Текст книги "Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 26 (всего у книги 37 страниц)
Колхоз әвеслеге янында алар аерылыштылар. Сылу берсүзсез киенде, сумкасын алды.
– Мине күрмичә китмә, ике бала анасы булып калачакмын, – диде. – Әти белән сиңа – сугыш! Сугыш! Берегез дә исән кайтмаячаксыз! Ә мине, медсестраны, балалар аркасында сугышка алмаячаклар! Ах, әнием булса иде! Иртәгә иртүк мин синең белән военкоматта булыр идем! Сау бул, бәхетем минем! Сау бул, бәхетсезлегем минем! Ә бәлки, өч бала анасы да булырмын әле мин!
Авылда ни өчендер чаң сугалар иде.
Сүзләрнең соңгы өлешен егет аңламады.
V
Алар авыр аерылыштылар.
Авылда беркем дә, гомер иткән ир-хатын да, егет белән ата-ана да алай авыр аерылышмагандыр. Егерме бишенче июньнең җилле, болытлы бер киче иде. Асаф Ташкичүгә төште. Авыл арасы – бер чакрым, су буйлап йөргәндә араны чакрымлап исәпләмиләр дә – бердән дә кими. Әнисе – Фатима апа – юлга май күмәче пешерергә, оекбаш бәйләргә, киткән солдатка гадәт буенча ике бармаклы перчатка бәйләргә дип ыгы-зыгы килеп калды. Перчаткаларны бәйләргә колхоз идарәсендә табельщица булып эшләүче Гаделия керергә тиеш иде, Фатима апа белән аларның дуслыгы (җиткән егете булган ананы кайсы кыз гына соң якын итми; җиткән кызы булган ата белән соң кайсы гына егет исәнләшми?) соңгы елда бик ныгып алган иде…
Җил иде, ара-тирә яңгыр тамчылары да төшкәли иде, тузан исе, тополь яфраклары исе, ява алмый йөргән болыт исе авыл урамнарын баскан иде – алар авыл күпере янында очраштылар да ындыр артына, бәрәңге бакчалары башына чыгып киттеләр.
Яктырганчы бәрәңге бакчалары башында клевер басуы янында йөрделәр. Вәгъдәләр бирүе кыен иде – сугыш иң көтелмәгән хәл булып чыкты. Сылуның әтисе броньнан баш тарткан, бернигә карамыйча фронтка китәргә җыена. Хәер, тол калгач, ул гел сугышмы-нәрсә, гадәттән тыш бер әйбер чыгуны көтеп яшәде. Аның өчен яшәүнең мәгънәсе беткән иде бугай. Мөкаддир агай хатынын яратып, тормыштан тәм табып яшәде, бала туган саен сөенде, әмма утыз тугызынчы елның язгы су вакытында хатыны Зәкиянең, өч баланы калдырып, гүр иясе булуын башына берничек тә сыйдыра алмады. Күрше авылдан карт кыз – укытучы Хәлимәне димләп карадылар, Сылу ул вакытта ФАШның беренче курсында укый иде, Мөкаддир абзый йорттагы бердәнбер олы кеше – Сылу белән киңәш итте.
– Минем өчен түгел, Зәкиядән башка беркем дә кирәк түгел миңа, энеләрең өчен кирәк, – диде. – Сиңа авырга киләчәк, укуыңны өзмәгәең дип куркам.
Сылу әтисе белән, гомумән, ачыктан-ачык сөйләшеп үскән иде, монда да югалып калмады.
– Әти, син олы кеше, акыллы кеше, – диде. – Бар, сөйләш. Синең хакка мин әллә кемнәр белән дә уртак тел табарга риза. Тик теге украинский күлмәгеңне генә өлгертим.
Сылу әнисеннән чигәргә өйрәнгән иде һәм ике юллы украин күлмәге өлгергәч тә, әтисе Хәлимә янына зур йомыш белән барырга тиеш иде, ләкин сузды, сузды. Колхоз идарәсеннән арып-талып кайтып керә иде дә кече якка уза, балалар белән бергә аш пешерә, сөйләшә, уйный-көлә, бергә ятып йоклый, төнлә өсләрен яба, Хәлимә дигән карт кыз янына барырга, украин күлмәген кияргә тәки йөрәге дә җитми, вакыты да калмый иде. Менә нәрсәне көткән икән ул… Балалар ятимлекне сизмәсен өчен, ул һәрвакыт йортка күтәренке күңел белән кайтып керә, кичен ашап, йокларга идәнгә тәгәри башлагач, балаларны уйната, көлдерә, җырлата иде. Бигрәк тә марш атлатып йөрергә ярата, бу вакытта үзе җырлый иде:
Җәй байракларны, чакыр бар яшьләрне,
Суз кулны кулга, уйны уйга суз;
Кырга, цехларга без шатлык китерәбез,
Без – алдынгы яшьләр, без – комсомол.
Инде Сылу ике бала белән калырга әзер. Ә Асаф? Симетбаш урманчылыгында урманчы булып эшләргә документ алган иде. Тормыш ал да гөл булачак иде. Дөрес, Асафның да әтисе моннан берничә ел элек бәлагә дучар булган, бердәнбер малаен, йортында зур бакчасын, урман хуҗалыгын, ун баш умартасын калдырып, дөньялардан шәһит китеп барган җан иде.
Асаф бүген таңда военкоматка китәчәк, әнисе янында утырырга кирәк иде дә, әмма үз теләгең белән бу өч-дүрт көнлек бәхеттән аерылу мөмкинме? Ул ике ут арасында калды.
Кайчан башланды соң бу халәт? Ахрысы, утыз тугызынчы елның языннан. Сылу, син кар астыннан чыккан ылыслар, ботак өемнәре, утын штабельләренең исен сизәсеңме? Май башында урманның сулышын тоясыңмы? Имән, карт чыршы башларына гына кагылып узган һава дулкынының тавышын сизәсеңме? Апрель ахыры иде бит, хәтерлисеңме? Бөтен авыл халкын ботак яндырырга чакырдылар. Умырзаялар чыккан, бөтен агачлар бүртеп утырган вакыт иде. Анда син, мин, Ташкичүдән тагын ничә кыз, Габделнур бер аумакта эшләдек. Өч авыл халкы шунда иде. Утны без бергә кабыздык. Син шул көнне миңа аерым бер генә сүз дә дәшмәдең. Хәтерлисеңме шуны? Бер генә сүз дә. Ахырдан, көлгә күмелгән бәрәңгеләрне ашап эшкә тотынгач, мин бөтен шау-шу арасыннан гел синең тавышны гына аерып алдым. Хәтерлисеңме, син гел бер җырны көйләп йөрдең?
Үтте инде, үтте ул вакытлар,
Башка инде синең уеңда…
Син моны болай гына, шул елда пластинкада чыккан яңа җыр булганы өчен генә җырладың. Ә теге сүзләр минем йөрәгемә уелып калды: үтте инде, үтте инде ул вакытлар… Хәтерлисеңме, ул көнне – без ботак җыйганда – күктә чалт аяз иде, җил юк, салкынча бер көн иде? Ул көнне бөтен урман шау-у-у итеп тора иде. Мин шунда уйлап куйган идем, мин аны сиңа әйтмәдем, чөнки сез учак янында Габделнур белән шаярыштыгыз, мин нәрсәдер сизгән идем: җилсез көнне, чалт аязда агач башлары шаулау күңелгә шом сала. Минем шул тавышны ишеткәндә гел йөрәгем селкенә иде.
Таң атты, тузаннан күбенгән юлларны ялгыз яңгыр тамчылары шадралады, Сылу белән Асаф бер-берсенә сыланган хәлдә ындыр артындагы киртәгә сөялеп торалар иде, ләкин теге беренче төннең рәхәте, ашкынуы, тәннәрнең бер-берсенә ыргылуы ни тегесендә, ни монысында юк, сизелми иде. Ни хәл итәсең? Тән ыргылуын үзең теләп кузгатып та, тыеп та булмый, тик яшь йөрәкләр әле моны аңламыйлар, сизмиләр иде, кинәт килгән бәхеттән югалып калган кебек, кинәт килгән аерылышудан да алар югалып калганнар иде.
Асаф өенә көтү кугач кына кайтты. Мич янында йокысыз төн уздырган Фатима апаның күзләре кызарган иде, ул малаена рәнҗүле караш ташлады. Гаделия дә барысын аңлады: тирән, йокысыз күзләреннән үпкә катыш бер караш сирпеде дә өенә кайтып китте. Военкоматка барасы ат капка төбенә килеп туктаганда, Асаф әнисе каршына утырып нибары бер чынаяк чәй эчкән иде.
…Кырык беренче елның салкын ноябре көнне Фатима апага килгән өчпочмаклы бер хатта мондый сүзләр язылган иде: «Әни! Өйдән чыгып киткәннән бирле кайларда гына булмадым, нинди генә шартларда яшәмәдем. Монда өс бөтен, тамак тук – ул яктан барысы да кайгыртылган. Тик шунысы гына үзәкне өзә: нигә теге сөтле чәйне тагын бер генә чынаяк эчмәдем икән?»
VI
Кырык беренче ел октябренең яңгырлы, юеш, кеше эт куып чыгармаслык караңгы бер төне иде. Сылу ян сәкегә, агач караватка балаларны тәгәрәтте дә (хәер, алар инде балалыктан чыгып баралар, өченчедә, бишенчедә укый торган малайлар), җиделе лампа яндырып, әтисенә хат язарга утырды. Балалар тиз-тиз мышнап йокыга киттеләр, ыңгыраша-сөйләшә, әйләнә-әйләнә йокладылар.
Эре яңгыр җил белән бурый-бурый тәрәзә яңакларына, чоланга, түбә карнизларына бәрелә-бәрелә сеңдереп яуды. Конвертлар, маркалар саклана торган китап тышының эчендә элек килгән хатлар, иске җыр дәфтәрләре, адреслар, алачак-бирәчәкләр язылган кәгазьләр бар иде. Сылу шуларны актарып уйга калды. Әнисенең кәгазьләрен, эче пошканда төрткәләп куйган җырларын, гәрчә боларны күңелдән белсә дә, кабат укыды. Әнисе гомер буе Агыйдел ягын сагынып яшәгән. Бу якта аны, әлбәттә, чын мәхәббәте, балалары гына тоткан. Югыйсә үләсе елны кеше шулай дип язып куяр идемени?
Җир йөзендә нигә шулай хәсрәт күп? Нигә гел йөрәк яна? Бу борчулар нигә?
Асаф китеп берничә көн үтүгә, Габделнурга да повестка килде. «Әтиеңнәр әле Казанда гына яталар, нинди йомышларың бар, тапшырам», – дигән булып, беркөнне кич Габделнур килеп керде. Мөкаддир абзый киткән көннәр иде, өйдә ятимлек, күңелсезлек иде. Сылу иңенә кофтасын салып Габделнурны озата чыкты, егеткә олы чырай, ирләрчә уйчанлык кергән иде.
– Су буена төшеп аз гына сөйләшеп утырыйк, – диде Габделнур.
Сылу ялындырып тормады, тыкрык буйлап тау башына киттеләр. Габделнур пиджагын чыклы үләнгә җәйде, тончыга-тончыга папирос тартты. Сүз башлый алмады, ах та ух килде һәм, шактый вакыт газаплангач, авыр сулап әйтеп куйды:
– И-их, Сылу… Аңламадың мине. Кемгә алыштырдың? Ә бит барыбер кавыша алмаячаксыз…
Сылу зур күзләрен әсәртеп аңа карады:
– Нигә алай дисең? Болай да йөрәгем урынында түгел! Бу сугышта кем исән каласын кем белгән?
– Ә мин исән кайтырмын кебек. Әйткәние диярсең. Мин кайтам. Яраланып булса да…
– Син соң яраланыр өчен генә барасыңмыни?
– Юләр булма. Илнең язмышын Симетбашның Асафлары, Ташкичүнең Габделнурлары хәл итми.
– Ә кемнәр соң?
– Техника, командирлар хәл итәчәк. Без түгел.
– Ә бөтен кызылармеецлар шулай уйласа? Мин хәл итмим, техника, командирлар, дисә…
– Теләсәң нәрсә әйт, бу сугыштан исән кайтырмын күк мин. Әгәр исән кайтсам, минеке булырсыңмы?
Сылу дерелдәп куйды:
– Ә Асафны үтердеңмени инде?
– Үтермәдем. Ул үзе үләчәк.
– Нигә?
– Юаш ул. Әрсез түгел. Бу сугышта юаш кешегә урын юк. Армиядә юаш кешегә, гомумән, урын юк. Беренче атнада ук беренче пуля астына башын куячак ул…
Сылу тагын калтырап куйды, урыныннан торды.
– Кешегә үлем теләмә. Икегез дә исән-сау кайтыгыз.
Аерылышу монда да авыр булды. Габделнур аның кулларын учына алып озак ычкындырмый торды. Аннан читкә борылды да кулъяулыгын чыгарды. Җилкәләре дерелди башлады. Егет елый иде. Сылу югалып калды: Габделнур әйбәт, ыспай егет, эшкә әрсез, сүзгә кыю. Сылуны ул күптәннән – җиденче класстан бирле яратып йөри, китап алып торган булып аның эченә мәгънәле цитаталар кыстырылган кәгазьләрне аз бирмәде. Ташлытауда укыганда да бер китабына «ялгыш кына» бер дәфтәр бите кыстырып җибәргән иде. Янәсе, сочинениедән бер кисәк, шунда китерелгән цитата: «Я вас люблю, к чему лукавить…» Пушкин сүзләре бит ул, Габделнурның, янәсе, ни катнашы бар.
Кызый ул вакытта бу язуларны аңламаска тырышты. Педучилищеның икенче курсында укыганда (Сылу да ФАШның икенче курсында иде) Габделнур тагын «Евгений Онегин»ны эшкә җикте. Ничектер, шимбә көнне бергә кайтканда, мәхәббәт турында сүз куерта башлады. Сылу сабыр гына елмаеп аңа балаларча болай диде:
– Безгә әле ул турыда сөйләшергә иртәрәк… Әле без балалар гына бит…
Ә берничә көн узгач, үзеннән алып торган китап эчендә Сылу шәмәхә кара белән чуарланган «онытылып» кыстырылган шакмаклы дәфтәр бите табып алды. Ярты бит кәгазьдә Габделнурның «Евгений Онегин»нан татарчага тәрҗемә ителгән бер өзеген укыды. Князь Греминның «Любви все возрасты покорны, её порывы благотворны» дигән сүзләрен егет үзенчә, Ташкичүчә тәрҗемә иткән иде: «Мәхәббәткә маңка мешәйт итми…»
Яраткан өчен кешене ничек гаеп итәсең?
Ике арада мәхәббәт җепләре сузыла алмаганга рәнҗеп, Габделнур бервакыт Сылуның китап арасына «Ромео һәм Джульетта»дан да бер тәрҗемә кыстырып җибәргән иде. Ул, гомумән, тәрҗемә итәргә ярата һәм шигырьләр дә язгалый иде. Әмма соңгысын аңлый алмыйча Сылу иза чикте: «Рамай белән Җәмилә турындагы хикәядән дә хәсрәтлерәк хикәя дөньяда юк…»1717
Нет повести печальнее на свете,Чем повесть о Ромео и Джульетте.
[Закрыть]
…Китап тышлыгындагы кәгазьләр арасыннан әлеге тәрҗемә дә килеп чыкты. Хәзер Сылу янында Асаф та, әтисе дә, Габделнур да юк. Ян сәкедә, агач караватта тәгәрәп мыш-мыш килеп яткан ике малай гына бар.
Шыбырдап яуган яңгырның чолан ишегенә бәргән тигез тавышына ниндидер шыгырдау, шакылдау кушылды. Кемдер сак кына ишек кага иде. Сылу китап тышындагы кәгазьләрне җыеп япты, утны күтәрә төште һәм чоланга чыкты.
– Бу – мин, кызым, курыкма…
Йортка манма су булган юка пальто, сукно кепка кигән, олайган, йончыган әтисе килеп керде. Кепкасын какты, юеш, авыр пальтосын кызына бирде. Тәгәрәшеп яткан балалар янына узды, юеш кулларын чалбарына сөртеп, балаларның өсләрен япты, битләреннән сыпырды, тәпиләрен каплады. Аннан Сылуны кочагына алды, аны башыннан сөйде.
– Мин, кызым, ике генә сәгатькә, – диде.
Ата белән кыз ике сәгать буе чәй эчтеләр. Балалар сөйләшкән тавышка уяндылар, тагын йокыга киттеләр. Олысы тормакчы да булып карады, әмма иләмсез, шыксыз көзге яңгыр шавы стенага бәреп торганда җылы өйдә йокы бик-бик тәмле иде. Кечесе дә уянып карады, әтисе чәй яныннан килеп битләреннән сөюгә елмайган сыман кыяфәт чыгарып тагын йокыга китте. Ата кеше карлыккан тавыш белән сөйләде:
– Олысы сиңа иптәшкә калыр. Кечесен балалар йортына җибәрерләр. Военком шулай диде. Балалар йортында аңа әйбәт булыр, Ташлытау ерак җир түгел. Броньда калдырыйк дип тагын бәйләнеп маташтылар. Райкомда да икеләнеп калдылар. Мин, кызым, кешеләр барган җирдә булыйм инде. Минем барыбер йөрәгем җәрәхәтләнгән. Авыр вакытта, ичмасам, ил белән бергә булыйм. Әниең үлгәннән бирле барыбер кояшны, язны, җәйне күрмәдем. Монда кала алмадым инде.
Әтисе әлегә резервта – Мари урманнарындагы вакытлы лагерьда ята икән. Часть командиры иртәнге сәгать сигезгә килеп җитү шарты белән аны балалары янына җибәргән.
Сәгать өчтә яңгыр басыла төшкән иде. Ата соңгы кат балаларының битләрен сыпырды, тузанлы балтырлы төпчек улының маңгаеннан үпте. Авыр итеп бер сулады да Сылуга кулын бирде.
Ишегалдындагы караңгыда лачтор-лочтыр иткән тавыш ишетелде, бүрткән капка саңгырау гына ачылды да лыскылдап ябылды. Мөкаддир агайның аяк тавышларын Сылу чолан баганасына сөялеп тыңлап торды. Атаның җылы өйдә бихәбәр яткан сабыйлары белән соңгы күрешүе иде бу…
VII
Габделнур иртән шәһәр военкоматының ишегалдында Асаф белән очрашты. Әллә шатландылар күрешкәнгә, әллә юк, әмма нык кына кул кысыштылар, бер-берсенә сыендылар. Озак сөйләштеләр, Сылудан башка бөтен кеше телгә алынды. Кичкә таба аларның икесе дә бер командага эләккәнлеге мәгълүм булды…
Аларны колоннага тезеп иртәнге шәһәр буйлап вокзалга таба алып киттеләр. Строй кырыеннан шәһәр егетләренең туган-тумачалары, бала күтәргән яшь хатыннар, карт-коры атлап барды. Арада ак киндер алъяпкыч япкан, мескен бүрек кигән, камыт аяклы бер карт та бар иде. Алгы рәттә двухрядка тарттылар. Ачы тавышлы берәү җыр башлады:
Расцветали яблони и груши…
Вокзалда ташкүмер исе, манёвр паровозларының ухылдавы, су алып торган паровозның чыжылдавы, гармун, җырлау, елау, команда тавышлары иде. Кызгылт-сары теплушка эченә кереп капчыкларны сәкегә куюга хәрби тормыш башланды. Кая алып баралар? Сугышның үзенәме? Әллә бераз өйрәтергәме? Ташлытауда өч ел укып, винтовкадан нибары бер мәртәбә атып караган ике егетне алда ниләр көтә? Моны берәү дә белми.
Әмма сигез көн буе пошкыра-пошкыра чапкан поезд команданы нарат урманы эчендәге бер тупикка китереп туктатты. Команда минёрлар әзерли торган Аерым инженер диңгез батальонының кыска сроклы курсларын үтәргә тиеш булып чыкты.
Соры стеналар эчендәге биек түшәмле казармаларга килеп кергәч, ике катлы караватларга урнаштылар. Өч ел буе тулай торак шартларында яшәгән егетләргә беренче солдат ашы, кәҗүнни мендәрләр, простынялар гаҗәп булып тоелмады. Килеп урнашкан көнне үк төштән соң дәресләр башланды.
Монда дисциплина каты иде, июнь аендагы зәңгәр кичләр, гүзәл кызлар, кояшлы иртәләр, матур планнар – барысы да дөньяның теге ягында калды. Дөнья, тормыш ике өлешкә бүленде: аның беренче өлеше егерме икенче июньгә кадәрге чордан тора. Анысы – матур төш. Икенче өлеше – Ташлытау военкоматыннан тимер юл станциясенә чыгып киткән сәгатьтән соң. Анысы – өн. Анысы – реаль. Хәзер әнә шул матур төшне хәтерләп чынбарлыкта яшәргә кирәк. Чынбарлык исә кырыс, гадәттән тыш кырыс.
Курслар начальнигы, кара кителенә алтын нашивкалар теккән кырык яшьләр чамасындагы кеше, строй каршына басып, кыскача гына бурычны аңлатты:
– Дошман корал белән килә, – диде. – Сезнең барыгыз да алты-җиде класс белемле егетләр. Арагызда урта белемлеләр дә бар. Сезне тылда, бәлки, винтовкадан төз атсаң, дошманны җиңеп була, дип өйрәткәннәрдер. Винтовкадан төз ату – яхшы нәрсә һәм кирәкле. Әмма дошман танклар, мотопехота, су асты көймәләре, миномётлар, авиация белән килә. Куәтле техникага каршы винтовка – көчсез. Безнең бурыч – миналарны өйрәнү. Туган кырларыбызга, диңгезләргә дошман аяк басмасын өчен, аның юлына шартлаткыч миналар кую. Ә мина – бик мәкерле корал. Акыллы кеше кулында ул – куәтле иптәш, ярдәмче. Ачык авыз кулында мина – һәлак иткеч көч, ул үзеңне дә, иптәшеңне дә, бөтен бер взводны да бетерә. Мина – шуның өстенә психологик корал. Дошман гаскәре синең иген басуыңнан, болыныңнан таптап кергән вакытта алдыңда бер мина шартласа – артта килүчеләрнең масаюы бетә. Юлга, күпергә, тимер юл шпалы астына куелган бер мина кайвакытта шәһәреңнең, меңләгән халкыңның, бөтен полкның язмышын саклап калырга мөмкин. Сез ике атна эчендә әнә шул көчне, кешегә дус та, дошман да була ала торган көчне өйрәнергә тиешсез. Әмма үзебезнекен генә түгел, сезгә дошман коралын да өйрәнергә туры киләчәк…
Киендерүләре кызык кына булды: складларда яңа обмундирование юк иде, шуңа күрә төрлечә киендерделәр. Бер команда гел матрос формасына киенде, икенчеләре солдат обмоткасына уранды. Хәер, командирлар да соры, кара формадан иде.
Заниятиеләр башланып ике-өч көн үтүгә егетләр тартылдылар, үз эчләренә бикләнделәр.
Арада бер генә олы кеше дә юк, барысының да шинельне өсләренә беренче кат киюләре иде. Иртәнге алтыдан төнге унбергә кадәр бер генә минут та буш вакыт калмый, төннәрен тревога белән күтәрәләр, марш-бросоклар ясаталар иде. Иң авыры, әлбәттә, төнге тәмле йокыдан уянып сикереп тору, аннан-моннан киенеп стройга басу иде.
Асаф төннәрен еш кына гаҗәеп татлы төш күрә, шуңа күрә хәрби хезмәтнең авырлыкларына чыдамрак, сабыррак карый, аларны җиңәргә үзен өйрәтә иде. Казармада күзеңне ачу белән, Устав кагыйдәләре синең баш миеңә бәреп тора. Асафлар взводы йоклый торган бүлмәдә, мәсәлән, Суворов сүзләре стенадан сиңа дәшә:
О воин, Уставом живущий,
Читай Устав на сон грядущий,
И ото сна опять восстав,
Читай усиленно Устав.
Дневальный янында да шундый кырыс сүзләр стенага эленгән: «Военнослужащий должен стойко переносить все тяготы и лишения воинской службы». Кая карама – кырыслык, кырыслык…
Әмма Асаф янына ак күбәләк булып очып килгән Сылу боларны белми иде. Асаф янына ул төн урталарында килә иде, аның белән ничәдер секундка гына гаҗәеп кыска, сихри бер очрашу булып ала иде. Төннең шуннан соңгы өлеше инде бөтенләй кирәксезгә, мәгънәсез сәгатьләргә әйләнә. Төннең ул өлешен ни эшләтсәләр дә, егет риза иде… Тик шунысы кызганыч: бөтен тәнеңә рәхәтлек биреп ай нуры төсле эчке күлмәк кигән ялангач аяклы, ялангач җилкәле, кайнар тәнле бу әкият кызы калын тарау чәчләре белән солдатны чорнап, аның тынын кысып, билгесез, газаплы, әмма рәхәт дөньяга алып киткәндә генә нигәдер уяныла, кавышып булмыйча кала иде. Һәр очрашуда нигәдер гел шулай – ул кызның бөтен тәненнән ай нуры – яшькелт-көмеш нур бәреп тора, еш кына егет шул нур эчендә колач җәеп йөзә, кыз янына килеп җитә, сихри ләззәткә чума һәм нәкъ шул мизгелдә уянып китә иде.
Бер дөньядан икенче бер дөньяга кинәт күчү, әлбәттә, авыр иде. Бүген дә шулай булды. Сылу әллә нинди, гомердә аңа хас булмаган тавыш белән көлде дә көлде – алар яшькелт нур эчендә бер-берсенә каршы йөзәләр, имеш. Ләкин кыз берни дә әйтми, бары тик чылдырап көлә генә… Менә, менә алар якынайдылар, менә бер-берсенең кулларыннан тотыштылар, йөзеп килгән уңайдан егет аның шома, түгәрәк җилкәләреннән кочып алды, ә Сылу һаман көлде: чылдыр-р-р, чылдыр-р-р. Бу көлүне тыңлау нигәдер бик газаплы иде, бу көлү Сылуның елмаюын, аның табигыйлеген үтерә, мондый ясалма көлү тавышы ишетелгәндә, Сылу белән сөйләшеп булмый иде…
– Тревога! Тревога! Тревога!
Казарманы селкетеп, электр кыңгыравы зыңгылдый икән…
Күзгә төртсәң күренмәслек, яңгырлы, бозлавык бер төн иде. Кая алып баралар, нигә? Моны берәү дә белми, тик алга таба атлыйлар, таялар, егылалар иде.
– Отомкнуть штыки!
Рота командиры капитан Якушевның кискен, карлыккан тавышы ишетелде. Ахрысы, кемдер егылган да штык очы белән кемгәдер төрткән. Якушев алдан үзе бара, кызу атлый, вакыт-вакыт колонна сузыла, арттагыларга усал команда яңгырый:
– Подтянись!
Тагын йөгерү, приклад, затвор тавышы, бозлы җиргә кодырдатып баскан йөзләгән итек, ботинка тавышы, мышкылдау, уфылдау, йөткерү – колонна бер сүз дәшмичә алга бара иде, сәгать ярым баргач, урман кырыенда туктадылар. Ун минутка ял игълан ителде. Егетләр мышкылдаган, бит-башларыннан пар бәрә, җилкәләре бер күтәрелә, бер төшә. Еракта, кара болытларны авыр кызгылт төскә буяп, газапланып таң атып килә иде. Кирегә таба кайтканда да марш-бросок белән кайттылар. Рота казармага кергәндә иртәнге подъем уйныйлар, хәрби хезмәт көне башланып кына килә иде.
– Юк, мин икенче частька күчерүләрен сорап язам, – диде Габделнур, иртәнге ашка барганда. Ул авырдан сулый иде. – Бушка йөгереп йөрер вакытмыни хәзер? Бу – ниндидер корткычлык. Минем урыным – алда, фронтта. Йә минем кулыма корал бирсеннәр дә дошманга каршы җибәрсеннәр, йә… – Анысын ул әйтеп бетерә алмады, ашханә ишегеннән кергәндә строй таралды.
«Йә» нәрсә? Нәрсә ул «йә»? Асаф шул турыда уйланды. Габделнур аз сөйләшә, үз эченә батып йөри, читтән карап торганда бу ике егетне өч ел буе бергә укыган, гомер буе аралашып яшәгән күрше авылныкылар дип әйтү кыен иде.
Икенче көнне иртән казармада ыгы-зыгы булып алды. Иртәнге приборкага тотынганнар гына иде, аскы яруста йоклаган юаш кына белорус малае Марчукның соры одеялы өстән юеш булып чыкты. Тикшерү китте. Өске ярус Габделнурныкы иде. Военврачны чакырдылар.
– Ие, минем шундый гадәт бар, мин гел шулай, – диде Габделнур, врач каршына килеп.
Асаф шул вакытта аның күзләре белән очрашты. Егет бөтенләй үзгәргән иде. Асафка ул ялвару катыш нәфрәт белән карады.
Ул көнне Габделнурны аскы яруска күчерделәр. Инде миналар кую, кырны-урманны минадан чистарту буенча практик занятиеләр башланган иде. Егетләрнең үз өйләреннән аерылгач бер кат ябыгып, тәннәренә кәҗүнни ит – солдат мускулы сала башлаган көннәре иде.
Габделнур бер тәүлек эчендә тагын үзенә ике тапкыр игътибар юнәлттерде. Аркага противогаз, винтовка, көрәкләр асып ун чакрымга марш-бросок ясаганда, ул кинәт кенә стройдан чыгып читкә тәгәрәде. Капитан Якушев аңа карап маршны туктатмады, бары тик колонна ахырында баручы ике курсантны гына стройдан чыгарып Габделнур янында калдырды. Монысында да төнге тревога белән чыкканнар иде. Иртәнге сәгать өчтә генә кайтып караватларга егылдылар, тирән тәмле йокыга чумдылар. Әмма иртәгесен бүлмәдә приборка ясаганда Габделнур караваты астына керүдән курсантлар баш тартты.
Курсларның старшинасы мичман Кравец килеп керде. Габделнур күз дә йоммыйча аның каршында бер генә нәрсәне тукып торды:
– Менә мин шулай, иптәш мичман. Мин гел шулай. Мин өйдә дә шулай идем…
Курсантлар күзләрен читкә алдылар.
Особый отделдан килгән өлкән лейтенант ярты көн буе курс начальнигының бүлмәсендә утырды. Асафны да чакырттылар.
– Сез Минҗанов Габделнурны ни вакыттан бирле беләсез? – дип сорады битеннән кан качкан, ябык йөзле тикшерүче.
– Болай беренче класстан алып ук. Безнең авылларның арасы бер генә чакрым. Аларныкы – Ташкичү, безнеке – Симетбаш.
– Ә тегеләй ничек?
– Тегеләй өч ел бергә укыдык. Бер бүлмәдә яшәдек, ул укытучы булырга дип әзерләнгән иде.
Тикшерүче Габделнурның әти-әнисе, туганнары турында сорашты. Хәер, бу мәгълүматлар аның өчен яңалык түгел иде бугай, ул бер уңайдан Габделнур Минҗановның якташы Асаф Рәимовны да тикшерде.
– Беләм Минҗан абзыйны. Гомер буе трубка тарта. Безнең якын-тирәдә трубка тартучы юк бүтән. Аны белмәгән кеше юк. Ярлы гына семья. Сыер асрамыйлар. Колхозда төрле эштә йөри. Ат җигеп.
Асаф тикшерүченең алдындагы кәгазьгә күз кырые белән карап алды: тикшерүче тырышып-тырышып трубка капкан кеше башы ясый иде…
Октябрь ахырында курсларның эшен ашыгыч рәвештә йомгакладылар. Курс тәмамлаучыларның бер группасын Аерым диңгез бригадасы карамагына җибәрделәр. Алар арасында Асаф белән Габделнур да бар иде.
Бригада штабы ылыслы куе урман эчендә, Онега буендагы бер хуторда иде.
Унсигез яшьлек салагаларны инде ут эчендә булып өлгергән өлкәннәр – диңгез пехотасы матрослары – ярым кызгану, ярым мыскыллы караш белән үз араларына кабул иттеләр. Монда тәртипләр икенчерәк, матрослар бушлат, күн итек кигән, сакал җибәргәннәр, монда төймә ычкындырып йөрергә дә, стройга басмыйча йөрергә дә, теләгән вакытта җыелышып утырып тәмәке төреп алырга да мөмкин иде.
Әмма кешеләрнең йөзләрендә шатлык юк, уен-көлке юк, бары тик ниндидер – яшьләргә әлегә билгесез киеренкелек, гадәттән тыш җитдилек, сүзсез җитдилек бар иде.
Бомба тавышлары әлегә монда ишетелми, ләкин комсоставның ашыгыч, ыгы-зыгы килеп йөрүенә карап зур хәлләрнең инде ерак түгеллеген чамалап була иде. Сугыш, үлем, яралану, курку – барысы да якында гына һәм котылгысыз иде. Әмма нәрсә ул сугыш, яра нәрсә, сугышта ничек үләләр, курку никадәрдән никадәргә була ала – боларны әле беркем дә күз алдына китерми иде. Беренче көнне үк яшьләр алдында чыгыш ясаган өлкән политрук Тихвин Волхов янында канлы сугышлар барганын, Олонец ягыннан дошманның бик көчле группировкасы һөҗүм белән килүен, Ладога – Онега арасындагы Лодейное Полега чыгып, Ленинградка көнчыгыштан бәреп керергә җыенганын сөйләде.
– Бөтен көчне хәрби хәзерлекне арттыруга, техниканы өйрәнергә куярга, сезнең хәрби хәзерлегегезнең сыйфатына Ватанның язмышы бәйле, – диде. – Дошман безгә каршы зур көч белән, безне бетерергә дип килә, сүз фронтның теге яки бу участогында дошманны тоткарлау турында гына бармый, аны бәреп чыгару, бетерү турында бара, чөнки безнең яшәү яки яшәмәвебез мәсьәләсе көн тәртибенә куелган.
Ылыслы урман эчендәге хуторга, бозлы-комлы юлларны казып, үкерә-үкерә техника килә, кием-салым, азык-төлек төягән машиналар агыла, дивизия зур һөҗүмгә әзерләнә иде…
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.