Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 27


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:26


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 27 (всего у книги 37 страниц)

Шрифт:
- 100% +
VIII

Минҗан карт тышкы кыяфәте белән бик ямьсез кеше иде: яньчек борынлы, йөнтәс кашлы, черек тешле, чыгынкы яңакларына төк үскән, чепи күзле мондый иләмсез адәм якын-тирә авылларда берәү генә һәм Ташлытау базарында да моны белмәгән кеше юк, «Ташкичү Минҗан» дигән сүз картның кыяфәтен бөтен район халкының күз алдына китереп бастыра ала иде. Табигать тарафыннан аның болай кимсетелеп тууының сәбәбен дә сөйлиләр иде. Аның әти-әнисе әүвәл бай сәүдәгәрләр нәселеннән булган. Бабалары Минзәлә, Эрбет ярминкәләрендә эш йөрткәннәр, пар ат белән ярминкәдән кайтып кергәндә басу капкасын ачкан балаларга прәннек өләшә торган гадәтләре булган. Үсеп буй җиткән малайларына – яңача эш итәргә өйрәнеп килгән сәүдәгәр егеткә – күрше баеның кызын алып биргәннәр. Имеш, Ташкичү җыенына парлап килгән яшь бай үзенең калфаклы, ефәк шәлле, шыртламалы озын кунычлы ботинкалар кигән яшь кәләше белән урамнан бара икән. Чирәмле урам уртасында уйнап йөргән балалар янына килеп, яшь бай аларга чикләвек өләшкән. Шул вакытта байлар кабык көймәле арбада йоклап яткан бер сабыйга күз төшергәннәр. Үзләренең дә бала көткән һәм, һичшиксез, малай көткән заманнары булган бу. Малай тусын дип мендәр астына балта салып яткан көннәре булган. Шуңа күрә кабык көймәле бала арбасы яныннан болай гына узып китә алмаганнар.

Озын керфекләре белән түгәрәк күзләрен каплап, матур алсу гәрәбәдәй борынын дерелдәтеп мес-мес килеп йоклап яткан бу сабыйның гүзәллегеннән ай белән кояш көнләшерлек булган. Бай мәгънәле итеп бикәченә карап алган: янәсе, менә берничә айдан син дә шундый бер асыл зат белән мине сөендерерсең…

– Бу углан кемнеке? – дип сораган бай.

Авылның иң фәкыйрь бер кешесенең исемен атаганнар.

Бай, авыр сулап, үзенең яшь бия кебек уйнаклап торган тулы тәнле, мут күзле хатынына караган һәм болай дигән:

– Бу фәкыйрьләрдән дә шундый гүзәл бала тугач, безнеке нинди булыр икән ул? – дигән.

Күрәсең, бай көфер сүз сөйләгән…

Колак артында уч төбе кадәр миң белән туган балага Минҗан дип исем кушканнар. Миң баланы калдырмаган, заманнар узган, ул миңгә инде хәзер җыерчыклар сызылган.

Минҗан картны күргәч, этләр дә өреп кала. Ләкин карт моңа инде ияләнгән, һәм ул берәүдән дә яшермичә трубка тарта, берәүдән дә тартынмыйча шәп итеп сүгенә белә иде.

Минҗан картның Гаделиясе семьяда бердәнбер кыз бала һәм семьяны алып баручы төп көч тә иде. Җиде классны тәмамлагач та, ул Симетбашта колхоз идарәсенә табельщица булып урнашты, кайтып-килеп йөрергә ара бер генә чакрым булса да, Симетбашта ялгыз хатын Мәүгыйзәгә фатир төште. Теләсә – куна, теләсә – өенә, Ташкичүгә кайтып йөри иде. Әтисе рәтсез кеше булды, каралты-кураны карамады, сыер асрамады. Сыер асрамаган кешенең авылда бер дә дәрәҗәсе юк иде. Абыйсы Габделнур белән Гаделия бу хәлгә бик кимсенәләр, авыл яшьләре кич урамда, капка төбендә утырганда сыер, сөт-май турында сүз чыгарсалар, Гаделия моны үзен мыскыллау өчен башланган сүз дип кабул итә, эчтән генә елый иде.

Кичен көтү кайткач авылда җылы тузан басыла, урамга агачлар, капка-коймалар аркылы батып барган кояшның нурлары төшә, көндезге эсседән йончыган авыл рәхәт кенә тынып кала. Капкалардан терлек-туар кереп беткәч, ишегалларында чиләк, кәстрүл зыңгылдаганы ишетелә, урамда адашып йөргән аңгыра сарык бәтиләре чиләк-кәстрүл тавышы килгән хуҗалыкларның капкаларына барып мөлдерәтеп карыйлар, юеш танауларын капкага төртеп, ачы тавыш белән кычкыралар. Нечкәләп тыңлаган кешегә аларның тавышлары йөрәк өзгеч моң булып ишетелә, ул тавышта ятим баланың: «Әтием кайда? Кайда әнием-м-м?» – дип тыпырчынып елаганын ишеткәндәй буласың. Ә бу вакытта ишегалларында җәйге кич өчен генә хас булган җыр тарала, хатын-кызның: «Түгәнәй!», «Түчә!» – дип, сыерларга кычкыргалап алуы ишетелә, аннан инде бөтен авыл сөт сауган тавышка күмелә: көтүдән туеп кайткан сыерларның тыгыз җиленнәреннән чиста чиләк төпләренә «тез-з-з, тез-з-з» итеп сөт бәрә, бу тавыш һәр ишегалдыннан ишетелә, бу тавыш иминлек, бөтенлек, тазалык, җиткелек билгесе булып бөтен авылда ләззәтле, бары тик крестьян гына аңлый торган бер музыкаль әсәргә әйләнә, ир затлары канәгатьлек хисе белән шыңгырдатып капка ачалар, бер дә кирәкмәскә урамның ике ягына да карап алалар да кереп китәләр, ә ишегалдында рәхәтлектән күшәп торган сыердан чиләккә сөт агыла. Чиләктә сөт ишәйгән саен, сөтнең тавышы үзгәрә, сыер да инде савучыга караштыргалап ала. Йорт хуҗасы – ир – зур канәгатьлек белән сыерына да, күбекләнеп тулып килгән ак чиләккә дә күз сала. Таза ботларын иркенләп җәеп чүгәләгән, юантык беләген сызганып ике куллап сөт тарткан хатынына да сокланып, мактанып карап ала, сыер имиен тарткан саен, хуҗа хатынның аркасындагы чәч толымнары селкенә, калын таза күкрәкләре кул уңаеннан әле бер, әле икенче якка йөри…

Аннан, киемнәрен алыштырып, хатын-кыз түбән очтагы Мәүгыйзәгә – колхоз сепараторын тотучы хатын йортына таба атлый. Сөт күтәреп урам буйлап сепараторлы йортка бару – авыл хатыннарының сәхнәгә чыгулары. Кемдә нинди көянтә-чиләк? Кемдә нинди күлмәк, нинди алъяпкыч? Кем ничек атлап бара? Менә безнең сыер нинди – ике көнгә бер көянтә-чиләк сөт! Менә минем чиләкләрем, көянтәм нинди! Без – таза тормышлы. Менә мин ничек җиңелдән атлыйм! Менә мин ничек, ирләр күзен әсәртерлек, аларны исәрләндерерлек итеп атлый беләм, тик алдан түгел, арттан карап калыгыз. Ирләрнең атлавын алдан бәялиләр, ә хатын-кызның аяк атлавының матурлыгы бары тик арттан гына күренә.

Гаделия әнә шулай кызыгып яшәде, сыер алмыйча ике-өч кәҗә асрап көн иткән рәтсез әтисенә мәңгегә рәнҗеде. Симетбашта идарәдә эшли башлагач та, сыерлы хатынга фатир төшүне үзенә максат итеп куйды һәм шуңа иреште дә. Әмма Мәүгыйзә ялгыз иде, аның сыеры гына әле тормышны бизи алмый, бәхетле булу өчен әле тагы да нәрсәдер кирәк иде. Нәрсә кирәк? Гаделия моны әле аңлап бетерми, тик ялгыз башына сыер асраучы Фатима түтинең Габделнур белән бергә укып йөргән бердәнбер улы Асаф еш кына аның күңеленә керә һәм шул егет турында уйлаганда, ни өчендер Гаделиянең йөрәге ургып-ургып тәнгә кан куа, сулышны томалап ала иде. Нигә икән ул? Кайвакытта Гаделия гап-гади генә итеп уйлап куя, менә бер бәхетлесе бу түтинең килене була инде дип кемгәдер кызыгып, көнләшеп авыр сулап ала, аннан үз-үзеннән оялып, бу фикерне тизерәк читкә куа иде.

…Асафка дип адресланган повестканы Гаделия хат ташучыдан үз кулы белән алды. Идарәдә ялгыз иде. Нәрсәдер булды, нидер өзелде, әлегә яшәү өчен өмет бар иде. Дөрес, сугыш башланган көнне әтисе Минҗан карт кичен баскыч төбендә трубкасын суырып утырганда әйтеп ташлаган иде:

– Бу Фатима малаеның Мөкаддир кызы белән борчаклары пешә бугай. Урман буенда имән төбендә… Тфү! Аналарын торыйм…

Моңа әтисенең ике ягында утырган Габделнур да, Гаделия дә сискәнделәр. Тик кәҗә савып утырган әниләре генә битараф калды.

Шулай да повестка бөтенесен дә үзгәртте. Ничек? Асаф, әле генә укуын тәмамлап Симетбаш урманына эшкә кайткан Асаф, хәзер сугышка чыгып китәргә тиешме? Әле бит көзгә Октябрь бәйрәменә спектакль куясы булыр иде. Яшь урманчы белән идарәдә эшләүче кыз оештырмаса, кем оештырсын аны? Их, уйнарга иде бер Галиябану – Хәлил булып!

Ә повестка рәхимсез! Гаделия аны күчереп тә алды.

«Гражданину 1923 года рождения Раимову Асафу, проживающему в д. Симетбаш Каменогорского р-на. Работающему (сызык).

На основании Закона о всеобщей мобилизации Вы подлежите отправке в Красную Армию.

Предлагаю 26 июня 1941 года к 8.00 часам прибыть в Каменогорский райвоенкомат.

При явке иметь при себе…»

Анда документлар санап кителгән, справкалар соралган иде. «Продукты питания на 3 суток, ложку, кружку, котелок или миску, мыло, полотенце, в тёплой одежде и кожаной обуви, ни в коем случае не в лаптях, волосы острижены.

Военком: майор Назиров».

Әйе, теге төнне ул үзе белеп Фатима түтигә ярдәмгә – төн эчендә җылы оекбашлар бәйләп бирергә дип килгән иде. Оекбашлар бәйләнде, әмма сөйкемле егет ятлар кулында булып чыкты. Минҗан картның сөйләгәне дөрес икән. Башкорт каны катышкан хатын-кыз ирләрнең ниндиен, ничек эләктерәсен белә шул ул. Без белгәнне алар инде әллә кайчан чыгарып элгән. Димәк, соңгы төнен ул фельдшерица Сылу янында уздырды.

Хатын-кыз кешеләрдәге бөтен кимчелекләрне, кешеләрнең аңа салган бөтен зарарын гафу итә ала, әмма бер кешегә карата аның хөкеме катгый. Монда ул беркайчан да, беркемне дә гафу итми: мәхәббәтенә аяк чалучы – хатын-кызның гомерлек дошманы. Ул әле Асафны да гафу итәр иде, чөнки әлегә бернинди вәгъдәләр бирелмәгән, әлегә сөйләшү булмаган, егет ирекле иде. Сугышка китеп бармаса, егетне әле каратырга мөмкин булыр иде. Әмма Сылуны берничек тә гафу итеп булмаячак. Чөнки ул Гаделиянең иң газиз хисләрен таптады, аның тормышына бәхет җырын җырларга дип тартылган иң нечкә кылларын өзде, шул кыллар өзелгәннән бирле Гаделия өчен тормышның бер кызыгы да калмады. Сугыш башланды ни, бетте ни…

IX

Октябрьнең шыксыз тоташ яңгырларыннан соң кинәт кенә аязды, коры җылы көннәр башланды. Көзге саргылт кояш нурында җылынган яфраклар ботакларыннан берәм-сәрәм өзеләләр дә, тиккә генә һавада бөтерелеп, кыштырдашып җиргә төшәләр. «Бәхет» яки «бәхетсезлек» төшенчәсе яфраклар өчен дә бардыр ул. Менә аның берсе үз агачының кәүсәсе тирәсендә генә бөтерелә-бөтерелә дә шуның төбенә генә ята. Анда аның иптәшләре, җылы, хисләргә бай җәйне бергә уздырган дуслары, ул шулар белән берлектә көзге салкыннарны уздырырга, бер-беренә сыенып кар астында калырга риза, аннан бергәләп череп ашлама булырга, үзен тудырган агачның тамырларына керергә һәм кояшта җылынган кәүсә буйлап өскә таба үрмәләргә, яңадан бөре булырга өметләнә. Көннәр үтәр, кояш белән җылынган бөреләр беркөнне ачылырлар, яфрак үзенең якты сыек элпәсе белән тышка үрелеп карар һәм шатланудан үз туганнарына беренче авазын салыр:

– Исән-сау әйләнеп кайттыгызмы?

Бу тавышка бик күп яшь яфраклар кушылыр:

– Саулармысыз! Ничә елдан соң күрешәбез!

– Безнекеләр бар да мондамы?

– Хәтерлисезме теге елны? Ул ел безнең беренче тууыбыз иде… Ә нигә башкалар күренми?

Тик карт агач кына дәшмәс. Ул яңа туган балаларын тибрәтер генә. Салмак кына шаулар, аларга бишек җыры җырлар.

Башкалар нигә күренми? Моны карт агач кына белә. Башкалар көзен өзелеп җиргә төшкәндә очраклы рәвештә узгынчы һава дулкынына эләктеләр, алар кәүсәдән ераграк төштеләр, ә ул урын аязлык иде, ул урыннан еш кына шаян җил уза иде, теге яфраклар – башкалар – әнә шул шаян җил белән читкә киттеләр. Анда аларның кайберләре чыршы, нарат төбенә түшәлде, кайберләрен инде усал җил күреп алды һәм салкын кырга, ялангач яланга алып чыгып китте. Җилләр көзге сары яфракны шулай әнисеннән аердылар.

Адәм баласы, син дә шулай түгелме соң? Синең дә язмышың әнә шундый шаян җилләр, явыз җилләргә бәйле түгелме соң? Тормышка аяк типкән, җирнең, яшәешнең бөтен рәхәтен, гүзәллеген әле генә тойган бу баланы да әнә шундый шаянмы, явызмы бер җил каядыр читкә алып ташламыймы икән соң?

Кайда икән ул теге вакыттагы теге агач төбе? Кайсы имән төбе иде соң ул? Нигә генә бүген шулар искә төште соң әле? Хәер, Ташлытауда райздрав бүлегеннән эш бетереп чыккач, йөрәк үзенә урын таба алмыйча сикерә башлаган иде. Сылу шул вакытта үзен тулысынча хисләр карамагына тапшырды. Ул үзе өч ел яшәгән тулай торак бинасы янына барды, күзләре әллә күрде, әллә күрмәде, – шул тирәдә йөрде. Тулай торак бинасы үзгәргән, бик нык үзгәргән иде, аннан инде көләч йөзле кызлар ташкыны чыкмый, аның бүлмәләрендә җыр, көлү авазлары яңгырамый – йорт тулы «беженец». Алар Литва, Латвия, Мәскәүдән, тагын әллә кайлардан кайткан халык иде. Гомердә булмаган, күрмәгән киемнәр кигән хатын-кыз, гомердә бу тирәдә күренмәгән башлыклар, бәйләгән фуфайка кигән балалар, әллә ниткән блузалар, затлы юбкалар киеп мәктәптән кайтучы үсмер кызлар – барысы да озын торыклы; йорт янындагы ис, кыздырган суган, балык, колбаса исе – монда Сылулар заманыннан берни дә калмаган иде. Ташлытау урамында саргылт, тын кояш нуры, кешеләр сөйләшмиләр, бары тик түбән карап алга таба атлыйлар гына. Әйтерсең бу дөньяның бер мәгърур хуҗасы бар, шул хуҗа явыз елмайган да кешеләргә мыскыллы караш ташлаган… Юк, юк, ул явыз хуҗа менә бу такта веранданы күргән, июньнең ай нурына тулы бер төнендә менә шушы такта веранда эчендә ике яшь йөрәкнең ничек бер-беренә ыргылуларын ул карап торган, аларның ай нурында коенуларына ул көнләшкән һәм кешеләрдән, яшәештән үч алырга карар биргән. Әнә ул явыз хуҗа хәзер бөтен Җир шары өстеннән узган бер кирәкле кылны актык мөмкинлегенә кадәр тарткан, киергән, һәм ул кыл «менә-менә өзеләм» дип тора, ә хәзергә әле ул кыл артык тартылудан җир өстенә моң сибә. Ташлытауның тимер рәшәткәле бакчасы эчендәге алтын гөмбәзле ак чиркәве дә, ике катлы агач тулай торак та, еракта җәйрәп яткан болын да, зәңгәр күк белән тоташкан саргылт камыллы моңсу кырлар шөбһә-шик белән зыңгылдыйлар, адәм баласының нервларын актык чиккә кадәр киерәләр. Бу шомлы тынлыкны бөтен тән сизә, моның тәэсиреннән чыга-ычкына алмыйсың, шунда каядыр чыгып китәсе, моннан котыласы, азат буласы килә, бәлки, урманга, болынгадыр, бәлки, урылмый калган сабан ашлык басуынадыр, әмма мондый зыңгылдавык тынлыкта озак торып булмый…

Сылу аптекага кереп дарулар алгач шулай кырга-юлга ашыкты. Нәрсәдер мәңгегә югалган иде, теге ике катлы агач йортның верандасыннан чыккан тимер мич трубасы, кыздырган балык, колбаса исе нәрсәнедер (ул аны әлегә белми иде), бик кыйммәтле бер әйберне мәңгегә күмгән иде, бәлки, ул кыйммәтле әйбер менә шушын-да – егерме икенче июнь көнне көндезге сәгать уникеләрдә Асаф белән алар бергә күккә карап яткан урында – имән төбендә калгандыр…

Кинәт… Кинәт… Сылуның йөрәге урыныннан ычкынып җиргә китте, аның күз алларында билгесез томаннар, боҗралар йөгерде… Карт имән төбендәге саргайган, корыган үлән арасында кипкән ут чәчәге бәйләме ята иде… Әйе, Асаф ул көнне әйткән иде: «Ут чәчәген өзмә, ул чәчәк йортка бәхетсезлек китерә, дип әйтә минем әни», – дигән иде. Ул аны шаярып әйткән иде. Хәер, ул көнне алар гел шаярып кына сөйләштеләр һәм Минҗан карт килеп чыкмаса һаман шаярасылар, бәхетле буласылар иде…

Ут чәчәгенең таҗ яфраклары коелган, сабаклары нечкәреп көйгән, тик шулай да бик истәлекле, бик кадерле булып Сылуны көтеп ята иде ул бәйләм.

Корыган сабакларны кадерләп аралап алды да гыйшык тоткан, авыр заманның бөтен авырлыгын үз өстенә алган кыз бала истәлекле юл буйлап кайтырга чыкты.

Урман почмагыннан Симетбашка кадәр ике чакрым юл иде. Юлның ике ягын да сөргәннәр, атналар буе яуган яңгырны сеңдергән җир күпереп, майланып калган, көзге саран кояшта ул җылынып пар бәреп утыра иде. Юл туп-туры авылга таба түбән төшә, тузанның заты да юк, туры юл тапталган һәм табадай шомарган иде. Соңгы атналар, соңгы кояш, соңгы җылылар иде бу, кара балчык күпереп яткан басу өстендә тургай тавышлары да юк, чикерткәләр дә сайрамый, инде пәрәвез дә очмый, көзге карлы-бозлы яңгырлар, кырыс җилләр башланыр алдыннан, кырның-яланның кешеләр белән моңсу гына аерылышуы иде бу. Кояш та инде теге вакыттагы кебек җете кыю түгел, ул да, үзенең хәлсезлегеннән кыенсынып, капка төбенә чыгып моңсу елмаеп торган авыру хатын кебек, җирне җылыта алмый…

Менә авыл ягыннан берәү юлга чыкты, хәзер каршыңа кем килсә дә уңайсызланасы, чәч-битләрне рәтлисе юк, кем генә каршы килсә дә, ул хатын-кыз булыр, ашыгучы булыр. Хәзер юлда акрын йөргән кешене күрмәссең, элек кенә ул юл йөрү бер сәнгать, зәвык эше итеп карала иде. Егерме икенче июньгә кадәрге хатын-кыз күрше авылга, Ташлытауга барасы булганда юлга бер көн алдан әзерләнә иде.

Чыга хатын-кыз юлга, җәйге җиләс көнне уҗым арасыннан сузылган чикерткәле-тургайлы басу юлыннан килә, караучы бармы аңа, юкмы, барыбер, әмма хатын-кыз шул юлдан көяз атлап күрше авылга йомыш белән бара. Атлаган саен җәйге шаян җилдә аның алъяпкыч канатлары җилфер-җилфер килә, чәч толымнарындагы авыр талир тәңкәләре чалтор-чолтыр итә, төз, көяз туры муенын селкетмичә генә баш өстендә ак төенчек алып бара ул, бу барышның, бу атлауның үз ритмы, үз көе бар, бу атлау гына түгел, бу авылдан теге авылга бару гына түгел, бәлки, матурлык, көязлекне күрсәтү, юлда беркем дә булмасын, әмма әнә шушы сәламәтлекне, көязлекне, ыспайлыкны җил, кояш, тургайлар, чикерткәләр күрсен, күк гөмбәзендәге тилгән күрсен… Талир тәңкәләр чыңласын, аларның бәрелешеп чыңлавына атлау үзе бер рәхәт, шулай калын чәч толымнарында чыңлый-чыңлый ул тәңкәләрдәге патша башлары инде шомарып беткән, ул патша башлары әнә шул көяз, ыспай татар кызларын, киленнәрен гасырлар буе инде кайларга гына озатып йөрмәгәннәр…

Әмма ул элек – егерме икенче июнь көненә кадәр шулай иде. Авыл ягыннан Сылу каршысына килүче хатын-кыз исә алай көязләп тормый иде, ул ашыга иде, һәм баш түбәсендә ак төенчеге дә юк иде аның, канатлы алъяпкычы да юк иде. Аның башында өчкелләп марҗача бәйләгән яулык, өстендә кыска жакет, кулында портфельме, сумкамы – нидер бар, үзе ашыга иде, күрәсең, эш белән Ташлытауга бара.

Сылу бу истәлекле юлдан атлаганда исә дөньядагы башка әйберләр турында һични уйлый алмый, аның күз алдында җылы җилле, сөрмәле теге көн, юл буендагы тыгыз башлы куе арыш һәм балавыз исе сыгылып чыккан шул арыш башакларының аның дәрт тулы, яшәргә ыргылган, беренче ашкыну дулкыны белән шашкан ялангач күкрәк очларына лыс-лыс бәрелү һәм кичә табып бүген югалтасы, сөякчел тәнле, куе кара чәчле, аз сүзле, буйчан яшь егет иде. Шул минутлар аның бәгырен телгәли, бу кыр, бу ялан аны хыял дөньясына гына алып китә иде. Газаплы, татлы хыял эчендә адымнарын ялгыштыргалап атлый торгач, Сылу, каршысына атлаган хатын-кызны танып, сискәнеп китте: портфель тоткан, өчкелләп яулык бөркәнгән кыз Гаделия икән. Гаделияне күргәч, Сылу матур хыялларыннан айнып китте һәм туры карап аның каршысына таба атлады. Ара ике йөз адымнар чамасы иде. Сылу үзенең хыяллары белән бәхетле иде һәм кара-каршы килеп сөйләшкәндә шул хыялларының бер өлешен генә Гаделия белән уртаклашасы иде. Хатын-кыз үзенең авыр хәсрәтен, борчуын, кара кайгысын беркем белән дә уртаклашмыйча үз эчендә тота ала, әмма шатлыклы серен, бәхетен, гыйшкын кеше белән уртаклашмыйча булдыра алмый. Бәхет, шатлык әнә шулай уртаклашкан саен арта бара кебек тоела аңа.

Ике йөз адым, йөз туксан адым – авыл халкы мондый араны «бер җир буе» дип атый. Әйе, нәкъ бер җир буе ара калганда, Гаделия җиргә кадаклангандай кинәт туктап калды һәм тамак астындагы яулык төенен буш кулы белән бераз тегеләй-болай итте, ахрысы, тамагын да кырды. Хыялы белән бәхетле Сылу, көләч елмаеп, һаман әле алга таба атлый иде. Атлый иде…

Гаделия исә кырт кына борылды да сөрелгән йомшак җир өстенә кереп китте, аның аякларында нәрсә булгандыр, һәрхәлдә, ботый да, резин итек тә түгел иде, әмма ул бата-бата читкә таба керде һәм юлдан егерме-утыз адым ераклашкач алга таба юнәлеш алды…

Сылуга башта бу гаҗәп тоелды, әмма бәхетле хыялыннан аерылуга ул айнып китте: кеше өлешенә кул сузганмын? Ярабби! Минем ни гаебем бар! Яраткан кеше, гомумән, гаепле буламы? Мин бит яратуымны корбаннан башлаган кеше! Йә, син шуны эшли алыр идеңме? Минем бит хакым зур! Нигә алай кара коеласың? Әгәр исән-имин кайтса… Кайтсын иде, нәзер итеп әйтәм: исән кайтса, мин аны сиңа бирер идем. Ә бит исән кайтмаса – сиңа да түгел, миңа да түгел. Тик исән генә кайтсын иде…

Сылу әле белми иде: мең тугыз йөз кырык дүртенче елның кышынача алар әле – колхоз хисапчысы Гаделия һәм ул – авыл советы каршындагы медпункт мөдире – район, авыл юлларында бик күп тапкыр очрашачаклар, һәр очрашуда Гаделия үзенең итек, ботинка, ботый кунычларына бик күп кар, пычрак, су тутырачак иде, һәм алдагы очрашуларда Гаделия аны җир буе арадан түгел, бәлки әллә кайлардан ук танып, бер-ике чакрым кар, пычрак, су ерачак иде.

Дөньяда иң куәтле хис, иң озак гомерле, үзгәрмәс хис нәрсә? Бик күп хисләр заманнар узу белән үзгәрәләр, кайчандыр сиңа ошаган, төн йокыларыңны качырган егет ун-егерме елдан соң синең белән кибеттә очраша, алгы тешләре юк, яңаклары эчкә кергән, үзе кырынмаган, инде бөкрәя төшкән, син аның белән тыныч кына түбә калаен, пакляны каян табу, ничек юнәтү турында сөйләшә аласың… Ә бит шушы егет теге вакытта сиңа караса, өметле, җылы сүз әйтсә, сиңа дөньяның бер бөртек паклясы, бер грамм калае кирәк түгел сыман иде! Әйе, хисләр барысы да шулай, алар барысы да үзгәрә. Әмма үзгәрми торган бер хис бар – аның көче, куәте даими. Ул – хатын-кыз көнчелеге.

Х

Сылу күңеле белән генә түгел, тәне белән дә үзен тол хатын итеп тоя, шулай тою аңа ничектер газаплы ләззәт китерә иде.

Кырык өченче елның алтынчы ноябрь кичендә Симетбаш клубында авыл яшьләре «Ак калфак» драмасын куярга тиешләр иде. Халык инде сугыш хәлләренә ияләнеп килә, ни гаҗәп, кырык өченче елның буена авылга бер үлем хәбәре килмәде. Халык күңелен тетрәткән авыр хәбәрләрнең соңгысын Фатима апа алды. «Сезнең улыгыз лейтенант Асаф Рәимов авыр сугыш вакытында батырларча һәлак булды», – дип язылган иде кәгазьдә. Шулай хатлар туктады. Авылда кемдер сөйләгән иде: Асаф белән Габделнур икесе бер частьта икән, бер окопта яталар икән, имеш. Әмма исән вакытта Асаф бу турыда Сылуга үзе бер сүз дә язмады. «Исән-сау, сугышабыз, тиздән шатлык белән күрешүне теләп…» Габделнур, бәлки, ни дә булса язгандыр? Тик бу турыда Гаделиядән ничек сорыйсың? Менә бит бер ай репетиция барды, ике арада ләм-мим бер сүз юк. Ярый әле, әсәрдә боларның рольләре кара-каршы күп сөйләшә торган булмады.

Көзге коры салкын кич иде, авыл өйләреннән төшкән саран гына яктылыкта юл каткаклары, бәскә уралган агачлар җемелди иде, халык клубка ашыкты. Тук вакыт, колхоз бәрәңгедән мул уңыш алды, каз-үрдәкләр суелган, солдаткалар кичләрен бер-берсен дәшеп, өчле лампа яктысында кабак бәлеше ашап, моңаеп җырлап йон эрләгән, оекбаш-бияләй бәйләгән, кулдан кулга йөреп таушалган соңгы хатларны укып, елашып-җырлашып утыра торган кичләр иде. Төш юраулар, багулар, сүнмәгән өметләр көзе иде ул. Төшләр барысына да диярлек бертөрле керә, хәбәрсез югалган яки үлгән солдат ак күлмәк-ыштаннан күренә, бик күбесе тальян уйный, бу инде, бер дә шиксез, исән булуга ишарә, тальян уйнау, бер дә шиксез, юл төше инде ул, исәндер, исәндер, тик хат язарга җае гына чыкмыйдыр. Озак утыргач, өчле лампа яктысында күзләрне йокы баскач кына, багу, юрау башлана, гәзит яки иске китап битләрен алалар да караңгы мич алдында шуны яндыралар, аның ялкыныннан мич көймәсендәге корымга ут үрли, корымда кечкенә ут бөртекләре йөгерә-йөгерә йөриләр дә сүнәләр, элегрәк, тыныч елларда, мич томалаганда көйрәгән мондый ут бөртекләренең корымда йөгерүен «марҗа кызлары җиләк җыя» дип балаларга аңлаталар иде – хәзер алай түгел. Хәзер берничә ут бөртеге мич көймәсенә йөгерә башласа – әнә һөҗүмгә киттеләр, әнә сугышка керделәр дип, күзләрен текәп карап торалар, ут бөртекләре бер-берсенә бәрелешәләр, бер-берсен сүндерәләр, ахырдан берсе кала – әнә шул инде, шул инде йортның хуҗасы, әнә ул сүнәр алдыннан зур итеп бер яктырып алды, мич авызына битләрен тыккан тол хатыннарга кызгылт нур сибеп алды – исән икән, исән икән, хәбәре генә килеп җитә алмый икән… Сылу энеләрен балалар йортына урнаштырган елны ук Симетбашка күчеп килеп медпунктның өске катындагы бүлмәгә урнашкан иде. Авыл советы утынга өзмәде, җыештыручы Бибиҗамал түти медпунктка якканда аның да бүлмәсенә яга, өй һәрвакыт җылы була иде. Бүлмә иркен (элеккеге авыл баеның кызыл кирпечтән салынган ике катлы йорты, элек өстә яшәгәннәр, аскы катта тимер ишекле кибет булган), сырлап ясалган матур баскычтан югарыга менсәң – киң генә уңайлы бүлмә, бүлмә түрендә теге заманнан ук калган кызыл агачлы зур көзге, иске затлы сәгать келт-келт йөреп гомер агышын саный, моңсу да, тыныч та, куркыныч та була иде.

…Спектакль бетәргә якынлашып килә иде, ак калфак, затлы туфлиләр, ак ефәк күлмәк кигән бай кызы Хәмдия көтүче Бакыйның мәхәббәтен аңлый алмыйча кире кагып торган киеренке бер момент иде, нәкъ шул вакытта клубның артында ыгы-зыгы башланды, этештеләр, төртештеләр, кемнедер сүктеләр, әрләделәр, спектакль өзелү алдында иде, әмма Хәмдия-Сылу күреп алды: халыкны ерып, сәхнәгә таба медпункт караучы Бибиҗамал түти килә иде, яулыклары артка шуган, кызыл чәчәкле күлмәге өстенә таушалган бәрхет камзулын гына кигән, үзенең сулышы капкан иде.

– Кызым, кызым! – дип кычкырды ул, сәхнәдәге Хәмдияне танып алгач. – Төш әле, йөгер медкумтыңа! Йөгер! Анда бер солдат килеп утырды баскыч төбенә… Капчыгын аскан, үзе аксак! Әллә Асафмы дим!

Халык бер мәлгә тынсыз калды. Сәхнәдәге киеренкелек белән залда туган хәл, медпункт баскычына килеп утырган солдат хәле, әгәр ул чыннан да Асаф икән – Сылуның хәле – барысы бергә алганда катлаулы һәм бу хәлләрнең кайсын аерып беренче урынга чыгарырга – моңа берәүнең дә зиһене җитәрлек түгел иде.

Әмма халыкның гына зиһене җитмәде. Сылу исә биш– ун секунд эчендә барысын да аңлады һәм, калфагын гына салып, алдына тезләнгән Бакыйга тоттырды да сәхнәдән түбәнгә очты. Клуб баскычыннан йөгереп төшкәндә үк аның үкчәле туфлиләре сөрлегүдән төшеп калды. Каткак урамнан яланөс, яланбаш, юка оектан ул медпунктка таба элдерде – аны беркем, берни дә куып артыннан җитәрлек түгел иде.

Медпункт чоланына терәп эшләнгән эскәмиядә тәмәке уты күренде. Сылу әле тын алмаган иде, шулай да уйлап куйды: сугышта тәмәке тартырга өйрәнгән икән. Үзенә таба очып килгән ак шәүлә якынлашкач, ут селкенеп куйды. Солдат аягүрә басты – ике бит бер-берсеннән кул яссуы ераклыкта тәмәке яктылыгында бер-берсенә текәлеп калдылар. Солдат үз алдында чак-чак сулыш алган, муенына көмеш сыман ялтыравыклы мәрҗәннәр таккан, зур, әсәренгән күзләре өстеннән карлыгач канатыдай сирпелеп, гаҗәпләнүдән югары ашкан бизәүле кашларны, дерелдәгән, тулы, дәртле иренле бер кыз бала күрде. Сылу исә шул ук бер мизгелдә эчкә баткан тонык күзле, ябык, сөякчел, кырынмаган яңаклар, пилотка эченә кереп сеңгән киң аксыл маңгай һәм эре, озын тешләрне күреп алды. Солдат та авырлык белән күкрәктән сулый иде, газаплы елмаеп, инде караңгыда дәште:

– Укол вакытым җитте. Дүрт сәгатьтә кирәк… Ампула үзем белән, – диде. Аннан шинеленең өске каптырмасын эләктерде дә йөткереп дерелдәп куйды. – Сине борчыдым, кызый, нишлим соң? Тагын ун чакрым атлыйсым бар, госпитальдән соң баш әйләнә. Военврач әйтте: «Ят тагын бер ун көн, тереләсең», – диде. Тыңламадым. Ялындым. Сугышка тагын кергәнче семьямны бер күрим дидем. Инде исән-сау кайтып бер күрешсәм, бер үкенечем дә калмый. Аннан Берлинга хәтле шуышырга да риза. – Ул авыр йөткереп алды һәм ишеккә таба борылды. – Дару үзем белән…

…Спектакльне сүлпән генә тәмамладылар. Сылу рухсыз гына уйнады, юл каткагына бәрелеп, аның аяклары эштән чыккан, бармаклары авырта иде, туфлиләрен кия алмады, бай кызы сәхнәгә резин галошлар белән чыкты. Астагы халык спектакльнең соңгы моментында аһ орып утырды, Хәмдия дә, көтүче Бакый да, сөйгәне белән күрешәм дип талпынып алданган Сылу да кызганыч иде.

Яшьләр спектакльдән соң вечер уйнарга калдылар. Сылу төенчеге белән киемнәрен алды да клубны ярып артка таба узды. Ишекне ачып караңгылыкка чыкканда гына клуб миче кырында зәңгәр сырмасының ян кесәләренә кулларын тыгып куырылып утырган Гаделиянең күзләре белән очрашты. Бичара кыз! Әйе, әйе, моннан ярты гына сәгать элек ул да ымсынган, ул да алданган иде бит. Ләкин ул хата хәбәр аңа газаптан башка берни дә бирмәде, ул Сылуның сәхнәдән аска очканына газап катыш кызыгып, көнләшеп калды. Солдатның башка кеше икәнен ишеткәч, Гаделия бер мизгелдә шатланып куйды, әмма бәхетсез, бик бәхетсез иде бу кичтә ул.

Фонарь тоткан Бибиҗамал түти таягына таянып, кыштыр-кыштыр атлап, медпункт ишегалдыннан чыгып килә иде, Сылуны айга-вайга карамыйча үзләренә алып китте:

– Иркенләп юын, эссесе бик каты, суы күп, җиделе лампа янып тора, – дип, аны ишегалды түрендәге мунчаларына озатты. – Башыңны юарга ачы катык та, селте суы да бар, рәхәтләнеп чабын, каен миллеге почмактагы ләгәндә суга тыгып куйган булыр. Капка бикле, берәүдән дә шикләнмә, юынып беткәч келәсен эләргә онытма…

Мунча эчендә ачы катык, миллек, кер сабыны, мунчала исе парланып тора, тәрәзә төбенә утыртылган җиделе лампадан дымлы саргылт идәнгә җиз яктылык төшкән, ләүкә астында мунча сыерчыгы сайрый иде.

Чишенеп ләүкәгә менеп яткач, Сылу бүгенге кичне башыннан кире чигереп уздырды. Күз алдыннан теге ябык солдат китми иде. Әнә ул кеше рухы. Укол кадатырга кергән җирдән солдат аңа бер хакыйкатьне ачып чыкты: сугышка бер кергән кеше – зур әхлакый сынауны узган кеше. Шуннан соң берәүләргә бик куркыныч була, икенче тапкыр сугышка кермәс өчен кеше әллә ниләр бирерлек була. Ә күпчелек өчен алай түгел. Сугыш халәтенә шул дәрәҗәдә ияләнәсең, инде солдат үлем турында уйламый башлый. Теге заман, теге вакыт ул төш кенә булган икән, кешенең чын тормышы менә шушы – үлем уены икән, бу гадәти бер хәл икән, үлем инде куркыныч түгел, ул инде синең дустың да, дошманың да түгел, ул инде тоз тәме дә, бал тәме дә килми торган мәгънәсез бер зат икән.

– Үлемгә әнә шулай карый башлагач кына чын солдат –сугышчы ясалган була, – диде ябык яңаклы солдат, чалбар каешын эләктерә-эләктерә. Аннан укол турында сөйләп китте: – Ябык, юка кешегә бер чуртымы да юк аның, – диде. – Мин, – диде, – күпне күрдем. Кыр госпиталендә дә, шәһәр госпиталендә дә күп яттым. Шундый әзмәвер кебек егетләр була, граната тотып нимес танкысы каршына шуышып бара, аягы, кулы өзелә, әле һаман алга үрмәли. Ну инде госпитальгә килеп кергәч, әнә шул чебен юанлыгындагы инәдән куркып кала. Бер сержант артына укол кадар алдыннан аклы-күкле булды да гөрселдәп өстәлгә барып ауды. Ул өстәлдә күпме дару, күпме пыяла бар иде. Ә үзе кем диген? Шуышып барып, «Фердинанд» астына граната ташлап, шул кабахәт машинаның бер як гусеницасын струйдан чыгарган егет. Дуктыр инәсе шундый әйбер ул…

Мунчада озак, бик озак ятты Сылу. Теге солдат аның күңелен генә түгел, тәнен дә кузгаткан, ашкындырып киткән иде. Нигәдер сулыш кысыла, йөрәк кага, нидер эзләнеп, яшь гәүдә ләззәтле сыкрана, кинәт килгән бу ашкынудан рәхәт ойый иде. Соңгы елларда аның тәне тула башлады, сугыш вакытында, ачлык-ялангачлык ишек кагып торган бер заманда гәүдәнең тулуы бер дә килешә торган эш түгел иде. Сылу иртәнге өчләргә кадәр озак итеп, акрын хәрәкәтләр белән юынды, тәмам таралды. Ул өенә кайтканда сәгать дүртенче ярты иде. Җылы өйдә, чыбылдык артындагы йомшак караватына кереп ятты – күзен йокы алмады. Юк, Асафның үлүе мөмкин түгел. Моның төсле итеп сагынуга, көтүгә кешенең бер кайтмый калуы мөмкин түгел. Сылу бит аны күңеле, уйлары белән генә түгел, бөтен тормышы, сулышы белән сагына. Менә ничә ел инде аның төшенә бер үк нәрсә керә: яшькелт-көмеш ай яктысында, һава дулкыннарында тирбәлеп, алар Асаф белән бергәләп йөзәләр. Аларга һәрвакыт ялгыз калырга кирәк була, һәрвакыт шунда кемдер комачау итә. Менә алар тирбәлә-тирбәлә йөзәләр, аларның куллары, янбашлары, аяклары бер-берсенә тиеп китә, тәнгә әйтеп бетергесез рәхәтлек тарала, менә-менә комачау итүче теге кеше каядыр югала, алар ялгызлык рәхәтен тоеп бер-берсенең кочагына ыргылалар һәм нәкъ шул вакытта Сылу уянып китә…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации