Электронная библиотека » Григорий Родионов » » онлайн чтение - страница 3


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Григорий Родионов


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 11 страниц) [доступный отрывок для чтения: 3 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Җир яңара

Җир яңара, җир яшәрә,

Җирдә иске эзләр бетә.

Күпләр килә, күпләр китә —

Җир өр-яңа эзләр көтә.


Җирдә иске эзләр бетә,

Моңлы бер өн тирә-юньдә.

Гөрләвекләр юып үтә

Эзләрнең иң тирәнен дә.


Җир яшәрә, җир яңара,

Онытыла күпме җаннар!

Бөеклекне раслар өчен

Кирәк икән яңа каннар.

Җир өр-яңа эзләр көтә…

Чорлар рухание

Күренекле язучы, галим Нәкый Исәнбәткә 90 яшь тулган көннәрдә дә аның әдәби-фәнни эшенә бәйле суд процессы тәмамланмаган иде.


Нәкый Исәнбәтнең эш бүлмәсе.

Монда мохит сабыр, салмак, тын.

Гүя мең ел элеккеге бер көн

Сулап ята тарих һавасын.


Эпохалар исе сеңгән дивар…

Чуен һәйкәл сыман хуҗасы

Еллар буе уйлап утыра да

Язып куя чорның догасын.


Юк, ул инде җәһәт-җәһәт кенә

Атлап йөрми ишекле-түрле.

Тәүлек буе тып-тын уйлана ул,

Чорлар рухание шикелле.


Ә урамда әнә сәясәттә

Селкенүгә сыңар бер яфрак,

Үзгәрә дә ультра яңа заман,

Руханига эзли компромат.


Хәтта шыксыз ГУЛАГ әһелләре

Ягалмаган «яман» эшләрне

Аңа тагар өчен тырышалар –

Япь-яшь «дәүләт эшлеклеләре».


Әмма чуен һәйкәл тайпылмыйча

Басып тора туган җирендә,

Халкыбызның рухи мәйданында

Тарихларны алып иңенә.


Күр: һәйкәлнең маңгаена куна

(Тешләмәкчеме ул чуенны?!)

Мескен черки.

          Шигырькәем, тизрәк

Ташлап кит лә мондый уенны.


Һәм кереп кач горур Исәнбәтнең

Бүлмәсенә.

          Анда сафлык…

                    Тын…

Диванында әнә карт могикан

Сулап ята тарих һавасын.

Җәкәү дәдәй

Атаклы керәшен шагыйре Яков Емельяновның тууына 150 ел тулу уңаеннан


Җәкәү дәдәй, сине сагынам мин,

Йөз илле ел гомер үткәч тә,

Бу тарихның күпме патшалыгын,

Тәхетләрен җыеп сүткәч тә.


Җәкәү дәдәй, күпме әләк күрдең

Керәшеннән, татар, урыстан.

Ә чынында, әхлак дөньясында

Син түгел бит, алар ыристан.


Җәкәү дәдәй, син тырыштың һаман,

Җирдә булсын бары хаклык дип.

Саклыйк әле туган халкыбызның

Җырын, көен, телен саклыйк дип.


Бүген сине халкың ярата да,

Исемеңне илгә тарата.

Җәкәү дәдәй, Яков Емельянов,

Син бит безгә рухи бер ата…

Сине бүген халкың ярата!

Сабырларга

Сибгат Хәкимгә


Яратам мин сабыр кешеләрне,

Зур кораблар кебек, алар һаман

Тормыш давылларын ерып бара

Максатлары кушкан якка табан.


Маякларын дулкын капласа да,

Сабырлыктан алар ялыкмыйлар.

Корабларын давыл сытканда да,

SOS бирергә артык ашыкмыйлар.


Зур максатлар өчен җаннарына

Алсалар да күпме авыр яра –

Шырпы кебек чәчрәп кабынмыйлар,

Алар, домна кебек, салмак яна.


Шуңа бераз гамьсезләр дә кебек

Һәм усал да кебек бераз алар.

Тик битараф түгел, мәҗлесләрдә

Бәйрәм итсә купшы фразалар.


Мондый чакта алар ашыгалар

Бу мохиттән тизрәк югалырга,

Һәм кораблар кебек китә алар

Зур максатлар кушкан юлларына.

Юллаучы

Илһам Шакировка


Алар безнең, яңа бу заманның

Иң алдынгы сәнгать батыры:

Шигърияттә – Тукай,

Музыкада – Сәйдәш,

Сәхнәләрдә – Илһам Шакиров.

Син аларны, син аларны тыңла,

Ваклыклардан әгәр ялыксаң.

Яшәүләре – бик тә гади, тыйнак,

Сәнгатьләре – бөек, халыкчан.

Болгар-йорттан,

Идел-йорттан килгән

Әманәтләр әле сау монда.

Ватандарлык, илгә тугры булу

Горур яңгырый алар моңында.

Алар моңы безнең иң-иң татлы,

Нечкә хисләр булып агыла.

Безнең рухны илтә бара алар

Алга, яңа чорлар ягына.

Чорлар белән чорлар арасында

Мосафирлар алар, юлаучы.

Бүгенгенең бөек гамәлләрен

Киләчәккә таба юллаучы…

Сәхнә…

Җырны кайнар алкыш белән

Халык кат-кат ала чакырып —

Тукай сүзе,

Сәйдәш музыкасы,

Юллаучысы – Илһам Шакиров.

Фәндәс аланы

Без, бер төркем татар әдипләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, ел саен диярлек июль аенда Казан читендәге Аккош күленнән ерак булмаган матур бер аланда мәҗлес корып, гәпләшеп утырабыз. Бу алан татар халкының күренекле сәясәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллинның җәйге йорты янәшәсендә генә. Шуңа күрә без аңа «Фәндәс аланы» дип исем куштык.


Сәйран кылдык Фәндәс аланында…

Мең елларга суздык хыялны.

Тарихыбыз буйлап бер сәяхәт

Диеп булыр иде бу ялны!..


Эзен салган монда ханнарыбыз,

Чирәменә ятып ял иткән…

Шул ук үләннәргә чалкан төшеп,

Уйга талучылар без икән…


Уйдык-уйдык күлләр…

Чал Иделнең

Борынгы бер юлы бу, диләр —

Каспиена туп-турыдан чапкан,

Яшь булган шул Идел, и юләр!..


…Шушы иске, изге бер урында

Җәйрәп ята Фәндәс аланы…

Җәйләр җитсә, күңел җирси башлый —

Сагынабыз шушы яланны!..


Аннан күмәк монда җыелабыз,

Мең елларга сузып хыялны…

Тарихыбыз буйлап бер сәяхәт

Диеп булыр иде бу ялны!..

Чишмә

Әдәби остазым, якташым, танылган язучы Шамил Бикчуринга


Күңелемдә әллә күпме еллар

Яшеренеп йөри бер җырым.

Ул сулкылдап шакый күңелемне…

Бу җыр синме, Шамил Бикчурин?!


Син җыр кебек олы, моңлы идең,

Син җыр кебек ачык, җилбәгәй…

Синдәйләрне чорлар алып китми,

Синдәйләргә салкын җил бәрмәй.


Җиз чәчеңне җилдә җилфердәтеп

Йөрисеңдер әле урамда.

Озын кулларыңны бутый-бутый

Йөзәсеңдер тормыш-буранда.


Мәҗлесләрдә бас тавышың белән

Тетәсеңдер таныш ария.

Тыңлыйлардыр сине, бердәй тынып,

Татар Мәрьям, урыс Мария.


Бүген сине җыр итәргә телим,

Син сулкылдап җанга дәшәсең.

Әй, яшәсен икән бу дөньяда,

Синдәй фида җаннар яшәсен.


Синдәйләр аз, синдәй киң күңелле

Адәмнәргә кытлык, йа Ходам!..

Кече күңеллелек өлкәсендә

Син бит безнең соңгы могикан.


Ташны бәреп чыккан чишмә кебек,

Күкрәгемне бәреп чык, җырым!

Безне тартты җырга, шигърияткә

Шигъри җанлы Шамил Бикчурин.

Ут һәм су

Ә син яшәргә куркасыңмы?

Мин дә курыкмыйм…

Рөстәм Мингалим

Беребезне күбәүләр ут диделәр,

Беребезне күбәүләр су диделәр;

Ләкин җирнең ике якын юлдашы –

Ут белән су – мәңгелеккә дуслашты.


Кайберәүләр бу дуслыктан көнләшә

(Тик куркалар бугай бераз гөнаһтан).

«Бу бит, диләр, сыймый физик законга,

Ничек инде ут белән су дуслашкан?!»


Кайберәүләр бу дуслыкка ышанмый:

«Ут белән су мәңге дошман ич!» – диләр.

Тик үзләре, сусаганда шигырьгә,

Ут белән су җырын кушып эчтеләр.


Кайберәүләр бу дуслыктан куркалар.

Курка алар дөньяны су басудан,

Курка алар без тудырган җырлардан,

Бу дөньяга дуслык уты кабудан.


Кайберәүләр бу дуслыктан көлделәр:

«Ут кабынса, су сүндерер», – диделәр.

Берәүләре батыраеп киттеләр —

Ут белән су арасына керделәр.


Тик алары бик тиз һәлак булдылар —

Утта янып, суда батып үлделәр.

Шунда гына бик күбәүләр бу җирдә

Бөек дуслык бар икәнен белделәр.

Көтмим

Кеше түземле дә…

Табигате бунтарь булса да

Көтә белә…

Рәдиф Гаташ

Түземлегем җитеп, һаман көттем —

Сабый чакта көттем җылы аш,

Егет чакта олы сөю көттем,

Бер шәп малай көттем, ир булгач.

Кая барсам, шунда көттерделәр:

Иген чәчсәм – яңгыр көттерде,

Акча алсам – кассир көттерде,

Юлга чыксам – такси көттерде.

Җылы сүзләр бик көттереп килде,

Көтеп алдым якын дусларны,

Ачу килсә көттем бер зилзилә,

Бик лаеклы көттем дошманны.

Булды вакыт, ялган бик тиз килде,

Ә дөреслек озак көттерде.

Берәү, хәтта олы бәхетне дә

Егерме ел гына көт, диде,

Һаман көттем, ләкин эндәшмәдем,

Дәшәр өчен, вакыт көттем мин.

Вакыт җитеп, түземлегем беткәч,

Киләчәккә үзем киттем мин.

Хәзер мине беркем көттералмый,

Көтүләрдән туйды заман да.

Мин бәхетне хәләл көчем белән

Карар кылдым үзем табарга.

Ике ашкыну

Ерак-еракларга

Торналар очып бара.

Ркаил Зәйдулла

Малай:

– Хыялым булып,

Болытлар оча,

Җилләр дә оча,

Кошлар да оча

Сихри якларга.

Шулар шикелле

Очар идем лә

Мин шул якларга,

Ерак-еракларга!..


Бабай:

– Хәтерем булып,

Болытлар оча,

Җилләр дә оча,

Кошлар да оча

Сихри якларга.

Шулар шикелле

Очар идем лә

Туган якларга

Ерак-ераклардан…

Галәми зат

«Әйдә, яула бу дөньяны!»[8]8
  Атаклы гаскәр башы Мүкәлинең Чыңгыз ханга киңәше (Ә.  Карадауанның «Чыңгыз хан» дигән китабыннан).


[Закрыть]

Дөнья синнән калмасын.

Син аласы офыкларны

Башка берәү алмасын.


Күк-Тәңребез кемнәрнең кем

Икәнен анык белгән.

Көч-куәтне, акыл-аңны

Лаеклы, гадел бүлгән.


Синең бездән аермаң шул:

(Моны әйтү бик зарур)

Безнең өчен – дөнья бик зур,

Дөнья өчен – син бик зур!


Дөньяви зат кына түгел,

Галәми зат булдың син.

Яшәешнең иң-иң пешкән,

Алма кебек мәмрәп төшкән

Мизгелендә тудың син.


Әйдә, яула бу дөньяны,

Чат саен када әләм.

Йолдызлар, мең еллар аша

Күз кыса сиңа Галәм.


Чакыра сине Галәм.

Синдә генә

Идеал-хыялда түгел,

Түгел сурәт-рәсемдә —

Безнең гап-гади бөеклек,

Табигать, синдә генә.

Урманнар юмартлыгыннан

Үрнәкләр ала-ала,

Идеалда, хыялында

Кеше дә юмартлана.

Далалар киңлеген күргәч

Киңәя безнең җаннар.

Яктырып китә күңелләр,

Атканда аяз таңнар.

Чишмәләр сафлыгын тыңлап

Чистара кеше үзе.

Якты кояш, тулган айдан

Елмая бара йөзе.

Күкләрнең бөеклегеннән

Омтылыш, өлге алып

Үтәсе килә галәмне,

Комета кебек ярып.

Җирем, тик син бай булганда,

Бай була ала кеше.

Тик сине, сине ярату –

Аның иң төпле эше…


…Идеал-хыялда түгел,

Түгел сурәт-рәсемдә –

Безнең гап-гади кешелек,

Табигать, синдә генә.

Өч плакат
(Триптих)
1. Ышанырга

Аллага ышанырга!

Мәхәббәт алласына,

Матурлык алласына,

Көч, рух алласына!


Ышанырга

Яшел чирәм арасындагы

Энә күзедәй нәни бөҗәк алласына

Һәм динозавр, фил, кит алласына!


Ышанырга

Татарстанның Шөгер төбәге

Аланлык авылындагы чөгендер басуында

Моннан бик күп еллар элек

Әнкәм онытып калдырган көрәк алласына;

Шул ук авылда

Үзе үләсе көнне

Әткәм бүкәнгә чабып калдырган

Балта алласына!


Ышанырга

Җир өсте алласына

Һәм җир асты алласына;

Су өсте алласына

Һәм су асты алласына;

Ут һәм җил алласына;

Эт һәм кеше алласына!

Үз аллаңа һәм күршең алласына!


Ләкин ышанмаска

Өметсезлек алласына,

Җирдә бернигә дә, беркемгә дә

          ышанмау алласына…

2. Сагынырга

Сагынырга

Җир шарының тыныч киләчәген;

Юньле үлем белән үләчәгең

(Ул барыбер сиңа килми калмас);

Сагынырга

Инде күптән үлгән,

Син белмәгән һәм белгән

Әби-бабаларыңны, апа-абыйларыңны,

          эне-сеңелләреңне, әти-әниеңне;

Бик сагынган чагыңны да сагынырга –

          күзең яшьле чакны,

          сугыш елларындагы фәкыйрь

          балачакны,

          сагышлы йөзеңне —

Үз-үзеңне һәрчак сагына бел!

Һәм, әлбәттә, сагына бел

          иң бәхетле көннәреңне,

          сөйгәнең кочагында үткәргән

          төннәреңне,

          шаркылдап көлгәнеңне!

3. Кызганмаска

Кызганмаска

Җирдәге беркемне дә һәм бернине дә.

Табигать бар иткән

Һәрбер әйбер, һәр күзәнәк, һәр күренеш

Чиксез бөек.

Ә бөекләр кызганыч булмыйлар

                    беркайчан да!

Шул исәптән син үзең дә!

Үлән арасыннан йөгергән бөҗәк

Күкләрдә кояш, җирдә чәчәкле җәй.

Парланып ята болында яшь кизәк.

Диңгез-елгалар тулы җылымса су,

Үлән арасыннан йөгерә бөҗәк.


Әлсерәп ята җир июнь эссесендә,

Алты кыйтгасы – алты җылы түшәк.

Алты кыйтганың кайсына юл алдың,

Үлән арасыннан йөгергән бөҗәк?


Алты кыйтганың гаугалы бары да,

Борын-борынгыдан ил-халыклар үҗәт.

Сак бул, синең дә гомерең кыл өстендә,

Үлән арасыннан йөгергән бөҗәк.


Бикфорд шнурына юлыгырсың ялгыш,

Канатларың янар ялкында дөрләп.

Энтомолог энәсенә килеп эләгерсең,

Үлән арасында күп йөрсәң, бөҗәк.


Кинәт өстеңә химикат сибәрләр

Яки самолёттан атарлар төзәп.

Тукталган җиреңнән кузгалма, катып кал,

Үлән арасыннан йөгермә, бөҗәк!


Алты кыйтганың һәр мыскал җирен

Замана күзләре торалар күзләп.

Синең йөгерүең күптән экранда,

Үлән арасына качма да, бөҗәк.


Кайда соң Ватаның?

Вавилонмы, Риммы?

Әллә Бөек Болгармы – сыртың тулы бизәк.

Тиз генә борыл да өеңә йөгер син

Үлән арасыннан гына, бөҗәк.

Хыялый төбәктә

Бу төбәктә талгын җилләр исә,

Иренеп кенә шаулый тирәкләр.

Давыл монда килеп җитә алмый —

Тотып кала таулар-терәкләр.


Монда шундый тын елгалар ага —

Ник бер дулкын каксын ярларга!

Тузганаклар ап-ак мамыкларын

Очырталмый бөтен яланга.


Еланнар бар монда, тик агусыз,

Сандугачлар сайрый белмиләр.

Кешеләре тик картлыктан үлә,

Бәхетсезлек белән үлмиләр.


Монда солых та юк, сугышлар да,

Сөю дә юк монда, нәфрәт тә.

Киләчәккә бөек өмет тә юк,

Һәм көтелми һичбер дәһшәт тә.


Үзгәрүчән мизгелләр юк монда,

Монда – көннәр, еллар, гасырлар…

Шагыйрь монда шигырь яза алмый,

Һәм көнозын йоклый батырлар.


Әгәр ялгыш монда килеп чыксаң

Катып калыр иде йөрәкләр.

Ярый әле, хыял җимеше бу,

Ярый, җирдә юк бу төбәкләр.

Агым

Иделләргә кушылып, Чулман ага,

Аңа кушылып, нәни Зәйләр ага…

          Җәйләр ага.

Мул көзләргә кушылып, кышлар ага,

Кышка кушылып, яшел язлар ага…

          …Назлар ага.

Ага сулар, суда саллар ага,

Салга кунып, карт бер карга ага…

          …Бар да ага.

Җилләр ага, ак болытлар ага,

Нефть, руда, тимер, күмер ага…

          …Гомер ага.

Аермыйк

Аер имәнне яфрак-ботагыннан —

          ул гап-гади кискә булып калыр.

Аер ярканатны ике канатыннан —

          ул гап-гади тычкан булып калыр.

Аер Иделне дулкын-суларыннан —

          ул гап-гади чокыр булып калыр.


Аермыйк имәнне яфрак-ботагыннан,

          Ярканатны ике канатыннан,

          Иделне дулкын-суларыннан –

Дөньяда болай да

          кискәләр,

          тычканнар,

                    чокырлар җитәрлек ич.

Җирем

И Җирем син, Җир шарым,

Минем яраткан ярым!..

Мин сиңа карап торам –

Син бит илаһи бер җан.

Син үзеңә туплагансың

Бар Галәмнең уйларын,

Бар җиһанның моңнарын;

Безнең бөтен аһларны,

Аһларны, аһ-зарларны;

Иң олы шатлыкларны,

Иң кече ваклыкларны.


Синдә, тик синдә генә

Бу дөньяның өннәре.

Бөтен рәхәт көннәре,

Газап тулы төннәре,

Зәңгәр тасма Сөннәре,

Афродита сыннары,

Мәхәббәтнең чыннары,

Моңсу-татлы җырлары.


Иңнәреңдә зур таулар,

Илләреңдә зур даулар.

Ракетадан ут ачарга

Әзер торалар яулар.

Кыл өстендә тетрәп тора

Ничә миллиард җаннар!

Сукма, Җир, сукма чаңнар,

Акмасын янә каннар,

Тетелмәсен ул җаннар.


Без булмасак, кемнәр әйтер

Сиңа дөнья рәхмәтен?!

Кемнәр татыр ташып торган

Бу дөнья мәшәкатен?!


Кемнәр язар яшәешнең

Йөрәкләрдә сулгып торган

Рәхәтен, җәрәхәтен?!

Туймадык рәхәтеннән,

Ташлама рәхмәтеңнән.


Югалтма син, югалтма

Болын тулы гөлләрне,

Гөлләр төсле илләрне,

Илләр күрке телләрне;

Иминлекләр теләп искән

Дипломатик җилләрне.

«Инде сугыш булмый икән»

Дигән изге сүзләрне.

Шулар өчен канын койган

Асыл җанлы ирләрне.


И Җирем син, Җир шарым,

Минем бердәнбер ярым.

Галәмнең йөзек кашы,

Дөньяның асыл ташы;

Кояш, Ай, Венераларның —

Җиһанның акыл башы;

Адәми затның бишеге,

Чиксезлекнең киң Галәмгә

Баккан алтын бишеге.

Синдә… Синдә Ватаным,

Татлы Татарстаным!

Синдә назым-Казаным,

Бөтен зарым, язганым,

Никтер мин гомер сөрүнең

Күрмәм кебек азагын

Һәм дә үлем газабын…


…И Җирем син, Җир шарым,

Булчы мәңгелек ярым…

Әлли-бәлли бәү итмә

Әлли-бәлли бәү итә,

Балалар йоклап китә,

Балалар йоклап киткәч,

Баштан күпме уй үтә.

Аналар бишек янында

Әлли-бәлли бәү итә.

Әлли-бәлли бәү итә…

Еракларда,

Ватан өчен

Көрәш барган ят җирдә,

Ят туфракка башын куеп,

Ватандашлар, ир-егетләр

Әлли-бәлли бәү итә.


Әлли-бәлли бәү итә…

Әткәй-әнкәй, каберегездә

Тыныч йоклагыз сез дә.

Бу – улыгыз,

Көн дә шулай

Сезнең өчен яшь түгә…

Әлли-бәлли бәү итә…


Әлли-бәлли бәү итә…

Гасыр, чор тузанын кагып,

Күпме заманнар үтә.

Шауламагыз, тын торыгыз,

Зур курганнарны ябынып.

Легендалар, мифлар йоклый,

Алыплар черем итә…

Әлли-бәлли бәү итә…


Әлли-бәлли бәү итә…

Җир тормышы, сизәсеңме,

Язмышың кыл өстендә.

Җирне үк юк итү өчен,

Күпме атом, ракеталар

Аягүрә баскан көе

Әлли-бәлли бәү итә…


Әлли-бәлли бәү итмә,

Җирем, син йоклап китмә…

Бу дөньяда

Бу дөньяда мин дә бер генә кеше,

Бу дөньяда син дә бер генә кеше.

Бу дөньяда күп түгел без –

Ничә мең генә кеше.

Ничә мең генә кешенең

Ничә мең генә уе.

Уйларны килештералмый

Яшибез гомер буе.


Бу дөньяда мин үземчә хаклы ич,

Бу дөньяда син үзеңчә хаклы ич.

Бу дөньяда мең-мең ирнең

Меңе меңчә хаклы ич.

Мең ирнең мең хаклыгына

Бер урта табып кара.

Шул уртаны эзли-эзли,

Гомерләр үтеп бара.


Бу дөньяга мин дә мәңге килмәгән,

Бу дөньяга син дә мәңге килмәгән.

Бу дөньяга бер адәм дә

Мәңге килдем димәгән.

Мәңге килдем димәсә дә,

Кем үләргә җан ата?!

Яшәү өчен тартышабыз,

Ә гомер агып ята.


Бу дөньяда син дә яшәргә тиеш,

Бу дөньяда мин дә яшәргә тиеш.

Бу дөньяда ничә кем бар –

Хет бер яшьнәргә тиеш.

Яшьнәгәндә, кемдер янар,

Соңгы йолдызлар сыман.

Тик исәннәр Кеше булсын,

Качмасын җирдән иман.

Матур гына, күркәм генә, төз генә

Бу дөньяның булды төрле чаклары —

Җиңел чак та, уртача да, ямьсез дә.

Тик уйлыйк без, яшәдек дип дөньяда

Матур гына, күркәм генә, төз генә.


Бик күпләрдән кала килә ич дөнья —

Бу канунны бозалмабыз без генә.

Калсын әле, калсын бездән бу дөнья

Матур гына, күркәм генә, төз генә.


Йортлар төзик, иген игик, юл салыйк,

Артсын байлык, артсын муллык йөз меңгә.

Яшәсеннәр киләчәктә кешеләр

Матур гына, күркәм генә, төз генә.


Шулай уйлап яшәгәннәр, яшәрләр,

Тотындык, дип ныгытып без тезгенгә.

Әнә шулай дисәң генә яшәлә

Матур гына, күркәм генә, төз генә.

Уйларым… Хафаларым… Сагышларым…

Малайлыктан уздык

Малайлыктан уздык бугай инде,

Булмасак та әле ир-ага.

Безнең иңсә, безнең иманыбыз

Кирәк бугай инде дөньяга.


Безнең хыял – малайларга хыял,

Ә агайлар бездән эш көтә.

Заманага хөкем – безгә хөкем,

Җавап бирми булмый ничек тә.


Безгә инде рөхсәт ителмидер

Чыгарырга уймак уеннан.

Без бит җирдә адәм рәтле тормыш

Дәвам итсен өчен куелган.


Бездән тора бугай инде хәзер

Дәүләтләрнең ничек эшләве.

Түбәнлекнең өскә үрләмәве,

Бөеклекнең түбән төшмәве.


Малайлыклар артта калды инде,

Озакламый без дә ир-ага.

Ә бүгенгә – аз да, күп тә түгел —

Без җаваплы бугай дөньяга.

Кыен юлда

Кыен юлда иң акыллы

Атлар да абына.

Иң кыен юлга чыгып та

Абынмагыз, дуслар!


Артык зур яуда иң көчле

Батырлар да ава.

Иң олы яуга чыгыгыз,

Тик аумагыз, дуслар!


Гасыр буе яна-яна,

Планеталар сүнә.

Мәңге дөрләп торыгыз, тик

Сүнмәгез сез, дуслар!


Даһилардан үрнәк түгел,

Алыгыз гыйбрәт кенә.

Шунда яңа даһи туар

Арагыздан, дуслар!

Сәнгать корбаннар сорый

Кемдер квартир сорый,

Кемдер диварлар сорый,

Кемдер яхшы шигырь сорый —

Сәнгать корбаннар сорый.


Тукайлар да киттеләр,

Җәлилләр дә киттеләр,

Җырлары бар, үзләре юк —

Сәнгать корбаннар сорый.


Тормыш көрәшсез булмый,

Көрәш корбансыз булмый.

Яшь титаннар, сез сафтамы?! —

Сәнгать корбаннар сорый.

Догалы еллар

Марсель Галиевкә


Үткәннәргә кире кайтып булмый…

Шлагбаумнарда ул юллар.

Шулар аша безгә үрелеп карый

Догалы еллар.


Узганнарны уйлап җаннар сыкрый.

Вакыт – патша җирдә, без – коллар.

Кайтарыгыз мине яшьлегемә,

Догалы еллар!


Әмма безгә гомер биргән өчен,

Биргән өчен онык, кыз, уллар —

Һәрбер нәсел саен рәхмәт сезгә,

Догалы еллар!


Алда тагын ниләр күрербез без,

Язмыш безне ничек боргалар?..

Күрәчәкләребез сезнең кулда,

Догалы еллар!..


Кеше гомере бигрәк нәзберек шул:

«Кыймылдыймы йөрәк… кан… куллар?..»

Тып-тын гына агып ята гомер,

Кеше гомере – догалы еллар…

Оча күңлем

Оча күңлем…

     Оча күңлем…

        Оча күңлем

              Киңлекләргә.


Кошларгамы,

Икаргамы –

Тиң икәнмен соң кемнәргә?!


Мин йолдызмы,

          космонавтмы,

Әллә гади Биктимерме?!

Белмим…

        Белмим…

               Әмма күңлем

Җир тарту көчен җимерде!..


Оча күңлем…

          Оча күңлем…

Аста кала диңгезләр дә.

Җирдән өстә…

          Айдан өстә…

Орбитасы кай җирләрдә?!

Сфералар бик тар аңа —

Чиксезлекне коча күңлем.

Исемсез КҮК,

          атсыз КОЯШ,

Ят АЙларга оча күңлем!..

     Яңа ГАЛӘМ,

          Яңа ҖИҺАН,

              Яңа ДӨНЬЯ ача күңлем.


Оча күңлем…

          Оча күңлем…

                    Оча күңлем…

                    Оча күңлем…

Автохарактеристика

Мин Геракл кебек бик борынгы,

Компьютерлар кебек өр-яңа.

Яфрак, бөҗәк, диңгез ничек килсә,

Шулай килдем мин бу дөньяга.


Мин туганда, яфрак канга баткан,

Диңгезләрдә туплар шартлаган.

Мең тугыз йөз кырык беренче ел —

Мин туган ел.

Каһәр саклаган

Һәрбер ана минем туган көнгә.

Тумыштан ук мин бер уңмаган.

Туган көнем булган үлем көне,

Туган көнем бәйрәм булмаган.


Тик шулай да гүзәл бу дөньяга

Туасы бик килгән, ахрысы.

Бу җиһанда чираттагы кеше

Буласы бик килгән, ахрысы —

Асфальтларын җимереп бәреп чыктым

Үлән бәреп чыккан көч белән.

Сыңар үпкә белән озак итеп

Яшәдем мин үҗәт, үч белән.

Кайчак шатлык, кайчак кара кайгы

Бугазыма килеп тулдылар.

Бу дөньяда ни гамь, хәрәкәт бар —

Барысы да тансык булдылар.


Кара эшне кара көе генә

Эшләдем мин төгәл иттереп.

Ак эшләрне башкардым мин һәрчак

Ап-ак итеп, җиренә җиткереп.

Иң булдыксыз, мәхлук кешегә дә

Бер-бер җылы сүзем булды,

Бар.

Шуңа күрә җирдә минем хәтта

Дошманнарым бик аз булдылар.

Ә дусларның исәп-хисабы юк,

Кайчак хәтта алар туйдыра.

(Дусларыма шундый сүз әйтергә

Теле барган – тик мин, мин дурак.)


Бу тормышның бөтен чынлыгыннан,

Барлыгыннан булдым канәгать.

Сугып егып тартып торгыздыгыз —

Миннән рәхмәт сезгә, җәмәгать.


Мин гашыйк та булдым, тик бәхетсез…

Сөя белдем!

Моңа ни җитә?!

Бәхетсезлегендә бәхет күреп

Яши торган мәхлук мин җирдә.


Дан артыннан куып карасам да,

Рәзве ул дан миңа тоттыра?!

Юангандай итәм: тоттырмыйча,

Дан, мөгаен, бик нык оттыра…


Һәм яңадан рәхәт була миңа.

Дөнья шундый төгәл,

Тамаша,

Яфрак шаулый, бөҗәк йөгереп уза,

Ап-ак көннән күзләр камаша.

Күктә күпме җисем очып йөри…

Җирдә тарих «уһ»лап уяна…

Якын миңа ультрасуперфән дә,

Якын миңа гади куян да.


Мин Геракл кебек бик борынгы,

Компьютерлар кебек өр-яңа.

Яфрак, бөҗәк, диңгез ничек яши —

Шулай яшим мин бу дөньяда.

Якын килмә

Мин үләргә әле әзер түгел —

Ашый…

Тибә…

Сулый әгъзалар.

Дәфтәремдә, уйда, өстәлемдә

Язылачак күпме язмалар!..


Мин үләргә һич тә әзер түгел —

Гөнаһларым хәтта юмаган.

Иртәгәмдә – күпме мәшәкатьләр,

Иң шәп җырым әле тумаган.


Мин бит әле юлда!

Узып барам

Чорның иң-иң кызык төшләрен.

Чорым буйлап таралышып ята

Эшләнәсе күпме эшләрем!


Эш аралый гына,

                    Аягөсте

Үлеп китеп булмый бит инде!..

Дус-туганга хәбәр итми генә,

Ничек үлим, ертып битемне?!


Барысын да җыеп бер сыйларлык

Акчаң да булмаган көенчә

Үлеп китсәң, нәрсә дисен алар:

«Саранлыгын итте», – димичә?!


Үлгән хөрмәткә бер аяк тибеп

Эчмәгәч тә, нинди үлем ул?!

Ни дисәң дә, үлем бу дөньяда

Чираттагы түгел, Соңгы юл…


Ярым-йорты үпкәң диеп, үлем,

Сырхавымны искә төшермә.

Бер сулыш мең бәхет икәнлеген

Аңламыйсың ич син кишер дә!..


Рухым, тәнем белән тоямын мин

Туган җирнең татлы һавасын.

Үләннәрнең, яфрак, кайрыларның,

Тамырларның табам дәвасын.


Мин сокланып карыйм гади ташка,

Сабан, көрәк, айга, йолдызга.

Уч төбемдә изрәп йоклап киткән

Энә күзе кадәр коңгызга!


Юк, картаймый, үлем, минем күңел,

Күп яшәгән саен яшәрә!..

…Мин үләргә әле әзер түгел,

Якын килмә миңа, хәшәрәт!..

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации