Электронная библиотека » Әхәт Гаффар » » онлайн чтение - страница 9


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:41


Автор книги: Әхәт Гаффар


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 9 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Беренчесе өчен ул үлем белән тартышкан тормышка, бөек рухка рәхмәтле иде. Соңгысы өчен дә анда яшәүгә карата нәфрәт уянмады, ул күкләргә ләгънәт яудырмады. Аның кайгысы һәм бәласе аңа күктән иңмәде. Ул үзен генә гаепләде, үзен генә каргады, чөнки ул үзен үзе кояш астындагы сөю хисенә бирмәгән, ә бәлки үлемгә хезмәт иткән полковникка тапшырган булып чыкты. Хәрби киемдәге Понтий Пилатка…

Ул моны Кулунчаковның сигез солдатны үлемгә хөкем иткәнлеген белгәч һәм иренең үле гәүдәсен күргәч кенә аңлады. Аларның, соңыннан ишетүенчә, большевик булганлыгы Мариягә барыбер иде. Алар аның өчен беренче чиратта кеше һәм, солдатларның сөйләүләренә караганда, яхшы кешеләр булганнар. Начарлар өчен полковник, ихтимал, үз-үзен атмас иде. Димәк, алар Арсенийның аны – Марияне яратуыннан да көчлерәк булганнар; димәк, Арсенийның нәфрәте мәхәббәтне дә җиңгән!

Ә Мария мондый хыянәткә бара алмады. Ул аны җансыз калган килеш тә яратты һәм шул яратуыннан башка яшәү юклыгын аңлады. «Алайса, ярый, шулай булсын, – диде ул, Кулунчаковның башы өстендә соңгы сүзен әйтеп, – син сөюдән соң үлдең, ә мин үлемемнән соң да сөярмен».

Ул полковникның үле гәүдәсен ерак юлга алып чыгарлык табут ясауларын үтенде һәм кара табутны революция ялкынында янган Россия аша Арсениеның туган җиренә кайтарып җиткерде. Полковникның туган җиренә, ә үзенең үләчәк җиренә. Ул алдан ук шундый карарга килде. Яисә ахырдан. Аермасы юк иде инде.


…Күмүчеләр таралды. Поп белән бер чанага утырып, Марфа Петровна да кайтып китте. Калын кар баскан зираттагы яңа кабер һәм гадәти үк булмаган бу кабердән артып калган зур кызгылт ком, таш, балчык өеме янында Мария белән Наймуш карт, аның чанага җигелгән сары аты гына басып калды. Чанага измәгә буялган агач тагарак, измә ясар өчен, учакта кар эретеп корымланган потлы чиләк, тагарак эчендәге дүрт көрәк, ике лом, балта һәм ике мастерок төялгән. Кабер читендә артып калган цементы белән киндер капчык, ике-өч дистә кирпеч ята. Карт аларны төямәде: мәеттән артканны кире алып кайтмыйлар, диде. Һәрхәлдә, шәригатьчә шулай. Монда, әлбәттә, урыс зираты, аларча ничектер, карт моны белми, ахыр килеп, үзенчә эшләде. Хуҗалык-ка бик хаҗәт нәрсәләр дә кана, шулай да калдырырга кирәк дип санады. Бәла-каза эстәү ише килеп чыкмагае. Кирпечләрнең кемдер чанага ташлаганнарын да бушатты, пөхтәләп, кабер калкулыгы тирәли тезде. Аннары кайтырга җыенды: ат башына киертеп бәйләгән солы торбасын чишеп алды, аркалыкны күтәрде дә эзәренә кыстырылган тире бияләйләрен кагып киде.

– Кузгалыйк булмаса, дученка, – диде ул.

Мария әллә ишетмәде, әллә ишетеп тә илтифат итмәде. Кулын кушырган көйгә кар киртләче белән кабер калкулыгы арасында ачылган былтыргы көрән һәм сары яфраклар, зират чүп-чары түшәлгән урынга баскан да боек, уйсыз-нисез карашын еракка – түбәндә яткан елга аръягына, буш киңлекләргә текәгән. Кайчагында гына, тирән итеп тын алганда, кыйгач уң кашын сикертеп куя. Җирдән себергән кар менә-менә аны, үзенә ияртеп, әллә кайларга алып китәр кебек. Ыргым-ыргым искән җил аның башына япкан һәм аркасына төшеп торган кызыл хачлы ак япмасын җилфердәтә, куян туны астыннан чыгып торган көрән күлмәге итәген шапылдатып балтырына сылый. Җил тынган бер мәлдә, ул, әллә суык үткәнгә, әллә уйларыннан арыныпмы, иңбашын җыерды, тирән итеп сулыш алды, сулкылдады. Күңеле төбеннән авыр көрсенү авазы бәреп чыкты. Наймуш карт үз гомерендә байтак кешене җирләде, кемнеңдер вакытсыз яки бик вакытлы (картаеп, кеше кулына калмыйча, имгәк булып гомер сөрмичә, исәннәр җәфаламыйча, тыныч кына үлүне ул шулай санар яшькә җиткән иде инде) үлеменнән соң мондый көрсенүнең ни белдерүе аңа сер түгел. Мондый көрсенү – нәрсәнеңдер үзгәрүенә өмет баглауның тәмам сүрелүе, үлемнең чын булуын бар ачысы, хәсрәте белән бөтенләйгә кабул итү, инде соңгы тапкыр хушлашу билгесе ул. Шуннан соң кешедә яшәүне дәвам иттерергә кирәклеге турындагы уй яңара, үл үзен «үлгән артыннан үлеп булмый» дигән юанычка тапшыра. Кеше яңадан өнгә әйләнеп кайта һәм тора-бара шулай тирән итеп төшләрендә генә көрсенә башлый инде.

Бу юлы Мариянең көрсенүе картны алдады. Кырыс өнне җәяүле буран тәгәрәтеп алып китте, шуннан соңгы вакыйга яман, буталчык, аңлаешсыз төш сурәтендә Наймушны ахыргы көннәренә чаклы изалап, саташтырып, миңгерәтеп йөртте.

Соңга табарак бу вакыйга төсен җуя, ерагаеп томанлана башлады, ә кичереше хәтер сукмакларында югала төште төшүен. Авыр тәэсире дә таралды, басылды. Аның хакында уйларга яки кешеләргә сөйләргә туры килгәндә, картның күз алдында иң алдан чана башына сөяп куелган урыс иконасы, аңа төшерелгән кырыс та, моңсу да карашлы хатын-кыз сурәте пәйда була иде. Хәтер әнә шул сурәттән арына алмыйча йөдәтте. Аны хәтердән балта түтәсе белән мичкә төбен сугып төшергән ише итеп кенә чыгарып ташларлык түгел иде инде. Мариянең йөзе белән шул сурәт чырае аның аңында бергә кушылып терелә торган булды. Мөселман диненең канга сеңгән кануннары, ата-бабалар йоласына буйсыну, гореф-гадәт алдындагы бурыч, тормыш итү ырымнарына тугрылык хисе кяферләр йөз баглап чукынган яисә баш иеп дога кылган нәрсәләргә, уйда чагылсалар да, күзгә күренсәләр дә, өч тапкыр ян-якка төкергәләп, әгузе-бисмилла әйтергә куша. Югыйсә Алла гөнаһ һәм тәмуг утында көйрәтәм дип яный. Ә Наймуш чана башындагы ул иконага кырын карарга ирексездән дә, ялгышып та базмады, шулай итсә, Мариянең битенә төкерү, үзенең җанын пычрату булыр шикелле иде.

– Син мине шушында җирләрсең, бабайка, – диде Мария.

– Шту син, дученка, авызыңнан җил алсын! Үзеңчә чукын да кайтып китик. Бакчы, җәяүле буран котыра, салкын тимәгәе. Исәннәргә саулык кирәк.

– Саулык исәннәргә кирәк, – диде Мария, картның сүзен үзенчә җөпләп.

– Әйе, синең белән миңа. Бигрәк тә сиңа. Синең әле чәчәк чагың, яшисе дә яшисе.

– Инде үләсе. Хәзер, шушында, – диде хатын. Ул зират каеннары һәм наратларның шаулавына, ыңгырашуларына сагаеп колак салды.

Наймуш карт кеткелдәп көлеп җибәрде: янәсе, аның сүзен шаяртуга алуы.

Мария чана янына килде дә карлы саламга тезләнде, иконага йөзен баглап, тиз-тиз өч мәртәбә чукынып алды.

Җил көчәя барды, атның койрыгын, ялын җилфердәтте, яңа кабергә учлап-учлап кар китереп сипте, көрттән көрткә сары каен яфраклары куды.

Ә күк йөзе аяз диярлек. Бары тик юка дымык пәрдәсе белән генә эретелгән, аның аша кояш эрегән кургаштай елкылдап күренә.

Мария, карны шыгырдатып, чана башына таба китте һәм иконаны алып, күкрәгенә кысты. Иконадагы сурәтне кояш чагылышы каплады, ул бер генә мәлгә тоныгаеп юкка чыкты да, Мария кузгалган саен, әле өлешчә, әле тулаем ачылгалады.

– Мине шушында җирләрсең, бабайка, Арсений янына, – диде Мария, мәрмәрдәй ак һәм түгәрәк ияге белән кабергә ишарәләп.

– Помилуй, дученка! Ходаң кичермәс сүз сөйлисең!..

– Беләм, Ходай кичермәс. Күрәм: син изге күңелле кеше, син кичерерсең.

– Кайтыйк, дученка. Вакыт. Әйдә, утыр, – дип, Наймуш карт аның иңбашына кагылды. – Тәмам өшәнгәнсең, хәсрәт аңыңны томалаган. Әйдә, – диде ул, хатынны үзенәрәк тартып.

Мария аркасы белән картның күкрәгенә елышты да, кинәт тартылып, аңа күтәрелеп карады. Битенә алсулык йөгерде, якты күзендә рәнҗеш һәм газап чаткысы чагылды. Ул куян мамыгыннан бәйләнгән бияләйләрен алмаш-тилмәш салды, алар аның аяк астына төште. Наймуш карт аларны күтәрергә иелгән җиреннән хатынның тавышын ишетте:

– Иконаны баш очыма куярсың, бабайка. Югыйсә табутсыз гөнаһ. Ярый, Богоматерь ярлыкар һәм саклар әле.

Аның тавышы шулкадәр дә ачык, чиста, нык иде ки, Наймушның бияләйләргә үрелгән кулы ярты юлда тукталып калды. Ул, хәле китеп, җиргә чүкте. Акылына зыян килгән мәллә моның, дип уйлады ул, хатынга күтәрелеп карарга базмыйча. Алай дисәң, һич тә охшамаган. Әнә ничек катгый, риясыз әйтә бит. Әче җил ыргымнары арасында ул Мариянең тирән, өзек-өзек сулаганын ишетте һәм күз кырые белән аның ялангач кулын тун изүенә тыкканын шәйләде. «Туңа, күрәсең. Кулын җылыта. Яхшы, җылыт, балакай, җылыт», – дип уйлады ул һәм күңеленә куаныч, җиңеллек йөгергәнен тоеп, тураеп басты.

– Мин анда, чана башында, акча калдырдым. Алдагы хезмәтеңә күрә азрактыр, ләкин сәдака гына да түгел, – диде Мария.

Карт, елмаеп, мөмкин кадәр ягымлырак булырга тырышып:

– Әйдәле, дученка, утыр, утыр. Өстеңә толып ябармын. Яңа түгел, мәгәр ышанычлы. Тиз җылыныр-сың, – диде, күбрәк сөйләве белән аның игътибарын җәлеп итәсе килде.

– Әйе, әйе, тиз, – диде хатын һәм вак кына калтыранган, салкыннан күшеккән, кызарып чыккан кулы белән изүеннән кара ефәк бауга тагылган ниндидер сары тимер суырып чыгарды.

Наймуш тәмам тынычланды, төлке бүреген батырыбрак киде. Хәзер ул Марияне ашыктырмаска булды. «Игә килде бугай, бахыр, – дип уйлады ул, – бакчы, сәгатенә карый».

Тимер кисәге хатынның күшеккән бармакларына буйсынмады. Аңа күкрәгенә кыскан иконадан арыныр-га туры килде. Икона аның затлы күннән тегелгән итек башына шуып төште дә сурәтле ягы белән туфрак түмгәгенә капланды. Шуннан соң Мария, кабаланып, озын бармак очлары белән тимер кисәгенә ябышты, ак тырнакларын аның ярыгына каптырды.

– Ходай хакына кичерә күр, бабайка, – диде Мария, каны качкан иренен калтыратып, – мин дә һичкемне каргамыйм.

– Оныт, дученка. Була торган хәл анысы. Җан ачысы телгә шайтан төкертә инде ул шулай. Теге сүзләреңне син үзең түгел, шайтан әйттерде аны.

Ниһаять, тимер кисәгенең капкачы ачылды. Хатын аны уң кулының бармак очларында тоткан килеш иелде дә сулына бер уч кар йомарлап алды. Турайгач, аны авызына капты һәм, башын күтәреп, тимер кисәген капылт тел өстенә каплады.

– Яхшы… – диде ул, иренен ялап. – Шулай яхшырак… Миңа карама…

Яшь хатынның нишләгәне, ниһаять, картның зиһененә барып җитте. Шулай да аның күңелендә моның чын түгеллегенә соңгы мыскал өмете бар иде әле. Хәлсез сыгылып төшкән һәм кар киртләченә аркасын терәп утырган хатын тагын эндәшер, аяк очында яткан бияләйләренә үрелер, аның юату сүзләрен тыңлап, шуның берсе белән картның җыерчыклы битен кычыттырып һәм туңдырып тәгәрәгән саран күз яшьләрен сөртеп алыр, ягымлы итеп: «Кайтыйк инде, бабайка», – дияр кебек тоелды. Наймуш, шушы өмет чаткысына өстәмә тотнак, ышаныч табарга теләгәндәй, кояшка карады. Анда, кызыл кояш диңгезендә, җилгә каршы ялгыз козгын очып бара иде.

– Әй балакай! Ата-анаңның бер газизе булгансыңдыр инде син, ә? – диде карт калтыранган һәм карлыккан тавыш белән.

Ул, җирән йонлы калын бияләйләрен киндердән суккан кызыл чуклы эзәренә кыстырды да, Марияне турылап сузып салгач, чанадан көрәк алды һәм гомерендә беренче тапкыр яңа күмелгән каберне ачарга тотынды.

– Бисмилләһир-рахмәнир-рахим…

Кул, аяк, бил мускулларын киереп, ул, каерып-каерып, туфрак ыргытты. Күз яшен салкын җил киптерде, ә чигәсенә һәм борынына вак тир бәреп чыкты, чал сакал-мыегына сарган бәсне кайнар сулыш, эретеп, бозга әйләндерде. Ул кабернең елгага караган ягыннан казып керде. Чөнки мужиклар кирпечләрне каршы яктан кабер чокырының читенә терәтеп өйделәр, ә ул казып төшкән якта ара шактый иде. Көпшәк җирне яртылаштан күбрәк, үз буе диярлек казып ыргыткач, Наймуш өскә менде, чанадагы тагарактан лом, мастерок алып, тагын чокырга төште, әле катып өлгермәгән измәне зарарламаска тырышып, стенада сузылып керердәй тишек уйды…

Аннары Марияне төшереп салды, кирпечләрне яңабаштан яхшылап тезде. Каберне әүвәлгечә күмгәч һәм эш коралларын җыйнагач, ул сары атының яңак асты чокырын кашып торды.

– Без яктыда әле, малкай, – дип сөйләнде ул. – Тегендә караңгы. Монда салкын, ә анда җылы. Аларга барыбер инде, тик безнең дә үләсебез бар әле… Алар алданрак китеп барды, безгә соңрак туры килер, билгеле… Хәер, нәкъ вакытында өлгерербез, малкай, нәкъ вакытында!..

Дилбегәсен тотып, ул үрәчә читенә елышып утырды һәм атны бая кайтып киткән атлар, чаналар, кешеләрдән калган, инде кар күмеп бетерә язган сукмакка – зират үре каплаган урыс авылы ягына борды.

Карт каеннарның ак шәрә ботакларында бүген генә әйләнеп кайткан кара каргалар бөрешеп утыра иде. Кош-лар кинәт тузгып күтәрелделәр дә, кыйгачлап әйләнеп килгәч, чиркәү гөмбәзләренә кундылар.

– Сизәсеңме, малкай, яз килде, – диде Наймуш карт. – Яңа яз.

X

…Җитмеш елның аргы ягыннан Солтан Наймушин белән Степан Масленниковка полковник Кулунчаков карап тора иде.

– Карале, Степан! – дип кабатлады Солтан. Мәетнең карашыннан ышыкланырлык бернинди калкан юк, шулай ук аңа җитәргә комачауларлык һичнинди киртә дә юк иде. Ул караш компас угыдай тайпылышсыз иде, чөнки ул үлеләр дөньясы белән тереләр дөньясы арасында ачылды. Ә ул ара, мәгълүм ки, якты дөньяга караганда киңрәк, тирәнрәк: тормышны гына түгел, кеше язмышларын да сыйдыра.

Тәрегә сөяп куелган полковник Кулунчаковның күзе ачылган иде.

«Карале, Степан!» – дип кычкырганчы, Солтан мәет чыраеның тимгел-тимгел куе кызыл таплар белән каплануын күрде. Йә оялган, йә нәфрәтләнгән, йә ярсыган диярсең. Гүя аларның мыскыллы мөгамәләсен җор төстә, кимсетеп, хурлап сөйләшүләрен күтәрә, кабул итә алмаган! Кызыл тимгелләр җәелде, таралды, аның бөтен чыраен тутырды. Ачуы, ярсуы чамадан тыш көчле эчке тетрәүгә әйләнеп, мәетнең чыраен бугандагы кебек зәңгәрләтте, баклажан төсенә кертте. Һәм менә ул негрныкыдай кара-кучкыл булып калды.

Шул чакта аның керфекләре кыймылдады, күзе ачыла башлады! Ул да түгел, ияге салынып төште.

Солтан үзен сәерсендергән чит, үткер карашны шушы мәлдә тойды да инде.

Полковникның күзе зәңгәр иде. Анда, язгы ташудан соң яр буенда торып калган боз кантарындагы шикелле, кояш нуры чагылды. Аннары аның күзенә әйтерсең кан сауды: кызарды, аннан соң шәмәхә төскә керде һәм, ниһаять, каралды. Гүяки әле генә дөрләп торган күмер сүрелде, сүнде, суынды. Бераздан, кара чырай белән кушылып, күз юкка чыккандай булды. Мәетнең карашы, ерак йолдызларның озак һәм соңарып килгән яктылыгы кебек, җитмеш еллык элеккеге вакыттан юлга чыгып, бүгенге көн аша төпсез мәңгелеккә китеп барды.

Солтан Наймушин ул зәңгәр карашның үз җаны аша да узганын кичерде. Шул рәвешчә, мәһабәт койрыклары белән планеталарга орынып диярлек, галәм дәрвишләре – кометалар очып уза. Ихтимал, полковник Кулунчаковның күз карашы Солтанның җанында да үз эзен калдыргандыр. Бер үк вакытта ул үзе белән Солтанның күңеленнән дә нидер алып, ияртеп китмәде микән? Һәм аны йолдызлар арасында таратып, чәчеп йөрмәсме икән? Әгәр дә ул караш озак сәфәреннән соң әйләнеп кайтса? Анда Солтанның күңеле ничек чагылыр? Ул полковникның карашын эләктереп алып, кире кайтарырга теләгәндәй, күккә карады. Күк йөзе зәп-зәңгәр иде. Ничек яратылса, шул төсендә. Ә кешеләрнең ул күккә карашлары төрлечә: кем яшәү күзе белән, кем үлем күзе белән карый…

Мәет минут эчендә каралып чыкты, Солтан моны, вөҗдан газабы кичереп диярлек, моның нинди куркыныч, җан өшеткеч күренеш икәнен җаны белән тоеп кына түгел, аңы белән дә аңлап күзәтте.

– Нигә эчмисең, полковник? – диде Степан Масленников, кабер тынлыгын чигендереп. – А, беләм, син кан эчеп туйгансың… Аның чырае нигә каралганын беләсеңме, яшьти?

Солтан иңбашын җыерды, бер кәлимә сүз катасы килмәде.

– Безнең һава килешмәде. Болар табут һавасында гына бозылмый. Юл куйсалар, мин моның ишеләр яткан һәммә табутларны тузгытып ташлар идем.

– Кабер актару егет эше түгел.

– Кемдер кара эш тә эшләргә тиеш.

– Нигә?

– Җир каралмасын өчен.

– Ярый, актардың ди… Дөньяны сасытсыннармы?.. Хәзер моны кая куябыз? Ташлап китәбезме? Аны түгел, безне гаепләрләр. Эксгумация тыела.

– Статья чәпәрләр дип куркасыңмы? Исән калган булса, аны үз вакытында беренче очраган стенага терәп атарлар иде!

– Килешәм, ул – Каин. Тиешле җәзасын алган…

– Тиешле? Ул Алла карарының беренче хәрефен бозган.

– Кызык!

– Каин Аллага: «Миңа тиеш булган җәза күтәралмаслык авыр, һәм мине очраткан һәр кеше үтерәчәк», –дигән. Алла әйткән: «Каинне үтергән теләсә кемнән җиделәтә үч алыныр».

– Син Библияне ничек шулай бәйнә-бәйнә беләсең? –дип бүлдерде Солтан аны.

– Әфганстанда безгә ташлап калдыралар иде аны. Ял вакытында укыштыргаладык… Менә шул: полковник үз-үзен үтергән. Шулай итеп, Алланың хөкемен бозган. Каин үтерелергә тиеш түгел. Ул мәңге куылып яшәргә дучар ителгән.

– Җиделәтә үч… – дип кабатлады Солтан һәм актарылган табутка, чиксез газапка дучар ителгән шикелле, тәрегә сөяп куелган кара йөзле полковникка ишарә-ләп: – Шушымы инде синең җиделәтә үчең? – дип сорады.

Степан Масленников, мәсхәрәле елмаеп:

– Юк. Бусы шәхсән минем үчем – сигезенчесе, – диде.

– Ә алдагы җидесе кемнеке? Аларын кая ташлыйсың?

– Ул хөкемнән һәм җәзадан качкан. Тик аны кешеләр генә түгел, хәтта җир дә кабул итмәгән. Ничек кертеп яткырсалар, шулай тоткан. Шушыннан да мәңгерәк сөрелү бармы?

– Полковник каинлеге өчен җиделәтә үчкә дучар ителгән. Ә син, Стёпа, мәңгелек сәфәреннән кайтарып, аны үлемсезлегеннән азат иттең түгелме? Ул әнә чери үк башлады инде. Котылды!

– Мин Алланы төзәтәм. Сигезенче үч – шактый саллы төзәтмә, – дип, Степан арлы-бирле йөренеп килде дә, биленә таянып һәм аягын киң җәеп, полковник мәете каршысына басты. – Бусы аның чәчәге генә әле. Җимешләре – алда. – Степан мәетнең учына кыстырылган стаканны алды, селтәнеп, табутның кургаш капкачына орды. Солтан зелпе куагы астыннан пырылдап кошлар күтәрелгәнне ишетте. Калай дөбердәвеннән курыктылар булса кирәк. Степан, янга чыгып, агач тәрене алга этәрде, мәет табутка йөзтүбән капланды. Күкрәгендәге тәреләре тонык кына зыңлап алды. Полковникның кара итекләре генә тырпаеп калды.

– Аудиенция тәмам, – диде Степан.

Ул, мәетнең баш ягына басып, аны үз урынына тартып яткырды. Нидер уйлап торгач, кулын тыгып, тәреләрен йолкып чыгарды һәм, күлмәген киеп, аларны үз түшенә такты.

– Честь имею! – диде ул, үкчәсен үкчәгә бәргәндәй итеп. – Булыш, яшьти.

Табутның капкачларын яптылар. Кара-каршы басып күтәрделәр. Солтан төрбәгә таба атламакчы иде, Степан туктатты.

– А, юк, – диде ул. – Мин аны ераккарак сөрәм. Инде минем хөкемне татысын… Елгага аны, елгага! Мәңгелек сәфәргә!

Һәм алар, тез тиңентен кереп, табутны суга салдылар. Степан аны ялан аягы белән эчкәре этеп җибәрде. Табут елга агымына буйсынып агып китте. Аңа күләгәсе иярде.

Солтан, ярга чыккач:

– Ә дулкын кагып чыгарса? – диде.

– Аны һәркем, бу ярдан да, теге ярдан да тибеп, ары озатачак, – диде Степан.

Солтан, ком алып, аны учтан учка агызды. «Бу ярдан да, теге ярдан да, – дип уйлады ул. – Яшәгән дә инде кеше – ни тегендә, ни монда тукталыр урыны юк. Ни җирдә, ни күктә. Галәмдәге «чёрная дыра» кебек: бар да, юк та…» Ком бөртекләре аның учыннан коелып бетте, таш араларында югалды.

Су коендылар. Киенделәр, ярдагы әйберләрне көймәгә төяделәр. Степан көймә моторын кабызды. Утырышып, инеш тамагына кереп киткәндә, Солтан артка борылып карады. Кара табут көймә дулкыннарында чайкала иде. Яр буш. Учак урыны гына каралып тора.

Бу юлы Солтан үзләрен озатып калган карашны тоймады.

Икенче кисәк
КОЯШКА ТАБА
I

Күктә – йолдызлар, җирдә – кешеләр язмышы, елгалар. Елга төпләрендә ком бөртекләре ага да ага, ага да ага. Болардан да астарак тагын бер елга ага икән әле. Димәк, алар икәү: бер елга Кояш астында, икенче елга Җир астында. Таш катламнары арасында ачылган тар ярыктан кысып чыгарган салкын чишмәсе аша Җир астындагы елга Кояш астындагы елгага әйтте: «Әй син, Кояш астындагы Сылу елга, мине ишет инде, – диде. – Мин синең дөньяда барлыгыңны бик күптәннән беләм инде. Дөнья йөзенә баккан беренче чишмәңнән башлап Зур суга тоташкан тын култыгыңа кадәр мин синең янәшәңдә агам. Җиде көн, җиде төн буена синең һәр борылышыңны диярлек озата барам, син Зур суга кушылгач та, мин бер көн буена синең юлдашың инде. Аннары безнең юлларыбыз аерыла: син Зур елга атлы анаң кочагына елышасың, ә мин, сине кайдадыр эзләп табармын, очратырмын, сүземне әйтермен һәм, ниһаять, үз кочагыма алырмын дигән өметкә ышанып, атам – Караңгылык патшалыгындагы озын-озак сәфәремне дәвам итәм. Шулай агам да агам, агам да агам инде. Арып-талчыгып, Зур диңгездәге соңгы тукталышыма барып җиткәч тә, мин сине эзлим инде, и Сылу елга! Тик таба алмыйм инде. Фәкать яктылык патшалыгына томан булып, болытлар булып таралган ак сулышыңны гына тоям инде. Шунда синең зәңгәр күзле чишмәләреңне, чәчең булып кыштырдаган зифа камышларыңны, балыклар иркенләп уйнашкан тын чоңгылларыңны, сыгылмалы борылышларыңны, тау күкрәкләре арасыннан җиде көн, җиде төн аккан сылу буеңны сагынуыма түзә алмыйча, мин, ургый-ургый, бер елап алам инде. Сагышымның ачысы Зур диңгезгә тозлы күз яшем булып тарала да төпкә тона инде. Үзем зәңгәр дулкыннарга әвереләм дә, ярдан ярга бәрелә-сугыла, сине эзлим, сине эзлим инде. Утрауларның җылы кыяларын, су төбендәге салкын тауларның түбәләрен кагам, Зур диңгезнең тар бугазын үтеп, Чиксез дәрьяларга барып чыгам инде. Дәртем айкала да чайкала, ә дәрманым басылганнан-басыла, сүрелгәннән-сүрелә инде. Син һичкайда юксың, юксың инде. Сине кайчандыр кайдадыр табарыма өметем тәмам өзелгәч, «Аһ!» дигән тыннары белән Яктылык патшасы мине үзенә күтәрә. Ә бу чакта синең томанга әверелгән ак сулышыңны көчле җилләр һәм кара болытлар ерак-еракларга куып киткән була инде. Шуннан соң көмеш түбәтәйле тауларга карый-карый, җем-җем иткән нурлы йолдызларга бага-бага, сине ияртеп киткән кара болытларның кайсы тарафларга юнәлгәнен җитез җилләрдән сораша-сораша, очар кошларның Җир белән Кояш арасындагы хәтәр юлларын буйлый-буйлый, мин яңадан атам – Караңгылык патшасы биләмәләренә әйләнеп кайтам инде. Шунда мин тагын синең тау итәкләренә орынып типкән йөрәгең тавышын ишетәм инде, йолдызлар чумып-чумып уйный торган күзләреңне уйлыйм инде, ташлар булып ташларны елаткан чыңлы җырыңны тыңлыйм инде, суларыңны эчкән сандугачлардан көнлим инде. Шунда мин синең зәңгәрсу йөзеңә, көмеш тәнеңә кара кутырлар булып ябышучы җир майлары агызган, мал-туар тиресләре кушкан, чүп-чар түккән кешеләргә нәфрәтләнәм инде.

Әй син, Кояш астындагы Сылу елга, хәзер синең Олы борылышыңа минем йөрәгемнән салкын чишмә булып бәреп чыккан сүземне тыңла инде! Сине юксынуым, кызгануым ахыр чиккә җитте инде. Караңгы ярларыма сыя алмаган хисләремнең барысын да йөрәгемә туплап, мин бу иртәне гайрәтле күкрәгемне киерермен дә, караңгы күгем булып яткан тау-ташларны тетрәтә-тетрәтә, сиңа таба сукмагымны салырмын инде. Юллар ачылыр, ә син көт инде. Мин сине бик сөям. Әй син, Кояш астындагы Сылу елга, ялгызың гына акма, миңа кил инде. Минем дә синеке шикелле җайлы ярларым, тын чоңгылларым бар инде. Минем синдә булмаган иркен мәгарәләрем, шаулы шарламаларым, караңгы күгемнән асылынып торган таш сөңге очларында ялкынлы зөбәрҗәтләрем, чоңгылларым төпләренә җыелган уч-уч алтын комнарым бар инде. Боларның барысы да, барысы да ошбу таңнан синекеләр булсын инде».

Кояш астындагы елга Җир астындагы елганың таш катламнары арасында ачылган тар ярыктан бәреп чыккан чишмәсе аша болай җавап кайтарды: «Әй син, Җир астындагы Дәртле елга, мине ишет инде! – диде. –Миңа да хәзер синең дөньяда барлыгың билгеле инде. Җиде көн, җиде төн аккан, шуңа өстәп, анам – Зур елгага кушылгач та, бер көн буена дәвам иткән бөтен буем белән мин дә бетмәс-төкәнмәс вакытлардан бирле гел түбәнгә – сиңа якынрак булган җирләргә таба тартылам инде. Икебезнең арадагы калын балчык, каты таш катламнарын, йолдызлардан да күбрәк сандагы ком бөртекләренә әверелдереп, мин әллә кайларга таратам инде. Мин түбәнтен төшәм дә төшәм, ә ярларым биегәйгәннән-биегәя бара инде. Минем шулай киңәйгәннән-киңәясем, тирәнәйгәннән-тирәнәясем һәм үземә Якты дөнья астындагы бар суларны сыйдырасым килә инде. Акты суым, үтте вакыт, ә мине өр-яңадан ярларымның читләренә кайтардылар: минем билемә язгы ташуларым да җиңалмаслык буа дигән таш бер пута салдылар инде. Ярларымнан аштырдылар, күпме җирне суым белән бастырдылар: хәзер минем иркен, яшел үзәннәрем ләм баскан су төпләре инде; җырчы кошлар оя корган әрәмәләрем тәмам корып бетте инде; бал кортлары татлы сулар җыйган чуар чәчәкләр әллә кай-чан сулды инде; кыр казлары язын-көзен канат кага, ә торналар бии торган тигезлекләр тук бакалар өе инде; күпме авыл нигезләрен, күпме зират каберләрен вак комнарга әверелдереп, чиксез дөнья кочагына тараттым, җәйдем инде. Миңа кирәк булган һәм мин кирәк булган һәммә нәрсә миңа якын, кадерле инде. Уртабызда мин төшә алмаслык, ә син менә алмаслык ара инде. Минем өметем, синең теләгең икебезнең дә сулары юа, чистарта алмаслык кара инде».

Таш катламнары арасында ачылган тар ярыктан кысып чыгарган чишмәсе аша Җир астындагы елга Кояш астындагы елгага әйтте: «Әй син, Кояш астындагы Сылу елга, миңа ышан инде, – диде. – Бу дөньяда яктылыктан караңгылыкка, караңгылыктан яктылыкка акмый торган сулар, ишетелми торган сүзләр юк инде. Бу дөньяда араларны якынайткан, караларны юкка чыгарган Мәхәббәт бар инде».

Кояш астындагы елга Җир астындагы елганың таш катламнары арасында ачылган тар ярык аша бәреп чыккан салкын чишмәсе аркылы янә мондый җавабын бирде: «Әй син, Җир астындагы Дәртле елга, минем белән килеш, – диде. – Бу дөньяда араларны тагын да ерагайткан, караларны тагын да каралткан Нәфрәт тә бар инде. Синең дә ярларың уңайлыдыр, чишмәләрең җырлыдыр, борылышларың текәдер, чоңгылларың тындыр инде. Мин синең үземдә булмаган мәгарәләрең иркенлегенә, шарламаларың шавына, караңгы күгеңнән асылынып торган таш сөңгеләрең очларындагы зөбәрҗәтләреңнең асыллыгына, чоңгылларың төпләрендәге алтын комнарыңның сары яктылыгына мөкиббәнмен инде. Икәү бергә араларны тизрәк үтү, һәммә караларны чистарак юу җиңелрәк тә булыр иде инде. Әмма бу дөнья мине тикмәгә генә Кояш астындагы Сылу елга итеп яратмагандыр лабаса инде. Сиңа китсәм, Кояш асты нишләр инде? Чишмәләрем кибәр, ярларым коргаксып җимерелер, ишелер, камышларым саргаешып корыр, балыкларым сусар, кошларым тынар, киекләрем качар, комнарым тузан булып очар инде. Ә иң мөһиме: язгы-җәйге айлы кичләрдә парлашып килеп, камышларымнан да назлырак пышылдашкан яшьләр, җәйге челләләрдә балыкларымнан да елгыррак йөзгән балалар, сагынышкан-аерылышкан чакларында сандугачларымнан да моңлырак җырлаган, якты дөньяга килгән бала-чагаларын суымда коендырган, ата-аналары соңгы сулыш алыр алдыннан аларның иреннәренә каурый белән чишмәләремнең салкын тамчыларын тидергән ир-ат, хатын-кыз нишләр инде? Сиңа китсәм, боларның һәммәсенең миңа нәфрәте иксез-чиксез булыр инде. Язмышлардан узмыш юктыр; шулай икән, мин – Кояш астындагы Сылу елга, ә син Җир астындагы Дәртле елга килеш үз ярларыбызда гына агыйк инде».

II

Масленниковларның умарталы алма бакчалары артындагы яңа мунчалары янына килеп туктагач, Солтан Наймушин, артка – кояш нурларында җемелдәп яткан инешкә таба борылып:

– Без тегендә нәрсәдер оныттык, – диде.

Степан моторны күтәртеп куйган, такта басмага чыгып, көймәне чылбырлап бәйләргә җыена иде. Ул, көймә төбенә караш ташлап:

– Бау белән ломны онытканбыз… Төкерсәнә! Тимер-томыр беткәнме? – диде.

– Каберне томаларга онытканбыз, Степан.

– Шулай икән шул, – диде Степан, башын кашып. –Ярый, көн бетмәгән. Өлгерербез. Хәзер черем итеп алырга кирәк.

– Нинди йокы? Минем бабайлар белән умарталыкка барасым бар. Шуңа кадәр томалап меникме әллә?

– Кем күрә соң аны? Анда эт тә йөрми. Чәчү вакыты.

– Яхшы түгел. Болай да арттырып ташладык… Өстә тормасын. Йә төшкә керер…

– Бәйләнчек чебен белән бер икәнсең! – дип көлде Степан. – Утыр әйдә!

Руль төбенә утырып, көймә моторын суга төшереп кабызды. Көймә янтаеп борылды да, борынын чөеп, алга ыргылды.

Инеш култыгына барып җитә алмадылар: мотор ике-өч тапкыр төчкерде дә сүнде. Көймә су иркендә килеш акрын гына ага башлады. Ул кузгаткан дулкыннар яр буендагы кыякларга, талларга какты. Каршыдагы биек ярлы ерганак тамагыннан ялгыз челән, күтәрелеп, салмак кына зур су тарафына очты.

– Килеп җиттек! – диде Степан, сүгенеп.

– Ватылдыкмыни?

– Бензины беткән лә! Ишкәк тә юк… Инде менә мотор калакларын киптереп утыр…

Степан гадәтенчә ах-вах килде, кабаланды, чын-чынлап пошынды, юан ботларын чапкалады.

– Барып җитә яздык инде, – диде Солтан.

– Җитә яздык та бит… кайтасы бар ич әле! – диде Степан һәм сандыктан канистр алып селеккәләде. – Тамчысы да калмаган, ичмасам!

– Алайса, син авылдан бензин алып кил, ә мин тегендә бара торыйм.

– Ник авылга? Асфальт юл якынрак. Берәр шофёр бирер әле. Башта, әйдә, каберне томалап киләбез.

Ян-яктан уч белән ишә-ишә, ярга чыктылар. Көймәне ләмгә тартып менгерделәр, кеше-кара күзеннән яшереп, өстенә ике-өч тал чыбыгы сындырып салдылар.

Зиратка турылай суктырып киттеләр. Туфрак кипкән инде, аяк асты коры. Кыр читенә өеп куелган торф таулары арасындагы әрәмәдән өч кыр үрдәге күтәрелде дә, киң әйләнеш ясап кайткач, кире кунды. Тургайлар сайрый, кайдадыр урман күгәрчене гөрелди иде. Солтан ялтырап яткан түгәрәк күл читендәге былтыргы камыш арасында бака челәне шәйләп, бераз шуңа карап торды. Кош аны әллә күрде, әллә юк, – сәламләгән кебек, озын муенын салмак кына ян-якка чайкады.

Киртләч яр буенча ары киттеләр. Сул якта, яктырып, елга көзгесе ачылды.

Степанның итеге лаштыр-лоштыр килә. Ул нидер әйтте, Солтан ишетмәде.

– Нәрсә дидең? – дип сорады ул.

– Теге хатынны әйтәм әле.

– Кайсы?

– Кабердәге инде! Сөякләр иясе… Полковник Кулунчаковны күмгәч, кабере өстендә агу эчкән.

Һавадан зират исе килә иде инде. Соры комда кабырчыклардан купкан перламутр бөртекләре җемелдәшә.

– Ник дәшмисең? – дип сорады Степан.

– Килеп җиттек.

Борылышны узуга, зиһенне томалардай тамашага тап булдылар.

Бая алар агызып җибәргән табут, буе белән каралып, төрбә турысында ята иде!

Исләре-акыллары китте: туктап, юлдашлар бер-берсенә караштылар. Шикләнгән шикелле, табутны читтән урап узгач, Степан тубыктан суга кереп басты.

– Ә су ага! – дип кычкырды ул.

– Акмый нишләсен тагын?

– Аска таба ага, кирегә түгел!

Солтан, чит кеше юк микән дип, ялт-йолт тирә-юньне күзәтә иде, кычкырып көлеп җибәрде.

– Нигә ыржаясың?! – диде Степан, судан чыгып. –Агып киткәнен үз күзебез белән карап калдык ич!

– Үзе йөзеп кайткандыр. Паспорты юк, пропискасы кабердә… Кая барсын ул?

– Әһә, йөзеп… Көймәсе бар, ишкәген каян алды икән соң? – дип, Степан табутны этеп карады. Ул баш ягы белән комда нык ята иде. Алар онытып калдырган бау – капкач өстендә, юеш.

Степан сүс бауны кулына алды, яңа күргәндәй әйләндергәләп карады.

– Сөйрәп китергәннәр… Кем? Әллә шул арада бурлаклар яллап өлгергәнме? – диде ул һәм табутка тибеп алды. – Яхшы чакта апартаментына олактырырга кирәк моны, яшьти. Бакча башыңа килеп туктарга да күп сорамас бу үҗәт!

– Кунакка дәшәрсең. Мунча керерсез. Аркаңны чабындырыр.

Степан бауны ачу белән ташка орды.

– Кемдер сөйрәп китергән ич инде аны?!

Кемнедер куып җитәргә ашкынган сыман, ул ярга ташланды, ләкин ул турыдан менә алмады, аяк астыннан комташ ишелеп, һәр талпынышы саен кирегә шуды. Солтан ярдәме белән өскә менгәч, ул аңа кулын сузды, үрмәләргә булышты.

Һичкем юк иде. Чиркәү янын урадылар, үр кашына күтәрелделәр. Солтан хәтта агач ябалдашларына да күз атты.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации