Электронная библиотека » Фәрзанә Акбулатова » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 14 ноября 2022, 12:20


Автор книги: Фәрзанә Акбулатова


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 26 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Йа Раббым, аның ире фронтта башын салды! Ул бит фронтовик хатыны! Намусы таза! Моны бөтенесе дә белә!..

– Фронт, имеш! Әтү без монда җиңүне якынайтмаган! Карт чучка, югыйсә тегендә сөт белән алыш-биреш иткәнегезне белмиләр!..

Җиткергән. Ышандырган. Шәфкать бабайны бригадирлыктан алдылар. Озакламый, Сәлимәгә суд була икән, дигән хәбәр ишетелде.

Юк, суд булмады. Нәкъ шул көннәрнең берсендә, Сәлимә уполномоченный Маратны өенә яшәргә керткән, дигән икенче хәбәр килеп чыкты. Әйе, төрмәгә эләккәч, балаларын ятим итмәс өчен күнде Сәлимә. Күралмаган, җирәнгән адәмен кочагына алды.

Гайшәнең колагында Сәлимә апасының уполномоченныйдан тукмалганнан соң әйткән әрнүле-ачынулы сүзләре яңгырап киткәндәй булды.

– Без соң кайчан кадерле кешеләр, кадерле хатыннар булырбыз икән?

– Кайчан да булса килер ул рәхәт тормыш. Апай, бу авырлыклар үтәр…

– Юк, сеңлем, мин дә, син дә рәхәт тормышның нәрсә икәнен белмибез. Ә бит бары кеше булып, үземне кеше итеп тоеп яшисем килә!.. Кем генә соң яклар безнең кебекләрне?

Менә яклау тапкан. Ул заманда бүтәнчә үзеңне яклау юлы юк иде шул. Заман, үзгәрдеңме син бүген? Нинди син? Күпме синдә Сәлимә шикелле яклаучысыз торып калган асыл кызлар?..

Юк, палнамуч Маратның холкы үзгәрмәде. Адәм балаларын әүвәлгечә чыбыркы белән каезлады. Тукмап ату, типкәләп ташлау аның өчен бернәрсә дә түгел иде. Канлы күз яше түккәннәр аз булмады, бигрәк тә хатын-кызлар. Авылдашлары хәзер хәтерлиме икән бу адәм актыгын? Кешенең булмышы шулай: ул һәр аламадан, хәшәрәттән тизрәк котылырга тырыша. Бәлки, бу зобанины да бөтенләй хәтерләреннән алып ташлаганнардыр? Адәм барыбер яхшыны ешрак исендә калдырырга тырыша. Сыгылып төшкәндә, өмет өзелгәндә, әнә шундый кешеләрне искә аласың. Шулчак дөнья яктырып киткәндәй була. Алар күктәге йолдызлар шикелле. Ләкин якты дөнья дигәнебез дә, караңгы дигәнебез дә бер үк дөнья ләбаса… Димәк, бер үк дөньяны кемдер яктылык белән чолгап ала, бәгъзесе караңгылык белән томаларга омтыла.

Яктылык. Хәтердә мәңге калыр кешеләр була. Юк! Хәтердә мәңге кала торганы берәү генә була! Ул булды. Бар. Яңгыр белән килеп керде. Яңгыр егете. Кәрим һәм киез эшләпә. Таяк һәм төенчек.

Ә далада яңгыр сирәк ява. Шыбыр-шыбыр пыскаклый. Вак яңгыр. Нигәдер шул чакта җир елаган төсле.

Кәрим, заводта авариягә юлыгып, аягын имгәткәннән соң кайтып төште авылга. «Аягың эшкә ярамаса да, кулыңда көч бар, көрәк-сәнәк тота аласың», – дип, аны тиз арада фермага эшкә чакыртып алдылар.

Ферма тирәсендә Шәфкать карт, палнамуч Мараттан бүтән әллә ни ир заты күренмәгән заман. Кәримне җиңгәләре чыр-чу килеп каршы алды.

– Каениш, син өч яшеңдә үк минем колакны тешләп куйган идең бит инде!..

– Тукта-тукта, биш яшеңдә минем өчен Хәбир агаең белән көрмәкләшкәнеңне хәтерлисеңме?

Кәрим исә шаян җиңгәләргә, гадәттәгечә, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмая. Кемгәдер баш кагып җавап бирә, кемнедер ишетмәмешкә салына. Ә үзе Гайшәгә сирпелеп карый77
  Сирпелеп карау – капыл гына карап алу, караш ташлау.


[Закрыть]
. «Мин сине генә эзлим, бары сине генә күрәм» ди аның күзләре. Чынлап та, бу караштан ярым җимерек караңгы ферма эче генә түгел, болытлы көн дә яктырып киткәндәй. Күңел балкый. Өшеп-туңулар, җиңгәсенең сытык чырае – бөтенесе-бөтенесе онытыла.

Егет үзе дә кыз янында озаграк тукталырга тырыша. Башкаларга җәһәт кенә булыша да, сәнәген тотып, аның янына ашыга. Үзләре әллә ни сөйләшми дә, ләкин күңел серләре уртак. Алар сүзсез дә аңлаша. Эшен бетергәч, Кәрим тутырып карап ала да башка савымчыларга ярдәмгә юнәлә. Аннан да кызга күз ташлап алырга онытмый. Әй, яшьлекнең кабатланмас минутлары! Гомер нурани – күз ачып йомганчы юкка чыккан бер мизгел.

Сәлимә апасының моңсу йөзе чагыла. Менә ярты ел инде палнамуч аңа килеп-китеп йөри. Әнә шул чактан алып Сәлимә апаның йөзендәге нуры сүнде.

Менә алар әле фермадан бергә чыкты.

– Бәхетеңә күз тимәсен, берүк, – ди хатын. – Каршыңда сиңа мөкиббән киткән егет йөри. Алда бергә-бергә үтәр матур көннәрегез, елларыгыз бар. Безнекеләр инде җир куенында… Без, бахырлар, яшәү хакына… тәнне саттык… Юк, җанны… – Сәлимә апаның күзләре эчкә баткан. Ул, ниндидер авыр, бик авыр уйларны айкап-иңләп чыга алмагандай, – ирем, бер-бер әсир эләккән булып, исән-сау кайтып төшсә, бу хурлыкны мәңге кичермәячәк. Шуңа хәзер уйлыйм, һәлак булуы хәерле, югыйсә… – Бераз тын торганнан соң көрсенеп куя. – Ә үзем һаман көтәм… Кайтса да минем аңа өметләнергә хакым юк инде…

Нәрсә дип булса да юатырга кирәк. Кыз моны яхшы аңлый.

– Марат агай зур хуҗа, яшәвең җиңеләер…

– Һе, – дип, Сәлимә апа сәер итеп көлде. – Сеңлем, мин үземне күралмый китәм. Безне бит тормыш аямады. Иң кирәк, иң мохтаҗ чакта яклап чыгар кешеләребез табылмады шул! Хет җаннары бер минутка булса да әйләнеп кайтмады. Кан-яшь елаган бер мәлдә! Без вакытыннан алда картайган бичәләр. – Ул хәзер каядыр еракка төбәлеп тора. – Әсирлектән котылып кайтучылар бар, ди. Шәкүрем дә плин-фәләнгә алынган булса… Сеңлем, мин аның кайтып төшүен телим. Юк, ул инде мине гафу итмәс. Тиңен табар. Тик теге кабахәттән үчен алыр иде, дим. Явызлыкны юк итү – савап эш. Шулай ул, сеңлем…

Гайшә зур ачылган күзләрен аңа төби.

– Ярар, язмыш кушканны күрербез. Бар, сеңлем, әнә сине көтәләр.

Йөк ташучы «Орлан» кушаматлы үгез тирәсендә булышкан булып, Кәрим аны көтә иде.

– Гайшә, күрәсеңме, мин таяк-терәүсез дә йөри алам! – Егет шат елмайды, аннан кызга таба ныграк иелде. – Ә син нишләп боек күренәсең? Арыттымы? Утыр арбага, Орлан очар кош сыман! Галәмәт җитез үгез.

– Беләсеңме, Кәрим, Сәлимә апай Шәкүр агайны көтә, әле шуны ишеткәч, эчем өзелде. Похоронкасын алганына ни гомер…

– Ә нишләп алай булгач… – Кәрим сораулы карашын кыздан озак алмады. – Нишләп бик тиз… Бер бабайны кертте дә, хәзер ирен көтәме?! – Егетнең ирене мыскыллы дерелдәде. – Бәлки, ул ирсез калырмын дип курыккандыр?

– Беркайчан да, беркайчан да апайлар турында алай димә! Аларның яклар, сыеныр кешесе юк. Син бит бернәрсә дә белмисең!.. Гаепләмә!

Тамакка төер килеп тыгылды. Гайшә күзен сөртә-сөртә йөгерә-атлый китеп барды. Бераздан аны Орланы белән Кәрим куып җитте.

– Гаепләмәм. Көчсезләрне, хәлсезләрне рәнҗетүдән Алла сакласын. Оныт мин әйткәнне. Гайшә, йә, бер генә кара әле. – Кыз башын күтәргәч, Кәрим, арба ягына күрсәтеп, реверанс ясады. – Карета килеп җитте! Ә хәзер, зинһар, каретага утырыгыз, синьорина!

«Синьорина». Кәрим аңа шулай дип эндәшергә ярата торган иде. Башта аңламаса да, мәгънәсен соңыннан кызлардан сорашып белде. Кәримнең бу сүзне ничектер, талпынып, сокланып әйтүе күңелгә яттымы, һәрхәлдә, Гайшәгә «синьорина» сүзе бик ошый. Елмаеп җибәргәнен үзе дә сизми кала. Кәрим, гомумән, янындагы кешеләрнең күңелен күтәрә белә иде. Аның белән хәтта аксакал исәпләнгән Шәфкать бабай да киңәш итәр иде. Берәр четереклерәк хәл килеп туса: «Кәримне тыңлыйк әле», – ди торган иде… Бәлки, шуңадыр, авылдашлары арасында Кәрим бик абруйлы булды. Авыр эштән йончыган апай-җиңгиләренә нинди җылы сүзләр таба белде. Аларны елмаерга мәҗбүр итте. Ләкин бөтенесе дә белә: Кәрим өчен дөньяда бер генә «синьорина» бар. Бермәл Гайшә Кәримнән сорамый түзмәде:

– Синең синьориналарны күргәнең юк лабаса!

– Бар, – диде егет җитди кыяфәт белән. – Әллә ничәмә кино карадым, ә бер мәртәбә хәтта театр күрсәттеләр. Алар һичбер кабаланмый, матур гына итеп, аккошлар йөзгән шикелле атлап китәләр. Киемнәре шундый килешле, карап күз туймый. Ирләр иелеп кенә аларның кулларын үбә. Бармакларыннан гына тотып биергә алып төшеп китәләр.

Гайшәнең күзеннән чак-чак яшь бөртеге атылып чыкмады. Ул челт-челт керфекләрен какты.

– Син бит әкият сөйлисең! Шулай бит!

– Юк, Гайшә, мин чын кешеләр, чын сылукайлар турында сөйлим. Алар каретага гына утырып йөри.

– Алай булгач, син буржуйлар турында сөйлисең бит. Мәктәпкә йөргән елларда, бәләкәй чакта, укытучы яманлап сөйли торган иде. Алар канечкеч була, ди…

– Алар матур тормышта яшәгән адәм балалары! Синең, минем кебек үк кешеләр. Мин шул синьориналарга карадым да безнең башкорт кызлары күпкә сылу икәнен аңладым! Тик андый тормыш та, андый затлы киемнәр дә безнекеләрдә юк, ләкин мин ышанам: кайчан да булса сезгә дә рәхәтлек килер, яшәвебез әйбәтләнер. Ә син иң-иң гүзәл синьорина булачаксың, Гайшә!

– Куйчы әле… – дип җавап кайтара ул.

– Без синең белән укып кайтырбыз. Мин бөтен авыр эшләрне эшли торган машиналарны ясарга өйрәнермен, ә син аларга фәрман гына биреп утырачаксың.

– Шундый машина була димени? Алар мине ничек тыңласын?

– Ә мин шундый машиналар ясаганнарын беләм.

– Шул буржуйлармы?

– Акыллы, башлы кешеләр. Алар бит бөтен илләрдә дә бар. Минем дә кулдан килер дип уйлыйм. Тик син янымда булсаң… Машинасын да ясармын, фәрманын да үзем бирермен, бары син генә янымда бул, синьоринам!

Мондый сүзләрдән соң күңеле күтәрелеп киткән Гайшә елмайды. Шул ук минутта диярлек, корт чаккандай сикереп тә торды.

– Уй!.. Җиңгәмнән эләгә инде!.. Мин бит бүген утын ярып куярга тиеш идем. – Шуннан, шаярту катыш ачынып, өстәп куйды. – Эх, Кәрим, әкият сөйләү белән генә тамак туймый, өс бөтәйми шул! Иртәгә фермага да иртәрәк килергә куштылар. Мин очтым!..

Мондый аулак сөйләшүләр бик аз эләгә. Фермада чакта гына урык-сурык күрешеп калалар. Эш арасында бер-берсенә мәхәббәтле караш ташлашу да әллә күпме көч бирә. Егетне исә җиңгәләре хәзер башкачарак шаярта.

– Куй, каениш, мал азыгы ташуга бөтенләй яраксызга әйләнеп киттең бит әле!.. Күзең дә кылыйлана башлады. Гел әнә теге почмак тирәли йөри!..

– Җирне кояш тирәли әйләнә дигән булалар, пүчтәк икән! Синең күзеңнең ничек уйнаганын күрсәләр!.. Күчәреннән ычкына инде! Куй-куй, болай йөрмә, кәләш ярәшик тә куйыйк үзеңә.

Җиңгәләренең мәрәкәсенә игътибар итмәскә тырыша егет. Бу юлы да ашыкмый гына җавап кайтарды.

– Коллыктан котылу белән өйләнәчәкмен. Кол сөйгәнен бәхетле итә алмый.

Шау-гөр килгән ферма эче тынып калды. Шуннан берничә тавыш берьюлы ишетелде:

– Ничек инде кол?!

– Сәвит биргән хөррияткә шөкер итүең шулаймы?

– Әмерик ышпиуны кебек сөйли, уй, оста… Китә бит бу малайның башы!..

– Бездә генә бит кеше ирекле! Тәүбә, диген, каениш!..

Хатыннар Кәримгә чынлап торып ачуланды. Үзенең артык сүз ычкындырганын аңлаган егет бернәрсә дә дип җавап кайтармады. Ахырдан кемдер берәү шулай дип куйды:

– Бичәләр, безне якты киләчәккә чыгарган Сәвит власына рәхмәт, әйдәгез, аңа багышлап такмак әйтеп алыйк әле!

Аны берничәсе күтәреп алды. Ләкин ике-өч такмактан соң тагын тынып калдылар. Әзрәк торгач, кемдер боек кына әйтеп куйды:

– Әй бичәләр, безгә әллә нәрсә кирәкми дә инде хәзер. Кыш шушы ялангач аяклар туңмасын, тау-тау тизәк ташыган кулларыбыз бирешмәсен.

– Нәрсә монда коткы таратасың? Хәзер иң бәхетле илдә яшәгәнеңне дә оныттыңмы?! Безнең илдә генә адәмгә сан бар!.. Әнә Кәримне әйтәм, бөтенләй юкны сөйләп, безне зык куптарды. Кая китте әле үзе!..

Шулчак йөк сөйрәгән Кәрим ишектә күренде.

– Бу якка палнамуч Марат килә, – дип искәртте ул эчтәгеләрне.

Ферма эчен шомлы тынлык басты.

– Кайда булып беткән бу эт еккан нәрсәләр? Каршы алучы да юк!

Маратның карлыккан ямьсез тавышыннан иске, ярым җимерек ферма бинасы селкенгәндәй булды.

– Менә халыкка хөррият бүләк итүчеләрнең берсе килде, – диде Кәрим.

Башкалар ул әйткәнне ишетмәгәнгә салышты.

Палнамуч фермада озак тоткарланмады. Эше күп булдымы, янә бер-икене генә ажгырды да атына сикереп менеп китеп тә барды. Соңгы сүзләре генә хушлашу авазы булып яңгырап торды.

– Яныңда камчы йөртмәсәң, һичбер нәрсә аңламый, хайваннар! Тагы сөт кимегән бу бригадта. Мин озакламый кире киләм, иркенләмәгез, иллалла …

– Менә шулай була инде безгә дигән хөррият. – Мыскыллы көлемсерәгән Сәлимә озак кына баш кагып тор– ды. – Тик мондый «ирек»тән безне азат итүче генә булмас инде!

Бер сыеры чирләштереп торгач, Гайшә фермада тоткарланды. Мескен сыерларның юньле ашарына да юк. Торган урыннарында үтәдән-үтә җил өреп тора. Чирләп-фәлән китсәләр, кем гаепле, әлеге дә баягы савымчы инде. Ярый, сыеры бирешмәскә охшаган. Ахырдан Гайшә үзен шулай дип тынычландырып, кайту ягына борылды. Ишекне ачу белән уполномоченныйга чак килеп бәрелмәде. Куркудан авызын ярым ачкан килеш артка тайпылды. Соң бит инде, фермада берәү дә калмаган. Мондый вакытта нәрсә иснәнеп йөри икән?

– Тукта, дим, кыр кәҗәсе! Кая читкә тайпыласың. Мин кеше ашамыйм лабаса! Кем буласың? Савымчы?.. Шушындый бала гынамы? Күптән эшлисеңме? Һе… – Палнамуч Марат кызның моңа тиклем күзенә чалынмавына ныграк аптырады бугай. Хәтта Гайшәгә иелә биребрәк карады.

– Сөбханалла!.. Кем баласы буласың? Фронтовик? Хөкүмәт ятимнәрне үгисетми ул бездә! Ярдәм кирәксә эндәш… – Палнамучның күзендә чамасыз канәгатьлек чагылды. Ул хәтта тамагын берничә мәртәбә кырып алды. Кыймылдарга да куркып катып калган кыздан акайган күзен алмады.

– Агаең белән исәнләшеп йөре… Тамагың тук, эшең тыныч булыр. Закун, ул, ни, үзебезнең кулда, карендәш…

Уй, бәхете бар икән, уң кулда Кәрим җигеп йөргән үгез күренде. Арбага йөк төягән Кәрим аксый-аксый арба читеннән атлап килә. Гайшә тотты да аңа таба йөгерде. Егетне күрү шатлыгыннан бигрәк, палнамучның акайган күзеннән котылу теләге аны шулай эшләргә мәҗбүр итте.

– Һо, маладис, энем! Менә бит ярдәмчең дә бар икән!.. Ярар-ярар, йөгеңне бушат та, кайтыгыз… Иртәгә бәйрәм түгел.

Инде үз юлы белән китеп барган Маратка күз кырые белән озак карап торды Гайшә.

– Мин аннан куркам, – дип пышылдады.

– Аның янында бөтенесе дә шыр җибәрә инде, син генә түгел. – Кәрим кызны юатты. – Тик бүген сиңа аннан куркырга түгел, кәефе шәп күренә ләбаса! Югарыда тагы да мактаганнар, күрәсең… Мин булганда, берәүдән дә курыкма. Курыкма, синьоринам!

Гайшә җавап бирергә дип ачкан авызын кире япты.

Ул көнне дә яңгыр сибәли иде. Эңгер төшкәндә, шатлыгыннан күзләре янып торган Кәрим кызның каршысында пәйда булды.

– Гайшә, булды! Мине армиягә алалар!

– Армиягә? – Бу Гайшә өчен көтелмәгән яңалык иде. – Ә ничек алай?.. Син бит аяк аркасында армиягә яраксыз калдым дигән идең ләбаса?..

– Аруланган инде! Нәрсә, бер аяк… Йә, алай аптырап карама инде, Гайшә, соң, армия күрмәгән егетне кем санлый авылда? Мин аннан чыныгып, чын ир-егет булып кайтачакмын! Гайшә, минем белән горурлануыңны телим. Өч елдан нинди нык, көчле әзмәвер каршыңда басып торачак. Күз алдыңа китерә аласыңмы?..

– Өч ел?.. – Гайшәнең бу сүзне беренче мәртәбә ишеткәндәй исе китте. – Әй-й, аңа тиклем нәрсәләр генә булып бетмәс…

– Сау кеше өчен өч ел бернәрсә дә түгел, Гайшә. Аннан инде, гадел, ару тормышны корачакбыз. Эшләрбез дә, укыр– быз да. Колхозыбыз, халык мәңге болай этләнмәс. Хәл яхшырыр. Без аны яхшыртырбыз. Менә ни өчен кирәк миңа армия. Чын ир-егет армия сынавын үтәргә тиеш.

– Шулай булсын. Бөтенесе дә син әйткәнчә килеп чыксын.

Кызга да Кәримнең кәефе йога. Хәзер ул да куанып елмая. Баш кагып килешә.

– Өч ел сау кеше өчен берни түгел!

Кәрим Гайшәгә тагын да якынрак килде. Соң… Барыбер бер аякка аксый лабаса!

– Тик аягың бер дә рәтләнгәнгә охшамаган…

– Мине, бәлки, алмаслар да иде. Беләсеңме кем ярдәм итте?

– Кем?

– Палнамуч Марат, менә кем! Теләгең булса, энем, ярдәм итәм, минем кулдан бөтенесе дә килә, диде. Чынлап та, сүзе үтте бит!

– Кәрим, син ул адәмгә ышанасыңмы?

– Шушы соңгы вакытларда миңа аның мөнәсәбәте хәтта әйбәтләнгән иде. Аны бит үзең беләсең… Һәрхәлдә, безгә алмашка менә дигән яшьләр килә, аларга кеше булырга ярдәм итәргә тиешбез, диде. Үз авызыннан чыккан сүз. Минемчә, бик ихлас әйтте. Беләсеңме, солдат боткасы ничек чыныктыра? Армиядән кайткач, мине танымый да торырсың әле, Гайшә! Ә ул сынауны һичшиксез үтергә кирәк.

Гайшә Кәримгә таба атлады. Егетнең шомырттай кара күзләре әйтеп бетергесез шатлык нуры белән балкый. Куллар кулга тоташты. Егет кызны үзенә якынрак тартты.

Гайшә оялып читкә каерылгандай итте. Аннан башын калкытып, Кәримнең күзләренә карады.

– Гайшәм, кадерлем… Җаным минем…

Көрсенү, эчке калтырану аша ишетелде тавыш. Егетне тирән кичерешләрен бөтен йөрәге, күңеле белән тойган Гайшәнең эче өзгәләнгәндәй булды. Ниндидер аңлаешсыз, эссе һәм салкын дулкын бәреп үтте. Ярату да, шатлык та, аерылу сагышы да күкрәктә бер булып кайнады. Кыз тавыш-тынсыз гына башын егетнең күкрәгенә салды, аннан дертләп читкә тартылды. Кәрим Гайшәнең кулларын кысып тоткан иде, ычкындырмады.

– Мин шикләнмим, егет кешегә армия кирәк, тик үзем шушы аерылышуга түзә алмам, йөрәгем шартлар кебек. Их, аңласаң икән… – Кәрим тамагына тыгылган төерне йотты да сүзен әйтеп бетермичә туктап калды.

– Син бит беләсең, мин көтәчәкмен…

Сөйгәне, аны ишетмәгән төсле, бер үк сүзләрне кабатлады.

– Синнән дә сылу юк бу дөньяда… – Гайшә карашын аска төбәгән килеш аңа җавап итеп пышылдый, ләкин үз тавышын үзе ишетми.

– Синдәй дә юк…

– Гайшә, үз йортым булса, алып кайтып китәр идем мин сине. Бернәрсәгә карап тормас идем!..

Карап тормас иде. Ә хәзер тавык кетәгедәй өйгә энеләре, абыйсы, җиңгәсе, аларның балалары янына алып кайта алмый шул. Әнә шуңа да бөтен өметен армия, солдат булып кайтуына бәйли ләбаса. Моны гына аңламыймыни Гайшә! Тик нигә шундый ачыну, әрнү, үкенү белән әйтеп куйды? Гайшәнең аны гына яратканын, аны гына көтәчәген белә ләбаса! Күңел төбендә шик-шөбһә ятмыйдыр бит?

– Кәрим… Әйт, Кәрим, армиягә китеп, мине онытып-фәлән куймассыңмы үзең?

Кәрим елмая.

– Аллаһы Тәгалә Адәм өчен Һаваны яраткан, ә сине минем өчен! Без синең белән ахирәттә дә бергә булачакбыз. Гайшәм, мәңгелек мәхәббәтем, мәңгелек ярым!.. – Кәрим сөйгәнен кочагына ала, һәм алар, төнге тынлыкны бозарга теләмәгәндәй, тавыш-тынсыз гына басып тора.

Төнге тынлык. Гайшә шул тынлыкта егетнең дөрселдәп типкән йөрәген ишетте. Беренче мәртәбә егет кеше аны ирененнән суырып үпте. Әйе, беренче мәртәбә. Соңгы мәртәбә.

«Сөйгән ярым, мәңгелек мәхәббәтем» дип атады. Гайшә егетнең бу сүзенә хыянәт итмәде ләбаса! Бу изге сүзләр күңелдә үлмәде, шиңмәде.

Тынлыкны әтәч кычкыруы бозды. Кыз, дертләп, егетнең кочагыннан тартылды.

– Уй, озакладым, җиңгәмнән эләгә инде!

– Курыкма, мин сине яклармын, саклармын!.. Өч ел түз, аннан сине берәү дә җәберләмәячәк!

Тагын өч ел. Язмышларны саташтырыр каһәрле өч ел.

Кайда сез, үткән еллар? Сезнең чылбырдан иң каһәрле, иң кара көннәрен йолкып алып ташлап булмас идеме икән? Юк, нибары бер генә көнен. Салкын көз көнен. Гомер чылбырыннан шул бер көнне йолкып алып ташлар иде дә, нәкъ сабый төсле, тыныч, тирән йокыга талыр иде. Һәм каһәрле көнне бөтенләй онытып торыр иде. Шул чакта, бәлки, чит-ят тарафларга чыгып та китмәгән булыр иде. Казах далаларын болай иңләп-буйлап йөрмәс иде. Иңли-буйлый, иңли-буйлый. Аннан кире борыла. Аркылыга да, буйга да гизә. Әйтерсең үлчәүгә сыймас нәрсәне үлчәп маташа. Дала чиксез. Теләгән якка сукмак сал. Таныш сукмаклар… Язмыш чит җирләрне дә үз иттерә икән. Кырык дүрт ел гомер! Кырык дүрт ел казах даласында үткән! Уналтыда чыгып киткән иде. Шулай булгач, шушы яшәгән җиреңә кире борылмый, кая барасың?

Элек исә «читкә китү» дигән сүзне ишетү белән төсе кача торган иде. Туган авылыннан башка бер җирне дә күрмәгәнгә инде. Иң зур дөнья – туган авыл. Бүтән җирдә яшәү юк һәм булмас сыман иде. Менә шуңа да Кәримнең: «Мин әйләнеп кайткач, читкә, тормыш аруырак булган якка чыгып китәрбез», – дигәненә шаккаткан иде.

– Куйчы әле, алай димә, миңа хәтта куркыныч…

– Син матур тормышта яшәргә тиеш, Гайшә! Мөгаен, андый җирләр бардыр. Ишетелә бит төрле хәбәр…

– Ә мин анда нәрсә эшләрмен?.. – Гайшә исе китеп аптырый.

– Шуны гына әйтә алам: кеше эшли алмас эш булмас. Янә дә… – Кәрим ак тешләрен балкытып елмая. – Син иң матур, иң зиннәтле күлмәкләрдә генә йөреячәксең. Андый кием берәүдә дә булмаячак.

– Тагы теге киноңны сөйлисең…

– Соң, син бит ул минем синьоринам! Каршымда басып торасың. Бу бит чынбарлык!

Нигә шушындыйрак сөйләшүләре еш кына искә килә дә төшә икән? Хәтерлиме ул вакытларны яшьлек мәхәббәте? Туган ягыннан читкә чыгып китмәгән бит Кәрим. Шунда торып калган. Кайчак күңелгә, ул мине һаман көткән өчен китми калгандыр, дигән уй да килә. Хәзер авылда да яшәү җиңеләйгәндер. Тормыш, нәрсә генә дисәк тә, алга таба бара. Күп нәрсә үзгәргәндер. Тормыш тәгәрмәче туктаусыз тәгәри. Хатирәләр генә үзгәрешсез. «Мин сине яклармын, саклармын!» Нинди ихласлык, сафлык, ышаныч бу сүзләрдә! Дистә еллар үткәч тә, бәрхет тавыш, йөрәк кылларын чиртеп, татлы сызлатып үтә… Әй яңгыр егете!

Кәримнең армиягә китүенә бер ел чамасы вакыт үтеп китте. Авыл үз тормышы белән яши бирде. Гайшәнең хәле дә әүвәлгечә. Эшкә бара, эштән кайта. Иртән тагын эшкә китә. Дөрес, Алия җиңгәсе элекке сыман ук җәберләми. Ни дисәң дә, гаиләне багучы Гайшә ләбаса. Җиңгәсе авырыштырып ала, кул-аягы еш кына сызлый башлады. Гайшәнең үзәк өзгеч суыкларда туңган-каткан чаклары аз булмады, яшьлек кәсафәтедер, үзенә чир тиз генә тими. Аның каравы быел Шәфкать бабай нык биреште. Ферма тирәсендә эшләгәндә, Гайшәгә гел күз-колак була торган иде. Хәзер бу якларны да сирәк кенә урый. Сәлимә апасы да күрешкәндә, аңа жәлләп карап, баш чайкап куя. Аннан Гайшәгә уфтану катыш шулай ди:

– Әй сеңлем, Шәфкать каенага сугыш елларында безнең өчен күз терәп торган бердәнбер ир иде бит. Колхоз рәисе, бригадир… Бөтен авырлыкны күтәреште. Кайсыберәүләр шикелле бичәләр канын эчмәде… Хәзер нык бирешеп киткән, тануы да кыен. Эчке көч белән йөргәндер, бахыр…

– Мин, сугыш беткәнче, барыбер бирешмәм, ди торган иде ул.

– Шәфкать каенага иманлы, борынгы ир-узаманнарның соңгысы. Белеп тор шуны.

– Куйчы әле, апай, нишләп алай дисең? – Гайшә сагаеп Сәлимә апасына карый.

– Калганнары – сәвит тәрбиясе алган кешеләр. Без алар белән тиң хокуклы. Алар шуны гына белә.

– Тиң хокук, бу бит бик әйбәт! Теге килгән агитатор ничек матур сөйләгән иде… Аңлаткан иде!

– Һе-һе… – Сәлимә апасы көлә. – Йөк аты булу – тиң хокук түгел, сеңлем. Безне ирләр көче җитмәс зур арбага җиктеләр. Сөйри алганыбыз өчен кайчак макталабыз… Булдыра алмасак, күсәк күтәрүчесе табылып тора!.. Әнә тагын да безгә куәт бирүче, дәртләндереп торучы берәү килә.

Юлда палнамучның туры айгыры күренде.

Сәлимә апасы, ни өчендер, ала сыерына ачуланып, бер-ике мәртәбә яман итеп кычкырып алды. Шул арада ферманы урап чыккан палнамуч хатынга якынлашты.

– Мин монда берничә көн булам әле, мунча ягып куярга онытма! Әтү теге вакытта да әллә кем булып кыландың. Ачуны китермә.

– Нигә берничә көнгә генә! Бөтенләй калыр идең, – диде Сәлимә, мыскыллы көлемсерәп.

– Йә-йә, телеңә салынма! Белеп торасың бит мин хөкүмәт кешесе! Бүген монда, иртәгә тегендә. Партия кая куша – мин шунда! – Палнамуч үзе әйткәнгә үзе сокланып, күкрәк киереп басты. – Бер җиргә дә өлгереп булмый. Моннан китсәң, тегендә эш таркала, тегендә булсаң, икенче бер хуҗалыкта… Син, Сәлимә, шуны аңла, мин барда сине әбиҗәт иткән кеше булмас. Менә шул!

Палнамуч күздән югалгач, Гайшә янә апасына якынрак килде.

– Күпме мәртәбәләр «шайтаныма олак!» дип, хәшәрәтнең йөзенә бәргем килә. Юк, күрсәм, тез буыннарым калтырый башлый. Ах, котны ала белде бит каһәрең! Әй сеңлем, агаең исән-фәлән булып минем хәлләрне ишетсә, юк, билләһи газыйм, тамчы да ышанмас иде! Хәтта бит үзем дә ышанмый торам, ис-акылымны җуям. Гүяки бер куркыныч төш күрәм, тик уяна гына алмыйм… – Аннан сак кына Гайшәне янбашыннан кочаклый. – Сеңлем, сиңа ничә яшь булып китте инде?

– Уналты, апай.

– Уналты… – Сәлимә апасы уйга кала, аннан елмая. – Мин уналтыда агаеңа кияүгә чыккан идем дә инде! Бер күрүдән үк яратыштык та куйдык бит! Икенче атнасында соратты да алып та кайтып китте. Тукта, нишләп син миңа бер дә «җиңгәй» димисең? Мин күрше авылныкы лабаса!

– Үзең бит «бикәч88
  Бикәч – каенсеңел.


[Закрыть]
» дип җиңгәй бүләге дә бирмәдең, – дип көлә Гайшә.

– Ай, әттәгенәсе!.. Бирермен, бикәч итәрмен, яме.

Алар хәзер икәүләшеп көлә. Аларның нәрсә турында сөйләшкәннәрен ишетмәсәләр дә, бүтәннәр дә елмая. Кәеф шундук күтәрелеп тә китте.

Шәкүр абыйны, колхозның алдынгы механизаторы булганга күрә, сугышка алмый тордылар. Икенче елына ике бәләкәй сабыен, яшь хатынын калдырып, фронтка үз теләге белән китте. Озак та үтмәде, «батырларча һәлак булды» дигән кара кәгазе дә килеп төште. Монда ул басу алдынгысы булды бит, тегендә дә гел алдан йөргәндер, дип уйлый Гайшә. «Фронтның алгы сызыгы» дигәнне күз алдына китерергә тырыша. Әнә шул сызыкта иң беренче булып Шәкүр абый барган да инде. Куш йөрәкле, намуслы, тәвәккәл иде бит ул.

– Кәрим армиядән кайтканда, сиңа унсигез яшь булачак, – дип, аны уйларыннан бүлдерә Сәлимә апасы.

– Шуннан? – дип сорый Гайшә

– Шуннан, ни, гөрләтеп матур туй ясарбыз!

– Туй? – дип кабатлап сорый Гайшә. Кәрим белән ул турыда беркайчан да сөйләшкәннәре булмады. Апасының авызыннан бу хакта ишетү хәтта кызык булып китте.

– Инде ничәмә ел олы туй күргән юк. Хәзер кешенең хәле дә, мөмкинлеге дә чамалы. Ә безнең заманга эләкте андый туйлар, сеңлем. Ул ите-кымызы, дисеңме… Тагы да ике елдан тормыш әзрәк әйбәтләнер. Бик булмаса, кемнең нәрсәсе бар, шуны өеннән алып килер, әйе бит. Борынгы туйлар шикелле гөрләтербез…

Гайшә эндәшми. Җавап урынына елмая гына.

– Кара әле, әнә күзе ничек елтырап китте, – ди Сәлимә апасы. – Шушылай бәхетле елмайган яшьләрне күбрәк күрәсе килә. Йа Хода, шуларга карап, үземнең никадәр картайганымны да күрәсем килә.

Егерме өчен тутырган Сәлимә апасы сөйли бу сүзләрне. Гайшә генә аны юатыр өчен кирәкле сүз таба алмый.

– Сез бәхетле булырсыз, – ди Сәлимә апасы.

Гайшә җавап кайтармый. Зур итеп ачкан күзләрен апасына төби дә сүзсез генә баш кага.

Хушлашу киче. Хәзер ничектер, ул чакларда егетеңне озатып бару кебек нәрсә юк иде. Алар хушлашыр өчен, кич очрашты… Менә бит тагы искә килеп төште. Хәтер күзе сукыраймый. Һаман шунда, һаман шул кичкә төбәлә. Шуннан җавап эзли, шуннан куаныч-юаныч таба.

Хәтер күзе янә үткәнгә бага. Ә анда Гайшә белән Кәрим һәм аларны аерачак таң әтәче. Әтәч кычкыруын ишеткән Гайшә читкә тартылды. Кәрим аның кулларын ычкындыр– мады. Ирененнән суырып үпкәч, кыз оялуыннан йөзен каплады. Нәкъ шулчак Кәрим сөйгәненең каршысына чүгәләде дә эчке бер тетрәнү һәм шуклык белән шулай дип эндәште:

– Барыр юлыгызны чәчем белән себерергә рөхсәт итегез, синьорина.

Кинәт кенә башын иде. Аңа нәрсә дип кенә дә җавап бирергә белмәгән Гайшә үзе дә егетнең каршысына тезләнде. Кәрим башын калкытты һәм ачык итеп елмайды. Шулчак кыз баланың йөрәге әллә нәрсә эшләп китте – Кәримнең күзендә яшь бөртеге җемелди иде…

* * *

– Иртәгәдән сиңа яшь бозауларны карарга! – диде ферма мөдире. – Дөрес, әле сыер бозаулар вакыт җитмәгән. Болай, ни, бар анда ике бозау. Шуларны карап тор!

– Бозау караучы?

Гайшә үзен икенче эшкә күчергәннәрен белми иде. Кышлауга, фермага кайтканнарына ике генә көн. Ничек алай бик тиз хәл иткәннәр соң?

– Анда синең эшең булмасын. Әнә палнамуч Марат агаеңа рәхмәт әйт. Шуны савымчылар эт итеп әрләгән була. Барыбер изгелеге күбрәк тия. Нигә аңа аптырарга, җиңелрәк эшкә күчерә! Ул бит монда кемнең ничек эшләгәнен бөтенесен белеп йөри. Күрсәң, рәхмәт әйтергә онытма!

Гайшә куану урынына борчыла башлады. Палнамучтан нинди изгелек көтәргә була? Жәлли белүче, нечкә күңелле булгач, нигә Сәлимә апаны гына күчерми? Балалары кызганыч түгелмени?

Хәзер Гайшәнең барыр, катышыр кешесе калмый лабаса… Иң аптыратканы: нишләп аңа әйтеп тә тормый хәл иткәндер? Гайшәнең фикеренә дә колак салырга тиешләр. Ярар, начарга юрамыйк әле. Ризалашмаса, аны берәү дә бозау карарга күчерә алмас. Хуҗаларга әйтер. Ләкин палнамуч Марат күренгәч, кыз нишләптер баш күтәреп карарга да базмады. Ул күздән кичерде. Юк, ничек булса да хәл итәргә кирәк, Гайшә бергә эшләгән апа-җиңгәләре янында булырга тиеш! Үзенең савым сыерларын берәүгә дә бирмәячәк. Кем аңа ярдәм итә алыр икән? Ярый, бу турыда иртәгә берәрсе белән киңәшләшер, вакыт табып, бәлки, Шәфкать бабасы янына барып килер.

Алия җиңгәсе аны бүген бик куанып, ачык йөз белән каршылады. Кызның яңалыкны сөйләп бетергәнен дә көтмәде, ике кулын ике янбашына шапылдатып сукты.

– Ничек әйбәт иткәннәр! Ничек инде риза булмаска?! Менә, күрәсеңме, җиңгәңнең бармак-кулы ничек кәкрәйгән! Шулай гомер итәсең киләме? Бүтән бу турыда авыз ачасы булма, ишетсен колагың! Бозаулар янында җылы да, аннан сөт-фәләне яныңда, тагын нәрсә кирәк, ди! Менә тагын, гыйбрәт… Ярар, аннан башка да сөйләшәсе сүз бар.

Җиңгәсе аш өенә сәкегә ашъяулык җәйде. Яңа пешкән икмәк. Хәтта майлы икмәк тә күренә. Гайшәнең аптыраудан авызы ачылып китте.

– Җиңги, болар кайдан?

– Ничек инде кайдан? Шулай дип сорыйлар димени? Палнамуч Марат кереп чыкты, рәхмәт төшкере. Әүвәле дә бер кергән иде. Хәлебезне сорашты. Аның изгелеге! Бодай, он яздырып алдым. Соңрак акчалата да ярдәм булачак.

Гайшә авызына капкан майлы икмәкне көч-хәл белән йотты.

– Җиңги, ә нишләп палнамуч агай алай юмартланып киткән…

– Аның саранмы, юмартмы икәнен син кайдан беләсең? Бер дә начар кешегә охшамаган. Адәмчә сөйләшә. – Алия җиңгәсе кызга таба иелде. – Әнә шуңа да синең белән сөйләшергә телим, дим бит. Сине кәләш итеп алам дип килгән ул, белдеңме?

– Җиңги, нәрсә сөйләвең тагын?! – Гайшә утырган урыныннан артка чигенде. – Бүтән әйтмә, җиңги!

Торып китәргә иткән иде, җиңгәсенең янә дә боеручан тавышы яңгырады.

– Тыңлап бетер, дим. Корт чаккандай сикермәче!.. Нәрсә, шушы эт тормышы туйдырмадымы сине? Утыр, дим бит!

– Җиңги, ул ни йөзе белән монда килгән? Сәлимә апаны кан елатканы җитмәгәнмени? – Гайшә сулкылдап куйды.

– Килеп-китү – ул яшәү түгел! Күп булса, Сәлимә үзе кертәдер! Хәзерге бичәләрне!..

– Алай түгел, мин бит беләм!..

– Күп белә башладың!

– Ул картлач, дөньядагы иң әшәке кеше, үлсәм дә…

– Чү инде!.. Утыр, кәҗәләнмә! Палнамуч үзен «мин динсез» ди. Э-э, кем әле?.. Ә, әйе!.. Атеисмын, ди, шулай да сезне ризалатып, никах укытып өйләнәм, ди! Ишеттеңме? Ике ел әүвәл үк күңелемә яткан иде, ди…

– Юк, җиңги, мин хәзер чыгып китәм!

– Ярар, риза булмасаң… Мин әйттем – бетте. Бүтән берәрсен яучыласа ябышып чыгар иде. Өстең бөтен, тамагың тук булыр, дигән идем. Менә әле дә күреп торасың!.. – Алия җиңгәсе ашъяулык ягына ымлады.

– Алар колхозныкы.

– Әтү, колхоздан туйганчы ала идең! – Җиңгәсенең ачудан авызы чалшайды. – Палнамуч бирмәсә, монысын да күрмәс идек.

– Ул бит – авыл саен бичә калдырып йөргән адәм актыгы. Мин моны бүген Сәлимә апага барып әйтәм.

– Ярар, сөйләштек тә бетте бит инде! Эшне олыга җибәрмик. – Җиңгәсе янә ашъяулыкка ишарәләде. – Ул явызның каһәренә эләксәк, икебезне дә төрмәгә озатыр. Бертуган энесе районда милиция начальнигы лабаса. Авызыңнан өнең чыкмасын!

Ышанды шул җиңгәсенә. «Өнең чыкмасын» дигәнен тотты. Хәзерге акылы булса, дөнья ярып акырыр, бөтен галәмгә яр салыр иде.

Атна чамасы вакыт узды. Җиңгәсе теге сөйләшүне бүтән исенә төшермәде. Хәтта палнамучның да ферма ягына килеп әйләнгәне булмады.

Хәтер күзе ялганлый белми. Ул үткәнне ничек бар, шулай күрә. Уң якка каерыласыңмы, сул яккамы, барыбер – хәтер күзе тик булып үткәнне күрә.

Алия җиңгәсе тыштан кабаланып килеп керде.

– Танаң бозаулаган, җәһәтрәк барып җитсен, диделәр. Тананың хәле хөрти микән? Бар, сузма, җәһәтрәк кыймылда! Бер-бер хәл булса, бәласен сиңа салырлар!..

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации