Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 34


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:26


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 34 (всего у книги 37 страниц)

Шрифт:
- 100% +
XXIII

– Балта биреп шөшле алдым – алдаладым татарны булды инде бу, – диде пәрәмәч битле, юантык гәүдәле посёлок хатыны – Зәйтүнәнең әнисе, – булачак кияүгә карап.

Ял көне иде, йортта мич ашы исе чыккан, түшәмдә кояш нурлары уйный, почмак якта шаулап самавыр кайный, җылы мич буенда эскәмиядә башын ташлап, казык тешен аскы алсу ирененә бастырып, таралып мәче йоклый, зур сәгать теле «тең… тең…» килеп мәһабәт, салмак чайкала иде. Бөтенесе: өй почмагы тулы кышкы гөлләр дә, мичтә чыжылдап утырган хуш исле ризык та, адәмчә мыскыллы елмайган сыман башын тәгәрәтеп йоклап ятучы тук мәче дә, сәгать теле дә Асафка: «Бу йортта бар да имин, тук, әйбәт, – дип, миенә тукыган сыман иде. – Син тимә боларга. Бозма бу тормышны. Монда барысы да җайга салынган…»

Шәрәф озак торды. Лапас астында һаман ат янында мәшгуль. Өйдә өч кеше – ана, кыз, булачак кияү генә иде. Әти кеше Кавказда, ел саен бара торган санаторийда икән.

– Хат буенча без вәгъдәләшкән, апа, – диде Асаф, елмаеп. – Кызыгыз риза икән, нигә аркылы төшәсез?

– Үз сөягебез үзебездән артмас, – диде пәрәмәч битле посёлок хатыны. – Андый еракка, гидайлыкка ничек кыз биреп җибәрәсең. Әле ике ел укыйсы да бар. Синең бит тормышың бүген – монда, иртәгә – тегендә.

– Соң бит, үз сөягем дип, яныгызда гына тота алмассыз. – Асаф тагын әдәпле елмайды.

– Тотмасак, әнә межрайбаза директоры Мингазов малаена сорыйлар кызыбызны. Күкәй кабыгы эчендә булачак, күкәй кабыгы… Ул каралты-кура дисеңме, ак мунча, мотоцикл, хром пәлтә дисеңме. Синең бит каккан казыгың да юк. Кешегә яшәү өчен йорт-җир дә кирәк. Гомер буе алай җилкәләреңне ялтыратып, җөндыз тагып кына йөри алмассың. Тормыш ул – куласа: бер әйләнә, бер баса. Әнә, ичмаса, Мингазов малаеның…

– Ән-ни! – Зәйтүнә кухня ягыннан чыкты. Өстендә ачык муенлы яшькелт йон кофта иде. – Ән-ни! Иске заманча сөйләшәсең бит! Нәкъ Галиәсгар Камал пьесаларындагыча! Нәрсәгә кирәк миңа аларның хром пальтолары! – Зәйтүнә наз белән Асафка карады. Бу караштан егет бер мәгънә тотып алды: чигенмә, егет, әни болай гына каршы килеп маташа, чигенмә.

– Ул Мингазов малае дигәнегез ничә ел йөрде соң армиядә, сугышта? – Асаф кыюланып китте.

Юан хатын сүзнең кая барасын аңлап бетермәде.

– Йөрмәде. ОРСта эшләде, бронь бирделәр аңа. Күпме кешегә ярдәме тиде, бик әйбәт егет.

– Ә-ә, алай икән, апа. Йөрмәдемени? Йөрмәдеме? Без, алайса, беткәнче юләрләр икәнбез, ә? Нәрсәгә дип сугышып йөргәнбез соң без? Килсение фашист монда, Мингазовларның малае аларга ак мунча ягып кертсение, ә? Вәт син, без юләрне…

Хатын телсез калды. Аякларыннан кар кага-кага, өйалды сайгакларын селкетеп, өйгә Шәрәф килеп керде – киеренке атмосфераны иркенәйтеп җибәрде.

– Ни хәлләр, Гөлбәдәр апа? Кышлар ничек уза? Низаметдин абзый бик сызланмадымы бураннарда? – Шәрәф җавап көтеп тормады, Зәйтүнәгә борылды: – Ни хәлләр, чибәр туташ? Яшь гомерләр ничек уза? Төенчегеңне төйни башла – без ике сөйләшмибез.

Зәйтүнәнең болай да алсу бит алмалары тагы да кызарып китте, үзе каушады, озын ике толымының берсен күкрәгенә чыгарып салды. Шәрәф аның каршысына ук килде дә бер дә кыенсынмыйча толымны аркасына чыгарды, күзләрен мут кысып әйтте:

– Йоласына китерик инде, мә, мич башына куеп тор, җылынсын, – дип, бер шешә тоттырды.

Юантык хатын шат чырайлы, каушаган кызына сөеп карады. Аннан булачак кияүгә. Булачак кияү, алтын погоннарын ялтыратып, өстәл башындагы гәзит-журналларны актарып утыра иде, Гөлбәдәр апа аның аягына күз төшерде: егетнең аякларында ялтыравыклы кара хром ботинкалар иде.

– Кызым, – диде ана, дымлы тавыш белән, – Зәйтүнә, мич башыннан җылы оекбашлар карап ал әле.

Аннан Шәрәфкә рәнҗүле карап әйтте:

– Әтиләреннән башка эшләнә торган эшмени ул? Мин берүзем нишлим? Ник бәйләндегез әле миңа?

– Низаметдин абзый риза! – дип кычкырды Шәрәф. – Ихлас күңелдән әйтәм, риза! Без аның белән бу турыда сөйләштек.

– Алайса, ник әтиеңнән сорап калмадың? – Ана ачулы тавыш чыгарырга тырышып кызына таба борылды. – Ник?

– Ән-ни… Гомер буе сезне борчымадым. Инде миңа егерме бер яшь. Асаф белән без вәгъдәләшкән, хат буенча.

Ана йомшады. Әмма бирешмәде.

– Ә укуың нишләр? – дип каршы килеп маташты.

– Теләгән җирендә укыр, – диде Асаф. – Без бит ком сахрасына китмибез. Тели икән, уку вакытларында кайтып йөрер. Елына ике мәртәбәме ул сезнең?

Соңгысы ананың каршылыгын бөтенләйгә җимерде. Өстәлгә самавыр, бәлеш килде. Мич башындагы шешәне Шәрәф үзе алып килде, егетләрчә җитезлек белән төбенә сукты, сургучлы кәгазь бөке ишек бусагасына очты. Гөлбәдәр апа, йөзенә кайгылы, сагышлы кыяфәт чыккан хәлдә, бәлеш капкачын кисә башлады, өйгә хуш ис тулды.

– Мингазов малае да кеше үтереп йөрмәде анысы, – диде ул, бәлеш парына өрә-өрә, – менә әтиләреннән уңайсыз. Гел әйтә килде. Язга, Май бәйрәменә туй итик, диде. Зыяны тимәсә ярый инде. Безнең Габидулла – башка чыккан улыбыз – шуның кул астында. – Аннан авыр сүз әйтте. Авыр сулап әйтте: – Шулай инде, – диде, – кызларны үскәндә күк читенә менгереп куярдай итеп үстерәсең дә, … читенә кыстырып куясың.

Бу – тупас, ямьсез, мәсхәрәле хөкем иде, әмма төп мәсьәлә хәл ителгән иде: ана ризалыгын бирде. Асафның шулай да йөрәге чәнчеп алды. Фатима апа гел әйтә килде: анасына карап – кызын коч, атасына карап – улын коч, диде. Зәйтүнә дә шулай ямьсез, тозсыз телле булса нишләрсең? Ямьсез уйларны Шәрәф бүлде:

– Мингазовларыңның базасына ревизор килде әле өлкәдән, – диде ул. – Анда хәлләр бар. Туй итәрлек булырмы әле, башка нәрсә итәрлекме, карарбыз. Йә, ярар, Гөлбәдәр апа, безгә бу килешүгә кул кую уңае белән рөхсәт итегез! Бездән изге теләк! Что син, апа! Сугышта йөреп дошманны җиңеп кайткан шушындый чибәр егет барында Мингазов малае да Мингазов малае. Йә, әйдә, күтәрдек.

…Юлда Зәйтүнә Асафка елышып утырды. Шәрәф ат башында иде.

– Кичә ник кермичә киттең? – диде Зәйтүнә, наз белән елмаеп.

– Ә кем әйтте әле сиңа мине кичә килгән дип?

– Үзем белдем. – Зәйтүнә, шаярып, перчатка кигән кулы белән Асафның яңагын сыпырып алды. Борынга затлы ислемай исе бәрелде. Шундук Гафурның үтенече хәтергә килеп төште.

– Нәрсәдән белдең?

– Әллә?..

– Әйе, икебезне дә эт итеп сүгеп җибәрделәр. Шәрәф белән икәү төне буе сөйләшеп яттык: сугышта булганмы без, булмаганмы? Әллә төш күргәнне генә чын итеп сөйләп йөргән булабызмы? Үлмәс җанга бер сәбәп дигәндәй, ярый әле, Габидулла исемле бер кеше коткарды – мәсьәләне хәл итте…

Зәйтүнә күзләрен зур итеп, матур итеп ачкан, йөзенә курку кыяфәте чыгарган иде.

– Дөресме, Шәрәф абзый?

Әмма Шәрәф җырлый иде:

 
Э-эх, дороги,
Пыль да туман,
Холода, тревоги
Да степной бурья-а-ан.
 

Бераздан бәхетлеләр ягына – артка борылып, ул болай диде:

– Белмим инде, дәүләт эшен кем эшлиседер, ике көн менә трай тибеп йөрибез, – дип эчкерсез елмайды. – Ярый инде бүген якшәмбе.

XXIV

Туй борчусыз, үпкә-сапкысыз булмый, диләр. Асаф белән Зәйтүнәнең дә туе борчулы, мәшәкатьле булды. Бу ник алай икән? Күрәсең, тыныч тормышның кадерен белү өчен шулай кирәктер. Борчулар аша ирешкән тынычлык кына, күрәсең, ләззәтле буладыр.

Иң беренчесе – Асаф кайтканны ишетү белән, ял алып, Гаделия кайтып төшкән икән. Бер яктан капкага кәләш белән кияү килеп керде, эчке яктан Гаделия килеп чыкты. Беренче адым…

Гаделия белән Асафның күрешмәгәненә җиде ел тула икән.

– Һай! – дип кычкырып куйды Гаделия, капкада очрашу белән. – Үл-ләм! Үл-ләм… – Аннан үкереп елап җибәрде дә урам буйлап торып йөгерде.

Асаф та, Зәйтүнә дә, каршы алырга чыккан Фатима апа да телсез калдылар. Ярый әле, Шәрәф хәл кадәренчә ярдәм итте.

– Менә мине күргәч шулай инде халык, – диде ул. – Әтисен подоходныйга облагать иттем өченчекөн. Менә мине күргәч шулай инде: «Һай! Һай!» Менә мин ничек өйләнермен, ә?

Кичке якта Габидулла кызның әйберләрен китерде. Гөлбәдәр апа паласка төреп бер түшкә сарык, бер тәпән сары май, ике каз, өч банка варенье, бер чүлмәк бал җибәргән иде. Габидулла «менә без кем» дигән эре кыяфәт белән боларны даң-доң китереп өйалдына куйды. Асаф кичәге бәрелештән соң аның белән алай яктырып сөйләшәсе итмәде, Габидулла белән күреште дә аны өстәл янына утыртты, үзе, кителен иңенә генә салып, ишекле-түрле йөренде.

Габидулла, бер стаканны тондыргач, иркенләп сөйләшә башлады:

– Сыерыгыз да юкмыни инде сезнең, кодагый?

Фатима апа гаепле кеше сыман почмак яктан чыкты, Габидулла алдына суган турап әзерләнгән селёдка куйды.

– Барые, кода, барые. Көзен суйдык. Әйбәт сыер иде. Кигәвенгә бер дә чыдый алмады, бичара. Эссе көнне гел урманнан качарые. Гел өйгә. Гел басуга – иркенгә. Шуның аркасында харап та булды. Гафур барые – шундый бер малай, әнә улым ыслужить иткән җиргә килеп эләккән – көтүче шул иде. Беркөнне бик каты кыйнаган сыерымны. Агачка бәйләп. Янбашын төйгән, имансыз нәрсә, аңа барыбер. Чеп-чи надан, үзе дә шул сыердан ары түгел. Кыйнаган. Шуннан… Шуннан килеп-е… Сыер әкренләп-е… Корып-ы… Бичара, сөтсез калып-ы… Шуннан-ы… Суйдык. Ташлытау сталавайына саттык-ы. Акчасын збиркнижкәдә тотам-ы.

– Син, кодагый, упшым яши белмисең, – дип кызды Габидулла, селёдканы тәмләп йотып.

Асаф һаман кителен иңендә тоткан килеш ишекле-түрле йөренә иде.

– Сыерны аны сталавайга бирәсе түгел. Ит заданиесенә тапшырырга иде. Әнә Мингазов малае – безнең пачулыкта – авылларга бара, акча җыя, итагедали, ял көнне Ташлытау базарына чыга да бура тикле сыерны кул сугып ала, анда мәгәричтер, тегедер-будыр, ну, шуны ыздавайть итә дә – вәссәлам, итагедали. Аннан авылларга кәпитәнсия өләшеп йөри: ит заданиең түләнде, рәхим итеп кызыл утызлыкларыңны төреп бир. Мин – сиңа, син – миңа. Вәт шулай, кодагый, бу селютканы кем шулай әзерләде? Минем сеңелдер. Ә-ә-ә… Безнең нәселнең күзе яшел… Йә, син, кияү, әллә мине уважать итмисеңме? Кичәге ыстырам өчен әллә кайнагаңнан ачу алмакчымы?

«Плевать, – дип куйды Асаф, кайнагайның кызыл йөзенә карап. – Плевать! Сеңлесе гүзәл. Дөньяның барлык кырыслыгын берүзе эретерлек гүзәл. Берүзе бөтен ямьсезлеккә каршы торырлык сылу. Сылу? Дөнья! Газаплама мине! Минем яшәргә хакым бармы? Тыныч яшәргә хакым бармы?» Ул кителен киде, төймәләде, өстәл янына килеп утырды. Габидулланың йөзендә Зәйтүнәгә генә хас чалымнар бар иде, шуңа күрә бу кеше күпме генә лыкылдап утырса да, Зәйтүнә абыйсы иде, аңа карап утыруы, әгәр сүзләрен ишетмәсәң, ахыр чутта бер рәхәт иде. «Плевать!» – дип уйлап та, пышылдап та әйтеп куйды Асаф.

– Бу дөньяда яши белергә кирәк, – дип алып китте кайнагай, каршына Асаф килеп утыргач. – Яши белмәсәң – үзеңә үпкәлә. Хәзер яши белгәннәр заманы килде. Алдыңны-артыңны карап йөрмәсәңме? Эшләгәнеңне эт ашый, аркаңны бет ашый, сылушай…

Габидулла борынын тартып куйды, майлы ияген кызыл башлы сөлге белән сөртеп алды. Кулына стакан тотты. Исәбе – иркенләп сөйләшү иде.

– Сылуша-а-ай… Менә мин узган җәй бер баш дуңгыз симерттем, трахмальный завуттан алган атхут белән. «Өс – нур, тамак – гүр», – ди иптәш Мингазов. Ул белеп сөйли.

Асафның башы әйләнде. Аның күз алдыннан зур тизлек белән кинокадрлар узды: танклар килә, арадан берсе – бер як гусеницасы өзелгәне – бер урында бөтерелеп җирне үтүкли, ә окопта ефрейтор Лукин. Ул арада танк астына бер дуңгыз торып чаба, артыннан тагарак тоткан Габидулла йөгерә…

Габидулла ашыкмыйча, иркенләп утырды.

– Әти санаторийда, әни ялгыз йөрми, мин – барысы өчен дә, – диде, кухня ягыннан каз боты тоткан килеш чыгып. – Мин шту хачу, то и делаю. Мин – и башкода, и абый, и әти, и әни. Ә шту? Менә мин үзем Чиләбедә фрунтыга трактор төягәндә…

Дөрес, Зәйтүнә аңа тынгылык бирмәде. Караңгы төшәр алдыннан атын җиктереп лесхозга җибәрде: әнисе килә алмыйм дип өзеп әйтте, әмма җиңги килергә тиеш иде.

Кичен суытты. Ялт итеп юылган өйалдының киң сайгаклары кеше баскан саен суыктан шарт-шорт итеп тордылар, ишекне ачкан саен өйалдына итле шулпа исе, пар бәреп торды. Габидулла китү белән чоланны кактылар – Асаф боларның берсенә дә катышмады, ул почмак якта Зәйтүнә янында ризык әзерләште. Әлегә эчемлек запасы юк иде, бу мәсьәләне хәл итүне Шәрәф үз өстенә алды. Асаф аңа санап тормыйча гына бер пачка акча тоттырды.

Чоланны каккан кеше Гаделия икән. Кайткан өенә, әйләнеп-тулганып йөргән дә монда килгән – эшләшим, булышыйм, үзегезгә генә авыр булыр, дигән. Фатима апа аны бишкуллап кабул иткән. Кичен, кеше килер алдыннан, Гаделия юкка чыгып торды, кайдадыр киемен алыштырып бизәнеп алган иде.

Гап-гади мәҗлес башланды. Шәрәф вәгъдәсендә торган, Ташлытаудан лимон тәме килә торган «Померанцевая» дип язылган бер ящик эчемлек алып килде. Гаделия өч-дүрт лимон алып килгән. Габидулла хатыны – җиңгәчи – паштет пешереп килгән иде.

Габидулла беренче стаканнан соң ук исерде. Әмма яшьләр бәхетле иде. Асаф бөтен булган орден-медальләрен такты, Зәйтүнә җиңсез ак күлмәк киде, өстәл янына утырганчы күз-керфекләрен олы якта – кеше юк почмакта буяп алды. Зәйтүнәнең бер як кырында өр-яңа йон гимнастёркасына өч данә Дан ордены таккан Шәрәф урнашты. Баштарак Шәрәфнең күкрәге мәҗлестәгеләрнең инициативасын бераз гына буып торды, шулай да Габидулла бирешмәде.

– Менә бит, – диде ул, майлы ияген учы белән сөрткәләп. – Менә бит. Мингазов малае өен алты почмаклы итеп салам дип йөрде дә авыз күтәреп калды. Мондый эштә шулай бит: иртә торсаң – ит пешә, соңга калсаң – бит пешә. Итагедали.

Габидулла тагы да шәпләп сөйлисе иде, сөяк кимереп яткан җиреннән кинәт туктап хатынына карады: хатыны шуның алдыннан, гына аңа «дык» итеп төртеп алган иде. Әмма берничә минуттан Габидулла яңадан үз роленә керде, җыр башлады.

 
Татар әйтә «тары ярма»,
Урыс әйтә «пышана».
Кызлар дигән кызыл авыз
Алам дисәң ышана.
 

Габидулла мондый шәп мәгънәле җыр җырлавына бик шат һәм бәхетле иде, кайберәүләр уңайсызланса да, сеңлесе Зәйтүнә уңайсызланмады: абыйсының гадәтләрен яхшы белә иде. Аш тәлинкәләрен чистартып тапшырыр алдыннан, стаканнар тагын чыңлап алды. Тагын Габидулла җырлады. Тагын бер тозсыз җыр яңгырады. Монысын, авыз ерып, Асафка карап җырлады:

 
Алтын микән, көмеш микән
Кулыңдагы балдагың?
Борын чөеп йөргән идек –
Әллә кемне алмадың.
 

– Ну-у! – диде Шәрәф, урыныннан торып. – Ну-у! Что это такое?

Әмма Зәйтүнә аның гимнастёрка итәгеннән тартып утыртты. Колагына үрелеп пышылдады:

– Җырласын, Шәрәф абый, тимә. Әлегә әйбәт ул. Аның холыксызлана башлар алдыннан җырлый торган бер җыры бар. Шул җырдан соң аны һавага алып чыгарга кирәк. Бу сиңа йөкләнә, – дип, Шәрәфкә матур итеп карады.

– Менә, кияү, үзең тапкан карта, тарт та йолык инде, – диде Габидулла. – Без силом бирмәдек, үзең эзләп алдың, итагедали.

Шулвакыт хатыны аңа тагын «дык» итеп төртте. Габидулла беренче тапкыр күргәндәй гаҗәпләнеп аңа карап алды. Мәҗлес кыза төшкән иде. Әлегә һәркем исәп җыя сыман иде. Габидулла хатынына бәйләнде:

– Син алай төртмә, – диде ул, каз ботына горчица сөртеп. – Дөрес, кайвакытта үзеңнекеләрне дә кыйнарга ярый. – Ул, карашына тирән мәгънә бирергә тырышып, Асаф белән Шәрәф ягына күз ташлады. – Дөрес, кайвакытта, инагыда, и по своим надо бить.

– Юк! Юк! По своим бить нельзя! – дип, Асаф сикереп торды. – Ялгышма, кайнагай! По своим бить нельзя!

– Үзеңнекеләргә атаргамы? Не поз-з-з-волю! – Монысы Шәрәф икән. Шәрәфнең стакан тоткан кулы калтырый иде. – Үзеңнекеләргәме? Не-е-ет! Нет! Мин, беләсезме, штрафнойга ни өчен эләгә яздым? – Ул урыныннан торды. Бәлешкә шулпа өстәп маташкан Бибиҗамал түти, шикләнеп, аның терсәк астыннан китте. – Үзеңнекеләргә кул күтәрергә ярамый! Ярамый! Үзенекенә кул күтәргән семья, оешма, дәүләт яши алмый. Без Гродноны азат итәр алдыннан теге якка чыктык. Задание үтәдек – хәзер монда сөйләп тормыйм, минем өченче йолдызым шуның өчен. Камышлыктан шуышып кайтабыз, таң алды. И шунда нәрсә булды? Үзебезнекеләр ата башлады – немецлар дип белеп. Прәме безнең өскә. Безне обнаружить иттеләрме, әллә болай гынамы, бервакыт немец сала башлады өскә. Ике ут астында калдык. Немец атты да тынды, ә безнекеләр селкенгән камыш төбенә сибәләр генә. Бер иптәшебезнең ботын умырып ташлады – разрывной белән. Үзебезнекеләр… Понятно? Лейтенант сикереп торды – нибары илле метр ара калган иде – кычкырды: «Что же вы делаете, сволочи! По своим бьёте!» – дип. Тагын очередь. Тагын егылдык. Инде яралы иптәшне өстерибез. Ун метр калгач, лейтенант тагын кычкырды: «Сволочи! Всех перестреляю!» – шуннан гына тындылар. Укрытиега шуып төштек, төшсәк, каршыбызда япь-яшь кече лейтенант. Кичә генә курс бетереп килгән салага. Сикереп тә төштем бруствер өстеннән, яңагына китереп тә салдым. Малаең дер-дер килә. Кара, мин әйтәм, кемне харап иттең син! Ике солдаты – бочком, бочком – шыкайдылар. Аннан мине особый отделга. Ике «Слава»м булмаса, мин беткәнием. По своим бить – иң көчсез, иң акылсыз кешенең эше, кода! Бу сүзне, знаешь, ничек? Халыкча әйтсәк, болай: авызыңнан җил алсын, әллә кай төшеңнән диләрме, буран уйнасын! По своим – не позволю!

Асаф сокланып аны тыңлады. Акыллы, тәҗрибәле кеше бу Шәрәф. Моңа укырга, тагы да үсәргә иде. Асаф шунда ук Зәйтүнәгә борылып карады. Зәйтүнә сөрмәле күзләрен зур ачып, йотылып, Шәрәфне тыңлый иде. Була шундый табигый сафлык, гүзәллек. Ул гади матурлык була. Ул матурлык кыз баланың күзләренә, керфекләренә, бит уртасындагы чокырларга, чәч толымнарына таралган, чәчелгән була. Ул матурлык кычкырып тормый, әмма ул үзенә игътибар, наз, сөю сорый. Ул матурлык «минем кадеремне белегез, югыйсә мин әрәм булам» дип кисәтеп тора. Игътибар күрсәтсәң, кадерләсәң, андый тыйнак матурлык күзгә күренеп назга әйләнә. Зәйтүнә шундый тыйнак гүзәл иде. Асаф аның сөрмәле күзләренә, наз өмет иткән юеш иреннәренә, ап-ак беләкләренә карап сокланып утырды. «Җаныкаем! – дип дәште ул аңа эченнән генә. – Әгәр дә син ничә еллар инде мине газаплаган теге сихри төшне оныттыра алсаң… Әгәр дә син теге газаплы ләззәт биреп югалган Сылуны алыштыра алсаң. Мин сиңа мәңгелек кол булыр идем. Сине ничек таптым соң әле мин… Дөньяда яшәү – нинди бәхет…»

Шәрәфнең кулында гармун иде. Җырны өстәлнең ишек янындагы почмагына болай гына, келт иткән йомыш чыгуга почмак якка торып йөгерергә әзер икәнлеген белдереп утырган Гаделия башлады. Асаф белмәгән сугыш вакыты көе иде булса кирәк.

 
Кичә генә бүләк алдым,
Җибәргән гүзәлкәем.
Ул сагынып бүләк салган,
Онытмаган, гөлкәем.
 

Җырның кушымтасын таза, калын күкрәкле җиңгәчи күтәреп алды:

 
Аһ, җаныем гөлгенәм –
Җир йөзендә бергенәм.
 

Күрәсең, сугыш чоры җыры иде бу.

Җыр ярты сәгатьләргә дәвам итте. Шәрәф арып, инде гармунын куям гына дигәндә, бөтенләй икенче көйгә ачы тавыш белән Габидулла җыр башлады. Зәйтүнә куркынып, Шәрәфкә пышылдады:

– Шәр-рәф абый! Булды! Теге җырны башлады. Хәзер тавыш чыгарачак…

Габидулла, авызын зур ачып, үзе генә белгән көйгә сөрән салды:

 
Китәмен илегездән,
Бик туйдым үзегездән.
Яшел башлы үрдәк булсам,
Су эчмәм күлегездән.
 

Шәрәф шунда ук сикереп торды. Асафка күз кысты. Егет тә бу алдашны тиз аңлап алды.

– Дуслар, туганнар, – диде Асаф. – Тәнәфес ясап алмыйбызмы? Әйдәгез, һава сулап керик…

Барысы да дәррәү кузгалдылар. Әмма Габидуллага карап баскан җирдән туктап калдылар.

– Нинди һава! – дип сүз чыгарды кода. – Нинди һава? Ник аны турыдан-туры әйтмисең? Син лучше әйт: давай, диген, кайнагай, без синнән туйдык, диген, син, диген, давай моннан аттыра вәләй. Кара син аны, ә? Һавага, понимаешь. Һава суларга, итагедали. Миңа монда урын юкмыни инде? Ахирәттә Әхмәдигә урын юк дигәндәй…

Шәрәф инде коданың җиңеннән ныклап тоткан иде. Әмма кода нык торды.

– Һавага, понимаешь. Олы абзардан кече абзарга һас дигәндәй. Кара кительләр киеп, алтын нашивкалар тегеп кайткач та. Андый бөгештрәлизацияне беләбез без. Ваенный техникум бетердем дигәч тә. Менә минем үземнең кызым быел бетерә унынчыны. Алтын мидалга тарта. Дөньяда сез генәме әллә? Һавага, понимаешь. Менә шул инде ул: сөйләшә белмәгән авыздан… белгән… яхшы.

Зәйтүнә бернигә карамыйча өстәлдән савыт-саба җыештырып йөри иде, абыйсын тыңламады – ул бәхетле иде. Ыгы-зыгы килеп өйалдына чыктылар, хатын-кыз чәй хәстәренә кереште. Габидулла өйалдында «Прибой» кабызгач та бәйләнеп маташты. Ләкин якын-тирәдә Асаф юк иде. Фатима апа аны мунчага җибәрде.

– Бар, улым, күз-колак булып кайт, суынмаганмы, урын-җирләре рәтлеме, чистамы, кодаларны шунда кундырырбыз, – диде.

Асаф яланбаш, яланөс абзар артына таба караңгылыкка кереп югалды. Карга бата-бата мунчага юнәлде. Ахрысы, сукмагын бутады. Өйалдында халык гөрли иде. Габидулла тавышы барысыныкын да күмә:

– Нинди һава әле ул, утыра башламас борын. Аның тәртибе бар. Алай мәчет саен бер әттәхият белән ярамый ул. Менә мин үзем узган җәй бер дуңгыз баласы алып симерттем. Алай «һавага» дип кенә булмый ул. Трахмальный завуттан атхут алып. Итагедали.

Ак мунчаның өйалды ишеген ачып җибәрүгә, Асаф имәнеп китте. Өйалды сәкесенә куелган лампа яктысында күз аерып бетерми иде, шулай да аңа каршы бер кеше гәүдәсе килде дә кайнар сулышын өрде.

– Асаф! Бәгырем! Ник терелдең син? Син инде бер үлгән идең бит! Ник бу кадәр бәхетсез мин?

Асафның күкрәгенә кайнар, тулы, йомшак бер гәүдә кереп сыланды. Вазелин исе, мамык шәл исе, майлы ризык-бәлеш исе борынга бәрде. Гаделия икән. Егет айнып китте.

– Гаделия, синмени, туганкай? Әллә эчтеңме? Ни булды? – дип дер-дер килде ул.

– Юк, бәгырем, юк, эчмәдем… – Гаделия, аның муенына ташланып, бөтен гәүдәсе белән елый башлады. – Син дип кенә яшәдем мин. Син үлгәч, үлдем. Син терелгәч, тагын бер терелдем. Инде бүген терелмәслек итеп үтердең. Җанашым! Бәгырем! Аһ-аһ-аһ…

Асаф югалып калды.

– Тукта әле, Гаделия, болай ярамый бит.

– Ярый! Яр-рый. Бүген минем соңгы төнем, яр-рый! Әйдә, җаныкаем, курыкма. Син батыр егет бит. Курыкма, монда беркем килми. Әйдә, менә мин ишекне эчтән биклим. – Гаделия пышылдауга күчте, йөгереп барып утны сүндерде, Асафны эчкә өстерәде. – Курыкма, җанашым, ичмасам, мин дә бер рәхәт күреп үлим. Бүген минем актык төнем, мин шушының өчен генә килдем әниең янына. – Алар инде мунча эчендә иде. Гаделия авыр кочаклап Асафның муенына асылынды да аякларын идәннән алды. Асафның башы әйләнеп китте дә тигезлеген югалтты. Икесе дә ишелеп идәнгә егылдылар, Гаделия кайнарланып егетнең иреннәренә ябышты.

Асафның баш миеннән яшен тизлегендә бер фикер узды: ике тәүлектән бирле аны гел кыйныйлар иде. Монысында нишләргә? Ул телсез калды. Бер секундка тын калып яттылар. Нишләргә?

Тышта кар шыгырдады. Икесе дә шундук сикереп тордылар. Асаф йөгереп мунча чоланына чыкты. Иңенә шәл салып, тар сукмактан килгән кеше Зәйтүнә иде.

– Кая югалды минем героем? – дип чыркылдап көлде дә Асафны кочаклап үпте. Бу аларның беренче кочаклашулары, беренче назлары иде. – Әйдә, егетем, киттек. Әнкәй җибәрде мине, бар әле, нигә күренми, ди.

Асаф аны иңеннән кочаклап тар сукмактан атлап китте. Аркасы белән сизеп торды: мунча өйалдының ачык ишегеннән боларны Гаделия карап калды. Авыр, бик авыр иде. Абзар аркылы узганчы көтеп тордылар: абзар баганасы янында, аякларын киң ерып, Габидулла баскан, үзе мыгырдый. Әлегә аның янына килергә ярамый иде.

– Һавага чыгам дигәч тә… Итагедали… Имеш, сеңелне укыта. Имеш, диплом алдырта. Укуына мешайт итми. Торырга фатирың булса яратырсың әле… Эрләмәгән-сукмаган, Шаһи сиңа ыштанлык дигәндәй. Әнә Мингазов малае…

Ләкин Зәйтүнә өчен бу көтеп тору бик бәхетле бер мизгел иде, ул, рәхәтенә чыдый алмыйча, Асафның яңагыннан сыпырды, үзе еш-еш сулый, үзе көлә, үзе елый да иде булса кирәк.

Чәйдән соң кунаклар кузгалды. Шәрәф кунарга Бибиҗамал түтиләргә китте, күрше-күлән дә рәхмәт әйтеп таралды. Фатима түтине дә кемдер үзе белән алып китте.

Тыныч, көтелгән, законлы төн башланганны белдереп, Асаф унлы лампаны сүндерде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации