Электронная библиотека » Ильдар Низамов » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 04:02


Автор книги: Ильдар Низамов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Иҗади эзләнүләрегез дәвам итсен, табышларыгыз булып торсын дигән теләктә калабыз. Исән-сау булыгыз.

2015 ел, 6 март

Юллар, юллар
 
Ни белән үлчәнә үткән гомер?
Йөргән юллар белән,
Уй чаткысы булып йөзгә төшкән
Юл-юл сырлар белән.
 
Саҗидә Сөләйманова

Юлга мәдхия

Юл йөрибез.

Юлда кайвакыт нәрсәдер калдырабыз: сабын онытылып кала, галстук, хәтта акча янчыклары кала.

Юлда намусын, дәрәҗәсен калдырып кайткан кешеләр була.

Юлда кайвакыт ярты җаныңны да калдырып кайтасың.

Юлдан кайвакыт алып та кайтасың: кайберәүләр ит, бал, апельсиннар алып кайта.

Юлда кемдер үзенә эш, өстәмә мәшәкатьләр төяп кайта.

Яңа хис, илһам белән кайткан сәяхәтләр дә аз булмый.

Дус, хәтта тормыш иптәше табып кайтучылар да була…

Бер сынык ипи

Нефть эзләүче разведчиклар янына бару хәтердә калган.

Ерак партияләрнең берсендә Равил исемле яшь инженер белән булдык. Ул яңа гына нефть чыккан скважинада сынау эшләре башкарырга тиеш иде. Шул көнне үк әйләнеп кайтырга планлаштырсак та, барып чыкмады, инженерга дигән каротаж машинасын көтеп ала алмадык, иртәгә генә киләсе, диделәр.

Эшсезлек икебезне дә тиз ялкыта башлады. Вакытны ничек үткәрергә белми изаланабыз. Равил бигрәк тә үзенә урын таба алмый: әле бүлмә буйлап йөренә, әле, туктап, тәрәзә пыялаларын телгәләп аккан яңгыр тамчыларына текәлеп тора.

Ниһаять, ул түзмәде:

– Кая, бер машина табыйк та скважинаны карап булса да кайтыйк, – дип, кабалана-кабалана ашамлыгындыр, бритва-фәләнендер җыя башлады.

– Кичкә кайтасы булгач, алары нәрсәгә? – дидем. Мәшәкатьләнәсе килми иде.

– Юл хәлен белеп булмый, разведчиклык гадәте, – ди бу.

«Килгән кеше янында разведчик булып күренәсе киләме, дүрт-биш сәгатькә пычагым булырмы», – дим эчемнән, зур гәүдәле, кырыс холыклы бу кешенең картларча вакчылланып маташуына ачуым килеп. Үзем, билгеле инде, бернәрсә дә алмадым.

Буровойда булдык. Равил скважинаны җентекләп карады. Тынычланды. Кайту ягына кузгалдык.

Әллә ни ерак та китмәдек, каршыга каротаж машинасы килеп чыкты. Партия начальнигы ничек итсә иткән, аны бүген үк юллап тапкан һәм, инженерның скважинада икәнен белгәч, тизрәк шунда куган. Шулай итеп, Равилгә буровойга кире борылырга туры килде. Ул минем плащ астында яткан капчыгын алып, теге машинага күчеп утырганда, кабинадан төшеп тордым. Күзенә карамаска тырыштым – әйбер-сәйбер алуы тәки ярады бит!

Кайтыр юл тәмам изелеп беткән. Килгәндә үк безнең йөк машинасы бер иңкүлектә бик азапланган иде, әле менә шул чокырга янә төшеп утырдык. Шофёр егет алай итеп карады, болай итте. Әмма машина зырлаган саен, чокыр аны йота гына барды.

Караңгы да төште, төн дә булды. Салам ташып, көпчәкләр астын казып, тәмам хәлдән тайдык, пычранып, ачыгып беттек. Тик таң атканчы азаплансак та булмады. Яктыра башлагач, шофёр, «трактор табылмасмы» дип, күрше колхозга китте.

Берүзем калдым. Салкыннан тешне тешкә бәреп, пычракта тая-тая, машина тирәли йөгереп йөрдем, шулай бераз җылынгач, черем итеп булмасмы дип, кабинага кереп яттым. Үлеп ашыйсы килгәндә керфек кагып буламы. Эх, бер телем ипи! Фатирда калган колбаса да, Равил сумкасында киткән азык-төлек тә авыз суларын китереп интектерә.

Шулай азапланып, әйләнгәләп ята торгач, баш астында да каты төерләр тоела башлады. Нәрсә бар инде тагы анда?! Ачудан баш астыннан плащны тартып алам, кесәсен капшыйм. Нәрсә бу?! Ипи! Бер сынык ипи ләбаса. Равил ипие.

Бик күптән инде минем болай тәмле итеп ипи ашаганым юк иде. Үзем ашыга-ашыга чәйним, бөртекләренә кадәр учта тоеп, җыеп, кабып җибәрәм, үзем Равил турында дулкынланып уйланам. Ни арада салырга өлгергән, ә!

Күңелең киң булса, изгелек эшләргә бер дә озак вакыт кирәкми икән шул.

Керми китмәгез!

Чаллының яңа микрорайонындагы бу ашханә заводныкы икән. Эшчеләрдән бушаган сәгатьләрдә аңа бүтәннәрне дә кертәләр. Командировкага килгәч, мин дә шунда ашап йөрдем. Беренче керүем аеруча истә калган. Идәннәргә тар гына, әмма күңелгә ятыш паласлар җәелгән, стена буенда зур яфраклы гөлләр утыра, тәрәзәдә челтәр пәрдәләр. Гомумән, биредә, игътибарлы куллар белән җыештырылган җылы, чиста, иркен өйдәге кебек бар да җыйнак, бар да үз урынында. Нәкъ өйдәге кебек җылы, уңай.

Тәртипне тәртип саклый шул – мондый җирдә үзең дә тавышсыз гына атларга, кычкырып сөйләшмәскә тырышасың. Шуңа күрә биредә күңелне борчырлык, аппетитны бозарлык ыгы-зыгы, шау-шу юк. Ә бит кеше гел агылып кына тора.

Тәртип шәп, әлбәттә, ә ризыклары ничек икән? Сынар өчен төрлесеннән авыз итеп карадым – сүз әйтерлек түгел, тәмле икән. Вазифа үтәү өчен генә түгел, ә күңел биреп, кешеләр өчен хәстәрләнеп әзерләнгән. Савыт-саба чиста, аш салып торучыларның кулларына күз иярми. Яңалыкларны да онытмыйлар икән – ап-ак җиңел пластмасс подносларны әле Казанда да күргән юк иде.

Менә шушы күңелгә ятышлы, матур күренешләр тәэсирендә мин беренче көнне үк үземнән-үзем бер нәтиҗәгә килдем: шәһәрнең күп кенә ашханә, кафеларыннан аермалы буларак, монда үз эшләрен яратып эшлиләр, күбрәк үзләреннән бигрәк, кеше турында уйлыйлар икән.

Шундый уйлар белән чыкканда, пальтома үрелдем. Кергәндә мин аны оялып кына сузган идем: поездда килгәндә элгече өзелде дә тиз генә тегеп куярга кул җитмәде. Әле менә аңа каравым булды, күңел сәер генә дулкынланып алды – ул бер дигән элгечтә эленеп тора иде. Кием алып-биреп торучы апа минем аптыравыма елмаеп кына җавап бирде. Телгә «рәхмәт» тән башка сүз килә алмады. Апа исә, ягымлы гына итеп:

– Тагын килегез, – диде.

Килмимме соң, һичшиксез килермен!

Кем ул безгә Малинин?

Ерак нефть төбәгенә барыш иде, һич көтмәгәндә автомашинабыз ватылды. Аны, кире кайтып, запчасть алып килмичә рәтләү мөмкин түгел иде. Олы юлдан инде байтак эчкә кергән идек. Нишләргә белми аптырап калдык. Шофёрыбыз җәяү олы юлга тәпиләмәкче иде, ярый әле арбасына торба төягән трактор килеп чыкты. Ерак та түгел буровой эшли икән, шунда барышы. Бик үтенгәч, хәлгә керделәр, буровойга тикле буксирга алдылар.

Разведчиклар буровое икән. Тирәнгә бораулыйлар. Өч мең метрга якынаеп киләләр. Иң киеренке, җаваплы минутлары. Чакырылмаган кунаклар кайгысымы. Шулай да яшь мастер да, лаборантка кыз да безгә игътибар иттеләр, якты йөз күрсәттеләр, хәлләрен дә сөйләделәр, җитмәсә, ни арададыр итле макарон җылытып сыйладылар. Төн бик караңгы, юллар баткак булса да, безне базага озатырга теге тракторны бирделәр.

Таң йокысыннан бүлдерсәк тә, база диспетчеры Иван Петрович Малинин сукранмады, мосафирларның кем икәнлеген дә юньләп төпченеп тормады, юлдан нык йончуларын сизеп, тизрәк разведчиклар вагонына илтеп урнаштырырга ашыкты. Миңа ул үзенең караватын, чиста урын-җирен бирде. Юлдашларым ике техник белән шофёрның да һәркайсына аерым-аерым урын-җир рәтләде.

Моңарчы күз алдына да китермәгән шушы чит җирдә, моннан ярты сәгать кенә элек дөньяда барлыкларын да белмәгән шушы кешеләр арасында кинәт кенә күңелгә ничектер якты булып, әйтеп бирә алмаслык рәхәт булып китте.

Язылган һәр вакыйгадан нәтиҗә ясарга, берәр мораль чыгарырга гадәтләнгәнбез. Тик әле сөйләгәннәрдән бернинди дә шаккатарлык йомгак ясарга җыенмыйм. Гади кешеләрнең менә шушындый гадәти игътибарыннан, якты йөзеннән, ихлас гадәтләреннән күңелгә сеңеп калган әлеге рәхәтнең, җылының һаман онытылмавын, мөгаен, әле бик озак онытылмасын гына дип әйтәсе килгән иде.

Революция бишегендә

Ленинград. Аэропорт. Самолёттан төшеп, бала-чагаңны, чемоданнарыңны күтәреп, кая таба атларга соң, шәһәргә ничек чыгарга дип борчыла гына башлаганда, транспортёр сыман эскалаторга басып киткән кешеләрне күрәсең дә шуларга иярәсең. Эскалатор сине вокзалга алып китә. Балаларың, йөгең яныңда, аларны күтәрәсе, азапланып атлыйсы юк, барасың баскан килеш шуып кына, минсиңайтим, башны горур тотып.

Аннан төшкәч, зур иркен вокзалда документларыңны рәтлисең дә шәһәргә чыгу, автобус юнәтү җаен карыйсың. Юлыңдагы киң пыяла ишек син килеп җитәр алдыннан ук үзе ачыла. Бала-чагаң, йөгең белән озаграк матавыкланасың икән, борчылма, син үтеп киткәнче ябылмый тора.

Рәхмәт хисе били. Кеше өчен, аңарга уңай, җайлы булсын өчен бернинди исәп-хисапка өмет итмичә, изгелек йөзеннән, ихластан эшләнгән яхшылык бу.

Революция бишеге Ленинградта шулай булуы күңелгә аеруча ятышлы. Революция бит кеше хакына, кеше өчен ясалды. Моны без вакыт-вакыт оныткалыйбыз. Ленинградлылар онытмый икән. Рәхмәт аларга!

Арица ярында

Кавказ таулары куенындагы Рица күлен (абхаз халкы үзе күлне «Арица» дип атый) мактауларын еш ишетеп, күрәсе килеп йөри иде, менә ул да насыйп булды.

Автобус белән башта чәчәкле үзәннәрне, тиз агышлы тау елгаларын кичтек, аннары аска караганда котың очарлык упкын читләренә сыена-сыена, бөркетләр генә оялый торган кыяларга таба үрмәләдек.

Менә, ниһаять, алдыбызда – Рица күле! Чыннан да матур, мәһабәт икән. Аның саф суында әле күкнең чиста зәңгәрлеге, әле аста калган диңгезнең яшькелтлеге чагыла сыман. Бәлки, бик борынгы заманнарда тау кыялары диңгезнең бер кисәген күтәреп алганнардыр да, күккә ашырып, табигатьнең сафлыгына, матурлыгына өлге итеп сакларга уйлаганнардыр, текә таулар, куе агачлыклар белән уратып алынуы шуны аңлатадыр. Ә бәлки, таулар аны зәңгәр күк өчен, кояш һәм үзләре өчен көзге итеп тоталардыр.

Нинди генә хыялый уйлар, фәлсәфи фикерләр килми кеше башына, табигатьнең моңарчы күрелмәгән менә шушындый соклангыч яңа бер төбәгенә килеп чыкканда. Әмма мондый мизгелдә аның табигать белән күзгә-күз карашуы, икәүдән-икәү генә калуы мотлактыр.

Уйлар җебен шартлатып өзеп, кинәт яр буенда берничә глиссер пырылдарга тотынды. Бөтен яр тулы кешедер, машинадыр. Шау-шу, ыгы-зыгы – чын базар. Юк шул, таулар, хәтта сез дә, ничаклы биеккә күтәреп тә, Арицаны дөнья шаукымыннан барыбер яшереп кала алмагансыз.

Боларның барысын да читкәрәк урнаштырып, адәм баласына табигатьнең шушындый соклангыч почмагында дүрт-биш кенә минут булса да ялгызы калырга мөмкинлек биреп булмас идемени инде.

Үзем Кавказ таулары өстендә, матур Арица ярында шушындый соклану-әрнү хисләре кичерәм, ә үземнең уйлар туган ягыма – Татарстаныма юнәлә. Аның да Арицалары  – күпләрне сокландыра, яраттыра торган күл-елгалары, парк-бакчалары аз түгел. Шуларны сагынып килүчеләр табигатьнең тылсымлы сихәтеннән ләззәтләнеп, чын-чыннан онытылсыннар иде, шундый минутларда көч, илһам алсыннар, күңелләрен бер дә әрнетмичә китсеннәр иде дип уйлыйм.

Җырчы кыз

Кеше тулы автобус, әле кыя-ташларга сыенып, әле йөзем рәтләре белән телгәләнгән тау битләрен урталай ярып, алга чаба. Сактагы солдатлар кебек төз кипарислар, курчак өедәй җыйнак, чиста павильоннар күзгә ялт-йолт чалынып калалар.

Борылышны чыгу белән, алда диңгез һәм биек тау күренде. «Аю-тау», – диде алда утыручы кызларның берсе. Чыннан да, диңгезгә таба бүлтәеп чыккан тау гаҗәп дәү аюның сыртын хәтерләтә иде.

Алда ачылган матур күренешкә сокланып, халык сөйләшүдән туктады, кичке эңгер дә куерганнан-куера барганга, ахрысы, автобус эчендә рәхәт, серле тынлык урнашты. Тик баягы кыз гына, күршесенә пышылдап: «Аю-тау турында бер әкият беләм, тыңлыйсыңмы, сөйлим», – диде. Тегесе, риза булып, башын какты.

Кызның күкрәк төбеннән чыккан йомшак, ягымлы тавышы үзенә тарта иде. Аның сөйләгәннәре шунда ук күз алдына килә башлады.

«…Борын-борын заманда нәкъ шушы җирләрдә бик калын урман-чытырман булган, анда ерткыч аюлар яшәгән. Алар таулар аша үтеп, далада көн күргән кешеләргә һөҗүм иткәннәр, малларын талаганнар, үзләрен үтергәннәр.

Шундый яуларның берсендә аюлар үзләре белән бер кызчыкны алып киткәннәр.

Еллар үткән, кыз да матур, сылу булып үсеп җиткән. Өстәвенә ул моңга да ифрат бай булган, аның искиткеч матур тавыш белән җырлавын аюлар таң калып тыңлый торган булганнар.

Дала кешеләре исә аюларның җәберләвенә еллар буе риза булып яшәргә теләмәгән. Бервакыт яшь кенә кыю бер егет үзенең якташларын һөҗүмгә алып киткән. Әмма кара урман эчендә аюлар аларны кырып бетергән. Яшь башлык кына исән калган.

Кыз аны аюлардан яшергән һәм яраларын дәвалый башлаган. Егет аңа кешеләр турында сөйләгән, матур-матур җырлар өйрәткән. Кыз да акрынлап туган ягын, күңеленә сеңеп калган хатирәләрне исенә төшергән, аның да кешеләр янына кайтасы килә башлаган, һәм алар качарга карар иткәннәр.

Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы бер төнне, җилкәнле көймәгә утырып, егет белән кыз юлга чыккан. Диңгез ачулы дуласа да, аюлар, качакларны сизеп алып, яр буена чабып килгәннәр. Ачудан ярсыган өлкән аю диңгез суын эчәргә әмер биргән.

Су кими барган саен, көймә яңа агымга буйсынып, ярга таба кире тартыла башлаган. Шулвакыт кыз моңлы тавышы белән җырлап җибәргән. Моңарчы аюлар кызның болай ук сокландыргыч моңлы итеп җырлаганын ишетмәгән булганнар, шунлыктан алар, чөмерүдән туктап, башларын күтәргәннәр. Әмма баш аю бик тиз айныган һәм янә, шашып-шашып, су эчәргә тотынган. Ә кыз исә бу вакытта яңа җыр башлап җибәргән. Сагыну, ярату турында булган ул моңлы җыр! Урмандагы кошлар сайраудан туктаган, тау чишмәләре челтерәмәс булган, хәтта чәчәкләр дә җилдә чайкалудан туктаганнар – барлык тереклек иясе хәрәкәтсез калган. Олы аю да, дөньясын онытып, җырга буйсынган. Аның хәтта башын күтәрерлек тә хәле калмаган, һәм ул, биек тау булып, шунда мәңгегә катып калган. Әнә ул үзе! Менә бит нинди көчкә ия ул җыр!»

Бераздан Аю-тау да, диңгез дә күздән югалды. Кайсыдыр санаторий янында иптәшләре белән теге кыз да төшеп калды.

Тик мин аны, берничә көн үткәч, тагын очраттым. Күрше санаторийдан килгән үзешчән артистлар концерты башланып, сәхнәгә көтмәгәндә теге кыз чыгып баскач һәм аның Казаннан мехчы кыз Галия икәнен ишеткәч, шатлыгым эчемә сыймады.

Кыз җырлый башлады. Залга, күңелләрне эретеп, ягымлы, кадерле моң таралды. Илебезнең төрле почмакларыннан савыгырга, ял итәргә җыелган уннарча милләт кешеләре калын толымнарын күкрәгенә салган чибәр татар кызына текәлеп, тынып калдылар.

Ниләр генә килмәде икән аларның күз алдына?! Мин исә эчемнән генә кушылып, «Арча» ны җырладым, ә үзем тәбәнәк кенә тау астыннан агып чыккан көмеш чишмәләрнең челтерәвен, мондагы бик аз кешегә генә билгеле, әмма миңа бик якын Шура елгасы буйларындагы зифа камышларның кыштырдавын ишеттем, урак көткән тук башакларның сызылып таң атканда йомшак җилгә иркәләнеп чайкалуын күрдем.

Әйе, халык күңелендә туып, аның әкият-легендалары белән сугарылган бу җыр да гаҗәеп көчкә ия иде. Бу минутта без, борынгы аюлар кебек тораташ булып катып калмасак та, ял иткәндә дә кешеләр күңелен күреп йөрүче бу эшче кызга мөкиббән китеп, аңарга мең рәхмәтләр әйтә идек.

Чүәк кайдан килгән?

Ялта Иҗат йортыннан Бакчасарайга автобус белән экскурсиягә кузгалдык. Янәшәмдә утырган ханымның аягына күз төште дә, чүәкләрен күреп, карашны ала алмый тордым. Үзебезнеке! Арча чүәкләре!

Биредәге якташларны таный идем, ханым, ялгышмасам, Мәскәүдән иде, сорамый булдыра алмадым:

– Сез Татарстаннан түгелдер?

Ул карашымны сизеп алган иде инде.

– Әлмәттә сеңлем яши, шул җибәрде, – диде.

Юлда ул чүәкне берничә мәртәбә мактады:

– Аякка сыланып кына тора, җитмәсә, кайда кисәң дә килешә. Мәскәү хатыннары, кызыгып, «Кайдан алдың?» дип йөдәтәләр. «Импортный!» дип кенә җибәрәм.

Мин башта аның мактауларыннан рәхәтләнеп утырган идем дә, «импортный» дигәч, күңел кителеп китте. Ә нигә авыз тутырып, «Үзебезнеке! Арчаныкы!» димәскә инде?!

Болай әйтә алмауның сәбәпләре күптер, бәлки. Миңа калса, берсе, һичшиксез, менә бу: чүәкләрнең «мин Татарстаннан, Арчадан!» дип, күз явын алып торырлык, үзенчәлекле тамга-ярлыгы юк. Чүәк-читекләрне салып сата торган тартма нәкъ менә шундый ярлык була алыр иде.

Күз алдына өйдә борын-борыннан сакланып килгән калай чәй тартмалары, бал савытлары, ислемай шешәләре, тагын әллә нинди истәлекле савыт-тартмалар килеп баса. Эчендәге товарлары әллә кайчан беткән, ә менә товар билгесе саклана. Нишләп әле без Арча чүәк-читекләренә дә адәм рәтле тартма-футляр ясый алмыйбыз, юньле товарның кадерен җибәрәбез. Читкә чыкканда, кунакка барганда һәйбәт чүәк сатып алып та, аның төссез катыргыдан, танымаслык шапшак язулы, менә-менә таралырга торган бәлҗерек тартмасын кибеттә үк чүп савытына ташлап, затлы товарны газетка төреп кайткан чаклар аз булмады.

Яхшы кәгазь, катыргы җитми, диләр. Аракы этикеткаларын басарга менә дигән кәгазь, матур буяулар җитте, шәрабларны хәтта ялтыравыклы катыргы футлярга да салып җибәрәләр. Ә Арча чүәге кемнән ким?!

Авылда бер кич

Ерак бер авылда йоклап чыгарга туры килде. Гадәттә, фатирга ялгыз, чиста апаларга кертәләр.

– Кала кешесе җылы ярата, – дип, ул мине кухня якка, мич буендагы караватка салды.

Шул ап-ак мичтән җылы бөркелә. «Һәр почмакка барыбер барып җитәм, суыкка өйгә үтәргә ирек бирмим» дип җәелә сыман. Рәхәт.

Апа иртә ятты. Өйдә тынлык урнашты. Зур якта ут сүнеп күп тә үтмәде, чикерткә черел-черел итә башлады. Бу тавыш тынлыкны ничектер көчәйтте генә шикелле.

Артык тын, күңелсез болай, дидеме шунда, минем карават астыннан кыштыр-кыштыр торып, бәрән чыкканы ишетелде. Китапны читкә куеп, аны күзәтә башладым. Кап-кара көдрә йонлы, алсу борынлы. Ап-ак керфекләрен күтәреп, ят кешегә карады, табурет янына килеп, ят киемнәрне иснәде дә, «бер дә әллә кем түгел, ахрысы» дигән нәтиҗә ясагач, стенага элеп куелган юкә ботагына килеп, кипкән яфракларны кыштырдатырга тотынды.

Аның кештер-кештер иткәненә чикерткә дә колагын торгызды бугай, тынды. Аның каруы мич алдында яткан юллы-юллы песи баласы уянып китеп сузгаланды, табурет аягына сырпаланды да, кәнәфигә сикереп менеп, борынын йомшак тәпиләренә тыгып, янә мырлый башлады.

Йокы бөтенләй ачылды. Караваттан торып утырдым. Бәти ботактан аерылды. Колаклары икесе ике якка тырпайды. Башны бераз кырын салды. «Әллә сөзешергә исәпме, мин әзер!» дигән кебек, бу якка карап, очлы тояклары белән тек-тек атлап алды. Әмма минем «тыныч» кеше икәнне чамалап, колакларын шиңдерде. Озын кунычлы кала ботинкалары янына килеп, тагын бер иснәде дә бөтен гәүдәсе белән дерелдәп алды, аннан төчкереп җибәрде һәм ашыкмыйча гына кара борчакларын сипте.

Шуннан соң янә карават астына кереп ятты. Өйдә тәмам тынлык урнашты.

Ә күңелгә юл кайдан
 
Туган тел ул тәндә, җанда калсын
Ана сөте булып гомергә.
 
Илдар Юзеев

Шома ташлар сүзе

Зәһәр җил, усал сызгырып, шәрә кыяга бәрелә. Ашала-ашала киртләчләнеп беткән кыядан эреле-ваклы ташлар кубып, дөбер-шатыр аска мәтәләләр. Җил әнә шул ташларның кырларын, сырларын бетерергә, аска мәтәлдереп, ничек тә шомартырга, матурларга тели, шул максатына ирешү өчен дә инде әлегедәй зәһәрләнеп сызгыра, ташларга кабат-кабат килеп сарыла.

Әмма ташлар аска мәтәлә барган саен киртләчләнәләр, ямьсезләнәләр генә. Моны күреп, ачуыннан нишләргә белмәгән җил тагын да мәрхәмәтсезрәк улый, ялангач кыяны тагын да битәррәк кыйный.

Ә аста, кыя төбендә, көмеш сулы тау елгасы агып ята. Үзенә тәгәрәп төшкән әлеге ташларны ул йомшак кочагына ала да, саф тавышы белән көйләп, аларны үзенең елгыр дулкыннарында тибрәтә.

Яр буенда тәгәрәп чыккан түм-түгәрәк, нәфис ташларны күреп, җил көнләшүеннән нишләргә белми, тауга янә катырак, ачуланыбрак бәрелә, ташларны янә сызгыра-сызгыра кыйнарга тотына. Тик берни үзгәртә алмый һәм, аптырагач, көндәшеннән сорарга мәҗбүр була:

– Әйтче, елга, ничек син аларны шулай матур итеп шомарта аласың, нишләп соң бу эш минем кулдан килми?

Елга чылтыр-чылтыр агуын дәвам иттерә, аның өчен түгәрәк ташлар үзләре җавап бирә:

– Икегез дә бер үк эш башкарасыз, икегезнең дә теләге изге, тик син, җил, бәреп-сугып, ачуланып-орышып шомартырга тырышасың, кагасың, кыйныйсың, ә елга безне сүкми дә, тиргәми дә, ягымлы тавышы белән көйли-көйли куенында тирбәтә, яратып иркәли.

Төнге автобуста

Бөрелегә автобус бик иртә кузгалды. Әле генә вокзал шау-шуында кайнаган уяу халык утыру мәшәкатеннән бераз ыгы-зыгы килеп алды да үзеннән-үзе тынып калды һәм тагын тирбәлүдән оеп йокымсырый да башлады. Берсенең мышнавы икенчесен эретте, парлылар башларын бер-берсенең иңбашларына салды, ялгызларга исә утыргыч артларына, чемодан, капчыкларына төртелергә калды.

Кыйгач кашлы яшь кыз да йокы белән тартышып караган иде дә, әледән-әле сискәнеп китеп, маңгаена сыланган чәчләрен рәтләп-рәтләп куйгалады, тәрәзәгә текәлеп, төнге шәһәр урамнарыннан нәрсәдер эзләгәндәй итте, әмма барыбер түземлеге җитмәде, күз кабаклары авырайганнан-авырая барып, башы янәшәдә утырган өлкән генә бер апаның иңбашына салынды. Апа кеше үзе дә ярыйсы ук йокымсырап киткән иде китүен, тик кызның баш салуыннан шундук уянды һәм шул уянуыннан бөтенләй айныды. Йөзенә аның аналарга гына хас җылы мәрхәмәт калыккан иде. Бер ноктага текәлеп калган карашы әле моңсуланып, әле уйчанланып алса да, аның йөзендәге бу сабыр мөлаемлык сүнмәде.

Ниләр генә уйлап барды икән ул? Мөгаен, үз балаларын исенә төшереп, күңеленнән генә алар белән гәпләшеп баргандыр, кадерләп сөйгәндер, иркәләгәндер. Шул яратуның, җылы иркәләүнең дәү бер өлеше бу минутта әлеге чит-ят балага да тигәндер. Үз җан алмаларын күз алдына китергәндә, кеше баласының гамьсез сулышыннан да ана, эчке бер рәхәтлек табып, аны иркәли алуына кәефләнгәндер. Югыйсә бер сәгать буена кыймылдамыйча да, шыпырт кына утырыр идемени, кыз кузгалгалаганда да, гаепле кеше сыман уңайсызланып китеп, аңарга иңбашын җайлабрак куярга теләгәндәй, җай гына иелә төшәр идемени?

Бер авылда автобус кеше утыртырга тукталды. Инде яктырган иде. Эчтәгеләр дәррәү уянып, айнып киттеләр. Җанлану, сөйләшү башланды. Чибәр кыз да башын күтәрде, ялт кына көзгесен чыгарып, маңгай чәчләрен, муенына сарган ефәк шарфын рәтләде.

Кыз инде башкача йокымсырамады. Аның каруы апа эчке бер киеренкелектән котылгандай йомшарып китте, гамьсезлеккә бирелеп, авырайганнан-авырая барды. Бу юлы инде аның башы кызга таба авып-авып киткәләде, чибәркәйнең иңбашына тиеп-тиеп алды. Кыз бу хәлгә кешеләр алдында бик уңайсызланды, йөзенә күләгә сарылды, авыз эченнән сөйләнә-сөйләнә, ул күршесеннән ничек тә тайпылырга тырышты. Азактан түзмәде:

– Карале, апа, сез бит совсем миңа яттыгыз, – дип сукранып ук куйды.

Апаны корт чактымыни, ул ялт кына турайды. Уңайсызланудан, гарьләнүдән карашын кая текәргә белми азапланды. Әмма аның югалып калуы озакка бармады, йөзендә бу кызга карата барыбер үпкә дә, ачу да сизелмәде. Бу йөзне әле һаман да әниләргә генә хас сабырлык, мөлаемлык һәм кече күңеллелек бизәп тора иде. Әле дә ул чит-ят баланы күңеленнән иркәләп утыра кебек иде.

Агитатор

Картлар гәпләшеп утыра. Сүз арасында мәүлет аеның изге ай икәнен, шул айда нинди могҗизалар булганын, кемнең ничек савыкканын, шунда туган кешенең нинди-нинди бәхеткә юлыкканын хәтерләргә маташалар.

Карт коммунист, күптәнге агитатор, укытучы Фатыйма апа да җайлап кына сүзгә кушыла:

– Хәтерлисез микән, беренче тапкыр айга ракета очты, безнең вымпелны кадап куйды. Бу хәл моннан дүрт ел элек мәүлет аенда булды, – диде.

Картларга, сакалларын сыпырып, хак сүзне раслап кына куярга калды.

Миңа гына язган язучы

Константин Паустовский. Иң яраткан язучым. Сайланма әсәрләрен кабат укыйм. Хикәяләре кыска-кыска, әмма һәрберсендә тирән мәгънә. Сүз бөтенләй аз, ә фикер, күңел төбеннән, тирәннән чыккангадыр, сүзсез дә аңлашыла, хәтта исне, ым, ишарәләрне дә тоясың кебек.

Карасана, аз укыйсың, бермә-бер күп аңлыйсың. Нилектән бу? Язучы әйтергә теләгәнне мин бөтен барлыгы белән, хәтта мин генә аңлый торган өстәмәләре белән аңлыйм – менә нилектән.

Һәм бу ачыш көтелмәгән шатлык-сөенеч бирә. Тик бу сөенечне кем беләндер уртаклашып буламы соң?

Яшьрәк чак булса, мин, кистереп, «Юк!» дияр идем. Чөнки Паустовскийны укыганда, гомер буе аның күңел төбен нәкъ ул әйтергә теләгән нечкәлекләре белән бары мин генә аңлыйм, бу башка беркемгә дә насыйп түгел дигән иманга ышанып яшәдем. Ул чакларда моны мин, гөнаһ шомлыгы, үземнең зиһенлерәк булуымнан, сәнгатьне, кеше күңелен башкаларга караганда көчлерәк, нечкәрәк аңлый алуымнан дип уйлый идем. Менә эгоист!

Хәзер алай уйламыйм. Моның сәбәбе бер генә: хөрмәтле язучыбыз безне – миллионнарча укучыларның һәркайсысын – «бу фикерне бары мин генә аңлыйм» дигән сөенечле ачыш халәтендә тота алырлык сихри көчкә ия.

Талант көче менә шушы инде ул.

Талант

Ленинградта рәссам Әминев белән очрашканга инде бик күп еллар узган. Фәйзрахман абый үзе дә күптән мәрхүм. Ә менә бер рәсеме мәңгегәдер, ахры, күз алдыннан китмәслек булып хәтергә сеңеп калган.

Караш аны бер күрүдә ошатты. Аерыласы килмәде. Аң әйтә, бетмәс намаз укып утырган апалар, ди. Ә карашның аңардан китәсе килми дә килми.

Инде китеп, башка сурәт-рәсемнәрне карый башлагач та, ул образ күңелнең төбендә тора бирде. Аякларын бөкләп, кулларын кушырып утырган, ап-ак яулыгын ияк астына бәйләгән апа… Болары тышкы күренеш кенә, ә аның рухи күренешен, җан асылын рәссам күз карашында биргән. Апа намаз укый, әмма аның карашы Коръән кушканча, теге дөньяда түгел. Ул, яратып, борчылып, бик якын дөньяны, менә шушы дөньяны, монда бүген яшәп яткан балаларын, туганнарын, сине, мине уйлый. Бу караш – шундый самими ки, бу кеше бөтен җанын, бөтен уен теге дөньяга түгел, хәтта үзенә дә түгел, бәлки балаларына, якыннарына, үз эшенә, үзенең бүгенге мәшәкатьләренә биргән олы җанлы ана карашы, ана рухы.

Бу апа Фәйзрахман абыйның әнисе икән. Бик яратып, кайтып-кайтып, кабат-кабат ясаган ул аны. Гади кәгазьгә гап-гади карандаш белән төшергән, гади генә рамга куйган, үзенең эш өстәле каршысына элгән, беркайчан да, беркайда да күргәзмәләргә чыгармаган. Теләсә кем күзенә күрсәтәсе дә килми.

Кайвакыт мин, үз әниемне сагынганда, шул сурәтне күз алдына китерәм. Чын талант тудырган чын сәнгать әсәренең көче нәкъ шушындадыр да, бәлки.

Табыныр кыйблаларым
* * *

Алма-Атадан бер абзый редакция бүлмәсенә кереп утырды. Муса Җәлилнең ананы данлаган шигырен урысча укыганнар да, шуны әниләренең кабер ташына казахча яздырту өчен, шигырьнең татарчасын эзлиләр икән.

Менә шушы була ул Халыклар шагыйре исеменә (шундый исем булдырырга акылыбыз җитәр әле) чыннан да лаек шагыйрь!

* * *

Сочи. Николай Островский музеенда уйлану: аның гомере – бәйгедә чапкан ат ыргылуы. Ләкин аерма шунда: ул аяксыз, ул күзсез чаба. Бөтен барлыгы – эче дә, тышы да – революцион намус белән, социализмга чиксез тугрылык белән мөлдерәмә тулы кеше.

Иленнәнме, халкыннанмы, дусларыннанмы – кемнән генә, нәрсә генә алмасын, ул аны моңарчы башкарган эше өчен, күргән михнәтләре өчен хак дип түгел, бәлки әле алда башкарасы эш өчен аванс дип кабул иткән, шуны түләр өчен тагын да ярсыбрак, тешен кысыбрак эшкә җигелгән.

Күрсәтмә әсбап

Белдерүдә дә, чакыру кәгазендә дә «производство киңәшмәсе» диелгән иде, ә монда, халык җыелып бетүгә, кино күрсәтә башладылар. Җитмәсә, «Фитиль». Сатирик журнал.

Ха-ха-ха…

Менә шулай көлә-көлә карый башлаганнар иде дә, урта бер җиренә җиткәч, кинәт кенә шым булдылар. Залда сулыш ишетелерлек тынлык урнашты. Киножурнал заводтан чыккан агулы суда һәлак булган балыкларны күрсәтә башлаган иде. Коточкыч җинаять берничек аклана алмаслык дәлил булып күз алдына килеп басты.

Нәкъ шул урында журнал өзелде. Залда ут кабынды. Әмма тынлык, авыр тынлык дәвам итте. Башлар иелде. Байтак вакыт бер-берсенә карарга кыймый утырдылар. Производство киңәшмәсенең чираттагы утырышы менә шушылай, кереш сүзләрсез башланыр дип берәү дә көтмәгән иде.

Бар форма, бар формализм
* * *

Бер хезмәткәребезнең туган көнен аягүрә генә билгеләп үттек. Төшке аш сәгатендә чәй эчеп алдык. Кызларыбыз шул арада да «иҗат итәргә» өлгергәннәр: матур гына алманы киртләчләп-киртләчләп кисеп куйганнар. Нәкъ төнбоек чәчәге сыман итеп.

Күрүем булды, шундук күз алдына үзебезнең Шура буйлары, тыныч тугай, кояшлы көн, камышлар, зур-зур куе яфраклар арасында мөлаем гына елмаеп утырган төнбоек чәчәге, җылы чирәм өстенә утырып балык каптыру, якында гына янган учактан килгән төтен исе, шулпа исе… килде. Болар барысы менә шушы минутта гөлт итеп кабынып, күз алдыннан үтте дә китте. Күңелгә матурлык, җанга рәхәтлек бирде.

Бу бит кеше әйткән сүз дә, китапта язылган, фото, кинода күрсәтелгән күренеш тә түгел, ягъни сүз дә, сурәт тә түгел иде. Хәтта алма үзе дә, аның исе дә түгел иде. Бары киртекләр, гап-гади бер форма-рәвеш кенә иде.

Димәк ки, шәп-шәрә дип саналган форманың үзенең генә дә эчтәлеге була ала. Кызы-ы-ык!

* * *

Караңгы иңде. Эштән кайтып киләм. Челтерәгән тавышка игътибар итеп, урам читенә киләм. Гөрләвек. Челтерәпме-челтери. Авыл, чишмә буйлары искә төште. Яшь чагында яз көне челтерәгән гөрләвекләр, чыра кораблар агызу күз алдына килеп басты. Кәеф күтәрелеп китте.

Иртән эшкә барышлый, кичәге күңелле минут искә төшеп, шул урынга киттем.

Ник килдем – пычрак су агып ята…

Теләсә нинди су да саф су тавышы чыгарып ага ала микәнни соң?!

* * *

Яңа шәһәр. Ап-ак йортлар. Ник бер агач сыңары булсын.

Әнә бит ике агач тора. Ике чыршы. Бөтен шәһәргә үзләре генә булса да, карашка ямь биреп җибәрделәр – бу шәһәр дә җир өстендә икән ләбаса. Аларны исән калдырган төзүчеләргә нинди генә рәхмәтләр әйтмәссең.

Агачлар үзләренә тартып ала. Ләкин тагын ачы үкенү: ник килдем дә яннарына, ник күрдем. Яңа ел бәйрәменнән калган урман кунаклары икән. Тамырсыз, бозга гына катырып куелган чыршылар икән.

Асылын күрә белмичә, формасына кызыгып алданган чаклар да булгалый шул.

* * *

Күрше өлкә белән ярышка йомгак ясау җыелышы булып алды. Шунда бер мастер:

– Ярыш ул ике якка да файдалы – отсаң да, отылсаң да файдалы, – диде.

Ничек инде?! Дөрес, ярыш, гомумән, ике якка да файдалы, тик отылган якка зарар булырга тиештер бит: оялу, борчылу, үз-үзеңне тәнкыйтьләү, сабак алырга ныгыту… Әллә болар бик рәхәт нәрсәме?

Юк инде, отарга, җиңәргә тырышырга кирәк. Җиңү хәерле, күңелле фал.

Җиңгәннәрне, отканнарны мактарга, бәяләргә кирәк.

* * *

Район башлыгы өстәл төя:

– Юлдан йөрмичә, уҗым басуын таптыйлар. Туктатырга! Бу фәрманны хуҗалык җитәкчеләренә җиткерергә! Радиодан әйттерергә, газетта бастырырга!

Тыңлап утыручылар – бу киңәшмәдән шул юллардан кайтырга тиешле кешеләр – үзләре урынына район башлыгын куеп карыйлар: «Үзе шул юлдан үтсә, ничегрәк сайрар иде икән?» Ул да уҗымны таптатачак, чөнки юл юк.

* * *

Пристаньда дебаркадерның елга ягына «Су транспорты хезмәтеннән файдаланыгыз!» дигән транспарант элгәннәр.

Кемгә дип? Нинди нияттән? Моны бит инде су транспортыннан файдаланганнар гына укый ала. Ә язып элүнең максаты әле файдаланмаганнар укысын өчен булырга тиештер бит. Тимер юл вокзалында, аэропортта, туристлар бюросында, путёвка бирә торган бүтән урыннарда булса, тагын бер хәл иде.

Кемне кыркалар

– Чек-чек, керт-керт…

Берничә хатын баскычларын агачларга сөяп, шуларга менеп баскан да озын саплы кискечләре белән ботак кыркалар.

Күкне тишәргә теләгәндәй әрсезләнеп үскән шыксыз чыбыклар, кырт-кырт киселеп, аска мәтәләләр. Кәкрәеп-бөкрәеп ян-якка үрмәләгәннәрен дә шундый ук язмыш көтә.

Америка өрәңгесен кыркалар. Тәртипсез агач. Яз саен аны шулай туныйлар. Аңа шул кирәк!

Ә аның янындагы каенга тиюче юк. Кемнең кулы аңа кискеч күтәрсен – аның һәр ботагы үз урынында, һәр җире килешле, тәртипле. Ул үз бәясен үзе белеп, тыйнак кына тик үсә бирә.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации