Электронная библиотека » Ильдар Низамов » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 04:02


Автор книги: Ильдар Низамов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Пароходлар аны соңгы юлга кычкыртмыйча гына озатып калдылар.

…Тагын бер атнадан, төшләрендә шаян дулкыннар һәм яшь капитаннар күрә-күрә, язны сагынып, йокымсырап утырган теплоходка таба яңа сукмак сузылды.

Көткәннәргә

Кем язны ашкынып көтә, шуңа ул тизрәк килә ди. Язны елгачылар кадәр түземсезләнеп көткән тагын кем бар икән?! Менә ни өчен ул флот кышлый торган затонга иртәрәк килгән.

Рубкалар түбәсеннән тамчылар тама. Юмарт кояшның үзенә охшарга тырышкандай елтырыйлар, күңелләрне ашкындыра торган тансык җыр җырлыйлар. Кардан күптән арчылып куелган палубалар өстеннән өзек-өзек кенә җиңелчә пар күтәрелә.

Затон юллары инде каралып беткән, әле анда, әле монда күлдәвекләр елтырый башлаган. Алар күршеләре белән кушылырга ашыга – бер-берсенә яз илчеләре – көмеш чылбырдай нәфис, терекөмештәй елгыр, терчә гөрләвекләр озаталар.

Менә, ниһаять, затон бозы өстенә биек ярдан да беренче гөрләвек челтерәп төшә башлады. Тукталып, ихластан аңа карап калдым. Бер сылуның чулпы-тәңкә белән бизәлгән толымын хәтерләтеп, кояш нурларында уйный-уйный, челтери-челтери агып ята.

Язгы ташуның башлануы – чишмә күзе, бәлки, нәкъ менә шушы гөрләвектер. Аның дәртле челтерәвен ишетеп, мөгаен, бихисап башка гөрләвекләр уяныр, алар шушы гөрләвеккә ияреп китәрләр, олы ташкын менә шулай хасил булыр…

Тәүге гудок

Сыерчык сайрый. Бөреләре тулып килгән каен ботагына баскан да, канатларын кага-кага, кечкенә башын әле анда, әле монда боргалап, рәхәтләнеп сайрый. Ә аста, затон сукмагында, гөрләвекләр челтери. Бу тавышлар, бергә кушылып, бер моң, бер көйгә әйләнә, язга мәдхия булып ишетелә, күңелләрне үстереп җибәрә, ерак сәфәрләргә җилкендерә.

Затонда су күзгә күренеп күтәрелә. Тәүлек эчендә метр ярымга артты. Төнлә Агыйделдә боз китә башлады. Махсус әзерләнгән бригадалар кышлаудагы флотны боздан саклау хәстәрен күрәләр. Теплоход, пароход, баржаларның үзләрендә дә җанлану. Ремонтланган, ялт итеп чистартылган, буялган суднолар гөж килә. Бер генә дә гамьсез, тик торган кешене күрмәссең, бар да эштә.

Менә, ниһаять, «Дозорный» баркасы пар күтәрә башлады. Морҗасыннан ургылып-ургылып төтен чыга. Шуның исен сизеп, башка суднодагылар да әсәреп, билләрен турайталар…

Озак та үтмәде, затонда беренче гудок яңгырады. Көр, тансык тавыш еракларга-еракларга таралып китте. Хәтта сыерчык та аны тыңлап, тынып торды.

Җәй буе елгада гудок, сиреналарны көн саен, сәгать саен тыңларбыз, көзгә таба хәтта туеп та бетәрбез. Ә хәзергә ул – беренче гудок – бик тә тансык, ягымлы һәм шуңа күрә дулкынландыргыч иде.

Батырлыкка яшь кирәкме?

Бозларның өем-өем булып, бөтен елганы иңләп агар минутлары да җитә. Теге як ярда өемнәр инде куерганнан-куера бара. Эреле-ваклы кара-кучкыл кисәкләр, гаҗәеп җанварларны хәтерләтеп, берсенә берсе бәреләләр. Ваграклары челпәрәмә килә, авырраклары, чупылдый-чупылдый, суга чума. Бу хәрәкәттән туган төрле гөрселдәү, кыштырдау тавышлары күңелгә сәер шом сала.

Бозлар бу яклап та менә-менә килеп җитәчәк. Әмма табигатьнең йөгәнсез, кыргый көче белән алышырга безнең теплоходлар күптән әзер. Корыч үткен борыннары белән бозга каршы торып, аны затонга кертмәскә, андагы флотны хәвеф-хәтәрдән сакларга фәрман гына көтәләр.

Ни әйтсәң дә, алыш җиңел булмаячак. Моны белгәнгә күрәдер инде, күңелдә шик-шөбһә дә юк түгел, ничектер дулкынландыра. Без яшь штурманнарны әйтеп тә торасы түгел, карт капитаннар да әнә, кая барырга белмәгәндәй, причал буйлап әрле-бирле йөренәләр. Безнең теплоход капитаны Усманов агайның гына ни кичерүен белеп булмый, тырышып-тырышып кайнар коймак бөгә. Әтисенә ашарга китергән Раушанның да йөзе тыныч кебек. Дөньясын онытып, теге яктагы бозларны күзәтә. Кыска чәчләрендә җил уйный. Бит алмалары алсуланган. Хәер, аңа нигә борчылырга, әтисен ашата да кайтып китә.

Капитанның ашап бетергәнен генә көттеләр диярсең, ниһаять, кузгалырга команда бирелде. Усманов агай савыт-сабаны тиз-тиз җыеп улына тоттырды да палубага атлады. Тик Раушан аның плащ җиңеннән тотып алды:

– Әти, мине дә ал, бәлки, кирәгем чыгар.

Причалдагылар, бер генә мәлгә тынып, аңа күз ташлады. Барыбызга да киеренке бу минутта аның үтенече сәер, хәтта бераз көлке булып тоелды. Берәү дә аны чынга алмады. Кайсы, көлемсерәп, «үс әле, романтик» дип, малайның башыннан сыйпап үтте, икенчесе, «йөрисең аяк астында буталып» дигәндәйрәк, кырыс караш атты.

– Бүген ярамый, бүтән вакытта, – диде әтисе дә һәм аңа теплоход беркетелгән корыч арканны ычкындырырга кушты.

Малай каршы бер сүз дә әйтмәде. Башын игән килеш арканны ычкындырды да берсе артыннан берсе тезелешеп китеп барган теплоходларга карап калды.

Ул көнне безгә кара төнгәчә манма тиргә батып эшләргә туры килде. Күбекләнә-күбекләнә аккан су ташкыны хәтәр бозларны затон авызына китереп кенә торды. Әледән-әле аларга каршы барып, ваттырырга, бүтән теплоходларга да ярдәмгә ашыгырга кирәк иде. Яшерен түгел, югалып калган, куркып артка чигенергә әзерләнеп беткән минутлар да булды. Андый чакта кем нәрсә уйлагандыр, мин үзем гел генә Раушанны искә төшердем. Күз алдына китерәм дә: «Ә ул нишләр иде икән?» – дип куям. Ә җавап шунда ук әзер: «Курыкмас иде!»

Болай дияргә иманым камил. Моннан байтак еллар элек аларда фатирда торган идем. Бик дус идек, шуңа да аны яхшы беләм. Бүген аның безгә ияреп барырга үтенүенең ихластан әйтелүен, балаларча бер ыргылу, егетлек күрсәтергә тырышу гына булмыйча, чын-чыннан ярдәмгә, җитди эшкә омтылу, теләсә нинди кыенлыкны җиңәргә әзер тору икәнлеген ул минутта белсәм, мин генә белгәнмендер. Чөнки шул мәлдә күз алдыма моннан берничә ел элек булган бер вакыйга килеп баскан иде. Әле менә, табигать белән тартышкан кыен минутларда, шул вакыйганы тагын һәм тагын бер мәртәбә искә төшердем.

…Ул көнне, мин эштән кайтканда, Усманов абыйның хатыны колонка янында кер чайкый иде. Өйгә дә кереп тормыйча, аңа булышырга киттем. Су чыгарып тордым, ул чайкады. Алты яшьлек Раушан, бәләкәй сеңлесен карап, өйдә калган икән.

Озак та үтмәде, дөбер-шатыр ишекләр ачылды, ул да булмады, ике хатын атылып чыгып, икесе ике төрле, берсе берсеннән ачырак тавыш белән кычкырып та җибәрделәр:

– Наҗия, пожар, йөгер!

– Квартирың яна ич, балаларың!

Без өйгә атылдык. Үзем чабам, үзем өй эчендә балаларны кайдан эзләргә дип уйлыйм. Янгын чыкса, алар карават астына кача ди бит, юрган ябынып, берәр почмакка посалар, ди. Раушаны кайда утыра икән? Уттан гына ераграк булсалар ярар иде.

Бөтен подъезд төтен белән тулы. Халык нишләргә белми гүли. Ачкычы да, каһәрең, керми тора бит. Яналардыр инде! Ишекне ачып җибәрүем булды, үксеп шешенгән Раушан алдыбызга ук килеп тә чыкты. Кулында төтенгә буылудан инде елый алмас хәлгә төшкән сеңлесе иде.

Менә шул хәлендә – бәла килгәч, үзен түгел, сеңлесен уйларга көч тапкан алты яшьлек батыр булып гәүдәләнеп калган ул минем хәтердә. Әлеге тере сурәт бүген тагын да җанланып, нурланып китте. Бу юлы да Раушан кыенлыкның күзенә карарга, табигать белән кыю алышырга чыннан да әзер иде.

Шуны уйлау минем үземә дә көч бирә иде.

Солдатта булдык
 
Ташлап китү түгел, яклап китү —
әтиләрдән калган юлыбыз.
Илне саклау егет өлеше ул,
сау булыгыз, исән булыгыз!
 
Кадыйр Сибгатуллин

Равня-я-яйсь!

Солдат әллә нинди тавышка да уянмыйча йоклый ала. Әмма быргы кычкыртуына ул гыйфрит йокылары баскан булса да уяна.

Менә ачык тәрәзәләр аша, куе агач яфракларын ярып, быргы тавышы казармага килеп керде.

Казарма бермәл – тузгыган кырмыска оясы: караватлар шыгырдый, итекләр – тык-тык, каеш тимерләре – тек-тек. Күзләр әле ачылып бетмәгән, мышнау, иснәүләр ишетелә. Әмма тәнгә тигән салкынча һава, быргының дәртле чакыруы аларны тәмам айныта.

Һәм кемнеңдер көчле кулы барысын бер җепкә тезеп тартып алды диярсең, солдатлар бер стенадан икенчесенә кадәр тезелделәр дә бастылар.

– Равня-я-яйсь!

Болай да таза күкрәкләр калкан-калкан булып калыкты, итек башлары җеп сузгандай тигезләнде, башлар ялт борылып, иптәшләренә текәлде.

– Смирно!

Солдат иртәсе менә шушылай, быргы тавышы белән башлана.

Дустым минем – карабин

Мылтыгымны иптәш кебек күрә башладым. Җанлы диярсең, чистартканда, майлаганда сөйләшәм. Постта торганда ике сәгать буе нишләр идең – аңа дәшәм. «Йокымсырама, дус, безгә бик уяу, бик сизгер булырга кирәк, – дим, – казармада ничә солдат – безнең җан дуслар йоклап ята. Беләсең килсә, сугыштан соң ук нәкъ менә шушында сакчыны үтереп кереп, япон самурайлары ярты казарма солдатны суеп чыкканнар», – дим. Мылтык та миңа сыена төшә кебек. «Без гел уяу булырбыз», – дия кебек.

Икенче көнне төнге каравылда без янә гәпләшәбез. «Рәхмәт сиңа, бүген ату ярышында тагын гел унга тидердең, командир рәхмәт белдерде, ул – сиңа», – дим. «Юк, сиңа ул рәхмәт, – ди карабин, – син бит минем һәр әгъзамны яттан беләсең, тиз генә сүтә-җыя аласың, иренмичә карыйсың, сөртәсең, майлыйсың, мин сиңа һаман тугры булырмын», – ди…

Сихри канатларда

Безнең телеграф бүлегенә кайвакыт вахтадан кайтып килүче радистлар сугыла. Радиотапшыргычлары да үзләре белән. Бик ерак шәһәрләрне дә тота. Казанны эзләп карыйм әле дип боргалый башлаган идем, чү-чү, бәбкәм, ни бу, татарча җырлый түгелме?! Йа-а-а дөнья, ничә айлардан соң Казан тавышы! Җитмәсә, нинди моңлы җыр. Усман Әлмиев җырлый ич!

Мин үземнең кайда, кемнәр белән утыруымны да оныта барам, оныта барам, җырның сихри канатлары, йомшак кына күтәреп алып, мине еракка-еракка – туган якларга алып китә. Менә Идел буйлары, салмак дулкыннар, пароходлар, аларның исемнәре, үзләренә генә хас гудок тавышлары… Аннары, авылымның басулары, болыннары, инеш буйлары, туган йортымның хәтфә яшел ишегалды, әниемнең сагынып, яратып карап торуы…

Нишләттең син күңелләремне, туган җырым, моңлы көем!

Рәхмәт инде кеше күңелен аңлый белгән радист дусларыма!

Таң кадерен белик

Гомереңә ничә таң насыйп булса, аларның берсе дә икенчесенә охшамас. Ә без соң шул бары бер генә була торган таңны карап калабызмы? Кая инде! Нишләп адәм баласы шул сирәк минутларны йоклап уздыра икән?

Ярый әле постта таңнарны уяу каршылыйбыз. Хәзер мин аларны ниндидер сер ачкан иң тәмле, ләззәтле минутлар дип искә төшерәм.

Кичә, мәсәлән, таң болай аткан иде.

Көнчыгыш яктагы алсу болытлар, бөдрәләнә-бөдрәләнә, кып-кызыл булдылар. Агачлар арасыннан сузыла башлаган ап-ак тар гына сызык, киңәйгәннән-киңәя барып, шул болытларны кысрыклады, ә бераздан инде аклык бөтен офыкка җәелде. Шушы манзара иртәнге саф һава, якында гына черкелди башлаган кошчык тавышы – дөньяга пәйда булган яңа көннең хәерле хәбәрчеләре иде, һәм сәламне алар иң беренче миңа бирделәр.

Ә бүгенге таң…

Кинәт кенә җил исә башлады. Куе яшь усаклар бая ук шыбырдашып тора иде, хәзер шомлы бер тавыш чыгарып шауларга да тотындылар. Әлерәк кенә еракта күренгән болытлар, куера, карала барып, ни арададыр якынайдылар һәм килеп тә җиттеләр.

Ике сопка арасыннан өчпочмак булып күренгән диңгез култыгы башта балык тәңкәсен хәтерләтеп шадраланып торды, аннан, тынгысызланганнан-тынгысызлана барып, тирбәлә-чайкала ук башлады. Дулкыннарның озынайганнан-озыная, усалланып сузыла баруы хәтта моннан да күренә иде.

Әлерәк кенә сопкалар арасында җиңел аксыл көнҗәләләрдәй тирбәлгән томан кисәкләре, кинәт күпереп, ямьсез төскә керделәр, диңгезгә, култыкка таба ишелеп киттеләр, һәм менә куе чаршау су өстен каплап та алды. Диңгез үзе капланса да, дулкыннарының гөрселдәве көчәйде генә, җилнең ачы сызгыруы белән кушылып, бу тавыш коточкыч аждаһаның авыр ыңгырашканын хәтерләтте.

Диңгез өстендә томан яңгыр болыты белән кушылган икән. Менә җил аларны посёлок өстенә, безнең өскә дә куып җибәрде. Вак яңгыр сибәли башлады. Бөтен дөньяны юеш чаршау урап алды.

Иртәгә таң нинди булыр икән?

Синең кебек буласы килә

Менә бер кыш, бер җәй үтеп тә китте. Армиядә икенче көзне каршы алабыз. Табигать тә үзгәрә, безнең күңелләрдә дә үзгәреш. Без постка йөргән сопка сукмакларында сары яфраклар көннән-көн ишәя икән, карасана, гөлҗимеш куаклары да кызарып, чибәрләнгән икән. Көз шул. Кичә генә срогы тулган солдатларны озаттык. Алар нинди бәхетле!

Өлкән сержант Володя Костевны хәтта кочаклап ук озаттым. Күңел йомшарып китте. Беренче командирым иде ул. Тавышы ягымлы, үзенә тартып тора. Чырае гел якты, тыныч, кирәккә-кирәкмәскә сытылмый; ул усал, таләпчән булып та кыланмас, өлкәннәр алдында ялагайланмас, ә солдатлар алдында яхшы атлы булырга маташмас. Ни эшләсә дә, үзе теләп, яратып эшләр; ни кушса да, үзе эшли белгән, булдыра алган эшне кушар, сиңа да булдыра аласыңа ышанып кушар, авырга китсә булышыр.

Без аның приказларын сүзсез үтәдек. Куркып яисә ярарга тырышып түгел, ә ихластан, аны ихтирам иткәнгә, абый сүзен тыңларга тиеш булган энекәш кебек, үтәргә кирәклеген белеп, аңлап үтәдек.

Хуш, иптәш сержант! Син безгә ышанып китәсең, без синең ышанычны акларбыз.

Бер айдан, курсны бетереп, мин дә отделение командиры булачакмын.

Синең кебек була алсам ярар иде, иптәш сержант!

Без кемнән ким

Гомумармия өйрәнүләренә чыгып киттек. Бик иртә булса да, әллә кайдан сизенеп уянган шәһәр халкы безнең колоннаны кул болгап озатып калды.

Авыл арты авыл, шәһәр арты шәһәр үтәбез. Уссури тайгасын кичәбез. Биек тау-сопкалар итәгенә юнәләбез. Шул төбәккә күп гаскәрнең, куәтле техниканың туплана баруы сизелгәннән-сизелә.

Менә тагын бер шәһәр читеннән үтеп киттек. Якында гына аэродром иде, ахрысы, гадәттән тыш көчле гүләү, безнең автомашиналар тавышын да басып, колакларны тондырып торды. Юлдан эчтәрәк зур сурәт ясап куйганнар – яшь кенә очучы кулын кашына куеп күккә карап тора. Сурәт янәшәсенә «Совет очучысы булу – иң зур бәхет!» дип язылган. Нәкъ шулвакыт гүләү янә көчәйде. Бу юлы инде биектә-биектә ап-ак уклар кебек сызылып-сызылып истребительләр эскадрильясының күк төпкеленә укталуы күренде. Аның артыннан – икенчесе. Тагын, тагын, тагын… Чыннан да, нинди батыр йөрәкле, көчле егетләр очыртадыр ул корыч лачыннарны!

Безнең колонна туктады. Борылыштан тагын бер батальон килеп чыкты. Сапёрлар икән. Автомашина арбаларында патроннар – бөтен бер тимер күпернең зур-зур өлешләре. Алар артыннан җыйнак гәүдәле елгыр амфибияләр җилдерә. Сапёр булу әллә начармы?!

Ул арада, ике колоннаның тавышын берьюлы басып, куәтле гөрселдәү килеп җитте. Безнең белән янәшә юлдан танклар рәте килеп җиткән икән. Менә беренче танк үтеп тә китте. Чылбырлары астыннан тоташ-тоташ балчык кантарлары оча да, көлтә-көлтә төтенле тузан бөркелә. Ачык башня саен танкист. Карашлары алга төбәлгән. Өсләрендә комбинезон, башта шлем, кулда микрофон. Горурлык түгелме танкист булу?!

Без кабат кузгалдык. Тизлек артканнан-арта. Биткә җил бәрә. Яңа, катлаулы техника белән коралланган зур-зур автомашиналарның кайнар сулышы җанны дулкынландыра. Аларның кайберләрендә күккә ашкан антенналар, локаторлар әйләнә, эчке якта югары класслы белгечләр эшли. Менә хәзер дә безнекеләр, машиналар барган көйгә үк, хәрби задание үтиләр – командирларга колонна белән, өйрәнүләр белән җитәкчелек итәргә булышалар. Без – эштә, без хәрби бурычны үтибез!

Юу-у-ук! Элемтәче булу да бер дә начар түгел, теләсә кемгә эләкми әле ул элемтәче булу!

Карурманга юл бармы?

Гаскәр солдатлардан – адәм балаларыннан тора. Отделениедә генә ничә җан. Һәркайсының үз йөзе, үзенең холкы-фигыле. Һәркайсы үзе бер дөнья. Ярый ла ачык, аңлаешлы дөнья булса. Ә бит күбесе – карурман.

Зыбайловны уйлыйм. Катлаулы шәхес. Аңлы үзе. Нәрсәгә тотынмасын – булдыра. Әмма солдат хезмәтен вакытлыча гына дип, аңа бармак аша карый. Димәк, шәхсән үзенә файдалы, кирәкле эшкә генә күңел биреп күнеккән. Кушкан эшне ирексездән үтәү аңа хәзер чыннан да бик кыендыр. Ничек, ничек көйләргә-бөгәргә соң аны, ничек ялгыш сындырып җибәрмәскә?

Бер нәрсә башта ук ачык иде: каты дәшеп, өркетергә маташып, берни дә чыкмаячак. Приказны үтәр анысы, тик ихластан булмас. Андый солдат безнең армиягә кирәкми. Ә ничек керергә соң бу карурманга?

Эзләгән табарга тиеш! Туктале, дим, беркөнне, аның бит борынны югарырак тотарга яратуы сизелә түгелме? Карап карыйк әле. Шул көнне «подъём» да ул, гадәтенчә, теләр-теләмәс кенә кыймылдады. Усал карашка игътибар да итмәде. Кинәт мине рота командиры үз янына чакыртты. Шунда:

– Рядовой Зыбайлов, отделениене юынырга алып барыгыз! – дип команда бирдем.

Егетем ялт кына чалбар каешын рәтләп куйды, җәһәт кенә сөлге, сабын, щёткаларын алды. Көр һәм ышанычлы тавыш белән командалар бирә башлады…

Туган як моңы

Көзге көннәрдә казарманың Ленин бүлмәсе аеруча җанлы була. Хезмәтен яңа башлаган солдат җанын кая куярга белми йөри, өен, сөйгәнен сагына. Хат арты хат язарга утыра.

Командирлар, карт солдатлар күренсә, алар уңайсызлана, шуңа күрә андый минутларда беразга булса да үзләрен генә калдырырга тырышабыз.

Тик бүген аннан кинәт гармун тавышы ишетелеп, татарча моң сызылып китте дә, тыела алмыйча барып кердем. Абау, сагындырган икән туган моң!

Шушы көннәрдә генә килгәннәр арасында Татарстаннан Салих исемле егет бар икән. Башын кырын салып, гармунга иелгән дә беркемне дә абайламыйча сыздыра гына. Карасана, беренче карашка йомык кына егет кебек иде, ә нинди һөнәре, нинди моңлы җаны бар икән егетебезнең!

Яшибез икән, болай булгач!

– Эх, егетләр! – дим, дулкынланудан ачытып киткән тамакны кырам. – Кая әле, борын төртерлек кенә булса да урын бирегез әле гармунчы егетебез яныннан, – дим.

Казармада чәкчәк исе

Өйдән посылка килде. Әй әнием, бәгырькәем! Җылы да соң, йомшак та соң пирчәткеләрең, оекбашларың! Матур-матур кулъяулыклар да бар – сеңлем чиккәндер инде, ай-яй тырышкан. Хушбуй да сибеп җибәргән инде әллә?

Ә чәкчәк! Бездә аны «төш» диләр. Берсен генә кабам. Тәмләп карыйм. Телдә шундук эри дә бетә. Тәме бөтен тәнгә тарала, елмаю булып иреннәргә чыга. Урап алган егетләрнең дә чыраена аны тәмләгән, тәмен тойган кыяфәт чыга.

– Мәгез, егетләр, авыз итегез минем әни чәкчәген, – дим.

Берсенә каптырам, икенчесенә… Китә чәкчәк казарма буйлап. Казармага безнең өй исе, тансык ризык исе тарала. Егетләр дә үз өйләрен, үз әниләрен хәтергә төшерәләрдер. Рәхәттер аларга да.

Чәкчәк тартмасы үземә әйләнеп кайтканда, аның төбендә өч-дүрт бөртек кенә калган иде.

Яраткан солдатлар минем әни җибәргән күчтәнәчне!

Безгә сугыш кирәкми

Төнлә тагын барлык машина-җиһазларны җыеп, юлга кузгалдык – каршы як «кызыллар» кыса, тауның теге ягына күчәргә мәҗбүрбез. Машиналар текә юллардан, бар көчкә үкереп, метр арты метр үрмәли. Әледән-әле төшеп, пычракка бата-бата, аларга булышабыз. Бер дә чигенәсе килми килүен. Тик без «аклар» бит, нишләмәк кирәк, уен уен инде, әмергә буйсынасың.

Әмма тауның бу ягында да безгә җиңел булмады. Икеләтә-өчләтә көчлерәк артиллерия канонадасы каршы алды. Коточкыч гөрселдәүгә күнегә генә башлаган идек, алдыбызда җәйрәп яткан киң үзән өстенә самолётлар гүләве бәреп керде: башта рәт-рәт елгыр истребительләр очып үтте, аннан бомбардировщиклар ябырылырга тотынды. Ачуым килмәгәе, бөтен күкне каплап алдылар. Тотындылар десант сибәргә! Төрле төстәге парашютлар, чуар-чуар күбәләкләр кебек, сибелеп кенә торалар. Һавада туп чөярлек тә урын калмады. Менә нинди гайрәтле, дәһшәтле икәнсең син «канатлы пехота»!

Ул арада парашютчылар, үзәнгә төшеп җитеп, башта төрле шарларга, аннан инде хәрәкәт итүче кара нокталарга әверелделәр. Әле анда, әле монда автомат тавышлары ишетелде. Бераздан хәрәкәт зур агымга әйләнде. «Ура» тавышлары көчәя башлады. Парашютлар белән төшеп җиткән техника да килеп кушылгач, бөтен дөнья дер селкенергә тотынды.

Менә десант, тәмам укмашып, һөҗүмгә ташланды. Безнекеләрнең алгы сафы аңа каршы күтәрелде. Яланда мәхшәр купты, туп, граната, автомат тавышлары бергә кушылып, колакны тондырды.

Без үзәнне дә күзәттек, тирләп-пешеп, элемтәне тәэмин итеп тордык. Солдатлар, офицерлар үзебезнекеләр белән дә, «кызыллар» белән дә бәйләнеш тоттылар.

Менә ике як гаскәрләре дә бер-берсенә тәмам якынайдылар, менә бергә кушыла да башладылар. «Ура» тавышлары сәламләү, кулга-кул сугышып, аркалардан кагышып хуплашу тавышлары белән аралашып китте. «Дошманнар» бер-берсен чәнчешәсе, үтерешәсе урынга кочаклашырга тотындылар.

Безнең командир «кызыллар» ныкы белән телефоннан сөйләшеп алды.

– Уңышлы очладык бит, котлыйм, дус. Солдатлар да анда: «Кайсы тирәдән? Сездә кайту хәбәре юкмы әле?» – дип сорашалардыр инде. Эх, күңелле шушы уен! Сугышның азагы! Гел генә шундый «сугышлар» булсын иде дә бит, – дип, ничектер офтанып куйды.

Ул – үткән сугышта катнашкан, үлемне, коточкыч кырылышны үз күзе белән күреп, үзе кичергән кеше. Күпме җан дусларын калдыргандыр ул чын атакалар вакытында. Әлеге шат солдат сәламләве урынына ачы яралардан ачыргалану, каргау, сүгенү тавышлары калган бит чын сугыштагы мондый атакалардан, кан, яшь күлләре калган.

Әле генә көлешеп, шаярышып торган без, солдатлар, командирның шул сүзләрен ишетеп, күңелләргә якын алып, кинәт тынып калдык.

Кирәкми, кирәкми безгә сугыш!

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации