Текст книги "Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 30 (всего у книги 37 страниц)
XIV
Майның соңгы көннәре – җирнең иркен сулап бер киерелгән, тыныч күктә тилгәннәр тирбәлгән, тал песиләрендә умарта кортлары гөжләгән беренче тыныч язның иртәсе иде.
Поезд дөбер-шатыр килеп тимергә тимерне чаңгылдата башлады – Идел күперенә кереп барышы икән. Асафның Идел күперен беренче күрүе, теге елны моннан төнлә узылган иде бугай. Купеларда халык күтәрелде, тәрәзәгә ябырылды. Борынгы анабыз, гасырлар буе халыкларны ашаткан-эчерткән, аралаштырган, моң булып җырларына кергән чал елга шушы икән… Ул, мәһабәт көмеш көзге булып, нур чагылдыра, аның уртасыннан кайчандыр узып киткән пароходның эзе әле дә таралмыйча сузылып ята, яр буендарак дүрткелле зур рамага корылган ятьмәне көймәсеннән төшереп-менгереп бер агай балык сөзә иде. Күрше купеда берәү гармун тартып җибәрде. Асаф моның немец аккордеоны икәнлеген танып алды, бу аккордеонга кырык бишенче елның апрель-май айларында бик күп татар малае өйрәнде. Немец аккордеонында безнең татар тальянкасының моңы юк, әмма аның тавышында җиңү тантанасы, бөеклек, мәһабәтлек бар иде. Моннан бер ай чамасы элек кенә Берлин, Дрезден, Прага урамнарында бик күп егетләр бу гармуннан «Барыня» да, «Әпипә» дә, «Гопак» та, «Лявониха» да, «Лезгинка» да сытып чыгардылар. Асаф үз взводындагы малайларны бик яхшы беләм дип йөри иде, ә менә 9 Май көнне иртән Дрезден урамында егетләр бер ящик француз коньягы табып кәефләнгәч, җырлый-бии башлаган солдатларны күреп аптырый калды. Алты балалы карт Балахонов пилоткасын егетләрчә мут итеп рәтләп куйды да, Дрезден галереясы каршындагы мәйданның кызгылт ташына авыр кирза итекләрен чапылдатып бәреп, җырлап биеп китте.
Эх, пить будем –
гулять будем,
а смерть придёт –
помир-рать буд-дем-м…
Хәер, Асаф үзе дә ул көнне «хорош» иде. Командующий адъютанты, үзенең флягасыннан калай кружкага салып, аңа спирт эчертте дә кабарга бер телем салями тоттырды.
– Инглиш салями, үзеңә күрә генә, – диде. Аннан соң карт Балахонов үзенең командирын биергә чакырды.
Асаф түгәрәктәге солдатлар арасыннан кычкырып эзләде:
– Кто из Казани? Из Уфы? А ну нашу татарскую!
Киңчә битле өлкән сержант уртага чыкты – җилкәсендә кызыл перламутр белән төрелгән тубал кадәр аккордеон иде, ул, ике дә уйлап тормыйча, «Әпипә»не тартты. Асафка каршы чыккан сержант Колодяжный «Әпипә» көенә яраклаштырып җырлап-биеп китте:
Шмат не трацi мы трацiлу
На нямецкую скацiну:
Грамау семдзесят зарад
Нi шчыць шмат гiтлеранят…
Заспявайце, хлопцы, песню
Самую вясёлую,
Як мы фрыцау частавалi
Куляю свiнцоваю.
Инде аккордеон тавышы Идел кичкәндә яңгырады. Күрше купеда стаканнар чыңгылдады, татарча җыр башланды. Өр-яңа җыр, өр-яңа моң – җиңү язы моңы иде. Җырлаучы – хатын кыз иде.
Өй артында шомыртым лай,
Тамыры җиргә китә шул,
Тамыры җиргә китә.
Төн йокылары йокламый,
Күңелем сине көтә.
Гармунчы бу көйне белеп бетерми икән, әмма бирешмәде, аккордеонны үкертте.
Иделне чыгу күңелләрне җилкетте, туган як һавасы вагонның ачык тәрәзәсеннән җылы баллы җил булып бәрелеп керде. Паратск станциясенә килеп туктау белән, халык кояшлы перронга коелды, солдатлар гимнастёрка якаларын чишкән, яланбаш иде, барысы да насос киерткән мичкә янына җыелдылар, уен-көлке гөрләде. Асаф та, гимнастёркасын төймәләп, кояшлы вокзал мәйданына чыгып яланбаш басты. Сугыш әллә булган, әллә булмаган! Киоскларда яшел суган белән төеп пешерелгән кайнар бәрәңге, самогон, тозлы кыяр, пешкән ит, йомырка, лабазда ит саталар иде. Татарча сөйләшү колакка бәреп керде: гаҗәп, татарлар ысылдап сөйләшәләр икән:
– Исәнмесес!
– Ничек кайттыгыс?
– Исән торасысмы?
– Авырышмыйсысмы?
– Ярый, сау булыгыс!
Йөрәккә якын, сагынылган авазлар… Лабазда ит алырга чират торалар. Асаф алар янына килеп басты да рәхәтләнеп ике хатын-кызның тыныч кына сөйләшкәннәрен тыңлады.
– Әнә тегеннән генә ал. Нәрсә чират торасың? Менә мин ике кило алдым, – дип, чандыр хатын сумкасын ачып бер күсәбә ит күрсәтте.
Юантык хатын тегенең сумкасына күз сала да тыныч кына җавап бирә:
– Минем этем юк шул, – ди.
Ярты минутка тынлык. Ит алган хатын тын ала алмыйча буылып тора да, тыны җибәргәч, акрын гына җавап кайтара:
– Мин үземне эт дип уйламыйм.
– Ә үзем өчен мондый ит миңа бушка да кирәк түгел.
Тагын тынлык. Теге хатын тагын буылып тора да хәл кергәч телгә килә:
– Димәк, син ризык хәзерли белмисең.
Ай шайтаннар! Сугыш булганын ни арада онытканнар. Асаф елмаеп перрон буйлап китте, паровоз өзеп-өзеп кычкыртып алды, ысылдап тормозларын ычкындырды.
Поезд Казанга якынлашып килә иде.
Казанны узгач нибары ике сәгать – һәм Ташлытау. Ташлытау станциясенә төшкәндә, Асафның йөрәге типте, тыны буылды, тамак төбе кипте. Исәнме, туган җир! Исәнме, агач вокзал, исәнме, мазут исе килеп торган шпаллар, исәнме, су башнясы… Җаныкайларым! Сез гел элеккечә икәнсез әле, ә менә мин җимерелгән су башняларын, макарондай бөгелгән рельсларны, үрә торган рельска асылынып калган шпалларны, кара күмер өеменә әйләнгән вокзалларны күрдем… Сез нәкъ элеккечә икән.
Асаф, паровозның су алганын, пышылдаганын тыңлый-тыңлый, Ташлытау станциясендә йөрде. Поезд Симетбаштан ун чакрым ераклыктагы разъезд аркылы уза иде, авыр чемодан белән Ташлытау аркылы йөргәнче шул разъездда «68 нче» дип йөртелгән платформада төшмәкче булды ул. Әмма пассажирскийлар анда туктамый иде, Асаф машинист янына китте. Тешләре генә күренеп калган, майга баткан кап-кара адәм чүпрәк белән паровозның поршеньнарын сөртеп йөри иде, күрәсең, – ярдәмче. Асаф егетлек күрсәтте:
– Сэр, 68 дә тормозни, – дип сүз башлады ул. – Союзниклар күчтәнәчен авыз иткәнең бармы? Шеф кайда?
Өстән тимер тоткага тотынган кара майлы гәүдә күренде.
– Сәлам, шеф! – Асаф кесәсеннән целлофанга төрелгән бер пачка чыгарды. – 68 дә дим, акрынайтыгыз, мөмкин булса. Ә монысы – күчтәнәч. Дрезденның үзеннән. «Вени, види, вици». «Килдем, күрдем, җиңдем» дигән сүз. Америка сигаретлары.
Целлофанлы пачка өскә очты. Кара кешенең ап-ак авызы көләч елмайды.
– Платформага җиткәнче… Стрелка алдыннан! Аңладыңмы? Барысы да тәртиптә булыр, лейтенант! Өйгәме? Кәләш янына?
Ах, йөрәкне телгәләмәсә иде бу ак теш…
Кәләш… Юк инде, табигатьнең гүзәл баласы, затлы Сылу, кайнар сулышлы, дәрт тулы яшь кәләш юк инде. Асафның үлгән хәбәре килгәч, ул инде каядыр китеп барган, югалган… Йөрәкне телгәләмәгез. Асаф әнисеннән килгән бер хатның утлы сүзләрен күңелдән белә. Әнисе ип белән, җай белән язган иде. «Кадерле улым, сине күрер күк түгел, күрмичә үләрмен дип куркам. Бигрәк үлеп беткәчләр яңадан табылдың бит. Сылу балакаем белән эшләрегез бик тирәнгә киткән булган икән. Габделнур кайтты, ул кайтканчы әле өметем бар иде. Шуннан Сылу килде. Габделнур әйтте: Асаф, диде, бетте, диде. Сылу үкси-үкси бер елады, балакай. Үземә дә бик ошаган иде. Насыйп булмагандыр инде. Әле Бибиҗамалга хаты килгән, госпитальдә яткан бер командирга кияүгә чыктым, дип әйтеп әйткән, үзе госпитальдә эшли икән».
Машинист вәгъдәле кеше булып чыкты. 68 нең стрелкасы алдыннан тормозларны кысты, Асаф чәчәкләре рельска ук терәлеп үскән бер сукмакка сикереп төште, проводник аңа авыр чемоданын бирде, яшел капчыгын ыргытты. Туктар-туктамас шуышкан поезд буферларын ыңгыраштырып хут алды, китеп тә барды. Асаф урман эчендә ялгызы калды, разъездның вокзалына таба барып торуның хаҗәте юк иде, әгәр сугыш вакытында үзгәртеп бетермәгән булсалар, бу турыдан гына бер сукмак урман эчендәге юлга, аннан басуга кадәр алып чыгарга тиеш иде. Урман эченә керде, биткә җылы парлы бал, имән мичкә, корыган яфрак, кырмыска түмгәге исләре бәрелде. Чемодан белән капчыгын куйды да беравык туктап торды. Урманда май ахырында гына була торган концерт иде. Кошлар барысы берьюлы сайрый, барысы берьюлы кычкыра, урманда булган барлык бөҗәк барысы да берьюлы гөжли иде. Моннан аерылып китү мөмкин түгел иде, Асаф чирәмгә тәгәрәде.
Сугышның беткәнен ул хәзер генә аңлады. Менә үлән арасында йөк күтәргән кырмыскалар йөгерешәләр, менә сандугач тәпие дигән чәчәккә төклетура килеп кунды, аның авырлыгыннан чәчәк сыгылып китте дә, төклетура үлән арасына егылып төште, бызылдап үрмәләп чыкты, тагын кунды, тагын егылып төште. Якында гына ачып утырган бал мичкәсе кебек нәрсәдер тонык чымырдый – Асаф яткан җирдән әйләнеп артына карады – чүмәлә кадәр кырмыска оясы икән. Кырмыскалар, төш вакытының эссе кояшында мыжгып, миллиард кызыл ылыстан корылган йортларын селкетәләр иде. Агач башында – иң биек агач башында булырга тиеш – күке гомер саный. Сана, күке, сана, сиңа эш җиңеләйде хәзер. Асафлар чорының егетләре – егерме икенче, егерме өченче елгылардан – ун егеткә берәү исән калды. Ун егеткә берәү! Куе шомыртлык ягында, кояшлы алан түрендә урман тавыгы корылдый:
– Кыру-кыру-кыру…
Исемен белмәгән кошлар ашыга-ашыга кычкыралар, сайрыйлар, әйтерсең беренче тыныч җәй икәнен алар да сизәләр, урманда бөтен тереклек дөньясы хәрәкәттә, тоташ тавышлар гаммасына һәркем үз авазын өстәмәктә иде. Урман язгы дымнан, көндезге кояшның кайнар нурыннан бүртенгән, парланган, куе балга чумган иде. Асаф ашыкмыйча гына торды, акрын гына алга атлады. Сугышның бетүе шушы икән. Тынычлык менә шундый була икән… Сугыш кичмәгән булсаң, шушы матурлыкны күрә белер идең микән?
Урман авызына җиткәндә генә, борынга сазлык үләне, урман бөтнеге исе бәрелде. Әйе, бу урында җәй буе су җыелып тора, монда арба тәгәрмәче күчәренә кадәр бата иде, әле дә шулай икән. Сазлык өсте шәмәхә-миләүшә төстәге чикләвек зурлыгындагы чәчәкләр белән капланган, чебен-черки мыжгып тора. Агачлар арасыннан бит-кулларын чыбык-чабыкка сыдырып, сазлыкны әйләнеп узганда, Асафның күзләренә кинәт кенә сап-сары бер ашъяулык күренде. Нигәдер йөрәге дөпелдәп куйды, тыны кысылды. Сазлык кырыенда, карт имән тирәсендәге сулыкны ут чәчәге каплап алган иде. Бу матурлык аңа кырык беренче елның июнь көнен исенә төшерде: бәхетле дә, әллә ничек шомлы да, саташулы да бер көн иде ул.
Урманны чыгуга уҗым басуыннан коры йомшак җил бәрелде, юл читеннән ук булып атылып анда-санда тургайлар күтәрелде, һәр кошның атылып чыгуы йөрәкне сискәндерә, миналы сугыш кырын хәтерләтә иде, юк, сугыш урман эчендә генә онытылып торган икән…
Ындыр артында тачкасына ярты кочак ат кузгалагы салган сипкелле, борыны кубалакланган бер малай, күзләрен челт-челт йомып, сәерсенеп Асафка карап торды да тачкасын ташлап авылга йөгерде.
«Сөенче алырга йөгерде, – дип шатланып уйлап куйды Асаф, – таныдымы икән? Әллә кем белән бутап бөтенләй икенче кешеләрнең йөрәген җәрәхәтләмәсме икән?»
Әмма малай туп-туры болар чатына таба элдертте, аның төссез кыска ыштаны арттан ертылган, шуңа күрә йөгергәндә малайның бөтен байлыгы ялтырап күренә, шуның өстенә – Асаф юри санады – һәр биш адым саен сул кулын артка чыгарып, малай җәһәт кенә төссез сәләмә ыштанны күтәреп куя иде.
Кызык. Дрезденның мәшһүр галереясын фашист миналарыннан чистартып йөргәнгә, андагы мәшһүр картиналарны һәлакәттән коткарганга әле кайчан гына, ә монда ат кузгалагы җыеп йөргән кубалак борынлы малай йөгерә.
Капка төбенә ни арада өч-дүрт хатын-кыз җыелып өлгергән, барысы да яшь катыш елмаю белән тыкрыктан чыгып килгән Асафны карап торалар иде. Фатима апа алардан аерылып җәһәт-җәһәт атлап юл уртасына чыкты, Асаф урамның урта бер җиренә чемоданын куйды да иңендәге капчыгын җайлап ике кулын җәйде, ябык, кечкенә гәүдәле әнисен кочагына алды.
– Исән-сау кайттыңмы, балам? – диде Фатима апа, арык җилкәләрен дерелдәтеп. – Бөтен җирең дә исәнме?
Капка төбендәге хатыннар янына Асаф әнисенең җилкәсенә кулын салган хәлдә килде. Барысы да танышлар, үзләр, якыннар иде.
– Йә, күршеләр, исән-имин торасызмы? – дип, ул аларның һәрберсе белән ике куллап күреште.
– Бәрәч, син үзебезнең телне онытмаган икәнсең әле, – диде Бибиҗамал җиңги. – Анда синең иптәш-тауаришлар телләрен калдырып та кайттылар.
Кубалак борынлы малай күлмәк итәген күтәргән, итәктә ниндидер тәмле әйбер булса кирәк, авыз тулы, күзләр әсәрүле иде.
Асафның гомеренә хәтерләп калганы нигәдер шул булды: малайның тузанлы, керле корсагы һәм урман чикләвеге кадәр калкып чыккан кендеге. Фатима апасы аңа ниндидер тәмле әйбер биргән булса кирәк, малайның авыз аппараты берөзлексез эштә иде.
XV
Асаф утыз бишенче елны ук әтисез калды. Әтисе Фәисхан агай укымышлы, тормыш итүнең ибен-җебен белә торган кеше иде. Гомере буе руслар белән аралашып яшәде, Ташлытау руслары белән умарта, калай, буяу мәсьәләләрендә әвәрә килеп аралаша иде. Өендә сирәк торды, чөнки Симетбаш – Ташкичү өсте урманнарында баштарак өстерилек, утызынчы елдан соң лесничий булып эшләде. Йортта көндез булмады да диярлек, кайтканда да, бакчага чыгып китеп, умарталары арасында кайнаша иде.
Асафны кечкенәдән умарта кортыннан курыкмаска өйрәтте. Әтисенең умарта тирәсендәге кагыйдәләре бик гади иде: тирләгән көе умарта янына килмәскә. Аракы эчкән, одеколон сөрткән, тәмәке тарткан кешене кортлар яратмый. Кирәккә-кирәкмәскә кортларны төтен белән котыртмаска, корт бәйләнә башласа – чәбәләнмәскә. Битеңне саклыйсың килсә, иң яхшысы – капланырга да ятарга. Иң күңелле көннәр – бал суырткан вакытлар була, бу көннәрдә Фатима апа күрше-күләнгә күчтәнәч итеп ахак төсле сыек бал өләшә иде… Фәисхан агайның корт өе – урталай ярма нарат бүрәнәдән. Сап-сары бу йорт бакча түрендә, ул йортның артыннан челтерәп инеш ага, йортның эчендә җәй көне умарталарны чыгаргач аеруча күңелле була иде. Монда нарат тактадан эшләнгән хуш исле рамнар саклый торган озын сандык, тәрәзә төпләрендә китаплар, сары стеналарда төтәткеч, корт тубаллары, битлекләр.
Аларга еш кына урман эше, печән-бүрәнә мәсьәләләрен хәл итеп йөрүче район җитәкчеләре туктала һәм кайберләре шул умарта йортына кереп йоклап та ала иде.
Рәхәт, бәхетле балачакны Казиле каракларының балтасы кара канга батырды.
Утыз бишенче ел маеның кояшлы бер иртәсендә кайгысына баткан әнисе Асафны йокыдан уятты.
– Улым, тор, йортыбызга бәла иңде, – диде. Фәисхан агайны йортның уртасындагы зур өстәлгә сузып салганнар, башында чалма кадәр канлы марля, йөзе зәңгәр, күзләре тонык пыяла, ияге гадәттән тыш калкып алга чыккан иде. Ике милиционер, тагын әллә кемнәр нидер язалар, сорашалар…
Асаф ни икәнен аңышып бетмәстән урамга чыкты, күзенә җете кояш бәрелде. Хәер, ни икәне аңлашыла – әтисе үлгән иде. Урам тулы халык… Урам уртасына алды арбасыз гына бер озын арбаны сузып куйганнар. Халык шул арба тирәсендә кайнаша, шаулыйлар, берсен-берсе бүлдерәләр.
– Безнең колхозныкы түгел.
– Ташкичүләрнеке түгелме?
– Юк, юк, аларның арбаларында мондый ызнакның булганы да юк.
Асаф арба янына килде. Өлкән ирләр малайга юл бирделәр. Арбаның урта бер җирен бау белән мичәләгәннәр – утыра торган урын ясаганнар. Бүрәнә ташу өчен җайланган арба. Бөтен кеше бөкрәя-бөкрәя агач күчәрнең арткы ягына яшел буяу белән язылган хәрефләрне укый. Алама гына итеп, күрәсең, бармак белән генә, өч хәреф төшергәннәр: «У. К. А.» Нәрсә булыр бу? Агайлар шулай баш ваттылар. Сәрдәләр түгелме? Күршедә Сәрдәдән килгән бер килен бар иде, җилтерәтеп аны алып килделәр.
– Таныйсыңмы, сезнең авылныкы түгелме? – дип, ирләр шаулашып сораштылар.
– Юк, – диде яшь килен, – юк. Бездә, тучны гына беләм, колхоз арбаларына кызыл буяу белән язалар.
– Казилеләр эше түгелме?
Халык тагын шаулашты. Авылда Казиледән килгән килен дә бар икән, аңа торып йөгерделәр. Казиле килене озак көттермәде, канатлы ак алъяпкычын җәйге җилдә уйнатып килеп тә җитте.
– Бәрәч, безнең колхозныкы бу, – диде ул, әлегә үзенең нәрсә әйткәнен белмичә.
– Сезнекеме? Сезнекеме? – Ирләр шар ярдылар – кычкырдылар, ыгы-зыгы килделәр.
– Ие инде, ие. Әнә ич, хәрефләре безнеке.
– Нәрсә ул? Ни дигән сүз? Аңлатып сөйлә. Монда кәтер китәрлек эш.
– Нәрсә булсын? – Килен, канатлы алъяпкычы астына кулларын тыгып, тураеп басты. Ирләргә борылды: – «Ударник» колхозы арбасы дигән сүз. Шуны да белмәскә сез. Ир башыгыз белән.
Киленне йортка алып кереп киттеләр.
Авыл кайнады, ике көннән соң Фәисхан агайны зурлап күмделәр. Ташлытаудан әллә никадәр руслар килгән иде. Казиле караклары телдән төшмәде. Ахырдан сөйләделәр: урман эчендә туры озын имәнне кисеп ятканда күрәчәгенә каршы караклар янына Фәисхан агай килеп чыккан икән. Тегеләр кызмача булганнар, бирешергә теләмәгәннәр. Протокол язарга кордонга алып чыгарга кыстый башлагач, башына балта белән бәргәннәр дә торып чапканнар. Әмма озын арбаның артын калдырып качканнар. Яктырып килә икән… Фәисхан агайның канлы гәүдәсен өстерилек үзенең эте өргән тавышка барып тапкан. Казиле каракларына зур суд булды, авылдан ул судка күп кешене чакыртканнар иде.
Шулай Фәисхан агай бетте, аннан аның умарталары. Аннан алмагачлары корыды…
Аннан Асафның гомеренә миенә сеңеп калды: кешене зурлап күмү – котчыккыч фаҗига икән. Сугышта алай булмады. Анда – җыйдылар, кесәләрен актардылар, документлар эзләделәр, бөтен мәшәкать шул булды – беркем дә хәбәрсез югалмасын! Әмма сугышның үз законнары, үз тәртибе бар иде: кайвакытта мәет өстеннән атлап үтәсең – синдә башка кайгы, кайчак мәет артына ышыкланып ятасың – дошман пулясы шып! шып! Череп барган җансыз гәүдәгә килеп керә, ә син дерелдәп ятасың. Курск дугасында Асаф шундый хәлләр күрде: ике уртада озак яткан мәетләр булды. Теге яктан да, бу яктан да. Һөҗүм башлангач, үлән арасындагы шәмәхә битләре, куллары кабарып яткан гәүдәләр арасыннан узарга туры килде. Өсләрендә яшел, ялтыравыклы чебеннәр йөгереп йөри иде. Кемнең газизе ул? Кайчан үлгән ул? Пуляданмы, ярчыктанмы? Алар турында уйларга вакыт юк иде.
Ә Фәисхан агайны – харап! Алып киттеләр, Ташлытаудан этлесе дә, этсезе дә килде милициянең. Алып киттеләр, анда ярганнар, гробка салып кайтардылар, бөтен авыл җыелып, урам тутырып клуб янында митинг ясадылар. Районнан килгән әллә кемнәр сөйләде.
– Дәүләт байлыгын саклау максатында… Гомерен куркыныч астына куеп… Батырлык… Иптәш Сталинның черек либерализмга каршы юнәлтелгән линиясенә турылыклы буларак… Халык дошманнарының канлы кулы белән…
Нинди халык дошманнары инде! Чын карак, башкисәр, елдам Төхфәт. Казиле Төхфәт. Салмача баштан икәүләп – баҗасы белән – урманга килгәннәр. Төхфәтнең баҗасына урыс капка эшләтергә кирәк булган. Бер капкага өч багана кирәк. Өч буй чыгарлык имән, гадәттә, сирәк очрый. Ә болар тапканнар. Әллә каян түгел, кордон алдыннан гына. Шунда тотылганнар. Төхфәт кыза калган. Баҗасы алдында егетлек күрсәтәсе килгән. Селтәнгән. Бер, ике селтәнгән. Фәисхан агай чигенмәгән:
– Кордонга чыгабыз, протокол язам, – дигән.
Әмма өлгерә алмаган, якалашу киткән һәм шул арада балта борыны аның баш капкачына тиеп алган. Төхфәт белән баҗасына хөкем каты булды. Унар елга киттеләр.
Бер кеше үлеменә бәйле күпме сүз, күпме ыгы-зыгы. Әгәр фронтта алай итеп торсаң… Дөрес, сугышка беренче кергән көннәрдә Асаф Урта Азиядән килгән малайларда шундыйрак хәлләр күргәләде: арадан берсенә пулямы, ярчыкмы эләгеп кан чыкса, бөтен якташлары йөгерешеп шуның янына җыелалар һәм үкерешеп, улашып корал ташлыйлар, берничә минутка үзләренең кая, нәрсәгә килгәннәрен оныталар иде.
– Ай-бай, җаман болды гой!
– Нурбәк әкәгә җаман гой! – дип, үкерешеп елаган малайлар өстенә сугышның беренче елында фашист снаряды аз төшмәде.
Фәисхан агайны ике төрле итеп күмделәр ул вакытта: районнан китерешли үк клуб каршында митинг булды, анда халык дошманнары кулыннан һәлак булган лесничий турында матур сүзләр әйтелде дә митинг тәмамланды. Аннан агач ящиктагы гәүдәне йортка алып кайттылар да мөселманча йола үтәделәр.
Асаф сугышта күпме үлем күрде, әмма шул заманнан ике җөмлә гомеренә хәтерендә калды. Ике йоладан – яңасыннан һәм искесеннән. Беренчесеннән:
– Черек либерализмга каршы юнәлтелгән…
Икенчесеннән:
– Инна лиллаһи вә инна иләйһи раҗигу-у-ун!
Болар гомергә калды.
…Самавыр инде өченче тапкыр яңартыла, ана белән улы үткәндәгеләрне хәтерләп сөйлиләр дә сөйлиләр иде. Бу – кырык беренче елның июнендә эчеп бетерелми калган чәйне эчү, күп көтелгән, еллар буе хыялланган сөтле чәй, тыныч сөйләшү иде. Барысы турында да сөйләшенде, тик бер генә мәсьәләгә кагылмадылар: Сылу кайчан, ничек авылдан киткән, хәзер кайда…
Асаф карап, сизеп утырды. Әнисе юри бу темага керми, бөтенләй әйләнеп уза.
– Аннан килеп… аннан килеп… – дигән булып, бөтенләй чит-ят мәсьәләләр турында сөйли, сөйләр өчен әллә нәрсәләр хәтерли.
– Габделнурлар кайда соң хәзер? – дип сорады Асаф, нигәдер авыр сулап.
Габделнурдан алып Сылуга кадәр – бер адым.
– Бер авыз сүз татарча сөйләшмәде, җавыз. Хатыны елый-елый әйткән: син, дигән, Гриша – сугыштан ул Гришага әйләнеп кайткан – син, дигән, үзегезчә сөйләш. Нигә алай кыланасың? Минем белән сөйләшеп аңлашкач шул җитмимени? Менә шундый акыллы марҗа алып кайтканые, тоз күз. Кыз бала бит, бу юньсезнең кем икәнен белмәгән инде. Бер авылның б… икенче авылга им була, диләр бит.
– Нигә юньсез дисең Габделнурны? Ул кан коеп кайткан бит.
– Койган пычагым! Уч төбен күрсәткән була. Ниндидер бер җөй бар шунда. Андый гына инде ул утын ярганда да була. Юньсез дими… Елый-елый сорадым: бер атнада чыгып киттегез, дидем, кая калдырып кайттың? Уайна, бабешка, уайна, дигән була, әҗәткана. Кайда аерылыштыгыз соң сез аның белән?
Асаф тагын авыр сулады. Кырык өченче елның октябрь ае, алабута баскан кысыр басу һәм бөтен авылның йортлары, мунчалары хәрәкәткә килгән сыман кузгалган немец танклары күз алдына килде, һәм үзенең актык мәртәбә кычкырганын хәтерләде:
– ПТР кайда? ПТР кайда? Сволочь, прикрой меня! Беренче танкны туктат! Туктат, гад!
Хәер, моны төгәл хәтерләп булмый иде, сугыш беткән көннән соң болар барысы да төш сыман гына, берсе дә булмаган сыман тоела. Иң яхшысы – әлегә бу төшне хәтерләмәскә. Еллар рәткә салыр әле бу чорда күргәннәрне…
Кайда аерылышканны Асаф сөйләп тормады.
– Минҗан абзый кем белән калды соң инде?
– Һи-и-и… Әле сөйләсәм шаккатырсың. Шуннан килеп… Гаделия килде беркөн. Хәл-әхвәл сорашты, ике кила чамасы бодай оны күтәреп килгән. Сиңа Коръән укытырга йөрим. Бичара кыз, күңелендә гел син булгансың икән. Дөньяларның, Фатима апай җаным, диде, бер яме дә калмады, диде. Шушы йортларга килен булып төшеп, бер рәхәтләнеп яшәрбез дип кенә уйлап яшидерием, диде. Юк инде, булмагач булмый инде, дип елап чыгып йөгерде. Бичара. Эше нинди әйбәтие – җазылды да китте. Казанда, заводта эшли хәзер.
Асаф дәшмәде. Күңелендә Гаделияне кызгану хисе туды. Шуннан башка хис юк иде. Әнисе сүзнең төп ниргәсенә кергән иде, җай белән генә алга таба үрләде.
– Аннан килеп… Миңа әйтмәгән бер эшегез булган икән, малай. И бала, бала… Шул кызны өйгә китереп, минем янда калдырып китә белмәгәнсең. Үзем белгән булсам…
Бернинди исем аталмады, әмма сүзнең кем турында барганлыгы аңлашыла иде.
– Үзем белгән булсам. Бер көн тотмыйча монда җитәкләп алып киләсе идем.
– Аның өе тулы ятимнәр иде шул.
– Ятимнәр юк. Берәү дә юк. Мөкаддир сугышка киткәндә үк сөйләшеп киткән район белән. Мин, дигән, монда кала алмыйм, балаларымны ташламасагыз иде, дигән. Балаларының икесе дә приютта. И-и, алары аның үсәр дә егет булыр, әмма тегесе әрәмнәр генә булды. Синең югалган хәбәрең килгәч керде безгә. Ярабби… Килепләр басты менә шушында, стенадагы кәртечкәләрне карый. Ул гәүдәләр, ул чәч толымнары, ул кашлар-күзләр. Андагы мәхәббәтлелек, сылулык. Бу хәтле дә исеме җисеменә туры килер икән. И-и-и… Андый бала бәхетле буламы соң? Сөйләде шунда. Иң соңгы серен әйтте. Бичара. Хурлыгына чыдый алмыйча гына китте инде. Җәйгә хәтле торасы иде әле ул.
Асаф тетрәнеп китте. Нәрсә, тагын Габделнурмы әллә?
– Нинди хурлык? Нәрсә булды? – Ул дерелди башлады. Урыныннан торган икән, утырды.
– Хурлык дип… Кызның бер гаебе дә юк… Бер катнашы да юк. Габделнурлар өйне ташлап чыгып киткәч, Минҗан карт җалгыз калды. Шул. Йөргән-йөргән дә беркөнне, билләрем сызлый, банке салмассызмы, дип, Симетбашка – теге балакай янына килгән. Балакай караган, тыңлаган, язулар биргән даруга. Китми дә китми, ди. Шуннан соң әйтә, ди, бу… – Фатима апа авыр сулап куйды. – Ни дип әйтә, ди… Шулай-шулай, дип әйтә, ди, син дә җангыз, мин дә җангыз, дип әйтә, ди. Утыны, ашау-эчүе бар, дип әйтә, ди. Минем, дип әйтә, ди, тулы тәнле хатын янында арка җылытып ятасым килеп гомерем үтте, дип әйтә, ди. Бергә-бергә кушылып яшик мәллә, ди икән бу…
Асаф тагын урыныннан торды. Әнисенең күзләре яшькә тыгылган иде. Самавыр күптән сүнгән, чәй суынган иде.
– Миңа, ди икән бу, нибары алтмыш яшь. Егетләр кырылып бетте, хәзер ир табуы алай җиңел эш түгел, ди икән бу… Шул көнне үк балакай безгә килеп үксеп-үксеп елады да хушлашып чыгып китте. Стенадан синең кәртечкәңне генә сорап алды. Миндә, ди, берәү бар, монысын да бир, дигәч, түзмәдем. Яшь җан бит, мөлдерәтеп карап сорады. Менә быел язлыкта гына Бибиҗамалга хаты килгән. Бер әфисәргә кияүгә чыктым, дигән. Урал ягында, ди.
Асаф ишекле-түрле йөренде, дәшмәде. Көтү кайтыр вакыт җитә иде, әнисе сәгатькә карады, торып учак янына килде.
– И-и Аллам, аш салырга соңга калганмын бит…
– Габделнур нинди эштә икән соң? – дип сорады Асаф, калтыравыклы тавыш белән.
– Минҗан карт сөйләп торды. Кыш башында авыл сәвитенә килгән иде. Малайны илиминткә бирергә дип әйткәннәр иде, киленнең хаты килеп төшкәч, Авыл сәвитенә килеп укыттым, ди. Килене әйткән: ай саен үзем акча салып торырмын, хәзер мин дә эшкә урнаштым, күңелсезләнмик, дигән. Пучтыга эшкә урнаштым, бала исәюгә, дигән.
– Габделнур нинди эштә икән соң?
– Анысы милитсәдә, ди. Анда да әллә ниләр кыландырып бетергән. Машиналарны туктатып, шуфирларны бик каһәрли икән. Акча җыйган шулардан бик күп. Бервакыт куркытып та караганнар: болай бик азынсаң, җыештырабыз, дип әйткәннәр. Әле менә күптән түгел генә киленнәреннән хат килгән. Минҗан карт хатны мәктәпкә алып килеп русча укытучыдан укыткан. Теге шуфирлар тәки үчләрен алганнар икән. Беркөнне кич, саклап торып, тотып кыйнаганнар, ди, артына утыртканнар, ди. Минҗан карт әйтә, ди, ике тапкыр утыртсаң, кеше бетте инде; бөер-бавырлары кузгала да, саргаеп акрынлап кибә, дип әйтә, ди. Әлегә бульнистә ята икән, чын булса.
Икәүләп ишегалдына чыктылар. Капкада аксыл-алсу күн танавыннан селәгәй агызып Акбаш тора иде, соңга калып чыкканга рәнҗеп хуҗа хатынга карап мөгрәп алды. Аннан – таныдымы, юкмы – гимнастёрка, галифе, хром итекләр кигән озын егеткә күзләрен алартып карап торды һәм яныннан узганда «пуф» итеп кайнар сулышын өреп китте. Сыер телендә «нихәл, исән-сау кайттыңмыни, агайне?» дигән сүздер инде ул. Аеры тоякларыннан шыкырт-шыкырт иткән авазлар чыгарып, лапас түрендәге тагарак янына узды да танавын апарага тыкты.
Берничә минуттан ишегалдына сөтнең үзе кебек җылы моң таралды:
– Тез-з-з… Тез-з-з… Тез-з-з…
И тыныч тормыш! И бу тыныч тормышның җанга якын авазлары! Юк, адәм баласы беркайчан да мылтык, снаряд, бомба тавышларын сагынмас. Беркайчан да…
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.