Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 40 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Тынгысыз каләм

«Фатих Хөсни» диюгә, борынгы заманнан безгә кадәр килеп җиткән канатлы сүз искә төшә. Александр Македонскийның сарай рәссамы Апеллес болай дигән: бер юл да язмаган көе бер көнне дә уздырмаска… Шушы ярты гасыр эчендә, чыннан да, Ф. Хөснинең бер юл язмаган берәр көне булдымы икән?

Җитмеш яшь – язучының егет вакыты дип мәҗлестә әйтелә торган матур ялганны кабатлап торырга хаҗәт юк, әмма әдәбиятка ярты гасыр хезмәт итеп җитмешен тутырган язучы иҗаты турында инде иркенләп сөйләргә мөмкин.

Язучының халык күңеленә юлы кайдан башлана? Мәктәп дәреслекләреннән, хрестоматияләрдән. Ф. Хөсни ул дәреслекләрдә, хрестоматияләрдә ни дәрәҗәдә күрсәтелгән? Дөресен әйтик, Ф. Хөсни бүгенге мәктәп программаларында үз дәрәҗәсендә, әдәбиятта ул ирешкән югарылыкта бирелмәгән. Рус язучыларын алып карыйк: алар мәңгегә истә калырлык «Каштанка», «Ванька Жуков» (А. П. Чехов), «Акула», «Кавказ әсире», «Сикерү» (Л. Н. Толстой), «Капитан кызы», «Дубровский» (А. С. Пушкин) һ. б. әсәрләр белән укучыга тәкъдим ителәләр. Безнең мәктәп программаларында исә Ф. Хөсни язучы буларак аны бизәми торган әсәрләре белән тәкъдим ителә. «Кабак» хикәясе, мәсәлән, шундыйлардан. Ә Ф. Хөснинең «Кырык хикәя» дигән китабында ниләр генә юк! Аның иҗаты дәреслекләр өчен материал чыганагы буларак, гомумән, уңай. Романнан, повестьтан өзекме, гомереңә хәтерләп калырлык хикәяме – Ф. Хөсни иҗатыннан укучы балаларга күп нәрсә тәкъдим итәргә була.

Язучы Ф. Хөснинең шәхесен, иҗади портретын күз алдына китерү өчен аның архивын, метрика кенәгәләрен, нәсел шәҗәрәләрен актарып торуның бөтенләй кирәге юк: язучы – үзенең геройларында. Аның иҗат йөзен билгели торган күренекле әсәрләренең һәрберсенең геройларында өлешчә Фатих Хөсни үзе дә бар.

Әдәбият тәнкыйтендә язучының урынын, иҗатын билгеләгәндә, «аның иҗатына гражданлык хас, патриотизм хас» дип язып була, «аның теле халыкчан, стиле үзенчәлекле» дип бәя биреп була. Болай әйтү, әлбәттә, язучы турында бик гомуми итеп әйтү булыр иде… Ф. Хөсни иҗатының үзенчәлеген билгели торган сыйфатлар шулай да бүгенге әдәбият фәнендә инде әйтелгән. Ф. Хөснинең кеше рухын аналитик юнәлештә ачарга омтылучы художник икәнлеге мәгълүм. Бу сыйфат бигрәк тә аның сугыштан соңгы чорда язган хикәяләрендә, повестьларында күзгә ташлана. Үзенең хикәяләре, повестьлары өчен Ф. Хөсни бервакытта да зур вакыйгалар эзләмәде, тормыш-көнкүрештә очрый торган гадәти генә хәлләрдән ул халык күңеленә сеңеп калырлык рухи җылылык белән сугарылган матур-матур әсәрләр иҗат итте. Язучының «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә озак еллар эшләве дә иҗатына уңай йогынты ясамый калмагандыр.

Үзе өчен генә хас булган сыйфатларыннан берсе – аның үз геройлары эченә кереп, автор буларак, әсәрендә актив катнашуы һәм укучыны да әледән-әле активлыкка чакырып, дәшкәләп торуы. Аның теләсә кайсы әсәрен алып кара – барысында да авторның үзен, үз тавышын, үз характерын сизәсең. Геройларын үзе ярата икән, ул шуны укучыдан да таләп итә, үзе нәфрәтләнә икән – сине дә шуңа чакыра, тегесендә дә, монысында да актив рәвештә сиңа дәшә, дулый, рәнҗи, соклана, ачулана – барысын да нәкъ үзенчә, Фатих Хөсничә эшли.

Авторның тынгысыз рәвештә геройлар язмышына катнашып баруы, берөзлексез укучыга дәшеп, тасвирланган хәлләрдә катнашуын таләп итүе прозада Фатих Хөснинең үзенә генә хас тел-стиль үзенчәлекләрен тудыра. Бу үзенчәлек беренче чиратта, әлбәттә, аның әсәрләрендә халыкның гасырлар буена эшләнеп килгән тел байлыгын тиешле дәрәҗәдә файдалана белүендә. Тел составындагы төп компонентлар Ф. Хөсни әсәрләрендә халыктан алынган бизәкләр белән шул дәрәҗәдә төрелеп бирелгәннәр ки, аның җөмләләре еш кына җырга салуны көтеп торган сыман укыла. Көйдә мондый бизәкләр турында сүз барганда, музыкантлар «мелизм» сүзен кулланалар. Ф. Хөсни – әдәби телдә әнә шундый «мелизм»нар куллануның остасы.

Язучыны язучы иткән бер әсәр була. Калганнары инде, ишле гаиләдә туган балалар кебек, гадәти «яхшы» әсәр буларак кабул ителә. Ф. Хөсни әдәбиятта мактаулы урынны, минемчә, «Йөзек кашы» белән алды. Әдәби телнең мөмкинлекләрен, хезмәт халкының үткән юлына, аның күркәм гореф-гадәтләренә ихтирамын, гади хезмәт кешесенең бай рухи дөньясын ул аның соңгы әсәрләрендә дә («Авыл өстендә йолдызлар», «Утызынчы ел» һ. б.) мул буяулар белән тасвирлады. Ф. Хөсни үзе белгән темада һәрвакыт уңышка иреште. Әлбәттә, бер генә язучының да һәр язганы дөньяны шаулатмый. Бу хакыйкатьне Ф. Хөсни яхшы аңлый. Һәм үзенең чыгышларында, тәнкыйть мәкаләләрендә үз тәҗрибәсеннән чыгып ул киңәш бирә: укучыга тәкъдим итәргә тиешле әсәреңнең эчтәлеге, идеясе кызып, өлгереп җитмәгән көе язмаска! Эчке тының, сулышың этәрмәгән көе бер юл да язмаска! Бары тик шунда гына язучының хакыйкате синең, минем, безнең хакыйкать белән кушылыр…

Ф. Хөсни, өлкән язучы һәм тәнкыйтьче буларак, яза башлаган кешегә үзенчә ярдәм күрсәтә белә. «Үзенчә» дидек, чыннан да шулай: ул һәркемнең үз-үзе булуына ярдәм итә, комачаулап өйрәтеп тормый. Менә сез болай языгыз, менә болай кирәк дип вәгазь укымый. Яза башлаган кешегә хикәя, повесть, роман нәрсә ул – шул турыда әдәбият теориясе өйрәтми. Югыйсә бездә шулай өйрәтергә яратучылар күбәеп китте… Хәер, башка төрле тәнкыйтьчеләр дә бар: алар ничек дөрес язарга икәнен күрсәтмиләр, дөрес түгеле кайда икәнен бик төгәл күрсәтәләр. Ф. Хөсни үзенең тәнкыйть мәкаләләрендә һәрвакыт әдәбиятта яңа үрентеләрне эзли, өметле каләмнәрне дәртләндерә, әдәбиятта фальшь күрсә дулый, мәкалә яза, чыгыш ясый. Ул әдәби кыңгырау шикелле гел зыңгылдап тора, язучыларга, тәнкыйтьчеләргә тынычланырга, йокымсырарга ирек бирми. Бүгенге газетада, бүген килгән журналда яхшы әсәр чыкса да, начары чыкса да, бу кыңгырау аваз бирә…

Ф. Хөснине әдәбиятта иң борчыган нәрсә – каләм әһелләренең тел белән саксыз эш итүләре. Дөрес, әдәби әсәр язганда тел мәсьәләсе язучының үзмаксаты түгел. Телне әсәрнең идеясе, сюжеты тудыра, һәм ул мәҗбүри көчләп эшләнми, табигый агышта бара. Әмма язучы әнә шул табигый агыштан чыгып тел «ясый» башлый икән, телне юри бизәкли башлый икән, фальшь туа. Ясалма, шома, халыктан аерылган тел туа. Язучының, телгә бөтенләй игътибар бирмичә, вакыйгалар артыннан ашыгуы исә телне авырайта, чуарлый, ямьсезли. Ф. Хөсни язучының төп «җитештерү коралы» булган телгә гомере буе гадәттән тыш сак мөнәсәбәттә булды: аның җөмләсендәге бер генә сүзне дә алыштыру, үзгәртү мөмкин түгел, алай итсәң, җөмләнең, әсәрнең «Фатих Хөснилеге» югалыр иде. Әдәби әсәрнең теле, язучының стиле мәсьәләсе – әдәби процесста тема, идея, язучының позициясе кебек төп күрсәткечләрдән берсе. В. И. Ленин үзенә укырга дип тапшырылган кулъязманың кырыена мондый сүзләр язган: «Становящимся» һәм «преобладаю– щим» сүзләрендә «щи» кабатланганлыктан, бу сүзләрне бер-берсенә якын куярга ярамый. Ләкин кулъязма кырыендагы сорау билгеләре стилистик яхшырту теләген белдерәчәк, дип кисәтә дә бик күп сорау билгеләре куя. «Телне чистартырга иде!», «? Тел!!» РСДРП Программасының проектын юлбашчы әнә шулай тикшерә, шулай укый.

Телнең төзеклеге әнә шулай дәүләткүләм әһәмиятле бер мәсьәлә икән.

Ф. Хөсни тел матурлыгын саклаучы, баетучы, аны үстерүчеләрдән иң актив прозаик буларак танылды. Әдәби процесста, йөзләгән язучы каләме арасында үз тавышың, үз стилең булу, башкалар белән буталмаслык үз аһәңең, телең булу, миллионлаган халык тарафыннан ярты гасыр буе яратып укылу – җитмеш яшь тулган көнендә язучыга шуннан да зур бәхет булуы мөмкинме?

Борынгы акыл ияләреннән берәү болай дигән: тормышыңны бер ел алга кайгыртсаң – бодай чәч, ун ел алга кайгыртсаң – агач утырт, йөз еллар яшисең килсә – кеше тәрбиялә, акыллы китап яз…

Ф. Хөснинең «Авыл өстендә йолдызлар», «Җәяүле кеше сукмагы», «Йөзек кашы», «Гыйльмениса», «Утызынчы ел» кебек әсәрләре, күпсанлы хикәяләре, әдәби тәнкыйть мәкаләләре киләчәк буыннарның да тормышын бизәр, яшәүләрен баерак, кызыклырак итәр. Язучының туган көнендә «Йөз ел яшә» дип әйтелгән теләкнең бөтен эчтәлеге, мәгънәсе әнә шунда.

Социалистик Татарстан. – 1978. – 3 февраль
«Уникенче поезд пассажиры»

Моннан ике ел элек «Огонёк» журналында Борис Гусевның шул исемдәге документаль хикәясе басылып чыккан иде. Бөек Толстойның Астапово станциясендә үткәргән соңгы көннәре, соңгы сәгатьләре турындагы бу хикәяне, ихтимал, тәрҗемә итеп газета-журналларда бастырырга кирәк булгандыр. Толстой юбилее уңае белән бу бик тә кызыклы һәм әһәмиятле булыр иде. Толстой исеме татар халкының һәрчак игътибар үзәгендә булган, һәм аның тормышына кагылышлы материаллар һәрчак матбугатта басылып барган.

Толстойның үлеме бөтен Россия халкын тетрәтте. Бу хәбәр татар хезмәт ияләрен дә кайгыга сала. Матбугат органнары Толстой үлгән көннәрдә бу бөек шәхеснең истәлегенә багышлап бик күп мәкалә урнаштыралар. «Бу гасырның хакимнәреннән вә даһиларыннан саналмыш Лев Николаевич граф Толстой, – дип яза «Шура» журналы, – ошбу ноябрь җиденче көн иртән сәгать җиденчедә вафат итде вә тугызынчы көн күмелде. Моның вафаты илә Россиядә гали фикерле бер адәм югалды вә урыны да буш булып калды»2929
  Шура. – 1910. – № 22. (Алга таба журнал саны җәя эчендә биреләчәк. – Ред.)


[Закрыть]
. Журнал моннан соңгы санында «Граф Лев Николаевич Толстой» исемендә зур баш мәкалә бирә.

Әгерҗе ягындагы Иж-Бубый мәдрәсәсендә, Толстой үлүе турында хәбәр алынгач, матәм игълан итәләр һәм бер көнгә дәресләрне туктаталар.

«Толстой вафат! – дип яза Тукай бу көннәрдә. – Кояш йөзен чытты. Агълады. Инде көлми. Агар сулар дәфгатән бозландылар.

Ачы җилләр исеп, котырып китеп, агач башындагы кошларны кыйблага сөрделәр».

Толстой үлеме шагыйрь Сәгыйть Рәмиевкә көчле тәэсир ясый. Әстерханда чыга торган «Идел» газетасында бу кайгылы көннәрдә С. Рәмиевнең бер-бер артлы мәкаләләре, шигырьләре күренә: алар барысы да Толстой шәхесенә багышланган.

Толстой авыру хәлендә 1910 елның 31 октябрендә, көзге шыксыз кичтә Астапово станциясендә туктап кала. «Идел»нең 2 ноябрь санында С. Рәмиев инде баш мәкалә белән чыга. Татар газетасындагы татарча мәкаләгә С. Рәмиев русча исем биргән: «Лев Николаевич Толстой ушёл от общества». Ни өчен шулай исемләгән? Безнең уебызча, шагыйрь монда Толстойның йортыннан чыгып китүенә зур, иҗтимагый мәгънә биргән һәм шул мәгънәне күтәрерлек сүз эзләгән. Бөтен Россия халкының күңелен тетрәткән бу хәлне шагыйрь бөтен Россия халкы аңларлык сүз белән бирергә теләгән. Тукай да бу хәлне шулай зурдан кабул иткән иде бит! Ул да «мәсьәлә бик зур – сыйдырмый тар шигырьләр үлчәве» дигән иде.

Җиденче ноябрь иртән алты сәгать биш минутта Астапово станциясе начальнигы Иван Иванович Озолинның квартирасында бөек акыл иясенең сулышы туктый. Бөтен илгә телеграммалар оча: «Толстой үлде». Татар газеталарына бу көннәрдә бик күп мәкаләләр ява. Толстой исемен пропагандалауга «Идел»дә эшләүче С. Рәмиев аеруча зур көч куя. «Идел»нең 9 ноябрь санында Толстойның рәсеме басыла, аңа багышлап С. Рәмиев зур мәкалә урнаштыра. Газетаның моннан соңгы саннарында да Толстойның бөеклеге, культура-фикер үсешенә тәэсире турында күпсанлы мәкаләләр басыла. С. Рәмиев рус матбугатының, алдынгы интеллигенциясенең Толстойга зур игътибар бирүләренә соклана («Руслар дисәң, руслар, яхуд кешеләр дисәң, кешеләр шул», № 306), татарларның бу өлкәдә шактый артта калуларына, ваклыкларына ачына. («Һади абзый мантыйкы һәм Лев Толстой идекләре», № 304.) Шул ук көннәрдә аның «Лев Толстой наменә» багышланган «Ул үлде» исемле шигыре дә басыла. Толстой исеменә шундый ук игътибарны без «Вакыт» газетасында да күрәбез. «Вакыт»та бу елларда тәнкыйтьче Җ. Вәлиди эшли. Ихтимал, шуның тырышлыгы беләндер, 1910 елның ноябрь саннарында бу газета Толстой шәхесенә багышланган бик күп мәкалә урнаштыра. Хәер, «Вакыт» газетасы өчен Толстой исеме һәрвакытта да олуглык, бөеклек символы буларак килә. 1907 елда газета Толстойны «Мәшһүр мөхәррир» дип атый һәм подписчикларның санын арттыруга ярдәм итә торган «кызыклы материал» бирә. «Мәшһүр мөхәррирләр ничек язалар?» дигән мәкаләдә Толстой, Горький, Купринның нинди шартларда яза алулары турында гади укучыны кызыксындырырлык мәгълүматлар бирелә. Моннан тыш газета Толстойның 1908 елгы юбилее, аның әсәрләренең күргәзмәсе һ. б. турында зур-зур мәкаләләр баса. Толстойның сиксән еллык юбилеена кагылышлы һәр яңалык «Вакыт»ның игътибар үзәгендә була. «Вакыт» шулай ук Толстой әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүнең кирәклеген күтәреп чыга3030
  Вакыт. – 1908. – № 374.


[Закрыть]
һәм бу эшне башлап та җибәрә. Билгесез тәрҗемәче 1909 елда бу газетада Толстойның «Ана йөрәге» исемле хикәясен татарча бастыра3131
  Вакыт. – 1909. – № 57.


[Закрыть]
. «Вакыт»ның Толстойга мөнәсәбәте унынчы елларда тагы да активлаша. Анда Толстой әсәрләренең тәрҗемәләренә зур рецензияләр басыла. (Мәсәлән, М. Галәүнең «Хаҗи Морат» тәрҗемәсе турында3232
  Вакыт. – 1917. – № 1189.


[Закрыть]
, кайбер очракларда Толстой идеяләренә, аерым әсәрләренә ияреп язулар күренә3333
  Олугълык нәрсәдә? – Вакыт. – 1912. – № 909.


[Закрыть]
һ. б. Газета шул ук вакытта Толстойның иң популяр язучы икәнлегенә дә басым ясый. Үзәк газеталардан алып, «Вакыт», мәсәлән, 1909 елда шундый хәбәр бастыра: Оскар Норвежский3434
  Оскар Моисеевич Картожинский (псевдонимы – Оскар Норвежский) (1882 – 1933), журналист һәм тәрҗемәче. – Г. Х.


[Закрыть]
дигән берәү соңгы ун ел эчендә иң күп укыла торган әсәрне билгеләргә тырышып анкета тараткан икән. Анкеталар унынчы елларның иң популяр әсәре Толстойның «Яңадан туу» романы дигән нәтиҗәне биргәннәр3535
  Вакыт. – 1909. – № 498.


[Закрыть]
.

Толстой исеменә «Йолдыз» газетасы да игътибар итә. Аның битләрендә Толстой әсәрләренең татарчага тәрҗемәсе турында хәбәрләр күренә. Болар күбрәк информация тәртибендә. Мәсәлән, анда Әстерхан яшьләренең С. Рәмиев тәрҗемәсендә «Живой труп» әсәрен куярга җыенулары, И. Богдановның «Крейцерова соната»ны тәрҗемә итүе һ. б. турында 8–10 юллык информацияләр бирелеп бара. Шул ук вакытта «Йолдыз» Толстойның Аллага, дингә мөнәсәбәте мәсьәләләрен дә яктыртып барырга тырыша.

Хәзер «Лев Толстой» (элеккеге Астапово) дип йөртелә торган шәһәрчек музее хезмәткәрләре, Толстой әсәрләреннән өзекләр җыеп, бер альбом төзегәннәр. Ул өзекләр арасында мондый сүзләр дә бар: «Капиталистик строй бетерелеп, социалистик строй белән алмашынырга тиеш, милитаризм строе бетерелеп, коралсызлану һәм арбитрация белән алмашынырга тиеш…» Коралсызлану… Әйе, Толстойны гомер буе борчыган мәсьәлә бу, Толстой, милитаризмга каршы бөтен дөнья халыклары бергәләп кенә көрәшә алалар, дип язды. Әмма бу көрәшне Толстой хәрби хезмәттән баш тарту формасында, пассив каршылыкка кайтарып калдыра иде. Әнә шуңа күрә карт Толстой хәрби хезмәттән баш тартучылар белән, аларны бу адымга этәргән мораль-этик нигезләр белән кызыксына. 1909 елда Казанда Мөбарәкша Гаделшин дигән егет хәрби хезмәттән баш тарта. Гаделшинга суд була, һәм аны ике елга дисциплинар батальонга хөкем итәләр. Бу хәбәрне ишеткәч, Л. Н. Толстой татар егетенең хәрби хезмәттән баш тартуның нигезе, сәбәпләре белән кызыксына һәм үзенең бер якын кешесен Казанга җибәрә. Әмма М. Гаделшинның патша армиясеннән баш тартуы дини мотивларга гына нигезләнгәнен ачыклагач, Толстойның кәефе китә.

«Аларның баш тарту мотивлары мин уйлаган сәбәпләрдән түгел, ахры», – дип яза Толстой үзенең көндәлегенә.

Толстойның Коръән турындагы фикерләре кызык кына. Кешенең, ди ул, Коръәнгә караганда да зуррак нәрсәсе була. Кешенең үз күңелендәге Алла аңа нәрсә яхшы, нәрсә яман икәнен әйтеп бара. Ә Коръән ул – «кеше кулы белән тудырылган нәрсә, безнең Евангелие дә шулай. Аларны бит кеше тудырган, ә кешеләр ялгышалар».

Толстойның татар халкы белән аралашуы, аның язмышы белән кызыксынуы турында мемуар әдәбиятта байтак мәгълүмат тупланган. Мәсәлән, җәй көннәрендә аның Самара губернасындагы имениесенә балаларын төяп алып баруы, андагы таныш татарларга тукталуы, кымыз эчүе, татар авылларындагы җыенда булуы, ат чабышлары белән кызыксынуы һ. б. турында соңгы елларда гына басылган истәлекләрдә язылды. Киләчәктә татар әдәбиятчы һәм тарихчы галимнәренә берләшкән бер китап әзерләргә кирәк түгелме икән? Бу китапта, мәсәлән, шундый бүлекләр була алыр иде: 1) Толстой әсәрләре татар телендә; 2) Татар театрында Толстой әсәрләре; 3) Әдәби тәнкыйтьтә Толстой иҗаты мәсьәләләре; 4) Казан крае, татар халкы Толстой әсәрләрендә һ. б.

…Астапово станциясе амбулаториясенең өлкән врачы Л. И. Стоковский авыру Толстой янына кергәч карточка тутыра. Ул карточкада мондый мәгълүматлар:

«Фамилиясе, исеме, атасының исеме – Толстой Лев Николаевич.

Яше – 82 дә.

Авыруы – үпкә шешү.

Карточканы тутырган көн – 1910 ел, 31 октябрь.

Хезмәте – …»

Шул урында врач Стоковский аптырап кала, Толстойга сораулы караш ташлый, хәлсез Толстой елмая һәм әйтә:

– Барыбер түгелмени? Языгыз – «Уникенче поезд пассажиры». Бу дөньяда без барыбыз да пассажирлар. Аерма шунда гына – берәүләр үзләренең поездларына керәләр, ә икенчеләр, минем кебекләр, чыгып баралар»3636
  Гусев Б. Пассажир поезда № 12 // Огонёк. – 1976. – № 13.


[Закрыть]
.

«Уникенче поезд пассажиры»ның йортыннан чыгып китеп читтә үлүенең сәбәбе турында чиркәү төрле легендалар тудыра. Имеш, семья мәсьәләсе, имеш, теге, бу… Әмма музейда Толстойның үз сүзләре язылган бер стенд бар. «Әйләнә-тирәмдәге бөтен кешенең мохтаҗлыгы чолганышында тормышым гөнаһларының бөтен авырлыгын минем кебек аңлаучыга һәм акылсыз җинаятьчел зиннәт эчендә, җинаятьчел шартларда яшәвен дәвам итүчегә, минем хәлем чыдый алмаслыкка әверелде».

Әйе, бөтен Россия халкының аңын дер селкетеп, моннан алтмыш сигез ел элек Толстой дөньядан китте.

«Лев Толстой үлде, – дип язды В. И. Ленин. – Художник буларак аның бөтен дөнья күләмендәге әһәмияте, фикерче һәм вәгазьче буларак аның бөтен дөньяда билгеле булуы, боларның һәр икесе рус революциясенең бөтен дөнья күләмендәге әһәмиятен үзенчә чагылдыра».

«Мөбарәк тәсбих өзелде» дигән әсәрендә Тукай аны «бөтен җаннарның җаны вә бөтен инсаннар вөҗданы кадерле вә бәһале Толстой» дип атады.

Элеккеге Астапово вокзалының фасадында һәрвакыт алты сәгать биш минутны күрсәтә торган иске сәгать бар. Ул сәгатьне 1910 елның 7 ноябрендә туктатканнар. Шундый ук сәгать вокзал эчендә дә бар. Бу залда авыру, хәлсез Толстой үзен квартирага урнаштырганчы эскәмиядә утырып торган. Алты сәгать биш минут – уникенче поезд пассажирының мәңгелеккә сикереш ясаган вакыт чиге…

Социалистик Татарстан. – 1978. – 8 сентябрь
«Исәнме, туганкай! Язуы бик кыен!»
(Язучы хезмәте турында уйланулар)
I

Егерменче елларда яшь совет язучыларын туплаган бер әдәби оешма әгъзаларының пароле әнә шулай булган. «Язуы бик кыен…» Бу берләшмәгә сугышны, тормыш баскычларын узып, дөньяның ачысын-төчесен татыган Вс. Иванов килеп керә. Һәм яза башлый, әсәрләре белән бер кат танышкач, М. Горький аңа хат аша болай ди: «Сез әгәр үзегез турында: «Мин, Вс. Иванов, фактларны, сүзләрне (соңгыларын бигрәк тә) бик артык кулланып язам. Бу минем дөньяны күп күрүемнән, тәэсирләргә бай булуымнан, ә алар минем ихтыярымнан башка кәгазьгә үрмәлиләр», – дип әйтсәгез, хакыйкать белән бер рәткә баскан булыр идегез. Алай язу бик җиңел ул, һәм җиңел булганга күрә дә алай язарга ярамый».

II

Язуы ник кыен? Чөнки талант кирәк. Ә талант кешедә йә бар, йә юк. Рәсүл Гамзатов шулай ди. Язучылык талантын еш кына матур җөмлә, матур сүз куллана белүдә дип уйлыйлар. Менә тема, менә конфликт… Менә чишелеш. Производствода яңалыкка комачау итүчене урыныннан алдылар, азып-тузып гаилә бозып йөргән ир яки хатын акылга утырды, ире ташлап киткән балалы хатынның зур көч куйган диссертациясен, ниһаять, расладылар, ул арада балалар да әтиле булды, һәм әсәр тәмам. Матур җөмлә белән шуларны язып чыксаң, әсәр язуның нәрсәсе бар? Өй салуның нәрсәсе бар – мүклисе дә чутлыйсы…

Әмма күпләр белеп бетермиләр: язучы тормышта бүген нәрсә бар яки электә нәрсә булган, шуларын гына язып утыра алмый, һәм алай булырга тиеш тә түгел. Теләсә нинди әсәр үткәнгә таянырга, бүгенгене сизәргә, киләчәккә юнәлергә тиеш. Кыены – әнә шул. Җөмлә төзергә әллә ни зур талант кирәк түгел, анысын аның графоман да булдыра, кыены – әнә тегесе. Язучыдан бит әле тормыш барышын бераз гына алданрак сиземләү, «прогноз» төзү сәләте дә таләп ителә. Анысы – кыен. Бу таләпне заманында Г. Ибраһимов куйган иде. Әдәби процесс моның шулай икәнен раслады. Дәрдемәнд Беренче бөтендөнья сугышын ул сугыш башланырга алты ел элек тойды. «Кайсы упкын тарта безне җан сорап…» дип иңрәде. Дөнья әдәбиятында фашизмга каршы юнәлтелгән беренче роман – Генрих Манның «Верноподданный» әсәре иң реакцион политик агым – фашизм рәсми төс алудан биш ел алда язылып бетте. Карл Чапекның «Саламандралар белән сугыш» әсәре дә гитлерчыларның нинди кабахәтлекләр эшләячәген алдан сизеп, алдан күреп тасвирлаган әсәр иде.

Н. Тихонов 1935 елда Польша, Австрия, Франция, Бельгия, Англиядә йөри. Германия өстенә инде фашист свастикасы иңгән, әмма Европа әлегә тыныч күк астында. Ләкин шагыйрь зур афәт якынайганын, катастрофаны гадәттән тыш сизгерлек белән тоя һәм бу турыда «Дустым шәүләсе» исемле шигырь яза…

1937 елда К. Симонов «Боз өсте сугышы» поэмасын язды. Һәм шагыйрь Европа туфрагын таптаячак фашист итеген алдан күрде:

 
Когда-нибудь, сойдясь с друзьями,
Мы вспомним через много лет,
Что в землю врезан был краями
Жестокий гусеничный след,
Что мял хлеба сапог солдата,
Что нам навстречу шла война,
Что к западу от нас когда-то
Была фашистская страна.
 

Муса Җәлил, халык, Ватан язмышы, бөтен бер халыкның икенче бер халык тарафыннан бетерелү мөмкинлеге турында уйланып, кырыгынчы елларда «Алтынчәч» әсәрен язды. «Алтынчәч»тә күтәрелгән масштаблы тарихи проблеманы озак та үтми язмыш көн тәртибенә куйды: ул көн кырык беренче елның егерме икенче июнь таңы иде.

Киләчәкне бераз гына алдан күрү. Поэтик сиземләү. Кыены – әнә шунысы…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации