Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:14


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 30 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Менә нәрсә, Зариф абый! Ятып калганчы, атып кал, диләр түгелме? Редакторлыкка башка адәм тапмасаң, мин күнәм, әйдә, газета өчен сөрсәләр, мине сөрерләр. Япсалар, мине ябарлар: пролетариат өчен, социализм өчен мин үземне корбан итәргә әзермен! – диде дә, шаркылдап көлеп, каршы корольне дүрт яклап кысып бикләде.

Шаһвәлинең соңгы сүзе булмаса, Булат бер шик эчендә калачак иде, егетнең тавышындамы, сүз чыгышындамы, елмаюындамы, нәрсәсендәдер бер ясалмалылык, бер фальшь чыкты163163
  Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр. – 3 т. – 261–262 б.


[Закрыть]
.

Баштарак бу провокаторны урында ук юк итү планы туса да, большевик Булатов ачуын йөгәнли: мәҗлестән Шаһвәлине кайтарып җибәрә һәм артыннан күзәтүче ияртә. Мәҗлестә артык зур мәсьәләләр кузгатылмый кала. Архивны актарганда Г. Ибраһимов үзенә кагылышлы бик күп документларны укыган булырга тиеш. Аның И. Бикчурин, Т. Мамлеев һәм башка провокаторларны тануы, гәрчә тегеләр шифр белән генә аталып йөртелсәләр дә, бик табигый. Провокатор үтеп кергән җыелышны тасвирлаган аерым эпизодлар «Безнең көннәр»нең яңа вариантына әнә шул документлар нигезендә өстәлгән.

Беренче вариантта бик аз яктыртылган яки бөтенләй очрамаган яңа күренешләр – жандармериядә сорау алу күренешләре шулай ук архив белән танышкач өстәлгәннәр.

«Безнең көннәр»дәге полковник Герасимов – архив материалларына нигезләнеп тудырылган тип. «Жандарм полковнигы Герасимов кайбер вакытта Зубатов методын гамәлгә куючан, бигрәк тә беренче тапкыр эләккән яшь тоткыннарны яхшы сүз, үгет белән туры җавапка тартырга яратучан иде». Шәкерт Баязит төн уртасында камерадан әнә шушы кеше янына китерелә. «Баязит аңа текәлде. Ләкин бу кешедә бер дә алай куркыныч, ерткыч төс юк. Киресенчә, ак чәче, ак сакалы, ачык көләч йөзе белән, өлкән агаң яки туган атаң кебек ягымлы тавышы белән бу жандарм безнең тоткынга бик ипле карт булып күренде».

Мәдрәсә шәкерте бөтенләй югалып кала: карт төлке каравылны да чыгара, урын да тәкъдим итә, биш-ун минутка гына чакырганын әйтә, янәсе, бер-ике генә сүзе бар икән, Баязитның сәламәтлеген дә кайгырта, икенче докторга күрсәттерәм, ди… Ләкин әнә шундый «аталарча» йомшак мөгамәлә, «кайгыртучанлык» арасында Герасимов егеткә үзен кызыксындырган төп сорауларны куя:

– Сез моны кайчан язган идегез?

– Сез менә шуңардан күчердегезме?

– Менә бу соңгы хат сезнекеме?

Әнә шул сорауларга кирәкле җавапны алу өчен, ул яңадан «яхшы атага» әйләнә. «Сез – зур кеше баласы… Сезне бу Булатлар, Гәрәйләр юлдан яздыралар. Сез миңа дөресен сөйләгез, мин сезнең язмышны җиңеләйтергә тырышачакмын… Башлыкларыгызның ялганнарына ышанмагыз, алар сезгә һәрбер жандармны бер усал ерткыч итеп күрсәтәләр». Сорау алуның ахырына таба карт жандарм тавышын көчәйтә, ачулана. Яшь тоткында исә бу хәл ныклык уята. Карт полковникка кычкыра башларга әзер торган Баязитны шул вакытта яңадан камерага озаталар. Чөнки «үзенең утыз еллык хезмәтендә мондый күп хәлне кичергән карт жандарм Герасимов тоткынның психологиясендәге бу кискен үзгәреш моментын шунда ук сизде дә кыңгырау чылтыратты, аннан каравыл керде». Жандармерия әнә шулай психологик эшкәртү алып бара. Әсәрдә бирелгән ротмистр Николаев та шундый: «акрын, сабыр, бераз тонык тавыш белән» ул Тангатаровтан сорау ала. Вакыйга 1911 елда бара. Мәгълүм булганча, яңа революцион күтәрелештән өркеп калган патша хөкүмәтенең милли окраиналарда иң катлаулы политика алып барган чоры бу. Татарлар арасындагы демократик хәрәкәтнең һәрбер чагылышын панисламизм, пантюркизм белән бәйләп, жандармериянең репрессияләр алып барган чоры. Татар интеллигенциясенең бик күп катлаулары – либераль буржуаз карашлыларыннан алып революцион-демократик карашлыларына кадәр, Галиҗәнап тарафыннан расланган җинаять уложениесенең 102 нче статьясы буенча гаепләнеп, тентүләр уздырылган, төрмәләр тутырылган чор. Г. Ибраһимов әнә шуларга кагылышлы архив документлары нигезендә жандарм офицерының типик образын тудыра. Ротмистр Николаев та, «үзегезгә җиңеллек булыр» дип, аталарча нәсыйхәт биргәннән соң, кинәт кенә атакага күчә:

«– Төркия флотына акча җыю эшенә ничек карыйсыз? – дип сорап, тоткынның күзенә йотылды.

Әхтәм җавап бирә алмады, аның алдына панисламизм, пантюркизм турында бер-бер артлы дүрт-биш сорау килеп басты. Болар өстенә тагы:

– Татарлар арасындагы сепаратизм фикеренә ничек карыйсыз? – дип сөаль ташлады».

Ахырдан тагын манёвр:

«– Сезнең баш өстегездә 102 нче статья тора… Берничә чуалчык мәсьәлә турында хак сүз әйтә белсәгез, мин сезнең өскә төшәргә торган кылычны үз кулым белән читкә тибәрмен, – дип урыныннан торды».

Болар барысы да документаль чыганакларга таянып эшләнгәннәр. Әсәрнең беренче вариантында «Төркия флотына акча җыю» мәсьәләсе бөтенләй юк. Хәер, татар халкы бу нәрсәне бөтенләй ишетмәгән дә, белмәгән дә. Ә жандармерия архивында бу мәсьәләне тикшергән йөзләгән папкалар ята. Г. Ибраһимов аларны әнә шулай әсәренә кертеп җибәргән.

Архив документлары Кәрим Гайфи образын тулыландыруга да зур хезмәт күрсәткән. Түбәндәге өзекнең һәр җөмләсе Казан жандармериясенең унынчы еллардагы эшчәнлеген документаль рәвештә эченә алган. «Кәрим Гайфинең кызыл фәсе белән тар кара җөббәсе, русча китаптан файдалана алмаганга күрә, Истамбул басма дәреслекләре буенча укыткан һәрбер мөгаллим, аның квартирында табылган һәртөрле Мисыр, Төркия басма китаплары – охранка алдында гаҗәп зур шөбһәле әйберләр, куркынычлы нәрсәләр булып күренәләр. Урыннарда, губерна жандармерия кәгазьләрендә генә түгел, Петербургта департамент докладларында да панисламизм, пантюркизм белән татар социал-демократиясен бергә бутап, бер аршын белән үлчәп, йөдәп чыгалар. Шул ук Булатны социал-демократик большевик та, шул ук Булатны тагы панисламизм, пантюркизм хәрәкәтләрен яклаучы да ясап буталалар. Мәдрәсәдә, хәзрәттә, мөгаллимнәрдә ясалган тентүләр һәммәсе әнә шул чуалчык хәрәкәтнең тамырын эзләү өчен иде».

Г. Ибраһимов, яңа документларга таянып, татарлар арасында оялаган пантюркист образын тудыра алган. Мәгълүм булганча, пантюркистлар мөселман илләре өчен социализм строе буш хыял, булмастай эш дип шаулыйлар. Моны провокатор X. Тәлаши дә үзенең «Мусульманин» журналы аркылы пропагандалый. Мәсәлән, журналның 1911 ел, 2 нче санында «Чит илдәге диндәшләребезнең тормышы» дигән мәкаләдә мондый сүзләр бар: «Һичнинди нигезе булмаган социализм тәгълиматы Төркиягә дә үтеп керде, һәм бу тәгълиматны анда ике йөзләп кеше яклый». «Безнең көннәр»дәге Кәрим Гайфи шәкертләр арасына әнә шул социализм идеяләре үтеп керүдән курка. Ул да, Россиягә кайтып, көрәшкә ташланган. Ләкин нинди көрәш? Укыту эшен көчәйтү өчен. Аныңча, «Шәкерт укысын! Гыйлем алсын! Ә фикер, тәнкыйть аңардан шул алган гыйлемнең нәтиҗәсе рәвешендә үзе килеп чыгар». Шул фикерен куәтләп, ул да көрәш эчендә «кайный». Ләкин «социализмны булмый торган хыял саный». Кәрим Гайфи образының тарихилыгын ачу патшага каршы көрәшкән һәркемнең дә пролетариат идеологиясен аңлаган прогрессив шәхес булмаганлыгын аңлауга ярдәм итә. Андый шәхесләр унынчы елларда татарлар арасында байтак. Кәрим Гайфи – шуларның җыелма образы. Аның революцион дулкынга кереп китүенең төп сәбәбен Г. Ибраһимов шулай ук тарихи планда ачкан: «Иске хөкүмәт мөселман халкын изә. Патша хөкүмәте Истамбулны алу, Төркияне бетерү-йоту планы белән яши. Шуңа иске идарәнең җимерелүе кирәк. Революциянең бу ягы файдалы. Әмма безнең яшьләр аны ялгыш аңлый. Безгә мөселман берлеге кирәк, төрек халкының берлеге кирәк. Моның өчен без бай, ярлы, эшче, фабрикант, алпавыт, крестьян һәм шәкерт белән мөгаллим кулга-кул тотынып эшләшергә кирәк». Бу сүз, әлбәттә, туп-туры «Мөселман иттифакы» программасына барып тоташа. Кәрим Гайфи – революцион дулкынга ташланган кеше булса да (ул революция көннәрендә качып ятмый, җыелышларда катнаша, чыгыш ясый), нигездә, революциягә каршы көрәшүче. Ул төрекчә сөйләшә, төрекчә кылана. Бөтен симпатиясе – Төркия ягында. Аның өчен дошман – бары тик «рус жандармнары» гына. Ләкин алар да Кәрим Гайфинең идеалы булган пантюркизмга каршы көрәшкән өчен генә дошман күренәләр. Югыйсә аларның бер яхшы ягы бар: «Алар кызыл янгынны басалар. Кызыл утны сүндерәләр». Бу яктан бәяләгәндә, Кәрим Гайфи – аларның союзнигы. Г. Ибраһимовның тарихи хакыйкатькә турылыклы булуын монда тагын бер документ белән беркетергә була. Эчке эшләр министры Н. Маклаков 1913 елда татар кадимчеләренең яңалык тарафдарларына аяк чалулары белән фактта дәүләт органнарының союзнигы ролен үтәүләрен әйтә164164
  Пермь өлкә архивы. – 65 ф., – 3 тасв. – 689 эш. – 3–4 д.


[Закрыть]
. Кәрим Гайфи – әнә шундый союзник.

Гомумән алганда, Г. Ибраһимов «Безнең көннәр» романында тарихи документларны сәнгать әсәренә хезмәт иттерүнең матур үрнәген бирә.

Татар дөньясындагы кара көчкә каршы көрәш тактикасын әдәбиятта бик күп язучылар күтәреп карый. Кызганычка каршы, аларның күбесе сәнгать әсәре булудан бик ерак тора. Ш. Саттаров «Буби» мәдрәсәсендә тентүләр узганнан соң берничә пьеса яза. Анда кара фикерле ишаннарның, сатлык җан муллаларның һәм башка бик күпләрнең образы бирелә. Ләкин бу әсәрләр ясалма, иллюстратив чыкканнар. Озын гына исем белән бишәр пәрдәлек итеп язылган бу драмаларда («Татар тәгазиб вә җәһаләтнең корбаны», «Татар милләтен тәрәккый иттермәүчеләр») ышандырырлык образлар юк. Ш. Саттаровның кара йөзле муллалары, ишаннары хәтта револьвер белән коралланганнар. Мәсәлән, аның бер пьесасында Сәгыйдулла исемле алдынгы карашлы кешене кадимче муллалар тәрәзәдән атып үтерәләр. Бу эпизод, нигездә, аның хатыныннан түбәндәге сүзләрне әйттерү өчен кирәк: «Йа Алла! Бу җанымның башына каһәр суккан могтәсиф надан «татар милләтен тәрәккый иттермәүчеләр» җиттеләр бит!»165165
  Саттаров Ш. Татар милләтен тәрәккый иттермәүчеләр: драма. – Казан, 1911. – 70 б. Сүзлек: могтәсиф – золым итүче. – М. М.


[Закрыть]
. Провокаторлар, шымчылар турында, гомумән, унынчы еллардан соң күп язылган. Ләкин бу әсәрләрнең барысын да реализм принципларына каршы килү харап иткән. Әсәрне мөмкин кадәр тормышчан итәргә тырышып, сәнгатьчә эшләнешенә игътибар бирмәү Габдерәүф Шәһидинең «Әшәкеләр» пьесасында үзен сиздерә. Автор бу пьесасын патша бәреп төшерелгәч язган. Ул аны «доносчы охранкачылар тормышыннан алынган дүрт пәрдәлек фажига» дип атый. Әсәрдә Шәмгун исемле бер китапчының биш ел буе яшерен рәвештә охранкага хезмәт итүе һәм революциядән соң фаш ителүе тасвирлана. Әсәрнең ахырында мондый сүзләр белән Шәмгунны фаш итәләр: «Шәһәребезнең охранкасында биш елдан бирле хезмәт итүче һәм, аена кырык сум вазифага кызыгып, безнең һәрбер милли вә гомуми иҗтимагый эшләребезне панисламизм хәрәкәте итеп күрсәтеп көн күрүче бер мәлгунь икән»166166
  Шәһиди Г. Әшәкеләр. – Сембер эш башкару комитеты матбагасы, 1917. – 52–53 б.


[Закрыть]
.

Шулай итеп, унынчы еллар татар демократик әдәбияты һәм публицистикасына революцион-демократик көрәш темасы белән берлектә табигый рәвештә патша охранкасының кара көчләрен тасвир итү килеп керә. Бу процесста берничә тенденция күзгә ташлана: а) әдипнең үзен чолгап алган иш-иптәшенә шикләнеп каравы, монафикълардан саклануы, үз мохитендә «саф күңелле» шәхес эзләве; б) кара көчләрне, охранкага хезмәт итүче динчеләрне, кадимчеләрне, гомумән, «явызлык» дип бәяләү, тәнкыйть итү, аларны милләт дошманы буларак гомумән гаепләү; в) сатлык җаннарның, шымчы, доносчыларның конкрет исемнәрен атап фаш итү; г) әдәбиятта провокатор, җәллад образын тудыру, самодержавие символы буларак төрмә темасы килеп керү; д) кара көчләрне төрмә стеналары эченә ташлаган тоткын образы аша тасвирлау. Әдәбиятта тоткыннарны баштарак нахак бәла корбаннары, аннары мәгърифәт таратучы, соңрак патшага каршы сүз әйткән өчен эләккән кеше итеп тасвирлап килделәр. Ниһаять, әдәбияттагы төрмә тоткыны большевик революционер образына кадәр үстерелде. Аңлы революционер-большевиклар белән бәрелешкәндә патша охранкасының кара көчләре тагы да ачылды, бу темага язылган әсәрләрнең фаш итү көче артты.

Бу мотивлар, әлбәттә, егерменче йөз башы татар әдәбиятын эчтәлек ягыннан баеталар, әдәбиятның эмоциональ тәэсир итү көчен, масштаблылыгын арттыралар. Патша ялчыларын фаш итү, аларны әдәбиятта тәнкыйть итү процессы татар демократик язучыларының политик сизгерлеген үстерә. Ләкин иң әһәмиятлесе шунда: кара көчләрне тәнкыйть итү язучыларны бу кара көчләр артында кемнәр торганын танырга өйрәтте: Ишмиләр артында буржуалашкан Ишморат байлар, җирбиләүче мулла-ишаннар, Бикчуриннар артында татар «таңчы»ларының реакцион катлавы тора иде.

Татар әдәби тәнкыйте тарихы167167
  Студентлар өчен кулланма буларак 1991 елда әзерләнгән хезмәт. Басылып чыгуы билгесез. – Г. Х.


[Закрыть]

(Октябрьгә кадәрге чор)168168
  Бу хезмәт тулылыкка дәгъва кылмый: бездә әле Гаяз Исхакый мирасы өйрәнелмәгән. – М. М.


[Закрыть]

Кереш

Татар әдәби тәнкыйте тарихы аерым алып өйрәнелмәгән. Шулай да, әдәби тәнкыйтьнең теге яки бу чоры, аерым тәнкыйтьченең эшчәнлеге турында вакыт-вакыт хезмәтләр чыккалап торган. XIX йөздә үк Ш. Мәрҗанинең, Казан шәһәренә кайтып, Юнысовлар мәдрәсәсендә дәрес әйтә башлавы белән, татар иҗтимагый тормышына тәнкыйди караш туа. Ш. Мәрҗани үзе әдәби тәнкыйть белән махсус шөгыльләнмәгән, ләкин фикри торгынлыкка каршы актив көрәш башлап ул әдәби тәнкыйтькә җирлек әзерләгән. Аның дәрес вакытында шәкертләрнең җавабын тыңлаганда «үзең ничек уйлыйсың соң?» дип соравы татар мәдрәсәләрендә хөкем сөргән схоластиканы җимерә башлаган. Болардан тыш Мәрҗани шәригать тарафыннан тыелган дип исәпләнгән җыр һәм рәсем сәнгатьләрен кадимчелек богауларыннан азат итәргә тырышкан, боларның шәригать тарафыннан тыелганлыгына дәлилләр юклыгын исбат иткән. Мәрҗани буш вакытларында шәкертләренә шигырь укырга яраткан, ләкин бер генә шигырьгә дә бәя бирергә җөрьәт итмәгән, моның өчен үзенең хәзерлексез икәнен әйткән. Монда тирән мәгънә бар: Ш. Мәрҗани моның белән әдәби тәнкыйтьнең зур саваплы эш икәнлеген һәм бу өлкәдә дилетантлыкка урын булмаска тиешлеген белдергән. Ул яңача фикер йөртүче тормыш-көнкүрешкә тәнкыйди күз белән караучы бөтен бер буын яшьләр тәрбияләп чыгарган. Болар арасында бик күп мәгърифәтчеләр, журналистлар, алдынгы карашлы хәлфәләр, мөгаллимнәр бар.

Татар әдәби тәнкыйтенең беренче адымнарында мәгърифәтче К. Насыйриның да өлеше зур. Аның тарафыннан озак еллар буе чыгарылып килгән календарьларда, иҗтимагый-педагогик һәм әдәби тәнкыйть хезмәтләрендә («Хитабәте ли әһли Казан») язучының һәм әдәбиятның роле, җәмгыять алдында бурычлары турында бүген дә заманча яңгыраган фикерләр, таләпләр бар. Аның 1881 елда Казанда татарча басылып, 1886 елда О. С. Лебедева (Гөлнар ханым) тарафыннан рус телендә чыгарылган «Кабуснамә» дигән хезмәтендә шагыйрь һәм шигырьләр турында кызыклы фикерләр бар: «Шигырь әйтергә теләсәң, тырыш: шигырьдә сүзең ачык булсын, авыр, аңлаешсыз сүзләр кертмә, ягъни шигырьдә бер сүзнең мәгънәсен үзең генә белеп, башкалар белмәслек булмасын. Чөнки шагыйрьләр шигырьне үзләре өчен түгел, башкалар өчен сөйләрләр. Димәк, шигырьнең мәгънәсе ачык булырга тиеш. Мәгънәсе ачык булган шигырьләрне һәркем яратыр. Димәк, төзү – ритмлы һәм рифмалы сүз сөйләү дигән сүз генә түгел». «Кабуснамә» К. Насыйриның әдәбият теориясеннән шактый әзерлекле галим булганлыгын раслый. «Шигырьне, – ди ул, – гарузның (әдәбият, шигырь теориясе. – М. М.) авыр һәм кеше табигатенә каршы булган үлчәү белән язма… Шигырь гыйлемендә йөртелә торган атамаларны яхшы өйрән…»169169
  Насыйри К. Сайланма әсәрләр. – Казан : Татгосиздат, 1956. – 405 б.


[Закрыть]
.

К. Насыйриның музыка сәнгате турындагы хөр фикерләре шулай ук татарларда сәнгать тәнкыйтенең беренче карлыгачы булып исәпләнергә хаклы. Ә инде язучының (шагыйрьнең) җәмгыять алдындагы бурычларына килгәндә, К. Насыйриның хөкүме бүген дә заманча яңгырый. Көнчыгыш галимнәренең хезмәтләренә таянып, ул болай ди: «Шагыйрьләр – кәлям (сүз) патшаларыдыр. Алар кәлямне теләсә ничек итеп йөртәләр. Гайреләргә җаиз булмаган (ярамаган) нәрсә алар каршында җаиз була… Алар – якынны ерак, еракны якын итәләр»170170
  Гайнуллин М. Татар әдәбияты. XIX йөз. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 150 б.


[Закрыть]
.

Мәрҗани, Насыйри хезмәтләре, бу хезмәтләрдәге әдәби-тәнкыйди фикерләр җыелмасы алга таба татар әдәби тәнкыйтен гыйлем дөньясында аерым тармак итеп чыгарырга тирәлек әзерли. Ш. Мәрҗанинең шәкерте Габделгалләм Фәизханов – шул юлда тәҗрибә ясап караучылардан беренчесе. Аның «Мөхәррик-әл-әфкяр» (фикерләрне хәрәкәтләндерүче) исемле хезмәте (1893, Казан университеты басмаханәсе) – татар әдәби тәнкыйте хезмәтләреннән безгә билгеле булган иң беренче чыганак.

Бу хезмәттә татар тормышының бик күп якларына тәнкыйди бәя бирелә. Әлбәттә, иң зур урынны мәгърифәт мәсьәләләре алып тора. Автор Казан, Чистай, Оренбург, Хаҗи Тархан (Әстерхан), Троицк, Буа, Касыйм, Каргалы, Стәрлетамак, Төмән, Хан Урда (Әстерхан төбәге), Яман Кала (Оренбург төбәге) тирәләрендә мәдрәсәләр булу аркасында татарларның грамоталык ягыннан «Русия мәхкүмендә улан әһел ислам арасында беренче дәрәҗәдә» икәнлеген әйтә. «Сәмәрканд вә Хива вә Хуканд вә Ташкәнд кеби вилаятьләрнең сәүдакәрләре арасында ун сәүдакәрнең дүртесе укый-яза белсәләр, безем татар исламнары арасында ун сәүдакәрнең сикезе укый-яза белерләр»171171
  Фәизхан угылы Г. Мөхәррик-әл-әфкяр. – Казан, 1893. – 6 б.


[Закрыть]
.

Г. Фәизханов фикеренчә, татар халкының уналты проценты укый-яза белә. Әмма, мәдрәсәләрдә яңа ысул кулланылса, алдагы егерме биш ел эчендә «халкымызның гомуми укый вә язу билане уналты фаиздан (процент) утыз фаиза ирешер иде»172172
  Фәизхан угылы Г. Мөхәррик-әл-әфкяр. – Казан, 1893. – 6 б.


[Закрыть]
. Мәдрәсәләрне кайларда салдыру, аларда кемнәр белем бирергә тиешлеген әйтеп, Г. Фәизханов әдәбият дөньясына күчә һәм беренче татар язучыларының татар мәдрәсәләрен генә түгел, Россия уку йортларын да күргән кешеләр икәнлеген әйтә. К. Насыйри, М. Акъегетзадә, З. Бигиев кебек язучыларның әсәрләренә, ди ул, «мәхәлләсе ниндәй, мулласы һәм шундай» диелмеш мәкаләйә (мәкальгә. – М. М.) бинаән (таянып), һәр каюларының әсәрләренә укучылар табылмакдадыр»173173
  Шунда ук. – 20 б.


[Закрыть]
. Тәнкыйтьче әдәби әсәрнең теленә игътибар юнәлтә. К. Насыйриның барлык китапларын «һәр каюсыны ачык Казан исламнары лөгате үзрә яздыкандан» укучылар аз булмас, ди ул. Автор беренче татар прозаиклары Муса Акъегетзадә һәм Заһир Бигиев иҗатларына зур бәя бирә: «Менла Заһир илә Муса әфәнде һәр икесе кавемемезнең ибтида174174
  Ибтида – беренче, әүвәл.


[Закрыть]
роман язучыларыннан саялып175175
  Саялып – саналып.


[Закрыть]
, әсәрләре халкымызның һәр сыйныфлары арасында мәкъбүл176176
  Мәкъбүл – яхшы дип табылган.


[Закрыть]
улынарак һәртөрле догалык хасиятләре вә пәһлеван кыйссалары язылмыш китаплары дәрәҗә – бидарәҗә галип кәлеп177177
  Галип кәлеп – өстен чыгып.


[Закрыть]
, анларның урынларына каим мәкам178178
  Каим мәкам – аларны алыштыручы.


[Закрыть]
улмакдалардыр»179179
  Шунда ук. – 216 б.


[Закрыть]
.

Татар тормышының төрле якларына күзәтү ясап, мәгърифәтче Фәизханов татар халкының белем бирү системасын дөньявилыкка өнди, бу юнәлештә руслардан үрнәк алырга чакыра.

«Мөхәррик-әл-әфкяр» – татар әдәби тәнкыйтенең беренче үрнәге булып саналырга хаклы.

ХIХ йөзнең соңгы чирегендә татарларда әдәби, гыйльми тәнкыйтьнең үсешенә рус галимнәре бик зур йогынты ясыйлар. В. Григорьев, В. Смирнов, И. Готвальд кебек галимнәр татарларда әдәби-гыйльми хезмәтләрнең тууы белән якыннан торып кызыксыналар, рус матбугатында бу турыда киң мәгълүмат биреп баралар: Н. Катанов, мәсәлән, дөньяга чыккан татар китапларына рус матбугатында даими рәвештә рецензияләр биреп бара. 1897–1898 елларда ул «Деятель» журналында К. Насыйри, Т. Яхин китапларына, тәрҗемәләренә карата унга якын рецензия бастыра180180
  Гайнуллин М. Күрс. хезм. – 117 б.


[Закрыть]
.

Ләкин, ничек кенә булмасын, татар әдәби тәнкыйте бу чорда аерым юнәлеш буларак үсеп китә алмый әле. Моның сәбәбе – татарларда матбугат булмау. Матбугатсыз халык исә илдә, дөньяда барган хәлләрдән хәбәрсез яши, теге яки бу вакыйгага, күренешкә үз чорында ук мөнәсәбәтен белдерә алмый. Әдәби тәнкыйть исә гаять дәрәҗәдә оперативлык таләп итә. Кыскасы, әдәби тәнкыйть үсеп китсен, формалашсын һәм киң катлау халык массалары белән мөнәсәбәткә керсен өчен аңа мәйдан кирәк. Мәйдан – матбугатны исә татар халкына бары тик 1905 елгы революция генә алып бирә.

Шуңа кадәрге булган татар әдәби тәнкыйтен без «әдәби тәнкыйтьнең беренче адымнары» дип кенә атый алабыз.

Әдәби тәнкыйть һәм аның спецификасы

Әдәбият белеме һәм әдәбият тарихы белән беррәттән художество әсәрләрен тикшерү һәм аларга бәя бирү вазифасы әдәби тәнкыйть өстенә төшә.

Әдәби тәнкыйтьнең кирәклеге әдәбиятның үзенчәлекле сыйфатына бәйле. Матур әдәбият кеше характерлары, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләре, иҗтимагый идеаллар белән эш итә. Матур әдәбият әсәрләре һәрвакытта да мәгълүм бер идея юнәлешенә, күпсанлы укучыларның рухи ихтыяҗына хезмәт итәләр. Әдәби әсәрләр еш кына укучының үз рухына кагылып, аны тормыш турында уйланырга мәҗбүр итә, укучының социаль симпатия һәм антипатияләренә, иҗтимагый омтылыш һәм кичерешләренә кагылалар. Менә шуңа күрә дә алар укучылар арасында бик актив идея бәхәсләре тудыралар, һәм бу бәхәсләр, гадәттә, бик җанлы булалар, һәр әдәби әсәрне укучылар үзләренең дөньяга карашлары нигезендә бик тә төрлечә кабул итәләр: бер үк әсәр берәүләргә ошарга, икенче кешеләргә ошамаска мөмкин. Чөнки әдәби әсәрне укучы акыл белән түгел, беренче чиратта хис белән кабул итә, ә кешенең эмоцияләре беркайчан да даими булмый: әдәби әсәрне кабул иткәндә кешенең кәефе, һава хәле, сәламәтлеге, көннең ни вакыты, яшьлеге-картлыгы, теманың якынлыгы яки ераклыгы һ. б. бик күп факторлар катнаша. Әнә шуңа күрә, әсәргә бәя бирүдә объективлык булсын өчен әдәби тәнкыйть кирәк, һәр өлгергән әдәбият өчен өлгергән тәнкыйтьнең булуы зарури.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации