Текст книги "Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 35 (всего у книги 37 страниц)
XXV
Гомер… Ни арада үттең әле син? Әле бит яши дә башламаган. Әле бит гел яшәргә әзерләнү генә, гел әзерләнү генә. Карасаң – гомер үтеп бара икән. Ни өчен гомернең кайбер еллары, айлары, көннәре хәтергә уелып кала? Ни өчен еллар, айлар, көннәр онытыла? Кеше әллә еллар, айлар белән түгел, секундлар, минутлар белән яшиме икән? Гомер агышына маякларны әллә әнә шул мизгелләр куеп, утыртып барамы? Бәлки, шулайдыр, шулайдыр. Әмма яшәгән саен йөрәк туза, баш мие туза. Кеше картаймас өчен иртән йөгерә, кышын су керә, аракыны-тәмәкене ташлый, төнгә кефир эчә. Әмма йөрәк туза, баш миендәге ниндидер күзәнәкләр үлә, ми картая.
Хәрби академиядә укыганда гомер тиз узды. Зәйтүнә, әлбәттә, институтны тәмамлады, мәктәптә эшләде. Барысы да көйле, барысы да әйбәт иде кебек. Әмма тормыш көтелмәгән һәм көтелгән кайгы-хәсрәтләрен алга чыгарып куйды. Фатима апа улы, килене белән шәһәрдән шәһәргә, квартирадан квартирага йөри торгач, кинәт кенә җирсенә башлады, авылга кайтарып куюларын үтенде. Йортны ачып, аны ялгыз яшәргә дип, Симетбашка кайтарып куйдылар. Соңгы тапкыр аэропорт ресторанында утырган вакыт хәтердә калган. Асаф ул вакытта инде мыекларына аксыл көмеш керә башлаган зур гәүдәле офицер – өченче ранг капитаны иде. Ресторанда дүртесенә – ул вакытта Назирәгә җиде яшь иде – өстәл алдылар, ресторан тулы хәрбиләр иде. Асаф беркайчан да әнисеннән яшереп эчмәде: бу юлы ике рюмка коньяк башына китте, ашны ашый алмады. Бу – әнисен үләргә озатып кую иде. Кайда сез теге дәртле еллар? Кайда тегесен тегеләй, бусын болай итәм дип йөргән көннәр? Әнисе кайтачак, Асаф белән Зәйтүнә аңа күп итеп акча җибәреп торачаклар, ә ул күршеләрдән кружка белән сөт сатып алачак, терт-терт атлап авыл кибетенә чәй-шырпыга йөриячәк… Шулай аерым яшәп, аерым үләр өчен гаилә корыламы? Баланы шулай аерым үләр өчен үстерәләрме? Асаф шуның өчен сугышып йөрдеме? Юктыр, бу хәл кемнеңдер хатасы аркасында гына шулай килеп чыккандыр…
Әнисе чәен эчеп бетерде, бөтен ресторанны гаҗәпкә калдырып, бик һәйбәтләп дога кылды. Алтын галуннар, ялтыравыклы погоннар, хрусталь, «Алтын руно» тәмәкесенең затлы төтеннәре, хикмәтле люстралар һәм һәр ун минут саен динамиктан ишетелеп торган «Самолёт рейсом… вылетающий…» кебек тавышлар фонында бер карчыкның ике кулын битенә күтәреп иренен кыймылдатып утыруы күпләрне сәерсендерде. Асаф та, Зәйтүнә дә, бәләкәй Назирә дә моңа гаҗәпләнмәделәр. Карчык кеше, димәк, шулай кирәк тапкан…
Аннан Назирәне лесхозда пионерлагерьда калдырдылар. Җәен ул шунда дәү әнисендә (Низаметдин абзый, яралары яңарып, сызланып озак яткач, дөнья куйган иде) торырга, ә көзен Зәйтүнә аны алырга кайтырга тиеш иде. Әйе, Зәйтүнә тиеш иде. Ләкин, бәндә сагышлый, Ходай багышлый, диләр.
Хәрби академия тәмам. Зәйтүнә диплом алды. Назирә әйбәт, акыллы, сәламәт булып үсеп килә. Тик Фатима апа гына – аның ялгызлыгы гына борчый. Ләкин тормышта борчу белән борчуның аермасы зур. Шатлык белән шатлык үзара охшашлар, алар кайдадыр, бер урында тоташып, кушылып китәләр. Ә борчулар – һәрберсе үзенчә. Назирәне август ахырында алып китәргә туры килмәде. Асаф укыту эшләре бүлеге мөдире буларак эшкә кереп чумган көннәр иде. Көн саен җыелыш, көн саен киңәшмә. Яңа набор – сугыш вакытының ачысын-төчесен әти-әниләре сөйләгән буенча гына белә торган яшьләр киләсе, укыту-тәрбия эшләре буенча командованиенең көн саен диярлек бер приказ җибәреп торган көннәре иде. Лесхоз почта бүлегеннән «молния» килеп төште: «Немедленно вылетайте оба. Габидулла». Шул көнне бугай Асафның чигәсендә беренче ак чәчләр күренде.
Алар туры лесхозга кайтып төштеләр. Райком машинасы Симетбаш аркылы узды. Асаф – әле дә ышанып бетә алмый – үз әнисенең капка төбеннән машинада узды. Йөрәге урынында түгел иде.
Гөлбәдәр түти дә, Габидулла да юашланып калган-нар – үзгәргән сагышлы йөз белән аларны капка янында каршы алдылар. Зәйтүнә әнисен кочаклап үкереп елый башлады. Асаф машинадан чыкты, фуражкасын салды, күк йөзенә карады: кояш сары, дөнья сары, дөньяда сулау өчен кислород юк, тын буыла иде. Ул Габидулла янына килде, күреште. Шушы юньсез-рәтсез мужикның күз карашында, авыз ачып сөйләшүләрендә Зәйтүнә белән уртак нәрсәдер бар иде, Асаф шул рәтсезне гомергә яратты.
– Слушай, – диде Асаф, фуражкасын әйләндергәләп. – Слушай, синең берәр стакан эчемлегең юкмы, калган? Минем хәлем бик начар. Минем күзләрем күрми.
Асафны җитәкләп алып кереп салдылар. Байтак вакыт ул дәшмичә ятты. Аннан сорап куйды:
– Кайчан күмдегез?
Габидулла авыр тамак кырды.
– Кичә төшкә кадәр. Ике көн асрадык, җәй көне, үзең беләсең, итагедали…
– Иң соңгы сүзен ишеткән кеше бармы?
– Бар, ә кәк же. Бар. Мингазов малаеның кызы белән бергә коенганнар. Шул ишеткән.
– Нәрсә дигән?
– Әт-ти! – дип өзгәләнеп өч тапкыр кычкырды, ди. Калкып чыга да кычкыра, калкып чыга да кычкыра икән, наный. Яннарында бер кеше булмаган. Без килеп җиткәндә Мингазов малае су эченнән күтәреп чыгып килә иде. Бер сәгать кәчәйт иттек – юк, зәп-зәңгәр, иреннәре балавыз күк…
– Ул бит бик әйбәт йөзә иде. Мин бит аны бассейнга йөрттем. Аннан – диңгездә.
– Монда да шул – күлне аркылы чыкмакчы булган. Әнә теге яктагы каеннар янына чыгып керәм дип киткән, наный. Анда, уртада салкын ысточник бар, шуңа туры килгән. Без юк, бездән сорап киткән эш түгел. Күрәчәктер инде, туган, күрәчәктер. Инде безне ыстыруйдан чыгарды бу – аңгы-миңге килеп тик йөрибез. Сезнең алда да уңгайсыз.
– И, ташла әле шул сүзеңне, «әти» дигәнме?
– Ие инде, ие. Мингазов малаеның кызы үзе әйтеп тора.
Асаф авыр ыңгырашты:
– Уй-й-й. Никләр генә сугыштан исән кайттым икән мин? Никләр генә госпитальдән туганнар каберлегенә илтеп күммәделәр икән мине? Нигә, ни өчен миңа мондый җәза? Кемгә нәрсә эшләдем мин? Минем ни гаебем бар бу дөньяда? Кемгә нинди зыян эшләдем соң мин?
Габидулла аның янында стакан тотып утыра иде.
– Бик авыр хәл, кияү, аңлыйбыз. Инде күрәчәк шулай булгандыр. Упшым болай: үлгән артыннан үлеп булмый, пока исәнлегегез бар, бала тагын туар ул. Үзегезнең нервларыгызны саклый күрегез инде. Бигрәк тә сиңа – син бит кантузия алган кеше. Итагедали… Үткән эшкә салават.
Кыш уртасында Асаф әнисен җирләп килде. Хәзер аны бу дөньяга бәйләп торучы бер генә кеше – Зәйтүнә генә бар иде. Борчу-хәсрәт тормышны үзгәртте дә куйды. Аның чигәсендә ак чәчләр күренде. Әнисе «ак чәч – үлем хәбәре» дип әйтә торган иде. Кичләрен эштән кайтканда Зәйтүнә учебный отрядның ишек төбенә килеп тора да, алар бергә култыклашып кайтып китәләр, иртән эшкә киткәндә кем кайчан бушый, сәгать ничәдә кем кая килеп торырга икәнен килешеп, вәгъдәләшеп аерылышалар иде. Йортта уен-көлке бетте, йортның мамыгы калмады. Кайсы гына бүлмәгә керсәләр дә, нәрсә генә актарсалар да, Назирәнең берәр уенчыгы, ясаган рәсеме килеп чыга. Квартирага берничә ел буена ремонт ясатмадылар: теш чыккан вакыттамы икән, Назирә коридор стенасыннан штукатур ашады. Болай гына түгел, тәмләп ашый иде: авызына шоколад каба да, шуны җебеткәч, буе белән коридор стенасына конфетлы иреннәрен тидереп чыга, аннан шул урыннарны ялый иде. Коридор стенасы буенча бераздан чия-кызгылт сызык ясалды. Ул сызыкның идәннән биеклеге Назирәнең шул елдагы буен күрсәтеп тора иде.
Ике ел буена Асаф саташулы-газаплы йокы белән җәфаланды. Теге, онытылган куркыныч төш кабат әйләнеп кайтты: Асафның өстенә чайкала-чайкала авыр танклар килә, ләкин беркайчан да аның кулында ни граната, ни ПТР булмый иде. Шуның өстенә иң куркыныч моментта, каяндыр танк астыннан йөрәк өзгеч тавыш ишетелеп, бәгырьне телгәли иде:
– Әт-ти!
Берничә елдан соң гына Асаф әллә ниткән җан тетрәнүе катыш хис белән Зәйтүнәне култыклап балалар табу йортына илтеп куйды. Нигәдер шатлык та, билгесез борчу да иде бу. Зәйтүнә анда чама белән бер атнадан соң гына барырга тиеш иде югыйсә. Иртәдән больницага кертеп куйды, кичен хәлен белергә дип больница ишегендәге кечкенә тәрәзәне чиртте.
– Фамилия? – диде китап укып утырган ак халатлы хатын.
– Рәимова…
Асаф түземсезлек белән Зәйтүнәне көтте. Учебный отрядта дежур торып үткәргән төннәрдән тыш аларның теге вакыйгадан соң бер генә тәүлеккә дә аерылганнары юк иде. Паркетта аяк тавышлары ишетелде. Тәрәзә кабат ачылды һәм аннан ак башлыклы мөлаем хатын бите күренде.
– Кемне көткән идегез?
Асаф кабатлады. Мөлаем хатын елмайды:
– Кемне көткән идегез?
Асаф тагын кабатлады. Хатын йөзенә ясалма ачу чыгарды:
– Карагыз әле, иптәш икенче ранг капитаны! Ничек хәрби кеше булдыгыз сез? Сезгә бик озак барып җитә икән. Малай көттегезме, кызмы, дип сорыйм мин сездән…
– Ничек? Юк, сез бутамагыз, аның әле…
– Уф-ф… Сез аңгыра дип әйтер идем, әгәр чибәр ир кеше булмасагыз… Сезнең улыгыз бар, улыгыз! Аңлашыламы?
Асаф фуражкасын салды. Ул әле барыбер аңлап бетермәгән иде. Теленә килде. Менә мондый сорау бирәсе бугай:
– Икесе дә сәламәтләрме?
– Әйе, әйе. Хатыныгыз әле йоклый, аны борчымагыз. Ә улыгыз болай диде: әти, диде, бер шешә «Кристалл» алсын да үзенең иң якын дустын өйгә чакырсын, диде. Кызлар янына чапмасын, диде.
Асаф урамнан әллә кайтты, әллә ул тик торып, урам үзе аның аяк астыннан шуып торды.
– Кара әле, Костя, – диде ул, капитан-лейтенант Рыжкога телефоннан дәшеп. – Кара әле, эш болай булып китте бит әле, парень. Малай туган, малай! Әйе, булачак Ватан сакчысы туган. Син безгә кил әле хәзер, эшең бетсә. Мин гастрономга йөгерәм.
Костя Рыжко киткәч, Асаф диванга сузылып ятты да йокыга талды. Йокысында аны гаҗәп рәхәт тойгылар көтә иде. Әлбәттә, башта танклар килде (кичтән бер генә рюмка эчсә дә, ул саташа иде), ләкин иң куркыныч моментта, гадәттәгечә, аңа граната яки ПТР сорап кычкырырга туры килмәде. Могҗиза булды: кинәт кенә күршедәге окоптан ике кулына ике граната тоткан япь-яшь бер солдат килеп чыкты һәм бер-бер артлы гранаталарын танкларның балчыклы, куркыныч тамак асларына тондырды. Танклар туктап калдылар һәм алардан ургылып кара-зәңгәр төтен бәрде. Шулвакыт яшь солдат кинәт борылды да Асаф янына сикерде, аны кочаклап алды да кызлар тавышы белән «әт-ти» дип кычкырды.
Аннан әтисен үпте дә:
– Әти, курыкма, танклар бүтән юк. Мин синең улың – Илдус булам, – диде.
Тәнгә дөньяда әллә кайчаннан татылмаган җиңеллек, сафлык таралды, Асаф сабый бала йокысы белән изелеп йоклады.
Иртәгесенгә бу төштән бернәрсә генә хәтергә уелып калды: малайның исеме Илдус булачак иде.
Төшкә ни кермәс. Төштә танкны да шартлатуы җиңел. Тик йөгереп кенә булмый төштә…
XXVI
Ул көннәрдән соң яшәү җиңеләеп китте. Йөрәк җәрәхәтләре күмелеп калган сыман булдылар. Француз язучысы Гюстав Флоберның әйткән сүзләреннән бер җөмләне Асаф үзенең күптәннән алып барган көндәлек дәфтәренә күчереп язып куйды: «Газаплардан киңәя-киңәя кешенең җаны шундый гаҗәп бер халәткә ирешә – кайчандыр күңелеңнең кырыеннан ташып чыккан хәсрәт-борчулар бервакыт җаныңның төбен дә каплап бетерә алмыйлар».
Шулай, Зәйтүнәне күргән, ятагында беренче тапкыр аны аркасыннан килеп кочаклаган иртәдән соң сихри әкият – Сылу, ут чәчәге Сылу – аска күмелеп калды. Шулай, курчактай гүзәл Назирә кайгысына ялгызлыкта үлгән әнисе килеп кушылды да, бу ике кайгы бер-берсен күмештеләр, бетерештеләр. Тик чәчләргә көмеш кенә тизерәк, мулрак ява барды. Аннан инде тормыш тагын билгеле бер көйгә керде – Илдус үсә башлады. Ир бала тапкан хатын тагын да гүзәлләнеп китә дип Асафның ишеткәне бар иде – үз күзләре белән күреп ышанды: Зәйтүнәнең бөтен гәүдәсенә, йөзенә сагышлы сылулык өстәлде.
Тик сирәк-сирәк кенә, йә эштә, йә җыелышта нервларны кузгатырлык хәлләр булганда, йөрәк бозгыч сүзләр ишеткән көннәрдә генә Асаф узган тормышына әйләнеп кайта, тормыш юлындагы сөюләр, газаплы аерылышулар, югалтулар, сугыш кырындагы гарасат, яшьли һәлак булган солдатлар, батырлыклар, хыянәтләр дулкын-дулкын булып хәтеренә киләләр дә йөрәкне телгәли башлыйлар иде. Әмма боларның барысына берьюлы каршы тора алырлык бер көч өстәлде аңа хәзер: андый көннәрне кич, бала бүлмәсенең утын сүндергәч, Асаф улы янына кереп китә дә аның юрганы астына чума, малайның аркасыннан кочаклап борынын аның җылы, мамык чәчле ялган чокырына төртеп озак ята: рәхәт-рәхәт була, кан сафлана, әрнүләр юк була. Ә малайның ялган чокырыннан яңа чыккан каз бәбкәсе исе килә, малайның кечкенә йөрәге кош йөрәгедәй дөп-дөп килеп ашыгып, ваклап тибә, малай үзе борынын сызгыртып йокыга чума. Ата кешегә шуннан да ары тагы ни кирәк? Тик иркәләгәнне, сөйгәнне белмәсен генә иде бу бала, иркә булып үсмәсен иде. Андый балалардан начар солдат, начар матрос, начар офицер чыга. Иркәләрдән Ватан сакчысы чыкмый…
– Асаф, Асаф, дим! Бу якта үземә генә күңелсез, – дип, ике ирнең тигез сулап ятуыннан көнләшеп тә, кызыгып та, сокланып та алар янына Зәйтүнә керә, Асафның да, Илдусның да яңакларыннан сөя. – Үземә иптәшкә бер кыз алып кайтмыйча булмас, – дип, сагыш белән авыр сулап куя Зәйтүнә.
– Алып кайт, алып кайт, җаныкаем, әгәр ул сиңа охшаса, синең кебек кыйгач кашлы, тирән карашлы, озын толымлы бер кыз булып үсәрдәй булса, әгәр ул җир йөзенә туачак тагын бер егетне бәхетле итәрлек булса, алып кайт, җаныкаем…
Мең тугыз йөз җитмеш дүртенче елның ахырында, сәламәтлеген исәпкә алып, Оборона министрлыгы Асаф Рәимовны тынычрак хезмәткә күчерергә карар бирде. Җитмеш дүртенче елның ахырында ул Идел буе хәрби округы командующие карамагына «для дальнейшего прохождения службы» килеп төште.
Бөтен ил Бөек Ватан сугышында Җиңүнең утыз еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә иде. Шәһәр ресторанында ашап утырганда, Асаф янына киң елмаеп күрше өстәлдән күчеп берәү килде.
– Сезнең тынычлыкны бозарга рөхсәт итегез, иптәш икенче ранг капитаны!
– Шәрәф! Ничек, нинди җилләр белән?
Шәрәф һаман елмайды.
– Гафу итәсез, икенче ранг капитаны. Мин Шәрәф түгел, ә Ташлытау райкомының беренче секретаре Шәрәф Җиһангирович булам.
Көлешеп кочаклаштылар. Шәрәф үзенең тарелкасын күтәреп күчеп килде. Секретарьларның зона семинарында икән. Хәрби-патриотик тәрбия мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырганнар.
– Яшьлегемә кире кайттым бит әле, туганкай, – диде Шәрәф. – Полигонда булдым, хәрби учениеләрне күрсәттеләр. Техника, осталык – гаҗәп. Хәер, син инде аның эчендә кайныйсыңдыр. Син нишләп йөрисең монда? Коры җирдә?
– Ә мин бит тегендә дә коры җирдә. Дәрес бирүдән ары узмадык инде без. Елына бер диңгез күреп. Кайчаннан бирле күрешмәгән? Илле өчтәнме? Әйе, мин шуннан соң кайтмадым. Ел саен санаторийда.
– Йә, ниләр күрдең? Кайларда булдың?
– Гел бер урында дип әйтер идем, илле өчнең көзендә диңгездән Лондонга барып килдек. Королеваның тәхет бәйрәменә. Шуннан бирле укыту, бер үк шәһәр.
– Да-а… Без, парень, чумдык монда. Партшколаны бетереп кайтуыма – беренче итеп. Сезгә ит, сөт, икмәк әзерлибез. Кительләрегезне, шинельләрегезне тегәр өчен сарык асрыйбыз. Шулай да кая барыш?
Асаф сөйләп бирде. Шәрәф аны тыңлаган сыман итеп утырды, әмма Асаф сизде: Шәрәф нәрсәдер башканы уйлый иде.
– Так-так, – диде ул, кабызмаган сигаретын өстәлгә төрткәләп. – Так… Димәк, командующий карамагына. Так… Шуннан кая?
– Без – солдат. Син аны үзең дә беләсең.
– Ярый, ярый. Солдат дисең инде, алайса.
– Әйе, солдат.
– Ә син бу семинарда командующий белән минем лично танышканны беләсеңме соң әле?
– Сөйләштегезме?
– Нинди ул сөйләшмәгән. Ахырдан кыен хәлгә калдырды. Үзенең чыгышында әйтте: «Сезнең арагызда, диде, полный кавалер «Славы» утыра. Андый батырлар юлда аунап ятмыйлар, ди, а ну, товарищ Султанов, прошу встать!» – дип бастырып та куйды. «Ни өчен семинарга орденнарыгызны тагып килмәдегез, иптәш Солтанов», – дип кызартты.
– Шәрәф! Шулкадәр бәхетле син, малай. Молодец син!
– Ярар, ярар. Значит, шуның карамагына. Партстаж? Кырык икедән. Бергә кергәнбез икән. Алай, алай…
– Син нәрсәдер мухлевать итмәкче буласыңмы?
– Ә? Юк, просто бер идея бар иде. – Шәрәф сигаретын кабызды. – Слушай! Военком картайды, понял? Синең белән безне алганда ук өченче частьта утыра иде. Гомере буе бер эштә. Тузган, отставкага китә быел. Назиров, син аны беләсең.
– Шуннан?
– Вакансия! Менә дигән!
– Ну-у, ничек инде… Үз районыңа. Мине дөрес аңламаслар, туган. Беркайчан да, беркемнән дә үзем өчен берни дә сорамадым дип әйтер идем, кызым үлгәндә, әнине күмәргә – бер елда ике тапкыр рапорт язып ял сорарга туры килде.
– Да-а, сине дә тетрәтте бу тормыш. Димәк, килештек. Калганын мин үзем сөйләшеп карыйм.
Ә өч көн узгач, Зәйтүнәгә телеграмма килде: «Ташлытауга военком итеп билгеләндем, багажларны озатып бетерүгә рейсыгызны әйтеп телеграмма бирегез. Сезне сагынып, әти».
XXVII
Шәрәф биргән «газик»та Асаф районның бөтен авылларын йөреп чыгарга булды. Райком, военкомат күрсәтмәләрен колхозларда, мәктәпләрдә ничек үтиләр?
Хәрби-патриотизм тәрбияләү эше ничек куелган? Июнь ахырында булачак райком пленумында яңа военкомны районда хәрби-патриотик тәрбия эшләренең торышы буенча тыңлаячаклар иде.
Капкаларда кызыл йолдызлар. Симетбаш урамыннан узганда, Асаф шуларга игътибар итте. Бу турыда мәктәп директорларының моннан бер ай элек булган киңәшмәсендә ул ялкынлы чыгыш ясаган иде. Һәр фронтовикның капкасына кызыл йолдыз куярга. Фронтовиклар авылда аз калган хәзер. Капкалар яңа, каралтылар төзек, әмма йолдызлылар аз. Менә машина аның туган нигезе турысына килеп җитте.
– Бер-ике минутка туктыйк әле, туган, – диде ул райком шофёрына. – Бу нигез миңа таныш иде.
Нигез… Капка-коймалар күптән инде юк. Югыйсә бер йолдыз монда да торыр иде. Йорт инде юк. Ерак елларның истәлеге булып ботаклары кайшалып сынган, кәкрәйгән бер алмагач утыра. Төймә кадәр генә алмалар әле дә ясала икән. Йорт урынында алабута, тигәнәк баскан бер чокыр – өй асты. Күршеләр бу чокырга кипкән кура ботаклары, төбе төшкән чиләкләр, иске аяк киемнәре ташлаганнар. Бәрәңге бакчасы башындагы карт шомырт та әле исән икән, аның юан кәкре кәүсәсенә бозау арканлап куйганнар. Тагын нәрсәләр калган? Башка берни дә юк, берни дә калмаган. Күңелне караңгы уйлар басты. Моннан мөмкин кадәр тиз китәргә кирәк иде. Фуражкасын салып авыр атлап чыгып барганда, каршысына мал эчерә торган чиләк асып бер карчык килеп чыкты. Күзләрен кояш нурыннан каплап, Асафка карап торды да чиләген чирәмгә куйды.
– Әбәү, бәрәкәт, Асаф улым, синмени? – дип, картаеп кипкән кулларын аңа сузды. Аннан елап җибәрде, коргаксыган беләкләре белән Асафның киң аркасына үрелеп кочакларга итте. – Синмени, балам? Туган нигезеңә килдеңмени? Безгә киттек әйдә, улым да өйдә. Әйдә, наный, әйдә… – Бибиҗамал түти чын йөрәктән елый иде.
Ул арада тагын берничә хатын-кыз килеп җитте. Берсе килеп Асафның куенына сеңде.
– И Асаф, картайдык бит инде, – дип яшь аралаш көлде. – Бер яшьтә бит без, бер яшьтә. Хәтерлисеңме, Миңлебай абзыйларның кыярына кергәч тотылганны? Миңлебай абзый шунда икебезне дә кычыткан белән…
– Ходаем, әллә Асаф инде…
Ул тагын бер хатын белән кочаклашты. Тамак төбенә төер утырды. Борынга таныш ис – Симетбаш суында юылып, Симетбаш җилендә киптерелгән баш яулыгының исе килеп бәрелде, моны тоймаганга утыз еллардан артыктыр. Тукта әле, дөрес эшләдеме соң үз районына кайтып? Шайтан. Күчтәнәч аласы булган бит…
– Сездән аерыла алмадым инде мин, туганкайлар, – диде Асаф, һәрберсе белән күрешеп чыккач. – Булмады. Әйдәгез, бергә-бергә матур итеп картайыйк әле. Әле минем эш белән узып барыш кына. Сезнең белән сөйләшергә аерым бер көн алып киләм. «Киләм» түгел, кайтам.
– Биргән булса, Ходай кушсын.
Лап-лоп атлап бер ир йөгереп килеп җитте. Гафур икән. Үзе быж-быж папирос суыра, үзе чак-чак тын ала, әллә каушаудан, әллә шатлыктан. Ул килеп Асаф белән күрешкәндә, хатын-кыз читкәрәк китте. Асаф үзе турында ниндидер кызгану сүзләре ишетте:
– И-и, Фатима түти исән булсае…
– Йортлары да калмады шул, йортлары да.
Гафур исә шатлыклы елмаеп папиросын быжылдатты.
– Туры безгә киттек, яшьти. Әле бүген мин дә өйдә, карчык та мунча якты. – Аннан тәмәкесен үкчәсе белән изде дә тавышын бераз төшереп әйтте: – Мин инде, яшьти, хатын-кызның төрлесен күрдем, күрмәдем түгел. Гаделия болай бик акыллы, сабыр булып чыкты. Дөрес, яшькә миннән зур инде ул, теге вакытта сиңа барасы килеп тә йөргән. Йөрәгенә бәргән аның, яшьти. Ярар инде, яшьти, ат иясенә килгәч аксамасын. Әй, яшьти, уйладым инде: хатын-кызның барысы да бер икән инде аның. Инде мин күргән рәхәт хатыннар белән… Хәтерлисеңдер әле, авылдан ислемай алып килгән идең…
Асаф, әлбәттә, берәүгә дә кермәде. Рәхмәт әйтеп саубуллашты. Хатын-кыз елап калды. Мәктәп янындагы мәйданчыкта акшарлы обелиск куйганнар. Машина шунда туктады. Акшар яңгырда кубалакланган, ул купкан урыннарда янган, корымлы кирпечләр күренеп тора. Сугышта үлгәннәрнең исемлеге куелган пыялалы рама эченә су үткән, исемлек юешкә җәелгән. Асаф та, шофёр да баш киемнәрен салдылар. Исемлек… һәрберсе бер кеше, үзенә генә бер кеше, кабатланмас шәхес иде боларның. Исемлекне, әлбәттә, үлгәннәрне белми торган яшьләр төзегән. Сорашып, эзләп язганнар. Шуңа күрә күп фамилияләрдә, исемнәрдә хата киткән. Асафның моңа йөрәге әрнеде. Обелиск яныннан ул авыр хисләр белән китеп барды. Ташкичүгә барышлый машинаны зират янында туктатты.
– Монысына мин үзем генә кереп чыгыйм, – дип, шофёрны калдырып зират коймасыннан сикереп керде.
Менә, менә ул кадерле кешеләр урыны. Әтисенең кабере өстендәге агач чардуган череп авышкан, язулы такта төшкән, каберне тигәнәк баскан иде. Әнисенең кабере өстендә чардуган әлегә таза, таш-фәлән юк. Кемдер баш очына бер төп каен утырткан икән, анысы яшел-саргылт вак яфраклар чыгарып үсәргә азапланып утыра.
Зиратта авыр тынлык. Черегән яфрак, кояшта җылынган черек такта исе. Кайдадыр карт агач шыгырдый, козгын коңгылдый. Монда ялгыз калып утыруы куркыныч. Йөрәк өчен, нервлар өчен хәтәр. Әмма кирәк. Вакыт-вакыт шулай кирәк. Габидулла әйтмешли, инагыда. Яшәү мәгънәсен аңлау өчен үзеңнең соңгы станцияңне искә төшерергә кирәк. Бу – намус белән яшәү өчен, кан юлларыңа утырган ташларны җебетү өчен кирәк. Асаф үлемне күп күрде – һәрберсе авыр иде, әмма бер генә тапкыр да аңа кабер янында утырырга туры килмәде. Симетбаштан киткән йөз егерме ир шулай билгесез каберләрдә – Сталинградтан алып Прага, Вена, Берлинга кадәр чәчелеп калдылар. Кешеләр бу билгесез каберләр янында шулай утыргалап алсыннар иде, онытмаска, оныттырмаска иде…
Ә Симетбаш мәктәбе директорын эссе табага бастырырга кирәк булыр. Мәгънәсез бер пижондыр, сугыштан соңгы елларда туып, шушы рәхәт заманда гына институт тәмамлагандыр, кулына винтовка алганы юктыр. Әмма кыздырырга кирәк аны, эшлексезне.
Ташкичү урамы нәкъ элеккечә – ямь-яшел тавык үләне баскан көе икән. Боларда утызынчы еллардан ук килгән тәртип – урамга машина кертмиләр. Машина һәркемнең бакча башына ындыр артыннан килеп туктый. Бу тәртипне заманында Мөкаддир абзый керткән иде. Асафның йөрәге сулыгып алды, Ташкичү урамы кинәт кенә томанга төрелде дә шул томаннан күзләрен зур ачып Сылу карап алгандай тоелды. Фу, шайтан, олайган саен күңел кузгалуы хәтәррәк була башлый икән – Асафның күз аллары караңгыланып китте.
Тавык үләне баскан урамның уртасыннан ул берүзе атлады. Аны берәү дә танымый иде, капкадан карап калганнар белән ул да исәнләшмәде.
Кызыл йолдыз кагылган җилкапка. Минҗан карт йорты. Картны исән дигәннәр иде. Габделнур – фронтовик. Теге вакыйгадан соң язмыш аларны очраштырмады. Кызыл йолдыз икән, кызыл йолдыз, Габделнур да кан койды бит. Хәзер, озак еллар узгач, кешенең ул вакыттагы эш-хәрәкәтләренә бәя бирү, анализ ясау кыен түгел. Кешеләр тыныч вакытта гына бертөрле. Тыныч кына, вәкарь белән генә трамвайда баралар – һәркем әйбәт. Ә менә көтмәгәндә шул трамвайга үзенең МАЗы белән исерек шофёр китереп бәрә һәм трамвай ава. Шул вакытта кеше өстенә кеше өелә, кабель яна башлый, балалар чырылдап кычкыра, пыяла коела, сүгенү, ыңгырашу. Шул вакытта акыллы булырга кирәк тә… Сугышу да шулай бит: тыныч кына барган кешелек җәмгыяте – трамвайга – юньсез шофёр үзенең куәтле машинасы белән китереп бәрә. Кешеләр моңа әзер түгел, берәү дә бәрелермен дип юлга чыкмый. Асаф җилкапканы ачты. Ишегалдын үлән, ат кузгалагы баскан. Сукмак та юк – ятимлек билгесе. Түрдә тузып, тишелеп беткән салам түбәле абзар. Шифер, калай түбәле авылда бу бердәнбер каралтыдыр. Тәрәзәләрдә гөлләр юк, ятимлек, салкынлык бөтен каралтыдан бәреп тора. Асаф, биек үләнне аралап, йортка таба атлады. Шулчак абзар кырында биек булып үскән сары чәчәкләр, алабута, ат кузгалаклары арасында нидер хәрәкәткә килде. Асафның күзләре алмашынды: яшел дулкын эчендә саргылт тонык адәм тәне ялтырап күренде. Аннан ниндидер металл капкач шалтыраган тавыш ишетелде…
Минҗан карт тәһарәт алып утыра икән. Торды, арты белән баскан килеш төссез сары чалбарын күтәрде, озаклап рәтләнде, аннан комганын шыңгырдатып кулын юды, муеныннан сөлгесен алып кулларын сөртте. Артында кеше барын ул, әлбәттә, сизгән иде, шуңа күрә кулларын озаклап сөртте. Аннан борылды, чепи күзләрен кысып Асафка карады да алга атлады.
– Әссәламегаләйкем, кунак бар икән.
Асаф ике куллап күреште.
– Минҗан абзый, нихәл? Узышлый хәлеңне белим дидем.
– Фатима малаемы дип әйтим? Таныдыммы? – Ит аңкауларын ачып карт хәлсез көлү белән көлде.
– Ие, Минҗан абзый, таныдың. Хәлләрең ничек?
– Ничек дип инде, энекәш, ярый, бер көйгә. Әле җомга көн, җомга намазына бармакчы идем. Шуңа әзерләнеп йөрим.
– Син элек алай җомгаларга йөрми идең бугай? Мәчетегез дә тузып җимерелде бит сугышка хәтле. Муллагыз да юк иде бит.
– И-и, энекәш, картайгач йөрисең инде. Афзаллар каралтысында укыйбыз. Өч-дүрт карт җыела шунда. Аның рәте юк инде, болай гына очрашып хәл-әхвәл сорашып утырабыз шунда.
– Намаз да укыйсызмы?
Карт яңадан бөтен аңкаулары белән көлде.
– И-и, энекәш. Аны укысын Афзал, укыган җире абзар.
Асаф та көлеп җибәрде.
– Ни, энем, әйдә, өйне карап чык.
Тузган баскычтан күтәрелделәр. Баскыч сайгакларының череп ярылган урыннарыннан әрсез алабуталар төртеп чыккан иде. Өйалдына керделәр – өйалдында әллә ничә еллар элек эленгән, файдаланмаган дегет чиләге, чалгы, юкәдән үрелеп ясалган сумка, ат аркалыгы. Ятим, моңсу. Өйгә керделәр. Түрдә ялгыз самавыр, тузанлы тәрәзә төпләре, иске бүрәнә исе, самавыр трубасы исе. Ярылгалап беткән мич бөтен йортка моңсулык биреп утыра. Асаф монда ук кергәненә үкенә башлады. Какшау, терәксез авыл урындыгына шыгырдап утырды. Карт сәке кырына артын төртте.
– И-и, энекәш, – дип, кызганыч елмайды Минҗан карт, хәлсез, мае кипкән күзләрен аңа текәп. – Картаю – карт аю булдым дигән сүз икән инде ул. Бер какшаса, бөтенесе берьюлы ычкына икән. Аның башкасына ияләнгән инде, ну инде хәтер дигәннәренең бер дә элә-танагы калмады. Хәзер исем дә тапканнар икән инде. Афзал әйтте. Эскелируз, диде. Әле кичә өй суынган сыман булгач, иртән ягып алганыем. Ярады, мамыкланып китте. Шуны онытып, кичен тагын ягып җибәргәнмен. Җәй көне – ике тапкыр. Афзал карт килеп чоланны какты. Нәрсә, ди, иртәле-кичле морҗаңнан төтен үрмәли, кыз алып кайтырга булдыңмы әллә, ди, һе-һе. Шуннан су сибеп, кисәүләрен тартып, морҗаны яңадан ябып, һи-и. Аны һәркем дә сиксәнне узып яшәр иде шәп булса. Сиксәнне узып. Идрит-кудрит.
– Ялгыз гына яшисеңме, Минҗан абзый?
– Ялгыз дип… Кияү белән кыз чакыра, Симетбашка күчеп мен, диләр. Нигез бит. Ташлап чыгасы килми. Шушында гына үләрмен инде.
– Ярдәм итәләрме соң? Балалар, дим.
Асафның һич тә Габделнур исемен телгә аласы килми иде.
– Ярдәм дип… Минем пинзәм әйбәт. Мин бит гражданскийдан янвәлит. Утыз өч сум пинзә алам. Кая куйыйм аны. Кияү белән кыз гел килгәләп торалар. Әле бу арада эш өсте, атна инде күренгәннәре юк.
– Малайдан хат-хәбәр бармы соң? – Асаф бу сорауны шактый авырсынып бирде.
– Хат-хәбәр дип… Әллә кыш өстеннән бер посылкалары килде. Өрек, как-чикләвекләре барые.
– Акча җибәрмиләрме соң?
Карт тагын аңкауларын күрсәтеп алды, һекелдәп көлде.
– Юу-ук. Миңа нәрсәгә ул. Бер башым да бер … Өтерге белән төртеп тишкән тамак түгел әле, туенып торам. Үз тормышларының башта элә-танагы булмады. Иске ваянкум әйткән иде, әйдә, ди, малаеңны илиминткә бирик, дип. Кеше арасында хурлыгы ни? Аннары, миңа акча кирәкмени? Малайны акча алыштыра аламыни?
– Кайтырга уйламыйлармы соң?
– Менә язлыкта бер хатлары килде. Талангырда минем сеңелкәшнең малае партком булып эшли. Шунда кайтып урнашмакчылар. Белмим инде, Ташкичүгә аю мае сөрткәннәрме? Кайталар инде, пләмәш шулай диде. Колхозга туп-туры кайтарам, диде. Шушы арада көтәбез.
– Трубканы ташладыңмыни, Минҗан абзый?
Аксыл аңкаулар юеш елтырадылар.
– И-и… Күптән инде. Картайгач килешми. Чәй куйыйм?
Асаф урыныннан торды.
– Ю-ук, Минҗан абзый, рәхмәт, мин – узышлый гына.
Карт артык кыстамады.
– Йә, ярар, исәнлектә күрешик. Әле каушап киттем: бу, минәйтәм, нинди янарал? Әллә, минәйтәм, Жуков үземе? Һе-һе-һе.
Ат кузгалагын ерып, карт җилкапкага кадәр озата килде. Капкадан чыккач, баганадагы калай йолдызга тузган, хәлсез уч төбен басты.
– Синең ваянкум булганыңны кияү сөйләде. Гафур, дим. Һәр фронтовикның капкасына бер йолдыз, бабай, ди. Моны, ди, тоуариш Рәимов үзе кертте, ди. Әйдә, бик әйбәт; минем улым да чисно кан коеп кайтты бит. Тик кайткач кына әллә ниткән фәрвайсыз булды. Бардыр инде, яшьләрнекен белмәссең. Хәл белүеңә рәхмәт. Мин әйбәт яшим, миңа нәрсә – ашарга сорап, елап торган сары чәчле малайларым юк.
Ташкичүдән Асаф авыр уйлар белән чыгып китте. Лесхозга кермәде, анда керсә, Асафның бөтен көне зират, кабер карап үтәчәк иде.
Машина лесхоз басуы түреннән узганда, Асаф чатырдатып күзләрен йомды. Бер толымлы коңгырт чәченә бантик таккан уймак авызлы Назирә күз алдына килде. Әллә каян:
– Әт-ти! Әт-ти-и-и! – дигән бәгырь өзгеч тавыш ишетелгәндәй булды.
– Нәрсә, иптәш подполковник (шофёр званиеләрнең рәтен белми), әллә бераз акрынрак барыйммы? Сезне укшытамы әллә?
Асаф, күзләрен ачып, ясалма елмайды.
– Юк, брат, болай гына. Мин крейсерда Англиягә бардым. Штормнарны әйбәт кичердем. Тик коры җирдәге шторм кайчак авыррак була…
Лесхоз посёлогының читендә ак обелиск күренеп калды.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.