Текст книги "Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 12 (всего у книги 40 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]
Бер тәрҗемә турында
Шагыйрь Дәрдемәнднең «Тал чыбык» дигән шигыре «Вакыт» газетасының 1906 елгы 22 март санында басылган. Автор аны «Ислах сораган шәкертләргә тартамын» дип шәрехләп күрсәткән, астына «Д» имзасы һәм җәяләр эченә «тәрҗемә» дип куйган. Дәрдемәнд шигырьләренең һәр җыентыгына бу шигырь һәрвакыт ниндидер бер хата белән урнашып килгән. Мәсәлән, 1929 елгы җыентыкка аны «көндәлек матбугатта басылып чыкмаган шигырь» дип кертәләр, текстындагы сүзләрне үзгәртәләр. 1959 елгы җыентыкта исә текстның икенче бер урынында иҗек төшеп кала. Ниһаять, 1980 елда чыккан җыентыгында текстологик һәм библиографик төгәллеккә ирешелә. Шигырь нибары ун юлдан тора, һәм анда инде бер яки ике иҗек, яки сүз хатасы китү һич тә әйбәт түгел. Әмма 1980 елгы җыентыкта нигәдер моның тәрҗемә икәнен күрсәтмәгәннәр. Тәрҗемә? Кемнән? Моны ачыкларга кирәктер. Дәрдемәнд шигыре болай:
Ничөн суга сузыласың,
Тал чыбыктай, интегеп;
Ялварасың, борыласың,
Тилмерәсең, өзеләсең,
Аккан суга күз тегеп.
Япраккайларың кылтырый…
Эчеп канасың килә!..
Йөгрә-кача су чылтырый,
Кояш нурында җылтырый –
Һәм кача ул, һәм көлә!
Кемнән бу? Дәрдемәнд кемнән һәм ник моны тәрҗемә иткән? Алдагы җыентыкларда әйтергә кирәк: шигырь – туп-туры Ф. И. Тютчевтан. Ул шигырь исемсез. Анда да нәкъ ун юл. Бишәр юллык ике строфа. Тютчевта болай:
Что ты клонишь над водами,
Ива, макушку свою
И дрожащими листами,
Словно жадными устами,
Ловишь беглую струю?..
Хоть томится, хоть трепещет
Каждый лист твой над струёй…
Но струя бежит и плещет,
И, на солнце нежась, блещет,
И смеётся над тобой…
Тютчевның бу шигыре 1835 елда язылган. Россия җәмгыятенең әле 1825 елгы Декабристлар восстаниесе рухы белән яшәгән чагы. Дар агачларында чайкалган Рылеевлар, Пестель, Каховскийлар гәүдәсе әлегә бөтен халыкның йөрәгендә, күз алдында. Шигырь ниндидер бер эчке аһәң белән азатлык өчен көрәшкә күтәрелеп һәлак булган яшьләргә дәшә сыман. Пушкинда да шулай бит: аның «Аквилон» шигырен пушкинчылар 1825 елгы декабристлар восстаниесеннән соң язылган булырга тиеш дип саныйлар.
Зачем ты, грозный аквилон,
Тростник прибрежный долу клонишь?
Зачем на дальний небосклон
Ты облачко столь гневно гонишь?
..........................
Пускай же солнца ясный лик
Отныне радостью блистает,
И облачком зефир играет,
И тихо зыблется тростник.
Өч шагыйрьдә – өч шигырь. Хәер, төгәлрәге – ике шигырь. Дәрдемәнднеке – тәрҗемә. Шулай булгач, җыентыкларда аның тәрҗемә икәнен күрсәтергә кирәк. Шулай иткәндә, Дәрдемәнднең русча җыентыгы өчен аны яңадан русчага тәрҗемә итеп тору кирәк тә булмас иде. Монысы – мәсьәләнең бер ягы.
Икенчесе. Ни өчен әле шагыйрь бу шигыренә «Ислах сораган шәкертләргә тартамын» дип багышлау юллый?
1906 ел, март. Илдә революция бара. Революцион сыйныф – пролетариатка ияреп, крестьяннар күтәрелә. Шәһәрдә эшчеләр демонстрацияләренә, урам сугышларына приказчиклар, студентлар да кушыла. Татар мәдрәсәләре кузгала – шәкерт кайный. Шәкертләр укыту программаларын үзгәртүне, кирәксез дәресләрне бетерүне, дөньяви фәннәр кертүне таләп итәләр, яраксыз хәлфәләрен куалар, кулъязма газета, журнал чыгара башлыйлар, «Әлислах» газетасын оештырып, шуннан таләпчән аваз салалар. Яшьләр, тал чыбыгыдай интегеп, аккан суга сузылалар. Яфраклар селкенә, эчеп туясы килә. Азатлык – агым су – кояш нурында «җылтырый, йөгрә-кача чылтырый…»
Ф. И. Тютчевның бу шигырен Дәрдемәнд әнә шул шәкертләр күтәрелгән көннәрдә тәрҗемә итә һәм яшьләр күңелен нечкә лирик интонациядә ачып бирә. Ихтимал, Дәрдемәнд бу шагыйрьнең башка әсәрләренә дә мөрәҗәгать иткәндер?
Инде мин Ф. И. Тютчевның икетомлыгына («Правда» нәшрияты, 1980, Мәскәү) бирелгән сүз башыннан бер мисал китерим.
«Минем иң яраткан шагыйрем кем икәнен беләсезме?» – дип сораган Л. Толстой бервакыт һәм Ф. И. Тютчев исемен атаган. Н. А. Некрасов исә Тютчев лирикасын рус поэзиясендә сирәк очрый торган матур күренеш дип билгеләгән. И. С. Тургенев: «Тютчев үзе турында… үлемсез юллар язып калдырдым дип әйтә ала», – дигән. Пушкинның замандашлары бөек шагыйрьнең Ф. И. Тютчев иҗаты турында сокланып сөйләгәнен искә алалар. Петропавловск крепостенда утырганда Н. Г. Чернышевский дусларыннан «әгәр табарга мөмкин булса», Тютчев шигырьләрен җибәрүне үтенгән, М. Горький тормышының иң авыр, михнәтле елларында башка яхшы китап– лар белән берлектә Тютчев китапларының үз рухын чистартканлыгы, хәерчелек, ачы чынбарлык атмосферасында «яхшы китапның нәрсә икәнлеген» аңларга ярдәм иткәнлеге турында язган. В. И. Ленин бу шагыйрьнең иҗатына югары бәя биргән. Ленинның гыйльми китапханәсендә, Тютчев әсәрләренең басмаларыннан тыш, әдәбият белгечләре өчен генә чыгарылган «Тютчевиана» (1922) китабы да сакланган. Бу җыентыкка шагыйрьнең эпиграмма, афоризм һәм башка үткен сүзләре кертелгән.
Тютчев – Дәрдемәнд, Тютчев – Тукай…
Әдәбият белгечләре өчен никадәр матур юнәлеш бу!.. Әдәбият бит интернациональ багланышлар, үзара тәэсирләр, баетышулар яктылыгында тикшергәндә, шулай күреп укыганда тагын да зуррак, тагын да саллырак була.
Социалистик Татарстан. – 1981. – 28 июнь
Россиянең бөек гражданины
Узган елның декабрь аенда бөек рус шагыйре Н. А. Некрасовның тууына йөз алтмыш ел тулды. Матбугат моны әйбәт билгеләп үтте. Хәер, Некрасовның сукмакларын, ул яшәгән урыннарны шагыйрьләр хәзер изгеләштерделәр, Некрасов яшәгән заманнан ерак киткән саен, аның гражданлык батырлыгы ешрак искә төшерелә, югарырак бәяләнә.
Некрасов һәм татар әдәбияты… Некрасов һәм Татарстан җире… Болай кинәт кенә рәттән кую укучыларның бер өлешен гаҗәпләндерер, бәлки. Әмма гаҗәпләнергә ашыкмыйк. Шул ике юнәлештә сүз алып барып карыйк. Хәер, Некрасов һәм Татарстан җире турында фән-гыйлем дөньясында инде сүз булды. 1960 елда Татарстан китап нәшрияты В. А. Климентовскийның «Русские писатели в Татарской АССР» дигән китабын чыгарган иде. Мәкаләмнең беренче өлешендә мин В. А. Климентовскийга таянып сөйлим.
IXIX гасыр уртасында Н. А. Некрасов революцион-демократик юнәлешле журнал чыгару турында хыялланып йөри. Журналның инде талантлы Белинский кебек идея җитәкчесе дә төсмерләнә, крепостнойлык строе белән көрәш программасы да әзерләнә, искиткеч талантлы көрәштәшләр төркеме дә журнал тирәсенә тупланырга тора. Кәгазь һәм нәшрият мәсьәләләре дә сөйләшенә. Әмма… акча юк. Юк – вәссәлам.
Нәкъ шул вакытта – 1845 елның көзендә – чит илләрдә гомер үткәрергә яратучы Казан ягы алпавыты Г. М. Толстой Петербургка килеп чыга, һәм Некрасовны аның белән таныштыралар. Таныштыручы – әдәбият дөньясында мәгълүм кеше И. И. Панаев була. Казан ягы алпавыты Толстой боларны бергәләп ял итәргә үзенең утарына чакыра (Алексеевск районы Ново-Спасск дигән авыл).
1846 елның җәендә Некрасов һәм Панаев хәзерге Алексеевск районына киләләр. И. И. Панаевның да утары шул тирәдә булган. 1846 елның җәендә Татарстан җирендә Некрасов, Панаев, Г. М. Толстой яңа юнәлештәге журнал чыгару турында алпавыт йортының балконында сүз алып барганнар. Журнал өчен Г. М. Толстой һәм Панаев егерме бишәр мең сум акча бирергә вәгъдә иткәннәр.
Алексеевск районының Ново-Спасск авылы тирәләрендә бөек шагыйрьнең эзләре бар… Иртәнге прогулкаларның берсендә шагыйрь капчык кигән, билбавына калай кружка аскан, таяк тоткан бер картны очрата. Некрасов аннан: «Иртә таңда кая барасың?» – дип сораган. Карт: «Ә син үзең мондагы баринның туганы түгелме соң?» – дип кызыксынган. «Мин, – дигән карт, – сиңа җавап биргәнче, башта бер кыска хикәят сөйлим. Менә ике мужик булган. Берсе тегеләй-болай китереп, алдаштыргалап көн күргән, ә икенчесе, никадәр кыен булса да, хакыйкать белән яшәгән. Бервакыт болар бәхәсләшкәннәр: туры юл белән яшәү әйбәтрәкме, әллә кыек юл беләнме? Юлда очраган өч кешедән сорап бәхәсне хәл итмәкче булганнар. Менә алпавыт өчен җир сөреп ятучы крестьян янына килеп чыкканнар. Аннары яхшы арбада баручы сәүдәгәрне туктатканнар. Аннан бер попны очратканнар. Өчесе дә бер сүз сөйләгән – дөреслек хәзер чабата киеп йөри, ә ялган – күн итектән.
– Йә, шуның белән беттеме? – дип сораган Некрасов әлеге карттан.
– Юк шул, – дигән карт, – аның ахырына кадәр бик ерак, бөтенесен дә сөйләп тормыйм. Ә менә ялганчыны кыйнап, изеп ташлаганнар, дөреслек белән яшәүче көчлерәк булып чыккан.
– Нигә әле син моны миңа сөйлисең? Кая барасың син? – дип сораган шагыйрь әлеге бабайдан.
– Нәкъ Казанның үзенә, – дигән бабай, – теге мужиклар шикелле, ялган белән чынны аерып булмасмы дип барам. Безнең бу якта бит ялган күн итек киеп түгел, диңгез артыннан килгән штиблетлар киеп йөри.
– Бик хикмәтле итеп сөйлисең син, бабай, – дигән Некрасов аңа. Әмма аңлаган: бабай алпавыт Г. М. Толстой турында сүз алып барган. Бераздан ачыкланган: Г. М. Толстой үз крестьяннарын үзе дәвалаган (врач), әмма коточкыч рәхимсез, кансыз эксплуататор да булган.
Некрасов бу карт турында күп уйланган. Һәм «Рус илендә кем рәхәт яши?» поэмасына беренче идеяне аңа әнә шул очрашу биргән. Журнал чыгару планы шагыйрьне шулкадәр җәлеп иткән, ул, төн йокыларын калдырып, таңнарда чыгып йөргән. Беркөнне таң атканны карап торгач, шагыйрь болай дигән:
– Әфәнделәр, карагыз әле, кояш ничек мәһабәт булып чыгып килә! Өч көнгә сузылган болытлы һавадан соң бу кояш безгә журналның барып чыгачагын әйтә.
Беркөнне шагыйрь алпавыт балконының идән ярыгыннан үрмәләп яктыга чыккан юкә агачының үсентесен күрә һәм алпавытка әйтә: «Бу агач үссен… Менә безнең журнал да бүген шулай туды бит. Аны сакларга һәм үстерергә кирәк. Бәлки, без куәтле һәм матур агач үстерә алырбыз».
Либераллыкта уйнарга яраткан алпавыт шагыйрьнең бу үтенеченә ризалашкан. Безнең гасыр башында әле Некрасовның бу агачы исән булган: ул шул балкон уртасында килеш киерелеп үскән.
Әмма либерал алпавыт акча ягыннан вәгъдәсен үтәмәгән: шагыйрьгә ул эшкә ярамаслык вексельләр җибәргән. Некрасов аңа нәфрәт тулы хат язган һәм араны мәңгегә өзгән. Әнә шунда ул теге юлда очраган картны хәтерләгән; Г. М. Толстой, шулай итеп, аңа тагын бер тискәре герой тудырырлык үрнәк булган.
Нәкъ В. И. Ленин әйткәнчә: «Некрасов һәм Салтыков рус җәмгыятен крепостник-алпавыт укымышлылыгының ыспайлаган һәм бизәгән тышкы кыяфәте астындагы ерткычлык интересларын аера белергә, андый типларның икейөзлелеген һәм җайсызлыгын дошман күрергә өйрәткәннәр иде инде»4242
Ленин В. И. – Әсәрләр. – 13 т. – 43 б. (4 нче басмадан тәрҗемә).
[Закрыть].
Инде үз хәлебезгә, үз фәнебезгә килик. Тукайга Некрасовның йогынтысы булганмы, юкмы? Бу турыда нинди чыганаклар бар, кем нәрсә әйткән, бу юнәлештә кем нәрсә эшләгән? 1920 елда Казанда Тукайның рус телендә беренче китабы чыга. Китапка сүз башы язган большевик-язучы Вл. Бахметьев анда Некрасовның бер шигырен китерә:
Чрез бездны тёмные Насилия и Зла,
Труда и Голода она меня вела.
Почувствовать свои страданья научила…
И свету возвестить о них благословила…
«Некрасов, – ди Бахметьев, – үзенең музасы турында шулай дигән иде. Габдулла Тукай музасы турында да нәкъ шуны әйтергә мөмкин». Димәк, Тукай белән Некрасовны чагыштыручылар, аларда охшашлык табучылар булган. Шуннан ары фән-гыйлем нинди ачышлар ясаган соң? Кызганычка каршы, бик аз. Алай гына да түгел. Тукайның оригиналын бик аз гына үзгәртеп Некрасовны тәрҗемә иткән очраклары бар – хәтта шулар да күрсәтелми китапларда.
Некрасов бер шигырендә яза: «Кичә сәгать алтыда Сенная мәйданына кергән идем; анда чыбыркы белән бер хатынны кыйныйлар иде: мин шунда үземнең музама (илһам) әйттем: менә кара! Синең бертуган сеңлең бу!» Тукай да нәкъ шулай ди бит. «Сәрләүхәсез» (исемсез) шигырендә ул да нәкъ шуны әйтә бит:
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.
Мәрхүм профессор И. Г. Пехтелев заманында бу турыда әйткән иде. Тик алга таба шул юнәлештә кереп китеп эзләнүче генә булмады. Югыйсә Тукайның «Шәкерт, яхуд Бер тәсадеф» шигыренең турыдан-туры Некрасовтан тәрҗемә икәнен инде соңгы басмада күрсәтергә иде. Некрасовның «Школьник» шигырендә бер малай сурәтләнә:
Ноги босы, грязно тело,
И едва прикрыта грудь…
Не стыдися! что за дело?
Это многих славный путь.
Тукайда шагыйрьгә очраган малай:
Ярым җисме ачылмыш – ялтырыйдыр;
Үзе туңган вә дер-дер калтырыйдыр.
Некрасов малайга әйтә, оялма, ди, мәктәп юлы белән әнә Архангельск мужигы (Ломоносовны әйтә) бөек галим булды. Тукай да татар малаена шуны әйтә: бу юл белән барган кешеләр арасыннан язучылар күтәрелгәннәр, дөньяга нәкъ ай кебек балкыганнар… Димәк… Димәк, «Тукай бу шигырен Некрасовка ияреп язган» дип, бик кыю рәвештә күрсәтергә кирәк.
Тукай поэзиясендә Некрасов тавышы бик күп. Тукайның, мәсәлән, «Суык» шигыре, бер дә шиксез, Некрасовның «О погоде» шигыренә ияреп язылган. Некрасов шигырендә мәйдан итеп Невский проспекты алынган, Тукайда – Печән базары һәм Кабан күле. Болар икесе дә социаль эчтәлекле шигырьләр. Һәр ике шигырь Рождество суыкларын (Тукайда: рус мәүлүде) тасвирлый, социаль-көнкүреш контрастларын бирә. Образлар системасы бер үк.
Кыскасы, бу ике бөек затның иҗатын чагыштырып, өйрәнеп чыгарга иде. Тукайны өйрәнү өлкәсендәге бу ак тап һичшиксез ачыкланырга тиеш.
Социалистик Татарстан. – 1982. – 11 февраль
Минем ярдәмчем, киңәшчем…
«Казан утлары» журналы белән беренче танышуым 1938–1939 елларда булгандыр дип уйлыйм. Кышлар салкын, ягарга утын җитми, әмма без – малайларның бер юанычы бар: ай саен мәктәпкәме – кемгәдер «Совет әдәбияты» журналы килеп тора, һәм без җыелышып шуны укыйбыз. Йә мәктәпнең тузан, коры стена исе килеп торган классларына төштән соң җыелып, йә җылырак өйле берәр иптәшебезгә кереп, мич каршында, утын шартлаганын тыңлый-тыңлый, сәкегә ятып укыйбыз. Нәрсәләр истә калган соң? Ни гаҗәп – барысы да тәрҗемә. Аеруча истә калганнары И. Франконың «Яктыга таба», Шолом– Алейхемның «Кара ясаучы малай», М. Ю. Лермонтовның «Гашыйк Гариб» әсәрләре икән. Карале, нигә без бүген дә дөнья әдәбиятының кайбер үрнәкләрен бу журналда биреп бармыйбыз? Нигә, мәсәлән, Ч. Айтматовның «Гасырга тиң көн» романыннан бер өзек (әйтик, манкорт турындагы өзекне), В. Шукшин хикәяләрен (мәсәлән, «Кәкре каенга терәтте» хикәясен), В. Быков, Н. Думбадзе, Г. Матевосян әсәрләреннән берәр өзек бирмәскә?
Без үскән елларда мәктәп дәреслекләрендә Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, Х. Туфан, Ш. Усманов, Ф. Бурнаш юк иде, чын әдәби әсәр безгә аеруча кыйммәт иде. Безнең дәреслекләрдә ниләр бар иде икән? Хәтерләмим, «Безнең әйберләрне сатканда», «Хәзер ансат ул, элек кыен иде» кебек хикәяләр… менә шуларны укыдык бугай. Әмма! Йөрәкләрне тетрәткән, тын буыла-буыла кат-кат укыган хикәяләр бар иде. Ул – Лев Толстойның «Пароходта пожар», «Акула» хикәяләре һәм Боб исемле бер этнең янгын вакытында бала дип белеп бер курчакны коткаруы турындагы хикәясе иде. Уку өчен, шулай итеп, материал күп булмаган. Инде әнә шул чын әдәбиятка сусаган күңелгә, рухка «Совет әдәбияты»ның чираттагы бер саны килеп керү, айлар буе ачлы-туклы тереклек иткән кеше алдына бербөтен икмәк турап, табагы белән итле, токмачлы аш китереп куюга бәрабәр иде. Авыр елларда салкынны, ачлыкны оныттырган, рухыбызны баетып килгән «Совет әдәбияты» журналына, ул елларда аны чыгарган кешеләргә рәхмәт. Әдәбиятны иң әйбәт уку – бала вакытта, яшүсмер вакытта уку.
Карагыз әле, нинди бәхет ул: әдәби әсәр үзе укылган, әмма редакторы кем, редколлегия әгъзалары кем, тиражы күпме, ничә табаклык – шулары белән бөтенләй кызыксынмыйсың, бары тик әдәби азыкны – яхшы әсәрне йотасың гына. Сиңа шул гына кирәк. Чын уку, әдәбиятны чынлап җанга сеңдерү – бары тик шулай гына… Мин, журналның яңа санын алган саен, шул елларны, шул елларда басылган әсәрләрне сагынам, картаю билгесе икәнен аңлаган көе сагынам.
Инде журнал, язучы буларак – минем тормышымда нинди роль уйнады? Мин әдәбият дөньясына бик соң килдем – «Казан утлары»нда беренче мәкаләм басылганда – утыз бердә, беренче хикәяләрем басылганда утыз алты яшьтә идем. Әмма шулардан башлап бу журнал минем иң зур ярдәмчемә, киңәшчемә әйләнде. Мин яза башлаган чорда журналның баш редакторы тышкы кыяфәте белән элекке реальный училище укытучысы кыяфәтле Абдулла Гомәр иде, аннан минем әсәрләремнең язмышын хәл итүдә баш редакторлар Газиз Мөхәммәтшин, Рафаэль Мостафин, Гариф Ахунов, Зәки Нурилар катнашты. Шунысы белән бәхетле булдым: минем «Казан утлары»на китереп биргән бер генә әсәрем, бер генә мәкаләм дә басылмый калмады.
Журналда басылган мәкалә, хикәя, повесть, романнарымны яхшыртуга, хаталардан чистартырга, ниһаять, югары идеялелек, сәнгатьчә камиллеккә таба үстерүдә шул елларда баш редакторлардан тыш журналның бүлек мөдирләре, редакторлары Фәрваз Миңнуллин, Яхъя Халитов, Гәрәй Рәхим, Вакыйф Нуруллин ярдәм иттеләр. Хәтта үземнең лекцияләремне тыңлаган, миңа университетта имтихан тапшырып йөргән Ринат Мөхәммәдиев, Марсель Галиев кебек яшьләр дә ярдәм итте, чөнки алар журналның эчке лабораториясен яхшы белә.
«Казан утлары» журналы – алты миллионлы татар халкының әдәбияты көзгесе. Бу шундый көзге ки, монда бәяне күтәреп кую була алмый. Үзеңнең язучы буларак кем икәнеңне беләсең килсә, теге яки бу шәһәрнең нәшриятларында басылу өчен көч түгеп йөрмә, бер генә тапкыр булса да «Казан утлары»нда басыл. Әйе, бер генә тапкыр. Акыл иясе белән бер очрашып, бер сөйләшеп утыру да җитә икән…
Казан утлары. – 1982. – № 5
«Минем таныш өянкеләр»4343
«Азат хатын» журналында ноталары белән басылган «Минем таныш өянкеләр» җырына кереш сүз. – Г. Х.
[Закрыть]
Була шундый җыр, хикәя, була шундый образ – ул синең күңелеңне җәлеп итә, ул сине үзенә буйсындыра һәм сине үзе теләгән якка борып йөртә башлый – сәнгать әсәренең көче дә әнә шунда. Менә болытлы күге, ялангач, моңсу агачлар, тынып калган су буйлары, каткаклы соры юллары белән көз керде, бу җәй дә узды, узды… Гомернең тагын бер җәе китте, агачлар да, каткаклы юллар да, салкын казык башларында утырган каргалар, чәүкәләр дә, ялангач ботакларда чайкалып тибрәнгән саескан да бер яшькә олыгайды. Шулар белән бергә җыр язган шагыйрь дә, Җир шары да бер яшькә картайды. Көзнең әнә шул түбән болытлы күге астында Казан арты юлларында йөргәндә, минем күңелемне бер җыр биләп алды, ул җыр мине тоташ стереофоник моң эченә алды, һәм мин аннан атналар буе ычкына алмадым. Әле дә шулай… Нигә алай, нигә бу җыр? Нигә нәкъ менә өянкеләр турындагы җыр? Шагыйрь, әлбәттә, кеше күңеленә әллә ничә тапкыр керә, әмма арадан бер җыры белән ул синең рухыңны актарып ташлый да күңелеңне мәңгегә биләп ала. Узган көз минем өчен Сибгат Хәкимнең «Өянкеләр»е көзе булды. Бу җыр безнең каршыга зур шагыйрь, кешелек җәмгыятенең олы борчуларын йөрәгенә йөкләгән шагыйрьне китереп бастырды. Зур шагыйрьләр шулай: үз хисен язганда да ул гомуми хисләрне чагылдыра. Зур шагыйрь әсәрендә һәрчак халык рухы була, ул рух үзенең тирәнлеге һәм чынлыгы белән сине биләп ала, ул рух һәрчак заманча була. Заман рухының тере сулышы – ул инде мәңгелекнең сулышы дигән сүз. «Өянкеләр» җырында мин ничектер шул мәңгелекне, заманнар бәйләнешен тойдым. Монда яшьлек заманына элегия дә, сугыш утын кичкән солдатның гомеренең зур этабына йомгак ясавы да, кеше акылының, кеше фикеренең мәңгелегенә ышану да бар.
Кеше фикеренең мәңгелеге – поэзиянең бетмәс-төкәнмәс чыганагы әнә шул. Сибгат Хәкимне мин әнә шул мәңгелек чыганакка юл тапкан шагыйрь булганы өчен яратам. Аның шигырьләре, җырлары минем тормышка, әйләнә-тирәгә карашымны баета, уй-фикерләремне тирәнәйтә.
…Казан артының тыйнак авылларында су буйларында башларын җиргә иеп утырган карт өянкеләр бар. Халык язмышын, ил тарихын үзләренә сеңдереп, көзге бозлы җилдә моң гына шаулап утыралар ул өянкеләр. Алар шавы белән безгә Казан артыннан Курсави, Мәрҗани дәшә, Тукай, Галиәсгар Камал, Солтан Габәши, Мәхмүт Галәү, Рокыя Кушловская дәшә. Йомшак чәчле, тирән карашлы, аксыл битле ятим бала Габдулланы үзенә ул итәргә омтылган крестьян Сәгъди абзыйның да тавышы бар ул өянкеләрнең шавында. Ул моң, ул тавыш бик зур, мәгънәле. Тукайлар, Камаллар, Галәү, Габәшиләрнең авазы Кокушкинога килеп тоташа, ул авазларны Сибгат Хәким иҗатында зур чагылыш тапкан Ленин биографиясендә табабыз без… Әгәр шагыйрь: «Кабынды, янды бер чорда яшьлекнең саф хисләре», – дип әйтә икән, бу инде шагыйрь яшьлеге генә түгел, бу – тарих, бу – Казан артының яшьлеге дә. Ә Казан артының яшьлеге – халык язмышы, халык бәхете өчен көрәш тарихы ул, шагыйрь безгә, өянкеләргә дәшеп, шул тарихны сөйли.
Кайда ул бергә ашкынган,
Бергә шаулаган көннәр?
Алар – безнең бүгенгебездә. Ул көннәр – киләчәк буыннарда. Таныш өянкеләр моңы безгә әнә шуны сөйли, шуны көйли.
Азат хатын. – 1982. – № 6
Зур хәзинә
(Г. Камал әсәрләренең өчтомлыгы чыгу уңаеннан)
СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты белән Татарстан китап нәшрияты халкыбызның рухи тормышына зур шатлык китерделәр: дүрт ел эчендә (1978–1982) Галиәсгар Камалның өчтомлык әсәрләре (барлыгы алтмыш алты басма табак) дөнья күрде. Моны бастырып чыгаруга Татарстан галимнәреннән күп кеше катнашты, өчтомлыкның даими редколлегиясе (А. Әхмәдуллин – баш редактор, М. Гайнуллин, Н. Юзиев, Б. Гыйззәт, нәшрият директоры Г. Шәрәфетдинов) дистә ел буе моңа әзерлек алып барды. Текстны һәм искәрмәләрне төзүдә Б. Гыйззәт, З. Рәмиев, Ф. Ибраһимова, Н. Ханзафаров, М. Хәйруллин, М. Хәбибуллин, Ә. Алиева кебек төрле буын галимнәре киеренке эш башкардылар, нәшрият редакторы Р. Даутов һәр өч томның кулъязмасын хәрефкә-хәреф карап, тикшереп барды.
Болар – тәҗрибәле, әзерлекле галимнәр, редакторлар – үз өсләренә алган бурычның авыр һәм катлаулы икәнлеген аңлап, җаваплылык хисен бер мизгелдә дә онытмыйча эшләделәр. Инде өчтомлык әсәрләр алдыбызда. Галиәсгар Камал кебек киң диапазонда эш алып барган шәхесне бөтен тулылыгы белән бүгенге укучы алдына китереп бастыру – гаять катлаулы, кыен эш. Чөнки Г. Камал – безнең әдәбиятыбыз, публицистикабыз, театрыбыз көзгесе. Аның эшчәнлегендә татар әдәбиятының үсешендә булган бик күп этаплар, әдәбият-культура тарихындагы бөтен табышлар, югалтулар, эзләнүләр чагылыш тапкан. Ниһаять, аның публицистикасында Казан шәһәренең, Казан губернасының бөтен бер чоры, көнкүреше чагылган. Казан шәһәре һәм губерна халкының 1905–1917 еллар эчендәге сулышын, көндәлек тормышын белергә теләсәң, Г. Камал публицистикасын укы… Тагын монда безнең сәхнәнең утызынчы еллардагы эзләнүләренең бөтен ягы чагылган.
Әдипнең бу өчтомлыгына әле аның бөтен иҗаты да җыелган дигән сүз түгел. Г. Камал 1905–1917 еллар арасында татар интеллигенциясе ни-нәрсә кичергән булса, шуларны кичергән; аның эстетик-политик яктан искиткеч зирәк тәнкыйть мәкаләләре, публицистикасы белән беррәттән иҗат сәләтеннән түбәнрәк торган мәкаләләре, халыкара хәлләргә адашулы бәяләре һ. б. хаталар очрый. Драматургиясендә дә шул ук хәл: бер якта «Банкрот», «Беренче театр» кебек камил сәхнә әсәрләре – текстына, хәрәкәтләр алмашынуына сокланып бетә алмыйсың; икенче яктан, сәнгать әсәре булудан шактый ерак торган үгет-нәсыйхәт әсәрләре, образлар ярлылыгы күзгә ташлана. Шигырьләрендә дә шулай: бер якта – назымчы, «Бәдәвам», «Тәкый гаҗәп» кысаларында язып, шигырь белән назымны аера белмәүдән иза чигүче; икенче якта – классик шигырь үрнәге булырлык «Мәхбүс шаһзадә». Финляндия татарлары бу шигырьне, көйгә салып, мәҗлесләрдә җырлыйлар. Г. Камал тексты шулай чит җирләрдә дә яши (кызганычка каршы, Хельсинкида чыгарылган «Безнең җырлар» исемле китапта аны Тукай сүзләре дип күрсәткәннәр. Бу аңлашыла да: чын әсәрне, гадәттә, шулай «мәшһүр кеше»гә сылтыйлар). «Мәхбүс шаһзадә» – каяндыр тәрҗемәме, ияреп язумы, аны ачыклыйсы бар, әмма метрика – Камалныкы… Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк: Г. Камалның бөтен иҗатында вакыт-вакыт параллельләр күренеп китә. Безнең фәндә әле ул параллель «Банкрот» – «Свои люди – сочтёмся» (А. Н. Островский) линиясендә генә тикшерелә. Юк, алай гына түгел, ахрысы. Әйтик, М. Фәйзинең «Галиябану» әсәре белән (1916) Г. Камалның «Хафизәләм иркәм» (1921–1922) комедиясе арасындагы параллелизмны тикшереп карарга иде. Кулак Исмәгыйль белән (М. Фәйзи) кулак егете Кәримнең (Г. Камал) сәхнәдәге ялгыз монологлары, конфликт, бәрелешләр бер түгелмени? «Галиябану»да Исмәгыйль акрын гына сәхнәгә керә: «Йоклыйлар. Бөтен җир тынлыкка калган. Тик мин генә йоклый алмыйм». «Хафизәләм иркәм»дә Кәрим як-ягына каранып керә: «Беркем дә юк. Һичбер кем дә минем шикелле ашыкмый» һ. б., һ. б.
Хафизның келәткә килүе, Хәлилнең төнлә Галиябану янына килүләре – барысы да бер киеренкелектә алып барыла. Әсәрләрнең берсе драма, икенчесе комедия булса да, конфликтлары, ул конфликтта катнашучы кешеләрне хәрәкәткә китерү әмәлләре буенча бер үк ысулда эшләнгәннәр. Чагыштырып укып караганда, «Хафизәләм иркәм» комедиясенең «Галиябану» драмасының совет чорындагы дәвамы икәнлегенә ышанасың. Тегендә – драма, мәхәббәт корбан ителә, буржуаз җәмгыять өчен бик тә характерлы күренеш бу, ә монда – совет чоры, кулаклар лагере җиңелә, мәхәббәт тантана итә… Татар драматургиясе бөтен бер чылбыр: «Галиябану»дан – «Хафизәләм иркәм»гә, аннан «Чаткылар»га чыгып була. Г. Камал драматургиясен өйрәнгәндә, ихтимал, «Уйнаш» драмасына Островскийның «Гроза»сыннан бик күп чаткылар кергәнен дә әйтергә кирәктер. Күп кенә алымнар, персонажга автор мөнәсәбәте, сәхнә аркылы әйтергә теләгән сүз – барысы да Островский белән уртак, төсләр, авазлар уртак. Димәк, Г. Камал-драматург турында сүз алып барганда, аның иҗатын күп багланышлар фонында карау өчен мөмкинлекләр бетмәс-төкәнмәс.
Бездә классикларның мирасын чыгарганда андый багланышларга гомумән зуррак игътибар кирәк, ул багланышларны фәнни нигездә киңрәк ачарга кирәк. Әйтик, Тукайның фәлән шигыренә, автор үзе әйткәнчә, «Байроннан» дип кенә искәрмә бирү бүген инде җитми, шагыйрьне тирәннәнрәк ачу өчен, аның үз әйткәненнән эчкәрәк кереп, Байронның кайсы шигыреннән икәнен эзләп табар вакыт җитте. Галимнәребез көчле бит. Тагын бер мисал. Г. Камал әсәрләренең 3 нче томына кертелгән рецензиясендә «Гасыр» көтебханәсендә басылган «Явызлыкның җәзасы» исемле роман турында сүз бара. Французчадан тәрҗемә итеп, «Милли роман» дип, авторын «М. Галими» дип, заманында матур әдәбият сөючеләрне «матур алдаганнар». Г. Камал яза: «Бу романның аслы ни исемдә идекен эзли башладым. Ниһаять, Франциянең моктәдир4444
Моктәдир – көчле, талантлы.
[Закрыть] әдипләреннән берсе тарафыннан язылып… «Явызлыкның җәзасы» исемендә татарчага тәрҗемә ителгән бер роман булып чыкты».
Нәкъ менә шушы урында төзүчеләр моны ачарга тиеш иде: французның кайсы язучысы? Татарчага кем тәрҗемә иткән? Г. Камал бит француз язучысын ачкан, исемен әйтмәгән генә. Шушы өчтомлык зур хезмәттә дә шундый мәгълүмат бирелмәгәч, тагын каян, кемнән көтәбез?
Өчтомлыкны төзүчеләр Г. Камал теленең бөтен үзенчәлеген тотып алырга, бөтен вариантлары белән бүгенге укучыга тәрҗемә итеп аңлатырга тырышканнар. Г. Камалның теле – Казан арты теле. Казан арты теле, Тукай әйткәнчә, әдәби телебезнең нигезе. Г. Камалның «Беренче театр» комедиясендә, мәсәлән, Казан арты теле тулысынча чагылыш тапкан. «Беренче театр» теле Г. Камалның ата-бабасы, әни-әбисе туган төбәктән, Иске Масрадан, Сикертәннән. Әмма Г. Камал Казан арты өчен генә язмаган. Аның тәнкыйть мәкаләләре, публицистикасының адресы киң. Адресы – авыл агайлары, мәдрәсә шәкертләре, һөнәрче-кустарьлар, мулла, мөгаллим, студентлар, кибетчеләр, эшчеләр, чиновниклар, бистә мещаннары, асрау кызлар, тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр… Шуңа күрә аның әсәрләрендә байтак төрек, гарәп, фарсы сүзләре, җирле сөйләшү үрнәкләре очрый. Төзүчеләр боларны зур төгәллек белән тәрҗемә иткәннәр, гарәп-фарсы сүзләренең татарча әйтелешен гамәлдәге 1965 елгы сүзлеккә (К. Хәмзин, М. Мәхмүтов, Г. Сәйфуллин) туры китереп биргәннәр. Бу – бик әһәмиятле һәм кирәкле эш. Гарәп сүзләренең безнең әйтелештә бирелеше бердәм таләпкә нигезләнгән булырга тиеш. Ихтимал, төзүчеләргә монда әле эш өчен байтак мәйдан файдаланылмый калгандыр, чөнки китап бите астында тәрҗемәсе көтелгән сүзләрнең кайберсе болай гына, әйтелми генә узылган, димәк, бердәм нык таләп куелмаган. Ягъни төзүче үзе белгән сүзне тәрҗемә иткән, белмәгәнен, бәхәслесен тәрҗемә итеп тормаган. Моңа мисаллар байтак.
Г. Камал – кем? Татар тормышының елъязмачысы. Өчтомлык әнә шуны исбат итә. Әгәр Тукай, Ф. Әмирхан халыкара хәлләргә, Казан хәлләренә вакыт-вакыт тукталып, еш кына сатирик планда чыгыш ясасалар, Г. Камал бу ике юнәлештә акрын гына, ип белән генә көндәлек журналист эшен алып бара. Язучының халыкара, дәүләткүләм мәсьәләләрне газеталарда (башлыча «Йолдыз»да) яктыртып баруы аның төпле, тәҗрибәле журналист икәнен күрсәтә. Казанның унынчы еллардагы социаль-экономик хәле – тулысынча Г. Камал мәкаләләрендә. Ул «социаль фәннәр докторы» сыман барысын да анализлый: ял көне мәсьәләсе, шәһәр тирәсендә дачалар төзү, Дәүләт Думасына кемнәрне сайлау, театр-концертлар оештыру… Татарның рәссамын, композиторын күрергә хыялланып, ялкынлы чыгышлар ясаган Тукай, Ибраһимов, Әмирханнарга ул конкрет эш белән ярдәм итәргә тырыша, татар малайларын художество училищесына урнаштыру буенча конкрет адымнар ясый. Аның шәһәр тормышына кагылышлы мәкаләләре үзләренең актуальлеген әле дә югалтмаганнар. Әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә шулай: Г. Камал әдәбиятта күренгән яңа әсәргә, яңа авторга шактый төгәл «диагноз» куеп барган, әдәби барышка хилафлык эшләгән бик күренекле әдипләрнең дә кәефен саклап, тәкәллефләнеп тормаган, әйткән дә бетергән. Әлеге сыйфаты белән дә ул заманча. Үзенең тыйнаклыгы, тәнкыйть мәкаләләрендә, публицистикада үз шәхесен мөмкин кадәр арткы планда калдырырга тырышуы белән дә ул – заманча, дөресрәге, безнең күбебез өчен бүген бик кирәкле бер сыйфаты белән заманча.
Классикларның хезмәтен дөньяга чыгаручы игелекле галимнәргә бер тәкъдим: томнарга кергән әсәрләрнең язылу елын соңгы битендә күрсәтеп барырга иде. Наширләргә дә тәкъдим юк түгел икән: китап тышлыгы турында уйларга иде. Г. Камал томнары ак киндер белән тышланган. Укыла, тотыла торган китап тышы тиз төссезләнә. Ак киндерне башка авторлар өчен сакларга иде, андыйлар да бар бит…
…Галимнәр, нәшрият халкыбызга зур, кирәкле рухи байлык туплап биргәннәр. Әйе, Галиәсгар Камал – халкыбызның әдәбияты, сәнгате, рухи үсешенең көзгесе. Ул көзгедә барысы да чагыла, барысы да күренә…
Социалистик Татарстан. – 1983. – 9 июль
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?