Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 37


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:26


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 37 (всего у книги 37 страниц)

Шрифт:
- 100% +
XXXI

Минҗан картның ишегалдына хәл белергә Асаф килеп кергән көнне Талангырга Габделнур белән Дуся кайтып төште. Яннарында өч-дүрт чемоданнары, сары чәчле ике кызлары бар иде.

«Партком туган» эшне тиз тотты: ике көн ял иткәннән соң (аның берсендә Габделнур «партком туганның» «газигы»на төялеп әтисе янына кайтып килде) кунакны идарәгә чакырдылар: Талангыр бүлекчәсенең бригадиры кинәт кенә авырып киткән һәм аны больницага салганнар икән. Дусяга да шул ук көнне эш табылды: авыл советы аппаратында «хәрби учёт өстәле» дигән хезмәт урыны ачылган икән. Дусяның, гомумән, эштән бәхете булды.

Габделнур, инде иллене узган запастагы старшина, хәрби учётка авыл советына басты. Районга йөрисе булмады.

Колхоз салып куйган ике квартиралы йортның бер ягына урнаштылар.

Беренче көнне үк «партком туган» әйтә куйды:

– Менә нәрсә, Габделнур абый. Бездә таләпләр каты, шаляй-валяй йөрү юк. Кунак өстәле янында без синең белән туганнар, эштә – мин партком секретаре, син – бригадир…

Габделнур болай да аңлый иде инде.

Ул көнне, кукуруз басуын карап кайтырга дип, Габделнур кырга җәяү генә чыгып киткән иде. Югыйсә мотоцикл биргәннәр иде. Әллә нәрсәсенә иген басуыннан җәйге җилне ярып алга барасы, сагынган җир, үлән, иген исен тоясы килде.

– Анда синең таш юл кырыендагы бер клинең бик начар, – диде аңа «партком туган». – Узучылардан оят. Ул клинне кара әле син – июнь башы, берәр нәрсәгә файдаланып булмасмы?

Габделнур басуларны, чикләрне инде үзләштереп бетергән иде.

Бүген ул, күлмәк якаларын ычкындырып, дымлы тыгыз җилгә күкрәген терәп, басу өстеннән атлады. Төштән соңгы рәхәт вакыт, табигатьнең җылынып бал, салат исенә эреп утырган вакыты иде.

Кинәт кенә еракта – әллә кайда! – шомлы гөрелдәү тавышы ишетелде, Габделнур башындагы киндер кепкасын салды. Алар яшәгән якларда мондый тавышны бер ишетү өчен әллә ниләр бирерсең! Күк күкрәү… Дымлы болыт җиле, яңгыр җиле. Бу – бары безнең якның гына бәхете, безнең якның гына гүзәллеге. Дымлы җил тишелеп, калкып килгән кукуруз бәбәкләрен уйнатып алды, биек булып үскән арыш басуыннан кара-кучкыл дулкын булып йөгерде.

Яңгыр шаулап, тоташ дивар булып килде. Ышыкланырга урын эзләп, Габделнур басу уртасындагы яшел куаклыкка йөгерде. Коймадан сикереп кергәндә генә абайлап алды: монда теге елларда әсирләр госпиталенең яшелчә бакчасы бар, диләр иде – шушы икән. Бакча кырыендагы вал өстендә дуамал җилгә чаштырдап үлән чайкала, егыла, тора, бөтерелә иде. Габделнур, ышык урын эзләп, вал өстеннән кәкрәеп салынып төшкән каен ботаклары астына керде. Баш өстендә яшен уйный башлады. Бакча буендагы каеннар сынардай булып бөгелделәр, эре тамчылы яңгыр, боз катыш шаулап, вал өстендәге ялгыз баганага бәрелде, бу тавыш пехота һөҗүме вакытындагы пулемёт, автомат тавышларына охшаш иде. Габделнур курка калды: берьялгызы ачык кырда, яшен астында. Кинәт күк гөмбәзе чытырдады һәм югарыдан нечкә ак сызык төшеп ялгыз баганага тоташты. Җир ыңгырашып куйды. Шунда Габделнур, чәчләренең үрә торып, юешләнгән киндер кепкасының кузгалуын тойды. Яңгырлы тыгыз һавага көйгән ис таралып китте. Габделнур чын-чынлап курка калды: мондый халәт анда Сухиничи янында танклар белән очрашканда булган иде. Әллә югыйсә бу үлән арасыннан чыгып таш юл буендагы кюветка гына ятаргамы? Яшен уты калкулыкны ярата, диләр. Тукта, булмаса, торып йөгерергә кирәк… Монда кайчандыр фашистлар йөргән җир, гомумән, аннан башка да куркыныч. Тукта…

Яшен икенче тапкыр бәргәндә, багана төбендәге бер тимерне ап-ак сөңгегә әйләндерде, валдан ярты тонна чамасы кәс кубарылып күккә очты. Баш өстендә һава «зың-ң-ң» итеп торды. Габделнурның колаклары ишетмәс булды, яшен һаман баш очында гына уйный иде.

Ул урыныннан торырга курыкты, бары тик бу хәтәр урыннан ераклашырга гына исәпләп сулы үлән өстеннән шуышырга тотынды. Әмма беренче хәрәкәт ясауга аның колагы ачылып китте һәм нәкъ шул вакытта ул җан өшеткеч ят аваз ишетте. Чытырдап-зыңгылдап китереп салган яшен тавышына «А-а-а! А-а-а!» дигән, ачигъланып кычкырган адәм авазы кушылды.

Габделнурның җаны өшеп китте, үзен үзе белмичә, ул сүгенеп куйды, сикереп торды.

– Кабахәтләр! Гады! Фашисты!

– А-а! – Җан өшеткеч тавыш тагын кабатланды.

Габделнур алга таба йөгерде һәм, үлән арасындагы корыган каен ботагына абынып, гөрселдәп барып төште. Төште… һәм акылына контрольне югалтты. Аның каршына биек үлән арасыннан шуышып күк мундирлы фашист солдаты килә иде. Яшен бу юлы да ялгыз баганага сызылып төште һәм, аннан ап-ак йомычкалар ясап, күз күреме җиргә очырды. Габделнур саташып кычкыра башлады:

– Кабахәт! Сиңа ни кирәк? Тагын башладыгызмы? Тагын кабатланамы? Үтерәм! Сытам!

– Меin Gott! Меin Gott! Russisch! Kamarade! Hilf mir, bitte!2121
  Йа Алла! Рус! Иптәш! Миңа, зинһар, ярдәм ит!


[Закрыть]

Габделнур каршысына шуышып килгән фашист солдатының җиң эченнән чыккан япьлекәсен күреп алды. Солдатның күзлегеннән бер пыяласы төшкән иде, һәм ул ялварып ыңгырашты:

– Hilf mir, bitte! Das ist Blitz2222
  Миңа, зинһар, ярдәм ит! Бу яшен…


[Закрыть]

– А-а, блицкриг, кабахәт! Блицкриг!

Габделнур, күк гөмбәзе яңадан чытырдауга сискәнеп, яткан җиреннән чокырлы җиргә тәгәрәп төште дә күзләрен күккә терәп тынып калды. Аннан кычкырып көлә башлады. Аның бу дөньядан кабул иткән иң соңгы информациясе шул булды: яңгыр стенасын ярып, аның гәүдәсе аша иләмсез сикереп ямьсез ак битле, япьлекә куллы фашист солдаты йөгерде. Габделнур һаман көлә иде әле. Әмма бер тын белән тотынган көлүен ул ахырына җиткерә алмады: күкнең нәкъ түбәсендәге кара болыт икегә ярылды да, аннан җеп нечкәлеге генә сызык туп-туры Габделнур өстенә сузылды һәм Җир шары соң тапкыр зыңгылдап алды.

Арыш уҗымы арасыннан иләмсез акырып йөгергән Отто Хольцманны таш юл өстендә машина көтеп тора иде.

Хольцман ни өчендер ике кулын да югарыга күтәреп йөгерә иде.

Военкомат каршындагы «Икарус» кузгалыр алдыннан Асаф кунакларның барысы белән дә күрешеп чыкты. Иң ахырдан гид Ира янына килеп болай диде:

– Әнә теге сары букет тоткан сары кызга тәрҗемә итегез әле. Минем «ватык телем»нең андый ук көче юк. Безнең халыкта, ут чәчәген өзеп алып кайтсаң, кыз баланың йөрәгендә давыл кузгала, дип әйтәләр. Сак булсын…

Ира рәхәтләнеп тәрҗемә итте. Тегесе ашыга-ашыга «разговорник» актарды. Аннан елмаеп Асаф янына килде, аңа тагын бер тапкыр үзенең вак сөякле нәфис кулын бирде. Театраль тавыш белән:

– О Карitän! Ви отшен красивый мужчинэ! Пусть пламя, буря останутся in meinem Herzen! Sie sind герой!2323
  О капитан! Сез бик матур кеше. Давыл, ялкын минем йөрәгемдә калсын. Сез – герой.


[Закрыть]

Аннан үрелеп, «чуп» итеп Асафны үбеп алды. Немец кызының иреннәреннән тоз тәме килә иде.

Асафның «Отечественная война» орденына кызның мохер кофтасыннан мамык кисәге эләгеп калды.

XXXII

Илдусның чыгарылыш кичәсендә әтисе катнаша алмады.

Алар моннан бер ел элек кенә шәһәргә күчеп килгәннәр иде. Отставкага чыккач, Асафны «ветеран» исеме белән мәктәптән мәктәпкә, клубтан клубка йөрттеләр, күп җирдә чыгыш ясарга туры килде, ә менә Илдус укыган мәктәпкә аяк та басмады. Дөресрәге – бөтен чакыруларга Илдус аркылы төшеп килде.

– Син, папа, мине кыен хәлгә куйма, – диде. – Безнең мәктәп – рабочий микрорайонда. Малайлар бик гади. Выпендриваться иткәнне бер дә яратмыйлар. Мин алар белән дуслашып өлгердем, син үзеңнең алтын нашивкаларың, погоннарың белән мине башкалардан аерып куярсың…

Егет логикалы, тыныч сөйли иде.

Асаф мәктәпкә бер тапкыр да бармады. Класс җитәкчесе белән дә таныша алмады. Югыйсә сөйләшәсе сүзләр күп иде. Илдус билгеләр мәсьәләсендә бик тәкәббер булып чыкты. Әнисе шул мәктәпкә урнашты – Илдус моңа да риза булмады. Алган билгеләреннән риза булмый, «миңа синең малаең булганга күрә генә «биш»ле куйдылар, минем җавабым «биш»лелек түгел иде» дип, еш кына әнисенә үпкә белдерә иде.

Зәйтүнә, чәчләренә ак йөгергән, инде юаная барган хатын, улы белән бәхәсләшми, тик үҗәт, ябык, җитди кыяфәтле бу егеткә сокланып, эчтән генә изге теләк тели иде:

– И язмыш, миннән шушы баламны күпсенмә.

Асаф улының андый сыйфатларына шат иде. Укырга кая керү мәсьәләсендә дә гаиләдә бәхәс булмады.

– Әти, мин хәрби училищега китәм, – диде Илдус беркөнне, мәктәптән кайткач.

Асафның йөрәге дерт итеп алды.

– Кайсы училищега?

– Хәрби диңгез училищесына.

– Формасы, ленточкасы кызыктырамы?

Илдус олыларча үпкәләде.

– Папа! Мине белмисеңмени инде син?

Асафның күңеле йомшады. Ата белән ул сөйләшеп торган бүлмәгә Зәйтүнә килеп керде.

– Йә, личный состав. Ашарга әзер, пробасы алынган, – диде Зәйтүнә, гадәттәгечә, икесенә дә сөеп карап.

– Менә, әнисе, малаең безне ташлап китәм ди бит әле…

Зәйтүнә әсәренде. Матур күзләрен зур ачып, бер улына, бер әтисенә карады.

– Хәрби училищега китәм, ди.

Әнисе җиңел сулады. Малае янына килде, җилкәсенә кулын куйды.

– Үзең белгәнчә хәл ит, улым. Әтиең каршы түгелдер бит?

– Юк, мин бик шат, – диде Асаф, – тик менә хәрби училищеның нәрсә икәнен күз алдына китерәме ул? Бравадасы гына кызыктырмыймы аны? Лейтенант погоннары такканга кадәр курсанттан җиде кат стружка каезланып алынганын беләме? Туалет чистартырга, бәрәңге арчырга, идән юарга, чүп-чар төяргә, үз кереңне үзең юарга син әзерме?

– Ну, әти…

Ул көнне семья өстәле янында шатлыклы кечкенә генә бәйрәм ясадылар.

Ә икенче көнне ишекнең звоногын чыпчык ташы төсле егет басты.

…Асаф өч-дүрт көн өйдә ятты. Зәйтүнә, аның характерын яхшы белгәнгә, артык сорашмады. Асаф актыгына кадәр ачылып бетәргә яратмый иде һәм шуңа күрәдер, ахрысы, Зәйтүнә өчен ул гомер буе табышмак булды, гомер буе Зәйтүнә аны ачты, гомер буе яратты, гел яңача яратты. Бу хәлгә дә ул зур фаҗига дип карамады.

– Нишләттеләр сине, героем минем? – дип, аның битенә, иреннәренә примочкалар куйды, яратып сырпаланды.

Постельдә тик ятуны Асаф әйбәт файдаланды. Биш ел буе төннәр утырып язган сугыш истәлекләрен таныш язучы тәкъдиме белән нәшриятка җибәргән иде. «Чыпчык ташы» белән очрашканның икенче көнендә үк почтальон аның исеменә калын бандероль китерде. Бандероль эчендә ниләр буласын Асаф сизде: аның тормышында бөтен хәлләр ниндидер бер закончалыкка буйсыналар иде. Әһә, кичә сине изделәрме? Бүген өстәячәкләр. Син нык булсын өчен. Җебеп төшмәсен өчен. Аннан рәхәт булыр. Беркөнне сиңа күңелеңә хуш килерлек хәбәр әйтерләр. Әзер тор: кичкә тагын булыр. Иртәгесен тагын да әйбәтрәк бер сюрприз булыр. Әмма чыда, кәпрәймә… Аннан тормыш сине икенче ягы белән сынар. Тормыш ул бер битен, бер артын күрсәтә.

Бандерольдә кулъязма һәм рецензия иде. Кулъязманың эчтәлегенә, стиленә, композициясенә дәгъва бик зур иде. «Композиция…» дип кара янган иреннәре белән авыр елмайды Асаф. Композиция… Дрезден урамына безнең батальон кергәндә, нинди композиция булды икән? Асаф взводы Дрезден галереясын миналардан чистартканда, бу рецензент нинди «композиция»дә булды икән?

Асаф яткан көе генә кулъязма кырындагы искәрмәләрне укып чыкты. Ачуы килмәде – көлде генә. Рецензент бер урында: «ПТР» нәрсә ул? Аңлатырга иде», – дип куйган. Икенче бер урында: «Сорокопятка» нәрсә соң ул? Саескан үкчәсе түгелдер бит?» – дип язган. Тагын бер урында: «Капитан-лейтенант» дигән звание буламыни? Капитаны аерым, лейтенанты аерым түгелмени аның?» – дип язып куйган. «Бу көе, – дигән, – боларны басарлык түгел, кабат эшләргә кирәк».

Бу дөньяның кеме юк? Асафка җиңел булып китте. Көлә-көлә укыганда ул сызлануларын онытып торган икән…

Май ае беткәнче ул кулъязмасын төзәтеп утырды. Бу – яшьлеккә, сугышчан яшьлеккә кире кайту иде, үзенең һәлак булган иптәшләре, аларның батырлыклары турында язган урыннарны ул тагы да киңәйтте: Оборона министрлыгының архивыннан почта аша ул бик күп справкалар алдыртты – рецензентның кире кагуы гел файдага гына китте. Актык чутта «чыпчык ташы» да файда эшләде: өйдән чыгарлык булса, май аенда ул очрашулардан кайтып керә алмас иде.

Май ахырында гына Зәйтүнә аңа санаторийга путёвка алып кайтып бирде.

– Поездлар йөреп тора, атнасына бер кайтырсың, илле минутлык юл, – диде. – Без бара алмыйбыз – Илдусның иң җаваплы көннәре.

Аерылганда Асафның борын очыннан тотып шаяртып куйды:

– Син анда минем хатын үлде, ялгыз яшим дип, төтен җибәреп, чамаңны югалтма, – диде. – Синең – бабай, минем әби булыр вакыт җитә. Бу атнада Илдус көн саен бер кыз белән телефоннан сөйләшә. Аделя исемле бугай…

Һәм менә Асаф мәһабәт нарат урманы эчендәге яңа бинаның бер кешелек бүлмәсенә килеп урнашты. Аның үз гомерендә беренче мәртәбә ялгызы гына ял итүе иде. Беренче көнне үзен кая куярга белмәде, медицина формальностьлары белән көн үтте.

Икенче көнне иртән бер дә җилсезгә карт агач башлары шаулый иде. Бакчага чыгуга аның кәефе начарланды. Әллә нигә аның йөрәген хәсрәт катыш моң, нәрсәнедер сагыну хисе сызып-сызып ала, авыр хисме ул, җиңел хисме? Карт агач башлары шаулый, алар арасыннан зәп-зәңгәр күк кисәкләре күренеп ала, аның саен йөрәкне әлеге исемсез бер рәхәтме, газаплымы тойгы телеп-телеп ала. Ә-ә… Бу шау, бу зәңгәр шау яшьлекне искә төшерә икән…

– Хәерле иртә, исәнмесез!

Зәңгәр юка трико, кеды кигән егерме биш яшьләр чамасындагы егет аллеядан аның каршысына килеп чыкты. Ашханәдә бер өстәл янында ашыйлар, кичә сөйләшеп танышканнар иде; егет, юридик факультетны тәмамлап, милиция органнарында эшлим, дип әйткән иде.

– Хәерле иртә, туган. Иртәнге зарядкамы?

– Әйе, системага кергән бер гадәтне бозмыйм дидем. Иртән һәр көнне унбиш километр. Кышын да, җәен дә.

Сөйләшеп киттеләр.

Сөйләшсәләр – гаҗәпкә калдылар.

Егет Асафлар белән бер урамда яши икән. Әмма иң гаҗәбе Асаф өчен булды. Егетнең исеме Илдар, фамилиясе Рәимов иде.

Асаф барган җиреннән туктап калды.

– Ничек Рәимов? Без бер нәселдән түгелдер бит?

Егет көләч елмайды.

– Белмим тагын. Без – Нижгар мишәрләре. Ә сез?

– Безнең нәсел моннан. Алай… Бик кызык булды бит әле бу. Һә… фамилиядәш белән бер өстәл янында. Мин моңа шат, бик шат, туган.

Төшке аш вакытында Асаф бу егет белән иркенләп сөйләште. Сөйләшә торгач, тагын бер ачыш ясалды. Илдар район милиция бүлеге начальнигының яшүсмерләр арасында җинаятьчелек белән көрәш буенча ярдәмчесе икән.

– Газеталарга да язгалыйсызмы? – дип сорады Асаф, йөрәге еш тибә башлаганны тоеп.

– Язгалыйм. Сирәк-мирәк кенә. Әле апрель башында гына яшьләр газетасында зур бер мәкаләм чыккан иде. Зур шау-шу куптарды. Яшүсмерләр арасында бик азынганнары бар бит… Газетасыз, радио, телевидениесез милиция үзе генә тыеп бетерә алмый аларны…

Асаф тирән сулыш алды.

– Алайса, бүген кичке аш алдыннан минем бүлмәгә кер әле, – диде, ниһаять, балаларча шатланып. – Минем мондагы киосктан алган бер шешә сухое вином бар…

– Нигә «алайса» дисез, Асаф абый? Милиция органнарына берәр гозерегез юктыр бит? Рәхим итегез, нигә аңа сухое вино?

– Юк, болай… Просто ял итәргә ияләнә алмыйм, эч поша.

Ул көнне Илдар белән алар бүлмәдә озак сөйләшеп утырдылар, әмма күбрәк Асаф сөйләде. Ул үзенең яшьлек истәлекләрен сөйләде…

Алар арасында шулай җылы мөнәсәбәтләр урнашты – ике-өч көн узуга, Илдар иртәнге маршрутына Асафны да алып чыкты.

– Көн саен ун километр йөгергән кешегә врачның кирәге юк, – диде ул, аерылганда. – Сезгә бүген ике километр җитә, көн саен биш йөз метрга арттыра барасыз. Берничә көннән без сезнең белән бер режимда булачакбыз.

Илдар дөрес сөйләгән икән: Асафның утыз биш елларга сузылган саташулы төше юкка чыкты.

Бары тик срок бетәргә ике көн кала гына – егерме икенче июньгә каршы төнне генә – ул начар йоклады. Егерме беренче июнь… Кырык беренче елның егерме беренче июнендә ул урта мәктәпне тәмамлаган иде. Ул кичне алар ФАШ кызларының кичәсенә барганнар иде. Шул төнне аңа мәңге онытылмаслык, өнме-төшме икәнлеген аерып булмаслык бәхет кояшы балкыган иде. Юк, кояш түгел, өстенә ай нуры яуган иде. Нинди кыска, ләззәтле бәхет иде ул. Ул бәхет бераздан сугыш гарасаты, кабат мәхәббәт һәм борчулар белән күмелде. Тик ара-тирә генә ул төннәрен яшькелт ай нурына – билгесезлеккә чума иде дә, аның каршына шул газәмәтле ай нуры арасыннан сагышлы күзле, калын толымнарын ефәк эчке күлмәгенә тараткан сихри кыз килеп чыга иде… Сирәк кенә ул кыз хәсрәт катыш елмая һәм сорап куя иде:

– Асаф… Җаныкаем минем! Син үлгән идең бит! Син исәнмени? Мине хәтерлисеңме?..

Санаторийдагы бер төн шулай борчулы узды. Иртәгесен умыртка сөягендәге осколок кузгалды, ахрысы – аркасы сызлаганга уянып китте.

Тышта егерме биш градус эсселек, җылы ылыс исе ургылып-ургылып тын юлына керә, дөньяны җиләк исе баскан иде.

Ул көнне төштән соң күчтәнәчләр күтәреп улы Илдус килде. Телефоннан чылтыратып әтисе аның имтихан нәтиҗәләрен белеп барган иде. Дөньяда улың булсын…

Ата чандыр улының ныгып килә торган кулын кысты. Аннан чандыр аркасыннан сөйде.

– Молодец, улым, синең уңышың – безнең өчен зур шатлык, – дип, әллә нинди формаль җөмләләр әйтеп бетерде.

– Бүген безнең чыгарылыш кичәсе, әти, – диде Илдус, нәрсәнедер әйтеп бетермәгән кебек.

– Соң, бик әйбәт. Костюмың шәп чыкканмы?

– Шәп анысы.

– Ә нәрсә кирәк? Акчамы? Безнең арада бу мәсьәләдә бер дә аңлашылмаучылык чыкканы юк иде кебек…

– Юк, әти. Акчам бар, әни бирде ун сум.

– Ә нәрсә соң? Йә, әйт, ирләр бит без.

– Әти… Малайлар әйтәләр… Өстәл саен берәр сухое вино куйыйк, диләр. Ты не возражаешь? Рөхсәтме? Әни синнән рөхсәт сорарга кушты.

– Нәрсәгә рөхсәтме?

– Ну инде… Бер рюмка эчәргә. Үзең шулай дип әйтә идең элек. Унынчыны бетергәч, дип. Эчмәсәм, миннән көләчәкләр, хатын-кыз заты, дип.

Асаф улын кочаклап алды.

– Рөхсәт, улым, рөхсәт. Менә шул: син бүгеннән башлап мөстәкыйль тормыш юлына басасың, һәр адымыңа үзең җавап бирәсең. Карарны үзең кабул итәргә өйрән.

Малай башын аска иеп бәхетле кызару белән кызарып тора иде.

– Аннан, әти… Тагын бер просьба…

– Әйдә, әйдә, Илдус! Мин монда просьбаларны сагынып беттем инде.

– Ни… Как бы это сказать. Классташ кыз белән килдек без монда. Аделя. Аның әнисе ял йортында врач булып эшли. Аделя әнисе янында калды, ярты сәгатьтән монда санаторийга киләм, диде. Керсенме? Рөхсәтме?

– Отлично, улым! Яле, карыйк әле, булачак килене нинди икән ветеранның?

– Ну инде, әти…

Ишекне шакыдылар. Илдус сикереп торды.

– Да, да, пожалуйста, – диде Асаф, караватын тиз генә төзәтеп.

Бүлмәгә июньнең үзе кергәндәй булды. Җиңсез сыек зәңгәр күлмәк кигән, карлыгач канатыдай кыйгач кашлы, тупырсык иркә иренле, озын чәч толымнарының берсен алга салындырган зифа буйлы бер гүзәл килеп керде. Йа Алла! Унынчы классны тәмамлаганда кызлар шулай җиткән булалармыни соң?

– Исәнмесез, Асаф абый! – диде кыз, җанга ятышлы күкрәк тавышы белән. Бу тавыш секунд эчендә Асафны яшьлегенә кайтарды. Әйе, әйе, бар иде алар яшь вакытта мондый тавышлы кызлар.

Шуннан кызык булды: Илдус та, Аделя дә үзләрен иркен тоттылар, Асаф кына каушады. Нәрсә әйтергә белмәде.

– Сезнең берәр банкагыз бармы? – диде Аделя.

Асаф аңламады.

– Ә? Банка? Нинди банка? Флотта урындыкны «банка» диләр.

Кызыкай көмеш табакка мәрҗән койгандай итеп көлде.

– Сезгә чәчәк җыйдык әни белән, – диде. Шул арада тумбочкадан бер стакан алды да ялт итеп су салды, чәчәкләрен утыртып куйды.

– Ярый, без китик, – диде Илдус. – Значит, син, әти, берсекөнгә кайтасың…

– Ә… Әйе, берсекөнгә… Әйе, кайтам.

– Безнең әни сезне белә икән, – диде Аделя чын күңелдән. – Әллә инде бер гарнизонда торгансыз. Минем әтием сынаучы-очучы иде. – «Иде» сүзен Аделя авырдан әйтте, күз керфекләрен түбән төшерде. – Без әле быел гына монда күчеп килдек, әтием һәлак булгач. Әнием дә монда вакытлыча эшли. Ул сезнең янга керәм диде…

Асаф бүлдереп сорап куйды:

– Әтиегез нинди званиедә иде? Фамилиясе ничек?

Аделя моңсу караш ташлап акрын гына әйтте:

– Әтием подполковник. Сынаучы-очучы. Фамилиясе – Керимов. Азиз. Ул Судакта туган. Әбием – Алма– Атада яши.

Юк, Асаф андый очучыны белми иде. Яшьләр хушлашып киткәндә генә, Асаф кызыйдан сорап куйды:

– Әниегезнең исем-фамилиясе ничек соң?

– Исән-сау кайтыгыз, Асаф абый! Әниемне пациентлары Сылу Мөкаддировна дип йөртәләр.

– Хуш, әти, исән-сау кайт.

Асафның күз аллары караңгыланып китте. Караватына барып утырды. Тамагы кысылды, тын алуы кыенлашты. Өстәлдәге чәчәк бәйләме бүлмә эчендә йөзеп йөри башлады.

Коридорда биек үкчәле туфли кигән таза хатыннар басып йөргәндә чыга торган шыкылдау тавышы ишетелде.

Ишек кактылар.

– Әй-йе. Кере-гез… Керегез.

Чәчәк бәйләме һаман бушлыкта йөзә иде…

ХХХIII

Кинәт дымлы җил исеп китте, күк йөзенең урман белән тоташкан ягыннан шомлы гөрелдәү ишетелде, яңгыр җиле уйнаклап, күл кырыендагы сары иңкүлекне бөтерә башлады, ул арада кечерәк кенә зәңгәр-кара болыт кояшны каплады. Шомлы җилгә күл буендагы сары чәчәкләр борчулы бөтерелделәр, сазлык исе борынга бәрелде – давыл чыгар алдыннан гына исә торган уйнак җил күл өстенә төрле яклап килеп бәрелде. Күл буенда камышлар ыңгырашты.

Чү! Ерак тугай артында ук сузылып яткан зәңгәрсу тау бите, үлән исе, тыгыз җил, сез кинәт кенә күңелне кузгаттыгыз. Тукта, исмә, җил, син, җил, болын исе алып киләсең дә, тын юлларын кытыклыйсың, хәтерне тирәнәйтәсең, элеккеге кадерле минутларны, йөрәк җәрәхәтен яңартасың…

Чү! Тукта, җил… Яшьлек гомеренең газаплы да, ләззәтле дә башланган сукмагында утырган ветеранның аксыл чәчләренә кагылма, ул чәчләрне тарама.

Тукта, исмә, җил…

Казан
1978

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации