Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:14


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 30 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Әдәбият тарихы һәм әдәбият теориясе буенча беренче хезмәтләр

Унынчы еллар уртасында әдәби тәнкыйтьнең тавышы көчәя, сүзе куәтләнә төшә. Моңа бер яктан реалистик әдәбиятның үсүе гомумән сәбәп булса, икенче яктан татар әдәбиятының тарихын өйрәнү, әдәбият тарихы һәм теориясе буенча аерым хезмәтләр чыгу да зур этәргеч була.

1912 елда әдәбият тәнкыйтьчесе Җ. Вәлидинең «Татар әдәбиятының барышы» дигән зур күләмле хезмәте дөнья күрә. Мәгълүм ки, үткән әдәбиятның тарихын белмәгән көе бүгенгесенә бәя бирү дә, әдәбиятның киләчәк юлларын билгеләү дә мөмкин булмаган эш. Җ. Вәлидинең бу хезмәте язучы һәм тәнкыйтьчеләрнең күзен ачып җибәрә: әдәбиятның иҗтимагый тормыш белән үзара мөнәсәбәтен тикшергән татарча беренче хезмәт була ул. Әлеге хезмәтендә тәнкыйтьче тормышны чагылдырган әдәбият кына укучы күңелен били һәм аның күңелендә эстетик ләззәт тудыра алуын исбат итә. Реализм һәм халыкчанлык принципларына нигезләнгән әдәбиятның теоретик нигезләрен салыша198198
  Мөхәммәдиев Р. Күрс. хезм. – 141 б.


[Закрыть]
. Бу хезмәтендә ул әдәбиятның чынбарлыкны чагылдыруның үзенчәлекле һәм специфик төре икәнлеген әйтә. Әдәбият, фәннән аермалы буларак, «Хәкыйкатьне турыдан-туры түгел, бәлки тәэсир вә тәмсил илә мәйданга куярга тиеш»199199
  Вәлиди Җ. Татар әдәбиятының барышы. – Оренбург, 1912. – 11 б. Сүзлек: тәмсил – чагыштыру. – М. М.


[Закрыть]
. Тәнкыйтьче әдәби хәрәкәтнең иҗтимагый тормыш белән турыдан-туры бәйләнештә булуын әйтә һәм әдәбиятның төп шарты булган тормышны чагылдыру сыйфатына игътибар юнәлтә, бары тик шундый әдәбият кына укучы күңелен били һәм эстетик ләззәт тудыра дип раслый. Татар әдәби хәрәкәтенә юнәлеш бирү формасында ул рус әдәбиятында Пушкинның тоткан роленә туктала һәм «Пушкиннан рус әдәбиятының яңа дәвере башлана» икәнлеген әйтә200200
  Мөхәммәдиев Р. Күрс. хезм. – 141 б.


[Закрыть]
. Рус әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү Җ. Вәлидинең алдагы тәнкыйть эшчәнлегендә төп прогрессив сыйфатларның берсе буларак үстерелә.

1913 елда Оренбургта Әхмәтзәки Вәлиди тәрҗемәсендә Николай Ашмаринның «Татар әдәбияты хакында» исемле хезмәте басылып чыга.

Николай Иванович Ашмарин (1870–1933) – мәшһүр тюрколог һәм чуваш теле белгече. Ул 1895–1899 елларда Казандагы керәшен-татар мәктәбендә татар теле һәм инородецларның укытучылар семинариясендә география укыта. Октябрь борылышыннан соң Казанда Көнчыгыш педагогия институтында укыта. 1929 елдан СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты. Татар әдәбиятына кагылган хезмәте итеп 1901 елда Мәскәүдә чыккан китабын күрсәтергә мөмкин: «Очерк литературной деятельности Казанских татар-мохаммедан за 1880–1895 годы». Без югарыда телгә алган хезмәт – әлеге китапның үзгәртелгән исем белән чыккан тәрҗемәсе. Бу – обзор характерындагы хезмәт. Монда нинди дә булса проблема куелмый, ләкин аерым әсәрләргә күзәтү ясаганда кызыклы гына бәяләр бирелә. Н. Ашмарин, нигездә, 1905 елга кадәрге татар әдәбиятын тикшерә, шул әсәрләр уңае белән татар иҗтимагый-эстетик фикеренең үсешенә туктала. М. Акъегетзадәнең «Хисаметдин менла» әсәренә анализ ясап, әсәрнең теле татар теленнән ерак булуын әйтә. Татарлар, ди, үз телләрен өйрәнмиләр, аларда сарыф (морфология), нәхү (синтаксис) юк. Татар әдәби теленең үги хәлдә булуына Н. Ашмарин кызыклы гына мисал китерә. ХIХ йөз язучысы Мөхәммәтфатыйх Таһири (Таһиров) Әл-Күлтәси Казанда басылган китапларны аңламак өчен «ул әсәрнең мөәлифене китабы илә бергә китерергә кирәк» дип яза ул (М. Таһири. «Изһарелхакъ», Ташкент, елы юк, 65 б.).

Н. Ашмарин яңа татар әдәбияты үсешенә дин, шәригать кануннарының тискәре йогынтысы турында фикер йөртә. Моннан утыз еллар элек кенә, ди ул, мөселманнарның бөтен язганы дин китаплары иде, «фәнни һәм гүзәл хикәя вә романнар (беллетристические произведения) бөтенләй юк иде. Әгәр бик аз гына булса да, алар һичбер тәкъдир ителмиләр иде»201201
  Ашмарин Н. Татар әдәбияты хакында. – Оренбург: «Вакыт» матбагасы, 1913. – 3 б.


[Закрыть]
. Әлбәттә, Н. Ашмаринның бу фикере берьяклырак: татарлар арасында әдәби әсәр буларак гасырлар буе «Идегәй», «Йосыф кыйссасы» поэмалары яши иде. Ләкин аларның күбесе кулъязма хәлендә, ә дини әдәбият типографияләрдә басыла иде. Нигездә, Н. Ашмарин хаклы. Ул ислам диненең алдынгы фикер үсешенә никадәр киртәләр салганын әйтә. Ысулы җәдидкә каршы бик күп китаплар чыгып тора, ди ул, һәм мисал китерә: Казанда М. Заитовның бер китабы чыккан, һаман да иске фикер: җир әйләнми, ә кояш сәждәгә китә дигән схоластик «идея» алга сөрелә202202
  Авторы: Мөхәммәдфатыйх мулла Мөхәммәтҗан Заитов әл-Кү-гәрчени әл-Лаеши әл-Казаный; китапның исеме: «Хәллүл мүшкиләти фи кәйфияти тәкәүннү галәми». – Казан : Кәримовлар матбагасы, 1900. – Тәрҗемәсе: Галәмнең яшәеш мәсьәләләренә кагылышлы жаваплар. – М. М.


[Закрыть]
. Шулай да Н. Ашмарин татар әдәбиятының үсешенә өмет баглый: «Татарларның аңлы кешеләре бик нык вә таза улмаган мөселман мәгыйшәте киндерендәге төрле вә күп тишек вә ертыклар илә нык шөгыльләнәләр», – ди ул203203
  Ашмарин Н. Күрс. хезм. – 27–28 б.


[Закрыть]
.

Татар әдәбияты һәм эстетик фикер үсеше процессында иң тирән эз калдырган әдәби-теоретик әсәр, ихтимал, Г. Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» хезмәте булгандыр. Тукайны яраткан татар халкының бу хезмәт турында еллар буе бер төрле генә тискәре фикердә булуы бик табигый. Ләкин мәсьәләгә алай берьяклы гына килергә ярамый. «Татар шагыйрьләре» – унынчы еллардагы әдәби-эстетик фикер каршылыкларының бер өлешен чагылдыручы көзге ул. Хезмәтнең беренче өлеше Тукай исән вакытта ук Әстерханда «Идел» газетасында басыла (1912, 17, 21, 24 февраль саннары). Тукай, әлбәттә, «Идел»не бик җентекләп укып барган. Дөрес, беренче өлештә әле Тукай турында сүз бармый. Әмма ул өлеш менә мондый җөмләдән башланып китә: «Татар шагыйре» дигәч үк, хәтеремә Сәгыйть Рәмиев килә һәм табигый дә». Бу җөмлә бөтен хезмәтнең тенденциясен әнә шулай алдан ук билгеләп куя. Шуның өстенә, әлеге хезмәт тулысы белән Оренбургта басылып чыккач (ягъни Дәрдемәнд, Тукай турындагы бүлекләре белән), 1913 елның язында Казанга килеп җитә. «Татар шагыйрьләре»нең Тукай үлгән көннәрдә татар халкы кулына килеп керүе әдәбият сөючеләрнең күңелен рәнҗетә, һәм бу хезмәткә шул көннән башлап ук тискәре мөнәсәбәт урнашып ала.

Г. Ибраһимовның бу хезмәте татар әдәби тәнкыйтендә унынчы елларда барган бөтен әдәби-эстетик-идеологик көрәшнең бер күрсәткече икәнлеген искә алып, моның турыда сүзне алдагы бүлеккә күчерәбез. Әмма хезмәтнең үзенә кагылышлы тәнкыйть мәкаләләренә күз салып үтү бу урында кирәкле кебек.

«Татар шагыйрьләре»нә кагылган тәнкыйтькә иң күп урынны «Йолдыз» бирә. «Уйгур» псевдонимлы бер тәнкыйтьче иң беренче чиратта Г. Ибраһимовның «Татар шагыйре дигәч тә күңелгә С. Рәмиев килә» дигәненә ризасызлык белдерә. «Әлегәчә халыкка бик үк танылмаган Сәгыйть, Галимҗан әфәнденең тикшерүе аркасында хәзер татар дөньясында шигырьнең гәүдәләнгән тәмәсселе булып үзе тора. Бу күп кешеләргә сюрприз – көтелмәгән бүләк булачак», – ди автор204204
  Йолдыз. – 1913. – № 1017. Сүзлек: тәмәссел – икенче бер сурәттә күренү; ишгаль итү – биләү; мөнтәкыйд – тәнкыйтьче; мөхбисәм тәмсалы – мисалы итеп күрсәтү; гариб – ят. – М. М.


[Закрыть]
. Алга таба ул Г. Ибраһимовның тенденциозлыгын тәнкыйть итә. Хезмәттә, ди ул, «иң күп урынны Габдулла Тукаев ишгаль итә… Галимҗан әфәнде, Сәгыйть белән Дәрдемәндне бөтенләй диярлек уң яктан тикшереп, аларның тискәре якларына бармаклар аша гына карап уза, әмма Тукаевка килгәч эш башкача. Тукаевны мөнтәкыйд бик нык җентекләп тикшерә, шунлыктан аның хакында сүз озая… мөнтәкыйд аны шагыйрь түгел, бәлки бик кечкенә шагыйрь дип тапкан, бәс, бу дәгъваны исбат итәр өчен аркылыга да, буйга да җәелергә, сүзне озайтырга… туры килгән, ахры. Бу турыда мөнтәкыйднең сүзләре дәлилсез вә әсассыз түгел. Сәгыйтьне шигырьнең мөхбисәм тәмсалы итеп күрсәтү, Дәрдемәндне дә аның янына кую күп кешеләргә ят тоелачагы кеби, Тукаевның шагыйрьлеге хакында шөбһә күрсәтү дә байтак адәмнәргә гариб күреләчәк, ләкин әтрафлы дәлилләр вә бәхәсләр белән тулган бу тәнкыйтьләрне укыганнан соң фикер вә зәвык ияләре ничек тә бераз уйланырга мәҗбүр булсалар кирәк».

Күргәнебезчә, «Уйгур» бу хезмәткә шактый зур игътибар бирә. «Галимҗан әфәнденең бу әсәре – чын тәнкыйть, – ди ул алга таба. – Әдәбиятыбыз мондый тәнкыйтьләргә күптән мохтаҗ иде. Без мондый әсәрләрне күргәч, әдәбиятымыз җитди юлга кереп бара дип шатланамыз һәм Галимҗан әфәнденең тәнкыйть гыйлемендә алга таба бик зур адым атлаганлыгын күрәмез». Автор шунда ук «Татар шагыйрьләре» дигән хезмәтнең киләчәк язмышына кызыклы гына прогноз бирә: «Бер әсәрнең мөндәриҗәсе тәнкыйтьтән гыйбарәт булуы ул әсәрнең үзен тәнкыйтьтән коткармый, дөньяда интикадны тәнкыйть дигән нәрсә бар»205205
  Йолдыз. – 1913. – № 1020.


[Закрыть]
.

Әдәбият фәне, тәнкыйть тарихы «Уйгур»ның никадәр хаклы икәнлеген күрсәтте…

«Татар шагыйрьләре»ндә күтәрелгән мәсьәләләр буенча «Вакыт» газетасында да зур сөйләшү башлана. Бу сөйләшүнең үзәгендә Җ. Вәлиди тора. Бу турыда сүз алдагы бүлекләрдә булыр.

Унынчы еллар әдәби тәнкыйтенең үсешенә зур йогынты ясаган фактларның берсе ул – әдәбият теориясе буенча аерым хезмәтләр чыгу. Моны әдәбият галиме Габдрахман Сәгъди (1889–1956) башлап җибәрә. Троицк мәдрәсәсен тәмамлап чыккан Г. Сәгъди үзлегеннән русча өйрәнә, укытучы булырга әзерләнә. 1906–1908 елларда ул Златоустта рус-татар мәктәбендә укытучылык итә. 1908 елның көзендә югары белем алу максаты белән Истанбулга китә (татар мәдрәсәләрен тәмамлап чыкканга бирелгән таныклык белән Россия югары уку йортларына кереп булмый, ә Истанбул, Каһирә университетлары өчен бу документ ярый) һәм анда университетның филология бүлеген тәмамлый. Аны тәмамлап кайткач, Г. Сәгъди Уфа, Актүбә, Алма-Ата, Екатеринбург якларында укытучы булып эшли. Матбугатта ул 1908 елдан күренә башлый. «Шура», «Мөгаллим» журналларында шигырьләр һәм лирик парчалар белән катнаша. 1911 елда аның «Кавагыйде әдәбия» (әдәбият кагыйдәләре) һәм аңа «Гыйлавә» (өстәмә) исемле ике китабы чыга.

«Кавагыйде әдәбия»дә Г. Сәгъди әдәбиятны иҗтимагый тормышның аерылгысыз бер тармагы икәнен исбатларга тырыша. Әлеге хезмәтләрнең әһәмияте тагын шунда: татар әдәбияты тарихында беренче буларак боларда жанрлар, төрләр буенча элементар мәгълүмат бирелә. Кайбер галимнәр авторның «Әдәбият җәмгыятьне төзәтергә тиеш» дигән фикере белән килешмиләр. Арадан берсе – Н. Хәлфин – әдәбият иҗтимагый мәсьәләләрдән читтә торырга тиеш дигән фикерне турыдан-туры күтәреп чыга. Г. Сәгъди, ди ул, үз бурычын үти алмаган. Язучы җәмгыятьне төзәтә башласа, шул урында әдәбият бетә дә инде206206
  Хәлфин Н. «Кавагыйде әдәбия» һәм татар әдәбиятының барышы // Аң. – 1912. – № 1.


[Закрыть]
. Күренеп тора, әдәбият өчен зарарлы булган «саф сәнгать» теориясен яклау бу. Ләкин әлеге ике хезмәт Г. Сәгъдинең киләчәк язмышын ачык билгели: ул инде әдәбият теориясе буенча күпкырлы эш алып бара. 1912–1915 елларда аның бер-бер артлы «Әдәбият ысуллары», «Әдәбият мөгаллиме» дигән теоретик, методик хезмәтләре басылып чыга.

1916 елда Г. Ибраһимовның «Әдәбият кануннары» исемле дәреслеге басылып чыга. Үзенең теоретик базасы, татар әдәбиятыннан алынган мисаллары (күбесе Г. Исхакый, Г. Тукай, С. Рәмиев, Дәрдемәнд һәм М. Гафуридан) белән бу дәреслек әдәбият белеме тарихында аерым мактаулы урын тота. «Әдәбият кануннары» мәктәп-мәдрәсә укытучыларының «өстәл китабы»на әйләнә, монда Г. Сәгъдинең «Кавагыйде әдәбия»сы алга таба үстерелә, тирәнәя, жанрлар һәм төрләр турында сөйләгәндә шул чорның иң яхшы әсәрләреннән күпләгән өзекләр китерелә. «Әдәбият кануннары»нда татар фольклоры да беренче мәртәбә жанрларга бүлеп тикшерелә. Бу хезмәт совет чорында кабат басыла.

Без югарыда әдәбият тарихы теориясе буенча унынчы елларда басылып чыккан берничә хезмәткә тукталдык. Ул хезмәтләрнең барысы да татар әдәби тәнкыйтенең җегәрен арттыруда, теоретик базасын көчәйтүдә зур роль уйнадылар. Шул хезмәтләр фонында тәнкыйть татар әдәбияты алдына тагы да җитдирәк бурычлар, таләпләр куйды. Ул таләпләрнең иң зурысы, әлбәттә, реализм мәсьәләләре иде. Татар әдәби тәнкыйтендә реализм таләпләрен алгы планга куеп чыгыш ясаган әдипләрнең беренчесе шагыйрь Г. Тукай булды.

Г. Тукайның тәнкыйть өлкәсендә эшчәнлеге

Шагыйрьнең татар әдәби тәнкыйте өлкәсендәге эшчәнлеге аның иҗатына караган барлык хезмәтләрдә дә диярлек теге яки бу күләмдә өйрәнелә, анализлана. М. Гайнуллин, И. Нуруллин, Р. Нәфыйгов, Р. Ганиева, Г. Халит, Ф. Әгъзамов, Н. Лаисов һ. б. галимнәрнең монографияләрендә Тукайның тәнкыйть хезмәтләренә зур әһәмият бирелә. Моның сәбәбе аңлашыла да: беренчедән, Тукай, үзе әйткәнчә, шагыйрь генә түгел, ә «общественный деятель» дә, әдәбиятны сәламәт юлдан үстереп алып баруда ул үзен җаваплы саный һәм шигырьләре санынча рецензияләр, фельетоннар, тәнкыйть мәкаләләре, очерклар яза, репликалар бирә. Икенчедән, әгәр дә без ХХ йөз башы татар әдәбиятының төп юнәлеше, иҗат методы критик реализм дип әйтәбез икән, бу иҗат методын интуитив рәвештә иң актив яклаучы әдипләрнең беренчесе – Тукай. Өченчедән, Тукайның дөньяга карашлары, әдәбиятка куйган таләпләре аның тәнкыйть мәкаләләрендә тагы да конкретрак ачыла.

Тукайның тәнкыйть эшчәнлеге жанрларга бүленеп өйрәнелергә дә хаклы. Мәсьәләгә әгәр шулай килсәк, менә мондый бүленеш ачылыр иде.

Шигырьләргә пародияләр. Бу төр пародияләрдә Тукай шул чор әдәбиятында шактый зур балласт булып яши биргән үгет-нәсыйхәтчелекне ачы тәнкыйть итә. Моңа иң уңай мисал – С. Рәмиевнең «Уку» шигыренә пародиясе. С. Рәмиев, мәгълүм булганча, бу шигырендә татар яшьләренә үгет-нәсыйхәт бирә, «безне адәм иткән уку, адәмне алга илткән уку» дип, укырга өнди. Таныш тенденция бу! ХIХ гасыр татар мәгърифәтчеләре авазы бу. Алар шулай өйрәтә иде: әгәр дә кеше наданлыктан котылса, аның тормышы бәхетле булачак, диләр иде мәгърифәтчеләр һәм шул идеягә иллюстрация буларак образлар иҗат итә, әсәрләр язалар иде. Тукай исә күреп, аңлап яши.

Тукай «уку» белән генә җәмгыятьне бәхетле итеп булмаганын аңлый һәм С.Рәмиевнең әдәби-эстетик карашларын кабул итә алмый.

Шигъри пародияләренең икенче бер төрендә Тукай унынчы еллар татар әдәбиятында баш калкыткан саф сәнгать шаукымын тәнкыйть итә. Мәгълүм булганча, саф сәнгать тарафдарлары әдәбиятны иҗтимагый йөгеннән азат итеп табигать һәм мәхәббәт ләззәтен генә җырларга өндиләр иде. Реалист Тукай бер генә адымында да бу шаукымга ташлама ясамады. «Шигърият һәм нәсер» дигән пародиясендә ул «саф сәнгать» тарафдарларының поэзиясе белән тормыш прозасын каршы куеп»207207
  Нуруллин И. XX йөз башы татар әдәбияты. – 183 б.


[Закрыть]
, түбәндәгечә көлә: бер шагыйрьнең табигать турындагы шигыренең һәр строфасыннан баштагы ике юлын ала да шуңа үзеннән котчыккыч ачы тормыш прозасын өсти:

 
«Ямьле кичтә күл буенда ултырам,
Балкыйдыр ай, ялтырап тын күл ята».
– Бай абый, бирче хәер, бик ач торам, –
Йөз чытып, бай бер тишек акча ата.
 

Менә болар татар әдәби тәнкыйтенең формалашу чорында критик реализмның ныгуы өчен көрәшүче шигъри тәнкыйть үрнәкләре булды. Моңа мисалларны тагы да китерергә мөмкин. (Икенче бер фельетонында Тукай әйтер: «Әйе, шигырь башка да, дөньяны әйләндерүче чыгыр башка»208208
  Тукай Г. Әсәрләр: 4 томда. – 4 т. – 173 б.


[Закрыть]
.)

Шагыйрьнең фельетоннары. Бу жанрда шагыйрь татар әдәбиятында чагылыш тапкан бик күп кимчелекләрне, зарарлы тенденцияләрне тәнкыйть итә. Реализм тарафдары буларак, ул, мәсәлән, Г. Камалның «Дәҗҗал» пьесасының идеясеннән көлә. Г. Камалның бик тә примитив аңлатуынча, саф күңелле, намуслы сәүдәгәр Әхмәт мәкерле Шөҗагъның аңа йогынтысы аркасында һәлакәткә килә. Дәҗҗал аңа шулай йогынты ясамаса, имеш, җәмгыятьтә намуслы сәүдәгәр булып яшәргә мөмкин. И. Нуруллин әйтә: «Бу чаклы сафлыгы, намуслылыгы белән ул иң элек баена ук ярый алмас иде»209209
  Нуруллин И. Күрс. хезм. – 110 б.


[Закрыть]
. Димәк, Әхмәтнең һәлакәтенең сәбәпләре реалистик түгел, гомумән, ул үзе дә типик образ түгел. Тукай-тәнкыйтьче исә капитализмның эчке закончалыкларын, «Дәҗҗал» авторыннан аермалы буларак, тирәнрәк аңлый һәм әсәрне тәнкыйть итә. «Теге, яз көне Иделнең күперен ватып, миллионнарча зарар иткән зур бозны Каф тавы артыннан Дәҗҗал мәлгунь безнең шәһәргә җибәргән, имеш. Дәҗҗалның болай каты күңеллеләнүенә Казаннан чыккан «Дәҗҗал» атлы пьеса сәбәп, имеш, ди. Дәҗҗал мәлгунь мәзкүр пьесада үз усаллыгының бер кешегә ике бутылка кара сыра эчерү белән генә беткәнлегенә гаять тә кәефе киткән, ди… «Нигә Мефистофель вә демоннарны үз дәрәҗәләреннән төшермичә, көчле итеп, чын усал итеп язалар да, мине кара сыра эчертүче дип кенә сыйфатлыйлар» дип әйтә, ди»210210
  Тукай Г. Әсәрләр : 4 томда. – 4 т. – 190 б.


[Закрыть]
.

Шагыйрьнең бөтен иҗаты буенча барган бер сыйфаты – ул татар әдәбиятындагы милләтчелек тенденцияләрен рәхимсез рәвештә фаш итү. Аның фельетоннарында бу тәнкыйть аеруча үткен, үтергеч форма ала. Дөресен генә әйткәндә, милләтчелектә Тукай тарафыннан тәнкыйть ителгән әдипкә алга таба матбугатта күренергә бөтенләй мөмкинлек калмый.

«Яңа революцион күтәрелеш елларында, – ди И. Нуруллин, – татарлар арасында милли хәрәкәтнең көчәюе, милли хисләрнең куеруы, милли мәсьәләне теоретик планда яктырта башлау иң элек үткәнгә борылып карауга, халыкның үткәне белән кызыксынуының артуына китерде» . Бу бик табигый күренеш иде, милләтнең асылы турында уйланулар халык уянган саен ешаюы һич тә гадәттән тыш хәл түгел иде. Әмма шул процесста милли чикләнгәнлек, үз тарихыңны, үткәнне идеаллаштыру белән мавыгулар булып алды. Милләтчелек шаукымы – Тукайның иң сөймәгән бер сыйфаты иде һәм шул тенденциянең әдәбияттагы бер вәкилен – Шәриф Саттаровны ул «Былтырның хисабы» исемле фельетонында кулына кабат каләм алмаслык дәрәҗәдә көйдереп ала. Ачы, үтергеч сүз – Тукай тәнкыйтенең бер сыйфаты. «Былтыр Ахматшәрик Сапсатасатаров намь бер учительгә татар җене кагылды, – дип яза Тукай. – Мәзкүр әфәнде, көздән бирле котырынып: «Татар халкы», «Татар кызы», «Татар бүреге», «Татар кәвеше», «Татар катыгы», «Татар мөгезе» исемнәрендә көн саен диярлек әллә никадәр чүпләр бастырып, китап кибетләрен бөтенләй шуның белән тутырды. Мондый кешеләрне «Сары йорт»ка ябалар ябуын, ләкин бер җәһәте бар: бу кадәр һәр китабын татарның бер нәрсәсе белән исемләгән, үзенчә милләтче бер мәҗнүнне япканда да, «татар диванаханәсе»нә ябарга кирәк. Ул исә, мәгаттәәссеф, бездә юк. Ни эшлисең? Иректә йөри шул!»211211
  Тукай Г. Әсәрләр : 4 томда. – 4 т. – 166 б. Сүзлек: намь – исем; мәзкүр – югарыда күрсәтелгән; мәгаттәәссеф – кызганычка каршы. – М. М.


[Закрыть]

Ш. Саттаров матбугатта бүтән күренми. Милләтчелекне тәнкыйть итү Тукайның башка фельетоннарында да күзгә ташлана.

Шагыйрьнең әдәби тәнкыйть эшчәнлегендә аның аз санлы рецензияләре әһәмиятле урын алып тора. Бу рецензияләрдә Тукай әдәбиятта реализмны яклаучы көр тавышлы тәнкыйтьче буларак күренә. Арадан берсе – М. Гафуриның «Хәмитнең хәяты…» исемле китабына рецензия. Шагыйрь аны нилектәндер Әстерхандагы «Идел» газетасында бастырган. Тукай ни өчен бу күңелсез, кызыксыз әсәргә игътибар иткән соң? Әсәрнең «тормыштан алынып» язылганына күрә. Һәм Тукай төссез генә шушы проза әсәре турында сүз башлап, шул уңайдан бөтен татар тормышын актарып ташлый, пәрдәне ачып күрсәтә. Әдәби тәнкыйтьтә бу алым В. Белинский, Н. Добролюбовлардан килә. Хәмитнең тормышы турында язылган әсәрдән Тукай менә нинди нәтиҗәләр ясый: «Татар баласы бер надан гаиләдә туа, үсеп 11–12 яшенә җитә. Ата-анасы, инде укыр вакыт җитте дип, аны әллә нинди «мәдрәсә» атлы адашу, саташу, җәһаләт мәнбагы булган бер җиргә илтеп тыгалар. Ачыграк әйткәндә, гыйлем җәүһәрен чүплек башыннан эзләргә мәҗбүр итәләр. Әлбәттә, ул аны таба алмый, башына җыен чүп-чарны гыйлем дия тәләккый итеп тутырадыр…

Чүп булгач чүп инде. Ул таралып ятса да, тәртипкә салынса да – барыбер чүптер.

…Бу әсәрдә булган өйләнү вә бәгъзе вак мәгыйши муаффәкыятьсезлек турында сүз озайтмыйча, куркыныч сахрада калган бичара шәкертнең гакыйбәтен генә әйтәм: тормыш юк, кызык юк.

…Менә бу – һәммәмезнең үк дип әйтмим, күбемезнең тормышы. Шуңа күрә бу әсәрне укырга тәүсыя итәм»212212
  Тукай Г. Әсәрләр : 4 томда. – 4 т. – 87–88 б. Сүзлек: җәһаләт мәнбәгы – наданлык чыганагы; тәләккый итү – юлыгу, кабул итү; мәгыйши муаффәкыятьсезлек – тормыштагы уңышсызлык; гакыйбәт – соң, ахыр; тәүсыя итү – киңәш итү. – М. М.


[Закрыть]
(курсив безнеке. – М. М.).

Моннан күренгәнчә, Тукай әдәби әсәргә бәя биргәндә беренче критерий итеп ул әсәрнең тормышны ни дәрәҗәдә чагылдыру мәсьәләсен куйган.

Тәнкыйть мәкаләләрендә Тукай шигырь теориясе, шигырь техникасы мәсьәләләренә зур әһәмият бирә.

…Заманында беренче дәрәҗәдәге биш шагыйрьгә М. Гафурины кертеп исәпләү очраклары булган. Моны газета-журналларның анкеталарына җавап нигезендә шулай язганнар. Әмма әдәби тәнкыйтьтә Тукай бу шагыйрьнең төп кимчелеген ачып биргән. Бу – М. Гафуриның шигырьне бәетчелеккә, шәкертчелеккә кайтарып калдыруы. Мондый бәя белән беренче бишлеккә кереп буламы икән?

Мәгълүм булганча, М. Гафури шигырьләрендә озак еллар буе үгет-нәсыйхәт бирде, вакыт-вакыт сәяси яктан өлгергән эчтәлекле («1906 елдан 1907 елга васыять», «7 нче елның җавабы», хәер, боларда да үгет-нәсыйхәтчелек үзен сиздерә) шигырьләр язса да күп очракта назымчы һәм үгетче булып барды. Поэзиянең асыл сыйфатын аңлап бетермәү шагыйрьне арзанлы тематик циклларга китереп чыгарды. Шагыйрь «Ирләргә махсус милли шигырьләр» язып, аны китап итеп Казанда һәм Уфада берничә мәртәбә чыгара. Шигырьнең нәрсә икәнен аңлап бетермәгән, бәетчелектә, шәкертчелектә тәрбияләнгән гади укучылар арасында болар «шигырь» дип кабул ителәләр һәм популярлык казаналар. Шигырьнең шулай базары төшүгә Тукайның, әлбәттә, эче поша. Ул арада М. Гафуриның яңа җыентыгы күренә: «Кызларга махсус милли шигырьләр» (Уфа, «Шәрык» матбагасы, 1910). Моны укып чыккач, Тукай инде дәшми кала алмый. «Ялт-йолт» журналында ул «Милләткә файда урынына зарар» дигән үтә кискен тәнкыйть мәкаләсе бастыра. Тукай беренче чиратта шигырь кебек изге, олы бер жанрның шулай җенескә бүленүенә нәфрәтләнә. Ул моны поэзияне мәсхәрәләү дип кабул итә. Һәм дин дәреслеге «Төхфәтел-мөлүк»тән өзек китерә. Анда намазга басу тәртибен болай өйрәткәннәр: «Ирләр, алардан соң яшүсмер егетләр, алардан соң ир балалар, алардан соң хатын-кызлар, алардан соң хөнсалар (гермофродитлар)». «Әгәр дә ул милләтенә кирәкле дип тапса, түгел кызларга «милли шигырьләр» язу гына, хәтта тавыкларга махсус «милли шигырьләр» дә язып ыргытыр! …Шәһәремезнең бөтен карчыклары вә бөтен хөнсалары гайре мөтәнаһи күп булып җыелышканнар да Казан көтебханәләренә тулганнар. Кычкырышалар, даулашалар, егълашалар!

Карчыклар әйтә: «Нигә ул мөнәҗәт язучы без карчыкларга да «милли бәетләр» чыгармаган? – диләр.

Хөнсалар: «Нигә безне мәхрүм иткән?» – диләр»213213
  Тукай Г. Әсәрләр : 4 томда. – 4 т. – 85–86 б. Сүзлек: гайре мөтәнаһи – чиксез. – М. М.


[Закрыть]
.

Игътибар итсәк, Тукай әлеге әсәрләрне «шигырь» дип түгел, «бәет» дип атый. Һәм авторын да «шагыйрь» дип түгел, «мөнәҗәт язучы» дип тамгалый һәм кискен хөкем чыгара: «Болынга бозау керсә – «түчә!», игенгә чыпчык төшсә – «көшш!», базга песи керсә, «прс!» дисең.

Әмма әдәбиятка шушындый кешеләр керсә, ни дисең? Аптырап, уйлап торасың да, бер дә кууны аңлатырга сүз тапмагач, язучының колагына гына «Энем, моннан болай мондый нәрсәләр язмаска тырыш!» дисең»214214
  Тукай Г. Әсәрләр : 4 томда. – 4 т. – 86 б.


[Закрыть]
.

Тукай шул ук рецензиясендә М. Гафуриның тел мәсьәләсендә дә шактый зәгыйфь икәнлеген әйтә. «Казанның бөтен китапчылары «Җамид Фигури»ның яденнән вә лисаныннан бизар булдылар»215215
  Шунда ук. – 85 б. Сүзлек: яденнән вә лисаныннан бизар – кулыннан һәм теленнән интегеп, йөдәп беттеләр. – М. М.


[Закрыть]
, – ди ул.

Мондый ачы, гадел тәнкыйтьне М. Гафури башка бер кешедән дә ишетмәгәндер. Ләкин әнә шул ачы, объектив тәнкыйть ике елдан соң боларга Уфада очрашып, озак сөйләшеп йөрергә комачау итми. Шигырь дигән изге бер алиһә алдында Тукай өчен дус яки дошман була алмый. Тәнкыйтьтә Тукай шәхси мөнәсәбәтләрдән югары тора.

Тәнкыйтьне үстерү өчен бездә «Кавагыйде лисан» («Теория словесности») җитми, ди Тукай.

«Шура» журналының 1911 елгы 16 нчы санында «Сәгъде Ваккас» имзасы белән бер рецензия басыла. Анда Тукайның «Мияубикә» әсәренә автор, нигездә, уңай бәя бирә һәм болай ди: «Мияубикә»нең җитешмәгән урыннары булса, сиҗгы-рифмаларының (актык сүзләренең) ямьле оеша алмаулары, өстән-өстәнлектер. Мәсәлән: «Нәрсәсен – нәрсә өчен», «кәгазь – эшләмәс», «нәрсәгә – мәсьәлә», «куркаклар – фәркы бар», «тиз әнкәмә – зинһар, тимә».

Тукай – Уральск мәдрәсәсендә гыйльме гаруз өйрәнгән, шактый тәҗрибәле шагыйрь Мирхәйдәр Чулпаный йогынтысында шигърияткә кергән, гарәп, төрек поэзиясен бик яхшы белгән һәм рус поэзиясенә гашыйк булып тәрбияләнгән шагыйрь, рифма мәсьәләсендә мондый примитив фикер йөртүне кабул итә алмый. Шагыйрь хаклы: рифмадагы сокланырлык япьтәшлек, шомалык ул – бәетләр өчен хас. Шигырьдәге рифма исә бик үк ятышлы булмаган аваз, иҗекләрдән дә төзелә ала. Япьтәш рифмага омтылу шагыйрьнең мөмкинлекләрен чикли генә (әләмнәр – сәламнәр – каләмнәр; йөрәктә – еракта һ. б.). Тукай рус, төрек, гарәп, татар шигырьләреннән мисаллар китерә дә болай ди: «Һичбер шагыйрь, шигыренең бер юлы ахырын «такмак» дип язгач та, каләмен колагына кыстырып, мич арасыннан кыштыр-кыштыр «шакмак» эзләп йөрергә мәҗбүр түгелдер.

Шулай ук һичбер назыйм бер юл ахырын «сукмак» дип туктаткач та, өйалдына чыгып, «тукмак» эзләргә бурычлы түгелдер.

Такылдамак белән мәүзүн сүз сөйләмәк икесе башка-башка булырга кирәк». Шагыйрьнең фикеренчә, рифма үзмаксат түгел. Әгәр аны үзмаксат итеп куйсаң, менә мондый сүзләр барысы да бер үлчәүдә (метрика) бит:

 
Кырау, сорау, мияу, мырау;
Кылтырау, шылтырау, кыңгырау;
Өркетик, беркетик, куркытыйк;
Бетик, көтик, сатыйк, кыт-кытыйк.
 

«Менә шигырьдә юл ахырлары вәзен җәһәтеннән дөрест булса да, шигырьнең эчендә мәчеләр кычкырып, тавыклар кытакларга тотынсалар, бер дә күңелле түгел инде!»216216
  Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда – 4 т. – 153 б. Сүзлек: назыйм – тезмә әсәр язучы, шагыйрь; мәүзүн сүз – тезмә сүз. – М. М.


[Закрыть]

Тукай шигырьне рифмадан гына торган бер назыйм дип карамый. С. Сүнчәләй тарафыннан Байронның «Шильон мәхбүсе» тәрҗемә ителгәч, Тукай аңа сүз башы («Мөкаддимә») яза һәм мәгънәләре «үз милләте вә үз мәмләкәте чигеннән, бөтен көррәи әрызның хәссас вә көчле күңелләрен сил ташуы кебек басмыш вә тутырмыш» шигырьләргә соклана. Байронны ул «бәгъзе көчсез кешеләр күңелендә туып та, аларның күңел вә каләм ягыннан гаҗизлекләре сәбәпле, дөньяга чыга алмый яткан бөек, югары вә гүзәл бер хисне руи зәмингә агызып җибәргән кеше» дип атый.

М. Лермонтовның «Лорда Байрона бы достигнуть я хотел!» дигән юлларын ул бер шагыйрьнең «Аһ, мин кояшка менсәмче!» дип әйткән хыялына тиңли217217
  Шунда ук. – 126–127 б. Сүзлек: көррәи әрыз – Җир шары; хәссас – сизгер; руи зәмин – җир йөзе. – М. М.


[Закрыть]
.

Күргәнебезчә, Тукайның поэзиягә куйган таләпләре кырыс һәм бәхәссез. Шунысы характерлы: матбугатта Тукайның тәнкыйть мәкаләләре белән бәхәскә кергән бер генә автор да очрамый. Тәнкыйть мәкаләләрендә дусларга-дошманнарга бүлмичә объектив таләпчән Тукай үз иҗатына да рәхимсез тәнкыйтьче була алган. Аның үзендә дә булган бит инде «Кәрван чәе» һ. б. «бәетләр». Әдәбият тарихында даһилар биографиясендә генә очрарга мөмкин булган хәл: шагыйрь үләр алдыннан үзенең бөтен иҗатын тәнкыйть күзе аша кичерә һәм кырыс хөкем чыгара: минем намусымны газаплаган нәрсә бар иде, ди шагыйрь, ул – «төрле диваннарымда һаман әле үзем, җаным, вөҗданым, оятым, хәятым разый булмаган шигырьләремнең шушы көнгәчә халык тарафыннан укылып (нахально) йөрүләре иде. Вә ул шигырьләрнең, бүген бу сәгатьтә үзләрен тотып яндыра вә җәһәннәмгә юнәлтә алмавым сәбәпле, гүя минем өстән кычкырып көлүләре иде».

Бу – татар әдәби тәнкыйтенең иң кырыс бер ноктасы. «Уянгач беренче эшем» дигән бу мәкалә «Кояш» газетасының 1913 елгы 18 март санында басылган. Шагыйрь, үләренә бер айдан аз гына артык калган көннәрдә әдәби әсәрләргә таләпчәнлекнең киләчәк буыннар өчен үрнәген биргән. «Һу, монда чүп-чар! – ди ул, әдәби мирасын актарып. – Монда әллә нинди «американизировать» ителгән «Кичке азан»нар, бозаудан ахмак төрек шыгырдаучыларына ишәктән тиле тәкълидләр, «Шәкерт, яхуд бер тәсадеф» кеби, инсан авызыннан чыкмаган диярлек тәркибләр, тагы шундый кабахәтләр…

Менә шундыйлар минем рухани бүлмәдә җиде ел торганнар»218218
  Шунда ук. – 249–250 б. Сүзлек: тәкълид – иярү; тәркиб – сүз тезмәсе; тәсадеф – очрашу. – М. М.


[Закрыть]
.

Тукайның бу хөкеме үз заманы әдипләре өчен генә түгел, бүгенгеләр өчен дә таләпчәнлекнең бөек үрнәге булып тора.

Г. Тукай иҗтимагый тәртипләр, идеология, дөньяга караш, сәясәт, бәйнәлмиләлчелек өлкәләрендә үз чорының гомумән зур тәнкыйтьчесе булган. Әдәби тәнкыйть – аның бу эшчәнлегендәге бер тармак кына. Ләкин аз санлы шул мәкалә, фельетон, пародия һәм рецензияләрендә аның әдәбиятка таләпләрен берләштерүче бер сызык бар: ул – тормыш күренешләренә реалистик анализ һәм сәнгатьчә югарылык мәсьәләләре.

Аның әдәбиятка кагылышлы теләсә нинди мәкаләсен, язмасын алып карасаң да, аларда шул ике мәсьәлә тирәсендә сүз барганын тою кыен түгел.

Кыскасы, Г. Тукай татар әдәби тәнкыйтенең формалашу процессында җитәкче роль уйнаган әдипләрдән саналырга хаклы.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации