Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 7


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 40 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Тукай үлде – Тукай яши…1818
  Текст шәхси архивтагы кулъязма буенча бирелә. Матбугатта басылганмы-юкмы, билгесез. Язылу вакытын да чама белән 70 нче еллар ахыры дип фаразлыйбыз. – Г. Х.


[Закрыть]

Татар мәктәп-мәдрәсәләрендә Октябрь революциясенә кадәр ике генә мәртәбә «массовый» төстә дәресләр уздырылмавы турында билгеле. Болар 1910 елның ноябрендә Л. Н. Толстой үлгән хәбәр килеп җиткән көнне (мәсәлән, Иж-Бубыйда) һәм 1913 елның апрелендә Тукай үлгән көндә. Тукайның үлеме турындагы хәбәрләр Петербург, Мәскәү, Оренбург, Казан, Әстерхан матбугатында күп урын ала. Петербург, Мәскәүдәге рус газеталары моңа кат-кат әйләнеп кайталар.

Менә Тукай үлгәч татар матбугатында күренгән кайбер хәбәрләр: «Әстерханда гавам университетының идарә рәисе табиб Нариман бәк Нариманов аудитория залында мәрхүм Габдулла Тукаев хакында лекция укыту хакында рөхсәт сорап хөкүмәт мәэмүриятенә мөрәҗәгать иткән.

Лекция Габдулла әфәнденең дусларыннан Сәгыйть Рәмиев тарафыннан укылачактыр. «Идел»нең (Әстерханда чыга торган татар газетасы. – М. М.) язуына күрә, лекцияне хатыннарга да тыңлау уңай булсын өчен, аларга сәндерәдә махсус урын тәгаен ителгән»1919
  Йолдыз. – Казан. – 1913. – № 969.


[Закрыть]
.

Әмма Тукай исеме дәүләт учреждениеләрен куркыткан. Ул көннәр үткәннән соң шул ук газетада укыйбыз: «Әстерханда гавам дарелфөнүне2020
  Дарелфөнүн – университет.


[Закрыть]
Габдулла Тукаев хакында мөселманнар өчен лекция укырга рөхсәт сорап мәхәлли мәэмүрияткә2121
  Мәэмүрият – урындагы кешеләр.


[Закрыть]
мөрәҗәгать иткән икән, рөхсәт бирелмәгән…»2222
  Шунда ук. – № 980


[Закрыть]

Габдулланы Сәгъди абзыйдан Кушлавычка алып кайткан Бәдретдин яза (хәтерлисезме: «Юк, сез не имеешь права кеше баласын тотып торырга…» – «Исемдә калганнар»дан): «Кардәшем Габдулла Тукаевның вафат хәбәрен ишетеп бик каты кайгырдык, вакытсыз дөньядан китүенә һәм җиде елдан бирле күрешми калуымызга үкенечтә булдык. Габдулланың хәсрәтен уртаклашкан һәм күркәм кыйлып озаткан дус-ишләренә чын күңелдән рәхмәт укыймыз. Бәгъдә Тукаевның туганыннан башлап Җаектан Казанга киткәнче булган хәлләрен белгәнемчә, кирәк булса язып та бирер идем. Кырлайдан Кушлавычка алып кайтып Җаекка озаткан агасы Бәдретдин Хисаметдинов»2323
  Йолдыз. –1913. – № 978.


[Закрыть]
.

Казан җәмәгатьчелеге кузгала. Әстерханда Тукайны тыйганнар икән, бәлки, монда алай итмәсләр? Тукай – Казанның үз шагыйре бит инде ул!

«Ш. Әхмәров һ. б. губернатордан Тукай җәмгыяте оештырырга рөхсәт сораганнар икән, губернатор рөхсәт бирмәгән»2424
  Кояш. – Казан, 1914. – № 504.


[Закрыть]
.

«Чистайда Тукай кичәсе уздыруга исправник рөхсәт бирмәгән»2525
  Йолдыз. – 1913. – №1061.


[Закрыть]
.

Ниһаять, патша властьларының кулы җитеп бетмәгән урында, дөньяның ерак почмагы Харбин шәһәрендә, бер кичә! «Харбин шәһәрендә 2 апрельдә мәчеттә Тукайны искә төшерү мәҗлесе була. Мәчет тула… аның тормышы сөйләнә, сөннәт бүлмәсенә хатыннарны да кертәләр. Җиде яшьлек бер бала «И туган тел»не укый, аннан декламацияләр сөйлиләр, шигырьләрен җырлыйлар. Чыгып сөйләүчеләр аны рус мөхәррирләре белән чагыштыралар»2626
  Йолдыз. – 1914. – №1161.


[Закрыть]
.

Ф. Әмирхан эшләгән «Кояш» газетасы Тукайның кабере мәсьәләсен күтәрә, аның әлегә ташсыз торуына кешеләрнең рәнҗүен әйтеп яза. Пороховой бистәсендә яшәүче Габделбари Мөэминов Мәкәрҗәдән таш китерткән икән, һәм ул иң оста таш язучы икән. «Әллә нинди җәмгыятьләрнең вөҗүдкә килүен көтеп торганчы, шул ташны барып карап кайтсалар әйбәт булыр иде»2727
  Вакыт. – 1914. – № 1465.


[Закрыть]
.

Тукай үлгән, ләкин ул халык күңелендә әнә шулай яши, патша властьлары белән көрәшә-көрәшә яши. Безнең филологиядә киләчәктә зур бер тукайчылык мәктәбе (тукаеведение) туа калса, һичшиксез, «Тукай турында вакытлы матбугат» дигән бик кызыклы бер хәзинә әзерләп бастырып булыр иде.

1975–1976 (?)
Әгәр тарихны актарсаң…

Әгәр туган ягыбыз тарихы пәрдәсенең бер почмагын күтәреп карасаң…

Сикәлтәле таш юлдан кибиткага җигелгән пар ат юырта. Кибиткада казна шинеле, казна фуражкасы кигән уйчан йөзле яшь чиновник бара. Әйләнә-тирәдә фәкыйрь авыллар, рус, татар, удмурт авыллары. Чиновникның Вяткадан чыкканына инде ничә көннәр, Казан ерак әле. «Барам да барам, – дип язачак ул, соңыннан үзенең өстәле янына утыргач, – һәм берни дә танымыйм. Менә бу урында элек тоташ урман иде; хәзер исә юлның ике ягында агач төпләре белән капланган иксез-чиксез киңлекләр. Алпавыт юкка гына урманын саткан; сәүдәгәр юкка гына аны кисеп бетергән; крестьян киселгән урынга юкка гына терлекләрен чыгарган. Беркемгә дә берни дә кызганыч түгел, беркем дә киләчәккә карап эш итми: һәркем, бу мизгелдә нәрсә эләктереп калып булса, шуны эләктерергә тырыша. Бу вакханалия әле кайчан гына башланды, әйләнә-тирә инде ялангач, өметсез төс алды. Агач төпләре, агач төпләре; ара-тирә генә булыр-булмас тал куаклары очрый».

Кибиткадагы уйчан егет – күптән түгел генә лицей тәмамлаган, «Буталчык эш» дигән повесте өчен Вяткага сөрелгән язучы Михаил Евграфович Салтыков-Щедрин.

«Шәп түгел безнең бу тирәләр, – ди аңа кибиткадагы юлдашы, – ямьсез. Урманнар исән чагында яшәп була иде әле. Ә хәзер әйтерсең ахыр заман җитте…»

Вяткада уздырган еллары талантлы сатирикка алдагы иҗаты өчен бетмәс-төкәнмәс материал бирә. Сөргендә дә ул чиновник булып хезмәт итә. Раскольниклар эшен тикшерү буенча Вятка, Казан h. б. губерналарны йөреп чыга, мужикларның аяныч тормышын, өяз аппаратларындагы коточкыч башбаштаклыкны, чиновникларның караклыгын, гомумән, империядәге законсызлыкны күрсәтә. Вятка губернасы (ул чагында Вятка губернасына хәзерге Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары да кергән) шундый башбаштаклыкның нык җәелгән урыны булган.

Михаил Евграфович әнә шундый атмосферада хезмәт итә. Һәм аның үзенә дә, канцелярия чиновнигы буларак, мондый эшләрне тикшерергә еш туры килә. Раскольниклар эшен тикшерүне дә, чиновникларны сатып алу мөмкинлекләре булганга күрә, намуслы кеше Салтыковка тапшыралар. Әмма ул раскольниклар эше турында җитәкчелек теләгән эчтәлектәге материал бирә алмый. Өяз шәһәрләрендә ул городничийлар, исправникларның чамадан тыш азуын, судсыз-законсыз рәвештә теләсә ни эшләп ятканын күрә. Вятка, Алабуга, Мамадыш, Сарапул якларындагы шундый чиновникларның бөтен бер галереясы Салтыковның «Губерна очерклары»на нигез материал, прототиплар булып хезмәт итә. Мәсәлән, очеркларның «Подьячийның икенче хикәясе» дигән бүлегендә Фейер фамилияле городничий образы бар. Фейер – чын мәгънәсендә кеше талаучы; аның өчен намус, оялу, кыенсыну сыйфатлары ят күренеш. Акча талау, халыкны өркетеп, котын алып яшәү – аның төп максаты шул. Аның прототибы – Салтыковка яхшы таныш булган городничий фон Дрейер. Сарапулдагы эшләрне тикшергәндә, Салтыков бу немец түрәсенең салкын кан белән халыкның «тиресен тунап» ятуын күреп гаҗәпкә калган.

«Губерна очерклары»на Мамадыш исправнигы Павел Афанасьевич Иванов та прототип булып кергән. Очеркларда Мамадыш шәһәре Черноборск дип аталган. Аның исправнигы Иванов әсәрдә «Маремьянкин» дип бирелгән. Халык арасында аны «Живоглот» (тереләй йотучы) дип йөртәләр икән. Әсәрдә Живоглот коточкыч талаучы, хулиган, намуссыз түрә итеп сурәтләнгән. Живоглотның прототибы – Мамадыш исправнигы Иванов та шундый булган. Бу түрә татар телен шулкадәр яхшы белгән, татар авылларында аның рус чиновнигы икәнлегенә шикләнеп караганнар һәм «тугач алыштырылган» дип йөрткәннәр. Әсәрдә шундый күренеш бар: генерал Алексей Дмитрич янына алпавыт Перегоренский килә һәм Живоглот өстеннән әләк бирә. Әләген сөйләгәнче, ул генералга болай ди: «Мине әләкче дип уйлый күрмәгез… Әләкче роле миңа хас түгел… Мине гайбәтче һәм әләкче дип кабул итмәгез…»

Бу күренешнең тормышчанлыгы көчле. 1852 елда Салтыков-Щедрин Вяткадан үзенең туганына болай дип яза: «Монда берөзлексез шундый гайбәт туып тора, шундый кабахәтлек һәм шпионлык гадәткә кертелгән ки, үзең турында бөтенләй тузга язмаганны сөйләмәсеннәр дисәң, авызыңны да ачма…»

Салтыков-Щедрин әсәрләрендәге прототиплардан тагын берсе Ижбурдин дигән сәүдәгәр – Әгерҗе, Алабуга, Сарапул тирәсендә икмәк сәүдәсе белән шөгыльләнгән Ишбулдиннан алынган образ. Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар» драмасын хәтерлик: анда да ялган акчалар белән эш итүче канечкеч татар сәүдәгәре Сабир Ишбулдин образы бирелгән. Халык аны нәфрәтләнеп «мөртәт» дип йөртә.

Сәүдәгәр Ишбулдин белән Салтыков-Щедрин ни– чек таныша соң? Канцеляриядән кушу буенча Салтыков-Щедрин Алабуга шәһәренә шикаять тикшерергә килә. Сәүдәгәр Ишбулдин белән Алабуга мещаны Иван Васильевич Шишкин арасында бер бәхәсле мәсьәлә чыккан, һәм бу эшне суд карый икән. Шишкин дигәнебез – бөек художник Шишкинның әтисе, археология, үз ягының тарихы, механика белән кызыксынган бер кеше. Бәхәсле мәсьәләне тикшергәндә, Салтыков-Щедрин Ишбулдин белән дә таныша, һәм бу тип бөек сатирикның «Коммерция нәрсә ул?» дигән бер пәрдәлек әсәренә прототип булып хезмәт итә. Монда автор кеше талаучы, начар товар белән алдашып баючы, үсеп килә торган сәүдә-финанс капиталы каршында каушап калудан хәйләгә керешкән сәүдәгәр Ижбурдин образын бирә. Начар товарны яхшы итеп күрсәтеп шудырып ятуы ягыннан сәүдәгәр Ишбулдинның «туганнары» татар әдәбиятында байтак: Ш. Мөхәммәдевнең Галиәкбәр агайлары, Әхмәтсафа агайлары шундый түгелмени?

Салтыков-Щедрин әсәрләрен турыдан-туры татарчага тәрҗемә итүчеләр дә булган. Тик алар, патша цензурасын үтә алмыйча, вакытында басылмаганнар гына.

Тәрҗемә эше һич тә очраклы күренеш түгел. Кайсы язучыны, нинди әсәрне һәм кайчан тәрҗемә итү – болар барысы да тәрҗемә итүче халыкның иҗтимагый үсеше дәрәҗәсенә, тарихына бәйле. Бары тик шулай килгәндә генә Тукайга Лермонтов, Пушкин, Некрасов, Никитин тәэсирен, Ф. Әмирханга Тургенев тәэсирен аңларга һәм аңлатырга мөмкин.

Салтыков-Щедрин әсәрләренә мөрәҗәгать иткәндә дә шулай. Аның ике әсәрен, мәсәлән, иҗтимагый прогрессны яклаган, халыкка аң-белем бирүне алга сөргән «Бөркет-меценат» һәм «Хуҗалыкчан мужик» әсәрләрен 1912 елда Сарапул төрмәсендә ятканда Әгерҗе ягындагы Иж-Бубый авылы мәдрәсәсе мөгаллиме Г. Нигъмәтуллин (Буби) тәрҗемә итә. Балаларны яңача укыта башлаган әлеге мөгаллим Ишми ишанның корбаны була. Бу тәрҗемәләрнең кулъязмалары хәзер Казан университеты гыйльми китапханәсенең сирәк кулъязмалар бүлегендә саклана.

«Гомуми мәнфәгатькә хезмәт итүнең күп юллары бар, – дип язган Салтыков-Щедрин безнең якларда йөргәндә, – әмма мин шулай уйларга җөрьәт итәмен ки, явызлыкны, ялганны һәм кимчелекне ачу шулай ук файдасыз түгел. Чөнки боларны ачу – яхшылыкка һәм хакыйкатькә тулысынча теләктәшлек белдерү дигән сүз».

Искелекне, череп таркалганны сатира юлы белән ялангачландырып тәнкыйтьләү, яңаны, алдынгыны күрә белү һәм аларны раслау – бөек сатирикның бөтен иҗаты өчен хас тенденция әнә шул иде. Шуңа күрә Салтыков-Щедрин иҗаты бөтен Россия халыкларының уртак хәзинәсе булды. Чөнки ул тәнкыйтьләгән күренешләр, типлар – бөтен Россия халыклары өчен уртак, ул яклаган яңа, алдынгы фикер – бөтен Россия халыклары өчен гомуми идеал иде.

М. Е. Салтыков-Щедринны Казан шәһәрендә яхшы белгәннәр. Безнең якны өйрәнүче В. А. Климентовскийның язуына караганда, Салтыков-Щедрин Казан университеты профессоры, Казан экономика җәмгыятенең секретаре М. Я. Киттары белән таныш булган. Салтыков-Щедрин 1850–1854 елларда алты губернаның (Вятка, Казан, Пенза, Нижгород, Сембер, Саратов) авыл хуҗалыгы күргәзмәсен оештырып йөргән, профессор Киттары исә бу эштә Казан губернасы буенча җаваплы кеше булган. Аның тәкъдиме белән яшь Салтыковны Казан экономика җәмгыятенә эшкә тартканнар. Мәшһүр математик Н. Лобачевский председательлегендә уздырылган бер утырышта Салтыков бу җәмгыятьнең член-корреспонденты итеп сайланган. Һәм ахырдан ул бу җәмгыятькә байтак статистик хәбәр җибәргән.

…Без туган ягыбыз тарихы пәрдәсенең бер почмагын гына күтәреп карадык. Алабуга – Казан юлыннан кибиткага утырган, казна фуражкасы кигән уйчан бер егет килә. Патша сөргенендә гомерен кыскартып яткан, казна эше белән безнең якка юл тоткан бу егетнең күңелен ачу катыш ирония биләгән: үткен күзләре белән ул тирә-як мужикларының аяныч фәкыйрьлеген, аларның канын эчүчеләрне күзәткән, аның хыялында якты киләчәк төсмерләнгән.

Тарих пәрдәсенең бер почмагын күтәреп караганда, без Татарстан җиреннән Ш. Мөхәммәдевләр, Тукайлар, Әмирханнар, Камаллар иҗатына тәэсир ясаган мәшһүр сатирикның, хакыйкать сөюченең Казанга таба килүен күрәбез. Казан ягына ул иҗаты белән анда мәңгегә калырга аяк баскан. Тарих шулай хөкем иткән…

Социалистик Татарстан. – 1976. – 27 гыйнвар
Иван Бунин и татарский фольклор

«Позвольте, о каком Бунине идёт речь? О выдающемся русском поэте и прозаике? Бунине, который перевёл на русский язык «Песню о Гайавате» Лонгфелло, стихи Саади, Ады Негри, словом, – с немецкого, итальянского, польского, французского?»

Именно такой вопрос возникнет у читателя при виде заголовка этой статьи.

Да, речь идёт об Иване Бунине, прекрасном русском писателе, поэте и переводчике. О Бунине – писате– ле недюжинного таланта, эрудированном, интеллигентном человеке своего времени. Впрочем, такими были Л. Н. Толстой, А. И. Куприн, А. П. Чехов, А. М. Горький…

Филологам известно, что татарский язык изучал великий демократ Н. Г. Чернышевский: в архиве писателя нашли словари, где рукой Николая Гавриловича написаны русские слова и переводы к ним на татарском языке. Известно также, какой интерес проявлял А. М. Горький к татарам: он общался с ними, знал их обычаи, с большим уважением относился к их песням. Ему была знакома поэзия Г. Тукая. В одном из своих писем к Сергееву-Ценскому он процитировал строки из его стихотворения «Разбитая надежда».

Но мало кто знает о том, что с татарской поэзией был знаком и И. Бунин. Впрочем, для науки это – не новость.

Журнал «Памир» (орган Союза писателей Таджикистана) в 1969 году опубликовал забытые переводы И. Бунина с предисловием Л. Усенко. Как отмечает автор предисловия, эти переводы Бунина не включались ни в одно из собраний сочинений. Наряду с переводами из «Бустана» Саади, Ады Негри журнал помещает и перевод песен казанских татар. Эти песни были опубликованы в книге Бунина «Стихотворения» (1887–1891), изданной в Орле в 1891 году.

Татарские песни интересовали многих ориенталистов, учёных. Записывали их и фольклористы, и лингвисты, и просто путешественники, а чаще всего – руководители экспедиций, изучающих экономику, природу Казанского края. Переводили песни и удивлялись: в народных песнях их поражало отсутствие текстологической, смысловой целостности. Ведь, в самом деле, в первых двух строках четверостишия речь могла идти о чём угодно: цветах, лошадях, птицах, ветре или о белом платке. Основной смысл песни передавался последними двумя строчками. Некоторые путешественники писали в своих дневниках: что это за песня о любви, когда в первой её части влюблённый хвалит своего коня? Полковник А. Ф. Риттих, путешествуя по Казанскому краю во второй половине XIX века, тоже записывал татарские народные песни. Обобщая свои наблюдения, он писал, что многие татарские песни «не имеют ни смысла, ни связи предыдущих идей с последующими; они представляют собой ряд необработанных, как бы мелькающих мыслей, оригинальных по своей внезапности в переходах».

Но так думал и так переводил полковник Риттих. В последней же четверти XIX века татарской песней заинтересовался поэт Бунин. Как отмечает составитель текстов «Литературного наследства»2828
  Иван Бунин. – Кн. 1. – М. : Наука. – 1973.


[Закрыть]
, источник, которым пользовался Бунин, неизвестен. Нигде в архивах Бунина об этом не упоминается. В татарской фольклористике о том, что Бунин был знаком с татарским устным народным творчеством, никаких сведений нет. Пересказал ему кто-то содержание наших песен? Нет, пересказа тут мало. Бунин имел под рукой доподлинный текст татарских песен. Владел ли он татарским языком? Маловероятно. Впрочем, Бунину легко давались языки – это известно. Но перевод сделан с полным сохранением национального колорита. Знатоки татарского фольклора, думается, легко восстановят вот эти тексты переводов, где поэт позволил себе единственную «вольность»: он сделал из четверостиший – основной формы татарских песен – восьмистишие.

I
 
Не за Белой ли рекою
О, беляночка моя! –
Не за белой ли рекою
Слышны песни соловья?
Всё тебе порассказал я,
Много сказок прежних дней.
Если б только испытал я
Сладость нежности твоей!
 
II
 
Моя беленькая девушка,
Мы пойдём гулять вдвоём!
Пусть глядят и удивляются –
Мы пойдём гулять вдвоём!
Моя беленькая девушка,
В позументе воротник!
Ведь у всех разумных девушек
В позументе воротник…
 
III
 
Не поют ли соловьи
В чаще тёмной и пустой?
Друг любимый, дорогой,
Я страдаю от любви!
Тёплым гнёздышком в лесу
Соловьи обзавелись…
Только нам уж никогда
В этом мире не сойтись!..
 
IV
 
Говорят, что вся клубника
Белым цветом зацвела,
Говорят, что так же точно
Грудь у девушек бела…
Аршин белых позументов
К рукавам и на подол –
Я боюсь, что это много,
Слишком много за камзол!
 

Так поэтично прозвучали «неподдающиеся» разным путешественникам народные песни под пером прекрасного поэта и прозаика Ивана Бунина.

Кстати, и татарским поэтам были знакомы переводы Бунина. Так, например, в десятые годы нашего века молодой фольклорист, поэт и прозаик Гали Рахим перевёл на татарский язык балладу «Лесной царь» Гёте, которая в виде инсценировки использовалась в домашних спектаклях. Сделал же он татарский вариант не с немецкого, а с русского – с прекрасного перевода Ивана Бунина.

Повлияло ли творчество И. Бунина на творчество татарских поэтов и прозаиков в начале века? Наверняка, ибо филологами уже «прощупываются» нити, идущие в татарскую литературу от Блока, Бальмонта, Андреева и др. Словом, многогранное творчество выдающегося русского писателя не могло оставаться только в рамках русской литературы – это бесспорно.

Советская Татария. – 1977. – 23 января
Хәрәкәттәге мирас

Татар әдәби тәнкыйте тарихы диюгә, беренче чиратта, әлбәттә, Галимҗан Нигъмәти исеме хәтергә килә. Тәнкыйть дөньясы яңа исемнәргә, мәкалә-рецензия, китап язучыларга беркайчан да мохтаҗ тормаган, аларның исемлеге утызынчы елларда – Г. Нигъмәтинең тәнкыйть эшчәнлеге киң рәвештә җәелеп киткән чорда да, зур булган, әмма тарих сайлавы вакытында кемнәрнеңдер язганы әдәби мирас арбасыннан төшеп калган, кемнәрнеңдер мәкалә-рецензияләре онытылган, әһәмиятсез, төссез булып калган. Ә кайберләрнеке, бигрәк тә вульгар социологизм белән мавыккан тәҗрибәсезләрнеке, бүгенге көн таләпләре белән бәяләгәндә йә елмаю, йә кызгану хисләре генә уята.

Г. Нигъмәти эшчәнлегенә карата моны әйтү һич мөмкин түгел. Чөнки Нигъмәти мирасы бүгенге көн таләпләре югарылыгыннан караганда да бәясен, кыйммәтен югалтмый. Югалтмый гына түгел, бу мираска мөрәҗәгать итмичә, аннан өйрәнмичә татар әдәбияты тарихын тирәнтен аңлау мөмкин түгел.

Моның хикмәте нәрсәдә, сере нидә?

Безнең уебызча, моның сере, беренчедән, Нигъмәтинең әдәби тәнкыйть дөньясына марксизм-ленинизм тәгълиматын бик нык өйрәнгәч кенә килүендә. Аның иң беренче мәкаләләре әле әдәби әсәрләргә түгел, ә татар халкына марксизм-ленинизм әлифбасын аңлатуга, тәфсилләүгә багышланган. Гражданнар сугышы тәмамлану белән, татар матбугатында әле моңарчы ишетелмәгән яшь пропагандистның исеме күренә. Шул чорда чыккан газета-журналларда Г. Нигъмәти, татар әдәбиятын революцион көрәш белән бәйләргә тырышып, тыйнак кына исемнәр белән мәкаләләр бастыра, әледән-әле Маркска, Ленинга, материалистик идеологиягә мөрәҗәгать итә. Кыскасы, Г. Нигъмәти татар совет әдәби тәнкыйтенең нигез ташларын сала башлый. Бу процесста укучыларны, әдәбият-матбугат сөючеләрне әзерләгән кебек, ул үзе дә үсә.

Г. Нигъмәти мирасының кыйммәтен тәэмин иткән сәбәпләрнең тагын берсе, ихтимал, аның биографиясеннән киләдер. Ул әдәбият мәйданына Гражданнар сугышы фронтларыннан килде һәм Октябрь казанышлары аңа аеруча кадерле, үз иде. […] Ул үткәндәге әдәби мираска, аның демократик өлешенә зур ихтирам белән карады, культура мирасына мөнәсәбәттә һәрвакыт ленинчыл позициядә торды. Нигъмәтинең теләсә кайсы тәнкыйть мәкаләсендә бу демократик юнәлешне дәвам иткәндә генә яңа әдәбиятның үсүе мөмкинлеген, пролетариат әдәбиятының буш урында барлыкка килмәве турындагы фикерләре нигез булып ятты.

Өченчедән, Г. Нигъмәти егерменче еллар башындагы әдәби бәхәсләр, эзләнүләр чорында әдәби әсәргә бәя бирүдә марксистик-ленинчыл ачкычны башкаларга караганда тизрәк тапты. Берәүләр әдәби әсәрләрнең кыйммәтен бары тик эчтәлеккә, икенчеләр формага кайтарып калдырырга тырышканда, бәхәсләшкәндә, ул пролетариат әдәбиятында эчтәлек белән форманың бербөтен булуын, яңа әдәбиятның кеше рухын кузгатырлык гуманистик эчтәлекле, азатлык, хөрлек идеясен үткәрә торган әсәрләрдән торырга тиешлеген, ләкин шул ук вакытта бу күркәм идеянең сәнгатьчә матур формага өртелеп бирүен яклады.

Егерменче еллар татар совет әдәби тәнкыйте өчен бу фикернең җиңеп чыгуы – зур казаныш.

Тәнкыйтьче мирасының (бу Нигъмәти өчен генә түгел) алдагы буыннар күңелендә гомерен озынайта торган тагын бер сыйфат бар. Бериш тәнкыйтьчеләрнең хезмәтләре алар тикшергән әсәрләр тормышта эз калдырмау аркасында онытыла. Монысы инде тәнкыйтьченең алдан күрүчәнлегенә, сизгерлегенә бәйле. Нигъмәтидә әнә шул сыйфат – алдан күрүчәнлек көчле булган. Ул, совет тәнкыйтьчеләреннән беренче буларак, Ибраһимов, Гафури, Коләхмәтовларның иҗат лабораторияләрен киң планда тикшергән. Шул ук вакытта үсеп килә торган зур яңа талантларны әдәби процесста калку итеп күрсәтүгә ирешкән, Туфан, Такташлар иҗатын пропагандалаган. Тагын шунысы бар: беренче әсәре белән халыкка күренгән яшь, әлегә «исемсез» язучыларның киләчәген ул төгәл билгеләгән. Мәсәлән, яшь Гази, яшь Әмирләрнең каләмендәге өметне беренче башлап Нигъмәти күргән һәм матбугатта әйтеп чыккан. Безнең уебызча, тәнкыйтьче мирасының озын гомерлелеге әнә шунда да, ягъни ул үткән әдәбиятның демократик катлавын яклап, бүгенгенең зур талантларын аерып алып күрсәтеп кенә калмый, ә әдәбиятның киләчәген дә билгели, киләчәккә күпер дә сала.

Г. Нигъмәтинең әдәби тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеге аның журналистлык эшчәнлеге белән бергә барды. Ул беркайчан да «саф», «коеп куйган» әдәбият тәнкыйтьчесе генә булмады. Журналистлык хезмәтен ул «Кызыл яу» дигән хәрби газетада эшләп, Колчак тылына ташлау өчен прокламацияләр язудан башлаган иде. Бераздан без аны «Азат Себер»дә, ә Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетын тәмамлап чыккач, «Кызыл Татарстан» газетасының редакторы (1926–1928) сыйфатында күрәбез. Г. Нигъмәти – моннан тыш күпсанлы марксизм, тарих дәреслекләренең авторы яки аларны бергәләп иҗат итешүче. Утызынчы елларда татар әдәбиятына карата тарихи һәм политик темаларга ул чыгыш ясамаган, лекция укымаган аудиторияне Казан шәһәрендә табу мөмкин түгел. Аның мирасында әдәбият, иҗтимагый фикер, тарихка кагылышлы унлап китабы, әлегә җыелып, өйрәнелеп бетмәгән йөзләгән мәкаләсе, язучыларның китапларына дистәләгән кереш сүзләре бар.

Ул үзенең укучыларыннан да бәхетле була: әдәби мирасны туплау, әдәбият тарихын өйрәнүдә зур һәм файдалы хезмәт күрсәткән М. Гайнуллин, Җ. Вәзиева, фольклорчы галим X. Ярми һәм башка бик күпләр – аның шәкертләре. Хәер, турыдан-туры үзеннән лекция тыңламаган, консультация алмаган шәкертләре дә байтак: А. Кудашев, Я. Агишев, М. Мамин – шундыйлардан. Сайланма әсәрләре 1958 елда гына чыгуга карамастан, әдәби тәнкыйтьтә Нигъмәти рухы, аның стиле, өйрәнү-тикшерү үзлеге һәрчак үзен сиздереп килде. Чөнки илленче еллар әдәбият тәнкыйтьчеләренә аның «Әдәбият мәйданында» (1925), «Әдәбият һәм тормыш» (1931) кебек кыйммәтле китаплары, күпсанлы тәнкыйть мәкаләләре таныш, күңелләргә сеңгән иде.

Аның мирасы бүгенге тәнкыйтьчеләр өчен дә зур мәктәп булып яши: Галимҗан Нигъмәти әдәбияттагы кимчелекләрне сабыр, тыйнак рәвештә, автор шәхесен рәнҗетмичә, хурламыйча тәнкыйть итә белә; иптәшләрчә төпле киңәш бирә белә иде. Шул ук вакытта ул әдәбият тормышындагы яңалыкны тиз тотып, танып ала, яшьләргә ярдәм кулы суза, өметле, файдалы яңалыкны һәрчак яклый иде.

Әдәби тәнкыйть эшчәнлегендә, аерым язучыларның иҗат лабораториясен тикшергәндә Г. Нигъмәти вакланмый, зур, гадел мәсьәләләр күтәреп чыга, ә аның текстындагы әйтелми калдырылган вак мәсьәләләр болай да аңлашыла, укучыга барып җитә иде. Нәкъ Хемингуэй әйткәнчә, айсберг хәрәкәтенең мәһабәтлеге шунда ки, аның сигездән бер өлеше генә судан өскә чыгып бара… Нигъмәти хезмәтләрен укыгач, ирексездән шундый чагыштыру күңелгә килә.

Г. Нигъмәтинең унбиш ел буе иҗат иткән (1922–1937) әдәби хезмәтләре сокландыра: тирән марксистик белеменә, уйлау сәләтенә аның зур эстетик сиземләү сәләте аерылгысыз кушылган. Шуңа күрә аның хезмәтләрен әдәбият галимнәре генә түгел, теләсә нинди әдәбият сөюче, киң катлау укучы да яратып укый. Моны Нигъмәти мирасының үлемсезлеге димичә ни дисең?

Социалистик Татарстан. – 1977. – 24 июль

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации