Электронная библиотека » Фәрзанә Акбулатова » » онлайн чтение - страница 7


  • Текст добавлен: 14 ноября 2022, 12:20


Автор книги: Фәрзанә Акбулатова


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 26 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Фәйрүзә, күзен ачкач, үзеннән әллә ни ерак түгел, башын иеп утырган бер ир-атны күрде. Таный алмады, ахыр, торырга мәҗбүр булды. Бераздан күзе зурайганнан-зурайды… Ул өстенә ябылган шәлне йомарлап стенага сөялеп утырды.

– Бу бит…

Ир-узаман башын калкытты.

– Аллаһы Тәгалә сабырлыклар бирсен үзеңә.

– Бу бит Акназар агай. Агаемның…

– Синең агаеңның. Аның сәламен алып килдем.

Ишек янында басып торган Сәгыйть малае бу ят адәмнең нәрсә сөйләгәнен аңламады. Урык-сурык ишетелгән сүзләрдән бернәрсә дә аңлап булмый шул. Аның куркыныч кеше түгеллегенә ышангач, тышка чыгып китте.

Урамда бу якка килгән әтисен күреп алды.

– Улым, сиңа өйгә кайтырга вакыт. Кеше кайгылы чакта мазасызлап йөрергә ярамый.

Малайның җылы өйдән, тәмле ризыктан бер дә баш тартасы килми, ләкин әтисен дә тыңламый ярамый шул. Ул ризасыз гына борынын тартты да әтисе артыннан иярде.

Төнгелеккә иптәшкә калырга уйлаган хатын-кызларны Фәйрүзә тизрәк кайтарып җибәрде.

– Бер дә минем өчен борчылмагыз. Хәзер миңа каядыр ашыгасы түгел. Юк-юк, ялгыз калып уйлану кирәк. Бөтенләй ялгыз түгелмен, менә-менә җиңгәм килеп җитәргә тиеш.

Караңгы төшеп күз бәйләнгәч, ишекне өч тапкыр кактылар. Фәйрүзә йөгерә-атлый ишекне барып ачты.

– Хәкимҗан абый!

– Сеңлем! Чү… Әйдә, эчкә үтик!

– И-и агайкаем…

– Җыендыңмы? Тизрәк бул, ярыймы! Юл озын.

– Йөрәгемнән кан сава, агай! Аны калдырып китәм бит!

Абыйсы Фәйрүзәнең аркасыннан сөйде.

– Фәйрүзә сеңлем, Акназар сиңа бөтенесен дә аңлаттымы?

Сеңлесе эндәшми генә баш какты.

– Алар монда иртәгә килеп җитәчәк. Ырысбайда Совет властена яңа милләтчеләр оялаган, аның җитәкчесе дип сине атаганнар. Тагы күпләрне кулга алачаклар. Безгә бүген үк кузгалырга кирәк.

– Ни өчен иртәгә киләләр?

– Алар ашыга. Моннан кыргын55
  Кыргын – сугыш, яудагы күмәк кырылыш.


[Закрыть]
үтәчәк. Бөтенесен дә алдан уйлаганнар. – Абыйсы тирә-ягын карады. – Кайда төйнәгән әйберләрең?

Фәйрүзә чолан почмагына күрсәтте.

– Акназар безнең арттан җитеп килә. Төяп алыр. Булдымы? Чынык, сеңлем!

Фәйрүзә өске катка менеп китте, төшкәндә кулында гөл бар иде.

Бераздан ике җайдак урман эченә кереп югалды. Тау үренә менешли Фәйрүзә түзмәде, авылына борылып карады. Ырысбайны балкыткан көчле ут-ялкынны күргәч, йөрәге әрнеде. «Аһ» дигән аваз иңрәп чыкты. Аның газиз әтисе салган йорт яна!

– Монысы нәрсәгә кирәк иде, агай?!

– Барыбер яндырыр, барыбер җимерер иде кызыл кабахәтләр. Алар төзегәннең кадерен белми. «Бөтен дөньяны җимереп, өр-яңа тормыш корырбыз» ди бит алар иман итеп алган җырларында! Бөтенесен җимереп, хәрабәләр өстендә нәрсә генә төзеп була икән, карап карарбыз! Имансыз, мәкерле җан ияләре…

Фәйрүзә атының тезгенен тартты.

– Бөтенесе дә алай түгел, агай. Шәйморат чын ир булды. Исән булса, мәкерле ялганың юлын буыр иде.

Абыйсы атын кирегә борып сеңлесе янына килде. Ат бер урында торырга теләми тыпырданды, әйләнеп-тулганып алды. Хәкимҗан берничә мәртәбә тамак кырды.

– Сеңлем, сине чын егетләр яратты. Тик дошманнары көчле дә, хәйләкәр дә булып чыкты… – Ул, бераз сүзсез торгач, алда әйткәнен куәтләп, өстәп куйды: – Ә бит сине чая бөркетләр яратты…

Фәйрүзә бер кулы белән битен каплады.

– Йа Раббым, шушы газиз җиремне, илемне ташлап китәрмен дигән уй башка да килгәне булмады! Синең өчен, җирем, ата-бабам күпме кан койды, ә син бер улыңны да яклап кала алмадың!..

– Юк, сеңлем, без мәңгегә китмибез! Вакыты җиткәч, һәркем үз хакын түләр. Алланың хөкеме ашыкмый, әмма гадел!

Ары киттеләр. Бераз бара торгач, Хәкимҗан шулай дип өстәде:

– Мин бит башкортны икегә аерган властьны каһәрлим. Ни өчен мин, йә син, сеңлем, аларның корбаны булырга тиеш? Халкыбызны бүтәннәргә караганда ныграк яраткан, аның азатлыгы өчен җанын-тәнен биреп көрәшкән өченме? Ә иртәгә юк гаепне табып, тагын да кемнәрне, нинди асыл ирләрне алып китәрләр?

Фәйрүзә эндәшмәде. Ир-узаманга җавап итеп урман эченнән бер кош иңрәп кычкырды.

«Кош аулау» планының бозыла язуы Алпарскийның кәефен башта нык кырса да, ахыр чиктә, исемлеккә кертелгәннәрнең барысының да атылуы, кулга алынуы аны тынычландырды. Дөрес, үзенең иң тугры кешесе, ялгыш атмас «пушка»сы Горлопановның Шәйморат кулыннан һәлак булырын һич көтмәгән иде. «Кош аулау», имеш! Кырыс, башбаштак булды командир Төхвәтов. Өстенә ауны каплагач та, чыныккан карт большевикны атып өлгерүен әйт! Ярый, иң хәерлесе, операция уңышлы үткән. Хәзер берничә кешене алып, Ырысбай ягына юл тотарга була. «Кош аулау» операциясен Алпарский үзе тәмамларга тиеш.

Ишек шакыдылар.

– Иптәш Горлопановны җирләүдә митинг үткәрергәме?

– Син нәрсә, Каплинский, хәзер юлда үлгән һәр солдатка митинг җыярга каламы? Алар миллион! Һәр очракка халык җыя башласак, кем революция казанышын ныгытыр, кем көрәшер? Юк-бар мәсьәлә белән мине борчымагыз!

Кантком рәисе урынбасарының туп-туры аңа килеп төшүе Сәгыйть ярлының күңелендә чамасыз горурлык уятты. Йә, шундый заманнар җитәр дә, власть әһелләре, зур кешеләр аны адәмгә санар, терәү салынган өенә килеп керер дигән уй башка кергәне булды микәнни? Килде ул көн! Бүтәннәр көнләшүдән шартласын! Үзенең шушы көннән авыл Советын җитәкләячәген белгәч, шактый вакытка телсез калды. Менә ул хөррият җимеше! Эш намазлыкта түгел, ышанычлы булуда, тугрылыкта! Яшәсен революция! Бөтен дөнья пролетарийлары, берләшегез! Ләкин Алпарскийның икенче сүзе Сәгыйть ярлыны айнытып җибәрде.

– Революция идеяләре өчен корбан булган өч каһарманны лаеклы җирләр өчен, халык җыярга кирәк. Митингсыз булмас.

– Соң… Иптәш комиссар, аларны бит өченчекөн үк җирләдек!.. Йа Алла!..

– Ничек? Ике көн элек буламы? Өстән рөхсәт килми торып, ничек батырчылык иттегез?

– Соң… Мулла ашыктырды да…

– Мулла сүзен оныт!

– Йа Алла… Оныттык…

– Бу сүзне дә оныт! Дин агуын чәчүчеләргә аяу булмаячак! Җирләгәнсез икән, кире казып чыгарып булмый, ләкин халыкны җыярга кирәк. Бу сыйнфый дошман алдында уяулыкны югалтмас өчен эшләнелә! Аңладыңмы? Тизрәк кыймылдагыз!

Җыелган халыкны демонстрациягә әзерләгән сыман тезеп, зират ягына юл алдылар. Өч большевикның кабере бер-берсеннән ерак булганлыктан, Алпарский Шәйморат җирләнгән урынга тукталуны кулай күрде. Комиссар, өлкәннәрне арткарак куеп, бала-чаганы алга тезәргә кушты. Анысы эшләнгәч, Алпарский, баш киемен салып, Шәйморат кабере алдында тезләнде. Күзен җиңе белән сыпыргач, урыныннан торды, түмгәккә менеп басты. Уйчан караш белән тирә-якны күздән кичерде.

– Иптәшләр, никадәр үкенечле һәм никадәр авыр булмасын, мин шуны әйтергә мәҗбүрмен: бер генә революция дә корбансыз булмый. Коточкыч заговор аркасында һәлак булган большевик дусларыбызның һәр тамчы каны өчен дошманнан аяусыз үч алачакбыз. Минем көрәштәш дустым, соратнигым, ялкынлы революционер, краском Шәйморат иптәшнең изге эше юкка чыкмаячак! Сезнең алда ант итәм, соңгы тамчы каныма тиклем көрәшәчәкмен, гомеремне аның эшен дәвам итүгә багышлаячакмын. Дустыбызның исемен мәңгеләштерү өчен бөтенесен дә эшләячәкмен. Әйе, әле дә дошман көчле, хәтәр. Ул, октябрь идеясен юкка чыгарыр өчен, төрле әшәкелек, явызлыкка бара. Ләкин шуны да белсен контра: безнең һәр тамчы каннан меңләгән большевик яралачак. Сөрсегән милләтчеләр, искелек калдыгы тарих чүплегенә ташланачак. Бүген кызыл байрак сезне үз янына җыйды. Тупланыйк, иптәшләр! Сыйнфый дошманга карата йөрәктә жәлләү калмасын. Һәлак булган кызыл шәһитләребез безгә шушыны васыять итә. Бүгеннән башлап безнең рәтләр тагы да артачак. Бетсен буржуаз милләтчеләр! Бу сүзне ешрак кабатлыйк – бар галәм ишетсен. Бетсен искелек, бетсен милләтчеләр.

Халык ул әйткәнне кабатлап кычкырды.

– Безнең киләчәк менә шушы балалар кулында! Йә, ныграк кычкырыгыз! – Алпарский алда торганнарны рухландырды.

Сәгыйтьнең малае гына авызын ачкан килеш тора бирде. Усал тавыш белән акырган бу ят абыйдан коты очкан иде шул. Алпарский Расихка таба иелде.

– Йә, кабатла, революция солдаты!

Малай авызын ачты, тик тавышы чыкмады. Сәгыйть малаен селкетергә кереште.

– Миңа ияр. Бетсен милләтчеләр! Кабатла!..

Ачыккан, тәмам хәле беткән малай еламсырап әтисенә карады. Нишләп усал абый сөйләүдән туктамый? Ачыгудан эче авырта лабаса… Ул кычкырмаса, берәү дә кайтармас микән?..

– Бетсен!!! – Малай җан көченә кычкырып җибәрде. – Бетсен соң! Тизрәк бетсен! Тизрәк!..

Тагы берничә чыгыштан соң митинг тәмамланды. Халык таралыша башлады.

– Ә хәзер туры совет йортына, – диде Алпарский көр тавыш белән. Ул инде Фәйрүзә белән очрашуга әзер. Әлеге башкарылган эшеннән бик канәгать. Бөтенесе дә ул теләгәнчә барды, ничек канәгать булмаска? Ул һәрнәрсәсен җентекле уйлый, планның икенче өлеше тагы да кызыграк булмакчы…

– Сәвит йорты? – Сәгыйть ярлы шөбһәгә төште. – Соң… Ул бит янып китте… Йә Алла… дип һич әйтмим!

Аның соңгы сүзләренә чак кына да игътибар итмәде Алпарский, тәүге сүзеннән үк бите тартыша башлаган иде инде.

– Ничек янып китте? Ул ни дигән сүз?

– Өч батырыбызны җирләп кайтканнан соң… Шул ук төндә…

– Димәк, яндырганнар?!

– Шулай микән… Әле һаман да хәрабәне, көлне актарып караган юк. Берәрсе янып үлмәгән булса… Алла сакласын… дип әйтмим, әмма…

– Анда торган старшина кызы кайда?

– Тапмыйбыз.

Аңлашыла. Тапмассыз да шул. Нинди сихерче хатын булды соң әле Фәйрүзә дигәннәре? Алпарский аны ничәмә мәртәбә сагалап карады, юк, ычкына. Әйтерсең уй-ниятне алдан белеп тора…

– Җый яңадан халыкны!

Тарала башлаган халыкны янә түмгәк каршына тезделәр.

– Иптәшләр, мин тагы да бер мөһим нәрсәне әйтергә онытканмын. Дошман калдыклары хәзер битлек кия. Алар безнең арада, тик үзләрен танытмаска тырыша. Революция идеясенә тугры һәр иптәш алар битлеген аяусыз ертырга тиеш! Ил, ватан дип лаф орган патриот феодаллар үзләренең кем икәнлеген фаш итте! Алар Башкортстан дигән азат җөмһүрият төзибез дип, череп сасыган капиталистларга баш иде. Алар сатлык! Ә безнең эшче-крәстиән союзы – мәңгелек, дөньяда урак-чүкеч кенә хәкимлек итәчәк. Алар диктатурасын бөтен Җир шары таныячак. Черегән капитализм үзеннән-үзе җимерелә, юкка чыга. Байларга, аларның куштаннарына шушы торган җирегездән каты сугыш ачыгыз. Аларны эзләгез, табыгыз! Сыйнфый дошман туганнарыгыз, күрше-күлән арасына посмаганмы? Уяу булыгыз!.. Милләтчеләр бандасы җиңелүдән котырды, алар хәзер нәрсә генә кылмый! Безнең арага һәртөрле шпионнарын җибәрә. Кабахәтләр хатын-кызны җәлеп итүдән дә чирканмый! Сезнең «мөгаллимә» дигән авылдашыгыз шуларның агенты булып чыкты. Әгәр дә вакытында сыйнфый сизгерлек күрсәтсәгез, бүгенге корбаннар да булмас иде!

Сәгыйть малае әтисенә карады. Нотык тотучыга сокланып караган әтисенең күзендә ут кабынганын күрде. Ул, үзе дә сизмәстән, ачы тавыш белән кычкырып җибәрде.

– Бетсен милләтчеләр!

– Тс-с, улым…

– Бетсен әйдә! Тизрәк бетсен инде! Ачыктым, әти! – Ачы итеп кычкыруының төп сәбәбе шул иде. Аннан, үкереп еларга кереште…

Малай өчен иң үкенечлесе азактанрак булды: туйдан соң Фәйрүзә апасы бүләк иткән патефонны хәрби киемдәге шушы абый үзе белән алып китте. Аңа каршы бер сүз дә әйтә алмаган Расих ярылган иренен канатканчы тешләп, ачуын йотып юл уртасында торып калды… Соңыннан, балалар йортында да патефон күргәч, куанычының чиге булмаган иде. Фәйрүзә апаның патефоны булмаса да, ул үткәннәрнең хатирәсе иде. Нәкъ шул патефон ярлы Сәгыйть улын сәнгать юлына алып килде дә инде.

Расих Латыйпов ис-акылын җуйган килеш күпме утыргандыр, кемдер янбашына төрткәләгәч кенә аңына килде.

– Кем ул? Нинди сылу апай белән сөйләштең?

– Ә?

– Нәрсә булды сиңа?

– Ничек нәрсә булды?

– Чибәр ханым үзеңә нәрсәдер сөйләде дә шикелле, әллә сораштымы? Нигә бер дә җавап бирмәдең? Торып киткәч, хәтта борылып та карамадың бит… Кем ул?

Латыйпов тизрәк чәнечкесенә үрелде, тик анысы зыңлап идәнгә барып төште. Биюче, нәрсә дип җавап бирергә белмичә, берничә мәртәбә тамак кырды. Соңыннан шулай дип куйды:

– Кем белә аларны… Буржуйларны… Юк-барны сөйләндерерләр дә вербовать итәрләр. Без уяу булырга тиеш. Берәү белән дә сөйләшмибез… Югыйсә ялгыш берәр нәрсә дип ычкындырырсың да, аннан, ни… Следующий званиедән торып калырсың…

Расих чәнечкесен идәннән алырга маташты. Тик тегесе нишләптер кулга эләкмәде. Аннан, түш кесәсеннән кулъяулык алып, маңгаен сөртергә кереште.

Мәҗлес тәмамлануга якынлашканда гына, Расих, нәрсәдәндер сискәнгән төсле, кинәт башын калкытты. Күзләрендә зәңгәр бер ут кабынган иде аның. Шул ук тизлектә урыныннан торып басты. Кемнедер эзләп, тирә-юньне күздән кичерде. Кашын җыерды – эзләгән кешесен күрмәде. Карашындагы баягы очкын сүнде, ул янә өстәл артындагыларга күз йөгертте. Башын күтәрде. Шулчак карашында тәвәккәллек, усаллык чагылды. Расих Латыйпов яшен тизлегендә зал уртасына чыгып басты. Кулларын канат рәвешендә як-якка җәйде дә бер әйләнеп алды. Аннары табаныннан ут чәчеп бөтерелеп биергә кереште. Зал тып-тын калды. Анда утырганнар өчен башкорт биючесе кыйгыр66
  Кыйгыр – җитез, өлгер, елгыр.


[Закрыть]
бөркет тә, утлы давыл да, мәңгелек җиңелмәс яугир дә булып гәүдәләнде. Расих белән бергә эшләгән иптәшләре өчен дә бу өр-яңа бию иде.

Бию тәмамланды. Хис-тойгыларын бик белдермәгән немецлар да урыннарыннан сикереп торып басты. Соклану авазлары, кул чабулар… Делегация җитәкчесе генә авызын ачкан килеш тора бирде. Хуҗаларның берсе биючедән нәрсәдер дип сорады. Тәрҗемәче ярдәмгә килде. Шат елмайган Латыйпов зал яңгыратып җавап бирде.

– Бу – Шәйморат биюе! Мин балачакта күргән бию ул. Тулысынча исемә төшердем.

Төсе качкан делегация җитәкчесе килеп басты.

– Башбаштаклыгың өчен җавап бирәчәксең!

Елмаеп торган Латыйповның йөзендә аптырау ишарәте хасил булды.

– Шушы бию өченме? Онытылган башкорт биюе җинаять түгел! Ул – сәнгать!..

– Җинаять! Ә син – провокатор!..

Латыйповның эчендә нәрсәдер өзелгәндәй булды. Күз алды караңгылады, ул чайкала-чайкала урынына барып утырды.

– Үзең гаепле, – диде янындагы иптәше. – Биюең шәп. Тик барыбер алай кыланмаска иде. Хәзер карьераңа зыян гына ясадың…

– Карьера?.. – Латыйпов мыскыллы көлемсерәде. – Эх, син… Бу биюне чын кешегә багышладым! Чын кешеләргә! Батырлык эшләдем бит мин. Фәйрүзә апага хәтта, мин бөтенесен дә хәтерлим, күңел гөлем үлмәгән, дип әйтергә дә өлгермәдем! Чыгып киткән булган… Намусым соңлап уянды – менә нәрсә була ул зыян!..

Латыйповның карьерасы шуның белән тәмамланды. Туган иленә кайткач, «провокацион адымы» өчен күп урыннарда җавап тотарга туры килде. Ансамбльдән куылды, озак еллар эш таба алмый интекте. Тора-бара эчкечелеккә нык бирелеп китте. Шул арада гаиләсеннән дә язды. Терәк-таянычсыз калган элекке данлы биюче тиз онытылды. Таныш-белешләре генә кайчак, башкорт сәнгате турында сүз чыкканда, аның исемен телгә алып куя торган иде. Биюче исеме юкка чыкса да, ни гаҗәптер, сәфәрдә әйткән сүзләре онытылмады, кушамат булып, артист халкы арасында яши бирде: «Ялгыш берәр нәрсә дип ычкындырырсың да следующий званиедән торып калырсың…»

Менә шулай узды Расих Латыйповның тагы егерме биш ел гомере. Сәнгатьтә үзен йолкып алып ташлаган сәфәрен беркайчан да исенә төшермәскә тырышты. Үткән юлын исенә төшерми, заяга узган гомерен уйламый яшәде ул. Шулай җиңелрәк иде. Германиядәге көтелмәгән очрашу язмышын пыран-заран китерде ләбаса, димәк, куанычка да, сагышка да урын юк. Шулай тиеш булгандыр, нихәл итәсең… Болай да биюченең сәхнә гомере кыска булды. Әллә ни үкенәсе түгел. Шушы рәвешле юатты үзен Латыйпов карт. Шул рәвешле үтте гомере.

Ә беркөнне ул дертләп уянды – йөрәген нәрсәдер телеп үткәндәй булды. Аны күңеле каядыр чакыра иде. «Әллә үлем шулай килә микән?» Берничә көн үзенә урын таба алмый йөргәннән соң, Латыйповның башына кинәт кенә шундый уй килде: кайтып килергә кирәк! Әйе, әйе, ул нәкъ шулай итәргә тиеш. Башкача җан тынычлыгын таба алмаячак. Шул ук вакытта, дөресен әйтергә кирәк, ул, балалар йортында тәрбияләнгәнгә күрә, туган авылын яхшы хәтерләми. Биюче булып исеме ишетелә башлагач, бер– ике мәртәбә кайтып та килде. Ул белгәннәр картайган, ә танымаганнары күбәйгән иде. Ырысбай ничектер туган авыл сыман кабул ителмәде. Хәзер Расих Латыйпов үзе дә картайды. Ырысбайда аны хәтерләүчеләр калмавы ачык. Шулай да барып әйләнергә кирәк, чөнки аның өстендә бурыч. Әманәтне үтәми китеп барса, ахирәттә әрвахлар белән ничек очрашыр? Латыйпов карт сакал-мыегын кырды, өс-башын алыштырды. Дөрес, немец җирендә очраткан Фәйрүзә апасына ул бернинди дә вәгъдә бирмәгән иде. Нинди вәгъдә? Куркуыннан хәтта авыз ачып сүз дә әйтмәде ләбаса! Менә быел шул үкенечле очрашу искә килә дә төшә…

Елга ел саен ярны ашый икән, шуңа күрә Ырысбай авылы читкәрәк күченгән. Зират исә элекке урынында. Хак, яңадан коймалап алынган. Кыяфәте хәзер икенчерәк. Обелиск, һәйкәлләр…

Ә Расих эзләгән кабер кайда соң? Картның башы әйләнеп китте. Бу бит балачактагы зират түгел! Ул да үзгәргән! Йөри торгач, тыны кысыла башлады. Балачакта үзенең кайда басып торганын күз алдына китерергә тырышты. Менә халык… Менә хәрби киемдәге бер абый ажгырып, йодрык төйнәп чыгыш ясый… Нәрсә дип кычкырырга өнди? «Бетсен!» «Тизрәк бетсен!» Нәрсә бетсен? Латыйпов карт өшегән сыман калтыранды. Менә шул усал абыйдан карашын алырга куркып, ул бөтенесеннән дә катырак кычкырган иде. Бетсен!!! Йа Хода, һичнәрсә аңламаган-белмәгән бала-чагадан нинди лозунг кычкырырга мәҗбүр иттеләр икән? Бер мәлгә хәтта куркыныч булып китте: әнә агачлар арасыннан шул хәрби киемдәге абый килеп чыгар да тагы, тагы аны акырырга мәҗбүр итәр… Юк, тынычлан, Расих карт, үтте ул заманнар.

Бераз бара торгач, Латыйпов туктады. Бушка гына этләнә, Шәйморат командирның каберен таба алмаячагы көн кебек ачык. Ул кабер эзсез югалган. Расих Латыйпов мәрхүмгә сөекле хатынының сәламен тапшыра алмады…

Карт кире борылган җиреннән, сискәнеп, кинәт туктады. Нинди хуш ис! Ходай Тәгалә, гөрләп чәчәк аткан гөлҗимеш каршысында тора лабаса! Ә чәчәкләре… Чәчәкләре кара төстә! Сокланып карап торган картның карашы бераздан җитдиләнде. Аһ, бу гөлҗимеш аңа таныш бит! Кайда күрде соң ул аны? Кайда? Гомерен бер җепкә тезеп барлый башлады. Туган авылы… Ике катлы йорт… Карт чак кычкырып җибәрмәде. Фәйрүзә апасы үстергән гөлҗимеш нәкъ шушылай иде ләбаса! Гөлҗимеш, ул әйткәнне расларга теләгәндәй, сизелер-сизелмәс кенә яфракларын тибрәтте. Карт иелеп аның хуш исле чәчәген иснәде, аннан күкрәк тутырып иркен тын алды.

– Мин Шәйморат агайга сәлам әйтергә тиеш идем. Моннан егерме биш ел элек, яраткан һөнәремнән аерган теге сәфәремнән кайткач та… Үтәмәдем бурычны… Чирек гасыр узгач намусым уянды!.. Соңлап булса да килдем зиратка. Тик Шәйморат агаемның каберен тапмадым. Бик булмаса, авылдашларына сәламен тапшырырмын дигән идем, ләкин аны белүче юк. Ә син – бар. Исең дә шул кие! Сиңа Фәйрүзә апаның сәламен җиткерәм. Беләсеңме, төгәл егерме биш ел элек ул миңа нәрсә дигән иде: «Шәйморатның каберенә барып, сәламемне тапшырсаң иде – аның токымы корымады…» – Карт кинәт тотлыкты. – Ә мин, ахмак, аннан Шәйморат агайның кеме бар, дип сорарга батырчылык итмәдем. Хәзер соң. Берәү дә ярдәм итмәячәк. Бөтенесе дә үзгәрде, син генә шул килеш. Безне үзгәртергә тырыштылар. Яклаучысыз бала-чаганы үзгәртүе җиңелрәк иде. Башта безне ятим иттеләр, аннан балалар йортына тәрбиягә алдылар. Яңа кеше ясыйбыз, диделәр. Аңа калса, искеләр хисабына кертеп, нинди гали затларны юк иттеләр! Нинди асыл кешеләрне!..

Яңа кешеләр… Сәвит кешеләре без. Яңа халык. Искене бетсен дидек. Хәер, бездән сорап та тормадылар. Ә син, гөлҗимеш, шул килеш. Шул ук асылда. Шул ук табигыйлек… Көчең дә, кодрәтең дә шунда. Шайтанның ачы балына бирелгәнче, синең баллы исеңә исереп яшәсәм, минем дә гомер башкачарак үткән булыр иде. Башкачарак… Мин беләм, син – Фәйрүзә апаебызның гөлҗимеше. Бездән соң да калачаксың. Мин сиңа шуны гына әйтергә телим: Шәйморатның токымы корымаган… Син дә корымагансың… – Картның ияге дерелдәде. Ул эшләпәсен салып гөлҗимешкә баш иде дә зираттан чыгу ягына юнәлде.

Кояш нурында гөлҗимешнең кара чәчәкләре кып-кызыл төскә керде.

«Сез һаман да җәяүме, синьорина?..»

Хәрби киемдәге казах аны кызганып, үз итеп казахча сөйләвен дәвам итте. Гайшә башыннан сыпырып алган яулыгын учына йомарлады. Аны урысча бернәрсә дә аңламый дип уйлаган, шулай ук хәрби киемдәге ике урыс арткарак күчте. Казах майор, юату сүзләрен кабатлый-кабатлый, аңа якынлаша бирде.

– Бу бөтенләй буш сүз… Барыгыз, китегез… – диде салкын тавыш белән Гайшә.

– Нәрсә дидегез? Төшенмәдем. – Шунда гына майор каршысындагы хатынның төс-сыны башкачарак булуын, кыяфәте белән казахка бик тартмавын аңлады. Гомере буе казах арасында яшәп, гел казахча сөйләшкән Гайшә, үзе дә сизми, башкортча җавап кайтарды.

– Барыгыз, хуш-бигайбә… Хос…

Өч «кунак»ның берсе дә кузгалмагач, Гайшә үзе атылып чыгып китте. Ишек төбендә торып калган теге икәү аның артыннан иярергә җыенган иде, казах ишарәләп туктатты.

– Ул мөселман хатыны, безнең алда үксеп еларга теләми. Казах даласы иркен, ул кайгыны сыйдыра… Йөрәген актарганчы иркенләп еласын.

Казах майоры ялгышты. Гайшәнең күзеннән бер тамчы да яшь тәгәрәп төшмәде. Каядыр еракка, билгесезлеккә төбәлгән килеш тукталмыйча атлады да атлады. Туктаса, кара кайгы куып җитә, күз яшен чыгарса, баягы яман сүз чынбарлыкка әйләнер. Ул моңа юл куймаячак. Ул тәкъдиреннән качып китеп бара. Бер минуткамы, бер секундкамы – мөһим түгел. Юк! Бу сүзне ана йөрәге ачыргаланып кычкыра. Юк! Булмас! Улының үлеме булыр эш түгел! Юк, Гайшә беркайчан да улының үлемен теләмәде. Тугач та. Насыйбы тугачмы? Кырык дүрт ел элек улы шушы дөньяга килде ләбаса! Тукта, кая алып бара бу юл? Хәер, кая гына алып барса да, аның очында бер генә хакыйкать көтә: «Улыгыз юк».

Сабые дөньяга килгәч, Гайшә аның үле тумаганына үкенгән иде. Хатын маңгаендагы тирен сыпырып алды да шып туктады. Йа Хода, әллә шул теләкне кырык дүрт ел үткәч кабул кылдыңмы? Юк. Йодрыгын авызына терәгән ана йөткерә-йөткерә ары йөгерде.

Даланың очы-кырые күренмәде. Үтелгән гомер юлы кебек тозлавыклы, ташлы-комлы… Барыбер тукталырга ярамый, югыйсә аяусыз дөреслек куып җитәчәк. Әлегә ул артта калды. Гомер дә бит шушы юл сыман – икеләнеп, куркып калырга ярамый, ул да хәрәкәт таләп итә. Хәер, бу далада нинди юл ди? Очы-кырые да, иге-чиге дә булмаган шушы казах даласын күпме иңләде ул. Адашып та, югалып та булмады бит шунда. Бу дала аны йотты. Йотты?.. Юк, бары икенче яшәү бирде…

Гайшә нык итеп ютәлли башлады. Тын юлы буылып, һич хәле калмады. Хәтта күз алды караңгыланып китте. «Газраил, улымның җанын кыйганчы, минем җанымны гына алсаң булмый идеме? Минем гомеремнең берәүгә дә кирәге юк иде! Берәү өчен дә ул кадерле дә, газиз дә булмады!» Хатын атлаудан туктады.

«Әни, газизем, кадерлем!..» Менә бит Насыйбының тавышы колакта яңгырап китте… Үстең. Очучы булдың. Дала иркенлеге җитмәдемени сиңа? Соң, нигә кирәк иде күк чиксезлеге?

Дала читенә барып җитә алмасын аңлаган Гайшә, башын түбән иеп, килгән ягына борылып карады. Теге өч адәм барыбер арттан ияреп килә. Язмыш сыман, шәүлә сыман. Тәкъдирдән качып булмый!

«Хәрби лётчик, капитан Нурпесов, махсус задание үтәгәндә, батырларча һәлак булды». Тыңлап бетерергә кирәк.

Гайшә хакыйкатькә таба атлады.

* * *

Әйе, каһәрле сугыш бик күп балаларны ятим итте, кырык бернең кышында ук әтисенең үлем хәбәре килде. Тагын төгәл бер елдан әнисе салкын тидереп түшәккә ятты, шуннан мантый алмый үлеп китте. Өч туган тиешле Ишбулды абыйсы кызны үзенә алып кайтты. Күп балалы ач гаиләгә тагы да бер җан өстәлде. Алия җиңгәсенең ачуы, әлбәттә, шушы артык җанга төште. Нихәл итсен, кыз бала, үлемнән калып, шулай көн итәргә мәҗбүр булды. Җимертеп йорт эшен башкарды, ачлыкка да, кимсетелүгә дә түзде. Хәер, түзми кая гына барсын инде? Сугышның һаман бетмәве, ризык җитешмәве, түләп котылгысыз салым – боларның барысы өчен дә Гайшә гаепле иде, ахрысы. Җиңгәсенең каргышы өзлексез аның өстенә яуды. Ә инде Ишбулды аганы да фронтка алгач, Алия җиңгәсе аны еш кына өйдән дә куа башлады.

«Җаны гына чыккыры, шушы ятимнәрнең нык булуы! Берәүнең кадерле баласы булса, күптән ятып үләр иде. Ятим асрасаң, авыз-борының кан булыр, дигән әүвәлгеләр… Бу хәерче, мескенне кем генә кияүгә алыр икән, башка бер бәла булыр инде…»

Сытык чырайлы җиңгәсенә ярар өчен нәрсә генә эшләмәде Гайшә. Кыш яланаяк көе чиләк тотып суга йөгерә, утынын да ярып кертә. Ярый әле, җәй җиткәч, яшь бала дип тормый фермага эшкә алдылар үзен. Кара таңнан торып, авыр эш башкарырга, төн уртасында гына йокларга туры килсә дә, җәйләү Гайшә өчен оҗмахның үзе булып тоелды. Эшкә әрсез булды шул, алдынгы савымчылар рәтенә дә тиз барып керде. Бөтен балалары белән җиңгәсен үзе карый башлады лабаса. Җитмәсә, абыйсының кара хәбәре килеп төште. Алия җиңгәсе дә бераз йомшаргандай булды. Уен-фәләнгә чыгармады, ул яктан каты иде.

– Беркая да чыгып йөрү юк, ишеттеңме? Урыныңны бел! Агаең үлеп калса да кумыйм, әмма исемеңне чыгарсаң, җаныңны алам! Эш – өй, өй – эш – менә шул!

Кая инде ул чыгып йөрү! Гайшә андый нәрсәне бөтенләй дә белми. Йөгер, эшлә, җәһәтрәк бул, арыганыңны белдермә. Аның эчендә шулардан тыш бернинди дә теләк юк. Дөрес, бер теләге бар икән: их, җиңгәсе мөмкин кадәр сирәгрәк кычкырсын, еш сукранмасын иде… Ә ул бары арымаска тиеш! Гайшәнең бөтен бәлаләрдән котылдыру юлы шул гына. Яхшымы аның тормышы, әллә начармы моны да белми, чөнки яхшы тормышны ул хәтерләми, тормышның тагын да начаррак булу ихтималын күз алдына китерә алмый. Әйбәт кешеләр күбрәк булсын, дип тели кыз. Әнә шундыйларның ягымлы бер карашы, җылы сүзе яшәүгә дәрт бирә. Изге күңелле авылдашлары җитәрлек. Шулай диюгә, күз алдына бригадир булып эшләүче Шәфкать бабай килеп баса. Олы кеше инде. Ул Гайшәнең дәү әтисе белән дус булган. Кызның хәлен белешергә дип, кереп чыкканда, хәтта Алия җиңгәсе дә юашланып китә. Бала җанлы кеше ул. Гайшәне дә ашатып чыгара. Тагы шундый киң күңелле кешеләрнең берсе – фермада бергә эшләгән Сәлимә апа. Бу юлы фермадан кайтышлый, кыз аның янына кереп тә чыкты. Туганнарының күлмәк-ыштаннары тишелеп бетеп бара. Энә белән җеп алып торырга кирәк. Әниләре колхоз эшендә, ул да хәлдән таеп кайтып егыла. Ә Гайшәгә арырга ярамый. Ичмасам, пыскаклаган яңгыры тукталсачы! Юк, хәерчегә җил каршы дигәндәй, азга гына да тынмый. Гайшә көне буе йөгерүдән инде сызлый башлаган аякларын чак-чак сөйрәп, Сәлимә апасыннан чыгып китте. Аңа артык соңга калырга ярамый. Иртәгә кара таңнан эшкә. Арымаска, арымаска… Сукмак тайгак, хәлсез аяклар чак-чак күтәрелә…

– Синьорина, сезне ничек җәяү чыгарып җибәрделәр?

Арттан кемдер куып җитте. Сорау бирә бит. Башкортча эндәшә, тик нишләп Гайшә бернәрсә дә аңламый? Ни өчен җәяү, диме? Соң, Гайшә аның күзенә колхоз рәисе булып күренмидер бит? Кыз үзенә елмайган юлчыга карый. Күзен чекерәйтеп, аптырап карый. Юлчы биргән сорауны аңларга тырыша ул. Аңламагач, җавап бирә алмый.

– Синьорина, мин сезнең кучерыгыз булыр идем!

Кем бу? Берәр диванамы, әллә Хозыр-Ильясмы? Киез эшләпәсеннән яңгыр тамчылый. Бер кулында таяк, икенчесендә төенчек. Какча битле, томшык борынлы егет ап-ак тешләрен күрсәтеп елмая. Аның шук карашыннан тартынып, кыз ботына ябышкан итәген тарткалый. Бер очын тартса, икенче очы ябыша.

– Ничек шушындый чибәрнең берүзен җәяү чыгарып җибәргәннәр? Патша кызларына алмаштыргысыз башкорт сылуларын кайчан кадерләргә өйрәнерләр?

Гайшәнең бу сүзләрне ишеткәне булмады. Ишеткәне дә, аңлаганы да юк, ләкин алар бик-бик матур сүзләр булырга тиеш. Кыз мондый сүзләрне аңламый. Тырышып та аңлый алмый! Шуңа да җавап бирү урынына Гайшә йөгереп качып китәргә итә. Их, ничек җайсыз борылды. Аягы таеп китеп, янбашы белән килеп төште. Егет бик җитез булып чыкты, иелеп кулын сузды. Аякка баскач, Гайшә янә аңа сөзеп карап алды.

– Сез бит танымадыгыз… Мин ул кешене белмим… – дип мыгырдады авыз эченнән.

– Кемне, сылу?

– Соң… Синйәр… Синйәрәне…

Яфракны хәтерләткән күзләр аңа төбәлде. Башта көләргә уйлады, аннан кинәт җитдиләнде.

– Гайшә сылу, син мине танымадыңмыни?

Гайшә карашын аска төбәде дә баш чайкады.

– Кәрим бит мин!.. Былтыр ФЗОга алып киткән иделәр.

Гайшә ялт итеп башын калкытты! Кәрим шул! ФЗОга киткәнгә кадәр ябык, бәләкәй генә бер малай иде. Ә хәзер каршысында калын тавышлы, озын буйлы егет басып тора.

– Кәрим?! Әйе шул!.. Киткәннәрдән берәү дә кайтканы юк иде әле!.. Ничек алай?

– Минем бер аяк йөрми. Төзәлер, диделәр. Ә бу, – дип, егет таягына ымлады, – минем өченче аяк. Авылда очраткан беренче кешем син булып чыктың. Мин дә сине башта танымый тордым…

Яңгыр астында алар янәшә атлап китте. Яланаяклы кыз һәм таякка таянган аксак егет.

* * *

Менә шулай Сәлимә апасыннан кайтышлый очрашты алар. Яңгырлы юл хәтердә мәңгегә уелып калды. «Сине яңгыр китерде. Син бит яңгыр егете!» – ди торган иде аңа Гайшә. Әйе, сугыш беткән елның җәе кызның тормышына яңгыр аша матур яңалык алып килде. Кабатланмас күңел кичерешләрен… Тик авыл элеккечә яши бирде. Шул ук ачлык-ялангачлык, авыр эш. Гайшә генә түгел, бүтәннәр дә еш кабатлаган догага бәрабәр сүзләр: «Арымаска, бирешмәскә!»

Нәкъ шул елны яңа уполномоченный беренче мәртәбә алар авылына да аяк басты. Палнамуч Марат дип йөртәләр иде аны. Хәер, исеменнән алда «даны» килде. Фәлән авылда шулкадәр кешене, төгән авылда шулкадәр кешене төрмәгә җибәрткән, дип сөйләделәр. Әз генә гаеп булса да адәм баласын, олымы ул, кечеме, һич жәлләми утырта да куя икән. Һәр авылда диярлек хатыны барлыгы беленде. Өстәгеләр аның бу «гадәте»нә күз йомып караганнардыр, күрәсең, партия, власть кушкан җаваплы бурычны арттырып үтәгәч, мондый гөнаһларын кичерә килгәннәрдер. Ай, бик дәртле, ярсу иде ул! Фермага килеп кереп бер кычкыруы була, барысы да тораташтай ката да кала. Галия исемле апа чиләгендәге сөтне ялгыш түгеп җибәргәч, чыбыркысы белән ярды бит мескенкәйне. Хәтта авылның абруйлы карты исәпләнгән бригадир Шәфкать бабай да сүз ката алмый басып торды.

Әнә шул адәм тол хатын Сәлимә апага күз салды, каһәрең. Күз төшмәслек идемени, янып торган кара күзле, ап-ак йөзле Сәлимә апа иң сылуы иде бит авылда. Ике кечкенә баласы белән тол калганда, егерме ике генә яшьтә иде. Палнамуч Маратның фермага бик еш, хәтта көненә берничә мәртәбә килеп йөрүе дә шушы хатын аркасында. Дөрес, Сәлимә апа аның ягына борылып та карамады. Шулай да палнамучның кылануы һаман тупасрак, аяусызрак була барды. Һәрнәрсәне үзенчә күрергә, үзенчә итәргә, үзенчә бөгәргә гадәтләнгән бу ир актыгы чигенергә өйрәнмәгән иде. Аның бәйләнүләреннән ничек котылырга белмәгән яшь хатын тотты да беркөнне вазифа иясенә чиләге белән тондырды. Бөтенесе дә тораташтай катып калды. Күзе аларган палнамуч, «һә» дигәнче, хатынның каршысына сикерде һәм ярсып чыбыркы белән яра башлады.

– Менә сиңа! Менә сиңа! Бетте башың! Кәнис! Менә сиңа!..

Ул акырып-акырып каезлый, Сәлимәнең авызыннан бер генә өн чыксачы! Берәү дә яклаша алмый, һәркемгә җаны газиз, иртәгесе көнен уйлый. Әгәр дә Шәфкать бабай килеп кермәсә, бу хәл нәрсә белән бетәр иде, әйтүе кыен. Эшнең асылына төшенмәсә дә, карт уполномоченныйның чыбыркысын эләктереп алды.

– Ә-ә-ә! Саботажмы?.. – Ерткыч кыяфәте алган уполномоченный тамагы карлыкканчы акырды. – Мин аны сөт урлаганда тоттым! Ә син каракларны үз канатың астына җыясыңмы?!


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации