Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 2


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 40 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Уңай традицияләрне онытмыйк!
Бала һәм аның китабы

В. И. Ленинның мондый фикере бар: «Әгәр сез балаларга сөйләгән әкияттә әтәч белән песи кешеләрчә сөйләшмәсә, балалар ул әкият белән кызыксынмаслар иде». Бу хакыйкатьне педагогика тарихы раслап килә. Ә менә шул бала белән аның партасы өстендә яткан китап ничек сөйләшә соң? Әйдәгез, бер минутка гына бала булыйк.

Наилгә укытучы абыйсы китабын ачып укырга кушты. Ул, кытыршы бармакларын төртеп, акка кара белән язган юлларны укып китте: «Эшчеләр завод-фабрикаларда авыл хуҗалыгы өчен кирәк булган төрле машиналар эшлиләр, күлмәкләр, пальтолар тегәр өчен тукымалар әзерлиләр, аяк киемнәре тегәләр, савыт-сабалар, йорт җиһазлары ясыйлар. Менә шул әйберләрнең бер өлешен авылга, колхозчыларга җибәрәләр». Кем сөйли соң моны? «Белем» җәмгыяте лекторымы? Юк, моны кечкенә кызчыкка әнисе сөйли икән.

…Наилнең бүген шатлыклы көне. Укытучы абыйсы кичә әйтеп куйды: «Туган тел» китабыннан, – диде, – космонавтлар турында укырбыз». Наил юри китапны өйдә ачмады. Абыйсы белән укыганчы тәме китмәсен әле… Бәхет дигәнең бер ачылса, харап бит ул. Дәреснең башлануы булды, укытучы Наилгә укырга кушты. Шатлыгы эченә сыймаган сабый тотлыга-тотлыга укып та китте: «Герман Степанович Титов «Восток-2» космик корабль-спутникта 25 сәгать буена космоста очты, шул вакыт эчендә ул 17 тапкыр Җир шарын әйләнеп чыкты…» Бу текстта һәр ике сүздән берсенең мәгънәсе Наилгә таныш түгел иде. Һәм моны укыгач, бер җәйге төн ихтыярсыздан Наилнең исенә төште. Ул әтисе урдырган җиргә барган иде. Бункердагы ашлыкны бушатырга машина көтеп караңгыга калдылар да, Наил шунда күк йөзеннән әкрен генә барган якты бер шарчык күрде. Әтисе Наилне штурвалга ук мендерде. Алар спутникның очканын күмелгәнче карап тордылар. Һәм әтисе аңа, ул спутникның эчендә Акбайдан кечерәк ике эт тә бар, мин аларның койрыкларын да күреп калдым, дип сөйләгән иде. Әй, күңелле булган иде ул кичне!

Гуманистик хисләр тәрбияләү мәсьәләсе

Мин комбайн бункерыннан ашлык төягән машинага утырдым да авылга кайтып киттем. Шофёр – узган ел гына мәктәп тәмамлаган үзебезнең күрше егете. Менә такыр, туры юлдан зур тизлек белән авылга таба очабыз. Ләкин… ындыр артында бер көтү казлар бар икән. Юлда чүпләнәләр. Эреләр, безнең авылда андый казларны «тәкә кадәр» дип сөйлиләр. Бичара кошлар! Күрше егетем машинасын читкә бору түгел, кычкыртып та карамады. Ап-ак көтү өстеннән бөтен хутына чабып чыгып китте. Юл читендәге ана каз сискәнеп борылганда, юл өстендә мамык белән каурый катыш тузан болыты күтәрелгән иде. Без амбарга кайтып җиттек. Мин шофёр егетне көтәм. Менә-менә кабинасыннан агарынып чыгар да күз яшьләре аша миңа карар, гафу үтенер… Ләкин күрше егетем елмаеп килеп чыкты да, кирза итеге белән баллонга бер тибеп карагач, көшел тирәсендәге кызлар арасына барып кереп шаяра башлады. Әйтерсең берни дә булмаган! Минем кәеф чигенә кадәр җитеп кырылды. Хыялым белән утыз елга артка чигендем һәм үземне мәктәп баласы яшендә күрдем.

…Укытучыбыз безгә ниндидер хикәя укыды. «Моны Ушинский язган» дигәне әле дә хәтеремдә. Анда бер малайның ничек итеп чебенне газаплаганы сөйләнә. Ул малай башта чебеннең канатларын өзә, аннан аякларын, аннан муенын бора. Әтисе аның янына килә дә: «Улым, чебенне газаплама. Аңа да читен, аның да тәне авырта», – ди. Бу хикәя миңа бик нык тәэсир итте. Хәер, ул гынамы соң! Шундый бер хикәя бар иде уку китабында. Аучы үзенең авыру малаена болан бозавы атып алып кайтырга вәгъдә бирә. Ләкин атыйм дигәндә генә, чакмадан бармагын ала: нәзек аяклы көяз бозавын саклап, әнисе аучы белән ике арага килеп керә. Аучының, әлбәттә, бу хәлне күреп күңеле йомшый, һәм ул буш кул белән кайта. Кечкенә генә хикәя ул, ләкин безнең күңелләрдә бик тә яхшы тойгылар уяткан иде. Ни гаҗәп, хәзерге «Туган тел»ләрдән ул хикәя төшеп калган. Кызганычка каршы, безнең хәзерге «Туган тел»ләрдә хайваннар дөньясы турында бала күңелендә тереклек ияләренә мәрхәмәт хисләре уятырлык хикәяләр аз икән. Кая ул безнең китапларда! Анда елан чакканнан дәваланып урманда яшеренеп яткан Дүрткүз турында, кыргый колынга чакал һөҗүме турында, буйвол белән юлбарыс сугышы турында, санитар этнең батырлыгы, явыз елан һәм акыллы тычкан турында искиткеч кызыклы хикәяләр бар иде. «Авыру фил», «Колынлы бия» һ. б. хикәяләрдәге атлар, филләр безнең телдә, сабыйлар телендә, безнең белән бер булып сөйләшәләр яки уйлыйлар иде. Мин Мамин-Сибирякның «Студёная буенда кышлау» дигән хикәясен укыганны хәтерлим. Музгарко исемле эт белән картның үзара сөйләшүенә без чын күңелдән ышана идек. Хәзер исә программадан бу әсәр дә төшереп калдырылган! Кешеләр арасындагы гуманистик мөнәсәбәтләр әнә шул бик гади күренешләрдән – балаларның эткә, мәчегә, әтәчкә, атка, сыерга һ. б. тереклек ияләренә мәхәббәтеннән башлана лабаса! Без әнә, акыллы, дәү абыйлар, шуны оныта башлаганбыз һәм, әйтергә кирәк, бик начар эшләгәнбез. Дөрес, «Туган тел» китапларында тереклек дөньясы турында мәгълүмат шактый күп. Ләкин алар мәгълүмат кына. Анда, мәсәлән, «тиеннең арт аяклары алгы аякларыннан озын» икәнлеге дә, тукранның «урман докторы булып бик күп файда китергәнлеге» турында да әйтелә, ә алар турында җанлы, образлы хикәяләр гадәттән тыш аз. Күрәсең, дәреслек авторлары башлангыч класс укучыларына «академик белем» бирүне беренче планга куялар. Сабыйларга исә җанлы, кызыклы хикәяләр, нәкъ менә этләр, мәчеләр кешеләрчә сөйләшкән хикәяләр кирәк. Әнә мәктәптә вакытта шундый хикәяләрне күбрәк укысалар, бәлки, күрше егете дә йөзен чытмыйча каз көтүе аркылы машина белән уза алмас иде.

«Элек һәм хәзер»

«Туган тел»нең 3 нче класс укучыларына дип чыгарылган китабында «Ватаныбызның үткәннәре» дигән бер бүлек бар. Бу – дәреслекнең иң әһәмиятле өлеше. Ләкин дәреслекнең бу бүлегендә дә коры, академик мәгълүматларга урын күбрәк бирелә. Анда, мәсәлән, Пугачёв восстаниесе турында да, Антон Петров турында да тарих фәненнән өзекләр китерелә. Шәм ясаучылар элек чыра яктысы да күрмиләр иде дип исбат итәргә тырышыла. Ә мин, моны укыгач, тагын үзебезнең бала вакыттагы уку китабын хәтерлим (безнең уку китапларының тышында, гадәттә, Д. Сафин, М. Корбангалиев, Г. Җан-Сәгъди дигән фамилияләр була иде). Без 3 нче класста укыганда, уку китабында «Холоп балалары һәм боярның эт балалары» дигән хикәя бар иде. Эксплуататор сыйныфларга нәфрәт уятуда шуның кадәр тәэсирле, тирән хикәя барын белмим мин. Анда холоп хатыннарының бояр этләрен имезүләре һәм аңа каршы протест гәүдәләнә. Хикәя «Холоплар йөрәге кайнады…» дип тәмамлана иде, һәм ул кайнау безнең сабый йөрәкләребездә изүчеләргә туган ачу тойгысы белән тоташа иде. Ни өчендер М. Гафуриның «Безнең әйберләрне сатканда» дигән хикәясе дә соңгы елларда китапларга кертелми икән. Менә кайда тасвир, образ, сурәт! Монда инде укытучыга вәгазь сөйләүнең кирәге дә калмый.

Интернациональ тәрбиягә әһәмият җитәрлекме?

«Туган тел» бала йөрәген тукландыручы бик күп чишмәләрнең берсе, җанлы һәм бай бер хәзинә булырга тиеш. Бу китапта формализмга, коры фаразларга урын бирү – гафу ителмәслек хәл. «Туган тел» – балалар өчен зур дөньяга тәрәзә ул. Шуңа күрә бу дәреслекләрдә СССРда яши торган башка халыклар тормышыннан да матур хикәяләр бирелсен иде. Хәлбуки М. Корбангалиев һәм Г. Җан-Сәгъди китапларында «бу эссе якта булган хәл» яки «бу төньякта булган хәл» дип башланган хикәяләр күп була иде. Мәсәлән, «Якут кызы Мария», «Кояшны каршы алу» (ненец балалары тормышыннан) һ. б. хикәяләр Ватаныбызның төрле почмакларындагы балалар тормышын кызыклы итеп сөйләп бирәләр иде. Кызганычка каршы, соңгы дәреслекләрдә бу уңай традиция дә шактый тоныкланган. «Туган тел», әлбәттә, энциклопедия түгел. Ләкин педагогикада аның нигез ташларыннан булган бер таләп бар: ул – эзлеклелек. Хәзер шул турыда берничә сүз.

Чыра яктысыннан космоска

Патша Россиясе караңгылык патшалыгы иде. Эшчеләр һәм крестьяннарның тормышы гадәттән тыш авыр булган. Алар изүгә чыдый алмыйча көрәшкә күтәрелгәннәр, һәм, җиңеп, якты тормыш төзүгә керешкәннәр. «Туган тел» дәреслекләрендәге хикәя, шигырьләр әнә шул фикергә нигезләнгәннәр. Ләкин дәреслек авторлары революциядән соң тизрәк бүгенге көнгә – космос заманына күчәргә ашыгалар. Космик тизлек – Галәм киңлегенә хас нәрсә ул. Билгеле, үз урынында ул бик яхшы. Әмма безнең җир йөзе турында, бигрәк тә кешеләр арасындагы мөгамәләне, төрле әһәмиятле вакыйгаларны сөйләгәндә алай ук ашыгырга ярамастыр, бәлки?

Безнең балачак шау-шулы чорга туры килде. Без Хасан күле геройларына сокландык, челюскинчылар булырга хыялландык, Днепрның көчле агымнарын туктаткан могҗизага гаҗәпләндек, Төрксиб юлын төшләребездә күрдек, Чкаловлар безне ерак очышларга чакырдылар… Әйе, беренче трактор белән Гагарин очышы арасында әнә шул вакыйгалар бар әле. Хәзерге көннең вакыйгалары кызыграк, катлаулырак дип, боларны тарихтан сызып ташлау мөмкинме? Әлбәттә, юк. Элеккеге уку китапларын ачып карагыз! Лев Кассильнең «Бозлар йөзәләр» дигән хикәясе үзе генә дә ни тора! Бала күңеле һавадагы кош бит ул, син аңа вакыйга бир, кызыклы хәлләр, фән, техника могҗизалары турында сөйлә. Бала вакытында кем генә чик сакчыларының тормышы турындагы хикәяне йотылып тыңламаган. Мәшһүр Карацупа һәм аның эте Индус турында уку никадәр ләззәтле була иде. Кызганычка каршы, хәзерге дәреслекләрдә бала күңелен җәлеп итә торган бу темага материаллар юк диярлек. Бәлки, болар искергән диярләр. Алай булса, кит аулаучы флотилияләр, Антарктидадагы станцияләр һ. б. турында тагын да кызыклырак материаллар табып булмыймыни? Кызганыч, андыйлар да юк. Шулай итеп, хөрмәтле авторлар Ватаныбыз тарихының зур вакыйгаларга бик бай булган бөтен бер өлешен күрми үткәннәр.

Барысы да начармы?

Бу мәкалә рецензия түгел. Мондагы фикерләр киләчәктә «Туган тел»не төзүчеләргә бераз ярдәме тимәсме дигән өмет белән язылды. Әлбәттә, хәзерге дәреслекләрдә дә азмы-күпме барысы да бар: хайваннар турында кызыклы хикәяләр дә, интернациональ темага да, социализм төзү тарихына караган уңышлы гына материаллар бар. Алай гына да түгел, Бөек Ватан сугышына кагылышлы материаллар «Туган тел» дәреслекләренең барысында да әйбәт бирелгән. Шунысын да әйтик: Ватаныбыз тарихына елдан-ел өр-яңа, кызыклы, балалар белергә тиешле сәхифәләр язылып тора.

Күргәнебезчә, «Туган тел» язучылар һәм шагыйрьләрнең әсәрләреннән төзелгән. Шулай булгач, дәреслек төзүчеләр алдында чит ил, рус һәм татар әдәбиятыннан иң яхшы әсәрләрне сайлап алу мөмкинлеге зур. Балада яхшы сыйфатлар тәрбияләүдә «Туган тел» китабы – зур хәзинә. Аны төзүчеләр бу китапның әнә шул хасиятен истән чыгармасыннар иде.

Социалистик Татарстан. – 1966. – 24 сентябрь
Зур хезмәт

Китап киштәләренә игътибарга лаеклы бер хезмәт өстәлде: университет нәшриятында әдәбият белгече Ибраһим Нуруллинның «ХХ йөз башы татар әдәбияты» дигән зур күләмле тикшеренүе дөньяга чыкты. Татар әдәбияты белгечләре һәм филология бүлеге студентлары өчен кирәге зур булачак бу китап СССР халыклары әдәбияты буенча эшләүче галимнәр өчен дә файдалы булыр.

Гомумән алганда, соңгы елларда ХХ йөз башы әдәбияты тарихына кагылышлы хезмәтләргә мохтаҗлыктан чыгып бара идек. Ләкин И. Нуруллинның бу тикшеренүе, безнең фикеребезчә, шуның белән отышлы ки, автор монда ХХ йөз башы татар әдәбиятын, бербөтен итеп алып, теоретик планда карый. Автор бездә моңарчы гадәт итеп алынган әдәбият тарихы рамкаларыннан баш тарта. Аның фикеренчә, ХХ йөз башы әдәбияты тарихын календарь срок булган ХХ гасырның беренче елыннан түгел, ә татар әдәбиятында критик реализм принциплары формалаша башлаудан алып өйрәнергә кирәк. Без бу фикергә тулысынча кушылабыз, чөнки 1905 елгы революция алды еллары әдәбияты өчен әле мәгърифәтчелек реализмы хас, һәм татар язучыларының барысы да диярлек ХIХ йөз әдәби-эстетик принциплары йогынтысында иде. И. Нуруллин, әдәбият галимнәреннән беренче буларак, әнә шул ХIХ йөз әдәби-эстетик принциплары эчендә критик реализм элементларының киңәюен, мәгърифәтчелек эстетикасын какшату тенденциясен күзәтә һәм ХIХ йөз әдәбияты белән ХХ йөз әдәбиятын бәйли торган бөтен бер чорны безнең күз алдыбызга китереп бастыра. Автор мәгърифәтчелек реализмының акрынлап детальләштерү, индивидуальләштерү кебек элементлар белән баеп, критик реализмга таба үсеш эволюциясен ача. ХIХ йөз ахырындагы татар әдәбиятында жанрлар үзенчәлеге, мәсәл жанрының бу чорда активлыгы мәсьәләсе дә безнең әдәбият белемендә беренче тапкыр тикшерелә. И. Нуруллинның бу китабы мәгърифәтчелек реализмын тикшергән кереш бүлеге белән бик тә отышлы. Ләкин автор монда, алдарак үзе тикшерәчәк критик реализм әдәбиятын тагын да калкурак итеп күрсәтергә теләүдәнме, үз заманында прогрессив роль уйнаган мәгърифәтчелек реализмының геройларына каты һәм берьяклырак хөкем чыгара: әдәбиятның бурычын әхлак төзәтүдә дип күргән язучының персонажлары, ди автор, «җаннан-каннан мәхрүм булып, күбрәк язучының фикерләрен укучыга җиткерә торган рупор хезмәтен генә үтиләр»44
  Нуруллин И. XX йөз башы татар әдәбияты. – Казан, 1966. – 11 б.


[Закрыть]
. Безнең фикеребезчә, бу тамганы ХIХ йөз драматургиясенә карата кулланырга яраса да, шул чорның поэзиясенә һәм прозасына карата гомумән кулланырга ярамый. Һәрхәлдә, «җансызлык һәм кансызлык»ны З. Бигиев, З. Һади, Ш. Мөхәммәдев, Ә. Уразаев-Курмаши әсәрләрендәге персонажларга бәйләп, И. Нуруллин әйткәнчә үк карый алмыйбыз.

Ф. Энгельсның реализм турындагы фикерләрен ХХ йөз башы татар әдәбияты мисалында тикшерү – бу хезмәттә уңышлы урыннарның берсе. Автор монда З. Һади әсәрләре нигезендә татар әдәбиятында критик реализмның беренче адымнарына күзәтү ясый. Һәм укучыны алдарак тикшереләчәк Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал иҗатларына шул критерий белән килергә әзерли.

Нуруллинның Ф. Әмирхан әсәрләренә анализы аеруча уңышлы эшләнгән. Ф. Әмирханның ни өчендер моңа кадәр тикшерелүдән читтә калып килгән социаль яңгырашлы «Габделбасыйр гыйшкы» хикәясе монда безнең каршыга үзенең өр-яңа сыйфатлары белән килеп баса. И. Нуруллин билгеләвенчә, Габделбасыйр социаль тип кына түгел, ул – гомумкешелек тибы да. Татарның кадим мәдрәсәләре андый арка сөяксез, буш хыял белән гомер черетүчеләрне заманында дистәләп, йөзләп тормыш мәйданына ыргытты. Шәкертләрнең бу катлавы Г. Тукай, Ф. Әмирхан әсәрләрендә ачы сатира утына тотылды. Һәм бигрәк тә Ф. Әмирхан моның типиклыгын әнә шул хикәясендә күрсәтә алды. Мәгълүм булганча, бу традицияне К. Тинчурин үзенең «Мәрҗәннәр»ендә дәвам иттерде, татар шәкертләре арасындагы «габделбасыйрчылык»ның очраклы хәл түгеллеген тагын бер тапкыр күрсәтте. Вульгар социологизм елларында нигезсез рәвештә кире кагылган «Хәят» әсәре дә И. Нуруллин тарафыннан бөтен матурлыгы белән безнең күз алдыбызга бастырыла. Бу әсәрдә Ф. Әмирханның сәнгатьчә осталыгы ачыла, һәм Нуруллин бик хаклы рәвештә «Хәят» повестенда кеше һәм җәмгыять проблемасы чын реалистлардагыча хәл ителгән», сәнгатьчә искиткеч югарылыкта эшләнгән бу әсәр «хатын-кыз ирекле һәм бәхетле булсын өчен тормышны тамырыннан үзгәртергә кирәк»55
  Нуруллин И. Күрс. хезм. – 299 б.


[Закрыть]
дигән фикергә китерә дип нәтиҗә ясый.

Ф. Әмирхан тәнкыйтьче буларак та татар әдәбиятында һәрвакытта да реализм принципларын яклап килгән. Бу яктан караганда, ул үз заманында башка тәнкыйтьчеләр белән чагыштырганда шактый өстен торган һәм әсәрләрнең «социальный характерда язылырга»66
  Шунда ук. – 56 б.


[Закрыть]
тиешлеген таләп иткән.

Авторның шагыйрь Дәрдемәнд иҗатына кагылышлы фикерләре дә игътибарга лаек. Әдәбият тарихында Дәрдемәнднең «Кораб» шигыре турында күп язылды, бер-берсенә капма-каршы күп нәрсә әйтелде. И. Нуруллин бу шигырьгә карата профессор Г. Нигъмәти карашын нигез итеп ала.

И. Нуруллин – бөек шагыйрь Г. Тукай иҗатын тикшерүгә күп көч куйган галимнәрнең берсе. Ул – Тукай турындагы күп мәкаләләр, монография һәм хикәяләр авторы. Аның бу хезмәтендә бер бүлек шагыйрь иҗатындагы төп эволюцияне – хезмәт халкының интересларын ялкынлы рәвештә яклаучы реалист шагыйрь булып җитешүе эволюциясен күрсәтүгә багышланган. И. Нуруллинның исбат итүенчә, Г. Тукай беренче адымында ук без күреп ияләнгән Тукай булмаган: шагыйрь буларак, аның язмышы 1905 елгы революциягә бәйле рәвештә алга барган һәм, бөтен хаталарын, кимчелекләрен кыю рәвештә таптап үтеп, Тукай халык шагыйре, трибун шагыйрьгә әйләнгән. Тарих, әдәбият галимнәренең соңгы еллардагы тикшеренүләре шагыйрь тормышына, иҗатына кагылышлы күпсанлы яңа мәгълүматлар белән баетылды, һәм бу мәгълүматлар Тукайны безнең күз алдында тагын да күтәрә баралар. Нәкъ шуңа күрә дә, И. Нуруллинның үз сүзләре белән әйткәндә, Тукай матурлауга мохтаҗ түгел. Ләкин ни өчендер И. Нуруллин соңгы хезмәтендә үзе үк шагыйрьне «матурлау» белән мавыккан. Мәсәлән, ул Г. Тукайның беренче әсәрләреннән булган «Яз галәмәтләре» дигән шигырен ала да һич тә көтелмәгән нәтиҗә ясый:

 
«Дәрьяларда бозлар ага тау-тау булып,
Һаваларда кошлар оча болыт-болыт, –
 

ди шагыйрь. Бу юлларда, һичшиксез, гади язны гына түгел, бәлки җәмгыятькә Беренче рус революциясе китергән язны да чамаларга мөмкин»77
  Нуруллин И. Күрс. хезм. – 141 б.


[Закрыть]
. Нигәдер авторның бу фикере ышандырып бетерми. Әгәр инде Тукайның политик сизгерлеген исбат итәргә телисең икән, моннан башка сәнгатьчә югарырак эшләнгән шигырьләреннән чыгып исбат итү автор өчен җиңелрәк һәм отышлырак булыр иде бит!

Китапның алдагы басмаларында автор кайбер кабатлауларны (бигрәк тә мәгърифәтчелек чоры әдәби-эстетик принципларына һаман саен әйләнеп кайту), әдәбият тарихында нинди дә булса кыйммәте булмаган кайбер фикерләр белән кирәксез бәхәскә ташлануларны кыскартса, яхшырак булыр иде.

Гомумән алганда, И. Нуруллинның әлеге тикшеренүе – ХХ йөз башы әдәбияты буенча теоретик пландагы зур һәм әһәмиятле хезмәт. Бу тикшеренү соңгы елларда әдәбият фәнебезнең чын-чыннан киң колач алып тирәнәя, үсә баруын тагын бер тапкыр раслый.

Социалистик Татарстан. – 1967. – 12 гыйнвар
Ул кабызган утлар

Тинчуриныбыз бар иде…

Кадерен белеп искә алу, мирасын хөрмәт итү, таланты алдында баш ию гадәт булып китсен иде. Тинчуриныбыз – мәдрәсәдән революциягә, аннан сәхнәгә аяк басып кулына каләм алган культура эшлеклебез, эрудицияле артистыбыз, драматургыбыз бар иде…

Тинчуринның мирасы һәм намуслы исеме безгә партиянең ХХ съездыннан соң кабат әйләнеп кайтты. Аның барлыгын, Татар академия театрында бөтен бер Тинчурин чоры, Тинчурин мәктәбе булганлыгын без, яшьләр, интуиция буенча сизә идек. Безнең буын авыл сәхнәләрендә «Зәңгәр шәл» һәм «Кандыр буе»н куйган кешеләр арасында тәрбияләнеп үсте. «Кандыр буе»ның көен:

 
Без кабызган утлар сүнмәс алар,
Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә… –
 

дип җырлыйлар иде. Әле кырыгынчы елларда гына мәктәп коридорында шыңшып узган укытучылардан ишеткән бар иде:

 
Дусларым, сагынып кайттым…
Дусларым, ерак илләрдән…
 

Моның нәрсә икәнен белми идек, ләкин ниндидер сихри-лирик интонация безне әсәртә иде.

– Ни өчен «Зәңгәр шәл»не куймыйбыз?

Скрипкада уйнаучы ак чәчле укытучы, елмаеп:

– Килер вакыт, куярлар, – диде. Аннан, көрсенеп: – Их, Булатны уйнаган заманнар бар иде, – дип, скрипкасын сызып җибәрде.

Шулай Кәрим Тинчурин дәшми генә безнең күңелләрдә яшәп килде. Безнең хыялларда Тинчурин күләгәсе яшәп килде. Шагыйрьнең күңеле күбәләк кебек (мин бу урында Тинчуринны шагыйрь дип атыйм – пьесаларындагы барлык җырларны аерым туплап китап итеп чыгарсаң, «шагыйрь Тинчурин» дигән исемне алырга ул һичшиксез лаек булыр иде). Әйе, шагыйрьнең күңеле күбәләк кебек, дорфа тәнкыйтьчеләр «Зәңгәр шәл» өчен утызынчы елларда аңа нәрсә генә әйтмәделәр! Имеш, Тинчурин иске авылның гармониясен мактап җырлый… Имеш, драматург авылдагы сыйнфый көрәшне күрсәтмәгән. Аның күңелен имгәтергә маташкан вульгар социологлар булып уздылар, ул нечкә хисле сизгер шагыйрьне тупас сүзләр белән мәсхәрә итәргә тырышулар булды… Ләкин ул бер-бер артлы әсәрләрен сәхнәгә бирә килде.

Еллар узды. Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ен күрү бәхетенә ирештек. Закир Һади, Габдулла Тукай башлаган эш – татар тормышындагы феодализм калдыгы – ишанчылыкны тәнкыйть итү мәсьәләсе К. Тинчурин тарафыннан сәхнәгә китерелде. Хезмәт халкының җор күңеле, крестьян яшьләренең саф әхлакый сыйфатлары Тинчурин тарафыннан сәхнәдә сурәтләнде. Бер талант яхшы, ике талант бергә эшләсә, алар инде шедевр тудыра. Тинчуринның танылган композитор С. Сәйдәшев белән бергә эшләве һич тә очраклы түгел иде. Әнә шулай бер-бер артлы татар совет әдәбиятының классик әсәрләре дөньяга килде.

«Кандыр буе»ның ничек язылуын Арча районы Казанбаш авылы халкы әле дә искә алып сөйли. «Кызыл Казанбаш» Татарстанда иң беренче колхозларның берсе булган, анда башта коммуна да төзеп караганнар. Тинчурин белән Сәйдәшев бергә әнә шул авылда җәй уздырганнар һәм, Казанбаш халкының ышанып сөйләвенчә, «Кандыр буе» пьесасындагы күп персонажлар Казанбашта әле дә яшиләр икән…

Тинчурин мирасы бик бай. Без әле аның мирасын 1956 елда дөньяга чыккан зәңгәр тышлы сайланма әсәрләре буенча гына беләбез.

Тинчуринның халыкчан иҗаты Советлар Союзында шулкадәр киң таралган – һәр драматургның әсәре шулай Казаннан алып Байкалгача тарала алса иде… Казан университеты студентлары белән фәнни экспедициядә йөргәндә, Себер татарлары безне күп мәртәбәләр адаштырдылар. Без алардан халык иҗаты әсәрләре өмет итәбез, ә алар безгә Тинчурин җырларын яздыралар икән. Шулай Томск өлкәсе Кызылкаш авылында бер карттан тырышып-тырышып җыр язабыз. Кулда дәфтәр-карандаш, картның янында шыпырт кына портатив магнитофон әйләнә. Җырның сүзләренә, аһәңенә гаҗәпкә калабыз:

 
Тамбур инәләре көмеш саплы,
Немец илләреннән алынган…
 

Казанга кайткач тикшереп карасак, бу җыр Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ыннан икән. Хәер, бу җыр Горький, Рязань якларында йөрүче фольклорчыларны да күп мәртәбә адаштырган һәм халык иҗаты китапларына кабат кергән.

Тинчурин-драматург хакында соңгы елларда гел телгә алына, языла. Тинчурин-прозаик турында гәрчә 1960 елда тугыз мең тираж белән чыккан «Мәрҗәннәр» сатылып бетсә дә, нигәдер аз беләбез әле. Әйе, Тинчурин оста хикәяче дә иде. Печән базары каһарманнарын, мондагы мещанлыкны, каралыкны прозада тагын кайда күрә аласыз? Бары тик «Мәрҗәннәр»дә генә. Яки үзе турында күп легендалар тудырган кавказлы Шамил гаиләсенә кагылышлы мәгълүматларны кайда таба алырсыз? Шәех Шамилнең улы Казан тарихына турыдан-туры бәйле иде бит. Тукай урамында кешеләр әле дә булса «Шамил пулаты» яки «Шәфи пулаты» дип йөрткән бер йорт бар. Петербург аристократиясе каршында уенчыкка әйләнгән мундирлы Шәфи Шамил язучы Тинчурин тарафыннан искиткеч калку фигурага әйләндерелгән. Мәдрәсә каравылчысы самими күңелле, саф әхлаклы Әсир Черкес бу купшы генералдан никадәр югары тора! Кавказлы әсир белән фаэтонда узып барган кавказлы генерал арасында никадәр аерма, никадәр тирән упкын. Шулай… Аристократлар интересы бар, һәм гади халыкның үз юлы, үз ватаны бар – Тинчурин моны сәнгатькярләрчә тотып алган һәм оста тасвирлаган.

Татар мәдрәсәләрендәге шәкертләр хәрәкәтен бары тик Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романы буенча гына белә идек. Тинчуринның «Мәрҗәннәр»ендә бу хәрәкәт – шәкертләрнең урам сугышларында катнашуы, полициягә, патшаның кораллы көчләренә каршы сугышулары – искиткеч җанлы картиналар аша бирелгән. Әйе, бишенче ел революциясе меңләгән татар шәкертләрен үз дулкыннары эченә алды, аларның күзләрен ачты. К. Тинчурин әнә шул меңләгән шәкертнең берсе иде, һәм бишенче ел революциясе белән күзе ачылган егет шул юл белән халыкка хезмәт итүгә килде. «Мәрҗәннәр»дәге төп герой Сөләйман, катлаулы, каршылыклы юлларны узып, революция ягына чыга. Ихтимал, язучы Тинчурин үзе Сөләйманның прототибыдыр. К. Тинчуринның хикәяләрендә революциягә кадәрге татар шәкерте үткән авыр юл төп сызык булып бара.

«Мәрҗәннәр» – К. Тинчуринның язылып бетмәгән әсәреннән бер өзек. Тинчурин дөньядан иртә китте, аның язасы хикәяләре, повестьлары, драма, комедияләре әле күп иде. Ә калдырган мирасы белән ул татар совет культурасы тарихында иң мактаулы кеше булырга лаек. Татар совет әдәбиятында, татар театрында Тинчурин кабызган утлар беркайчан да сүнмәс!

…Тинчуриныбыз бар иде.

Кадерен белеп искә алу, мирасын хөрмәт итү, таланты алдында баш ию гадәт булып китсен иде…

Социалистик Татарстан. – 1967. – 3 сентябрь

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации