Текст книги "Юл. Романнар, хикәяләр"
Автор книги: Әхәт Гаффар
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 10 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]
– Шайтан эше бу! – диде Степан.
Чиркәү эчен карап чыккач, авыш нарат янына әйләнеп кайттылар. Степан үзен курку биләгәнен тойды. Ә Солтан ояла иде.
– Дөрестән дә, безне кемдер күзәтеп торган булса? –дип сорады Солтан. «Ә күзәтеп тормаса, оят булмас идеме? – дип уйлады ул. – Мин үз-үземне күзәтмәдеммени? Үземнән дә яхшырак итеп мине кем күзәтсен?»
Ул йөрәгенең сулкылдап тибә башлаганын тойды. Ирене кипте.
Су читенә йөгереп килеп, ул хайваннар шикелле аяк-кулына таянды да болганчык су эчте. Кояшта каралып яткан табут аны куркыта һәм җирәндерә иде инде. Табутны төрбәгә кертеп томаламыйча, ул моннан беркая да китә алмаганын аңлады. Табут аның үткәнен һәм киләчәген агулаячак, баш очындагы кояшны гына түгел, бәлки төнге йолдызларны да күләгәләп торачак иде. Баскан җирен баткаклык итәр, ә сулыйсы һаваны боз хәленә китерер. Ул шушыннан башка һәрнәрсәне онытты, хәрәкәтсез калды, карашы анда-монда төште, тик берни күрмәде, бер тавыш та ишетмәде. Дөнья кечерәйде, табут зурайганнан-зурайды шикелле. Вакыт туктады.
Кинәт ул бүген бер тапкыр да сәгатькә карамаганын исенә төшерде. Кул сәгатен ике кат такты бит инде: иртән киенгәндә һәм бая су коенгач. Ә вакытның кирәге чыкмаган, димәк. Яшәмәгән кебек. Яшәмәгәннәргә вакыт нигә кирәк?
«Яшәмәгәннәргә? – дип уйлады Солтан Наймушин, бу уен чит кешедән ишеткән сыман. – Мин бүген яшәмиммени? Күрәм бит: су ага, нарат авыш, учак сүнгән, табут кара…»
Ул сәгатенә карарга тагын онытты. Аңа кинәт бу табут эчендә үзе томаланып яткандыр һәм мең елдан соң яңа гына якты дөньяга чыгып баскандыр кебек тоелды. Бабасы Кадрәкне, дәү бабасы Чанышны чакырып кычкырасы килде. Алар, бәлки, умарталыкка килеп җиткәннәрдер инде, оныкларын көтәләрдер… «Әни!» дип кычкырудан да мәгънә юк. Атасы тагын да ераграк –әйләнеп кайтмый торган җирдә… Камәрия дә килмәде. Әле дә ярый килмәде. Ул куркыр иде. «Һәм минем бу хурлыкта калуымны кичерә алмас иде. Миңа аның тагын бер тапкыр кичерүе һич тә кирәк түгел инде!»
…Кабергә тагын бер тапкыр керүе аннан табутны алып чыгуга караганда күпкә авыррак булды. Әйтерсең лә монда алар түгел, бәлки бүтән, аларга бөтенләй билгесез кешеләр, ә алар – читтән күзәтүчеләр генә. Ул гынамы соң, Солтанга үзенең шул читтән күзәтүләрен дә кемдер карап тора кебек тоелды.
– Йолкып ат әле шул «тавык тәпиләре»н! – дип кычкырды ул Степанга. Тимер тәреләрнең ара-тирә зыңлап алулары Солтанның ачуын китерде.
– Торсыннар, – диде Степан тыныч кына. – Ашарга сорамыйлар ич.
Табутны, кабердән чыгаргандагы шикелле үк, бау белән урап, аяк башыннан тишеккә күтәрделәр, элекке урынына урнаштырдылар. Тирләп беттеләр, сулулары капты. Аларны башлары турысыннан төрбә гөмбәзе баса, ә җаннарына кургашындай авыр тынлык иңә иде. Монда, кабер эчендә, бер генә тере җан калган кебек: Алла анасының бөек Казан исеме белән эретелгән иконасындагы сурәте. Солтан маңгаендагы салкын тирне сөрткәндә, беләге астыннан аның карашы белән очрашты.
– Йә, – диде Степан, – утырышыйк.
– Монда калырга җыенмыйсыңдыр ич? Тизрәк таярга кирәк!
– Юлга чыгар алдыннан, диюем. Ә юл озын. Безнең яшисебез бар әле.
Степан табутка утырды.
– Бигайбә, полковник, – диде ул, учы белән капкачка шапылдаткалап, – үпкәләп калма. Без синдә кунакта булдык, син – бездә. Күрдең: дөньяда без бар. Без монда, җир астында да бар. Шулай булгач, тынычлап ятам димә, агайне.
Ул басты. Кирпеч ватыгы алып, тишеккә каршы яктагы стенага тырнап яза башлады: «Здесь были Степан и Султан».
– Көнен куйыйммы? – дип сорады Степан.
– Монда көн дә, вакыт та юк. Монда мәңгелек кенә бар.
– Ярый, алайса, болай…
Икенче сүз итеп, Степан яңа сүзләр тырнады: «XX век от Р Х».
– Эрхасы ни?
– От рождества Христова… – дигәч, Степан, хушлашкан шикелле, карашы белән кабер эчен айкап чыкты. – Вакыт. Бернәрсә дә онытмыйбызмы?
– Лом.
– Әйе, полковникка калдырырга ярамас. Казып чык-масын тагын, – дип көлде Степан һәм ломны тышка ыргытты.
– Бетте бугай, – диде Солтан.
– Ә үзебез? Үзебезне онытып калдырмыйк тагын! –Башта әкрен генә, тора-бара бер-берсенең иңбашларына суккалап, этешә-төртешә, тыела алмыйча көләргә тотындылар.
– Үзебезне онытып!.. Кабердә!
– Уйлап та чыгарасың инде, корт чаккыры!
– Әле ярый туарга онытмаганбыз!
– Әле соң түгел. Үләргә онытыйк!
Аларның көлешүе кабергә генә сыймады, су ташкыны шикелле, тышка бәреп чыкты. Кояш яктырткан авызын ачып, төрбә, ә аның белән бергә ташландык зират үзе сөяк-санаклары белән шаркылдап көләдер сыман иде. Көлү тавышын басарга, зиратны тынычландырырга теләгәндәй, узып баручы «Метеор» кузгаткан озын, киң дулкыннар ярга кагарга кереште.
Көлү тавышы зур ташны тотып торган ком бөртекләренең кайсысындыр урыныннан кузгатты һәм ул, үз артыннан башка ком бөртекләрен дә ияртеп, түбәнгә шуа башлады. Комбайн бункерыннан аккан ашлык кебек, тыгыз, йөгерек агым хасил булды. Таш асты бушаганнан-бушады. Ул, таянычын югалтып, урыныннан купты, янтая, мәтәлә башлады, өстән үскән агач тамырын үз авырлыгы белән шартлатып өзде. Наратның кәүсәсе тартылып, ыңгырашып куйды.
III
Ата сандугачның җим табарга киткән чагы иде. Ана сандугач йомыркаларын басып утырды. Ул көтмәгәндә үз оясының калтыравын тоеп алды, куркудан йөрәге купты. Җир, аның белән бергә зелпе куагының бер өлеше һәм оя авыша, иңә башлады. Сандугачның бөтен тәне белән югарыга омтыласы килде, ләкин ул канатларын ачмады. Җирне турыларга, тотып калырга теләгәндәй, оясына түшәлгән үлән сабакларын томшыгы белән кысты, ләкин урыныннан купмады. Югыйсә йомыркаларының тәгәрисен, коелышасын сизенде. Ул аларны канатлары белән ояга кысты, куркуыннан, ата сандугачны чакырып, аваз салырга да онытты.
Аннары ояның бушлыкка очканын тойды. Ләкин ул, шундук убыла башлаган зур ташка төшеп, бер генә мизгелгә тотрыклыланды, әмма тагын хәрәкәткә килде һәм янга, инде кире якка шуды. Соңгы мәлдә сандугач ояны ташларга, нарат агачы ябалдашлары арасыннан ертык булып күренгән, тик хәвефсез тоелган зәңгәр күккә ашкынмакчы булган иде. Өлгермәде. Әйләнә-тирәне ком кыштырдавы, таш чыкырдавы, агач, үлән тамырлары өзелгән тавышлар, тузан урады. Ул ата сандугачның томшыгына кыстырган сары күбәләкне ташлап ярдәмгә ашыгу, шөбһә, коткару, ләкин чарасыз калу белән тулып торган сызгыруын гына ишетеп калды. Ана сандугачның кабарынган йоннары, канат каурыйлары арасына туфрак, ком коелды. Аннары күз алдын таштай авыр куе караңгылык басты.
Дуслар төрбә тишеген күләгә каплавын күрделәр, ә нарат агачының ауган чакта инде хәрәкәтсез калган таш өстенә авуын һәм аны кабер стенасына кысып, каплап куюын күз алларына китерә алмадылар. Эчкә ком, туфрак, вак ташлар коелды, тузан тулды. Кинәттән караңгылык, тынлык иңде.
– Нәрсә бу? – дип кычкырды Степан.
Солтан:
– Син кайда? – дип аваз салды. Әкрен генә әйтсә дә, тавышы яңгырап чыкты.
– Монда. Ә син?
– Килеп җиттек. Теге дөньяда!
– С новосельем!
Степан үкереп диярлек төчкереп җибәрде.
– Озак яшә! – диде Солтан һәм, ниндидер йомшак нәрсәнең битенә кагылып узуыннан сискәнеп, артка тайпылды, табутка утырды. – Монда нидер оча, – диде ул, пырылдаган авазга сагаеп.
– Фәрештәдер, – диде Степан. Ул арлы-бирле йөренде, аягы астында идәндәге сөякләр шылтырады. Шул сөякләр өстеннән мүкәләп узганнан соң, тишекне кармалап тапты да ташны этеп карады, көче җитмә-де. – Булыш әле, – диде ул, ыңгырашып.
Солтан дусты янына чүкте, башы белән кытыршы стенага терәлгән килеш, ике куллап ташны кузгатырга тырышты. Таш, ябыштырылган диярсең, селкенеп тә карамады. Бер-берсенә әйтмәсәләр дә, моны сизгәч, аларга эсселе-суыклы булып китте. Хәлдән таеп, алар ничек туры килсә, шулай кирпечләргә утырдылар. Степан кулын тишек тирәли йөртеп чыкты. Урыны-урыны белән тышкы җылылык бәрелеп тора иде. «Ярый әле, һава керерлек икән», – дип уйлады ул.
Ә кош очты да очты әле.
– Эх, лом булса! – диде Степан.
– Чыккач алырсың.
– Чыккач! – дип кычкырды Степан һәм ярсып урыныннан торды, тагын ташка ташланды. – Чыккач!.. Чыккач!.. – дия-дия, ул йодрыгы белән стенаны төйде.
– Җитәр, Стёпа! Ишетәсеңме?!
Степан стенага терәлеп утырды. Аның калтыранган, суелып канаган, тирләгән бармаклары ниндидер җылымса, түгәрәк ташларга орынды. Ул аларның берсен борынына якынайтып иснәп карады.
– Шырпы кабыз әле? – диде ул һәм бармак очларындагы түгәрәк «таш»ның кош йомыркасы икәнлеген аңлады. Ул аны сак кына – әйтерсең утлы күмер! – учына салды.
Солтан шырпы кабызды. Күзе төшкән беренче нәрсә икона булды. Икона да түгел, бәлки аңа кунган соргылт көрән кош, аның дымсу кара күзе. Кош уттан өркемәде, кузгалмады. Солтан аның сандугач икәнен таныды. Кабердә сандугач күрү аны шулкадәр дулкынландырды ки, ул иконага төшерелгән хатын һәм бала сурәтен дә, идәндәге баш сөягенең күз тишекләренә чигенгән караңгылыкны да, ут яктысында алтынланып күренгән табутны да көзгедә чагылган яисә төшенә кергән кебек итеп кенә күрде.
– Синең бытбылдык йомыркасы ашаганың бар-мы? –дип сорады Степан.
– Нигә бытбылдыкныкы әле, тавыкныкы түгел?
– Тавыкныкы кетәклектә булганга. Хәзергә минем учымда – кош йомыркасы.
– Урынына куй. Исең сеңмәсен, – диде Солтан тыныч кына. – Кошлар кеше кагылган йомыркаларын ташлыйлар.
Ул янып бетеп бара торган шырпыны әйләндереп, күмерле башыннан тотты. Ут сүрелде дә сүнде. Шундый караңгы, хәтта күзне авырттыра шикелле. Тән дә юк, җан да юк. Эрегәнсеңдер сыман. Ни тере, ни үле.
Ут сүнгәч, кош тагын пырылдап оча башлады. Аның әллә стенага, әллә табутка бәрелгәне ишетелде.
Солтан бүтән шырпы алып кабызды. Сандугач тагын шунда – иконага килеп кунды, әйтерсең андагы сурәттән яклау сорый иде.
– Исең сеңмәсен, дисең инде… Менә бераз эчең шиңсен әле, карарбыз, – диде Степан.
– Нәрсә, нәрсә?
– Син ничектер, ә минем яшисем килә әле. Яшәгәч ашыйсы да килер…
– Сандугач йомыркасынмы?!
– Кирәк булса, үзен дә. Гап-гади нәрсә ул. Гадәттән тыш хәлләрдә исән калу дип атала.
– Сандугач ашапмы?
– Суга нишләрбез менә – анысын белмим әле.
Солтан шаккатты. Янып беткән шырпы бармагын пешерде. Кабаланып, шырпы кабын тагын ачты.
– Ә син бушка шырпы ягуыңны бетер. Бер төнгә кызлар кочагына кермәгәнсең. Боеприпас урынына гына тотасы.
– Караңгыда утырыйкмыни?
– Монда озак утыра алмассың, парин. Полковниктан хуш исләр килә башлады инде… «Шанель номер биш»ең бер якта торсын!
– Каберләрнең керү ишеге генә бар. Күрәсең ич, чыгу юлы юк.
– Табарга туры килер, парин.
Урыннарыннан тордылар. Кош тагын куркынып очынды.
Сандугач үз оясына килеп кунды. Ул оясын теләсә кайда һәм караңгылыкта та таба алыр иде. Канатларының каурыйлары һәм очлары, түшендәге, корсагындагы йоннары белән ул йомыркаларын барлады; кабарынып һәм кузгалгалап, аларга кунарга өлгергән тузан элпәсен сөртте, ком бөртекләрен какты. Йомыркалар җылы иде әле. Ул моны сулык-сулык типкән йөрәге, кайнар каны белән тойды. Ян-якка каерылган канатларын кыса төште, йомыркаларын бер-берсенә якын җыйнап, бөтен тәне белән, ояга җайлап ятты. Оя һәм йомыркаларының исән-имин икәнлеген сизгәч, аның шул хакта тышта калган бәгырь дустына хәбәр итәсе килде. Ләкин ниндидер шом аның күкрәген кыса, һавадагы коры тузан аңкавын кыра. Аның йөрәк тибеше һәм сулышы күңеле төбендә талгып калган моң белән тәңгәл түгел иде. Ә сайрыйсы килә, бик килә. Сайрар шатлыгы бар. Җанын сөендергән, канын җылыткан, күз нурын яктырткан шатлыгы бар: оясы, йомыркалары исән-сау. Ул аларның эчке җылысын, үзе генә белгән терелеген тоя, анда тиешле вакытта борныйсы җан ияләрен сизә, алар белән үз телендә сөйләшә. Шуның өстенә җан дустын юксыну, аның өчен пошыну, курку йөрәген парә-парә телгәли. Бер сайрап җибәрсә, дусты әллә кайлардан – ерак-ераклардан, үталмаслык киртәләр аша янына килеп җитәр кебек.
Ләкин сандугач аваз салмады. Кинәт кочып алган караңгылык сагайтты. Ул янәшәдәге ике җан иясенең тирән, тынычсыз сулышларына, сак хәрәкәтләренә ияреп, һавадагы тузан бөртекләренең тәртипсез очынуын, үзенең канатларына, томшыгына утыруын тойды. Җир убылган чакта, оясы түбән иңгән көнне төн баскан, якты дөньяның рәхәт яки хәтәр авазлары кинәт тынган, юкка чыккан мизгелдә ул курыккан, шуңа күрә төкереге куерган, кипкән иде. Төкереге әле хәзер дә килми. Аңкавы, чыксыз үлән шикелле, коп-коры. Чишмә чылтырасын өчен ташлар кирәк булган сыман, аның күңел төбендәге моң агылып чыксын өчен, тамак төбенә бер тамчы төкерек, тел очына дустының томшыгы орынып алу кирәк. Һәм сандугач, әнә шул бер тамчы төкерек килсен өчен, йөрәк ярсуын тыярга, кан агышын тигезләргә теләп тынычланырга булды. Җанын пошаманга салган караңгылыктан күзен йомып араланды, үз вакытында борнап чыгасы балаларының аңа – үзләренең булачак аналарына – хәзер бигрәк тә мохтаҗ икәнлекләрен беркайчан булмаганча сизгер тойды.
Ул үзе дә белми торган, ләкин өзелмәскә тиешле дәвамның туктап калу ихтималын кичерде. Анысы нәкъ ул дөньяга килгән ноктага әйләнеп кайтканнан соң булды.
Сызылып таң атканда кайтып төшкәч, ул үзенең туган җирен танымады, аның юкка чыкканлыгын күрде. Беренче тапкыр күзен ачкан һәм анасының сайравын тыңлаган чакта, аның тирәсендәге һәммә нәрсә ниндидер тынычлык, сафлык белән өртелгән иде. Ул хуш исләр бөркеп торган карлыган куагы төбендә борнап чыккан, күзен дә шунда ачкан, анасы сайравын да шунда ишеткән иде. Аннары, тәненә йомшак йоннар чыгып, канаты ныгыгач һәм беренче тапкыр тирән күккә чумгач, туган җиренең гөлбакча икәнлеген күрде. Шул гөлбакчада ул җим ауларга өйрәнде. Алар бишәү үстеләр. Карлыганның яшел алкалары башта кызарды, инде алар ата-аналарыннан башка да яши ала башлагач каралды. Ә зуррак агачлардагы яшел шарлар тулганнан-тула бардылар, алсуландылар, яңгыр вакытларында, томанлы иртәләрдә татлы ис бөркеделәр. Сандугачлар, көтүгә җыелып, ерак юлга чыгар алдыннан, әлеге җимешләр дә акрынлап юкка чыкты: кешеләр аларны бергә җый-дылар һәм каядыр алып киттеләр… Бакча моңаеп, бушап калды, яфраклар корыланды, катыланды, саргайды, берән-сәрән коела башлады…
Очып китәсе төнне сандугач йолдызларны күзәтте, бу урынның кайда икәнлеген күңеленә, күз нурына беркетеп куйды…
Ни аяныч, ерак сәфәреннән әйләнеп кайткач, ул боларның берсен дә тапмады. Әчкелтем исле карлыганнар кырылган, кызыл түшле алмалар үскән җир тап-такыр. Инеш буена койма корганнар, ак түбәле озын лапас ясаганнар, аның каршысына баганалар утыртып, араталар кадаклаганнар, ә аның эченә аклы-каралы сыерлар япканнар. Якында гына зәңгәр өй. Ә югарырак, элек алмалар алланып пешкән урында, чокырлар казылган, тигез итеп ташлар өелгән, агач, такта, тимер ташылган. Анда колакка ятышсыз тавышлы машиналар дөберди, кешеләр кайнаша иде.
Сандугач эссе көнне әлеге киселгән алмагачлар, карлыган куаклары тутырылган тирән ерганакта үткәрде, ә кояш баегач, кыр ягыннан яңгырап килгән назлы чакыруга каршы очып китте һәм ялгыз бер агач төбендә үзенең булачак пары белән очрашты…
Алар оя корырга өлгермәделәр. Кояшны – ай, ай кояшны берничә тапкыр алыштыргач, баш очыннан тимер кош очарга кереште. Ул кабат-кабат күтәрелде, кабат-кабат кунды. Ә берсендә аның артыннан болыттай сузылып калган ачы исле агым нәкъ алар сайлап алган урынга туры килде. Сандугачларның тыны кысылды, канатлары хәлсезләнде. Көч-хәл белән күтәрелеп, алар зур авыл өстеннән киң су буена очып килделәр һәм буш иске зиратта оя корырга яраклы зелпе куагына кундылар.
Яр буе көндезләрен якты, җылы, ә төннәрен тыныч, ышанычлы иде. Җим мул, сайрарга һичнәрсә комачауламый, көндезләрен кояш астында эленеп торган тилгәннән һәм төннәрен сиздерми-нитми генә җиргә тия язып шуышып үтә торган мәче башлы ябалактан гайре дошманнары юк. Ә ояларының бөтенлеге, йомыркаларының иминлеге өчен дошманнардан ничек сакланырга кирәклеген алар яхшы үзләштергәннәр иде инде…
IV
– Ул галәмәт зур, – диде Чаныш колхоз рәисенә, аны машина-трактор паркында эзләп тапкач һәм тракторның ник кирәге чыкканын аңлаткач.
– Галәмәт зур? Кило ярымлапмы? – дип сорады председатель. – Әллә бер пот тартамы?
– Аны күтәрерлек түгел.
– Тимер дә сөйрәп чыгара алмады дисеңме әле? – Чаныш кабатлап тормады.
– Автоүлчәүдә үлчәрлектер ич? – дип көлде председатель.
Аның бөтен килеш-килбәте балык турында картка ихтирам йөзеннән генә, аның мавыгуыннан ләззәт табып сөйләшүен, моңа өстәп, язгы эшләрнең җайлы баруын, фәкать шуңа күрә генә үзенә тоткарланырга, кирәк калса, әз-мәз шаяртырга рөхсәт итүен белдерә иде.
Алар тирәсенә кешеләр җыелышты. Тәмәке кабыздылар, атны сөйгәләделәр, тик боларның сөйләшүләренә артык исләре китмәде. Ихтимал дип фараз кылды Чаныш, алар тракторны бөтенләй башка эшкә сорый, кире какмасыннар өчен генә адәм ышанмаслык балык уйлап чыгарган дип исәплиләр булса кирәк. Алар Чанышка сүз катып карадылар, ләкин ул председатель белән генә сөйләшүен белде.
– Автоүлчәүдә үлчәрлек түгел аны, – диде Чаныш.
– Чыдатмасмыни, Чаныш ага?
– Чыдатуын чыдатыр. Сезнең үлчәвегез амбарга кергәнне киметеп, чыкканны арттырып үлчәүгә дә чыдый… Балык чыдамас.
Председатель тамак кырып куйды.
– Ник алай? – диде ул. – Синең өч тиенлек балыгыңны ни арттыр, ни кимет инде аны.
– Өч тиенлек кеше булсаң, бәлки, шулайдыр, – диде Чаныш, читкә карап. – Ә ул балык дөнья хәтле…
Кешеләр Чанышның тапкыр җавабын хуплап көлделәр. Председатель яшел «Нива»сының ишеген ачты. Бу машинаны Чаныш нигәдер ошатмый, кыска итәгеннән юан ботлары ачылып йөргән җор хатын кебек шөкәтсез бер нәрсә итеп кабул итә.
– Трактор бирербез, тик иртәгә. Бүген кырга таралдылар инде. Нәрсә соң анда – дулкын берәр бүрәнә кагып чыгардымы соң? Шуны сөйрәтеп алып кайтыргамы? Әллә утын кайгысы төштеме? Утынга иртә бит әле, Чаныш ага, – дип, председатель рульгә утырды. Тик хөрмәтле карттан яхшысынмады, ахрысы, тагын эндәште: – Ә бакча сукаларга дисәң сөйләшеп тә тормыйм. Колхоз бәрәңгесен утыртмый торып, шәхси хуҗалыкларга якын да бару юк. Аңладыңмы?
– Юк, аңламадым, кем… Әйтәм ич, подвалдан балыкны сөйрәтеп чыгарасы иде. Аннары суга җибәрә-се, – диде Чаныш, баягы сүзләрен кабатлап.
– Азынды да соң бу картлар! – диде кызыл битле, кисмәктәй юан бер ир. Ул ягулык, май склады мөдире Пётр иде. – Балык тотарга дип, трактор тиклем трактор сорыйлар. Прәме акылдан язганнар!
– Минем, олан, акылдан язар яшем узган инде, – диде Чаныш. – Белеп кал: картлар акылдан язмый. Алар үләләр генә.
Юк-бар белән башны катырганы өчен картны шелтәләргә ниятләп, председатель машинасыннан төште. Күп сүз – юк сүз. Вакыты ул түгел. Ләчтит сатарга малай-шалаймы әллә ул? Механизаторлар алдында уңайсыз, ей Богу! Чаныш аның кыланышын шулай кабул итте.
– Галәмәт зур дисең, алайса. Күпме, Чаныш ага, ә? Йә, күпме? – дип, председатель кулларын бер җәйде, бер кысты, кочагын ни хәлдә калдырырга белмичә, картның йөзеннән күзен алмады.
Менә шунда барысы да тынды, Чанышның соңгы сүзен көттеләр. Һәм ул аларга, булдыра алганынча аңлатырга теләп:
– Күпме дип… Зур инде. Дөнья хәтле, – диде.
Озын таш бинаның тәрәзәләрендә ут уйнаклады. Эчтә кемдер тимер ябыштыра – бу Чанышка мәгълүм. Хәзер исә зәңгәр ут аңа биек бетон бинадан чыга алмый азапланган яшен булып тоелды. Шул рәвешчә үк умарталык базында балыкның җаны чәбәләнә торгандыр, дип уйлады ул. Күңеленә пошаман төште. Үрәчәдән аягын салындырып, арбасында утыра, карашы һичнигә төшми, бернигә илтифат итми. Кармаланып, каеш дилбегәне алды, коры кул белән дә, ышанмаганнары өчен бу кешеләргә үпкәләп тә китеп барырга риза иде инде. Бәлки, балыкның зурлыгына ул үзе ышандыра алмагандыр? Чынлап баксаң, аның балыкны суга җибәрергә кирәк дигәненә ышанмаска да була. Йә, кем бүгенге көндә шулай итсен ди инде? Ләкин ул үз сүзләренең хак-лыгын исбатлауны кирәк санамады. Балыкның авыр, тирән сулышын күз алдына китерде дә усал итеп атка чөңгерде:
– Пчо!
Механизаторлар арасында майланып беткән матрос формасы кигән Ринат атлы бер егет тә бар иде. Ул:
– Туктале, Чаныш бабай! – диде дә атны авызлыгыннан тотып алды. – Минем трактор әзер, Самат Сираевич, – диде ул председательгә. – Кырга иртәгә генә чыгам әле. Ә бүген умарталыкка барып килмимме соң?
Карап та тормастан, председатель аңа кул селтәде: теләсәң нишлә, янәсе, һәм китеп тә барды. Егет аның артыннан:
– Есть! – дип калды. Чанышка: – Киттек, командир! – диде.
Чаныш аның ни атлы, кем улы, кем оныгы икәнен сорамады. Сораса, атасын чамалар, бабасын белер, бабасының атасы хакында байтак сөйли алыр иде. Ул яшь кенә бер егет, егерме яше яңа тулгандыр, шәт. Очраган кешеләр кем, исемнәре нинди, ничә яшьтә – бу нәрсә Чанышны кызыксындырмый инде. Яхшы кешеләр икән, ул аларны үзе белән тигез күрә – шул гына. Начар кешеләрне бар дип тә белми. Соңгы вакытта ул кешеләрнең начарлыгы, кылган гамәлләренең яманлыгы хакында да байтак ишеткәләде. Никтер андыйлар үрчеде әле. Ишәйделәр. Кем ирек куйгандыр. Ирек куючыларның үзләре арасында да андыйлар бар инде, алайса. Андыйларның фигыльләре, котсыз, бозык, намуссыз эшләре турында сөйләсәләр, ул, игеннәрне суккан боз, бәрәңге басуларын баскан колорадо коңгызы, ат тоягына кадалган күгәрек кадак турында кузгалган сүзгә бәя биргәндәй итеп: «Каһәр төшкере нәрсә!» – дия иде. Ә каһәр төшми. Төшкәннәрен алып китәләр, алары урынына яңалары барлыкка килә. Хәзер күп кеше тук. Тук кеше бернидән дә курыкмый шул. Чаныш андыйларның, кибеткә бер генә көн ипи кайтмаса да, совет властен, хөкүмәт җитәкчеләрен яманларга тотынасын белә. Ә менә яхшы яшәргә, яхшы уйларга тырышкан кешеләр әллә нишләп сирәгәйде, усаллардан куркып тынды. Барысы да үз-үзләрен яхшы, акыллы күрсәтергә өйрәнде. Һичкем үзенең начар яшәгәнен ачып салмый, кеше күзеннән яшерә. Шуңа күрә Чаныш, үзенә яхшы кешеләр очраса гына, үзен яхшы дип саный. Ә начар кешегә туры килгәндә, берәр булдыксызы пешергән ипине кызганган шикелле, тормышның үзен кызгана иде…
– Яхшы балык ул, – диде Чаныш егеткә, елмаеп һәм ышаныч нурлары белән тулган йөзе, хәтта йөрәге белән сөенеп. – Кузгалыйк, булмаса, олан.
Егетне хуплап:
– Бар, бар. Кайткач сөйләрсең, – диделәр.
Егеткә сөйләп торуның кирәге чыкмады. Умарталыкка кешеләр үзләре килеп җитте. Бик күп кеше. Бу кадәр халыкны Чаныш Сабан туе мәйданында гына күрә торган иде.
Болай булды.
Балыкны тракторында сөйрәтеп чыгарырга риза булган егеткә: «Бар, бар, кайткач сөйләрсең», – диделәр бит әле? Менә шуннан соң хәлләр башланды да инде.
Егет үзенең дүрт көпчәкле, җирән, котсыз зур тракторын мастерской бинасы эченнән кабызып чыкты да, утырган җиреннән сузылып, Чанышка:
– Монда үрмәлә, бабай! Тизрәк барып җитәрбез! Атың калып торсын, – дип кычкырды.
– Берүк, кабалана күрмә, олан. Ашыккан җитмәс, боерган җитәр. Мин үз җаем белән барып җитәрмен, –диде Чаныш.
Җирне дер селкетеп һәм бер сөям хәтле иңдереп, трактор аны узып китте. Юл буш иде. Тирә-юнь Чаныш тирәли тагын шулай ук тын гына әйләнә. Уң яктан карасаң – сәгать теле уңаена, сул яктан – каршыга таба. Телеграм баганалары һәм чыбыклары шауламый, тып-тын.
Юлның чиреге чамасын узганда, аны арттан арбалы мотоцикл узып китте. Аңа икәү – баягы хәбәргә ышанмаган кешеләр утырышкан. Алар картка кул болгадылар, елмайдылар, нидер кычкырдылар. Сүзләрен аерырлык түгел иде. Чаныш аларның умарталыкка ашыкканнарын аңлады. Карасана, эчләренә ут йөгергән, кызыксыну баскан. Ярый, тиздән шаккатарлар, дип уйлады Чаныш.
Бераздан аны велосипедлы ике малай куып җитте. Ни арада ишеткәннәр, шайтан балалары. Алардан яшерерсең, бар.
Чаныш юлның яртысын үткәндә, мотоцикл кире килә иде инде. Кешесе аңа баш бармагын тырпайтып узды да авылга таба җилдерде. Зур балык турында хәбәр салыргадыр инде.
Авыл юлы очлангач, Чаныш атны умарталык юлына төшерде. Берара тигезлектәге люцерна басуы буйлап барды. Язгы ташулар уйган текә ярлы тирән ерганак аша салынган агач күпер дә артта калды. Кояш инде югарыга үрмәләгән, шактый кыздыра. Тургайлар сайраша. Ара-тирә кара каргалар очып үткәли. Оран салып, куаклыктан саесканнар күтәрелде. Баягы мотоцикл тавышы ишетелде, бу юлы аңа өч кеше утырган иде инде. Аннары Чанышны дистәгә якын хатын-кызны утырткан йөк машинасы узып китте. Ул аларның сыер савучылар икәнен таныды. Нидер кычкырдылар. Чаныш тагын аера алмады. Мәгәр аларның балык карарга барулары шиксез иде.
Үр кашына җитәрәк, әз-әзләп кенә елга яктылыгы ачыла барды, ә өскә тәмам калыккач, умарталыкның агачлар белән ышыкланган иңкүлеге җәелеп китте. Үзләре күренмәсәләр дә, Чаныш бал кортлары хәрәкәтен сизде. Су җиләслеге, төрле үлән, җылы җир исе килә иде.
Ул атны тыебрак төште дә йорт ышыгына китереп туктатты. Җирән трактор арты белән баз юллыгына каршы куелган иде. Һәммәсе подвалны уратып алган. Яңа казылган кабер тирәли җыелышканнармыни?! Әмма алар кычкырыша, көлешәләр. Югартын уч төбендәгечә күренәләр.
Ни хикмәт, каян җил ташлаган диген, Чанышны Зөбәрҗәт атлы (хатын-кызмыни!) озын буйлы, какча гәүдәле участок милиционеры каршы алды.
– Ну тамаша! – диде ул, кашынача батырып кигән фуражкасының ялтыравык козырёгы астыннан төймә күзен Чанышка чәнчеп. – Бу хан заманы балыгын каян эләктердең син, Чаныш бабай? Тозакка шәп тә каптыргансың, минсиңайтим! Тик андый балыкны тоту тыела бит, белгән идеңме?
– Җук. Беләсем дә килми, – диде Чаныш, иңенә аркан төргәген салып. – Каптырмадым мин аны.
– Шулай да акт язарга туры килер.
– Кычытмаган җиреңне кашыпмы?
– Кычытыр, кычытыр. Ничек кашыйсын да белербез. Хәзер монда балык заводы директоры килә. Бу судагы балыкларга ул хуҗа.
– Су ага, балыклар йөзә. Алар үзләренә үзләре хуҗа, – диде Чаныш. – Син җил куып йөрмә, агайне.
Чаныш туп-туры аңа каршы китте. Милиционер читкә янтаеп калды. Кадрәк белән тракторчы егет туфрак ябышып каткан, күгәрек, бездәй чыбыклары чәнчеп торган, ат башы кадәрле тимер ыргаклы корыч тросны балыкка таба сузып маташалар иде.
– Аркан гына да ярар, – диде Чаныш, – җан иясе бу, машина түгел.
– Хужырак! Синең бу балыгың су асты көймәсе белән бер, бабай. Ә су асты көймәсен мин ипигә ягып кына ашамадым. Балыгыңның койрыгына менә шушы якорьны салсам, эһ тә итмәс! – дип, егет трос ыргагын селеккәләде.
– Якореңны үз борыныңа сал, олан, – диде Чаныш. Һәм аңа аркан төргәген ыргытты. Егет аны һавада ләтчә елгырлыгы белән эләктереп алды. – Син аны, олан, йомшак кына тарттырырга тырыш.
Үр кашында кешеләр утырткан яңа машина пәйда булды. Сикерешеп төштеләр дә аска таба йөгерештеләр. Иңкүлекне тоташ шау күмде.
«Боже мой!» дигән чырылдау ишетеп, Чаныш тавыш иясен эзләп тапты. Яшь кенә бер хатын-кыз икән. «Сногсшибательная рыбка. Невероятно!»
«Син татар кызының «Боже»сы кем икән соң инде?» – дип уйлады Чаныш. Соңгы вакытта ул аллалары белән бергә ана телләрен дә оныта баручы яшьләрне байтак күрде. Аналарын сайлап алмыйлар, ә аллаларын сайлыйлар, ә?
Сыер савучы хатыннарның берсе – тирләгән таза муенлы һәм дәү күкрәклесе – имән бармагы белән Чанышның күкрәгенә төртте:
– Карт шайтан! – диде ул, янындагы иптәш хатыннарына озын керфекле кара күзен кысып. – Кайчагында мондый балык эләктерерлек кармагыңны безнең тарафка да салгаласаң соң… Нинди балык белән булашып ята, ә? Әпититеңне әйтер идем… Бал ашап кына яткач соң!.. – дип, ул Чанышка яны белән төртеп алды, тик карт аягын аерып баскан иде, кузгалмады, җиргә төкерде дә аның яныннан читкәрәк тайпылды.
Тракторчы егет аркан очын балык койрыгы астына тыкты, икенче яктан аны шлемын салмаган мотоциклчы егет тартып алды. Аны Чаныш, баягыча ук төенләп, үзе бәйләде.
– Балыкның бер чеметеме миңа, яме, бабай? – диде тракторчы егет. – Ухага.
– Мин сиңа чеметермен! – диде аңа милиционер. –Сезгә ирек куйсаң… Кырпы балыгын тотарга ярамый –халык байлыгы санала ул. Законда язылган!
– Шул шул, халыкныкы! – диде мотоциклчы. – Монда бер Сабан туен сыйларга җитә. Калганнарга да артып кала әле.
Чаныш:
– Халыкныкы түгел ул, – дип кырт кисте.
Халык арасыннан берәү:
– Комсыз кармагын коега салыр, диләр, – диде.
– Бака тотасы килсә, – дип кушылды икенчесе.
– Ә болар подвалда акула симертеп ята…
– Чаныш агай, син халыкны кыерсытма инде! Гадел генә итеп бүл дә бир.
– Нәрсә аны сорап торган буласыз тагын? – диде бер хатын. – Мужик башыгыз белән хурланмыйча соранасыз.
– Исемлек төзик, җәмәгать!
– Һәркем гариза язсын. Хатын, әйдә, син башла. Өйдә исәп-хисапка син баш бит. Һәрнәрсәгә кысылам дигәндә, сиңа җиткәннәр юк.
– Шулаймыни? Алайса, үзең кысыласың килгәндә, миңа гариза тотып килерсең инде, яме, җанкай?!
Халык шаркылдап көлеп җибәрде. Чаныш атның сискәнеп киткәнен күреп өлгерде. Балыкның да сырт өстендәге канаты киерелеп килде.
– Милти Зөбәрҗәт хак әйтә, иптәшләр, – диде юан бер ир, йонлач күкрәген кашып. – Балык – халыкныкы. Бүлешергә кирәк – бетте-китте!
– Тумаган колынга йөгән кидермәгез әле, җәмәгать, –диде Чаныш. – Бу балык халыкныкы түгел. Мин әйттем.
Тракторчы егет, елмаеп:
– Бер дә яхшы түгел инде, бабай, – диде.
– Халыкны санга сукмыйсыңмыни, Чаныш ага?
– Мин бүген балыкны гына санга сугам. Аны гына. Бигайбә. – Кадрәк бау таккан чиләк белән подвалдан су чумырып, балыкка сибә иде. Бер чиләк суны селтәнеп, хатыннарга сирпеде. Тегеләр бердәм чырулап җибәрде.
Ә халык җыелганнан-җыела барды.
Егет тракторына күтәрелде, ул-будан кисәтеп кычкыртты, газ бирде. Трактор, куәтле гөрелдәп, гайрәт белән тулды. Чаныш аны кайсы ягы беләндер үз ятьмәсенә эләктергән корбанына ташланырга әзер җирән үрмәкүчкә охшатты. Шулвакыт картның каршысында ни ара килеп чыккан башка бер милиционер басып тора иде инде. Чаныш аның погонында ике бәләкәй йолдыз шәйләде. Бусы участок милиционерын бармак изәп чакырды да аны үз урынына бастырып куйды, аннары балыкны төрле яктан чалт та чолт фотога төшерә башлады.
Тракторчы егет газны киметте, кызыксынып, җиргә сикереп төште.
Лейтенант кесәсеннән җыйнак рулетка чыгарды. Участок милиционеры белән бергә алар подвалның озынлыгын, балыкның буен, койрыгыннан корыган имәнгә хәтле, аннары подвал авызы читеннән елгага кадәрге араны үлчәп чыктылар. Лейтенант һәр санны кызыл тышлы кечкенә дәфтәренә теркәп барды. Шуннан соң ул умарталыктагы халык арасында тәртип урнаштырырга кереште. Үз ниятенә ирешә алмаганына төшенгәч, читкәрәк китеп басарга боерды. Ул моны иминлек өчен дип аңлатты. Кешеләр иминлеге өченме, әллә балык иминлеге өченме – монысын аңлатмады.
Чаныш Кадрәк янына килеп басты. Алар бер-берсенең балык язмышы өчен борчылуларын сизгер тойдылар.
– Балыкны бирмим мин аларга, улым, – диде Чаныш.
Сүзен лейтенант ишеткән икән.
– Сезгә генә күбрәк булыр, ихтимал, – диде ул.
– Вак-төяк белән булышмыйм мин, энем.
– Синеңчә, бу вак-төякмени? Ә эресе нинди була?
– Эресе… белмим. Ә бусысын суга җибәрергә кирәк.
Лейтенант аңламаганга салышты:
– Кая-кая? – дип сорады.
– Урманга түгел инде, – диде Чаныш, ачуланып.
– Елгага дисеңмени?
– Ие. Тизрәк кирәк.
– Ник?
Чаныш, аның юри сөйләшүен аңлагач һәм ни дип җавап кайтарырга белмәгәч:
– Су саекмасын өчен, – диде. – Күрмисеңмени: балык базга кереп калгач, су күпме кимегән. Балыксыз елга саега ул. Балыксыз калсалар, диңгезләр дә саегыр әле.
– Алайса, ник тоттыгыз соң сез бу балыкны?
– Ул үзе йөзеп кергән.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?