Текст книги "Бөртектән – көшел (җыентык)"
Автор книги: Ильдар Низамов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 9 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]
Кайчылар тимәслек итеп, үгетләү, әрләү сүзләрен ишетмичә, бөтен дөньяга ямь бирерлек, барысын да сөендерерлек төз һәм матур булып үсүгә ни җитә!
И туган тел…
* * *
Колхоз идарәсендә чәчәргәме-юкмы дип бәхәсләшеп утыралар иде, район үзәгеннән шылтыраттылар.
– Чәчәсезме?
– Чәчәбез, чәчәбез, – дип тынычландырды түрәне председатель һәм, трубканы куйгач: – Әлегесен төкерек чәчәбез, – дип өстәде.
* * *
Районнан авыл җитәкчесен тинтерәтәләр:
– Исерекләр белән көрәшәсез инде.
– Көрәшәбез.
– Көрәшүен көрәшәсез, ә кем җиңә соң? Карагыз аны, алар екмасын.
* * *
Җор телле абзыйлар сокландыра. Тәрбия дә бирәләр әле. Кунакханәдә бер ревизор карт белән бергә туры килдек.
– Сезгә ничә яшь?
– Үзең исәплә: мин Пушкиннан йөз яшькә яшь.
– Ревизия вакытында кимчелекләрне ачып биргәнне җитәкчеләр бик өнәми бит, актны сез ничегрәк язасыз?
– Ничек булса, шулай язам: «Чирен яшергән – үлгән, бурычын яшергән – бөлгән».
«Дус» ны киредән укы
Озак еллар талашып, бәхәсләшеп йөргән ике хезмәттәшем трамвайның ике ягында икесе ике якка карап кайтып килә. Идарәбез янында бергә төштек тә, мин тегеләргә сүз каттым, дошманлыкларын белмәмешкә сабышып төрттерәм, янәсе.
– Сөбханалла, бик дус күренәсез.
Аеруча зәһәр теллесе:
– Киресенчә! – ди.
– Ничек тагы?
– «Дус» ның киресен укый белмисеңмени? «Суд» лашып кайтып киләбез.
Язның гөрләвек моңнары
Кичә генә әле февраль иде,
Бүген давыл кырга кар ташый;
Март аеның нечкә билле җиле,
Сузылып ятып җиргә, кар ашый.
Һади Такташ
Бер сызгыру
Март башлары иде. Салкынча иртә. Агачлар җиңел, йомшак бәскә уралып йөнтәсләнгән. Кечкенә генә җил исеп куйса да, бәс каз мамыгыдай тузгып китәр кебек. Әмма җил юк. Йортлар арасыннан җай гына күтәрелеп килгән зур, кызыл кояшка сокланып, ул кайдадыр шушы тирәдә генә онытылып торадыр, мөгаен.
Якты, тыныч бу иртә кышның бүтән салкынча иртәләреннән бернәрсәсе белән дә аерылмый иде шикелле. Ә менә күңел ниндидер үзгәреш барлыгын сизенә. Аның иң түрдәге, иң нәзек кыллары, менә-менә күренергә тиешле кешеңне көткәндәге сыман, ләззәтле бер киеренкелек белән тартылган. Йөрәк тә ешрак тибә, ахрысы.
Нишләп соң әле сулыш алулары шулай рәхәт, нишләп гәүдә үз авырлыгын үзе сизмәс булган? Нәрсәгә юрарга икән күңелнең бу сәер дулкынлануын?
Кинәт шушы сорауларның барысына берьюлы җавап бирде диярсең, каршыдагы биек йорт бакчасыннан, ап-ак агачлар арасыннан бер кош сызгырып җибәрде. Тукта әле! Тукта да тыңла әле! Бу, бәлки, шәһәрдә кышлап калган песнәкнең быелгы беренче сызгыруыдыр. Яз турында беренче хәбәр ич бу!
Сызгыру кабатланды. Гап-гади бер сызгыру иде ул. Тансык, саф тавыш, урамнан урамга, йорттан йортка күчеп, бөтен шәһәргә таралды. Кешеләр аны, минем кебек үк, ерактагы язның тәүге хәбәре дип кабул иттеләр, күңелләренең бүген нәкъ менә шуны көтеп, шуны сизенеп талпынуына төшенделәр.
Яшь кенә кыз нидер уйлап килә иде. Песнәк тавышы аны уйларыннан аерды. Башы күтәрелде, йөзе яктырды, бәстән агарган озын керфекләре ромашка таҗларына охшап ачылып киттеләр, аларны хәтта ерактан да санап чыгарга мөмкиндер кебек иде. Без – бер-беребезне моңарчы бервакытта да күрмәгән ят ике кеше – яз хәбәрчесе китергән сөенечне уртаклашкандай, үзара елмаештык, гүя бер-беребезне тиздән килеп җитәчәк яз белән котлаштык.
Бер карлыгач яз китерми, диләр. Ышанмыйм! Гади бер песнәк үзенең гади бер сызгыруы белән шәһәребезгә бүген яз алып килмәде дип әйтергә кем батырчылык итәр. Бер сызгыр, әмма нәкъ вакытында, күңелләрнең иң нәзек кылларына тиярлек итеп, сызгыра белеп сызгыр икән!
Песиле тал
Тал төбенә сыртлап өелгән кар көртен кояш әле челтәр-челтәр чәрдәкләмәгән. Такташ әйткән нечкә билле җил дә, җиргә сузылып ятып, шул челтәрләрне кештер-кештер ашарга өлгермәгән.
Ә яз инде уянган, саф, якты күзләрен ачып, җиһанга баккан. Күргәнегез бармы сезнең язның күзләрен, очрашканыгыз бармы язның тәүге карашы белән?
Тал песиләре ул – язның күзләре. Кояшлы бер иртәдә яңа гына чәчәк аткан песиле талга карап, хәйран калып торудан да татлы минутлар бар микән! Көмеш сыман елтыраган мөлдерәмә мамык бөртекләре җылыдыр, җанлыдыр кебек тоела. Төпләрендәге кап-кара бөре тышчасы әйтерсең озын керфекләр. Песиләр әле генә, таң атканда гына туганнардыр, әз генә элегрәк килгән булсак, керфекләренең ачылганын да күрәсебез икән.
Язның һәр тереклеге сөйкемле. Әле генә тәпи баскан, бөдрә йонлы, койрыгын бөгәрләп-бөгәрләп селкеткән сарык бәрәнеме, әллә күзен ачарга да өлгермәгән килеш, хәлсез генә төртә-төртә әнисенең имчәкләрен авыз иткән дә, беренче тапкыр сөт тәмен тоеп, шуның ләззәтеннән аптырап, кызгылт борынын ялап-ялап алган юеш йонлы, салпы колаклы бозаумы, яисә иртә белән генә пипелди-пипелди күкәй кабыгын тишкән, хәзер инде әнә бик җитди кыяфәттә башын кыңгыр салып чирәм кыягына карап торган каз бәбкәсеме – һәркайсы язның кадерле бүләге.
Әмма язның күзләре – күксел нәфис тал песиләре – нигәдер барысыннан да якынрак.
Сәбәп менә нәрсәдә түгел микән, аларга карап торган әлеге тантаналы минутларда кинәт күңелдә сәер борчылу уянып китә: артык иртә, артык сылу булып ачылмады микән бу күзләр, кешеләргә җан азыгы биреп озак яши алырмы, имгәтеп ташламаслармы аларны?
Бәлки, борчылуым мәгънәсезлектер, вакытыннан иртәрәк чәчәк аткан, иртәрәк җитлеккән, башкалардан аерылыбрак торган һәр чибәрне шундый язмыш көтәдер?
Юк-юк! Язның күзләре бернинди салкыннардан да курыкмый торган шундый кыю, өлгер, барыбызга да көч, дәрт өсти торган шундый нурлы, җаннарны эретерлек гади һәм сөйкемле булмыйча нинди булсын инде. Тик табигать аларга бер генә нәрсә биреп җиткермәгән, ул да булса, кул сузучыларга нәфрәт юк аларда.
Күрәсең, табигать язның күзләрен саклауны безгә – кешеләргә ышанып тапшырган.
Мәхәббәт җилләре
Урманга керә-керешкә аяк астына игътибар иттем: эреп бетәр-бетмәс яткан кар өстендә ылыстыр, нарат, чыршы кайрысыдыр, ботак-сатактыр.
Кичәге төн искә килеп төште. Җилләр харап иткән урманны! Төне буе шулар котырды. Урманның шомлы гүләве хәтта шәһәргә дә ишетелеп торды.
Күтәрелеп агачларга карыйм. Хәлләре ничек? Карыйм да аптырап калам: төз наратлар, ыспай чыршылар шундый да саф, шундый да көр ләбаса. Хәтта аларның хозурлыгы сиңа да йога. Һәркайсына берәм-берәм күз кысасы, сәлам бирәсе килеп китә.
Язның мәхәббәт җилләре уйнаган лабаса төнлә урманда. Сихәтле җилләр! Алар шома кәүсәләргә уралганнардыр, таралган чәчләрдә адашкан куллар кебек, куе ябалдашларга чуалганнардыр, әле шашып китеп сызгырганнардыр, әле, моңга бирелеп, төрле көйләр көйләгәннәрдер.
Агачлар да онытылып чайкалганнардыр, юшкын булып каткан кытыршы кабыклар, искереп тупасланган хисләр шикелле, коры ботак, ылыслар шунда коелганнардыр.
Хәзер менә урманда тынлык. Агачлар җиңел сулап үзләреннән сафлык, чисталык бөркеп, яңарыш, үзгәреш буласын көтеп, тантаналы мизгел кичерәләр.
Җилләр дә ерак китмәгән. Алар агачларның иң очларыннан йомшак кына, саклап кына сыйпыйлар төсле. Шундый иркәләүдән тәм тапкан урманның акрын гына гөжләү тавышы, иминлек көе булып, күңелне тынычландыра.
Тимик тынлыкка
Кояшлы җылы көн. Урманда тын. Инде чәрдәкләнгән кар сыртларының салмак кына җилдә дә кыштырдап ишелүеннән нәфис бер моң килә.
Ачык урыннарда кар көнләп түгел, сәгатьләп кими.
Чаңгы юлы гына нык тора. Ул тыгызланган, рельс диярсең, өскә калыккан, беләүләнеп, елтырап ята. Озак та үтмәс, бу тасмалар буйлап көмеш чылбырдай нәзек кенә гөрләвекләр агып китәр. Ә әлегә пар тасма кушылмый да, аерылмый да, чаңгыларга туры юл булып сузыла да сузыла. Җылы нурлардан күзләр камашкан, ә тәндә рәхәт изрәү. Җай гына шуып, туктаусыз шулай барасы да барасы килә.
Ләкин рәт-рәт тезелеп киткән яшь наратларга карагач, тукталмый мөмкин түгел.
Алар миңа күптән таныш. Чаңгы бәйләп бирегә беренче тапкыр килгән көнне хәтерлим. Купшы агачлар үзләре чакырып та, инде тотам дигәндә ялт кына читкә тайпылырга торган яшь кызлар кебек, көр күңелле, наяннар иде. Алар кеше килгәнгә сөенәләрдер, үзләренә карап соклануга куанып, бераз гына назланалардыр, инде яннарыннан үтә башласаң, дәрт бирергә теләгәндәй, синең белән бергә ымсыналардыр кебек тоелган иде. Киткәндә дә алар, озын керфекләрен – ылысларын тибрәтеп, тагын кил дигәндәй, күңелле сөйләшеп-гөрләшеп калганнар иде.
Ә бүген наратлар уйчан, моңсу. Бернәрсәгә дә игътибар итәселәре килмичә, үз-үзләренә бикләнеп, йокымсырап утыралар. Кышкы яшел күлмәкләре дә ничектер авырайган, карая төшкән. Бәстән өртелгән ефәк шәлләренең дә очып китүенә офтанмыйлар сыман.
Нишләгәннәр алар?
Юкка аптырамыйк. Һәрнәрсәнең үз вакыты була. Агачларда да язгы сулыш, эчке тормыш башлангандыр. Тәннәре буйлап рәхәт сут йөгерәдер, ылысларында яңадан туу, үзгәрешләр галәмәтедер.
Кешеләрнең дә була шундый уйчан, моңсу минутлары. Алар да, бәлки, нәкъ менә шушындый мәлдә үзгәрәләрдер, изге эшләргә уй-ниятләрен беркетәләрдер, яңа ачышлар, мәшһүр иҗат җимешләре, бәлки, менә шушы минутларда туадыр; озакламый дөньяга киләчәк яңа җан иясе, бәлки, нәкъ менә шушындый мәлдә беренче хәрәкәт ясыйдыр. Калдырыйк кешеләрне шундый вакытта үзләрен генә, кагылмыйк аларның вакытлыча бикләнеп куелган күңел кылларына.
Наратлар яныннан да китик. Кышлар җитеп, үзләре чакыргач, тагын килербез әле.
Каен суы
Карлы су ярып, ике малай куып җитте.
– Абый, кайда каен бар икән, белмисезме?
Юлдашлар лабаса. Мин дә каен карарга барам бит. Тик боларның муеннарында бауга таккан банка, кесәләрендә, мөгаен, пычак йә кадактыр – каен суына чыкканнар.
Аз гына уйлап тордым да тәвәккәлләдем:
– Бар бер урында каен.
– Безне дә алып барыгыз әле.
– Әйдәгез.
Карлы суда чыптыр-чыптыр озак бардык. Урманда ник бер каен булсын, нарат та чыршы, нарат та чыршы. Ара-тирә юкә. Караңгы. Күңелсез. Малайлар мышкылдый башлады, артка калып пыш-пыш сөйләшеп тә алалар. Шулай да каласылары килми.
Көтмәгәндә урман бетте. Алдыбызда – кардан арынып бетә язган киң басу. Һәм шул кара басуның нәкъ уртасында, шау чәчәк аткан алма бакчасы кебек, ап-ак каен урманы. Әллә кинәт караңгы урманнан чыкканга инде, әллә кояш көчле яктыртканга, яшь каенлык үтә дә якты, үтә дә ак иде. Үзе, җитмәсә, яшь кәләшнең ак ефәк бөркәнчеге шикелле җиңел генә дулкынлана, ялгыш кына җил чыкса да, күккә очып китәр төсле тоела иде.
Мин, наратка сөялеп, телсез-хәрәкәтсез калдым. Малайлар да сөялде. Ләкин берсе озак тормады, кузгала башлады. Кулбашыннан тотып туктаттым.
– Күккә кара әле, – дим.
Күк зәп-зәңгәр. Анда өем-өем мамык болытлар гына зәңгәрлеккә өстәмә ямь биреп, күпереп тора. Дөньяда алардан да чиста, матур нәрсә юктыр кебек.
– Әллә шул болытларның берсе басуга төшкәнме? – дим.
– Ә бәлки, Иделдән йөзеп килеп туктаган теплоходтыр ул, җәй көне күргәнем бар, – ди шунда икенче малай.
– Ихтимал, теплоходтыр, – дип килешәм, – барыбер матур.
– Мату-у-ур, – ди, ниһаять, башта каенлыкка ыргылган малай да.
– Ак булганга матур ул, – дим. – Ә беләсезме каен нигә ак? Аның тәне буйлап чип-чиста, ап-ак су йөри башлаган, шул суы булмаса, каен ак булмас иде, караер иде, – дим.
Ул көнне малайлар урманда берәр каенны җәрәхәтләгәннәрдерме-юктырмы, белмим, әмма басу уртасындагы каенлыкка алар аяк басмады. Анысына шигем юк.
Очрашу
Кыш белән саубуллашу сәяхәте очланып килә. Алда шәһәр. Елганы гына чыгасы калган. Маякчы өе яныннан үтәсе дә яр астына төшеп китәсе.
Ләкин менә шушы бер-ике селтәнерлек кыска арага аяк тартмый тора. Аны үтү кыен булыр, төрле күңелсез хисләргә бирелеп китәрсең кебек тоела.
Эш шунда: бу йорт хуҗасы – маякчы карт – бик күпләргә таныш иде. Алтмыш ел яшәп, бөтен гомерен диярлек шушында су өстендә үткәргән кешене кем белмәс тә, кем танымас. Тик мин аны бик сирәк, елның нәкъ менә әлеге дулкынландыргыч мизгелендә – язның беренче билгеләре күренә башлаган көннәрендә генә очрата торган идем.
Кояш мөлаем елмаеп, түбә кыекларында нәзек кенә сөңгеләр очлаеп чыгу белән, әлеге карт шәһәрдәге квартирында түзеп ята алмый, кышка ябып-кадаклап куйган хуҗалыгына килеп җитә. Тегесен карый, монысын рәтли. Тик нинди эш булсын аңа бу вакытта. Кояш җылысында иркәләнеп, елга киңлекләрен күзәтеп утырырга гына кала. Шундый минутта аның йөзенә дәртле дулкыннарны, маяк утларын сагынуы, язны түземсезләнеп көтүе аермачык чыккан була. Аның мондый халәте үзеннән-үзе сиңа да йога, маякчы яныннан ничектер тәэсирләнеп, бозлар китәргә, пароход тавышлары ишетелергә әле шактый ерак булса да, күңелең белән яз якынаюын тоеп, шул хискә әсәрләнеп китәсең. Менә ни өчен мин (бәлки, мин генә дә булмаганмындыр) маякчы карт белән, димәк, язның беренче сулышы белән очрашуны ел саен түземсезләнеп көтә идем.
Ә быел кадерле очрашу булмаячак. Күргән-белгәннәрдән ишеттем: маякчы карт көз көне үк пенсиягә чыккан икән. Хәзер төпчек улы янына читкә бөтенләйгә күчеп киткән ди.
Әллә ни якын таныш та түгел иде югыйсә, әмма карт мәңге онытылмас кеше булып хәтердә калды. Бу якка чыккан саен, аның юклыгы искә төшә дә, күңелне сәер бер юксыну, сагыну хисе биләп ала. Ә менә хәзер, кояш мөлаемрак көлеп, нәфис сөңгеләр яңадан күренгәч, маякчының – яз якынаюын белдерүче беренче карлыгачның – юклыгына ышанасы килми башлады. Түзеп ята алмагандыр, ашыга-ашыга, бу якка чыккандыр, йөнтәс тунының төймәләрен ычкындыргандыр да еракка-еракка карап торадыр кебек тоелды. Үткән ялда мин, үземә үзем ясаган шул якын сурәтне югалтасы килмичә, маякчы өен читләтеп үткән идем. Бүген читләтмәскә булдым, быел бу тирәләрдән соңгы тапкыр үтәм икән, картны искә алырга, аның йорт-җиренә булса да баш иеп китәргә кирәк.
Тукта, ни бу? Төтен исе килә түгелме, йорт тирәсендә тирән-тирән эзләр дә чокырланган бит.
Чыннан да, бирегә яңа хуҗа килгән иде. Ир урталарындагы таза гына кеше яр буендагы көймәне кардан чистартып маташа. Менә ул билен турайтты, кояш нурларына күзен кыса төшеп, көрәк сабына таянган хәлдә, елга киңлекләренә текәлеп калды.
Кем булгандыр ул – маякчы картның туганымы, әллә күп санлы шәкерт-варисларыннан берсеме – белмим, әмма аның нәкъ менә шушы мәлдә, бозлар китәргә, маяклар кабызырга әле бик иртә вакытта өендә түзә алмыйча, монда килеп җитүе, маякчы карт кебек, елгасын, дулкыннарын сагынып торуы ничектер рәхәт, күңелдәге авыр хисләрне таратырлык иде. Димәк, яз хәбәрчесе үз урынында.
Яңа язлар килә, үзе белән яңа танышлар, яңа очрашулар алып килә.
Гөрләвек һәм чикләвек
Агачлар арасында кар тездән әле. Ә елга яры ала-кола инде. Урыны-урыны белән аннан пар күтәрелә. Вак-вак гөрләвекләр, җор тавышлы шарлавыклар хасил итеп, текә ярдан елгага омтылалар.
Шундый бер шарлавык ярга ябышып үскән чикләвек куагын селкетеп-селкетеп куя. Ботаклар белән бергә сап-сары чуклар да тирбәлә. Чикләвек чәчәкләре бер чибәрнең алтын алкаларын хәтерләтә.
Нинди саф, нинди матур алар! Кояш тагын бераз шулай кыздырып торса, сары чуклар эри башлар да алардан бал тамып төшәр төсле.
Гөрләвек селкетеп-селкетеп куйган чуклардан, талгын җилдә җилфердәгән кулъяулыкны хәтерләтеп, күзгә дә беленер-беленмәс кенә сары болыт кисәкләре күтәрелә. Алар шунда ук икенче ботакларга утыра.
Көзләр җитәр. Чуклар урынына ботакларда сап-сары тук чикләвекләр елмаеп торыр. Кешеләр алардан авыз итәр, чикләвекне вакытында селкәләгәннәре өчен рәхмәт әйтеп, җилләрне, кошларны, умарта кортларын искә алырлар.
Ә минем күз алдына язның әлеге наян гөрләвеге, аның нәфис чукларны тирбәтеп уйнавы килеп басар, һәм мин: «Рәхмәт сезгә, гөрләвекләр!» – диярмен.
Гөрләвекме?
Яз. Гөрләвек – аның иң дулкынландыргыч галәмәте. Авылда чын гөрләвекләрне күреп, тавышыннан илһамланып, дәртләнеп үскәнгә, әле менә бүген дә тракторның көпчәк эзеннән шаулап агып утырган суның үзенчә ягымлы, өндәгеч тавышын тыңлап кайткач, шәһәрдә дә шундый могҗизаны эзлисең. Чү, эзләгәнгә юлыгып та куйдык түгелме: трамвай рельсы буйлап су агып ята бит. Язны сагынган, яңалык, тансык эзләгән күңелгә мондый күренешнең дә гөрләвек булып күренүе табигыйдер.
Боз киткәндә
Язгы елга бөре кебек үк эчтән генә, беркемгә дә сиздермичә генә тулыша. Ә инде тулып җиткәч…
Боз китә. Елганы иңләп, тавышланып, көчен күрсәтеп. Дулкынландыра, уйландыра, күңелне җилкетә торган минутлар: бозлар китә, ә без һаман бер җирдә. Иярәсе иде шуларга. Бозлар җанлы – ашыгалар, ул да түгел, бер-берсенә бәрелеп ватылалар, ышкылу, кыштырдау тавышлары чыгаралар.
Шуларга дикъкать белән карыйсың да, күңел янә үз урынына кайта: бозларның да бит кайберләренең китәсе килми бугай – ярга таба киләләр, сыеналар, хәтта туктап калып, нидер уйлап торалар сыман.
Туган якларыннан китәселәре килмидер. Нидер сизенеп сызланалардыр…
Тартышу
Апрель азагында ук тәмам җылытты. Егерме алты градуска җиткән мондый эссе йөз елга бер була, дип, телевизор Мәскәү буасында су коенган халыкны күрсәтеп, «тарихи вакыйганы төшерәбез» дип мактанып та алды.
Казанда да бик эссе булды, җәй көнендәге кебек бөркү торды; яшьләр күлмәкчән йөри башлады.
Ә иртә-ә-ән… Әтнәгә дип урамга чыкканда кыштагыдай салкын иде. Автобуска атлаганда, суыкка чыдый алмыйча, кулларны кесәгә тыгып бардым.
Автобус тәрәзәсеннән дә кургаштай авыр, төссез болытлардан салкын бәрә кебек иде. Нигә соң яз шулай керәле дә чыгалы була? Нигә ул җәһәт кенә килеп җитеп, кыш белән араны тиз генә өзми?
Шулай уйланып-хыялланып кайтып килгәндә, кардан инде арчылган кап-кара басуның теге читенең ап-ак тасма кебек сузылып килүен шәйләп алдым. Монысы нәрсә тагын, әллә кар инде?!
Кар икән шул – юлның буеннан-буена, нарат полосасы буйлап, метрдан да биек кар ята икән. Бөтен юл буйлап. Биш-алты чакрым.
Бөтен бер кыш үзе ята икән әле! Ераккарак баксаң, кар кишәрлекләре-тасмалары тирән ермак эчләрендә дә, урман читләрендә, дамба кырыйларында да әле шактый икәне күренә иде. Менә нәрсә кышны җибәрми тота икән, менә нәрсә еракларга чигенергә җыенган салкын, шыксыз болытларны ярдәмгә тартып тора икән. Менә нәрсә кешеләрне дә: «Бик тугарылып, чишенеп бетмәгез, уяу булыгыз!» – дип кисәтә икән!
Җылы кар
Үз вакыты җиткәч, әйтик, апрельдә, кояшның җир белән очрашу теләге, җирне җылыту омтылышы шулкадәр көчәя ки, бу максатка кояш бөтен гайрәтен, җылысын бирә ки, күп тә үтмәс, җир белән ике арада бернинди катлам, каршылык калмас, бар да эреп, җылынып бетәр кебек.
Ә бит арада әле каршылык бар. Нинди генә каршылык әле – кар катламы, аның астындагы бозлы туң катламы!
Шулай да тизрәк кушылу теләге кояшныкы гына түгел, Җир-ананыкы да ифрат көчле, ихласи булганга, ул каршылыклар күзгә күренеп бирешә, кайта шикелле.
Әнә бит кар көрте колакка ишетелерлек сулыш белән җепшекләнә, басылганнан-басыла бара. Моны күреп, ишетеп кенә түгел, тоеп та инанасы килеп китә – кул үзеннән-үзе карга үрелә, аңа шома гына батып та керә.
Шулчак тәнгә гаҗәеп бер аптыраулы рәхәтлек тарала: карале, кар әллә чыннан да җылына башлаган инде?!
Идел бит ул…
Иделдән бозлар китүен
Миндәй кем көтә икән?
Бу беренче пароходлар
Ник бик җилкетә икән?
Равил Фәйзуллин
Горурланасы урынга
Беренче практиканы без Кама кушылдыгы Колва елгасында үттек. Ерак посёлокларга су күтәрелгәч кенә кереп була икән. Безнең пароходка урман кисүчеләргә, суга сал төшерүчеләргә, җәза колонияләрендәгеләргә азык-төлек, кирәк-ярак ташып калдырырга кушылган иде.
Шул практикадан соң елгаларда күпме йөрелмәгәндер дә, нинди генә күренеш, манзаралар күзәтелмәгәндер. Әмма, ни хикмәт, шул кеп-кечкенә елгада күргән бер күренешне, яшьлек альбомындагы сурәт кебек, әледән-әле сагынып искә төшерәм: суның бик биек күтәрелгән мәле; ярлар юк, кая карама су; кайсы яктан кулыңны сузсаң да, суда утырган йөзьяшәр наратларга, кара мүк каплаган колач җитмәс карт чыршыларга тияр төсле. Ике якта да – шулардан стена; алда җәй көне елга руслосы булган аралык, урмандагы ат юлы сыман, алга барсаң гына, ул аз-азлап ачыла килә, ачыла килә. Пароход менә шул ачыклыктан акрын гына бара да бара.
Тагын шунысы хәтердә: без ул елны «Жемчужина» дигән пассажир пароходында – хәрәкәт чарыклары койрык өлешендә булып, алар су тегермәне шикелле чаптыр-чоптыр су чәчрәтеп, шаулап-гүләп бара торган, артында гел генә салават күпере уйната торган гаҗәп кызык бер пароходта йөзгән идек. «Волга-Волга» киносында шундый пароход төшерелгән. Безнеке шул типтагы тарихи пароходларның иң соңгысы булган икән.
Тагын да кызыгы шунда: ул чагында без зур елгаларда практика үткән курсташларыбыздан бик оялган идек.
Ә хәзер менә, алар белән очрашып сөйләшкәндә, шул күренешләрне көлә-көлә яңартканда, алар бездән көнләшәләр кебек.
Танышу
Яңа елганы беренче тапкыр күрү – хәтердә кала торган вакыйга. Моңарчы күрмәгән йортка, якын кешең янына аяк басасыңмыни – дулкынландыра.
Урал буйларыннан агып килеп, Уфа каласы янында Агыйделгә койган Караидел елгасына беренче тапкыр килеп кергән көн дә бүгенгедәй хәтердә.
Июнь башлары иде. Пароход елга уртасыннан җай гына күтәрелә. Ә ике як ярда да шомырт чәчәк аткан. Бары шомырт кына. Оранжерея эченнән барган кебек. Бөтен дөнья ап-ак.
Ә исе! Башыңны әйләндерә, хозурлыктан күзеңә яшь китерә. Һава шундый саф, шундый җиңел, кулыңда штурвал булмаса, вахтада торасы булмаса, шул җиңел һаваны сулый-сулый очып та китәрсең кебек тоела.
Исәнме, Караидел! Менә нинди соклангыч елга икәнсең син!
Зарлана белеп зарлансаң
Караиделдә Павловка ГЭСы төзелгәч, навигация ачылуга бердәнбер шлюз әле эшли алмады – елга кыл икегә бүленде дә куйды. Флот та икегә аерылды, берсе – аскы бьефта, икенчесе өстә эшли. Өскесе чагыштырмача бик авыр шартларда калды: торган шәһәрләре дә, зур порт-пристаньнар, ремонт базалары да аста. Шлюз эшләмәгәч, су юлы өзек, кирәк-яракны, хәтта азык-төлек, ягулыкны да ярдан машиналар белән китертергә туры килә иде. Күпме мәшәкать – адым саен өзеклек чыгып тора.
Көтелмәгән хәлләрне булдырмас өчен, безгә – инженер-диспетчерларга да – өске бьефка еш менәргә туры килде. Берьюлы экипажларның кәефен белешү, күңелләрен күтәреп тору да безнең өстә бит.
Бу юлы сал буксирлаган теплоходларның берсендә булып, хәл-әхвәлләрен белешергә ниятләп, моторлы көймә белән шуны куа киттем.
Яңа сусаклагычта су инде байтак күтәрелсә дә, элекке ялангач таш кыяларның мәгърур биеклеге әле һаман кимемәгән. Кыя төбен диңгезнекенә охшаган саллы, салмак дулкыннар кыйный, ә очы барыбер әллә кайларда – анда ачы җилләр сызгырадыр. Караш таш кыя өстендә үсеп утырган яшь наратка тукталып калды. Шәп-шәрә гранит таш өстендә ничек үсә икән ул? Тамырларын кая сузып, кайдан дым ала икән дә ничек туена икән? Ничек аның төз гәүдәсе шундый ачы җилләрдә дә бөгелми, сынмый икән?
Шунысы гаҗәп, күңелдә агачны кызгану хисе тумый. Киресенчә, ул әле сине юата, сиңа көч, өмет бирәдер кебек.
Буксирга күчтем. Рубкага бөтен экипаж җыелды. «Бик каты зарланырлар микән инде?» Каршы торырга, түзегез инде, дип үгетләргә әзерләндем.
Капитан Курановның карашы чыннан да кырыс, хәтта усал иде.
– Елганы буып куйдылар да, хәзер менә элек өч көн барганны бер ай өстерәлергә кирәк. Без бит җил-җил йөреп өйрәнгән халык. Барасың, барасың, ә карашың көне буе бер ноктада, шуңа ничек җаның кыелмасын.
Молодец, капитан, дим эчемнән, мондый зарга сөенерлек кенә. Ә менә профорг егет – механик ярдәмчесе ни әйтер?
– Дөрес, нервы какшый, өстәвенә өч ай өйдә булган юк. Без яшьләр түзәр идек тә, менә механик Ислам абыебыз чабынырга бик ярата. Теге юлы үтеп барган пароходны туктатып торып, юынып алдык, ул тагын вахтада булып, чабынмыйча калды. Үземнең дә өч ай хатынны күргән юк, онытмады микән инде…
«Шуклык, елмаю белән әйтелгән зарда да өмет бар», – дип уйлыйм. Әмма үземнең хәзер каршы торасы түгел, ярдәм итәсе килә. Һәм үз өстемә зур җаваплылык алудан да курыкмыйм.
– Өске бьефта, егетләр, сездән дә яхшы, намус белән эшләгән экипаж юк. Моңарчы бер сәгать тә туктап тормадыгыз, ялга тулы хакыгыз бар. Тик теләсә нишләтегез, алмашка экипаж юк. Бәлки, теплоходны бер атнага «ремонтка» куяргадыр, рөхсәт бирерләр, моны үз өстемә алам.
Куранов уйга кала. Башкалар да шатлыктан очынып китмичә, басылып кына уйлыйлар.
– Навигация кызып кына барганда, кем инде ремонтка рөхсәт бирә, тиле. Биргән очракта да нәрсәгә ул миңа, җәй көне мин теплоход бортына дулкын бәреп торса, мотор гөрелдәсә генә йоклый алам, шунсыз нинди ял була инде ул, – ди Куранов, озак кына кыя өстендәге теге наратка карап утыргач.
– Әйтмә, – диде шунда профорг егет тә.
Җил ашаган вымпеллар
Флот кышлауга керә. Җәй буе эшләп арыган пароходлар, баржа, дебаркадерлар таушалып, каралып беткән. Мачтада ачы җил өзгәләгән вымпелларына кадәр уңган, тузган. Әмма үзләре җиңеп кайтып килгән солдатлардан бер дә ким түгел – боздан куера башлаган суны үткен борыннары белән гайрәтле яралар, рубка тәрәзәләрен кар катыш салкын яңгыр томалавына да исләре китмичә, өйгә таба җәһәт элдерәләр.
Кешеләрнең хәрәкәт, кыяфәтләрендә судан тәмам тую, коры җирне сагыну хикмәте. Арыганнар. Әмма карашлары тере, канәгать, чөнки намуслары чиста – тагын бер навигация йөз кызартмаслык булып төгәлләнде.
Беренче сукмак
Их, быел тагын соңга калганмын. Елга өсте кичә генә көзге басудай буп-буш иде, бәләкәй генә таш ыргытканга да юка боз чытыр-чытыр килеп тишелә иде. Ә бүген әнә озын агач күпер моңсуланып калган, бер-бер артлы тезелешкән кешеләр теге як ярга боз өстеннән чыгып бара.
Кем генә беренче булып үтә дә, кайчан гына салып өлгерәләр бу беренче сукмакны? Ә мин ел саен менә шушылай авыз күтәреп калам. Үзем бит ел саен тәүге сукмакны беренче булып салырга үземә сүз биреп куям. Юк-юк, быел булмаса да, киләсе кышта мин йоклап калмаячакмын, боз өстенә аяк баскан беренче кеше барыбер мин булачакмын.
Беләм: бу эш җиңел булмаячак. Елга тирән, киң, бата-нитә калсаң, боз астына китүеңне көт тә тор. Әмма мин барыбер курыкмаячакмын. Ул дулкынландыргыч минутларны мин инде хыялымда күптән атлаганмын. Менә беренче адым, менә икенчесе. Йөрәк, көз җитеп, ерак юлга талпынган кошмыни, дөп-дөп тибә. Ә боз түзә, чытырдамый да, чатнамый да. Тагын адым. Тагын. Юк-юк, курыкмаска, алга гына атларга кирәк. Артка борылып карарга ярамый, чөнки анда синең һәр адымыңны кешеләр күзәтеп тора, күпме караш сиңа төбәлгән.
Менә, ниһаять, соңгы адымнар, менә яр буе, каты җир. Хәзер инде борылып теге ярга карарга да була. Ә андагы кешеләр, синең кул болгаганыңны да көтмичә, сукмак буйлап бу якка таба кузгалганнар.
Нинди бәхетледер ул – кешеләргә юл күрсәтүче. Тик ул кеше быел тагын мин түгел. Быел мин тагын соңга калдым, димәк, миңа тагын ел буе кеше салган юлдан йөрергә туры киләчәк. Ә күпме йөрергә була кеше эзеннән. Кайчан соң минем үз сукмагым булыр?!
Һичшиксез, киләсе елда!
Эш алдыннан ял
Кышкы затон калын боз астында йокымсырый. Яр буендагы агачларны куе бәс сарган. Төннәрен үтә салкын. Кәрван саклаучы кизү матросның гына шыгыр-шыгыр йөренүе ишетелә. Ул да озак чыдый алмый, караванкага җылынырга кереп китә.
Аның урынында вахтада ай кала. Ул йөнтәс агачларга, аларда прожектор нурында җемел-җемел килгән меңнәрчә бәс бөртекләренә, судно корпуслары тирәли чабып өелгән боз көртләрендә йөз төрле төсләр чагылдырган бәллүр кисәкләргә карап елмая кебек. Әмма бераздан ул да: «Бик салкын ич бүген!» – дип, болыт яулыгына уралып, тынып кала.
Салкынга түзә алмыйча, искергән баржалар гына шыгырдап-ыңгырашып куя да, затон утравында карт агачлар гына, чатнау тавышы чыгарып, бер-берсенең хәлен белешәләр.
Затон, флот, шулай итеп, җәйгә хәл җыя.
Үлемсез капитан
Корыч корпуслары яртылаш бозга каткан, бортларына сырт-сырт кар көртләре өелгән пароходлар үткен борыннарын ачы җилгә куйганнар да йокымсырап утыралар. Төшләренә шаян дулкыннар һәм шау-шулы причаллар, ягымлы маяклар, чал мыеклы капитаннар керәдер, үзләре түземсезлек белән язны көтәдер.
Ә шулардан ерак та түгел – затон ярындагы бер йортта – карт капитан түшәктә ята. Бу дөньяда соңгы көннәрен кичерүен сизсә дә, ул сыкранмый. Ашы ашалган, яше яшәлгән инде. Тик менә сырхауланып китүе генә йөрәген әрнетә, бөтен теләге аяк өсте генә дөнья кую иде.
Бүген иртән ул калын тельняшкасын киде һәм караватын затонга, пароходларга караган тәрәзә янына күчертте. Моннан аңа барысы да уч төбендәгедәй күренә. Әнә пароходы – «картлач» ы. Күпме гомерне бергә уздырдылар, хәтта пенсиягә чыккач та ташламады үзен: рейслардан сагынып каршы алды, дулкынланып ерак юлларга озатты, ара-тирә булса да, күперчегенә менеп, йөрәк ашкынуын басып төшә иде.
Кышын да аерылмадылар – капитан, пароходына менеп, ремонтчылар янында булаша иде.
Ә быел менә ремонтчылар «картлач» ка йөрүдән туктады – аның да пенсиягә чыгар көне җиткән икән. Хәлен аңлагандай, капитан аны ялгызын калдырмады, көн саен диярлек бортына күтәрелеп, тегесен-монысын караштырды, карларын көрәп ташлады.
Ә үзе менә чирләп китте шул. Ничә көн ята инде. «Картлач» ка сузылган сукмак та әнә беленер-беленмәс кенә калып бара. Ә тагын берничә көннән ул тәмам бетәр.
Капитанның нигәдер яшьләнеп киткән күзләре бер генә мәлгә йомылып алды да тагын затонга текәлде. Бу юлы инде «картлач» ка түгел, ә аның янында торган мәһабәт теплоходка. Юк, бүген аны үз пароходына сузылган сукмакның кар басуы түгел, әнә шул өр-яңа чибәр теплоходка һаман да сукмак салынмавы борчый иде. «Хат нигә юк икән? Кайтмас микәнни?»
Шундый борчулы уйлардан ул тагын саташа башлады, кәефе тагын начарланды.
…Аның улы – үзе кебек үк капитан – навигацияне тәмамлау белән, диплом якларга дип, укыган институтына киткән иде. Күптән түгел аңардан хат килеп төште: «Әти, мине пароходчылык идарәсенә җитәкче урынга димлиләр, ни әйтерсең?» – дигән.
Бу сүзләрне укыгач, атаның күңелен рәхәт бер горурлык биләп алды. Менә бит нинди малай үстерде! Тик бу горурлыгы озакка булмады. Шунда ук картны шөбһәле уйлар чорнап алды: «Әллә чыннан да идарә ягын каера микән? Бер дә алай җылы почмак эзләгәндәй сизелми иде ич. Башка вакытта сынауларын бирергә киткәндә дә ашкынып кайта иде. Туганнан бирле агымсуларда үскән малай лабаса».
Атаның җавап хаты кыска булды: «…Җитлеккән ирсең инде, улым, нишләргә икәнен үзең хәл итәрсең. Тик шуны онытма: тегендә-монда сугылып йөрү егетлек түгел, бер юлың булсын. Әле дә исемдә: балачакта ук „әти кебек булам“ ди торган идең. Эчтән генә чиксез шуңа сөенә идем. Үзеңә мәгълүм, мин гомер буе су өстендә, җил-давыл арасында булдым. Иделкәй, шәт, миңа үпкәләмидер. Дөрес, безгә инженер исемле капитан булып булмады, әмма өч дипломым булса да, мин күперчектән китмәгән булыр идем».
Шул сүзләре белән генә ачуландырмаган булса ярый инде. Нигә соң һаман җавап юк? Бәлки, аңа чыннан да конторда эшләү кулайрактыр. Юк-юк, соңгы минутларыңда да үзеңне алдарга маташма, капитан. Намусың кушкан киңәш иде бит ул. Син бит аңа ихластан изге теләк телисең. Теге мәһабәт теплоходка инженер-капитан утырмыйча кем утырсын.
Кичкә таба капитан, сатулашудан туктап, ниһаять, күзләрен ачты. Янында конверт тотып карчыгы утыра. Карашлары белән генә аңлашып алдылар. Карчыгының кәгазь битенә ымлап, баш кагып куюыннан капитан барысын да аңлады. Димәк, кайта! Аның йөзенә елмаю бәреп чыкты, хәлсез сәлперәйгән мыеклары җанлангандай кыймылдап куйды.
Әмма карт капитанга улының хатын үз күзләре белән укырга насыйп булмаган иде.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?