Электронная библиотека » Фәрзанә Акбулатова » » онлайн чтение - страница 1


  • Текст добавлен: 14 ноября 2022, 12:20


Автор книги: Фәрзанә Акбулатова


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 26 страниц) [доступный отрывок для чтения: 7 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Фәрзанә Акбулатова
Мәхәббәт


Повестьлар


Дилбәр

Сабантуй гөрли. Колгаларга эленгән төрле төстәге чүпрәкләр җилфердәп әллә кайдан ук бәйрәмгә чакыра. Мәйдан шау-гөр килә. Кемнәрдер үз машинасында, кемнәрдер матаенда… Җәяү атлаучыларның исәбе-саны юк.

Дилбәр күптән инде монда. Иртән атасы белән килеп төшкәндә, халык болай ук түгел иде әле. Кай арада җыелып өлгергәннәрдер… Талип абый «Жигули»ен куйган арада, Дилбәр җәһәт кенә үзләре өчен урын әзерләде. Тармак ботаклы юан агач астына ашъяулыгын җәйде, ризыкларны чыгарып тезде. Капкалап алганнан соң, әтисе дусларын эзләп китте. Дилбәр исә корыла башлаган тирмәләр ягына юл тотты. Кайсы авыл, нинди хуҗалык икәнен күрсәтеп язулар элеп куйганнар. Болары тирмә ярышына әзерләнә. Икенче урында дәртле гармун моңы яңгырый. Җыр-биюләр… Ду кубалар. Ярыш алдыннан репетиция уздыралардыр. Кыз аларга бераз карап торды да ары атлады. Аңа нәрсәгәдер әзерләнергә дә, каядыр ашыгырга да түгел. Дилбәр монда нибары тамашачы гына. Бара торгач, күзенә Күктау кызлары чалынды. Ялгыз йөрүе күңелсез, шуларга кушылырга кирәк. Дилбәрнең әллә ни танышлары да юк шул. Педучилищены тәмамлагач, былтыр Күктау башлангыч мәктәбенә укытырга җибәрделәр. Анысы үзе яшәгән Мирас авылыннан ни– бары өч чакрым ераклыкта. Бәләкәй генә бер авыл, халкы әйбәт болай. Укытучы дип, үзен яратып, хөрмәт итеп торалар. Балалар саны да әллә ни күп түгел. Барысы да ачык, илгәзәк. Мирас мәктәбендә урын булмады шул. Күрше авылда эшләгәч, әтисен мәшәкатьләргә туры килә. Талип агай кызын иртән эшкә алып барып куя, кич белән килеп ала. Кышкы бураннарда гына Дилбәр Ләйлә инәйләрдә11
  Инәй – ата-анадан олырак хатын-кыз һәм аларга эндәшү сүзе.


[Закрыть]
яшәп торды. Нәкъ шул чакларда авыл кызлары белән ныклап дуслашып китте шикелле. Аларга ияреп, кичке уеннарга да чыккалады. Хәтта берничә мәртәбә якын авылларга концерт та алып бардылар. Ата йортында яшәү рәхәтрәк тә бит… Бер уйласаң, Мирас та Дилбәрнең туган авылы түгел. Талип абый йортын шунда салуны хуп күрде. Ата йорты Мираста дисә дә, Дилбәрнең анда әллә ни катнашкан кешеләре булмады. Бәлки, шуңа анда якын дуслар таба алмагандыр. Икенче яктан, кыз илгәзәк түгел, кеше белән аралашуны өнәми. Үзеңә генә йомылып яшәмә, дип әтисе дөрес тә әйтә. Тик холыкны син дигәнчә генә үзгәртеп булса икән…

Күктау кызлары белән сөйләшә-сөйләшә йөри торгач, көннең төшкә авышканы да сизелми калды. Бермәлне янәшәсендә торган Гайшә аның кулыннан эләктереп алды.

– Дилбәр, әнә сине әтиең чакыра.

Әтисе кул болгап тора шул. Кыз, ашыгып, аның каршысына чыкты.

– Нәрсә, әти?

– Кызым, бар әле син… – Әтисенең тавышын микрофон гүләве басты. Дилбәр урык-сурык кына «Курай?.. Самат… алып бар…» дигән сүзләрне ишетеп калды. Әтисе күрсәткән якка карады. Ике абый басып тора. Берсенең кулында курай. Икенчесенең кулы буш. Самат дигәне шулдыр. Дилбәр әтисе сузган курайны тотты да аңа таба юнәлде.

– Саулармысыз! – Исәнләшкәннән соң, көр тавыш белән сорады: – Кемегез Самат агай була?

Абыйлар бер-берсенә карашты.

– Самат? Кайсы авылдан?

Кыз да аптырап калды.

– Әтием Талип исемле. Менә… Самат агаеңа бир, дигән иде. – Кыз кулындагы кураен болгап ук куйды.

Шулчак янда гына торган бер егет ялт итеп аның каршысына килеп басты. Шаян елмайды.

– Мин Самат! Саматларга курай бүләк итәсеңме? Самат көен уйнап ишеттеримме?

Аптырап киткән Дилбәр арткарак чигенде.

– Курыкма, сылу! Мин бит шаярттым гына! Әхтәм абый, бу кыз сиңа килгән ләбаса. Тик нишләптер, Самат белән бутап куйды. Бушка түгелдер бит…

– Йә-йә, оялтма кызымны. – Әхтәм абый да сүзгә кушылды. – Мин, ни, аңламый торам шул… Син, балам, Талип кордашның кызы буласыңмыни? Әле генә. Азаматны уйнап төшкән идем сәхнәдән. Бу кураем чатнаган. Рәхмәт, кызым, рәхмәт…

Хәзер Саматның янында торган егет сүзгә кушылды:

– Агай, рәхмәтне син әйтергә тиеш түгел. Бу курайга Самат кына рәхмәтле, чөнки… Чөнки, дип… бу сылуны минем дус янына нәкъ шушы курай алып килде.

– Куй, син дә шаяртма, Кәбир. – Әхтәм абый аны тиз генә бүлдерде. – Талип кордаш бик усал ул. Ишетә күрмәсен. Әнә үзе дә бу якка килә. Сез торганга…

Дилбәр, ашыгып, Күктау кызларына таба атлады. Шул арада теге ике шаян егет аны куып та җитте.

– Сине биергә чакырырга мөмкинме? – диде һаман шук елмайган Самат дигәне.

– Биергә? – Дилбәр егеткә күтәрелеп карады. – Мин әртисләрне яратам, әмма әртисләнгән исәрләрне җенем сөйми. Үзең генә бие.

– Мин бит сине матай биюен күрсәтергә чакырам.

– Матай? – Бу юлы Кәбир дусты да аптырады шикелле.

Самат күз кысты да Дилбәр белән янәшә баруын дәвам итте.

 
– Төш, сылуым,
Курай тартам,
Тыпырдатып бас…
 

Минем биюче матайны күрәсең килми инде, алайса?..

– Күрдем инде сез биючеләрне. Тау үрендәге әнә ул текә җирдән берничә егет мотоциклдан сикереп төшә иде. Мәгънәсез уен.

– Юк, тәвәккәлләр уены!

– Тәвәккәл? О-о… Тагы кем?

– Минме? Мин Чарли Чаплин. Тик чәчем сары да гәүдәм зуррак, – дип көлеп җавап кайтарды Самат.

– Эре сөякле Чарли, – дип кысылды Кәбир.

– Ә мин Дездемона. Тик фамилиям башкортча да чәчем карарак. – Шулай диде дә кыз, артына борылып та карамыйча, шәп-шәп атлап китеп барды. Дус кызлары белән икенче тарафка юнәлделәр. Шактый вакыт үтте. Тамаша артыннан тамаша, күңелле… Бермәлне сәхнә торган якта көчле хуплау тавышлары яңгырады. Дилбәр дә шул якка борылды. Анда, сәхнә уртасында, орчыктай бөтерелеп, Самат бии иде. Кызның бу якка борылганын күргәч, тагы да дәртләнеп биергә кереште. Дилбәр елмаймыйча булдыра алмады.

Кич белән, кайтыр алдыннан, кызлар белән савыт-саба юарга чишмә буена төште. Әйберләрен төйнәгән вакытта, дусты Гайшә аның янбашына төртте:

– Кара әле, кара! Әнә егет сиңа «Дездемона» дип торачы.

Дилбәр ялт итеп күрсәткән якка карады. Авызы колагына җиткән Самат басып тора… Дилбәр үзе дә аңламады, әллә ачуланырга җыеныпмы, әллә көләсе килүен чак тыепмы, кашын нык итеп җыерды. Аңа күз салган Гайшә җитди төс алды.

– Дездемона түгел! Дилбәр! Укытучы! Безнең Күктау укытучысы!

– Ничәнче сыйныфны укыта соң мөгаллимәгез?

– Беренче!

– Оһо! Беренче! Менә мин беренче сыйныфта нәрсә үткәнемне бөтенләй онытканмын. Бәлки, миңа мәктәпкә өр-яңадан барырга кирәктер?

– Кирәктер. Укырга теләгәннәрдән бер җирдә дә баш тартмыйлар, – диде Дилбәр.

– Бер җирдә дә?.. Оһо! Ә дәресләр ничәдә башлана?

– Вәт сантый… Тугызда! – диде Гайшә.

– Нәкъ шушы мәсьәләне хәл итә алмый йөри идем. Менә рәхмәт, кызлар! – Егет күзләреннән очкын чәчеп елмайды да юк булды.

– Беләсеңме, бу бит – Таштүбә авылы егете. Исеме Самат. Иллә дә кызларның һушын ала!.. – Гайшә Дилбәргә иелебрәк карап алды, аннан шаян елмайды.

– Кызларның һушын алырга яраткан егет миңа ошамас шул. Борчылма минем өчен.

– Абау, борчылма, диде!.. Мин, киресенчә, шат булыр идем. Һөнәрле егет. Ничек диләр әле… Оста куллы. Нәкъ шулай. Сиңа күзе төшкән аның. Шундый итеп карап торды.

– Белмим. Ярар, җитәр сиңа, тел бистәсе, – диде Дилбәр, тавышына катылык чыгарырга тырышып. Шулай да шат елмайган ачык карашлы бу егет озак вакыт күз алдыннан китмәде.

Иртән, балалар белән түтәлләр янында мәш килеп йөргәндә, янга мотоцикл килеп туктады. Дилбәр башын күтәрергә дә өлгермәде, шат елмайган Самат каршысында басып тора иде инде. Кыз, хәтта үз күзләренә үзе ышанмагандай, арткарак тайпылды.

– Дәрескә соңламадыммы?

– Аз гына соңладың, – диде үзен кулга алырга өлгергән Дилбәр. – Без дәресләрне, ягъни укуны, май азагында ук тәмамлап куйган идек.

– Бүген шуны бәйрәм иттегезме?

– Чәчкәләр үстерәбез.

– Менә сиңа мә! Укыр өчен ничәмә чакрым юл үтеп килергә туры килде мин бичарага. Йә бәләкәчләр, нәрсә эшлик соң алай булгач? Ыргу-сикерү дигән дәресне әйбәт үзләштердегезме соң?

Дилбәр бер сүз дә әйтергә өлгермәде, Самат бәләкәчләрне төрле уенга җәлеп итеп алып китте. Балалар да чат ябышты тегеңә. Карасана, бәләкәчләр белән уртак тел таба белә бит. «Менә кемнең педагогик сәләте әрәм була…» – дип уйлап куйды ул ирексездән. Самат бала-чаганы уйнатты, көлдерде. Дилбәргә күз кырые белән генә карап алды.

– Йә… Ничек минем дәресләр?!

– Искиткеч, – дип ихлас җавап бирде Дилбәр. – Тик балаларны уйнатып арытам димә. Кайтыр вакыт җитте. Балалар, сезне өйдә югалтканнардыр инде. Барыгыз, кайтыгыз инде, яме! Иртәгә тиклем хуш булыгыз!

– Бакчагыз матур икән, – диде Самат, рәшәткәләрне тоткалап карады. – Кая, бир әле, монда нинди инструментларыгыз бар?

Егет рәшәткәләрне рәтләргә кереште. «Оста куллы икән шул. Гайшәнең белмәгән кешесе юк… Кем булып эшләгәнен сорамаганмын…» Күңелдә җылылык уянды. Рәхмәтен белдереп елмайды. Егет нәкъ шул мәлдә күтәргән чүкечен кадакка түгел, бармагына китереп сукты. Сер бирмәде.

– Минем бармак эзе монда, мәңгелеккә истәлеккә торып калсын әле. – Баягыча шат, көр тавыш. Ул колакны иркәләп үтте.

Иртәгәсе көнне Дилбәр түземсезлек белән көтеп ал– ды. Саматны күрү белән йөрәге ярсып тибәргә тотынды. Шулай да каушавын сиздермәскә тырышты. Бүген егет тә үзен элекке сыман тотмады. Мәзәк табып, шаяртып маташмады. Басынкы тавыш белән хәл-әхвәл сорашты.

– Мәктәпкә яңа укытучы килгәнме, дип сораштылар әле, – диде Дилбәр.

– Дөрес әйткәннәр. Мин бәләкәйрәк чакта укытучы булырга хыяллана торган идем.

– Ә мин, ремонт ясарга кеше ялладым, дидем.

– Рәшәткәне ныгытканнан соң нинди сылтау табармын икән? Минем хәзер вакыт күп. Көне буе ялланып эшли алам.

Дилбәр Гайшә аша Саматның техникум тәмамлаганын, аннан армиядә булып кайтканын белә иде инде. Быел аграр университетка барырга җыена икән.

– Синдә хәзер Күктау кайгысы булмас. Вуз көтә дип ишеттек.

– Вуз? Ә мин читтән торып укыячакмын. Хәлләрем нәрсә дияр әле…

– Нинди хәлләрең?

Самат капылт Дилбәргә нык итеп карап алды. Җавап кайтармады. Кинәт Дилбәрнең йөрәге күкрәк читлегенә сыймый ярсып тибәргә кереште. Битенә ут каптымыни, янып китте.

– Бөтен хәлләрең дә үзеңнән тора инде, – диде, ахыр, әкрен генә.

– Менә булды. – Самат кулындагы чүкечен читкә куйды. – Бусага төзәтелде. Балаларга әйтергә онытма. Уң аяк белән керсеннәр. Миңа әнием гел шулай куша.

– Әниең? Ә әниеңнең исеме кем?

– Таибә. Иң шәп, иң матур исем.

– Минем әнием мәрхүмә, – диде Дилбәр уйчан гына. – Әтиемнең бертуган апасы Раилә инәем карады мине. Тумыштан телсез ул. Безнең белән яши.

Самат кызның кулын сак кына тотты.

– Мин белми идем… Мираста булганым да юк.

– Белмәгәнгә сөйлим дә инде. Мирас минем туган авыл түгел. Бу якка кайтуыбызга биш ел. Себердән күчеп кайттык. Мин тугызны тәмамлагач. Әтием йортны алдан ук салдырган иде инде. Тугызны тәмамлагач, педучилищега укырга кердем. Аннан инде Күктауга…

– Әгәр дә «Азамат»ны курайда уйнаучы агай булмаса, мин сине кайчан күрер идем, ә?

– Күрмәс идең.

– Юк, күрер идем! Бүтәнчә мөмкин түгел.

Самат кайтып киткәч, Дилбәр рәшәткәгә кулын куйган килеш озак басып торды. Бу очрашу кызның күңеленә әйтеп бетергесез куаныч бүләк итте. Ул элек кичергән шатлыкларның берсенә дә охшамаган иде. Тере һәм шаян, шул ук вакытта уйчан һәм ипле Самат күз алдыннан китмәде. Бүген кызны чолгаган бөтен дөньяда Саматның карашы, аның елмаюы торып калгандай булды.

Дилбәрнең кичке уеннарга чыга башлавына Раилә инәсе аптырады. Кызы бит бигрәк кырыс табигатьле. Башкортстанга кайтуларына күпме вакыт үтте, үзен барыбер чит якта яшәгән сыман тота иде. Якын дус табып, аралашып китә алмады. Йөргән юлы – мәктәп тә өй. Ә менә быел җәй үзгәрде бераз. Кичләрен чыгып әйләнә. Ошаткан кешесе бармы икән әллә? Бирсен Ходай, кыз баланың вакытында урнашып калуы хәерле. Раилә әби сораулы карашын кызына төби. Тик тегесе тизрәк башын читкә бора. Юк, болай уйларга иртәрәктер. Дилбәр – бигрәк җитди бала. Хәзер дус кызлары бар. Җыр-биюгә осталар, ахрысы. Дилбәр шуларга тартыладыр.

Дилбәр, инәсе уйлаганча, кичке уеннарда булмый. Самат белән икәүдән-икәү генә сөйләшеп йөриләр. Яныңда сине аңлаган, һәрчак ярдәм итәргә торган кеше булгач рәхәт шул. Дөрес, әтисе дә, Раилә инәсе дә аның өчен өзелеп тора. Ләкин Самат белән аралашу бөтенләй башка. Аны сүз белән дә аңлатып булмый. Кичерергә кирәк. Әллә Раилә инәсе сизенәме икән? Кайчак аңа карый да баш чайкап куя. Ул телсез булгач, гомере буе ялгыз. Шуңа да Дилбәрне үз баласыдай ярата, саклап кына тора.

«Инәй, син борчылма. Мин үземә яхшы дуслар таптым». Инәсе сынаулы карап тора да баш кага.

Самат Уфага имтиханнар бирергә киткәч, Дилбәр янә өйдән чыкмас булды. Раилә инәсе берчак аның янына килеп басты. «Нәрсә булды кызыкайга? Дуслары оныттымы?»

Дилбәр баш чайкый: «Син бигрәк күпне белергә тырышасың».

Тагын берничә көннән Раилә инәсе елмаеп килеп керде. «Дусларың килгән! Монда керергә тартыналар. Үзең генә чык». Дилбәр берәүне дә көтми иде. Шуңа аптырабрак калды. Үзләре керергә теләмәгәч чыгарга кирәк булыр. Нинди көтелмәгән кунаклардыр… Чынлап та, ике ят кыз басып тора. Дилбәрнең аларны беренче мәртәбә күрүе. Кыз аларга таба атлады. Тегеләрнең карашлары бик җитди.

– Сезгә кем кирәк?

– Дилбәр, әйдә читкәрәк. Сөйләшәсе сүз бар.

Корылыкмы, куркумы чагыла тавышта. Дилбәр сагайды. Шулай да тегеләр артыннан иярде. Бераз бара торгач туктадылар.

– Мин Гөлнара булам, – диде калкурак буйлысы. – Ишеткәнең бармы?

– Нинди Гөлнара? Кайдан сез?

– Таштүбәдән килдек, – диде икенчесе.

– Таштүбә? Һе… Минем Таштүбәдә булганым юк, – диде Дилбәр, гаҗәпләнеп.

– Аның каравы Таштүбәдән сиңа килеп йөриләр, – диде Гөлнара.

Менә эш нәрсәдә! Дилбәр сагайды.

– Сезгә миннән нәрсә кирәк?

– Безгә кирәк кешене беләсең. – Гөлнара, нишләптер, аңа якын ук килеп басты. – Самат – минем егетем, беләсең килсә.

– Аны нәрсәгә миңа әйтәсең? Егетеңә әйтергә кирәк!

– Юк, башта син әйт, кеше ярын тартып алу яхшымы?

– Самат беркемнең дә яры түгел.

– Ул синнән дөресен яшерә!..

– Мин Саматка ышанам. Бүтән берәүгә дә ышанмыйм.

Шулай диде дә Дилбәр өй ягына атлады. Кызлар тагы нәрсәдер дип кычкырды. Ләкин Дилбәр ишетмәде дә. Өйгә керү белән, караватына егылды. Бу сөйләшү шултиклем көтелмәгәнчә килеп чыкты, шуңа күрә байтак вакыт һушка килә алмады. Төнен хәтта саташып бетте. Ниндидер ике бичура аны этә-төртә, хихылдап көлә. Дилбәр алардан беркая да качып котыла алмый. Берзаман караса, читтәрәк Самат елмаеп басып тора. «Ярдәм ит!» – ди аңа Дилбәр. Самат ишетмәгәндә йә арты белән борыла… Тагы теге ике бичура килеп чыкты. Саматны култыклап читкә алып киттеләр. Ә Дилбәр сазга баткан аягын сөйрәп чыгара алмый… Саз аны йотмакчы була…

Иртә белән чәй эчәргә чыкканда да карашын еракка төбәп күңелсез генә утыра бирде. «Бөтен нәрсә кинәт кенә төссезләнде…» – «Нәрсә булды?» – дип сорый инәсе. Кыз, җавап урынына авыр сулап, күзен генә йомгалады. Инәсе учын аның маңгаена куйды. «Башың авыртамы?» Дилбәр йөрәк тирәсенә күрсәтте. «Менә шунда!» Шулай диюе булды, күзеннән бөртек яше дә тәгәрәп төште. Раилә инәсе елмайды, кызының аркасыннан сөйде.

Саматның матай тавышын әллә кайдан ук таныды Дилбәр. Уфадан кайтып төшү белән, бу якка юл тоткан бит аның сөйгәне. Йөрәк дертләп типте. Күңел әйтеп бетергесез шатлык белән тулды. Килеп җитте! Килде! Ничек куанмыйсың ди инде?.. Яңалыкларын сорашырга! Шатлыгын уртаклашырга! Кыз омтылган җиреннән кинәт кенә туктады. Чү, нигә шултикле куана соң әле? Бәлки, ул түгел, Гөлнара куанырга тиештер? Кыз үзен кулга алырга тырышты. Йөзенә җитдилек чыгарды. Күңел, ашкынма, тынычлан. Карышма, аңла, чөнки шулай кирәк. Ләкин Саматның очкын сипкән шатлык, сагыну тулы күзләрен күрү белән җитдилеген йөзеннән сыпырып алдылармыни? Шушы карашмы соң алдаша?! Юк, һич юк! Кыз да кояштай балкыды.

– Утыр дөлдөлгә! Җилдердек! – диде Самат. – Мин сиңа дөньяның иң матур урынын күрсәтергә тиешмен!..

– Иң матур дидеңме?

– Исең китәр. – Самат матаен шәп итеп куды. – Дилбәр, син чыкмый озакладың. Мин хәтта курка башлаган идем. Шикме шунда… Әллә әтиең чыгармыймы?

– Әтием әлегә тиклем бернәрсә дә эндәшкәне юк.

– Эндәшкәне юк?

– Эндәшергә, ул бит синең дөньяда барлыгыңны да белми. Үзенең мәшәкатьләре җитәрлек. Әтием – нык уңган кеше. Эшсез утыра алмый. Чабып тик йөри.

– Ә син кияүнең каената бусагасыннан икәнен беләсеңме?

Дилбәр сизелер-сизелмәс кенә елмайды, әмма җавап кайтармады.

– Эһе-һей!.. – Саматның тавышы еракка яңгырады. Бераз барганнан соң, матаен шып туктатты. – Әнә шарлавыкны күрәсеңме? Анда җәяү генә барып була. Ә арырак күренгән кыяны Аюочкан дип йөртәләр. Кызыкмы?

– Кызык!..

– Ә нишләп минем турында бернәрсә дә сорашмыйсың? Укырга керә алганыма ышанасыңмы? Шуңа сорашмыйсың да инде. Үзеңнең нинди яңалыкларың бар? Мин киткән арада, тормыш тукталып калмадымы, диюем? – Самат аңа шаян караш ташлады.

Дилбәр исә күптән тел очында торган соравын бирде.

– Самат, әйт әле, кем ул Гөлнара?

– Гөлнара? – Шаянлык аптырау белән алмашынды. – Беркем дә түгел дисәм, барыбер ышанмассың. – Егет кулындагы яфракны атып бәрде. – Без аның белән бергә укыдык. Техникумда. Бергә кайтып йөри торган идек. Авылдашлар бит. Армиядә чакта да язышып тордык. Ләкин мин аңа беркайчан да вәгъдә бирмәдем. Ышандырмадым. Ә син аны, Гөлнараны, каян беләсең?

Дилбәр моңсу карашын егеткә төбәде. Эндәшмәде.

– Минем иманым берәү генә. Эһе-һей!.. – Самат Аюочкан кыясына таба йөгерде. Кыз аһ итәргә дә өлгермәде, теге кыя очында басып тора иде. Алай гына да түгел, талпынып, бөтерелеп биергә үк кереште.

– Самат, хәзер очасың бит! – дип, ачы итеп кычкырып җибәрде коты алынган Дилбәр.

– Очам! Мин бит бөркет! – Самат тагын талпынды. Дилбәр кулы белән битен каплады. Шулчак егет, кыр кәҗәседәй ыргый-сикерә, кыядан килеп тә төште.

– Син бит минем өчен борчыласың. – Саматның күзләре бәхетле яна иде. – Сиңа барыбер түгел. Эһ-һей, дөнья!.. – Шулай диде дә егет көчле куллары белән кызның биленнән эләктереп алды, күтәрде дә зыр әйләндерергә кереште. Агачлар да алар белән бергә әйләнде.

* * *

Талип абый үз дөньясын ныгыту белән мәшгуль. Ул якын-тирәсендә үзенә кирәкле кешеләрне генә күрә, шулар белән генә аралаша, калганнары аны кызыксындырмый. Үзе әйтмешли, файдасыз нәрсәгә вакыт әрәм итми, гомер болай да кыска.

Менә ничә ел инде йорт-каралтысын ныгыта. Ике катлы йорты авылда әллә кайдан күренеп тора. Шундый зур бакча ясады. Мондый бакча берәүдә дә юк. Анда бөтенесе дә үсә. Шулай булырга тиеш тә. Нигә тырышмаска да, нигә әле үк хәстәрен күрмәскә – оныклары шушында яшәячәк бит! Әйе, Аллаһы боерса, дип өстәргә кирәк. Дилбәренең бәхете булса, әйбәт кияүгә чыгар, оныклар бүләк итеп куандырыр. Талипның үзенә хәзер әллә ниләр кирәкми. Уңмады ул. Уңмаган юлдан кума, диләр бит, хак сүз. Шулай да алга карап яшәргә кирәк. Шәхси тормыш килеп чыкмады дип, дөньяга кул селтәргә ярамый. Киресенчә, дөньяның үзенә ябышырга! Уңмаганның хакын икенче юл белән каерып алырга! Талип бәхетне читтән эзләүнең мәгънәсезлеген дә яхшы аңлый. Менә шуңа Себер ягыннан күченеп кайтты. Кайтты да дөньясын ныгытырга кереште. Саулык бар чакта эшләргә дә эшләргә? Әле агачлар яшь, үсә бирсеннәр, елның-елында җимешне дә мулрак бирәчәкләр. Димәк, киләчәккә карап яшәргә кирәк. Китапларда еш язылганча, якты киләчәккә. Башкалар белән аралашырга вакыт тапмады Талип. Теләге дә булмады. Менә шуңа ул – Күктауның беренче бае. Иртә торганның гына тормышы бәрәкәтле. Бәрәкәтле тормыш Дилбәре өчен. Үзенә килгәндә, башта кызын урнаштырыр. Берәр әйбәт, уңган хатын очраса, үзе дә… Хәер, бу хакта әле түгел.

Тормышы тыныч дәвам итә иде, үзе ниятләгәнчә. Тик… Беркөнне аяз көндә яшен суктымыни! Таштүбә авылыннан Гаяз мәрхүмнең улы Дилбәргә килеп йөрүен ишеткәч, чак телдән язмады. Бер агарды, бер күгәрде, шуннан йодрыгы белән өстәлгә тондырды: «Булмас!»

Таштүбә егетен үз куллары белән буып ташлардай булып ярсыды. Әгәр дә шушы мәлдә кызы да өйдә булган булса, бу хәл нәрсә белән бетәр иде, әйтүе кыен. Бәхетенә күрә, Дилбәр өйдә юк чакта ишетелде бу хәбәр. Аның каравы бөтен ачуы Раилә инәсенә төште. Талип энесе күзе аларып килеп кергәч үк, эшнең шаяру түгеллеген сизгән иде. Ни өчен икәнен белгәч, үзе дә басыла төште. Талип энесе исә аның алдында йодрыгын уйнатты. «Дилбәрне беркая да чыгармыйсың! Башың белән җавап бирәчәксең!..»

Моның нәкъ шулай булачагына шик юк. Апасы, төкереген көч-хәл белән йотып, чак-чак баш какты. Талип чыгып киткәч, әле бер нәрсәгә, әле икенчесенә барып ябышты. Бер тәлинкәне төшереп ваткач кына, утыргычка лып итеп утырды да үкереп еларга кереште.

Берничә сәгатьтән шат елмайган Дилбәр кайтып керде. «Әтием кайда?» – «Урманга китте. Диләнкесен карый. Хәзер кайтып җитәргә тиеш. Балам, бүген син аның күзенә чалынмаска тырыш». – «Нишләп?» Раилә инәсе ничек аңлатырга белми ыгы-зыгы килгән арада, әтисе дә кайтып керде. Урманга китеп барган җирдән кул селтәде дә кире борылды. Кызын күреп, чынын ачыкламый торып кулыннан һич эш бармасын аңлаган иде.

– Әти! – Дилбәр, гадәттәгечә, ачык елмаеп, әтисенә каршы атлады. Шуннан җыерылган кашны, усал карашны күреп шып туктады.

– Син әйт әле миңа, бу якка Таштүбәдән килеп йөргән кеше бармы ул, юкмы?!

– Әти…

– Нинди йолкыш килеп йөри?

– Ул йолкыш түгел, әти…

– Бер тапкыр да күземә күренмәсен, ишеттеңме?! Бер генә тапкыр да!

– Тукта, әти, син мине тыңла…

–Тыңламыйм!

– Син бит аны бөтенләй белмисең!..

– Әйттем – бетте! Токымы корысын! – Ярсыган ата кызына таба килә башлады. – Телләшмә.

Дилбәр – куркудан бигрәк, аптыраудан авызын ачкан килеш катып калды. Әтисен мондый куркыныч хәлдә беркайчан да күргәне юк иде. Раилә инәсе ялварулы карашын энесенә төбәп ишарәләде: «Тынычлан, тынычлан! Зинһар, тынычлан, ул бөтенесен дә аңлар!..»

Талип абый ишекне шарт ябып чыгып китте. Күзләрен тасрайткан Дилбәр инәсенә төбәлде: «Нәрсә булган ул әтиемә? Нишләп акылдан язган шикелле кылана?!» – «Сөйләве бик авыр, балам». – «Сөйлә, аңлармын. Туңбаш түгелмен ләбаса». – «Балам, сиңа килеп йөргән егетнең әнисе – әтиеңнең беренче хатыны». – «Булмас!» – «Нәкъ шулай! Яратып өйләнгән иде. Сөйлисем дә килми… Шул хатын аркасында әтиең Себер якларына чыгып китәргә мәҗбүр булды».

Дилбәр, ышанырга теләмәгәндәй, инәсенә караган килеш торды, кашын җыерды, җай гына икенче якка борылды. Тагын инәсенә төбәлде. Раилә әби хәсрәтле карашын һаман аннан алмаган иде. Дилбәр йөгереп чыгып китте.

* * *

Менә ул Күктавына китеп бара. Җәяүләп кенә. Әтисе урманга-мазар киткәндә, җәяү йөрергә туры килә. Өч чакрым зур ара түгел. Табигатькә сокланып, саф һава сулый-сулый барып җиткәнеңне сизми дә каласың. Кинәт артта мотоцикл тавышы ишетелде. Кызның йөрәге жу итеп китте. Ул! Димәк, арттан эзләп килә. Инде ничә көн күренми качып калган иде. Әле кая яшеренергә соң? Кыз, ярдәм эзләгәндәй, тегеләй-болай каранды. Ачык урын. Качар җир дә юк бит, ә!

Ул арада мотоцикл килеп тә туктады. Дилбәрнең эче өзелгәндәй булды. «Эһ» дигән бер өн генә чыгара алды. Ярар, ни булса да булыр…

–Дилбәр!

Кыз башын күтәрде.

– Аңлатчы әле, Дилбәр! Нәрсә булды сиңа?

Эх, Саматның йөрәккә үтеп кергән шушы карашы!

– Самат, сорама. Әлегә килмә.

– Киләчәкмен. Көн дә. Сәбәбен белмичә туктамаячакмын!

«Эх, Самат!» Дилбәр калкулыктан түбәнгә таба йөгерде. Мотоцикл янә куып җитте. Янә янәшә бара башлады.

– Утыр, алып барып куям! Алып барырга мөмкиндер бит? – дип, үз дигәнендә торды егет.

Дилбәр эндәшми генә мотоциклга менеп утырды.

– Дилбәр, син минем матайның ничек биегәнен күргәнең юк бит әле! Э-эей!. – Шулай диде дә Самат калкулыклар буйлап куды.

– Аударасың!..

– Юк. Хәзер егылу да, аву да юк! Мин пар канатлы!..

– Кая алып киттең? Ул якка түгел ләбаса?

– Сине мин үзебезгә алып кайтам!

– Борыл, борыл. – Кыз җан ачуы белән Саматның аркасын төйгечләргә кереште.

Мотоцикл әкренәйде.

– Дилбәр, нәрсә булды сиңа?! Нишләп болай кинәт кенә үзгәрдең?

– Нишләп, нишләп? Кайт та әниеңнән сора!

Дилбәр сикереп төште дә, күзен сөртә-сөртә, мәктәп ягына йөгерде. Егет, ул күздән югалганчы, урыныннан кузгалмады. Авыр итеп көрсенде, иңбашын җыерды, шуннан бар көченә газга басты да туган авылына таба җилдерде.

Самат кайтып кергәндә, әнисе Таибә апа түрдә аш-су әзерләп йөри иде. Егет гөрс итеп урындыкка барып утырды. Маңгай тирен сөрткәч, тел очында торган сүзен әйтте:

– Әни, мин өйләнәм.

Таибә апа, ышаныргамы-юкмы дигәндәй, улына сынаулы гына карап алды. Яулыгын рәтләп ябынды. Улының кайчан да булса бу сүзне әйтәчәген белә иде. Тик ни өчен шулкадәр җитди, хәтта хәвефле итеп эндәште соң? Ана улына якынрак килде.

– Изге ният, балам. Тик кинәт әйткәч аптырап киттем. Башта белим әле, кем кызы соң? Әти-әнисе кем?

– Дилбәр, әни. Мирас авылыннан. Талип дигән кешенең кызы.

Таибә апаның кулы салынып төште.

– Кем… Кемнең кызы?

– Талип дигән кешенең. Талип бай дип тә йөртәләр аны.

Нәрсә дип җавап кайтарырга белмәгән Таибә апа кабат яулыгын чишеп бәйләргә кереште. Кулы һич тыңламый. Яулыгы да бит әле маңгайдан сыпырыла да төшә. «Йа Хода!.. Нинди сынау җибәрдең бу юлы үз колларыңа? Нишләп безнең балаларны очраштырдың икән? Нишләп кенә?»

– Әни, нәрсә булды сиңа?

– Әллә нишләп башым әйләнеп китте, – дигән булды ана, калкынган җиреннән кире утырды. – Улым, гаилә кору бик җитди нәрсә. Кайчак яшьләр, бер-берсен ныклап белмичә, тизрәк өйләнешәләр дә күп тә үтми аерылышып куялар…

– Дилбәрне күптән беләм. Берничә ай инде. Кичә-бүген күргән кыз түгел.

– Балам, уйлашыйк. Хәбәрең кинәт булды.

– Әни, ул – дөньяда иң гүзәл, иң саф кыз. Шигең дә булмасын. Әни… – Шулай диде дә Самат караватка чалкан ятты. – Ул – дөньяның бер яктылыгы. Эх, аңласаң иде… Дилбәрсез яши алмам шул мин. Әни…

– Аз гына сабыр итик. – Бу юлы ананың тавышы ялварулы яңгырады.

– Әни, яучы җибәрик. Мин аны югалтудан куркам. Эчкә әллә нинди хәвеф килеп керде… Яме, әни…

– Улыкаем!..

– Мин аңламыйм, нәрсә булды соң ул? – Самат урыныннан торып утырды. Күзендә аптырау катыш борчылу. Улын бу кыяфәттә күргән Таибә апа ныклы карарга килде. «Үткәнне сөйләргә кирәк. Читләрдән ишеткәнче».

– Миңа үткәнне искә төшерүе җиңел түгел, ләкин син аны белергә тиешсең, балам. Калганын үзең хәл итәрсең. Син әйткән баягы Талип… минем беренче ирем.

– Ничек?! Бу бит буш сүз!.. Син бит әтиемне армиягә озатып калгансың. Кайткач өйләнешкәнсез. Үзең сөйләдең ләбаса!

– Шулай, – диде ана, авыр көрсенеп. – Озаттым. Ләкин башкага чыгарга туры килде. Тыңлап бетер мине!..

– Ышанмыйм! – Егет сикереп торды да ишекне шап итеп ябып чыгып китте. Ана бер ноктага төбәлгән килеш утыра бирде. Кинәт ишек ачылды. Анда Самат басып тора иде.

– Әни, мин тыңлап бетерергә тиеш, – диде ул карлыккан тавыш белән.

…Таибә яучы җибәрүне бераз кичектереп торырга булды. Иң башта үзе барып сөйләшергә тиеш. Алдан яучы җибәрү эшне катлауландырачак кына. Бәлки, үзе сөйләшеп ризалата алыр. Шулай дисә дә күңеле һич ышанмады. Талипны йомшарту… Бармый да чара юк. Әйе, кайчан да булса Талипны очратырга, сөйләшергә туры килер дигән уй башка да кергәне булмады. Бүтән эш буенча булса, гомергә дә бармас иде. Менә бит тормыш ничек итеп китереп кыса. Һич көтмәгән яктан. Әйтәсе дә юк… «Балалар хакына… Балалар хакына…» – дип, эчтән өзлексез кабатлады хатын юлга җыенган чагында.

* * *

Раилә йөгерә-атлый каршысына килеп басканда, Талип бакчасында мәш килә иде. Өзек-өзек тын алган апасының нәрсә ишарәләгәнен баштарак аңламый торды. «Бәргәләнмә ул хәтлем. Өйгә ут каптымы әллә?» Апасы гаепле кешедәй башын игәч кенә, аңына барып җитте: «Нәрсә? Нәрсә?» Кул дерелдәвен чак басты: «Таибә?! Аңа нәрсә кирәк?» – «Бар, сине чакыра. Өйдә көтә». – «Юк. Үзе монда килсен. Чакырган кунагым түгел». Чүкеч-балтасын алып бәрде. Аларны яңадан алмаш-тилмәш барларга кереште. «Тәк… Нәрсәгә килергә тиеш инде? Әһә, улы! Улы өчен килә. Бүтән сәбәп юк». Бераздан Раиләгә ияргән Таибә үзе дә күренде. «Иң элек кулга алырга үземне, тынычланырга. Нәрсә өчен килгәнен сизмәгәнгә салышырга…»

Исәнләштеләр. Аннан икесе дә бу очрашуга ышана алмагандай карашып тордылар. «Тормыш әллә кемнәрне баса. Таибәне дә үзгәрткән. Бүтән җирдә очрашсак танымас та идем. Менә бит үткән гомер. Кара әле!.. Күзләр төпкә баткан. Тонык. Ә бит нинди ут күзләр иде…»

– Бакчаң зур икән, Талип, – диде Таибә, тирә-якны күздән кичереп. – Иңләп-буйлап чыккысыз. Күп көч таләп итәдер.

– Эштән курыккан булмады, Аллага шөкер. Буш утырмавым белән бәхетлемен.

Алар бакча буйлап китте. Әйдә, күрсен Таибә аның җитеш дөньясын. Тагын кайчан күрә ул? Талип канәгатьлек белән тирә-якка күз йөгертте.

– Җимеш-җиләкне күп алам. Базарга да чыгарабыз. Туганнарны да буш итмим. Йә, сезнең якта хәлләр ничек?.. Таштүбәдә, диюем.

– Бөтенесе дә әүвәлгечә. Алай дисәм дә, авыл зурая. Яшьләр йорт салып керә. Без инде әкренләп олыгаябыз. – Таибә Талипка сынаулы карап алды. – Әнә шул картлык турында хәстәрлек күрә башларга кирәктер. Әллә кайда сыман булса да, барыбер килеп җитәчәк…

– Һе… Менә минем хәстәрлегем. – Талип янә бакчасына горур караш ташлады. – Биш ел элек кайткан идем. Менә ничек төзеп куйдым. Бөтенесе дә мин уйлаганча. Киләчәктә дә шулай булачак. Кызым да үз насыйбын табар. Дөньясы алар өчен. Баламның беркайчан да ата сүзеннән чыкканы юк. Чыкмас та. Тәрбияле бала.

– Яшьләрнең тормышка үз карашы да була. Үзебезнең яшь чакларны хәтерлә.

– Һич тел төбеңне аңламыйм. Әйтеп бетер.

– Килүемнең сәбәбе сиңа билгеледер, дип уйлыйм, Талип. – Таибә бераз тукталыбрак торды. – Балалар язмышы…

– Һе, балалар язмышы диген, ә!.. Таибә, үз баламның язмышы турында мин үзем хәстәрлек күрермен. Минем кызның исемен дә кыстырмагыз. Улыңны гына кайгырт. Бигайбә! Бу турыда сүз бетте.

– Әгәр дә бу тойгы сиңа таныш булса… Ә ул сиңа таныштыр дип уйлыйм, чөнки без дә яшь булдык бит, Талип. Шуңа күрә тоткан җирдән өзмә. Бу якка юл алу миңа да җиңел булмады. Ләкин балалар бәхете өчен җаваплылык бар бездә.

– Кеше бәхете, кеше язмышы турында сөйләргә ни хакың бар? Үзең уйнамадыңмыни шул язмышлар белән?

– Алай түгел, – диде Таибә, аннан янә кабатлады. – Алай түге-ел… Юк, үткәннәргә сылтамыйк, Талип! Мин бүгенгебез өчен килдем. Балалар бер-берсен яратыша. Мәхәббәт тыю-тыймауга карамый, аның үз хакыйкате. Боерып буламыни йөрәккә!..

– Җитте! Нәкъ бу турыда мин синең белән гәп сатарга җыенмыйм. Туктаттык. Гаязның улына бирә торган кыз юк миндә!

– Талип, кызма. Уйлыйк…

– Уйлан. Нәкъ сиңа уйланырга кирәк. Мине ничек итеп ташлап киткәнеңне хәтерлисеңме? Нәрсә, шулвакытларны оныттыңмыни?! Улы әнисенә охшаса… – Талип һава җитмәгәндәй еш-еш тын алды. – Токымы тартып, гаиләсен ташлап чыгып китмәс димә. Сезнең затка якынлык юк!

– Еллар кешене сабыррак һәм хикмәтлерәк итә, Талип.

– Мин тормышта ничек бар, шулай! Әйткәнемнән кайту юк.

– Үткәннәр бүгенгене эзәрлекләсә, берәүне дә бәхетле итмәс.

Талип мыскыллы көлемсерәде. Моннан ары сөйләшү барып чыкмасын аңлаган Таибә авыр итеп көрсенде.

– Безгә тагын да үкенергә язмасын иде. Гаепсез җаннар өчен. Хуш бул.

Талип инде үзеннән ераклаша барган хатыннан озак вакыт күзен алмады. Таибәне ниндидер дәрәҗәдә кимсетә алуыннан канәгатьлек кичерде. Хәтта күңел төбендә яткан бер шеш сытылгандай булды… «Менә бит үзең килдең. Үзең өчен булмаса да, балаң хакына килдең. Монысы бигрәк тә газаплыдыр. Хәер, кем хакына йөрсәң дә, миңа хәзер барыбер. Синең бусагаң аша атлап үтмәячәкмен. Монысы тәгаен ачык. Кызым да! Иманым камил». Чүкечен алды да кызу-кызу такта кагарга кереште. Ахыр, аны атып бәрде. Балтаны эләктерде. Анысы төшеп китте. Ниш– ләптер, кулның хәле бетте. «Һе, элеккечә, горур кылана! Нәрсәң белән мактана аласың! Гаязың нинди байлык калдырып китте соң? Бер көчеген генәме? Шуның хакына тагы килмәс димә! Тол калуына байтак. Олыгайган… Юк, элекке матурлыгын салмаган болай. Күзләре ничек янып тора торган иде. Чегән кызымыни… Нишләп бүтән кияүгә бармады икән? Сораучылар булмаган түгелдер. Булмый тагы! Боерып буламыни йөрәккә, име. Менә шуның өчен бу якка бүтән киләсе булма. Киттең бит йөрәгең боерган якка, шунда яши бир. Нәрсә уйлап монда килергә җөрьәт итте? Дәртле сылу иде, дәртле!..» Талип тиз генә чүкечен эләктерде дә янә такта кагарга кереште.


Страницы книги >> 1 2 3 4 5 6 7 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации