Электронная библиотека » Әхәт Гаффар » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:41


Автор книги: Әхәт Гаффар


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Наймушин мыек астыннан гына елмаеп куйды.

– Алдыгыз, полковник, алдыгыз. Сез – рәхәтләнеп бәхәсләшердәй әңгәмәдәш. (Аның бу сүзләренә полковник та елмайды: «Менә каналья, ә?») Ни диим? Аерма бар һәм ул шактый зур. Үз тәгълиматыңны нинди юл белән раслау яхшырак икәне хакында әйтеп тормыйм. Монысы – сыйфат ягы. Аерманың сан ягыннан булганына гына тукталам. Эш шунда: хәзер бер корбан гына җитми. Дөньяны сез кылган явызлыклардан чистартыр өчен, хәзер күпләр каны, күп корбаннар кирәк.

Полковник үз күңелендәге икеләнү үлчәвенең тетрәп куюын сизде, үз ягындагы үлчәү тәлинкәсенең басарак төшүен күргәндәй булды. «Күпләр каны, күп корбаннар, – дип кабатлады полковник эченнән. – Димәк, Россия анакайны моңа дучар итмәс өчен, ул канның һәм ул корбаннарның азрак кирәк чагын файдаланып калу фарыз. Болар каны, болар корбаны тулысынча аклана. Шулай икән, нинди икеләнү, нинди икеләнү, йа Хода?!»

Шулай да баягы икеләнүнең соңгы мыскал юшкынын да күңеленнән кырып атасы, Мария янына үтәлгән бурыч хисе белән чиста кайтасы килә иде. Әйе, ул хаклы, ул моңа ышанды инде. Хакыйкать аның ягында. Әмма ул бер үк хакыйкатьнең төрле төсмердә икәнен дә белә. Аның боегы, шатлыклысы, куркынычы, бөеге була. Полковникка боек һәм куркыныч хакыйкать хаҗәт түгел. Шатлыклысы, бөегенә ни җитә!

Ә мондые өчен ул бүген, менә хәзер, нәрсәдер эшләргә тиеш бугай. Язмыш диген: каршысында бар тормышы белән аның ихтыярына бәйле якташы басып тора. Мариягә сөйләрлек кызык вакыйга. Әгәр болай итсәм…

– Әгәр болай итсәк, прапорщик әфәнде, – диде ул, үз уйларын җанландырып һәм «әфәнде» сүзенә кире мәгънә салырга тырышуын яшермичә. Ул төбенәчә янып, инде сүнгән папирос мундштугын көлләвечкә куйды. – Әйе, әгәр болай итсәк… Без, ни әйтсәгез дә, якташлар. Сугыш вакытын, туган илдән еракта икәнебезне исәпләгәндә, туган диярлек. Килешәсезме? Аеруча Наймуш картның улы икәнегезне истә тоткан хәлдә. Ә ул, Наймуш карт, гөнаһысына кермим, яхшы кеше, игелекле зат. Әгәр… иң киме шул карт хакына димме соң… мин сезгә чыгарылган хөкем карарына күпмедер төзәтмә кертсәм, ә?

Әле нинди дә булса төзәтмә кертүнең ни дәрәҗәдә үзенең кулыннан килүен ачыкламастан (трибунал эшенә теләсә ничек кул тыгу аның ихтыярыннан гына тормый, трибунал акча янчыгы түгел), ул башына яңа фикер килүенә сөенде. Тәкәбберлек дәрәҗәсенә җиткән горур һәм туры сүз әйтергә курыкмаган бу прапорщикны мыскыл итәргә дә мөмкин ич әле. Ахыр килеп, кызгану да гаеп эш түгел. Аның власте нинди чиксез икәнлеген моның авыр кичерәчәге шиксез.

– Төзәтмә? – дип кайтарып сорады Наймушин.

Ул, уйларыннан бүленеп, игътибарын арестант әйткән сүзгә юнәлдерде. Аның үз соравына җавабы юк иде әле, шуңа күрә, вакыт отарга теләп:

– Әйе, төзәтмә, – диде.

– Сез чыгарган үлем карарына төзәтмәне халык кертер.

Полковник, өстәл кырыена таянып, артка каерылды.

– Тиздәнме?

– Тиздән. Кызганычка каршы, моны миңа… безгә күрү насыйп булмас. Ә сез ул төзәтмәне күрергә өлгерерсез әле.

– Халык дисезме? Алайса, тиздән? Нигә халык, ә мин түгел? Нигә тиздән? Бүген үк мөмкин. Сез моны үзегез үк күрү бәхете кичерә алыр идегез. – Полковник ашыкмыйча гына яңа папирос алып кабызды. – Шулай итеп, хөкем карарының сезнең язмышыгызга кагылган өлешен… әйтик, штрафбатка озату белән алыштыра алсак? Кан коярга, корбан булырга атлыгып торасыз икән, рәхим итегез. Юлыгызга ак җәймә! Ризамы? – дип, ул канәгать төстә арестантның йөзенә күтәрелеп карады. Прапорщикның киң яңак сөякләре уйнаклап алды. Күзләренә кара очкын йөгерде. Полковникка, ниһаять, «Ә ул барыбер тамгаланган: татар икәнлеге шул яңакларыннан кычкырып тора» дигән уй килде.

Полковникның мыскыллы елмаюы һәм ул елмаюның ни белдергәне Наймушинның игътибарыннан читтә калмады.

«Бәлки, чыннан да, моны коткару ягын чамаларгадыр? – дип уйлады полковник. – Тик комендант взводы винтовкалары каршысында фикердәшләрең сафына басып үлүнең, штрафбатка эләгеп, газ атакасында тончыгып үлүгә караганда күпкә җиңел икәнен беләсеңме соң син, прапорщик?»

– Сез кыю кеше, полковник, – диде арестант һәм аңа таба ике адым атлады, кулындагы буш стаканын өстәлгә куйды. – Чәегез өчен рәхмәт. Ләкин сез җан һәм акыл кыюлыгыннан мәхрүм. Сүзегез тәмам икән, мине камерага – иптәшләрем янына илтергә боерыгыз.

– «Иптәшләрем!» – диде полковник үзалдына уйланып әйткәндәй әкрен генә. – Сез бер-берегез белән судта гына таныштыгыз лабаса. Шулар белән үлүне сайлыйсызмыни?

– Сайламыйм. Сайлар ирегем юк. Ә менә алар белән бергә үләргә риза.

– Аның каравы минем сайлау ирегем бар: хөкем карарын көчендә калдыру яисә үзгәртү иреге.

– Андый ирек сезгә бирелмәгән. Безгә хөкем карарын сез түгел, самодержавие чыгарды. Аны бары тик самодержавиене бетереп кенә үзгәртергә мөмкин. Йә – сез, йә – без.

– Әлегә сез, – диде полковник.

– Әйе әлегә. Дөп-дөрес сүз – «әлегә». Ә аннары, полковник? Аннары – сез. Әлбәттә, сез! Иртәме-соңмы, җавап бирергә туры килер, һәммәсе өчен.

– Аннары бит әле ул, аннары! – диде полковник, кычкырып. – Аннары! Моңа кадәр яшәү бар. Әзме-күпме – монысы Ходай Тәгалә кулында, әмма яшәү.

– Юк, яшәү түгел. Үлем көтү.

– Ярый, ихтыярыгыз, – диде полковник, кыңгырау кагып. – Һөнәрем миннән үз эшемне намус белән үтәвемне таләп итә. Намус колы булу – иң югарыгы ирек һәм бәйсезлек ул. Шул нәрсә миңа бүтән хорафатлардан ирекле һәм шәхси мөнәсәбәтләрдән бәйсез төстә хөкем чыгарырга хак бирде.

– «Ирекле һәм бәйсез төстә» дисез инде. Кемнән ирекле? Кемнән бәйсез? Халык ирегеннән тыш һәм халыкка бәйсез төстәме?

– Үз-үземнән.

– Сез миңа бик җөпләп аңлатырга тырышкан теге Голгофа корбаны бүтәнчә әйткән, полковник: «Не судите и судимы не будете»1616
  «Хөкем итмәгез һәм хөкем ителмәссез» (Евангелиедән).


[Закрыть]
. Ә сез хөкем иттегез һәм хөкем ителерсез.

– Капитан!

Арестантны алып киттеләр. Полковник тагын тәрәзә каршысына барып басты. Пехота полкы шәһәрдән чыгып беткән һәм, боргаланып, үр буенча шуыша. Аның белән янәшә атлы гаскәр бара. Анда сөңгеләр чайкала, очлы башлыклар тырпайган. Меңнәрчә кеше күңелләре тартмаган һәм ихтыярлары кире каккан эшне эшләргә бара. Ике катлы тәрәзә эчкә һичнинди тавыш кертми: ни обозлар кылтыравын, ни артиллерияне тартып барган атларның көчәнеп кешнәвен, ни эскадрон иярләренең язгы боздай тоташ мыштырдавын, ни җәяүле гаскәр таптаган карның үлем җәрәхәте алган яралы кебек ыңгырашуын…

Офык белән тоташкан үр сыртына җиткәч, колонна сына башлады, аның башы караңгылыкка чумгандай булды. Анда, үр артында, колоннаны ике юл көтеп тора: аларның берсе – яшәү, икенчесе – үлем. Яшәү юлында – алҗу, ботинкалар кырган, чиләнгән сөялләрдән кан сарку, кан тамырларын бүрттереп, йөк тарткан атларны кызганусыз-нисез кыйнарга мәҗбүр булу, туган илләрдә калган якыннарыңның бәгырьне кисеп сагындыруы, начар ризыкка сукрану, күңел төшенкелеге яисә, җанны куырган куркудан котылырга теләп, тупас мәзәкләр ышыгына посу, казылачак окоплар һәм каберләр читенә елышкан богаулы өметләр… Иң авыры, каргалганы шушы – яшәү юлы. Үлем юлы күпкә җиңелрәк: тәнеңә пуля килеп кергән икән, ул нибары муен һәм арка буенча эреп аккан кар йомарламы кебек чиркандырып кына кала; баш очында кылыч айкала икән, бусы бары тик яшен ялтыравы кебек сискәндереп кенә ала; снаряд яки шрапнель шартлавы астында каласың икән, анысы, күк күкрәве кебек, сагайтырга гына өлгерә.

Колонна, меңнәрчә язмышны үзенә ияртеп, күздән югалды. Ике катлы тәрәзә каршында карлы үрнең ак бушлыгы гына җәелеп калды.


Үзенә билгеләнгән фатирга кайткач, полковник Мария әзерләп куйган ризыкны ашады, тегене-моны сөйләште, әмма сигез большевикка чыгарган үлем карарын раславы һәм хөкем ителгәннәрнең берсе белән әңгәмә үткәрүе турында ләм-мим дәшмәде. Ут сүнгәнче, ул Мариянең чишенгәнен күзәтте, ә ут сүнгәч, аның сулаганын гына тыңлап ятты. Аның сулышыннан арыганлыгы сизелә, көне буена алҗып, башка һичнәрсәгә көче калмый. Талчыгу аңа көндезге, чын мәгънәсендә кешелекле бетмәс-төкәнмәс авыр эшләр тавыннан кар шикелле ишелеп төшә. Тереләрнең чиксез газаплары, үлгәннәрнең мәңгелек йокыга талулары аның иңен һәм җанын таш авырлыгы белән бастырып куя. Аны шул хәлдә күргән һәр кичне полковник Кулунчаковны моңсулык били, андый чакларда, Марияне үз итеп, яратып, күңеле нечкәрә, үзләрен шундый шартларда яшәргә мәҗбүр иткән дошманга карата нәфрәте тагын да көчәя. Теләк ялкыны тәмам сүнә, сүрелә. Ул моны аклап булмаганны да аңлый. Марияне кызгану хисе аны чарасыз иткән, көчсезләндергән вакытта, ул үз-үзен күралмый башлый. Авыр бурычын үтәгән көннәрнең берендә очраткан, танышкан, яшәп киткән, хатыны иткән Мариясенең аягына егылып, хисләр, кичерешләр кочагына ташланасы иде дә бит… Мария, антик горур кыяфәтле, шул ук вакытта басынкы холыклы хатын, мәхәббәтнең асылы таләп иткәнчә, аның назына, иркәләвенә бик мохтаҗ лабаса. Дөрес, мөнәсәбәтләренең закон ягыннан берекмәвен искә алганда, Мария аңа бөтенләй үк хатын түгел әле түгелен. Дингә ышаналар, ә бу нәрсә аларның җан бердәмлегенә күпмедер зыян да сала. Сугышның пычраклыгы һәм күп мәхрүмлекләренә карамастан, аларның эчке тавышлары дөньяда акыл һәм әхлак барлыгын да искәртә. Тыныч тормышта алар тулысы белән акыл һәм әхлак таләпләренә буйсыныр-лар иде, ә хәзерге көндәлек хәсрәт, авырлыклар ул таләпләрне онытып торырга да ирек бирә. Ходайның һәм шайтанның уртак тырышлыгы белән дөньяның асты өскә әйләнгән вакыт бит. Әлегә сиңа кайсыдыр якларыңнан баш тартып торырга туры килә. Мәхәббәт һәм нәфрәт, чисталык һәм бозыклык аларның күңелләрендә үзара тартыша, көрәшә иде. Хәер, бер-берсен яраталар икән, ир белән хатын буларак чиркәүдә теркәлмәүләре генә аларның мөнәсәбәтләренә салкынлык, оят иңдерә алмый инде. Йөрәк эшенә киртә юк, ул һәрвакыт акылдан көчлерәк…

Ай нуры һәм күләгәләр тынлыгында дәшми яту полковник Кулунчаковны зарыктырды. Ул папиросын сүндерде дә, уйларыннан арынып:

– Миңа таба борыл әле, Мария… – диде.

– Синнән бөтен солдатлар йөз чөергән көннеме?

– Ни өчен?

– Әйтеп торасың тагын, Арсений! Бүген лазаретта сине сөйләштеләр. Биш солдат үлде. Үлгәндә, телләрендә Ходай түгел, син булдың. Алар сине үзләре белән кабергә алып киткән шикелле…

– Мин үзем дә солдат, Маша. Мин – Ватанны саклаучы закон солдаты. Минем алардан бер өстенлегем дә юк.

– Ай-һай… Корбанның аркасы булуга караганда, палачның камчысы булуы өстенрәк инде ул. Аларны дөрестән дә атачаклармы?

– Әлбәттә. Алар ярлыкау сорамадылар.

– Ярлыкау сорамас өчен, бөек, гөнаһсыз идеяле булу кирәктер.

Ниндидер серле кичереш полковникның чигәсен кысты.

– Бүген Россиягә идеянең хаҗәте юк. Солдатлар кирәк.

– Солдатлар кирәк булгач, аларны нигә аттырасың соң?

– Россиядә аларның идеясезләре дә җитәрлек.

– Син аларның ниндие соң?

– Ә сиңа ниндие кирәк, Маша?

– Ах, Арсений!.. – диде Мария һәм, кинәт талпынып, иренең күкрәгенә капланды…

Алар бу мизгелдә Россия империясе киңлекләрендә язгы ташкын кузгалганын белмиләр иде әле. Бу ташкын тиздән аларның икесен дә үзенә бөтереп алды һәм мәңге чыгалмаслык шарламасыннан түбәнгә чөйде.


«Ничек инде ул: мин, үлемнән йолып калырга теләп, аны югары күтәрдем; ә ул, исән калу мөмкинлеген кире кагып, мине түбән төшерде», – дип уйлады полковник Кулунчаков икенче көнне иртән прапорщик Чаныш Наймушин белән кичәге бәхәсен яңадан уеннан кичереп, үткән төнне керфек какмыйча диярлек үткәрде. Мариянең иртәнге чәй вакытындагы мөгамәләсе ничектер салкын булды. Ул моны күрмәмешкә салышты. Әле генә, күз әчетүе һәм тән оюы басылмасмы дип, коньяк эчте. Тәне җиңеләеп, каны таралгандай тоелса да, кәефе күтәрелмәде, йөрәге кагарга тотынды.

Моңарчы гаеплеләрне хөкем итү яки ярлыкау мәгълүм дәрәҗәдә аның ихтыярына бәйле иде. Һәм ул үзенең хаклымы, түгелме икәнен фәкать үзе тайпылышсыз кулланган законнар белән чагыштырып кына бәяләде. Сугыш шартларында законнарның иң кырысларына таянырга туры килә. Хәрби трибунал ярлыкауны белми диярлек, андый хәл бик сирәк. Полковник икеләнми иде.

Кичә ул үзе яклаган хакыйкатьтә беренче ярык хасил булуын тойды. Прапорщик Наймушинның гомере аның кулында иде. Ләкин ул үз язмышына үзе хуҗа булып калды. Үз язмышына гынамы соң? Хикмәт тирәндәрәк. Ул Кулунчаков язмышына да хуҗа төслерәк кыланды.

Хәзер полковник аны чакыртып сөйләшүенә үкенеп тә куйды. Нәрсәнеңдер төенләнеп җитмәве дә аның эчен пошырды. Соңгы төен большевикларның үләргә тиешлегеме, әллә яшәргә дә хаклары булумы? Нәрсә? Кем яшәргә теләмәсен? Ә, прапорщик! Ул теләмәде! Ул үз гомеренең дәвамын полковник кулыннан алырга теләмәде. Димәк, ул бу чынбарлык шартларында полковник белән янәшә яшәүне кире каккан. Кызык, прапорщик аның белән бергә үләргә теләр идеме икән? «Хөкем карары чыгарып, мин дә үземнең аның белән бер кояш астында яши алмавымны расладым. Ә алар белән бергә үлүне сайлый аламмы икән?»

Сораулары бәйләнчек, газаплы, ә анык кына җавабы юк иде. Полковник Кулунчаков җавапны өннәрендә генә түгел, төшләрендә дә эзләячәгенә төшенде, нигәдер большевикларның үлем белән очрашкан урыннарына тартылуын тойды.

Ул тагын коньяк салып эчте, шинелен, бүреген киде.

Шәһәрчек гарнизонының каравыл взводы арестантларны алып чыгып киткән иде инде. Кара «роллс-ройс»ка утырып, полковник карьерга ашыкты. Әмма соңга калды. Ул килеп җиткәндә, залп яңгырады.

Үле тынлыкка чумган карьерны күмәргә ашыккандай, эре җепшек кар ява. Каравыл взводы винтовкаларын «к ноге» куйган һәм унтер-офицерның яңа боерыгын көтә.

«Үлгәннәр терелми. Ләкин тереләрнең үләсе бар әле, –дип уйлады полковник Кулунчаков, үзләре аткан кешеләрдән бер яклары белән дә аерылып тормаган солдатларга югарыдан, карьер ярыннан карап. – Үлгәннәрнең күргән газаплары аларга күчте: бар аерма шунда гына».

Ул борылмалы сукмактан җәяүләп түбән төште, инде солдат та, кеше дә булудан туктап, инде фәкать хәрби трибунал хөкеменең җиренә җиткерелү фактына гына әйләнгән мәетләргә якынайды һәм берсенең әлегә исән икәнен, әмма үлем җәрәхәте алганын күрде. Яралы әлегә монда, бер үк вакытта тегендә дә иде инде.

Ул прапорщик Чаныш Наймушин иде.

Үзенә таба якынлашкан полковник Кулунчаковны абайлап, ул җайсыз яткан җиреннән кузгалды да артка каерылган терсәкләренә таянып тартылды һәм, аны танып, кар кунмаслык текә, ялангач упкын төбенә сөялде. Прапорщикның аяклары, кунган кар бөртекләрен кагарга теләгән төсле, җиңелчә генә дерелдиләр иде. Полковник яңак итенең тартылып калтырый башлавын тойды. Моны яралыга күрсәтергә теләмәгән кебек, йөзен солдатларга таба борды.

– Ачыгавызлар, анагызны!.. – дип сүгенде ул аларга җиренә җиткермәгән эшләре өчен һәм карьер каршындагы кара автомобиль янына кар көртеннән аера алмастай булып күренгән ак ат килеп чыкканны күреп сәерсенә калды. Җайдак, һавадан иңгән шикелле, җиргә сикереп төште дә, әле егылып, әле шуып, әле тагын торып, сөзәк урыннан турылай түбән томырылды. Полковник үзенең адъютантын танып алды. Ул яланбаш һәм мундирдан гына иде.

Полковник Кулунчаков аңа:

– Нәрсә, яңадан немецлармы?! – дип кычкырды.

Сулышы капкан капитан берара телен әйләндерә алмый торды.

– Күпкә яманрак, вашевысокородие! Революция!.. Государь-император тәхеттән ваз кичкән…

Әлегә аң һичничек кабул итеп өлгермәгән, ләкин инде үзләренә яшеренгән гадәттән тыш куркынычы белән хәйран калдырган бу сүзләрне арттан ишеткән шикелле, полковник, кырт борылып, прапорщикка текәлде.

«Полковник, син шуны кызганган идеңме?! Шуны коткарырга теләдеңме? Ә алар кызганмаган! Үз дигәннәренә ирешеп үлделәр – менә ни кызганыч!» дигән уй аның күңеленнән елгыр кәлтә еланы сыман шуып узды.

Аны аңлаешсыз борчу басты.

– Ишеттеңме?.. – диде прапорщик, каны качкан иренен чак кыймылдатып. Сүзен әйтеп бетерә алмаудан курыккан шикелле, ул сулышын тыйды. – Үз-үзеңне хөкем итәргә… өлгермәдең… Инде көт.

– Нәрсәне? – дип сорады полковник.

– Халык хөкемен.

Прапорщик Наймушинның аягы дерелдәүдән туктады, ул йөзен читкә борды да тынып калды. Ул көзән җыергандагыча тырпаешкан бармакларын кысты. Шулай итеп, яр кисентесендәге тамырлар ташларны түбәнгә ычкынудан саклап йомарлап тота.

Югарыга менгәч, полковник Кулунчаков карьер төбенә әйләнеп карады.

– Бәхетле кеше, шайтан алгыры! – диде ул үзалдына.

– Кем? – дип кайтарып сорады аның янәшәсендәге капитан.

– Синең белән мин түгел, – дип җавап бирде ул гамьсез төстә. – Прапорщикны әйтәм… Гомумән, бөтенесе!

Гүя тере кешеләр турында әйтте.

Һәм кинәт аңа барысы да киресенчә күренде.

Әйтерсең лә ул үзе аста ятып калган, ә прапорщик Наймушин монда, югарыда иде.

«Прапорщик үле, ләкин якын киләчәктә ни буласын белә иде. Мин тере, ә хәтта үткәннәрдә ни булганын да белмәгәнмен… Менә басып торган җирем дә билгесез – упкын чите. Тик бу – нәрсәнеңдер кыл уртасы», – дип уйлады ул.

Ниһаять, ул бу урталыкның нәрсә икәнлеген аңлады. Ул хәзер прапорщикның үткән гомере белән үзенең киләчәк үлеме арасында басып тора иде. Калкан белән кылыч арасында. Ә хөкемдар кем? Һичкем түгел. Гомере буена Государь-императорга, Ватан һәм Ходайга хак хезмәт итәм дип ышанган Кулунчаков үзенең судьялыгыннан ваз кичте: дөньяның тоткасы аның кулыннан ычкынды. Хәзер ул – гаепләнүче. Аның гаебен раслаучы факт бәхәссез инде – революция.

Карьер төбендәге солдатлар ком-ташлы җирне казырга тотындылар – атылганнарны күмәргә кабер әзерлиләр.

– Капитан, бар әле, боер: карьерны бозмасыннар.

– Барыбер түгелмени, Арсений Завалишинович?

– Үлүчеләр күп, карьер берәү генә. Кем җиңсә дә, карьер кешеләргә кирәк булудан туктамый.

Капитан баягы сукмагына борылмакчы иде, полковник аны туктатты:

– Нигә аяк итеңне ашыйсың, дурак?! Атыңа атлан! –Шунда ул автомобиль юлыннан менеп килгән ике тәгәрмәчле арбага җигүле атны күреп алды.

– Ни калган моңа тагын, анасын!.. – дип сүгенде ул. – Хәер, яхшы: мәетләрне шуңа төят, капитан, аңладыңмы?

– Яхшы, Арсений Завалишинович!

– Үтә!

Яннарына санитар арбасы менеп туктады. Дилбегә тоткан обозчы солдат яныннан Мария сикереп төште.

– Арсений! Революция! – дип кычкырды ул.

– Ишеттем, – диде полковник сүлпән генә.

– Туктат!

Аның ни турыда әйткәнен аңлаган полковник Кулунчаков:

– Соң инде… – диде.

Шәфкать туташы карьер читенә барып басты, аска карады һәм карга чүкте.

– Арсени-и-ий!.. – дип ыңгырашты ул. – Бәла! Полк комитеты сине атарга хөкем чыгарган!

Полковник җәяүләп үрдән төшеп китте. Аның артыннан, табут төсле булып, кара автомобиль иярде.

Эш урынына әйләнеп кайткач, ул шинелен салды, камин уты каршысында җылынып утырды. Күпмедер вакыт үткәч торды, иңбашын җыерып, бүлмә буенча йөренде. Аннары, кулын күкрәгенә кушырган килеш, тәрәзәдән кар сарган агач ябалдашларына карап торды. Калын кар каплаган йорт түбәләрен ни өчендер кабер калкулыкларына, ә кирпеч торбаларны кабер ташларына охшатты. Бу күренештән котылырга теләгән шикелле, әкрен генә тәрәзәләрнең чуклы кызыл пәрдәләрен япты. Бүлмә эченә кичке шәфәкъ нуры иңгәндәй булды. Шуннан соң, тәменә ләззәтләнеп, коньяк эчте, озаклап папирос тартты.

Күпмедер вакыт үткәннән соң, капитан кайтты, үзенең биредә икәнлеген кереп әйтте.

– Мария Севостьяновна кайда? – дип сорады полковник аңардан.

– Анда берсе исән калган, вашевысокородие. Шуны лазаретка алып китте.

– Кайсысы? – дип сорады полковник битараф кына.

– Прапорщик.

Ул, сүзе беткәнне белгертеп, кулын изәде.

Адъютанты чыгып киткәч, тагын коньяк эчте, ләкин бу юлы ни тәмен, ни кайнарлыгын тоймады.

– Живуч татарин! – диде ул үзалдына һәм аның хакында бүтән уйламады.

Аннары өстәл янына барып утырды, алдындагы чиста кәгазьгә нык кул белән тиз-тиз нидер язып куйды.

Сәгать суга башлады. Аның соңгы авазын үз күңеленә салып куйгач, ул:

– Әйе, вакыт, – диде һәм револьверның көпшәсенә карады да козгын күзедәй кара тишеккә елмаеп күз кысты…

Язуы кыска иде:

«Ходил в свете, пока был свет во мне1717
  Дөньяда үземдәге яктылык беткәнче йөрдем. Евангелиедәге «Дөньяда үзегездәге яктылык беткәнче йөрегез» дигәннән.


[Закрыть]
.

П-к Кулунчаков».

Ату тавышына адъютант йөгереп керде, идәндә яткан револьверны күрмичә һәм ни булганын аңларга теләмичә, өстәлгә капланып яткан полковникның чигәсе турысындагы канны сөртеп алды. Күзе төшеп, язуны укыгач, ул полковникның гәүдәсен идәнгә сузып яткырды.


Полковник Кулунчаковның гәүдәсе салынган затлы табутны хатыны Мария, ярты Россия аша үтеп, анасы Марфа Петровнага алып кайтып тапшырды. Кайчандыр тирә-юньне үз ихтыярында һәм сүзендә тоткан, әле хәзер дә тирән баткан күзендә боеру очкыннары чагылып киткәләгән, юка иренле, кылыч борынлы бу карчык Мариянең: «Анакай, табутны ачып карый аласыз, ул ачык платформаларда гына кайтты, бозылырга тиеш түгел», – дигән кыюсыз тәкъдименә каршы, калын кашын җыерып, карлыккан тавыш белән катгый төстә:

– Ни к чему теперь тужиться-то. Двух смертей не бывать, а одной не миновать. Чего себя обременять и его тревожить? Чай Бог даст, воскреснем в Судный день да и свидемся1818
  Хәзер газапланасы түгел инде. Үлгән артыннан үлеп булмый. Нигә үз-үзеңне газапларга һәм аны борчырга ди? Ходай боерса, Кыямәттә күрешербез әле.


[Закрыть]
, – диде.

Нәсел төрбәләре тузган, мәгънәсен җуйган иде инде. Ләкин Марфа Петровна иркен итеп кабер казырга, аны яхшы кирпеч белән эчләргә – үз нәселләренең борынгыдан килгән гадәтенчә, төрбә ясап җирләргә кушты.

Кызыксынып, ишек төбенә җыелган мужиклар таралырга кыймыйча таптаналар иде. Карт ананың иңенә нинди авырлык төшкәнен аңлыйлар, сыгылып төшмәвенә, аек акылда калуына беркадәр хөрмәт белән карыйлар. Моның ише хәсрәтне алар да кичергән – барысы да бер кояш астында яшиләр ләбаса. Әмма Марфа Петровнаның полковник улын таш кабергә җирләргә теләвен алар кабул итмәде: эше күп, бүгенге заман өчен артык мәшәкать кенә дип гәпләштеләр. Кайсысы аяк астына төкереп, кайсысы сүгенеп кул селтәделәр дә, байтагы кайтып китте.

– Өч аршын җир җитмәгәнме?

– Анысы да хәттин ашкан.

– Кешесе кешеме соң? Этләргә чыгарып ташласаң да хәрәм әле аңа.

– Фал хакыйкать!

– Плуататорлардан нәрсә көтәсең тагын?

– Муенына таш бәйләргә дә – бәкегә!

– Өстәп, утарларына кызыл әтәч җибәрергә – бетте-китте!

– Кызганыч, көне ул түгел.

– Ничава, бездән калмас…

Болай ук ярып салырга кыймаганнары, мәетне җирләр өчен, Мариянең басынкы гозерен генә тыңлап калдылар. Җитмәсә, мужикларның салкын карашларын күрмәмешкә салышкан Марфа Петровна үз теләген үтәтү чарасын да тапты, йорт караучы итеп тоткан Наймуш картка:

– Әйт аларга, Наймуш, поминка мул булыр. Хәзер саранланып торуның мәгънәсе юк инде. Кул белән бирмәгәнне, җаныңнан суырып алачаклар. Аларныкы басты. Ә минем үземә өч аршын җир җитә, озак көттермәм. С Богом! – диде.

Вәгъдә үзенекен итте. Карчыкның гозерен шуннан соң аяк астына салып таптамаска булдылар, ул әйткәнчә эшләделәр. Дөресрәге, Наймуш карт оештырганча. Поминка, чыннан да, мул булды, өстәлләр сый-хөрмәттән сыгылып торды, аракы су урынына акты.

Шул форсаттан файдаланып, каннары кызган мужиклар утарны туздырып ташладылар, күтәрердәй мал-мөлкәтне ташыдылар, калганын ут төртеп яндырдылар.

Боларның барысын да Наймуш алдан ук белеп торды. Нәрсәнедер үзгәртү соң иде инде – язгы ташуны тыеп була димени? Урыс мужиклары үз ниятләрен аңардан яшерүне кирәк тә санамадылар. Үзара пышын-пышын килүләреннән, астыртын карашларыннан, мәгънәле хәрәкәтләреннән ул барысын да аңлады: шешәнең бөкесе ачылган, гайрәтле гыйфрит иреккә чыккан, аны кире куып кертергә һичкемнең көче җитә торган түгел. Аннары соң Наймуш крестьяннарның хаклы, ә ниятләренең гадел булуы белән дә килешә, кирәк калса, якларга дә әзер. Шуңа күрә ул үз авылындагы татарларга да хәбәр салдырды: алпут малын бүләчәкләр, авызыгызны ачып калмагыз, сезгә дә хәрәм булмас, сәгать сукты, ахыры хәерле булсын, амин!..

Картны сизгерлеге алдамады.

Мужиклар иң әүвәл поминкадан соң да аракы дәгъ-валадылар. Марфа Петровна бусын катгый тыйды: «Поминка улым рухына, ә исерек шабаш өчен тү-гел!» – диде.

Өстәлләрне аударып ташладылар. Хөррият, тигезлек, туганлык турында кычкырдылар, һәм мәхшәр башланды!

Җәяүле буранга карамастан, атларын җигеп, якындагы үр артындагы каенлыкта көтеп торган татарлар да кузгалды. Урыслар башта аларны якын җибәрмәскә исәп тотканнар иде. Сәнәкләр, балта, күсәкләр тотып, аларның юлына каршы төшкән мужиклар, коры кул белән калу ихтималыннан шикләнеп, мир тапшырган вазифаларына кул селтәделәр дә гомуми шаукым өермәсенә ташландылар.

Баштанаяк карадан киенгән һәм кырыс монашкага охшап калган Марфа Петровна аларны мунча ишеге төбендәге утын пүләненә утырган җиреннән күзәтеп торды, әледән-әле чукынгалады. Ул үз өеннән берни алып чыкмады, фәкать Библия белән Евангелие китапларын гына калдырмады, кочагыннан төшермәде.

Наймуш карт чана башындагы салам астына атына дип бер капчык солы чыгарып куйды да үз авылына кайтып китәргә җыенды.

Чырае кара көйгән хуҗа хатын аңа:

– Әйт аларга, Наймуш, тигез бүлсеннәр. Барысына да тиярлек булсын, – диде.

– Артып та калмас, – диде Наймуш.

– Тигезлек диләр ләбаса!

– Кешеләр тигез булалмый, Марфа Петрауна. Кем биек, кем тәбәнәк. Кем хәлсез, кем көчле.

– Син ник авыз ачып торасың? Нәрсә кирәк, ал – рәнҗемәм.

– Мин үземә ни кирәген белмим.

Марфа Петровна Наймушны, акыллы, гадел булганы өчен, үз итә иде. Аның кемлеге табышмак түгел. Утарга ул аны сынау белән алды. Чакыртып китерде дә, аның җигүле атка утырып килгәнен күргәч, үзе йортка узды, ә ишегалды юлының күзгә ташланып тормаган җиренә биш сумлык алтын тәңкә ташлап калдырды. Ә Наймуш, исәнлек-саулык сорашканчы, шул тәңкәне аңа сузды да әйтте: «Тәгаен, сезнекедер, Марфа Петрауна. Тик бүтән болай итмәгез: мин мәкерне яратмыйм». Шуның белән хуҗа хатын аның өч сыйфатын барлады: ихласлыгын, эшчәнлеген (хәл-әхвәл белешкәнче, сүзен табылдыктан башлады бит), ниһаять, риясызлыгын. Хәзер ул, бу мәхшәргә исе китмичә, аңа катышмыйча, комсызланмыйча, һәрвакыттагыча, үзенә генә ышануына һәм таянуына тугры калып: «Мин үземә нәрсә кирәген белмим», – дип әйтә икән, моның хак икәненә ышанырга була. Шулай да Марфа Петровна:

– Ә нәрсә беләсең, Наймуш? – дип сорады.

– Нәрсә беләмме? Кешеләрнең нәрсәгә ия икәнен… Тагын кешеләрнең нигә яшәгәнен.

– Нәрсәгә ия соң бу кешеләр?

– Җир белән күккә.

– Ә нигә яшиләр?

– Үләр алдыннан, җир белән күктән гайре бернәрсәгә дә ия булмаганнарын аңлар өчен.

– Үлгәнчегә кадәр алар нидер эшли, алардан нидер кала бит?

– Нишлиләр? Яраталар, нәфрәтләнәләр. Нәрсәләре кала? Яратулары, нәфрәтләнүләре. Менә шул.

– Мин дә аларны ярата идем, Наймуш, – диде Марфа Петровна, моңсуланып һәм анда-монда чабышкан, кычкырышкан крестьяннарга ишарәләп. – Ә хәзер яратудан туктадым. Нәфрәтләнмим дә. Шулай булгач, бу дөньяда миннән һични калмыймыни?

– Нигә калмасын ди? Каберең калыр. – Наймуш дилбегәсен кулына алды, атын боргач: – Утыр, Петрауна. Кайтыйк, – диде.

Аның атын борганын күргәч, Марфа Петровна үзе күмеләчәк кабердә калган шикелле бөрешкән иде. Татар картының, гади генә итеп, «кайтыйк» дигәнен ишеткәч, эсселе-суыклы булып китте, җан бушлыгы рәхәт ышаныч белән тулды. Ул, кипкән иренен көч-хәл белән кыймылдатып:

– Кая? – дип сорады да урыныннан калыкты.

– Кая булсын инде – безгә. Гомерең булса торырсың. Үлсәң җирләрмен.

– Тайбәң ни дияр соң?

– Диярлеге калмагач, пушшай дисен. Диясе булгач, элгәрерәк дияләр аны!

Наймуш карт тукран тукылдаткан шикелле генә кеткелдәп куйды. Ирен чите белән генә Марфа Петровна да елмайды. Элгәрерәк, инде әллә кайчан, хәзер булмаган да шикелле үткән-киткән заманнарда, аның ире Завалиша, ниндидер татар морзалары токымыннан булган кеше, мәкәрҗә ярминкәләрендә югалып йөргән вакытларда, сеңердән генә торгандай елгыр һәм чыдам Наймуш белән аның арасында нидер булгалаган иде шул, булгалаган иде…

Чанага утырган татар карты белән урыс карчыгын сары ат иркен ишегалдыннан караңгылыкка алып чыгып китте.

Ярты юлга җитәрәк, Марфа Петровна кинәт җилкенеп куйды, артка каерылып карады.

– Туктале, Наймуш! Мария хакында сорарга онытканмын. Ничек озаттың? – дип сорады ул.

Наймуш бияләенә капланып йөткергәләде дә атны куалады, бөкрәеп утырган хатынның иңенә толыбын салып каплады.

– Көне дә килде соң!.. Ә Мариягә әйбәт булыр. Мин аны Чистай юлына чыгарып куйдым. Аракы олавына туры килде.

– Иренең тугызына1919
  Православие динендә мәрхүмнең өчесеннән соң тугызын үткәрәләр (авт. искәр.).


[Закрыть]
да калмады, – диде карчык үпкәләгән тавыш белән. – Никахсыз торсалар да, хатыны булган лабаса!

Наймуш карт, үзе генә белгән хәтәр серне уйлап:

– Ашыкты шул, – дип килеште.

– Нишләтәсең инде? Шулай язгандыр. Законсыз хатын… Минем Арсением кем аңа?.. Ә Мария яшь, чибәр әле. Бар гомере алда. Үз дигәнен тапмый калмас.

Дилбегәне аерып, Наймуш ике яклап ат сыртына тамызды.

– На-а! – диде ул, буранлы караңгылыкны сискәндереп.

Ләкин ат үз җае белән генә атлый бирде.


…Ә Мария моннан әллә ни ерак түгел иде. Ул араның күпме икәнлеген Наймуш карт байтак гомер фәкать үз күңелендә генә бикләп тотты.

Ире – полковник Кулунчаковның үлеме, әйтергә кирәк, чын ирләрчә үлә белүе Мариянең дөньяда яшәү мәгънәсен аңыннан да, җаныннан да төбе-тамыры белән йолкып алгандай итте. Ул, гимназияне яңа гына тәмамлаган кыз, күңелендәге барлык илаһи ашкынуын туплап, үз-үзен раслыйсы килү сусавын басарга, билгесезлеге белән серле, гаҗәеп дөньяда таяныр нокта эзләргә һәм табарга, күбрәк укыган саен, бушый гына баргандай тоелган әрсез рухын яңа кичерешләр белән тутырырга теләп, сугышка чыгып киткән иде. Башта ул, чыннан да, вокзалдан фронтка кадәрге озын юлда күзенә яшь китерердәй туганлык, бердәмлек, бөеклек хисе белән очрашты. Озакламый ул – хәрәкәттәге армиянең шәфкать туташы – үзенең кемлеген, кайдалыгын, ни эшләгәнен оныттырган гавам хәсрәте белән күзгә-күз калды. Аның, кулын югары күтәреп, кемдер алдына тезләнәсе, кешеләрнең бер-берсен канга тончыктырган, газ белән буган, бары тик кабер генә туктата алган чиксез газапларын үзенә күчерүләрен сорап ялварасы килә иде инде.

Аны һичкем ишетмәде, күрмәде, юату сүзе әйтмәде, ярдәм кулы сузмады. Киресенчә, боларның һәммәсен аның үзеннән көттеләр. Дөнья хәсрәте, бәла-казасы, кешеләрнең ирексез гаебе аның күңеленә җыелды, һәм ул боларның һәммәсен, өмет яктысы, ышаныч җылысы итеп, кешеләргә юнәлдерде. Моның хакына ул үзен корбан итәргә әзер иде. Кешеләр, белгән барлык ялвару һәм догаларга һәммә диннәрнең барлык аллалары берьюлы колак салып, солдатларның бер-берсен чәнчегән штыкларын, бер-берсен тураклаган кылычларын, кайнар ядрәләрен яшен итеп, снарядларын күк күкрәү итеп аңа – Мариягә юнәлдерсәләр һәм шуның бәрабәренә җирне кирәкмәс газаплардан, вакытсыз үлемнәрдән арындырсалар, ул моны бөек түбәнчелек, ихлас ризалык белән кабул кылыр чиккә җиткән иде.

Гавам мәхшәре дәвам итте: сугыш тегермәне корбаннарга тыгыла-тыгыла тартты, үлем чалгысы уңны-сулны, алны-артны, асны-өсне аермыйча селтәнде дә селтәнде.

– Йа Хода! Ялварам синнән: туктат! Үземдә булган соңгы нәрсәмне ал – сине яратуымны. Туктат!..

Бу юлы аның сүзе ишетелде, ялвару сүзе барып җитте: сугыш аның соңгы юанычын – яратуын тартып алды, полковник Кулунчаковны, аның Арсениен.

Ходай Тәгаләгә шулай кирәк булган, күрәсең, алар ниндидер кодрәт белән шул мәхшәрдә бер-берсенә тап булдылар. Чиксез газапта тилмергән адәм балаларын ярату хисен Мария бөтен барлыгы белән Арсениена бирде һәм бөтен тулылыгында үзенә дә алды. Бу аның сагындырып килгән, канында шуңа кадәр яшеренеп яткан һәм чишмә сыман тыелгысыз төстә ургып чыккан беренче сөюе иде. Һәм соңгысы.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации