Текст книги "Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 13 (всего у книги 40 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]
Шагыйрьнең бер әсәре турында
Тукайның 1912 елда чыгарган «Җан азыклары» дигән китабында җитди генә шигырьләр арасында ярым шаян тонда, җиңелчә генә стильдә язылган бер шигыре бар: «Ни кирәк тагы?». Тиз язылган, тиз иҗат ителгәндер дип уйлыйк. Җәяләр эчендә «экспромт» дип куйган шагыйрь. Укучылар хәтерлидер:
Алкаларың якты бриллиант ич, –
Җанкисәгем, ни кирәк тагы?
Һәрнәрсәдән миңа син кыйбат ич! –
Җанкисәгем, ни кирәк тагы?
Син теләк ич миңа, син салат4545
Салат – мактау.
[Закрыть] ич, –
Җанкисәгем, ни кирәк тагы?
Син хәят4646
Хәят – тереклек.
[Закрыть] ич миңа, син мәмат4747
Мәмат – үлем.
[Закрыть] ич, –
Җаным, бәгърем, ни кирәк тагы?
Шигырьнең үлчәве, рефрены (кабатлануы), «бриллиант» сүзе һәм, ниһаять, шагыйрьнең аны «экспромт» дип (ягъни кинәт иҗат ителгән) искәртеп куюы миндә кызыксыну уятты. Танылган берәр шагыйрьгә ияреп язылмаганмы бу? Әйтик, ул яраткан Пушкиннан яисә Лермонтовтан түгелме? Эзләнүләр китте. Ләкин Пушкиннан да, Лермонтовтан да мондый шигырь таба алмадым. Тукай яраткан Никитиннан? Некрасовтан? Юк, аларда андый «бриллиантлар» юк. Каян эзләргә? Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» дигән романын укып ятам. Яшь чакта укылган – берни дә аңламыйча. Болай, укыр өчен генә укылган. Классика – икенче яки өченче укуда гына классика. Романда тасвирланган Мармеладовның хатыны Катерина Ивановна үләр алдыннан саташып сөйләшә, дөресрәге, гел хакыйкать сөйли, яшьлеген искә ала. Бераздан җырлап та куя:
Синең алмазларың һәм җәүһәрләрең бар…
Соңгы минутларында: «Аннары ничек әле? Әй, шуны җырларга иде», – ди Катерина Ивановна. Һәм, аңына килеп, болай дәвам итә:
Синең күзләрең шундый матур,
Кызыкай, сиңа ни кирәк тагы?
Берничә минуттан Катерина Ивановна үлә…
Бу урында мин романның артында бирелгән искәрмәләргә кереп киттем. Тукайның әлеге «экспромт»ына бик якын килгәнемне сиздем. Искәрмәләрне төзүче Г. Коган исә Катерина Ивановнаның саташулы бу соңгы җыры турында мондый аңлатма бирә: «Синең алмазларың һәм җәүһәрләрең бар…» – Генрих Гейненың композитор Ф. Шуберт музыкасында яңгыраган романсы. Заманында бу романс урам җырчылары – шарманкачылар арасында бик популяр булган. Казан университетының чит телләр кафедрасында укытучы Маргарита Карловна – милләте буенча немец. ГДРда туып үскән. Анда Г. Гейненың немецча тулы басмасы бар икән. Мин Тукайны юлга-юл русчага тәрҗемә итәм, һәм шуның нигезендә ул миңа немецча текстны күрсәтә. Бу инде – табыш! Гейнеда мондый шигырь бар (юлга-юл тәрҗемә итәм):
Синең алмазларың һәм җәүһәрләрең бар,
Кеше теләгәннең барысы да бар.
Синең гүзәл күзләрең бар,
Җаныкаем, тагын ни телисең?
Мәңгелек җырлар тудырган
Синең матур күзләрең алдына
Мин бөтен халыкны җыйдым.
Җаныкаем, ни кирәк тагы?
Синең матур күзләрең –
Миңа илһам чишмәсе –
Шулар тарафыннан мин үлемгә хөкем ителгән –
Җаныкаем, ни кирәк тагы?
…Әле шушы көннәрдә генә минем янга университетның рус филологиясе бүлегенең соңгы курсында укучы бер студент килде. Мин аларда, лекторны алмаштырып кына, Тукай турында берничә сәгать лекция укыган идем. Студент әйтә: мондый тәрҗемә рус шагыйре А. А. Фет китабында бар, ди. Безгә, ди, Маргарита Карловна чит тел дәресендә Тукайга Гейненың тәэсире турында сөйләде һәм безгә практик эш эшләтте.
Кайтып, тиз генә Фетның 1959 елда чыккан китабын ачам. Каушыйм, эзлим һәм… «Г. Гейнедан» дигән бүлектән нәкъ шул шигырьне табам. Фет тәрҗемәсендә болай:
Ты вся в жемчугах и в алмазах,
Вся жизнь для тебя – благодать,
И очи твои так прелестны, –
Чего ж тебе, друг мой, желать?
К твоим очам прелестным
Я создал целую рать
Бессмертием дышащих песен, –
Чего ж тебе, друг мой, желать?
Очам твоим прелестным
Дано меня было терзать,
И ты меня ими сгубила, –
Чего ж тебе, друг мой, желать?
Бу тәрҗемә уңае белән тагын нәрсәләр әйтергә мөмкин? Әлегә документлар белән расланмаган бер версия бар: Тукай, Казанга килгәч, Гейнены, Гётены оригиналда укырга теләп, немец телен өйрәнә башлый. Бу турыда әдәбият белгече Якуб Агишев гел сөйли иде. Тукай бит фарсы, гарәп, төрек телләрен бик яхшы белгән, аның бу телләрдә язган бөтен-бөтен кисәкләре, гыйбарәләре, хәтта шигырьләре бар. Уральскида ул русчага өйрәнгән һәм шул дәрәҗәдә әйбәт өйрәнгән ки, русча гыйбарәләрне татар шигыренең эченә кертеп ритмга көйли һәм рифмалаштыра алган («Китмибез!» һ. б.). Дүрт тел белгән (русча, төрекчә, фарсы, гарәп) сәләтле егеткә, бәлки, бишенче телне өйрәнү артык авыр булмагандыр? Бу беренче версия дөрес була икән, – ул вакытта Тукай бу шигырьне, немецча текстка ияреп, үзенчә үзгәрткән. Икенче версия: 1911 елда Тукай Казанда С. Сүнчәләй белән бик нык дуслаша. Сәгыйть Сүнчәләй исә немец телен бик әйбәт белгән һәм, Тукай белән серләшә-серләшә, Г. Гейненың «Әлмансур» әсәрен турыдан-туры (ягъни немецчадан) татар теленә тәрҗемә иткән. «Әлмансур» 1913 елда аерым китап булып чыга. Шул процесста Сүнчәләйнең әлеге шигырьне Тукайга тәрҗемә итеп укып күрсәткән булуы мөмкин. Өченче версия: Тукай кулына А. Фетның 1910 елгы басмасы килеп кергән булуы ихтимал һәм Фетның «Гейнедан» дигән бөтен бер циклын укып чыгып, әлеге «экспромт»ны иҗат иткән булуы мөмкин.
Дөрес, тагын бер чыганак бар. Гейненың бу шигырен А. Н. Майков та тәрҗемә иткән. Тукайның бу шагыйрьдән тәрҗемәләре бар. Бер чорда ул, чыннан да, Майков иҗаты белән мавыгып алган. Майковта тәрҗемә болай:
Ты вся в жемчугах и алмазах!
Богатство – венец красоты!
При этом – чудесные глазки…
Ужель недовольна всё ты?
На эти чудесные глазки
Я рифмы сплетал как цветы,
И вышли – бессмертные песни…
Ужель недовольна всё ты?
Ах! эти чудесные глазки
Огнём роковым налиты…
От них я совсем погибаю…
Ужель недовольна всё ты?
Ничек кенә булмасын, Тукайның зур әдәбият белән элемтәсен күрсәтә торган матур бер дәлил бу.
Социалистик Татарстан. – 1986. – 23 март
«Яктырак йолдыз янадыр…»
Тукай бер шигыренә әнә шундый эпиграф куйган.
Эпиграфларга Тукай еш мөрәҗәгать иткәнме? Еш түгел. «Габделхәмид» дигән сатирик шигыренә – гарәп мәкален, «Күңел йолдызы» дигән шигыренә – төрек шагыйреннән ике юл, «Җил тавышы» дигән юмористик шигыренә – татар халык җырын, «Татар кызларына» исемле шигыренә халыкның шаян сүзен эпиграф итеп кулланган. Тагын ни бар? Социаль-политик лирикасының иң югары нокталарыннан берсе булган «Көзге җилләр» шигыренә эпиграф биргән дә «русчадан» дип күрсәткән. Аның шундый гадәте бар: «русчадан» ди, «Шекспирдан», «Толстойдан» ди. Әсәр исемен, гадәттә, күрсәтеп тормый, һәм ул заман өчен анысы кирәк тә түгел. Ә менә безнең заман галимнәре өчен боларны аныклау «тукайчылык» фәнен баета гына төшәр иде. Рус совет галимнәре әнә шулай төпченә бит…
Әйтик, «Көзге җилләр»гә бирелгән эпиграф:
Яктырак йолдыз янадыр, төн кара булган саен;
Ядыма Тәңрем төшә, бәхтем кара булган саен.
«Көзге җилләр» әсәренә бик тә туры килә бу эпиграф.
Шигырь 1911 елның 13 ноябрендә язылган, Тукай моңа тагын бер искәрмә биргән: «Корбан гаете алдыннан язылган иде». Монысы тексттан да аңлашыла:
Тилмереп торса бу ачлар, безгә бәйрәмнән ни ямь?!
Мәркадендә чөнки Ибраһим вә Исмәгыйль җылый.
Тукай томына бирелгән комментарийда бу шигырь Урта Идел буендагы ачлык фаҗигаләре тәэсире белән язылган, диелгән, һәм бу – бәхәссез. Төгәлрәк әйткәндә, 1911 ел көзенә Идел буе, аеруча Казан арты бик тә фәкыйрь керә. Ул көздә тиз суыта, көзлектә үк инде ачлар, өшегәннәр күренә. Ул арада Корбан гаете җитә, Казан мәчетләрендә, байлар урамнарында бу бәйрәмгә купшы әзерлек башлана. Салкын ноябрь җиле үзәккә үтеп, Тукай яшәгән Мәскәүски урамны каһәрли, ә либераль газеталарда һәр көн беренче биттә зур хәрефләр белән котлау телеграммалары: фәлән бай бу көнне фәлән байны котлый: «Гаед шәрифеңез котлы мөбарәк булсын».
Шагыйрь шундый салкын, җилле, ач төннәрнең берсендә кулына каләм ала. Көзге төн. Ул йоклый алмый… Һәм шунда ул әлеге шигыренә эпиграф куя. Әйтергә кирәк, аз санлы булган эпиграфлар арасында рус поэзиясеннән бердәнбере.
Тукай яраткан шагыйрьләрнең томнарын кат-кат актарам. Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Никитин. Болардан соң – Тютчев, Кольцов, Поздняков, Суриков… Кайсысыннан икән? Ярты ел, бер ел эзлим һәм… кинәт! Аполлон Майковның гадәти бер шигыре. Исеме дә юк, 1878 елда язылган. Нибары дүрт юл:
Не говори, что нет спасенья,
Что ты в печалях изнемог:
Чем ночь темней, тем ярче звёзды,
Чем глубже скорбь, тем ближе Бог…
А. Майков томына комментарий бирүче галим моны «беренче тапкыр фәлән журналда басылган» дип үтсә дә, укучы канәгать инде. Әмма рус совет әдәбияты фәненең зур мәктәбе бар шул: комментарий бирүче галим әлеге шигырьнең беренче вариантында «чем ночь темней» урынына «чем гуще ночь» гыйбарәсе кулланганын һәм шул ук юлларның декабрист шагыйрь П. А. Катенинның 1835 елда язылган бер сонетында «Чем гуще мрак кругом, тем ярче блеск звезды» дигән сүзләр белән бирелгәнен әйтә.
Димәк, Тукай йә декабрист шагыйрь П. А. Катенин иҗатына, яки А. Н. Майков иҗатына мөрәҗәгать иткән бу шигырендә. Ләкин мәсьәлә моның белән генә бетми: А. Майков томына4848
Майков А. Н. Сочинения в двух томах. – Москва : Правда, 1984. – Т. 1.
[Закрыть] биргән комментарийда текстны әзерләүче галим Л. С. Гейро болай ди: «Бу ике шагыйрь өчен ниндидер уртак бер чыганак булуы мөмкин. Моны ачыклый алмадык».
Галимнәр, текстологлар әнә шулай эшли, эзләнүчеләргә юл күрсәтә, юнәлеш бирә. Әйтергә кирәк, һәр ике рус шагыйрендәге «яктырак йолдыз янадыр» сүзләре кергән шигырьләрнең тарихлары бар. П. А. Катенин бу шигырен «Сонет» исемендә 1835 елда язган һәм А. С. Пушкинга хат белән салган: «Менә сиңа, сөекле Александр Сергеевич, бер сонет: миңа калса, ул беренчесеннән начаррак түгел… Ләкин кабатлап әйтәм: әтиләр балаларына хөкемдар түгел; ә син ни әйтерсең? Әгәр яхшы икән («яхшы» сүзе латинча. – М. М.), басарга бир». П. А. Катенинның «Сонет»ы болай тәмамлана:
Чем гуще мрак кругом,
тем ярче блеск звезды,
И чем прискорбней жизнь,
тем радостней могила.
А. Майков шигыре исә матбугатта 1884 елда күренә. Шагыйрь моны «Аполлодор Гностиктан» дигән циклына кертә. Әйтик, аның «Гётедан», «Гейнедан», «Мицкевичтан» дигән цикллары бар. Шигърият тарихында гадәти күренеш бу. Тик… кем ул Аполлодор Гностик? «Сез беләсезме Аполлодор Гностикның кем икәнен? – дип яза шагыйрь үзенең танышына. – Бу – минем уйдырмам. Үземнең бик эчке серләремне, уйларымны минем кешеләргә белдерәсем килми һәм менә шундый хәйлә кордым. Ләкин бу хәйләне бар кешегә дә әйтмим, ә бик күпләрне (хәтта филологларны да) икенче гасырда шундый шагыйрь яшәгән дип адаштырам; кайберләре миңа: «Беләм, беләм!» – дип җавап биргәләде».
Яктырак йолдыз янадыр, төн кара булган саен…
Чыннан да, рус әдәбиятына каян, кемнән кергән ул?
Тукай, «русчадан» дип күрсәтеп, кемне күздә тоткан? А. Майковнымы? П. Катениннымы?
Кыскасы, фәннең «тукайчылык» дигән өлкәсендә өйрәнәсе әйберләр байтак.
Социалистик Татарстан. – 1986. – 7 июнь
Шагыйрьнең зур бер остазы
Егерме яшьлек Тукай журналистлык, тәрҗемәчелек эшчәнлегенең беренче адымнарында ук Толстой иҗатына мөрәҗәгать итә. Уральскида чыккан «Фикер» газетасында ул Толстойның «Ильяс» хикәясен иҗади тәрҗемә белән урнаштыра. Хикәянең исемен ул «Граф Толстой җәнаплары язадыр» дип үзгәрткән.
Иҗатының башлангыч чорында Тукайның нәкъ менә бу хикәягә мөрәҗәгать итүе очраклы түгел. Журналист буларак аны беренче чиратта политэкономия мәсьәләләре кызыксындырган. Игътибар итик, публицистикадагы беренче тәҗрибәсен ул А. Н. Бахның «Царь-Голод» («Экономические очерки») дигән хезмәтеннән башлый. Товарларның бәясе, товарны эшләп чыгару, аңа ихтыяҗ, товар алмашу, акча, сәүдәдә конкуренция мәсьәләләре тәрҗемәченең үзе өчен бер әһәмияткә ия булса, пролетариаты, сәүдәгәре, буржуасы булган татар халкына үз телендә моны аңлатып бирү икенче әһәмияткә ия. Җир, алпавытлар, фабрикант, эш кораллары арасында мөнәсәбәтләрен шулай популяр телдә сөйләп чыгу журналист Тукайның беренче зур уңышларыннан саналырга хаклы. Толстойның «Ильяс» хикәясендә байлык туплау, ахырдан фәкыйрьлеккә чыгу, бәхет кемдә – байлардамы, фәкыйрьләрдәме кебек мәсьәләләр – нәкъ политэкономиягә кагылышлы бәхәсле фикер тулып ята.
«Ильяс»ны тәрҗемә иткәндә, Тукайның күңелендә бөтен бер шигырь дә туа. Озак та үтми, аның «Теләнче» дигән шигыре күренә. Шигырьдә элек бик мәшһүр бай булган берәүнең бөлгенлеккә төшкәч мәчет янында кулын сузып соранып торуы тасвирлана. Кайчан гына әле аның маллары хисапсыз булган, тройка атлары, фаэтоннары, төлке толыплары булган… Менә җәмгыять шундый. Тукай әле мондый күренешкә социаль анализ ясарга әзер түгел, шуңа күрә ул Толстойдан «ычкынмый». Толстойда исә «бәхет» фәлсәфәсе үзенчә. Һәрхәлдә, Толстой хикәясе аңа нык тәэсир иткән. Хикәядә төп герой – башкорт Ильяс – көн-төн эшләп, бик зур байлыкка ирешә. Ләкин бераздан төрле сәбәпләр аркасында Ильяс бөлә һәм элек үзе яхшылык эшләгән берәүгә хезмәтче булып керә. Мәҗлесләрнең берендә байлардан берәү, хезмәтчене танып, аның мондый хәлгә төшүенә таң калып болай ди: «Шулай шул, бәхет көпчәк шикелле әйләнә, берәүне түбән төшерә, берәүне югары менгерә». Толстойда: «Да, видно, так счастье перелетает, как колесо; кого вверх поднимает, кого вниз опускает». Бу төр фәлсәфә (Толстой фәлсәфәсе) Тукайның күңелен биләп ала. Берничә елдан аның «Нәсыйхәт» дигән шигыре күренә.
Күрмәгез бер яклы дип сез бу вафасыз дөньяны;
Ул ике яклы: аның бардыр иләк һәм күн ягы.
Әйләнә көпчәк кеби байлык вә шөһрәт, мәртәбә:
Син бүген бай, бәлки, шәйтаннан да ярлы иртәгә!
Гомумән, иҗатының беренче чорында – Уральскида «Фикер», «Уклар»ны чыгарган чорында – ул Толстой иҗаты белән бик нык мавыккан.
Тукай Толстой әсәрләренә ничек юлыккан? Кайчан аны укый башлаган? Безгә инде шуларны ачыклыйсы иде бит! Әйтик, публицистикасында ул әледән-әле Толстойча сөйләшә, әле генә матбугат укый башлаган татар халкына акыл гигантының фикерләрен җиткерә. «Шартлар» дигән мәкаләсендә Тукай яза: «Капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатькә пәрдә булып торуы бетмичә, мин үзебезне мөселман дип йөрүдә бер мәгънә дә тапмыйм». Толстойда укыйбыз: «Яшәп ятмакта булган тормыш тәртипләре җимерелергә тиеш… Капиталистик строй бетерелеп, социалистик строй белән алыштырылырга тиеш». Күрәсез, әле генә мәдрәсәдән чыгып, редакциягә эшкә кергән яшь егет Толстой иҗатын шактый тирән белгән.
Болай икән, бәлки, шагыйрьнең «Толстой фикере», «Толстой сүзе», «Толстой сүзләре» дигән шигырьләренең нигезен ачыклап булыр. Каян алган ул аларны? «Анна Каренина»данмы? «Яңадан туу» романыннанмы? «Сугыш һәм дөнья»данмы? (Бездә «Война и мир»ны дөрес тәрҗемә итмиләр. Сүз «солых» турында да, «тынычлык» турында да бармый, сүз сугышларның дөньяга, кешелек җәмгыятенә тәэсире турында бара.) Тукайның бу романнарны укыганмы-юкмы икәнен без белмибез. Кала икенче юл: Тукай шул чордагы бик күп рус газета-журналларын укыган. Халыкара хәлләргә багышланган бик күп мәкалә, фельетоннарына материалны ул, мәсәлән, «Сатирикон», «Синий журнал» һ. б. чыганаклардан алган. Шагыйрь тагын ниләр укыган? Толстойга кагылышлы нинди чыганакларга юлыккан булуы мөмкин аның? Әйтик, Толстойның якын дусты һәм биографы В. Г. Чертков, П. И. Бирюков рус журналларында, «Свободное слово» басмасында, «Спелые колосья» җыентыкларында һәм биографик хезмәтләрендә Толстой көндәлегеннән аерым өзекләр бастырганнар. Толстой үзе боларны бастырып чыгару «халык өчен файдалы булуы мөмкин» дип исәпләгән. Хәзер ышанып әйтергә мөмкин: көндәлектән басылган өзекләрне Тукай укып барган. Безгә килеп җитмәгән аның куен дәфтәрендә Толстой көндәлегеннән аерым өзекләр булгандыр дип уйларга тулы нигез бар. Чөнки «Толстой сүзләре» циклыннан дүрт шигыренең өчесе гомеренең соңгы айларында, түшәккә яткач язылган. Шагыйрь бу әсәрләре аркылы үз карашларының Толстойның гуманистик идеяләренә туры килә икәнлеген әйтеп калдырырга тырышкан, Толстой көндәлегеннән алынган ярым шаян беренче шигыре 1911 елда язылган булса, җитдиләре – 1913 елда. Толстой көндәлегендә, мәсәлән, мондый кагыйдә бар: «Беренче кагыйдә. Хатын-кыздан ерак тор». Толстойның шәхси докторы Д. П. Маковицкий истәлекләреннән: «Лев Николаевичка яңалык әйттеләр: Досев өйләнә. Скороходов кызына. Лев Николаевич: «Бу ярый. Иң яхшысы – өйләнмәү. Инде өйләнәсең икән, Скороходов кызына өйләнү – ярый». Тукайда:
Толстой фикере
Әле мөмкин икән иркеңне тоткынлыкка сатмаска,
Җаның көчсезлеген һич тә бу дөньяга сынатмаска, –
Өйләнмә, баш имә һич, телгә дә алма хатын-кыз дип;
Олугъ җан бул, куан-шатлан, шөкер, мин бит хатынсыз, дип,
Өйләнмәк бер-берәүнең җәбере-каһре өсткә менмичә –
Егылмак берлә бердер, һичбер әйбергә абынмыйча.
Немец язучысы П. фон Поленцның «Крестьянин» романына язган сүз башында Л. Н. Толстой ашау-эчүнең кеше тормышында төп максат булмыйча, яшәү өчен чара гына булырга тиешлеген әйтә. Тукай исә бу сүз башын укыган, бу инде исбатланды.
Клячкин шифаханәсендә ятканда, Тукай, үзенең остазының әлеге сүзләрен исенә төшереп, «Толстой сүзе» дигән икеюллык шигырен яза:
Кирәк анчак яшәп микъдар ашарга,
Кирәкми тик ашарга дип яшәргә.
Толстой көндәлегендә тагын мондый сүзләр бар: «Унынчы кагыйдә: яхшы бул һәм үзеңнең яхшы икәнлегеңне кешеләргә белдермәскә тырыш». Тукайда:
Толстой сүзе
Зур бәхет инсанга – һәр көн, һәр сәгатьтә яхшыру;
Яхшыру юк, булса анда: «Яхшы мин!» –дип лаф ору.
Толстойда: «Унөченче кагыйдә. Үзеңнең яшәү мөмкинлекләреннән һәрвакыт начаррак яшә. Ундүртенче кагыйдә. Байлыгың артса да, яшәү шартларыңны үзгәртмә». Тукайда (үләренә биш көн кала язылган):
Толстой сүзләре
Һичвакыт булмый пәшиман4949
Булмый пәшиман – үкенми.
[Закрыть] садә тордым, дип кеше;
Кан җылый күп чакта фәүкылгадә5050
Фәүкылгадә – гадәттән тыш.
[Закрыть] тордым дип кеше,
Җан тынычланды димә, булганга малда артыгың,
Артык ул, алганга нәмәгълүм5151
Нәмәгълүм – билгесез.
[Закрыть] гарибләр актыгын…
Тәмле булганга гаҗәпләнмә бу байлар ашлары,
Күп вакыт борчы, тозы – мискен гидайлар5252
Гидай – ярлы-ябагай.
[Закрыть] яшьләре.
Шунысы игътибарга лаек: иң соңгы шигырьләреннән булган әлеге «Толстой сүзләре»нең астына шул ук кәгазь битенә язган «Буш вакыт» шигыре дә Толстой көндәлегенең тәэсирендә язылган булуы мөмкин.
1847 елның язында Казанда шифаханәдә ятканда, Толстой план кора: шифаханәдән чыккач, үзләренең Казандагы туганнары Юшковларның имениесенә (Казаннан утыз километр ераклыкта, Казан – Саба юлы өстендәге Пановка авылы) барып ял итәргә. Шунда: «Телләр өйрәнергә: француз, рус, немец, инглиз, итальян һәм латин». Тукай, күрәсең, моңа игътибар иткән һәм «Толстой сүзләре» циклыннан иң соңгы шигыренә өстәмә итеп болай язган:
Безгә ят-чит телдәге изге фикерне тәрҗемә
Биш вакытта биш намаз күк керде инде фарзыма.
Бу «Толстой сүзләре»н дә хасладым буш вакътыма,
Күп вакыт моңлы күңелнең саф, аяз, хуш вакътына.
Үләренә санаулы сәгатьләр калган шагыйрьнең күңелендә «саф, аяз, хуш» вакыт булып алган һәм соңгы көннәрендә дә, соңгы сәгатьләрендә күңеле белән остазы Толстойның гуманистик бөек рухи дөньясында яшәп калган.
Бөек шагыйрь даһиларча үлә дә белгән.
Социалистик Татарстан. – 1986. – 17 октябрь
Шагыйрь гомере энҗеләре
1986 ел – Тынычлык елы. Халкыбыз күңелендә ул тагын бер күркәм бизәге белән калачак. Агымдагы ел – бөек Тукаебыз елы да. Быел халык шагыйренең тууына бер гасыр булды. Бу дата илебез күләмендә генә түгел, ЮНЕСКО карары белән дөнья масштабында билгеләп үтелә. Шушы уңайдан бик күп чаралар күрелде: шагыйрьнең биштомлык әсәрләре әдәбият сөючеләргә бүләк булды, аның хакында яңа гыйльми хезмәтләр дөнья күрә, рәссамнар – яңа полотнолар, каләм осталары төрле жанрларда яңа әсәрләр тудыралар. Театрлар шагыйрьгә багышлап спектакльләр куйды. Кино эшлеклеләре дә үзләреннән өлеш кертәләр. Шагыйрь турында истәлекләр языла, әдәби кичәләр уздырыла. Болар һәммәсе – даһи иҗатчыга халыкның чиксез ихтирамының чагылышы.
Үлемсез шагыйрьгә багышлап чыгарылган «Тукай» фотоальбомы исә хатирәле вакыйгалар чылбырында алтын алка булып тора. Бу альбом халкыбызның культура тормышында күренекле факт кына түгел, ә бөтен бер иҗтимагый күренеш (рус туганнар мондый саллы һәм масштаблы хезмәтне «явление» дип атыйлар).
«Тукай» альбомы – өч эшлекленең иҗат җимеше. Аның текстын Казан дәүләт университеты доценты, роман һәм повестьлары белән киң масса укучыларга әйбәт таныш язучы Мөхәммәт Мәһдиев язган, төзүчесе һәм фотосурәтләр авторы – Зөфәр Бәширов. Мәскәүдә чыга торган «Турист» журналының баш художнигы, РСФСРның атказанган культура работнигы Әнәс Закиров текстолог белән фото остасының хезмәтләрен берләштерү кадәресен башкарган.
Газета хәбәрчесе М. Мәһдиев һәм З. Бәширов белән әңгәмә уздырды, аларның берничә сорауга җавап бирүләрен үтенде.
– Мөхәммәт Сөнгатович, Зөфәр Гомәрович, икегез өчен дә уртак сорау: мондый альбомны чыгару фикере кайчанрак туды?
М. М. Әлеге идеянең чишмә башы бәреп чыкканга алты-җиде ел инде. Баштарак ул Тукайның туган ягы турында хезмәт буларак уйланылган иде һәм «Шагыйрьнең бишеге» дигән исем белән калыпланырга тиеш шикелле иде. Әмма Татарстан китап нәшриятында альбомның сценариен тикшергән җыелышларның берсендә нәшрият директоры Г. Н. Шәрәфетдинов әйтте: «Нигә Казан арты чоры белән генә чикләнергә? Тукаебызның тормыш һәм иҗат юлын тулы чагылдырсак отарбыз», – диде. Без бу фикер белән килештек. Яңа сценарий язылды. Аны тикшерүдә дә шагыйрьләр Ренат Харис, Илдар Юзеев, нәшрият редакторы Рәис Даутов кызыклы, эшлекле фикерләр әйттеләр (сүз уңаенда искәртеп узыйм: Рәис Даутов – Г. Тукай әсәрләренең биштомлыгы редакторы да).
З. Б. Тукай туган якларны калку күрсәтү, шагыйрьнең бишеген фотосурәтләр аша тасвирлау омтылышы минем күңелдә дә байтак еллар канат җилпеп торды. Казан арты гүзәллеген төсле фотоларда бирүне максатка ярашлы дип тәгаенләгән идем. Сценарийның соңгы варианты 1984 елның январенда эшләп бетерелде. Шуннан инде мин җигелеп эшкә керештем. Максат ачык иде: моңа кадәр чыгарылган фотоларны алмаска, фәкать оригиналда гына эшләргә дип килештек. Архив материалларына килгәндә, СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты архивындагы фотоларга таяндык. Һәрнәрсәдә Тукай рухы булсын дип тырыштык. Әйтик, Габдулла Тукай «Исемдә калганнар» дигән истәлекләрендә үзенең уракка йөрүен яза. Миңа арыш уру күренешен төшерергә кирәк иде. Тукай-Кырлайдагы шактый өлкән яшьтәге апаларны авырлык белән күндердем. Ә берзаман алар урак уру комарына шултикле бирелеп киттеләр, билләре авыртуларын да оныттылар. Сәгъди абзый йортында яңа чыгарылган мичтә кабартмалар пешерү күренешендә исә Кырлайдагы Тукай музее кызлары бик булыштылар. Шул рәвешле, без гади колхозчылардан алып республика җитәкчеләренә кадәр кешеләрнең игелекле ярдәмен тоеп эшләдек.
– Тукай турындагы моңа кадәр чыккан альбомнардан сезнең иҗат, хезмәт кай яклары белән аерыла?
М. М. Гадәттә, альбомны фотолар, иллюстрацияләр җыелып беткәч төзи башлыйлар. Без беренче адымыбыз итеп нигезле сценарий булдыруны куйдык.
З. Б. Элекке альбомнарда фотоларны ныгытып берләштереп торган көч юк иде. Ретушьлаганда фотоларны нык бозу-үзгәртү ямьсез тәэсир калдырып килде. Рәссамнарның шагыйрьне бозып ясау очраклары да булмады түгел. Халыкка чын Тукайны күрсәтү кирәк иде.
М. М. Фоторәсем, рәсем асты сүзләре һәм төп текстның бердәм яңгырашына ирештек шикелле.
Элекке альбомнарда сатирик рәсемнәр күп. Нигә әле, дидек без, халкыбызның үткәненнән бу тикле көләргә? Мәдрәсәләрнең ярлылыгы адым саен тәнкыйтьләнә иде. Монда бит халык гаепле түгел. Патша хөкүмәте акча бирмәгәч, ул мәдрәсәләр йолкыш хәлдә калмый нишләсеннәр?!
Мәдрәсәне наданлык йорты дип кат-кат сөйләүләр аз булмады. Тик халыкның иң акыллы, сәләтле уллары шуларда белем алганлыгы белән хисаплашмый буламы икән? Юк!
Габдулла Тукайны да ятимлек шаукымыннан айный алмаган мескен итеп карау тоелып китә иде. Югыйсә бит без аның «Мин бит… коеп куйган поэт кына түгел. Мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә» дип әйткәнен дә беләбез. Кайда монда мескенлек? Йә булмаса:
Шигъре Лермонтов вә Пушкин – олуг саф диңгез ул,
Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул, –
дип, матбугатка чыга алган шәхес мескен булырмы?
З. Б. Габдулла Тукайны чын зыялы итеп күрсәтү кирәк. Чынбарлыкта ул шулай булган. Шуңа ирешү юлында күп эш башкарылды, альбом шуның белән отты.
– Эш барышында нинди кыенлыклар кичердегез?
М. М. Кыенлыклар булмады түгел. Тукайны өйрәнү буенча бердәм фән – Тукаеведение юклыгы нык сиздерә. Тукай иҗаты белән генә җентекләп шөгыльләнүче гыйльми үзәк булса, күп мәсьәләләр уртак-күмәк көч белән хәл кылыныр иде. Мәсәлән, Пушкин йорты төсле үзәк… Ул чагында шагыйрьнең биографиясендәге ак таплар да тиз кимер иде. Г. Тукай сүзлеге төзелер иде дип тә хыялланыйк! Без Тукайны өйрәнү начар бармый дип исәпләргә күнеккәнбез, асылда исә, тарихчылар, архивчылар, телчеләр, әдәбиятчылар алдында бик зур эш тора әле.
З. Б. Буыннар алмашыну бара. Тукай чоры белән бәйләнгән, ул дәверне нечкәләп белгән, әдәби истәлекләр, фотолар, күренекле затларның шәхси әйберләрен саклаган кешеләр дөньядан китәләр. Алардагы хәзинәне туплап калу эшен бермә-бер җанландырырга иде.
Г. Тукайның 1911 елда төшкән фоторәсемен эзләгәндәге хәл алда әйткәннәремә дәлил була ала. Шагыйрьнең үз фотосын, артына язып, Дулат-Алиевка бүләк иткәнлеге билгеле. Шул фото кызында калмады микән дип эзләп барган идем. «Әти аны үзе музейга тапшырды» дигән җавап алдым. Дәүләт музеенда булып чыкмады, М. Горький музеенда да табылмады. Ниһаять, ул фоторәсемне Кырлайдагы музейда табу бәхетенә ирештем. Кырлайга ничек барып ирешкән? Моңа ачык кына җавап юк. Еллар үтү белән кайсы елны нәрсә булганын, теге яки бу вакыйганы төгәл генә ачыклавы бик кыен икәненә мисал итеп әйтүем.
– Тукайчылардан кемнәрнең хезмәтләренә таяндыгыз?
М. М. Профессорлардан Рәфик Нәфыйгов һәм Ибраһим Нуруллин хезмәтләреннән дип әйтү дөрес булыр. Аларның һәр икесе Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлын, дөньяга карашларын, шагыйрьне урап алган тирәлекне тикшерүгә күп көч куйды. Шулай да бер нәрсәне ассызыклап китим: төп таяныч Тукайның үз хезмәтләре – шагыйрь һәм поэмалары, прозасы һәм публицистик язмалары, хатлары булды. Бу кыенлыксыз аңлашылса кирәк. Беренчел чыганакка берни дә җитә алмый. Шуларны төбенә тоз коеп өйрәнгәч, нәтиҗә ясау – галим эше. Әмма альбом монография дә, роман яисә повесть та түгел. Монда текст авторының фотолар белән иллюстрацияләүчегә кулай материал бирә алуы шарт.
З. Б. Китапны һәркайда басып була. Альбом бастыру аерым шартлар сорый. Беренчедән, яхшы оригиналлар (фотосурәтләр) кирәк. Шуларсыз эшкә керешү – үзеңне уңышсызлыкка дучар итү дигән сүз. Икенче этап – шул оригиналлардан логик-художестволы композиция эшләү. Төзексезлек, анда тармак, монда тармак «бүлтәеп» торса, нәтиҗә көтәсе дә юк. Өченчедән, полиграфик база заман таләпләренә җавап бирергә тиеш. Болай дигәндә, альбом басылачак кәгазь дә, төсле рәсемнәр баса торган машиналар да күздә тотыла. Республикабыз җитәкчеләре, Татарстан китап нәшрияты башлыклары тырышлыгы белән кәгазьне Германия Демократик Республикасыннан алуга ирешелде, альбом Калинин шәһәрендә басылды. Төсле фоторәсемнәр белән эш итүдә андагы осталарның бай тәҗрибәсе бар.
– Г. Тукайның рус һәм Европа әдәбиятына мөнәсәбәтен күрсәтү мәсьәләсенә ничек якын килдегез?
З. Б. Тукайның үзе язып калдырганнарга караганда һәм тарихи документлар раславынча, шагыйрьнең рус әдәбияты белән дә, Көнбатыш әдәбияты белән дә ихластан кызыксынуы, ябышып ятып өйрәнүе, тәрҗемәләр эшли башлавы Уральск чорыннан ук килә. Әлбәттә, гомумән, иҗаты чәчәк атуы шикелле үк, төп хезмәтләре Казанда башкарыла. Казан чоры иҗаты – соклангыч камил әсәрләр чоры ул.
М. М. Кайчак Г. Тукайның русчадан тәрҗемәләре турында сүз башласаң, кайбер үтә «сак» иптәшләр «Боларны санап, Тукайны кечерәйтмибезме?» дигәнрәк фикер әйтәләр. Һич юк! Уйлап карагыз: егерме яшьлек Тукай Лев Толстой әсәрләрен тәрҗемәләргә кыюлык итә! Бу бит даһи Тукай гына эшли ала торган эш. Шул заманда шул яшендәге кеше Толстой тикле гигантның әсәрләренә нечкәләп төшенә дә, үз халкына ирештерү өчен, фидакяр адым да атлый. Бүгенге шартларда филологик югары белем алган кешеләрнең дә һәммәсе моңа базмый.
– Альбомның редакторы Кыям Миңлебаев һәм художество редакторы Герман Евгеньевич Трифонов белән эшләве авыр булмагандыр. Ике редактор да тәҗрибәле иптәш, күп авторлар белән эшләгән.
М. М., З. Б. Без алар белән иҗади контакт табып эшләдек, аларга бик рәхмәтлебез.
Әңгәмәне язучы Барлас Камалов алып бардыСоциалистик Татарстан. – 1986. – 15 октябрь
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?