Текст книги "Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 9 (всего у книги 30 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]
1905 ел революциясе һәм татар әдәби тәнкыйте
Г. Сәгъди «Бездә әдәби тәнкыйть» дигән кечкенә күләмле хезмәтендә татарларда тәнкыйтьчелек хәрәкәте аерым бер хәрәкәт булып Бишенче ел революциясе белән күтәрелгәнен әйтә181181
Сәгъди Г. Бездә әдәби тәнкыйть. – Казан : Татиздат, 1927. – 16 б.
[Закрыть].
Моның чыннан да шулай икәнлегенә ышану өчен татар матбугатының туу процессын һәм ул матбугат битләрендә урнашкан әдәби тәнкыйть материалларын күзәтергә кирәк.
…Илдә революция бара. Казанда бу революциянең иң югары ноктасы 1905 елның 19–20 октябренә туры килә. Игътибар итик: патшаның манифесты 17 октябрь көнне игълан ителә. В. И. Ленин әйткәнчә, бу манифест царизмның әле революцияне бастырырга, ә революциянең царизмны сытып ташларга көче җитмәгән көннәрендә игълан ителә. Манифестта вәгъдә ителгән бик күп ирекләр арасында «сүз иреге» дә бар. Бу инде «матбугат иреге» дигән сүз иде. Шуның өстенә патша хөкүмәте 1905 елның 24 ноябрендә һәм 1906 елның 26 апрелендә матбугатны цензурадан азат итүе турында белдерү ясый.
Хәзер шул революцион процесста татарча кайда, кайчан, нинди матбугат органы барлыкка килүен күзәтеп чыгыйк (хронология буенча):
1. «Нур», 1905, сентябрь, Петербург, редакторы – хәрби ахун Гатаулла Баязитов;
2. «Казан мөхбире», 1905, 29 октябрь, Сәетгәрәй мирза Алкин;
3. «Фикер», 1905, 27 ноябрь, Уральск, Камил Мотыгый-Төхфәтуллин;
4. «Әл-ислах», 1905, 29 ноябрь, Казан, Вафа Бәхтияров.
1906 елга чыккач, картина бик нык үзгәрә. Бу елда «Йолдыз», «Азат», «Бәянелхак», «Таң йолдызы», «Азат халык» (барысы да Казанда); «Борһане тәрәккый» (Әстерхан), «Вакыт» (Оренбург) газеталары дөнья күрә. Шул ук елда беренче татар журналлары «Уклар» (Уральск), «Чүкеч» (Оренбург), «Карчыга» (Оренбург), «Әлгасрелҗәдид» (Уральск), «Туп» (Әстерхан) чыга. Моңарчы ярым төрекчә «Тәрҗеман» газетасыннан (Бакчасарай) һәм ярым гарәпчә «Миръат» (Петербург) журналыннан башка матбугат күрмәгән татар халкы өчен бу сикереш, әлбәттә, бик кинәт була. Газета-журналларны яшәтү өчен, аларның битләрен материал белән тутырырга кирәк, ә бу бары тик журналистлар кулыннан гына килә. Татарда исә журналистлык мәктәбе әлегә бөтенләй юк. Шуңа күрә газета-журналлар тирәсенә татар язучылары, әдәбият белгечләре туплана. Болар: Г. Тукай, Ф. Әмирхан, С. Рәмиев, Җ. Вәлиди, Ф. Кәрими, Г. Камал, Г. Колахметов, Ш. Мөхәммәдев, М. Галәү һ. б. Бу газета-журналларның сәяси мәсләкләре бик тә төрле, анда эшләүчеләр дөньяга карашлары, революциягә мөнәсәбәтләре ягыннан да бик чуар. Ләкин шунысы әһәмиятле: бу газета-журналларның барысы да диярлек үзләренең битләрендә әдәби материалга урын бирмичә кала алмыйлар.
Матбугат туу белән татар әдәбияты җанланып үсеп китә һәм зур ташкынга әйләнә. Зур ташкында исә саф су гына була алмый, анда чүп-чарга да урын була.
Татар әдәби тәнкыйтендә үсеп килүче яңа татар әдәбиятының бурычларын аныклауда билгеле бер рольне, әлбәттә, «Урал» газетасы уйный.
«Урал» 1907 елның 4 гыйнварында Оренбургта чыга башлый. Газета барлыгы 29 сан чыга, инде революция җиңелүгә таба барган көннәрдә, «социаль мәсләге зарарлы» табылып, хөкүмәт тарафыннан туктатыла. Газетаның җаваплы редакторы Хәдичә Ямашева, нашире Тимерша Соловьёв (болар рәсми яктан кирәк булган исемнәр), фактик редакторы исә Хөсәен Ямашев, анда актив эшләүчеләр Галимҗан Сәйфетдинов, Гафур Колахметовлар була.
Инде хәзер әдәби тәнкыйтьнең татар әдәбияты өчен зарурлыкка әйләнү мәсьәләсенә кайтыйк. 1905–1907 еллар революциясе нәтиҗәсендә газета-журналлар гына түгел, төрле юнәлештәге төрле «эчтәлекле» матбагалар да туа. Китап сәүдәсе җанланып китә. Китап сәүдәсенең җанлануы бигрәк тә Казанда сизелә. Хәер, татарча газета-журналларның да күпчелеге Казанда чыга. 1907 елның көзендә Казанга күчеп килгәч, инде Уральскида байтак тәҗрибә туплаган (әйтик, «Фикер»дә, «Әлгасрелжәдид» һәм «Уклар»да), «Сорыкортларга», «Пыяла баш», «Көз», «Государственная Думага», «Теләнче», «Пар ат» кебек гражданлык хисе белән сугарылган әсәрләрен бастырган Тукай Казан шәһәренең китап-журнал-газетага күмелгәненә игътибар итә. Боларны чыгаручыларның арасында халыкка демократик эчтәлекле әдәбият бирүдән элегрәк саф меркантиль максатларны күздә тоткан сәүдәгәрләр дә аз булмый. Һәм Тукай Казанга килгәч үк, «Тәнкыйть кирәкле шәйдер» дигән мәкаләсен «Әл-ислах» газетасында бастыра. Мәкалә Л. Н. Толстойга ияреп язылган. Моның тарихы бар.
Уральскида яшәгән вакытта Тукай бик актив рәвештә Толстой иҗатын өйрәнә. Аның прозасындагы беренче тәрҗемәләре үк Толстойга барып тоташа. Тикшеренүләр Тукайның рус әдәбиятыннан нәрсә укыганлыгын ачыкларга мөмкинлек бирде. Мәсәлән, ул 1902 елда рус телендә чыккан «Крестьянин» (авторы – немец язучысы Вильгельм фон Поленц (1861–1903) романы белән танышкан. Бу романның әлеге басмасына Л. Н. Толстой сүз башы язган. Монда Толстой төп ике мәсьәләгә игътибар юнәлткән: дөньяны китап баскан бер чорда нинди әсәрне сайлап алып укырга? Әсәр уку максатмы, чарамы? Максат нәрсә дә чара нәрсә? Толстой әйтә: «Если в наше время умному молодому человеку из народа, желающему образоваться, дать доступ ко всем книгам, журналам, газетам и предоставить его самому себе в выборе чтения, то все вероятия за то, что он в продолжение 10 лет, неустанно читая каждый день, будет читать все глупые и безнравственные книги. Попасть ему на хорошую книгу так же маловероятно, как найти замеченную горошину в море гороха». Тукай әлеге мәкаләсендә Толстойның бу фикерен тулысы белән файдалана. «Безнең, мәсәлән, университетны яңа бетереп чыккан бер яшь кешебезгә әүвәл башлап нинди әсәрләрне укырга кирәк? Моны сайлый белергә, тәнкыйть булмаса, мөмкин түгел. Чөнки аңар яхшы әсәр табу бөтенләй борчак басуы өстендә бер билгеләнгән борчакны табу кадәр читен».
Нәрсә укырга соң? Дөньяны китап баскан бер чорда шуның кайсын укырга? Моның өчен беренче чиратта чараны максаттан аера белергә кирәк. Тукай монда да Толстой фикеренә таяна: «Перепроизводство всяких предметов бывает вредно: перепроизводство же предметов, составляющих не цель, а средство, когда люди это средство считают целью, – особенно вредно.
Лошади и экипажи, как средство передвижения, одежды и дома, как средства защиты от перемен погоды, хорошая пища, как средство поддержания сил организма, очень полезны. Но как только люди начинают смотреть на обладание средствами как на цель, считая хорошим иметь как можно больше лошадей, домов, одежд, пищи, – так предметы эти становятся не только не полезными, но прямо вредными. Так это случилось с книгопечатанием в достаточном кругу людей нашего европейского общества»182182
Толстой Л. Н. Собр. соч. : в 22 т. – Т. 15. – Москва : Худ. лит., 1963. – С. 253–254.
[Закрыть]. Толстойның шул фикеренә таянып, Тукай татар шәкертләренең китап сайлауда бөтенләй фикерсез икәнлекләрен тәнкыйтьли. Нинди әсәр укырга? Моның өчен, ди Тукай, чараны максаттан аера белергә кирәк. Безнең шәкертләребез мәдрәсә белеме алу өчен төп чара булган синтаксис һәм логика фәннәрен төп максат дип белеп, гомер буе шуларны гына укып харап булалар. Димәк, чараны максаттан аера белмиләр.
«Чараны максаттан аера алмау, – дип яза Тукай, – кирәк кем генә өчен булса да хәвефле бер бәла. Атлар, арбалар, фаэтоннар – кешенең хәрәкәт итү чарасы. Өйләр, киемнәр дә – һава үзгәрүдән сакланыр өчен генә чара. Яхшы аш һәм эчемлекләр дә – кешенең тәненә сәламәтлеген һәм хезмәткә сәләтен саклар өчен генә файдалы булуы белән бары тик чара гына.
Әгәр кеше шул яхшы ат, яхшы арба вә фаэтон, яхшы толып вә туннарга, яхшы йортларга хуҗа булуның үзен яхшылык вә дөньяда торудан асыл максат дип белсә, бу вакытта инде ул нәрсәләрнең файдалы булуы бер якта торсын, киресенчә, алар зарарлы булып чыгалар».
Шулай итеп, Тукай татар әдәбиятында тәнкыйть кирәклеген исбатлый һәм бу мәсьәләне җитди рәвештә көн тәртибенә куя. Монда ул Толстой фикерләренә таяна. Татарларда әлегә әдәбият тәнкыйтьчесе дигән кешенең бөтенләй дә булмавын күздә тотып, Тукай тагын бер таләп куя: «…тәнкыйть итүченең дә кем очрады шул булуы тагы ярамый. Тәнкыйтьче булыр өчен, әлбәттә, үзләре дә әдәбият галәмендә ат уйнаткан тәҗрибәле һәм әхлаклы кеше булуы таләп ителә. Югыйсә үз файдасын күзәтеп тәнкыйть итүчеләр дә күп»183183
Тукай Г. Әсәрләр : 4 томда. – 3 т. – Казан, 1976. – 245 б. (Алга таба өзекләр шушы басма буенча кыскача күрсәтеләчәк.) Тукайның бу мәкаләсе Толстойга барып тоташканы хакында Ф. Әгъзамов хезмәтләрендә дә әйтелде. – М. М.
[Закрыть].
Тукайның бу фикере алга таба әдәби тәнкыйтьтә нигез фикергә әйләнә, үстерелә. Шагыйрьнең замандашы М. Укмасый «Йолдыз» газетасында болай дип яза: «Әдәбият сәхнәсенә теләгән шәхес хайванын куа да чыгара. Сакчы-фәлән булмагач, ник болай иттең? дип әйтүче берәү дә юк. Һәм ул сакчыны без бүгенгә кадәр кирәксенмәдек тә, булганын да тәкъдир итмәдек. Китапчылар өчен булса – аның булмавы мәтлуб. Алар хәзерге рәвештә булганда, һәр мөхәррирнең заренә кәеф мәшият хак биреп, мөхәррирләрне үз кадрильләренә биетәләр. Изге фал булсын: берәр ел чорында татар дөньясында тәнкыйтьчеләремез сирәк-мирәк кенә ялтырый башладылар. Бәгъзе әсәрләрнең яңагына яхшук сугып куйгалыйлар. Мөнтәкыйдләрдән… Галиәсгар Камал җәнаплары белән Галимҗан Ибраһимов җәнапларының каләмнәрендә яхшук өмид күренә». Тәнкыйтьнең әдәбият үсешендәге ролен билгеләп, автор Европада әдәбият бары тик тәнкыйть аркасында гына алга киткәнлеген әйтә184184
Укмасый М. Интикад // Йолдыз. – 1911. – № 706. Сүзлек: мәтлуб – теләнгән; кәеф мәшият – кәефләре теләгән кадәр; мөнтәкыйд – тәнкыйтьче. – М. М.
[Закрыть]. Шул ук фикерне «Тәнкыйть» исемле мәкаләсендә Г. Баттал да куәтли. «Русларда, Европада тәнкыйть әдәбиятның бер кисәгенә әйләнде, – ди ул. – Без дә шуңа таба барыйк»185185
Шура. – 1909. – № 12.
[Закрыть].
Әдәби тәнкыйть, формалаша башлаган көннәрендә үк, гаять зур кыенлыклар алдына килеп баса. 1905 ел революциясе нәтиҗәсе буларак туган күпсанлы газета-журналларда, «мәйдан тутыру» максатында чүп-чар басыла. Моның тарихи сәбәпләре дә бар. Матбугатсыз халыкның рухи энергиясе гадәттә фольклорда чагыла. Ләкин фольклор ул бик күп катламнан, сыйфаты ягыннан бер-берсеннән бик ерак, хәтта ике полюста торган әсәрләрне дә үзенә туплый. Татар халкының «иҗат итүче» катламының бер төре ул – мәдрәсә шәкертләре. Укый-яза белгән шәкерт Бишенче ел революциясеннән соң матбугатка ябырылды. Күбесе шигырь язды. Бу сыйфат (шигырь сөйләү) борынгы төрки бабалардан килә иде, хәзер исә шуны бастырып чыгару мөмкинлеге туа. Әдәби тәнкыйтьтә «чын әсәр» нәрсә ул икәнлеге ачыкланмаган, әле әдәби критерийлар эшләнмәгән бер чорда әдәбият дөньясында зур буталчык туа. Гади халык исә бәет тибындагы назымнарны ярата. Шуңа күрә беренче тәнкыйть мәкаләләре күбрәк шигырь жанрына карый. Бу өлкәдә «Йолдыз» газетасы зур активлык күрсәтә. Бәет тибындагы «шигырьләр»не газета «фәсахәтсез шигырьләр» дип атый. «Төрки гәзитәләрдә фәсахәтсез, мәгънәсез, бик тупас шигырьләр күбәеп китте, – дип яза газета. – Мөтәшагыйрьләр ахыргы ахыр хәрефләрен бер-берсенә охшаган сүзләрне оештыралар да шигырь ясыйлар.
Әдәп вә бәлягать – сәнаигы нәфисәдәндер. Әдәби сүзләр, мотлакан, һәр җәһәттән балигъ вә нәфис булырга тиешледерләр. Бу нәфислек шигырьдә бигрәк тә ригая кылынырга тиешледер.
…Телебез әдәби рәвештә эшләнгән вә шомарган (культурный) бер тел түгелдер. Хәзергә бик кәгбад вә тупастыр. Мәүзүн вә мокъфи чыксын өчен шигырьләрдә мәтрүк сүзләрнең бик тупаслары да истигъмаль кыйлынмаклыгы лисанымызны дәхи дә кәбәлаштырачактыр. Кәкелдәмәк, лыкылдамак, лыбырдамак, мыгырдамак масдарларыннан иштикак кылынган кәбаә ләфзыларның шигырьләрдә күренмәклеге эстетика яки мөхассән хисе улан табигъ сәлим әрбабыны бик мөтәәллим итәдер. Мөтәшагыйрьләр бу хальне мөляхәзә кыйлмалы»186186
Йолдыз. – 1906. – № 41. Безнең уебызча, мәкаләнең авторы – Әхмәтһади Максуди. Чөнки авторның Европа мәктәбе кешесе икәнлеге сизелә. 1906 елда татарларда эстетика категориясе белән фикер йөртүче кешеләр әле бик сирәк. Сүзлек: фәсахәт – матурлык, ягымлылык; мөтәшагыйрь – үзен үзе шагыйрьгә санаучы; бәлягать – язуда матурлык, төзеклек; сәнаигы нәфисә – матур сәнгать; мотлакан – шиксез; балигъ – үсеп җиткән; ригая кылу – олылау; истигъмаль – куллану; лисан – тел; мәүзүн – үлчәүле; мокъфи – туры килә торган; мәтрүк – ташландык; кәбаә – кытыршы; иштикак – сүз ясау; масдар – исем фигыль; ләфзы – сүзнең аваз ягына карау; мөхассән – күркәмлек; табигъ сәлим – сәламәт холыклы; әрбаб – әһелләр; мөтәәллим – ачынучы, кайгыручы; мөляхәзә – игътибар белән уйлау. – М. М.
[Закрыть].
Татар әдәби тәнкыйтенең үсешендә «Йолдыз» газетасы беренче мәйдан була. Газета беренче тапкыр «интикадчы» дигән термин куллана һәм кайбер мәкаләләргә шундый имза куела да. Әдәби таләпләргә җавап бирми торган язмаларны беренче тапкыр «чүп» дип атаучы да шул газета. «Шәрәф матбагасында «Авыл туе» исемендә бер хикәя басылган. «Төшенү» вә «Мәхруса ханым» кеби, чүпләр өстенә чүмәлә диярәк, сүземне тәмам итмәгә мәҗбүрмен… Игътибар әһленә һәрнәрсәдән гыйбрәт алырга мөмкин, диярләр. Шуның өчен бу әсәрне дә укымаклары хакында әдәбият гашыйкларына тәүсыя итәмен, һич булмаса, тәгъкыйд ләфзы вә зәгыйф тәлеф кеби маддәләргә мисал табарлар»187187
Насиб Җ. Яңа әсәрләр // Йолдыз. – 1907. – № 203. Сүзлек: тәүсыя итү – киңәш итү; тәгъкыйд – катлауландыру; тәлеф – бозу. – М. М.
[Закрыть].
Әдәбиятта примитивлыкка, шәкертчелеккә, мескенлеккә каршы көрәш – татар әдәби тәнкыйтенең әүвәлге адымнарындагы юнәлешләрнең беренчесе.
«Өч бәдбәхет», «Бәхетсез егет» кебек нәрсәләрне гел мактап каршы алдык (сүз, күрәсең, «Бәхетсез егет»нең беренче варианты турында бара. – М. М.). Чөнки уяну заманы иде. Йокыда булган кешене чиләк төбе кагып уятсаң да ярый, – дип яза «Шура» журналы. – Әмма хәзер халык уянды. Болар гына җитми»188188
Шура. – 1909. – № 12.
[Закрыть].
Шәкертчелек, мескенлек тенденциясе шул чорның бик күп әдәби «әсәрләрендә» тулып ята. Тәҗрибәсез авторлар әдәбиятны аһ-зар өчен, зарлану өчен мәйдан итәргә телиләр. Моңа «Йолдыз» идарәсе бик нык игътибар итә. «Мөхтәрәм яшь шагыйрьләргә» мөрәҗәгать итеп, ул аларны кисәтә. «Бик мәэюс шигырьләр язасыз, – ди газета аларга. – Хәяттан, тәкъдир вә кыйсмәттән халыкны биздерәсез. Андый шигырьләрне «Йолдыз»га дәрҗ кылуны мәгъкуль күрмибез. Заманыбызда мәэюслекнең яшьләргә нинди афәтләр китергәне мәгълүмеңездер».
Яшьләр иҗатындагы төшенкелек мотивларын тәнкыйть итеп газета, әлбәттә, шунда ук үз-үзе белән каршылыкка керә – дөньядан зарланмагыз, булганына риза булып яшәгез дип, бәндәчелеккә өнди: «Канәгать дигән бер фазыйләт бар. Аны да онытмаска кирәк»189189
Йолдыз. – 1912. – № 817. Сүзлек: мәэюс – өметсез; хәят – яшәеш; тәкъдир – язмыш; кыйсмәт – өлешеңә чыккан бәхет; дәрҗ кылу – теркәү, эченә салу; мәгъкуль – урынлы; фазыйләт – яхшы сыйфатлылык. – М. М.
[Закрыть].
«Тәнкыйть – кирәкле шәйдер» исемле мәкаләсендә Тукай әдәби тәнкыйтьнең кирәклеген исбат иткән иде. Ләкин әдәби тәнкыйть үзе нәрсә? Вакытлы матбугат әнә шул мәсьәлә тирәсендә фикер йөртә башлый. Тәнкыйтьнең әдәби йөзе, принциплары нинди булырга тиеш? Вакытлы матбугат бу жанрны «Ысуле интикад» дип атый. Монда да төп рольне «Йолдыз» газетасы уйный. Моның сәбәбе аңлашыла да: «Йолдыз» редакциясендә Г. Камал эшли, Г. Ибраһимов, Г. Тукай, Х. Искәндәрев, М. Гафури кебек инде танылган авторлар газета тирәсенә тупланалар. Тукай, мәсәлән, «Йолдыз»ның либеральлеген тәнкыйть итә, үзенең иң җитди, өлгергән әсәрләрен шунда бастырып килә. Газета татар әдәбиятының, әдәби-эстетик фикернең үсешен билгеләүче бер үзәккә әйләнә. Аның редколлегия әгъзалары әдәби тәнкыйть мәсьәләләрен теоретик нигезләргә омтылалар. «Мәдәниятле милләтләрдә тәмам шартларына җиткереп әйтелгән интикадка бик зур әһәмият бирәләр, – дип яза газета. – Мөәлифләре дә ысулына ригая илә кылынган интикадка кәефләре китү бер якта торсын, аны бик ихтирам илә каршы алалар». Яшь, яңа автор үзенең әсәрен редакциягә китереп тапшыра. Моңа нинди мөнәсәбәттә булырга? «Инде шушындый гая вә гарызлар белән алдына килеп утырган әсәрне гәзитә мөхәррирләре ни кыйлсыннар? Мөәлиф әфәнденең хәтерен саклап хәбә кадәр камиләтләрен коббә кеби мактап чыгарсыннармы?» Болай итсәң, ди мәкалә авторы, укучыга да, әлеге әсәрне язучыга да хыянәт итү булыр иде. Шулай булгач, интикадның шартлары нинди соң?
«1. Ихлас. Бер китапны интикад кылганда китапның мөәлифе илә ике арада шәхси галяка булдырмау. Ягъни, гүя мөәлифсез бер әсәр кеби тәлкыйн итеп, бөтен зиһенен, бөтен куәте гакыл иясен шул китаптагы әфкяр вә мөляхазаларга текәп бөтен икътидар гыйльмиясе илә тәфтиш итүдер…
2. Китапның мәүзугысы ватан вә милләтнең дәрәҗәи мәдәниятенә күрә мохтаҗ мәүзугъларданмы? Әллә ватан вә милләт ул мәүзугъка караганда мөһимрәк мәүзугъларга даир язылган китапларга мохтаҗмы?»190190
Йолдыз. – 1911. – № 721. Сүзлек: мөәлиф – китап язучы; галяка – бәйләнеш; тәлкыйн итү – сөйләү, төшендерү; әфкяр – фикерләр; мөляхаза – игътибар белән уйнау; икътидар – кулдан килә алу, көч җитү; мәүзугъ – сюжет; даир – караган; гая – төп теләк; гарыз – тәкъдим итеп алдыңа кую; хәбә – орлык төше кадәр; коббә – түбәсе түгәрәкләп ябылган бина, гөмбәз. – М. М.
[Закрыть]
Күргәнебезчә, татар әдәби тәнкыйте үзенең формалашуы чорында ук әдәбиятның халыкчанлыгы мәсьәләсен төп критерий итеп куйган.
Унынчы елларның уртасына таба татар әдәби тәнкыйте «Тәнкыйть нәрсә ул һәм аның бурычлары нәрсәдә?» дигән сорауга инде төгәл җавап бирә. «Тәнкыйть нәрсә? «Критериум» дип аталган кагыйдә вә әсасларга таянып, бу әсәрнең кимчелек вә кәмаләтләрен аерым-ачык күрсәтеп бирү», – дип яза «Йолдыз» газетасы 1913 елда191191
Йолдыз. – 1913. – № 1017. Сүзлек: әсас – нигез; кәмаләт – җитешкәнлек. – М. М.
[Закрыть].
Тәнкыйтьнең жанрын һәм принципларын нигезләү мәсьәләсенә «Шура» журналы зур игътибар бирә. «Шура» әдәби тәнкыйтьтә, гомумән, югары таләпчәнлек, этика, эрудиция кирәклеге мәсьәләсен һәр санында диярлек укучыларның исләренә төшереп бара. Шуның өстенә журналның редакторы Р. Фәхретдинов тәнкыйть өлкәсендә үзе иң югары дәрәҗәдә тыйнаклык, объективлык үрнәген күрсәтә. Журналның бер санында басылган шигырьдә хата киткәч, редактор гаепне үз өстенә ала, үзенең шигырь өлкәсендә аз белемле булуын әйтә. «Мәрҗани хәзрәтләренең «шигырь гыйльмен белмим вә шуның өчен тәәссеф итәм» дигән сүзене берәүдән ишетеп «Асарь»гә яздым. Ләкин бер өммигә карап Әхмәт байның (Әхмәт Хөсәенов, Оренбургта тире-йон сәүдәсе лидеры, миллионер. – М. М.) «Син дә надан, мин дә надан, шулай булса да наданлыкның да дәрәҗәсе бик күп. Сиңа караганда мин үземне профессор дисәм, хакым бар» дигән сүзе кабиленнән, Мәрҗани белмәве илә минем белмәвем арасында мәсафә – сәра илә сөрәйя арасы кадәр ерак булса кирәк… Без шигырь белмәдекебез хәлдә шигырьне сөючеләрдәнбез, хәтта, бәгъзе бер шигырьләр фикеремезгә рух, рухымызга куәт бирер, һәрхәлдә, дошманлыгымыз юкдыр»192192
Шура. – 1913. – № 15. Сүзлек: тәәссеф итү – үкенү; өмми – надан, сукыр; мөсафә – ераклык; сәра – җир; сөрәйя – Җидегән йолдыз. – М. М.
[Закрыть].
Редакторның тыйнаклыгына журналның башка саннарындагы тәнкыйть мәкаләләреннән дә мисаллар китерергә мөмкин. Арадан берсе: Г. Сәгъди «Мөкәммәл сарыф вә нәхү» дәреслегендә Дәрдемәнднең бер шигыреннән мисал китерә дә («Кайда ул шәп һае-һулар, гөфтегүләр бар иде»), моны «Әсма» романыннан алганга күрә, Р. Фәхретдинов әсәре дип күрсәткән. («Әсма» романында бу өзек, чыннан да китерелә, һәм бу шигырь әдәбиятта гел шул романга бәйле рәвештә телгә алынып килә.) Р. Фәхретдинов исә тиз генә төзәтмә кертә: «Ризаэтдин әгәр дә шигырь сөйләсә иде, аның шигыре Хуҗа Насретдин шигъри кабиленнән бер нәрсә булыр иде. Аның мондый шигырь сөйләргә икътидары юк. Бу шигырь Дәрдемәнднекедер»193193
Шура. – 1915. – № 23. Сүзлек: гөфтегү – сөйләшү; кабиленнән – төркеменнән; икътидар – көч житү, кулдан килү. – М. М.
[Закрыть]. Тәнкыйтьтә кешелеклек сыйфатларын Р. Фәхретдинов «Шура»ның иң соңгы санында да күрсәтеп кала. Монда аның «Сәлимә яки гыйффәт» романына Кубкинский дигән берәүнең усал гына тәнкыйте басыла (Р. Фәхретдиновның бу журналда редактор икәнен онытмыйк!). Моңа каршы Р. Фәхретдинов итагать белән генә җавап бирә: мин романчы түгел, минем тормышымда, иҗатымда башка максатларым бар иде, ди194194
Шура. – 1917. – № 23–24.
[Закрыть].
Әдәби тәнкыйть өлкәсендәге хезмәтләреннән Р. Фәхретдиновның «Интикад вә тагын» дип аталган мәкаләсе аеруча әһәмиятле урын алып тора. Бу мәкалә күтәргән проблемалар бүген дә заманча яңгыраганлыктан, моңа тулырак тукталырга да мөмкин. Автор әйтә: тәнкыйть, ди, әгәр шартлары җиткерелеп, матур стильдә язылса, авторы өчен дә, укучылар өчен дә, язучының үзе өчен дә файдалы булыр. «Адәм угълы үзе хакында мәдех кенә түгел, бәлки, мәдех белән берлектә косурлары сөйләшүне дә ишетергә тиешле. Мәдех кенә ишетеп тору – инсаннар өчен иң зарарлы нәрсәдер. Әгәр дә мәдехнең зарары яхшы аңлашылып җитсә иде, дошманнар үз дошманнарына зәм итәчәк урында мәдех кенә әйтеп торырлар иде. Күз үзене күрмәс вә уч та үз беләгене учлый алмас. Күзне күрү, беләзекне учлау лязим булса, аның өчен, мотлакан, бер башка кеше күзе вә икенче кулның учы кирәк буладыр».
«Кеше үз ялгышларын үзе күрә алмаса, янында булганнар да шул хосуста тәнбия вә ярдәм кыйлмасалар, ике мәгърурның бере булыр да калыр. Гаепләреңне белдерүчеләр – дусларың вә гаепләреңне яшерүчеләр – дошманнарыңдыр. Ошбу сәбәптән гакыллы адәм дусларының интикад кылуларына юл хәзерләр вә гакылсыз адәм һәрвакыт мондый юлны бикләп торыр…
Бер китапның фикер вә мәкаләләрнең интикад кылынуы шул нәрсәләрнең түбән төшүләренә түгел, бәлки хөрмәтләре арту вә кыйммәтләре күтәрелүгә сәбәбтер. Әсәрләре вә яки нинди булса да мөгамәләләре интикад ителгән адәмнәр үзләренең хаталарын ислах кыйлырлар, әфкяр гомумия белән хисаплашырга гадәт итәрләр вә мөхатибләренең рухи хәлләрене күз вә аңларында тотып, шуңа муафыйк рәвештә язарга вә мохит кабул итәрлек мөгамәләдә булырга тырышырлар». Автор борынгы гарәп дөньясында танылган бик зур әдипләрнең тәнкыйтькә очраганнарын искә ала. «Моңа карап, – ди ул, – бу адәмнәр, шигырь вә әсәрләр игътибардан төшмәделәр, бәлки дәрәҗәләре дәхи дә күтәрелде… Ошбуның өчен бик күп мөәлифләр үз әсәрләренең интикад кыйлынуларыны арзу кыйлалар вә матбугат аркылы үтенәләр… «Ауропа мөхәррирләре китапларыны интикад кыйлмауны тәхкыйрь хисап итәрләр» дигән сүзне бик күп ишеттек»195195
Шура. – 1916. – № 16. Сүзлек: тагын – хурлау; мәдех – мактау; косур – кимчелек; зәм итү – орышу, әрләү; тәнбия – уяту; мөхатиб – әндәшүче; мөәлиф – китап язучы; арзу кыйлу – теләк белдерү; тәхкыйрь – хурлау. – М. М.
[Закрыть].
Мәкалә «Шура»ның алдагы саннарында да дәвам итә. Һәм һәр абзацында диярлек принципиаль таләпләр куеп, тәнкыйтьнең эчтәлеген, бурычларын билгели.
Интикад итүчегә теләкләр формасында Р. Фәхретдинов арадан бер мәсьәләгә аеруча басым ясый. Ул – тәнкыйтьченең үз фамилиясен яшермәве. «Интикад кыйлучы кеше өчен һәрвакыт ачык мәйданга чыгып сөйләшү лязем. Мөстәгар исемнәр, ярым-йорты адреслар белән интикад кыйлу куркак кешеләр эше буладыр. Гарәп җәридәләренең бере мондый кешеләргә «матбугат этләре» дип исем биргән иде»196196
Шура. – 1916. – № 17. Сүзлек: лязем – тиеш; мөстәгар – кушамат; җәридә – газета. – М. М.
[Закрыть].
Тәнкыйтьтә намуслылык һәм эрудиция мәсьәләләрен беренче планга куйганга күрә дә «Шура» журналы алты-җиде тәнкыйтьче арасыннан Җ. Вәлидине аерып ала һәм аның эшчәнлегенә искиткеч югары бәя бирә. Әйтергә кирәк, тәнкыйть тарихында бер генә татар тәнкыйтьчесе дә андый зур бәягә, ихтирамга лаек була алмаган. Тәнкыйтьчеләрне матбугат битләрендә күбрәк сүккәннәр, хурлаганнар. «Җәмалетдин әфәнденең тәнкыйть яза башлавына һәм тәнкыйтьче булып танылуына ике ел гына әле, – дип яза «Шура» журналы. – Шулай булса да, бу тәнкыйтьчебезне халык яратып каршы алды. Чөнки моның, бердән, гыйльми вә әдәби көче, әдәби зирәклеге яхшы ук киң; икенчедән, бу зат үзен булдыра алганы кадәр вөҗдан вә гаделлек юлы белән алып барырга, шәхсияткә тукынмаска вә тойгысына әсир бирелмәскә тырыша. Турысын әйтсәк, кода-кодагыйлык, дус-ишлек, ага-энелек хәтерен саклау кебек шәхси эшләрне тәнкыйть язган чагында бераз онытып яза. Үзенең гыйльми вә әдәби күзе күрә алган кадәресен генә гомумгә тәкъдим итә. Менә шуның өчен дә ул үзен аз вакыт эчендә гомумгә ышанычлы кыяфәт белән таныта алды…
…Җәмалетдин әфәнденең гаять зур камиллеген дә танып үтәбез ки, ул әдип вә шагыйрьләребезне үлчәүдә бик дөрес һәм тугры бер бизмәнгә маликтер. Сез карагыз аның … Ризаэтдин хәзрәт, Фатихлар, Шәриф Камал, Дәрдемәнд, Габдулла Тукаев һәм Сәгыйтъ Рәмиевләр хакындагы сүзләрен. Менә болар бит гаять дөрес һәм бик чыннан төшенелеп, аларның әдәби дәрәҗәләрен бик тугры үлчи белеп сөйләнгән сүзләр»197197
Мөхәммәдиев Р. Фидакярләр фидакярлек көтә // Казан утлары. – 1987. – № 10. – 142 б.
[Закрыть].
Тәнкыйтьчеләргә матбугат битләрендә мондый бәя алу турында хыялланырга гына…
Югарыда күренгәнчә, унынчы еллар татар әдәби тәнкыйте очраклы мәкаләләр, очраклы фикер-рецензияләр формасында түгел, ә тәнкыйтьнең теоретик нигезләрен ачыклау һәм тәнкыйтьчеләрдә этика тәрбияләү рәвешендә барган. Бу хәл исә әдәби тәнкыйть өлкәсендә эшләүчеләрдә җаваплылык хисен көчәйтүгә хезмәт иткән.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?