Текст книги "Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 24 (всего у книги 37 страниц)
Председательгә ике хат
Беренче хат
«Сезки, калхузыбызның ипле, булдыклы хуҗасы Ленияр энем, безки Гаҗилә апаеңнан күп сагынып бер күрергә зар-интизар булып сәламнәр җибәрәм. Шулай ук Разия киленгә, балаларыгызга безки ташкалада диванда җеп эрләп утыручы Гаҗилә апайларыннан сәлам әйт.
Ленияр энем, менә киткәнгә ике ай тулды, бу хатны үзеңә генә язам, моны язганны Хәбибрахман да, килен дә белмиләр, син дә аларга белдермәссең. Ленияр энем, безнең капка-койма, мунча, баз өсләре исәнме әле, мал-туар кереп йөрмиме, басымчак итмиләрме? Безнең мунча белән баз өсте каралтысыннан бит әле менә дигән йорт оештырырлык. Мине монда бик кадерләп тоталар, килен дә, малай да «әни» дип өзелеп торалар, тормышлар бик эрәхәт. Ленияр энем, эрәхәтен эрәхәт тә ул, ничек соң, калхузда эшләргә кеше җитәме, кош караучылар кияүгә-фәләнгә китмәделәрме? Эшкә кеше эзләп бик тилмермисеңме? Монда калхузчыларның бәйрәме дә, җыелышы да булмый икән, клубларда утырган вакытлар бар иде. Тавыклар быел да мең дә дүрт йөз баш каламы? Яшьләр үзләре генә рәтен-чиратын беләләрме, йомырка сату планнарын үтисезме, и Ленияр энем, белсәң иде эшсез яшәүләрнең газабын, бер көн тотмыйча мине алып кайтыр идең, мин монда белештем, пенсиягә чыккач та эшләргә рөхсәт итәләр икән, миңа гына әллә ничек китәргә рөхсәт иттең. Элегрәк, Вәлиулла абзый заманында, калхуздан берәүне дә җибәрмиләр иде, син шул яшьлегеңә бардың. Мин шунда туып үстем, егерме тугызынчы елдан бирле көн димәдем, төн димәдем эшләдем, инде олайган көнемдә пашпырт бирдертеп туган калхузымнан, нигеземнән аерылып китәргә рөхсәт иттең. Олайган көнемдә адашкан каз шикелле урамнарга чыгып йөрим, үзебезнең якларга кычкыртып узган дачный поездлар артыннан елаплар калам. Берүзем ике мең баш тавык карар идем, бар иде бит ил-умач килеп бәргәләнеп йөргән эрәхәт вакытлар. Хәбибрахман кайткач, син керә торган идең, мин сезгә ак өйдә ашарга әзерләп бирә торган идем, сез әле җәш җегетләр идегез, үзем фирмегә җөгерә торган идем, шатлыгымнан аякларым җиргә тисә тия, тимәсә тими торган иде, Ленияр энем. Кайту турында малайга әйтергә бик оялам, аны борчыйсым килми. Капка-коймаларны карап килим дип кайтмакчы идем, җалсыз җөрмә, заучникларның игъзамнарын алып бетергәч, үзем алып кайтырмын дигән иде, аннан Хәбибрахманны ваянкамат ике айлык ызбурга алды. Очарга дип тилпенгәндә канатлары каерылган ялгыз каз кебек калдым.
Ярый, Ленияр энем, хуш, исән-сау эшләгез, исән булсак, тагы да бергә-бергә күңелле итеп калхузларда эшләп йөрербез әле, сине көтеп калучы Гаҗилә апаең».
Икенче хат
«Ленар дускай!
Сиңа ерак-ерак далалардан офицерларча сәлам җибәрәм. Минем тормыш һич тә көтелмәгәндә шулай үзгәрде дә куйды. Мине переподготовкага алдылар, студент вакытта өч ай лагерьда булган идем, шуннан бирле погон таккан юк иде, менә быел хәрби сборда ятам. Ике ай каян килеп кая китмәгән, анысы өчен кайгырган юк, әмма, «бәхетсезгә вакытсыз» дигәндәй, нәкъ докторский алдыннан гына булды бу хәл. Автореферат язып, шуны бастырып, яклау сроклары билгеләтеп кенә йөргән вакыт иде, графиктан бер чыгып калсам бик кыен булачак инде. Сукыр тавык юлга чыкса, буран булыр – менә шул инде ул, хәерле булсын.
Менә бүген рота буенча дежурный, төне буе керфек какмыйча утырам, башыма әллә нинди уйлар килеп бетте. Сиңа хат язмый, кемгә языйм? Маратны борчыйсым килмәде, аларның әле яңа вакыты, тормышның гел матур якларын гына күреп яшәгән көннәре, әйдә, бәхетле булсыннар.
Нәрсә дип әйтим? Мин озын язармын, ахрысы, чөнки уйлар миемә тыгылды, башым шаулый. Әнине мин җаныма тыныч булыр дип күчергән идем бит. Без өлкәннәрне белеп бетермибез, ахрысы.
Беләсеңме, мин гомер буе үземне әнигә бурычлы хисаплап яшәүче. Чөнки ул мине аякка бастырды, ул укытты, ул бөтен авырлыкны үз өстенә алды. Сиңа бер нәрсә сөйлим әле. Мин кечкенә идем әле, ул вакытта безнең мунча юк иде, сугыштан кайткан Галләмгали абзый бервакыт безнең өйгә килеп керде. Әнигә:
– Мунчабыз бик эссе, суы да күп, юынып чык, – диде дә ишектән борылды. Әни бик тиз мунчага җыена башлады. Шул вакытта миндә әллә нинди, моңарчы әле миңа таныш булмаган хисләр кайнады. Әтине мин хәтерләмим, ләкин шул әти югында икенче бер ир кешенең өйгә кереп әнине мунчага чакыруы мине бик гарьсетте, мин үкереп елый башладым.
Әни аптырап калды.
– Ник сине мунчага чакыра ул? Ник чакыра ул чукрак крич! – дип, идәнгә тәгәрәп еладым (онытмаган булсаң, Галләмгали агайның сугыштан кайтканда бер колагы ишетми иде). Мин үземнең ник дулаганымны белми идем, әмма әни нәрсәдер сизенде, сабыннарын, мунчаласын ташлады да сәкегә ятып үксеп-үксеп елады, мунчага бармады.
Аннан хәтерлим: безнең авылда урман чыгаручылар яшәгән иде, алар өй саен урнаштылар. Безнең өйдә дә Югары Бирәзәдән ике ир кеше торды, ат белән агач ташыйлар иде. Шуларның берсе – олырагы – кичтән бабай белән сөйләшә, яшьрәге гел әни белән сөйләшә иде. Мин ачудан күп көннәр әнигә эндәшмичә йөрдем. Өйдә кеше юк вакытта лапаска качып атна буе мылтык ясадым: тимерчелектән табып алып кайткан велосипед рамының көпшәсен бер башын янечтем дә агачка беркеттем, ут кабызыр өчен игәү белән өстән ярык ясадым – үзенә күрә бер мылтык булды. Аннан соң әнидән, бабайдан яшереп бик күп шырпы җыйдым, шырпы башы кырдым. Шырпы башы ярты стакан чамасы җыелгач, мин тимер кискеч белән кадак турадым, шулай итеп, минем мылтыгым әзер булды. Мине бер нәрсә борчыды: төннәрен теге урманчы әни янына килеп ятмыймы? Шуңа күрә мин, мылтык әзер булгач, аны мендәр астына салып йоклый торган булдым һәм күп төннәр озак-озак йокламыйча көтеп яттым. Урманчы ятуга гырлап йокыга китә иде, аннан күпмедер вакыттан соң йончыган әнинең ыңгырашкалаганы, уянып «йа Алла, әстәгыфирулла» дип авыр сулавы ишетелә, шул вакытта бу сүзләр берәр сигнал түгелме, дип, мин мендәр астыннан мылтыгымны һәм бер кап шырпыны ала идем. Исәбем – икесен дә атып үтерү һәм, әти кайтса, бу турыда аңа түкми-чәчми сөйләү иде. Миңа ул мылтыкны файдаланырга туры килмәде. Онытмаган булсаң, без аның белән син, мин, Марат өчәүләп ындыр артындагы клевер эскертләре арасында чыпчыклар атмакчы булып маташтык, күкерте чыжлап янды, атылмады. Беләсеңме, быел нәрсә булды? Шәһәргә килгәч, әнинең туган көнен уздырдык – үз гомерендә беренче мәртәбә әни түрдә кунак булып утырды, кыенсынды. Ашап-эчеп утыра торгач, күңеле йомшап китте дә елап җибәрде һәм шул мылтык вакыйгасын сөйләде. Ул теге вакытта ук барысын да сизеп, аңлап йөргән икән. Миңа бик кыен булды, Фәридә дә елады, Эдикның да күзләренә яшь тыгылды. Әни шул вакытта миңа рәнҗегән булган икән…
Ул безгә күчеп килгәч, дөресрәге, авылда йорт-җирне бетергәч, мин бәхет турында күп уйладым. Элегрәк миңа фәннәр докторы булу адәм баласы өчен иң зур бәхет сыман тоела иде. Ләкин бәхет ул чагыштырмача була икән. Әнине үземнең янга күчергәч, мин инде тыныч, бәхетле тормыш башланды дип уйлаган идем: фәнни институттан диссертациямә бик әйбәт отзыв килде, октябрь аенда мин якларга тиеш. Тагын ни кирәк? Юк, әни башкача уйлый. Өч бүлмәле квартирның әле бер тәрәзәсе янына, әле икенчесе янына килеп баса да моңаеп карап тора. Көн саен иртән төш сөйли – ник кенә бер шәһәр сюжеты керсен!
Юк, минем башым эшләми, мин кеше рухын белмим, аңламыйм икән. Нишләргә? Син нинди киңәш бирәсең?
Минем хат язганымны әнигә сиздерә күрмә, мин – аптыраганнан. Әгәр әнине яңадан кайтарсаң – мин ел буе анда йорт салып, йорт җитештереп йөрү мәшәкатен әйтмим дә инде – кеше нәрсә дияр? Моны бит бер гаепсезгә Фәридәгә аударып калдырачаклар. Килене белән сыеша алмаганнар! Авыл халкы бары тик шулай дип кенә аңлаячак. Нишләргә?
Мин шушы ай ахырында кайтам, шәһәргә килсәң, безгә керми калма.
Хуш, өйдәгеләргә, Марат белән кәләшенә сәлам әйт. Иртәнге биш, тагын бер сәгатьтән подъём. Казарма, рота командирының кабинеты. Запастагы, ләкин бүгенге көндә сафтагы лейтенант Хәбиб М.»
Каләм әйтте…
Хөрмәтле укучы! Мин синең белән аерылышыр вакыт та җитте. Ә аерылышканда кешенең күңеле тула, нервлары йомшый, бәгъре эри… Синең белән генә түгел, автор үзенең геройлары белән дә аерылыша. Югыйсә сине дә, геройларын да яратып өлгергән иде. Әйе, яратып өлгергәч кенә…
Инде менә – аерылышу. Ә кайберәүләр белән мәңгегә. Шушы көннәрдә генә Галләмгали агай авырый башлады һәм тормаска дип ятты. Район үзәгеннән килеп баш врач аны үзе карады һәм Галләмгали агайның улына, кызына әйтте:
– Теләгән әйберсен ашатыгыз, – диде.
Ә Галләмгали агайның бер дә үләсе килми иде. Тормышлар нинди иде бит! Рәхәткә тиешкәч кенә. Колхоз уңыш бәйрәменә әзерләнә иде. Галләмгали агай үзенең колхозда эшләп алган бер орденын һәм сугышта алган өч медален тагып клубта алгы рәттә утырырга җыена иде… Ә врач, теләгән нәрсәңне аша, диде. Хәтәр сүз түгелме ул? Галләмгали агай врач чыгып китәр алдыннан актык чарасын кулланып карады: өйдәгеләрне чыгарып җибәрде дә врачны караваты янына ымлап чакырды:
– Сеңлем, актыгын әйтәм, – диде. – Мине терелт. Ничек итсәң ит, тагын бер ел гына яшим. Һай, рәхәт иде соң яшәүләре! Бер генә елга озайт. – Аннан бик шыпырт кына болай диде: – Минем збиркнижкедә акчам бар. Мең тәңкәсе сиңа. Иртәгүк алып бирәм. Искечә ун мең бит ул! Тап бер дару…
Врач ханым, әлбәттә, кызарып китте һәм болай диде:
– Юк, абзый, без акчага дәваламыйбыз. Ләкин сез өметегезне җуймагыз. Сез бит сугышта булган кеше, организм чыдам. Шаять, бу авыруны да җиңәрсез. Мең тәңкә сезгә терелгәч яшәү өчен кирәк булыр, – дип юатып чыгып китте.
Ләкин чоландагыларга кабат әйтте:
– Бөтен теләген үтәгез, үкенерлек булмасын, ун-унбиш көннән дә арыга бармас, – диде.
Йә инде, Галләмгали агайны ничек кызганмыйсың? Ерак юлдан кайткач, аның белән күрешү, сөйләшеп алу үзе бер рәхәт иде. Аның чынаяк чокырына салып биргән шифалы эчемлеге, «эчегез, сездә юк ул» дип мактанып алуы, аның бәхетле канәгатьлек белән елмаюы… Галләмгали агайның ни өчен авылда абруе зур иде? Белеме зур булгангамы? Түгел, һич тә алай түгел. Галләмгали агай җәмгыятьтә үз урынын үз көче, үз башы белән тапкан һәм үз кадерен үзе белгән карт иде. Ә җәмгыятьтә үз урыныңны таба алу – зур бәхет инде ул. Йа дөнья, шушы карт турында башкача язып булмасмыни инде?
Ләкин нишлисең? Вакытында туктый да белергә кирәк.
Менә, чыннан да, хикәянең ахыры җитте. Автор моны кышкы буранлы бер көндә иртәнге сәгатьтә башлаган иде. Ул көнне буран иде, ул буран шәһәр урамындагы өрәңгеләрнең соңга калган саргылт-соры яфракларын кыштырдатып шудырта-шудырта авыл кырларына таба алып чыга иде; авторның шулчак тәрәзәдән карап утырып күзләре талды, аның ни өчендер, үзенең җайлы, җылы квартирының балконыннан ук чыгып, эре-эре атлап, кырдагы җәяүле буран белән колхоз басуларын иңлисе, авылга кайтасы килде: барасың-барасың эре атлап, чана таккан тракторларны куып җитәсең, чана өстендәге толып киеп төренеп утырган ирләр белән район үзәгендәге ашханәгә кереп районча пешерелгән эре күзәнәкле ипи белән тутырып бер тәлинкә кәбестә ашы ашыйсың – салкын буранлы юлдан кайтып кереп, кайнар аш ашаганда кеше шулкадәр бәхетле, рәхәт минутлар кичерә, ул рәхәт минутлар бер генә корольнең, бер генә принцның төшенә дә керми…
Бу әсәр әнә шундый буранлы көнне башланган иде. Моның соңгы юллары авылда языла. Авторның язу өстәленә сентябрь кояшы төшкән, тәрәзә астында гына бәрәңге бакчасы җәйрәп ята. Юк, автор көньяк курортларына барып рәхәт чиккәндә, кипарисларны, платаннарны яманлап, авылның иске мунчасын, муртайган киртәләрен мактап җырлап ятучылардан түгел. Кипарислар, платаннар, яшькелт диңгез – бик матур. Океан, океандагы мәрҗән утраулары, яр буена сыгылып үскән кокос пальмалары тагы да матуррак. Язучыга каләм бәрәңге бакчасының да, кипарисның да, мәрҗән утрауларының да, авылның да, шәһәрнең дә бөеклеген күрә белсен өчен бирелгән. Әмма берсен яманлау хисабына икенчесен күтәрү өчен түгел.
…Урам буендагы топольләр сентябрь аеның тыгыз җиленә кыштырдап бер-берсенә назланалар, сер сөйлиләр. «Быелгы җәй дә үтте, үтте, үтте…» – дип кыштырдашалар алар. Кояшның нурлары, йорт эченә кергәндә яран гөлләр, кисея аркылы узып юашланалар, саргылт булып калалар. Саргылт нарат бүрәнәләрдә кояш нурлары уйный. Йорт эченә агач исе, сагыз исе чыккан, йортта – яңгырап торган сентябрь тынлыгы…
Автор укучылары һәм әсәрендәге геройлары белән әнә шулай сентябрь аенда, тополь яфракларының соңгы кыштырдавын тыңлый-тыңлый аерылыша. Аңа рәхәт тә – эшен тәмамлады, аңа бераз гына моңсу да – ул аерылыша. Шулай да автор эшне бөтенләй бетте дип исәпләми. Эше бөтенләй бетсә – кеше үлә. Яшим дисең икән, һәрвакыт азмы-күпме эшең кала бирсен. Әнә Галләмгали агай үзе гомер буе кешегә әйтә килде: дөньяның бар җире дә килеп җитмәсен аның, кечкенә генә бер китек җире калсын, кешене шул яшәтә, диде. Ә үзе ялгышты: урынга ул июль аенда егылган. Матур гына бер көн булган. Печән вакыты. Галләмгали агай кичтән арт бакчада печән кибәне очлаган, аннан кул җитмичә ничә айлар эчен пошырып торган корт өенең ишеген рәтләгән, икенче көнне колхоз умарталыгында булып кайткан, яшь умартачыларга киңәшләрен биргән, йортына кайткач, кышлык утын әрдәнәсен лапас астына күчергән, лапасны, ишегалдын себергән һәм… уйга калган: баксаң – хуҗалык алдагы ел өчен әзер һәм энә бөртеге кадәр дә эш калмаган икән… Өенә кергән дә карчыгына әйткән:
– Син, дим, карале! Бөтен эшне бетердем, – дигән.
Үзе шулай дигән дә алгы өйдәге диванга барып яткан. Һәм шул сәгатьтә үк авырый башлаган.
Шуңа күрә автор әле сезнең белән вакытлыча гына аерылыша. Ул хәзер шәһәргә китә. Шәһәрнең көзен, кышын бик ошата һәм андагы гыйльми китапханәдә утырырга ярата ул. Андагы тынлык, бөеклек, изгелек… Андагы китаплар, китап кадерен белүче галимнәр, уку залларындагы китап, гәзит-журнал төпләмнәренең исе – барысы да, барысы да күңеленә якын аның. Шуннан кайтышлый автор, һичшиксез, шәһәр кибетләренә керәчәк. Арадан берсе – яшелчә кибете. Яшелчә кибетенең иң матур вакыты – анда кыяр, кәбестә генә түгел, шалкан, әче торма, суган, кишер, кызыл чөгендер вакыты. Инде прилавкаларда ташкабаклар да булса! Озак-озак итеп басып торуы рәхәт бу кибеттә. Авторның иписез ач илләрдә йөргәне бар иде, шуннан бирле ул ипи кибете яныннан кермичә узып китә алмый. Әгәр кем дә булса берәү «Балачакның иң матур билгесе нәрсә?» дип сораса, бер дә шикләнмичә әйтегез: кибеткә ипи алырга килгән баланың, кибет ишегеннән чыгып барышлый түзә алмыйча, ипинең почмагын тешләп алуы. Инде! Дөньяда шул ипи почмагы кадәр тәмле бер генә ризык та юктыр. Автор шул балаларга кызыгып карап тора, әмма үзе аны ук эшли алмый, ни әйтсәң дә аңа байтак яшь… Инде юл өстендә хуҗалык товарлары кибетенә дә керелсә… Аннары бетте… Ах, кирәк булсын иде дә, сатып ал идең өч-дүрт кило кадак, ишек күгәне, өтерге, ышкы, шөрепләр, каешлар, баулар. Инструмент сайлап торган ирләрнең сөйләшүе бик күңелле. Алар аз сүзле, тәҗрибәле, ипле, сак кешеләр булалар, алар арасында бер-берсен белмәгән көе сүзсез ихтирам урнаша, алар – дөнья күргән ипле кешеләр.
Әнә шундый маршрут белән өенә кайткан көнне авторның кәефе Галләмгали агайның түрендә утырган атасыз бала – Миңнулла кияү кәефе кебек бөтен була. Кәеф бөтен икән, димәк, бу әсәрнең дәвамы да булыр әле. Филология фәннәре кандидаты Хәбиб Фәһмиевич Мөхәммәтгалиев әйтмешли (ә ул соңгы елларда бик дөрес җөмләләр белән генә сөйли):
– Күрешкәнгә кадәр!
Кинәт! Кинәт!.. Күктә таныш, газиз тавышлар ишетелде. Кыр казлары китә икән. Кая, кайсы якларга? Нигә? Бәхет эзләпме, урын эзләпме? Нигә дип китәсез? Хәер, без үзебез дә кыр казлары кебек, һәрвакыт каядыр китәбез, хушлашабыз, моң, сагыш таратабыз, аннан сагынуга чыдый алмыйча кайтабыз. Без дә нәкъ шулай: кайсыларыбыз юлда арый, аларны без көтеп алабыз, кайсыларыбызны юлда явызларның мылтыгы һәлак итә, без аларны калдырып китәбез, аннан аларны сагынып җыр чыгарабыз.
Күктә, нәкъ кеше күңеледәй, каз канатлары тирбәлә – яңадан кайтыр өчен казлар китә. Син дә шулай бит, адәм баласы, син дә әтиең-әниең янында гөрләп үсәсең, шатланасың, иркәләнәсең, ныгыйсың, аннан кинәт кенә сиңа шул нигез тар булып тоела башлый, син дә каядыр китәсең, оя корасың, канат җилпеп чит җирләр өстеннән очасың. Менә күпмедер гомер үткәч, син бер язны яки бер көзне күктә кыр казларының тавышын ишетәсең:
– Кыйгакъ! Кыйгакъ! Кыйг-гакъ!
Син сагыш катыш тирән сулап куясың, теге тавышлар сиңа:
– Туган як! Туган як! – булып ишетелә.
Сине әнә шул яшәтә, шул сине яхшы күңелле, игелекле итә, синең колакларың «Туган як» дигән сүзне ишетә алганда син бәхетле.
Авторның әнисеннән калган иске бер дәфтәрдән:
Каләм әйтте: ки, язмагыл, җитәр, куй:
Моны укып ялыкмасын зифа буй.
Казан арты – Күктүбә1974–1976
Ут чәчәге
(Повесть)
I
Чү! Кояш катыш рәшә, еракта тугай артында ук сузылып яткан зәңгәрсу тау бите… үлән исе, тыгыз җил – сез кинәт кенә күңелне кузгаттыгыз. Тукта, исмә, җил. Син, җил, болын исе алып киләсең дә тын юлларын кытыклыйсың, хәтерне тирәнәйтәсең, элеккеге кадерле минутларны, йөрәк җәрәхәтен яңартасың… Ул вакытта ничек дип җырлыйлар иде әле?
Минем ямансы көннәрем,
Сайрама, кош, исмә, җил…
Кайда сез, ул кызлар? Кайда сез, ул егетләр?
Фельдшер-акушерлык мәктәбе кызлары үзләренең күршеләрен – педучилище һәм урта мәктәп егетләрен – чыгарылыш кичәсенә чакырганнар иде. Училищеның тулай торагында урта мәктәптән дә унлап егет яши иде. Егетләрнең күбесе кичәгә барудан баш тартты: кайсының костюмы юк, кайсының ботинкасы адәм рәтле түгел иде.
ФАШ кызлары, нинди чыганаклары бардыр, мөмкин булганча затлы киенәләр үзләре. Ташлытау шәһәрчегендә зона «модасын» шулар алып бара, шулар тота иде. Тулай торакта кичке якта барган зур бәхәстән соң алты-җиде егет – училищены яки урта мәктәпне тәмамлап, әлегә мендәр-матрацларын тапшырмыйча, аттестат алуны көтеп йөргән унсигез яшьлек егетләр – шулай да кызлар чакырган җиргә барасы иттеләр. Кичке җиделәр тулып китсә дә, әле кояш җылыта, «кичәгә бару» төшенчәсе караңгылыкта гына була дип ышанып яшәгәнгә күрә, ашыгучы күренмәде. Җай белән генә көзге чыгарып, вак-төяк мыек-сакал бөртекләрен йолыккаладылар: егетләрнең әлегә кадәр берсендә дә бритва юк иде, алай гына да түгел, «бритва» сүзен кулланучы, әйтә белүче дә юк иде, «чәч пәкесе» яки «пелитуа» дип кенә телгә алгалаучылар бар иде. Егетләр сары фанер чемоданнарының тар авызын ачып, аннан чиста күлмәкләрен чыгардылар, «Тройной», «Кара-Ново», «Жасмин» кебек одеколоннар белән муеннарын, битләрен хушландырып алдылар.
Алар килеп кергәндә кичә башланган гына түгел, тантаналы өлеше тәмамланган һәм концерт өлешенә күчкәннәр икән. Анда-санда буш калган урындыклар табып, караңгы залда таралышып урнаштылар. Сәхнәне яшькелт-зәңгәр марля белән каплап рампадан нур көлтәләре юнәлткәннәр. Сәхнә артыннан икеме-өчме баянда уйныйлар, һәм тыгыз музыкага салмак хәрәкәтләр белән бер төркем кыз бии иде.
Асаф, кешеләрнең тез башларына бәрелә-бәрелә эчкә узып, буш калган шыгырдавык терәкле бер урындыкка утырды һәм шуннан соң гына сәхнәгә күз салды. Сәхнәдә моңарчы ул күрмәгән гүзәллек иде. Беркадәр вакыт үткәч, ул сәхнә артыннан залга агылган моңны да тотып алды: Пушкинның «Кышкы кич» шигыренә язылган көй икән. Моны җыр дәресендә өйрәткәннәр иде, бу музыкага кушылып җырлыйсы килә иде.
Буря мглою небо кроет…
Әмма кышкы кичне музыка гына искә төшерә. ФАШ студенткалары бу көйгә су кызлары булып бии иде.
Монда икенче дөнья, тормышка, матурлыкка бөтенләй икенче төрле мөнәсәбәт иде. Педучилищеда исә тәртип-әдәп кагыйдәләре бик каты куелган иде, кызлар бик кырыс, инде беренче курстан ук иреннәрен кысып әдәп-әхлак нормаларын катгый саклауны үзләренә бер норма иткәннәр, шуның белән горурланалар, төзек җөмләләр белән дөрес итеп кенә сөйләшәләр, кул сузып үрелгәләгәнне бер дә гафу итмиләр (ә үрелгәлисе килә), ике мәгънәлерәк итеп сөйләшкәнне дә класс җыелышына кадәр күтәреп чыккалыйлар иде. Матурлыкка, хискә, ашкынуларга омтылган күңел исә үзенә юл эзли, тыпырчына, дулый иде һәм дулап арыгач туган авылыңа, болын-урманнарыңа алып кайтып китә иде. Бакчаны сукалаттылармы икән? Бәрәңге орлыгы җитәрлекме икән? Бәрәңге утыртышырга Зарифа түти керә алдымы икән? Көтү чираты да якынлаша торгандыр инде… Быел да халыкны нарат утыртырга чакырып йөрерләрме икән? Гомер әнә шулай узды. Ә монда? Гаҗәп дөнья, бөтенләй икенче дөнья…
Музыка яшькелт марля артындагы сәхнәгә сыя алмыйча залга ургылып чыга, кемнәрдер ниндидер ысуллар белән электр нурын дулкынландыралар һәм сәхнәгә су төбе рәвешен бирәләр. Ә кызлар түгәрәкләнеп басканнар да салмак кына чайкалып бииләр. Алар озын чәч толымнарын җилкәләренә таратканнар, тез башларына төшеп җитмәгән яшькелт-зәңгәр юка ефәк күлмәкләре итәктән чачакланып ертылган һәм таралып, бөтерелеп кызларның йомры шома аяклары тирәсендә шуып әйләнә, сәхнәдә гүзәл яшел давыл иде. Кайвакытта алар куллары белән тотынышып башларын артка ташлап иеләләр, аларның ялангач беләкләре яшел нурда уйнап тоташ әйләнә хасил итә, бөгелгәндә аларның тарау чәчләре идәнгә кадәр салынып җәйге җилдә дулкынланып утырган бодай басуына охшап кала иде – ФАШта татар, рус, мари, удмурт, чуваш кызлары укый, бер кара чәчлегә әллә ничә сары толым туры килә иде…
Арада иң гүзәле – Асаф моны әллә ничә пар беләк, әллә ничә көлтә сары, коңгырт толымнар арасыннан танып алды – арада иң гүзәле, әлбәттә, күрше авыл колхоз председателе кызы Сылу иде. Асаф аның белән еш кына бергә кайтып йөри, атна саен диярлек аның белән юлы туры килә, әмма, ни гаҗәп, башка кызлар янында иркен генә теләсә нинди уен-көлке сөйли торган егет Сылу белән очрашканда телсез кала, тирләп чыга, каушый иде. Сылу Ташлытауга алар авылы аркылы узып йөри, Асаф исә аның узганын күрүгә ашыгып кына юлга әзерләнә башлый һәм бер-ике чакрым киткәч аны куып җитә иде. Юл озынлыгы белән күп сүз сөйләнә, бигрәк тә Сылу медицина китапларындагы, авырулар галәмендәге төрле гаҗәп хәлләрне сөйли – юл узганы сизелми дә кала иде. Ташлытау юлын кыскартыр өчен, олы юлны калдырып, болын сукмагыннан да йөргәлиләр иде, водокачка янындагы басмадан чыкканда, Асаф, йөрәге туктаганны тойган хәлдә, бер-ике мәртәбә Сылуның беләгеннән тотты, әмма кыз басмадан чыгуга шома гына итеп беләген ычкындыра белә, басмада беләгеннән тоттырудан да ары һич узмый һәм уздырмый да иде…
Чү… Кояш катыш рәшә, ерак тугай артында ук сузылып яткан зәңгәрсу тау бите, үлән исе, тыгыз җилсез кинәт кенә күңелне кузгаттыгыз… Кайда сез, ул кызлар? Сез бәхетлеме, үзегезгә ир таба алдыгызмы? Безнең яшьтәшләр – егерме өченче елгылардан һәр ун кешенең тугызы – сугышта ятып калды бит. Сез исәнме, теге кичәне сез дә хәтерлисезме? Сез инде үзегездән-үзегез канәгать юантык хатыннармы, әллә чәчәк ата алмыйча сулган өлкән кызлармы? Әллә ир назын бер-ике генә мәртәбә тойган көе калып, сагыш эчендә көйгән толлармы? Әллә үзегезгә тиң егетләр яу кырларында ятып калгач, ир булсын өчен генә теләсә кемгә күз йомып кияүгә чыктыгыз да мәхәббәт хисен сагынып газаплы көннәр-төннәр кичерәсезме?
Ул көннәр, ул кичәләрдәге кайнар хисләр… Ул көннәрдә дөньяда нәкъ шушындый зәңгәр рәшә, баллы тыгыз җил һәм мәхәббәт кенә бар иде. Ул мәхәббәт хисе тынны буа, башны әйләндерә, тамак төбен киптерә иде.
Хәзер менә утыз елдан артык вакыт узгач – шул ук җил, шул ук рәшә, шул ук тау башы, әмма йөрәк акыл белән, ритм белән тибә, тамак кипми, сулыш тигез.
Чү!.. Күңелгә кагылмагыз!
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.