык нәрсәне изеп-җимереп үзенә таба якынлашуын дошман танкын күзәткән сугышчы кебек, читтән коты очып карап торган Кәүкәбелҗәннәтне Руфинә капшап-кармалап узса да, кулларының тере әйбергә тигәнен сизмәде. Ул, кармалана-кармалана баскычтан төшеп, исән-имин генә юынгычка барып җиткәч, Кәүкәбелҗәннәт җиңел сулап куйды һәм веранданы рәткә китерергә тотынды. Аннары чәй чишмәсеннән бер көянтә су алып кайтты – Руфинә әле һаман юына иде. Тавыкларга җим болгатып чыгарганда да, юынуы төгәлләнмәде. Кәүкәбелҗәннәт, бакчаның түренә үк барып, әллә ничә төптән яшь бәрәңге алды, юып әрчеде, турады – булачак килен кермәде. Камыр басып токмач кисә башлаганда, аның верандага кереп китүе ишетелде. «Әллә тагын йокларга ниятлиме, Ходаем», – дип, Кәүкәбелҗәннәт ишек читеннән генә эчкә күз салды һәм авызын ачып хәйран калды. Руфинә чемоданындагы исәпсез-хисапсыз кием-салымнарын берәм-берәм киеп карый, ошатмыйча кабат сала, аннары икенчесенә, өченчесенә үрелә иде. Кәүкәбелҗәннәтнең үз гомеренә бу кадәр чуар чәчәк һәм борчак төшкән, буйлы һәм шакмаклы итәкләр, җиңсәләр, күкрәкчәләр, бәбитәкләр, төрле-төрле бөрмәләр, складлар, киң һәм тар, аеллы һәм аелсыз путалар, каешлар күргәне юк иде. Ул киемнәрне кигәндә-салганда, кармак һәм сәдәп төсле каптырмалар черт-черт итте. Керешле тарттырмалар чирттергән тавыш чыгарды, кара-каршы китереп терәгән вак пычкы теше төсле елтыравыклы нәрсәләр тезелдәп эләкте һәм олы ерык ясап аерылды. Руфинәнең төзәтенеп-ясанып бетергәнен көтсәң, төшкә кадәр эшкә бармаска туры киләчәген аңлап, ул киенде, ике сәгатьтән ашка бәрәңге салырга кушып, Газдал белән Альфредның төшлеккә кайтачакларын әйтеп, балалар бакчасына китте.

Руфинә исә ярты сәгать кием сайлаганнан соң, бизәнергә керешкәнгә кадәр, тышка чыгып керергә булды. Ул сыер саварга тора алмаганын аңлаган иде инде. Шулай да Альфред әнисенең аш пешерергә кушуына бик сөенде. Һәрвакыт аңа ташланырга гына торучы чуар әтәчнең күренмәве дә кәефен күтәреп куйды. Ул борын эченнән «Арлекино»ны көйли-көйли абзарга кереп чыкканда, усал кыткылдап, канатлары белән бәреп, аның өстенә әтәч сикерде. Руфинә, чинап, өйгә таба йөгерде, әтәч, бер тотам да калмыйча, тузаннар туздырып, аның артыннан томырылды, өйалды ишеге төбендә генә аерылып калды. Руфинәнең йөрәге әтәч куып тоткан тавыкныкыннан да болайрак сикерде, ул шактый вакыт тынычлана алмады. Тынычлангач, иркенләп чәй эчте, Альфредлар кайтмыйча, ишегалдына чыкмаска булды. Ах, чыккан булса, һич югы күз генә салган булса соң! Җәй буе абзарда бикләнеп яткан коба бозау, капканың ачык калуына куанып, ал аякларын сузып, гамьсез генә күшәп яткан җиреннән сикереп торды, ашыга-ашыга, ишегалдына атлады, туктап, нәрсәнедер ошатмагандай, борынын җыерды да язгы яшел үләнне хәтерләтүче күлмәккә барып ябышты. Әйбер чәйнәү бу мәхлукның иң яраткан эше иде. Күлмәкнең сул як җиңен ипләп-ипләп чәйни торгач, ул култык төбенә үк килеп җитте. Әгәр уңын да чәйнәсә, әле аны кыска җиңле итеп төзәтеп булачак иде. Ләкин бозау үзенең караңгылыгы, томаналыгы аркасында бу хакта уйлый алмады, итәккә күчте. Күлмәкнең сул як күкрәк турында сәйләнләп каймалаган бик матур зур чәчәк бар иде. Ул чәчәк ничә еллар Кәүкәбелҗәннәтнең кайнар күкрәге өстендә тирбәлде, Фәритнең дәртле күз карашларын сеңдерде. Аңгыра булса да, бозауга Ходай, күрәсең, нидер сиздерә иде: ул, чәйни башлаган итәген ташлап, селәгәйләрен агыза-агыза, әлеге чәчәккә күчте, рәхәтләнеп койрыкларын болгады. Әлбәттә, аңлашылса кирәк, Кәүкәбелҗәннәтне халык мәгарифенең алдынгы вәкиле белән бәйләүче иң кадерле яшьлек ядкярен чәйним дип чәйнәмәде бозау. Әгәр ул аны аңласа, мондый әхлаксыз гамәлне кылмас иде. Чират свитерга да җитте. Аның ал буявының үзенчәлекле бер тәмен бозау бик нык ошатты. Әйбер чәйнәүдән туйгач, койма буена өелгән утынга барып ышкына башлады, аны ишеп төшерде, көл салынган иске чиләккә тыгылып «пуф-пуф» килде, борынын кинәт өскә күтәрүгә, чиләкнең тоткасы башына эләкте, аны чайкап йөри торгач, үзен дә, ишегалдын да көлгә батырды. Машинаны читтән-читтән иснәштерде, аңа якын килергә курыкты. Аннары, ябылып бетмичә калган капкадан чыгып, урам буйлап атлады.

* * *

Балалар бакчасына барып җитүгә үк, Кәүкәбелҗәннәтнең кәефен боздылар. Бала китергән берничә хатын көлешә-көлешә нидер сөйләшкәндә шым туктадылар, аның белән исәнләшкән булдылар, ул узып киткәч кеткелдәргә, хихылдарга керештеләр. Димәк, аның гайбәтен саталар иде. Руфинә кайтканнан бирле, тәрбиячеләрнең дә бик серле карап йөрүләрен сизә ул. Газдал белән Руфинә арасында яшерен элемтә барлыгын беләләр, Кәүкәбелҗәннәт юкта аларны туйганчы чәйниләр иде. Башын мондый уйлар чуалткач, аңа тәрбиячеләр – гыйфрит, балалар җен булып күренде. Ул кухняга сугылды, бүлмәләрне әйләнеп чыкты, кибеттән, медпункт белән мәктәптән урап кайтты, әмма күңеле урынына утырмады, ниндидер билгесез корт эчтән кимерде дә кимерде. И дөнья, исерек Газдал хурлыкка төшерер, дип, кемнәр уйлаган! Менә хәзер дә Газдал матае белән өйгә кайткандыр кебек тоелды аңа. Унбер дә тулып килә икән. Ул тиз генә өеннән урарга ниятләде. Урамга чыгып җитә алмады, тәрбияче Сания, тәрәзәне ачып:

– Кәүкәбелҗәннәт апа, сине телефонга чакыралар! – диде. Ул кире борылды.

– Әйе, тыңлыйм, – диде ул, трубканы алып.

– Кәүкәбелҗәннәт апа… бозавың… – Трубка колак ярысын ертырлык дәрәҗәдә «шалт» итте дә шытыр-шытыр килеп тора башлады.

Кәүкәбелҗәннәт:

– Әлү, әлү, син кем?! – дип кычкыра-кычкыра трубкага өрде. Ләкин өрү генә түгел, аның башындагы вак тишекләрен биш энә белән чөшкенләсәң дә, берни аңларлык түгел иде. Ул да булмады, трубкада әллә радиодан, әллә телевизордан тапшырылучы соңгы хәбәрләр яңгырый башлады. Кәүкәбелҗәннәт аны ачу белән урынына куйды. Шуны гына көткәндәй, телефон тагын шылтырады. Бу юлы кемдер су төбеннән, бик тирәннән эндәшә иде кебек. Ахырда Кәүкәбелҗәннәт аны таныды: ул Мәдәният йорты мөдире Роза иде.

– Монда синең бозавың ята, кеше-кара күргәнче килеп ал. – Кәүкәбелҗәннәт аны тыңлап бетермәде, трубкасын атып ук бәрде. Каһәр генә төшсен икән! Аның борчылуы юкка буламы соң? Атрай Ибрае Мәдәният йортының урындыкларын төзәтә иде, Газдал урманнан кайткан да шуның белән эчеп егылган, дип уйлады ул. Кәүкәбелҗәннәтнең ничә көннәр буе җыелган ачуы, рәнҗеше, хурлануы бөтен гәүдәсен ток тоткан шикелле калтырата башлады.

– Хайван, оятсыз, олтырак чырай! – дип кычкырды, бүлмәсендә ялгызы булуга карамастан. – Ну күрсәтәм мин сиңа!

«Гомер буе газап чиктем, җитте!» – диде, күз яшьләрен йота-йота Мәдәният йортына атлаганда. Кинәт, кырт борылып, авыл Советына таба юнәлде. Ул аның белән бер көн дә торачак түгел! Әлфәритне урманда калдырып, теге кызыл ирене артыннан кайткандыр әле, оятсыз! Теге чакта куып чыгаргач, гафу итәсе булмаган ул исерекбашны. Эчкән кеше гомер буе эчә, йөргән кеше гомер буе йөри. Бу да төзәлә торган түгел. Аны кеше итү өчен, ул ниләр генә кыланып карамады. Өйләнешкән елларында, теләсә кайда аунап ятмасын, кеше күрмәсен дип, кич ферма буйларын, урамнарны әйләнде. Тәмам аптырагач-йөдәгәч, аңа биш-алты яшеннән Әлфәритне ияртә торган булды. Билгеле, сабый аны әшәкелектән тыя алмый, шулай да кайткач, әнисенә һәммәсен түкми-чәчми сөйли иде. Ә ул, игелексез җан, дөресен сөйләгәнгә Әлфәритне күрә алмады. Ул хәтта баласын гарип калдырудан да тайчанмады. Җиде яшьтә улы ялгыш уң беләген сындырды. Кулының сынып ялганган булуына карамастан, Газдал аңа эш кушты да эш кушты. Әгәр Кәүкәбелҗәннәт улын сакламаса, ул кушканның һәрберсен эшләтсә ни булыр иде? Бала эшләр, кулына авырлык килүен дә, гарип калуын да белмәс. Ул чакта Әлфәрит рәсем ясау белән мавыга иде. «Минем малай теләсә нәрсәне ясый ала, коеп кына куя», – дип, күкрәк кагып йөргән Газдал, үзенә беренче кырынлык килүгә, малаен дошман күрә башлады. Ул болай булды. Әлфәрит дүртенче класста укыганда, альбомына өй рәсеме ясаган. Шулкадәр дөрес ясаган, мич башындагы егерме литрлы әче бал мичкәсен дә бөкесе-ние белән төшереп куйган. Башта мәктәп, аннары бөтен авыл шаулады. Штраф та салдылар, мичкәне дә алдылар. Ә Газдал тоткан да улын кыйнаган. Болай да эштән ярсып кайткан Кәүкәбелҗәннәт баланың елап утыруын, Газдалның исереп ятуын күргәч тотынды тегенең үзен дөмбәсләргә.

– Син дә сук, улым, сук бу исерек дуңгызга! – диде ул, ачуыннан нишләргә белмичә.

Әлфәрит сукмады, карап кына торды.

– Аңламаслык бала түгел, юри ясаган ул аны, – дип, улын гаепләде Газдал.

Их, шулчакта ук куып чыгарган булса! Аның кыйнавына каршы бер хәрәкәт тә ясамагач, күңеле йомшады шул. Ә ул, астыртын, тыштан баш игән булып йөрсә дә, һаман Әлфәриткә эш өйде дә эш өйде.

– Син аны рәсем ясавыннан биздерү өчен эш кушасың! – ди Кәүкәбелҗәннәт тәмам түземе беткән чакларда.

– Рәсемен дә ясасын, башкасын да эшләсен. Эшләп берәү дә үлми, акыл гына җыя.

– Син үзең күбрәк эшлә, акыл тупларсың. Юкса булганы да чыгып китеп бара.

– Үземнеке үземә җитә, синнән акыл сораганым юк әле.

Мондый сөйләшүләр алар арасында еш кабатланып тора, әмма сүз булудан узмый, Газдал ул әйткәннәрне колагына да элми. Җитәр, Кәүкәбелҗәннәт аның белән күп черетте гомерен. Әнә ялгыз яшәп карасын!

Авыл Советы секретаре Нәбирә, аның борчулы йөзен күрү белән, ниндидер гадәттән тыш хәл булганлыгын аңлады. Кәүкәбелҗәннәт хәлсезләнеп урындыкка утырды.

– Безнең әйберләрне описькә алыгыз!

– Ни булды, Кәүкәбелҗәннәт?! – Нәбирә аны иңбашыннан кочып алды.

– Бер кабар җирем дә калмады, аерылам! – диде Кәүкәбелҗәннәт, күз яшьләрен сөртеп.

– Ни сөйлисең, картаеп беткәч!

– Ялгышып бер айнык көне юк бит аның, – диде Кәүкәбелҗәннәт, кулларын селкеп. – Печән чабарга җибәргән идем, кайтып теге шадра тәре белән эчкән!

Нәбирә күпме генә үгетләсә дә, Кәүкәбелҗәннәт аны тыңларга да теләмәде, дулап чыгып китте. Газдалның бертуган энесенең йөк машинасы капка төбендә тора, Җәүдәт үзе койма буендагы имәннәрен каезлый иде.

– Абыеңны алып кайтып ташла, – диде Кәүкәбелҗәннәт аның белән исәнләшеп тә тормастан.

Җәүдәт тураеп басты, маңгаеннан тирен сыпырып алды.

– Тагын чәкәләштегезмени?

– Әнә клуб буенда исереп ята, миңа кирәге юк, үзегезгә булсын!

Җәүдәт ачу белән балтасын агачка чапты, черт итеп төкерде.

– Ни сөйлисең, җиңгәчәй, әле генә печән чабып ята иде бит.

– Ята ди шул, клуб янында ята, ди.

Җәүдәт сүгенеп куйды.

– Әйдә, утыр әле, – диде ул.

Машина үкереп килде дә Мәдәният йортының баскычына менә язып туктады.

– Кайда ул? – Җәүдәт, кабина ишеген ачкан килеш муенын сузып, тирә-юньне күзәтте. Машина тавышына Роза йөгереп чыкты.

– Кайда теге алкаш? – диде Кәүкәбелҗәннәт, ачуына буылып. Бу минутта ул Газдалның башын сугып ярырга әзер иде.

– Нинди алкаш? – Розаның зур зәңгәр күзләре гаҗәпләнүдән челт-челт йомылдылар.

– Нинди алкаш булсын – Газдал!

– Минем аны күргәнем юк. – Кәүкәбелҗәннәт аңа очып кунар чиккә җитте.

– Нәрсә? Аны да Ибрай белән эшләтергә уйладыңмыни?! Әйтмәскә, яшереп калдырырга күндерделәрмени?!

Розаның зәңгәр күзләре, челт-челт йомылудан туктап, коточкыч зурайдылар, иреннәре нидер әйтмәкче булып түгәрәкләнде, әмма, ярга чыгарып атылган балыкның авызы селкенсә дә тавышы чыкмаган кебек, аның иреннәреннән дә бер кәлимә сүз ишетелмәде.

Кәүкәбелҗәннәт аны җилтерәтә үк башлады.

– Ә-ә, дөресен әйткәч, каушап төштеңме? Шулай гына үтәр дип уйлаган идеңме?! – дип бармак янады. – Кайда яшердең ул исерек чучканы?!

Ниһаять, гомер буе сәхнәдән шигырь сөйләп йөргән Розага сүз куәсе кабат кайтты.

– Ни сөйлисең син, апа җаным?! – диде ул, ялварып. – Газдал абый нишләп монда булсын?!

– Әле генә шылтыраттың лабаса, монда ята дип! Карале алдашып торуын!

– Мин бит сезнең бозауны әйттем. Теге якта күләгәдә ята әнә.

Бу сүзләрне ишеткәч, Кәүкәбелҗәннәт бер Розага, бер Җәүдәтнең кара янган чыраена карады, хәзер аның сүз куәсе югала башлады:

– Соң… ни… мин бит… бозау дигәч, ята дигәч…

Ул тыны кысылган кеше сыман туктап калды. Читтәрәк басып торган Җәүдәт аңа якын ук килде. Ул – авылның иң холыксыз ирләренең берсе, ни туры килсә шуның белән алып бәрә иде. Кәүкәбелҗәннәт күзләрен чытырдатып йомды, бетүем шушы икән, хәерлегә булсын, иремнең энесенең кулыннан үтәм икән, дип, фани дөнья белән хушлашты. Роза, шаһит булып йөрүдән куркып, Мәдәният йортына йөгереп кереп китте дә пәрдә читеннән күз генә сыярлык тишек ясап, бушлай тамаша карарга әзерләнде. Җәүдәт тезләрен биетеп, иреннәрен кыеш-мыеш китереп (сугар алдыннан ул шулай итә), аңа карап торды да:

– Сине бәреп үтерсәң дә аз, җиңгәчәй, – диде һәм, катлы-катлы сүгенеп, машинасына атлады.

Сукмагач-нитмәгәч, Кәүкәбелҗәннәтнең башыннан «Әллә таптатып үтермәкчеме?» дигән уй узды, һәм ул Мәдәният йортының аргы ягына йөгерде.

Танавыннан алып колагына кадәр көлгә баткан бозау рәхәтләнеп күләгәдә ята, авыз читеннән ал җеп тә асылынып тора иде. Бозау аны күргәч кикереп куйды һәм күңелле генә итеп күшәргә кереште.

– Тор, мур кыргыры!

Кәүкәбелҗәннәт китереп типкәч, малкай ашыкмыйча гына торып киерелде, гәүдәсен дерелдәтеп җилпенеп алды.

– Түчә, түчә өйгә!

Кәүкәбелҗәннәт бозауны урам буйлап алып кайтып китте. Ничек абзардан чыккан соң бу? Аның башыннан әллә нинди уйлар узды. Газдал, кайтып, Руфинә белән печәнлеккә кергәндә, капканы ябарга оныткандыр да чыккандыр. Бер дә бүтән булмас. Авызыннан асылынып торучы әнә теге алсу җеп хакында уйларга да куркыныч иде. Әгәр бозау элгән керләрне күреп… Юк, моның булуы мөмкин түгел, ни генә булса да булсын, ул уйлаган нәрсә генә булмасын! Менә алар кайтып җиттеләр. Күңелгә килгән алга килмиме соң?! Йә мәүлам, аны яшьлек хатирәсеннән мәхрүм итеп, син ниләр оттың?! Ул тынсыз-өнсез басып торганда, бозау тагын яшел күлмәккә барып тотынды. Юк, ул күлмәккә түгел, аның йөрәгенә ябышты! Инфаркт булачак аңа. Алла аны быел яздан бирле бертуктамый сыный. Язгы пычракта Кәүкәбелҗәннәтнең поликлиника ишеге төбендә салып калдырган йөз сиксән сумлык өр-яңа итеген урладылар. Хикмәт бәядәмени, аны, кыш очрашкач, Фәрит бүләк иткән иде. Түзә алмыйча, район газетасына ун битлек мәкалә бирде. Ул болай башлана иде: «И кабахәт җан! Муеның аска килсен! Кешенең хәләл күкрәк көче белән казганып тапкан итеген оятсыз рәвештә урлап, тишек кәлүш калдырган өчен аяк-кулларың корышып, көне-төне акырып ят, аяк-кулларың берәм-берәм череп аксыннар, гангренага әйләнеп, сине кабергә алып китсеннәр. Гүреңдә ләхетең өстеңә лапырдап ишелеп төшсен, итекләрнең рәхәтен күрмә, нәселең төбе-тамыры белән корысын һәм башкалар, һәм башкалар», – дип язды. Редактор мәкаләне басмады, күзлек пыяласы ватылып күзенә кергере!

Кара инде, бу чырайсыз хәшәрәте аның иң соңгы һәм бердәнбер кадерле истәлеген харап иткән! Моңа нинди йөрәк чыдасын ди?! Ул кичәге күсәкне эзләде, күсәк юк иде. Кәүкәбелҗәннәтнең кулына балта эләкте.

– Мин бит сине, оятсыз, авызыңа бармак тыга-тыга, сөт эчереп үстердем, – дип елады Кәүкәбелҗәннәт. – Шуны гына булса да аңларга тиеш идең бит син, тонган күз, уйнаштан туган адәм гыйбрәте.

Ул, балтаны җан көче белән селтәп, адәм гыйбрәтенең нәкъ маңгаена җибәрде. Балта тимәде генә, тисә, бозауның башын яра иде, ул югарырак очып, бакчага, карлыган төбенә төште. Бозау исә моңа игътибар да итмәде, гүя аның баш очыннан балта түгел, ә гадәти чебен очып китте. Көн дә авызына тәмле бармакларын тыгып сөт эчерә торган апасы тимер көрәк белән сыртына ике мәртәбә кундыргач кына, ул, ниндидер начарлык кылганын сизеп, абзарга сызды.

Кәүкәбелҗәннәт, яшел күлмәген күкрәгенә кысып, борчак-борчак яшь койды. Сеңлесе Себердән кайтасы иде, ул кайтса, болай да булмый иде, кайта алмады шул. Алар кадәр бәхетсез! Сеңлесе бер чатанга кияүгә чыккан иде, шул чатан тәренең чатан аягы тагын сынган да, кайта алмадылар. Безнең нәселгә генә калгандыр инде исерек йә гарип ир белән, чәйни торган бозау белән интегергә, дип елады Кәүкәбелҗәннәт. Белмим, әгәр мотоцикл белән Газдаллар кайтып кермәсә, ул күпме елаган булыр иде. Хатынының зар-моңнарын тыңлап бетергәч, Газдал:

– Бозауны кем чыгарган соң? – диде.

– Кем булсын, шул хөрәсән инде!

Альфред түземсезләнеп баскан урынында таптанып куйды.

– Күрдеңмени?

Кәүкәбелҗәннәт иренең ни әйтергә теләгәнен бик яхшы аңлады:

– Күрәсе юк, өйдә ул гына калды. Әйдә, яклый башла, бозау койма башыннан сикереп чыккан, диген! Хәзер иманын укытам мин аның!

Кәүкәбелҗәннәт барысын да гафу итә алыр иде, әмма күлмәкне кичерә алмады. Ул ажгырып өйгә ыргылды, аңа Газдал белән Альфред иярде. Ишекне ачып җибәрүгә, өйдән янган ит, көйгән бәрәңге исләре ияртеп төтен бөркелде…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации