Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 40 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Иҗатка юл башы

Бу бинага аяк баскан яшьләр фикердән мәхрүм булган буш сүзләр монда ишетмәсләр…

Н. И. Лобачевскийның Казан университетында
1828 елда сөйләгән реченнән

I

Казан университеты үзенең ачылган көннәреннән үк татар укымышлыларының ихтирамын казана. Университетлы булу – зур иҗтимагый-политик, культура-сәнгать, гыйлем-мәгърифәт мәсьәләләрен кузгатып, җанландырып җибәрү өчен киң юл ачу дигән сүз ул. Университетлы халык, гомумән, тарихи перспективалы халык ул. Казан университеты галимнәре арасында безнең бабайларыбызга (патша хөкүмәтенең рәсми язмаларында һәм ул чорның гыйльми хезмәтләрендә без «инородецлар» дигән гомуми исем астында йөргәнбез) кеше буларак тигез итеп карау, «югарылык» мөнәсәбәте сизелмәү һәм татар халкының культурасы, әдәбият-сәнгатен үстерергә омтылыш тенденцияләре XIX йөз галимнәре һәм язучылары Ш. Мәрҗани, Г. Мәхмүдов, К. Насыйри, Г. Ильясиларны шунда тарткан. Боз астыннан чыгарга тырышкан умырзая чәчәкләре кебек, татар укымышлылары, зур культура, мәгърифәт мәйданына чыгу өчен, караңгылык патшалыгыннан Казан дарелфөнүненә –университетка тартылганнар. Татар язучыларының бик күбесе – М. Акъегетзадә, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Ф. Әмирхан һ. б. Казан университетына кереп белем алу турында хыялланганнар. Мондый бәхет исә ул заман татар язучыларыннан бары тик Газиз Гобәйдуллинга гына насыйп булган.

Хыялда гына калган университет революциядән соң татар язучыларына ишекләрен киң ачкан: монда Галимҗан Ибраһимов, Фәтхи Бурнаш, Гали Рәхим, Шамил Усманов, Һади Такташ чыгыш ясаганнар, университет студентлары аларның ялкынлы сүзләрен тыңлаган. Монда студентлар белән очрашу кичәсенә Фатих Әмирхан килгән. Әсәрләреннән, публицистикасыннан революция рухы бәреп торган сөекле язучыларын – авыру Фатих Әмирханны – беренче совет студентлары, коляскасы белән күтәреп, Актлар залының түренә алып кергәннәр. Володя Ульяновның беренче революцион чакыруы яңгыраган мәшһүр Актлар залында, Россиянең могтәбәр галимнәренең авазларын ишеткән таш диварлар эчендә революциядән соң татар совет даучыларының тавышы яңгыраган. Халкыбыз өчен кадерле, бик изге урын ул университет!

II

Менә утыз биш ел инде университетта татар филологиясе бүлеге эшли.

Мәгълүм ки, университетның татар филологиясе бүлегенә яшьләрнең бер өлеше үзләрен, белем алудан тыш, иҗади эшкә багышларга дип хыялланып киләләр. Дөрес, язучы, шагыйрь, драматург булырга бер генә уку йорты да махсус өйрәтми, моның өчен талант – беренче чиратта талант кирәк. Талантка үсеп, ачылып китү өчен һәрвакытта да тиешле шартлар таләп ителә. Университет стеналары эчендә исә моңа тулы мөмкинлекләр бар. Әдәбият кадрларын талантлы яшьләр арасыннан сайлап алу, үсәргә ярдәм итү ягыннан, әлбәттә, кафедра укытучыларының әдәби процесска якын булулары зур әһәмияткә ия. Татар филологиясе бүлегенең бөтен тарихы моның шулай икәнлеген раслый. Язучылар союзы әгъзаларыннан монда беренче чиратта бүлекнең «бишеге янында торган» Мөхәммәт Гайнуллин, Латыйф Җәләй кебек күренекле әдәбиятчыларны әйтергә кирәк. Алар, татар филологиясе бүлеге ачылгач та, студентларның иҗади көчләрен үстерү өлкәсендә зур эш алып баралар.

Бераздан алар янына тәнкыйтьче Гази Кашшаф, утызынчы елларда ук үзенең каләмен поэзиядә һәм прозада сынап караган әдәбият галиме Хатип Госман, фольклорчы Хәмит Ярми, Тукай иҗаты буенча белгеч Якуб Агишев килеп кушыла. Бүлек үзенең беренче чыгарылышларында ук татар әдәбиятының бүгенге көндә төп көчләре булган язучылар, тәрҗемәчеләр, шагыйрьләр, тәнкыйтьчеләрне үстереп зур дөньяга озата. Әдәби процесста үз авазларын ишеттергән Язучылар союзы әгъзаларыннан прозаиклар Г. Ахунов, Н. Фәттах, Ә. Баянов, А. Гыйләҗев, Э. Касыймов, В. Нуруллин, К. Тимбикова; шагыйрьләр З. Мансур, Ә. Юныс, М. Хөсәен, З. Мәҗитов; тәнкыйтьчеләр М. Хәсәнов, Р. Бикмөхәммәтов, И. Нуруллин, Н. Юзиев, А. Әхмәдуллин, А. Яхин, Ә. Кәримуллин, Т. Галиуллин, Ф. Миңнуллин, М. Госманов; тәрҗемәчеләр К. Миңлебаев, Я. Халитов, Ф. Гайнанова; очеркчылар М. Хәмитов, С. Шакир әнә шул чорда укыганнар. Алтмышынчы елларда университетта журналистика бүлеге ачылу белән иҗади көчләрнең бер катлавы анда җитешә башлый. Бу бүлекне тәмамлаучылар арасыннан Ш. Рәкыйпов, Н. Мадьяров, М. Вәлиев, Ә. Гаффаров, М. Галиев тиз арада үзләренең язучылык талантлары белән халыкка танылалар.

Университетның татар әдәбияты кафедрасы белән алтмышынчы-җитмешенче елларда әдәбиятчы Хатип Госман җитәкчелек итә. Бу елларда бүлектә укучылардан берничә тапкыр дулкын-дулкын булып талантлы шагыйрьләр калкып чыга. Равил Фәйзуллин, Зөлфәт, Гәрәй Рәхим, Мөдәррис Әгъләмов, Рәдиф Гатауллин, Рөстәм Мингалимовлар университетта укыганда ук шагыйрь буларак танылып өлгерәләр. Алар артыннан тагын бер катлау – Кадыйр Сибгатуллин, Равил Вәлиев, Рәшит Әхмәтҗанов, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Шамил Маннаповлар Язучылар союзына килә.

Бүлекне җитмешенче еллар тирәсендә дә байтак өметле каләм ияләре тәмамлап чыкты. Алар арасында Ринат Мөхәммәдиев, Роберт Миңнуллин, Фәннур Сафин һ. б. әнә шундыйлардан.

Шунысы кызык: университетның башка факультетларыннан, башка белгечләр әзерли торган бүлекләрдән дә язучылар чыгып тора. Утызынчы елларның башында ук университетның география факультетында язучы Мөхәммәт Гали белем ала. Илленче елларда исә бу факультетны тәмамлаган Ләбибә Ихсанова язучы булып китә. Әгәр Тамара Ян, Геннадий Паушкин, Игорь Золотусский, Рафаэль Мостафин, Мәҗит Рәфыйков, Рөстәм Кутуй, Илдус Ахунҗанов, Борис Дедюхин, Татьяна Поликарпова, Геннадий Хлебников кебек язучылар рус филологиясе бүлегендә укысалар, Николай Беляев, Диас Вәлиев – геология, Роман Солнцев (Ренат Суфиев), Адлер Тимергалин – физика-математика, Равил Бохараев механика-математика факультетларында белем алалар.

Университетның тарихын язучы кеше киләчәктә бер нәрсәгә игътибар итми калмас: монда укыткан яки укып югары белем алган кешеләр арасында Тукай һәм Җәлил премияләренә (Равил Фәйзуллин), Тукай премиясенә (Гариф Ахунов, Диас Вәлиев, Нил Юзиев), Җәлил премиясенә (Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин) лаек булган язучыларның исемнәре очрар. Хәер, университетның тарихын язганда ул исемлек моның белән генә чикләнмәс әле…

III

«Университетны тәмамлап чыктым» дигән яшь язучыдан күп нәрсә таләп ителә. Университет белемгә сусаган, үзенең дөньяга карашын киңәйтергә, белемен, культурасын үстерергә теләгән яшьләр өчен зур мөмкинлекләр тудырган. Монда телләр, әдәбиятлар, иҗтимагый фәннәр өйрәнү, спорт, сәнгать-эстетика мәсьәләләре югары дәрәҗәгә куелган. Татар филологиясе бүлеге студентлары, бигрәк тә үзләре иҗат эше белән шөгыльләнгәннәре, танылган язучылар, галимнәр, культура-сәнгать эшлеклеләре белән еш күрешәләр, фикер алышалар. Моның исә күптәнге күркәм традицияләре бар. Әле илленче еллар башында ук бүлек студентлары белән очрашуга композиторлар Салих Сәйдәшев, Александр Ключарёв, Җәүдәт Фәйзи килеп йөри иде. Язучылар, композиторлар белән очрашу университетның барлык факультетлары өчен дә зур бәйрәмгә әйләнә иде. Мондый очрашу кичәләрен оештыруга университетның проректоры, профессор Искәндәр Шәфигуллин зур көч куя. Ул елларда студентларның әдәби иҗат түгәрәкләре утырышына Уфадан махсус рәвештә Мостай Кәрим, Хәким Гыйләҗев, Гыйлемдар Рамазановлар килә. Казан дәүләт педагогия институтында укучы Әнгам Атнабаев та университеттагы каләмдәшләре белән көч сынаша, иҗат түгәрәгенең утырышларын калдырмый. Университет студентлары алдында язучылар Ә. Ерикәй, Р. Ишморат, Н. Арсланов, Ә. Исхак, А. Расих, Ә. Еники, Г. Бәширов, С. Хәким, X. Туфан, Н. Исәнбәт, X. Ярми, скульптор Б. Урманче һ. б. чыгыш ясыйлар. Бу матур традиция әле дә дәвам итә. Студентларның иҗади түгәрәгенә, аудиторияләргә Н. Фәттах, Г. Ахунов, А. Гыйләҗев, М. Сәлимҗанов, Т. Миңнуллин, Ш. Галиев, И. Юзеев, Р. Фәйзуллин кебек иҗат кешеләре еш килә. Һәр очрашу яшь иҗади көчләр өчен һичшиксез зур тәэсир ясый, һәр очрашудан яшьләр файдалы сабак ала. Моннан тыш, Татарстан Язучылар союзы идарәсе дә университетның иҗат көчләрен даими рәвештә күз астында тота. Язучылар оешмасы каршындагы тәнкыйть, поэзия, проза, тәрҗемә секцияләренең эшендә, семинарларда студентлар зур теләк белән катнашалар. Мондый бердәм иҗади эшнең никадәр файдалы, нәтиҗәле икәнлеген күрсәтеп торучы байтак фактлар бар. Университетта укучы иҗади яшьләрнең беренче әсәрләре – тәнкыйть мәкаләсеме ул, хикәя яки шигырьме – «Казан утлары» журналында да басыла. «Казан утлары»нда басылу исә бик җитди хәл, бу инде, бер дә шиксез, зур иҗат юлына «заявка» биреп кую дигән сүз. Тагын шунысы да бар: Татарстан Язучылар союзындагы йөз иллеләп язучының илле бише Казан университетында белем алган! Зур әдәби дөньяга чыкканчы, болар үзләренең каләмнәрен нәкъ менә университетта укыган чорда тибрәтеп караганнар…

…Июнь ае. Һәр елны июнь ахырында, Ленин урамындагы юкә чәчәкләреннән бал коелганда, диплом алган йөзләгән яшьләр университет белән саубуллашырга Володя Ульянов һәйкәле янына киләләр. Кыска төн узып, кояш нурлары университет ансамбленең борынгы гөмбәзләренә агылганда, бу мәйданда җырлар яңгырый. Монда татарча да, русча да, инглизчә дә, латинча «Гаудеамус»ны да җырлыйлар. Әмма җырларның төп мәгънәсе бер генә:

 
Сакланыр мәңге хәтердә университет…
 
Социалистик Татарстан. – 1979. – 25 декабрь
Мәңге яшь шигърият
 
День и ночь прядут метели
В двести тысяч веретён…
Городок в снегах затерян
И снегами заметён.
 
М. Исаковский
«Чистай дәфтәре»ннән

Бөек Ватан сугышының иң авыр көннәрендә – кырык беренче елның 19 ноябрендә – «Правда» газетасы Михаил Исаковскийның «Улыма әмер» исемле шигырен бастырып чыгарды. Сугышның дәһшәтле, бик хәтәр авыр бер атнасында бу шигырь тирән тылдагы, фронттагы барлык халыкның йөрәген тетрәтеп алды. Шигырьдә фашист афәтенә дучар булган карт ана улына әмер бирә, иң изге теләген белдерә. «Сөекле улым! Тизрәк җиргә иел дә күз яшенә чыланган сүземне тыңла! Улым! Синең әниеңнең бүген бер тәгам ризыгы, торыр җире, урыны юк. Ишетәсеңме, улым, сугышта беренче бул! Шакшы ерткычларны утта яндыр, машинаң белән таптат. Минем мәңгелек хәер-фатихам бу сиңа…»

Җан тетрәткеч бу сүзләр безнең Татарстан җирендә – Чистай шәһәренең Толстой урамында, 138 нче йортта иҗат ителгән. (Зур шагыйрьләрнең биографиясендә кызыклы очраклар була: «Шагыйрь китапханәсе» сериясендә чыгарылган китапта М. Исаковскийның бу шигыре нәкъ менә 138 нче шигырь булып кергән.)

Исаковский Бөек Ватан сугышы башланып эвакуация белән Чистайга кайтканчы ук үзебезнеке иде. Ул – безнең балачакныкы иде. Тукайлар, Такташлар рәтендә нәкъ шулар кебек үк үз, якын Исаковский бар иде. Аны һич тә, берәү дә «татарча язмый» дип башына да китерми иде, аның «Саубуллашу», «Катюша», «И кто его знает…» кебек җырлары Тукайның «Туган тел»е, Такташның «Урман кызы» белән бергә безнең балачакның рухи байлыгы булды, дөресен генә әйткәндә, без Исаковскийны рус шагыйре дип аерып куймый идек, чөнки ул гел безнеңчә сөйли, безнеңчә сагыш катыш моңлана, шатлана иде.

Озак еллар үткәч, миңа Исаковскийның җырларын ерак диңгезләр, таулар артында тыңларга туры килде. Шунысы кызык: «Катюша»ны күп халыклар тәрҗемә итеп тормыйлар, рус телендә, ватып-җимереп булса да, җырларга тырышалар. Бу җырны мин җиләс Балеар утравының экзотикалы Пальма портында испаннар авызыннан тыңладым, Шри-Ланка башкаласы Коломбо шәһәрендә дә ишеттем. «Катюша» – интернациональ! Ул – бөтен халыкныкы! Шагыйрь өчен шуннан да зур бәхет булуы мөмкинмени?!

Исаковскийның җырлары татар авылларына бернинди кичегүсез С. Сәйдәшев, Җ. Фәйзи, К. Тинчурин, Т. Гыйззәт, М. Мозаффаров, С. Хәким, С. Урайский, Ә. Ерикәй җырлары белән бергә үз булып килеп тора иде һәм бер ишетүгә үз булып кала иде. Аның мәшһүр «Огонёк» җыры да безнең Татарстан җирендә Исаковскийның Чистайда яшәгән соңгы айларында иҗат ителгән. «Огонёк» шигыре «Правда» газетасының 1943 елгы апрель санында басылып чыга. Бу шигырь бик күп композиторларны җәлеп итә, әмма никадәр генә күп көй язмасыннар, «Огонёк» үз сүзләренә тиң булырлык моң эзли. Нәтиҗәдә ул фронтка да, тылга да үзе тапкан көй белән килеп керә һәм бөтен халыкның күңелен яулап ала. Чистайда иҗат ителгән бу җырны 1944 елның җәендә бөтен фронт-окопларда, блиндажларда, походларда, вагоннарда, ял сәгатьләрендә җырлыйлар, җыр госпиталь палаталарына, армиянең үзешчән сәнгать коллективларына үтеп керә, аны чехлар, поляклар җырлый. Җырның текстын фронт газеталары баса. Бу көйгә сугыш тынып торган сәгатьләрдә урман аланнарында фронтовик солдатлар, офицерлар, шәфкать туташлары, зенитчицалар белән бииләр. «Огонёк» безнең татар авылларына да шул вакытта ук килеп җитте, моны хәрби әзерлек, әдәбият дәресләрендә укытучылар балаларга өйрәттеләр, бу җыр С. Хәкимнең «Юксыну» кебек сугыш вакытының аһ-зарын, сагышын, турылыклы мәхәббәт хисләрен, халык йөрәге тибешен үзенә сеңдергән бөек бер әсәр иде, һәм ул айлар, еллар буе илебездән дошманны куышты, зур имтихан тапшыручы халыкның рухи юлдашы булды.

Исаковский безнең халыкка, авылда ат җигеп, үгез җигеп җир сөргән, көлтә керткән, ындыр суккан авыл халкына, нигә шулкадәр якын булган? Моның хикмәте нәрсәдә? Шагыйрьләр исемлеге ул вакытта да зур иде бит, һәм нигә Исаковский ул кадәр якын, үз булып йөрәккә кереп, күңелгә сеңеп калган? Аның шигырьләрен кабат укыганда аңладым: шагыйрь нәкъ безгә якын булганны язган, без яратканны яраткан, без авыр югалтканны авыр кичергән икән. Аның лирикасында сугыш елларында безнең тормышны саклап калган мәшһүр бәрәңге, безнең тормыш юлдашыбыз булган ат-арба, сыерлар, зәңгәр урманнар, көлдә пешкән бәрәңге исе таралган көзге басулар, җитен көлтәләре, кибәнле-чүмәләле алтын-сары кырлар һәм шуларны өзелеп ярату, сагыну булган икән. Исаковскийның якын дусты, якташы Твардовскийга язган хаты бар. Чистайда әдәби кичә уздырганда, залда утырган кешеләрдән берәү теләген белдергән: поэзиядә мәхәббәт хисләре кебек нечкәрәк әйберләр турында язарга иде, ә атлар, салам йөкләре, карлы-маяклы юллар, камытлар турында укуы кызык түгел, дигән. Исаковский ул кичәдән кәефсезләнеп кайткан. Әмма атлар, камытлар, кибәннәр турындагы шигырьнең тылдагы батыр халык өчен кирәк икәнлегенә ышанычы кимемәгән.

М. Исаковский Татарстанда 1943 елның 25 июненә кадәр яши. Бу чорда аның иң популяр булган берничә җыры һәм сугыш темасына язылган күп шигырьләре туган. Аның фронтовик сугышчының сөю-сагыну, патриотизм, фидакярлек хисләрен әхлакый максимализм дәрәҗәсенә күтәргән «В лесу прифронтовом» җыры шулай ук Чистайда иҗат ителгән. 1942 елның 21 сентябрендә «Правда»да басылган бу җырның кулъязмасы Чистайда саклана. Матвей Блантер тарафыннан көйгә салынган гаҗәеп бөек хисләр – үзәк өзгеч сагыш, тыныч тормышка гимн, фашистларга нәфрәт хисләрен үзенә туплаган бу җыр безнең гаскәрләр белән бергә Варшаваны, Праганы, Берлинны фашистлардан азат итә, бу вальска безнең сугышчы солдат-офицерлар кыска ял сәгатьләрендә Польша, Чехословакия, Германия урамнарында, авыл-шәһәрләрендә дошман коллыгыннан азат ителгән поляк, чех, немец кызлары белән бииләр, үз илеңне сагыну, кадерен белү хисе, дошманны ныграк кыйнау, Европаны тизрәк азат итәргә омтылыш белән бергә кушылып, бөек әхлакый-рухи халәт тудыра. Исаковский сугыша, ул әнә шулай фронтта үзенең җыры белән алга бара.

Бездә берәр шагыйрьгә бәя бирәсе булса, беренче башлап, «ул – патриот» диләр. Әйе, патриотизм – безнең халкыбызның төп мораль сыйфаты. Әмма шагыйрь патриотизмы ул – катлаулырак, зуррак йөкле хис. Патриотик хисләрне лозунг формасында, декларатив формада белдереп була, шул ук хисләрне меңнәр, миллионнар күңелен кузгатып, ул күңелләрдә шул хисне арттыру, тәрбияләү юнәлешендә сәнгать әсәре тудырып була. М. Исаковский үзенең җырлары белән әнә шулай меңнәр, миллионнарны тәрбияләде.

Исаковский илленче еллардагы егет-кызларны яшьлек, тыныч хезмәт, кайнар мәхәббәт романтикасының көчле дулкыннарында берүзе диярлек тибрәтә алды. Мәхәббәт хисләренең, мәхәббәттә тугрылыкның бик кадерле, бик газиз чагы иде бу: сугыш беткән, халык иркен сулыш алган… Дөньяны шаккатырып, иркенләп эшлисе, хезмәт батырлыгы күрсәтәсе, классик әдәбият геройларыча сөясе, яратышасы килгән бер чор иде бу. Шагыйрьнең «Кубань казаклары» фильмы өчен язган җырлары («Каким ты был…», «Ой, цветёт калина») егерме-утыз еллар буе бөтен бер буынга рухи азык булды. Исаковскийның мәхәббәт җырларын радиодан, телевидениедән тыңлаганда («Одинокая гармонь», «Лучше нету того цвету»), яшьлекләре кырыгынчы-илленче елларга туры килгән кешеләр яшьлекләренә кире кайталар, шагыйрьнең якты, игелекле хезмәтенә рәхмәт белән аның истәлеге алдында башларын ияләр.

…Поэзиядә, гомумән, барысы да бар. Поэзия ул – бик бай, бик тере жанр, анда мәхәббәт тә, фәлсәфә дә, хис тә, кайнар яки салкын, салмак фикер-акыл да бар.

Ләкин кайчак шигырь китапларын укыйсың-укыйсың да нидәндер канәгатьсезләнеп куясың. Барысы да бар, барысы да шәп, әмма бодай басуында башакларны аерып йөргән, инеш буендагы баланның чәчәк атуын йөрәге белән тойган, бәрәңге басуларын, салам эскертләрен, кыйгач рәт булып күк гөмбәзеннән узучы очар кошлар моңын сагышлаган Исаковский юклыгы сизелеп, йөрәк чәнчеп куя. Исаковскийның бөек гуманистик шигырьләренә күз төшергәләп алу бервакытта да артык булмас иде…

Социалистик Татарстан. – 1980. – 19 гыйнвар
Сабый чакка сәяхәт

Нәкый ага Исәнбәтнең халык иҗаты әсәрләрен туплаган калын-калын томнары бар, әлегә дөньяга чыкмаган, тагын да калынрак томнарны тәшкил итәрлек кулъязмалары, карточкалары бар: боларда да халык әсәрләре тупланган. Әмма мин Нәкый аганың күп китаплары арасында диңгездән бер тамчы гына булып күренгәнен – «Нәниләр шатлана» исемлесен ешрак кулга алам. Шул китапны укып ял итәм. Ник алай, нигә шул китапны кулга аласы килә? Китапның бит эчке ягына «Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен» дип язылган, ә миңа инде илледән артык!

Китап мине балачакка алып кайта. Балачагын кем генә сагынмый икән? Нәкый аганың бу китабы миңа әнә шул сагыну хисләрен басарга ярдәм итә.

Аксакал галимнең язуына караганда, сабый чактагы уеннарыбыз безнең өчен бер эш, алай гына да түгел, төп эш булган икән. Бу китапны актарганда мин үзебезнең Казан арты балачагының бик матур уеннарын, текстларын кабат күрдем, кабат укыдым. Әйтерсең Нәкый ага бу текстларны безнең авылда торып җыйган! Хәтерлим: җәйнең иң матур көнендә безне – берничә сабыйны ияртеп күрше кызлары, егетләре урманга каен җиләгенә алып бардылар. Безгә дүрт яшьләр чамасы булгандыр – урмандагы сихри дөньяны беренче күрүебез иде. Шунда күрше кызларыннан берсе, җиләкле аланга килеп чыгуга, ниндидер бик борынгы бер көйгә җыр-такмак әйтә башлады:

 
Җиләк җыям, как коям…
 

Җәйнең эссе көнендә бал, җиләк исенә чумган аланда карт имәннәр арасыннан ишетелеп торган ниндидер тукылдауга, озын юан юкә очларында күкелдәп утырган (тегесен – тукран, монысын күке дип аңлаттылар) кошның моңлы авазына, биек абагаларның куркыныч-серле күләгәләренә әсәреп йөргән без сабыйларга бу җыр дөньяның теләсә нинди дәһшәтеннән сакларлык бер көч булып тоелды. Аннан бирле күп вакыйгалар узды, балачакның соңгы чикләренә сугыш афәте килеп керде. Теге җыр да онытылган икән. Ләкин без онытканбыз, Нәкый ага аны язып калган.

Нәкый ага язып алган «Буяу сатыш», «Чүлмәк сатыш», «Башмакчы», «Әбәкле», «Йөзек салыш» һ. б. бик күп уеннар – барысы да безнең бала чакныкы… Боларны язып алу, кәгазьгә төшерү гаять авыр, бу – пөхтәлек, ювелирларча төгәллек таләп итә торган эш. Чөнки тыңлап торганыңны, язып алганыңны сизсәләр – балалар уйнаудан туктыйлар. Балалар гына түгел, олылар да кыенсынып калалар, халык әсәрен йә бутыйлар, йә ясалмалык кертәләр, яки яздырудан бөтенләй баш тарталар. Бу китапка балаларда коллективизм, сыйнфый рух тәрбияли торган бик күп уеннарның текстлары тупланган. Уен – зур тәрбия мәктәбе! Чыннан да шулай бит! Аклар белән кызыллар булып кайда гына уйнамыйлар! Һәм кемнең генә ак түгел, ә кызыл булып, кызыллар отрядында уйныйсы килми? Һәм ике отряд «көрәшкәндә» «аклар» ягындагыларның тизрәк «әсиргә» төшәсе, тизрәк «җиңеләсе» килү – болар барысы да балаларның дөньяга карашын оештыру, системага салуда күп мисалларның берсе.

Нәкый ага халык иҗатын барлауда башка берни дә язмыйча, бары тик шушы хезмәтен генә биргән булса да, аның исеме фольклористика тарихында иң абруйлы урынны алып торыр иде. Чөнки бу китапны укыганда нәниләр генә түгел, олылар да шатлана.

К. Маркс болай ди: «Олы кеше яңадан сабый балага әйләнә алмый. Әмма аңа сабый баланың самимилеге куаныч китерә һәм ул, олыгайгач, үзенең асылына кайтып карарга омтыла…»

Нәкый ага туплаган балалар иҗаты әсәрләре балаларга гына түгел, өлкән буын кешеләренә дә куаныч китерә…

Яшь ленинчы. – 1980. – 26 гыйнвар

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации