Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 11


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 11 (всего у книги 40 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Бүгенге татар әдәбиятында авыл темасы4141
  Язучылар берлегенең әдәби ел йомгакларында ясаган чыгыш. Шәхси архивта сакланган кулъязма буенча тәкъдим ителә. – Г. Х.


[Закрыть]

Минем бу чыгышым тезислар формасында гына. Монда әйтеләчәк сүзләр берәүгә дә рецепт та түгел, өйрәтү, үгет-нәсыйхәт тә түгел. Мин фактларны гына констатацияләп китәргә җыенам, үзем дә авыллар турында язганга күрә, монда әйтеләчәк сүзләр үземнең иҗатыма да карый. Мин моны бик иркенләп сөйли алам, чөнки моннан бер-ике ай гына элек минем авыл турында язган зур әсәрем «эшләнеп бетмәгән» дип редакциядән кире кайтарылды, һәм мин моңа берәүгә дә үпкәләмим, хәзер шуны бөтенләй сүтеп, яңабаштан эшләп утырам, редакциянең кире кайтаруы дөрес иде. Минем дә авылдан чыгып киткәнемә быел утыз ике ел тулды. Бүгенге авыл турында язганда мин, димәк, моннан утыз-кырык ел элеккеге тәэсирләргә бирелеп язам, моннан утыз-кырык ел элеккеге эмоцияләрне бүгенге итеп бирергә тырышам. Без монда шәһәрдә белем алып, аннан кандидатлык диссертацияләре яклап, җык булып, аннан квартира мәсьәләләрен, балаларны бакчага урнаштыру мәшәкатьләрен чигеп, таныш кибетчеләр белән тиешле контактлар урнаштырып тормышны җайлап ятканда, баксаң – утыз ел узган да киткән, без шәһәр үзгәргәнен генә сизеп-тоеп яшәгәнбез, ә авыл безнең өчен теге вакытта калган дип яшибез икән. Безнеңчә авыл әле дә болай: нарат бүрәнәле өйдә, түрдә самавырын гөжләтеп, түбәтәй кигән карт белән карчык шикәр тешләп чәй эчеп утыралар, капка төбендәге чирәмдә оныклары каз бәбкәсе саклый, картның улы – агроном, бакчачы – авыл халкын оештырып, йорт каршыларына сирень утырттырып йөри, килен – укытучы – Ватан сугышында үлгәннәрнең хатларын, рәсемнәрен, кепкаларын, тәмәке янчыкларын җыеп, музей оештырып йөри. Начармы болар? Юк, болар – бик яхшы, күркәм күренешләр. Ялганмы болар? Юк, авылда, чыннан да, шулай утырып чәй эчәләр (самавыр куючы, дөрес, бетте, авылга газ керде, ул – мәшәкатьсез), агач та утырталар (дөрес, аны урамга утырту хәзер мөмкин түгел, чөнки куәтле техника урамга сыймый). Әмма музейлар оештыралар, изге, кирәкле эшне эшлиләр. Картлар шулай утырып чәй эчәләр…

Без, язучылар, авылларга командировкага баргач, боларны күрәбез һәм илһам алып кайтабыз: авыл үсә, авыл яңара. Шул турыдамы язмаска? Элек, без үскән сугыш елларында, чыра яндырып яки өчле филтә белән сукыр ут яндырып кич утырыла, шунда шәл бәйләнә (сату өчен), башка төр эшләр эшләнә иде, ә хәзер электрны аны уйлаган кеше дә юк, әйтерсең лә безнең халык аны «Йосыф-Зөләйха» заманыннан бирле белә, хәзер инде халык телевизорга көйләнгән, авыл клубларында, Культура сарайларында берәр кичә уздырырга уйласалар, иң беренче эш итеп атналык телепрограммага карыйлар: әгәр хоккей икән, авыл яшьләрен син клубка китерә алмыйсың. Ник сәхнәдә трусиктан калып Культура сарае директоры үзе биеми шунда! Авыл халкы Штирлиц көннәрендә урамга чыкмады, мин шул көннәрдә авылда идем, бөтен режим шуңа көйләнде, бүген Штирлиц – авыл халкы алай Семёновча «Семнадцать мгновений весны» дип озаклап сөйләми – бүген Штирлиц – вәссәлам! Авыл халкы, шулай итеп, экономик яктан сыер, сарык, каз-үрдәк асрап, ак мунча ягып, чиста кар дәрьясын трактор «Беларусь» белән ярып яши бирә, кислород сулый, әмма рухи яктан шәһәр халкы белән бер дәрәҗәдә яши. Хәзер авыл халкы Камал театрының һәм республика драма-комедия театрының бөтен репертуары белән танышып яши – ул яктан караганда алар бездән күпкә өстен.

Миңа моннан өч-дүрт ел элек студентлар группасы белән Сөн, Ык буйларында йөрергә туры килде һәм мин гаҗәпкә калдым: һәр колхозга барып кергәч, председатель белән танышканда сүз әдәбиятка килеп җитсә, председательләр «Казан утлары»ның быел чыккан бөтен әсәрләренә анализ ясыйлар, аерым язучыларның әсәрләреннән өзекләр китереп сөйлиләр. Китәр алдыннан район җитәкчеләре белән очрашкан идем – алары, гомумән, әдәбият-сәнгать мәсьәләсендә кайбер кандидатларны кәкре каенга терәтерлек дәрәҗәдә фикер йөртәләр. Шулай итеп, авыл турында язганда хәзер социаль-экономик, статистик анализ гына җитми, җәйләүдәге Җәмиләнең сыеры көненә бер пот сөт бирә дип констатацияләү генә бүген инде җитми. Авылга үтеп кергән индустрия авыл кешесенең көнкүреш шартларын гына түгел, психологиясен дә үзгәртте. Бу үзгәрешне исә без очрашуларга, командировкага барып гына сизә, тоя алмыйбыз, безгә анда иң яхшы шартларны тудыралар, иң матур урыннарны күрсәтәләр. Бүгенге авыл язучы алдына социаль-экономик проблемалар гына түгел, әхлакый-фәлсәфи проблемалар да куя. Хәзер әдәбиятта крестьянның, ягъни авыл хуҗалыгы эшчесенең яңа тибын эстетик ачу бурычы туды. Яңа шартларда бу крестьянның әхлагында, дөньяга карашында нинди үзгәрешләр булды, элеккеге мораль, әхлак сыйфатлары ничек трансформацияләнде, кеше белән җир арасында мөнәсәбәт нишләде, машиналашуның кеше әхлагына нинди тәэсире булды – язучы хәзер шуларны ачарга тиеш. Бездә авыл турындагы проза исә бүгенге авылны түгел, моннан ун-унбиш ел элеккеге авылны тасвирлый. Авыл темасында парадоксаль күренеш: авыл темасына язганда, без сугыш чоры һәм сугыштан соңгы чорларны язарга яратабыз. Бүгенгегә керик дип омтылсак, уйлап чыгара башлыйбыз. Ә нигә уйлап чыгарырга? Нигә герой яки героиняны уйлап чыгарырга? Нигә төенләнеш, нигә чишелеш уйлап газапланырга? Бүгенге авыл үзенең экономик яктан ныклыгы белән дә, искиткеч зур кыенлыклары белән дә әдәбиятка бетмәс-төкәнмәс материал бирә. Колхозларның экономик хәлләре, табигый шартлары, кадрлары, җитәкчеләре искиткеч күптөрле. Арча районының бер колхозында бүгенге көндә һәр сыердан 8 л сөт алалар, ызандаш колхозда 2,5–3 л алалар. Безнең гаилә кибеттән көн саен уртача 3 л сөт продукциясе ала. Димәк, безнең гаиләне туйдыру өчен генә теге колхоз – ә мин ул колхозны беләм – бер сыер тота. Халык бер, шартлар бер. Казан яны районының бер колхозында, сыерларны саклап калу өчен, урманда нарат ботыйлар, халыкны Кустанайга салам әзерләргә җибәргәннәр, икенче бер колхозда терлек азыгы кайгысы бөтенләй юк, алар савымны гына кайгырталар. Нигә алай?

Соңгы унбиш-егерме елда колхозларда зур-зур культура сарайлары салынды, бу сарайларның кайберсе хәзер шәһәр сарайлары белән тиң, кайберләре затлырак та. Боларга сокланып бетә алмыйсың. Әмма шәһәргә якын колхозларның культура сарайларында шимбә-якшәмбе көннәрдә эш алып баруы ифрат кыенлашты. Тимер юлга якын авылларга хәзер шимбә көнне йөзләгән яшьләр кайтып төшә, болар – колхоздан китеп заводларга урнашкан яшьләр, үзләре белән транзистор, магнитофон язмасын алып кайталар. Клубларда хәзер көнбатыш биюе, көнбатышның экспрессив музыкасы. Минем туган авылымның 1915 елда салынган бина астындагы тәбәнәк клубында шимбә-ял көннәрендә хәзер көне буе «Чингисхан» ансамблен акырталар, ул музыканың клуб эчендә яңгыравына канәгать булмыйча, динамик аркылы урамга чыгаралар. Теге минем белән бергә сугыш елларында җир сөргән, кибән куйган, үгез җигеп көлтә ташыган замандаш Нургали һәм аның пенсионерка хатыны Фәүзия шимбә-ял көннәрендә (алар клуб каршында яшиләр) көне буе «Чингисхан», «АББА», «Бони М» тыңлыйлар, шул музыканы тыңлый-тыңлый Нургали белән сугыш ветераны Вәгыйзь агай ат абзарларына таба атлыйлар, – атларга «Бони М» түгел, башак, люцерна кирәк… Ярый инде, без киң күңелле кешеләр, без моны интернационализм дибез. Бәлки әле, немецлар яши торган бер посёлокта да ял көнне клубта шулай урамга акыртып, «Ишегалдында йөримен, карлар яуса көримен» дип, берәр пластинка уйнаталардыр… Бәлки әле, безнең ат караучы Нургали белән Вәгыйзь агай «АББА»ны тыңласалар, Швециянең берәр авылында ял көнне фермерлар, балыкчылар «Ай Сафа, вай Сафа, алдың башыңа җәфа» дигән татар җырын тыңлыйлардыр… Әйдә, ярар, безнең күңел киң…

Шимбә көнгә, ял көнгә кайткан теге егетләр исә колхоз җитәкчеләренә буйсынмыйлар, киресенчә, алар «менә без кем, безгә заман юк» дигән сыман, үзләрен иркен тоталар, клубта, Культура сараенда теләсә нәрсә эшли алалар. Мин очрашуларга еш йөрим, минем авылларга барып чыгыш ясавым турында Язучылар союзының пропаганда бюросы белми, чөнки Казан арты авыллары турыдан-туры өйгә киләләр һәм алып та китәләр. Алар хәзер мондый очрашуларны шимбә-ял кичләренә туры китермәскә тырышалар, эш көннәрендә исә клуб, Культура сарае – колхозчының үзенеке, анда тәртип, дисциплина була.

Фәнни-техник революция чорында крестьян хәзер эшчегә әйләнеп бара. Аның кулында хәзер техника, акча. Элек, утызынчы елларда, колхозчы крестьян бер йөк салам алып кайтыр өчен председатель янына ат сорап бара иде, хәзер аның капка төбендә җитмеш ат көчле куәтле техника. Крестьянның эшчегә әверелүе нинди үзгәрешләр китереп чыгара? Безнең татар әдәбияты әлегә моны ачканы юк. Эшче, әйтик, сварщик торбаны кискәндә ул тимергә нинди мөнәсәбәттә? Әнә шундый мөнәсәбәт җиргә карата да күчмиме? Кызганычка каршы, бүгенге авылны художестволы ачу әлегә безнең татар әдәбиятында юк. Язучылар союзында член булып торган йөз алтмыш кешедән бүгенге көндә илле кеше прозаик булып исәпләнә. Әмма шул илле кешенең егермедән артыгы күптән инде бернәрсә дә язмый. Соңгы әсәр язганына кайсының егерме ел, кайсының егерме биш ел. Кырык ел язмаган кешеләр дә бар. Картайганлыкмы? Гёте, Толстой, Шоу сиксән тирәсендә иң әйбәт әсәрләр язганнар. Авырумы? Тукай, Г. Ибраһимов, Н. Островский, Ф. Әмирхан әсәрләренең күп өлешен авырып ятканда язганнар. Илледән – утыз калды. Калган утызының егермесе менә болай бүленә: а) хәрби темага язучылар, б) детектив темага, в) тарихи темага, г) очеркчылар. «Очеркчылар» дигән сүзгә мин бик киң мәгънә салып әйтәм, чөнки бездә очеркчылар өч төрле: боларның беренче төркеме, очеркчы дип исәпләнеп тә, берни дә язмый, икенче төркем авыл хуҗалыгы, нефтьчеләр, химиклар, галимнәр һ. б. турында укып туймаслык очерклар яза, өченче төрлеләре роман, повесть, хикәя яза, әмма ялгыша: язганнары роман да, повесть та, хикәя дә түгел, ә публицистика.

Шулай итеп, прозаиклар унау калды. Калган унауның дүрт-бише эшчеләр темасына яза. Бик әйбәт, бик кирәк тема.

Бишәүме-алтаумы калды. Ул бишәүнең берсе сугыш чоры авылыннан чыга алмый. Икенчесе авылның сугыштан соңгы елларын тасвирлый. Өченчесе авылның җитмешенче елларын яза. Дүртенчесе табигать һәм кеше проблемасын күтәрә. Бишенчесе бүгенге авыл кешесенең әхлакый йөзен ачарга тырыша, алтынчысы бүгенге бай авылның бай колхозчысында булуы мөмкин яки инде булган рухи бушлык, мещанлыкны тәнкыйтьли.

Ярый әле прозада әнә шул бишәү-алтау бар. Соңгы елларда мин, идарә члены буларак, утырышларда яңа әгъзалар кабул иткәндә күп мәртәбә кул күтәрдем. Алыйк дип. Әдәбиятка кемнәр килә соң? Шагыйрь килә. Тәнкыйтьче килә. Тагын шагыйрь килә. Проза картая, аңа алмаш юк. Бүгенге авылны белгән, шул авылда кайнаган бер генә кешенең дә хикәя, повесть белән көтелмәгәндә прозага килеп кергәне юк.

Авыл кешесенең психологиясе үзгәрү дигәннән, ул үзгәрүнең ике ягы бар. Язучы моның һәр ике ягын күрергә тиеш. Моннан ел ярым элек Фёдор Абрамовның «Авылдашларыма хат» дигән мәкаләсен «Правда» газетасы баскан иде. Ул хат башта Пинега район газетасында басылган булган. Абрамов нәрсәгә борчыла соң? Аларның авылы Пекашинода сугыш вакытында бала-чагадан алып карт-корыга кадәр печән әзерләүдә катнашкан икән, һәм фермада бер генә терлек тә үлмәгән икән. Ә хәзер? 1980 елның җәендә, ди, Абрамов, авылыбызда фермада бозаулар кырылды. Ашатырга юк. Һәм ул Россиянең иң печәнле районында – Архангельск өлкәсе урманнары эчендә. Ашатырга нигә юк? Чөнки колхозчы аз. Тап-таза ирләр урамда, капка төбендә утыралар. Пенсиягә чыкканнар, юридик яктан эшләмәскә хаклары бар. Печән кампаниясендә балалар бөтенләй катнашмый. Авыл үзенең элеккеге хезмәт батырлыгы традицияләрен оныта башлаган. Абрамовның борчылуы бик урынлы. Шулай булмаса, КПСС ҮК органы «Правда» аны басмас иде. Колхозларда хәзер без – язучылар өчен өр-яңа булган әллә нинди проблемалар бар. Арадан берсе – сугару системасы. Язучылар, галимнәр, журналистлар соңгы егерме-утыз ел эчендә күпме-күпме әйтеп карадылар: тегермән буаларын бетермик, дип, күпме сүз сөйләнде. Колхоз җитәкчеләре күп урында моңа колак салмадылар. Болыннар, буалар бетте. Хәзер экономика безнең алга яңа бурыч куйды: колхоз басуларын сугару системасы белән тәэмин итәргә. Моның өчен техника кирәк. Ул техника белән эш итүче кадрлар кирәк. Су кирәк. Ниһаять, ул эшне яратырга кирәк. Әлегә колхозларда мелиоратор юк. Авыл хуҗалыгы училищелары янында мелиораторлар әзерли торган курслар ачарга кирәк. Болар әле хәл ителмәгән. Әле кырдагы торбалар белән саксыз эш итәләр. Ул торбалар шул файдаланган урында кала, аларны трактор, техника сытып уза, кешеләр үз хуҗалыкларына кирәккә аны кисеп алып кайталар. Казан арты авылларында хәзер мич чыгарганда морҗа башына өч метрга кисеп шуны куялар, бер морҗа башлык торба – ун сум.

Без еш кына авылның алсу иртәләре, зәңгәр кичләре турында язабыз, яшел тугайда ак сөт флягалары тоткан кызлар янына баян, аккордеон тоткан агитбригада егетләрен китертеп, концерт биргәннәрен тасвирлыйбыз. Әмма ак фляга тоткан ул кызларның хезмәте бик авыр, алар, кармы-буранмы, караңгымы-яктымы, корымы-былчыракмы, һәрвакыт сөт-май өчен көрәштә. Колхоз председательләре шимбә-якшәмбене белмичә көн-төн фермада. Авыл райкомнарының секретарьлары өчен шимбә-якшәмбе юк. Алар, иртүк эшкә килеп, кичә кичке сауган сөтнең колхозлар буенча, фермалар буенча, район буенча торышын исәплиләр, безнең кибетләргә көн саен үзләре күпме сөт озатуларын тикшерәләр. Узган җәйдән соңгы быелгы кырыс шартларда шәһәр кибетләрендә сөт, катыкның тулып торуы – колхозчының, колхоз председателенең, авыл райкомы секретареның геройлыгы. КПССның XXVI съездында «СССРда экономик һәм социаль үсешнең 1981–1985 елларга һәм 1990 елга кадәрге чорда төп юнәлешләре» дигән документта «Бу бишьел– лыкта авыл хуҗалыгы продукцияләрен эшләп чыгаруның уртача еллык күләмен 12–14 процентка, ә иҗтимагый хуҗалыкта хезмәт җитештерүчәнлеген 22–24 процентка җиткерергә» диелә. Димәк, авылда хезмәт киеренкелеге тагын да югары булачак, ит, сөт, икмәк җитештерү тагын да зуррак физик, рухи көч таләп итәчәк. Әнә шуларны башкарырга тиеш булган хезмәт батырлары безнең иҗатыбызда бөтен шатлыклары, кайгы-хәсрәтләре, хезмәт уңышлыклары, борчулары белән чагылыш табарга тиеш.

Мин исәпләдем: Татарстан оешмасындагы йөз алтмыш язучының нибары алтысы шәһәрдә туган: Әхмәт Исхак, Диас Вәлиев, Рөстәм Кутуй, Рафаэль Мостафин, Җәвад Тәрҗеманов, Равил Бохараев.

Калганнары – йөз иллеләп язучы – авылдан. Бу – зур армия. Әмма бу армия үзенең тылыннан аерылган яки аерылырга омтыла икән. Тылсыз армиянең беркайчан да, бернинди һөҗүмдә дә уңышка ирешкәне юк. Без шәһәр тормышы, интеллигенция арасындагы ыгы-зыгы, тарих, детектив, мораль-әхлак темаларына кереп барабыз. Болар барысы да кирәк, барысы да әһәмиятле. Әмма без авылдан читләшкәнбез. Без Бөек Ватан сугышы темасын прозада ачмый калдык. Хәзер авыл темасыннан читләшүебезне дә кайчан да булса киләчәк буыннар безгә үпкә белдереп әйтерләр бит?

Күңелне борчыган уйлар менә шулар иде.

1980 еллар башы – ?
«Минем сазым – халык»
(Бөек француз шагыйре Пьер Беранженың тууына 200 ел)

Беранже җырлары… Франция тарихының бөтен бер чорын – XVIII гасыр Бөек француз революциясе идеяләрен яңа буынга җиткергән, XIX гасырның беренче яртысын үзенең поэзиясендә чагылдырган канатлы шагыйрь Беранже бөтендөнья әдәбиятында абруйлы урын алып тора. Беранже җырлары әдәбиятның бөтен жанрларын эченә алган. Аның шигырьләре арасында без фәлсәфи уйланулар, пародия, сатира, памфлет, трагедия, комедия, драма һ. б. бик күптөрле эчтәлек, композицион алымнар очратабыз. Беранженың ничә җыры булса – шуның кадәр типлар, характерлар, ситуацияләр бар. Аның җырларында – француз халкының XIX йөзнең беренче яртысында узган катлаулы революцион чыгышлар, җиңүләр һәм җиңелүләр, шатлыклар һәм газаплы күңел төшенкелекләре – барысы да чагылыш тапкан. Ул җырларда 1830 елгы июль революциясенең бөтен идеяләре төп мотив булдылар: ул җырлар әлеге революцияне әзерләшә. Әмма июль революциясенең җимешләрен эшчеләр түгел, финанс буржуазиясе – банкирлар җыя. Властька алар килә. Беранже шул чакта хезмәт халкы ягында кала һәм либераллар белән элемтәсен өзә. Кайчандыр буржуаз җәмгыять эчендә сыйныфларны килештереп гармония урнаштыру турында хыялланган шагыйрь буржуалар сыйныфының кешелеккә нинди явызлык әзерләгәнен аңлый. Моңа кадәр халык җырларына ияреп күңелле маршлар, юмористик эчтәлекле рефренлы җиңел җырлар язган Беранже иҗатында фәкыйрьлек, кара бәхетсезлек темалары күренә башлый. Ул чорда иҗат иткән шигырьләре Франциянең шул еллар әдәбияты өчен хас булган «cоциаль кызгану әдәбияты» дигән гомуми агымга килеп кушыла.

1848 елгы февраль революциясе дә Беранжега турыдан-туры кагыла. Май аенда шагыйрьне тантаналы рәвештә Учредительное собраниегә сайлыйлар, әмма ул, буржуаз эшкуарлар белән беррәттән барырга теләмичә, ике атнадан соң собраниедән чыга. 1848 елгы июнь көннәрендә буржуаз-республикачы хөкүмәт француз эшчеләренең чыгышын канлы рәвештә бастыра. Буржуалар үзләренең элекке туганнарын, революциядән куркып, үлемгә дучар итәләр. Һәм шул курку нигезендә 1851 елның 2 декабрендә икенче империя урнашуга – бонапартизм режимына юл куеп, буржуалар республиканы саталар. Шуның белән Беранже мактап җырлаган буржуаз демократиянең революцион чорына чик куела. Киләчәк революцион пролетариатныкы икәнлегенә инде беркем дә шикләнми. Наполеон III нең демократиядә уйнавын Беранже кабул итми һәм икенче империягә хезмәт итүдән баш тарта. Ул үзенең җырларын, шигырьләрен бастырмый: шигырьләренең бонапартизмны яклауга хезмәт иттерү мөмкинлегеннән курка. Аның иҗатында бу елларда интим, сагышлы лирика өстенлек ала. Беранженың үлеме бөтен Франциянең демократик көчләрен дерелдәтеп ала. Хөкүмәтнең тыюына карамастан, аның мәетен озатырга ярты миллион чамасы халык җыела.

Беранженың җырларында әнә шулай итеп Франция тарихының мәгълүм бер чоры – революцияләргә иң бай чоры чагылыш тапты.

Беранженың татар әдәбияты, аеруча поэзиясе үсешенә йогынтысы булганмы? Булса, кайсы чорда, конкрет алганда, кайсы шагыйрьдә? Бу сорауны кую урынсыз түгелме? Аралар бик ерак бит: француз әдәбияты һәм татар әдәбияты. Әмма онытмыйк: француз поэзиясе бөек рус әдәбияты аркылы безгә дә килеп җиткән. Бу өлкәдә тикшеренүләр бездә әле генә башланды. Шулай да, шулай да… Беранже җырларыннан Тукайга – бер адым. Беранже халык җырларына таянып иҗат иткән, халык җырларына юмористик интонация биреп, рефрен керткән (рефрен – куплет ахырында аерым юлларның яки бөтен бер шигырьнең кабатлануы). Беранженың бик күп җырларында – рефрен. Тукай да 1905–1907 еллар революциясе чорында бу алымны яратып кулланган. Аның «Государственная Думага» дигән шигыре нәкъ шулай төзелгән. Шагыйрь аңа искәрмә дә биргән. Бу шигырен ул «Ай бәгърем, Нәгыймә» көенә җырлана дип куйган. Һәм шигырь рефренга корылган. Тукайның «Дөнья бу», «Тартар кошы сайрый» (яки татарский марш), «Күңелсез минутта» («Все говорят» көенә җырлана), «Тотса мәскәүләр якаң», «Бәйрәм бүген», «Теләнче» шигырьләре әнә шулай – йә көйләрен күрсәтеп, йә рефрен кулланып язылганнар. «Теләнче» дигәннән, монысы – турыдан-туры Беранже шигыренең тәрҗемәсе. Алай гына да түгел. Беранженың «Нищая» шигыре белән Тукайның «Теләнче» шигыренең сәхнәдә дә уртак язмышлары бар. Беранженың шигыре XX гасыр башы рус шагыйрьләренең игътибар үзәгендә булган. Эчтәлекне төгәл саклаган хәлдә (чиркәү янында соранып бер карчык тора: кешеләр аны күрми дә узып китәләр. Кар ява. Теге карчык заманында примадонна булган. Аның сәхнәдән тавышын тыңларга хыялланганнар, экипаж аны театрдан алып киткәндә, халык массасы чәчәкләр белән күмгән, халык аркылы теге артистканың экипажы чак-чак кына юл ярып уза торган булган. Ә хәзер ул салкында дер калтырап хәер сорап тора), бу шигырьне XIX гасырда В. С. Курочкин, М. Л. Михайлов һәм башкалар тәрҗемә иткән. Шигырьне төрле кичәләрдә сәхнәләштереп укыганнар: сәхнәгә сәләмә киемле бер хатын-кызны чыгарып бастырганнар да, берәү шигырьне укыган, шигырьнең һәр куплеты бер үк сүзләр белән тәмамлана: «подайте Христа ради ей». Шунысы кызык: Тукай әлеге шигырьне үзгәртеп, татар тормышына җайлап эшли. Беранжеда хәер соранып торучы хатын кайчандыр дөньяны шаулаткан актриса булса, Тукайда – элеккеге сәүдәгәр, бай. Татар дөньясында, тарихында хатын-кыз актриса булмаган, әнә шуңа күрә Тукай чынбарлыкка якын килү максатында персонажны үзгәрткән. Бөлгән татар бае – монысы ышандыра. Тагын да кызыгы шул: Тукайның «Теләнче»сен дә сәхнәләштерәләр. Бу турыда артист Г. Кариев болай дип яза: «Бервакыт кыш көне «Казан» миһманханәсендә русларның ниндидер вечерлары булды, шул вечерда Тукаев бер Хәкимҗан исемле иптәшебезгә хәерче киемнәре киендереп, үзе шуңа хитабән «Теләнче» нам шигырен укыды, халык бик яратты, ләкин теге иптәшебезне берәр айга кадәр хәерче дип мыскыллап йөрделәр». Шигырьдә Тукай да рефрен куллана:

 
Кызганыч хәл! кызганыч хәл! бик кыен бит, бик кыен;
Бирсәңезче бер тиен тик, тәңкә түгел бит, «тиен»!
 

Бу шигырьне сәхнәләштерү идеясе Тукайга каян килгән? Беранже тәрҗемәләренең берсендә, чыннан да, әлеге шигырьне башкала сәхнәсендә «уйнаулары» турында әйтелә. Тукай шуны укып бу фикергә килгәнме?

Тикшеренү вакытында Тукай белән сәхнәгә чыккан «артист»ны да ачыклап булды. Теләнче булып киенгән егет – Тукайның якташы, Арча районы Иске Кишетнең Хәкимҗан исемле егет ул. Уральскида Казан артыннан килгән егетләр байтак булып, Тукай аларның барысы белән дә дус яшәгән, якташлар дип яратып, очрашып яшәгән.

Беранжега ияреп язылган «Теләнче» шигырендә тагын бер кызыклы деталь бар. Тукай анда:

 
Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр, –
 

дип яза. Татар халык иҗатында «акча исе» дигән гыйбарә очрамый. Очраса да, ул бик соңгы замандагы сүз тезмәләрендә генә күренә. «Акча исе» халык теленә Тукай шигыре аша килеп кергән. Каян килгән соң ул әдәбиятка? Моның да тарихы кызык. Борынгы Рим императоры Веспасиан урамдагы гомуми туалетлардан файдаланган өчен налог керткән. Аның улы Тит әтисенә дәгъва белдергән:

– Инде шуннан да акча җыясыңмыни?! – дигән. Әтисе шунда бер уч акча тотып малаеның борын астына китергән дә сораган:

– Берәр начар ис киләме? – дигән.

Малай:

Юк, килми, – дигәч, әтисе:

– Ә бит бу акчалар әнә шул начар исле җирдән, – дигән.

«Акча исе» дигән гыйбарә антик әдәбияттан шулай безгә кадәр килеп җиткән.

Беранже иҗаты азатлык сөю, тормышка мәхәббәт, үткен фикерле оптимизм белән сугарылган. Француз тәнкыйтьчеләренең әйтүенчә, Беранжеда халык «рухыннан алып костюмына кадәр» чагылган. К. Маркс аның иҗаты белән танышкач: «Беранже – үлемсез», – дип бәяли. Чөнки Беранже үзе үк: «Минем сазым – халык», – дигән.

Ә халык – үлемсез.

Социалистик Татарстан. – 1980. – 19 август

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации