Текст книги "Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 21 (всего у книги 37 страниц)
– Кая бара берәү-ү-ү!
Урман җавап бирә:
– Кая бара берәү-ү-ү-ү-ү!
Сарык халкына шулай кешечә «берәү» дип дәшкәнне, шундый музыкаль җөмләне Шәйдулла башка бер җирдә дә ишетмәде.
– Куала-у-у-у!
Монысы көтүче ярдәмчесенә искәрмә. Ягъни,«әнә сарыклар анда читкәрәк керә башладылар, питомникта йөрмәсеннәр, миңа табарак ку» дигән сүзне бер музыкаль кисәккә әйләндереп әйтү бу.
– Куалау-у-у!
Бераздан якында гына атлар кешнәгәне ишетелде, Һидиятулла абзый килгән икән.
Туган җирне Шәйдулла әнә шулары белән бергә кушып аңлый. Ютазы ягында эшләгәндә, аның күңелен, Сөембикәне юксынудан тыш, тагын бер сәер хис биләде: аннан башка авыл ничек яшәр? Шәйдулладан башка колхоз бара алырмы? Бу хис шул дәрәҗәдә көчәйде ки, җил-давыл вакытларында, яшенле яңгыр килгәндә, ул борчыла иде: бу давыл, бу яшен элек ул эшләгән ат абзарына зыян салмасмы? Аларның өй түбәсен кубармасмы? Шәйдулла үзе, әйтик, шунда булса, бернәрсәдән, яшен-давылдан зыян тидертмәс иде. Дөресрәге, Шәйдулла анда вакытта ул хуҗалыкларга зарар килә алмас иде. Ә хәзергә бу хуҗалыклар – ярдәмчесез, яклаучысыз.
Колхозга ул нык исәп белән, зур план белән кайтты һәм Ленар белән уртак тел таба алды. Колхоз идарәсе, Сөембикә белән ду-чат килү аның тормыш юлын ачыклап җибәрде. Әйе, бер болганмый булмый, дигәннәр иде, ул хәтта кирәк тә икән…
Инде Шәйдулла бәхетле. Хәзер идарә яңа карар кабул итте: атчылыкны сакларга. Атларга фураж мәсьәләләре каралды. Шәйдулла рационны үзе төзеде. Идарә анысын да раслады.
Дөньяда үз эшенә фанатикларча гашыйк кешеләр генә бәхетле була. Кем гаеп итә ала? Берәүләр – тракторга, икенчеләре – тепловозга, өченче берәүләр – космик корабльгә, дүртенчеләр балык шхунасына гашыйк булалар. Ә менә Шәйдулла атларга гашыйк.
Кара дерматинлы ишекне эчке яктан ябып, ике Һидиятуллин әнә шул турыда сөйләштеләр. Хәер, күбрәк Шәйдулла сөйләде:
– Бер болганып алдык, әйдә, ярар, ирләр булыйк, – диде Шәйдулла. – Мин шуны аңладым: үз колхозымнан башка җирдә мин яши алмыйм. Син дә каты кыланма: кеше сүзенә колак сала бел. Аннык кына белемең дә, грамытың да җитәрлек. Менә без болай итик…
Арыш серкә очырыр алдыннан
Сабантуй атнасы хәвефле, әллә ниткән шомлы була. Шушы атнада сугыш башланыр да, кырлар, игеннәр, кызлар, киленнәр ятим калыр сыман тоела. Басу өстендә ул атнада төннәрен аҗаган уйный, аҗаган да күңелгә шом гына сала. Ул сихри, могҗизалы яшен булып тавыш-тынсыз гына ялтырап ала. Ләкин аҗаган адәм баласын бөеклеккә чакыра. Бөек булыгыз, вак-төяк максат белән гомерегезне әрәм уздырмагыз, зур фикерләр белән яшәгез, ди. Бөек булырга берәүләрне – биек тау түбәләре, икенчеләрне – океаннар, өченчеләрне мәһабәт шаулаган урманнар чакыра. Ә безнең халык яшәгән җирләрдә аҗаган уйный. Шөбһәле дә, галибанә дә. Бу вакытта сугышлар чыккан. Бу вакыт кисәтүчән. Гөлт-гөлт итә басу артында аҗаган, җир йөзен серле, моңсу, җылы кич каплый…
Ә кешеләрдә төрле-төрле тормыш, төрле идеаллар. Шәйдулланың, мәсәлән, бу Сабан туенда кайсы аты ничек килер, районда ничәсен катнаштырасы дигән уйлар баш миен били. Сабантуйга кунакка кайткан Хәбибнең исә киртә буена чыгып аҗаган уйнавын карап торуы шулай ук очраклы түгел. Явып китсә нишләрсең? Ә бит планнар шәп иде: быел яз гына «Жигули» алды Хәбиб. Сабантуй болынына әнисен, хатынын, малаен утыртып бармакчы иде ул. Авылдан чыкканнарның әлегә үз машинасы булган кеше бер Хәбиб кенә. Дөрес, беренче кайтуы түгел, икенчесе бу. Беренчесе, машинаны алгач та, әнисенә күрсәтергә кайткан иде. Анысында бер хата җибәрде Хәбиб (әмма ул үзе бу хәлне белми, моны бары тик Марат кына ишетте).
Ак машинага ак перчаткалар киеп утырган иде Хәбиб ул көнне. Ак чалбар, ак ботинкалардан. Кайтып әнисе белән утырып чәй эчкәч, машинасы белән авыл әйләнергә чыгып китте. Кырда чәчү вакыты икән. Килеп туктады бу тракторчылар янына. Әлбәттә, бу нинди президент икән дип, тракторларын туктатып, моның янына җыелдылар. Берәр Африка дәүләтеннәндер, диделәр. Күрәләр – Мәтәли оныгы. Ак перчаткаларын салмыйча гына, блокнот чыгарып яза башлый бу. Янәсе, өлкә газетасына бер очерк бирергә җыена. Механизаторлар этенәләр, төртенәләр, сөйли алмыйлар. Андый кыен вакытта механизаторның бер гадәте бар – кесәсеннән папирос чыгарып кабыза ул. Ә монда анысын да эшли алмыйлар. Кыен…
Ак машина соры тузан калдырып китеп бара. Тракторчылар да җиңел сулап эшкә тотыналар. Баксаң, ак машина шулай күрше колхоз чәчүчеләре янында да булган һәм берсендә район вәкиле белән дә очрашкан икән. Язгы чәчү вакытында аягыннан кирза итек, өстеннән эш курткасы төшмәгән райком секретареның моны ишеткәч бик нык ачуы килгән, ди.
Хәер, ак машина хуҗасы болар турында берни дә белми. Кайбер нәрсәләрне белмәү – адәм баласының бәхете…
Шефлык иткән колхоз дип авыл хуҗалыгы институтыннан бер төркем галим Сабантуйга кайтты. Ленар үз институты белән араны һич тә өзми. Үзен ул әле дә булса шул институт әгъзасы дип хис итә, шефлар кайткач йөгереп йөрде: аларны квартирга урнаштырды, ашау-эчү якларын кайгыртты. Шефлар бу юлы профессор Хәсбиевне дә алганнар иде.
Сабантуй көнне яңгыр яумады. Яшел тау битендә күп машиналар, мотоцикллар арасында күзеңнең явын алырлык ак «Жигули» тора иде. Хәбиб тә бәхетле: хатыны белән әнисе «Жигули» күләгәсендә лимонад эчеп, капкалап утыралар, ул үзе исә таныш-белешләр, яшьтәшләр арасында күрешкәләп-сөйләшкәләп йөри. Ул булган төркемгә якынрак килеп бассаң, Хәбибнең әдәпле генә, тыйнак кына баритоны ишетелеп тора:
– Без Портсмуттан китәргә җыенган гына идек… (Быел кыш туристик путёвка белән ул Англиягә барган иде.) Портка килеп җитсәк – яңгыр. Көне буе коеп торды. Лондонда вакытта ук безнең илчелек вәкиле әйткән иде – без аның белән тиз дуслаштык, әйбәт кеше, между прочим…
Хәбиб шулай. Ни әйтәсең? Кыш буе, яз буе эшләп арган баш мие менә шул Сабантуй көнне бер ычкынып ала: башка әллә нинди уйлар килә. Көрәш караган буласың, капчык сугышы караган буласың, әмма хыял ычкына, ләкин хыял фән, кафедра, диссертация тирәсендә түгел, ә тормыш-көнкүреш мизгелләрен яңарта. Кешеләр белән күрешеп хәл-әхвәл сорашкан буласың, әмма туган туфрагыңа басып торганда, күңелеңә әллә нинди хатирәләр килә.
Бу Сабантуйда Хәбиб әллә нигә гел гаилә тормышы хакында уйланып йөрде. Әнә аның әнисе белән хатыны чүкердәшеп сөйләшеп утыралар. Хатыны да, зур кешеләр семьясыннан булуга карамастан, һаваланмады, әнкәсен хөрмәтләде. Гаҗилә җиңги шәһәргә кунакка килгәндә кадерсезлек күрмәде. Киленнең татарча белүе бик чамалы иде, әмма әнкәсенә игътибарлы булды. Гаҗилә җиңги, малаена кунакка килгәч, юри йокыдан тормыйча ята иде, янәсе, миннән башка болар оешып яши алалармы, юкмы? Хәбибрахман ач көе чыгып китмиме эшкә? Юктыр, юктыр, иртән кухня өстәлендә эре хәрефләр белән язылган кәгазь була иде. «Әни, без киттек, колбаса аша, чәй эч». Хатын-кызга, үз иренә, үз кайнанасына, иренең туганнарына ошар өчен, акылны табигать үзе бирсен. Әгәр табигать шуны бирмәгән икән, моны бернинди үгет-нәсыйхәт белән бирә алмыйсың. Тормышың матур корылсын дисәң, иреңнең туганнарын якын ит. Эчтән яратмасаң да, ирең барында алар белән үз бул, чүкердәш, игътибар күрсәт. Ирләрнең күбесе мокыт, алар, шуны күреп, синең колың булачак, мәңгегә сиңа турылыклы булачак. Әнә шул иң гади бер шартны аңламаган хатыннар була. Ничек сөйлиләр әле? Имеш, беренче тракторны уйлап тапкан конструктор тракторын сынарга авылга килгәч, бер агайга квартирга кергән. Күрә – агай чабата ясап утыра. Тез башына бәйләгән елтыр юкә тасмалары ялт та йолт килә, конструкторның күз алдында чабата башы ясала. Конструктор гаҗәпләнүдән телдән яза:
– Син… – ди ул, чак тынын алып, – абзый, син… Син кайда, ничә класс белем алдың?
Теге агай, уч төбенә төкереп, чабата башының төп арматурасы булган киндерәне ныклап тарта да әйтә:
– Әй, ничә класс дип инде… Әти батюшканың өенә алып барды, муен тамырына берне кундырды да идәнгә тезләндерде. «Шушы эшлексезне язга кадәр хәреф танырга өйрәтсәң, атакай, – диде, – теге соры колаклы ана дуңгызым синеке». Менә шулай өйрәндем: азбуки, веди… Менә шул – белем.
Конструктор шаккаткан.
– Ничек башың җитә синең моңа? – дигән.
Үзенең тракторына ул гаҗәпләнмәгән.
Юк, Хәбибнең хатыны бөтенләй икенче төрле. Табигать аңа бу мәсьәләдә акылны үзе биргән. Дөрес, баштарак кайнана белән ул да бозылышкалады. Беренче елларда Гаҗилә җиңги аларга кунакка килгәч. Яки Фәридә үзе килен булып авылга кайткач. Анда булгалады. Гаҗилә җиңги килененең саксыз сүзенә эчтән рәнҗеп кайвакыт көне буе эндәшми йөри иде. Менә бит, дип уйлый иде ул, малаеңны үстереп кенә бир, хуҗалар табыла. Бигрәк тә авылда үскән эшчән егетне тиз эләктерә шәһәр кызлары. Аның белән яшәп булачак… Акыллы шәһәр кызлары шуны аңлый. Ә син үстергәнсең, синең эш беткән. Хәзер синең ул малаең синеке түгел, ул инде әлеге балда-майда йөзеп үскән шәһәр кызының күзләренә генә карап тора, җитмәсә, аның әнисен дә «әни» дип сөйләшә икән. Юләр, юләр… Ике әни буламыни дөньяда…
Әнә шундый авыр уйлар белән газапланып, килененә дәшмичә кара көеп утырган кайнанага шәһәр кызы Фәридә ачкыч тапты. Икенчеме, өченчеме мәртәбәсендә, Гаҗилә җиңги үпкәләгән көннең берсендә, кичен моңаеп рәшәткә капкасына сөялеп урамга карап тора иде. Йортта көне буе авыр тынлык булды. Хәбиб көне буе газапланды. Хатыныңа, минем әнине ярат, дип ничек әйтәсең? Әниеңә, киленеңне ярат, дип ничек әйтәсең? Ләкин мәсьәләне Фәридә үзе хәл итте. Рәшәткә капкага сөялгән Гаҗилә җиңгинең артына шыпырт кына килеп басты да ул… кинәт кенә кайнанасының кабыргаларына төртеп кытыклап алды. Тегесе исә, сискәнеп, борылып карады һәм ачуланып:
– Һи, шикелсез, – диде. Үзе тыйлыга алмыйча көлде. – Һи, норсыз. Юньсез. Кем икән дип торам. – Үзе рәхәтләнеп көлде.
Төп мәсьәлә хәл ителгән иде: Фәридә ул кичне Хәбибнең бәхет кошын тотканын сизде, күрде: шуннан соң, юк-бар үпкә-сапканы бетерү өчен, кинәт арттан килеп Гаҗилә җиңгине кытыклап ала торган булды. Бераздан ул Хәбибкә дә ачкыч тапты. Хәбиб ачуланып үпкәләп йөри башласа, көтмәгәндә генә аңа «матурым» дип дәшеп куя иде. Моны ул кеше барында әйтә, кинәт әйтә. Хәбиб шуның белән тулысынча коралсызлана иде. Хәер! Ирләрне дә, кайнананы да кулга алырлык миллион ысул бар бу дөньяда. Үз ирен, үз кайнанасын кулына ала алмаган хатын – башын, миен эшләтергә иренгән хатын. Бары шул гына.
Әйе, барысы да әйбәт иде. Барысы да көйле, җайлы барганда сак булырга кирәк: тешле тәгәрмәчләрдән, каешлардан, шкивлардан торган тормыш дигән катлаулы машинаның, көйле генә эшләп утырганда, син бер дә уйламаган, шикләнмәгән бер тәгәрмәченең кинәт кенә теше сына. Барысы да көйле дип ышанып ваемсыз йөрүне тормыш гафу итми.
«Жигули» аласы ел шактый борчулы булды Хәбибнең семьясы өчен. Аларның малае Эдуард елга техникумының беренче курсында укый иде. Начар укымады – сүз әйтер хәл юк. Кирәк булгач, озын итеп чәчен дә үстерде, хикмәтле тимерләр таккан бил каешын да буды. Кичләрен алай озак йөрми иде. Тик март аеның бер төнендә генә сәгать өченчеләр авышкач кайтты. Юк, исерек түгел иде. Ата-ана җиңелчә генә орыштылар да ятып йокладылар. Әмма Эдуард йоклый алмады. Әнисе иртән торып кухняга чыкканда, Эдуард шунда иде. Йокысызлыктан күзләре шешенгән, төсе шәп түгел иде. Әнисе беравык карап торды. Сорау бирмәде.
– Мама! – дип, бакча баласыдай иркәләнеп дәште озын чәчле малай. – Я, кажется, совершил одну непоправимую ошибку…
Ана коелып төште. Хәбибне уятты. Хәбиб ул көнне базага машина алырга барасы иде.
Малай шуннан ары берни әйтмәде дә, сөйләмәде дә. Үзенең бүлмәсенә кереп китте дә бикләнде, бераздан аннан җыр тавышы ишетелде:
Издалека
Льётся тоска
Скрипки осенней –
И, не дыша,
Стынет душа
В оцепененье.
Час прозвенит –
И леденит
Отзвук угрозы.
А помяну
В сердце весну –
Катятся слезы…
Бу җыр Хәбибнең йөрәген тетрәтте. Нидер булган! Бәхетсезлек булган. Малайның беркайчан да, беркайчан да әти-әнисе барында өйдә кычкырып җырлаганы юк иде. Ул аракыны авызына да алмый, иптәшләренең туган көнендә дә лимонад кына кабып утыра иде. Аның беркайчан да болай шөбһәле итеп үз бүлмәсенә бикләнеп җырлаганы юк иде…
Хәбиб тә, Фәридә дә өнсез калып малайның бүлмәсе янында тордылар. Иртән нәкъ сигез тулып утыз минутта ишектә кыңгырау чылтырады. Папка тоткан ике егет өйгә кереп исәнләштеләр һәм Эдуард Мөхәммәтгалиев исеменә арестка ордер күрсәттеләр. Әлегә берни дә мәгълүм түгел иде…
Ә ике көннән соң күрше урамга бик күп такси машиналары килеп тулды. Урамда дәһшәтле тынлык урнашты. Йортларның берсе янында хәрәкәт көчәйде. Менә бервакыт аннан муеннарына ак сөлге белән табут күтәргән кешеләр чыкты. Табутны ачык машинага урнаштырдылар. Кинәт дәһшәтле тынлыкның кылы өзелде. Йортлар, урамнар, бакчаларны яңгыратып, йөзләгән машина кычкырта башлады. Озак, озак кычкырттылар. Таш йортлар, тимербетон баганалар, асфальт урамнар елады. Фаҗигале төстә һәлак булган таксистны күмәләр иде. Таш йортлар белән бергә Хәбиб тә, Фәридә дә еладылар. Чөнки бу җинаятьне Эдуардның дуслары эшләгәнен инде беләләр иде…
Хәбиб күмүчеләр колоннасына барып кушылды. Ул үзен җинаятьче дип саный иде. Хәзер үлгән таксистның туганнары аны танырлар, тукмарлар, изәрләр. Хәбиб барысына да риза. Изсеннәр, бәлки, җиңеләеп китәр. Ләкин аны танучы юк. Кешеләр автобусларга төялделәр. Үлгән таксист егет кеше икән. Хәбиб тә белешмәстән автобусларның берсенә керде. Егетнең әнисе, туганнары икән. Кара шәл бөркәнгән, кара озын юбка кигән карчыкны култыклап ике карчык түргә утырттылар. Әнисе егетне чиркәү аркылы алып бара икән.
…Хәбиб, төш күргәндәй, чиркәү эчендә тора. Шыгрым халык. Төче балавыз, шәм исе. Алтынлы-укалы ряса кигән поп борын аркылы көйли.
Хәбибнең башы әйләнеп китте, ул стенага барып сөялде… Кемдер аны култыклап саф һавага алып чыкты. Анысы Фәридә икән…
Кеше күмгәндә, аны озата баручылар башларын түбән ияләр. Барысында да кайгылы чырай. Әмма табут артыннан барганда, иң зур кайгы бары тик бер-ике генә кешедә була. Ул – баласын югалткан ата-анада. Ирен күмгән хатын да, хатынын күмгән ир дә ул дәрәҗәдә кайгырмый. Хәтта картаеп үлгән әтисен яки әнисен күмгән бала да алай түгел. Иң авыры – баласын күмүче анага. Хәбиб кара кофталы карчыктан күзен алмады. Бу карчыкның күзләренә бөтен кешелек җәмгыятенең кайгысы җыелган иде. Ничек инде? Бу ни бу? Аның бердәнбер малаен – кадерле, акыллы, эшчән Шуригын – ниндидер өч яшь егет машина эчендә акчасын таламакчы булып, аркасына кадаганнар. Нибары бер яртылык акча сорап бәйләнгәннәр. Йа Хода! Ник бирмәде икән Шурик аларга бөтен выручкасын? Машинасы белән калдырсын иде, тик үзе генә исән калсын иде… Иң авыры – анага.
Тикшерү ун-унбиш көн эчендә тәмамланды. Эдуард җинаятькә катнашмаган, киресенчә, исерек иптәшләре таксистка бәйләнгәч, аларны аерып алып китәргә тырышкан икән. Өенә ул ябыгып, үзгәреп кайтты. Матур озын чәчләр кыркылган, күзләр уйчанланган, элеккеге көләч йөз беткән иде. Авылда бу хәлне белми калдылар. Техникумда да артык күпертмәделәр. Әмма элеккеге Эдуард та инде юк иде. Әнә бүген дә ул боек кына кыяфәт белән Сабантуй мәйданында басып тора, аңа әллә кызык монда, әллә кызык түгел, аңламассың. Нәрсәсендер югалткан бу егет. Нинди бәхетле иде ул әлеге фаҗига булганчы! Бик-бик ярата иде ул дәү әнисен, һәр җәйне шушында авыл малайлары белән күңелле, рәхәт көннәр уздыра иде ул! Әнә «Жигули» күләгәсендә Гаҗилә җиңги аңа сөеп карап утыра. Гаҗилә җиңги – аны татарчага өйрәтүче. Эдуард шуңа күрә татарчаны әнисеннән әйбәтрәк белә.
Эдуард, гомумән, дәү әнисен бик яратты. Аңа өч яшь идеме икән, дәү әнисе шәһәргә килгәч, ничектер алар икәүләп кенә өйдә калдылар. Ахрысы, көн суык булганга, малайны бакчага илтми калдырганнар иде. Гаҗилә җиңги бәләкәй, йомшак колаклы, җылы муенлы малай белән кухняда рәхәтләнеп сөйләште, аңа ботка пешерде. Малай да бик шат иде, әллә ничә тапкыр дәү әнисенең башын түбәнгә идереп кочаклады. Гаҗилә җиңги астагы кибеттән иртәнге чәйгә батон алып менгәч, чәй әзерләделәр. Дәү әни белән йомшак колак бер-берсенә сыенып утырдылар. Гаҗилә җиңги чәйдән авыз итте… Һәм кинәт, тончыгып, авызындагы чәен идәнгә беректе. Чәйдән авызны яндырырлык итеп одеколон тәме килә иде. Дәү әни аптырап малайга карады.
– Үл-ләм, бетәм, ислемай тәме килә чәйдән, – диде.
Калын җылы ыштан кигән йомшак колак исә, сөт тешләрен күрсәтеп, шатланудан тотлыга-тотлыга тәкелдәде:
– Дәү әни, тәй тәмле бултын дип, мин адукалун талдым. Әтинең адукалунын.
Бу бәләкәй малайның үзе булдыра алганча дәү әнисен яратуы, кунак итәсе килүе иде.
Чәйнекне серкә белән кайнатып юдылар. Әмма Эдуардны моның өчен ачуланмадылар.
Бала белән дәү әнинең дуслыгы шулай гомергә китте… Эдуард, егет булып җиткәч тә, әти-әнисенә сөйләмәгән серләрне дәү әнисенә сөйли иде. Узган кыш көне, сессия вакыты иде, Гаҗилә җиңги шәһәргә килде. Төштән соң Эдуард имтихан бирергә китте.
– Дәү әни, кичке якта миңа бер дога укырсың әле, физикадан экзамен бирәм, – дип көлеп чыгып китте.
Гаҗилә җиңги дога-фәләннәр укый белми иде, шулай да «колһуаллаһы»ны ятлаган иде бала вакытында. Шуны укып утырмакчы булды. Әмма, килене эштән кайтуга, телевизорны кабызып җибәрде. Анда фигуралы шуу икән. Андый вакытта Гаҗилә җиңгине телевизордан аеру мөмкин түгел. Эдуард та, «колһуаллаһы» да онытылды. Кичке тугызларда борынын салындырып малай кайтты.
– «Уд» кына эләктердем, әллә җитәрлек укымаган идеңме? – диде.
Хәзер инде Эдуард шаярып сөйләшми. Зурларча чырай, зурларча исәп. Ә бит нибары унҗиде яшь. Теге хәлдән соң әти-әнисе анда бер яңа гадәт барлыкка килгәнен сизделәр: Эдик тәрәзә янына баса да, озак матавыкланып, тәрәзә рамындагы чебенне тота һәм аны балкон ишеген ачып чыгарып җибәрә. Малайның бу сәер гадәтен байтак күзәткәч, бервакыт әнисе аннан сорады:
– Эдик, бу ни хәл бу? Нигә чебен аулыйсың?
Эдик шунда моңсу елмайды:
– Ах, мамочка! Иреккә чыгарга тилмереп тәрәзә рамына карап утырган җан иясенең хәлен белсәң иде син… Ирек бит ул!..
Акыллыдан – акыллы, эшлексездән эшлексез туса, бу дөньяда тереклек әллә кайчан туктаган булыр иде инде. Дөнья төрлелекне, чуарлыкны ярата. Кем белә, бәлки, ул төрлелекнең үзенә күрә бер закончалыгы бардыр. Азмыни дөньяда: малае шәһәрнең менә дигән абруйлы кешесе, аңа фәлән-фәләнеч дип кенә дәшәләр, аны дәүләт машинасында гына йөртәләр, аны белмәгән кеше юк, әмма әнисе – гап-гади. Шәп йортның бакчасында үзенең оныгын – теге фәлән-фәләнечнең малаен җитәкләп йөри ул, камыт аякларында кызыл читек, озын итәкле киң яшел күлмәк, колагында – Саба ягындагы Тенекиләр койган гади алка, беләгендә – кара көмеш беләзек, юкарган чәч толымнарының очында – шәмәхә лента белән таккан талир тәңкәләр. Ә фәлән-фәләнеч бу вакытта аэропортта фәлән илнең культура, фән эшлеклеләре делегациясен каршы алып интервью биреп тора…
Ә киресенчә? Теләгән кадәр! Берәүләр, ирле-хатынлы, Бетховенның сонаталарын номерлап күңелдән хәтерлиләр, Шопенның фәлән прелюдиясенең аннан алдагысыннан нинди аермасы барлыгын беләләр. Григның бөтен биографиясен, Чайковскийның партитураларындагы аерым билгеләрне яттан беләләр.
Ә аларның бердәнбер уллары, узган ел гына ГПТУдан чыгарылган уллары, күрше ишегалдындагы бер абзыйга гаражында машина ремонтлашып ята, киселмәгән кара тырнаклы майлы кулларын чүпрәккә сөртә-сөртә урамга чыгып, узып баручы ирләргә мөрәҗәгать итә:
– Тартырга булмасмы? – ди.
Йә, әти-әнисенең Бетховенны, Гуноны, Пуччинины, Чайковскийны күңелдән белгәннәрендә бу малайның ни гаебе бар?
Ә теге, дәрәҗәле, акыллы, абруйлы фәлән-фәләнечнең әнисе талир тәңкә тагып йөрүендә малаеның ни гаебе бар? Юк, кешеләр турында ансат хөкем чыгарырга ярамый. Тормыш – катлаулы. Алай ансат уйларга ярамый. Ярамый…
…Сабантуй кыза. Анда катнашкан кешеләрнең барысы да бертөсле кебек. Авыллар гадирәк, шәһәрнекеләр кримплен-фәлән кигәннәр. Бу шәһәрнекеләр артыннан җитә алмассың. Авылның акчалы кызлары (ферма кызлары) ялт итеп тегеләрнең үкчәсенә басалар, ул арада шәһәрнекеләр инде тагын бер хикмәт уйлап чыгара. Быел шәһәрдән кайткан кунак кызлар озын итәк кигәннәр. Юк, авыл кызлары монысына ук бармаслар.
Брезент капланган президиум өстәле янында Ленар белән бергә институт кунаклары утыра. Ибруш малае Миңнулла микрофон, радио аппаратурасы тирәсендә кайнаша. Марат институт кунакларын сыйлый – «Шифалы су» шешәләрен ачып, аларның алдына куя… Галләмгали абзый президиум тирәсендәрәк йөри, арада иң олы кунак кем, шуны ачыклыйсы бар. Ул бүген әнә шул иң олы кунакны өенә чакырырга тиеш. Фәхрислам исә беркем белән дә кызыксынмый, зәңгәр юллы күлмәк, капрон эшләпә киеп куйган да, Фәтхиягә сыланып ук, мәйдан читендә басып тора. Көрәш караган сыман итә, әмма яшь хатынымны урлап алып китмәгәйләр иде, дигән сыман, бик сак тора…
Фәтхияне белмәссең… Гаҗәп эшчән, туры сүзле хатын икән. Йола, гадәт буенча, ул Ленарга улым дип дәшәргә, якын итеп сөйләшергә тиеш иде. Әмма эш арасында, идарә утырышларында ул Ленар белән гадәттән тыш кырыс сөйләште, гел таләпчән булды. Ленар үз гомерендә беренче тәнкыйтьне бер дә әллә кемнән түгел, ә Фәтхиядән – әтисенең яңа хатыныннан, – гадәт буенча әйткәндә, үги әнисеннән ишетте. Колхозның партия оешмасында терлекчелек мәсьәләләре карала иде. Перспективалар турында сүз кызгач, Фәтхия күтәрелде.
– Ленар Фәхрисламович! – дип бүлдерде ул председательне, «Фәхрисламович» дигәнне ул аеруча басым ясап әйтте, гүя бу сүз белән ул менә нәрсәне аңлатырга тели иде: мин синең әтиең белән бер юрган астында йоклыйм, шуңа күрә минем фикер әле ул әтиең фикере дә һәм син минем сүзгә колак сал. – Ленар Фәхрисламович! Менә сез («сез» диде!) тавык фермасының түбәсен ябуны алдагы җәйгә планлаштыргансыз, ә ул фермага бүгенгесе көнне су үтә, аның тишек түбәсеннән каргалар, мәчеләр, ябалаклар кереп йөри, кыш көне аңа буран кертә. Менә мин кичә сезнең урамнан уздым, анда ике кеше сезнең мунча түбәсендәге такта өстеннән шифер ябып ята иде. Нигә сез аны киләсе елга калдырмадыгыз? Ә? Әйдә, коммунист буларак сөйләшик әле, бу бит – партия җыелышы…
Ленар үз гомерендә беренче мәртәбә шунда телсез калган иде. Мунча түбәсе шуннан бирле ала-тилә: хәзер аның бер ягы шиферлы, икенче ягы тактадан. Фәтхия исә, тавык фермасының түбәсен ремонтлаткач кына, Фәхрислам белән парлап Октябрь бәйрәмендә председатель йортына кунакка барды. Ала-тилә түбәле мунча эссе итеп ягылган, идәннәре юылган, каен себеркесе әзер, мунча тәрәзәсе төбенә Фәхрислам өчен бер шешә сыра куелган иде.
Ленар шул җыелышны хәтерлиме? Брезент түбә астындагы Сабантуй комиссиясе әгъзаларына карап, Фәтхия шул җыелышны хәтерләп уйланып тормыймы? Монда бит вакыт иркен, теләгәнчә уйларга, хәтерләргә була…
Ат чабышында Шәйдулланың үз кулыннан узган алты ат катнашты. Атларны мәйдан эченә керттеләр. Алдан килгәне, үз дәрәҗәсен үзе белгәндәй, башын югарырак күтәреп атлый. Беренче, икенче килгәннәрне бүләккә күмделәр. Соңгы килгән атка бүләк бирергә дип, тол хатыннар йөгерешеп чыкты. Соң килгән атның муенын кочаклап аның башын сыйпап торганнары – Миңнулланың әнисе, Ибраһим солдат хатыны Зиһникамал һәм Фәһметдин солдат хатыны Гаҗилә җиңги иде.
Бу күренешне Марат бик авыр кабул итә. Соңга калып килгән ат дөньяның ниндидер гаделсезлеге белән рәнҗетелгән җан иясе кебек. Була бит шундый гаделсезлек: адәм баласы анадан туганда ук зәгыйфь булып туа. Аның ни гаебе бар инде? Маратның күзләре яшьләнде, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, ул кара күзлеген киеп куйды.
Ә Шәйдулланың авыз колакка җиткән. Ул шат. Ул гына түгел, бөтен малай шат. Хәзер колхозда яңа тәртип: колынларга тиешле буаз бияне кечкенә малае булган кешегә биреп торалар. Колхоз фуражын-ниен, арба-чанасын бирә. Бия колынлый, малай белән ата аларны карап үстерә, җәй көне җигеп тә йөриләр, колхоз бер ат һәм тай караган өчен хезмәт хакы да түли. Ләкин хикмәт анысында түгел. Хикмәт – малайларны бәхетле итүдә. Әнә алар – маңгайларына кысып яулык бәйләгән бәхетле малайлар – ат өстендә, ат аягы суыталар… Болар авылны ташлап китмәс, болар бәхетне шушында, үз болыннарында, үз басуларында табарлар. Шәйдулла әнә шуңа шат. Хәер, шатлык дигән нәрсә адәм баласына бер килә башласа ишелеп килә: түз генә… Быел җәйгә чыгуга, Сөембикә юаная башлады. Шәйдулла кая басканын белмәде. Аның исәбенчә, бу, һичшиксез, малай иде, һәм Шәйдулла инде эченнән генә исәпләп куйды: тагын биш елдан язга колынлыйсы бияне абзарга алып кайтасы булыр. Абзарны рәтли башларга, зур улак куярга кирәк булыр.
Президиум өстәле янында гына чирәм өстендә концерт башланды. Концертның программасын Сөембикә алып бара. Сөембикә оста: концертка ул ел саен колхозның төрле яшьтәге талантларын катнаштыра. Югыйсә кайбер колхозларда концертта яшьләр генә була. Ә монда бөтенләй башкача: Ленарның хатыны җырлый, Миңнулла хатыны Зәмзәмбикә җырлый. Ә менә быелгы концертта Ленар үз күзенә үзе ышанмады. Микрофон алдында җырларга әзерләнеп торучы – Әминә иде. Ничә ел инде Ленар белән алар аерылышканга. Димәк, кунакка килгән. Әйе, бу авылда аларның туганнары бар. Ирдәме икән? Рәнҗеде микән Ленарга теге вакыт өчен? Хәер, Ленарның гаебе дә юк бит. Танышкан бер кызны үзенә хатын итеп алырга дигән мораль бурыч юк шикелле. Аннары, ул сине ошатып, үзең аны ошатмасаң, шулай ук син ирекле. Ленар бит аңа кушылырбыз дип вәгъдә бирмәде. Ә тегесе, берни дә булмагандай, баянның көмеш чыңына кушылып, болынга моң тарата:
Минем исемем Әминәдер, Әминә,
Көмеш путалар бәйләдем билемә,
Инде кайттым туган-үскән илемә,
Бик бәхетле көнем минем, күрегез…
Җыр бетеп, микрофонны Сөембикә кулына тапшырганда гына, Әминә президиум өстәленә таба борылды. Ленар белән аларның карашлары очрашты. Ләкин Әминәнең карашында үпкә-сапка сизелми иде. Мәйдан халкы исә кунак хатынга озак итеп кул чапты…
Менә дөнья! Сабантуй бара, көрәшәләр, йөгерешәләр, әмма кешенең эчке халәте үз законнары буенча яшәвен дәвам итә: Сабантуй вакытында да кеше үзе өчен ачышлар ясый, өйрәнә, тикшерә, сөя, нәфрәтләнә, шатлана, искә ала, кагыйдәләр чыгара… Ә ахырдан: «Сабантуйда булдым, көрәш карадым», – дип сөйләшкән булалар.
Галләмгали агай теләгенә иреште. Иң зур кунакларның кемнәр икәнлеген Марат аңа әйтеп бирде: профессорлар Родзин һәм Хәсбиев, диде. Галләмгали агайга башка берни дә кирәкми иде.
Кичен аның яран гөлләр каплаган түр тәрәзәләре төбенә кадәр ачылган, өеннән итле токмач исе чыккан иде.
– Әйдә, кем, профессор энекәшләр, – диде Галләмгали агай, ике телне бергә катыштырып, – менә моны кадерен белеп кенә бер стәкән генә тотып куегыз. Сездә юк ул, эчегез!
Профессор Родзин бераз уңайсызланды.
– Что сез, абзый, шәһәр бик бай хәзер, бездә мондый эчемлекләр ник булмасын, – диде.
Галләмгали агай алай тиз бирешмәде:
– Мин, – диде, – сездә бөтенләй юк дип әйтмим, барлыкка бар ул, әмма ләкин сездә аның стәкәне бер тәңкә, ә мин бушка эчерәм. – Үзе аннан зур канәгатьлек хисе белән профессорга карап куйды.
Родзин, ярый әле, юморны аңлый һәм ярата торган кеше икән. Уртак тел тиз табылды.
Галләмгали агайга нәрсә? Родзинга нәрсә? Аларга мондый күңелле мәҗлестә ике дөнья бер, уртасы – камыр. Солдатлар алар. Профессорлар алар, икесе дә…
Галләмгали агай мәҗлестә бәхет, язмыш турында бәхәс кузгатырга ярата.
– Менә, примир, мин – коммунист, син – коммунист, – дип сүз кыздыра башлады ул, Родзинга таба шуышып. – Язмышка без ышанмыйбыз. Бәхет тә үз кулыбызда, дибез. Алары шулай. Ата-ана тәрбиясе, дибез. Ата-ана тәрбияләсә – була, тәрбияләмәсә – юк, дибез. Менә, примир, Гаҗилә малаен алыйк. Аны кем тәрбияләгән дисез? Кая инде, әнисе гомер буе колхоз эшендә булды. Көн-төн. Әти тәрбиясен бөтенләй күрмәде ул малай. Ә бүген күрдегезме алтын күзлекле берәүне? Ә машинасын күрдегезме? Дасинты диме? Инде килик минем олы кияүгә. Әти-әни кулында үскән. Начар кешеләрме? Юк, кода-кодагый фартауай кешеләр. Кода директор шкул булган, кодагый – межрайбазада завскладом. Ә малай кем булып чыккан? Вагон басып өтермәдә утырган. Ник аларныкы дасинты түгел, ник Гаҗилә малае вагон басмый? Биспризор үскән бит ул, ә? Менә шушыны аңларга Галләмгали агаеңның грамыты җитми инде…
Ризыкташ булу, ризык янында әңгәмә кору – зур эш. Берәүләр моны бик примитив аңлыйлар. Имеш, кешедә булмый торган аш-су, эчемлек өстәлдә никадәр күп булса, табын шулкадәр яхшы. Имеш, чакырылган кунаклар никадәр зуррак урындагы кешеләр булса, хуҗа өчен шул – дәрәҗә, мәртәбә. Алай түгел, юк, алай түгел…
Өстәлдәш, ризыкташ булу – мәсләктәш булуга нигезләнгән. Дошманнар бер табынга утырмый. Хикмәт ашау-эчүдә түгел. Бер-береңә эчтән янап, ананас, тавык ашап, Балеар утрауларында ясалган мәшһүр шәраблар эчеп утырырга мөмкин; бер-береңә ихтирамың ташыган хәлдә хозур кылып, тозга манып мич бәрәңгесе ашап, такталы кытай чәе эчеп утырырга мөмкин…
Хәсбиев һәр мәҗлестә икегә ярыла. Мәҗлестә түгел, өенә кайткач. Әле генә күпме мактау сүзләре әйттеләр аның адресына, ул инде үзенең бөеклегенә ышана да башлаган иде, әмма өенә кайтып керүгә, хатыныннан һәм җиткән кызыннан гел ямьсез сүз генә ишетә. Шунда кайтып кердеме – ул бөек була алмый…
Монда, Галләмгали агайның түрендә, ичмасам, утырсаң да ярый. Галләмгали агай профессорларга мактау җырларга җыенмый. Аның крестьян миен әллә ниткән сораулар борчый.
– Менә, профессор энем, – ди ул, тегеләрнең әле берсенә, әле икенчесенә таба барылып, – шуны гына аңламыйм: мин колхоз производствосында, шөкер, егерме тугызынчы елдан бирле. Менә сез берзаман, җирне тирән сөрегез, тирән сөрегез, дип үзәккә үттегез. Агроном килә иде дә басуга таягын тыгып үлчәп карый иде. Ел саен тирәнрәк, ел саен… Шулай җирнең мамыклы катламын аска әйләндереп бетердек, өскә әрлән балчыгын чыгардык. Ахырдан сез әйттегез: алай ярамый, тирәнгә сөрү туфракны боза гына, дидегез. Ә мин моның шулай икәнен теге вакытта ук белә идем. Ә минем грамыт – нуль бөтен фәлән… Шулай булгач, кем профессор булып чыга соң әле монда?
Галләмгали агай җиңгән кыяфәт белән кунакларына карады. Аның ярым шаярып сөйләгәненә инде ияләнгәннәр иде. Ул кызды.
Дәртләнеп китеп ул Родзинга таба бөтенләй борылып бетте һәм авызына кереп китәрдәй булып рәхәтләнеп сөйләште.
– Сезнең ишеткәнегез бардыр инде, – диде ул, – ызначит, сөйлиләр иде: авылга менә шундый бер галим кайткан, кошчылык буенча списиәлист икән! Фатир төшергәннәр. Хуҗа хатын моның кем икәнен белеп алгач, беркөнне моннан сорый куйган:
– Минем бүген төнлә бер тавыгым үлгән, нәрсәдән булыр икән? – дигән.
Теге галим дә аптырап калмаган, туп-туры сораган:
– Нәрсә ашатасың тавыкларыңа?
– Төшкә хәтле – бодай, төштән соң – борчак, – ди икән хатын.
– Алай ярамый: борчакны төшкә кадәр бир, бодайны төштән соң.
Хатын шулай эшли. Әмма икенче төндә моның берьюлы өч тавыгы үлә. Хатын нишләргә белми:
– И Ходаем, ун тавыктан алтысы гына калды бит, нишлим? – дип, тагын киңәш сорый.
Галим һаман да аптырамый.
– Төшкә хәтле борчак та, бодай да ашат, төштән соң – бодай гына, – ди.
Хатын һәм шулай итә. Төн чыкса, күрә: тагын өч тавык җан тәслим кылган. Тагын галимне борчый бу.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.