Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 33


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:26


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 33 (всего у книги 37 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Шәһәр урамыннан да ат белән шулайрак фырт уза иде. Строй белән барган диңгезчеләр аңа кычкыралар:

– Эй, кореш! Подводник! Яшьти!

Әмма бу яратып кычкыру иде. Учебный отрядта Гафурны яраталар (чөнки Гафур бөтен егеткә, милләтенә карамыйча, якын итеп, «яшьти» дип эндәшә иде, бу сүз флотның традицион сүзе «кореш»ны этеп чыгара язды, чөнки бөтен учебный отряд хәзер бер-берсенә шулай гына дәшә иде), Гафур кешеләрне, үзенең хезмәтен ярата – ул бәхетле иде.

Гафур нәселдән әрсез, кара эшне сытып эшли. Аның бу тормышка бернинди дәгъвасы юк, тормыштан ул риза, тик аңа хатын-кыз белән аралашып яшәргә генә комачау итмәсеннәр. Гафур – авыл йортындагы гер аскан стена сәгате кебек: никадәр йөк ассаң – иске кайчымы, йозакмы, чүкечме – шулкадәр шәбрәк йөри…

Май урталарында чыгарылыш булды. Асаф, йөрәге кысылып, теге елның июнь төнен хәтерләде. Дөрес, монда шартлар башка иде. Плацта – оркестр. Офицерлар составы ак фуражкадан, кортиклар таккан. Матрослар строеның түбәсе ап-ак. Җил исә, ленталар лыпыр-лыпыр килә. Оркестр җир селкетеп марш уйный.

Инде плац тирәсенә яшьләрне алырга килгән ямьшәйгән баш киемле, хикмәтле, серле, диңгез кичкән «бүреләр» җыелды. Бераздан перекличка башланды. Шул вакытта Асаф тамагына төер утырганны сизде. Үзе укыткан яшь таза егетләр белән аерылышу кыен, моңсу иде. Крейсерга билгеләнүчеләр арасында укуны бик яхшы тәмамлап чыккан ике татар егете бар иде, җай табып, Асаф белән саубуллаштылар.

– Беренче увольнениедә үк сезнең янга киләбез, Асаф абый, – дип, авылча авыз тутырып, үз итеп елмайдылар.

Авыр, моңсу булып калды.

Аннан җәй җитте, каштаннар чәчәк атты. Шәһәр урамнары бөтеркәләп җәелгән кызгылт ташлары, текә чүлмәк түбәле йортлары, латин хәрефле язулары белән каштан яфраклары кыштырдавына, затлы ефәк исенә чумды. Кичләрен җылы һава каштан араларыннан чыгып кисәк-кисәк булып биткә бәрелә, класс җитәкчеләре – сугыш узган диңгезчеләр – барысы да ак мәрмәр бассейнлы бакчага җыелалар, увольнениегә чыкмаган көе генә, часть янында озаклап сөйләшеп утыралар иде. Сугыш беткәнгә әле бер генә ел, истәлекләр яңа, күңелләр тиз нечкәрә иде. Арада сугыш узган мичманнар, старшиналар байтак, шулай да кичләрен гражданка турында түгел, күбрәк сугыш турында сөйлиләр, искә алалар иде. Юк, берәү дә диңгез өстен сагынмый, үлем куркынычы белән үткән елларны берәү дә сагынмый, әмма шул еллар турында сүз киткәндә барысының да күзләре дымлана, уйга калалар иде. Ник? Нигә алай? Беркем бернәрсә белми.

Төн. Инде отбой вакыты җитеп килә. Тик караңгы гына төшми. Ак төннәр вакыты. Диңгездән җылы һава килеп каштаннарга бәрелә, ул мендәр-мендәр булып очып йөри, тәнне рәхәтләндерә. Каштаннар астындагы челтәрле ак мәрмәр эскәмиядә сугыш узган офицерлар, мичманнар утыра, тәмәке тарталар.

Өеннән сугышка кадәр үк чыгып киткән беренче статья старшинасы Здесенко гитарада уйный, башын артка чөеп акрын гына җырлый:

 
Помнишь, друг, военные походы,
Дни боёв и ночи под Москвой;
Черноморских штормов непогоды
И свинцовый дождь над головой.
Всюду мы прошли с тобой, товарищ,
Все делили вместе – даже сон;
Юный друг, весёлый и задорный,
Друг мой, голубой аккордеон.
 

Җырны тагын берничә кеше күтәреп ала, каштаннар арасыннан кичке тын, җылы урамга авыр елларның дәһшәтле аһәңе, яшьлек куәте кайткан кебек була, җырның кушымтасына кешеләр кушылгач, старшина Здесенко гитарасының юан кылларына даң-доң чиртә башлый, башын тагы да арткарак җибәрә.

 
Друг мой неразлучный, друг весёлый, звучный,
На привале, в поле, даже в бурном море,
В самолёте быстром, всюду голосистый,
Друг мой, голубой аккордеон.
 

Нигәдер барысы да авыр сулыйлар, ул арада КПП ишегеннән дежурный ярдәмчесе килеп чыга, боцман дудкасын авызына каба да, сандугач сайраган авазлар чыгарып, сигнал бирә:

– Приготовиться к отбою!

Акрын гына эчкә узалар, төн әле һаман җылы, якындагы бухтага топовый утларын җемелдәтеп кечерәк кенә бер шәһәрчек кереп бара. Крейсер, йокыга кереп барган матрослар, офицерлар белән саубуллашкан кебек, үзенең юан трубасыннан аһылдаган аваз биреп куя, йомшак җил борынга мазут, диңгез исе алып килә. Ә крейсер, болай карап торсаң, әйтерсең лә коры җир өстеннән шуып барган бер шәһәр.

«Отбой», «подъём»нарга буйсынырга бик үк яратмаган карт матрослар әле кубрикларга таралгач та (корабльдәге гадәт буенча коры җирдә дә йокы, яшәү бүлмәсен «кубрик» дип йөртәләр) әле җырлыйлар, моңаялар. Старшина Здесенко офицерлар белән бер кубрикта йоклый, буйдак офицерлар сугышны узган матрослар янында үзләрен бик гади тоталар, «син» дип, «Микола», «Сашок» дип кенә эндәшәләр, тегеләре дә офицерларга карата шундыйрак мөгамәләдә, ләкин бу мөгамәлә һич тә хәрби дисциплинаны какшату исәбенә түгел иде. Менә Здесенко чишенеп, юынып керде, офицерлар ятып укый башладылар, Асаф кичә генә Зәйтүнәдән алган хатын тагын бер кабат укырга дип киерелеп сузылып ятты. Здесенко исә гитарасын алды, аның янына кече лейтенант Костя Рыжко килеп утырды да гитараның башыннан кысып тотты. Здесенко кылларга чиртеп җибәрде, Костя гитара муенын дерелдәтә башлады. «Отбой» командасы белән өзелеп калган җыр кабат яңгырады. Тик бу юлы инде ул башкачарак яңгырады, гитараны дерелдәткәннән кыллар башкачарак елады: ерак Мексика, Куба аһәңнәре килеп кушылды. Костя Көньяк Америка портларында, Гаванада булган егет, күрәсең, пальмалы портларны, җылы дулкыннарны исенә төшерде, ләкин сугыш турында, тыныч көннәр турында җырлады:

 
Дни пожарищ гаснут над Москвою,
Вновь цветёт черёмух белый сад;
Море катит волны голубые,
И сады зелёные шумят.
Я вернусь в родимые просторы –
И опять по-новому влюблён;
Юный друг, весёлый и задорный,
Друг мой, голубой аккордеон.
Друг мой неразлучный…
 

– Товарищи офицеры! Отбой!

Бу инде ихтирам катыш кисәтү иде. Гитара тынды. Асаф укып бетермәгән хатын мендәр астына тыкты. Соңгы җөмләләре хәтердә калды: «Кыз балалар егетләргә караганда сизгеррәк булалар. Син кайткач та, үзеңә урын таба алмыйча, беренче мәхәббәтеңне эзләдең. Син бөтен авыл буйлап Сылуыңны эзләп йөрдең. Ул юк иде. Син мине күрмәдең. Синең гаебең юк иде, әмма миңа да авыр булды…»

Төн. Берәү дә йокламый. Йокламаганга часть дежурные әйбер әйтми. Костя Рыжко сөйли. Акрын гына:

– Ике ел хат алыштык. Ут эченнән яза идем. Сугыш беткәч монда калдырдылар. Корабльдән списать иттеләр, әйтәләр: яшь буынны тәрбияләргә кеше кирәк. Ярда кеше әзерлә. Ну что ж, мин әйтәм. Килдем. Дөрес, мондагы солдат тәртибеннән бик риза түгел мин. Монда бит болай: тилько ляжешь – пидимайсь! Тилько станешь – пидравнясь! Шулай. Элемтәне яңарттык Рита белән. Монда күчеп килде бу, комсомол путёвкасы белән. Элемтәне урнаштырдык яңа адреслар буенча. Малай, йөрәк яна бит, күрешәсе килә. Карточкалар алыштык – ошатыштык. Йөрәк урынында түгел. Отпуск алуым булды – ялт мин тегенең янына. Төнлә эзләп таптым. Әйбәт йортта, мезонины, әллә нәрсәләре бар: бер буржуа йорты инде. Ишекне шакыдым. Чыкты халат киеп бер хатын. Чемоданымны куйдым, чин чином тегеңә:

– Младший лейтенант Костя Рыжко. Рита исемле кыз шушында яшиме? Швартоваться итәргә рөхсәт итегез, дим. Апасы икән. Кердем, туры кухняга уздым. Апасы Ританы уятты да ире янына кереп китте. Ире офицер икән. Ике-өч минуттан Рита белән дә күрештек. Каушадык, әлбәттә. Ни эшләргә белмичә тик торабыз. Кыз чибәр, форштевен дисеңме, ахтерштевен дисеңме – барысы да үз урынында.

– Рита, – ди эчтән апасы, – ни карап торасың, кунакны ашат-эчерт.

– Нәрсә әзерлим икән, апа? – ди теге.

– Нигә аптырыйсың, – ди апасы, – йомырка белән колбаса кыздыр.

Рита примуска ут кабызды, ул арада мин кулларны юып алдым. Бераздан карыйм – Рита юк. Бүлмәдән пыш-пыш тавыш ишетелә.

– Апа, башта кайсысын саласы, йомырканымы, колбасанымы?

– Юләр. Башта май салып кыздыр.

– Аннары?

– Аннары колбаса турап сал.

– Ә йомырканы ничек саласы? Тоз сибәсеме?

Менә шулайрак сүз бара. Ярый. Барысы да булды, ашадык-эчтек, теге-бу турында сүз юк, коридорга раскладушка җәеп бирделәр дә и мин янгынчы булырга имтихан тапшыра башладым. Шайтан! Йокларсың, бар! Башка төрле уйлар килә. Тукта, Костя, дим, син, дим, иртәгә иртән бу кызга бик кирәкле бер сүз әйтергә тиешсең. Сабыр ит, дим. Йомырка тәбәсе дә пешерә белмәгәч, бу кем була соң әле, дим. Тукта, Костя, дим… Менә шулай хәл ителми калды. Ну, яратышабыз һаман. Ул хатларны безнең күрсәң…

Кемдер гырлап йокыга китә, крейсерның юан трубасыннан тагын ахылдаган тавыш ишетелеп ала, карават пружиналары шыгырдый.

Асафны да йокы баса, саташулы төш чорнап ала: ямь-яшел ай нурыннан яшькелт ефәк эчке күлмәк кигән кыз килеп чыга, ул кыз үзе Сылу икән. Үзе Зәйтүнә дә икән. Ул кызның кулында бер бәйләм ут чәчәге икән, үзе җырлый икән:

 
Море катит волны голубые,
И сады зелёные шумят…
 
XXI

Җәй башында яңа набор килде. Строевая подготовка, медицина, спорт, тактика, химия дәресләре башланды. Старшиналар составы эшкә чумды, офицерлар беренче сентябрьдә ант кабул итәчәк бу наборга дәрес бирергә әзерлек башладылар. Асафка чираттагы ялны кичектереп торырга куштылар, класста укытыр өчен аның әлегә теоретик әзерлеге җитми иде. Көннәр китапханәдә үтте. Яңадан шул ук дәресләр, шул ук тәрбия эшләре башланды. Авыл, әнисе турында уйларга вакыт аз кала иде. Ара-тирә яшь офицерлар белән кафеларга кереп утыргалыйлар иде.

Тагын соры караңгы көз җитте. Диңгез өстеннән ишелеп-ишелеп кергән болытлар тагын шәһәрнең текә кызыл балчык түбәләренә тиеп актылар, дөньяны дым басты. Кичләрен кафе алдындагы лампалар, куе томанны тишә алмыйча, тонык саргылт нурларын тарата алмыйча, көчәнеп җемелдиләр, куе томан артындагы диңгез эченнән маякның елап-елап ыңгырашканы ишетелә, юеш урамнардан матрослар строеның дың-дың атлап куәтле тавыш белән җырлаганнары дымлы стеналарга тонык булып килеп бәрелә. Кафеларда коры, чиста, җылы. Һәрберсендә жилетка кигән таза чибәр ирләр аккордеонда уйный, утырган халык тәмләп-тәмләп сыра эчә. Аккордеоннан чыккан авазлар – бигрәк тә танго – күңелне әллә кая алып китә, Дрезден урамындагы немец картларының сугыш беткән көнне аккордеонда марш уйнап бәйрәм иткәннәре, Асаф белән кочаклашканнары хәтергә килә. Кафега керсәң, ничектер, үзеңне әле дә чит илдә, Германия җирендә кебек хис итәсең, туган як, әниең, анда калган танышларың тагы да ераклашкан сыман була. Шуңа күрә, көзге занятиеләр башлануга, Асаф шәһәргә чыгуын сирәгәйтте, күп вакытын уку залында дәрескә әзерләнеп үткәрде. Алдагы уку елына аны Хәрби академиягә укырга җибәрәбез дип кисәтеп куйганнар иде. Хәзер аны авыл тормышы белән бәйли торган җепләр нибары икәү генә иде – тагын ялгыз калган әнисе һәм лесхоз мәктәбенә күчеп киткән Зәйтүнә. Хәзер инде гражданка турында уйларга да ярамый иде, личный листоклар тутырып, флот командующиена җибәрделәр. Димәк – гомергә. Сылу акрынлап томан артына кереп югалды, аның урынын Зәйтүнә ала барды, тик төннәрен генә, саташулы төш вакытларында гына һәрвакыт сагышлы елмаю белән ай нуры эченнән Сылу килеп чыга да моңаеп карап тора, үзенең һәрвакыт тәртипсез-матур булып чәчләре таралган, үзе һәрвакыт, Асаф беренче күргәндәгечә, ай нуры төсле ефәк эчке күлмәктән булыр. Ләкин бу әкият кызы егеткә беркайчан да, бер тапкыр да бер генә сүз дә әйтмәде. Иртән торуга бу әкият кызын тыйнак, оялчан Зәйтүнә алыштыра иде. Әллә бөтенләй алыштырып бетерә алмыймы? Егет үзе өчен моны ачыклап бетермәгән иде әле.

Йомшак, ябалак карлы кышкы кичләр, озын төннәр әнә шундый уйлар эчендә үтте. Күп фильм каралды, күп әдәбият укылды. Яшь буйдак офицерлар, класс җитәкчеләре булган матрослар, старшиналар – һәрберсе классик әдәбият буенча университетларның филология бүлеген бетергән кеше белән бәхәсләшерлек, бу бәхәстә җиңәрлек дәрәҗәгә җиттеләр.

Февраль башында ялга кайтып килергә рөхсәт бирделәр.

Мәскәүнең җепшек вокзалына бер вагон кара шинельләр таралды, һәркемнең күңел күтәренке, һәркем кәефле иде. Берничә минуттан аларны метро йотып бетерде һәм төрлесен төрле якка таратты. Казан вокзалына килеп чыккач кына Асафның йөрәге чәнчеп куйды: еш, тирән сулауданмы, дулкынлануданмы? Туган як якын, бик якын иде инде. Билетлар белән эшен бетереп, Мәскәү – Барнаул поездына кереп урнашуга, Асаф, бернигә карамыйча, өске полкага менеп сузылып ятты. Тыныч заманда тыныч күк астында мина куркынычы булмаган юллардан тыпы-тыпы килеп туган йортыңа таба якыная бару нинди зур бәхет! Поезд кузгалуга, ул күзләрен йомды. Инде миләрне ял иттерергә, бушанып калырга мөмкин иде. Әйе, бушанырга. Кайтып керүгә, әнисе белән күрешергә, Бибиҗамал түти янына барырга, улының күчтәнәчен тапшырырга кирәк. Улың шәп яши, әйбәт хезмәт итә, дип әйтергәме икән? Әлбәттә, шулай, ана шатлансын. Ул бит аның бердәнбере. Теге, ике яктан да булган берәр малай, сугышта беттеләр бичаралар. Гафур гына калды хәзер. Кайтырмы ул малай әнисе янына?

Ялга китәр алдыннан Гафур төенчек күтәреп Асаф янына килде.

– Яшьти, менә авырыксынмыйча гына шуларны әнигә алып кайтып бирче, – диде. Таза, битләре елтырап тора. Шат, бәхетле. Аннан сөйләп китте: – И-и яшьти, тоуариш сытарший лейтенант… Тагын өч кенә ел калып бара бит. Мондагы рәхәтне анда кайтсам күрә аламмы мин?

Аерылганда, Гафур сорап куйды:

– Әй, дим, службаның срогын киметәләр икән дип сөйлиләр, чынмы икән? Юктыр бит?

Саубуллашып киткәч, Гафур тагын борылып килде.

– Карале, яшьти, Симетбаш кибетендә «Красная Москва» дигән ислемай юкмы икән? Анда булыр ул, безнең әни белән синең әнигә ни чуртыма ул? Ну, малай, шуны гына сөртеп йөри торган бер кыз белән таныштым бит әле мин…

Проводница чәй керткәч кенә, Асаф аскы полкага төшеп утырды. Барысы да офицерлар, кайсы консерв ача, кайсы колбаса турый, кайсы стакан юнәтеп йөри иде.

Аннан танышу, ашыгыч анекдотлар, көлү китте. Арада бер герой да бар иде – танкист-майор. Тагын берсе «артист» булып чыкты. Шаян кеше икән. Стаканны башлап үзе күтәрде, бик мәгънәле итеп тамак кырды һәм зур канәгатьлек белән «дога» укыды:

– Не пьём, Господи, а лечимся. Не через день, а каждый день, не по чайной ложке, а по чайному стакану. Да разольётся сия влага по периферии телесной. Аминь!

Асаф аңа колбаса кисәге сузды.

Сугыш, дөнья күргән, солдат хезмәтен күргән кешеләр белән сөйләшүе рәхәт. Алар вак булмый, кара эчле, мәкерле булмый.

– Юньле кешеләр белән ни эчсәң дә ярый, – диде Асаф, чемоданыннан бер савыт «Бальзам» алып. – Чәйгә кушып эчәбезме, әллә болай гынамы?

– Юк, без аны башта ачыйк, – диде танкист. – Аннан карарбыз.

Тәрәзәдән караганда вак станцияләрдәге утлы баганалар артка йөгергән сыман иде.

XXII

– Юк, парень, мин мондый хәлләргә әзер түгел. Мораль яктан әзер түгел. Оялам да, аңлыйсыңмы?

– Юк инде, булгач-булгач бутка булсын, диләрме? Күрешеп кенә калмыйбыз, алып ук китәбез.

– Мин аңламыйм: без кайсы гасырда яшибез? Унсигезенчедәме, әллә егерменчедәме? Без ниләр кичердек? Син кая хәтле барып җиттең? Австриягә? Румыниягә? Ә мин – Дрезденга, һәм менә шуннан соң ниндидер посёлокта молокосослар белән «көрәшеп» ят, теләгән кешең белән күрешә алма. Кызык.

– Юк, күрешеп кенә калмыйбыз, алып китәбез кызны. – Шәрәф алга атлады. Зәйтүнәләр йортының капка төбендә тәмәке утлары, кесә фонарьлары кайнашты.

– Туктале… – Асаф аның җиңеннән тотты. – Зрәгә генә иләп ташламасмы болар безне? Тимер юл станциясе булган җирдә кем юктыр дисең син? Синең, минем дәрәҗә белән без нишләрбез?

Шәрәф тәмәкесен чыгарды. Шырпы яктысында аның ачу белән янган күзләре, калын, көчле уч төпләре күренеп алды.

– Болар беркемгә дә юньләп буйсынмыйлар, – диде Шәрәф. – Ничә межрайбаза, леспромхоз, тимер юл оешмалары. Боларның главкалары әллә кайларда. Син торып тор, мин хәзер поссовет председателен алып киләм.

– Ә, туган, юк инде. Кыз белән алай күрешмиләр. Поссовет ярдәме белән – свидание? Ну-ка, мин үзем. – Асаф капкага таба кузгалды.

– Тукта, дим, харап буласың. Боларның ачуы синдә түгел, миндә. Минем аркада сине тукмыйлар хәзер.

Әйе, Шәрәф сөйләгән иде. Бу егетләрнең әти-әниләре – бары да бүрекчеләр. Күн бүрек белән сәүдә итәләр. Күптән түгел генә финагент булып эшкә урнашкан Шәрәф монда килеп аларның бураннарын уйнаткан. Доходларын яшереп маташалар икән. Тегеләй итеп, болай итеп караганнар, Шәрәф сынмаган.

– Мин, бер яртыга сынып, үземне кимсетер өчен сугышта йөрмәдем, – дигән.

Арада мәгънәле итеп янаучылар да булган. Шәрәф бирешмәгән.

Бүген әнә шуның аркасында эш катлауланды. Мәктәп капкасына кичен килеп туктаган район кошёвкасы янына егетләр җыелды. Ут яктысында, атка клевер салганда күрделәр: теге явыз финагент бу. Ладно… Ә тегесе? Әһә, анысы офицер. Так, так. Әһә, заготзерно директорының кызы Зәйтүнәне алырга килмәгәнме болар? Әйтәләр иде ич, бер офицер кайтып аласы икән, дип.

Бәхетсезлеккә каршы, Зәйтүнә мәктәптән кайтып киткән икән. Димәк, туры өйләренә. Өй ерак түгел. Шәрәф барысын да белә. Әмма кичке сәгать тугыз булды, ун булды – Зәйтүнәләр капкасы таш крепостька әйләнде дә калды. Керүче дә, чыгучы да булмады, якын да җибәрмәделәр.

– Мин үзем, – диде Асаф, алга таба атлап. – Сиңа ярамый. Син район начальнигы, син монда партучётта торасың. Ә мин сөйләшә алам.

– Ну, ярый, мин боевое охранениедә торам, эш йодрыкка китсә, мин – момент!

Асаф капкага таба атлады. Кесә фонаре белән аның битенә якты көлтә бәрделәр. Ул кулын күтәреп күзләрен каплады, егетләр янына килде.

– Исәннәрмесез, егетләр!

– Үзең яхшы булсаң, без ярый. Ни йомыш?

– Арада фронтовиклар бармы?

– Фронтовиклар бу вакытта инде йоклыйлар…

Тәмәкесен еш-еш көйрәтеп торган киң битле адәмгә карап, Асаф кыю гына дәште:

– Син үзең кем соң?

– Кем дигәннең үзе – маңгаенда ике күзе.

Асаф мондый юморга әзер түгел иде. Каушый калды.

– Арагызда солдат хезмәтендә булганнар бармы?

– Син нәрсә, прокурормы, әллә ревизормы?

– Алай. Димәк, бу йортка мине кертмисез?

– Сөякләрегезне тубалга тутырып җибәрмәсәк, рәхмәт әйтерсез инде. Нишләп теге живодёр качып калды? Килсен – сөйләшәбез.

– Ә бит бу йортка миңа керергә кирәк, аңа түгел.

– Керде ди берәү.

Монысын теге киң битле әйтте. Утызларда булыр. Учында тәмәке. Моңа ни кирәк? Ник монда ул?

– Бездә читкә җибәрердәй кызлар юк. Үзебезнең пачулыктан бер кыз да артмый.

Монысын да шул әйтте.

Асаф аның каршына ук килеп басты.

– Карале, син, туганкай! Син сугышта булдыңмы? Син фашистны күрдеңме? Мин бит дүрт ел буе ут эчендә йөрдем. Лесхоз малайларыннан куркыр дип уйлыйсыңмы мине? Ну-ка, капканы ачыгыз әле.

– Ачты ди, тот капчыгыңны. – Киң битле тагын тирән итеп тәмәкесен суырды. – Хәерчегә якты чырай бирсәң, ямаулык сорый, диләр. Син, бәлки может, бу йорттан мал төяп чыгып китәргә килгәнсең… Сыерын, сарыгын, итагедали… Чужой манастыр своим уставом…

Нәкъ шул вакытта Асаф күреп алды: җигүле ат янындагы Шәрәфне билле тун кигән ак фетрлы кешеләр чорнап алган. Егетләрме алар, олы кешеләрме? Һәрхәлдә, малай-шалай түгел. Нәрсә турындадыр бәхәсләшәләр, кулларын бутый-бутый кычкырышалар. Шәрәфкә ярдәм итәргә кирәк! Кыз йортына аннан соң да кереп булыр! Ярдәмгә, ярдәмгә…

Әйтерсең, иртәгә көндез кешечә килеп, Зәйтүнә белән кешечә сөйләшеп булмый! Әйтерсең, урламасаң, кыз алып китеп булмый! Әйтерсең ронога килгән җиреннән җиңел генә аны алып качып булмый! Син офицер түгел! Һи-и-и… Күрәсең, тыныч шартларда да кечкенә масштаблы сугышлар булып тора икән. Снарядсыз. Үлемсез. Бәхәс белән генә…

Асаф чана янына килде.

Шәрәфкә тимәгәннәр, тик чорнап алып Асаф янына җибәрмәгәннәр генә икән.

Атка утырдылар да лесхоз ашханәсе янына киттеләр. Ашханә алдындагы аратага атлар бәйләнгән, барысы да мекерт-мекерт люцерна, вика, солы ашыйлар, капчык киерткәннәре ара-тирә башларын селкеп капчык төбендәге солыны күтәрәләр, ә хуҗалары парлы ашханәдә кайры туннарын чишеп кәеф-сафа коралар иде. Электрның бердәнбер лампасы тәмәке төтене, пар, янган көнбагыш маеның зәңгәр төтене аркылы зәгыйфь саргылт нур чәчә. Асаф өстәл янына утырды. Шинельгә монда игътибар итмәячәкләр иде.

Кызык булды бит әле бу! Фашистлар белән сугышып йөр-йөр дә, әллә кем булып хәрби диңгез көчләрендә хезмәт итеп кокардалар, алтын погоннар белән кайт та, лесхоз малайлары белән бәхәсләш…

– Сез акны гынамы, әллә кушып китерергәме? – диде майлы битле юантык официантка. Асаф гаҗәпләнеп аңа күтәрелеп карады. – «Шукрут» биримме закускага? Кыяфәтегезгә караганда «чбк» ашап үскән егетләргә охшамагансыз… – Официантка мут елмайды. Асаф шаккатып тыңлап утырды.

– Гаҗәпләнмә, – диде Шәрәф, – посёлок жаргоны ул. «Шукрут» дигәне – кәбестә кәлҗемәсе. «Широкое употребление капусты работниками умственного труда». Сугыш вакыты фольклоры. «Чбк» дигәне – черек бәрәңге күмәче. Сугыш вакытында станциядә болар шуның белән сәүдә итеп ятканнар. Көздән калган бәрәңгене җыялар да, шуны изеп, көнбагыш маенда кыздырып саталар. Бер тәбикмәге – биш сум. Ярый бит?

Асаф дәшмәде.

– Монда акка кызылны кушып ералаш ясап эчәләр, – диде Шәрәф, – арзанга да төшә, бу спекулянтларның сай башына тизерәк бәрә дә. Ненавижу! Шуларга социализмның нәрсә икәнен аңлатмасам, фамилиям Солтанов булмасын! Әйдә, тот, мин алардан куркып утырмыйм. Безнең акча – хәләл, эшебез – хәләл, вообще – безнең җирдә басып йөрүебез хәләл! Мин бу эштән китәм, мине партшколага җибәрәләр, ну мин сугыш вакытында каралты арттырып, байлык туплап яткан кешеләргә гомер буе дошман булып калачакмын! Слушай, нәрсәсе обидно аның: менә бер көн килер, шушы кешеләр – алар, конечно, күп түгел монда, мин аларны беләм – шушы кешеләр, сугыш бетеп ун, егерме, утыз ел узгач, «без дә сугыштык» дип йөриячәкләр. Чөнки сугыш вакытында алар тегеләйме, болаймы призываться иткәннәр, военкомат юлында йөргәннәр, кайберләре Сюгинск белән Вятские Поляны арасында тимер юлдан йөк озаткан, почта йөрткән, тылдагы солдатларга сабын биреп торучылар да булган.

Шәрәф бушаган стаканын ачу белән «шак» итеп май сеңдергән, бүрткән такта өстәлгә куйды. Асаф та инде төтен эчендәге бу агай-эне арасында иркенләп, бушанып утыра иде. Беркем аңа бәйләнми, беркем аңа карамый. Бәхәс, төтен, май исе, тәмәке исе… Арада фронтовиклар да байтак.

Төнге сәгать унбердә ашханә бикләнә иде. Таза ирләр, таза егетләр, теге яки бу мәсьәләне хәл итүчеләр һавага чыктылар. Шәп, кәефле, тук әңгәмә башланды. Асаф уйлап куйды: шәп бит мондый тормыш. Мондый тормыш – күн бүрек сатып акча туплау, йорт салу, бүрәнә юнәтү, бакча ясау, мунча салу кебек әйберләр – Асаф белән бергә илне-җирне азат итеп исән калган егетләрне дә йота башласа?

Кайры тунлылар таралды. Чиркәү бинасында – посёлокның Культура йортында бара торган трофей фильмының икенче сериясе дә бетте: нәкъ афишаларда язылганча, 11 сәгать 30 минутта (атлар бәйли торган җирдә дә коймага ябыштырганнар, чытырдавыклы саргылт юка кәгазьгә кызгылт-чия идән буявы белән язганнар: «Индийская гробница»). Болар төгәл халык икән.

Төнге күккә моңсу гына сыенып утырган иске чиркәү бинасыннан халык агылды. Асаф белән Шәрәф атлар ашаган урынга елышып папирос кабыздылар. Рәхәт, болытлар ишеп-ишеп дөньяга йомшак кар сибеп, чиркәү гөмбәзләренә тиеп йөргән кышкы йомшак бер төн иде. Рәхәт, суларга, яшәргә, уйларга, омтылырга рәхәт иде.

Кино бетүгә, поселоктагы утны сүндерделәр. Чыркылдаша-чыркылдаша кызлар урамга сибелде. Шәрәф белән Асаф чанадагы хуш исле люцернага утырдылар да төн караңгылыгы эчендә калдылар. Мекердәтеп ашап торган атны борчыйсы, кузгатасы килми иде. Зәйтүнәләр тәрәзәсеннән төшкән ут яктысына карап торасы килә иде. Кинода булмадымы икән ул? Юктыр, мәктәптә әйттеләр: китап-дәфтәрләрен кочаклап өенә кайтып китте, диделәр. Ә йортлар монда – крепость. Бакча эчендә зур урыс капкалар, биек коймалар, һәр ишегалдында бозау кадәр эт. Һәр капкада диярлек калай: «Осторожно, во дворе злая собака». Шәрәф йортларда еш була, тик менә аңлый алмый: кем сак булырга тиеш? Синең ишегалдыңа йомыш белән килеп керүчеме, әллә явыз эт тотучы кешеме? Ә болайрак язсаң дөрес булмасмы эт хуҗасының баш очына: «Сак бул, этеңне тый, ишегалдыңа кеше килеп керде»? Бу кисәтү кешене мәсхәрә итә сыман. Нигә әле тыныч заманда, үз илеңдә, үзең яшәгән посёлокта син «сак булырга» тиешсең? Син эт өчен яшисеңме, әллә эт синең өченме?

Бер төркем яшь кызлар, кайры тун кигән егетләр ашханә каршындагы тапталган мәйданчыкка җыелдылар. Гармунчы двухрядкасын гөрләтеп җибәрде. Барысы да руслар икән. Аларның шунысы җайлы: кем җыр башлар икән, кем бии башлар икән дип ялындырып, назландырып тормыйлар, шунда ук җырны-биюне берьюлы башлап та җибәрделәр. Кыска жакет өстеннән мамык шәл бөркәнгән зифа буйлы бер кыз гармунчы каршына килеп аягын тыпырдатты да әйләнә эченнән бии-бии җырлап узды. Гаҗәп! Дәрте бәреп торуына чыдый алмыйча тыпырдаган бу кызыйның җыры мәхәббәт турында түгел иде.

 
Гитлер-гад незваным гостем
К нам залез в цветущий сад.
По-немецки – «дранг нах остен»,
А по-русски – «дранг назад».
 

Кызның тавышы гаҗәп ачык иде, мондый ачы тавыш такмак җырлаучы авыл марҗаларында гына була. Ләкин бу ачылыкка тагын каяндыр, йөрәк түреннән чыккан әрнү, рәнҗү аһәңе дә катышкан иде – Асаф әсәрләнеп тыңлады.

Кайры тунын чишеп җибәргән яшь егет бүреген кыңгырайтып фыртланып алды да сылу кыз каршына чыгып биеп китте.

 
Дорогая моя мать,
Знать тебе желательно:
Стану ли героем я?
Стану обязательно!
 

Асаф шаккатып тыңлый иде. Шәрәф ат башына китте, солы капчыгын салдырды, йөгән сабагын дугага тарттырды, аркалыкны күтәрде. Түгәрәк эчендә бии-бии һаман теге кыз җырлый иде:

 
Вздумал Гитлер наступать,
Хлеба русского собрать.
Зубы долго он точил,
По зубам он получил.
 

– Элеккеге поссовет председателе Савелий Матвеев кызы ул, – диде Шәрәф, чанага килеп урнашкач. – Бичара кырык өченчедә Сталинград янында беткән. Алты баласы калган, монысы – иң зурысы.

Кызның тыпырдап биюе кырык бишенче елның тугызынчы маен искә төшерде. Ул көнне дә солдатлар Дрезден урамындагы купшы бөтеркәләр ясап тезелгән урам ташында шулай тыпырдаганнар, хисне аякка күчергәннәр иде.

Күз ияләште, кисәк-кисәк ишелеп йөргән җылы болытлар арасыннан яктылык төшеп кар белән тоташкалап ала, сугыш булган җирләрдән бик еракта, чыршы урманы эчендәге бер посёлокта, сугыш бетеп күпме вакытлар узгач та, шул дәһшәтле көннәрнең аһәңе, моңы, нәфрәте яши иде.

Асаф җиңел сулап куйды. Төнге саф кар һавасы белән канга рәхәт дәрт, йөрәккә иркенлек кереп тулды. Юк, бу дөньяда адәм балалары – әйбәт затлар. Саф күңелле кешеләр белән шулай да яшәве күңелле.

– Әйдә, Шәрәф дускай, кузгат атыңны. Мин иртәгә үзем генә көндез киләм монда. Миңа бик ошап китте бит әле бу посёлок, – диде ул, Шәрәфкә таба борылып.

– Бу бер дә егетлек булмады инде. Кемнәр кемнәр белән бәхәсләшә диген әле син? Ул компанияне оештыручы кеше беләсеңме кем? Синең кәләшеңнең абыйсы – Габидулла. Күн белән алыш-биреш итүче. Сугышка бармаган, тегенди-мондый авыру табып йөргән. Шулай да Чиләбегә кадәр нәрсәдер озатып вагонда барган, шуннан аягын имгәтеп кайткан. Сугыш инвалиды димәкче була үзен. Халык көлә: «Чиләбедә сугыш булдымыни?» ди. Хәер, сугыштан кайтканнар белән контактка керергә бик яратмый ул. Менә нинди кайнага белән кочаклашып эчәсең бар әле, дускай…

Төз чыршылар уртасына чокыр булып сеңгән йомшак юлда юырткан тук атның эче селкенгәне һәм дуга боҗрасының келт-келт итеп ат аягы көенә дугага бәрелеп барган тавыш кына ишетелә иде. Рәхәт, моңарчы татылмаган рәхәт иде.

– Иртәгә ял көнеме? – дип сорап куйды Асаф.

– Иртәгә ял, брат. Минем ат үземдә куна. Әниеңә әйт: төшке ашы әзер булсын. Көндезгә кыз алып кайтабыз.

– Син кая китмәкче?

– Ничек кая? Үзебезгә – Ташлытауга.

– Юк, бездә кунабыз.

– Анда нишләрбез?

– Эш табарбыз…

Кар белән болытлар тоташкан үзәнлектә кара-кучкыл авыл күренде. Бу Симетбаш иде. Алар авылга килеп кергәндә чат йорттагы бер әтәч саташып кычкырды, югыйсә әле төнге унике генә иде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации