Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 31


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:26


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 31 (всего у книги 37 страниц)

Шрифт:
- 100% +
XVI

Су буенда дымлы үлән, бакча киртәләре исе иде. Өч яктан өч чишмәнең тавышы ишетелә. Монысы, тыкрык астындагысы – гомер буе суын эчкән чишмә – нәкъ элеккечә.

– Чур-р-р-р…

Әнә тегендә, түбән очтарак көчле чишмә: анысы ярның биек җиреннән улакка чыга да шаулап, богырдап төшә, вак ташларны зыркылдатып, болгатып тәгәрәтә. Менә бик кечкенәсе – Гали чишмәсе – анысы самавыр борыныннан аккан кебек кенә, аның тавышын тегеләре баса. Әмма су буендагы хорда аның да тавышы бар. Чишмәләр тавышына җылы сулы буадан бака сайраганы кушыла. Бакалар бүген нигәдер кычкырмыйлар, сайрыйлар гына. Ата бака шулай кыланамы? Әллә ана бака мутланамы? Тамак төбен генә дерелдәтеп берничә урыннан дүрт-биш бака моң чәчә:

– Ра-а-а-а… Ра-а-а…

Бу тавыш, бу моң бары тик Симетбашта гына. Мондый тавыш, мондый моң Германиядә, Австриядә яшәүче бакаларда юк. Сайрагыз, авылдашлар, сайрагыз.

Менә Һадилар бакчасы. Асафлар кечкенә вакытта тау киртләченә урнашкан бу бакчада багана умарталар, тагын әллә ниләр бар иде. Бакча башында зирекләр томалып утыра, бакчаның киртә баганалары урынына да үсеп утырган тал-зирек иде, бер төп кара чыршы бар, ул чыршының башына ел саен карга оялый, малайлар менеп аның йомыркаларын урлый, Һади карт малайларны куа, «кош каргышы төшсә, башыгыз бетәр» дип өркетә иде. Асафның яшьтәшләреннән бу авылда җиде малай иде, шуларның алтысын бу сугышта «кош каргышы» алып китте… Карга йомыркасын ул да ала иде югыйсә.

Хәзер инде теге чыршы юк икән, күрәсең, сугыш вакытында утынга кискәннәр. Ә балан калган…

Һадилар, гомумән, кызык кешеләр иде. Аларда гына, бары тик аларда гына корт чаккач «бүре уы» була торган кешеләрне имләр өчен бүре койрыгы бар иде. Бары тик аларның келәт астында гына сасы көзән яши, авылдан бары тик Һади абзый гына урманга комган белән кура җиләгенә бара һәм шуны тутырып алып кайта иде. Һади абзый хатынының сеңлесе Ташкичүдә кияүдә, һәм бу ике туган көнаралаш бер-берсенең хәлен белеп торалар иде. Кышмы, буранмы, яңгырмы, алар чана, арба тартып бер-берсенә ни дә булса алып килә иде. Бер карыйсың – Ташкичүдән кул чанасы белән ярты кочак печән тартып сеңлесе килә; икенче карыйсың – Симетбаштан кул арбасына бер чиләк утырту бәрәңгесе, мунча миллеге салган апасы Ташкичүгә төшеп бара. Ни гаҗәп, Һади абзыйларның тау башындагы йортларында төннең теләсә кайсы вакытында ут сүнми һәм кышкы буранлы төннәрдә Симетбашка кайткан кешеләр авылдан беренче итеп әнә шул утны күрәләр һәм адашып йөрүчеләр иртәгесен сөйлиләр иде:

– Шуннан соң… Йөри торгач… Бервакыт эчкә җылы керде: Һади тәрәзәсен чослап алдым…

Бу гадәти хәл иде.

Һади абзыйның җиткән кызы Гөлбикә бар иде, Гөлбикә мунчага кереп киткәч, яшүсмерләр караңгы төндә су буендагы мунчаның тәрәзәсе янына җыелып, бер-берсенең башларын этешеп, кечкенә тәрәзә янында юеш җирдә яталар иде. Гөлбикә җәйге кичләрен фермадан кайткач, тау астындагы чишмәгә төшеп, битен-кулларын юа да, алсу эчке күлмәктән генә калып, тау өстендәге койма буенда эскәмиядә гәүдәсен кочаклап ял итеп утыра иде. Аның яныннан узганда, ул оялган сыман итеп тартыла, әмма матур ак беләкләрен, тырпаеп торган мул күкрәген, аксыл-алсу тиреле юан ботларын эчке күлмәк барыбер каплап бетерә алмый иде һәм эштән кайтышлый чишмә яныннан узучы егетләр, ирләр аңа карап сөртенәләр, әллә нинди ялгыш сүзләр әйтеп бетерәләр, тотлыгалар иде.

Һади абзый сугыш вакытында үлгән, Гөлбикә язылып читкә китеп барган икән…

Асаф аларның су буендагы бакчаларына таба атлады.

Якын килсә – балан чәчәк аткан икән. Юк, мондый гади матурлыкны Асаф бер җирдә дә күрмәде. Германиянең бомба төшмичә исән калган купшы бакчаларында, Австриянең көяз паркларында, тыныңны буарлык хуш ис бәреп торган каштан аллеяларында йөрде, әмма Һадилар бакчасы башындагы таралып үскән балан оясындагы кадәр матурлыкны беркайчан да күрә алмады.

Балан куагы үзенең чынаяк тәлинкәсе зурлыгындагы түгәрәк ак зонтларын кичке караңгылыкка җәйгән дә чишмәләр, бакалар белән сөйләшә иде. Караңгы төшкән булса да, түгәрәк куак өстенә таралып сибелгән бу чынаяклар яктылык бәреп торалар иде. Нечкә хуш ис борынны кытыклады, бу ис үпкә юлларын ярып канга тарала иде. Су буе чишмәләр, бакалар моңын тыңлый-тыңлый кичке дымга бүрткән, күперенгән, бөтен тәнгә ислемай сөрткән сыман иде.

Бераздан тыкрыклардан кызлар чыркылдаганы ишетелде. Анда-санда аксыл киемле төркемнәр күренде, кайдадыр гармун тарттылар, су буена төштеләр. Асаф кешеләр янына килде. Яшьтәш кызлар, олыраклар кыю гына килеп күрештеләр, ул югында калкып чыкканнары бер читтә әдәп саклап тордылар. Ирләр затыннан берәү дә юк дип әйтерсең, сугыш барган арада егерме сигезенче, егерме тугызынчы елгылар калкып чыккан икән. Шәп кенә егетләр булып үсеп киләләр, кыю сөйләшәләр.

– Нихәл, Асаф абый, әйбәт кенә йөреп кайттыңмы? – дип килеп тәмәке кабызалар. Арадан берсе, кепкасын басыбрак кигәне, килеп җәһәт кенә кулын бирде:

– Яшьти, нихәл, ару гына кайттыңмы?

Асаф кичке караңгылыкка елмайды. «Яшьти»не танып алды. Бу – Бибиҗамал түтинең егерме тугызынчы елгы улы, көтүче Гафур иде. Әйдә, яшьти икән, яшьти…

Аннан түгәрәк уены башланды. Асаф игътибар итте: сугышка кадәр бу чирәмлектә түгәрәк уен барганда илле-алтмыш егет-кыз була һәм түгәрәк бик зурга киткәч, ике катлыйлар да, кызык булсын өчен, ике якка әйләнәләр иде. Уенга барысы да керә, читтә бала-чага гына йөгерешеп йөри иде. Ә бүген! Ник бер генә егет булсын! Бөтенесе егерме сигезенче, егерме тугызынчы, утызынчы елгы малай-шалай. Кызлар белән уйнауның, кызларның кайнар кулын тотып, сөйләшмичә генә аңлашуның рәтен алар каян белсен! Хәер, Асафка да авылда әллә ни эләкмәде ул, шулай да Ташлытауда укыганда болынга төшеп кызлар белән түгәрәк уены аз уйнамадылар. Бүген уенда кызлар – ябык, тузган-таушалган киемнәр, сугыш авырлыгын кичкән, инде олаеп бара торган кызлар һәм Асаф исемнәрен белмәгән, быел калыккан яшүсмерләр… Таныш тавыш җыр башлады. Вәсилә икән. Егерме өченче елгы. Әйе, Галимҗанын көтеп яшәде, әмма Галимҗан – карга оясын туздырганда һәрчак атаман булган Галимҗан – сугышта ятып калды. Инде Вәсилә тонык, карлыккан тавыш белән җырлый:

 
Су буйларына төшмәдем,
Сулар сачерәтмәдем.
Гомеремә китәр инде,
Бәгърем, хәсерәтләрең.
 

Бу ятим уенны карап тору авыр иде. Менә ике кыз килеп Асафны уенга чакырдылар. Керергәме, юкмы? Авылдагы бөтен яшьтәшләрең кырылып беткәннән соң, чирәмле су буенда кызлар белән бергә җырлап йөрергәме? Кермәсәң, кызлар үпкәләмәсме? Синең бу түгәрәккә керүеңнән кемгә кызык? Син бу авылда бер кызны да озата алмадың, капка төбендә кочагыңа алып, кайнар сулышың катыш сүзләр белән бер кызның да күңелен җилкендермәдең… Син үз гомереңдә нибары бер кызны белдең, ә ул монда юк инде… Уртага кергән бер кызга җырлап бирделәр:

 
Озын-озын, озын итеп
Үстергәнсең буеңны.
Утызынчы елгыларга
Салып йөрмә уеңны.
 

– Эх, была не была! – диде Асаф һәм, чакыра килгән кызларның кулларын тотып, түгәрәккә басты да җайга атлап китте.

…Ул кайтканда әнисе ятмаган иде әле. Өстәл өстендә календарь битләре белән капланган ике стакан сөт тора иде, әнисе почмак якта нәрсәдер туглый, иртәгесенгә коймак-фәлән изә булса кирәк.

Өйалдында ут яндырылган, кечкенә урындык янында ләгән белән су һәм сөлге куелган иде.

– Юк, әни, ишегалдына чыгып юам, – дип, Асаф хром итекләрен салып ишегалдына чыгып китте. Чыкса – чикерткәле, чыклы, тавык үләне исле бер гаҗәеп төн иде. Асаф җылы суга аякларын тыкты. Йа дөнья! Адәм баласы үз гомерендә нинди шартларда гына булмый! Дөньяда менә болай да яшәп була икән. Җылы су, аяк сөлгесе, чыклы тавык үләне… Минме бу? Өнме бу, төшме бу?

Өйалдында чыбылдык белән томаланган бер карават тора иде, Асаф шул карават янына урындык куеп гимнастёркасын, каешын элде. Өйалдын төнге үлән исе баскан иде.

– Чү, улым, анысы кеше урыны, – диде ана.

– Кем урыны тагын?

– Кем дип, теге балакайныкы.

– Нинди балакай тагын?

– Нинди дип… Әйттем ич, ялга кайтып йөри дип. Аның поезы бик җайсыз. Төнлә генә уза разъезддан. Төнге икеләрдә генә килеп җитә инде ул. Аңа да җайсыз. Ял саен кайтып йөрүе, дим. Нәчәлнек кызы. Әтиләре сугышка бармаган, финнекендә чулакланып кайткан. Заготзерно мөдире.

– Соң, мин кайда ятам әле, болай булгач?

– Сиңа өйдә җәелгән. Әнә түрдә.

– Ә юк, әни. Мин, алайса, корт өенә китим. Өйдә ничек йоклыйсың? Мичең ягылган, мунча кебек.

– Соң, ишекне ачып куярбыз.

– Анысын япма инде син аның. Үзең өчен дә кислород кирәк булыр.

– Корт өендә каз утыра шул, улым. Быел соңга калды. Идәнен дә юмаган, кыштан чыккан көе.

– Йә, аңа баш ватмыйбыз, әни. Менә монда алып чыгабыз да җәябез.

– Бик каты булыр бит?

– И-их, әни… Дүрт ел буе мин йоклаган урыннарны күрсәң иде син. Иң йомшак урын беләсеңме нәрсә? Җир. Бозлымы, карлымы, чирәмлеме – үз җирең. Иң катысы нинди, беләсеңме? Миналы җир. Мина ул шундый шартлаткыч – утызар тонналы танкларны җимереп ташлый. Каты җир – әнә шул миналар яшерелгән җир…

Урынны өйалдының түренә – калайлы зур яшел сандык өстенә җәйделәр дә аяк очларына урындык куйдылар.

– Мягкая плацкарта булды бу, әни, – диде Асаф, юрган астында рәхәтлек белән киерелеп.

– Ярар, балам, әйбәт йокла. Әтәч кенә иртә уяна инде безнең…

Асаф көлде:

– И-и, әни! Бомбёжка вакытында да йоклап була бер ияләнгәч. Ә син әтәч дисең. Сугыш узган кешене бернинди тавыш белән дә уята алмыйсың син. Өйалдына ник трактор белән килеп кермиләр шунда…

Фатима апа лампаны өреп сүндерде, бисмилласын әйтеп өйгә кереп китте. Кире чыгып сөйләп алды.

– Крәчин мае быел гына иркен кайта. Сугыш елларында җик күрдек. Гел сукыр лампы. Өф итсәң сүнәргә тора. Бибиҗамал түтиеңнең Гафуры гел шаяра икән. Сукыр лампы янына килә дә: «Өфедә мөфти абзый вафат булган», – ди икән. Сүнми калмый, ди.

«Яшьти» дип хәтерләп елмаеп куйды Асаф.

Биш минут үттеме-юкмы, өйалдында җиңелчә ыңгырашкан, гырлаган тавыш ишетелде. Үз нигезенә кайтып башын төрткән солдат, тигез ритм белән сулап, уяткысыз йокыга талган иде. Әйе, ник тракторың белән килеп кермисең монда…

Әмма егет бераз гына ялгышкан булып чыкты. Трактор мәсьәләсендә.

Аны җиңел генә шыштырдаган тавыш уятты. Күзләрен ачты, өйалдына марля чыбылдык артындагы чолан тәрәзәсеннән саран яктылык үтеп керә иде. Беравык аңышмый торды. Кай төш бу? Госпиталь? Алай дисәң, нигә карават пружинасы шыгырдамый? Анда аз гына кыймылдасаң да карават бөтен системасы белән җавап авазы бирә иде. Кай төш бу? Вагонмы? Туктап торабызмы? Ә теге яктылык кайдан? Фу-у, шайтан, нәрсә соң бу?

Аны әтәч тавышы гына айнытты.

Әтәч нык ышаныч белән, бу ишегалдындагы бөтен тавык халкы өстеннән хакимлек итүенең хаклы икәнлеген раслаган тавыш белән кычкырды. Аннан «у-у-у» килеп үкереп куйды.

– Несчастный монарх… Культ, – дип, йокы аралаш мыгырданып алды Асаф, йокысы бүленгәнгә ачуы килеп. Әмма егет бу юлы да ялгыша иде. Аны әтәч уятмаган булып чыкты. Ул юрганыннан башын чыгарып чыбылдык ягына текәлебрәк карады. Тәрәзәдән төшкән яктылыкны чыбылдык артында бер күләгә каплый иде. Асаф тәмам айныды: күләгә чишенә иде… Менә ул ялангач кулларын күтәреп чәченә үрелде, менә ул авызына нәрсәләрдер капты да, кулларын баш артына куеп, төйнәлеп җыелган чәч толымын сүтә башлады. Авыр толымнар тавышы ишетелде. Менә авыр толымнар ласылдап аның аркасына төшеп салындылар. Бу – әлеге төн кошы – квартирантка кыз бит! Әнисе бала итеп сөйләгән иде, монда буй җиткән кыз басып тора түгелме соң? Юктыр, баладыр, бала булмаса марля чыбылдыкның бик ышанычсыз икәнен белергә тиеш иде. Алай дисәң… Яшь сын тәрәзәгә яны белән басты. Юк, бала түгел. Гәүдәсенең җыеласы урыннары эчкә җыелган, алга яки артка таба калкасы урыннары матур йомры түгәрәкләр булып озын, зифа буйны бизәгәннәр иде. Менә, менә кызый таза тәненнән «шерт-шерт» итеп ниндидер моңарчы киерелеп-тартылып торган сәдәфләрне ычкындырды, култык асларыннан, җилкәләреннән нидер аралап алды да карават башына элде. Моны карап яту күңел котырткыч караклык, исерткеч бер хыянәт сыман иде, әмма Асаф шундук үзенә аклану өчен нигез тапты: ул бит чыбылдык янына килеп ярыктан карамый. Ул йоклый иде, аны уяттылар. Аның ни гаебе бар? Әтәч уяттымы аны? Юк, аны, мөгаен генә, ефәк эчке күлмәккә салмак салынып төшкән толымнар авазы уятты. Менә… менә… Юк, монысы инде гадәттән тыш иде. Менә… Зифа сын кулларын төшерде һәм акрын гына итәкләрен күтәреп биленә менгерде. Авыр ефәкнең таза, тыгыз гәүдәдән ышкыла-ышкыла өскә таба шуганы ишетелде. Бер генә секундка сын яны белән басты. Саран яктылык фонында ярым ялангач гәүдәсенең бөтен сызыклары беленеп, сихри бер шәүлә тудырган һәм шул шәүләдән каплап куйган чынаяк чокыры кебек алга таба ыргылган шома калкулыклар яшәргә, тышка чыгарга омтылып бөтен дөньяга чакыру ташлыйлар сыман иде. Матур сын шундук өстенә тоташ бернәрсә киеп куйды да юрган астына чумды. Яшь гәүдәнең татлы киерелеп әйләнеп ятканы аңлашылды: ефәккә чорналган гәүдә юрган белән төренгәндә чыга торган тавыш ишетелде. Бу тавышны дүрт ел буе ут эчендә йөргән, үлемнең каршысына барган, борыны белән җир сөргән, кар астында йоклаган, айлар буе госпитальдә аңсыз яткан, дүрт ел буена бер генә тапкыр да хатын-кыз кулы тотып карамаган яшь ир генә ишетә, кабул итә ала иде.

Әйе, ул тавышны бөтен кеше дә тотып ала алмый иде.

Яктырганчы Асаф ләззәтле газап эчендә ятты. Чыбылдык артыннан җиткән кыз балаларда гына була торган әдәпле тигез итеп сулаган тавыш ишетелде.

Йокы качты. Мактанчык әтәч, колгасын селкетеп, канатларын шапылдатты да тагын шәрран ярды. Аңа кушылып башка әтәчләр аваз салды.

Урамнан берәү таза, гырылдавык тавыш белән җырлап узды:

 
Әйдә, киттек Чиләбегә,
Ничу монда чиләнергә;
Чиләбедә кызлар беткәч,
Кайтырбыз өйләнергә.
 

Бу, әлбәттә, «яшьти» иде…

…Хәзер иң яхшысы – торып чыгарга да бакчада йөрергә, чишмә буена төшәргә.

XVII

Утыз сигезенче елның көзендә Ташлытауга укырга килгәндә Асаф тулай торакка урнашырга соңга калган иде. Ни әйтсәң дә, өйдә бер генә малай, йортта эш күп, беренче сентябрь көнне генә килә алды. Баксаң, малайлар инде өч көн алдан килеп урын алганнар, ияләнеп беткәннәр. Ташлытау базарына чыгып инде тегене-моны сатулашканнар, авылдашларын күргәннәр иде. Соңга калып килде – урынсыз калды. Ташлытау янындагы кечкенә генә авыл – Талангырга барып фатир эзләде. Ирсез калган бер апа аны үз йортына алып китте. Моның ире Бибиҗамал түтинең ире Хәйрулла энесе икән.

Тол хатын, авыр сулап:

– Минем, – диде, – гомерем бушка узды. Бәхетсез булдым. Иремне яраттым, иллә дә инде каенанам явыз булды. Беренче көннәрне, килен булып төшкәч тә, өйдә бөтенебез җыелган, ирем сыер сауган җиргә чыгар иде дә, шунда йолкып торгызып, суырып-суырып үбәр иде. Көн саен. Шуннан көнләште каенанам. Күзәткән, тикшергән, тавыш чыгарды. Ул инде ирем белән бергә мунча керергә ярамады. Карасына батып каршы алырые, карасына батып. Теге, әллә кем әйткәндәй, минем тормыш та шулайрак булды инде: гомерем үтте, ирем бер үпте, анда да каенанам күреп артыма типте…

Йортка кайтып җиткәнче, тол хатын малайга бөтен эч серен сөйләп бетерде. Тракторчы кызлар, кичен укудан кайткач, йортка өстәлгән тагын бер квартирантка гаҗәпләнмәделәр, тик берсе сорап куйды:

– Төннә тешеңне шыгырдатмыйсыңмы? Алдан ук әйтеп куям, әгәр шундый гадәтең булса – бүген үк аттыра-вәләй моннан…

Теге, сорау бирүче – юкача, сөякчел, кызу канлы, нервлы, олая барган бер кыз иде. Аның каруы иптәш кызы – тыныч, сабыр холыклы, юантык, таза толымлы, калын кызыл иренле Сәхибә – аз сүзле иде. Асафка карап көләч бер елмайды да бер сүз дә дәшмәде ул. Исемен дә, авылын да сорамады, кичен ут яктысында шәл бәйләп утырганда да сөйләшмәде, җырлады гына. Төрлесен. Мәхәббәт җырларын да, мондыен да. Башта моңлы итеп җырлый-җырлый да ахырдан кинәт кенә уен, марш җырларына тотына. Икенче кичне генә Асафтан сорый куйды:

– Энем, менә бу көйне беләсеңме син? – диде.

Асаф белми иде. Шуның өстенә Сәхибә әле аны шундый тиз сорап куйды, Асаф аңлап бетерә дә алмады. Шаярмыймы бу? «Аяк төртә» дигән җыр буламыни?

Ләкин Сәхибә яңа җырны җырлады. Бераздан аңлашылды: русчадан тәрҗемә иткән – «Светит месяц». Сәхибә шәлнең дүртенче читен тәмамлап килә иде, ул көнне шәл бәйләүче кызлар, гомумән, җырлыйлар, шатланалар, чөнки шул ук кичтә чылатып, аны киергегә кадаклыйлар, тәмамланган эш күзгә күренә – Сәхибә җырлады. «Ай яктырта» булып чыкты.

 
Бас, әйдә, станокка,
Тавышлары чыңласын.
Арабызда ырвач, лодырь,
Прогулчы булмасын лай,
Эшкә аяк чалмасы-ы-ын…
 

Шәп җырлый, күкрәк тавышы белән җырлый иде Сәхибә.

Яшь квартирант килгән кичне хуҗа хатын Гайния рәхәтләнеп эчен бушатты. Тегеләр – Мөнәвәрә белән Сәхибә, күрәсең, бу хәлләр турында инде хәбәрдар иде, җырлый-җырлый шәл бәйләделәр, Асаф тыңлады да тыңлады. Хуҗа хатын әллә ниләр сөйләп бетерде.

– Безнеке бик кыбырсык холыклы иде, – дип сөйләп китте ул. Үзе сүкте ирен, үзе гел, авыр сулап, «йа Алла, әстәгъфирулла» дип, кашларын сыпырып ала, көрсенә иде. – Хатын-кызга карата да бик рәтсез булды, мал тотуга, акча тотуга да бик фәрвайсыз булды. Аның хатын-кызын әйтерием. Бу дөньяда бер дә ирләр гаепле түгел, хатын-кыз үзе. Мөтрәч Сәгыйдәсенә кем кушкан хатынлы кешене аздырырга? Ә? Менә шуңа барып дүрт ай торды ул, дүрт ай. Мин нәрсәләр уйлап бетермәдем?

Мич астында мунча сыерчыгы сайрый иде, моңа берәү дә игътибар итмәде. Җиделе лампа янына җыелып хатын-кыз бәйләде дә бәйләде. Кем шәл бәйли, кем – оек.

– Ходайдан узып эшләгән эшнең бер файдасы да булмый аның, – дип тезеп китте Гайния. Моны инде ул, ахрысы, беренче тапкыр гына сөйләми иде, кызлар игътибар итмәделәр, әмма хатын яңа тыңлаучыга бик канәгать булып әзер, шомарган җөмләләр белән сөйли бирде: – Мөтрәч Сәгыйдәсенә кереп тора башлагач, күңелемә төрле уйлар килде. Әллә, мин әйтәм, баласын үтереп, баскыч төпләренә китереп ташлыйммы икән? Битләренә кислота сибимме әллә, дим. Ат врачы Вагыйзь хатыныннан сөләмә агуы да сорап алдым. Әллә, мин әйтәм, берәрсен яллап, эчә торган суларына салдыртыйммы? Әллә ничә төн, яшь баламны калдырып, шулар урамына чаптым, тәрәзә артларында йөрдем. Берни дә эшли алмадым, безнең халык алай мордар түгел шул. Шуннан беркөн базарда имче карчыкны очраттым. Бер такта чәй алып бирдем, бер тәңкә акча бирдем. Ходайның хикмәте, шул карчыкның име шифалы булып чыкты. Син, диде, үзегезнең нигездән бер уч туфрак ал да көпә-көндез тегеләрнең чолан баскычларына сип. Күреп торсыннар, диде. Шулай эшләдем. Җил-җил барып та кердем, туп-туры чоланнарына таба атладым. Теге сөйрәлгече капка тавышына әсәренеп тәрәзәгә килде. Әч-чәч норсыз, бите пәрәмәч булган, тәрәзә гөлләре арасыннан тасыраеп карап тора. Бисмилламны әйттем дә туфракны сибеп җибәрдем, сибеп җибә-ә-әрдем… Җиде көн дигәндә капчыгын асып кайтып кермәсенме безнеке. Тормыйм, мин әйтәм, әнә бар олак шул кәнтәең янына. Бик ялынды. Шулай, шулай, ди, Гайния, ди, хата миндә, ди. Бер утырып еладым да самавырымны куеп җибәрдем. И ул олы баланың шатлануын күрсәң, анысына өч яшь ие, шул әтисе киткәннән бирле бер тапкыр елмаеп та карамаган бала и көлә, и уйный, бичара. Кызамыктан үлде, җаныкаем. Менә синең төсле түгәрәк битле, кылыч борынлы чибәр егет булырые, җанашым. – Гайния күз төпләрен сөртеп алды. Аннан бөтен эче-күкрәге белән тирән бер сулыш алды да җырлап куйды:

 
И дөнья, туйдым синнән,
Син дә туйгансың миннән;
Шушы яшьләремә җитеп
Ни рәхәт күрдем синнән?
 

Бәрәңге пешеп чыкты, лепердәп самавыр кайнады. Мөтрәч Сәгыйдәсе белән парлап тапкан бала да уянды, ике яшь тулып килә икән, төймә кадәр генә борынлы, җылы муенлы, муенында тирән генә ялган чокырлы, алсу яңаклы көләч бер малай иде, йортта абый кеше күренүгә бик шатланып йокысыннан тиз айныды.

Көзге озын кич ярмалы кайнар бәрәңгедән соң тәмле йокы вәгъдә итә иде, бераздан сәкедәге, ян караваттагы мендәр-түшәкләрне кузгата башладылар. Гайния үзе – ян караватта, бала – агач челтәрле кечкенә караватта, кызлар сәкедә йоклыйлар икән. Асафка да бер кырыйга урын җәйделәр.

– Син, егет-малай, төннә тәртипле ят, «куда пойдешь? На базар-р-р!» дип тавыш чыгарып ятасы булма, – диде чая Мөнәвәрә, юрган астына чумып. Мөнәвәрәнең урыны стена кырыенда иде, ул стенага таба борылды да тынып калды. Асаф хатын-кызлар ятканны көтеп торды – Сәхибә дә салмак кына чишенеп менеп ятты. Асафка җәелгән урын белән аның арасында ярты метр чамасы гына буш сәке кала иде.

– И дөнья, көннән-көн кылая, – диде дә Гайния авыр сулап утны сүндерде.

Утны сүндерүгә хатын-кыз тигез сулап йокыга талды. Әмма беренче көн өеннән аерылган егетнең күзен йокы алмады. Мич астында мунча сыерчыгы сайрады да сайрады… Асафны йокы алмады. Әнисе аны бик тәвәккәл озатты: урман буеннан сентябрь кояшы күтәрелеп килә иде, кырда пәрәвез җепләре оча, салкын чиста зәп-зәңгәр күк йөзе бер мәлгә тынып калган, тик урман эченнән генә ара-тирә җылы һава катламы биткә бәрелеп ала, урман эченнән көз көне, бары тик көз көне генә чыга торган имән агачы, дымлы кара җир исе борынга бәрелеп, тын юлын кытыклап-кытыклап ала иде. Әнисе, ярты юл билгесенә җиткәч, чирәмгә чүгәләде дә бер дога укыды:

– Бар, улым, хәерле юл, тырышып укы, мине борчыма, – диде. Аннан күзләрен сөртеп алган сыман бер хәрәкәт ясады да калтыраган тавыш белән әйтте: – Кеше белән әйбәт бул, тупас кыланма. Кешеләргә әйбәт булсаң – бәхетле булырсың. Бәхет тәхеткә мендерер, дигән борынгылар…

Малайның күңеле тулып китте, әмма Фатима апа, борылып та карамыйча, җил-җил китеп барды. Асаф тәртипле булырга, әнисен борчымаска, кешеләргә әйбәт булырга эчтән генә вәгъдә бирде. Ә менә тулай тораксыз калып, ниндидер бер хатынның өендә сәкедә йоклармын дип башына да китермәгән иде. Хатын ара-тирә авыр сулап әйләнгәләп алды, баласы мес-мес килеп тигез сулап йоклый иде, кызларның тигез сулышлары Асафны да тирбәтә башлады. Гайния уянып китә дә «йа Алла, әстәгъфирулла» дип авыр сулый, нидер әйтенеп ала иде. Асаф йомшак каз мамыгыннан торган бушлыкка төшеп китте, төшкән саен гәүдәгә рәхәт була бара иде. Төшәсең, төшәсең, ниндидер бер тавыш озата бара:

– Трил-л-ль… Трил-л-л-ль… Трил-л-ль…

Аны мунча сыерчыгы дигән булалар тагын. Бер дә сыерчык түгел ул, кемдер шулай сызгырып сине аксыл томанга таба озата. Анда рәхәт, рәхәт…

Күпме шулай рәхәт узгандыр, ниндидер йөрәк өзгеч тавышка куркынып уянды. Юрган астында берәү елый иде. Гайния икән. Ул үзен тыеп кына, тавыш чыгармаска тырышып кына яшь түгә иде.

– Аһ, аһ, аһ…

Бераздан тагын:

– У-һу-һу… Йа Алла, әстәгъфирулла. Уф-фу-фу-у…

Шулай бик озак. Беренче төн шулай узды.

Ул иртән Мөнәвәрә тавышына уянды. Мөнәвәрә кызыл кыек яулыгын бәйләп куйган (ул вакытта тракторчы кызлар бары кызыл яулык кына бәйләп йөриләр иде), бизәнгән, шау итеп җырлап йөри иде. Тракторчы кызлар ул елларда «Наёмщик»тагы Батырҗан ариясен заманлаштырып үзгәрткәннәр иде.

 
Без үтибез, дуслар, зур тырышлык белән
Партиянең кушкан корыч карарын.
Киртәләрне җимреп, зур уңышлар белән
Мул тормышка таба алга барабыз.
Алма агачлары зур булмас лай,
Хезмәт ияләре хур булмас…
 

Әй, яшь вакытлар! Әй, яшьлек! Кайда син, чая Мөнәвәрә, кайда син, юантык чибәр Сәхибә? Сугыш афәтләрен сез ничек кичтегез?

Ул квартирада Асаф өч атнага якын торды, аннан тулай торакка күчте. Теге төннән соң Сәхибә аны һәр төнне үз кочагына алып ятты, шулай һәр төнне Асафның башын үзенең йомшак тирән күкрәк арасына төрттереп куя да бер сүз әйтмичә йокыга китә иде. Аннары Сәхибәнең хатлары килде. Симетбаш адресы белән яза иде. Ул хатларда әллә ниткән җырлар, әллә ниткән аңлаешсыз сүзләр – «бәгърем», фәлән-төгәннәр була иде. Асаф бу хатларны кичләрен әнисе белән бергәләп укый иде. Менә юләрлек!

Егеткә Гайния дә ияләнеп беткән иде ул вакытта. Анысы эчен бушатып рәхәтләнде. Асаф белмәскә тиешле булган нәрсәләрне дә сөйләде. Әллә нинди катлаулы дөнья иде бу!

– Әйбәт, тәртипле булып үс, энем, – диде Гайния, аны озатканда. Мәктәпкә алар бергә бардылар. – Кыш буе торсаң да сүзем юк, синең өчен мәктәбеңнән акчасын да түлиләр, өйдә бер ир заты да булырсың дигән идем. Үзеңә кара. Тәртипле бул. Әнә безнеке теге сөйрәлчек Мөтрәч Сәгыйдәсе белән… Тфү, исемен телгә алмаска әллә ниләр бирерсең шуның. Әллә ниләр… Хатамны аңлап кайттым дигән була, әҗәткана. Безнекен әйтәм. Аңлаган, пычагым. Теге ана эте куып чыгарган икән. Сәгыйдәсен әйтәм. Ни өчен дисәң, безнеке, котырган эт, тегенең әнисенә кул суза башлаган. Әнисе дә яшь ие әле, нибары кырыкта. Башта кияү, кияү дип авызын ерып йөргән дә, аннан шул… И мунчалар яккан була икән, и сыйлый, ди, безнекен, и сыйлый, ди. Безнеке шул инде, кая барса да үз гадәте. Сәгыйдәсе тегендә-монда чыгып киткәндә тегесенә үрелә башлаган бу. Теге, сарык тәкәсен ничек диләр әле? Покрауга хәтле анасын имә, покраудан соң анасын… Тфү, оятсызлар. Шуннан кызык иткән моны Сәгыйдәсе. Мин Ташлытауга барам, эшләрем соң бетсә, иптәш кызымда кунып калырмын, дип баласына сөтен калдырган да кич кенә Ташлытауга китеп барган. Ник кунсын инде бер чакрым җирдә, яшь баласын, яшь ирен калдырып… Кунды ди, көтеп тор. Шуннан, китмәгән икән бу беркая да. Абзар артында гына шыкаеп торган да, әнисе мал караган арада өйләренә кереп, өй астына урнашкан. Менә бервакыт кич булган, безнеке кайткан, ашаганнар-эчкәннәр, уен-көлке сөйләшкәннәр. И тыңлап ята икән теге өй астында. Менә бервакыт утны сүндереп ятканнар болар. Шуннан тегеләр үзләренең этлекләренә тотынганнар. Сәгыйдә түзеп тора алмаган, иң кирәк вакытта гына өй асты капкачын күтәреп килеп тә чыккан, шырпы да сызып җибәргән. Үз анасы – тфү, оятсыз – анадан тума, ди. Сәгыйдә, бичара, нишләсен, үкереп елап җибәргән дә тегене куып чыгарган. Шулай шул, ир бирү – җан бирү ул. Теге вакытта уйламагандыр минем хәлне, тукта, моңа авыр килә, дип. Ә хәзер уйлаган. Шулай ул… Шуннан безнеке кайтты. Аны әйтәләр ич: алма агачыннан ерак төшми, дип. Анасы шундый булганга, кызы шундый булган аның. И безнеке дә үкенде ахырдан. Ник кенә тормышның кадерен белмәдем икән, дип елады. Теге тимер юлдагы хәлдән соң көне буе өйдә булды, мунча ягып чабындык, бер читүшкә алып кайткан, шуны салды, елады. Кичен ике милиционер килеп алып китте. Җаныкаем, Сарбайны әйтәм, шуны күңеле сизгән: тегеләр белән бергә артларыннан чыгып китте. КПЗ ишегенә кадәр барган, шунда төн чыккан. Иртәгәсен безнекен стансага алып төшеп поезд белән озаттылар. Аның суды монда булмады. Тимер юл судить итте аны. Сарбай, җаныкаем, шунда төште, анысында үзем бар идем. Поезд киткәнче мөлдерәп карап торды. Аннан йөрәк өзгеч итеп, күккә карап бер елады, шуннан соң гына минем янга килде. Шунда төн кунган бит, КПЗ ишеге төбендә…

…Гайния боларны ничә еллар элек сөйләгән иде – аннан соң инде башлар ниләр күрмәде. Әмма гап-гади бер хатынның сөйләгән сүзләре белән Асафның күргәннәре арасында ниндидер бер бәйлелек бар сыман иде. Ни өчендер бөтен мәсьәлә әдәплелек, әхлаклылык, кешелеклелек турындагы мәсьәләләргә кайтып кала сыман иде. Сугышлар, һөҗүмнәр, бомба ташлаулар, яралыларны бәйләү, бер-береңне ут эченнән сөйрәп алып чыгу – болар барысы да Мөтрәч Сәгыйдәләре, аның әдәпсез анасы, поездны һәлакәт астына куйган әхлаксыз юл обходчигы, төннәрен аһылдап чыккан Гайнияләр һ.б. бик күпләрнең язмышы зуррак масштабта дәвам итү генә түгелме соң?

…Чыбылдык эчендә чишенеп яткан таң кызы очырган йокының кире кайтмаслыгын белгәч, Асаф иртәнге су буенда шуларны уйлап йөрде.

Ә чишмәләр берни дә булмагандай нәкъ элеккечә – моннан ун, егерме ел элеккечә чурлап агалар иде…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации