Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 29


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:26


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 29 (всего у книги 37 страниц)

Шрифт:
- 100% +
XII

Кышның гадәти салкын киче иде. Баштарак салкын бураннар үзәккә үтте, төнге сменада әвеслектә эшләүчеләр иза чиктеләр. Молотилкада ат куучы малайларның да эш авыр иде: ат абзарының буеннан-буена бер фонарь, караңгыда атыңны табарга, кереп алып чыгарга кирәк, ә караңгыда ат бер дә башын бирми, борыла, тыпырчына…

Минҗан карт трубкасын кабып ат абзарына килә, малайларга атларын тотыша, аннан якындагы әвеслеккә таба атлый, икенче сменага эшкә чыгу аңа да авыр, әмма ул, беркайчан да, бер мәртәбә дә көлмәгән, елмаймаган кебек, беркайчан зарланмады да. Табигать, күрәсең, андый эмоцияләрдән аны азат иткән. Тик ачы буранда әвеслеккә таба барганда яки битенә гади пыялалы зур күзлек кигәндә (ул барабанга көлтә бирә иде), күзлекнең каткан салкын каешлары битенә кагылганда гына әйтеп куйгалый иде:

– Мондый көнне ашама, эчмә, тышка чыгып…

Төн урталарында ышык урынга җыелып бер ял итеп алалар, сугыш хәлләрен сөйләшәләр. Тиздән, госпитальдән чыгып, Габделнур кайтырга тиеш иде. Минҗан карт әллә шатлана аңа, әллә барыбер – нәрсә уйлаганын ул кешегә бервакытта да белдерми иде. Ышыкта утырганда Минҗан карт барында яшь-җилбәзәк төрле уен-көлке сөйли, сөйли торган уен-көлке дә әллә кем түгел, Минҗанчарак чыга иде.

– Ташлытау базарында булдыңмы бу атнада? – дип сорый берәү иптәшеннән.

– Юк, әнә Минҗан абзый барганые бугай, – дип ирештерә тегесе.

– Минҗан абзый, базар бәяләре ничек булды?

Карт трубкасын бармагы белән төйгечли, ашыкмыйча гына, җитди итеп сөйли башлый:

– Әйбер бәяләре бик үзгәргән, – дип сөйләп китә ул. – Күлмәкләр күтәрелгән, ыштаннар төшкән…

Сугыш чоры базарында законнар кырыс – ниндидер әйберне сатарга ярый, анысын базарга кертәләр, нәрсәнедер ярамый, анысын кертмиләр. Минҗан карт аларын да үзенчә борып бетерә, ит, йомырка, җонны базарга кертү-кертмәү мәсьәләсен сөйләргә ярата иде.

Ни хикмәт, ямьсез, җонлы яңаклы шушы картның тормыштагы барлык күренешләргә үзенчә мөнәсәбәте, үз бәясе бар иде. Ул көлмичә генә сөйли ала иде.

– Ата үрдәк белән ана үрдәкнең ничек сөйләшкәнен беләсезме? – дип сорап куя ул ял иткәндә яшь хатыннардан. Үзе трубкасын төйгечли.

– Ничек? Ничек? – диләр солдаткалар, җанга якын ниндидер бер хикәят көтеп.

Карт ялындырмый:

– Ана үрдәк муенын бөгә-бөгә бакылдый, теге яшелбашка үпкәсен белдерә: «Көт-тем, көт-тем, кииил-мәдең, көт-тем, көт-тем, кииил-мәдең», – ди. Яшелбаш тегеңә каршы әйтә, пышылдап кына болай ди: «Көткә-ә-ә-әнсең пычак! Көткә-ә-ә-әнсең пычак!»

Солдаткалар рәхәтләнеп көләләр. Минҗан карт канәгать. Кызып китә, әллә ниләр сөйләп бетерә.

– Яшелбаш кайчакта тегеңә куштанлана. Янына килә дә пәхелдәп кенә әйтә: «Син шундый йомшак, син шундый йомшак…» – ди. Ә тегесе кычкырып мактана: «Йомша-а-ак шул! Йомша-а-ак шул!»

Солдаткалар тагын көләләр…

Ташкичү басуындагы кибәннәрне февраль урталарында сугып бетерделәр, төнге смена шуның белән тукталды.

Заданиегә илтәсе бодай, арышны киптерергә кирәк, моңа бердәнбер сушилка өлгерә алмый иде, бодай-арышны хуҗалыкка тараттылар. Колхоз мичкә ягар өчен утын кертте, мичләрдә ашлык киптерделәр. Кимү коэффициенты утыз процент иде. Минҗан карт өендә бодай киптерә башлады, ул моны бик яратып эшли иде, хәзер бураннар басылды, бүрәнәләр чартлатып хут суыгы хакимлек итә иде, мичеңне ягасың да трубка тартып мич каршында җылынып тик утырасың. Тик аның карчыгы Маһи гына бу көннәрдә башкача уйлап, башка дөньяда яшәде: киптергән бодайны амбарга илткәндә, ул аңа бер өлеш чи бодай куша да коэффициенттан крестьянча иркенләп файдалана ала. Минҗан карт моны белми, әмма хатынының көнаралаш каты күмәч пешерүенә ул ризасызлык белдерә, чөнки көз көне алган уңыш (Гаделия үз хезмәт көненә тигәннең барысын төп йортка бирде) нибары капчык ярым иде. Көнаралаш каты күмәч, төче күмәч, таба ипие, пытырдавык (монысы Маһи карчык сүзе, юка күзикмәккә мичкә тыгар алдыннан пычак белән сызгалап кискәләсәң, пешкәч ул пытырдавык була) пешергән хатынына карап, ул ризасызлыгын әйтеп куя иде:

– Бар чагында бүре күк, юк чагында шүре күк инде без.

Әйе, февраль башлары, кышның гадәти салкын киче иде.

Габделнурны көткән Маһи карчыкның келәттәге каз түшкәләрен караштыргалап, туң майларын барлап, мичләрне агартып йөргән көннәре иде. Кичен ут алындыргач кына мунчага керергә тиеш иде алар. Әмма бер дә юкка гына карты белән сүзгә килделәр дә, карчык мунчага ялгыз китте. Бу – элек-электән килә торган дипломатик бер адым иде, тәмсез сүз чыкканда Маһи карчык артык тел озайтмый, бары тик шул алымны гына кулланып, картны җәзалый – мунчага ялгыз китә иде. Картның да горурлыгы үзенә җитәрлек – Маһи карчык мунчада вакытта ул мич каршына килеп утыра да тәмләп трубка суыра. Маһи карчык ялгыз кергәндә мунчада озак тормый, нибары ике трубкалык вакыт узуга «ух-ах» килеп чыгып җитә, «самавыр куеп торучың да булмагач», фәлән-төгән дип мыгырданып, озын күлмәгенә буталып ләпер-ләпер йөренә, самавыр, трубалар белән мәш килә, кирәгеннән артык идәнне шыгырдата, савыт-сабаны шалтырата иде.

Әмма бүген дүрт трубкалык вакыт узды, Минҗан карт мич алдында гадәттәге ыгы-зыгыны, гадәттәге сүзләрне көтеп, әзерләнеп утырды – карчык кайтмады. «Бу юлы бик каты үпкәләде бугай, кортка» дип, Минҗан карт эскәмиядән карчыгы әзерләп куйган, юылып, сәке кашагасында сырлы бәләк белән төелгән чиста күлмәк-ыштанын алып мунчага китте. Кар диңгезенә чумган бакча башындагы кара мунчаның кечкенә тәрәзәсеннән җимерек киртәгә саргылт фәкыйрь ут яктысы төшкән иде. Карт, тамагын кырып, мунча ишеген ачты, салынган бозлы ишек авыр ыңгырашып шыгырдады, караңгы өйалдында миллек исе, иләгән тире, корым исе борынга бәрелде. Мунча эчендә тавыш юк иде.

– Син, дим, каттың мәллә? – диде Минҗан карт, тунын-бүреген мунча өйалдындагы сәкегә ташлап. – Нәрсә озакладың? Кортламагансыңдыр ич…

Тавыш килмәде. Карт калын бозлы ишекне ачу белән тартты һәм эчтән бәргән пар белән беразга сукыраеп калды. Ишектән ургылып кергән ак томан тәрәзә төбендәге сукыр лампаның утын җилфердәтте, лампа тынычлангач кына карт идәнгә капланып тынган ябык аксыл гәүдәне күреп имәнеп китте: Маһи карчыкның башы мич эчендә иде.

…Бодай киптергән көннәрдә колхоздан мул итеп имән утыны керткәннәр иде. Имән утынының мунча өчен хәтәр икәнен Маһи карчык белә иде югыйсә. Халыкта беренче мунчага кергән кешеләрнең ара-тирә хәлен белеп, эндәшкәләп тору гадәте барлыгын Минҗан карт та белә иде югыйсә. Халыкта мондый сүз дә бар иде: ис тигән кеше беренче мизгелдә мунчадан чыгу юлын эзли һәм шуышып ишеккә таба барганда, ни өчендер, һичшиксез, башы белән эссе мичкә үрмәләп керә икән, дип сөйлиләр иде… Абзардан сарык алып чыккан бүредәй, карчыгының гәүдәсен төреп, җилкәсенә асылындырып, йортка алып кайтты. Сүнгән трубкасын суыра-суыра карчыгының гәүдәсе янында сәкедә озак утырды.

Гаделиягә хәбәр итәргә кирәк иде. Берәр күршене чакырырга иде. Доктор кызга (кызмы, хатынмы шунда, ачуым килмәгәе, авылдагы бөтен ир хатынының ачуын китереп йөри!) хәбәр итәргә кирәк иде. Кая соң, кая соң, анасын корт чаккыры… Тапты үләр вакыт. Ярамаганмыни җәй көне, корырак, җылырак вакытта. Ике кулсыз итте бит, шыгырдавык…

Чоланда тамак кырган, аяк каккан тавышлар ишетелде. Ишек бикле түгел иде, белгән кешедәй өйалдыннан тиз узып, караңгыда ишек тоткасын тиз таптылар.

Сәкегә сузып салган әнисенең мәете өстенә кулын аскан Габделнур кайтып төште. Хәер, кайтып төштеләр.

Габделнур янында мех якалы пальто кигән, тупырсык иренле, калку күкрәкле, арттан, бил турыннан аска иңеп бетмичә пальтосы җыерылып калган сары чәчле, зәңгәр күзле бер яшь хатын да бар иде.

– Драстуй, старик, вот мы и прибыли, – диде Габделнур, кулын чигәсенә куеп.

Йортка таза бәдәнле хатын-кыз сулышы өрелде: салкын һава белән кершән-иннек, шәл исе таралды. Салкын, рәхәт, яшисе китерә торган саф һава керде.

Кызгылт төлке якалы соры пальтосын салган юантык яшь хатынга карап, Минҗан карт сүнгән трубкасын ысылдатып суырды да кызыгулы бер караш белән улына борылып авыр сулады:

– Берәү үлми, берәү көн күрми шул, – диде.

Моны әйткәндә картның авыр сулап куюының күп мәгънәгә ия икәнлеген берәү дә аңламады. Әмма бер мәгънәне аңладылар.

– Отец! Когда это случилось? – дип, Габделнур «гөрс» итеп сәкегә, әнисенең баш очына утырды.

Минҗан карт дәшмәде. Юантык марҗа да каушап калды, анысы марҗача тиз, чын йөрәктән кычкырып елый ук башлады.

– Гаделияне алып кайтыгыз! Симетбашка менеп төшегез, – диде хәрәкәтсез калган карт.

Бурычның нинди икәнен тәрҗемәчесез дә аңлап алган марҗа килен тиз генә киенә башлады. Минҗан карт аның килешле, тулы гәүдәсенә тагын бер караш ташлады.

Яшьләр тиз киенеп, тиз чыгып киттеләр. Минҗан картның күңел түрендәге көтелмәгән хәсрәт, борчу хисләре янына әллә ниткән, ул әле аңлап бетермәгән өр-яңа бер хис кереп кунаклады. Ул гомеренең гомер буена тулы тәнле хатын белән, кыйнаганда иркенләп, курыкмыйча бирерлек, сөйгәндә кай төшеннән сөйсәң дә шапылдап тавыш чыгарырлык хатын белән торырга кызыгып яшәгән иде. Бүген генә мәңгелек йортка таба юл алган Маһи карчыкның исә ни яшь вакытында, ни бала тапкач, тәненә ит кунмады: Минҗан картның өй идәне шикелле гомере буе шыгырдап торды. Гомере буе, кайнар аш пешереп, самавыр гөжләтеп, кара-каршы утыруның нәрсә икәнен белмәде. Гомере буе казан тутырып аш пешерер иде дә шуны базга төшереп куяр иде. Кайткан бер кеше баздан үзенә кирәк кадәр салкын аш алып менеп, ялгыз шуны ашар иде. Юк, марҗа килен андый булмас… Бу-у-улмас, анасын корт чаккыры. Менә Габделнур, ә?

Укыган кеше укыган кеше шул. Идрит-кудрит…

Утны кыса төшеп, Минҗан карт ян сәкегә барып таянып торырга булды. Астына сары тунын салды да сузылып ятты. Яшьләр әле бер сәгатьсез дә кайтып җитмәсләр. Тукта инде, ничек булды әле бу? Бер дә көтмәгән җирдән генә бөтенесе үзгәреп китә түгелме соң әле болай булгач?

Бу мут хатын монда тотмаячак малайны. Ул инде аны алып китәчәк үз якларына. Марҗага күңеле төшкән кеше аннан берничек тә арына алмый инде. Чибәр, шәп үзе килен. Оч-чень хураша, анасын корт чаккыры… Шуннан? Ялгыз калып, мин нишләрмен? Әнә безнең дәү абый әле җитмешкә җиткәч тә өйләнде бит. Миңа бит әле алтмыш кына… Алай-й… Чыннан да, нигә әле аптырарга? Үлгән артыннан үлеп булмый инде. Ә авылда тол хатыннар күп. Тик… бала ияртеп килә инде алар. Карт димәсәләр, ямьсез димәсәләр, килерләр. Шулай булгач, бераз гына «праваларны кәчәйт» итеп алганда ярый икән. Әй-й… Алгач-алгач, аны әнә шундыйны – тәненнән дәрт бәреп торганын аласы иде. Авылда андыйлар да бар. Кара ул фиршел кызны. Әгәр аның кылларын тартып карасаң? Кызмы-хатынмы инде, теге вакытта, агач астында ятканда икесенең дә күзендә ат тояклары уйный иде. Фатима малае да бер рәхәт күреп үлде, ярый инде…

XIII

Йортта итле шулпа исе таралган иде.

Камзулын чишеп, яулыгын чөеп җибәргән Бибиҗамал түтине – медпункт җыештыручы хатынны – чак-чак күндерделәр: авылда җиренә җиткереп дога, Коръән укучы юк иде.

Бибиҗамал түти бик авырлык белән генә риза булды, әмма укуын бер дә каушамыйча укый. Чөнки белә: күпме ватсаң да, хата табардай кеше юк. Аның тавышы моңлы.

– Бисмилляһиллязи ляйаззорры мәгы исмиһи шәйьин фил арзи вә ля фиссәмаи вәһвәс-сәмигыль газим-м-м…

Сугышта шәһит киткән лейтенант Рәимовның рухына дүрт хатын әнә шундый соңгы сәлам җибәрәләр, гадәтне үтиләр иде.

…Сораша килгән Фатима карчыкка Габделнур берни дә әйтмәде. Хәер, Минҗан картларның үз мәшәкатьләре зур булды: йорттан олы мәетне озату, керләрен юу, өчесен уздыру, җидесен уздыру кебек ыгы-зыгылар тынгач кына, кызыл шәльяулыгын плюш бишмәте өстеннән салындырып, Фатима карчык Ташкичүгә төште. Марҗа килен ду китереп өйдә эшләп йөри, Минҗан карт сәке кырында утырып тора иде. Фатима карчык килеп кергәндә Габделнур өйдә юк иде.

– Утыр, түргә уз, – диде Минҗан карт йөзенә кара кайгы чыккан Фатима карчыкка. – Утыр, малай хәзер кайтыр.

Фатима карчык юылган буяусыз урындыкны үзенә таба тартты, марҗа килен җәһәт кенә аның астына киез китереп салды. Минҗан карт, гадәттәгечә, сүзне турыдан башлады.

– Малайның сөйләшүенең бер дә рәте юк, – диде. – Татарчасын онытып кайткан. Килен дә әйтеп карады: ник миңа карыйсың, үз йортыңда әтиең белән, килгән кеше белән үз телеңдә сөйләш, диде. Мин, диде, аңа ник әбиҗәтсә итим? Нигә кеше җәфалыйсың, ди, минем аркада, ди. Хатын-кыз – аңлый, ә тегесе – юк. Килен әйбәт, оч-чень хуруший жена.

Җиңел-җиңел атлап йортка Габделнур килеп керде, өстендә таза шинель, башында фуражка, кулында бәйләнгән зәңгәр перчаткалар, бит-башка бик таза, чибәр күренә иде.

– Привет, бабушка, – дип, ул елмаеп, Фатима карчыкка кулын бирде. – Как живём?

Фатима карчык елап җибәрде:

– И бала, бала, бергә өч ел Ташлытау юлын таптадыгыз, бер атна эчендә киттегез… Ник минекен калдырып кайттың? Кайларда калдырдың? Сөякләрен күрдеңме, актык сүзләрен сиңа әйттеме?

Габделнур йөзенә борчулы кыяфәт чыгарды. Авыр сулап, шинелен, фуражкасын салды, ишек янындагы чөйгә элде, боҗрага бәйләнгән кәҗә яныннан соры тышлы, төлке якалы хатын-кыз пальтосын күчереп элеп куйды. Көзге янына килеп чәчләрен тарады, тарагына өрде, гимнастёркасын рәтләде.

– Мы отступали, – диде ул, көзге тирәсендә үзенең җилкәләрен, муеннарын сыпыргалап, – он попал под танковый обстрел. В общем, он погиб. Через два дня наша дивизия перешла в наступление, прорвала оборону, вот видите и меня… Осколочное…

Фатима карчык күзләрен мөлдерәтеп Минҗан картка текәлде. Карт трубкасына тотынган иде.

– Нәрсә сөйли, нәрсә сөйли бу? Күргәнме баламны? Үлгәнен күргәнме? Күмгәннәрме?

Минҗан карт ризасызлык белән тамагын кырды.

– Татар түрә булса атасын танымас, диләр. Менә шул инде. Оныткан… Теге сугышта мин дә дүрт ел йөреп кайттым. Онытырсың, бар… Онытырсың. Телеңне онытырсың, бар.

– Нәрсә ди? Күрдем, диме? Үзе күргәнме үлгәнен?

– Чигенгән вакытта үлде, ди. Үзе күрмәгән. Ике көннән шул урыннан наступайт иткәннәр, күренмәгән, ди. Син инде, килен, дога күндер улыңа. Әйбәт егет иде. Хуруший был баранчук… – Карт, килененә дә аңлатканына канәгатьлек хисе белән, почмак якка күз ташлады, килен анда самавыр булдырып йөри иде.

Фатима карчык юл буе яшь түкте. Ташкичү тавын ничек менгәнен сизмәде, Симетбаш урамыннан узганда, аның белән исәнләшкән кешеләргә эндәшмәде. Кара кайгысына батты.

Бер атнадан соң аның янына фельдшерица Сылу керде. Бу йортка аның беренче аяк басуы иде. Фатима карчык улының сугыштан аңа хат язып торуын белә иде, шуңа күрә бу чибәр кызны ерактан гына күзәтеп, үз итеп яратып йөри иде, менә хәзер йортка үзе килеп кергәч – түзә алмады, барып кочаклап алды, чишендерде. Үзе самавыр рәтләп йөрде, үзе йөрәк ачысы белән кызны күзләде, тикшерде. Бар икән мөлаемлык, ягымлылык. Кызның чытыр ак халаты өстенә таралып төшкән калын чәч толымнарына, тулы калку күкрәгенә, астан гына катлам сизелгән иягенә, ап-ак тигез муенына һәм тамчылы гөл чәчәге кебек чәч арасыннан күренеп торган колак йомшакларына карап, Фатима карчык саташты, самавырын сусыз куя язды. Йортка дару исе, чиста, ап-ак бүлмәдә, ак халатлы, йомшак куллы хатын-кыз докторлар караган вакытта гына борыныңа килеп бәрелеп, яшәргә өмет бирә торган хлороформ исе таралды. Сылуның төпсез кара күзләре яшь белән капланган иде, байтак вакыт ул сөйләшмичә стенадагы карточкаларга карап торды. Фатима карчыкның исә йөрәге телгәләнде.

«Ярабби, шушындый асыл зат безнең нигез өчен үскән бит, – дип уйланды ул, өзгәләнеп. – Нинди бәхеттән мәхрүм итте бит бу сугыш… Нәкъ минем улыма, бәгъремә дип кенә Ходай яраткан булган бит моны…»

Булмады. Үлгән кеше дә, калганы да бәхетсез. Сылу әнә шулай – шул минутта ук Фатима карчыкның йөрәк түренә кереп урнашты. Ул аңа үз кызы итеп, үз нәселеннән чыккан асыл зат итеп карады һәм, аркасыннан сыпырып, чәй янына утыртты.

Чәй янында Фатима карчык бер мөнәҗәт әйтте. Көйләп әйтте:

 
Чыгып китсә берәү илдин,
Аерылып туган җирдин,
Догасы мәкъбүл икән дип,
Харис вардыр пәйгамбәрдин1818
  Мәкъбүл – кабул күрелгән; харис – яклаучы, сакчы (фарсыча).


[Закрыть]
.
 

– Булмады, пәйгамбәрнең догасы булмады, – дип елап алды. – Кешеләрне рәнҗеткәндер әтисе. Бик каты куллы иде, дәүләт урманы дигәндә бер кешегә дә бөгелмәде, рәнҗеш алгандыр. Рәнҗеш үзенә дә, баласына да төшкәндер. Аллаһы Тәгалә әйткән, газизеңә бирермен, дигән, газизеңә…

Габделнур белән Сылу авыл советында күрешкәннәр икән. Габделнур аңа сугыш башланганнан бирле гел хат язган, гел бәйләнгән икән. Монысы ачыктан-ачык әйтеп язган: Асаф исән кайтса да, кайтмаса да, мин мәңгегә аныкы, дигән. Хатлар шуннан туктаган. Ә менә авыл советында очрашкач, Габделнур каушап калган, күрешкән вакытта күзләрен күтәреп Сылуга карый алмаган. Русча сөйләшкән.

– Күрдеңме үлгәнен? Сез бит бергә идегез. Асаф миңа гел язып торды бит. Күрдеңме? – дип, Сылу аны сораулар белән бөтереп алган.

– Сугыш сугыш инде ул, – дигән Габделнур, күзләрен читкә алып, – анда бер синеке генә үлми. Менә минем үземнең дә уч төбе нишләде. Осколочное.

Китәр алдыннан пальтосын кигәндә генә Сылу актыгын әйтте:

– Фатима апа! – дип өзгәләнеп сүз башлады ул. – Бу җирләрдә мин кала алмыйм. Әтием-әнием үлде, ике энем Уфада детдомда. Йөрәк җәрәхәтләп монда яши алмыйм. Асафың белән мин генә белгән бер серебез бар иде, ул серне белүчеләрдән дөньяда хәзер бер мин генә. Мин синең киленең идем. Сугыш кына аерды безне. Кырык беренче елның сентябрь ахырында минем өч айлык балам төште. Малай иде. Мин сиңа әнкәй дип, ул әби дип дәшә алмадык. Барысы да бетте…

Фатима карчык, телсез калып, сәкегә барып утырды.

Сылу чыгып китеп күпмедер вакыт узгач, ут алындырганда гына Гаделия килеп керде. Кулында төенчеге бар иде.

– Сине аш уздыра дип ишеткән идем, апай җаным, гаеп итмәсәң менә шуны ал, – дип төенчеген тоттырды. – Күптәннән саклап килгән бодай оным бар иде, ике килога гына бетмәс, токмач җәярсең, – диде. Шулай диде дә кинәт кенә Фатима карчыкны кочаклап елап җибәрде. – Дөньяларның бер яме дә калмады бит, апай җаным, әллә башларымны харап итимме икән, – диде.

Аннан Габделнурдан зарланып алды.

– Асаф турында сораша башлаган идем, нервланып сүгеп ташлады. Әллә бу сугышта ул гына үлгәнме, нәрсә сез берегез дә, икегез дә шуны гына сорашасыз, дип дулый. Әллә, ди, мин кайтканга шатланмыйсызмы? Минем, ди, бөтен теләгем сугыштан исән кайту иде, менә мин, ди, бүгенге көндә исән кайттым, миңа бәйләнмәгез, ди.

Чәйне озак эчтеләр. Гаделия чәйдән соң җитез-җитез генә малларны карап, төнгә ашарларына салып керде. Бу хуҗалыкның ул рәтен белә, көзләрен-кышларын килгәләп, кич утырып киткәли иде.

Керде, өстенә киде, чынаяклар юып яткан Фатима карчык янына кече якка чыкты да йөрәк ачысы белән әйтеп куйды:

– И апай җаным, шушы йортларда бергә-бергә гөрләшеп яшәрбез дип кенә дөньяда тора идем, актык өметләрем дә киселде, – дип, мамык шәле белән авызын төреп, елый-елый йорттан чыгып китте.

Фатима карчыкның башы авырта иде, аңгы-миңге килеп йөрде дә барып ятты.

Дүрт кубометр утынына һәм иптәшлегенә кызыгып кыш башында гына квартирага керткән укытучы кыз Зәйтүнә дәфтәрләрен күтәреп кайтып кергәндә, ул башын бәйләп ята иде. Хәлсез тавыш белән:

– Кызым, мичтәге ашны үзең ал, самавырны яңарт, кәефем шәп түгел, – диде.

Шулай да иртәгесен үзен кулга алды, йөгерде, бар булганын пешерде һәм, өч карчыкны чакырып, йола буенча улы алдында соңгы бурычын үтәде. Бибиҗамал карчык кыюланып китте, чын абыстайларча борын аша гына түгәрәкләде:

– Авыр туфраклары җиңел булсын, ахирәттә барча-барча туганнары, якыннары, сөйгәне белән кавышырга насыйп итсен, яшь җаннарны кыйган явыз Гитлерларның кыямәт көнендә телләре авызларыннан чыгып җирдә сөйрәлеп йөрсен, Аллаһы Тәгалә ул Гитлерларны утлы табаларда яланаяк бастырып торгызып җәзаласын, – диде.

Барысы да «амин» диделәр һәм стенадагы герле сәгатькә күз салдылар. Мал карар вакыт җитеп килә икән…

Апрель ае эчендә Симетбаш авыл советыннан дүрт кеше читкә китте.

Атна саен колхоз идарәсенә районнан телефонограмма килеп торды: сезнең колхоздан фәлән-фәлән җирләргә җибәрү өчен фәлән кадәр кеше бүленергә тиеш, үтәлүе турында хәбәр итегез.

Атна саен идарәгә, авыл советына районнан оргнабор вәкиле килеп торды: шәһәр заводларына шуның кадәр кеше, Амур өлкәсенә шуның кадәр, азат ителгән өлкәләрнең хуҗалыгын торгызырга шуның кадәр, дип тукып торды.

Әмма Симетбаш авыл советыннан чыгып китүчеләрнең нибары берсе – Гаделия генә оргнабор планы язылган графага «+» билгесе куярга ярдәм итте: Гаделия авыл белән эшне өзеп язылды да китте. Шәһәрдә авиация заводына эшчеләр туплаган вакыт иде. Авылда әллә ни үзгәрешләр булып бетте: һич тә көтмәгәндә Симетбашта почта бүлеге ачтылар, авыл советының бер бүлмәсенә калайлы зур сандык керттеләр, чыбыклар суздылар, тимер мич өстенә иске котелок белән сургуч куеп кайната башладылар. Дусяны бәхет басты: сугышта да ул элемтәче иде, балага узмаган булса әле дә Украина җирләрен азат итеп, ил чикләрендә телефон аппаратыннан шатлыклы йә ачулы приказлар алып, тапшырып утырыр иде. Тормыш менә шулай үзгәреп китте, Габделнур аны эшкә урнаштыру мәсьәләсендә гадәттән тыш зур җитезлек күрсәтте. Хәер, үзе дә тиз урнашты ул: кул төзәлгәнче сугышның бетеп кую ихтималы да бар иде, киләчәкне кайгыртырга кирәк иде. Мәктәптә төрле фәннәрдән унтугыз сәгать нагрузка табылды. Шул арада татарчага да өйрәнде. Бер дәрестә ул бака суйды, икенчесендә винтовкага өйрәтте, өченчесендә иң зур уртак ваклаучыны таптырды. Әлегә тормыш ярыйсы гына бара иде, эштән кайтышлый ул элемтә бүлегенә керә, анда кызыл-чиягә буялган такта барьер артында битенә тут йөгергән юантык Дуся утыра, печать баса, ябыштыра, яза. Дуся күзгә күренеп инде юаная иде, һәм күрше-күләнгә ара-тирә Минҗан карт әйткәләп куя иде:

– Безнең титарай сугышта да тик ятмаган, терекөмешне тегендә үк йөгерткән булган.

Киленне эчтән генә бик яратты Минҗан карт. Әмма кешегә мактарга ашыкмады. Тик бер генә нәрсәне аңлый алмый интекте ул: чәчен тарагач, килен чәчле тарагын өстәлдә калдырып китә иде. Киленнең үзе барында Минҗан карт әллә ничә мәртәбә таракны өстәлдән алып куеп карады, юк, файдасы тимәде. Трубка тартса да, бик чисталыклы кеше иде карт. Шуңа күрә «киленең ничек?» дип сораганнарга бер дә кистереп җавап бирмәде.

– Мактар идем – торганым бар, яманлар идем – торасым бар, – дип кенә эшне бетереп куя иде.

Габделнур, хатыны янына кереп, яңа килгән гәзитләр караштырып утыра, ара-тирә Дусяга ярдәм итә, дүрт авылга килгән хатларны таратыша иде.

Ах, кертмәскә иде барьерның бу ягына Габделнурны. Әгәр моның нәрсәгә китереп чыгарасын белсә, кертмәгән булыр иде аны беркатлы, сөйкемле Дуся. Хәер, тормышның җайланып килгәндә генә кинәт чыгырыннан чыгуының сәбәбен Габделнур барыбер әйтмәде аңа. Бу мәңгелек сер булып калды. Кинәт кенә беркөнне эштән бергәләп кайтканда, Габделнур кибеткә кереп тәмәке эзләде (ул тартмый иде), юлда берни сөйләмәде, ах та ух килде, авыр сулады, кайткач әтисеннән бер төрерлек тәмәке сорап алды, төнлә ятканда хатынының юантык биленә кулын салмады, Дусяның йомшак кулбашына, гадәттәгечә, авызын куеп йокыга куермады. Йокламады да. Сәбәбен әйтмәде.

Ул көн Габделнурның бөтен яшәешен үзгәртте, аны тинтерәтте, Симетбашка килгән хатларны актарып утыра иде ул. Хат таратучы әле килеп җитмәгән, хатлардан әле саламлы чана, капчык исе килеп тора иде. Арадан өчпочмаклы бер хат аның күзләренә мина ярчыгы булып килеп бәрелде. Хатта «бесплатное» дигән өч кырлы штемпель басылган, «Раимовой Фатиме» дип адрес язылган, ә ахырында Асафның үз кулы беләнме-түгелме – «Р. Асаф» диеп куелган иде.

Габделнурның башына кан йөгерде, хатны тоткан кулын яза алмады, тыны кысылды. Ике фикер анда нәкъ биш-алты секунд көрәште. Хат аның кесәсенә керде. Кинәт кенә торып чыгып, авыл советы ишегалдындагы такта бәдрәфкә кереп бикләнде дә, дер-дер калтырап, кыска хатны укып чыкты, һәр сүзе йөрәк бәгырен телгәләде, миенә авыр кургаш, кайнар ярчык булып тулды.

«Хөрмәтле Фатима апа!

Сезнең улыгыз лейтенант Рәимов белән без бер палатада ятабыз. Ул әлегә хат яза алмый, врач рөхсәт итми, ләкин инде савыгабыз, рәтләнәбез. Сез аннан хат алмагач борчылгансыздыр инде, әмма шатланыгыз: аңа сөйләшергә рөхсәт иттеләр. Ул батырлыклар күрсәткән егеткә охшый. Бер ун көннән үзе хат язар. Мин Горький ягыннан, әнием, хатыным, ике балам бар. Сәлам белән лейтенант Долгаршин Шәүкәт. 10 апрель, 1944 ел».

Асаф исән? Асаф исән калган? Үлмәгән? Бу хатны ни эшләтергә? Бирергәме, юкмы? Бирмәсәң нәрсә отасың? Барыбер бит хатлар киләчәк. Димәк, Асаф теге бәрелештә исән калган. Югыйсә танклар һөҗүме вакытында ул участокта җирнең асты өскә килгән иде, фашистлар снарядны кызганып яудырмады ул көнне. Юл өстендә шуышып йөргән ике солдат өстенә күпме ут койды беренче танк. Асаф җан ачысы белән кычкырды шул вакытта:

– ПТР кайда? Ник атмыйсың? Ник мине прикрывать итмисең, гад! – дип, юл өстендә тәгәри-тәгәри шуышты, соңгы минаны оясына урнаштырганда да ачы тавыш белән өзгәләнде: – ПТР кайда? Кайда, дим, шкурник!

Габделнур исә, ПТРны алабута арасында калдырып, кюветтан артка таба йөгергән иде. Бер мина куелмаган дип, башыңны ничек снаряд астына тыгасың? Сугышның язмышын бер мина хәл итәмени? Ул бит, җитмәсә, яралы да иде: сул кулының аркасына килеп кергән ярчыкны кыр госпиталендә, палатка эчендә ярып алдылар, шулай булгач, сугышчан бурычын үтәмәгән дип аны кем әйтә ала?

Бу хатны нишләтергә соң? Габделнур аны йомарлап уч төбенә кысты, яралы кулның уч төбе әлегә начар сизә иде, әмма хатны кыскач тирләп китте, сулык-сулык итеп сызлый башлады. Ул гаепле түгел бит монда… Танкларны ул чакырып китермәгән бит. Колодяжный белән Балахоновны җибәрмәскә иде. Имеш, балалары бар. Димәк, Асаф үлемгә теләп барган. Иптәш булсын өчен Габделнур белән Лукинны үзе янында калдырган. Үләргә дип… Лукинның авыр ярадан үлгәнен әйттеләр. Расположениегә кайткач аңына килгән. Үләр алдыннан сораган, имеш, лейтенант исәнме? Танклар узмадымы?

Юк, танклар узмады ул көнне. Ул участокта фашистларның җиде танкы утырып калган шул вакытта…

Габделнур хатны почтага кире кертеп бирә дә, ташлый да алмады. Әмма иртәгесен Дусяны, елатып-елатып, район үзәгенә җибәрде: почта начальнигының рөхсәтеннән башка эшне болай гына ташлап китә алмый иде ул.

Минҗан карт малай белән киленнең кинәт кенә илдән чыгып китүенә әллә гаҗәпләнде, әллә гаҗәпләнмәде. Төенчекләр, багажларны ат чанасына төяп бетергәч кенә, Габделнур капка баганасына сөялеп торган әтисе янына килде һәм татарча сүз кушты:

– Йә, әти, хуш, – диде. – Без Ташкент ягына китәргә булдык. – Как устроимся, мы тебе напишем.

Су тонып торган карлы-балчыклы урамнан лачтор– лочтыр ат кузгалды, апрель кояшының биткә бәргән нурында марҗа киленнең яшь бөртекләре ялтырап куйды.

Минҗан карт шикләнмәде: бу – малай белән актык күрешү, актык аерылышу иде.

Ат урам чатында күмелгәч, ул өенә кереп китте һәм иркенләп бер трубкасын тутырды. Бу соңгы ике ай дер селкетеп алды бит әле…

– Һи-и-и, миңа хәзер ике дөнья бер, уртасы – камыр. Майть якасына. Әйдә, китсеннәр, – диде. – Болай бер башым да бер… Ни теләсәм, шуны эшлим. Үзем турында уйларга кирәк. Хәзер миңа Алла ирек биргән, патша билет биргән. Идрит-кудрит…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации