Текст книги "Дәверләр аһәңе"
Автор книги: Фоат Садриев
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 9 (всего у книги 36 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
– Син мине ачуланмыйсыңмы? – диде Әпсәләм, күзен гел йоммыйча астан өскә таба Газдалга текәп.
– Юк ла инде, нишләп ачуланыйм, – диде тегесе, кырыкмаса-кырык тапкыр бер үк сүзләрне кабатлап.
– Ә син ачуланасың төсле. – Әпсәләм аның саубуллашырга дип тоткан кулларын тагы да ныграк кысты һәм дустына күзләре белән генә түгел, шактый зур булып ачылган авызы белән дә төбәлде. Ничек кенә төбәлсә дә, ул «ачуланмыйм»нан башка җавап ала алмады, тагын чирек сәгать буе шул рәвешле тирән эчтәлекле, җитди сөйләшүдән соң гына дуслар көч-хәл белән бер-берсеннән аерылыштылар.
Газдал ишегалдындагы ак машинаны күргәч аптырап калды. Аларның мондый машина белән килердәй туганнары да, бүтән якын кешеләре дә юк. Ә шулай да кемдер килгән, димәк, аңа тагын «мәммәм» (аракыны ул шулай дип атый) эләгәчәк. Ул тәмләп төкереген йотып куйды, шулчак уң ягындагы очлы азау теше авызыннан тышка чыгып калды. Газдалның азау теше туганда ук булгандыр. Аның аскы ирендә шомарып, бирчәеп беткән үз эзе бар. Тешнең очы кырык градуслы салкында да, җәйге челләдә дә, йоклаганда да, мунчада юынганда да тышка чыгып йөри. Шул сәбәпле ул мал печкәнне дә, Мәскәү метросын да, поезд-пароходларны да, хәтта айныткычларны да – һәрбарчасын күрде. Күпне күрү ягыннан андый бәхетле теш, белмим, кемдә генә бар икән. Газдал яшь чакта бик ярпач булганлыктан, иптәшләре белән гел сугышып торды, сугышкан саен азау тешкә йодрык эләкте. Барлык биологик, физиологик кануннар буенча, ул әллә кайчан төшәргә тиеш иде. Әмма азау, барлык фәнни кануннарны кире кагып, үз кануны буенча яши бирде. Дөрес, еллар узу белән, ул балавыз сыман өлгергән кукуруз төсенә керде, өйләнешеп торуларының ничәнчедер елында Кәүкәбелҗәннәтнең бәрәңге тукмагы төшкәч селкенә башлады. Шуннан соң әлеге теш, хуҗасы бик нык гырылдап йоклаганлыктан, кайнаган аш өстендәге турта шикелле төннәр буе дерелдәп гомер кичерде. Әгәр ул кыңгыраулы булса, авыл өстендә тәүлек буе челтер-челтер итеп матур тавыш яңгырап торыр иде. Авыл халкының бәхетсезлегенә күрәдер, теш кыңгыраусыз иде. Аннары кешенең һәрбер әгъзасыннан файда көтү дөрес тә булмастыр. Атрай Ибрае Газдалның азау теше ат бәйләргә уңайлы, дип йөри йөрүен, тик аның сүзен авылда беркем дә җитдигә санамый. Туктагыз әле, без кечкенә әйбер белән артык мавыкмыйк, әнә бит Газдал өйалды ишегеннән чыгып килүче Руфинәне күреп алды. Атлылар атыннан төшеп, җәяүлеләр ятып карарлык нинди зат бу?! Аның болай да гектарлы авызы бер почмагыннан икенче почмагына кер бавы сузарлык булып җәелеп китте. Әүлиядыр бу! Ходай моңа һәммәсен дә җиткелекле итеп биргән иде. Аның Мәскәү колбасасы кебек тыгыз тәненең зәңгәр күлмәген ерта язып торуы Газдалга тагын бер рюмка салып биргәндәй тәэсир итте. Чөнки ул, өйләнешкәч, Кәүкәбелҗәннәт түгәрәкләнеп китәр, дип өметләнсә дә, өмете акланмады. Аннары хатыны беренче баладан соң тазарыр, дип яшерен ышаныч белән яшәде, әмма ул да тормышка ашмады. Шуңа күрә Руфинә аңарда әллә нинди кайнар кичерешләр уятты. Аның энҗедәй тезелеп торган тешләрен күргәч, Газдалның азау теше хәтәр селкенергә тотынды. Кызның әле генә мичтән алып, ак мендәр өстенә салган пар күмәчтәй күкрәкләренең яртылаш ачык булуы, борынына француз хушбуеның исе ярып керү Газдалның болай да әллә ни калмаган һушын бөтенләй алды, күптән йомшаган буыннары мультфильм сурәтендәге төсле кыеш-мыеш килде. Ул егылып та киткән булыр иде, әмма аны бер серле көч тотты. Юк, укучым, бер күрүдә гашыйк булу дип уйлый күрмә. Хикмәт шунда: Газдал үзен искиткеч мәдәниятле итеп күрсәтергә ярата. Моның өчен бер шарт – аның янында мәдәниятле кешеләрнең булуы гына кирәк. Бәндәдә омтылыш булырга тиеш. Шул серле көч әйдәмәсә, Руфинә каршына әнә шулай басып килә алыр идеме ул?
– Хә… хә-әерле ки-кич!
Газдал күрешергә дип кулларын сузды. Ләкин кыз аның кулларын күрмәде, чөнки кызыл чыраеннан күзен ала алмады һәм:
– Исәнмесез, – диде дә, каршысына авызын киереп баскан крокодилдан качкандай, машинасына таба атлады. Газдал карашын аңардан ала алмады. Шулчак күршеләреннән кайтып кергән Кәүкәбелҗәннәт аның кабыргасына дык итеп төртте:
– Тагын лыкынгансың, исерек хөнҗә! – Ул аның азау тешенең дерелдәвеннән эчендә ниләр кайнавын бик яхшы аңлады. – Күзеңне майландырып торганчы юын, өс-башыңны алыштыр!
Кәүкәбелҗәннәт аның кабыргасына тагын бер төртте дә, ашыга-ашыга, өйгә кереп китте. Әмма Газдал хәзер, кабырга арасына динамит куеп шартлатсаң да, берни сизәрлек түгел иде. Машинадан иелеп нидер алучы бу гали зат белән чагыштырганда хатынының әйткән сүзләре дә, тирә-юньдәге барлык нәрсә дә төссез, әһәмиятсез, узгынчы әйберләр, менә бу күз алдындагысы гына чын, мәгънәле, мәңгелек һәм аның өчен җаныңны бирсәң дә жәл түгел иде. Каяндыр Альфред килеп чыкты, исәнләште, Руфинә исемле бу кыз турында, аның машинасы белән кайтулары хакында сөйләде, тагын ниләрдер әйтте, аннары кызга дәште:
– Руфинә, таныш бул, бу – минем әтием.
Кыз тураеп Газдалга борылды, ә ул эшләпәсен салды да башын иде. Аның коймакны шома ягы белән өскә каратып каплаган төсле түгәрәк пеләшен кичке шәфәкъ кып-кызыл итеп күрсәтте. Әллә шуңа, әллә Газдалның күкрәгендә кайнаган хисләрне тоеп, Руфинә тыйнак кына елмайды. Шулчак Кәүкәбелҗәннәт килеп чыкты.
– Әйдәгез, балалар, ашарга керегез, – диде ул, ягымлы тавыш белән һәм ирен беләгеннән умырып өйгә сөйрәде.
Аның Руфинә каршында күзләрен алартып, башлар иеп торуы Кәүкәбелҗәннәтне чыгырыннан чыгарды. Өйдә чит кеше булмаса, тәрбия йөзеннән ул аның ләшперәйгән чалбар төбенә берне тибеп алырга да күп сорамас иде, әлбәттә. Хәзер исә пышылдап кына игәүләргә калды:
– Оятсыз, олтырак чырай, исерек дуңгыз! Карале күзләрен! Малаеңнан оялыр идең! Хәзер үк алыштыр өс-башыңны!
Бу сүзләр Газдалның колагыннан чәчрәп читкә генә очтылар, шулай да ул киемнәрен алыштырырга йокы бүлмәсенә кереп китте. Мәдәниятле теге әүлия янында ферма исе сеңгән күлмәк-ыштаннан утыру дөрес булмас иде.
Ул арада Кәүкәбелҗәннәт мисыр күгәрчене гөрләгәндәй ягымлы тавыш белән яшьләрне өстәл янына дәште. Руфинәнең бер ягына Альфред, икенче ягына Кәүкәбелҗәннәт утырды. Кырынып, өр-яңа күлмәк чалбарларын киеп чыккач, Газдал да танымаслык булып үзгәргән иде. Ул рюмкаларга аракы бүлде.
– Әйдәгез, балалар, сезнең уңышлы укуыгыз, бәхетле булуыгыз өчен, – диде Кәүкәбелҗәннәт.
Бәллүр рюмкалар чең-чең итте.
– Бәхетле булгач, укуы да шуның эченә керә инде аның, – диде Газдал, хатынының сүзен төзәтеп.
Мондый хәл елга бер-ике мәртәбә яисә бер-ике елга берәр тапкыр гына була, һәм ул Газдал өчен һич тә яхшылык белән бетми, яхшылык белән бетсә дә, Газдалның ниндидер җене уянып, тыелгысыз рәвештә шуңа этәрә, төнге күбәләк янган утка кергәндәй, ул, дәртләнгәннән-дәртләнеп, Кәүкәбелҗәннәтне үчекли иде.
– Укыган кешеләр дә бәхетсез була. – Кәүкәбелҗәннәт иренә юнәлтелгән кисәтүле карашына, Руфинә сизмәсен өчен, елмаю суты кушты. Аның сүзен яшьләр дә хупладылар.
– Кайтуың белән, Руфинә кызым… – диде дә Кәүкәбелҗәннәт көлеп җибәрде. – Ялгыш кызым дидем, кабат хаталансам ачуланмассыз бит?
Руфинә оялган кыяфәттә аска карады.
– Ачуланмам…
Берничә генә секундка уңайсыз тынлык урнашты.
– Помидорларын да авыз итегез әле, Руфинә, – диде Кәүкәбелҗәннәт, әлеге тынлыкны бозу өчен. – Әлфәрит белән әтисе үстергән помидорлар бу.
Ата белән улның карашлары мизгел эченә очрашты да бер-берсеннән читкә тайпылды. Түтәлләрне казышканда Алфред азмы-күпме ярдәм итсә дә, помидорларын да, башкасын да Кәүкәбелҗәннәт берүзе утырткан, тәрбияләгән, үстергән иде. Моңа ул бары тик эш сәгатьләрен дөрес файдалануы һәм аек фикерләве аркасында гына ирешә алды. Аның карамагындагы ясле-бакчада адәм балалары чәчәктәй үсеп килгәндә, үз бакчасын кысыр, чәчәксез калдырырга хакы юк иде Кәүкәбелҗәннәтнең. Ләкин ул, тыйнаклык саклап һәм тәрбия максатларын күздә тотып, бу хакта әйтмәде, бакчадагы барлык җиләк-җимешләрнең, яшелчәләрнең уңуын, тәмлелеген ире белән малаена аударды. Помидорын кабамы, кыярын авыз итәме, Руфинә кызыл иреннәрен матур итеп бөреп соклануын белдерде:
– Шундый тәмле!
– Ә ник икәнен әйтимме? – диде Газдал, азау тешен кулындагы чәнечкесе белән бер тактта селкетеп.
– Химия кермәгәнгә, – диде Кәүкәбелҗәннәт, иренең авызын яптырып, азау тешен яшертү нияте белән.
– Юк! – диде Газдал, тантаналы төстә Руфинәгә туп-туры карап. – Минем кул тәмле, шуңа ул.
– Анысы хак, кулы үтә дә тәмле картның.
Бу сүзләрне ул хәзер генә түгел, җай килгән саен кабатларга ярата иде.
– Ә сез беләсезме, яхшы күңелле кешенең генә кулы тәмле була. – Газдал күзен Руфинәгә төбәгән хәлдә аңа гына мөрәҗәгать итте, әйтерсең хатыны белән малае юк иде. Мәдәниятле кеше хөрмәтенә, гадәттәгечә, әз генә шыттырып та куйды: – Бу фән тарафыннан расланган. Тучны әйтәм мин сезгә.
– Хатыны яхшы ирнең генә кулы тәмле була. – Кәүкәбелҗәннәт тә, елмаеп, кызга карады.
Руфинә – гүя залда утыручы могтәбәр тамашачы, ә алар икесе сәхнәдә аның өчен тырышучы артистлар иде.
– Хатын ир кулының тәмен белгәннән соң гына яхшыра ул…
Газдалның чик-чамасын онытып баруына эченнән кайнап утырган Кәүкәбелҗәннәт, бик матур елмаеп:
– Әйдәле, карткаем, аш кертик, – дип, аны алгы якка алып чыгып китте дә, ишекне ябып, касыгына дыкылдатып төртте һәм пышылдап:
– Минем кул тәмлеме?! – диде.
Ире сынсыз катып торган арада, ягымлы елмая-елмая ашларны ташырга кереште. Ә кулның тәмле булу-булмау мәсьәләсе шактый четерекле, аларның өйләнешүләренең өченче төненнән үк килә иде. Шул төнне чалкан йоклап яткан Газдал күкрәк өстенә куелган уң кулын әллә бастырылып кинәт җәеп җибәрде. Кул, акчарлак канатыдай матур хәрәкәт белән, Кәүкәбелҗәннәтнең нәкъ күзенә килеп төште. Ул авыртудан чәчрәп торып утырды, ире сукканны аңлагач, ачуына буылып, идәннән иренең кырык бишенче размерлы туфлиен эләктерде һәм үкчәле ягы белән тегесенең гырылдык авызы читендә дерелдәп торган азау тешенә тондырды. Теш – дерелдәүдән, авыз гырылдаудан шундук туктады, Газдал корт чаккандай аягына басты, хатынының бугазыннан эләктерде:
– Ник миңа суктың?!
– Юк, син миңа суктың!
– Мин йоклап ята идем.
– Юк, мин йоклап ята идем. Син башлап суктың!
– Мин сукмадым, син суктың.
– Юк, башлап син суктың.
– Син ул башлап сугучы!
Кәүкәбелҗәннәт ягыннан чыбык очы – тал башы Убырлы Мөштәфширә шушы хәлне ишеткәч әйткән:
– Кушылуларының беренче атнасында ук болай булгач, гомерләре ызгыш-талаш белән үтәчәк, – дигән.
Убырлының юравы әллә рас килде, әллә рас килмәде, моны кистереп кенә әйтүе кыен иде. Әлеге каһәрле көндә кемнең башлап сугуы хакындагы бәхәс, әледән-әле атучы вулкан шикелле, алар арасында гомер буе туктамады. Кулының тәмлелегенә килгәндә, чыннан да, Газдалны авылда сугымга чакыручылар шактый. Үзе айнык та булмый, ә шулай да ул чалган малның ите тәмле диләр.
Газдалның кулы мал суярга җиңел булса да, төшкән чакта шактый каты иде. Теге көннән соң Кәүкәбелҗәннәтнең күзе атна буе күгәреп йөрде. Карынындагы Альфредына дүртенче ай киткәч, алар тагын бик каты тузыныштылар. Моңа Газдалның дусты Әпсәләм белән исереп кайтуы сәбәп булды. Кәүкәбелҗәннәт башта аларның икесен дә сүкте, чагарга йөргән төклетура шикелле, күзләренә керде. Әпсәләм кесәсеннән бер ярты чыгарып өстәлгә куйгач, яртыны идәнгә алып бәрде, Әпсәләмне өйдән куып чыгарды. Шуннан ул ир кулының тәмен ныклап торып татыды һәм, аерылам, дип, әниләренә кайтып китте. Әмма әти-әнисе аны кочак җәеп каршы алмадылар, киресенчә, «син үзең әшәке» дип сүктеләр. Көннәр үтте, Газдал аны килеп алырга уйламады да, чөнки ул, бәйдән ычкынып уҗымга кергән мал кебек, рәхәтләнеп эчте. Кәүкәбелҗәннәт ничек чыгып китсә, шулай кайтып керде. Тик ул акыллыланган иде инде. Тормышта һәммә нәрсә кабатлана тора, Газдал аны тагын канга батырып кыйнады. Бусында ул туп-туры милициягә барды. Җинаять эше кузгаттылар. Ике ай буе Газдал милиция, прокурор юлын таптады. Кимендә өч ел каты режимда төрмә, диделәр. Аның иң курыккан нәрсәсе төрмә иде. Ул, көн саен кайнар күз яшьләрен агызып, хатынына ялынды, гафу итүен, эшне яптыруын үтенде.
– Яңадан кыйнау түгел, чиертсәң дә, төрмәдә черисеңне онытма! – диде Кәүкәбелҗәннәт.
Һәм моның шулай булачагы бәхәссез, чөнки Кәүкәбелҗәннәтнең туганнан туган энесе прокурор иде. Шуннан соң Газдал майлаган каешка әверелде. Аңа бер генә юл – хатынына тулысынча капитуляция ясау гына калды. Эчүен ул мәңге ташлый алмасын белә, армиядә көне-төне командиры белән бергә спирт эчеп, тәмам бозылып кайткан иде. Әгәр хатынына сукса, ул аны утыртачак. Бервакыт, Альфред тугач, ул эчеп кайтып өйдәге савыт-сабаны кырды. Унбиш тәүлек утырып кайтты, әмма Кәүкәбелҗәннәт аны өйгә кертмәде. Өй Газдалныкы булса да, хәзер аңа Кәүкәбелҗәннәт хуҗа иде. Исерек ирнең кемгә хаҗәте бар? Күпмедер вакыт урам эте кебек йөргәч, Газдал өтәләнеп, хәлсезләнеп, тагын Кәүкәбелҗәннәтнең аягына кайтып егылды. Шуннан соң акылга тәмам утырды. Дөрес, кайчакта элекке ирлек каны уйнап ала. Әйтик, ныграк салып велосипедына атлана алмаса яисә аның белән барганда егылса, Газдал велосипедын җиргә күтәреп бәрә, өстенә менеп таптый, бөтен ачуын чыгара. Тик моннан кемгә зыян? Үзенә генә. Икенче көнне велосипедны беркем дә төзәтеп бирми, үзенә кала. Атналар буе эчеп, алышыныр чиккә җиткәндә, ул өйдәге ястыкны алып чыгып чыбыркы белән яра. Чыбыркысын эш урынында яшереп саклый. Ни хикмәттер, Кәүкәбелҗәннәт аны моның өчен сүкми, ул ястыкка тотыну белән чыгып китә. Ике-өч елга иренең шулай үзен күрсәтеп алуын гафу итә, күрәсең. Гаиләдә бит аның сүзе алдан йөри. Газдал үтәүче генә. Шуңа күрә, ата кеше буларак, ул Альфредка да бернинди йогынты ясый алмады. Малай бәләкәйдән үк, нишләптер, аның сүзенә колак салмады, кушканын эшләмәде, әтисе бер сүз әйтсә, ул ун сүз белән каршы җавап бирде. Альфредка әнисе сүзе генә күпмедер тәэсир итте. Шуңа күрә Газдал аңа сул кулын селтәде, бөтен уен, бөтен дәртен эчүгә салды. Аның өчен куаныч та, юаныч та, өмет-ышаныч та шул, бу бик рәхәт, бернинди борчусыз, бары тик бер генә кайгы, бер генә мәшәкать белән сугарылган бер күзәнәкле башмакчык кебек гади тормыш иде. Моның кичәгесе дә, бүгенгесе дә, иртәгәсе дә аңлаешлы һәм билгеле иде. Бүген Руфинәне күргәч кенә, Газдал ничектер уянып китте, күңелендә әллә нинди аңлаешсыз тойгылар кымшанды. Бу күркәм затка ул ничек кенә булса да ошарга тырышты. Вакыт-вакыт кеше күп җирдә – йә җыелышта, йә мәҗлестә – шушыңа охшаш халәт кичерә, һәм ул чакта Газдал Кәүкәбелҗәннәткә төртмә сүз әйтә, гел кирегә сукалый, аның сүзен юкка чыгарырга тырыша. Сыерның Руфинәне сөзәргә килүен телгә алгач, Кәүкәбелҗәннәт:
– Ул сине, кызым, Әлфәриттән көнләгән, Әлфәрит бит аңа печән әзерли, өйдә дә карап-тәрбияләп кенә тора, – диде.
Газдал исә аның авызын томалады да куйды:
– Пүчтәк! Нинди матур чәчәк микән, дип ашарга килгән ул!
Бу сүз Руфинәнең дә, Альфредның да күңеленә хуш килде, алар рәхәтләнеп көлделәр. Газдал тагын да дәртләнебрәк китте. Табын ярлары уртасындагы сүз елгасы самолётларның егылуы, поездларның бәрелүе, газларның шартлавы, җирләрнең тетрәве, мафиянең азынуы кебек утрауларга кагылып узды, японнарның алга китүен, Американың байлыгын, бездә әйберләрнең кыйммәтләнүен һәм сыйфатсыз булуын, аптекаларда кирәкле даруларның юклыгын урап чыкты, җәйләрнең килешенә, игеннәрнең уңуына, авылда халыкның азаюына, яшьләрнең тәртипсезлегенә килеп бүәлде.
– Әлфәрит кебек, мәктәптә дә тырышып укысалар, өйдә дә баш күтәрмичә эшләсәләр, ул яшьләрнең сугышып йөрергә вакытлары калмас иде, – диде Кәүкәбелҗәннәт, бу мәсьәләгә үзенең катгый мөнәсәбәтен белдереп.
– Ата сүзен тыңламаучылардан һәммәсен дә көтәргә була, – диде Газдал һәм Альфредка туп-туры карады.
Кәүкәбелҗәннәт аңа каршы дөньяларның тынычлыгы Альфред кебек кыю, батыр егетләр кулында булуын әйткәч, инде ире бернинди каршы дәлил таба алмас дип уйлаган иде, әмма өмете акланмады.
– Юк, дөньяның тынычлыгы минем кулда! – диде ул, күкрәгенә бик итагатьле төстә кулын куеп.
Кәүкәбелҗәннәт бу юлы ачуын яшерә алмады:
– Ничек синең кулда?!
Аның тавышы нечкәреп чыкты, чыраен усал җыерчыклар каплады. Газдал уйчан кыяфәткә керде, күз карашы бер ноктага төбәлде.
– Өченче көн мин төш күрдем, – дип сөйләп китте ул. – Сыерлардан кан алабыз икән, дим. Шул Атрай Ибраеның сөзгәк сыеры касыкка мөгезен китереп тыкты.
– Ай! – дип куйды Руфинә куркудан.
– «Ашыгыч ярдәм» белән больницага алып киттеләр, биш сәгать буе операция ясап бавырны тектеләр. Палатага чыгарып салдылар, төнлә бөтен авырулар үлеп йоклый, ә мин сызланып ятам. Ут яна операция урыны. Шулчак акрын гына палата ишеге ачылды да, чалма ураган, чапан кигән бер кеше килеп керде. Башы түшәмгә тия язып тора. «Мин Мөхәммәд пәйгамбәр булам, Газдалетдин, – ди. – Син үзеңне сакла, син барлык гавам халкы өчен кирәкле кеше», – ди. «Нишләп?» – дим, көч-хәл белән телемне әйләндереп. «Аллаһы Тәгаләнең әмере шундый, – ди. – Әгәр син үлсәң, икенче көнне үк сары халык Рәчәйгә сугыш башлаячак һәм дөнья бетәчәк», – ди. Газдал бераз тынып торды. – Менә шулай, мин исән чакта сугыш-фәлән булмаячак. Ну мин үлсәм – бетте, дөньяның асты өскә киләчәк.
Әллә ничек ышандырырлык итеп сөйләде Газдал, шуңа күрә Кәүкәбелҗәннәт «юк нәрсә» дигән мәгьнәдә кул селтәсә дә, яшьләр елмаешып кына куйдылар.
– Алайса, дөньяның иминлеге күбрәк миңа бәйле булып чыга икән! – диде Кәүкәбелҗәннәт. – Синең күпме яшәвең минем ничек тәрбияләвемә бәйле ләбаса!
– Дөрес, дөрес! – диештеләр бу сүзгә. Шунда Руфинә рюмкаларны үзе тутырды да:
– Әйдәгез, Газдал абый исәнлеге өчен тамчысын да калдырмыйча эчик әле! – диде, рюмкасын Газдал белән чеңләтеп чәкештереп.
Кәүкәбелҗәннәт белән Альфредны да көтмичә, икәүләп эчеп җибәрделәр. Кәүкәбелҗәннәттә шулчакта Казан кызына карата әллә нинди бер бик үк яхшы булмаган тойгы уянып куйды, ләкин ул аны шундук үткәреп җибәрде һәм онытты. Ул, коштабак тутырып, ит китерде. Ит эре итеп туралган, бер-бер калҗасы ясле-бакча балаларының ашындагыдан ун-унбиш мәртәбә зуррак иде. Моны шулай Кәүкәбелҗәннәт кенә чагыштырып карый алды, әлбәттә. Газдал иткә кулы белән үрелмәкче булган иде, хатыны аның аягына басып өлгерде. Ир чәнечкегә үзенең йодрыгыннан әз генә кайтыш калҗа эләктерде дә умырып тешләде, әмма ярылы урыны туры килгәнлектән, ит өзелергә уйлап та карамады. Газдал максатына чәнечкесен авызыннан читкә этү юлы белән ирешмәкче булды, алай эшләгәч, итнең тешләр белән чәнечке арасындагы өлеше корыч аркан кебек тартылды, азау теше, кәҗә тоягы күрсәткәндәй янтаеп, кырыйга чыкты. Руфинә каршында хәзер итнең тешләгән өлешен кире чыгарып, пычак белән турасаң да мәзәк, ә һаман читкә этсәң, итнең чәнечкедән ычкынып, борынга бәрү ихтималы да бар. Боларның һәр икесе дә мәдәни кеше гамәленә сыя торган нәрсәләр түгел иде. Үткәндәге бай тәҗрибәсенә таянып, Газдал итне шул бөтен килеш кенә чәнечкесе белән авызына этеп кертте дә чәйнәмәкче булды. Ләкин моның өчен өске тешләрнең аскы тешләргә тиюе шарт, ә ит аңкау белән тел арасында авызны яптырып бетермичә тыгылып калды. Газдал аны әле бер, әле икенче ягына күчереп чәйнәгәндәй итте. Гөнаһ шомлыгына, плитәдә кайнар шулпада торган ит, кыздырылган тимер кисәге кебек, кайсы гына якка шудырсаң да, авызны пешерә иде. Бераз яньчеп йомшарткач, аны өзгәли алмасын аңлагач, Газдал итне йотып җибәрмәкче булды. Тик калҗа зур иде, ул тамактан шома гына үтәргә теләмәде. Газдалның авыз-борыны алга сузылды, кашлары күтәрелеп маңгаен җыерды, күзләре түшәмгә төбәлде, бугаз төене, калҗаның тамактан үтүен белдереп, акрын гына селкенеп куйды, әмма… Каһәр суккыры, калҗа ашказанына төшмәде, тынны буып тыгылып калды. Хикмәт шунда: итнең ярысы соңгы урт тешнең астан ашалган бер киртенә ычкынмаслык булып эләккән һәм йоткылыкта туктап калган иде. Газдал йоту хәрәкәтләре ясады, бармагын авызына тыгып, итне чыгармакчы булды, тик эләктерә алмады, иреннәре күкшелләнде, һәм ул әкрен генә хатынына ава башлады.
Руфинә куркудан кычкырып җибәрде һәм сикереп торды.
– Тизрәк бул! – дип кычкырып җибәрде Кәүкәбелҗәннәт Альфредка.
Газдалның бер мәртәбә мондый хәлгә тарыганы булганлыктан, алар эшнең нидә икәнен бик тиз аңладылар. Альфред, кашык тыгып, әтисенең авызын ачтырды, әнисе, бармаклары белән капшап табып, теге ярыны өзде. Газдал ух итеп тын алды, еш-еш сулый башлады, ә бераздан күзен ачты. Шундый әкияти кичнең бозылуы, мәдәниятле Казан кызы каршында аның хурлыкка калуы бик тә аяныч иде. Шуңа күрә ул күзләрен йомды, Альфред белән Кәүкәбелҗәннәт аны йокы бүлмәсенә кертеп салдылар.
Газдал йокламаса да тормады, Кәүкәбелҗәннәт урын җәяргә кергәч кенә кузгалды.
– Хәлең ничек? – дип сорады Кәүкәбелҗәннәт.
– Әйбәт, – дип мыгырдады ул.
Яшьләр машина янында, ә Кәүкәбелҗәннәт очына-очына урын җәеп йөри.
– Аларга урынны олы якка салам, – диде ул, пышылдап.
– Ничек олы якка?
– Соң Әлфәриткә диванга, Руфинәгә караватка.
– Малай аның янына барып ятсын дисеңмени? – Газдалның күзләре ачулы елтырады.
– Нишләп ятсын? – диде Кәүкәбелҗәннәт, берни булмагандай.
– Тузга язмаганны… Верандада чебен дә юк, тыныч та. Кунак кызын шунда яткырырга кирәк.
Иренең бу сүзләре Кәүкәбелҗәннәтнең яшьләрне тизрәк кушу нияте белән ярсыган йөрәген бераз суындырып җибәрде. Чыннан да, дөрес әйтә ире. Гел берни булмаса да, авылда аларның бер бүлмәдә йоклавын күпертеп сөйләячәкләре билгеле бит. Ул ире әйткәнчә эшләде.
Төнлә Газдал әйләнде дә әйләнде, һава җитми дип, печәнлеккә чыгып китте. Шулчак Кәүкәбелҗәннәтнең эченә шик төште. Гомере буе мәет кебек йоклаган ире нишләп болай кылана соң әле? Табын янында да гел беркайчан булмаганча җорланып сөйләште, Кәүкәбелҗәннәтне гел чәнчеп-чәнчеп алды. Кабык авызына ни туры килде шуны стаканлап түнтәргән Газдал аракыны да бик чамалап кына эчте. Гомергә тонган чабак балыгыныкы төсле күзләре дә яктырып киттеләр, гел Руфинәгә карап сөйләде, аңа карап көлде. Юк, бу хакта уйлау оят иде! Акылы булган хатын малаеның кызыннан ирен көнли димени?! Бу – түбәнлек иде. Кәүкәбелҗәннәт ул хакта уйламаска тырышты. Ләкин мал тизәге арасында Әпсәләм белән эчеп йөргән кешедән нинди әхлак көтәсең? Алдан ук билгеле максат белән верандага яткырды ул Руфинәне. Шуңа күрә печәнлеккә чыгып китте дә. Хәзер сиздермичә генә кермәде дә микән?! Ул, аяк очларына гына басып чыгып, ишек ярыгыннан тын алмыйча, веранда эчен карады. Руфинә үзе генә йоклап ята иде. Инде тынычландым дип кереп яткач, аның елыйсы килде, шушы кадәр түбәнлеккә төшкәне өчен, ул үз-үзеннән оялды, әлеге уйларын каһәрләп читкә куды. Инде йоклап кына китим дигәндә, ишек ачылган тавышка уянды. Әлфәрит тышка чыгып кергән икән. Руфинәнең дә чыгу ихтималы бар лабаса! Шундый уйлар уйлап, ул төне буе сыңар керфек тә какмады. Инде тәмам башы тубалга әйләнгәч, ахмаклыгы, тинтәклеге, әшәке фикерле булганлыгы өчен үзен туйганчы сүкте, сүкте дә таң атканда йоклап китте. Йокысы каты булды, көн саен таң тишегеннән күзен ертып уянучы Газдал да бүген кымшанып карамаган, Кәүкәбелҗәннәтне күршесе Гайшә кереп уятканда, көтү авылны чыгып киткән иде инде: юньсез уйның азагы һәрчак юньсез була шул!
Кәүкәбелҗәннәт ахмаклыгы өчен эченнән генә көне буе үзен тиргәп йөрде, Руфинәнең күзенә карарга оялды. Югыйсә аның кайтуына куанырга кирәк. Ник дисәң, ул иртәгә Чаллыга дүрт көнлек семинарга китә, өйдә йорт эшләрен карарга хатын-кыз кала, булачак килен (тфү, тфү, әйткәнем түгел, кеше ишетмәсен) беренче сынауны ничек узуын да күрсәтәчәк. Моннан да уңайлырак очракны юри уйласаң да таба алмассың. Кичтән ул Руфинәне сыер саварга алып чыкты. Алланың рәхмәте, сыер аны хәзер ят итмәде, тыныч күшәп торды, ә Руфинә озаграк булса да, сөтне савып бетерде. Башка мал-туар Газдал өстендә иде. Кәүкәбелҗәннәт он, йомырка, май, ит ише нәрсәләрнең кайда икәнен күрсәтте, өйрәтте. Руфинә: «Ие, ярар, аңладым», – дип кенә торды.
Шулай итеп, Чаллыга ул тыныч күңел белән китте. Семинарга үзенең тәүге мәхәббәте Фәритнең дә киләсен белү аның күңелен аерата җилкендерде. Фәрит ерак түгел бер районда мәгариф бүлеге мөдире булып эшли, ә семинарга чакырылучыларга җибәрелгән программада аның да чыгыш ясаячагы күрсәтелгән иде. Икесенең дә яшьлек хатирәләре кабат дөрләп китсен өчен, Фәрит бүләк иткән яшел күлмәген дә алды. Шуны кигән беренче кичне ул Фәрит янында кунарга калды һәм гөнаһсыз кыз чагы белән мәңгегә аерылышты… Малаена Әлфәрит дип исем куюы да юкка түгел аның.
Кәүкәбелҗәннәт ике сәгать алдан барып урнашты, яшел күлмәкне яхшылап үтүкләде, парикмахерскаяда чәчләрен төзәттерде, иң затлы хушбуйларын сипте, алтын муенсасын киде. Аның йөрәге егерме яшьлек чагындагы кебек сикерде, ул авыз эченнән туктаусыз үзләре җырлаган яшьлек җырларын көйләде. Фәрит белән очрашулар әллә нигә бер генә тәти, шуңа күрә алар бик кадерле, ләззәтле һәм онытылмас булып хәтергә уелалар иде.
Семинар башланды, әмма Фәрит күренмәде. Эше күп булгандыр, соңаргандыр, дип тынычландырырга тырышты ул үзен. Ләкин чыгыш ясарга чират аңа җиткәч, семинарны алып баручы Фәритнең килмәгәнлеген әйтте. Шуннан соң Кәүкәбелҗәннәтнең колагына мөнбәрдән сөйләнгән сыңар сүз дә кермәде. Аның күңеле рәнҗеш, ачу һәм каргыш белән тулды. Кичкә ул кунакханәгә хәлсезләнеп кайтып егылды, хәтта яшел күлмәген дә салмады. Төнне йокысыз уздырды, нишләптер уйлары авылга, үзләренең өенә йөгерде. Иң элек аны автобуска утыртып җибәргәндә, Газдалның әллә нинди серле итеп карап алуы күз алдына килде. «Әллә Фәрит белән очрашасын сизенәме соң бу?» – дип уйлаган иде Кәүкәбелҗәннәт шул мизгелдә. Хәзер ялгышканын аңлады. Газдал аңа, син тизрәк кит, монда калгач күз күрер әле, дип калган икән ләбаса! Аның карашы нәкъ шуны аңлата иде. Кайсы кайда ятты икән? Әгәр кичәге кебек Газдал печәнлектә, Руфинә верандада, Әлфәрит өйдә ятса? Юк, алай һич тә ярамый! Әлфәритнең өстеннән трактор белән йөрсәң дә уянмаячагын Кәүкәбелҗәннәт үзе дә, Газдал да белә. Аның маңгаена көчле кичерешләр тәэсирендә тир бәреп чыкты. Газдал кече якта, Руфинә түрдә, Әлфәрит йокы бүлмәсендә ятса?.. Юк, болай да булмый. Кәүкәбелҗәннәт, елга аша кәбестә, кәҗә һәм бүрене ничек исән килеш чыгарырга белмичә баш ваткан теге кеше кебек, күңелендә әллә ничә вариант уйлап карады, тик бай хыялы ярдәмендә ничекләр кыландырса да, Газдал Руфинәгә тимәслек юлны таба алмады. Төне буена ул әллә ничә электрон-хисаплау машинасы башкарырлык гигант эшне ялгыз башы актарып атты.
Менә хәзер Руфинә верандада ятадыр. Таң атуга Газдал аны сыер саварга уятырга керәчәк. Ишек шакымас, янына керер, ә тегесе йоклап ятар. Газдалның азау теше селкенә башлар, дәшмәс, кулы белән Руфинәнең тулы иңбашларына кагылыр, күкрәген сыпырыр. Аның кулы камсарга гына тора… Кәүкәбелҗәннәт уфылдап сикереп торды, ачуыннан йодрыгы белән мендәрен төйде, тагын ятты. Казан кызының да җаны бар, җаны барның тыны бар дигәндәй, безгә, хатын-кызга, күп кирәкмени. Сыерны да Газдал белән бергә саварга кушты шул дивана булгач. Сыер савып кына калсалар ярый ла. Ул күз яшенә буылып мендәр читен чәйнәде. Әгәр алар янында булса, бу уйлары өчен ул үзен эт итеп сүгәр иде. Ләкин бит Кәүкәбелҗәннәт еракта! Күз күрмәс, кул җитмәс арада! Ул ераграк булган саен, аларның якынаю ихтималы арта бара, һәм өйдә моңа комачау ясардай беркем дә юк иде. Өч көн буе ни юньләп ашамыйча-эчмичә, ни йокламыйча бәргәләнгәннән соң, ул, бөерем авырта, дигән сылтау белән кайтып китте.
Урам капкасын атлап керүгә, Кәүкәбелҗәннәтнең сумкасы төшеп китте, ул тораташтай катты да калды! Өр-яңа костюм-чалбар кигән Газдал ишегалды уртасында Руфинә белән үбешеп тора иде! Ире, капкага арты белән булганлыктан, аның керүен күрмәде. Кәүкәбелҗәннәт коймага сөяп куйган күсәкне алды да алар өстенә китте, бөтен авылга ишетелерлек итеп кычкырырга теләде, әмма тамак төбеннән хырылдаудан башка нәрсә ишетелмәде. Кабахәтләр, җир җирәнгечләре! Инде күсәкне күтәреп башларына орыйм дигәндә, авызын ачып туктап калды: Газдал кулъяулык почмагы белән Руфинәнең күзеннән чүп алып маташа икән!
– Исәнмесез! – диде ул елмаерга тырышып, тик елмая алмады, тешен генә күрсәтте.
– Бәрәкәт, нишләп иртә кайттың? – «Хәлең ничек, исән-сау йөрдеңме, карчык?» диясе урынга Газдалның сүзе шул булды.
– Әллә чүп кердеме? – диде ул, иренең соравына җавап бирмичә.
– Мин таба алмадым, син телең белән карап кара әле, – диде Газдал, читкә китеп.
Кәүкәбелҗәннәт җайлап кына күсәкне җиргә ташлаган иде инде, Руфинәнең күзенә үрелде. Кызарып, яшьләнеп торучы бу күзгә ул тел очы тыгу түгел, лач итеп төкерер иде дә бит, ярамый! Менә бу вак тир бөртекләре бәреп чыккан курнос борынын да шырт итеп тешләп алыр иде. Күз кабагын әйләндереп, кулъяулык чите белән чүпне алгач, мөмкин кадәр ягымлы булырга тырышып, ул югында ничек торуларын сорашты, сыер интектермәдеме, диде. Сыерны Газдал үзе сауган булып чыкты. Бу башка сыярлык түгел иде. Күпме бергә яшәп, сыер имчәге тотып карамаган ире өч көн сыер сауган! Әллә соң Кәүкәбелҗәннәт саташамы?! Чүп алганда да, сөйләшкәндә дә ул Руфинәдән, француз хушбуе исенә кушылып, тагын ниндидер бик таныш ис килүен дә сизде. Нинди ис соң бу? Ул кызга якынрак килде һәм ап-ачык тойды: бу – Газдал исе, аның үзенә генә хас әчкелтем-төчкелтем ис иде! Кәүкәбелҗәннәтнең күз аллары караңгыланып, башы әйләнеп китте. Аны-моны сиздермәс өчен, өйгә ашыкты, «Әйдә әле», – дип, Газдалны да ияртте. Йокы бүлмәсендә өс-башын алышканда:
– Әлфәрит кайда? – дип сорады
– Аны иртүк район үзәгенә ипигә җибәргән идем.
– Ә үзең?
– Әлфәрит, классташымны да күрәсем бар, диде.
– Нишләп машина белән бармадылар?
– Руфинәне уятмыйк, диде.
– Ә син нишләп эштә түгел?
– Бүген бармадым әле, – диде Газдал. – Син булмагач, эш тә күп.
Эчмәгән дә бу. Тахта башындагы егерме литрлы ачы бал да кимемәгән. Ул берничә мәртәбә иренә юри терәлә язып үтеп китте һәм аның аркасына салкын тир бәреп чыкты: Газдалның авызыннан француз хушбуе исе килә, ә ул хушбуй Руфинәдә генә иде!
Ул, ашыгып, верандага чыкты, изелеп беткән, җыелмаган урынны борынын тигереп-тигереп иснәде һәм йөрәге шартлый язды: урыннан Руфинә белән Газдал исе кара-катыш борынын ярып керде! Мәсьәлә ачык, икеле-микеле уйларлык урын юк иде, чөнки Кәүкәбелҗәннәтнең борыны ис сизү ягыннан авылда беренче, аның берничек ялгышуы мөмкин түгел! Ул, гөнаһлы булмыйм дип, әле Газдал, әле Руфинә яныннан кабат-кабат үтте, Газдалдан Руфинә исе, Руфинәдән Газдал исе бөркелепләр дә килә иде. Шуның өстенә, Альфред исереп, чәчләрен туздырып кайтып керде. Кәүкәбелҗәннәт аны Руфинә каршында: «Килгән кунакны ташлап йөрисең», – дип сүкте, ә асылда мәмкә булганлыгы, ачыгавызлыгы, берни дә сизмәве өчен әрләде.
Ул аш салып ишегалдына чыкса, тегеләр өчесе тагын җыелышып торалар. Әнә Руфинә Газдалның костюмыннан нәрсәдер алды да читкә өреп җибәрде, рәхәтләнеп көлешергә тотындылар. Йа бер Аллам, син бу дөньяны Кәүкәбелҗәннәтне газаплар өчен генә яраттыңмыни соң?! Азау тешле ямьсез ирнең исереклеге өстенә инде аның күз алдында зина кылуын да күрсәтеп җәберлисеңмени?! Карале син аларның бөгелеп-сыгылып торуларын, теге карт тәренең кыланмышын! Кәүкәбелҗәннәтне бар дип тә белмиләр, күрмиләр! Әйтерсең лә ул шушы гаилә кешесе түгел, бер артык кашык, әйтерсең лә ул, кайтып кереп, аларның ашына таракан булып төште!
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?