Текст книги "Дәверләр аһәңе"
Автор книги: Фоат Садриев
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 12 (всего у книги 36 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
Беренче самолётка эләгү өчен, ул кичтән үк район үзәгенә ычкынды.
Иртән алар турына арбасына кызлар баскан теге «Беларусь» килеп туктады. Ишектә йозак күреп, кызлар аптыраштылар. Илгизә, балалар бакчасына кереп, Кәүкәбелҗәннәттән:
– Альфред кайда? – дип сорады.
– Институтыннан чакыру килде, шунда китеп барды, – диде Кәүкәбелҗәннәт.
Илгизә җилкәсен сикертеп куйды. Бу хәбәрне ишеткәч, Ләйсән белән Рушания берьюлы көлеп җибәрделәр:
– Әйттекме без сиңа, Альфредны колхозда эшләтә алмыйсың, дип. Оттырдың, оттырдың, апай, синнән икешәр шоколад тиеш! – дип, аны үчекләделәр.
Альфредның китү хәбәре дә тиз таралды. «Укырга да кермәгән килеш пропискага алырлармы икән соң?» – диючеләргә Кәүкәбелҗәннәт бик оста җавап бирде:
– Кермиме соң, кергән, үзебезнең җибәрәсе килмирәк тора әле, – диде. – Газиз балаңнан аерылу кемгә рәхәт? Әтисе дә, сагынырбыз, ди. Әллә берәр елын, авыр булса да, читтән торып кына укытасы микән, дип тә уйлыйбыз. Үзенең дә китәсе килми бугай. Шуңа күрә ректор белән киңәш-табыш итеп карарга китте. Э-э. Читтән торып укырга рөхсәт бирсәләр – кайтыр, бирмәсәләр, нишләрсең, торып укыр инде.
Яңа такмаклар чыгарудан тыш, Илгизә башка берни дә кыра алмады.
8
Руфинә фатиры каршындагы тукталышта төшкәч тә, Альфред бераз басып торды. Аның янына керүдән нидер тыя иде аны. Ни? Курку булса кирәк. Руфинә куып чыгарса? Кая барыр ул? Шулчак аның күзе ак күлмәк, ак чалбар кигән бер кызга төште. Кызның сары чәчләре матур булып җилкәләренә җиткән. Йөзе нинди икән? Йөзе күренми, чөнки ул Альфред басып торган җирдән инде узып киткән, беркая борылмыйча, ашыга-ашыга каядыр атлый иде. Ләкин мондый фигураны, мондый билләрне, тар чалбар аша сизелеп торган мондый матур аякларны аның беркайчан да күргәне юк иде. Бу инде тау кадәр Руфинә дә түгел, черки кебек Илгизә дә түгел, бу нәкъ аның хыялында йөргән кыз иде. Альфред, үз-үзен тыя алмыйча, аның артыннан ашыкты. Танышырга, ничек кенә булса да танышырга! Әгәр шуны эшләмәсә, ул үзен мәңге гафу итмәячәк. Таш яуса да, ул аңардан калмаячак! Альфредка ниндидер бер эчке тавыш аның яхшы кыз икәнлеге, аны кире какмаячагы хакында аваз салды. Ул адымнарын кызулатты, кыз да аны көтеп тормады. Ярты сәгатьләп баргач, кыз трамвай тукталышына килеп басты. Альфредның йөрәге күкрәген җимерердәй булып дөп-дөп типте. Ул, бөтенләй икенче якка караган булып, кызның янәшәсенә басты да, йөзен күрергә теләп, акрын гына башын аңа таба борды. Йа Аллам! Ник син шушы кадәр дә мәрхәмәтсез соң?! Аның кыз дип әллә никадәр җирләр узып килгәне сап-сары мыеклы бер егет иде! Тфү! Альфред борылып китеп барды, әмма кайсы төштә икәнен абайлый алмады: ул адашкан иде. Нәфесеңне буйлатып йөргән өчен шул кирәк сиңа, дип үз-үзен тиргәде. Руфинә фатирына барып җиткәндә, тәмам хәлдән тайган иде. Менә ул таныш баскычлардан күтәрелде, кулъяулыгы белән тирләрен сөртте, «уф» дип бер тирән сулады да таныш төймәгә басты. Бернинди тавыш-тын ишетелмәде, «өйдә юктыр» дигән уй Альфредның болай да төшкән кәефен тагын да кырды. Әгәр уяна алмыйча гына ятса? Ул төймәгә берничә мәртәбә басты. Ике-өч минут вакыт узгач, Руфинәнең:
– Кем анда? – дигән тавышы ишетелде. Альфредның эченә җылы йөгерде.
– Мин бу, Альфред, – диде, шатланып. Ишек ачылып китте, Руфинә эләктерелеп тә бетмәгән кыска халаттан басып тора иде.
– Исәнме, Руфчик!
Альфред аны үпмәкче булды, әмма Руфинә зал ишегенә таба чигенде. Аның йөзендә әз генә дә шатлык билгеләре күренмәде.
– Йә, нәрсә?
– Безгә аңлашырга кирәк иде…
Руфинә мыскыллы елмайды, тик бер сүз дә дәшмәде. Аның бөтен кыяфәте, күз карашы Альфредның тизрәк чыгып китүен тели иде. Мондый мөнәсәбәтнең булачагын алдан ук исәпкә алган Альфред:
– Мин синнән башка яши алмыйм! – диде.
– Ә мин яши алам!
Кыз, шуның белән сүз бетте дигәнне аңлатып, кухняга атлады.
– Руфинә! – диде Альфред ялварулы тавыш белән. – Әйдә, өйләнешик!
Кыз кинәт аңа таба борылды да елмаеп җибәрде:
– Шулаймыни?
Альфред тагын нидер әйтергә авызын гына ачкан иде, зал ишегеннән кар кешесенекедәй бөдрә йон баскан ярым шәрә адәм килеп чыкты.
– Кадерлем, нинди кошчык ул анда? – диде ул, иңбашындагы йоннарын шатыр-шотыр кашып.
Альфред аның киез итек кадәр борынын да, уң як бит уртасындагы ялгыз тырпаеп торучы миңен дә таныды. Бу – теге чакта аны рестораннан куып чыгарган Зорик иде. Альфредның тыны кысылды, Руфинәнең яңагына чабып җибәрәсе килде, ләкин кулын күтәрерлек хәле калмаган иде.
– Хыянәтче! – дип кычкырды ул күз яшьләре белән. – Акчага сатылган кәнтәй!
Ул, ишекне дә япмыйча, коридорга ташланды, баскычның ике-өч басмасын берьюлы гына атлап, аска атылды. Хәзер бу дөньяда аңардан да бәхетсез, аңардан да ныграк мәсхәрәләнгән беркем дә юк иде. Бетте, барысы да бетте! Кабахәт дөнья! Кабахәт тормыш! Хыянәтче хатын-кызлар! Бу тормышта ни бар соң аның өчен?! Казанда аны аяк астына салып таптадылар. Авылда муеннан саз, яңгыр астында кол шикелле бил бөгү. Биредә хыянәт! Бөтенесе аңа каршы, бөтенесе аны алдый. Юк, мондый яшәү кирәкми аңа. Үләргә, үләргә! Үкерә-үкерә еласыннар. Илгизәләр еласын. Юк, аларга кадәр Руфинә еласын, үкенсен, чәчен йолкый-йолкый үкерсен. Аны зурлап күмәрләр, бөтен авыл җыелыр. Ул кызыл табут эчендә чәчәкләргә күмелеп матур булып ятар. Укытучылар, классташлары килер, чәчкә салырлар. Комсомол оешмасы секретаре буларак, Илгизә чыгыш ясар. Без аның белән сыерларга чөгендер ташыган идек, ул шундый тырыш, хезмәтен яратып башкара иде, дияр, аның аркасында сыерларның сөтләре күзгә күренеп арткан иде, дияр, без аның белән айга карап серләшеп тә йөргән идек, дияр. Мәктәп директоры да, колхоз председателе дә сөйләр, бөтен халык лышык-лышык елар, аның ак, чибәр йөзенә, күперенке иреннәренә карап, кызлар: «Их, бер генә үбәргә иде», – дип, күз яше түгәрләр, уфтанырлар. Үләргә, бер минут та тормаска! Әнә торба төягән бер машина ажгырып килә. Шуның астына ташланырга! Фу, бу бигрәк әшәке, кара сөрем бөркеп килә, әнә юньлерәге. Ул аны уздырып җибәрде дә юл читенә үк килеп басты. Машиналар тыз-быз үтәләр дә үтәләр иде. Альфред уңайлысын һич тапмады. Әнә бер матур гына, җыйнак кына машина килә. Алай бик кызу да килми. Шуның алдына ятарга кирәк. Ул чемоданын кая куярга белмәде. Тротуарда гына калдырмаганына үкенде. Ярар, үзе белән бергә машина астына керсен. Шулчак, арттан килеп, аны кемдер култыклап алды. Борылып караса – өлкән яшьтәге таза гына милиционер.
– Егет, бу турыдан юлны аркылы чыгарга ярамый, – диде ул. – Беренче юлга штраф салмыйм, матри, яңадан эләкмә!
Альфред китеп барды. Бу кадәр халык кайнап торган урында сиңа үләргә ирек бирәләрме соң! Юк, әлбәттә. Ул үзенең дөрес юл сайламаганын аңлады. Машина имгәтеп кенә калса? Аннары сызланып, операция ясатып больницада ятарсың.
Шулчак аның башына даһи бер уй килде. Университет биредән ерак түгел бит. Аның физика-математика факультеты егерме дүрт катлы бугай. Шуның иң өске катыннан ташланырга. Үлеме аны укырга алмаган профессорларга протест булып яңгырасын. Шундый язу да калдырыр ул. Альфред университетка йөгерде. Физика-математика факультеты бинасына башын чалкан җибәреп карап торды. Моннан сикерсәң дә үкенечле түгел. Җиңел генә котыласың. Ул әлеге бинага керде, як-ягына каранып, лифтны эзләде. Шулчак бер юан гына хатын, килеп:
– Сез кемне эзлисез? – диде.
– Мин… эзләмим…
– Сез студентмы соң?
– Юк, – диде Альфред.
– Монда чит кешеләр кертелми, чыгып китегез.
Чыгып китте Альфред. Университетыңны эчеңә бәйлә, түтекәем, әллә бүтән җир тапмас дип беләсеңме, дип уйлады ул. Гомумән, моннан сикерү дөрес булмаган икән. Аяк астына җәелгән шушы бетон плиталарга егерме фәләненче каттан төшкәч, синнән ни кала инде? Менә хәзер нишләргә икәнен белде ул. Ленин районына чыга торган күпердән суга сикерергә. Бауман урамына төште, «Татар ашлары» йортыннан узып, дүртенче троллейбус тукталышына барды һәм өзелеп ашыйсы килүен тойды. Тукта, ник ул ач килеш үләргә тиеш? Рәхәтләнеп соңгы мәртәбә ашап-эчәргә хакы бар лабаса аның! Альфред икенче ягын да уйлады: буш корсак белән сикерсәң, суның сине батырмый торуы да ихтимал, каз куыгы кебек өстә йөзәрсең. Ә корсагың тулы булса, кургаш кебек төпкә генә китәсең, бернинди ыкыр-шыкырсыз. Ул, ресторанга кереп, бик күптөрле аш-суга заказ бирде. Аракы сорарга әле иртә иде. Руфинә өйрәткәнчә, бер егерме бишлекне күрсәтеп:
– Коньяк булмасмы? – дип пышылдады. Официант хатын «ярар» дип баш какты. Акча кызганып торыр чак түгел, үлгәч барыбер кала. Официант коньякны чынаякка гына салып китерде. Янәшә өстәлдәгеләргә сиздермәс өчен, Альфред аны голтлатып эчеп куйды. Дөнья әз генә яктырып китте. Әллә кайчан шушында кергән булса соң! Юк, ул күп утырмый, аның вакыты санаулы, карары кабул ителгән, хәзер язмыштан узмыш юк. Кинәт ул үзенең тагын ялгыш юл сайлаганын аңлап алды. Ә ни өчен күпердән сикерергә? Сине кайчан эзләп табарлар? Күбенеп, ямьсезләнеп беткән булырсың. Хыянәтче Руфинә, теге йонлы кукысы белән вәрәкәмәч килеп, аның үлгәнен белми дә калыр. Юк, бөтенләй ялгыш юл иде бу. Иң яхшысы – эчеп үлү. Аның ишеге төбенә ятып үләргә. Үзенең нинди олы фаҗига эшләгәнен аңласын, гомер буе Альфредның үлеме вөҗданын газаплап торсын аның. Чиләнеп бетсен шуның белән, күп уйланып, кан-яшь түгүдән йөзенә сары коелсын, чиргә сабышсын.
Альфред, ике шешә коньяк алып, Руфинә фатирына юл тотты. Бер ташландык урынга кереп беразын эчкәннән соң, юлын дәвам итте. Таныш баскычтан авырлык белән күтәрелде дә аның ишегенә сөялеп утырды. Тукта, ә ни өчен ул шушында ишек төбендә үләргә тиеш? Аның, шулкадәр чөгендерләр төяп йөреп, кеше кебек урын өстендә ятып үләргә дә хакы юкмыни? Ул, ике кулына таянып, аякларын аерып шактый торганнан соң, гәүдәсен турайтты һәм йодрыгы белән теге төймәгә берничә мәртәбә басты. Әгәр Зорик булса? Булса чыгып китәр. Ни өчен Зорик аны куып чыгара ала, ә Альфред моны эшли алмый? Ничек кенә куып чыгара ала! Ул аның чыгып китүен таләп итәр, үтенер. Үләсе кешенең соңгы үтенече канәгатьләндерелергә тиеш. Менә ишек ачылып китте. Халатын иңбашына гына салган Руфинә басып тора иде.
– Әйдә, керәсеңме? – диде ул, елмаеп.
– Керәм, – диде Альфред һәм эчкә узды. – Ул мондамы?
– Китте, хатыны белән иде бит ул. Ә син сорашып та тормадың…
«Алдама!» – дип уйлады Альфред. Ярар, аның кайгысымыни хәзер. Ул, чайкала-чайкала барып, чемоданын ачты һәм коньякларны алып килеп өстәлгә утыртты. Өстәл тулы туралган колбаса, ит иде. Ләкин алар берсе дә Альфредны кызыксындырмады. Ул, үрелеп, ике бокал алды, икесенә дә тутырып, коньяк салды.
– Утыр! – диде Руфинәгә.
Руфинә, елмаеп, аның каршына килеп утырды.
– Мин бүген сиңа үч итеп үләм! – диде Альфред үз-үзен жәлләп һәм бокалын эчеп җибәрде.
– Нинди үлү, нинди үлү? – диде Руфинә, йомшак җылы куллары белән аның битеннән сөеп.
Аннары ул аның янына килеп кочаклап аягына бастырды.
– Әйдә, ятып ял ит, арыгансың.
– Мин ял итмим, мин үләм! – диде Альфред, кычкырып.
– Ярар, ярар, үләрсең.
Альфред мәсхәрәле елмаеп куйды. Руфинә аның сүзләренең ихлас күңелдән әйтелүенә һәм үләчәгенә һаман ышанмый иде.
– Син ник миңа ышанмыйсың?! – диде ул ачу белән. – Мин бит чынлап үләм. Аңлыйсыңмы: үләм!
– Ышанам бит, ышанам…
Руфинә, аны култыклап, йокы бүлмәсенә алып кереп чалкан салды.
– Ә син елаячаксың гомер буе. О-о-о!.. Ничек озак елаячаксың.
Альфред башының туктаусыз аска төшүен, аягының өскә күтәрелүен тойды. Ул инде әллә кайчан әйләнеп, мәтәлчек атып китәргә тиеш иде, әмма нишләптер бертуктаусыз авышты да авышты. Менә ул Руфинәнең ястыктай йомшак киң күкрәгенең тиюен сизде, аның елмаючы иреннәре өстән аңа якынайдылар. «Үбәргә тели», – дип уйлады Альфред һәм башын як-якка чайкады, үзе бертуктаусыз:
– Әле бит мин үлмәдем, үлгәч үбәрсең, үлгәч! – дип кычкырды.
Ләкин Руфинәнең кайнар иреннәре аның иреннәрен эләктереп алдылар. Ах, ничек рәхәт! Нинди тәмле аның иреннәре! Эчеп үлү рәхәт дип әйтәләр иде, чыннан да, шулай икән, дип уйлады Альфред. Әнә ул каядыр еракка очты, димәк, ул үлде. Берние дә юк икән үлемнең. Ул, башының нечкәреп, иреннәре белән бергә суырылып, Руфинәнең авызына керә баруын тойды. Баш артыннан ике җилкәсе дә тараеп һәм сузылып авыз эченә керде, ул Руфинәнең тигез, вак тешләре аркылы бүлмәдәге яктылыкны күрде. Ниһаять, акрын гына шуып, бөтен гәүдәсе, билләре, аяклары да кереп бетте, теге яктылык ерагайды да бөтенләй сүнде. Альфред шундый йомшак, җылы, ләззәтле, юеш караңгылыктан эчкәре кереп югалды…
Зөбәйдәнең күңел дәфтәреннән
УЛ көнне академия театрында яңа спектакль иде. Авылдан Казанга мең төрле мәшәкать белән килеп, иртәдән кичкә кадәр чабулап гаять талчыккан булсам да, театрга кердем. Бу театрга, артистларының уенына мин гомерем буе гашыйк, спектакльне бик дулкынланып карадым. Антракт вакытында бөтенләй кузгалмадым, арган аякларымны рәхәтләнеп суздым да әсәрнең финалын үземчә гөманларга тотындым.
– Хәерле кич, якташ…
Ягымлы гына итеп дәшкән бу тавышка борылып карасам, ап-ак ефәк шәл ябынган, караңгы шәмәхә төстәге күлмәк кигән бер ханым елмаеп тора. Аның җыйнак гәүдәсе дә, авыз читендәге сөйкемле миңе дә миңа таныш кебек иде.
– Исәнмесез, – дидем мин, зиһенемне җыя алмыйча. – Гафу итегез… хәтеремнән чыгып киткән димме…
Ул янымдагы буш урынга утырды.
– Сез мине белмисез, – диде ханым, мине кыен хәлдән коткарып. – Мин дә сезне әсәрләрегез буенча гына белә идем. Әле генә бер танышым күрсәтте дә, яныгызга килдем. Ачуланмыйсызмы?
– Нишләп ачуланыйм? Рәхим итегез…
– Мин дә сезнең яктан бит.
– Әйтәм җирле өемә кайткандай җылы булып китте, – дидем мин, елмаеп.
– Якташлар очрашкач, шулай булырга тиеш. – Аның шома ак йөзеннән сизелер-сизелмәс кенә ниндидер дулкын йөгереп үтте. – Киткәнемә күптән, туган якларда нәсел-нәсәбебез дә калмады диярлек. – Ул бераз гына тын торды да, үткен күзләрен миңа туп-туры төбәп: – Сез нигә бик аз язасыз? – дип сорады.
Бу сорауны мин үз-үземә ничә мең мәртәбә бирдем икән? Аңа җавабым, әлбәттә, әзер иде.
– Беләсезме нәрсә… – дидем мин, залда ут сүнгәнлектән пышылдауга күчеп. – Миңа тормыштан алынган бер чын вакыйга кирәк. Мин шунсыз яза алмыйм.
Кинәт ул минем утыргыч кырыена куелган кулыма йомшак кына кагылып алды.
– Дөрес! Дөрес эшлисез! – диде ул, хисле пышылдап. – Шулайдыр дип уйлаган идем…
Спектакльне карап бетергәнче, мин кырын күзем белән генә аны күзәттем. Әсәр бәхетсез мәхәббәт турында иде. Ханым, миңа сиздермәскә тырышып уфтангандай, авыр-авыр сулады, кулъяулыгы белән күз яшьләрен сөртте. Спектакль бетеп, зал артистларны алкышлаганда, ул кул чапмады, авыз эченнән, дөрес, һәммәсе дә дөрес, дип пышылдады, ә күзләре бәхетсез героиняны уйнаучы артисткага гына төбәлгән шикелле тоелды. Хәер, кем белә, минем ялгышу ихтималым да бар.
Без, халык ташкынына ияреп, урамга чыктык. Бу Яңа ел якынлашкан көннәр булып, Казан чыршылар, гирляндалар белән бизәлгән иде. Талгын гына, тын гына көрпәдәй вак кар ява, әле генә тамашадан иләсләнеп чыккан күңелләрдә әллә шатлык, әллә сагыш – төгәл генә әйтеп тә булмый. Без янәшә атлыйбыз, мин аны култыкламавымнан читенсенәм, ләкин моның өчен рөхсәт сорарга да кыймыйм.
– Минем иң яраткан бәйрәмем Яңа ел иде, – диде ул, карашын каядыр бик еракка төбәп. – Өметләрем шулкадәр күп булыр иде, хыялларым әллә кая югарыда очарлар иде. Ә хәзер… Яңа ел миңа әллә бар, әллә юк…
– Безнең белән бергә бәйрәмнәр дә картаядыр, – дидем мин, аның сагышын таратырга теләп.
Ләкин бу сүзләрне ул гүя ишетмәде, миңа таба кискен борылды да:
– Мин бит сезне күптән очратырга йөри идем, – диде. – Әйдәгез, миңа кайтыйк. Зинһар өчен, вәсвәсәләнмәгез. Миндә сезнең өчен гыйбрәтле материал табылыр дип уйлыйм. Әллә ничә мәртәбә хат та язарга җыенган идем инде.
– Турыдан-туры соравым өчен гафу итегез: ә ни өчен миңа? Казанда язучылар минем ише генә түгел.
– Сезнең язганнарыгыз ошый миңа. Аннары үзебезнең җирлектә яшәүче кеше мине яхшырак аңларга тиештер.
– Андый ышанычыгыз өчен рәхмәт. Ләкин мин бүген берничек тә сезгә бара алмыйм. Чөнки танышларыма тукталган идем. Алар мине борчылып көтәчәкләр. Иртәгә иртәнге якта бер-ике сәгать буш вакыт табып булыр иде дә. Әгәр сезнең…
– Бигрәк тә әйбәт! – диде ханым минем әйтеп бетерүемне дә көтмәстән. – Сигезгә килә аласызмы?
– Килермен, – дидем мин. – Бәлкем, сезне озатып куяргадыр?
– Юк, юк, рәхмәт, ун минуттан мин өемдә булам.
Ул адресын әйтте, һәм без саубуллашып икебез ике якка атладык.
Икенче көнне мин нәкъ билгеләнгән вакытка бардым. Ханым мине ютәлли-ютәлли каршы алды, аның күз төпләре күгәргән, йөзеннән нур качкан иде.
– Төнлә башым авыртуга уянып киттем, температурам утыз сигез ярым, – диде ул карлыккан тавыш белән. – Өч көн хәлсезләнеп йөргән идем, грипп килә ахрысы.
– Алайса, кайчан да булса башка вакытта инде, – дидем мин, чыгып китәргә әзерләнеп.
– Күпме көткән идем бу очрашуны… үч иткәндәй… – Ханым кулъяулыгы белән битләрен сөртте. – Беразга гына булса да узыгыз инде.
Мин карышмадым. Ике бүлмәле фатир зәвык белән җиһазланган, чисталык-пөхтәлек күзгә бәрелеп тора иде. Керү белән уң кулда туалет, ванна ишекләре, арырак каршыда кухня, аның ишегеннән суыткыч күренә. Сул якта зал. Анда телевизор, сервант, китап киштәләре, бер диван һәм дүрт-биш урындыктан бүтән әйбер юк. Идәнгә җәелгән келәмнең инде шактый еллар элек алынганлыгы сизелә. Залның сул ягында икенче бүлмәгә керә торган ишек. Тәрәзә төпләрендә гөлләр чәчәк атып утыра. Почмакка кечкенә генә чыршы бизәп куелган.
– Элек ул иң түрдә була торган иде, хәзер әнә почмакка күчте, – диде ханым, минем алда аклангандай. – Мин бит әле сезне үзем белән таныштырмадым да. Минем исемем – Зөбәйдә.
– Үзегез генә яшисезмени?
Телемнән ничек ычкынганын да сизми калган бу урынсыз соравым өчен мин бик тә уңайсызландым, тик соң иде инде. Ярый әле, Зөбәйдә аны авыр кабул итмәде, гади һәм тыныч кына җавап бирде:
– Үзем генә. Без эш өчен бөтенесен дә корбан иттек.
Ул әлеге ишектән мине йокы бүлмәсенә алып керде һәм, трельяж астындагы тумбочканы ачып, бер кочак калын дәфтәрләр, бау белән бәйләнгән калын папкалар тартып чыгарды.
– Менә монда минем тормышым. – Зөбәйдә аларны үзе генә белгән тәртиптә әле уңга, әле сулга аера башлады. – Мин гомерем буе көндәлек яздым. Арада бик гыйбрәтлеләре бар. Мин аларны, билгеле бер тәртипкә китермичә, сезгә бирә алмыйм, чөнки берни дә аңлый алмаячаксыз.
Турысын әйтим, балачактан ук кешеләрнең хатларын, көндәлекләрен укудан да (урлап түгел, билгеле) кызыграк шөгыль юк иде минем өчен. Бу мавыгу миндә бер ерак кыз туганыбыз кияүгә киткәндә, көндәлекләрен, язган шигырьләрен, җыр дәфтәрләрен биреп калдырганнан соң туды. Мин үзебезгә килгән, очраклы рәвештә табылган хатларны да һичбер вакыт ташламадым, җыя бардым һәм аларны бүгенге көндә дә кызыклы китап укыгандай мавыгып укыйм. Моның сәбәбен әйтә алмыйм. Күрәсең, бернинди уйлап чыгарган нәрсә булмаудадыр. Аларны язганда, кеше ни уйлаганын, ни кичергәнен шундук кәгазьгә төшереп бара, ул аны кабат төзәтми, билгеле тәртипкә, логикага китерми. Болында үсүче чәчәкләрне бер урынга җыйнап, агын ак турына, кызылын кызылга, зәңгәрен зәңгәргә, сарысын сарыга төркемләп тезсәң, алар безне әсир итүче табигый матурлыкларын бик күпкә җуярлар иде. Шуның киресе буларак, хатлар, көндәлекләр ничек кенә буталчык, эзлексез, имгәтелгән җөмләләр белән язылмасыннар, аларда кешенең кайнар йөрәк тибеше ярылып ята, әйтерсең лә ак кәгазь битләрендә уй-хисләр кабынып-кабынып баралар һәм синең күңелеңне шуларның табигый кайнарлыгы укыган саен җылыта һәм яктырта… Кыскасы, бу кадәр байлыкка мин тыныч кына карый алмадым, шул ук вакытта курыктым да. Алырсың – яза алмассың, гомерең буе бурычлы булып йөрерсең. Андый бурычларым болай да хәттин ашкан минем. Бервакыт миңа бер танышым әтиебезнең көндәлекләре дип бер пот дәфтәр бирде. Аларның хуҗасы гомере буе ел килешенең ничек булуын, илдәге, үзебезнең төбәктәге вакыйгаларны, авылда кемнең кайчан үлүен, кемнең кайчан тууын, кайчан бәрәңге утыртылуын, кайчан боз катуын, кар явуын һәм башка шундый нәрсәләрне теркәп барган. Мин аларны икенче көнне үк үзләренә илтеп бирдем. Зөбәйдә ханымның бу дәфтәрләрендә, папкаларында да әлегә ни барлыгын белеп булмый, һәм мин чын күңелемнән «боларны алып китегез» димәсә генә ярар иде дип теләдем. Җитмәсә, мин зур гына әсәргә тотынып маташам, башта боламык, уйлар буталчык, илһам качты. Мондый чакта бүленү кирәкми, бүлендең, башлаган әйберең шул килеш калды дигән сүз.
Зөбәйдә кинәт көлеп җибәрде һәм көрән тышлы бер калын дәфтәрне миңа сузды.
– Менә бусын алыгыз. Монда бик кызыклы, гыйбрәтле нәрсә бар, – диде ул һәм шундук көлүеннән туктап та калды.
Мин, баш бармагымны дәфтәрнең ачыла торган ягына куеп, аның битләрен җилфер-җилфер ачкаларга керештем, берничә урынына ашыгыч кына күз салып алдым. Биредә табигать килеше генә теркәлеп барылмаган, мин моны беренче күз ташлауга ук чамаладым. Тик шунысы начар, Зөбәйдәнең язуы коточкыч иде: аны һич танымалы түгел, шуның өстенә сузык аваз хәрефләре бөтенләй куелмаганнар, сүзләр яртылаш кыскартылган.
– Мин хәзергә берни дә әйтә алмыйм, – дидем мин, дәфтәрне портфелемә салып.
– Кирәкми, әйтмәгез. Юк нәрсә өчен борчылмагыз дигәндәй, ул кулын селтәп куйды. – Файдаланырлык булмаса, ертып атарсыз. Миңа болар хәзер нигә кирәк?
Аннары ул чәйгә кыстарга тотынды, мин баш тарттым, авыру кешене тагын да мәшәкатьлисем килмәде.
– Хушыгыз, тизрәк сихәтләнегез, – дидем дә чыгып киттем.
Ах, мин шулчакта, Казандагы барлык вак-төяк мәшәкатьләремне ташлап, Зөбәйдәнең ул дәфтәрен укыган булсам! Әле кайткач та, мин аны киштәмнең иң ерак почмагына куйдым да шул килеш һич кулым җитмәде. Ниһаять, мин аны укып чыктым һәм шактый вакыт айный алмыйча тордым. Минем күз алдымда кеше гомеренең беркем күрмәгән, беркем белмәгән берничә гыйбрәтле көне ачылып китте, һәм ул дөреслеге, язучы уйдырмасы кермәве белән кадерле иде. Мине тагын бер нәрсә хәйран калдырды: укуы бик авыр булса да, бу көндәлек һәрьяклап эшләнгән әзер повесть иде. Димәк, Зөбәйдәдә (моңа кадәр, бәлкем, ул үзе уйлап та карамагандыр) ачылмаган язучылык сәләте бар иде. Әгәр аның күңел дәфтәрләренең берсендә генә дә повестька тиң әзер материал ята икән, бүтәннәрендә ниләр юктыр?! Мин аңа ашыгыч хат язып салдым, уңышлы әсәр язуы белән котладым, сезнең исем яисә псевдоним астында көндәлегегезне берәр журналга тәкъдим итәм, дидем, ә калган дәфтәрләр, папкалар белән танышу өчен кайчан чакырса, шулчакта Казанга барырга әзер икәнлегемне искәрттем. Аның җавабы озак көттермәде. Ләкин бу язмаларга ул үз исем-фамилиясен куюга да, псевдонимга да катгый рәвештә каршы икәнлеген белдергән иде. Исең-акылың китәрлек! Мин күпме кешеләрнең үз исемнәрен газета битендә генә булса да күрү өчен гомерләре буе әллә ниләр кыланып йөрүләрен беләм. Кабат аңлатып-шәрехләп хат язып, кабат шундый ук җавап алгач та, мин Зөбәйдә ханымның авторлыктан баш тартуын аңлап бетерә алмадым. Шулай итеп, аның көндәлекләрен үз исемем астында чыгарудан башка чара калмады. Әлбәттә, мин аңардан бу кереш сүзне язарга рөхсәт сорадым, монысына ул риза икәнлеген хәбәр итте. Яза торган әсәремне читкә куеп, көндәлек дәфтәрен мин яңадан күчердем, бүгенге әдәби таләпләрдән чыгып, кечкенә төзәтмәләр керттем дә укучы хөкеменә тәкъдим итәргә булдым. Повестьны укып чыккан һәркемдә: «Зөбәйдә язган көндәлек дәфтәрләренең, хатларның калганнары автор кулына килеп кергәнме, басылырлармы?» дигән сорауның туачагына шик юк. Кызганыч, әлегә мин бу сорауга канәгатьләндерерлек җавап бирә алмыйм. Турысын әйткәндә, мин үзем дә аптырашта. Казанга бер баруымда, ә аңа инде шактый вакыт үтте, Зөбәйдәгә махсус сугылдым. Ул мине якты йөз, тәмле тел белән каршы алды, узарга теләмәсәм дә, сөйрәп диярлек залга алып керде. Мине көтеп торгандай, ике-өч минут эчендә искитмәле өстәл әзерләде, сый-хөрмәт күрсәтте. Безнең әңгәмәбез хатлар аша ни турында сөйләшкән булсак, шул эздән барды һәм бөтенләй диярлек читкә чыкмады. Хәер, башкача булуы да мөмкин түгел, безнең бит уртак әйберебез нибары шул иде. Мин, җайлап-җайлап, сүзне трельяж астындагы тумбочкага бормакчы булдым. Ул минем теләгемне шундук аңлады һәм:
– Хәзергә алар белән шөгыльләнергә минем вакытым юк әле, – диде, бераз гына уйланып торгач, тыныч кына өстәп куйды: – Минем тормышымда зур гына үзгәрешләр булырга тора…
Мин чак кына «Нинди үзгәрешләр?» дип кычкырып җибәрмәдем. Ләкин Зөбәйдә авыз ачып шуннан артык бер сүз дә әйтмәде. Нинди үзгәреш? Шатлыклымы, борчулымы? Мин шул сорауларга аның ак, җыерчыксыз йөзеннән, күзләреннән җавап эзләдем. Әмма ул, күрәсең, хис-тойгылары белән шулкадәр оста идарә итә һәм аларны күңеленең иң ерак почмагына шулкадәр тирән итеп яшерә белә иде, мин ни шатлык, ни борчылу билгеләре күрмәдем, сорауларым, табышмак булып, һавада эленеп калдылар. Ихтыяр көче җитәрлек иде Зөбәйдәдә. Аның минем сораулы карашымны күреп тә бернинди җавап бирмәве шул хакта сөйләмимени? Бу кыен мизгелдән котылу өчен, ул тагын бер чынаяк чәй ясамакчы булды, мин инде бүтән сүз озайтмаска тиешлегемне аңлаган идем, рәхмәт әйтеп урынымнан тордым һәм хушлашып чыгып та киттем. Ике ай чамасы вакыт узганнан соң, мин аңа хат яздым. Бүгенге көнгә кадәр җавап алганым юк. Әйдә, ашыкмыйк әле, күңел дәфтәрләренең миндәгесе белән таныша торыйк. Хәере белән булсын, авторлыкны үземә алгач, андагы кимчелекләр өчен дә, кадерле укучым, миңа синең каршыңда җавап тотарга туры киләчәк. Шуңа күрә түземсезлек белән синең хөкемеңне көтәм.
I
Бу йокысызлык дигән нәрсә каян килеп чыкты соң әле? Моңа кадәр мин аның ни икәнен дә белмәдем ләбаса. Туктале, Зөбәйдә, ашыкма. Кыш айларында мин рәхәтләнеп йоклый идем. Яз көннәрем дә гөрләвекләр шикелле җырлап кына актылар. Аннарымы? Аннары туган көнем җитте. Утыз алты яшь тулган көнем… Нәкъ үзе! Туган көнемнән соң берникадәр вакыт узуга, мин бик иртә уяна торган булып киттем. Икеләрдә, өчләрдә уянам да әллә ниләр уйланып ятам. Моның сәбәпләре дә бар иде, әлбәттә. Шуннан башланды да бугай ул йокысызлык дигән нәрсә. Дөрес, әлегә дару капканым юк югын. Чирне антибиотиклар белән кусаң, бигрәк тә нерв авыруларын (ә йокысызлык шул инде ул), организм шуңа күнегә барып, син даруларны торган саен күбрәк ашарга мәҗбүр буласың, ә моның нинди нәтиҗәләргә китерүе һәркемгә мәгълүм. Кайчагында мин үлән төнәтмәләре кулланам, әле анысын да сирәк-мирәк, искә төшкәндә генә.
Бүген дә, якшәмбе булуга карамастан, күзем иртәнге дүрттә үк ачылды. Элек ял көннәрендә мин сәгать тугызларда гына уяна идем. Уянгач та, сикереп торырга ашыкмыйм, көнемне планлаштырып уйланып ятам, аннары урынымны акрын гына җыештырам, кабаланмыйча гына юынам, өстәл әзерлим һәм озак итеп, тәмләп ашыйм. Эш көннәрендә каптыр-коптыр капкалыйсың да чыгып йөгерәсең. Ә ял көнне ашыгасы юк, син үзеңә дә, вакытыңа да үзең хуҗа.
Бүген, иртә уянсам да, юри тормадым, сәгать сигезгә кадәр урынымда аунадым. Анда-монда чыгып китәсем, ашыгасым юк, әле һаман да яткан булыр идем дә, бөркүлеккә түзәр әмәл калмады. Минем фатир йортның иң соңгы – тугызынчы катында ук. Ә июль кояшының эше юк, ул һәр көн минутын минутка соңармыйча уяна да беренче булып минем фатирны кыздырырга керешә. Элегрәк затлы, заманча фатирга күчүне уйламадым шул. Мәңге обкомда эшләрмен кебек иде. Хәзер инде бу хакта хыялланырга да мөмкин түгел. Архив хезмәткәре генә мин. Беркемгә дә боерык та бирә, теләгәнемне ала да алмыйм. Хәзер бик аңладым да – соң. Ярар инде, язмыш шулай булгандыр, үткән эшкә салават.
Мин урынымнан тордым да, өстемә халатымны да киеп тормастан, тәрәзәне ачып җибәрдем. Кояш төшкә кадәр зал ягыннан кыздыра, әлегә бу якта күләгә, шуңа күрә тәрәзәдән кергән салкынча һава минем ялангач гәүдәмә килеп сарылды, төне буе бөркүлектән интеккән кешегә бу чиксез рәхәт иде. Тәнемә хәл кереп, кәефем күтәрелеп китте. Чиләккә су агызып алдым да идәнне юып, тузаннарны сөртеп чыктым. Аннары, көзге каршына басып, ап-ак иңбашларыма төшеп торучы чәчләремне тарарга керештем. Аллага шөкер, әле миңа һич кенә дә утыз алты яшь бирерлек түгел. Чәчләрем сумаладай кара, билем нечкә, янбашларым түгәрәк, кайчандыр берәү әйтмешли, иркәләр-сөяр өчен генә яратылганмын. Иренемнең уң ягындагы кечкенә миңемә күз төшүгә елмаеп куйдым. Беләсе иде, ул миң күпме ир-егетләрнең йөрәгендә икән? «Шушы миңеңнән бер үпсәм, үлсәм дә үкенмәс идем!» дип, артымнан ничәмә-ничә егет ялынып, йөрәкләрен тәкъдим итеп йөрмәде. Мин үз гомеремдә күпме егетне борып җибәрдем икән?! Йа Ходай, санарга язмасын, аларның каргышы төшә күрмәсен. Уйларга да куркыныч! Шактый гына кызлар үзләренә сүз каткан һәрбер егет белән танышуны хуп күрәләр. Имеш тә, сайлап алу мөмкинлеге зур булырга тиеш. Ә мин моңа кызыкмадым, минем өчен егетләрне борып җибәрү рәхәт иде. Хәзер моның сәбәбен аңладым: теләсә кайчан теләсә кайсы егетне карата алганымны белгәнгә күрә, шулай кыланганмын мин. Тагын шуны аңладым: кыз кеше мәңге унсигез-егерме яшьтә тормый икән.
Мин йөземә крем тигергәләп чыктым да аны тигезләп таратырга керештем. Ай-һай! Бар шул инде үзгәрешләр. Болай карап торганда маңгай да, битләр дә шома. Бераз елмай гына – күз, ирен читләренә вак җыерчыклар килә дә чыга. Мин аларны бетерергә теләгәндәй крем белән ышкыйм, тигезлим, әмма вакыт салган эзне кемнең юа алганы бар?! Әнә бит муенда да бер-ике җыерчык күренә. Хәзер, көзге каршына килгән саен, уем, игътибарым әнә шуларга юнәлә. Ә элек өс-башымда җыерылган урын, җеп-мамык, чәч-мазар юкмы дип җан ата идем. Чөнки ул чакларда мин үземнең чибәр икәнлегемә ышандым, аны тышкы киемнәремнең ямьсезләмәве турында гына кайгырттым. Хәзер инде яшьлекнең һаман ераклаша баруын күрсәтүче билгеләрне яшерү һәм шуңа бәйле рәвештә кием-салым сайлау беренче планга күчте. Бу минем өчен бөтенләй яңа проблема иде. Дөрес, күршем Фагыйлә сүзләренә ышансам, әле мин егерме биш яшьлек кызлар кебек. Ул: «Әгәр мин ир-ат булсам, сине кулга төшерү өчен берни алдында да туктап калмас идем», – ди. Арттыруын арттыра инде, арттырса да тыңлавы рәхәт. Ул миннән ике генә яшькә кече, ә өч бала үстерә, бәхетле кеше.
Чәчләремне җыйнап, шпилькалар белән кадап-кадап куйдым. Үземә карап-карап тордым да, тәнемнең артык ак икәнлегенә кәефем кырылды. Су коенырга яратсам да, бу җәйдә мин артык кызынмадым. Чөнки озон катлавы ертылган, радиация көчле, диләр. Җитмәсә, телевизордан Мәскәү академигы, «сейчас солнце нехорошее» дип, бөтен илгә белдерде. Нәрсә генә яхшы соң хәзер? Һава начар, су пычрак, җир өсте агу-химикатларга батырылган. Юк, мондый тән белән йөреп булмый, бераз кызынырга кирәк. Әллә бүген үк пляжга китәргәме?
Шулчак звонок шылтырады. Фагыйләдер, кер порошогына керермен дигән иде. Халатымны киеп, сәдәпләрен эләктерә-эләктерә, ишекне ачсам, оятымнан җир тишегенә кереп китәрдәй булдым: каршымда кулына кып-кызыл канәфер чәчәкләре тоткан ят бер ир басып тора иде. Ишекне шап итеп кире яптым да, кабалана-кабалана, халатымны эләктереп бетердем. Йа Раббым… Кирәк булдымы икән соң бу нәрсә? Хәер, бәлкем, мин ялгышамдыр? Звонок тагын шылтырады. Мин ишекне ачтым.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?