Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 18


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:26


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 18 (всего у книги 37 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Фәхрислам исә, аны күмеп кайткач, сабый баладай үксеп-үксеп елады. Бергә гомер иткән кеше бит! Әйбәт, тырыш хатын, турылыклы хатын иде бит! Караңгы чырайлы булды, саран булды, аз сүзле, уен-көлкесез булды, әмма – хатыны иде бит…

Хәер, исән чакта кадерен белмәгән, хатыннары үлгәч елаган ирләр бер Фәхрислам гынамыни…

…Ә тормыш дәвам итте. Ленар әтисенең ялгыш юлга кереп китүеннән курыкты. Олайгач кына кинәт ялгыз калган ирләр кайчакта берәр хата эшләп ташлыйлар. Кайвакытта ул хата бөтен нәсел-нәсәбеңне хур итәрлек, гомергә онытылмаслык бер кара тап булып кала. Фәхрисламны әнә шундый хатадан саклау өчен, Ленар ашыгыч чаралар күрде. Колхоз эшенә зыян китермичә генә, бер бригададан икенче бригадага узып барышлый гына төп йортка тукталды; Фәхрислам күңелсез генә баскыч төбендә кояшта җылынып утыра иде. Ленар өйдән дә бер әйләнеп чыкты: өй эчендә хатын-кыз булмаган йортларга гына хас мич, кирпеч исе таралган, гөл яфраклары саргайган, мамыксыз, шыксыз иде. Өстәл өстендә салкын, тузанлы ак самавыр – нәкъ адәм баласыдай моңлы, ятим. Өй эче тулы колакка ишетелерлек яңгыравыклы хәсрәт, кимлек. Сәгать тек-тек килә – бары да үз, бары да якын, әмма – дөнья китек…

Ленар бервакытта да үзен андый күңелсез уйлар, хисләргә тапшырмады. Монда да ул тәвәккәл булды. Өйдән тиз генә чыгып китте дә әтисен машинага утыртты, колхозның моннан алты километр ераклыктагы бригадасына алып китте. Анда илле яшьләр чамасындагы бер тол хатын бар иде. Ул идарә салып биргән җыйнак өйдә яши, эшкә булган, көләч йөзле, тәвәккәл иде. Ире моннан байтак еллар элек трактор чанасына кысылып үлгән иде. Хатын шуннан соң иргә чыгам дип әйтмәде, бөтен көчен-куәтен эшкә бирде, эштә сүндерде.

Әмма бүген капка төбенә председатель машинасы килеп туктагач, хатын каушады: ишегалдына, председательгә ияреп, таза гәүдәле өлкән бер ир керде. Ирнең өстендә чиста, ләкин үтүкләнмәгән кызгылт шакмаклы күлмәк, аягында брезент чүәк иде. Бүген иртән генә кырган яңагы бер-ике җиреннән киселгән, кисекнең берсенә хәтта кечкенти генә газета кәгазе дә ябыштырылган иде.

…Сөйләшүләр ике сәгать дәвам итте һәм дуслык, эчкерсезлек шартларында үтте. Тагын бер атнадан тол хатынның ишегалдына йөк машинасы килеп керде. Кабинадан чыгып ашыга-ашыга машина бортларын ачып йөргән кеше Фәхрислам иде.

Шулай ике нигезнең берсен саклау максатында берсен бетерделәр. Фәхрисламнар морҗасыннан ул көнне сыек төтен үрләде.

– Нихәл, абый, яшь кәләш белән килешеп буламы?– дип сорады беркөнне аның яныннан узганда Шәйдулла.

Фәхрислам, капка рәшәткәсенә сөялеп, эчке яктан урамга карап тора иде… Сорауга җавап биргәнче, ул башта як-ягына каранды. Капка-койма тирәсендә кеше-кара юк иде.

– Һи-и, энекәс, – диде ул, әллә каян, күкрәктән чыккан тавыш белән, – бөтенләй икенсе тормыс, бөтенләй. Әйдә, сәйгә кер…

Бу сүзне Фәхрислам хәлен сораган башка кешеләргә дә әйткән булса кирәк, күрше-тирәдәге малай-шалай моны, әлбәттә, ишеткән һәм, берничә көн узгач, кычыткан баскан тыкрыктан өйләренә таба кайтып килгән Фәхрисламга бер малай бәрәңге бакчасыннан кычкырды:

– Бөтенләй икенче тормыш!

Киртә буендагы тигәнәкләр арасында бер-ике баланың саргылт башы күренеп алды һәм чырык-чырык көлгән тавыш ишетелде. Фәхрислам исә боларга игътибар итмәде: аның йортында, чыннан да, бөтенләй икенче тормыш башланган иде.

Тагын берничә көннән авылда хәбәр таралды: Фәхрисламның сакаулыгы беткән иде.

Мәк чәчәген өздем ялгыш кына…

Каз өмәсенә Хәбиб кайта алмады. Югыйсә Гаҗилә җиңгинең унбер бала казы үскән иде. Кордашлары, аның кебек солдаткалар, күптән инде колхоз пенсиясен алып тыныч кына яшиләр. Әмма Гаҗилә җиңги тавык фермасыннан китә алмады. Дөресен генә әйткәндә, Ленар да аның пенсиягә китүен теләми иде. Гаҗилә җиңги менә ничә ел инде фермада тавык анасыдай хуҗа булып йөри: аның янында ничәмә-ничә кыз эшләп чыкты. Кайсы кияүгә китә, кайсы укырга. Күпме кеше аның кул астында өйрәнеп дан алды, күргәзмәгә путёвка дисеңме, премияләр дисеңме, район газетасында макталу дисеңме. Барысы да Гаҗилә җиңгинең сүзсез генә, сабыр гына эшкә өйрәтүе, колхоз фермасына үз йортына караган кебек чын күңелдән каравы аркасында иде. Быел көз башында гына әле республиканың авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләгәндә, газетада Гаҗилә җиңгинең дә исеме күренде: аны «Почёт Билгесе» ордены белән бүләкләделәр. Ленар, машинасына утыртып, аны шәһәргә үзе алып барды, зур залга үзе алып керде, исеме чыккач, аны зал түренә орден алырга үзе култыклап алып барды. Гаҗилә җиңгинең күзләрендә шул вакытта яшь күренде. Залның алгы коридорында аларны Хәбиб көтеп тора иде, ике машина белән Хәбибләрнең шәп квартирына чәйгә кайттылар. Председатель машинасына утырып, Гаҗилә җиңги авылга ук китеп барды. Октябрь бәйрәме алдыннан каз өмәсе ясыйбыз, өйдә ир заты булса күңелле була, дип, улын чакырды. Әмма Хәбиб кайта алмады.

Ферма кызлары белән Гаҗилә җиңги көне буе өендә каз йолыкты, каз коймагы пешерде, кичке ашка кызлар янына каз суючы Фәхрислам чакырылды. Тик, яшь хатын көнләшер дип куркып, Фәхрислам аш мәҗлесенә килмәде. Аш бүленеп беткәч кенә, көтә-көтә арыгач кына, Гаҗилә җиңгинең исенә төште: Фәхрисламны хатыны белән чакырырга кирәк булган икән. Яшь хатын, иренә хет җитмеш яшь булсын, көнләшмичә калмый. Һәм, аш бераз гына суынган булса да, Гаҗилә җиңги шулай эшләде: Фәхрисламны яшь хатыны белән алып килде. Гомерләрен колхоз эшендә уздырган ике хатын ярты тәлинкә аш ашаганчы җан дуслар булып киттеләр, уртак тел таптылар. Аш тәлинкәләрен җыеп алганда, яшь хатын инде, алдына алъяпкыч бәйләп, Гаҗилә җиңгигә эшләшеп йөри иде. Фәхрислам да бу мәҗлестән канәгать, бик канәгать иде.

…Тик Хәбиб кенә кайтмады. Югыйсә гармун белән утырырга иде бер. Авыл көенә рәхәтләнеп бер җырласын иде Хәбиб. Кызларга да күңелле булыр иде. Кайтмады…

Ләкин… дөнья бу. Хәбиб нәкъ шул сәгатьтә, нәкъ шул минутта җырлап утыра иде:

 
Мәк чәчәген өздем ялгыш кына,
Чүп үләне белән бута-а-дым…
 

И, булса да була бәгыреңне телгәли торган көйләр. Моны иҗат иткән кешенең эче тулы моңдыр, сагыштыр, музыкадыр. Хәбибнең елыйсы килә. Юк, бу көйне ялгыз гына, теләсә кайда җырлап әрәм итәргә ярамый. Моны зур симфоник оркестр башкарырга тиеш. Кайчан, кайда? Мәсәлән, моны 9 Май көнне – Хәбибләр буынының изге бәйрәме көнне, җиңүчеләр, тол хатыннар, Хәбиб кебек солдат уллары, кызлары, ятим карчыклар, аяксыз-кулсыз инвалидлар, сугыш ветераннарының изге бәйрәме көнне – бөтен планетага эфирдан тапшырырга кирәк. Сүзсез генә, чөнки сүзләре гадәти. Ә моңы! Бу моңны космодромнан адәм баласы бөек батырлык эшләргә күккә күтәрелгәндә, бөек солдатка – Ватан сугышы Герое, полководецка җитмеш, сиксән тулган көндә, республиканың авыл хуҗалыгы алдынгыларын көзге эшләр тәмамлангач, опера һәм балет театрына җыйганда уйнарга кирәк. Бу көйне вак-төяк урында әрәм итәргә ярамый. Мәҗлестә җырлар өчен башка көй дә бетмәгән. Бу көй нигәдер Хәбибкә әнисен искә төшерә. Менә шул көй моңы астында аның әнисе үзгәрә: битендәге җыерчыклары бетә, өстендәге тупас күк халат урынына аксыл-зәңгәр газсыман киемнәр барлыкка килә, әнисе тавык фермасына бара торган әрекмәнле сукмактан салмак кына аерыла да акрын гына югарыга күтәрелә. Кояшка таба күтәрелә. Күтәрелә-күтәрелә дә галәмгә аша, ә эфирда музыка тирбәлә:

 
Мәк чәчәген өздем ялгыш кына…
 

Хәбиб күзен ача. Ачса – ресторанның зур залы икән. Ачса – бу залда танышлар, таныш булмаганнар, ризык-нигъмәт, эчемлекләр янында утыралар икән. Ачса – түрдә Хәбибләр кафедрасының бер егете икән. Ә, әйе, бүген ул диссертация яклаган иде. Шул уңай белән утызлап-кырыклап кунак җыелган икән. Әнә түрдә диссертант утыра, ул ябыгып, кечерәеп калган. Арыган, йончыган. Мөгаен, ул «Мәк чәчәге»нә хисләнмидер. Мөгаен, ул исәпләп утыра торгандыр: кырык кешегә уртача унар сумнан – дүрт йөз сум. Уникеләргә хәтле утырылса, димәк, официанткаларга, вахтёрга, поварларга – һәркайсына өстәмә рәвештә бишәр сум. Барлыгы дүрт йөз илле сум. Ә агай-эне шәп утыра. Барысына да күңелле. Тәк… Дүрт йөз илле сумның дүрт йөзен җизни түләсә (җизни авылда колхоз экономисты, байлыгы зур, хатыны юан, алар төп кредиторлар сыйфатында диссертантның уң ягында нык кыяфәт белән утыралар), илле сумын үз кесәмнән чыгарсам… Аннан бер биш ел эчендә җизни белән исәп-хисапны өзеп булса… Фу, шайтан, күңелсез уйлар…

Мондый уйлар бер Хәбибтә дә анда гына… Хәбибнең бүген иртәдән бирле кәефе юк. Кичә ул өендә кечкенә генә бунт күтәреп карады: авылга, әни янына, каз өмәсе уздырырга кайтам, диде. Атнаның бу яртысында лекцияләре дә юк иде. Әмма кандидатлык диссертациясе яклау хатының белән бәхәскә керүгә караганда бик кечкенә булып кала. Тагын бер диссертация яклау моңа караганда, ихтимал, җиңелрәк тә булыр. Хатын дулады: кешедән минем кай җирем ким, диде, ни өчен әнә фәләневнең хатыны, банкетка барасы бар дип, парикмахерскийга торып йөгерде дә, ни өчен мин өйдә хезмәтче хатын булып ятарга тиеш? Эшемдә әле дә миннән көләләр: үзең доцент хатыны, үзеңнең нибары бер генә алтын балдагың бар. Үзең доцент хатыны, ә үзеңнең кримплен күлмәгең дә юк. Үзең доцент хатыны, үзең чәчеңне айга бер ясатсаң ясатасың, ясатмасаң – юк. Үзең…

Хатын иртүк торып парикмахерскийга йөгерде. Хәбиб исә шәһәргә чыгып китте. Кызык дөнья! Кем яклый? Нинди темага? Яклый алырмы? Темасы авырмы? Кирәклеме? Банкет уздырырлык акчаны каян ала? Ник кенә бер шундый сорау бирелсен. Хәер, сораулар бирелде бирелүен: сәгать ничәдә? Кайсы ресторанга? Фәләневләр, фәләневләр буламы? Алайса, фәләневнең хатыны теге күлмәген киеп тагын кан катырып утырыр инде, тозсыз… Алайса, фәләневнең хатыны авызын җәеп тагын бер җырлар инде…

Хәбиб кырпак төшкән, коры, салкын урамнардан җәяү барды. Мондый көнне авылда шәптер! Колхозда инде эш беткәндер, терлек абзарларыннан һавага җылы пар күтәреләдер, колхоз идарәсендә экономистлар, бухгалтерлар еллык исәп-хисапны чыгаралардыр, Культура йортына күчмә театр, филармония килә торгандыр, әллә ниткән кызыклы кичәләр була торгандыр…

Хәбибнең күңеле тулды. Авылның иң матур вакы-ты – яз, имеш. Авылның иң матур чагы – җәй, имеш. Юк, алай түгел. Дөрес түгел. Менә аның иң матур чагы – көзен кырпак төшкән чак. Бу көннәрдә авыл бер яшькә картая. Яз буе, җәй буе ашыгып, хисләр белән – яшенле яңгырлар, күк күкрәүләр, салават күперләре, алсу иртәләр, җылы, чикерткәле кичләр белән яши дә авыл менә шушы октябрь ахырларында картларча тынып кала, уйчанлана. Әнә шул көннәрдә ул үзенең гомеренә бер яшьне өстәп куя. Аннан шулай, урыныннан кузгалмыйча, бер-ике ай яши. Ләкин иң күңеллесе менә хәзер. Үләннәр аксыл энҗе белән капланган, урманнар күкселләнгән, агач төпләренә бозлы сары яфрак түшәлгән, кояш моңсу гына җылыта, сөрелгән җир өстендә бәрәңге сабагы гына калган, бөтен табигать акыл иясе, философка әйләнгән. Бу Ленар нинди бәхетле: әнә шул матурлыкның бөтенесе – аныкы. Марат та ярты гомерен авылда уздыра. Аның эш көйле – семьясы юк. Ә менә Хәбибнең кәефе иртәдән үк начар булды бүген.

…Диссертация яклау башланганчы, Хәбиб әнә шулай урамда йөрде. Аннан… Аннан диссертантны котладылар, аның дус-ишләреннән берсе уч төбе хәтле генә кәгазь өләшеп йөрде. «Хөрмәтле дус! Сезне фәлән ханым белән икегезне бүген кич фәлән ресторанда булачак чәй мәҗлесенә чакырабыз». Чәй мәҗлесе… Моны яратучылар байтак. Гыйльми совет әгъзаларыннан бик күбесе моңа йөрми, аларның моңа вакытлары юк. Кәгазьне алалар, рәхмәт әйтәләр дә өйләренә кайтып китәләр. Ләкин банкет дигән мәҗлеснең даими халкы, яратучылары була. Болар, гадәттә, искереп беткән профессорлар, искереп беткән доцентлар. Боларның тостлар, дежур анекдотлар, дежур комплиментлар әзер. Әнә өстәлнең ишеккә караган башында түбә чәче коелган соры костюмлы доцент утыра. Бу – бер банкетны да калдырмый. Күп сөйләшми, тост әйтми. Әмма бер яман гадәте бар: банкетка килеп керүгә, иске күн портфелен ача да өстәлдәге бер-ике шешәне шунда шудыра. Өстәлдә җитмәсә, аны барыбер китертәләр ич. Әнә тагын берсе, анысының һәрвакыт ботинка үкчәләре кыеклап ашалган булыр. Бер банкетны да калдырмый, әмма грамм да эчми. Нарзан гына сорап утыра. Димәк, үзенә үзе ышанмый, ычкыну хәвефе бар.

Банкет башланыр алдыннан, егерме-утыз минутлык сүзсез бер халәт булып ала. Хатын-кыз ризык белән тулы өстәлләргә аркаларын куеп утыра да беләкләрен кочаклый. Ирләр бер читтә гөж киләләр. Әмма профессор, доцент хатыннары сабыр. Алар бу очракта ярты сәгать, кирәк булса, бер сәгать дәшмичә утыра алалар. Ләкин вакытны бушка уздыру түгел бу! Бу минутларда котчыккыч зур эш эшләнә. Кара инде моны, булыр-булмас ун класс белеме белән доцент хатыны булып мәҗлескә йөри. Ә тегесен кара! Дүртенче тегү фабрикасында сменалы эшкә йөри, ә ире – шагыйрь. Шуның аркасында кеше арасына керә, банкетта утыра. Ә теге шикелсезне кара! Ничә мәҗлестә инде шул бер үк күлмәк. Бу юлы иң өстендәге җөйләрен төзәткән булган. Чәчен буяткан тагын, үзенә күрә түгел. Ире профессор булса хәл-чама калмас инде. Бүксәсен киереп… Ә тегене кара инде! Картаеп беткән, хатын-кыз буларак инде бернәрсәсе калмаган, докторлык язып йөри диме? Ходаем, муеныңа җыерчыклар кергәч, ник Нобель премиясе бирмиләр шунда, сиңа кем игътибар итсен… Ирләрдән, дим…

Ярты сәгать әнә шулай тиз үтте. Ул арада берсе урыннарга утырырга чакырды. Менә тәртип буенча тостлар китте. Болар инде – күп ишетелгән, искергән, купшы, төче җөмләләр. Башта «ихтирамга лаек аксакал оппонент исәнлеге өчен». Аннан шулай ук «иң мәшһүр галим, кешегә ярдәмчел, фәннең флагманы, яшьләрне үстерүче, хезмәтләре (мәсәлән, бер мәкаләсенең аннотациясе) хәтта чит илләрдә дә мәгълүм булган галим, остаз, аксакал – икенче оппонент саулыгы өчен». Аннан яшь булса да, зур кыюлык белән гыйлемнең олы юлына атлаган диссертант саулыгы өчен. Аннан «бу диссертацияне язуда ул ялгыз булмаган. Аның янында һәрвакыт, иң авыр минутларда да аңа терәк булган, бу эшкә аны рухландырган, көч-куәт биргән, яшь, принцесса кебек гүзәл, матурлыгы белән шәһәргә даны таралган ханым исәнлеге өчен». (Бу тостны әйткәндә, әлеге ханым боларның барысына да ышана, тик ире генә тормышның әллә ниткән ямьсез бер моментын хәтерләп ала: «Бетмәде инде шушы диссертация дигәнең дә! Гомеремне череттең инде! Ичмаса, кеше ирләре төсле заводка кереп эшләсәң, аена ике йөз тәңкә акча кереп барыр иде!»)

Алдагы тост – түрдә әдәп белән генә утырган, пенсиягә чыкмыйча җәмгыятьне иза чиктергән бер кафедра мөдире исәнлеге өчен. Чөнки ул, әлеге диссертацияне яклаганда, матур чыгыш ясаган. Диссертант аның мәҗлескә килүенә бик ялынып кына ирешкән, әнә ул галим елмаеп кына әдәп саклап утыра. Хәбиб белеп тора: бу галим әлеге банкеттан соң үзеннән түбәнрәк торганнарны, дус-ишләрне бик каты сүгәчәк. Сез генә харап иттегез, минем йөрәкнең шаярганын беләсез («йөрәк» дими, «моторчик»); шулай була торып мәҗлескә алып барасыз… Аннары ул, һичшиксез, берәр атна өендә матур итеп авырып ятачак, карават янындагы полировкалы тумбочка өсте шешәләр, порошоклар, рецептлар белән тулачак, кафедра, сектор, лаборатория халкы чиратлап аның хәлен белергә йөреячәк, аның шәкертләреннән берсе аэропортка йөгереп Адлерга очучы лётчикка апельсин, Ленинградка очучы стюардессага ананас алырга заказ бирәчәк – шәкертләр шулай сынала…

Менә бер шагыйрь утыра банкетта. Диссертация язганда диссертант моның поэмаларыннан мисаллар китергән икән – шагыйрь үзен бик горур тота. Ул салып алырга ярата, шул чакта күңеле белән күкләргә аша. Өендә ул Есенин портретын тота, менә шундый банкетлы көннәрдә кәефе бик тә ташыгач, Есенин портретын стенадан алып өстәленә куя да утырып шигырь яза. Менә бераздан ул үзенең яңа әсәрен укый башлар, бөтен мәҗлесне газаплар. Әлеге әсәрдә йомшак таң җиле, зәңгәр кичләр, тәүге мәхәббәт булыр.

Ул арада күрше шәһәрдән килгән бер галимгә сүз бирделәр. Барысы да елмаешты: чөнки беләләр, бу шәһәрдән килгән галимнәр мәҗлестә сөйләп кенә калмыйлар. Күрдегезме безне? Без менә болай да… Мондый галимнәр җырлый беләләр. Ни хикмәттер, галимлеккә алганда әллә ул шәһәрдә кешенең тавышын тикшереп алалармы? Мәҗлескә килеп тә чит шәһәрдә җыр җырлап кайтмаса, имеш, үз иптәшләре арасында аның дәрәҗәсе төшә икән. Тузган шома җөмләләр белән тост әйтеп халыкны көлдерде дә кунак галим җырларга рөхсәт сорады. Аның кулындагы микрофон ниндидер стандарт бер ритм белән дерелди сыман иде. Залда җыр яңгырады.

Менә түрдә утыручылар арасыннан берсе сүз алды. Күптәнге шомарган галим. Кызган.

– Мин дәген сезнең каршыгызда берничә фикер әйтмәкче булам әле. Кушылырсыгызмы-юкмы, бусысы үзегезнең эшегез, шулай да кайбер замечаниеләр ясыйсым килә. – Галим ялтыраган башын өстәлдәге салфетка белән сөртеп алды. – Менәтерәк, тел галимнәре арасында Алтай теориясе һәм фин-угор теориясе яши. Менә мин үзем Ашхабадта конференциядә вакытта…

Бәхәс фәнни кысаларга кереп китте. Аны юньләп тыңлаучы булмады – мәҗлеснең каны кайнарланган, куәтләр ташый башлаган иде. Ни гаҗәп – мәҗлеснең әнә нәкъ шул вакытында – җырлыйсы, биисе килеп күңел ташына башлаган вакытында гына сөйләргә теләүчеләр кыза. Сөйләгәнен кеше тыңламаган оратордан да кызганыч бу дөньяда тагын кем бар? Сөйләүче, бичара, шуны үзе белми. Менә төз гәүдәле, соры чәчле чибәр бер галим күтәрелде, изүендәге, пиджагындагы сигарет көлен пөхтә генә итеп читкә селкеп какты – сөйләшүләр, шау-шулар тынып калды. Чөнки беләләр: бу галим утызынчы еллардан бирле бөтен әдәби процесска байтак зарар салган, тырманы – чалгыдан, тракторны комбайннан аера алмаса да, күп язучының әсәренә кара буяу сөрткән, әдәбиятның нәрсә икәнен аңлап җиткермәсә дә, соңгы елларда әдәбият турында берничә зур мәкалә язган, галим-голәма арасында «әдәбият вирусы» дип исем алган хәтәр кеше иде. Диссертант, бичара, киндер кебек агарынды. Юкка гына – диссертация инде якланган, эш беткән иде. Чибәр галим дә әллә ни җәелеп китә алмады, басып торган урыны җайсыз, кулында язганы юк иде, ул кайсы якка карарга да белмичә боргаланды, кая борылса да, моннан зыян күргән галимнәр, язучылар утыра иде.

Чәч ясаткан, кримплен күлмәк, алтын йөзек кигән кырык яшьлек доцент хатыннарының, әлбәттә, боларны тыңлыйсы килмәде, музыка башланды, һәркем үз хатынына гадәттән тыш нәзакәт белән карады, Болконскийларча гына сак хәрәкәт белән һәркем бары тик үз хатынын гына танцыга чакырды. Хәбиб тә шулай эшләде. Биюдән бигрәк бу – абруй эше, кеше алдында үз семьяңның бөтенлеген, бәхетлелеген демонстрацияләү эше иде.

Елмаеп кына биисең, ә миеңне төрле уйлар баса. Фән өчен иң куркыныч кеше – искергән галим. Искергән доцент, тагы да хәтәре – искергән профессор. Юк, физик картайган мәгънәсендә түгел. Була шундыйлар – институт этажларыннан чак-чак менәләр, этаж араларындагы белдерүләрне озаклап укыган булалар, витриналарны карап торалар – бу инде уку да, карау да түгел, бу – тын беткәнне кешегә сиздермәс өчен. Этаж араларындагы витриналар бик файдалы, файдалы. Әмма үз этажына менеп җиткәч, ул галим яшәрә дә кала, үзенең авыруы турында беркемгә берни әйтми, андый галим тирәсендә яшьләр бөтерелеп йөри, ул галим эчкерсез ихтирам белән чолганып яши.

Әйе, галим кеше бөек җанлы, гуманлы булырга тиеш. Марат бервакыт сөйләп утырган иде: шундый үлчәгеч прибор булсын иде, дигән иде ул, фән юлына керергә теләүчедән, кан анализы алгандай, анализ аласың. Була бит әле врачлар кулында кәгазь: лейкоцитлар, РОЭ, гемоглобин. Менә фәнгә кергәндә дә өч анализ ясатырга иде: 1) талант; 2) кешедән көнләшмәү; 3) башка галимнең уңышына шатлана белү. Менә шул шартларның берсе туры килмәсә дә, ул кешене фән дөньясына аяк бастырмаска…

Ләкин Марат үзе ни өчендер институттан китте. Районда аны райбашкарма комитеты председателенең урынбасары итеп сайладылар. Хәзер ул – район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы. Үз кулында агрономнар, зоотехниклар группасы, баш архитектор-инженер, энтомолог бар. Нигә районга китте икән ул? Хәсбиев аркасында түгелдер бит! Имеш, борынгы акыл ияләреннән берәү әйткән, ди: «Начар галимнәр сугару каналына төшкән таш кебек: суны үзе дә сеңдерми, кырга да җибәрми». Әйе, фән өчен иң куркынычы – искергән галим. Кызык: химия, физика, математика галимнәре дә искерәме икән? Әйтик, бер математик галим искерде, ди. Үзенең шәкертләре белән шундый проблеманы хәл итеп ята, ди: «Тапкырлау җәдвәле килеп чыгу – мәктәпләрдә математика укытуның сыйфатын күтәрүдә борылыш моменты». Ә нигә? Бәлки, актуальдер бу? Ихтимал, иң актуаль тема электрон-хисаплау машиналарына, кибернетикага бәйледер? Кызык инде бу дөнья! Егетләр, кызлар барысы да бертөсле аттестат алып урта мәктәп тәмамлыйлар. Ул вакытта алар арасында аерма зур булмый. Әмма фән юлына кереп киткәч, алар арасында аерма котчыккыч дәрәҗәгә җитә. Берәү яңа сорт бодай чыгара, икенче берәү океан төбеннән яңа нефть ятмалары таба, өченче берәү – математик – шул ятмаларның запасын билгели, прогноз төзи, дүртенче берәү Муса Акъегетзадәнең «Хисаметдин менла» әсәренең сюжет үзенчәлеген тикшерә… Карыйсың, болар яңадан тигезләшәләр: барысының да кулында бер үк төсле диплом катыргылары. Барысы да кандидатлар…

Шуларны уйлап биегән кешедән нинди мәгънә бар инде? Музыка туктаган икән, Хәбиб әле һаман да әйләнмәкче. Тик аны һәрвакыт аек, бөек практик хатыны гына бу халәттән чыгарды. Банкетның икенче өлеше башланган икән. Диссертантны «адаштыру процессы» башланды. Ул процесс, гадәттә, банкетның икенче өлешендә була. Монда инде кәефләр хушланган, миләр бушаган, банкетка катнашучылар белән мөнәсәбәтләр ачыкланган була. «Адаштыру процессын», гадәттә, искергән галимнәр башлый. Алар диссертантны «олы юлга» чыгуы белән котлыйлар, андый шәп диссертациянең моңарчы әле булмавы турында тегермән коралар – ахыр чиктә бичара диссертант моңа ышана. Моны бигрәк тә мәҗлес саен тамада булып картайган, оста, җор телле иске галим кыздыра. Банкет, шулай итеп, диссертантны олы юлга бастырып куя. Хәбибнең тәҗрибә зур: аның мәҗлесендә дә шулай дигәннәр иде. Банкетның иртәгесен Хәбиб юри урамга чыгып йөрде. Кичә сөйләнгән сүзләр чын булса, бүген урамда халык бары тик Хәбибнең диссертациясе турында гына сөйләргә тиеш иде. Хәбиб күп магазиннарга кереп йөрде, трамвай тукталышларында басып торды. Бөтен темага сөйләшәләр, әмма Хәбибнең яклавы турында – юк. Кичәге хоккей, Киссинджерның Токиога килүе, кримплен, рижский гарнитур турында… Әмма Хәбиб турында ләм-мим. Дөнья бу. Объектив нәрсә ул тормыш. Хәбиб беренче китабы чыккач та шулай Җир шары бер мәлгә туктап калыр дип хыяллана язган иде. Беренче китабы чыккан көнне ул хатыныннан аерым ятты. Әйе… Беренче китап. Башта Хәбиб аны укып ятты. Беренче биттән соңгысына кадәр укыды да аннан кире якка. Аннан битенә куеп ятты. Беренче китапның буявы исе! Андый исерткеч дөньяда юк! Имеш, бик шәп кальвадослар, джиннар, вискилар, «Камю»лар була! Юк, беренче китаптан килгән типография буявының исе янында болар – буш сүзләр генә! Бераздан Хәбиб, утын сүндереп, ул китапны мендәр астына тыкты да йокыга талды. Талды… Әйтергә генә ансат! Йокларсың, бар! Төненә әллә ничә мәртәбә ул аны мендәр астыннан тартып чыгарды, сыпырды, китап кәгазенең җанга рәхәт бирә торган кыштырдавын ишетте…

Иртәгесен ул тагын шулай халык күп булган урыннарда йөрде. Юк, юк… Ә бит анда да Хәбибне әлеге тамада галим саташтырган иде.

– Синең, – диде, – бу китабың – тюркологиядә зур ачыш. Моның турында Мәскәүдә генә түгел, чит илләрдә язып чыгачаклар. Америкада!

Саубуллашып аерылгач, камыт аякларын ышкый-ышкый, кире борылып килде:

– Япониядә! Хельсинкида!..

Хәбиб әнә шунда саташып калган иде. Ләкин айныды. Дөнья айнытты. Тормыш үзе, – гомумән, тәрбияче бит. Хыяллан, ләкин чама белән генә дип, тормыш адәм баласына гел тукып тора. Ә яклау көнне? Телестудиядән килеп, Хәбибнең дус егете рәсемнәр төшереп киткән иде. Алдагы җомгада «Кичке Казан» программасында бирәбез, диде. Хәбибнең хатыны ул вакытта оппонентлар өстәле кырыенда гына утырды. Ничә тапкыр колак яфракларына кадәр кызарды – объективка эләкте. Җомга көнне бөтен эшләрен ташлап, креслоларын рәттән куеп, «Кичке Казан»ны карадылар. Хәбиб күзлек киеп алды (аның күзләре бик әйбәт күрә иде әлегә):

– Менә! Менә! Хәзер, – ди-ди дулкынланды ул.

– Әнә! Әнә! Хәзер, – ди-ди каушады аның хатыны. Ул хәтта кайнар учы белән Хәбибнең кытыршы яңагыннан сыпырып алды. Яратып. Булачак моментның рәхәтен алдан тоеп.

Әмма… Тормыш кайвакытта рәхимсез… «Кичке Казан» программасы бетте, диктор егет хисләнеп Казанкада бозның калынлыгын, Минзәләдә һава басымын, Казанның Вахитов районында чагыштырмача дымлылык процентларын сөйли иде – программа бетеп маташа икән… Хәбиб белән хатыны, бер-берсенә карарга оялып, «Кара йөзләр» повестендагы Закир белән Галимә сыман утыралар иде. Алай гынамы? Хәбибнең хатыны шул айда гына тагын бер тилпенеп алды: Сигезенче мартка аның исеменә рәхмәт белдереләсе икән, исемлеккә тәкъдим ителгән дип сөйләгәннәр иде. Март кичәсе өчен ул махсус күлмәк тектерде, ул кичә алдыннан ике-өч көн Хәбиб белән хәтта рәтләп сөйләшә дә алмады, дулкынланды. Ул көнне иртән сәгать биштә парикмахерскийга чират алды, катып бетте… Ә приказ укыганда аның исеме чыкмады. Шунда ул өенә кайткач кухнясына узды да ишеген япты һәм… ирләрчә явыз, әшәке итеп татарча бер сүгенде. Ә нинди семьядан бит! Кайда, каян ишеткән ул мондый сүзләрне? Ул бит әле юньләп татарча да белми. Хәер, болар барысы да файдага китте. Хәзер алар – аеклар. Аларны алдый алмассың. Әнә шуңа күрә алар бик тигез ритм белән икәүләп тыныч кына җырлап утыралар:

 
Мәк чәчәген өздем ялгыш кына…
 

Нигә җырламаска? Банкет – иң җайлы мәҗлес. Башка төрле өй мәҗлесләре югыйсә бик тәкәллефле, бик мәшәкатьле була. Кунакка чакыру алгач, күпме кеше пошаманга төшә: кайсына ничә яшь икән? Нинди уңай белән икән? Менә китә бүләкләр кибетеннән әйбер эзләү. Туй булса – бер төрле, өй туе булса – икенче төрле кирәк. Хәбибнең бер танышы, мәсәлән, уйлап та тормый – нинди генә мәҗлес булмасын, бүләк итеп агач кашык алып бара. Гаеп итеп кара син аны! Ә икенче бер танышы – анысы язучы кисәге – анысының кайчандыр бервакыт тугыз тиенлек китабы чыккан булган, тота да шуны бүләк итә. Әмма Хәбибнең хатыны мондый мәсьәләләрдә кыю, кемнеке – аларныкы дигәндәй, Хәбибләр алып килгән бүләк затлы да, кыйммәт тә була. Ләкин аларның да кыен хәлгә калган чаклары булгалый: кайбер кешеләр кунакка чакыралар, болай гына, бер сөйләшеп кенә утырырга, берәү дә булмый, бернинди вакыйгага бәйле түгел, әзерләнә дә алмадык, бер утырып чәй генә эчәбез, диләр. Хәбибләр берничә тапкыр шулай «яндылар». Буш кул белән барып, «берәү дә булмый» дигән мәҗлескә иң әүвәл яхшы гына бер унбиш-уналты пар кунак чакырылган була. Хуҗа хатын, хәйләкәр елмаеп, иң беренче әнә шул сан белән синең маңгаеңа суга. Икенчедән, әзерләнергә вакыт булмады дигән хуҗа хатын моннан унбиш көн элек әзерләнә башлаган, соңгы өч көнендә элек эшләгән ял көннәре хисабына бөтенләй эшкә бармаган, әзерләшергә үзенең райондагы пенсионерка апасын чакыртып бер атна аны җиккән була. Шуңа күрә өстәлдә шешә куярга да урын калмый. Әллә ничек кенә шунда, моның кадәр күптөрле ризык кеше ашасын өчен түгел, ә менә бездә монысы да бар әле дип, башка максатлар өчен әзерләнгән сыман тоела, һәм иң ахырдан хуҗа хатын хәйләкәр елмаеп үзе тост әйтә:

– Ярар, дуслар, безнең фәләннең фәлән яшь тулу көнне шулай зурлап, бүләкләр белән (дөньяның бер дигән явызы икән!) килүегез өчен бик рәхмәт, гаеп итеп таралмагыз, фәлән-төгән, – дип, сандугачлар булып сайрый, әмма, иренен юкартып, үзе гел Хәбиб кебек алданган мокытларга карый…

Хәбибләр анысын да узды…

Авылдан килеп шәһәр кешесе булу кыен, ай-һай, кыен бу дөньяда!

Әле алай гынамы! Кунакка барсаң, казан астыңа утын сала бар, диләр. Димәк, син дә чакырырга тиешсең. Сез башкорт халкының мәзәген беләсезме? Белмәсәгез – тыңлагыз. Бер башкорт агае мәҗлесле йортка килеп кергән, түрдән урын биргәннәр, башкорт халкындагы юмартлык, кунакчыллык буенча, исемен дә, кай авылдан икәнен дә сорамаганнар. Мәҗлес икенче көнне дә дәвам иткән, теге билгесез адәм тагын килеп җиткән. Шулай, әкияттәгечә, өч көн сыйлангач, йорт хуҗасы моннан сорый икән:

– Агай-ине, һинең атың нисек? – дип.

– Безнең исемебез Гелһиндә, – ди икән теге.

– Һинең атынды үзгәртергә кирәк, – ди икән йорт хуҗасы. – Мына былай кирәк булыр: «Бер һиндә – бер миндә».

Менә шул «бер синдә, бер миндә» күпме вакытны ала. Кунакта утырасың, анысы ярый, әмма берәр айдан син трамвайда йә театрда үзеңне кунакка чакырган кешеләр белән очрашып кара. Андый вакытта хатын, гадәттә, кача. Күрешмәскә тырыша. Ә ир кеше үзенең гадәттәге мокытлыгы белән тегеләргә күренә.

– Йә, ничек? Ни хәлдә яшисез? – дип сорыйлар аннан. – Балалар исәнме? Йә, ничек соң тормышлар? Ни хәлдә ятасыз? Кәефләр ничек? (Сораулар тыгыз!)

Хәбиб – тел галиме, тел төбен яхшы аңлый. Бу сүзләр барысы да – шифр. Әлеге сорау, электрон-тәрҗемә машинасы аркылы узып, аның миенә мондый хәлдә килеп керә:

– Йә, сез нишләмәкче буласыз? Кайсы көнгә? Сәгать ничәгә? Кайсыгызның туган көне? Балаларныкымы? Кемнәр була? Ник сузасыз? Чират сездә бит!

Иң әйбәте – банкет. Банкет – чиратсыз мәҗлес. Әнә шуңа күрә алар тигез ритм белән икәүләп тыныч кына җырлап утыралар:

 
Мәк чәчәген өздем ялгыш кына…
 

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации