Текст книги "Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 23 (всего у книги 37 страниц)
Тынгы белмәс кешеләр
Хәбиб, чыннан да, рәхәтлек диңгезендә йөзә иде. Аның көньякта беренче булуы, диңгездә беренче коенуы. Докторлык диссертациясе язылып беткән, алдагы уку елында ул монография әзерләргә тиеш, гомер әнә шулай алдан ук бүлгәләнеп, планлаштырып куелган. Ә хәзергә әле ул курорт шәһәренең «кыргыйлар» пляжында кояшта кызына.
Дөнья рәхәт, дөнья киң…
Яр буенда мәһабәт чинар агачы тора. Кыя өстендә платан, кипарис, лавр… Зәңгәр-яшькелт дулкыннар ярга китереп бәрәләр дә миллионлаган чуерташларны сөйләштереп кире чигенәләр. Аннан тагын, тагын. Еракта, горизонтта, ялгыз җилкән чайкала. Күк йөзендә болытның әсәре дә юк. Дөньяның бөтен мәшәкате онытыла, кан йөреше, сулыш иркенәя. Күңелгә шигърият килә. Бу диңгез буенда Пушкин булган. Ул аңа илһам биргән. Монда Айвазовский үзенең мәшһүр рәсемнәрен ясаган. Шушы дулкыннарда чайкалып Дәрдемәнд чит илгә сәяхәт иткән. «Кораб» шигырен ул, бәлки, шул сәяхәт тәэсире астында язгандыр. Менә бу чуерташка, бәлки, Пушкин басып узгандыр. Ташларның теле булса, әллә ниләр сөйләрләр иде…
Шуларны уйласаң, үзеңнең төп эшеңне онытып, тарихчы, шагыйрь, рәссам, музыкантка әйләнәсең.
– Ә синдә быел ящур булдымы? – дигән тавыш колагыңа кергәч айнып китәсең. Нинди ящур? Пушкин белән Айвазовскийга ящурның нинди катышы бар?
– А шту син, – ди берәү аңа, җавап итеп, – мине аяктан екты ул. Өч көн эчендә алты йөз илле баш мөгезле эре терлек зарарланды (сыер дими, мөгезле эре терлек, ди).
Колхоз, совхоз җитәкчеләре икән. Чуерташлар өстенә түгәрәкләнеп утырганнар да гәпләшәләр. «Бездә» димиләр, «миндә», «минем» диләр.
– Ә мин быел аякны алдан киендем. Күрше өлкәдә ящур башлануга, тиз генә вакцина кайтарттым. Бөтен ветперсоналны аякка бастырдым. Синең нәрсә ул, алты йөз илле баш. Менә миндә ул. Безнең якта, гомумән, вак хуҗалык почётта түгел. Миндә сигез мең баш мөгезле эре терлек бар.
– Ә синең чәчүлек мәйданы күпме?
– Ә минем… Ә минем… Яшелчә белән мин нишләдем быел. Утырттым йөз илле гектар иртә өлгерә торган кәбестә. Бөтен районында бер миндә. Шәһәрдән трест начальниклары килеп чәчләре белән җир себерәләр, слушай. Миңа да миңа, диләр. Мин тегеләргә шалт берьюлы ун машина кәбестә. Ә ул вакытта бәясе күпме аның? То-то.
Колхоз председателе, совхоз директоры, зоотехник, агроном – барысы бер түгәрәктә. Инде аркалары пешкән, бик күп папирос тартылган… Инде диңгез дә бик җылынган. Ләкин суга керү онытылган. Барысының да кулларында «Сельская жизнь» газетасы. Чуерташлар шыбыр да шыбыр күчереләләр, берсе үзенең терлек абзарларының планын күрсәтә, икенчесе үз басуының рельефын тасвирлый.
– Менә син миңа килеп чык әле…
– Менә кайтышлый, әйдә, миңа туктал. Мин сиңа «Газ-63»нең рамын бирә алам.
– Ә механизаторларга бай түгелме син?
Пляжда кемнеңдер транзисторы концерт тапшыра. Зәңгәр дулкыннар тавышына ультразаманча җыр кушыла:
Здравствуй, аист,
Белый аист…
Транзистор тагын бер мелодия тотып алды.
Это было недавно,
Это было давно…
– И мин нишлим? Тотам да алам теге машинаны. Безгә аммиакка көйләргә нәкъ шундый машина кирәк иде. Шуннан нәрсә була? Бер атнадан мине – прокуратурага. Прокурор да дус кеше – икебез дә райком члены. Юк, ди бу, бюрога тапшырам, ди. Совхоз ите белән алай үз белгәнеңчә сату итәргә юл куя алмыйбыз, ди. И нәтиҗәдә – строгач. То-то…
Икенче бер төркемдә сәүдә кешеләре гәпләшәләр. Берсе тырышып-тырышып нәрсәдер исбат итә. Эшләп-эшләп ниндидер бер ялгышлык ясаган булырга тиеш.
– Миңа үз системама кайтырга кирәк… Үз системамда миңа җиңел. Склад мөдиренә ышанып кына харап булдым мин. Минем үз системам…
Төшке аш вакыты җитте, тынгысыз кешеләр әле суга кереп тә карамаганнар. Транзистор хуҗасы инде баскыч буйлап өскә күтәрелеп бара, җырчы артистның купшы тавышы кыя өстеннән диңгез буена тарала:
Это было недавно…
Чуерташлар арасындагы әңгәмәнең өзек-төтек кисәкләре өскә дә ишетелә.
– Хезмәт дисциплинасы булсын өчен…
– Ящур буенча галимнәр…
– Кул белән савуга чыкмый. Мин үзем…
Ә көньяк кояшы алардан көлгән сыман кыздыра да кыздыра…
Хәбиб шаккатып тыңлап ята. Дөньяда филологиядән башка мәсьәләләр, проблемалар була икән. Филология белән алыш-биреше булмаган кешеләр дә яши, ял итә, сөйләшә, музыка тыңлый икән… Тынгы белмәс кешеләр тормышның башка тармакларында да була икән…
Күрешкәнгә кадәр…
Район үзәгендәге ресторан каршына ак «Жигули» килеп туктады. Үз машинасыннан кеше бервакытта да ашыгып чыкмый. Дәүләт машинасыннан гына ул кеше туктар-туктамас сикереп чыга да хут белән кабина ишеген селтәп җибәрә, ишек чыкылдап ябылганда, теге кеше инде ике-өч адым ераклыкта була. Ә монда алай түгел. Бераз вакыттан соң гына, сак хәрәкәт белән, машина эченнән күзлекле, ак кепкалы Хәбиб чыкты. Нәкъ шул вакытта рестораннан аның каршысына Марат чыгып килә иде. Көтелмәгән очрашудан икесе дә аптырап калдылар.
– Кемне күрәм мин! – диде Хәбиб, елмаеп. – Ничә җәйләр, ничә кышлар! Ничек шат мин сине күрүгә!
Соңгы вакытта Хәбиб гел шулай стилистик дөрес җөмләләр белән генә сөйләшә иде.
Маратның өстендә гади генә бер катлы зәңгәр хэбэ куртка, аягында «Спартак» ботинкасы, изүе ачык. Хәбибнең ялтыравыклы туфли, модный кримплен чалбары янында Маратның киемнәре тагы да гадиләнеп калды.
– Менә без шулай, – диде Марат, Хәбибнең үтә күренмәле аксыл-алсу кулын үзенең бирчәйгән каты учына кысып, – көненә бер тапкыр капитальне итеп ресторанда ашап куябыз. Аннан кичке якта йә эләгә ашау, йә эләкми. Бөтен тормыш – кырда. Холостяк тормышын үзең беләсең…
– Ну инде, үзең дә. Әллә кайчан өйләнеп семья корасы. Сиңа ничә хәзер? Әйе, син миннән ике генә яшькә кече. Ошады сиңа егет булып йөрү…
– Юк, туганкай, ошаудан түгел инде ул. Вакытында кирәк иде. Нәрсәдер шуңа комачау иткән. Соңга калып укумы? Ничек диләр әле: егермегә кадәр кеше үзе өйләнә, утызга кадәр кеше өйләндерә, утыздан соң шайтан үзе өйләндерсә генә, диләрме? Хәзер инде вакыт юк. Эшкә чумылды.
– Юк-юкта, кызлар тирәсенә баргалап кайтасыңдыр әле? – Хәбиб канәгатьлек хисе белән көлде. – Йә, минем авылга кайтыш. Әйдә, алып кайтам. Бәлки, синең персональный бардыр?
– Юк, туганкай. Алай ук түгел. Бөтен идарәгә ике машина. Мин аларны күбрәк баш агроном белән баш зоотехникка бирәм. Үзем – попутныйда.
– Ну, алай солидно буламы соң? Идарә начальнигы һәм… попутныйда.
– Миңа шулай ярый әлегә. Бензовоз, сөт машинасы, аммиак машинасы… Ә бүген, чыннан да, үзебезнең авылга кайтасы идем. Анда берсекөнгә без зона киңәшмәсе үткәрәбез: безнең группа яңа тип тавык фабрикасы төзеде.
– Нәрсә, әллә көненә ике йомырка салалармы? – дип шаяртты Хәбиб. – Сезнең монда эш болай да бара инде: егылганны түбәләмә…
– Юк, бер генә йомырка. Ләкин барлык эш төрләре автоматлаштырылган. Йомыркаларны сортларга аеру, санау, номер сугуны автомат башкара. Фабрикада ак халат кигән оператор утыра, һәр сектор телевизион системага тоташтырылган. Оператор, кирәк булганда, кнопкага басып кына кирәкле секторны күзәтә. Берсекөнгә зона җыелышы. Җаваплы кешеләр – Ленар да мин… Мин дә авылга кайтам. Тик мин бер сәгатьсез бушамыйм әле.
– Һу-у, рәхим ит! – Хәбиб алтын сәгатенә карап алды, кулын «Жигули» ягына таба артистларча сузып мәгънәле жест ясады.
«Җигули»ның арткы тәрәзәсеннән эчтә таратып ташланган газета-журналлар күренә иде: «Америка», «Журнал мод», «Англия» һәм французча, гарәпчә бер-ике газета.
– Минем монда китап кибетендә йөрисем бар. Димәк, – ул тагын кояшта алтын сәгатен ялтыратып алды, – димәк, унбиш минутсыз икедә мин нәкъ шушы урында туктыйм. Шул вакытта син штык шикелле монда бул!
– О’кей! Мин идарәгә чаптым…
Юлда күбрәк Хәбиб сөйләде.
– Ленардан машиналар сорадым. Әнине күчерәм. Болай яшәп булмый. Ул ялгыз, ә мин гел кайтып йөри алмыйм. Ул, билгеле, эчтән миңа үпкәли, сиздерми генә. Гел авыл юлын таптыйсың дип, Фрида да сүз чыгара. Кеше төсле бергәләп ял көнен уздырасым килә, ди. Аны да аңларга мөмкин. Менә, шулай итеп, мин ике арада корбан тәкәсе булып калдым.
– Ничек, Гаҗилә апаны шәһәргә күчерәсеңме?
– Әйе, йортны дачага алып китәм. Минем җир участогым бар, буш көе тора. Әнинең сыерын саттырдым. Үзе быелдан пенсиядә. Ленар йөк машиналары бирермен дигән иде иртәгә…
– Үзе ризамы соң? – Марат авыр сулады. Гаҗилә апаны шәһәр урамында итеп күз алдына китерергә тырышып карады – булдыра алмады.
– Миңа инде бу мәсьәләне үземә хәл итәргә туры килә. Чөнки бик җаваплы ел минем. Булыргамы, булмаскамы? Мәсьәлә шулай тора. Көннәр эчендә минем докторский тикшерелә. Әле бик яхшы дип тапканда да, бер ел аны рәтләп гомер узар. Безнең татар теле-әдәбияты галимнәре арасында хәзер шулай: докторлыкны якламаган кеше галимгә дә, кешегә дә исәпләнми. Доктор булсаң, сиңа шайтан үзе абый түгел. Хәзерге көндә татар филологиясендә фәннәр кандидаты ватылган тиен тормый. Шулай булгач, нигә әле миңа да доктор булмаска? Мин нәрсә, юкә белән тегелгәнме әллә? Дөрес, ВАКка1515
ВАК – Высшая аттестационная комиссия. Диссертацияләр карауның соңгы инстанциясе.
[Закрыть] яравы кыен. Юк-бар тема белән анда борын төртсәң – капкадан борыл.
– Ә шулай да нигез бетерү – зур нәрсә. Кызганыч…
– Кара әле, дускай! Нәрсә син миңа миемне канифольлисең? Кызганыч та кызганыч… Мин үзем кызганыч түгел идемме сиңа? Мин бит атасыз үскән бала… Мин тормышымны менә шулай кордым. Атасыз үсеп тә, начармыни? Рәхимле бул, минем үткәнем белән дә исәпләш. Мин бит нульдән башлаган кеше.
– Ну, атасыз дип инде. Менә мин дә атасыз… Әмма йортны бетерәсе килми әле. Тәрәзәләренә такта сугылган, тузып утыра, ләкин бетерәсе килми.
– Анысы, синең атасызлык икенче ул: утызны узгач атасыз калу ул инде табигый. Сиңа җил-яңгыр тимәде. Хәер, хуҗалыгыгыз беркайчан да ныклыгы белән аерылып тормады.
Гаҗилә апаның каралты-курасы председатель Вәлиулла карт хуҗалыгына караганда ныграк иде.
Хәбиб елмаеп куйды.
– Доцентның саклык кенәгәсе нык булгач… Аена өч йөз егерме бит.
– Ә безнең әтинең семья өчен барлыгы ни, юклыгы ни, – дип, Марат үз фикерен алга сөрде. – Абзарда ничә сарык барын белмәде ул. Колхозчы тук булганда, без ач булдык. Имеш, председательгә ярамый. Абзарда – салам түбә. Сугышка кадәр ябылган. Өрлекләре черегән. Әти минем армиядән кайчан кайтасымны да белмәде. Кайтып төшкәч: «Ничә ел булдың, бик тиз кайттың түгелме?» –диде. Әти – колхозныкы иде, минеке түгел. Общественный әти. Так что, мин дә ярым ятим булып үстем.
Машина инде туган авыл кырларыннан чаба иде. Чаттан тавышсыз гына шуышып ак машина килеп керүгә, урамдагы зур кызгылт әтәч куркынып кытаклап алды, тавыклар телендә «игътибар, тапталмагыз» дигән сыман команда бирде.
Иртәгесен Гаҗилә җиңгинең әлегә тап-таза өенең түбәсенә кадак суыргычлар тоткан ике кеше менеп утырган иде. Өй түбәсеннән кадак суыру бөтен авылны сискәндерде. Янгын сарае янындагы рельс кисәгенә арба кендеге белән бәрсәләр, авыл шулай сискәнә. Суярга дип еккан вакытта ат шулай бөтен кешеләрнең күңелен өшетеп җан ачысы белән кешнәп җибәрә…
Ә бүген авылда кадак суырган тавыш. Гаҗилә җиңгинең капка төбендә прицеплы йөк машиналары. Читтәрәк күрше Галләмгали агайның шомырт күләгәсендә ак машина.
Хәбиб үзе Ленарларның бакчасында чия агачлары астындагы эскәмиядә утыра. Ленар белән Марат инде киңәшмәгә кагылышлы мәсьәләләрне сөйләшеп бетергәннәр иде. Җиргә утыртылып эшләнгән кечкенә өстәл өстендә бер шешә тора. Өчесе дә тәмәке кабызганнар. Өчесе өч төрле итеп тарта. Марат – даими, аның үзе яраткан маркасы бар, аныкы гел «ВТ». Ленар – бик сирәк кенә, аена бер-ике тапкыр гына, иң якын кешесе барында гына. Аның машинасының тартмасында «Опал» сигареты йөри. Хәбиб исә компаниядә гел тарта. Аның сигаретлары гел затлыдан, бик озыннан булыр. Бу юлы аның кесәсендә күзеңнең явын алырлык матур тартмалы «Бородино» иде. Ләкин Хәбиб бервакытта да төтенен йотмый. Суырып ала да, тын алмыйча, төтенне авыз эчендә тота. Аннан боҗраландырып чыгара. Тартучы булып та исәпләнәсең, үпкәгә зарары да юк…
– Авыл кечерәя, – диде Ленар. – Бу авылны киләчәктә, телисеңме, теләмисеңме, үзәк усадьбага күчерергә туры киләчәк. Моның перспективасы юк. Менә хәзер авылга су кертергә мөмкин. Унсигез меңгә төшәчәк. Перспективасыз авылга нигә акча әрәм итәргә?
– Ә авыл бетү нәрсә дигән сүз? – дип сорады Хәбиб.
– Авыл бетүме? – Марат елмайды. – Менә бу йортларның барысын да колхоз үз исәбенә теге үзәк усадьбага күчерә. Яки типовой йортлар сала. Анда уты, суы, кибете, мәктәбе, гастрономы, дежурный кибете, ательесы, больницасы, почта-телеграфы, ял паркы. Моңа халык үзе теләп күчәчәк…
– Ә безнең зират? Безнең урамдагы коелар? Ә чишмәләр? – Хәбибнең гаҗәпләнүе арта барды. Ул кинәт кенә стаканына үрелде, Марат белән Ленарны гаҗәпкә калдырып берүзе эчеп тә җибәрде.
– Соң, нәрсә әсәрендең әле син, профессор? – диде аңа Ленар. – Нигә дип үзең нигезеңне бетерәсең? Гаҗилә апа, беләсеңме, күпме елады? Син аны анда баргач күпме яшәр дип беләсең? Синең укыганың бармы «Ищи в двух мирах» дигән китапны? Ач калгач, резервациядән чыккан соңгы индеецны галимнәр яхшы шартларга куеп яшәткәннәр. Нишләгән дип уйлыйсың? Санаторий шартларына түзә алмаган – үлгән.
– Йә инде, син минем әнине резервациядәге индеец белән тиңләмә… Орденлы колхозчы хатынны.
– Болай гына әйтүем. Гомере буе колхозда эшләгән, сыер асраган, бәрәңге бакчасы караган әниеңне син үзеңнең комфортлы квартирыңа илтеп куясың. Аннан сумка тотып көненә бер тапкыр каршыгыздагы кибеткә ипи, кефир алырга йөрер ул. И-их, минем үз әнием булса… – Ленар авыр көрсенеп читкә борылды.
Хәбиб исә мөлдерәтеп Ленарга карады да телсез калып утыра бирде. Ахрысы, ул исереп китте. Яңадан стаканына үрелде, аның элек мондый гадәте юк иде. Ул Ленарга табарак шуышты, аның җилкәсенә кулын куйды, Хәбибнең теле көрмәкләнә иде, ул чак-чак сүз башлады:
– Бетермә… Бетермә авылны, дускай. – Хәбибнең күзлек пыялалары тирләде. – Бетермә. Бу авыл беткәч, минем фәнем нигә? Минем докторскием нигә? Бетермә… Аннары мин үзем нигә?
– Кызык син, профессор, – дип елмайды Ленар. – Син безнең остаз Хәсбиевкә охшагансың. Беләсеңме, ничек булган? Газетада хәзерге интеллигенция бакча үстереп, дача салып тәмам хосусый милекчегә әйләнеп бетте дип мәкалә язып чыккан. Озак та үтмәгән, үзе дә җир алып дача сала башлаган. «Нигә үзең хосусый милекче буласың?» – дип сораганга, ул болай дигән: «Дача –минем бердәнбер ял итә торган урыным, сез аңа тел тидермәгез…»
Ленар белән Хәбиб көлделәр. Марат көлмәде, бераз гына усалланып сөйләшеп алды.
– Авылны кем тотсын соң? Үзең авылда калдыңмы? Юк, калмадың, әнә кая үрмәлисең. Малаең монда кайтачакмы? Юк, шәһәрдә калачак. Инде, шәт, аспирантура турында кайгыртасыңдыр. Сез бит шулай, балаларыгыз әле бишенче класста укый – сез инде факультет сайлыйсыз. Унынчыга җитәләр, инде кафедра, җитәкче сайлыйсыз. Бишенче курста инде сез өйләндереп, улыгызга кооператив квартир сала башлыйсыз. Инде анысы җитмәгән, күпме гомере калган әниеңнең нигезен кубарасың. Менә бит сез нинди – перспективалы! Ә без монда – авылны бетермик!
Хәбиб юашланып китте. Баягы дөрес төзелгән җөмләләрнең заты калмады. Маратка ул рәнҗү катыш карады.
– Йә, син, үлчәбрәк. Син үз каланчаңнан карап сөйлисең. Әйтәм бит, мин – атасыз, ятим үскән бала. Минем юлым дөресме, ялгышмы, әмма үзем салган юл…
– Нәрсә, минеке кеше салган юлмыни?
– Юк, алай димим. Минем юлыма тимәгез. Ярый ла, синең тыл нык иде. Сиңа бер дә алга таба үсмәсәң дә яшәп була иде. Шулай да тырыштың. Ә мин? Мин үскән шартларда мин бары тик бик нык тырышсам гына исән кала, алга бара ала идем. Мин үсәр өчен мөмкин булган юлдан, үземнең көчем җитәрлек юкалыктагы асфальтны күтәреп чыктым. Мин – әтисез бала.
– Пүчтәк сүзне ташлагыз, – диде Ленар, кызара ук башлап. – Сезнең арада иң әтисезе – мин. Мин – әтиле әтисез. Минеке – бар да, юк та. Мин нишләргә тиеш, алайса? «Гөлләр көзен саргаялар» дип җырлап йөрергәме?
Өчесе дә көлештеләр.
– Ну, таптык сүз, – диде Ленар, бераз торгач. – Әтисез дә әтисез. Сакаллы сабыйлар… Дөнья әтиләр кулыннан безгә күчте хәзер. Кырыкка җиткәч ирләргә болай сөйләшергә оят. Тиздән үзебезгә штурвалны тапшырырга туры киләчәк. Ә без – малайлар шикелле – әтисез дә әтисез… Ташлагыз! Сытык кешеләрне яратмыйм. Заман сытыклар кулында булырга тиеш түгел. Заман – йөрәклеләрдә, беләклеләрдә. – Ленар урыныннан торды. – Йә, егетләр, – диде ул, – миндә конкрет тәкъдим бар. Бүген ял көне. Колхоз председателе дә кеше. Балык күле буенда бик шәп куаклык бар. Шул куаклык уртасында бер алан бар. Нинди фикерләр булыр?
Тәкъдим бертавыштан кабул ителде.
Күл көзге кебек тигез, тыныч иде. Аның әйләнәсен тал куаклары урап алган, ул куакларның чуклары суга башларын игән, тыныч күл өстендә аларның шәүләсе кабатланып сихри тирәнлек, әкияттәгедәй су асты патшалыгы хасил иткән иде. Су исе, тал исе борынны кытыклый, анда-санда кояш нурына көмеш йомычкадай сикереп чыккан сазаннарның чупылдап уйнаганы күренә иде. Өч ир, плащлар җәеп, куаклар арасыннан күренгән бу сихри декорациягә карап, озак яттылар. Ачылган шешә дә, су, тал исе дә башны әйләндерә иде.
Хәбиб сөйләшмәде. Эчемлектән дә авыз итмәде, бүген ул китәргә тиеш иде. Ярты сәгатькә аннан нибары бер җөмлә чыкты.
– Бу күлнең көзгеле өсте ничә гектар? – дип кызыксынды ул. Әмма Ленарның җавабын ишетмәде дә, аңламады да. Бу болай гына бирелгән сорау иде. Шулай итеп, сүз кыза алмады.
Бераздан торып күл тирәли әйләнделәр. Җәйге көн кичкә таба авышкан иде, эссе көн кичкә авышкан бервакытта Җир йөзендәге бөҗәкләр гөжләп ала, күбәләкләр куыша, чикерткәләр сикерешеп уйный. Бу вакытта тереклек тилпенеп ала, бөтен җан иясе яшәргә, үрчергә, табигать матурлыгына сокланырга, яшәүнең кадерен белергә омтыла. Бу вакытта балыклар да җырлый, имеш. Бу вакытта кошлар парлап очалар, ерактан бер-берсенә эндәшәләр, күгәрченнәр өй түбәсенә чыгып үбешәләр, гөрлиләр…
Күл өстеннән урманга таба бер козгын очып үтте. Коры нарат бүрәнәләре яңгырагандай, «коңкъ», «коңкъ» дип тавыш бирде. Ерак урманнан аңа шундый ук тавыш белән, шул ук тембрда җавап килде:
– Коңкъ! Коңкъ!
Авылда инде кадак суырган тавыш тынган иде.
– Миңа юлга, – диде Хәбиб, урыныннан торып. – Авылда бер нигез кимеде. Миңа да авыр. Мине дөрес аңлагыз. Бу хәлгә мин гаепле түгел. Ул нигезнең тамырына балта чабылган. Кырык беренче елда. Әти сугыштан исән кайткан булса, мин шулай әнине кузгатыр идеммени? Кузгатмый идем. Ә авылны саклагыз, дуслар. Авыл язмышы сезнең кулда. Шәһәргә килгәндә кереп йөрегез, адресны беләсез. Машинасы булган кешегә кыенмыни… Сез яшәсәгез, без дә яшибез…
Аның күзләре дымлы иде. Ленар да, Марат та уңайсызландылар. Ленарның үз гомерендә елаганы юк, елаган кешеләрне яратмый, аларга карый алмый иде.
– Йә, туктатыйк бу теманы, – диде Марат. – Авыр сүз әйткән булсам – гафу ит. Ә авылны сакларга тырышырга кирәк. Ләкин ничек? Әлегә әйтү кыен. Аннан шунысы бар: авылларны эреләндерү, беренчедән, кемнең дә булса теләү яки теләмәвенә карамаячак. Тормыш үзе шуңа этәрә. Менә синең бабаң гомере буе йорт рәтләп, абзар-кура рәтләп яшәгән. Әниеңә дә шуны кайгыртып яшәргә туры килде. Ярый инде акча белән син ярдәм иттең. Ә бит бөтенләй икенче төрле буын үсә хәзер. Ул буын үз өенең түбәсенә шифер эзләп, бакча коймасын кайгыртып, баз казып, җыкланып яшәмәячәк. Ул буын әзер квартирына кайтып кереп, душта юынып, кичен Культура сараена, стадионга китеп ял итү ягын караячак. Бакча киртәсе, бакча башындагы мунча синең белән миңа ул… Ә яшьләр алай түгел. Туып килә торган һәр яңа буын аталардан акыллырак була. Бу – диалектика. Бу булдымы – бер. Икенчесе: кем әйтте әле сиңа ул яңа авылның коесы, чишмәсе, зираты булмас дип? Ни өчен әле ул яңа авыл матур булмаска тиеш? Ни өчен әле без торасы коттеджлар яшеллек эчендә чумып утырмаска тиеш? Ни өчен әле асфальт җәйгән авыл урамының койма-рәшәткә буйларында ургылып яшел чирәм үсмәскә тиеш?
– Күрдеңме безнең идарә начальнигын? – дип, сүзгә катышты Ленар. – Менә кемне куйдык! Цицерон! Кайгырма, Хәбиб дускай! Яңа авыл проектына заказчик – без. Бәлки, колхоз үзәген монда оештырырбыз. Ни әйтсәң дә, бездә – болын. Мин әле йортлар саны кимүеннән чыгып кына әйтеп караган идем.
Авыл ягыннан болын буйлап чабып килгән атлы арба күренде. Арбада ике ир, бер хатын-кыз иде. Хәбиб белән Ленар кулларын күрешергә дип кыскан көе шул якка карадылар. Шәп юыртып күл буена ат килеп туктады. Дилбегәне җитез генә ат сыртына ыргытып, арбадан Шәйдулла сикереп төште.
– Кеше ял иткәндә мишәйт итәргә ярамаганын беләм, – диде ул, егетләр белән исәнләшкәч, – шулай да сүзегезне бүлим. Бүген Миңнулла стансага барган. Кеше каршы алырга. Ул кешесе кайтмаган, но безнең авылга кайтучы берәүне утырткан мотоциклына. Алар идарәдә председательне көтеп утыралар, минем люцернага барыш. Сезнең кайда икәнне беләләр. Авыл бит ул… Алып килдек.
– Менә, тагын ике әтисез бала өстәлде, – дип, Ленар төрттерде.
Миңнулла атны борып маташканда, арбадан шәһәрчә киенгән бер кыз төшеп егетләр янына килде.
Марат өнсез калды. Затлы ридикюль тоткан кыз – Тамара иде.
– У-у, мин сезне таныйм, – дип, Тамара беренче башлап Ленарга кул сузды. – Сез безнең элеккеге студент бит… Ә синең белән без күптәнге дуслар инде, ә?
Ул елмаеп Маратка кул сузды. Хәбиб бер читтә кыенсынып басып тора иде. Сүзне үзе башлады:
– Монда сезгә таныш булмаган кеше мин генә, – диде. – Гафу итәсез, үзегез кем буласыз? Кайтуыгыз белән сезне…
– Мин – шайтан! – диде Тамара, чылтырап көлеп. – Мин – шайтан. Беләсезме, Марат Вәлиевич нәрсә дип сөйли иде? Утыздан узган егетләрне шайтан гына өйләндерә ала дип.
– Сез димчемени? – дип сорады Хәбиб.
Тамара аңа рәнҗүле караш ташлады. Ул сүзне рәсми якка борды.
– Йә, иптәш бывший студент, – диде ул Ленарга, – мин җәйге ялымны сездә уздыра аламмы? Ни әйтсәң дә, без бит шефлар. Бәлки, сездә миңа яраклы эш тә бардыр! Йә, ничек?
Ленар да югалып калмады.
– Иртәгә сәгать сигездән идарәгә килегез: экономист кызыбыз кияүгә чыкты. Ике кулсыз калдым. Хезмәт хакы – йөз алтмыш сум.
– Һи, мин тегендә йөз унга эшлим! – Тамара чыркылдап көлде. Тал, су исенә кыйммәтле ислемай исе кушылды. Тамара кыю хәрәкәт ясап, Марат янына килде дә аны култыклап алды: – Йә, – диде ул, – инде миннән ычкынып кара. Не на того напали! Сезнең ялган азатлыгыгызга точка!
Хәбиб барысы белән дә исәнләшеп китеп барды. «Күрешкәнгә кадәр», – дип, барысының да кулларын кысты. Озак та үтми, авылның район үзәгенә таба сузылган юлында тузан күтәрелде. Ярты чакрым буена күтәрелгән тузанның башында тәбәнәк кенә ак машина чаба, аның артыннан бүрәнәләр төягән прицеплы йөк машиналары шуыша иде.
…Руль Эдикка тапшырылган иде, Хәбиб күзләрен йомып хыялга чумды. Авылдан аерылуы, нигезнең бетүе, әлбәттә, яман. Әмма бу дөньяның һәрвакытта да компенсациясе була. Авылга кайтып мәшәкатьләнәсе, әнисенең хуҗалыгы өчен борчыласы булмый хәзер. Димәк, бөтен көчне – докторлык диссертациясен яклауга. Аһ, ул доктор исемен күтәреп йөрүләр… Бер ирешеп буламы шуңа, юкмы? Киләләр сине эзләп кафедрага… Мөлаем гына ханым. Кандидатлык язып тәмамлаган. Кыенсынып кына сиңа дәшә:
– Сезнең янга зур йомыш белән килгән идем, бер-ике минутлык кына вакытыгыз булмасмы икән? – ди.
Хәбиб Фәһмиевич моның рәтен яхшы белә: һичшиксез, бүгенгә вакытым юк, дип әйтергә кирәк. «Бәлки, иртәгә вакытыгыз булыр?» – «Та-ак-к… Иртәгә… Иртәгә безнең нинди көн әле? Пәнҗешәмбеме? (Блокнотны чыгарып актарасың. Теге ханым тигезсез сулап мөлдерәп сиңа карап тора.) Менә без болай итик: иртәгә гыйльми совет утырышы. Сәгать икедә башлана. Шуңа биш минут кала мине тотарсыз. Вакыт булса, бәлки, сөйләшербез. Сез кайсы институттан соң? Доктор булгач, әнә шулай сөйләшәсе. Бәя шулай күтәрелә.
Ул оппонент булып йөрүләр… Килә теге мөлаем ханым өеңә. Мөлдерәп карап тора. Синнән бер өметле сүз көтә. Әнә шул өметле сүзне ычкындырганчы син әле аңа үзеңнең вак-төяк эшеңне эшләтәсең: менә узышлый шушы бандерольне заказной итеп почтага сала китегезче. Менә бу кулъязманы берәр машинисткага тапшырсагыз әйбәт булыр иде. Өч экземпляр итеп бассын. Аннан, миңа чылтыратып әйткәннәр иде: Жирмунскийның бер китабы чыккан икән. Үземнең һич вакыт юк. Шуны табып китерегезче… Һәм башкалар.
Теге ханым риза, боларга гына түгел, ул, гомумән, барысына да риза, тик теге җылы сүзне генә әйт.
Ә теге җылы сүзне әлегә ычкындырырга ярамый. Ул сүз яклау процессында гына әйтелә. И ул оппонент булып залларда утырулар… Ян өстәлдә кулыңа таянып, запонкаларыңны күрсәтеп утырасың. Бөтен залның игътибары синдә. Нәрсә әйтер икән? Бетереп ташламасмы икән? Яклау башланып, отзывлар-фәләннәр укып ятканда гына, айның ундүртенче кичәседәй балкып, синең хатының кереп утыра. Залда әсәрләнү… «Кем хатыны?» – «Оппонент Хәбиб Фәһмиевич хатыны». – «Шулаймыни? Яшь икән әле! Вәт малай бәхет, ә?» – «Ие, профессор хатыны инде».
И аннан, үзеңә сүз биргәч, вәкарь белән генә башлап китүләр! Бөтен залның тыны кысыла. Нәрсә әйтер? Ни дияр? И ул салмак җөмләләрне галим-голәмә тембры белән генә, кычкырмыйча гына тезүләр! «Хезмәтнең фән дөньясы өчен иң әһәмиятле фундаменталь өлеше булып «ах, аһ, һоп, бәрәч, каһ, тфү» кебек ымлыкларның телдәге семантик-синкретик һәм гносеологик үзенчәлекләрен эксперименталь өйрәнү нигезендә системалы анализ ысулларына китереп тоташтырган бүлеге исәпләнә»…
Аннан, диссертация яклаучының җавап чыгышлары… Шуны тыңлагандагы кадәр рәхәтлекләрне дөньяда тагын кем кичерә? Һәр җөмләсе йөрәккә май. Чөнки һәр җөмләсен башлаганда, ул синең бөтен титулларыңны әйтә.
«Хөрмәтле оппонентым, филология фәннәре докторы, профессор Хәбиб Фәһмиевич Мөхәммәтгалиев безнең тыйнак кына хезмәтебезгә зур бәя бирде. Шул ук вакытта хөрмәтле оппонент, филология фәннәре докторы, профессор Хәбиб Фәһмиевич Мөхәммәтгалиев безнең бу тыйнак кына хезмәтебездәге кайбер кимчелекләрне дә күрсәтте. Бу кимчелекләр белән без, һичшиксез, килешәбез, һәм аларны бик дөрес тотып алганы өчен мин хөрмәтле оппонентым, филология фәннәре докторы, профессор Хәбиб Фәһмиевич Мөхәммәтгалиевкә…» Беткәнче шулай…
Аннан, диссертантның өенә яки берәр туганының квартирына чәй мәҗлесенә. Хәзер диссертация яклагач банкет ясаулар бетте. Ярамый. Шуңа күрә ул көнне диссертант туганнарыннан берсенең туган көне уздырыла. Менә инде анда түрдә утыруларның рәхәте. Оппонент булгач, билгеле инде, хатының белән чакыралар. Синең хатыныңны өрмәгән җиргә утыртмыйлар. Сиңа бераз капризлансаң да ярый. Әйтик болай: синең алдыңа Мәскәүдән махсус китерткән иң кыйммәтле коньяк куялар. Мәсәлән, «Наполеон» исемлесен. Өстәлдә, гомумән, гел коньяк, әллә ниткәннәре бар, ә җитәкче белән синең алдыңа ике «Наполеон». Диссертант күзен тутырып сиңа карый: «Менә мин ниләр таптым сезнең өчен», – ди инде ул эченнән. Нәкъ менә шул вакытта бераз капризланып аласың. Әйе, мәсәлән, минем мондыйларны гына эчкән бар. Нәрсә, мин боларны күрмәгәнме әллә? Доктор башым белән! Һәм әйтәсең: миңа берәр рюмка гади «Экстра» гына бирә алмассызмы соң? Диссертантны коры яшен суккандай була. «Ничек? Хөрмәтле оппонент, филология фәннәре докторы, профессор Хәбиб Фәһмиевич гади акны эчәргә телиме? Булмас, моның булуы мөмкин түгел».
– Ә, юк, мин менә шулай телим…
Шулай йөрисе килә бу дөньяда Хәбибнең, шулай! Ул гына кешедән үтенеп, кешегә бәйле булып яшисе түгелдер бит инде бу дөньяда! Менә аңа да ялынсыннар әле, менә аның да пальтосын, бүреген алып киертсеннәр, менә аны да түрдә утыртсыннар, такси белән алып китсеннәр, такси белән китереп куйсыннар… Ул кемнән ким?
Юк, доктор булырга кирәк, доктор булырга кирәк, шайтан алгыры!
Хәбиб хыялын бүлеп машинаның радиоалгычын кабызды. Арткы урында иңеп кенә утырган әнисе машина тәрәзәсенә битен терәп диярлек басуларга карап бара иде. Радиодан «Сүнгән йолдызлар» драмасын тапшыралар икән. Ә, әйе, бүген ял көне бит. Таныш моң, таныш артист җырлый.
Каз канаты каурый-каурый,
Хатлар язарга ярый…
Без киткәч ямансы булыр,
Суларга барма, җаный…
Эдик бу җырны, бу моңны аңламый. Аңа барыбер. Ә Хәбибкә кыен. Аның тамак төбенә төер утырды. Ул күзләрен йомды. Әмма шул секундта ук ул үзен зур залның түрендәге ян өстәл артында күрде. Алдында кәгазьләр, ручкалар, папка. Ә трибунадан калтыравыклы, каушаган тавыш килә:
– Хөрмәтле оппонентым… докторы… профессор Хәбиб Фәһмиевич…
Ярый… Моңа ирешергә кирәк. Үзеңнең мәктәбеңне, аспирантларыңны булдырырга кирәк.
Шуларга ирешкәч, Хәбибнең бөтен бер программасы бар. Әйе, тик барысына да ирешкәч. Мәсәлән, бер чит тел өйрәнеп карарга кирәк. Бер телсез дә булмас. Аннан, укыйсы әсәрләр бар. Мәсәлән, Хемингуэй, Кобо Абэ, Айтматов, Гамарра исемле язучылар бар икән. Аларның берәр әсәрен укырга кирәк. Югыйсә мәҗлесләрдә сөйләшү кыен булырга мөмкин. Аннан, опера театрына бармаганга ун-унбиш ел булды. Анда йөри башларга кирәк. Кинога йөрмәгәнгә дә җиде-сигез ел бардыр. Стадионга да үз гомерендә бер генә кергән көе Хәбиб. Аннан, гантельләр сатып алып, көн саен гимнастика ясый башларга кирәк.
Тик доктор гына булырга иде, доктор гына булырга иде, шайтан алгыры… Аннан ул яши белер иде. Аннан инде, кем әйтмешли, тегесенә дә вакыт… Әйе, андый дәрәҗәгә ирешкәч, хатынны да бер борчып алырга ярый. Әйдә, эченә ут керсен. Ул дәрәҗәгә ирешкән ирләрне андый гөнаһ бизи генә ул. Хатын-кыз арасында дәрәҗәң генә үсеп китә…
Гаҗәп матур булырга тора бит әле дөньялар…
Моңлы җыр нигәдер хыялга комачау итә иде, Хәбиб радионы сүндерде. Машина инде асфальтлы юлга чыккан иде.
Ә күл буенда Ленар, Тамара, Марат басып калдылар. Шәйдулла белән Миңнулла да, печән салган арба өстенә менеп, район үзәгенә таба чапкан машиналарга карап тордылар. Авыр тынлыкны Марат бүлде:
– Йә, кадерле Тамара, – диде ул, елмаеп, – хәзер мин сиңа үзем туып үскән нигезне күрсәтим.
– Бәлки, тәрәзәгә каккан такталарны бүген кубарып алырбыз? – диде Ленар, шулай ук мәгънәле елмаеп.
Тамараның ясалма кыюлыгы бетте. Ул чиксез зур ихтирам белән Ленарга, аннан назлы сагыш белән Маратка карады, һәр ике егет бу караштан зур мәгънәле сүзләр укыдылар.
«Син нинди яхшы күңелле егет, – диде Тамара карашы белән Ленарга. – Син мин әйтергә теләгәннең нәкъ өстенә бастың. Рәхмәт сиңа. Ә син… Син… Эгоист. Сагындым мин сине, – диде ул, карашларын Маратка юнәлтеп. – Сагындым. Мин синең яныңа мәңгегә килдем. Минем сиңа аш пешереп ашатасым килә. Күлмәкләреңне юасым килә. Сиңа уңайлы тормыш тудырасым килә. Мин сине шундый сагындым…»
Авылга барысы бергә клевер түшәлгән арбага утырып кайттылар. Шәйдулла дилбегә тоткан иде, болын юлы буйлап атны куды: вакыт-вакыт атка чөңгереп эндәште, ара-тирә дилбегәне тарткалап атның башын тыйды, акрынайтты. Авыл хуҗалыгы буенча югары белем алган, бик күп галимнәрнең авыл хуҗалыгы темасына якланган диссертацияләрен башкаларга җибәреп, документация тутырып гомер уздырган аксыл-сары чәчле, зәңгәр күзле, кояш та ашап бетерә алмаслык якты тәнле бу кызыйның ат арбасына үз гомерендә беренче тапкыр утыруы иде. Җир, болын исенә, күл буендагы сулы ләм исенә аның борыны кытыкланды, ул исереп китте. Аның тәнендә ниндидер моңарчы аңа таныш булмаган рәхәтлек, ниндидер ыргылу, омтылыш, ихтыяҗ туды. Моны ул басарга, онытырга тырышты – булдыра алмады. Ходаем, әллә авыл табигатендә яшәгән хатын-кызлар гел шундый билгесез рәхәтлектә, ләззәттә гомер кичерәләрме икән? Юктыр, аннан түгелдер бу. Мондый халәтнең анда булганы бар. Шәһәрдә. Тукта, кайчан әле? Ә, әйе, Марат белән шампанское эчкән көнне. Өенә кайткач, әнисе әзерләгән ваннага кереп, як-яктагы ап-ак кафельләргә карап ятканда. Менә тагын шул билгесез ләззәт, билгесез талпыну. Ул куркынып үзен үзе кочаклады, күкрәген кысты. Арба кырыеннан кулларын алуга ул эчкә таба авышып китте. Ләкин егылмады, киң, куәтле бер аркага терәлеп калды. Арбаның теге ягында ат тоткан Шәйдулла белән рәттән Марат утыра икән.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.