Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 9


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 9 (всего у книги 40 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +
III

Язылган әсәргә тиешле бәя бирү – тагын да кыенрак. «Тиешле» бәя турында сүз бара. Әдәбиятның иң зур дошманы – уртакул әсәрне белә торып мактау. Дөрес, тәнкыйтьнең бурычы яманны гына эзләү түгел. Тәнкыйть беренче чиратта, әлбәттә, язучы әсәрендәге идеянең алга таба үстерелүе формасында, әсәрнең матурлыкларын ачу юнәлешендә барырга тиеш. Әнә шуны тормышка мөнәсәбәтле формада гына алып барырга тиеш. Шуны ачу процессында, һичшиксез, кимчелекләр, югалтулар да күренәчәк. Тик тормышка мөнәсәбәтле генә бәя бирелсен. Уртакул әсәрне мактау әдәбиятның дошманы булса, әдәби процесстагы сыйфат үзгәрешләрен тоймау, иске аршын белән эш итү – тәнкыйтьнең дошманы. Безнең соңгы еллардагы тәнкыйтьтә бик дөрес әйтәләр: бүгенге татар әдәбиятының дәрәҗәсен үз кысаларыннан чыгып түгел, бәлки бөтен совет әдәбияты ирешкән дәрәҗә таләбеннән бәяләргә кирәк. Ә моның өчен язучының да, тәнкыйтьченең дә, редакторның да әдәби яңалыклардан бик нык хәбәрдар булуы, гомумәдәби процессны белүе, кыскасы, консерваторлык итмәве кирәк. Кайвакытта шулай да була әле: язучы үзенең әсәрендә нинди проблемалар күтәргән икәнлеге турында сөйләшәсе урынына тәнкыйтьче аны җөмлә төзергә, сүз кулланырга өйрәтә башлый. Язучы әлеге әсәрдә сәнгатьчә нинди югарылыкка ирешкәне турында сөйләшәсе урынына тәнкыйть бу әсәрнең жанры турында бәхәскә керә. Янәсе, бу роман тарихимы, түгелме? Янәсе, бу әсәр повестьмы, әллә романмы? Ул юнәлештә китсәң… М. Горький үзенең «Ана» әсәрен «повесть» дип атаган, без исә балачактан аны роман дип йөрибез, әсәрнең кыйммәте аңа карап кимеми. Гоголь «Үле җаннар» әсәрен «поэма» дип атаган, ә без аны роман итеп рәхәтләнеп укыйбыз. Пушкин «Евгений Онегин»ын «шигырь белән язылган роман» дип атаган, без исә аны гомер-гомергә поэма дип йөртәбез. Жанрлар билгеләмәсенә Пушкин, Лермонтов, Гоголь, Тургенев, Толстой, Горькийлар бервакытта да ябышып ятмаганнар. А. Т. Твардовский жанр төшенчәсе тирәсендәге бәхәсне гомумән яратмый иде. Бу мәсьәләгә ул еш тукталды. «Толстой белән Тургенев, – дип язды ул, – яшь чакларында очрашып бер сөйләшкәндә мондый фикерне әйткәннәр: рус әдәбиятындагы иң күренекле әсәрләрнең берсе дә жанр билгеләмәсенә төп-төгәл туры килми». Алар Толстойның «Балачак» белән башланган трилогиясен, Тургеневның «Аучы язмалары»н, Гогольнең «Үле җаннар»ын, Лермонтовның «Безнең заман герое»н телгә алганнар.

«Мин үзем дә, – дип искә ала Александр Трифонович, – «Василий Тёркин»ны язганда жанрының төгәл булмавын сиздем, әмма озак баш ватып тормадым. Поэма була алмады бу, ярар, булмаса булмас, дидем. Әсәрнең баш өлеше юк – аны уйлап торырга минем вакытым юк; кульминациясе билгеләнмәгән, ахыры нәрсә булачагын белмим – әйдә, ярар дип уйладым, җанда нәрсә янса, шул турыда языйм, аннан күз күрер… Шуларга кул селтәгәч, мин иркенләбрәк язып киттем…»

Жанрлар арасындагы мөнәсәбәтләр, стиль яңалыклары соңгы вакытта тәнкыйтьчеләрнең игътибарын бик еш җәлеп итә. Хәзер әдәбиятта роман-сәяхәтнамә, роман-хроника, хикәяләрдән торган повесть, роман-пунктир… тагын әллә ниләр бар. Даниил Гранин әйткәнчә, әдәбиятта элеккеге ныгыган формаларның мутациясе бара, жанрларның күрше территорияләргә «бәреп керүе» күзгә ташлана. С. Крутилин («Липяги»), Р. Гамзатов («Минем Дагыстаным»), М. Кәрим («Озын-озак балачак»), Г. Бәширов («Туган ягым – яшел бишек»), М. Әмир («Без бәләкәй чакларда»), Ш. Маннур («Агымсуларга карап»), Ә. Баянов әсәрләре – әнә шул процессның бер мисалы. Боларга әле В. Конецкий, В. Катаев, В. Астафьев, А. Гыйләҗев, В. Солоухин иҗатларын китереп өстәргә мөмкин. Мондый төрлелек – заман күренеше, бу – файдалы яңалык. Безнең әдәби тәнкыйть бу яңалыкны сиземләүгә әле якынлашып кына килә, язучылар үзләре шуңа күрә бу мәсьәләдә оперативлык күрсәтеп, кисәтеп куялар. С. Крутилин «Липяги» әсәреннән бер хикәясен «Кое турында баллада» дип, В. Быков лирик-героик повестен «Альп балладасы», И. Юзеев «Сандугачлар килгән безгә» әсәрен «моңсу комедия» дип, В. Астафьев хәрби повестена һич тә көтмәгәнчә «заманча пастораль» дип куя. Ч. Айтматов та «Ак пароход»ына «Әкияттән соң» дип кисәтү бирә, Ә. Баянов бер әсәрен – «Тау повесте» дип, А. Гыйләҗев «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» дип кисәтеп, искәртеп куялар. Болар – традицион булмаган жанрлар яки шуңа тартымнар… Сюжет, композиция, жанр кысаларында стандарт була алмый. Һәм бу эзләнүләрне заман таләбеннән чыгып бәяләргә кирәктер.

IV

Вл. Маяковский язучылык хезмәтен корыч кою, алмаз кырлау белән бер куярга, каләмне штыкка тиңләргә чакырган иде. Штык – винтовкага матурлык өчен түгел, ә дошманга каршы көрәшер өчен, димәк, Ватаныңны, Ил-ананы, бала-чаганы бәла-казадан, дошманнан саклау өчен куела. Маяковский теләге буенча фикер йөртсәк, язучы хезмәте дә шулай кирәкле, Ил-Ватан өчен гаять әһәмиятле бер шөгыль икән.

Озынга киткән бу мәкаләдә әйтергә теләгән төп фикер дә шулай киңрәк, ахрысы: язучы заман рухын тоеп, ил-xалык язмышы белән яшәсә, заман таләпләренә үзенең әсәрләре белән җавап бирсә, язучы исеменең дәрәҗәсенә кызыгып кына язучы буласы килүдән түгел, ә яза алмый калмавы аркасында кулына каләм алса һәм аның әсәре китап киштәсеннән чират торып алып бетерелсә, китапханәләрдә аның китабы тузып, хезмәткәрләрнең укучылар арасында никадәр «тәрбия эше» алып баруына карамастан, почмаклары ашалып, төбе төшеп бетсә, әлеге әсәр белән бөтен бер буынга тәрбияви йогынты ясаса – шул язучының гына каләмен штыкка тиңләргә кирәктер. Ә әйбәт әсәр язуы бик кыен. Тихонов, Слонимский, Вс. Иванов, М. Зощенколар кергән оешмада зерәгә генә әлеге парольне уйлап тапмаганнардыр…

Социалистик Татарстан. – 1979. – 23 май
Язучы һәм тәнкыйтьче3737
  Киңәшмәдә ясаган чыгыш. Шәхси архивта сакланган кулъязма буенча тәкъдим ителә. Елы билгесез. – Г. Х.


[Закрыть]

Әйтик, прозаик үзенең кулъязмасын өенә алып кайтты… «Эчке рецензиядән соң карап чык, төзәтеп бастыр, озак тотмыйча китереп бир», – диделәр аңа.

…Кешеләр хөкеменә тапшырганчы, язучы бу әсәренә берничә ел гомерен – көннәрен һәм төннәрен сарыф иткән иде. Ул инде үз әсәрендәге геройлар язмышы белән яшәгән, сулаган, әсәренә ияләнеп өлгергән иде. Инде менә беренче тапкыр аның әсәрен чит кеше укыган. Язучы, үз текстына, үз сюжетына инде ияләнгәнлектән, әсәренең җитешсез, йомшак якларын инде тоймый башлаган иде. Менә хәзер беренче булып укыган чит кеше аңа бу җитешсезлекләрен күрергә ярдәм итәчәк, рецензент хәзер бу әсәрне тудыручы соавторга әйләнәчәк. Рәхмәт аңа…

Әмма «рәхмәт»не язучы әле ашыгыбрак әйтте. Чөнки кулъязма читендәге беренче карандаш эзе үк аны сискәндерде. Кәгазь читләрендәге сүзләрнең бер төрлесе әдәби әсәрнең үзенә бөтенләй мөнәсәбәтсез, икенче төрлесе авторны сүгү, шәхесен рәнҗетү, өченче төрлесе, авторның тел үзенчәлекләрен бетереп, текстны тигезләүгә кайтып кала иде. Автор белән рецензент арасында беренче биттән үк менә мондый «яшерен сугыш» башланган булып чыкты. Автор текстында «Атларны төз лапас астында туардылар» дигән җөмлә бар икән. Рецензент: «Ха! Лапасның кәкресе дә була икән!» Автор: «Ат сбруеннан чыккан күн исе, дегет исе…» Рецензент: «Дирбия» кирәк! Ат дирбиясе!» Автор: «Аның янында утырган интеллигент кыяфәтле бер карт». Рецензент: «Укымышлы» дигән сүз бар!» Автор: «Мал-туарны камыл басуына чыгардылар». Рецензент: «Йа, тел! Камыл басуы буламыни?!» Автор бер урында фәлсәфәгә бирелгән иде. Кырыенда: «Автор үз-үзенә сокланып ята. Ычкынды. Автор боелыксыз3838
  Боелыксыз – бәвелен тота алмаучы. – Ред.


[Закрыть]
икән…» Язучының гаҗәпләнүенә чик-чама юк иде. Әсәрнең кулъязмасын бик күп кеше укыган булса кирәк. Карандашлар төрле, почерклар төрле. Берсе авторны яратмый гына түгел, әсәрдә тасвирланган бүгенге колхоз тормышыннан үзенең бөтенләй бихәбәр икәнлеген күрсәтә, шулай да әсәргә бәя бирә! Ярый, телне һәм әсәрдә тасвир ителгән тормышны белмәсен ди, бәлки, ул сәнгать законнарын яхшы белә торгандыр, һәм монысы инде авторга, бәлки, чын-чынлап ярдәм күрсәтер. Ләкин монысы кулъязма кырыйларына менә нәрсәләр сызып барган: «Нәкъ авторның үзе икән бу!.. Автор моны үз тормышыннан алып яза икән!.. Фельетон бит бу!.. Бу образда автор …ны күздә тотамы?» һ. б., һ. б. Тискәре бер персонаж турында сүз барган урында рецензент болай дип тә язып куйган: «…хатыны була инде бу!», «Пүчтәк!», «Ха, ха! Мине көлдермәкче була, имеш!», «Ну и ну!», «Автор да тел беләм дип уйлый инде, ә!»

…Автор авыр сулап кулъязмасын читкә этеп куйды, күзләрен йомды. 1938 еллар тирәсендә «Чаян» журналында бер рәсем чыккан иде – автор ул вакытта әле бала гына иде, әмма менә хәзер шул рәсем аның күз алдына килде. Анда бер кибетнең жалоба кенәгәсенә теркәлгән дәгъвалар һәм сельпо председателенең боларга җаваплары язылган иде. Дәгъва: «Ни өчен кибеттә тоз юк?» Җавап: «Күзең чыкканмыни, бүген генә бер йөк алып кайтып аудардык бит». Дәгъва: «Ни өчен кибет вакытында ачылмый?» Җавап: «Ачылмый калганы юк бит әле, атаң башы кирәкмени тагын!»

Бер-береңә сәламәт мөнәсәбәт, профессиональ ихтирам, игътибар язучылар арасында норма булып кабул ителергә тиеш. Язучы, әгәр ул үз халкының вәкиле икән, һәр яңа әсәр, аның авторы белән кызыксынырга, аның уңышларына шатланырга, аңа ярдәм кулы сузарга әзер торырга тиеш. Рус язучыларында шул сыйфат көчле. Узган елда миңа бик күп рус язучылары белән аралашырга туры килде. «Сез нинди бәхетле, сезнең Абрамовыгыз бар», – дим. «Юк, безнең Абрамов кына түгел, Распутин да бар әле», – дип шатланып, горурланып әйтәләр. Бездә – шагыйрьләр арасында ничектер, прозаиклар арасында исә эш болайрак тора: яңа проза әсәре язган кеше бер-бер гаеп эшләгән сыман йөри, аның әсәреннән беренче чиратта гел кара якны гына эзлиләр, аңа ярдәм, киңәш бирәсе, җылы сүз әйтәсе урында яңа әсәр авторы белән коридорда келәт баскычында очрашкан мәчеләр кебек сыртны кабартып узалар. Иң әйбәте – бер кеше дә укымый торган сәнгать-әдәбият дөньясына ярты тиенлек тә яңалык, файда өстәми торган суррогат хикәя бастыру – аны укымыйлар да, тотып та карамыйлар, аның каруы җаның тыныч була. Алай да эшләп караган бар. […]

…Бераздан язучының әсәре дөньяга чыгарыр өчен эшкәртелә башлады. Аның текстындагы сүзләрне алыштырдылар, җөмлә ахырындагы «иде»ләрне сыздырттылар, «матур яңгырамый» диделәр. Фигыльләрне, исемнәрне үзгәрттерделәр. Дөп-дөрес, төп-төгәл җөмләләр ясалды, ул җөмләләр шома, укырга җиңел иде, һәм алар барысы да конвейердагы заготовкалар кебек бертөсле иде.

Автор үзе белән эш иткән рецензент, редакторлар кулына Ш. Камал, Г. Ибраһимов, Г. Тукай, Ф. Әмирхан килеп керсә, аларның теленнән нәрсә калыр иде икән дип уйланды. Ш. Камал телендәге үзенчәлекләрне бүгенге рецензент, редактор «таләпләре»ннән чыгып сыза, төзәтә башласаң, менә боларны беренче чиратта «шомартырга» кирәк булыр иде. «Үзеңме чәй ясыйсың?», «Ишекне чалт итеп кенә ябып куя», «Әткәй кем белән сөйли?», «Анда күрерсез, кая түгәләр» («Акчарлаклар» әсәреннән). Г. Тукай җөмлә конструкциясенең менә мондыен да кулланган:

 
Ушбу халык, кабак ничек ачылгач та,
Бик нык суга гөнаһы юк бутылкага.
 
(«Суык»)

Ф. Әмирханда, мәсәлән, мондый җөмләләр бар: «Төн яктырак кына, шатырдаган суык төн иде. Бит урталары суыктан оялып кызаралар; аяк астындагы кар да, йөрүчеләр баскач, тапталып кимсетелүдән зарланып шыгырдый иде («Хәят»). Г. Ибраһимовның әсәрләренә генә күз салыйк. Ибраһимов – һәр җирдә үзе! Җөмлә – аның үзенеке. Менә бер биттән берничә җөмлә: «Имеш, корсагына кыйнадылар», «Шул талаштан бераз үткәч…», «Ике еллар вакыт бит инде» («Татар хатыны ниләр күрми», курсивлар барысы да безнеке. – М.М.).

Бүгенге рецензент, редактор менә боларның берсен дә уздырмый, авторны «сындырып», ул аларны төзәттерә һәм шуның белән Газизәнең Газизәлеген, Шәрәфи картның Шәрәфи картлыгын бетерә, ә җыеп кына әйткәндә, язучының тел-стиль үзенчәлеген бер кысага кертә һәм бер үк төрле чырайсыз, әмма төзек җөмләләр ясатып, «шома» әсәр яздырта.

«Нам нужны доподлинно новые слова, созданные революцией, и новаторство в литературной форме, и новые книги, рисующие величайшую из эпох в истории человечества. Но только тогда сумеем мы, писатели, создать такие произведения, которые будут стоять на одном уровне с эпохой… когда научимся и новые слова тащить в литературу, и книги писать… чтобы девяносто пять слов были отличными, а остальные пять – хорошими…»3939
  Шолохов М. За честную работу писателя и критика // Литературная газета. – 1934. – № 33.


[Закрыть]
.

Рецензент авторның яки геройның эчке дөньясына кагылышлы бөтен фикерләрне сызып бара: «Кайда вакыйга? Тагын сүз китте! Вакыйга бир!» –дип, кәгазь кырында дулый, авторны сүгә, мәсхәрәли ул. Хәлбуки Г. Ибраһимов үз геройларының рухи кичерешләрен бишәр-унар бит буенча яза, үзе катнаша, укучыга дәшә, әмма әлегә вакыйга бирми (мәсәлән, «Яшь йөрәкләр» романында), ә Г. Ибраһимов кадәр яза алу турында хыялланып йөрибез түгелме соң? Г. Ибраһимовның «Уты сүнгән җәһәннәм», «Мәрхүмнең дәфтәреннән», «Сөю-сәгадәт» хикәяләрендә нинди зур вакыйга бар? Ф. Әмирханның «Картайдым», Ш. Камалның «Көзге яңгыр астында», «Курай тавышы», «Шәкерт» хикәяләрендә нәрсә бар соң? Вакыйга түгел, кеше бар!

Стандарт – прозаның куркыныч дошманы. Техника, көнкүреш әйберләрендә уңай, файдалы булган стандарт әдәби әсәргә зарар гына сала. Рус язучыларының – бүгенге көндә иң зур бәхәс уята торган һәм иң яратылып укылган язучыларның – бер генә әсәре дә стандартка туры килми. Русларда гына түгел, башка халыкларда да. Р. Гамзатовның «Минем Дагыстаным», Ч. Айтматовның «Хуш, Гөлсары!», «Ак пароход»ы стандарт түгел. Бондарев өч романында өч төрле үлчәүдә, өч төрле ачкычта язды: «Тишина» – сугыштан кайткан яшь офицерның тышкы тормышта үзенә урын эзләве, җәмгыятьтәге гаделсезлек күренешләренә каршы яшьләрчә протесты, сугыштан соңгы тынлыкка колак салуы формасында иде. Бу тирән психологик, эчке бунт белән тулы герой иде. «Горячий снег»та автор окоп төбен, блиндаж тормышын, солдат рухын бирде. «Берег»та бөтенләй көтмәгәнчә чыкты. Болар берсе дә стандарт түгел иде. Чөнки Л. Н. Толстой әйткәнчә, «предметларны ничек күрергә тели шулай күргән кеше художник түгел. Ә ничек бар шулай күргән кеше генә художник». Бондарев әнә ничек бар шулай күрде. Ә без сугыш темасын прозада бирә алмадык. Бу зур теманы без югалттык. Х. Камалов бер роман язган иде, һәм ул Бондаревча, Быковча («Его батальон») иде, әмма безнең тәнкыйть шуны күтәреп алмады, чөнки ул безнең стандартка туры килми иде. Сугыш темасы хәзерге вакытта да иң актив тема. Белоруссиядә Адамович, Колесник, Брыль шулай исәплиләр һәм яшьләрне тәрбияләүдә әһәмиятле чара дип карыйлар. Хатынь. Рус әдәбиятында хәзер моның яңа алымы туды – чын документка таянып язу иллюзиясен тудыру (стиль под документ) – В. Богомолов. Бездә анысы да юк.

Совет әдәбиятында хәзер лирик проза туды.

Лирик прозаның стиле һәм тематикасы бик чуар. Бу юнәлештә дә доминантлар юк түгел. Бу – беренче чиратта авторның уйлануларын, укучы белән киңәш-табыш итүләрен, тәэсирләрен үзе тудырган геройлар аша бирү. Мондый стиль стихиясе Р. Гамзатовның «Минем Дагыстаным», В. Конецкийның «Морские сны» әсәрләре өчен хас булды. Ләкин шул ук нәрсә Ю. Бондаревта да, С. Крутилинда да, Ф. Абрамовта да күзәтелә.

Әмма лирик проза безнең татар әдәби тәнкыйтенә һәм прозаның бүгенге гадәт-таләбенә туры килми. Бик кызганыч, заманында Ф. Әмирхан, Ш. Камал, Г. Ибраһимовта бу бар иде. Әхсән Баянов, мәсәлән, татар әдәбиятында Әмирханнар, Камаллар, Ибраһимовлардан башланган лирик прозаны яңартты. Яхшымы бу, начармы, әдәби тәнкыйть моны ачып бирмәде, гомумән, прозаиклар да, тәнкыйтьчеләр дә бу мәсьәләне читләтеп узарга тырыштылар. Чөнки Ә. Баянов әсәрләре без күреп өйрәнгән стандартка туры килми, ә дөп-дөресе – безнең кулда ике аршын, үлчәп-үлчәп карыйбыз да буталабыз, сүз әйтергә белемебез җитми. Кызыклы гына художник әнә шулай читтә, обоймага кермичә кала.

Бүгенге рецензент-тәнкыйтьче, язучының иҗат үзенчәлеген бетереп, аңа шартлар куя: бер үк җөмләне кабатламаска, бер үк фикерне кабатламаска, ди. Г. Ибраһимовка мөрәҗәгать итик: «Яшь йөрәкләр»дә «Мәхдүм алынды!» дигән җөмлә ничә тапкыр кабатлана икән? Яки «Юк, булмый, өмит бетте» җөмләсе ничә тапкыр кабатлана? Бер урында Ибраһимов аны рәттән өч тапкыр (!) кабатлый. Ни өчен? Кирәк булганга. Бүгенге рецензент, белмим, бу урында Г. Ибраһимов кулъязмасына нинди сүзләр генә язып бетермәс иде икән.

Эчке рецензия, редактор белән автор эше – әдәби тәнкыйтьнең үзенчәлекле бер формасы ул. Монда һәр өч якның зур игътибары, бер-беренә ихтирамы, ахыр чиктә әдәбиятчының этикасы хәлиткеч роль уйный. Явызлык, авторга дошманлык беркайчан да әдәби тәнкыйть арсеналында мактаулы ысул булмады… В. И. Ленин, тәнкыйтьченең этикасына кагылып, кимчелекләрне тәнкыйть иткәндә чама белергә, гайбәткә чыгып китмәслек дәрәҗәдә чикне белергә һәм «сак булырга» киңәш биргән иде4040
  Ленин В. И. Әсәрләр. – 47 т. – 62 б. (рус телендә).


[Закрыть]
. Шуннан чыгып без нәтиҗә ясый алабыз: әгәр авторның әсәрен беренче башлап әдәби телне, халык телен белми торган, сәнгать законнарын аңламый торган кеше бәяли икән, мондый очракта язучыга ярдәм турында сүзнең булуы да мөмкин түгел. «Болынга бозау керсә – «түчә», игенгә чыпчык төшсә – «көш», базга песи керсә, «прс!» дисең. Әмма әдәбиятка шундый кешеләр керсә ни дисең? Аптырап уйлап торасың да, бер дә кууны аңлатырга сүз тапмагач, колагына гына: «Энем, моннан болай мондый нәрсәләр язмаска тырыш», – дисең» (Тукай). Ә әдәби әсәр язуы бик авыр! «Серапион туганнары» дигән әдәби берләшмәнең (бу берләшмәгә заманында Вс. Иванов, В. Каверин, К. Федин, Н. Тихонов, М. Зощенколар кергән) паролен искә төшерик: «Исәнме, туганкай! Язуы бик кыен бит!» Әйе, язуы бик кыен, язучы хезмәтен ихтирам итә дә белергә кирәк…


Тәкъдимнәр

1. Башка әдәбиятлардан изоляцияләнгән хәлдә безнең проза үсә алмаячак. Бердәнбер юл – прозага бүгенге совет әдәбияты ирешкән югарылыкка таба ориентация бирү. Татар әдәбиятын торгынлыктан, шәкертлектән, без шәп дип мөселманча шөкрана кылып ятудан коткарырга тырышып Тукай болай язган иде:

 
Безгә чит-ят телдәге изге фикерне тәрҗемә
Биш вакытта биш намаз күк керде инде фарзыма.
Әйтмәгез, ул иске сүз «Гайнел-гыйлем»дә күп иде,
Әйтсәгез, сездән сорыйм мин: бездә нәрсә юк иде.
 

Без хәзергә менә шундый хәлдә: без шәп дибез, безне зурлыйлар, яраталар дибез, Ш. Бикчурин премия алды дибез – әмма бер карлыгач яз ясамый; безнең бабайлар Римны коткарган дигән казларга охшап калганбыз без.

2. Прозада зур борылыш кирәк: тема ягыннан түгел, тема ягыннан без дөрес юнәлештә торабыз дип уйлыйм. Эшчеләр сыйныфы (Ахун, Баян, Хәбибуллин, Бикчурин), бүгенге авыл (Аяз, Хәбибуллин, Бәширов, Баянов), тарихи тема (Ахун, А. Расих, Фәттах), сугыш темасы (Х. Камал, З. Нури, Ш. Рәкыйпов), сугыш чоры, сугыштан соңгы авыл темасы (Ф. Хөсни, Аяз, В. Нуруллин), интеллигенция (Ә. Еники) – болар ачык. Әмма сәнгатьчә осталык, яңалыкка зур әдәбияттан өйрәнмичә мөмкин түгел. Кыргызданмы, рустанмы, белорустанмы, әрмәннәнме – бәлки, барысыннан бергәдер.

3. Рецензентлар институтына теләктәшлекне көчәйтергә – моны кормушкалыктан туктатырга, әдәби әсәрнең язмышын хәл итүдә тормыштан, яңалыктан артта калган, каткан фикерле кешеләр белән эш итмәскә, яңалыкны тойган кешеләр бездә җитәрлек.

Сүз «Бүгенге прозага ни җитми?» дип башланган иде. Җавап: бик күп нәрсә җитми. Ни түгел, ниләр җитми. Шуларны ачыклау – бүгенге киңәшмәнең бурычы.

70 нче еллар ахыры – ?
Исеме җисеменә туры килсен

Әдәбият тарихында бер үк әсәрнең ике исем белән йөртелүенә байтак мисал бар. Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар» әсәре, мәсәлән, башта «Тугры сүз» дип, Таҗи Гыйззәтнең «Фәрхиназ» драмасы – «Ялкын», «Чаткылар» драмасы – «Талир тәңкә», Алексей Толстойның «Эмигрантлар» романы «Кара алтын» дип аталган. Язучылар үзләре үк күпмедер вакыттан соң әсәрнең исемен алыштыруны кирәк дип исәплиләр. Моның сәбәбе бер генә: әсәре аркылы язучы үзе әйтергә теләгән төп идеягә туры килерлек, шул идеяне иң тулы чагылдырырлык исем эзли, һәм, шул исемне тапканчы, аның җаны тынычлык күрми.

Кайвакытта әсәр язылып бетә – эчтәлегенә, идеясенә туры килерлек исеме булмый әле аның.

Әсәргә берничә сүздән торган атама бирергә мөмкин. Ләкин хикмәт анда түгел. Исемнең мәгънәви йөге бик зур. Бу – поэтик мәгънәгә ия булган бер кисәк, әсәрнең әһәмиятле кисәге.

Гадәттә, әдәби әсәрнең исеме ике мәгънәгә ия була. Ш. Бикчуринның «Каты токым» романындагы нефть разведчиклары җир бораулаганда әледән-әле каты токым белән очрашалар, зур кыенлыклар кичерәләр. Әсәрнең исеме бер яктан шуңа ишарәли. Әмма кыенлыкларны җиңә белгән, оешкан, эшлекле бу кешеләр үзләре дә каты токым дип әйтергә тели язучы. Ш. Камалның «Акчарлаклар» повестенда бөтен вакыйгалар диңгез фонында, гыйгылдашкан, ашарына балык эзләгән акчарлаклар белән бергә бара. Ләкин Ш. Камал балык эзләүче акчарлакларга параллель рәвештә бәхет эзләүче татар егетләрен ала һәм аларны «канатсыз акчарлаклар» дип атый. «Тирән тамырлар»да да шул ук хәл. Бер якта – давыл белән егылган карт имән һәм аның тирәнгә киткән тамырлары. Икенче якта – революциянең алга барышына комачаулаучы тирән тамырлар – Вәли Хәсәнов кебек үзләренең чын йөзен яшергән, әмма тамырлары тирәнгә киткән корткычлар. Мондый икеләтә мәгънә бик күп әсәрләргә хас.

М. Шолоховның мәшһүр романы «Тын Дон» дип атала. Әйе, Дон елгасын халык чыннан да шулай тын дип атый, аны сикәлтәле, бусагалы Днепр белән чагыштырмассың. Ләкин М. Шолохов тасвирлаган чорда шундый канкойгыч сугышлар, сыйнфый көрәш бара. Тын Дон ул болай гына, аның су өсте генә тын икән. Язучы, әлеге районда барган вакыйгаларга контраст өчен генә файдаланып, әсәренә шундый исем кушкан…

Кайбер әсәрләрнең исемнәре өчләтә мәгънәгә ия була. Мәсәлән, Н. Гогольнең «Үле җаннар» әсәре.

а) «Үле җан» дигән сүз белән Гоголь чиркәүгә, христиан диненә каршы чыга. Җан үле буламыни? Диннең өйрәтүенчә, җан – үлемсез, ул күчеп кенә йөри. Әнә шуңа күрә заманында цензура Гогольнең бу әсәренә биргән исеменә каршы төшкән;

б) икенче мәгънәсе фабулага карый, монысы предметлы мәгънә. Чичиков, ди автор, ревизия буенча тере исәпләнеп тә, инде үлгән кешеләрне сатып алырга исәп тотты;

в) өченче – төп мәгънәсе: чынлыкта исә үле җаннар – иске, алпавытлар Россиясенең хуҗалары Собакевич, Манилов, Плюшкин, Ноздрёв, Коробочкалар…

Мондый юл белән тикшерү әдәбиятта кызыклы гына нәтиҗәләргә китереп чыгара, йә, уйлап карагыз әле, Ф. Әмирхан ни өчен «Хәят» дип, З. Һади ни өчен «Мәгъсүм» дип атаганнар икән әсәрләрен? Ә. Еники ни өчен бер повестен «Рәшә» дип, икенче берсен «Саз чәчәге» дип исемләгән?

Тагын болай да була: язучы үзенең китабына бер исем куя, ә китап эчендәге хикәяләр, повестьларның берсендә дә бу исем кабатланмый. Моның да хикмәте бар. Шул ук Ә. Еникинең китабы «Салават күпере» диелгән, ә бу китапның эчендә андый әсәр юк. Китапны алыгыз да уйлап карагыз әле, ни өчен язучы шундый исем кушты икән аңа?

Тагын да катлаулырак хәлләр була: Америка язучысы О. Генриның (1862–1910) «Корольләр һәм кәбестә» дигән пародик-юмористик повестен беләсездер. Мондый исем каян килгән соң? Сез «Алиса могҗизалар илендә» дигән китапны укыгансыздыр, мөгаен. Аның авторы – англияле Льюис Кэрролл. «Алиса»ның дәвамы – «Көзге аркылы» дигән кызыклы әкият китабы. Шундагы бер эпизодны искә төшерик: Морж белән Балта остасы яр буеннан баралар икән. Яр буендагы устрицалар, Моржны күргәч, комга кереп качканнар. Моржның бик ашыйсы килә икән. Һәм ул болай дигән:

– Бик һәйбәт әңгәмә! Рәхәтләнеп йөрик!

Беркатлы устрицалар, комнан чыгып, болар артыннан киткәннәр.

Морж, диңгез буендагы бер таш өстенә утырып:

– Әйдәгез, башлыйк! – дигән. – Бик күп нәрсәләр турында гәп корырга вакыт җитте: башмаклар, көймәләр, сургычлы мөһерләр, кәбестә һәм корольләр турында…

Программаның шундый зур булуына карамастан, Моржның сөйләве бик аз вакыт алган. Озак та үтми, бөтен устрицалар Моржның ашказанына озатылганнар. Морж, шулай итеп, көймәләр, сургычлы мөһерләр, башмаклар, кәбестә һәм корольләр турында берни дә әйтмәгән. Ә менә О. Генриның бу повестенда боларның байтагы бар: «Көймәләр», «Башмаклар» дигән бүлекләр… Икенче бүлектә – сургычлы мөһер. Тик ике генә нәрсә юк: корольләр һәм кәбестә. Автор әнә шул повестена кертелмәгән ике нәрсә – корольләр һәм кәбестә исеме белән әсәрен атаган.

Әдәби әсәрнең исеме – заман, чор көзгесе. XIX йөздә, крепостнойлык строе череп таркала башлаган һәм беренче планга көчле характерлы, үзенчәлекле, хөр рухлы кешеләргә җәмгыять аеруча мохтаҗлык кичергән бер чорда, рус әдәбиятында әсәрләр кеше исемнәре яки кеше хезмәтенә кагылышлы аңлатмалар белән бирелгәннәр.

«Дубровский», «Капитанская дочка», «Евгений Онегин», «Борис Годунов», «Станционный смотритель» – А. С. Пушкин;

«Герой нашего времени», «Мцыри» – М. Ю. Лермонтов;

«Рудин», «Отцы и дети», «Ася», «Бурмистр», «Бирюк» һ. б. – И. С Тургенев.

1905 ел революциясе алдыннан һәм революция чорында татар тормышында бик күп иске кануннар юкка чыга: татарның уй-фикерен бер яктан искелек тарта, икенче яктан татар яңага омтыла. Бөтен нәрсә үлчәүгә салына: бер якта – искелек, кадимчелек, икенче якта – яңага тартылу. Яки-яки… Татарлар «яки» урынына фарсыдан алып «яхуд» сүзен дә кулланганнар. «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» – З. Бигиев; «Әсма, яки Гамәл вә җәза» – Риза Фәхретдинов; «Япон сугышы, яки Доброволец Батыргали агай», «Яфрак асты, яки Мәкәрҗә ярминкәсе», «Җәһаләт, яхуд Галиәкбәр агай» – Ш. Мөхәммәдев; «Шәкерт, яхуд Бер тәсадеф», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» – Г. Тукай һ. б.

Егерменче-утызынчы еллар совет әдәбиятының эчтәлеген шулай ук исемнәр аңлатып тора. Индустриализация, илне бөлгенлектән чыгару, төзелеш еллары; «Цемент», «Энергия» (С. Ф. Гладков) исемендәге әсәрләр… Вакыт ашыга, темплар кызулана: «Время, вперёд!» (В. Катаев), «Көннәр йөгергәндә» (Г. Кутуй) һ. б.

Соңгы унбиш-егерме елда заман язучылар алдына яңа проблемалар куйды. Табигать белән кеше арасындагы мөнәсәбәтләрдә гармония табарга, фән һәм техника революциясе чорында табигатьне саклап калырга кирәк. Шул проблема тууга әдәбиятта яңа формадагы әсәр исемнәре күренде: «Чык бөртеге», «Гөмбә җыю вакыты» – В. Солоухин; «Җидегән чишмә» – Г. Бәширов; «Ут һәм су», «Тавыш – табигать бүләге» – Ә. Баянов; «Матёра белән хушлашу» – В. Распутин һ. б., һ. б.

Әсәрнең исеме заман рухына яки эчтәлегенә туры килмәсә, шунда ук укучыларның ризасызлыгын тоясың. Минем «Фронтовиклар» исемле романымны тәрҗемәче, исемен ошатмыйча, «Большая земля под крылом» дип чыгартуга иреште.

Бу исемне тәрҗемәче тәкъдим иткәндә, безнең ике арада булган сөйләшүне хәтерлим.

– «Фронтовиклар» исеме бик таушалган, китабыгыз андый исем белән чыкса, кибет киштәләрендә ятып калыр, укымаслар, – диде тәрҗемәче.

Мин «Фронтовиклар»ны яклап карадым, әмма шигәя калдым: китап йөз мең тираж белән чыгачак иде. Китабы кибет киштәсендә еллар буе тузан җыеп яткан язучыдан да бәхетсез кеше бармы? Бөтен курыкканым шул иде. Һәм мин риза булдым. Аннан соң тәрҗемәче болай аңлатты:

– Әсәрдәге Рушат, Гата, Хәкимҗаннар һәрвакыт туган җирне тоеп эшлиләр, яшиләр. Аларны эшкә, көрәшкә рухландыручы зур җир бар – ул аларга көч бирә.

Бәхеткә каршы, китабым сатылып бетте һәм тиз бетте. Аны хәрби очучылар әзерли торган училищелардагы курсантлар бик күп алган, ахрысы. Алардан хатлар килде. Тамбовтагы хәрби училище курсанты болай дип язган иде: «Хөрмәтле Мөхәммәт Сөнгатович! Сезнең китабыгызны очучылар турында дип ышанып алган идем. Әмма укып чыккач, бер дә үкенмәдем. Мин әлегә тормышта үз юлымны дөрес билгеләдемме икән дип борчылып яши идем. Рәхмәт сезгә, сез минем күземне ачып җибәрдегез. Мин офицер булачакмын, ә офицер беренче чиратта педагог дигән сүз».

Воронежда яшәүче отставкадагы капитан хат язды. Балтыйк диңгезендә хезмәт иткән, сугыш вакытында диңгез очучысы булган ул. «Китапның исеменә карап кулыма алдым, беренче битен ачтым: «Балтика» дигән сүз бар. Бу – безнең турыда икән дип уйладым. Башта үкенгән идем, ләкин хәзер шатланам. Ветераннар советында бу китап турында сөйләдем. Хәрби-патриотик тәрбия эшендә без бу әсәрне файдаланабыз», – дип язган.

Узган ел башкорт язучысы һәм галиме Кирәй Мәргән белән очраштык. Без аның белән күптән таныш.

Кирәй Мәргән болай диде:

– Синең бу әсәрең – әйбәт әсәр. Әмма нигә син аны «Фронтовиклар» дип атыйсың? «Яудашлар» кирәк иде…

Әсәр исеме әнә шулай бәхәсле булып чыкты. Мин үз әсәрләремә исем таба алмыйча ничек газапланганымны башка бер уңай белән иркенләбрәк сөйләрмен дип ышанып калам әле…

«Ялкын» журналының берничә санында сезгә республикабызның күренекле журналисты Флорит Әгъзамов һәм тел белгече, профессор Вахит Хаков дәрес бирделәр. Инде сез мәкалә, очерк, әдәби әсәргә куелган күп таләпләр белән таныш. Сезнең арадан киләчәктә журналистлар, язучылар да чыгар. Язган мәкаләгезгә, әсәрегезгә исем куйганда, бу киңәшләрне истә тотарга тәкъдим итәм. «Үр артында үрләр бар», «Яңа үрләр менеп», «Көнне төнгә ялгап» кебек инде тузган, төсен үзгәрткән исемнәрдән качыгыз!

Һәр язманың – мәкаләме ул, әдәби әсәрме – исеме җанлы, мәгънәле һәм яңа булсын. Язган текстның эчтәлегенә исем туры килсен. Юньле кешенең исеме дә матур булса, халык аның турында: «Исеме җисеменә туры килгән», – ди.

Ялкын. – 1979. – № 10

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации