Текст книги "Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 32 (всего у книги 37 страниц)
XVIII
Беренче төн узуга Асаф военкоматка «явиться» итәргә китте. Бу сүзнең гомер-гомергә татарчасы булмады, ахрысы, авыл халкы бу сүзгә һәрвакыт дәүләткүләм эчке мәгънә салып, курку катыш ихтирам белән, шулай да зур сүз итеп үзенчә «җәвится итү» дип сөйли иде. Соңгы көнне шулай ук учёттан төшеп кайтырга туры килде.
Шунысы кызык: үз өйләрендә торган квартирантка кыз белән Асаф ничә көннәр буе йөзгә-йөз очраша алмады. «Җәвится»дән ул соң кайтты, военкомат коридорында үзенең таныш егетен очратты, теге елларда тулай торакта бергә яшәгән Шәрәф Солтанов – өч Дан ордены таккан старшина – орденнары өчен дәүләт әллә никадәр акча түләгән икән. Кочаклаштылар, көлештеләр, сөенештеләр. Аннан үз гомерләрендә беренче тапкыр Ташлытау ресторанына керделәр. Хәзер, озак еллар узгач, Асаф һаман әле баш вата: коньякның йөз граммы нәкъ ике йөз илле сигез тәңкә идеме, әллә литрымы?
Старшина бөтенләйгә кайткан икән. Яшь, таза, елдам егет. Кыза калдылар, сабакташларны искә төшерделәр.
– Их син, лейтенант, – дип башын аска иде старшина. (Бүген алар бер-берсенә исем белән дәшмәделәр.) – Их син, беләсеңме, безнең ике класс малайларыннан без ничәү калдык? Юкмы? Синең белән өчәү. Өчәү – понял? Унҗиде малайдан. Кеше күзенә, аларның ата-аналары күзенә күренергә оят.
Асаф та кызган иде, авыр сулады.
– Габделнур да исән, димәк, дүртәү.
– Ә, кстати, сез бергә идегез бит аның белән. Дөресме? Значит, унҗидедән – дүрт.
– Әйе, наступлениегә күчкәнче бергә булдык. Бер переплётка эләккән идек, шунда аерылдык.
– Ул кайда хәзер? Чего-то неладный әйберләр сөйләделәр аның турында…
Асаф сискәнеп китте.
– Кем сөйли? Нигә? Габделнур минем взводта иде, миннән узып аның турында беркем берни сөйли алмый.
Шәрәф трофей сигарасы кабызды. Көнбагыш мае, кыздырган тресканың зәңгәр төтене тулган залга затлы ис чыкты, әмма теге төтенне җиңә алмады.
– Мин подробностьларын белмим, – диде Шәрәф, стаканын кулында әйләндереп, – но инде миңа сөйләгәннәре дөрес булса – позор, честное слово, позор.
Асаф тагын сискәнеп куйды. Габделнурның теге вакытта сугыш кырыннан качуын белүче кеше бу дөньяда ул гына, бары тик ул гына иде.
– Нәрсә булган соң? – диде ул, тынычлык сакларга тырышып.
– Апа сөйләде. Габделнур кыш көне госпитальдән өйләнеп кайткан. Ташлытауга туктап эш эзләгәннәр икесенә дә. Шунда, безнең апага очрап, сөйләшеп, кунарга калганнар. И ты, понимаешь? Кичен хатынын апа янында калдырып, киенеп чыгып киткән бу. Чемоданыннан лейтенантский погоннар алып таккан бу, понял? Лейтенантские! Барган клубка. Кызлар очрамасмы, дескать, сабакташлар. Шунда кем беләндер сүзгә килгәннәр. Скандал чыккан. Шунда кемдер ычкындырган: офицер түгел бу, самозванец. Арадан берсе чәчрәп чыккан: менә минем документ, мин НКВДдан, күрсәт офицерская книжкаңны, дип. Ике кеше белән безнең апаларга кайтканнар. Хәзер утыртабыз или бер литрлык юнәтәсең дип үзәгенә үткәннәр. Хатыны кычкырып елаган. Погоннарын үз кулы белән йолкып алган, тегеләргә ялынган. Чемодан төбеннән ике йөз тәңкә акча алып тегеләрне чак озаткан. Апа әйтә, тегеләрнең берсен таныган: нинди НКВД булсын, сугыш вакытында тегеләй итеп, болай итеп хәйлә белән калды, спекуляция белән шөгыльләнде, ди. Милициядә завхоз, ди, мин аны беләм, жулик ул, ди.
Шәрәф явыз сүгенде.
– Их-х, автомат очереде белән кырып йөрер идем шул гадларны, – диде. – Ну инде Габделнур да… Хикмәт званиедәмени? Менә минем кайтканыма ике көн, урамда очраган офицерлар үзләре миңа честь бирәләр. Өч орден, алты медаль бар минем. Хикмәт погондамыни…
Асаф үзен тыйды, әмма теге вакыйганы сөйләмәде. Шәрәф белән алар аерылышканда кич җиткән, ресторан каршындагы агач рәшәткәләргә бәйләнгән атның клеверы инде беткән, ат рәшәткә башын кимерә, ак күлмәк җиңнәрен сызганган Гафур кызу-кызу тәмәке суыра иде.
– Әйдә, яшьти, утыр, – диде ул, арбадагы брезентны рәтләп. – Фатима апа әйткән иде: очратсаң, утыртып алып кайт, дип…
Туган якның күгенә карап, брезентка ятып озак кайттылар. Кичке җылы җил йөгерә, ул авыллардан сыер исе, кырдан уҗым исен куалап йөртә иде. Бер урында туктап люцерна чабып алдылар да арбага түшәделәр.
Гафур гел егетләр-кызлар темасына гына сөйләде. Белмәссең, әллә яшен киметеп йөри, әллә, чыннан да, сугыш вакыты иркенлекләреннән файдалана белгән бер егет. Сугыш елларында кем ничек булган, аулак өйдә кем янында кем кунган, кайсы хатын кем белән гөнаһка кергән – барысын белә. Асаф әллә тыңлый аны, әллә тыңламый, яңа калкып чыга башлаган йолдызларга текәлеп арбада дырылдап кайта. Аулак өй… Алай икән. Ә мина кырындагы теге гарасат кайда? Фәлән хатын фәлән кеше белән гөнаһка кергән… Ә алты ай госпитальдә яту кайда? Шуның өч аен аңсыз – телсез-авызсыз яту кайда? Асаф командалык иткән взводның Сухиничи янында шартлаткан танклары кайда? Эх, Гафур, Гафур энекәш, миңа «яшьти» булырга, беләсеңме, күпме кирәк әле сиңа.
Соң гына кайтып кергән улының хәлен ана тиз аңлады: өйалдында дагалы итек тавышлары кичәгедән катырак чыкты, гимнастёркадагы орден-медальләр кичәгедән ныграк чылдырады, уфылдаган, аһылдаган тавышлар чыкты.
– Шәрәф дус белән очраштык, берни ашыйсым килми, әни, – дип, Асаф тиз-тиз чишенә башлады. Өйгә кереп юынгыч янында озак маташты, авызын чайкады, әнисе әзерләп куйган ләгәндә аякларын юды. Аннан өйалдына чыгып кичәге урынына чумды, әнисе өйдәге утны сүндереп өйалды белән ике арадагы ишекне ачып куйды, ишеккә эленгән марля пәрдәне тартты. Өйалдына тулган чыклы чирәм исенә солдат итеге, каеш, фуражка, одеколон исе таралды, бу – ирсез йорт өчен кадерле, кыйммәтле ис иде, бу – иминлек, бөтенлек, хуҗалыкның түгәрәклеге билгесе иде.
Өйалдын тиздән буйдак егетләргә хас гырлау авазы алды.
Госпитальдән савыгып чыккан Асафның мәңгелек бер чире калды: авызына аз гына эчемлек керсә дә, төн урталары узгач саташа башлый һәм кычкырып уяна иде. Һәрвакыт бер төш, бер саташу: өскә танклар килә. Һәрвакыт бер хәл: кулда ни граната, ни танкка каршы ата торган мылтык юк. Һәрвакыт үзе генә. Һәр саташуында ул кычкыра. Бүген дә шулай булды.
Фатима апа, иртүк торып, кояш чыкканчы ук мунча ягарга тиеш иде. Авылда янгынга каршы кагыйдәләр бик каты куелган, коры вакыт, шуңа күрә мунчаны көтү куганчы томалап куялар да теләгәнчә, көннең теләсә ни вакытында керәләр иде. Кичтән үк Фатима апа иске будильникны икедә уятуга көйләп куйды һәм, шуның уйнаганын көтеп, йокысы йокы булмады. Сәгатьнең кинәт ычкынып китүенә йөрәк селкенә торган гадәте бар. Менә, менә тиздән. Әмма Фатима апа йоклап китте.
– Гранату! Гранату!
Мондый ямьсез акыруның бу йортта беренче ишетелүе иде, карчык сискәнеп торды. Тавыш өйалдында икән.
– Гады! Сволочи! У-ух…
Карчык өйалдына йөгереп чыкты, улы яткан җиргә килде, улының маңгаена кулын куйды: маңгае тирле иде.
– Чү, чү, улым. Бисмилләһир-рахманир-рәхим. Чү, улым.
Улы исә дер-дер килә һәм тешен шыгырдата иде. Күпмедер вакыттан уянды, әллә ничек сәер генә итеп әнисеннән вакытны сорады. Аннан су сорады. Әнисе өйалдындагы кисмәктән су алып килгәндә, өйдә сәгать уйнап җибәрде.
Ана шунда гына улы сөйләмәгән нәрсәләрне аңлады: өч ай хәбәрсез ятуының чын сәбәбен әйтеп бетермәгән икән бала. Алай икән. Балакай больницаларда әнә шулайрак яткан булырга тиеш…
Әнисе мунча ягарга чыгып киткәндә, яктылык беленә башлаган иде. Асаф аңгы-миңге баш белән торды, кисмәктән су эчте. Кисмәк яныннан узып барганда кинәт исенә төште. Юк, исенә төшмәде, күзенә чалынды, марля чыбылдык эчендә адәм баласы – җиткән кыз йоклап ята иде. Йә инде, язмыш, нигә гел сыныйсың? Күпме кыз баланы җирләргә яки гомерен саклап калырга туры килде сугышта? Берәү бар иде – Ык буеннан килгән санитарка. Күпме солдат, күпме офицер аңа үзенең сугыш вакытындагы хисләргә бай йөрәген тәкъдим итмәде. Асаф та җае килгәндә аңа үзенең җылы хисләрен сиздермәде түгел. Сылуны хәтерләтә иде. Ялгыз очрашып татарча сөйләшкәндә, Ык буе халыкларына гына хас көй белән бер-ике сүз әйтми калмый, шул як халкына гына хас бер елмаю чыгармый калмый иде йөзенә. Күпме кеше аңа «заход» ясап карады – санитарка бирешмәде. Кул озайткан кыюларга үзе кул озайтты: кемнең яңагына сукты, кемнең кулына. Солдатлар буш минутларда аһ орып сөйләшәләр иде: ну бу Зина (чын исеме Зәһинә) үзен саклый инде. Һөҗүм вакытында үлеп калса, нинди байлык әрәм була. Ә бит фашист пулясы аралап тормый – кемгә тияргә, кемгә тимәскә. Бу да нәкъ безнең кебек бер эләгә инде. Напрасно. Зрә үзен кызгана. Ичмаса, бер кешегә рәхәт күрсәтеп калсын иде. Безгә булмаса, әнә лейтенант Рәимовка. Без – нәрсә, безгә – чыгар да сал, без – гади, ә лейтенант хатын-кызның көен белә кебек. Хатын-кыз бит ул песи кебек. Җай ярата, йомшак сүз ярата.
Зина исә бер җайга да килмәде.
Соңгы тапкыр Асаф аның белән Сухиничи янындагы каты артобстрел вакытында очрашты. Безнең танклар прорыв ясап, пехота күтәрелер алдыннан иде бу. Һөҗүмгә күтәрелергә команда көтеп яткан вакыт иде, дошман артиллериясе шахмат тәртибендә снаряд сала башлады. Беркем беркемгә ярдәм итә алмый, ут туктамыйча башны да күтәрергә мөмкинлек юк, исән калыр өчен дә бер чара да күрерлек түгел, тиз-тиз генә казылган окоп сыман балчык өеменә борын белән сеңеп, җиргә ябышып яткан вакыт иде. Снарядлар гел якынга төште – җир селкенеп торды. Ничәдер секундлык тынлык арасында Асаф, авызын балчыктан чыгарып, як-якка карады. Якында җиргә сеңеп, куллары белән үләнгә ябышып яткан солдат – Зәһинә икән. Менә тагын җир селкенде, бик якында гына снаряд шартлап күккә балчык багана күтәрде, аннан тагын… Тынлык арасында шыбырдап күктән балчык яуды. Асаф шунда игътибар итте: җир гөрселдәгән саен, Зәһинә чытырдатып үләнгә ябыша, гәүдәсе дер-дер килә иде. Күпмедер вакыт узды, дошман ягыннан ут тынды, шунда баш өстеннән безнең артдивизионның снарядлары сызгырып уза башлады, безнең танклар кузгалды.
Ике сәгатькә якын барган гарасаттан соң немецлар кечкенә посёлокны ташлап чыгып киттеләр, кичкә таба бригада штабы посёлок үзәгендәге ике катлы кызыл кирпеч пекарняга килеп урнашты. Яралыларны, үлекләрне җыю башланды. Асаф үзенең взводы белән моннан ике сәгать элек кенә ут сызыгы булган кырга чыкты. Анда-санда носилкалар белән яралыларны ташыйлар, мәетләрне җыялар иде. Мәетләр өстенә инде яшел чебеннәр утырган, кичке тымызык һавада кан, дары, янган ит исе таралган иде. Посёлокка керә торган олы юл читендә кулларын җәеп, күккә карап тынсыз яткан солдат гәүдәсен табып алдылар: бичара Зәһинә икән. Снаряд кыйпылчыгы аның эченә эләккән дә актарып ташлаган. Ул әллә ничек кенә шунда, ике кулын җәйгән дә күк йөзенә күзләрен терәгән, күзләре кара пыяла булып каткан, бер аягы бөтенләй гәүдәсенә перпендикуляр булып каерылып ташланган иде. Күпме солдат, офицер күмәргә туры килде Асафка дүрт ел буена, һәр очракта авыр иде, әмма күңел каты була иде – монда исә аеруча газаплы булды, кызның гәүдәсен носилкага салганда ул әле суынып та бетмәгән иде, җитмәсә, ефрейтор Лукин саксызлык белән күтәргәндә кызның башы носилкадан чыгып читкә авышты да, авызыннан ыңгырашу тавышы чыкты. Бу – таныш иде, үлгән кешенең үпкәсе кысылганда кайвакыт авызыннан тавыш чыгарганын Асаф белә иде, әмма монда авыр булды. Гүя Зәһинә:
– Их сез, егетләр, мине саклый алмадыгыз, ә үзегез исән, – дип боларга үпкәли иде.
Бүген, беренче июнь иртәсендә, сугыш беткән беренче тыныч җәйдә, үз йортының өйалдында кинәт кенә Асафның хәтеренә әнә шул табигать баласы – үзе теләп фронтка киткән һәм күпме-күпме ир-ат арасында үз намусын туган җирне саклаган кебек үҗәтлек, турылык белән саклаган гүзәл кыз Зәһинә искә төште. Җирне дә, үз намусын да саклап үлде, бичара. Аның турында ротада беркем бернинди гайбәт сүзе әйтә алмады. Әй сез, ярату газабын да татымыйча дөньядан киткән кызлар! Сезнең исемегезне буыннар онытмасын өчен без ни эшләргә тиеш соң? Әйтегез безгә! Әйт безгә син, сеңел…
Асаф әле дә айнып җитмәгән иде. Урыныннан торып чалбарын, майкасын киде дә туп-туры чыбылдык артына үтте.
– Ике көн бер йортта яшибез, безгә танышырга вакыт, – диде ул, ясалма батыр тавыш белән. – Яле, сеңелкәш, бу якка борылып битеңне күрсәт әле…
Кызый стенага битен борып яткан иде, Асаф килеп керүгә аякларын җыйды, битенә юрганын тартты. Әмма арка ягыннан муен, җилкәләр ачык калды. Бирим дигән колына – чыгарып куяр юлына, диләрме?
– Йә, сеңел, нихәл, яшь гомерләр ничек уза? – дип юри кычкырып сорады Асаф. Аннан кинәт кенә мендәргә таралган коңгырт чәч көлтәсен күреп алды. Мондый матурлыкны аның кайчандыр күргәне бар иде: таң, мендәр, чәч көлтәләре. Асаф кулын шул көлтә эченә чумдырды. Һәм шул мизгелдә аның башы әйләнеп китте. Башы әйләнүдән ул чайкалды да кинәт ауды. Әмма идәнгә түгел. Кызыйның караватына. Ауды да ялангач кайнар җилкәсеннән үбеп алды. Кызый дәшмәде дә, борылмады да. Тик тагын да кечерәйде, җыелды. Үзе берөзлексез дерелдәде. Битенә юрганны ничек итеп япкан булса, шулай калды.
Асаф исә шуннан артык берни дә әйтмәде, кызның кайнар йомшак җилкәсенә иреннәрен тидереп, күзләрен йомды, юрган өстеннән кызның гәүдәсен кочаклады. Гәүдә дер-дер килә иде. Зәһинә менә ни өчен искә төшкән икән. Ихтимал, кызый син торып йөри башлауга дерелдәргә тотынгандыр…
Асафка рәхәт, бик рәхәт иде. Ишегалдында әнисенең аяк тавышлары ишетелгәнче ул шулай ятты.
Кем белә, бәлки, квартирантка кызга да рәхәт булгандыр?
Тыныч елның тыныч иртәсе никадәр бай, никадәр киң күңелле…
XIX
Кызның исеме Зәйтүнә икән. Зур күзле, коңгырт калын толымлы, төз озын аяклы, ап-ак тәнле бер кыз икән. Беренче июнь көнне көндез мәктәптән кайтты да юл хәстәренә әзерләнә башлады. Җәйге ял биргәннәр, бүген чемоданнары, китаплары белән бергә төяп алып китү өчен әтисе студебекер җибәрәсе икән.
Асаф белән алар төшке чәй вакытында тагын очраштылар. Кыз үпкә катыш мөлаемлык белән аңа карап алды: йә инде, син, сугыш үткән кеше, дөнья күргән кеше, кыз баланың яткан караватына шулай рөхсәтсез килеп аварга ярыймыни? Минем тәнем – үземнеке генә бит, аңа минем рөхсәттән башка беркемнең дә кагылырга хакы юк бит. Ә син нишләдең? Минем җилкәмне үптең. Оятсыз. Шулай ярыймыни. Миңа бит беркемнең кагылганы юк.
Бу караштан әнә шуларны аңлады Асаф.
Ләкин бу караштан башкасын да аңлап булыр иде кебек. Мәсәлән, болай: и син, батыр егет! Син нинди гүзәлсең, син атлап йөргәндә күкрәгеңдә чалтыр-чолтыр орден-медальләрең чыңлый. Син кайтып кергәннән бирле минем чытлы йокы күргәнем юк. Җитмәсә, безнең урыннар бер тирәгә туры килгән. Мин дә буй җиткән кыз бит. Сиңа да кыен булгандыр. Сезнең ирләр халкы ничек ди әле? Эт янында ит ятсын да, эт ничек тик ятсынмы?
«Отпуск акчасы алдым, шул отпускны билгеләп үтәргә кирәк» дип, кызый мәктәптән кайтышлый кибеткә кергән һәм кибеттә булган затлы ризыклардан иң югары маркалыларын алган иде. Болар – яшел борчак формасында эшләнгән «Драже» витамины һәм мичкәдән чүмечләп сата торган кызыл аракы иде. Кайнар бәрәңге, чирәм ашап яшәгән тавыкларның агы – ак, сарысы – сары йомыркалары, стаканнарга салган кызыл эчемлек йортка бәйрәм төсен бирәләр иде. Асаф берүзе эчеп утырды. Ара-тирә Зәйтүнә белән алар бер-берсенә карашып алалар, әмма кыенсыналар иде. Чөнки әле бер сүз дә сөйләшенмәгән, әйтелмәгән иде. Ул арада капка төбенә доңгыр-даңгыр килеп тимер машина килеп туктады, чыкырдап тимер ишек ачылганы, чыкырдап ябылганы ишетелде. Ачык тәрәзәдән бензин исе килеп керде, Зәйтүнә, сикереп торып, җыена башлады. Шофёр, кызу канлы кеше булса кирәк, дөбер-шатыр килеп өйалдына ук узды. Аннан өйгә үк.
Киң монгол битле, шадра йөзле кеше икән. Гимнастёркадан. Өстәл янында утырган Асафны күргәч, каушауданмы, шаярыпмы, яланбашка честь бирде:
– Бывший водитель генерала Черняховского, гвардии ефрейтор Саубанов…
Асаф торып, каршына килеп аңа кулын бирде. Сәүбанов, күңеле йомшап китеп, лейтенантның аркасына «даң-доң» китереп каккалады һәм өстәлгә күз ташлады. Яшькелт зур графинның эчендә марганцовка кебек бер сыеклык бар иде.
– Рульдә эчмим, лейтенант, гаеп итмәгез, – диде Сәүбанов. – Начальникның кызын алып китәргә килдем. Башка случайда мин әле уйлап карар идем. Ёлки-палки. Кайдан? Прибалтийскийда булдыңмы? Черняховскийның ничек үлгәнен беләсеңме?
Зәйтүнә путалы ак күлмәк, җыйнак кына үкчәсез туфлиләр кигән иде, ашык-пошык юлга әзерләнә башлады. Керә-чыга йөргәндә аның күзләре берничә мәртәбә Асафның карашы белән очрашты, әмма бер-берсенә сүз кушарга аларның вакыты да булмады, җае да чыкмады. Ирләр сугыш турында сөйләшәләр иде. Сәүбанов чынаягын каплады, стенадагы сәгатькә карап алды.
– Кая суң, кайда ката, кайда тун дигәндәй, өлгерәсеңме, сеңелкәш? Минем бит әле бүген эш көне.
Зәйтүнә соңгы тапкыр керүендә Фатима апа белән күреште. Карчык елап ук алды.
– И бала, беренче сентябрьгә кадәр ничек түзәрмен инде, үз кызым күк күргән ием, ияләнешеп беткән иек, – диде.
Студебекер кузовына чемоданны Асаф урнаштырды. Әнисе капкадан чыгар-чыкмас тора, Сәүбанов кабина тәрәзәсеннән тузан сөртә иде. Машина артыннан әйләнеп узып, Асаф кызның каршына төште.
– Син, Зәйтүнә, минем өчен бик кадерле булган бер кызга охшагансың.
Кыз югалып калганнардан түгел икән.
– Кадерле кешегезгә миннән сәлам әйтегез.
– Юк, ул кеше хәзер юк инде.
– Сугышта үлдемени?
– Юк, мин үлеп ятканда каядыр күчеп киткән дә кияүгә чыккан.
– Алайса, менә мин дә күчеп китәм. Тик кияүгә чыгарга ашыкмыйм әле. Мин бит учительскийны гына тәмамладым. Быел читтән торып педагогическийга кердем.
– Ә кая күчәсең?
– Ронода әйттеләр: өченче курсны бетереп кайтышыңа унъеллыкка күчерәбез, диделәр.
– Ә кая?
– Әлегә әйтә алмыйм. Бәлки, монда да калырмын әле. Үзебезнең лесхоз мәктәбенә дигәннәр иде.
– Адреслар алмашыйк җәй өчен.
Асаф малайларча ялынулы караш белән мөлдерәтеп аңа текәлде. Кызның битенә кызгылт таплар йөгерде. Түбән карады. Ул арада чыкырдап кабина ишеге ябылды, Сәүбанов сигнал бирде.
– Минем адрес, яңасы: бер айдан мин шунда… – Асаф тотлыга башлады. – Хәтерләдеңме?
Шофёр газ бирде. Асаф әнисе янына килеп басты. Сәүбанов, кабинадан башын чыгарып, бөтен битен тутырып елмайды:
– Гуд бай, лейтенант. Ауфвидерзеен, ёлки-моталки. Губа не дура, мин әйтәм, ха-ха-ха…
Машина кузгалган тирәдән пырылдап тавыклар сикерешеп очты. Урамда резина, бензин исе таралып калды.
XX
Асафны «для дальнейшего прохождения службы» дип килгән частенда укытучы итеп билгеләделәр. Укытучылар барысы да фронттан, арада соры шинельлеләр кара шинельледән күбрәк иде. Каралар башта сорылар белән кимсетебрәк, югарыданрак торып сөйләшмәкчеләр иде, офицерларның беренче җыелышыннан соң ук ул нәрсә бетте: сорылар кительләренә бөтен орден-медальләрен тагып килгәннәр иде. «Пехота», «сухопутка» дип сөйләп йөргән «мариман»нар утны-суны кичкән соры шинельлеләр белән шул көнне дуслаштылар: сугыш гарасатын кем җирдә, кем күктә, кем суда күргән…
Кырык бишенче елның алтынчы ноябрендә соры шинельләрне салып, кара сукнога, чем-кара бостонга төренделәр, җиңнәргә нашивкалар тектеләр – оборона министрының приказы килгәнгә инде ике атна үткән иде. Шуның белән аерма бетте. Бәйрәмнән соң частька беренче набор килергә тиеш иде, классларны шуңа әзерли башладылар.
Ноябрьнең унбише көнне төн уртасында яңа набор килде. Болар – сугыш вакытында тылның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә кичергән, йончыган, ябык, сөякчел яшүсмерләр иде.
Иртәгесен гадәти хәрби тормыш башланды. Класс җитәкчеләре итеп сугыш узган матрослар, старшиналар билгеләнгән иде, киң балаклы чалбарлары белән җил уйнатып алар чүлләрдән, урман эчләреннән, далалардан, шәһәрләрдән килгән салагаларга диңгезченең хикмәтле гыйлемен өйрәтә башладылар.
Меңгә якын яшь егет – сугыш вакытында үскән, өлгергән егетләр, әмма кеше – хәрби хезмәткәр буларак әлегә бернигә дә тормаган егетләр белән эш итәргә кирәк иде.
«Чи материал»га старшиналар – олайган сугышчылар рәхәтләнде. Рота старшинасы болар алдында үзенең бөтен сәнгатен эшкә җикте. Иртән эшкә развод ясаганда старшина мыегын бөтереп строй алдыннан рәхәтләнеп бер уза. Дәшми. Бераздан читкә караган көе генә сорый:
– Футболистлар бармы арагызда?
Кара эшкә барасы килмәгән берничә егет аваз бирә: футбол уйныйбыз икән!
– Уң һөҗүмче, бер адым алга!
Шатлыгы эченә сыймаган егет-малай алга чыгып баса, иптәшләренә йөзе белән борыла да рәхәт елмая: янәсе, менә мин хәзер стадионда туп тибәчәкмен, ә сез чүп төярсез…
– Сул һөҗүмче, бер адым алга! Үзәк һөҗүмче, бер адым алга!
Бәхетлеләр чыгып басалар.
– Рәсем ясаучылар бармы? Бер адым алга!
Анысы да табыла. Икәү.
– Музыкантлар, бер адым алга!
Җилдә җилфердәп торган юка егет алга чыгып баса.
– Калганнарыгыз минем команданы тыңлагыз. На-ле-е-е-во! Шаго-о-ом һарш! Барыгыз да складка, анда сезне каршыларлар.
Чыгып басканнар шатлыклы елмая. Старшина көрәкләр, пычкылар, себеркеләр өелгән койма буена килә. Кулына себеркеләр ала.
– Уң һөҗүмче!
– Есть!
– Ишегалдының уң як буен себерергә!
– Сул һөҗүмче!
– Е-е-сть…
– Ишегалдының сул як буен…
Шулай футболистларга эш табыла.
– Художниклар!
Тегеләр дәшми. Әмма старшина кулында инде аркылы пычкы.
– Чтобы миңа бер сәгатьтән ике кубометр туралып, өелеп ясаган булсын.
– Музыкант!
Юка егет күзләрен әсәртеп тик тора.
– Менә швабра. Клуб идәне – ярты сәгатьтән лично үзем тикшерәм – чтобы ата мәче йомыркасы кебек ялтырап торсын…
Һәр яңа командага беренче көнне шундый концерт ясала.
Учебный отряд каршындагы плацта тактик занятие арасындагы перекур вакытында Асаф янына лентасыз, ямьшәйгән бескозырка, лыпырдык кара шинель кигән бер егет килде. Асаф Дрезденнан алып кайткан кара ялтыравык перчаткаларын сыңар учына йомарлап, минно-артиллерийский классның җитәкчесе главстаршина белән сөйләшеп тора иде, егеткә борылып карады. Новобранец турыдан-туры лейтенант Рәимов янына килде.
– Разрешите обратиться, товарищ лейтенант.
Таныш тавышка Асаф сискәнеп алды. Борылып караса, авызын актык мөмкинлегенә хәтле ерган, ирене чабырып кубалакланган, беркатлы елмаю белән бөтен йөзен әйләнә-тирәгә таратып бетергән, зур, гади башына алама гына итеп лентасыз бескозырка кигән аксыл кашлы бер мокыт аңа елмаеп карап тора иде. Асаф каушады, гадәт буенча кулын чигәсенә күтәреп:
– Да, да, пожалуйста. Да, можно, – дип мыгырдады.
Зур гади баш исә бөтен плацка җитәрлек авыл көләчлеген чәчте дә, кулын төшереп:
– Нихәлләр, яшьти, ыслужбалар әйбәт барамы? – дип, саф татарча бер сорау бирде.
Асаф аңа кулын бирде, читкә алып китеп, хәл-әхвәл сорашты. Авылда ни хәлләр, әнисе Бибиҗамал апа ни хәлдә, Фатима апасы нихәл…
– Анда рәтле хәзер тормыш, – диде Гафур, артык борчылмыйча гына. – Илдә чыпчык үлми. Менә монда начар булырга охшый бит әле, яшьти.
– Нәрсә, ашау җитмимени?
– Ашау шәп анысы…
– Соң, шулай булгач, ни җитми? Әллә Симетбашта тавык ите генә ашап яшәдеңме?
– Эш анда түгел, яшьти.
– Нәрсәдә соң?
– Теге як бик каты икән монда.
– Кайсы як тагын?
– Үзең беләсең инде, яшьти. Хатын-кыз ягы.
– Ә-ә… Нәрсә, бик әһәмиятле мәсьәләмени ул синең өчен?
– Ну, шту син, яшьти. Мин бит тегендә – гражданкада – бу мәсьәләдә бик ударник идем. Мин аерып урмадым. Мин – рәттән, жатка белән.
Главстаршина тавышы әңгәмәне бүлде:
– Группа, стано-о-ви-с-сь!
Гафур лабыр-лобыр торып йөгерде. Офицерлар классында дәрескә әзерләнгәндә, Асаф уйланып утырды. Гафур, бичара, монда ялгыш эләккән. Аның аламалыгы беләнме соң минёр булырга?
Гафур – төпчек малай, фәкыйрь булсалар да, иркә малай иде. Чөнки семьяда бердәнбер уртак бала иде. Гафурның моннан биш-алты ел элек дөнья куйган әтисе Хәйрулла агай үз гомерендә күп хатын алыштырган кеше иде. Күбесе киткән дип тә, күбесе үлгән дип тә сөйлиләр иде. Йорт җиткерү белән, мал белән артык кызыксынмый торган мәзәгрәк бер карт иде. Гомере буе көтү көтте. Сөйләгәне – хатын-кыз турында гына иде. Асаф аны бик кечкенәдән хәтерли. Фәисхан агайның бакчасында авылда бердәнбер төп канәфер куагы бар иде. Июньнең бер көнендә кинәт шул куакны яшел чебен баса, ул чебеннең исе бөтен авылга тарала иде. Хәйрулла абзый шул көнне үк килеп җитә. Фәисхан агай аңа яшел чебен җыярга рөхсәт итә иде. Нәрсәгә кирәк булган ул чебен аңа, шайтан белсен. Хәйрулла абзыйның элекке хатыннарыннан туган балалары үсеп, таралып беткәннәр, тик бер ташбаш малае гына үзе янында көтү көтә иде. Яшь хатын Бибиҗамал да бер малай ияртеп килде, Хәйрулла абзыйга ярдәмче булды. Ул арада уртак малай туды, аңа Гафур дип исем куштылар. Хәйрулла абзый үзе хикмәтлерәк итеп сөйләшкән кебек, Бибиҗамал да шулайрак, хикмәтлерәк итеп сөйләшә иде. Болар ничек туры килгәннәр? Хәйрулла абзый үзе бу турыда болай сөйли иде:
– Ир белән хатын бер кавемнән була ул. Аның берсен Әтнәдә ясап, икенчесен Өтнәдә ясамыйлар, белдегезме шуны?
Алар турында авылда бик күп мәзәк сүз әйләнә иде. Йорт эшләренә бер дә катнашмаган Хәйрулла абзый, имеш, көннәрдән бер көнне баскыч төбенә чыккан да ишегалдында ду күчереп утын ярып яткан хатынына әйтә икән:
– И-и, карчык, үлә яздым бит әле мин теге тамыр суын эчкәндә (Хәйрулла абзый картаймас өчен әллә ниткән тамырлардан үзе ясап дарулар эчә иде), чүт кенә теге дөньяга китмәдем бит тончыгып.
Тегесе дә, балтаны утын түмәркәсе белән күтәреп, бүкәнгә төйтәсе белән әйләндереп бәргән арада әйтә куйган:
– И-и, карт җаным, ничек исән калгансың әле, син үлсәң, минем утын ярганымны кемнәр карап торыр иде…
Авыл халкы моны мәзәк итеп сөйли иде. Хәер, аны гына түгел.
Хәйрулла абзыйның үз малае белән Бибиҗамалга ияреп килгән малай көннәрдән бер көнне ике яшьлек Гафурны ишегалдында чирәмлектә күлмәкчән генә үзенең бөтен егетлек байлыгын күрсәтеп йомыш белән басып торганда, чирәмне ник юешлисең дип, ил-умач китереп кыйнап ташлыйлар. Гафур – таныш эш – яшел тавышлар белән үкереп елап өйгә керә. Көтүдән әле генә кайткан Хәйрулла абзый (бала тавышын бер дә яратмый иде, мәрхүм) хатынына кырыс эндәшә:
– Ник йөрәгемне бозасыз, ник акыртасыз баланы?
Бибиҗамал түти, гадәттәгечә, ис китмәгән кыяфәт белән җавап бирә:
– Карт, дим, Гафурның бер гаебе дә юк, – ди.
– Алайса, ник минем йөрәгемне бозып елый ул?
– Синең малаең белән минем малай безнең малаебызны кыйнаганнар бит, – ди Бибиҗамал.
Инде Гафур флот гыйльменә өйрәнә. Моннан ничек хәрби хезмәткәр ясарга, ничек моны хәрби техника, матчасть янына җибәрергә?
Әмма, кызганычка каршы, мондыйлар бер Гафур гына түгел иде.
Офицерлар яңа пополнение белән күп күрде. Хәрби дисциплинага болар кырык беренче елда килеп кергән Асафлар буынына караганда авыррак ияләштеләр.
Көз җитте, уку бинасыннан төртеп чыккан трубаларга кагылып ук сыек юеш болытлар йөри башлады. Кояш атналар, айлар буе күренмәде.
Классларда занятиеләр башланды. Әлегә егетләрне увольнениегә чыгармыйлар иде, шәһәргә ирекле рәвештә чыгып йөргән офицерларга, старшиналарга яшь егетләр күзләрен мөлдерәтеп карап калалар иде.
Көз, яңгырлы, болытлы, юеш көз беткесез булып, яңа елга кадәр сузылды. Яңа елның беренче көнендә плацка тезеп егетләргә хәрби ант кабул иттерделәр, плац уртасындагы кызыл ябылган өстәлгә килеп, алар кәгазьгә кул куйдылар. Асафка ул көннәрдә тагын бер йолдыз өстәлде. Өлкән лейтенант Рәимов ант кабул иткәннәргә ленталар, погоннар биреп торды. Егетләр тартылган, җыйнакланган, рәвеш-кыяфәт бөтенләй үзгәргән иде. Шул көнне төш вакытында аязды, кургаш-зәңгәр болытлар калынаеп, укмашып горизонтка таба киттеләр һәм дүрт катлы уку йортының өске катындагы тәрәзәләрдән яшь егетләр беренче тапкыр каракучкыл-зәңгәр, сыек корыч эретмәсе кебек чайпалып торган диңгезне күрделәр. Ни хикмәт – сыек корыч эретмәсе күтәрелеп, дүртенче каттан биегрәк булып, горизонтта күк белән тоташкан иде.
Алдагы шимбәдән егетләрне увольнениегә чыгара башладылар.
Ике ай укуга беренче имтихан тапшырдылар. «Диңгез эше» дигән бу имтихан иң катлаулы, авыл малайлары өчен иң авыры иде. Көлтә йөген бастырык белән басканда нибары бер-ике төен белгән малайлардан унөч төрле диңгез төенен бәйләп күрсәтү, шлюпкалар, җилкәннәр, такелаж, рангоут, шпангоутлар кебек баш бетәрлек нәрсәләр турында гыйлем таләп ителә иде. Гафур имтихан биргәндә аның сипкелле ахмак борыны тирләде, әмма үзе бирешмәде, кулындагы диңгез сүсеннән үрелгән тростан төеннәр ясады. «Упшым» диде, төен барып чыкмагач, татарча бер сүгенеп тә алды, нәрсәдер оештыргач, «упшым вот так» дип күрсәтте. Комиссия аннан җилкән кору гыйлемен сорады. Асаф башын түбән иеп утырды. Әмма юкка гына…
Гафур татарча тезде дә салды. Әмма ертлачлык булса да була икән. Сүз арасына үзе белгән бөтен терминны кертеп бетерде.
– Парус инде ул, анасын эт оргыры, капчык киндереннән эшләнә, аны инде рангоутка, фок-мачтага, брам-мачтага беркетәсең дә, анасын оргыры, шуннан соң, брам-стеньгадан алдырып брамсель белән брам-рейга беркетәсең, эт себереп бетергән бу чит сүзләрне.
Комиссия, аптырап, аңа «өч»ле куеп чыгарды.
Гафур шат кыяфәт белән чыгып китте.
Асаф ул көнне часть буенча дежурный офицер иде, увольнениедән кайткан егетләрне үзе каршы алды.
Төнге унике тулырга ике минутта йөгереп-мышкылдап Гафур да кайтып җитте. Гафурның авыз колакка җиткән иде.
– Ну, яшьти, матросский клубта бер кыз белән таныштым. Безнең яктан килгән, язылып килгәннәр, семьюм, – дип, профессиональ сүз башлады Гафур. – Ул күрсәң аякларын. Ул күрсәң… Нәкъ инде менә теге, барые ич әле синең яшь вакытта фиршел кызың – нәкъ менә шул. Ул күрсәң… – дип, Гафур таныш кызының бөтен гәүдәсен геометрик күзлектән чыгып сурәтләп бирде. Аннары авыр сулап, әйтеп куйды: – Нужәли алдагы якшәмбегә кадәр бер дә чыгып булмас?
Асаф та авыр сулап куйды. Юк, аның Сылуы кадәр гүзәл беркемгә дә, беркайчан да очрамаячак. Асаф күргән матурлыкны, кырык беренче ел июненең ай нурына коенган әкияттәгедәй бер төнендә ул татыган рәхәтлекне дөньяда беркем дә күрмәячәк. Бар әле, энекәш, бар, йокла, йөрәк җәрәхәтен яңартма…
Әмма Гафур әлеге язылып килгән якташ кыз аркасында харап булды. Увольнениеләрнең берсендә «язылып килгән якташ кыз» Гафурга аерым хөрмәт йөзеннәнме (ул кыз гастрономда эшли икән), аның кесәсенә бер шешә коньяк тыгып җибәргән иде. Кесәсеннән шешәне чыгарттылар.
– Бу бит кызыл аракы гына, бу бит унике градус кына, – дип, Гафур бөтен белемен һәм грамматикасын эшкә җигеп, этләнеп карады. Начальник исә Гафурны бинага алып керде һәм дневальный янындагы су багы, таз янына килеп туктагач, шешәнең бөкесен ачтырды. Гафур тынычланып бак өстендәге калай кружкага күз ташлады. Шулвакыт ул шешә кәгазендәге «40» санын күреп шашып калды. Кызылның да кырыклысы була икән. Әмма начальник шешә кәгазен укып тормады. Авызы белән түбән каратып, тазга коярга кушты.
– Нельзя! Нельзя! Это – ризык! Ризык это! – дип, Гафур күз яше аралаш ялварып карады, ләкин начальник бер генә җикеренде:
– Три наряда вне очереди!
– Нельзя, это – ризык!
– Пять суток гауптвахты!
Шешә агып беткән иде инде.
…Берничә көннән аны интендантство карамагына тапшырдылар.
Главстаршина шатланды. Асафка әйтә куйды:
– Стройда йөрергә өйрәтә алмадым. Ике кулын берьюлы йә алга, йә артка селти. Әйдә, үз урынында булыр, – диде.
Класста дәрес алып барганда, Асаф ишегалдына күз салгалый иде. Гафур кара шинельдән, бескозыркадан, бричканың кузласына менеп утырган да, нәселле герман атын шәп кенә тотып, дилбегәләрне җәеп дирижёрлык итә: йә камбузга бәрәңге ташый, йә утын, күмер ташый.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.