Текст книги "Дәверләр аһәңе"
Автор книги: Фоат Садриев
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 11 (всего у книги 36 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
Нәкъ шулчакта урамнан, алан-йолан каранып, Убырлы Мөштәфширә үтеп бара иде. Газдалларның өй ишегеннән төтен бөркелгәнне күргәч, ул янгын чыккан дип уйлады һәм нишләргә белмичә борчылды. Берничә минуттан бу борчылу гөнаһсыз шатлык хисе белән аралашты. Ул беренче булып кешеләргә яңа хәбәр салу, аларны шаккатыру, әрле-бирле чаптыру шатлыгы иде.
– Пужар! Пужар! Пужар!
Шулай кычкыра-кычкыра, Убырлы югары очка таба йөгерде. Ә өйдәгеләрнең миен бер уй яндырып үтте: «Руфинә төтенгә тончыгып үлгән!» Плитә өстендәге аш кайнап-көеп беткән иде. Өчесе дә, кабаланып, түр якның ишеген ачтылар. Анда әле төтен аз гына кергән, Руфинә, кулларын баш астына салып, юан ботларын бака шикелле җәеп, лаҗыраеп диванда йоклап ята иде. Кәүкәбелҗәннәт кергән кызулык белән аның янбашына китереп сукты һәм:
– Тор, хөрәсән! – дип кычкырды.
Руфинә, өстенә кайнар аш койгандай, сикереп торды, ыскырт ачы төтенгә, төтен арасындагы таныш кешеләргә төш күргәндәй гаҗәпләнеп карап торды.
– Безнең өйдә эзең булмасын, җир җирәнгече! – диде Кәүкәбелҗәннәт, аның комод өстендәге хисапсыз бизәнү-ясану әйберләрен өстенә ыргытып.
Әлеге әйберләр Руфинәнең яшьлек истәлеге генә түгел, көн саен мәхәббәт яңарту кораллары булганлыктан, аның йөрәге тукталгандай булды, күңеленә зәһәр ачу тулды. Җитмәсә, аңа үз гомеренә беркемнең дә сукканы юк иде. Кызның чәчләре үрә торды, әле йокыдан ачылып бетмәгән күзләре шакмакланды, ул, кулларын як-якка аерып, әз генә чүгәләде дә авызын югары күтәреп кычкырып җибәрде:
– А-а-а-а!!!
Болай дәһшәтле итеп Африка чүлләрендә ач юлбарыс кына үкерә аладыр. Кәүкәбелҗәннәт, Газдал һәм Әлфәрит төтен генә булдылар, ишегалдында ничек чәчелешкәннәрен дә сизмәделәр. Биш минут үттеме-юкмы, өйдән Руфинә дә чыкты, кулына ридикюлен, бүтән вак-төякләрен тоткан килеш, башын югары чөеп машинасына таба китте. Альфред әле һаман аның кычкыруыннан айный алмый, кызның янына барырга шикләнә, ул йә бугазын чәйнәп өзәр, йә җиргә салып изәр кебек иде.
Ул арада «Янгын! Янгын!» дигән тавышлар көчәйде, капкадан сулы чиләкләр, багорлар, пумалалар белән коралланган халык төркеме күренде. Төркем уртасында барысыннан да бер башка озын булып Убырлы Мөштәфширә күренә иде. Багор тоткан Әпсәләм башкалардан аерылып алга таба берничә адым атлады да:
– Бәй, ни… сезне янасыз, дигәннәр иде бит, – диде.
Газдал шушы кадәр халыкны кузгатып китергәч, аларның һәм дусты Әпсәләмнең өметләрен акламаган өчен үзендә ниндидер кыенсыну тойгысы уянуын сизде.
– Барыгыз, бар, килүегез өчен рәхмәт, берни дә янмый, – диде ул гаепле кыяфәт белән.
Халык төркеме, Убырлы сүзенә карап ничек тиз җыелган булса, аны каргый-каргый, шулай ук юкка да чыкты.
Ул арада Кәүкәбелҗәннәт Руфинәнең верандадагы чемоданын, аннары аның кием-салымнарын, алып чыгып, баскычка бәрде.
– Әни, син нишлисең? Тынычлан, зинһар! – дип, Альфред ул ыргыткан әйберләрне җыйнарга тотынды.
– Белдем мин аның кем икәнен! Юри чыгарган ул бозауны! – Кәүкәбелҗәннәт, баскычтан йөгереп төшеп, Руфинәгә таба йодрыгын селкеде. – Карап торма миңа күзеңне томырайтып, хәзер үк Казаныңа ычкын!
Альфред машина янына килеп бөтерелде, үзе һаман:
– Руфчик, Руфинә, карале, Руфчик… – диде.
Менә әйберләр җыйналып бетте, Руфинә рульгә кереп утырды.
– Әйдә, тизрәк киттек синең бу дию пәриең яныннан! – диде. Альфред әнисе янына йөгерде.
– Әни, китә бит, китә, гафу үтен, җибәрмик аны!
– Гафу үтенермен мин, көтеп тор! – диде Кәүкәбелҗәннәт, тагын да ярсып. – Олтырагыма да тормаслык шәһәр ялкавыннан гафу үтенәсем калган!
Альфред тагын машинага йөгерде.
– Әйдә, утыр кереп!
– Руфчик, ни бит… – ул сүз таба алмады. – Әни кызып китте, без бит бүген кич синең белән Чалмыяның аръягына чыгарга сүз куешкан идек.
Әйе, турысын гына әйткәндә, Руфинәнең үзенең дә китү исәбе башына да кереп карамады. Бүген көймәдә йөрергә кием сайлап маташмаса, бәлкем, ашны карарга да онытмаган булыр иде. Авылда ул тыныч, шау-шусыз көннәр кичерде. Чалмыяның аръягында уздырасы бүгенге кичтән мәхрүм калу бигрәк тә кызганыч иде.
Баядан бирле читтән мыек астыннан гына көлеп торган Газдал капканы ачты да машина янына килеп ярып салды:
– Дүрт ягың кыйбла!
– Син нәрсә, әти?! – диде Альфред, аны читкә этмәкче булып.
Ләкин Газдал аның үзен читкә тибәрде, бик тә кыланып эшләпәсен баш өстенә күтәрде, уң кулын капкага таба сузып һәм азау тешен дерелдәтеп:
– Үтенәм, мадам! – диде.
Руфинәнең йөзе ямьсез булып җыерылды, ул ике генә сүз ташлады:
– Общество идиотов!
Машина, коточкыч тизлек белән чигенеп, урамга чыкты, артыннан йөгереп килүче Альфредны тузанга күмеп китеп барды.
Иренең шулай кылануына Кәүкәбелҗәннәт шаккатты. Ул бит аны шушы минуткача Руфинәне җибәрмәс өчен теше-тырнагы белән тырыша дип уйлаган иде.
– Булдырдың, карт, шәп иттең, – диде Кәүкәбелҗәннәт.
– Ә ник каршы әйтә ул? – диде Газдал, кулларын йодрыклап. – Андый кешегә түзеп тораммы соң мин…
Хатынын эчтән дә, тыштан да нык өйрәнгәнлектән, Газдал шушы сүзләрнең аның булган гөнаһларын да, булачакларын да берничә тапкыр ярлыкауга җитәчәген яхшы аңлый иде.
Альфред ни әтисенә, ни әнисенә бер сүз дәшмәде, күбенеп, печәнлеккә кереп ятты. Кәүкәбелҗәннәт ашарга әзерләгән арада, Газдал чалгы чүкергә кереште. Аның кәефе күтәренке, бөтен кыяфәтенә канәгатьлек билгесе чыккан иде. Бүген кич мал өе түбәсендәге теге өч литрлы әче балны алып, Әпсәләм янына барырга кирәк. Ул чалгысына төкерде дә, Атрай Ибраеның сүзен искә төшереп, көлеп куйды. Атрай әйтә, чалгыңны әйбәтләп чүким дисәң, Әпсәләмнең төкереген тамызу шарт, ди. Иң элгәре, ди, Әпсәләмне бер атна көне-төне эчерергә кирәк, ди. Бүтән кеше ярамый, чөнки бүтән кеше эчкәч ашый, ә Әпсәләм тәгам ризык җыймый, ди. Бер атна эчкәннән соң, Әпсәләмнең авызындагы төкереге яшькелт төскә керә, нишләтсәң дә өзелми, аскы ирен белән өске ирен арасында сузылып тора. Шуны чүкеч очына төкертеп чүкесәң, чалгың кыяк була, нәкъ бер атна теләсә нинди куралы печәнне янавыч та тигермичә чабасың, ди. Әпсәләмне ун көн эчерсәң, чалгыңның үтүе ун көнгә, унбиш көн эчерсәң, унбиш көнгә җитә, ди Атрай Ибрае. Атрай сөйләр, аның мәрхүм әтисен дә туктаусыз сөйләгәне өчен, Сталин тегермәне дип йөртәләр иде шул.
Кәүкәбелҗәннәт хәлсез тавыш белән ашарга дәште. Альфред әнисен дә, әтисе чакырганны да тыңламады, берни сөйләшмәде, ашарга утырмады. Әтисе урманга, әнисе эшкә киткәч тә тормады, уйланып ята бирде. Кайсы яктан гына килеп караса да, әнисе гаепле иде. Әгәр ул джинсы чалбарның кесәсенә каптырма такмаган булса, Руфинәнең ятьмәсе ул каптырмага эләкми иде, сеткасы эләкмәгәч, ул имтиханга кереп өлгерә иде, әгәр керсә, имтиханын тапшыра алмаган сурәттә дә Руфинә белән танышмый иде, Руфинә белән танышмагач, аны авылга алып кайтмый иде, аны авылга алып кайтмагач, капканы ачык калдыручы булмый, капканы ачык калдырмагач, бозау чыга алмый, бозау чыкмагач, яшел күлмәк белән свитерны чәйнәүче булмый, аш та янып бетми иде. Руфинә китте, аңа кайда да оҗмах. Ә менә Альфред ни эшләр? Әйдә, утыр, дигән чакта ник утырып кына китмәде икән ул? Хәзер барып кереп кара син аның фатирына! Кертү түгел, сәламеңне дә алмаячак. Казанда борын төртер бүтән җире юк аның. Димәк, укырга дип чыгып китү бетте. Казан урынына колхоз кала… Әгәр алар башын бутамасалар, ул үзе конкурс-мазар булмаган берәр техникум ише җиргә тавыш-тынсыз гына барып керәсе иде. Әнисе институтка, әтисе колхозга кыстады. Альфред әнисен тыңлады, чөнки барыбер аныңча буласын ул яхшы белә. Аларның гомер буе ике якка каеруларыннан Альфред моңа кадәр отты гына. Әтисе: «Берүк, әниеңә әйтмә», – дип, акча бирсә, әнисе: «Кайларда йөрде, кемнәргә керде, күпме эчте?» – дип, тагын аңа ялынды. Ул мондый хәлдән отыш алырга, дөреслекне яшерергә, һәр сүзен теш арасында кысып тотарга өйрәнде, әлеге сүзне нинди дә булса яхшылык бәрабәренә генә йә әнисенә, йә әтисенә сатты. Аларның кушканын үтәү дә нәкъ шундый алыш-биреш аша башкарылды.
Андый чаклар инде әллә кайчан үткән, аласылар алынып беткән, алар хәзер аның ачуын гына китерәләр, үзе теләгәнчә яшәргә комачаулыйлар иде.
Кеше үз тормышын үзе корганда гына бәхетле. Ә кайда монда ирекле тормыш? Мәңге булмаячак ул. Ничек кенә уйласаң да, аңа бер генә юл бар: укырга кердем, дигән булып, башны ераккарак алып качу. Шунсыз колхоздан да, әтисе белән әнисеннән дә котылмак юк…
Газдал печәнне чабып бетереп соң гына кайтты. Әштер-өштер капкалагач, Әпсәләмнән ферма хәлләрен белешеп кайтам әле, диде дә, теге банканы эләктереп, дусты янына очты. Әпсәләм Чалмыяга кабык батырырга киткән иде. Шактый кабарынкы сумка тоткан Газдалның ярдан төшеп килүен күргәч, ул шатлыгыннан чак кына Чалмыяга чуммады. Яр астындагы вак ташлык төбенә утырдылар. Икешәр кружка бал эчкәч, Әпсәләм:
– Бүген нинди янгын чыга язды соң сездә? – дип сорады. Газдал гыжылдап көлеп җибәрде һәм кунак кызының күрсәткәннәрен озак итеп, тәмләп сөйләп бирде:
– Кәүкәбел тегеңә бер-ике сүз әйткән иде, кызыбыз гудок сыман акырып җибәрмәсенме? Убырлыныкы кебек, боелыгыбыз ычкына язды. Ха-ха-ха!
– Соң, шуннан ни булды?
– Мин: «Үтенәм, мадам!» – дип юл күрсәткәч, машинасына утырды да ычкынды.
– Гел шулай дидеңме?
– Ничек кенә әйттем әле!
Газдал, эшләпәсен салып, башын җиргә кадәр иде, кулын Чалмыяга таба сузды. Әпсәләм эчә торган әче балын пошкырып көләргә тотынды.
– Ха-ха-ха! «Мадам» дидеңме?!
– «Прошу, мадам!» дидем.
Аларның көлүеннән елганың бу тирәсендәге балыклар еракка ук качтылар.
– Сиңа бер серем бар, – диде Газдал пышылдап һәм кызыл битен дустының кимендә өч көн кырылмаган куе төкле чыраена тери язды. – Хатын теге кызны кайтып кергән көнне үк миннән көнләде бит.
– Сөйләмә юкны! – диде Әпсәләм, аны читкә этеп җибәреп.
– Валлаһи! Ул кыз үзе болай шәп нәрсә. Шикәр инде. Ул буферлары, малай… – Газдал азау тешен «ыфф» дип эчкә суырып куйды. – Мин юри җай килгән саен тегеңә елышкан булам, гел аңа гына карап торам, аның белән генә сөйләшәм. Үзем астан гына күзәтәм – котыра хатын, күзеннән ут чәчә. Ха-ха-ха!
– Ут чәчәме?
– Чәчә. Икебезне дә чәйнәп атар иде.
– Хи-хи-хи!
Көлүеннән туктап, Әпсәләм тагын сорау бирде:
– Хатын-кыз болай да әле ул… Ник үртәдең соң аны?
– Берни дә аңламыйсың син! – Газдал «Беткән кеше икәнсең» дигән мәгънәдә кулын селтәп куйды. – Теге кызның нинди кош икәнен күрү белән чамаладым мин. Әлфәрит белән бер ояга сыя торган кош булмагач, ник кирәк ул безгә?!
– Хәйләкәр дә инде үзең, чукынчык! – дип, Әпсәләм аның иңбашына шапылдатып сугып алды. – Кәүкәбелҗәннәт күзеннән ут чәчә, дисең инде.
– Чәчә.
– Алайса, «Пужар! Пужар!» дип, Убырлы дөрес кычкырган бит! Шуның чәчкән утын күргәндер ул. Ха-ха!
Аңа гыжылдап һәм хихылдап, Газдал кушылды.
– Көнләшкән чакта Кәүкәбелнең күзләрен күрсәң, менә бу кружка кадәр була, малай!
– Ай, бер генә карап торырга!..
Дуслар тагын көлешәләр, тагын салалар.
– Гел «мадам» дидеңме?
– «Үтенәм, мадам!» дидем.
– Ай,тыңлаплар торырга!
Аларны төн уртасына кадәр тәгәрәтә-тәгәрәтә көлдергән өч литрлы банка, эчендә берни калмагач, үзе дә яр буенда япа-ялгызы тәгәрәп калды…
7
Икенче көнне иртүк Альфред: «Дустым янына барам», – дип, район үзәгенә китте. Төшлектә Кәүкәбелҗәннәт белән Газдал чәй эчеп утырганда, Ирдәүкә Илгизә килеп керде. Керү белән:
– Исәнмесез, саумысыз, әйбәт кенә яшәп ятасызмы? – дип, хәл-әхвәл сораштыра башлады.
И Ходаем, дип уйлады Кәүкәбелҗәннәт, аңа карап. Бигрәк черки инде. Җитмәсә, джинсы чалбар кигән, чәчен кистергән булган. Ярый инде, гел елмаеп, гел сөйләшеп торучы олы авызы бар. Бу беләкләр белән ничек сыер сава торгандыр. Әлфәритнең өйдә юклыгын белгәч, Илгизә:
– Бүген кич чыксын әле, яме? – диде.
Карале син аны, борыч белән бер үзе, күзеңә чәчрәп кереп тора. Казан кызының китүен генә көтеп, Әлфәритне кармагына эләктерергә ниятләп килмәдеме икән бу? Юк инде, авыл кызларына якын да җибәрмәячәк аны Кәүкәбелҗәннәт. Шәһәрдә төпләнсен. Белмәссең, картайган көнендә алар янына юл тотуың да бар.
– Илгизә, апаем, укуыгызны бетергәннән бирле күренмәгән идең, әллә бер-бер хәл бармы?
– Юк, юк, – дип көлде Илгизә. – Сыерларга чөгендер ташышырга чакырабыз без аны. Баш тартмас бит?
– Баш тартмас дип… – Кәүкәбелҗәннәт аңа бәреп кенә: «Мин аны колхоз эшенә чыгармаячакмын!» – дип әйтә алмады. – Баш тартуын тартмас иде дә, аның укырга китәр чагы да җитә бит инде.
Илгизә шаркылдап көлеп җибәрде:
– Нинди укуга ул, Кәүкәбелҗәннәт апа?
– Нинди дип… институтка.
– Институтта уку өчен башта аңа керергә кирәк бит.
Кәүкәбелҗәннәтнең йөрәге ниндидер ямьсез хәбәр ишетәсен сизенеп, ачытып куйды.
– Әллә ул кермәгәнме? Бик беләсең килсә, кереп кайтты ул, үскәнем.
– Кермәгән шул, Кәүкәбелҗәннәт апа, – диде Илгизә, җитдиләнеп. – Кичә генә Ләйсән Казаннан кайтты. Кагылган ул анда. Керүчеләр исемлегендә Әлфәрит юк, ди.
– Машинистка ялгыш төшереп калдыргандыр, – диде Кәүкәбелҗәннәт, батып барганда саламга ябышып.
– Ә сез кайгырмагыз, – диде Илгизә. – Бергәләп колхозны текә күтәрербез.
Кәүкәбелҗәннәт Илгизәнең ничек чыгып киткәнен дә сизми калды. Әлеге хәбәр аның башына күсәк белән органдай итте.
– Хәере белән булсын, кул астына да керергә кеше кирәк, – диде Газдал, хатынын тынычландырырга теләгәндәй.
Кәүкәбелҗәннәт, ике кулы белән ике кәҗә тоягы ясап, иренең борын төбендә селкеде:
– Менә сиңа кул астына керүче! Колхозда эшләтер өчен ун ел укытмадым мин аны!
Газдал каршы дәшмәде. Аның белән уртак тормыш көтү дәверендә Газдал ия булган иң көчле корал – дәшмәү, башны юләргә салу иде. Әйе, әйе, бу коралны ул шулкадәр яхшы үзләштерде ки, аның өстенлекләреннән шулкадәр күп файдаланды ки, хәзер башкача яшәргә кушсалар, моны ул үзе өчен олы фаҗига дип кабул итәр иде. Синнән хатын да, колхоз җитәкчеләре дә, авыл халкы да беркайчан да ниндидер зур, югары нәрсәләр көтми һәм таләп итми. Рәхәтләнеп үзең теләгәнчә йөри бир, эч, аша, эшеңдә күренгәләсәң, аунап ятмасаң, ватмасаң-җимермәсәң – син иң әйбәт кеше. Дөрес, кайчакта үзеңә көлебрәк карауларын сизәсең, әмма син тормышны алардан ким аңламыйсың, киресенчә, күпләрнең шул тормышны үзгәртәм дип җан-фәрман чабуларын, үз-үзләрен бетерүләрен, вакытсыз гүргә керүләрен мыек астыннан елмаеп күзәтәсең, димәк, алардан өстен торасың, җаен чыгарып, ул юләрләрне кәкре каенга терәтәсең.
Газдал әнә шуңа күрә дәшмәде. Ул өйдән чыкты да туп-туры колхоз идарәсенә юл тотты. Анда баруының сере бар иде. Әлеге серне Газдал хәтта кичә Чалмыя буенда дусты Әпсәләмгә дә әйтмәде. Аңлы рәвештә әйтмәде. Бүген берсен әйтсә, башка вакытта икенчесен, өченчесен ычкындырса, Әпсәләм аның яшәү хәйләсен белеп алачак иде. Ә инде бер серне ике кеше белү – бөтен авыл белү дигән сүз.
Газдалның идарәгә баруы малае белән бәйле иде. Әгәр Альфред институтка кергән булса, ул идарәгә ике аягының берсен дә атлаячак түгел иде. Илгизә әйткән хәбәрне ул борчылып түгел, киресенчә, эченнән куанып кабул итте һәм, бер минут та тормыйча, председатель янына ашыкты. Инде теге сергә килгәндә, аның теләге Альфредны авылда калдыру иде. Кәүкәбелҗәннәтне көнләштерүе дә Казан кызын хатыны кулы белән кудыртып җибәрү, аны малаеннан аеру өчен эшләнде. Дөрес, башлап Кәүкәбелҗәннәт көнләшмәсә, моны эшләү аның ике ятып бер төшенә дә кермәс иде.
Альфредны балачакта ул үлеп яратты. Шуннан файдаланып, Кәүкәбелҗәннәт Газдалга бала чүпрәкләренә кадәр юдырды. Аның өчен дип яңа өй салдырды. Ләкин үсә башлагач, Альфред әтисен бар дип тә белмәде, әнисен генә тыңлады. Шулкадәр тырышуга лаек булганмы соң бу малай? Әнисе әйткәнчә, адәм әүлиясымы ул? Газдал аның өчен һаман бил бөгәргә тиеш, хәзер аны укытып чыгарырга, өйләндерергә, шәһәрдә төпләндерергә, аңа итен-балын ташып торырга тиеш. Ә Альфред кайчан кайтарыр соң бу бурычны? Кайтару өчен моны аңларга кирәк, ә малайның башына андый исәпнең кереп тә караганы юк һәм мәңге кермәячәк тә. Бусын Газдал күреп тора. Хәзер ул әнисе ярдәмендә авылдан чыгып качачак, аннары теге бурычка кул аркасы белән дога кылырга гына кала. Менә хәзер эләктереп алып, кара тире чыкканчы эшләтергә кирәк аны.
Әлбәттә, Газдал председательгә ул нәрсәләрне әйтмәде, колхозда эшче куллар җитмәвеннән, үзенең һәм хатынының сәламәтлегеннән зарланды, малай укырга керә алмаганын яшереп, авылдан чыгып киткәнче, аны эшкә кушарга кирәк, диде. Мондый үтенеч белән керүемне беркемгә дә әйтмәсәгез иде, юкса мине әнисе үтерәчәк, аның холкын беләсез, диде. Председатель Газдалны күзләре яшьләнер дәрәҗәдә кызганып калды.
Район үзәгеннән Альфред кич сыер көтүе белән бергә кайтып керде. Аерма шунда гына иде: сыерлар үлән ашап туйганнар һәм сөт алып кайтканнар, ә ул аракы эчеп туйган һәм уң күзенә «фонарь» асып кайткан.
Аның чайкала-чайкала капкадан килеп керүен күргәч, әнисе каз куарга алган чыбыгы белән сыртына сыдырды.
– Карале җирбитне, ә?! Рәсем ясап әзер акчаны алырга ирендең, эчеп исереп йөрергә оят түгелме сиңа?!
– Ә кем өйрәтте мине? Йә, әйт әле?
Альфред кызарган күзләре белән әнисенә туп-туры карады.
– Тфү, оятсыз! – дип төкерде дә Кәүкәбелҗәннәт, читкә борылды.
Ах, ул тылсымлы сүзләрнең көче! Үзенә очып кунучы әнисен инде ничәмә-ничә мәртәбә чигенергә мәҗбүр итте ул сүзләр.
Альфред алтынчы класста укыган чакта, алар әнисе белән Казанга бардылар, кунакханәдә аерым бүлмәгә урнаштылар. Кич бер абый килде. Өстәл тулы сый-нигъмәт иде. Телевизордан гел күзен алмыйча утырган улын чакырып, әнисе ярты стакан чамасы бик баллы һәм куе бер әйбер эчерде. Әз генә утыруга, Альфред күзе йомыла башлавын сизде. Аңа шундый рәхәт иде, тез буыннары гәүдәсен тота алмаслык булып йомшардылар. Әнисе аны, култыклап алып барып, урынга салды. Шуннан соң малай теге тәмле әйберне эзли торган булды, олылар күрмәгәндә, шешә төбендә калган эчемлек тамчыларын авызына тамызды, әкренләп-әкренләп исерү тойгысын татырга өйрәнде. Шулай итеп, эчү мәсьәләсендә әнисе аңа сүз әйтә алмады, әтисенең, үзе исерек булганлыктан, хакы юк иде. Әнисенең авызы шуның белән туктады дип, Альфред тынычланырга да өлгермәде, бөтенләй көтелмәгән яктан һөҗүм башланды:
– Син бит укырга кермәгәнсең. Ник безне алдадың?! – дип җилтерәтте аны әнисе.
Әтисе читтән генә карап торды. Альфред айнып киткәндәй булды. Бу – уен түгел, әгәр ул укырга кермәгән икән, теге мең ярымны кайтарып бирергә тиеш иде. Ә ул акчаның инде соңгы йөзлекләре генә калып бара. Очкылык тоткан арада, ул көч-хәл белән:
– Кем сөйли ул гайбәтне? – диде.
– Ләйсән исемлекне күреп кайткан.
Альфредка «фонарь»лы күзе яктырып киткәндәй булды. Ах шул Ләйсәнне! Каян барып кергән анда ул әрсез алабай?! Инде нишләргә? Ни дияргә? Аракы зиһенне чуалткан, башка бер генә юньле фикер дә килми.
– Исемлек ни бит ул… Анда мин бүтән фамилия белән язылган.
– Андый нәрсә була алмый! – диде Кәүкәбелҗәннәт, чәрелдәп. – Ничек бүтән фамилия язылсын?!
– Теге ярдәм иткән кеше шулай кирәк, диде.
– Ничек кирәк?!
– Кирәк булгач, кирәк булгандыр.
– Син миңа «дыр» сөйләмә!
– Дыр булгач, дыр инде! – диде Альфред, йөзенә үпкәләгән кыяфәт чыгарып. – Ә керүем хак.
Кәүкәбелҗәннәт белән Газдал бер-берсенә карашып куйдылар.
– Ну, малай актыгы, чамала! – диде Кәүкәбелҗәннәт, аның маңгаен йодрыгы белән төя-төя. – Әгәр алдашсаң, башыңдагы чәчеңне берәмләп йолкып бетерермен!
Чәч акча түгел, аны берәмләп йолкып бетерергә бик күп эш кирәген белгәнгә күрә, Альфред кипшенгән иреннәрен кыеш-мыеш китереп елмайды да печәнлеккә кереп ауды.
Иртән аны колхоз председателенә чакырдылар. Бүлмәдә классташ кызлары Илгизә, Ләйсән, Рушания дә бар иде. Институтыңа укырга киткәнче генә (монысы – дипломатик алым) сыерларга басудан чөгендер ташырга булыш, дип ялынгач, Альфред ризалашты. Бергә булгач, Ләйсәннең теге исемлек турында сүз куертуын да туктатырмын, дип уйлады ул.
Ләкин авылда Альфредның укырга керә алмаганлыгы турында хәбәр, язгы су җәелгән кебек, таралып бара иде инде. Аңа каршы әнисе аяусыз көрәш ачты.
– Әлфәрит кермиме соң, кергән! – дип тәкрарлады ул. – Кермәс, аның кадәр башлы! «Биш»легә генә биреп керде, Аллага шөкер! Профессорлар шаккаттылар, ди, кайда укыдың, ата-анаң кем, дип сорыйлар, ди. Ие, валлаһи менә. Керде, кермиме соң! Галимҗан кызының әллә нинди исемлек карап кайтуына Әлфәрит гаепле түгел инде. Әллә ни бит аның башы! Кермәскә теге…
* * *
Альфред өчен көтелмәгән яңа тормыш башланды. Беренче көнне алар, автомашинага төяп, ике юл чөгендер кайтардылар. Көн шундый матур иде. Кояш көне буе көлеп торды, ак болытлар зәңгәр күктән кыр казлары шикелле аларны сәламләп әкрен генә каядыр еракка, Казан ягына ук актылар, юлда очраган электр баганалары аларга, пионерлар кебек, салют биреп калдылар. Азык чөгендеренең самавыр кадәрлеләре бар иде. Ике кулыңа берничә чөгендер йолкып аласың да, кара-каршы бәреп, балчыгын коясың, шуннан соң машина тартмасына ыргытасың. Кызлар туктаусыз шаярышалар. Альфредны «фонарьлы Казан кияве» дип үртиләр. Ул аларны чөгендер арасыннан куып китә, эләктерсә, билләреннән кыса, кулларын каерган була, кочаклап күтәрә, кызларның кайнар тәннәренә кагылудан, чырык-чырык көлүләреннән йөрәге сикерә.
Көтүлеккә кайткач, сыерлар сырып ала, машина акрын гына бара, ә алар дүртәүләп, өем өстенә баскан хәлдә, чөгендерне җиргә ыргыталар.
Кич танцыдан соң Илгизә, чытлыкланып, Альфред янына килде дә:
– Әйдә, озатып куям, – диде.
– Юк, мин сине озатам.
Алар урамга чыктылар. Күк дигән иксез-чиксез диңгездә ай дигән түм-түгәрәк көмеш таба йөзә, аның тирәсендә йолдыз дигән исәпсез-хисапсыз күп энҗеләр җем-җем итә. Илгизә аны култыклап алды. Альфред алар урамына таба борылмакчы иде дә, Илгизә аны шып туктатты.
– Сине мин озатып куям.
– Әллә хәзер мода шундый?
– Мин мода куучы түгел.
Вак-төяк сөйләшеп, алар бик тиз кайтып җиттеләр. Альфред аны тагын озатырга теләде, әмма Илгизә «юк» кына диде. Шунда Альфред аны кочып алмакчы булды, Илгизә, кисәтүле төстә бармак янап:
– Ашыкма, ашка пешәрсең! – диде һәм йөгереп китеп барды. Альфред бик озак йоклый алмады. Илгизә аны ярата бугай. Ул аның яратуын телиме соң? Әллә инде. Нигә авылда калудан курка соң әле ул? Фатир да, тулай торак та эзлисе юк. Эшнең нәрсәсе бар? Балчыклырак инде. Авырлыгы бар барын, куллар сызлап тора. Кызлар эшләгәнне, Альфред эшләмәсме? Алар бит әле, шуның өстенә иртәнге дүрттән торып, сыер да савалар. Альфред тырышып эшләячәк, үзенең кем икәнен күрсәтәчәк. Сөт артыр, ферма алга китәр, аларны мактап газеталарга язарлар. Көз көне төзү бригадасына күчерербез, диде председатель, ике катлы матур-матур коттеджлар салырлар, берсен үзенә бирерләр. Өйләнеп җибәрер. Кемгә өйләнер? Юк, һәрхәлдә, Ирдәүкәгә түгел. Артык иләс-миләс. Ләйсән әрсез, Рушания «өч»легә генә укыды. Юк, ул кызның иң асылын район үзәгеннән яисә шәһәрдән алып кайтачак. Аларның гаиләсенә сокланмаган кеше калмас. Бу вакытта Альфред, читтән торып, институт тәмамлар, аны колхозга йә баш инженер, йә баш агроном итеп куярлар. Үзенең махсус җиңел машинасы. Теләгән җиреңә оч кына. Әгәр арендаторлыкны сынап карасаң? Хәзер бит җир алып акча көрәүчеләр бар. Ә даны? Телевизордан чыгышлар ясыйсы була инде. Тукта, ә нигә җирне хәзер үк алмаска? Классташ егетләр күп бит. Кайсы комбайнчы ярдәмчесе, кайсы тракторда, кайсы фермада эшли. Шуларны тупларга да. Алар белән иртәгә сөйләшергә кирәк, дигән ныклы карарга килгәннән соң гына йоклап китә алды Альфред.
Икенче көнне ул йомшак кына куллар битенә кагылудан күзләрен ачты. Кем дисә – Илгизә!
– Тор, йокы чүлмәге, без инде сыер савып кайттык!
– Сәгать ничә? – диде Альфред карлыккан тавыш белән.
– Тугыз тула. Без сине трактор белән көтеп торабыз, – диде дә Илгизә йөгереп чыгып китте.
Эшкә киткәндә, әнисе уяткан иде шул. Кабат йоклап кителгән икән. Альфред сикереп торды. Фу, шайтан алгыры, ни соң бу? Гәүдәне җыеп алышлы түгел. Куллар бөтенләй тагып куелган төсле. Салкын бәргән, күрәсең. Ә нишләп караңгы? Күкне болыт каплаган икән. Ул юынгычтан ике уч су алып битенә сипте, авызын чайкап төкерде, бер-ике кабым ипи белән өстәлдәге сөтне эчте дә, аягына туфлиен, иңбашына курткасын эләктереп, урамга йөгерде. Трактор дигәне Һашим абыйның әллә кайчан гамәлдән чыгарылган, тәрәзәләре инде коелган, кабинасы кыйшайган «Беларусь» икән. Аның колхозга кайчан кайтканын да, төсен дә хәтерләүче юк, чөнки ул хәзер бер төстә дә түгел, андый төс табигатьтә, гомумән, юк иде. Кызлар өелешеп трактор арбасына басканнар. Альфред алар янына менде. Арбаның арты бөтенләй юк, ә ян-яклары бүре ашаганнан калган җәнлек кабыргалары төсле чәйнәлеп, өзгәләнеп, сынып беткәннәр, уртадан тарттырылган юан тимерчыбык ике якка ачылып китәргә ирек бирми. Арбаның төбе пычрак булганлыктан, утырырлык түгел иде, алар аягүрә бер-берсенә тотынган хәлдә бардылар.
Басуга килеп җитүгә, пыскаклап яңгыр яварга тотынды, тора-бара ул шыбырдатып ук коя башлады. Чөгендерләрне бер-берсенә китереп бәрүгә, сулы балчык чәчелеп битләргә кадәр сылана. Ун-унбиш минут эшләүгә, алар муеннан балчыкка баттылар. Туфлиләр, балчык ябышып, фил аягы кадәр булды. Аларны сөйрәп йөрү үзе бер газап иде.
– Бу яңгыр астында күпме эшләмәкче буласыз сез? – диде Альфред, шат күренергә тырышып.
Кызлар чытлыкланып көлеп җибәрделәр.
– Бүген икене генә түгел, өч юл алып кайтырга кирәк әле, – диде Илгизә.
– Яңгыр бит…
– Яңгырда сөт кими дә инде ул. Ә кимемәсен өчен чөгендер кирәк.
Альфред яңадан аларга күтәрелеп тә карамады, тешен кысып түзде, эшләде. Ә кызлар әллә юри аны үртәп җырлыйлар да җырлыйлар, шырык-шырык көләләр. Авызларына чөгендер төшкере! Аларга төшми шул. Ә менә үзе аткан чөгендере, өч мәртәбә кире тәгәрәп, аның башын тишә язды. Соңгысы самавыр кадәр бар иде, күзеннән утлар күренде, ә түбә чәркәсе күбеп чыкты. Тагын бер-ике чөгендер башыңа туры килсә, ун ел укып алган белемнәреннән берни дә калмаячагын аңлады ул.
Төяп бетергәч, шул яңгырда йөк өстенә утырып кайттылар. Бушатуы төяүгә караганда мең мәртәбә кыенрак булып чыкты. Юеш, балчыклы чөгендерләрне эләктереп булмый, эләксә, кулдан шуа. Йөк өстендә кайтканда дер-дер килә башлаган Альфред, чөгендер бушатканда, тиргә батты. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, дыңгылдыкта аягы таеп, ул трактор артыннан чирү кебек ябырылып килүче сыерлар арасына да егылып төште. Маллар аңа тиюен тимәде, әмма кызлар тәгәри-тәгәри көлделәр. Кичен аның табаны купкан туфлиен, җиргә салып тәгәрәткән кебек пычранган киемнәрен, кабарып, суелып беткән уч төпләрен күргәч, Кәүкәбелҗәннәт кычкырып еларга тотынды. Ә Газдал өчен бәйрәм иде. Ул гыжлап көлеп җибәрүдән башта тыелып-тыелып торды да, түзә алмагач, сарайга чыгып туйганчы көлде. Авыл тормышының әнә шулай әче булуын, тәмле ризык ашаганчы, затлы киемнәр кигәнче бик күп тырышырга, интегергә кирәк икәнлеген белергә тиеш иде ул малай актыгы!
Башка чакта сәгать буе өстәл янында утыра торган Альфред каптыр-коптыр ашады да верандага чыгып ауды. Әнисе, салкын тимәсен өчен, аның өстенә ике кат одеял, өч кат юрган япты, ә үзе эченнән: «Мәңге эшләтәсем юк, шушы арада районга абыйның малае янына барам, прокурор башы белән бер юньле эш табып бирмәсә, йөзенә төкерермен», – дип уйлады.
Альфред шул ятудан иртәнгә кадәр йоклады. Аны тагын Илгизә кереп уятты. Бүген әнисе кирза итек, җылы күлмәк-ыштаннар, кожан әзерләп куйган иде. Салкын яңгыр кичә үзәгенә үткәнлектән, аларны ул сөенә-сөенә киде. Ләкин томанланып торган көн кинәт кенә ачылып китте, ялтырап кояш чыкты, дөньяны бөркүлек биләп алды. Альфред кожанын салып трактор кабинасына куйса да, теге җылы киемнәргә түзәр чама юк иде. Аның маңгаеннан аккан борчак-борчак тир күзен әчеттерде, бөтен җире шыбыр су булды, муеннары, култык аслары ярып тоз сипкәндәй әчетте, пышлыкты, чиләнеп чыкты. Кирза итекләрнең эченә чөгендер яфракларыннан чәчрәгән су, балчык тулды. Шушындый киемнәр куйганы өчен, ул, үз гомеренә ахмаклыгы, диваналыгы бетмәде, дип, әнисен сүкте. Аның үлеп тамагы кипте, су эчәсе килү шулкадәр көчле иде ки, Альфредның хәтта вакыт-вакыт күз аллары караңгыланып алды. Әллә нинди тәмсез, ачкылт һәм тозлы лайладан башка авызында берни калмады, теле кибеп аңкавына ябышты, ә трактор арбасы аның шундый хәлдә икәнен сизмәгән кебек тулырга һич тә ашыкмады.
Бу көнне дә ул кичен Мәдәният йортына чыга алмады, ничек кайтып ауган булса, шул килеш йоклап китте. Илгизә: «Концерт килгән, кызлар шуңа чакырдылар», – дип кергән иде, Кәүкәбелҗәннәт аңа юри: «Ул район үзәгенә китте», – диде.
Аны тагын Илгизә кереп уятты. Көн бүген бик матур иде. Кичәге аяныч хәлгә төшмәс өчен, Альфред кыска җиңле күлмәк, чүпрәк сандалилар гына киде. Беренче йөкне әйбәт кенә төяп кайтардылар. Ләкин икенчесенә баруга, бүрек кадәр болыт килеп чыкты да, дөбер-шатыр давыллап, бозлы яңгыр яуды. Кызлар һәркайсы ябынырга полиэтилен алган булганнар, ул исә, йөгереп, трактор арбасы астына керде. Кергәндә бәреп маңгаен җимерде. Яңгыр барыбер арба астына да үтте, ул шәбәргән тавыкка әйләнде. Өченче йөкне алып кайтып бушатканда, Альфред классташ кызларыннан да, чөгендердән дә, яңгырдан һәм балчыктан да туйган иде. Ул бер сандалиен югалтып кайтып керде. Дөресрәге, икенчесен дә болгап калдырды, чөнки ул чөгендер тыгып куярлык булып авызын ачкан иде.
Юк, болай яшәп булмый. Шушындый шартларда арендага җир сорау мөмкинме соң?! Ни өчен чөгендер алуны, төяүне механикалаштыру турында беркем дә кайгыртмый?! Моның бит бер арбасын төягән өчен дә орден бирерлек. Председатель, сыра мичкәсеннән юан корсагы белән иелеп, самавырдай чөгендерне үзе йолкып, үзе арбага ыргытып карасын иде әнә. Йә булмаса Казаннанмы, Мәскәүдәнме килгән зуррак берәр түрә. Күпме түзәрләр иде икән? Институтка имтихан бирергә барсаң, син төягән чөгендерне ашаган сыерның сөтен эчкән профессор сиңа ук «ике»ле куеп утыртачак. Шушы да булдымы гаделлек?! Юк, моны болай калдырырга ярамый. Альфред өс-башын алыштыргач, ашагач, председательгә китте. Аның күкрәгендә, ургылып, ачы нәфрәт уты кайнады. Ник син, абзый, гәүдә селкетеп йөрисең, диячәк ул аңа. Ник безне шушылай газаплыйсың, диячәк. Фән-техника революциясе заманында кешеләрне коллар кебек эшләтү – җинаять ул, диячәк. Әгәр эшләргә теләмәсәң, урыныңны бушат, башкалар эшләр, диячәк. Ишетмәгәнен ишеттерәчәк әле ул аңа, кешеләр алдында әйтәчәк.
Менә ул идарәгә килеп җитте, икенче катка күтәрелде, председатель ишегенең тоткасына үрелгәндә туктап калды. Йә, ярар, әйттең, ди. Шуннан ни булачак? Председатель, гафу үтенеп, аңа рәхмәт укыячакмы, чөгендер басуына чыгып йөгерәчәкме, комбайн алып барачакмы? Тагын да авыррак эшкә куяр – шул булыр. Ул акрын гына идарәдән чыкты да кайтып китте. Болай итеп берни дә кыра алмыйсың. Колхозда берни дә үзгәрмәячәк. Димәк, беркөн корган уй-планнар да һавада асылынып калачак. Чөнки аларны тормышка ашыру өчен шартлар юк. Бу шартларны булдыру өчен, Казанга китеп белем алырга, аннары кайтып хуҗалыкны күтәрергә кирәк. Исән-имин чакта бу эшне сузарга ярамый иде. Альфред иртәгә үк Казанга китәргә булды. Әнисенә:
– Теге исемлектәге фамилияне үземнекенә күчертер вакыт җитте, мин институтка киттем, – диде.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?