Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 20


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:26


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 20 (всего у книги 37 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Кызыл алмалар

Август ае Фәтхиянең тормышын тамырыннан үзгәртте. Ленар белән Фәхрислам аның нигезенә зур йомыш белән килгән көннәрдә ул болай да башын кая куярга белми йөри иде. Ахрысы, кияүгә чыгарга тиз ризалашуына да сәбәп шул – үз борчуы булды. Ананың соңгы, иң ышанычлы кызыннан аерылган көннәре иде ул.

…Фәтхиянең кызы Әнисә, аның ай-ваена карамыйча, авылны ташлап китте. Әнисәгә чакыру кәгазе килгәч, Фәтхия елады да елады. Исәбе – кызны авылда калдыру иде. Нәкъ шул көннәрдә Ленар белән Фәхрислам килде.

Унбиш көн эчендә Әнисә бөтенләй икенче кызга әйләнде. Авылда иң яхшы дип йөртелгән озын күлмәге, йомшак табанлы туфлие яраксызга чыкты. Аны өлкән курс кызлары белән бер бүлмәгә урнаштырганнар иде, беткән баш беткән, диде дә йортны кырыштырып алган соңгы ике йөз тәңкәне очыртты. Тар, кыска юбка, платформа үкчәле туфли киде, тез астына кадәр төшкән толымнарын ике дә уйламыйча кистерде. Парикмахер хатын:

– Сеңлем, бер-ике көн уйла, мондый чәчне бүтән күрә алмассың, – дип, толымнарын учлап, кайчыны якын китермичә торды.

Әнисә күзен чытырдатып йомды да:

– Апа, тизерәк кисегез, – диде.

Шулай да «чык» итеп толымны кайчы өзгәндә, Әнисәнең йөрәге әллә нишләп чәнчеп алды. Киселгән авыр ике толымы көзге алдына салмак кына сузылып ятты. Ләкин шул минуттан ул инде шәһәр кызы иде. Әнисәнең, унынчыны бетергәч, ике ел колхозда эшләп куллары бирчәеп беткән иде, маникюрша, аның тырнакларын бизәгәндә, шактый озак маташты. Болай да озын керфекләрен буятып чыгып, гомуми торакка кайтып барган Әнисәне трактор чанасына кысылып үлгән саргылт кашлы Минһаҗ белән авыл хатыны Фәтхия кызы дип әйтүе бик кыенлашкан иде.

Әнисә авыл белән әнә шулай аерылышты. Бу инде – мәңгегә аерылышу. Авылда самолёт заводы юк, авиация институтын тәмамлагач, барыбер инде шәһәрдә калдыралар. Шуның өстенә әнисе дә кызы белән киңәшләшмәстән иргә чыкты. Хәзер авыл белән бәйләнгән җепләр бөтенләй өзелде. Шулай, иптәш кызлары белән танышып, дуслашып өлгергәнче, Әнисә инде бүлмәдәшләреннән – Куйбышевтан килгән генерал кызы һәм Саранскидан килгән трест начальнигы кызыннан бер генә дә аерылмый иде.

Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, диләр. Рас сүз икән. Әнисәнең шәһәргә килгәненә ике айдан арткан иде. Инде сагынуын яшермичә әнисенә яңа адрес белән хат та язган иде. Әнисе дә аны яңа нигезгә кайтып йөрергә чакырган, тормышыннан риза булуын әйткән, тавык карарга кердем, эшем әйбәт, яңа әтисе эчми, эчкәндә дә сыра гына эчә, дип язган иде һәм гаеп итмәвен үтенгән иде.

Әнисә өчен инде «семестр, деканат, кафедра, внеаудиторка» дигән сүзләрнең мәгънәсе ачыкланган һәм бер-ике мәртәбә теге кызлар белән инде лекция вакытында кинога да барылган, ашханәне «столовка» дип кенә сөйләшенә башланган, өзелеп-өзелеп тәлинкә тулы токмачлы аш ашыйсы килгәндә дә сынатмыйча, теге кызлар белән егерме ике тиенлек пирожный йотып, ирис суыргалап та йөрелә башлаган көннәр иде. Инде актык чутта Софи Лорен белән Брижит Бардоның да кайсы фильмнарда уйнаганы мәгълүм иде…

Шулай, алар өчесе, базар аркылы ашыгып-ашыгып, чыркылдашып көлеп, кинога чабалар иде.

Кинәт:

– Әнисә! – дигән таныш тавыш ишетелде.

Әнисәнең аяклары таеп китте. Ни булса, шул дип, Әнисә саклык белән генә читкә күз ташлады. Якында гына бортына пычрак чәчрәгән машина өстендә җылы башлык киеп, аны маңгайдан яулык белән артка бәйләгән, халат кигән Фәтхия тора иде. Көзге җилдән аның бите чуен китегедәй каралган, яңагындагы җыерчыклары гына ак юл булып калган, иреннәре ярылган, халатына пычрак чәчрәгән. Машина тулы ящиклар, ул ящиклардагы тавыклар чыр-пыр киләләр. Фәтхиянең дә кулында иләмсез генә, түш йоннары коелган бер әтәч.

– Әнисә, дим, Әнисә!

Әнисәнең иптәш кызлары да бу тавышны ишеттеләр.

– Сине кемдер чакыра, кинога соңга калмыйк, тиз бул, – дип туктап борылдылар. Нишләргә? Озак уйларга ярамый иде. Барлыгы ике-өч секунд үтте.

– Ә, безнең авылның бер иләс-миләс хатыны ул, – диде Әнисә, колак йомшакларына кадәр кызарганын сизеп. – Әйдәгез, соңга калмыйк.

Фәтхиянең кулындагы әтәче, ычкынып, чиратка баскан халык өстенә барып төште. Кыска юбкалы, юан үкчәле кызына карап, ул тагын бер мәртәбә:

– Әнисә, дуңгыз, кая чабасың? – дип кычкырды. Ләкин кызлар халык арасына кереп югалганнар иде инде.

Тавык ашыйсы килгән кешеләр чиратка тезелделәр дә тезелделәр…

Әмма Әнисә кинога кермәде. Дөресрәге, керә алмады, фильм башланыр алдыннан вестибюльдә гадәт буенча морожный алып ашадылар, Әнисә морожныйның тәмен тоймады: күз алдында әнисенең аяныч йөзе, колагында йөрәк өзгеч тавышы иде:

– Әнисә, дуңгыз, кая чабасың?

Шәһәр кызы булдым дип газиз әниеңнән баш тартасыңмыни инде? Ул бит – колхозчы хатын, тавык сатарга биек үкчәле туфли киеп, иреннәрен буяп килсенмени ул? Ридикюль тотсынмыни?

Өченче звонок булганда гына, зал караңгылыгыннан файдаланып, Әнисә иптәшләреннән аерылды. Тегеләре сизми калды. Урам буйлап ул колхоз базарына йөгерде.

Ләкин теге урында машина юк иде инде.

Бер атналар чамасы узды. Көзге кичләрнең берсе иде. Фәтхия ут та алындырмаган көе мич алдында ашау хәстәрен кайгыртып йөри. Ул әле өстен дә алыштырмаган. Фермадан кайткан гына иде. Ярым караңгы өйдә бәгырен телгәләп, бер уй аның миен кимерде. Юк, Әнисә аның яңа иргә чыгуын гафу итмәгән. Юк, аңламый ул аны. Аңлый алмый. Чөнки алар икесе – ике халәттәге кеше. Ә ике төрле халәттәге кешеләр беркайчан да берсен берсе аңлап бетерә алмыйлар.

Ишек ачылды. Фәтхия гадәттәгечә:

– Синме? – диде. Фәхрислам дип уйлады.

Ул түгел икән.

Ишек янында яңа капрон куртка кигән, тартылып, җыйнакланып киткән Әнисә тора иде. Аның кулында – сетка белән әйберләр. Ул сетка эчендә Фәтхия ярата торган егерме ике тиенлек батоннар, ике шешә сыра һәм кызыл алмалар бар иде.

Ана белән кыз беравык сүзсез тордылар. Аннан кыз сеткасын өстәлгә куйды да әнисенә таба атлады. Фәтхия дә кызының кочагына атылды. Шул хәлдә күпмедер вакыт сүзсез тордылар.

Ана һәм кызның күңел түрләрендә бер-берсенә энә очы кадәр дә үпкә калмаган иде.

Андый шатлыклы көнне Фәхрисламның җырламый калганы тарихта әле булганы юк. Кичке табында түрдә изүен чишеп бәхетле Фәхрислам утыра иде. Аның кәеф гадәттән тыш яхшы, шул уңайдан ул Ленар кыставы аркасында гына шәһәргә барып мәҗбүри диярлек куйдырткан яңа теш казнасын да кигән иде. Ул аны ике генә очракта кия: өйгә кунак килгәндә һәм улы Ленар янына барганда. Ленардан курка, чөнки казнаны ул куйдырды. Башка вакытта өстәл тартмасында такта чәйдән бушаган укага төреп тота ул аны. Аныңча, ясалма теш казнасы ризыкның тәмен генә ала. Хәтта чәйнең дә тәме үзгәрә. Әмма күчтәнәч сыраның тәме үзгәрмәде, үзгәрмәде. Шундый сәгатьтә ничек инде бер җырлап алмаска?

 
Бүген төнлә бер төш күрдем –
Акбүз атка атландым.
Күргән төшем ырас килде –
Сезне күреп шатландым.
 
Ай-һай, кияү…

Галләмгали агай кызы белән киявенең эчке тормышларына катнашмады. Хәер, ыгы-зыгылы вакытларында бер тапкыр катнашып караган иде. Отылды. Миңнулла җиңде. Көч белән түгел, сүз белән. Ата кешенең карта уены кызганда чыгарып салырлык уен тузы юк иде.

Сабантуй көн иде. Сабантуйдан таралабыз дигәндә генә күкрәп-яшьнәп яңгыр килеп керендерде. Соңгы батырлар көрәшә иде, батырлар чирәмне-балчыкны изеп быкырдап беттеләр. Кайтырга чыккан халык арасында, тау битендә, Миңнулла тавышлана иде. Исереп алган да Зәмзәмбикәгә бәйләнгән. Кемдер арага да кергән. Җитмәсә, ул арага кергән кеше шәһәрдән кайткан кунак ир кеше булган. Ә Миңнулла чиста киенгән елтыр шәһәр ирләрен бер дә яратмый. Андый интеллигентный ирләр аның йөрәгенә ярамый. Сәбәбе бар. Әнә шул уңайдан ул тиктомалга Зәмзәмбикәне кыйный ук башлаган. Миңнулланың өстендә ике тасма итеп украинча чигелгән ак күлмәк. Юеш чирәмдә, балчыкта аунап, ул күлмәк танымаслык булган. Итәкләре чалбар каешыннан бүселеп чыккан. Зәмзәмбикә аны торгызмакчы була, тегесе яман сүгенеп аңа тибенә. Шунда ук Миңнулланың үзеннән калмый торган зур эте Казбек чиный. Тавышка Галләмгали агай килеп җитте.

– Чү, чү, кияү, ни эшлисең, кеше арасында шулай хатын кыйныйлармыни? – диде ул. – Бу нинди эш? Адәм баласына кул күтәрәләрмени?

Әтисен күргәч, Зәмзәмбикә дә елап җибәрде. Ләкин Миңнулла кызган иде.

– Тик кенә тор, бабай, бик белеп кыйныйм, – диде ул, яткан җиреннән тора алмыйча мүкәләп. – Бик белеп кыйныйм.

Галләмгали агай шып булды. Чыннан да, бәлки, белеп кыйныйдыр? Ләкин Миңнулла да шуннан ары кизәнмәде, әйләнә-тирәдән бала-чага таралышкач, янында чинап торган этенең муеныннан кочаклады да үкереп елый башлады.

– Казбек! Җаным! Казбек! Иң ышанычлы дустым! Казбек! Бергенәм, иң тугрылыклы дустым!

– Һәй Алла, – дип ачынды шунда Галләмгали агай. – Уф-фу-фу. Атасызны кияү итмә, анасызны килен итмә, дип белми әйтмәгәннәр шул борынгылар.

Кеше арасында аңа – әдәпле, вәкарьле кешегә – бик тә, бик тә оят иде.

Казбек чинады да чинады.

Ул Сабантуй әллә ничек рухсыз, күңелсез булды. Ярый әле, ул еллар артта калды. Бүген исә Галләмгали агайның шатлыгы эченә сыймый. Моннан өч көн элек Зәмзәмбикә больницадан бер кыз алып кайтты. Уңган хатын ул китерер, изге хатын кыз китерер, ди китап. Дөньяда иң бәхетле хатын кем? Кызы да, малае да булган хатын. Малаена карап хатын-кыз буларак шатлана, кызына карап – ана буларак. Семьяда бала бердән артык булырга тиеш. Бер генә бала малай булса, бозылып үсә, иркә була. Кыз булса, кияүгә чыга алмый кала ул, әнисе аннан аерылмый, кыз да аны калдыра алмый. Дөньяның тигезлеге – кызлы, малайлы өйдә.

Әйе, теге шау-шулы еллар узды. Миңнулла белән Зәмзәмбикә бәхетле хәзер. Казбек та картайган инде, ияреп йөрми, йортта гына тора. Бүген дә кунакка ияреп килмәгән әле ул.

Никельле караватның урта бер җиренә, ике зур мендәр арасына, зәңгәр тышлы яңа атлас юрганга төреп, кадерле кызны урнаштырдылар. Кияү белән кыз түргә кереп утырды. Галләмгали агай бик шат, бик бәхетле иде. Никельле караваттагы адәм баласы «мысык» итеп аз гына тавыш бирсә, өйдә булган хатын-кызларның барысы да, сикереп торып, аның янына йөгерәләр иде. Галләмгали агай мәҗлестә туйганчы җырлады. Кияү өчен аның махсус репертуары бар иде. Ул җырларны авылда башка беркем дә җырламый, аларның аерым тәртибе дә бар иде. Алар түбәндәге тәртип буенча җырланалар:

 
Ай-һай, кияү, килүләрең,
Ишекдин керүләрең ләй;
Әллә нидин артык булды
Сине бер күрүләрем.
 

Бу җырлар арасындагы интервал да әллә ни зур түгел, ике-өч тапкыр шикәр тешләп чәй йотып куярлык кына вакыт иде.

 
Ай-һай, кияү, син үзең ләй;
Кашыңдай кара күзең шул.
Энҗе кебек теш араңнан
Сайланып чыга сүзең…
 

Бу җыр шулкадәр чын күңелдән, Миңнулланың күзенә карап кына җырлана ки, шактый эре, тупас саргылт тешле Миңнулла авызын рәхәтләнеп ачып елмаеп утыра, аңа үз тешләре, чыннан да, энҗе булып тоела.

 
Ай-һай, кияү, син икәнсең,
Син икәнен белмәдем ләй;
Синең белән дус булырга
Элегерәк белмәдем…
 

Әлегә исемсез кызый караватта «мысык» итеп ала, хатын-кыз ду күчә, тик Галләмгали агай гына, карават ягына карап, бәхетле елмайган килеш, чираттагы җырын башлый:

 
Ай-һай, кияү, син икәнсең,
Чикләвек төше икәнсең ләй;
Мәҗелестә утырыргай
Мирауай кеше икәнсең…
 

Бабай булса – шундый ягымлы телле булсын! Кияү булса – мактаганны күтәрә, сеңдерә торган булсын. Миңнулла шикелле.

Кияүнең икенче төрлесен дә күргәне бар Галләмгали агайның. Анысы – олы кызныкы. Яңа кияү барлыкка килгәч, анысы кайтмый хәзер, көнләшә. Үтә холыксыз булып чыкты анысы. Кайта – йортта ямь китә. Олы кызы сөйләгәнгә ата ышанмаган иде башта.

– И әти, – дигән иде олы кызы, бер ай торып, парлап кунакка кайткач. – Авызына илле грамм аракы кермәсен инде. Бөтенләй икенче кеше була, бәйләнә…

– Булмас, – диде Галләмгали агай, кияүне беренче тапкыр күргәч, – булмас. Шундый фартауай егет андый булмас. Үз телеңне тыймыйсыңдыр. Гаеп үзеңнекедер. Булмас…

Һәм Галләмгали агай сынап карамакчы булды. Эксперимент уздырмакчы. Өстәлгә тавык ашы килде, кайнатай кияү белән беренче тапкыр чәкештереп үзенең фирменный ачы балын авыз итте. Эчемлек шәп иде. Ашны авыз иттеләр. Биш-алты минутлар тегене-моны гына сөйләшкәләп утырдылар. Кияү, чыннан да, сабыр һәм ипле иде. Галләмгали агай үпкә катыш кызына карады: шундый егетнең дә кадерен белмәсәң… Һәм, чынаяк чокырын кабат күтәреп авыз иткәч, ул зур канәгатьлек белән киявенә таба борылды, ияк тирәсен тастымал белән сөртеп, бәхетле кешеләрчә тамагын кырды.

– Йә кияү, тормышлар ничек суң? – диде.

Кияү кулындагы савытын кире куйды, әсәренде.

– Ничек «ничек»? – диде.

Галләмгали агайның ничә ел яшәп бер үк сүздән ясалган мондый ике катлы сорауны ишеткәне юк иде. Каушый калды. Тамагын кырды.

– Болай соравым, тормышлар ничек, дим?

– Ә ник сорыйсың син аны?

Галләмгали агайның тамагы кипте. Ул инде кайбер нәрсәләргә төшенә башлаган иде, әмма чигенергә соң иде инде.

– Болай гына соравым, сүз примесенә1313
  «Примердан» алынган булса кирәк (Казан арты диалекты).


[Закрыть]
генә…

– Юк, аның бер хикмәте бар: нишләп син тик торганда андый сорау бирәсең?

Карт авызын ачканга үкенеп бетә алмый иде.

– Ай Алла, чисти исең китте. Болай гына, үзара сөйләшкәндә генә соравым.

– Юк, ник именно миннән сорыйсың син аны?

– Суң, кемнән сорыйм, монда башка кеше юк ич… – Ул, йөрәге какканны ишетеп, тынычлыкны сакларга тырышты.

– Ә ник кызыңнан сорамыйсың син аны?

– Һай Алла… – Карт тастымал белән авыз кырыйларын сөрткәләде. Аннан әйтеп бетерде: – Сораган инде, сораган, – диде, – әле тик ышанмаганнан гына иде…

Ләкин Галләмгали агай сүзне зурга җибәрмәде. Югыйсә тегенең сузарга исәбе юк түгел иде. Ничә әйтсәң дә, кыз торасы бар. Башка кеше булса, Галләмгали агай алай авыз чайкап ятар идеме соң? Ә күпме кешенең киленен-киявен рәтләп урынына куеп йөрде ул үз гомерендә!

Ахырдан кызына әйтте:

– Ну, балам, иллә дә капкансың икән суң! Алды-арты хәерле булсын. Без торасы түгел, үзең кара.

Әмма! Урамда, кеше арасындагы кыяфәтен күрсәң кияүнең! Бөтен халык шаулады ул вакытта:

– Галләмгалинең кияве министр икән…

– Юк, кайсыдыр сөйләп маташкан иде: прафисыр, ди. Кибеттә күргәннәр: ыздачаны бөтенләй алмый, ди.

– Булмас, бик яшь бит. Прафисыр сакаллы, күзлекле була. Академик-фәлән генәдер.

– Юк, юк, академик кына түгел. Берәр палкауниктыр. Утпыскада булганда гына зимнәчтүркәсен кимидер.

Кияү урамнан узганда, капка тирәсендәге халык аңа шулай баш иеп, итагать белән исәнләшеп кала иде. Кияү дә халык арасында үзен искиткеч әдәпле күрсәтә, аз сөйләшә. Ул киемнәр! Габардин костюм, затлы күлмәк, затлы галстук, запонкалар. Ә аныкы төсле ботинкаларның бу авыл урамында әле, гомумән, күренгәне юк.

– Кара син Галләмгалинең бу кызын, ә? Укымаган башы белән кемне эләктергән бит, – дип, хатын-кыз эшен ташлап тәрәзәдән кияүне карап кала иде.

Кияү белән кызның китәр көннәре җиткән иде, Галләмгали агай аларны станциягә илтеп куймакчы булып, идарәгә ат сорарга барды.

Вәлиулла абзый үзе туры килде. Эш арасында сорап куйды:

– Карале, кордаш, анда синең кияү министр диме? Файдаланып калыйк әле, мин сиңайтим. Шушы балалар бакчасын тәки салдыртып бетереп булмый бит – акча бирмиләр. Файдаланыйк әле, аларның бер-берсенә сүзләре үтә.

Галләмгали агай кияү-кыз белән саубуллашу ашын ашап кына чыккан һәм ялгышлык белән тагын сорау биреп «юл аягы»н катлауландырып ташлаган иде. Ачудан аның бугазына төен утырган һәм сөйләшә алмас хәлгә килгән иде.

– Алар берсен берсе беләләр, – диде Вәлиулла абзый кабат.

Галләмгали агайның шунда тамак төбендәге төене кузгалып, үпкә юлы ачылып китте, сулыш алды.

– Һи-и-и, – диде ул, җан ачысы белән. – Һи-и-и… Министр… Әйттең сүз. Министр, һи-и-и… – Шунда ул, ихтимал, үз гомерендә беренче тапкыр, саф татарча яман сүз әйтте. – Менә ул нәрсә, белдеңме? Министр… Ачуым килмәгәе.

Вәлиулла абзый да аптырап калды.

– Ник, кайда, кем булып эшли соң ул? Беркөн минем белән исәнләшеп китте урамда, мин тегенди-мондый гына киемнән идем, уңайсызланып калдым.

– Кайда, кем булып дисеңме? Кем дисеңме? Баштарак без дә белмәдек: кайтабыз, дип тилиграм суккач, каршы алдык, пешерендек, хам да сам1414
  Ашау-эчү әйберләре тирәсендә ыгы-зыгы килү, тәмле ашау, күптөрле ризык әзерләп ашау (Казан арты диалекты).


[Закрыть]
килдек – бөтен тәмлене куйдык алдына. Кем дисеңме? Иштуган стансасында вагон басып утырып кайткан. Строгийда.

Вәлиулла абзый телсез калды.

– Ник, туктале… Кыяфәт бит бөтенләй башка…

– Башка шул. Хәзер бит эш яхшы. Тамак тук.

– Кем булып эшли соң?

– Кем булсын… Шәмәрдән кош комбинатында тавык суеп тора.

– Тавык суеп?

– Ие. Конвейер белән килеп тора бәйләп аскан тавыклар. Авыз ачык – баш түбән булгач, телләре чыккан. Шуны кайчы белән – «чык», шуны кайчы белән – «чык»! Һи-и-и…

Беравык икесе дә дәшми тордылар. Вәлиулла абзый станциягә бару өчен үзе җигә торган яхшы атны бирде. Ихтимал, аңламыйчадыр…

Бүген исә Галләмгали агай бәхетле. Кияү шәп, кыз чибәр. Җитмәсә, туп шикелле матур балалар таба кызы. Ул шатлыктан ничек җырламыйсың?

Хатын-кызның иң матур, иң назлы чагы кайчан? Унсигездәме? Егерме биштәме? Утыздамы? Юк, юк. Хатын-кызның иң назлы, иң мөлаем вакыты – больницадан бәби алып кайткан көннәре. Бу көннәрдә йөзендә, күзләрендә искиткеч наз, горурлык, сагыш, моң була аның. Бу көннәрдә күңелендә гел яхшы уйлар гына була аның. «Менә, – дип уйлый хатын-кыз ул көннәрдә, – мин сине яратканымны ничек исбат иттем, менә мин моны сине яратканга алып кайттым. Син дә мине рәнҗетмә, син дә мине назлап кына яшә…» Хатын-кызның ул көннәрдә керфекләреннән наз ага…

Миңнулла да, әнә шуларны аңлапмы, аңламыйчамы, җырламакчы була, әмма аның бабайныкы кадәр осталыгы юк, ул бераз баш ватар да, тисә тиенгә, тимәсә ботакка дигәндәй, үзенең иң яраткан җырын «Гөлләр көзен…»не башлар, ә хәзергә әле өстәл янында нур чәчеп бәхетле Зәмзәмбикә утыра, Галләмгали агай җыр суза:

 
Уйна, кияү, гармуныңны,
Бармакларың бадьян…
 
Бер болганмый булмый…

Шәйдулланың Ленар белән килешә алмыйча колхоздан расчёт алуын Сөембикә һич тә ошатмады. Өйдә низаг чыкты. Шәйдулла моңа әзер түгел иде. Фәлән-фәлән кешеләр чуалышканнар, фәлән-фәлән кешеләр начар яшиләр икән, дип аның ишеткәләгәне бар, әмма «чуалышу», «начар тору» нәрсә икәнлеген уйлап караганы юк иде.

Ленар да хәйләкәр: эшләмим дигән кешегә паспорт алырга рөхсәт бирә дә утыра. Югыйсә кайбер колхозларда китәм дигән кешене җибәрмичә, язу бирмичә үзәгенә үтәләр.

«Эштән чыктым», «эшсез йөрим» дигән ирнең үз хатыны алдында бер тиенлек дәрәҗәсе калмый икән. Сөембикә идарәгә үзе барып сөйләшмәкче булды, ике туганны килештермәкче булды. Әмма тәвәккәллеге җитмәде. Моңа сәбәп бар иде. Шәйдулла белән Ленар кан кардәшләр түгел. Ленар – Фәхрислам белән Сабира җиңгинең алып үстергән баласы иде.

…Волость заманы булган, килгәннәр волостька практикага яшьләр. Җир техникумыннан практикага килгән бер землемер егет булган. Шул чорда ук практика узган бер фельдшер кыз. Яшьлек гөнаһына кергәннәр. Практика ахырында бу гөнаһның нәтиҗәсе күренгән. Студент халкының авыр вакыты, кая алай мәшәкатьләнергә? Берничә авылга хәбәр таралган: асрамага бала бар. Сау, сәламәт, яшь әти белән яшь әни, әгәр алучы булса, бик риза булып калдырасылар икән. Фәхрислам белән Сабира җиңги кызгылт чәчле, аксыл керфекле, кәтүк хәтле бу малайны бер күрүдә ошаттылар. Алты атналык малай, шулай итеп, волость үзәгендәге салкын квартирдан Фәхрисламның сәкеле, җылы өенә күчте… Малай яхшы укыды, әмма каты күңелле булып үсте. Чөнки бала вакытыннан ишетә килде:

– Алып үстергән балагыз шушымыни?

Авылда тинтәкләр беткәнмени?! Малайның күңеле әнә шулай суык булып үсте. Гомере буе аның колагында әллә ниткән ямьсез аһәң булып шул дүрт сүз яңгырап торды:

– Алып үстергән балагыз шушымыни?

Сөембикә бу тарихны яхшы белә иде. Шуңа күрә туганлык хисләрендә уйнап карау планы ышанычлы түгел иде.

Ә тормыш бозылды. Ир белән хатын бер-берсенә беренче тәмсез сүзне әйтмәсеннәр. Семья тормышы бозылуда гаепле кешене эзли башласалар, баш ватмагыз: ямьсез сүзне беренче башлап кем әйтсә, шул гаепле. Трамвайда шулай була бит: бик нәзакәт белән генә берәү яныңнан узып чыгарга бара. Әмма сумкасы белән ялгыш синең тез астыңа бәрә. Бәрелгән кеше бераз гына тупасрак тавыш белән тегене кисәтә, ләкин әле «сез» дип дәшә. Шушында гафу үтенеп туктарга иде. Юк! Бәргән кеше: «Нигә юл өстендә торасың?» – дип, «син»гә күчә. Шуннан инде китте! Харап!

– «Син» дип төрткәләмә. Тупас!

– Тупастан ишетәм!

– Оятсыз!

– Ахмак!..

Сөембикә белән Шәйдулланың да шулай чыкты. Семья ызгышы берәүнеке дә мөгезле булмый: бөтен семьяларның ызгышында уртак сыйфатлар байтак очрый. Монда да шулай ызгыш кызды-кызды да Шәйдулланың авылны ташлап чыгып китүе белән тәмамланды. Бераздан ишетелде: Шәйдулла Ютазы якларынамы китеп барган, шундагы бер атчылык хуҗалыгына эшкә урнашкан. Ютазы диюгә, Сөембикәнең эче жу итеп китте. Башкорт ягы ич бу! Ә ул яктагы кызлар! Алардагы сылулык, алардагы елдамлык! Шәйдулланың армиядә бергә хезмәт иткән иптәше шул яктан булган. Шәйдуллага ул сөйләгән: кызларның, дигән, иң матурлары, беләсеңме, кайда? Актаныш, Ютазы районнарында. Чөнки, дигән, башкорт белән татар катнашмасы анда. Ул кызлар һәр ике милләтнең иң матур якларын гына алганнар. Шайтан! Ичмаса, шул бозылышкан көннәрдә генә берәрсе килеп тә чыкмады. Югыйсә күпме кешенең семьядагы ыгы-зыгысы кинәт килеп төшкән кунаклар аркасында зурга китми – семья исән кала. Килгән кунаклар үзләренең никадәр файда китергәнен белсәләр иде андый вакытта! Ир дулый, хатынын сүгә: синең белән очрашкан көнемне каргыйм! Хатын явыз елмая: үз гомеребездәге бердәнбер тыныч көнгә тел тидермә! Ире: сиңа тап булган мин юләр, шул кирәк миңа! Хатыны: күрәчәгем булгандыр… Югыйсә мине кемнәр генә сорамады. Бер бармагында дөньяны биетерлек егетләр иде. Мине өрмәгән җиргә утыртмас егетләр иде…

Нәкъ шул вакытта ишек кагалар.

Кунаклар. Туган-тумача. Ир ягыннан. Фу, шайтан…

– Әйдә, әйдә, хуш киләсез, бик яхшы, әйдә… (Монысын, билгеле инде, ир сайрый.)

Кухня яктан бүртенеп кенә хатын чыга, салкын елмаеп теш арасыннан исәнләшә:

– Исәнмесез…

Бу «исәнмесез» әле генә шәбәеп хатынын сүккән ирнең бәгырен пычак белән телеп ала. Салкын сүз бу. Бу бәладән чыгарга, котылырга кирәк.

Хатын артыннан ир кухняга юнәлә.

– Карале, слушай, ни… Синең запас җыеп куйганың юкмы? Аш салмыйсыңмы? Әллә берәр төрле балык кына кыздырасыңмы?

Ә үзенең бер кулы йомшак кына итеп хатын җилкәсенә салынган. Шунда эреп киткән хатын – өметле хатын. Шунда эремәслеген күрсә, ир дә уйлап куя: ну, ярар, синекеләр килгәч, мин дә шулай итәрмен әле, сабакы! Ну, суң, бу юлга гына якты чырай бир инде… Йә инде, йә инде… Аз гына якты чырай, аз гына, дип мөлдерәп карап тора ул…

Семья тавышы кемдә ничек чыга? Һәртөрле семьяда, тавыш чыгарыйм дисәң, сәбәп җитәрлек.

Миңнулла белән Зәмзәмбикәләр семьясында, мәсәлән, тавыш теге төп мәсьәләгә бөтенләй кагылмый хәзер. Ләкин ара-тирә үпкәләшүләр булып ала.

– Быел дүрт баш калдырыйк сарыкларны, – ди Зәмзәмбикә.

– Юк, икене генә, – ди Ибруш малае. – Кыш буе аларга, беләсеңме, күпме курмы кирәк?

– Юк, дүртесен дә, – дип нык тора Зәмзәмбикә, чөнки белә: бу мәсьәләдә ул нык тора ала, бу сиңа теге мәсьәлә түгел. – Безнең кай төшебез кешедән ким? Көтүе белән асраучылар бар. Капка ачып ике сарыкны, кешедән оялмый, ничек чыгарасың?

– Юк, икене генә, – ди йорт башы ир.

Үпкәләшәләр. Эндәшмичә көне буе йөриләр.

Әй, патшаларда, корольләрдә ничек икән ул? Алар да бит инде ефәк юрган астында гел кочаклашып кына ятмыйлардыр? Үпкәләшү аларда да була торгандыр? Мәсәлән, болай: хатыны иртән торуга тота да әйтә иренә:

– Бүген, – ди, – Мальорка утравының пляжында кызынасым, су керәсем килә.

Король стенадагы дөнья картасы янына килә, бер кнопкага баса. Экранда күренә: сибәләп яңгыр ява.

– Суң бит, Урта диңгездә коеп яңгыр ява бүген, – ди.

Хатын исә тиз генә маршрутны үзгәртә:

– Алайса, Мадраска очыйк, минем Махабалипурам авылында бунгалода кунасым килә…

Король тагын дөнья картасы янына килә.

– Мадрас аэропорты бүген самолётлар кабул итә алмый, болытлар бик түбән.

– Алайса, Калифорниягә барып бер-ике көн торып кайтыйк. Минем индеецларны күрәсем килә. Әйдә, яхлар кабиләсенә барып, шуларның вигвамында бер-ике кич кунып кайтыйк.

Король тагын бер кнопкага баса. Басса – Калифорниядә таң аткан, ялт итеп кояш чыгып килә. Димәк, аэропорт ачык… Нишләргә? Ә бит бүген министрларны җыеп аласы бар иде.

– Суң бит, – ди ул, бераз уйлап торгач, – иртәгә принц Викторий Эдуардо Альфонс де Колорадо Бургундскийга унике яшь тула. Шул вакыйга алдыннан инде өлгереп булмас бит…

– Бетмәс монда синең туганнарың… Гел синекеләр генә. Уһу-һу-һу… Минем бирнәм генә ике мәрҗән утравы. Син шуларны уйлар идең. Мине кемнәр генә сорамады! Принц Фернандо де Франсисконың бөтен бер архипелагы бар иде. Ул аны миңа бүләк итмәкче иде…

– Суң бит, вигвамда булганыңа бер атна гына әле. Көньяк Дакотада.

– Анда да ашыгып кайттым. Синең теге сеңлең принцесса Мария Виктория де Эдуардо де Колорадо Доминика Трафальгарская Утыз Сигезенчегә исем кушкан көн иде.

– Утыз Сигезенче түгел, Утыз Алтынчы…

– Анысы түгел! Анысы аркасында мин Антарктидага пингвиннар карарга бара алмадым. Аер син мине, ичмаса… Мин болай яши алмыйм.

Ләкин юкка гына тырыша король… Дөньяда иң кирәксез, мәгънәсез эш – хатын-кыз белән бәхәскә керү. Өстен чыгарга маташу. Үз хатының белән – бигрәк тә. Акыллы ир – корольме ул, урам себерүчеме, генералмы, сыер көтүчесеме – беркайчан да хатын-кыз белән бәхәсләшмәс. Моның файдасыз икәнлеген аңлар. Тагын шунысы да бар: кайбер беркатлы ирләр «хатынны тәрбиялим» дип күпмедер көч, энергия сарыф итәләр, хатынны үзләре теләгән якка бормакчы булалар. Дөньяда иң буш эш нәрсә? Иләк белән су ташумы? Комнан бау ишәргә маташумы? Юк! Хатынның холык дигәнен үзгәртергә маташу. Иллә дә булмастай эш инде. Хатын-кыз – нык халык ул, ирләргә андый ныклык бирелмәгән. Имән агачына керә алмаган йомшак балта кебек ул – балтаның йөзе әйләнеп чыга, тупаслана, имән исә, берни дә булмагандай, шаулап утыра бирә.

Әйе, патшалар, корольләр шулайдыр ул, алар бәхәсләшеп тә, тәрбияләп тә карыйлардыр. Әмма аларныкы нәрсә? Менә Сөембикәнең хәле авыр. Ул йокысыз калды. Аларның мәрҗән утраулары да юк иде, алар ызгышканда туган-тумача да килеп кермәде. Сөембикә ялынырга да уйламады, ни әйтсәң дә, ул – дипломлы специалист, Шәйдулла – ат караучы гына бит әле. Әмма текә чәчле бу үҗәтне акылга утыртырга кирәк иде. Өч ай уздымы-юкмы, Сөембикә бу үҗәтне судка бирде. Шәйдулланы эзләп таптылар. Аерылышу судына кайтарттылар. Район үзәгендә, суд залында ир белән хатын очрашты. Судья Сөембикәнең гаризасын укыды. Аеруны хатын таләп итә иде. Ләкин судья эшне аңлатканда, Сөембикә үз күңеленнән сәер бер хис узганны сизде: моны сизүенә уңайсызланды. Ул хисне күңеленнән куды. Әмма куып чыгара алмады. Текә чәчле бу үҗәтне сагынган, бик сагынган икән ул! Ичмаса, балалары да булмады. Балалы семьяда күпме тавыш чыга башлап та чыкмыйча кала. Алар яши. Ир белән хатын бер-берсенә сыртларын куеп ята башлаган көннәрдә генә кинәт бала авырып егыла. Әле ирнең исәбе хатын белән бер атна сөйләшмәскә иде. Әле хатынның исәбе, өйдә киеп йөргән күлмәген нечкә ефәкләргә алыштырмыйча гына, ир янында берәр атна аркасын куеп ятарга иде. Менә инде уртак бала җирҗимеш булып, кызышып, саташып ята. Ир белән хатын, төн йокламыйча, аның янында утыралар, бер-берсенә җылы сүзләр әйтәләр.

– Син, дим, яланаяк йөрмә, салкын тияр, – дигән була әле бүген иртә белән генә гайрәт чәчкән ир.

– Җылы сөт эчмисеңме? – ди авызыннан әле иртә белән генә ут чәчкән хатын, балага баллы сөт кайнатканда, иренә ярату күзе белән карап ала…

Ә Шәйдулла белән Сөембикәнең бала юк, авыручы да юк. Ярабби! Судья аерып куям дисә – нишләрсең!

Калганы комедия булды. Судья, нинди кырыс күренгән хатын, суд процессы беткәнче елмаеп утырды. Ә бит судьяларга елмаерга да, ачуланырга да ярамый, диләр. Нихәл итәсең? Судья да – кеше бит!

– Гражданин Һидиятуллинның нинди сыйфатларыннан зарланасыз? – дип сорады судья хатын Сөембикәдән. – Семьяны таркатуга китергән төп сәбәпләрне ачыгыз.

– Эчми. Анысын әйтер хәлем юк. Тартмый. Тартса да, бик якын иптәше белән, кәефләнеп утырганда гына. Тартмый…

– Тарту-тартмау семья тормышын бозуга китерә торган сәбәп була алмый, – диде судья. – Тәмәке тарту – кешенең үз сәламәтлегенә бәйле эш.

– Тырнак белән дә чиертмәде. Тату яшәдек. Хатын– кыз эше дип тормады, кирәк булса, суын китерде, ашарга пешерде. Мин кичке сәгатьләрдә эшлим…

– Семьяны таркатуга китергән төп сәбәпләрне әйтегез.

– Акча мәсьәләсенә катышмый. Йорт өчен әйбер алу – минем кулда. Үзе тапканын минем кулга алып кайтып тоттыра. Киңәшсез бер эш эшләми.

– Семьяны таркатуга китергән…

– Колхозның менә дигән эшчесе. Эшләгән җирендә яраталар. Тыйнак. Мин дә әнә шул тыйнаклыгын, хезмәт сөючәнлеген күреп аны яраттым…

Аннан сүзне Шәйдуллага бирделәр. Ун-унбиш минут чамасы Сөембикәне ул мактады. Аннан Сөембикә торып басты.

– Аның белән мине аерсагыз, мин башка беркемне дә ярата алмаячакмын, сез мине нишләтергә уйлыйсыз? – дип үкереп елап та җибәрде.

…Заманында алар авыл советында бик гади итеп язылышканнар иде. Судтан кайтып барганда исә, алар шәһәр загсыннан чыгып килүче бәхетле парны хәтерләтәләр иде. Шәйдулланың кесә калын икән, район үзәгендәге ресторанга кереп озак, бик озак ашап, сөйләшеп утырдылар. Аннан йортка кайткач та, ике төн йокламыйча сөйләштеләр.

Семья бәхетен алар әнә шулай тапты.

Шәйдулла идарәгә китте. Ленар янына кереп утырды. Ленар кабинетның ишеген, гадәттә, җәй көне ачык тота. Бу юлы ябып куйды. Ике туган кабинетта озак сөйләштеләр. Ни турында? Кем белсен?

Әмма, берничә көн үтүгә, Шәйдулла, ат абзарларына килеп, өлкән ат караучы вазифасын кабул итеп алды. Аның үз планнары бар иде.

Юк, авыл хуҗалыгында аттан башка булмый… Яшьләр – исрафчыл. Кибеткә тәмәкегә дә «Беларусь» белән торып чабалар. Больницага-фәләнгә кышның көнендә чылбырлы тракторга ындыр табагы кадәр чана тагып баралар. Алай булмый. Урам бетә, яшеллек бетә, диләр. Аны саклау – колхозның үз кулында. Балалар бозыла, телевизордан аерып булмый, кышын чана шудырып булмый, диләр. «Балаларыгызны чана шудырыгыз» дигән закон чыкмасмы дип көтеп яталармыни! Балалар тәрбиясе – колхозның үз кулында.

И ул ат саклап урманда кунулар! Җирне, илне яраттыру шул түгелмени?! Юк, Шәйдулланы бу урманнан, бу атлардан аера алмаслар…

…Балачак. Әтисе белән ат саклап урманда куну. Бер төнне әтисе аны ялгыз калдырып кайтып китте. Авылда ниндидер ашыгыч эш бар иде.

– Төн уртасында ферма кызлары янына барырсың, таңга таба атлар таралмый, – диде. – Мин иртүк килеп җитәрмен.

Ферма кызлары урман аланлыгында бер землянкада яшиләр иде. Бу – җәйге утар. Шәйдулла егет заты бит, кызлар аңа да риза. Ут янында чәй кайнатып эчтеләр, урманда хикмәтле кошларның сихри концерты иде. Яктыра башлаганда гына бу концерттагы тавышлар алмашынды. Элеккеге кошлар тынды да яңалары чүкердәшә башлады. Димәк, һәр сәгатьтә уянучы кошлар бар. Шуларның тавышына карап сәгать белеп була торгандыр. Шәйдулла учактан чыккан көйгән бәрәңге исен сулый-сулый йокыга киткән. Җир шарындагы бер генә патша малае да үзенең атлас-ефәк мендәрләрендә болай тәмле итеп йоклый алмый. Патшалар, патша улларының бәхете Шәйдуллага кирәкми! Менә кызлар көтүне чыгардылар. Сарыклар тавышы колакка керә. Менә теге, кичтән ут янында уен-көлке сөйләп утырган кызның тавышы ишетелә. Анысы көтүче кыз икән.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации